Син әйттең...
«Кояшым!»—дип син эндәштең миңа . Үз-үземнән торам оялып. Дөнья чаклы шундый олы сүзне Ничек уйлап тапты хыялың? Син барында ничек инде мине Кояш белән мөмкин тиңләргә? Ай шикелле салкын плане га мин. Серле язмыш минем иңнәрдә. Үз-үземнән сорау алам бүген, һәм орышам мәҗнүн-егетне. Ничек итеп ычкындырдым икән Сүз әйтүдә беренчелекне? Эзләп табып синең күзләреңне Миллионлы шушы шәһәрдә «Кояшым!» дип. иң беренче булып. Мин тиешле идем дәшәргә! Шулай балкый алыр идеммени Син нурыңны сирпеп тормасаң. Бары синең, синең нурланыштан Мин яктырам, мине моң баса. «Кояшым!» дип мине газаплама. Мин Ай булып барыбер калырмын Чиләк-көянтәле Зөһрә изеп Үз яныма тартып алырмын. Мең йолдызлы Галәм сукмагыннан Барасы да безгә барасы Нинди якын һәм нинди дә ерак Кояш белән Айның арасы