Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Әдәбиятыбызның проза жанрындагы бүгенге хәлләр күпләрне борчый Уңышларыбыз да, борчуларыбыз да җитәрлек. Шуны искә алып, редакция байтак кына әдипләргә түбәндәге сораулар язылган анкега тараткан иде 1. Бүгенге прозаның кайсы яклары Сезне сөендерә? Соңгы елларда басы.пан кайсы проза әсәрләрен яралып укыдыгыз? Ннндн яна авторлар! а аеруча зур омет баглыйсыз? 2. Бүгенге прозанын ннндн җитешсезлекләрен күрәсез? Аларнын сәбәбе нәрсәдә днн уйлыйсыз? 3. Прозабызны үстерү очен хәзер нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз? Гыйнвар саныннан башлап редакциягә алынган җавапларны урнаштыруны дәвам итәбез. Әдипләрне, галимнәрне һәм укучыларны шушы сөйләшүдә катнашырга чакырабыз Ләбибә И ХС А НОВА: 1. Яхшылыкка, яктылыкка, изге күңелле кешеләргә тәмам сусалган икән. Шуңа күрә Фоат Садриевныц прозасын яратып укыйм. Шундый ук нечкә зәвыклы. лирик каләмле Тәбриз Мобәрәков әдәбият күгендә як1ы йолдыз булып атылды. Аның «Хәтер аланы» повесте һәм «Аю мәхәббәте» дигән хикәясе сусаганда салкын су эчкән кебек тәэсир итте. Айдар Хәлимнең «Кыйбла» хикәясе әйбәт. Аккош кебек парлап гомер иткән карт белән карчыкның мөнәсәбәтләре күздән яшь китерерлек 2. Проза әсәрләре күп языла. «Казан утларымның сан саен яңа роман бирүе куанычлы Ләкин авторлар әлегә өстә ятканырак хәлләр турында язалар кебек Эчтәлекләре төрле булса да. мәгънәләре бер үк. Кон дә күрен торган хәлләргә язучы каләменнән төшкән әйбәт иллюстрация. Укырга күңелле үзләре, туеп бер чи гкә куймыйсың. Әмма вакыт үткәч онытыла. Донья чуалчык, катлаулы, күп нәрсәләрне ашап, бәя биреп бетереп тә булмый. Моның өчен бераз вакыт, ара. уйлану кирәк. Шул чагында алтын фондта калырлык әсәрләр туарга мөмкин. Ә менә хикәя жанры бөтенләй кызганыч хәлдә. Бастырырга г әзн г -журналлар да күп югыйсә Ки ran булып чыкканын көтеп ятасы юк. Конкурс иг ьлан игү дә әлләни җанлылык тудырмады Хикмәт нәрсәдә икән? Хәер, татар әдәбияты элек-электән хикәяләргә ярлы булды бит 3. Язучылар үз эчләренә бикләнде. Кулъязмаларны укып үзара фикер алышу да юк, матбугатта чыкканнарына да тәнкыйть күренми Киган бастырудагы кыенлыклар прозаның үсүенә зур тоткарлык ясый Мондый шартларда әдәбиятның бер жанры да алга китмәячәк. Тукай кебек бөек зат кына панда булып шаккагырмаса инде... Хәер. Тукайлар заманында да әче-әче тәнкыйтьләр булган бит Кояш ТИ М БИ КО В А: Журналның, бүгенге чәчмә әсәрләребез турында сүз кузгатып, фикер алышулар башлап җибәрүен хуплаган хәлдә, сөйләшүне бары тик яңа табышларга гына кайтарып калдыру мөмкин булмастыр Ник дигәндә, минемчә, язучьшарны да. әдәбият сөючеләрне дә нн нык шатландырган яңалыклар үткәннәргә, тарихыбыз га, соңгы 5—10 еллар эчендә башка юнәлешкә борылган сәясәткә тоташа. Чынбарлыкның һичнәрсәгә буйсынмас кануннары безне бүгенге әсәрләргә дә тарихилыктан чыгып бәя бирергә этәрә. Шулай фараз кылсак, мин әңгәмә өчен алга куелган беренче copayi а. һич икеләнмичә, бүгенге чәчмә әсәрләребез арасында җанымны иң сөендергәне - мәшһүр Гаяз Исхакыйнын «Зиндан» китабы, дип җавап бирәм Ни кызганыч: без. бичара татарның берничә буын әдәбиятчылары (әдәбият сөючеләрне әйткән дә юк инде!), төрки әдәбияты дөньясында үзәк биеклекләрне тоткан бу талант иясенең исемен дә ишетмичә яшәп ятканбыз. Аны бит хәтта тәнкыйть итеп тә телгә алмыйлар, бөтенләй белмәмешкә салышалар иде. Баксаң, чыннан да. аны укучыдан яшерү өчен башка чара булмаган да икән шул. Исхакыйнын исемен тел!ә алдыңмы—бу инде татарның бай тарихын да. горур табигатен дә. дәрьядай мул әдәбиятын да ачып салу дигән сүз. Аны ярым-ярым хәлдә генә искә төшереп тә. хәтта яманлап та булырлык түгел. «Зиндан»га әдипнең хезмәтләре өлешчә генә кергән Китаптагы библиографиядән күренгәнчә, аның әле чит илләрдә язган берничә романы, күпсанлы хикәяләре. мәкаләләре бар. Бәхетемә, миңа аның әле китап булып чыгарга өлгермәгән кайбер романнарын да (машинкада басылган хәлдә) укырга туры килде. Исхакый әсәрләре белән танышкан саен җанны, бер яктан әрнүле. икенче яктай горурлык уятучан хисләр бөтереп ала. Әрнүле. чөнки моңарчы әдәбиятыбыз нинди зур хәзинәдән, өйрәнү чыганагыннан аертылып яшәгән. Горурланырлык. чөнки «Татар кем соң ул?» — дисәләр, түш киереп: «Әнә. Исхакыйны укып кара, белерсең татарның кемлеген!» дияргә мөмкинлек ачылды. Бу әсәрләр татар әдәбиятының нинди булырга тиешлеген генә күрсәтеп калмый. Исхакый әсәрләре татарның элекке тормышын да без моңарчы ишетеп яшәгән ялганнардан арындырып, чын-дөресенчә тасвирлап күрсәтә. Баксан, татар дөньясы да гел хәерчеләрдән вә «канэчкеч капкорсаклармдан гына тормаган Аның җанга рәхәтлек иңдерердәй үз милли тирәлеге яшәп килгән. Үз читеген оныгы аягына җайлаштырып бирүче, шул сабыен мәчеткә, намазга озатып калучы сөйкемле карчыклары да. ярлыларга сәдакә өләшү өчен аерым көннәр билгеләп яшәүче хәллеләре дә. иренең икенче хатынын үз күреп көн итүче, акыллы остазбикәләре дә булган. Ул чорның Казан тормышын да Исхакый бөтен яктан дөреслеккә тугры калып тасвирлый Моңарчы укылган чәчмә әсәрләрдә без йә заводта бил бөккән, йә ишегалды себереп кенә тамак туйдырган бичара татарны танып ала идек. Кайда соң бу Казанның урыс прозасындагы дворяннар кебек, әзрәк хәлле, әзрәк кенә булса да укыган кешеләре? дип. кызыксына да алмадык. Ярамады. Татар башың белән Казанның укымышлы кешесе, хәлле кешесе булыр иде мәллә?! Әнә сиңа- печән базары, йөр шунда капчыгыңны сөйрәп! Бик кызыксына башласаң, шундыйрак җавапны ишетерсең кебек иде Исхакыйнын «Теләнче кызы» романы бу төр сорауларга да ачыклык кертә. Булган лабаса татарның да бик күркәм тормышы! Шәһәрендә дә мәш килеп, укып та, театрларына да йөреп бик матур яшәгәннәр ләбаса! Хәтта кунар җир таба алмый интеккәннәргә, хәзергечә әйтсәң — «бомж»ларга махсус йортлар да тотканнар. Ачсыннар иде әле хәзер шундый кунар җир. торба эчләрендә, күпер асларында, чүплек башларында азапланып яшәүче һәм билгесезлектә үлеп калучы йөзләрчә бичаралар мең бәладән котылыр иде. Кызганыч ки. совет чоры үзгәрешләрендә мондый изгелекләр тәмам онытылган. Гаяз Исхакыйнын һәр әсәре бүгенге күпсанлы сорауларга килеп тоташканга күрә дә мин аларны соңгы еллардагы иң зур табышларыбыздан санарга мәҗбүр. Шунысын да әйтергә кирәк, без бу әдибебезне «кайтаруда» урыслардан нык соңардык. Алар бит үзләренең Буниннарын. Булгаковларын. Набоковларын беренче «жепшеклек»тән соң ук дөньяга чыгардылар. Татар әдәбиятына «бәйләнгәндә» үк. күрәсең, үлчәү берәмлекләре башка, шовинистик рухта булгандыр, урысның Тургеневы да. Достоевские да уку программаларында торып калган лабаса. «Бәйләним» дисәң, аларга бик рәхәтләнеп «бәйләнеп» булган булыр иде. Шулай чагыштырыбрак карасаң, татар әдәбиятының икеләтә кыерсытылуы күзгә ташлана Хәйран калырлык: әле дә ничек саклана алган ул безнең әдәбият9 Зур вә укымышлы, әдәби яктан да биниһая киң колачлы тәрбия күргән халык шул без. Бабайларга мең рәхмәт. Барын да мулдан биреп калдырганнар Совет властеның җитмеш-сиксән еллык җәберләве дә. гәрчә татарның үзендә үк Исхакый кебек асыл затларына каршы чыгарлык бәдбәхетләрне «үстереп» өлгерсә дә. әдәби көчләрне тәмам корытырга җитенкерәмәде Аллага шөкер! Чәчмә әсәрләр арасында җанга сихәт бирердәйләренен соңгы вакытта язылганнары да. әлбәттә, сәясәткә, сүз Иреге була башлауга, коточкыч цензураларның бераз йомшара төшүенә турыдан-туры бәйле рәвештә язылдылар. Мин бу юлы тарихи әсәрләргә һәм сәяси гаепләнгән әдипләребезнең истәлек-язмаларын күздә тотам. Инануымча, әгәр заманалар үзгәреп, социалистик реализм дигән каһәр суккан ысулга нокта куелмаса. без Җ Рәхимовнын- «Батырша В Имамов- нын «Сәет батыр». Батулланың «Сөембикә» романнарын да. М Хәбибу длинный тарихи әсәрләрен дә укый алмас идек Мин үзем дә әле 1965 елда ук бәгыремне көйдерә башлаган «Диңгез баласы» исемле повестемны бары тик 1992 елда гына бастырдым. Аны «Сөембикә» журналы дөньяга чьи арды Кырым татарларының кеше ышанмаслык гаделсезлеккә дучар булуы сурәтләнә анда Аны мин. Гурзуфка ял игәргә баргач, бер украин карчыгы авызыннан ишеткән жан тетрәткеч хикәяткә нигезләп язып куйган идем Әмма еллары нинди булды бит Кырым татары язмышы түгел, язучы үзе кичергәнне дә сөйләп бирә алмый иде Мәгълүм ки. илленче елларның азагында безнең ип талантлы әдипләрне черетеп яткырган төрмәләрнең ишеге ачыла башлады Исән калганнар кайтты Тик ул җәһәннәм чокырында ни күргәннәр, ни кичергәннәр ләм-мим. авызларыннан бер сүз дә чыкмады. Берсендә. КПСС өлкә комитетының идеология секретаре Мирзаһит Вәлиев Хәсән Туфанны мактап сөйләде - Күрәсезме Хәсән аганы?! Сез анардан үрнәк алыгыз* Унтугыз ел тоткында булуына карамастан, партиягә һичнинди үпкә дә белдерми, гел елмаеп кына йөри, шундый якты фикерләр белән чыгышлар ясый искитәрлек' диде. Секретарь барын да белеп бетермәгәндер инде, обкомга соңрак килде ул. Ә Хәсән ага «Искәндәр» псевдонимы белән ихлас шигырьләрен чыгарып караган иде бит. «. Казанский радионың радиусы бәләкәй .» кебек «тешсез» генә юмористик юллар иде алар Шул да ярамады, мөхәррирләрне утлы табага бастырдылар. шагыйрьгә дә эләкте: «Күңелеңдә явызлык булмаса. псевдоним белән чыгармас та идең син!» — ;гип бәйләнделәр. Шул кечкенә генә «тәҗрибәдән» сон Хәсән абый елмаеп нөрүчәнгә әйләнде дә инде Ник елмайганын үзе генә белгәндер. Еллар узды «тегендә» ниләр күргәнен берәүгә дә сөйли алмыйча мәңгелеккә күчте. Мондый аянычлы язмыш ана гына түгел, совет чоры тоткынлыгын татыган башка күпсанлы әдипләребезгә дә кагыла Исхакыйнын чит илгә китүен аңлый алмыйча, аны тәнкыйтьләп чыккан, соңра, барыбер үзе дә төрмәгә эләккән Галимҗан Ибраһимовтаи башлап, сандугачларга гашыйк Гарәфи ага Хәсәновка кадәр ничәмә-ничә язучыбыз, ул чорга бәддогаларын белдерә алмый вафат булды: Кәрим Тинчурин. Фәтхи Бурнаш. Галимҗан Мөхәммәтшнн кебек уннарча егетләр. Гөлчирә Гафурова. Заһидә Бурнашева. Сәрвәр Әдһәмова Абруй Сәйфи кебек кызларның рәнҗүләре кемгә төшәр?! Арадан берсен Мин ага Шабайны хәтта урыс язучысы китабына керткән Хәтерегезгә төшереп үтәсем килә, чөнки мондый хәл. ягъни урыс агаснын татар язучысын үг әсәрендә у най яктан күрсәтүе сирәк очрый торган вакыйга Бу «дәрәҗәгә» ирешү өчен тагарга. олбәглә. урысны шаккатыру, сокландыру кирәк булгандыр Сүзем Варлам Шаламовның «Левый берег» китабындагы «Курсы» дигән хикәясенә карый Мәгънәсенең төсмеренә дә хилафлык килмәсен өчен мин В Шаламов сүзләрен нәкъ китаптагыча китерәм. « Человек не любит вспоминать плохое, дип башлый ул. Это свойство людской натуры делает жизнь легче Из многих лет моей колымской жизни лучшее время месяцы ученья на фельдшерских курсах при лагерной больнице близ Магадана За первым столом на первом месте от прохода сидел Мин Гарипович Шабаев татарский писатель Мин Шабли осужденный по статье «аса», жертва тридцать ссдьмото года Русским языком Шабаев владел хорошо, записывал лекции по-русски, хотя, как я выяснил через много лет. писал он прозу на татарском языке В лагере мпог не скрывают свое прошлое' Это объяснимо и логично не только для бывших следователей и прокуроров Писатель. как интеллигент, как человек умственного груда, «очкарик» в местах заключения всегда вызывает ненависть и у товарищей, и у начальства Шабаев понял это давно, выдавая себя за тортовою работника, и в разговоры о литературе не вмешивался так было лучше всего, спокойней всего, по его мнению Он всем улыбался Одним из первых он начал приобретать отечный вид «опу хать», приисковые годы не прошли даром для Мина Гариповича От курсов он был в полном восхищении - Понимаешь, мне сорок лег. и впервые узнал, что печать-го у человека одна. Я думал две. всего ведь но два На личие у че ловека селезенки приводило Мина I ариповича в по шый восторг ...» (В Шаламов «Левый берет». Москва. «Современник». 1989 ел. 91 битләр.) Варлам Шаламовка мең рәхмәт, сөйкемле Мин Шабаевның кайларда «уты- руы»н, анда да елмаеп йөрүен белдереп куйган, ичмасам. Мин ага үзе берни яза алмый «китеп барды» Исәнимин кайткан иде бит ул. Безнең янга, редакцияләргә кергәли. гел елмаеп кына йөри иде. Әмма язмышы хакында берни дә сөйләми иде. Югалтуларыбыз иксез-чиксез, әмма без. татарлар, ни барына шөкер итәргә өйрәтелгән Совет төрмәләреннән исән кайтканнарның кайберләре эчләре тулы сагышны укучыга җиткерә алды биз Ибраһим ага Сәләхов «Колыма хикә- яләре»н, Аяз Гыйләҗев «Йәгез, бер дога»сын, Гурий Тавлин «Афәт»не язып күзләребезне ачтылар. Ибраһим ага бу әсәрен озак еллар буе язуы турында сөйли. Яшерен рәвештә, берәүгә дә сиздермичә язган ул. Авызын бер пешсә, салкын суны да өреп кабасың, дигәннәре шулдыр инде. Бу очракта да тазар язучысына урысларга караганда саграк кыйланырга туры килә Шул ук Ибраһим aia сөйләгән иде: «.. иҗат йортында Женяны очраттым (Евгения Гинзбург турында сүз бара. К Т) Ул да тоткында булды биз Бу әйтә, мин, ди, күрг өннәремне яздым да. чит илдә бастырып та чыгардым инде. ди. Әйдә, яз, бир мина, чыгарабыз, ди. Тәвәккәлли алмадым. Урыс язучысына яраган, татарга батып бетми ул...» Әлбәттә Төрмәгә Казаннан киткән Гинзбургиын ул язмалары «Крутой маршрут» әллә ничә телдә басылды, сәхнәләштерелеп. АКШ тамашачыларына да күрсәтелде инде Шулай тиеш тә. Андый ерткычлыклар кабатланмасын өчен шулай тиеш Безнекеләр, әсәрләре урыс язучытоткыннарыныкыннан һич тә ким булмасалар да, хәтта көчлерәк язылсалар да, кызганыч ки, әллә ни көчле яңгыраш алмадылар Анысы мәсьәләнең башка Я1 ы, әмма аларны. һичшиксез, әдәби елъязмаларыбыз арасындагы иң кыйммәтле хәзинәдән санарга тиешсез Мине аеруча Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога»сы тетрәндерде. Чөнки мин ул язманы озак еллар көтеп алдым. Белә идем: Аяз илленче еллар азагында, «котылып» кайтып, кабаг университетта укый башлады Нәкъ мин укыган өченче курска туры килде ул. Озын чәч тубалы бәсләнгән, үткен күзләре һәрнәрсәгә шикләнеп карый, үзе гел. елмая. Мин бу әдипләрнең гел елмаеп йөрүләренең серен хәзер генә аңлыйм кебек Алар кичергәннәргә, гел җитди хәлдә яшәр!ә калсаң, ничек чыдамак кирәк?' Ярый әле кешегә җаныйдагы аянычлы хисләрен каплабрак торырга ел.маю кебек матур пәрдә бирелгән! Аяз шат та. шаян да ул. Университеттан «Чаян» журналына эшкә китүен генә кара син аның! Инде, шул «сәфәр»дән сон ут ыз-кырык еллар узгач, «Йәгез, бер дога» кебек әсәр дөнья күрде. Мәгълүм ки, язучы һәр әсәрен йөрәге, канының һәр тамчысы аша үткәреп яза Димәк, Аяз да. Ибраһим ага да. Гурий абый да, әсәрләрен безгә җиткерер өчен, шул җәһәннәм тормышын кабат кичергәндәй иткәннәр. Әйтер! ә кирәк, бу каһарманлыкны алар үзләре өчен түгел, уку чының күзен ачар өчен һәм, әлеге дә баягы, андый гаделсезлекләр илдә кабатланмасын өчен. Инде, аларның бу изге теләкләре тормышка ашсын, дисәк, калканнарыбыз да тырышлык куйсын иде Җәмгыятьнең бүгенге тормышы тотрыклы түгел. Халык соңгы үзгәртеп коруларның асылын шәхес иреген, сүз ирегенең кыйммәтен - тиешенчә аңлап та бетерми, чөнки аңа, беренче чиратта, гамак вә көнкүреш кайгысы якыпрак күренә төшә. Ә илдәге матди хәл тәмам буталып бетте. Икътисадның тотрыксызлыгыннан элекке коммунистлар үз властьларын торгызыр өчен файдаланмакчылар. Шуңа да курку узмый Менә, менә кабат цензура яңартылыр. Iәзит-журналлар ябыла башлар, китаплар!а чикләү кертелер, теге яки бу хакта язулар тыелыр кебек Шикләнмәслек тә түгел. 1991 елда гына ГКЧП булып алды бит сәгать эчендә мөхәррирләрне җыеп сөйләштедер, инде типографиягә тапшырылган кайбер язмалар төшерелеп калдырылды. Мәскәүнең үзендәге әллә ничә гәзигне бөтенләй чыгармаска боердылар. Булды, бары да булды. Татар язучысы үз теләгәнен бер алдына, биш артына карыйкарый яки базга төшеп, сукыр лампа яктысында гына язу кебек саклану чараларыннан арынып та өлгермәгән әле. Ихласлыкка өндәп күп алдадылар бит инде кан катып беткән. Шуна да без —татарларга ашыгырга иде Чәчмә әсәрләрнең киләчәктә дә укучы күңелен дәртләндерерлек, аңа гыйбрәт бирерлекләрен һич тоткарламыйча чыгару чарасын тудырырга иде! Араламыйча, элеккеге кебек темасын-фәләнен чикләмичә, авторларга «бәйләнмичә» укучы карамагына тапшырырга кирәк. Тарих үзе сирәкләр Язылган булгач, яхшы булгач, әнә, кайтты бит Исхакый әсәрләре Тик алар да дөнья күрә алмый, укучыга ирешә алмый яталар. Ярый. Татарстан китап нәшриятының 1997 елдагы эш планына Исхакый әсәрләренец 15 томлыгын баса башлау, беренчесен чыгару теркәлгән. Димәк, әдипнең мәҗмугасын шул рәвешле чыгарсалар, унбиш (!) ел көтәргә туры киләчәк Моннан да аяусызрак мөнәсәбәтне, көндез шырпы кабызып эзләсәң дә, табып булмас. Әлбәттә, аңлашыла акча юк. Исхакый акча эзләр иде—үзе дә юк. Ничек чыгармак кирәк. Исән язучыларның кайберләре спонсорга, ягъни китап чыгарырлык акча бирүче байларга таяна бит Татар әдәбиятының язмышы ШУНДЫЙ. күрәсен: башын алса — койрыгы, койрыгын алса, башы сагызга ябыша. БУ очракта. минемчә, һичкемнең рәхим-шәфкатен көтеп тормыйча, укучылар арасында киң аңлату эшләре җәелдерергә иде Нигә без. һәр мәдәниятле халыклардагыча. Исхакый әсәрләренә язылу оештырмыйбыз икән'» Эшне җайга салып җибәрергә менә дигән этәргеч булыр иде бу Яшерен-батырын түгел. Гаяз Исхакыйны укучыбыз аңлап та җиткерми әле. Чөнки җит.меш-сиксән ел буе алып барылган урыслаштыру сәясәте, әдәбиятның милли йөзен бозып бетерү сәясәте үзенен «һәйбәт җимешләрен» биргән, укучы Гаяз Исхакыйча язу алымын аңламас хәлгә җиткерелгән Аның китапларын тарату, иҗатын аңлату юнәлешендә бик теләп, ихластан эшләүче укытучылар, әңгәмә оештыручылар кирәк «Кирәк» тә «кирәк» инде Чынбарлыгыбыз шундый бит Чәчмә әсәрләребезнең янадан-яңалары язылсын, язылган оере дөнья күрә торсын өчен, минемчә, тагын шул ук сүзне кабатларга туры килә: иң әүвәл аларны журналларда бастыру кирәк. Аннары — китап итеп чыгару һәм халыкка тарату Боларын тормышка ашырганда хөкүмәтнең матди ярдәме тиеп торсын иде’ Ул г ына биреп бетерә алмаганда, мәрхәмәтле байларыбыз игътибар итсен иде1 Хыялларның иге-чиге юк Мин кайчак уйлап куям әй. татарыбызда бер укымышлы бай барлыкка килсен иде дә, Исхакыебызнын шушы унбиш томлыгын чыгарырлык акча бүлсен иде! - дип хыялланам. Бер карасаң, әллә ни дә түгел бит инде. Хәзергә, хыялларыбызнын яктылыгына канәгатьләнеп, киләчәккә өмет багларга гына кала. Җәмгыятебезнең, тарихыбызның һәм бөтен әдәбиятыбызның ялганчы дәвер баткагыннан котыла баруына шокер итик гә. алда бер җае чыгарыла ышанып, җанда булганнарны саф күнел белән ак кәгазьгә төшереп куйыйк. Ихласлык, фидакарьлек үзенекен итми калмас, мөгаен Нәҗибә САФИНА: Бүгенге проза турында сөйләшү дигәч тә. өстәмә тау-ташлары. кар-бозлары белән тау ишелгәндәй булды. Чөнки бүгенгенең прозасы Кеше кадәр кешене күмеп китте дә, әдәбиятыбызга кешесез генә әсәр пәйда була башлады Ничек инде алай диярсез, һәм сез дә хаклы булырсыз. Әмма сез соңгы еллардагы тагар прозасыннан заман герое булып, һәммәбезнең күңелен яулаган кемне атый аласыз? Ә соңгы еллардагы прозада мин рәхәтләнеп Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» герое Иргалине. Ибраһим Сәләховның «Колыма хикәяләре»ндәге татар зыялыларын, арабыздан вакытсыз киткән Җәмит Рәхимовның «Батыршамсын. Фоаг Садриев әсәрләрендәге авыл дөньясы геройларын атый алам Безнең мәйдан тоткан прозаигыбыз Гариф Ахунозның Габбас мулласы гына да ни тора1 Ә татар әдәбиятында үзе лирик, үзе уңай һәм тискәре герой булып безнең күз алдыбызга баскан автортоп герой Мөхәммәт Мәһдиевне кем белми! Күренекле язучы-галимебез Нурихан Фәттахның сонга калып булса да дөнья күргән «Кичү» романы күз йөзеннән читтәрәк калды сыман Бу романда Кеше бар. җәмгыятьтә үз урынын эзләгән шәхес язмышы бар Әлбәттә, соңгы еллар прозасының иң зур вакыйгасы Гаяз Исхакыйнын кайтуы булды. Ул да бүгенге прозабыз икән ләбаса! Без бүген дә шул ук «Зиндан»да яшибез Фәкать ул чор. ул заман белән чагыштырганда күпмедер матди байлыкка ирешкәнбез дә. рухи хәерчеләнә төшкәнбез, җаннарын шайтанга сатканнар саны, имансызлар арта төшкән Г Исхакыйнын бер буена торып басуы хәтта Галимҗан Ибраһимов дигән кояшка да күләгә төшергәндәй итте Әмма кояшны күләгә генә каплый алмагайлыгын сукыр да белә Әдипнең «Безнең көннәр». «Казакъ кызы». «Тирән тамырлар». «Кызыл чәчәкләр» әсәрләреннән башка татар әдәбияты турында фикер йөртү, ким дигәндә, бер яклы булыр иде. . Алардан безнең көннәргә күпер булып яткан Шәриф Камал. Мирсәи Әмир. Фатыйх Хөсни. Ибраһим Гази. Шәйхи Маннур. Кави Нәҗми. Гомер Бәширов- лар. Әмирхан Еники биеклеген саклый алдымы безнең бүгенге проза’ Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу язучыларның кайбер әсәрләре сәеррәк тә тоеладыр \ г башка төрле була алмый да Чөнки заманнын эстетик эәвык өскормасын тәшкил иткән көнкүреш үзгәрә Гади халык телендә тормышны «кангалы да кителе» диләр. Ташкын үз ярларына кайту белән су баскан урыннарда утырып калган әйберләр безгә ул «сәерлекләр»нен дә серләрен аңларга мөмкинлекләр ача — мода кайта. Әмма үзәгендә Кеше олы герое булмаган әсәрне андый язмыш көтми Алар ташкын өстендәге күбек кебек күренеп кенә алалар да югалалар. Әгәр дә соңгы бер-ике ел прозасы турында сүз әйтергә телибез икән, нәкъ менә шундый күбек — прозадан качу өчен Кеше эзләү, олы әдәби герой эзләү прозасы ул дип әйтәсе килә. Эзләү икәнлекне берничек тә инкарь итеп тә булмый Чөнки әдәбиятка анализ ясаучы булган тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин да эзләп- эзләп таба алмагач, үзе үк зур күләмле әдәби әсәр язып, шул житмәгән геройны мафия, җинаятьчеләр арасыннан эзләп карамаганмыни? «Тәүбә» романын мин нәкъ шулай кабул иттем. Бәлки «Ат караклары» арасыннан таба алыр язучылар андый чын геройны? Әмма олы бер милләтнең символик героен һич кенә дә карак итеп күрәсе.килми Бәлки Зәки Зәйнуллинның бу әсәре әдәбият кысаларыннан чыгып, фәнни әсәргә үк әверелә аладыр? Рәсәй империясе мөселман халыкларын гомер-гомергә шулай бер-берсе белән бәрелештерергә омтылган. Бу — тарихи факт Эх. шул провокациягә бирелмәгән татар булсын иде ул герой! Татар тулаем алганда провокациягә бирелмәгән дә ул, бирелми дә. бирешми дә Әдәбиятта типиклык төшенчәсен югалту әдәби әсәрне югалтуга тиң Ярый әле бу әсәрдә ат карагы төп герой түгел икән Эзләү юлында «Казан утлары» профессионал язучыларга гына мөрәҗәгать итми. Р Айзатуллин, Р Гарипов. Г. Гомәр. М. Әмирхан әсәрләре шулай дөнья күргәннәрдер Олы геройны эзләү хикәя жанрында да бик үзенчәлекле чор кичерә. Үткән елда гына да «Казан утлары»нда берничә хикәя дөнья күргән. Әмма журналның 11 санында хикәяче Мәгъсүм Хужин «Татар хикәяләре «хәзинәсе»нә мөрәҗәгать итеп, иң яхшы дигән хикәяләрне журналда биреп барырга дигән тәкъдим ясаган, һәм чын геройлы олы хикәя үрнәкләрен бүгенге укучыга күрсәткән дә. Мин моны журналны укучы профессионал язучыларга да мөрәҗәгать дип кабул иттем. Эзләү, эзләнү.. Тик ул да ике яклы Чөнки тирә-ягыбызда бөтен дөнья сокланырлык гаҗәеп олй шәхесләребез барында әдәби геройларны тормыштан түгел, ә әдәбияттан эзләү уңышка китереп җиткерә алмастыр. Суфиян Поварисо- вны «Яшьлек иртәсе» романын шундыйлар рәтенә кертәсе килә. Бу очракта Мохтар Ауэзовнын «Абай» романындагы яшь Абайга тәэсир иткән үлем фаҗигасе кабатлана. Ә нигездә Галимҗан Ибраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дип аталган өйрәнчек хикәясендәге идея-мәгънәви йөккә тагы ни өсти алган сон гаҗәеп матур телгә ия олуг язучыбыз’’ Бүгенге көн прозасын үстерү өчен ниләр эшләргә кирәк, дип сорый «Казан утлары». Әйтим Чын әдәби әсәрләргә лаек геройларны үз арабыздан эзләргә һәм табарга кирәк Л. Толстойның, киләчәктә әдәби әсәрне уйлап чыгарып түгел, ә булганны тасвирлап кына язарлар, дигән фикерендә зур хаклык күрәм мин Төртеп күрсәтәсе түгел, безнең дөнья күләменә күтәреп күрсәтер Гаяз Исхакый, Роальд Сәгъдиев, Нәкый Исәнбәт. Илһам Шакиров. Фәридә Кудашева— тагы күпме атаклы шәхесләребез бар Алар безнең арада яшәмиләрмени! Аларның рухи, милли, дөньяви фаҗигаләренең эченә кереп яза алырлык язучы- ларыбыз бармы?