Логотип Казан Утлары
Шигърият

Остаханә

Саумы? Саумы?.. Саумы син. Кеше? Сиңа дәшәм. бу шигырьгә Күз төшерүче! Саумы син? Тәнең саумы? «Саумы?» дип сораучың бармы? Саумы син. Кеше9 Җаның саумы? Җаның тулы Игелеккә сусаумы? . «Саумы?» дигән сүзем бассын Шул сусавыңны! Данлы чакларың булган. Шанлы чакларың булган. Илсез калып, җан иңрәгән Канлы чакларың булган. Бәхеттә чагың булган. Тәхеттә чагың булган. Сатлыкларың агу биргәч. Ләхеттә чагың булган. Бәхетлеме син хәзер. Тәхетлеме син хәзер? Пыскып янган ялкыныңны Инде кемнәр тергезер? Бәхет өмет итәсең. Тәхет өмет итәсең. ...Бәхет тулы ул хөрлеккә Халкым, лаек микән син? Халкым, лаек микән син?! И л г өлем Сөю иле Кояшы сөю кояшы. Гөлләре — сөю гөле. Җилләре дә серләр ташый. Табигать сөю иле Кошлары да парлы-парлы, Кондызы, сусары да Сөю әлифбасы гүя Ак каен тузларында Чишмәләре кушыла челтерәп. Шул сөю көйләренә Әйдә, иркәм, без дә керик Шул сөю илләренә Чишмәсеннән авыз итик. Коеныйк күлләрендә: Мәңгелеккә калыйк әле Шул сөю илләрендә! Ялкын эзлим язмышыма Төне кара никтер бүген. Җирдә як I ы яз булса да. Күзләремдә сары сагыш. Йөрәк тулы наз булса да Йөрәк тулы наз булса да. Карашларым салкын гына Тонге шигъри учагыма Җитми бары ялкын гына. Җитми бары ялкын гына Кай йөрәктән алыйм аны? Чын иләрлек хыялымны. Яктыртырлык бар дөньяны? Эретерлек зур бозларны. Көнләштереп йолдызларны Балкыр өчен, янар өчен' Кай йөрәктән алыйм җылы? Төне салкын никтер бүген Җирдә якты яз булса да Ялкын эзлим язмышыма. Өметем бар аз булса да. Казан day мт университетының татар фи.ю югичсе 6} wee. 3 курс. Г өлнур БИРДЕМЕ БУ СӨЮ ХАКЫН— АЛЛАМ?! Кудым сине, дидем: «Кит!» Син ул чакта күңелемә Шундый ерак идең бит... Китеп бардың. Мин калдым. Китүең белән йөрәккә Син үтеп керә алдың! Хәлләр шул ук. Әйтәм: «Кит!»— Яннарымнан түгел, хәзер Җаннарымнан куам тик... Я г кочакка тартыласың, Бүлмәм барыр юлыңны. Тик анда сине минем күк Яратучы булырмы? Ят учакка тартыласың. Эзлисең җылы, ялкын. Сиңа минем ялкын түгел. Ятлар салкыны якын. Язлардан соң башым җуеп йөргән идем: «Тора. диеп, дөнья тоташ салкыннардан». Җылы җәйләр килеп мине үзгәрттеме? Бирде мәллә кабат сөю хакын Аллам? Җанда сүнгән учак янә кабынганга Шулай эссе булды мәллә узган җәйләр? Җәйләр генә түгел, ике күңел кылын Өзелмәслек, ныклы итеп сөю бәйләр. Синле җәйләр генә мине үзгәрткәндер: Арынды күк дөньям коры салкыннардан Җәйләрдән соң башым җуеп йөрим хәзер: «Тора,— диеп, яшәү тоташ ялкыннардан»! «Китмә әле, китмә»,— диеп. Кулларыма кагыласын. Белгәнгәдер, китү белән Сине кабат сагынасым. Сизгәнгәдер, аерылгач. Күз яшьләрем тамызасым. Йөрәгемдә ниләр барын Күзләремнән беләсеңме? Әллә сагыну-газаплардан Коткарырга теләп мине: «Тукта әле. ашыкма...» дип. Юлларымны бүләсеңме?! Казан да} ют университетының татар фи.ю юги.чсе б) iece. 1 курс. Эльмира Җәлилова Көзге яңгыр үтте сибәләп... Саф хисләрнең гомере бигрәк кыска. Мәхәббәтнең гомере күбәләк Сөю тулы язлар артта калды. Көзге яңгыр үтте сибәләп Ак каен да сары яфрак коя Салкын җилдә башын игәләп. Җәйге айлы төннәр бер төш сыман. Көзге яңгыр үтте сибәлә Сарылган да сагыш җаннарыма. Бәгыремне кисә телгәләп Кышка кереп барган күңелемә Көзге яңгыр үтте сибәләп Мин бәхетле булалмадым Минем белән каршыладың тәүге — Яшьлегеңнең сөю тулы гүзәл таңын. Пышылдадың: куркам югалтудан, Синсез җирдә мин бәхетле булалмамын. Ләкин кайчак язмыш ачы була: Мин әле мең кабат уйланырмын.. Тыңламадым сүзләреңне, мин уйладым: Бәлки синсез мин бәхетле булалырмын. Язлар үтте, инде көздә генә Мин синең пар канатың булалмамын. Рәнҗешеме синең саф җаныңның: Мин дә синсез һич бәхетле булалмадым. Салкын рәсемеңнән җылы караш Моңсу гына миңа төбәлгән. Моңсуланма сине урлармын мин Ялгыз үтәр шыксыз төннәрдән. Гөнаһлардан саклар өчен сине, Фәрештәләр булып иңәрмен. Ал таңнарда шәфәкъ нуры булып. Күзләреңнән синең үбәрмен. Актык сулышында йөрәгеңнең Соң тибеше булып тибәрмен. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге. 1 курс. Сәрия Закирова Сөю сахрасында Сагышымның сахрасында йөрим. Сусавымны басмый хатларың. Сине эзләп эзләреңнән атлыйм, Очратмасам иде ятларны. Нигә дәшмисең сон. әй Мәҗнүнем. Җиләс җилдәй рәхәт һәр сүзең. Мең газаплы сөю чүлен гизәм. Үткәннәрдән качам берүзем Йә әйт инде, кемнәр юл күрсәтер Калырмынмы Сагыш Илендә? Ялкыныңа түзә алырмынмы Әверелсәм Сөю Гөленә? Мин — табигать баласы Мин бит табигать баласы. Ул миңа сулыш өргән. Тик нигәдер күңелемә Көзләр сагышы кергән. Әнкәем-табигать мине Таң чыкларында юган. Тел ачылгач әйткәнмендер Мин гүзәллектә туган Мин бит табигать шәкерте. Ул кулга каләм биргән «Күңелендәге хисләрен Җилгә чәчмәсен», дигән. Казан даү.ют универе итетынын журналистика бүмге. 3 курс Егетне бүлешәдер Күршебезгә армиядән Кай г гы бер чибәр егет Ә гәүдәсе, күрсәгез сез. Шварценеггер кебек Исеме дә бит рәк ма i у р Яңгырап юра Алмас Үземнән белом, бер кыз да Аны ошатмый калмас Наташа Вашурина Кызлар хәзер чыш-пыш килеп Егетне бүлешәләр. «Күрерсез, тиздән минеке Булачак!» — диешәләр. Читтән генә көлеп торам: Үзем дә хәйлә корам. Алмас минеке икәнне Әлегә әйтми торам. Моңлы азан Иртән азан тавышыннан Күңелгә шатлык тула: Моңлы азан—ил хәтереннән Кайгы-хәсрәтне юа. Азаным, моңлы азаным, Җан өр татар өенә: Тибрәлсен яңа бишекләр Моңлы азан көенә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге. 1 курс Ж Гөлүсә Закирова Серле төн хан бүген җиһанда. Күзе — Ай. сихерле елмая. Йолдызлар серләшә үзара: «Анда кыз ялгызы моңая?» Тал-тирәк баш игән елгага. Сак кына җиләс җил кузгала. Сагышы чәчемә урала: «Нигә син бик моңсу, кыз бала?» һай әкрен, бик әкрен көн уза. Сагынып көтәмен кичләрне. Төн—сагыш йомгагы, җил сүтә Болай да тузгыган хисләрне... Каеным Ак каеным, синең янга килдем. Ак урманга язгы ак таңда Изге хисләр генә йөрәгемдә. Бары сафлык, аклык бу җанда. Ак каеным сагыну җырын җырлый. Дулкындулкын искән җилләрдә: Сабый бала кебек уйнанкөлеп Яфраклары җилдә тирбәлә. Җырлыйм әле кушылып ак каенга. Басыйм әле йөрәк ярасын. Ак каенлы агурманда йөрим Мин бу Җирнең гашыйк баласы Ник сынды соң пар канатым? Йолдыздан көт тем җавап. Соңгы сулышың өзгәнче Бирешмә! Ярат... Ярат. Җилләргә чыгып ялвардым. Сызлангач ялгыз канат. Чәчәкләрдә чык нурлары Ярат! ди. мина карап. Тудыр минем пар канатым! Рухымнан көпем җавап. Сүндермә сөю учаг ыи. һаман ярат! ди Ярат... Казан (toy ют педагогия унивср< итетының татар филологиясе бүлеге. 4 курс