«КЫСКА ПОЭМАЛАР» ЦИКЛЫННАН
Җилләр сагышында — интер уй Сугыш аыган күкәй... Ги де Мопассан I Арчалардан чыгып, бераз киткәч, зират кала олы юл буйлап. Нимес зираты ул... Аңлаганнар үтә булыр төрле уй уйлап. Кайберәүләр нәфрәтләнеп уза: сезгә монда бер уч җир әрәм! Жәлләүчеләр була: нинди генә язмышларга тармый Җирдә адәм! Казансуга килеп баш салганнар Рейннарда үскән иратлар Әсир төшкән алар — заманында безгә каршы чыккан солдатлар. Әтиләребезгә атучылар булганнардыр араларында. Китерүче бардыр ятимлекне шушы якның балаларына. . Арчаларда нимес әсирләрен хәтерлиләр әле хәзер дә. Йөргән алар монда сак астында таш чыгарып, утын әзерләп... Яшәгәннәр алар шул заманның кырыс кануннары буенча Үлүчесе булган Хәер, ул вакытта гадәти хәл һәр өй борынча. Илләр бераз тынгач, исәннәрен җибәргәннәр туган иленә Ә байтагы мәңгелеккә калган Казан арты Арча җирендә Бәлкем, кемнәрнеңдер үскәннәрдер Алманнарда онык-торыны Адәм баласына мәгълүм түгел соңгы туктар чикнең урыны Каберләре калган безнең җирдә ят y ipay булып яланда. Тупыллары җилдә шомлы шаулый авыр хәтер булып заманга. II Арчалардан Әткәләргә таба юлың төшсә Олы Мәңгәргә. зиратына кереп баш иеп чык. гыйбрәт өчен, вакыт жәлләмә Бер кырыйда гына ерак гүгел ярымайлы чардуганнардан каберләр бар Яссы i ашларына ят исемнәр язып куйганнар. Вакыйга шул: сугыш вакытында вагон-вагон нарасыйларны латыш балаларын китергәннәр, үткәнче дип афәт сынавы Авыл аналары я iимнәргә күрсәтсә дә. хәлчә бар дикъкать, алариы да чапкан аямыйча Әҗәл дигән ачы хакыйкать. Ханнар дәфенләнгән бу якларда ята Янис. Дайна. Тунарлар. Зыкы суыкларда җилләргә дә бәсле киртә уртак кунарга Кайсына биш. ә кайсына а.пы. сирәкләре мәктәп яшендә Шушы туфрак сабыйларның күпме хыял-омс1.1әрен яшергән! Үлән белән каплап, шрэн йоткан мәтелеккә, кайтмаслык men Фани дөнья яшәеше шундый кайгы бөтен, шатлыклар китек.. Ерак латыш җирләрендә кайчак бәйгеләрдә көчләр ким булса, гарәбәләр бераз тоныграк, чәчәкләрдә төсләр ким булса, ятим хуторларның тәрәзеннән хуҗа күләгәсе үтмәсә. Күмәк җыр бәйрәме сафларында берәр кирәк аваз җитмәсә - алар шушы кабер эчләрендә, шушы туфракта һәммәсе. Халыкның бер көче, кайтмас төсе, югалтылган моңы, шәүләсе... III Менә шулай: икс каберстан Казан арты туфрагында. Берсен латыш халкы белә булыр, үзенекен — нимес ягы да... Чит-ят җирдәге һәр ятим кабер — һәр халыкка үзгә бер яра. Миңа калса, кайчак ул каберләр сөйләшәдер кебек үзара. Нәни әрвахлармы оран сала: — Ник без монда? Сезме гаепле? Нимес каберләре дәшми сыман, «юк» диеп тә. яки «җә» дип тә. — Әйлән-бәйлән уены түгел икән Газраилнең үлем уены... Исән чакта «Җир! Җир!!» дидегез сез. тар түгелме кабер куены? Янә эндәшмиләр.. «Ни диясең. ни әйтәсең нарасыйларга? Үзебезнең монда калуларны акылыбыз җитми аңларга...» — Кемнәр җиңде, әй. сез хөкемдарлар, без катнашкан безсез сугышта? «Мәгънәсезлек җиңде!» Җилләр әйтә: барсы өчен тоташ сулыштан. — Киләләрме Сезне яд итәргә? — Булгалады уллар, оныклар.. — Сезнекеләр? — Каян булсын! Без биз сабый килеш ятим сыныклар. Ә . хәтердә килеп киттеләр шул бер елны карт кешеләр. Ә без танымадык. «Яшьтәш идек», диләр, елыйлар. Әй. укучым! Болар шигъри фараз, мин чарасыз гади бер бәндә. Яшәү-Үлем кемне уйландырмас фани дөнья кичеп килгәндә. Ә кем белә, шушы әрвахларның жан-рухлары инде күктәдер? Галәм киңлегендә йолдыз булып кайлардандыр җавап көтәдер? Казан арчындагы ике зират. Ә алдыйлар җирдә бихисап. Саный китсәң. Әлмисактан бирле кәгаземә булыр бик кысан. һаман арта бара... Үзе гыйбрәт чичән халкындагы яралар' «Бүленмәслек «бәхет» диеп анда сабый балаларны чалалар!.. Искә ал син татар фаҗигасен, баск, балкар, мөсхет. көрдләрнең, карачайлар, калмык, уйгырларның., тагын дистәләгән күпләрнең Сабыйларның җаны юкка чыкмас тупланадыр алар көч булып Кешелекне мордар сурәтендә үзен һәлак HI әр Үч булып Бәлки, көтәләрдер яна кочләр шәһит киткәннәрнең рух-жанын? Күкләр белә: Җирдә кылынганнын берние дә югалмаганын... Көтмәгәндә Илаһ нәгърә орса сынау тотар Җирнең Үзаңы! P.S.: Җанның җаннан аерылуы туу булыр Яшәү яшене' Нинди язмыш кичерсә дә кеше, үз Җирендә булсын җәсәде. Арча аша Кырлай юлларында бөреләнгән уйлы хисләр бу. Милләттәшем. Туган җиребездә бердәм булып яшик' Исән бул! 1996 Хургада 1 Мисыр Җир турында ертык җыр Җир кемнеке булса. Җи/ -шуныкы... Кырылышып җир бүләләр, сутыйлап та, илләп тә. Сугышып та, димләп тә... Җир бүләләр! Җир бүләләр! Кемнәр көчле — шул ала. Гомер бакый һаман Сине Бүлгәлиләр. Җир-Ана. Юккамыни әйләнгәнсең иманнан иманага. . Сәясәт Җир сөрмәсә дә, сөргәндәй булып бара. Вәзгыятькә, декретларсыз, бүгенге көннән кара. Берсе әйтә: «Мин фермер!», ди. Икенчесе: «Мин варис! Тарихта гел сәрмаяле Җиргә хужа булган ич!». Өченчесе: «Безгә кулай күмәк хуҗалык кына. Эш майтара ала бездә көтүдәй халык кына!» Бәхәс бара: Җир кемнеке? Минеке дә минеке! Чынлап эшкәртергә булса Хуҗа Насретдиннеке... Йә эшче көч җитеп бетми, йә булмаса — техника... Берәүләр шаулап йөргәндә, берәүләр алып куя Алып куя да кишәрлек (кесәгә салып куя), зур сарай салып куя. Коймасына чәнечкеле чыбыклар сарып куя. ...Монсы бездә. Ә. гомумән. һәр кыйтгада — Фәләстыйн! Меридианнар, параллельләр... Кем түбән дә. кем өстен? Океан төпләренә төшеп. Бүл мәкчеләр Җир өстен. һаман кыйммәтләнә бара Кояш төшкән һәр карыш Ике аяклы адәм саны дистә миллиардка барыш. Уйласаң, басып йөрибез кемнәрнеңдер күзенә! Тере матдә меңәр гасыр сибелгән Җир йөзенә. Җирдән күтәрелгән җаннар кая китсен? — Җиренә! Кавемнәре яткан туфрак әверелә Иленә. Болынлыкмы, ком-сахрамы, тау-ташлыкмы. басумы?— ни булса да. хакыйкать бер. Җир — Ватанның асылы. Халык тарих яза шунда, яза җырын, дастанын. Туган җирдән дә кадерле бер нәрсәсе юк аның! ...И газиз Җир! И изге Җир' Бездә ник чын хуҗа юк?! Төп варисның- хокукы юк. килмешәкнең нужа юк. Елап яткан җирләр күпме Рәсәй киңлекләрендә! Импер күз һаман төбәлгән чит ил җимлекләренә. Җиребезне сырып алган баскын канлы дүндәләк. Аның ашказаны тулса, бар дөньясы түгәрәк! һаман җитми Планетаның алтынчы өлеше дә.. Кайчан бу илне гөлбакча .ясарга керешерләр? Ни уйлыйдыр безнең хак га «тәлинкәмдә төшкәннәр? Киләчәктә ни буласын юк һичкемнең чишкәне Әй. Җир-Ана! Кемне генә җанлы, тәнле итмәдең! Юмарт бирдең Яманга да. Изгегә дә икмәгең. Галактика киңлегендә кемнәрнеңдер Күге Син! Барыбызныкы булсаң да, беркемнеке түгел Син! Әй, газиз Җир' Гамәли әйләнешеңдә ярылмый түзче инде! ...Бу ялваруны, ишетсә, бер Аллаһ үзе инде. 1996. Казан