Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨНЛӘШҮ

_ кытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем. Сумкамны ишек төбендәге кәнәфигә аттым да җәлт кенә каршы як стенага ябыштырылган дәресләр расписаниесенә килеп төртелдем, аннары ашыга-кабалана класс журналын барлап алдым. Берничә укытучы, әсбапларын кочаклап, кыңгырау шылтыраганын көтеп тора иде. гадәттәгечә, миңа сәерсенеп карап алдылар. Аларына артык игътибар итмәдем. Рузалия Кашаповна. завуч өстәле артыннан купмыйча гына гамагын кыргалап, минем якка шелтәле караш ташлады. Аңа да авызымны ачып сүз әйтмәдем, иңнәремне җыерып, кулларымны гына җәйдем: нихәл итим, тормыш бит, янәсе. Соңга калу түгел инде бу, дәрес башланырга төгәл бер минут вакыт бар бит әле... Инде тәмам тынычланып җиткән идем. Көзгегә карап, өс-башымны тәртипкә кигерергә дә өлгергән идем хәтта. Ишектән май кояшы кебек балкып кереп килүче Тәнзилә бөтен кәефемне кырды. Юк. юк. һичнинди зыян салганы юк аның миңа, әллә ни аралашкан кешем дә түгел ул. Шушы кадәрле ыгы-зыгылы тормышта һәммә нәрсәдән канәгать кеше сыман кылануы, ашыкмый-кабаланмый гына бөтенесенә өлгереп баруы чыгырымнан чыгара мине Бөтен нәрсә уңай килеп тора бит ана! Борчу- мәшәкатьләре булмагач, билгеле, дәресләренә дә иркенләп әзерләнә, кәеф-сафалары да шәп инде. Әнә, дәрес башланыр алдыннан классына кереп чыгарга да җи гешкән, «анысы болай. монысы тегеләй» дип. очына- очына бишенчеләре белән булган хәлләрне сөйләп маташкан була. Кы- яфә!енә карасаң, чын-чынлап куана бу. диярсең. Тыңлаучыларын күр әле. уратып алын, җөпләп торалар шуның әйткәннәрен, көнләшүләреннән шартлардай булып тыңлыйлардыр, югыйсә. Әле бер көнне җыелыш булган иде, Рузалия Кашаповна теленнән Тәнзилә исеме төшмәде. Дәресләрендә әллә нинди яңа алымнар кул1 Ләлә САБИРОВА (1947) — нигездә педагогик темаларга хикәяләр яза. Алар республикабыз матбугатында басыла килеп. «Кызарган алмалар» исемле җыентык булып донья күрделәр Ләлә Сабирова — «Сабантуй» балалар гәзитенец баш мөхәррире. лаиа икән, мәктәпкә ул килгәч, укучыларның физика фәненә карашлары бөтенләй шәп якка үзгәргән. Әти-әниләр дә куанып туя алмый, имеш Түзмәдем, утырган җирдән генә: «Математика белгече физика хкыткач. шәптер инде», дип төрттереп куйдым Завуч минем якка күңелсез генә карап куйды, шулай да артык сүз озайтмады. Югыйсә, тагын нәрсә дип әйтергә икәнлеген уйлап куйган идем инде Нәрсә, әллә мин аннан ким эшләр идемме? Тормышым аныкы кебек шома барсамы” Хәрби кеше, диләр, Тәнзиләнең ирен, мөгаен, зур дәрәҗәдәгеседер, безнең шәһәргә күчеп килүләре дә тикмәгә түгелдер Бердәнбер малаен да курчак кебек киендерә Әле анысы быел беренчегә генә керде, андый бәләкәйләргә кием-салым өчен күп кирәкме?! Кайнана белән тора торган кешегә дә охшамаган, болай ук бәхетле кыланмас иде.. Белмим, эчемнән тагын ничек итеп битәрләр илем икән мин аны. көзге чебен кебек бер-бер артлы килеп йөдәткән эчпошыргыч уйларымнан ярый әле кыңгырау тавышы коткарды. Беренче дәрес үземнең тугызынчыларда идс. Класска эчке ачуым басылмаган көе килеп кердем Өй эшен эшләмәгән өчен Малик белән Әүзахны битәрләп аттым, көмеш чылбырлы зур алкалар тагып килгән өчен Лилияне бөтен класс алдында тиргәп өлгердем. Арткы партада чышын-пышын бәхәсләшеп утырган ике малайга шундый итеп кычкырдым ки, үз тавышым үземә ошамады хәтта. Нәрсә, аның кебек балда-майда йөзсәм. Тәнзилә кебек булдыра алмас идемме әллә? Ирем андый зур кеше түгел шул минем, гади шофер гына Тәнзиләнең ире кебек бер зур начальникны йөртә Анысы ярый инде, мәктәпкә барганда-кайтканда еш кына мине дә машинасына ала. Командировка-фәләнгә киткәндә генә кыенрак, шәһәр транспортын көтеп гаҗиз булам. Бүген дә шул троллейбус вакыт ында килмичә харап итә язды. «Андый чакта иртәрәк чыгарт а кирәк», дип кисәгкән була Рузалия Кашаповна. Бер гадәтләнгән вакытка көйләнәсең инде аны Ике баланы ике яктан карыйсы бит әле өстәвенә. Әтиләре өйдә юкта аеруча кыен, бакчата берүзем җыендырам. Берсе киреләнә, икенчесе көйсезләнә, әле тиргәп, әле юатып тәмам эштән чыгып бетәм. Аклансаң, Рузалия Кашаповна «һәммә кешедә шул хәл бит!» дип битәрли. Әле җитмәсә: «Өс-башыңны җыйнаклабрак йорсәң дә ярый»,— дип тә өсти. Анысында ни эше бар инде.” Кыз балаларт а үрнәк булырга кирәк, янәсе, алар шундыйларны ярага. Мина аларнын яратулары кирәкме! Дәрес планымны язып өлгертсәм, нәрсә сөйләячәгемне алдан белеп керсәм, бик җиткән инде. Артыгына барыбер рәхмәт әйт миләр Алар алдында икейөзлеләнеп, артистланып торыргамы? Бик кирәге бар идс! Соңгы дәресемне көч-хәл белән генә очлап чыктым. Шушы мәктәп шаушуын ишетмәс өчен әллә ниләр бирер идем Кайтыйм, рәхәтләнеп ванна кереп чыгыйм, нервыларымны т ынычландырыйм Ирем дә командировкада, кичке ашны да әзерләп тормам әле. Ләззәтле уйларым шушы урында кылт итеп өзелде. Коридорда бер төркем укучылар арасында, балкып, тагын шул Тәнзилә басып юра идс' Җитмәсә, минем тугызынчыларым әле генә чытырымнан чыгып тиргәгән Маликлар. Әүзахлар. Лидияләр, авызына керердәй булып, аны тыңлыйлар, дәртләнепдәртләнеп үзләре дә сүз кыстырып куялар Айкап* чайкап куып таратасым килде бу төркемне. Зәһәрлегем тышыма чыккандыр. ахры Тугызынчыларым берлән тынып калды Килеп туктавымны күргәч, Тәнзиләнең дә йөзе сүрелеп киткәндәй булды Менә, физика кичәсе үт көрмәкче булабыз әле, дин. аклангандай әйтеп куйды Үткәрегез соң, дидем төксе генә. Башка дәресләргә зыян сала торган булмагыз түлке! Үткәрер, билгеле. Әти-әниләрдән кабат рәхмәт ишетер Ру та тия Каша повна директордан мактау кәгазе дә яздырып алыр Укытучылар бу тмәсе- нө кабат очынып килеп керер, юк кына нәрсәне кайта-кайта сөиләр Үткәрер, билгеле. Борчу-мәшәкатьләре шул гына булгач. Бөтен нәрсә уңай килен тора бит ана. Тәнзилә физика кичәсен билгеләнгән вакытта нишләптер өлгертә алмады. Аннан алда да мәктәптә өч көн рәттән күренмәде. Беренчедә укучы улы Руслан аша директорга язу җибәргән, ирем авырып китте, дигән. Хараплар гына булган икән! Ире авырганда да дәрес калдырырга икән! Укытучылар бүлмәсенә кергән саен әле теге, әле бу почмакта шул хакта чышын-пышын сөйләштерделәр дә тындылар. Рузалия Кашаповна гына онытмаган икән, төш авышкач, физрук Рашаттан Тәнзиләнең өенә барып килүен үтенде. Коллективтан дип әйт, хәлен яхшылабрак сораш,— ди. Үзе урам исемнәрен, йорт номерларын әйтә. Шаккатып калдым. Бигрәкләр дә яман кыланалар инде. Ирем түгел, мин үзем авырсам да, хәл белергә килмәсләр иде. Ә моның... Шунда башыма бер уй килеп төште. Китерегез, үзем барам, дидем дә, Рузалия Кашаповнаның кулындагы төргәккә Рашаттан алда мин килеп тотындым. Рузалия Кашаповна авырсынып кына ризалашты Ышанып җитмәде инде, билгеле. Ышанмасын да! Менә барыйм әле, әйтеп кайтыйм әле эчемдә кайнаганнарның һәммәсен дә. Килеп урнашуына ярты ел да юк. бөтенесен яулап алды Олысының да, кечесенең дә телендә шуның гына исеме. Иркенләп эшләргә дә юк! Балалар телендә кайчан карама — физика. Без ничек мәхәббәт тәрбиялик ди үз фәнебезгә? Бөтен нәрсә уңай килеп тора шул аңа. Тәнзиләләрне алдан уйлаганча тиз генә табып булмады. Сигез катлы йортлар уртасында калган агач өйле урамда яши булып чыкты ул. Капка төпләрендә бөкерәя төшкән бер карт утын ваклап йөри иде. кемне эзләвемне сорашкач, урамның теге ягына ымлап күрсәтте: — Киленме? Ә-әнә судан кайтып килә. Шулмы бу. түгелме? Чем-кара бөдрә чәчләрен чуар яулыгы астына яшергән, өстендә — тәненә сыланып торган чуар күлмәк Кара син аны. бизәнмәгәндә дә сөйкемлелеген һич тә җуймый икән тагын үзе. Тәмам фикерем чуалды. Исәр кеше сыман тик басып торам. Бу халәтемнән Тәнзилә үзе коткарды: — Ник мәшәкатьләнергә инде! Безгә берни дә кирәкми бит. бар нәрсәбез дә җитә... Наилем генә савыксын менә... Күтәрелеп карамасам да. сизеп торам: яшенә тыгылды Тәнзилә. Моңа кадәр күз яшен түгел, йөзенең моңсулыгын да күрсәткәне булмагач. әллә ничек уңайсыз булып китте. Хәл-әхвәлен сорашып, күчтәнәчләрен ишек алдында гына биреп кертәсе иде. югыйсә. Аптыраганнан верандага ук ияреп кердем. Тәрәзә кырыенда инвалид коляскасы тора иде. аны күргәч, өстемә салкын су китереп сиптеләрмени! Калганын Тәнзилә өзек-өзек, яшь аралаш әйтеп бетерде: — Чечня... Монда әткәйләр янында торырга булдык... Чире кабатланып тора шул... Үзебезнекеләр янында ничек тә уңайлырак... Укытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем. Рузалия Кашаповна, гадәтенчә, миңа таба төксе генә карап алды Зыян юк! Соңыннан ипләп аңлатырмын әле, хәзергә вакыт чамалы, дәрескә керәсе бар. Килешли Тәнзиләләр өе аша үтеп, Русланны алып чыгуымны, дәрес башланганчы тугызынчыларга кереп, физика кичәсенә әзерлекләрен тикшерүемне әйтеп вакланып тормыйм мәллә? Кайтышлый аптекага кереп чыгарга да вәгъдә иттем Тәнзиләгә, авыру ирен ташлап чыгып йөри алмас бит инде ул! Миңа нәрсә, өйдә аның кебек кырык эшем кырык якта кырылып ятмый, шәһәр фатирында торам ләбаса! Үземне әйбер урлап тотылган бала сыман хис итәм. Сорамый алган нәрсәне кире кайтарыр идем дә гафу үтенер идем. Кемнән? Үземнәнме, әллә Тәнзиләдәнме?..