ХАТИРӘЛӘР СҮТЕЛӘ...
Каршылау
Авылыма кышын кайтсам әгәр, Ишәлтау дан юллар бар микән? Әллә инде күкләр белән тоташ Уйнап торган буран, кар микән? Авылыма язын кайтсам әгәр. Ишәлтауда чирәм шытармы? Мин кайтканны күреп, ян бакчадан Сыерчыклар каршы очармы'.’ Авылыма җәен кайтсам әгәр. Яшел булыр микән Ишәлтау? Эндәшерме зират наратлары: Кайттыңмы. дип. бахыр, исән-сау? . Авылыма кайтып ки ләм менә. Ишәлтау!а менәм ашкынып Күңелкәем lauibiii 1 улангамы. Каршы ала болыт яшь коен Иске өй Өй сүтәләр Иске ой сүтәләр Урын кирәк яна урамга. Тик акламый шуны алабай эт. Аякларга өреп урала. ХАТИРӘЛӘР СҮТЕЛӘ... Кешеләрнең сәер гамәленә Эт акылы ничек җитсен, ди? Әнә инде, күз алдында кими. Юкка чыга чүгеп иске өй. Өй сүтәләр. Өй генә дә түгел... Ямансулый, әнә. хуҗа да: Үткән гомер, аккан сулар бит ул — Уйлана да тагын кузгала. Балалары үсеп, канат ярган Җылыдан да җылы оя бу. Дулкын каккан, давыл кискән чакта Бирешмәгән ныклы кыя бу. Карлыгачлар оя корган нигез. Үрмә гөлләр үскән бакчасы, Ишегалларында — яшел чирәм... Юкка чыга менә барчасы! Өй сүтәләр... Яңа фатирлары Шәп тә шәбен, иркен, зиннәтле. Тик сүтелә монда яшь гомерләр. Хатирәләр сүтелә нихәтле. Сурәте дә калмый яшь гомернең. Өе белән бергә югала. Алабае шуны сизә бугай — Аягына килеп урала. Яңа фатир һәйбәт булуына Эт акылы ничек җитсен, ди? Урамга да — киңрәк урын кирәк. Кичер инде, кичер, иске өй. Әй-йа халкым, сиңа — һәрбер шаукым Мәңгелектән килгән канун кебек. «Югарыпдан төшсә бер-бер фәрман — Әҗәлләрдән саклар дару кебек. «Фәрман төште» мәчет салырга да: Гөнаһларны йолыр чамалар бар. Бер-бер артлы мәчет, мәчет калка. Авыл саен айлы манаралар. Әй-йа халкым, «гөнаһларың» — ташкын! Ташкыныңда ташлар арта тора. Бу кадәрен уйлар чамалар юк. Ярлыканыр! — Мәчет сакта тора. Дөнья җитеш, дөнья түп-түгәрәк! Тыныч кына мөмкин үләргә дә. ...Күзгә күренмәгән Иблис бии Мәчетләрдән төшкән күләгәлә Кышкы чишмә Ап-ак карлар зәңгәр күләгәле. Челтәр шәлдән яшел чыршылар Күңел тагын бер кат иләсләнер. Көмеш чишмә булып чылтырар. Ап-ак карга эзләр сала-сала. Язга таба атлап китәрмен Көмеш чишмәм эретер салкыннарын Зәңгәр күләгәле көртләрнең. Бөтерелеп аккан зәңгәр бозда Саубуллашкан кебек ут янар Китми тор. кыш! Минем чишмәм әле Кар астыннан, бәлки, юл табар Их, дөньясы! Әллә дөнья ар тык әйбәт. Әллә үзем начар мин Ил күзенә чыккан саен. Үз өнемә качам мин Әллә тормыш тоташ бәйрәм. Әллә халкымы сәрхуш? Куеннарда шешә булса. Башларында кәләпүш Әллә данга ирештекме’ Әллә төштек мескенгә? Син дә шуңа иреш, диләр Юкны-барны тикшермә! Әллә, дим соң. төкеримме? Аһ. коега төкерек?! Суы кирәк булмагае Кая барма, исерек! Һавасыз... Мин бит сиңа һава кебек идем. Хәлең ничек хәзер, һавасыз? Бардыр дустың, бардыр сердәшең дә. Ә һаваның булмый яңасы Мин бит сиңа һава кебек кирәк. Суламыйча ничек яшисең'’ Тел тибрәтеп, кил. дип дәшәр идең, Миннән башка, беләм. ятим син. Үз-үземә зур бәядер бәлки? Әллә сиңа шулай ышанам? Уйны — уйга, җанны җанга ялгап. Күңелемнән сиңа юл салам. Тел тибрәтеп, үзең чакырмагач. Синең якка юллар өзек бит. Үрсәләнеп сөрән салуым бу: Мин бит сиңа һава кебек' дип. Тукталыш Бар сәгатьләр туктап калды Без бәхетле минутта. Сулыш алмый торды дөнья — Талды сихри тынлыкка. Бар сәгатьләр туктап калды Изге мәлне тоткарлап. Бер тавышсыз канат кагып. Очып узды акчарлак. Тавышсыз гына чайпалып, Дулкын какты ярларга. Безнең йөрәк тибеше тик Китте әллә кайларга. Әллә кайларда яңгырап. Кайтаваз булып кайтты. Туктаган мизгелне узып. Алсуланып таң атты. Тынып калган серләр илен Кузгатты безнең йөрәк! „.Тек-тек итеп, тек-тек итеп, Йөри башлады сәгать... Су өчен генә Бәйләмә инде туры атыңны Көн саен безнең капка төбенә. Белеп торамын, туктыйсың юкса Кое янына, су өчен генә. Бәйләмә инде туры атыңны. Күрәм дә сине, өзеләм генә. Суга чыгамын атлар-атламас, Битараф булып күренәм генә. Атыңны синең күрмичә узам, Шаян сүзеңне ишетми генә. Әмма көтәмен синен килүне Көн саен шулай кичекми генә Бәйләмә инде туры атыңны Капка төбенә су өчен генә! Үзем дә беләм янам да көям Юк өчен генә, юк өчен генә Бары түз! Мин башкача түзә алмыйм. Мин башкача көтә алмыйм Бер генә сүз әйтче, зинһар. Боз эрерлек назлы сүз! Кышлар арты кышлар килә. Кем өчендер кошлар килә Ә мин чирдән айный алмыйм. Сөю чире —бары түз. Ул чиремнән оялам мин. Яратудан кыйналам мин Язны көтмим, һич югында Ярар иде сары көз! Кышлар арт ы кышым көтә. Үз-үземә һушым китә Дөньяда юк сүз телимен Боз эретер назлы сүз!