Логотип Казан Утлары
Публицистика

Индус Сирматовка 60 яшь

Берәүләр әдәбиятка яшьтән үк бик тиз атылып керә, икенчеләр исә ашыкмыйча, сабыр гына үз сукмагын салырга тырыша. Индус Сирма- тов икенчеләр җөмләсеннән Студент елларында ук шигырьләр һәм хикәяләр яза, аларнын байтагы көндәлек матбугат битләрендә дөнья күрә. коллектив җыентыкларда басылып чыга Әмма әдәбиятта Индус Сирматов исеме үзе ир уртасы булып өлгергәндә генә ешрак күренгәли башлады.Ул 1937 слнын 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында туган. Бай- сар урта мәктәбеннән соң 1959 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1959—63 елларда Апае район газетасында, аннары район комсомол оешмасының җитәкчесе булып эшли. 1963 елдан бирле Татарстан дәүләт телевидениесендә:яшьләр очен тапшырулар, әдәбидраматик тапшырулар редакцияләрендә өлкән мохәррир Вазыйфаларын башкара. Бүгенге көндә ул — әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире. Балалар өчен язылган «Ләйсәннең бер җәе» дигән повесте 70 нче еллар башында «Инешләр Иделгә кушыла» җыентыгында дөнья күрә. Дөньяны танып- белергә тырышу, тирәягындагы кешеләр белән аңлашу эзләү, батырлыкка омтылу.— нәниләргә, яшүсмерләргә хас күркәм сыйфатлар. «Офыкның аръягына» дип исемләнгән повестенда автор балалар психологиясендәге шушы сыйфатларны үзенчәлекле итеп чагылдырды. 1995 елда «Казан утлары» журналында басылган «Керәшен кызы» дигән повестенда И. Сирматов керәшеннәр тормышын тәфсилләп сурәтли белде, аларнын гореф-гадәтләрен һәм рухи дөньясын сәнгать чаралары ярдәмендә киң катлам укучыларга җиткерде. Кешенең күңел халәтен мифик образлар аша сурәтләү әдәбиятта элек-электән яшәп килә. «Ак бишек» исемле повесте белән И Сирматов та шушы өлкәдә үзеннән күпмедер өлеш кертте. Кыскасы, авторның дистәдән артык башка повесть һәм хикәяләре дә тормышыбыздагы хәлләрне, кеше холкындагы үзенчәлекле сыйфатларны күрсәтеп бирү ягыннан игътибарга лаек. Бүгенге көнебездә телевидение драматургиясе — чагыштырмача яңарак юнәлеш И. Сирматов сәнгатебезнең бу тармагын үстерүдә актив эшләүче, аны әйдәп баручыларның берсе. Татарстан телевидениесендә озак еллар эшләү дәвамында ул «Мырау батыр» (Нәкый Исәнбәт әсәре буенча), «Онытылмас еллар» (Ибраһим Гази әсәре), «Язгы аҗаган» (Мәхмүт Хәсәнов әсәре) һ б. күп кенә спектакль һәм фильмнарны экранга, тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте. Ул — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.