Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨНАҺ

Беренче кисәк

Фәиз, караватын шыгырдатып, торып утырды һәм. дөм караңгы Д тышта нәрсә булса да абайларга ниятләп, тәрәзәдән карады. Төннең караңгылыгын җиңәрлек түгел, ә битарафлыгы исә кичеп чыккысыз иде. Нинди караңгылык бу?! Ничек күтәрә икән хәят мондый зольмәтне?! Чиге дә юк, азагы да... Йокы аралаш хатыны ыңгырашып куйды: — Ник йокламыйсың? — Йоклап булмый. Нәркизә чандыр гәүдәсен авырлык белән калкытты һәм алар, тәрәзәдән тышка карап, селкенми дә шактый вакыт утырдылар Хатын түзмәде: Фәиз. әйдә, бер генә тапкыр булса да ачыктан-ачык сөйләшик әле Ире дәшмәде. Аның өрәк сыман берсүзсез утыруына ачуы килеп. Нәркизә үзе дә сизмәстән тавышын күтәрде: Инде өч ел бергә яшибез Мин белә-белгәннән бирле шушындый бит син Нишләп мондый син? Нәрсә «ашый» сине? Фәиз кинәт эчке сискәнү тойды. Уйлары газаплы булуга карамастан, хәсрәтләнеп утырганда комачауласалар шулай ук бик читен икән. Күрәсең. ул инде күңел газабыннан башка яши алмыйдыр. Хәсрәтләнү кирәк аңа. Подсознаниенең кайсыдыр бер ерак почмагында газапны саклый торган каршы тору көчләре хөкем сөрә. Караңгы уйларының чыганагы булган күптәнге хәсрәтне аның беркемгә дә «бирәсе» килми, ул аныкы, фәкать аныкы, ул аны курчак кебек назлый, ярата, уйный Шул хәсрәт белән бергә-бер калып кичергән халәт вөҗүденең кайсыдыр өлешенә Зөлфәт ХӘКИМ (1960) прозаик, шагыйрь, драматург, эстрада җыр сарының авторбашкаручысы. Казанда яши. ләззәт бирә, жан сызлап, түзүләрнең ахыр чигенә якынлашкан сурәпә дә караңгы халәтне күңелдә иркәләп тибрәтү ихтыяжы бетми Нәркизә. җавап ишетү нияте белән, янәшә утыручы шәүләгә текәлде. Син нәрсә инде. . дип мыгырдады Фәиз. хатынының битен караңгыда күрергә тырышып. Фәизгә хатынының битен күрү гаять әһәмиятле: Нәркизәнең шулай төн уртасында бәйләнә башлавы караңгыда аның битен күреп булмавы белән икеләтә катлаулы һәм куркыныч иде. Кеше белән сөйләшкәндә әңгәмәдәшеңнең күзләрен, бит җепселләренең кыймылдавын, чыраеның үзгәрүен күзәтеп, сөйләшүне әллә ничекләр боргалап, алдап, «адаштырып» була. Сөйләшкәндә, кешенең йөзен аермачык күргәндә, кирәк чакта үзеңне яклау-саклау вазифасын үти торган психологик «кабык» белән чорнау мөмкин. Күңел төпкелендәге теге «курчакны» бирмәскә дә бик җайлы. Эчеңдәген сакларга караңгыда гаять авыр Күрергә иде Нәркизәнең күзләрен, күреп ул аны. гадәттәгечә, теләсә ни сөйләшеп, бутап, алҗытып үзен бер үк сораулар белән бимазалап ырмас иде. Ә бәлки әле бүтән аптыратмас. Әллә кочаклап бераз иркәләргәме үзен Бәлки наз кирәк булганга гына төпченәдер.. Газаплы уйлардан арына башлауга җанында тагын ниндидер көчләр калыкты һәм кан тамырлары тартылып, бугаз тирәсендә авырту тоелды, пульс тагын ешайды, авыз корыды өянәге бигүк ерак йөрми иде. ахрысы Юк. Нәркизә әле һаман җавап көтә, инде күптән тынгы бирмәгән бер сорауны аңлату, чишелеш кирәк иде аңа. Ниндидер бетмәс кайгың бар синең, диде ул ачынып. Фәиз тагын тышка карады. Шул төпсез караңгылыкка төшеп китәсе килде аның. Бу тынчу өйдән, шикләнеп һәм төпченеп утыручы, шыр сөякле хатыныннан кинәт качасы килде. Шушы дөм караш ы чиксезлск- нең берәр тарафына гаип буласы иде. Ләкин йөгереп тә. очып га китәрлек түгел хәсрәт йөге авыр, аның белән ерак китеп булмый. Үзеңнән китеп булмый. Үз-үзеңнән качу мөмкин түгел. Нәркизә соравын кабатларга җөрьәт итте: Нинди кайт ың бар соң синең? Ник әйтмисең? Юк сүз сөйләмәсәнә! Хатынының мондый әңгәмә корырга маташуыннан Фәиз тәмам пошаманга калды. Йокла. Җан сызлавына куәт өстәп. Нәркизә ямьсез итеп елап җибәрде Кыяфәтеңә кара Ябыгып, каралып беттең бит инде. Бала юклыктан гына түгел бу... Ниндидер авыррак хәсрәтең бар синең Йокла, йокла, дип әйтүдән башкасын булдыра алмады Фәиз Нәркизә, йоклау түгел, хәтта елавыннан да туктарга уйламады Фәиз. пик сөйләшмисең? - диде ул сулкылдап - Ниләр уйлыйсың, нигә кинәт-кинәт сәерләнеп китәсең? Шундый кеше инде мин, дип ыңгырашты Фәиз. Йокла Юкка-барга кызмый, сабырлыгын бик сирәк очракларда җуя торган хатын, көтмәгәндә, үзенә хас булмаган жан биздергеч юантык тавыш белән кычкырын җибәрде. Йокламыйм! Үзенең iавышына үзе дә хәйран калып бермәл тынып торды. Нәрсә борчый, әйт! Кешеләрдән дә яхшы түгел, әллә ниләр уйлыйлардыр инде «Кеше ни уйлый?», «Кеше ни әйтер?» кебек сораулар безне һәрвакыт куркытып, бимазалап юра. Башкалардан хөкем көткән кебек, кеше үзе I урында ни уйлауларын белергә тырышып яши. Әйләнә- гнрәдәгеләр аны теге яки бу адымнары өчен әрлиләрдер шикелле тоела, болай карап торуга гуры күрешән юлдан барса да. кемгәдер нәрсәдер ошамагандыр, кайдадыр кемдер битәрлидер кебек Нәрсәдән бу? Үзеңнең пакь түгеллегеңне аңлауданмы? Гөнаһлы икәнеңне белүдәнме? Яман нп кылган кеше башкаларның үзе турында ни уйлауларын һәм дә күңелләреннән аны хөкем итүләрен сизә бу халәт авыр җәзага тиң. һәм биредә гайре табигый күренеш юк та шикелле. Җинаять кылмаган, «дөрес» яшәүче кешене аның турында башкаларның нәрсә уйлавы ник борчый соң? Гадел кеше дә аның теге яки бу эшен, адымын, теләкләрен күршеләр, ганышлар, дуслар һ. б ничек кабул итәрләр дип борчыла. Кешенең хөкем итүенә битараф булалмый беркем дә. Үзеңдә гөнаһ сизүдән түгелме икән бу? Үзеңнең хаклыгыңа шикләнү —чисталыгыңда икеләнү түгелмени?! Икеләнү, шөбһәләнү, кешеләрнең бәяләвенә зур ригая һәм әһәмият бирү болар барысы да һәркемгә үзен белә-белгәннән бирле хас. Димәк, үзен гөнаһлы тоюга кеше нарасыйлыктан ук, тумыштан ук дучар ителгән. Кеше фикере куркыта! Кеше хөкеме, сүз белән әйтелмәсе дә. коточкыч! Әмма ләкин кемдер синең хакта хөкемле уйлар белән йөри икән — бу исә фәкать синең кичерешләреңнен проекциясе генә. Аның фикерләве турында син уйламасаң. аның хөкемләве юкка чыга. Үзеңне гөнаһлы сизеп, кеше хөкемен тану үзеңне хөкем итү. Ничек кенә булмасын, үзең турында башкалардан ишетәсе, үзең хакында башка берәүнең күзләреннән укып беләсе килә. Бу күренешнең үзеңне хөкем итеп җәзалауның бер алымы икәнлеге турында, никтер, уйламыйсың, чөнки ни дисәң дә... Кеше барыбер синең турыда уйлый, бәяли, йә мактый, йә киресенчә әрли һәм кайвакыт каргый Бу күренешнең табигате кызыксындырмый, аң өчен анык булган төшенчәләр генә хәрәкәт итә: гөнаһ тою. аңа тәңгәл бәя эзләү һәм нәтиҗә буларак — җанда кайгы асрау. «Кеше әллә ни уйлый», дип... Бернишләп булмый, уйлыйлардыр инде... Фәиз хатынын кочаклап яткырды: Булды, булды. Йә, тынычлан. Ирнең ягымлылыгы хатын-кызга ничек тәэсир итәргә тиеш булса — Нәркизәгә нәкъ шулай тәэсир итте. Иренә елышып, беркавым сулкылдап ятканнан соң ул. иркәләнеп: Мине дә яратмыйсың син!—дип әйтеп куйды. - - Йокла, йокла. Хатынының көйсезләнүе түгел, уйларыннан арынып торырга мәҗбүр булу Фәизнең эчен пошырды. Янәшәсендә болай да ярсыган күңелне җил терәтеп утыручы кеше булуы чыгырдан чыгарды. Яратмыйсың син мине,—дип кабатлады Нәркизә балалар кебек киреләнеп. Шулчак Фәиз түземлеген тәмам җуйды. Җиттеме сиңа!—дип җикерде ул һәм. сикереп торып, өй буйлап арлыбирле йөренә башлады. Нәркизә юрган астына качып елавын дәвам итте, ләкин бәгырьне тырный торган тавышны юрган гына каплап томаларлык гүгел иде — Фәиз сүгенәсүгенә ишегалдына чыгып китте. Айсыз-йолдызсыз төн уртасында тәмәке уты бердәнбер яктылык кебек тоелды. Ул нигез буендагы бүрәнәне капшап утырды. Яңгыр килә, ахрысы. Дөнья томаланган. Күңелдә дә давыл бит... Ничәмә еллар бу кайгымны берүзем күтәреп йөрим. Инде ачарга вакыттыр бит. Тукта, нигә әле мин аны якты дөньяга чыгарып селкергә тиеш? Алай сөйләрлек сер булгач, нишләп моңарчы дәшми йөрдем9 «Аны» күпме гомерләр җанымда асрау ник кирәк булган алайса9 Юк. юк. элегрәк сөйләп булмый иде... Ә хәзер буламы?.. Күңелгә бәлки җиңеллек килер иде... Болай яшәве бик куркыныч бит. Бәлки сөйләгәч, алай ук куркытмас. Борчуларымны үз күңелемдә генә бикләп асрауның авырлыгын инде беләм, ә уртаклашкач ничек буласын белмим ләбаса. Шулай булгач .. Бәлки җиңеллек килер... Кайгыны уртаклашсаң җиңелрәк, диләр бугай Нәркизә дә нык төпченә башлады Туктале. Нәркизәгә ачылырга ярыймы соң9 Ә кемгә сөйлисең тагы?! Кемем бар соң минем? Нәркизә белән дә уртаклашмагач инде Ничек кабул итәр икән ул аны? Ни әйтер икән? Менә бит! Тагын «ни әйтер икән...», тагын кеше уе, кеше фикере куркыта... ’ Кеше хокеме куркыта шул! Тукта әле. кеше хөкеменә лаек түгелмени соң мин?! Үлемә тиешле җәзаны кайчандыр алырга тиештермен ләбаса Алай дисәң, үз-үземне «ашап» кайчаннан бирле җан газабы кичерүем җитмәгәнмени?! Бәлки шул җәза җиткәндер һәм аны туктатыр өчен кайгыны уртаклашу мәслихәттер Бу теләк бит инде бүгея генә тумады, ул теләк тикмәгә генә барлыкка килмәгән ләбаса Ә бәлки хәсрәтемне сөйләргә ашкынуым катырак җәза алу ниятеннәндер’’ Моңа кадәр булган халәтем таныш, мин инде киләчәктә дә бу хәлдә яши алмаячакмын, ниндидер үзгәреш зарур. Сөйлим бүген, ачылам Ни әйтер икән’’ Хәер, ни әйтсен инде. Шулай да, ничек башларга соң бу кара хикәяне, аны сөйләп бетерү мөмкинме соң. ул хикәя мәңгелеккә сузылмасмы??? Дымлы җил кинәт биткә килеп бәрелде һаваның бөркүлеген юк итәргә теләгәндәй, давыллы яңгыр килә, коеп явып китсә җиңеләю булачак Сулышны кысып торган тынчулыкны, һаваларны шартлатып ярып, давыллагып-бөгерен, гаркагып кына була. Бу -бердәнбер чара Табигатьнең бер бушанып, җиңеләеп китүе бу. Фәйзиең күңеле дә бушану сорады. Күңеленең ерак бер почмагында үзе төзеп куйган тынчу зинданның ишекләрен шар ачып, анын һәр аулак култыгына, һәр ярыгына давыл тутырып уйнатып, яшәү өчен шифалы һәм сихәтле бер сулыш алу кирәк иде Фәиз катгый карарга килде, әмма әле шул ук вакытта бу ниятенә ниндидер көч каршы тора, гүя теге ямьсез кара «курчакны» югалтудан Фәизнсн кайсыдыр «өлеше» хайваннарча курка иде Ләкин аяклар инде өйгә атлады, йөрәк бугаз тирәсенә менеп дөпелди башлады Хәзер нәрсәдер булырга тиеш иде Күктә дә. Фәизнсн җанында да Ул өйгә кергәндә тышта инде ишелеп яңгыр коя башлаган иде Ул утны кабызып өстәл янына утырды — Нәркизә. тор! Юешләнеп беткән битен җыерып, күзләрен утка чекерәйтеп, хатын аптырап калды. Ник? - Сөйләр сүзем бар — Әйдә, ят инде, диде Нәркизә ниндидер куркыныч якынлашуын сизеп Ә үзе барыбер торып өстәл янына килде һәм хәтеренең чагырына керен барган, үткәннәргә сәяхәтен башларга батырчылык иткән иренең каршысына килеп утырды. Чынлап га, сиңа сөйләр сүзем бар диде Фәиз һәм авыр, тирән итеп сулап куйды Гүя сөйлисе хикәясен ерып чыгасына шикләнә иде 2 әиз белән Зәбирне балалар йортына бер үк көнне китерделәр Фәизнсн әтисе гаиләсен ташлап юкка чыккан иле Бер ел узгач әнисе сукыр эчәгесенә операция ясатканда ү теп китте Шулай итеп, ике яшьлек малай карт әбисе кулында калды Ма тайның ун яше гулганда. әби яткан урыныннан тормас була һәм күн тә ү тми ДӨНЬЯ куя. Фәизне ятимнәр йортына алып китәләр, чөнки якын тирәдә туган- тумачалары табылмый Зәбирнең язмышы татын да ачырак һәм фаҗига терәк башлана Әтисе холыксыз тчкече. хатынын кыйнап үтерә һәм ундүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә Үзләренең шәһәрендә туган-тумача тары бу тса да Зәбирне асрамага алырга берсе тә батырчылык итми Әтисеннән куркалар төрмәдән чыккач анын аңында ма тай өчен җавап бирү җиңел булмас, нитә минем улым бодай түтст. ник тегеләй түгел дип геңкәтә тиюеннән шүрлиләр Кыскасы. Зәбир дә ун яшендә детдом баласы була Икесе дә I960 елны бер үк шәһәрдә туганнар, ятимнәр Ягьни шук. тиктормас бу ике малайның уртаклыклары, охшашлыклары шактый иде. Алар беренче көннән үк бер-берсенә нык ияләштеләр. Алга таба тәрбиячеләр дә, башка балалар да аларның туганнарча татулыкларына сокланып туймадылар. Караватлары янәшә, икесенә бер тумбочка булды. Алар бер класста, бер партада утырып укыдылар. Тапкан ризыкны, кулга төшкән малны һәрвакыт урталай бүлделәр. Бала-чага арасындагы котылгысыз ызгыш- сугышларда, берсен-берсе яклап, кыерсытучыларга каршы җаннарын фида кылырдай булып еш кына сугышырга туры килә иде. Тәкъдирнең рәхимсезлегенә рәнҗеп ямансулаган вакытларда ике ятим бер-берсенә тугры булырга һәм ташлашмаска ничәмә тапкыр антлар бирделәр. Еллар үтә торды. Вакыт ул бәхетсезне дә, бәхетлене дә санга сукмый. Аның өчен язмыш та, хәтта кеше үзе дә юк. Шушы ике ятим, дәүләтнең бер салкын-кысан бинасында, ахири дуслар булып үстеләр. Балалык, үзенекен итеп, киләчәктә якты хәят барлыгына инандырды, яшь йөрәкләр. офыкларга карап, түземсезлек белән киләчәкне көтте, күңелләр алдагы шау чәчәккә баткан гөлбакчаны күрергә зур өметләр баглап җилкенделәр, ашыктылар, ярсыдылар. Гомер уза бирде. Тик менә Фәиз генә дустыннан бераз «калышты»— гәүдәгә дә, тазалыкка да, төскә-биткә дә. Зәбир кап-кара кашлы, коңгырт күзле, куе бөдрә чәчле егеткә әйләнгәндә, Фәиз чандыр буйлы, дустыннан бер башка тәбәнәгрәк, саргылт чәчле, кысык күзле яшүсмер булып кала бирде. Зәбир детдомда, мәктәптә, компанияләрдә, танцыларда—һәркай- да абруйлы һәм игътибар үзәгендә булды. Иң нык көнләштерә торганы шул иде—кызлар гел Зәбиргә гашыйк булдылар. Дөрес. Фәиздә моңлану, хискә бирелү, китап ярату, матур итеп җырлау кебек сыйфатлар бар һәм мәктәптә дә ул Зәбиргә караганда яхшырак укый иде. Әмма, кызганычка каршы, үсмер чакта яхшы уку һәм хиссият колы булу егетлек саналмый. Ул вакытта абруйлыкны башка төрле сыйфатлар билгели һәм хәл итә. Оста, көчле, чибәр дусты белән сокланып, аның белән горурланса да, шул ук вакытта Фәизнең күңелендә көнләшү, ачу килү, кайвакыт хәтта нәфрәтләнү (бигрәк тә кызлар мәсьәләсендә) кебек каршылыклы хисләр дә юк түгел иде. Ләкин җанны бимазалаучы ул хисләр ничек барлыкка килсәләр, шулай ук тиз арада юкка да чыга торган булдылар. Гомерләренең әле алда булуы, яшьлек, дуслык һәм детдомнарда гына туа торган туганлык — болар барысы да көнләшүләрдән, кимсенүләрдән һәм башка ваклыклардан һәрвакыт көчлерәк, өстенрәк булып чыга иде. Инсаннар арасындагы тигезсезлекнең һәм гаделсезлекнең мәгънәсенә элек-электән төшенергә тырышканнар, әмма аның сәбәбен әле беркемнең дә тапканы юк. Җан ияләре арасында тигезлеккә ирешүгә хәтта дин дә ярдәм итә алмады, философларның чәчләре агарып бетте, ләкин барыбер кемдер көчле, кемдер көчсез булып кала бирде. Шагыйрьләр, рәссамнар, матурлыкка мәдхияләр язып гүзәллеккә табындылар, әмма барыбер кемдер матур, ә кемдер ямьсез булып калды. Табиблар күселәрнең баш миенә операция ясарга өйрәнделәр, тик менә һаман да кемдер сәламәт, кемдер гарип булып туа торды. Үзен башкалардан ким-хур итеп тою күпләргә хас. Бу — үзен көчсез, булдыксыз итеп сизү галәмәте. Андый кеше курка. Аның бу халәтен кимчелекләр комплексы дип атыйлар, бу халәттән неврозлар һәм психик авырулар ерак йөрми. Нәрсә соң бу? Үзеңне кимсетеп хис итү дә үзеңне гөнаһлы тоюдан микән әллә?.. Әгәр синдә җитешмәгән сыйфатлар бар икән, бу гөнаһлы булудан түгелмени?! Гөнаһлы булганга табигать тарафыннан кимсетелә түгелме кеше? Әгәр ул тумыштан ямьсез яки гарип икән —ата-ана, әби-баба 8 гөнаһларыннан түгел микән’ Ямьсез кеше булмый. дияргә тырышалар, әмма ләкин барыбер матур кешеләрне яраталар, чибәрләргә йөрәкләре белән якынаерга омтыла һәммәсе дә. Матур әйбергә кулын суза кеше, гүзәллеккә тартыла барысы да Кеше төскә-биткә ямьсез икән, монысы да тикмәгә түгелдер, бу да кемнеңдер ниндидер гөнаһы өчендер. Нигә, ни өчен менә бу кешегә чибәрлек бирелмәгән? Ә тегеңә бирелгән? Бу кеше ни өчен тегеннән аерылып тора9 Нишләп тегене яраталар, нишләп бу игътибарга туймый? Ким-хур булу гөнаһлы булудан һәм әле шунысы һич кенә дә билгеле түгел —кешегә җибәрелгән җәза шул гынамы, әллә гомер агышында аны яна сынаулар, кыйналулар, фаҗигаләр көтәме? Тагын нинди җәзалар көтә кешене9 3 ле моңарчы балалар йортындагы тормышын Фәизнен беркайчан J беркемгә сөйләгәне юк иле. Ятимлекнең ни икәнен аңлаганга. иренең ачы язмышын актарып җан җәрәхәтенә кагылмас өчен. Нәркизенең беренче булып детдом турында сүз башлаганы булмады Сөйләүдән туктап. Фәиз бик озак бер ноктага текәлеп утырды Хатыны да ашыктырырга җөрьәт итмәде Чәй куй әле. диде Фәиз беркавым утыргач Аннары дәвам итәрмен. .. Караңгы, юеш булса да, тышта һава барыбер рәхәтрәк иде Кыска вакыт эчендә дулап алган давыллы яңгыр инде күптән еракта җәнҗаллама иде. Бүрәнәгә урнашып, ул тагын уйга батты Бер тапкыр, шәһәр паркына танцыга баргач, шунда буталып йөрүче исерек малайлар Фәизгә бәйләнгәннәр иде юаш кешегә тләгә инде яшь вакытта. Дустын яклап. Зәбир бик каты сугышты Шунда Фәиз аның җитезлегенә һәм җетәрлегенә татын бер кат таң калды Ә бер тапкыр.. Алар икесе дә бер үк кызга гашыйк булдылар. Кыз. әлбәттә. Зәбирне сайлады. Нык рәнҗеде Фәиз. нык көнләште Хәтта башында коточкыч уйлар да уйнаклады Әмма дустын үпкәләткәнгә үкенеп һәм аны югалтудан куркып, Зәбир кызны икенче көнне үк ташлады. Төрле чаклар булды. Детдом балалары арасындагы мөнәсәбәтләр шактый кырыс һәм кайвакыт рәхимсез дә була иде Тәрбиячеләр күз- колак булып җи талмыйлар, өегәвенә. малай-шалай арасында үзләре уйлап чыгарган блатной кануннар бар иле Шуңа күрә анда көчле аркадаш бик кирәк һәм Фәиз өчен Зәбир шикелле ышанычлы җан дусты барлыгы зур бәхет иде. Әйе. төрле вакытлар булды Ике дусның үзара чәкәләшкән чаклары да булмый калмады Әмма ләкин Зәбир, көчлерәк булганга, дустына бигүк каты сукмый моны Фәиз үзе дә сизә иде Ләкин ни генә булмасын, алар арасындагы ирләрчә туганлыкны бернәрсә һәм беркем җимерерлек түгел иде Үпкәләшүләр, сугышулар минуты белән онытылып, юкка чытып, алар янә бергә вә татын дуслар булалар иде. Ятимлек, уртак фаҗигагә әйләнеп, күңелләрендә сөйләп аңлатмаслык сагышка әверелеп яшәде Тәкъдирнең рәхимсезлегендә беркемне гаенләмәсәләр дә. дөресрәге, кемне (яки нәрсәне) гаепләргә бе т- мәсәләр дә. барыбер дөньяга ниндидер үпкәләре бар иде Кешелек хәятен тәгасн үз итеп бетермәү, тирә-як тат ы тормыш-көнкүрешне чит-ят күрү, аларны бер-берсенә татын да ныграк якынайтгы. бер-беренең моң-зарларын, күңел халәтләрен аныграк аңларга мөмкинлек бирде. Чәй кайнады инде Фәиз сискәнеп кипе Нәркизә тагын аны уйларыннан арындырды. Фәнитең кабат җен ачулары кабарды, хатынына карата күңелендә яңадан нәфрәт уянды Соңгы'вакытта сш кына хатынын күралмый башлавы ла бимазалады аны. ләкин шул ук вакытта ул аңа чиксез рәхмәтле һәм бурычлы иде Хатыныннан тәмам туйган чакларда ул үзен ялгыз итеп күз алдына китереп карый, ләкин Нәркизәдән башка харап булачагын акылы белән аңлап, эчендәге ямьсез хисләрен куарга тырыша. Инде күптән сүнгән тәмәкесен гашлап таптады, тагын бер тапкыр төнге һаваны тирән итеп сулады да өйгә кереп китте. Чәйне бер йотып куйгач, ул хатынына сынаулы караш ташлады. Бер ярты чыгар инде. Чәй генә хәл кертмәс. Нәркизәнен кыяфәтенә тагын еламсырау йөгерде. Эчмә инде. Фәиз! Аннары тагын чирлисең. — Юк. юк. ярты стакан гына кабам да... Нәркизә. борын астыннан мыгырдап, кече бүлмәгә чыкты, шүрлектән бер шешә аракы алды. Стаканга яртылаш итеп салгач, олы якка алып чыгып ире алдына куйды Фәиз үзе генә аңлый торган бер өмет белән стаканга төбәлде. Эчмичә генә, шул стаканга карап утыру гына да аның хәлен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтер иде. ахрысы Нәркизә өчен аның тагын аракы эчәргә маташуы аерым бер кайгы булса да, моңарчы ишетелмәгән, ләкин ишетелергә тиешле серле бер вакыйгага якынлашу теләге өстенлек алды. Зур табышмак чишелер шикелле һәм гаиләдәге хәяттә, шәхси тормышта озакка сузылган бәхетсезлеккә чик куелыр сыман иде. Гүя уртак тормыш караңгылыгында бер генә сәбәп бар иде — Фәиз күңелендәге ниндидер каты төеннең һаман чишелмәве. Фәиз аракыны ике тапкыр голт игүдә эчеп бетерде, аннары газаплы кыяфәт белән чыраен сытып ипи капты. Эчкәннән соң битенең җыерылуы, күзләрен йомып, тиз генә ипи кабуы хәмернең ачылыгыннан түгел, бары тик гадәт буенча, аракыны беренче тапкыр капкалаган чаклардан калган бер гореф кебек кенә кыланыла иде. Хәзер инде ул аракы ачысына тәмам күнеккән, ярты стакан аракыны күзләрен шар ачып, эһ тә итмичә эчәргә сәләтле. Аннары шунысы да бар хатын карап утырганда, бигрәк тә эчкән өчен битәрләгәндә чырайга бераз газап төсе чыгару мәслихәт Аракы эчүнең татлы әйбер ашау түгеллеген хатынга тагын бер кат күрсәтү һәм үзеңне аз гына булса да акларга тырышудан бу Имеш, аракы эчү дә алай бигүк җиңел түгел. Хәмер күкрәкне җиңелчә генә өтеп алгач, Фәиз хатынына бик озак карап торды. Гүя күз карашы белән бу «начар» гына хатынының ышаны- члымыюкмы икәнлеген сынады, үзенә карата аның хәзерге мөнәсәбәтен һәм хикәяне сөйләгәннән соң булачак мөгамәләне күрергә, төшенергә, аңларга гырышты. Юк, Нәркизә никтер ят иде аңа, хәер, ул үзе хатынына ят иде. Хатынын чит-ят иткәнгә күрә, хатыны да аны ят итәдер кебек тоела иде Ләкин моны Фәиз акылы белән аңламады Кеше психологиясендә үзеңнең кайбер сыйфатларыңны, уй-кичерешләреңне башкаларга проекцияләп, аларда үзеңнең сыйфатларыңны күрергә тырышу һәм күрү таныш күренеш. Фәиз. үзе дә сизмәстән, күзләрен челт-челт йомып утыручы хатынына: — Нәрсә9 диде. Иренен бу мәгънәсез соравыннан бераз каушаса да. аракы тәэсиреннән аның битләре алсуланып китеп, күзләренә яшәү төсе кайтуын күргәч. Нәркизә. тынычланып, көтеп утыруында булды. Син мине күралмыйсыңдыр? —диде Фәиз, көтмәгәндә. Әй. теләсә ни сөйләшеп утырма инде. Нишләп мин үз иремне күрал маска гиеш ди?! Фәиз авызын кыйшайтып көлемсерәде. — Болай гына әйтәм инде. — Болай да, тегеләй дә әйтмә андый сүзне,—диде Нәркизә кырыс булырга тырышып. - Ярар, әйтмәм. Нәркизә түзмәде: Йә. сөйлисенме? — Ашыктырма. 4 -■» әк гәпне тәмамлагач, аларны эшкә бер заводка, бер үк цехка урнаштырдылар. Слесарьлар бригадасында тимер-томыр игәүләп. егетләр коммунизм төзүгә өлеш кертә башладылар Бригада мастеры гомер буе план өчен «янган» карт коммунист детдом «җимешләрен» бик күңелсез кабул итте һәм аларны баштан ук өнәмәде. Акчалы эшләрне, төшемле заказларны, гадәттәгечә, өлкәнрәк яшьтәге оста эшчеләргә бирде, ә Фәиз белән Зәбир вактөяк йомыш башкарып каңгырап йөрделәр. Өстәвенә, егетләр шук һәм тәртип бозарга да күп сорамыйлар иде. Алар тарафыннан чак кына унга-сулга тайпылу күренсә, цех коллективы, совет халкына хас булган күмәк хөксмләү белән ике ятимне: шпана, уголовник балалары, уйнаштан туган нәрсәләр дип би гөрләде, бу ике маңкадан цех котылырга тиеш дигән таләп куйды Югыйсә, егетләрнең шуклыгы балалыкның фәкать актык мәртәбә чагылып калырга омтылу галәмәте генә иде. Аннары, яна тормышка аяк басып, әле детдомнан соң башка төрле мохиткә ияләнеп җитә алмау да үзенекен итте. Асылы белән табигатькә каршы булган советларның казармалы тормышына аларнын аң астында протест сулкылдады Егетләрнең шуклыгы. кайчак тәртип бозулары күпмедер дәрәҗәдә психологик саклану чарасы иде. Әгәр кеше яңа мохиткә җайлаша алмый икән, аның үз-үзен тотышы регрессиягә дучар була, ягъни ул үзен йә бала-чага шикелле тота, яисә тәрг ипсезләнә. Фәиз белән Зәбирне акларлык нәрсәләр күп. мәсәлән, аларнын хезмәт хакы шулкадәр аз. хәтта тулай торак буфетында туенырга да җитми Детдомнан сон ирек булыр сыман иде. ләкин ана ансат кына ирешә торган түгел икән Киресенчә, инде ияләшеп беткән детдом, андагы кәбестә шулпасы, кайнар ботка сагындыра да башлады Ә биредә? Акча юк. кисм начар. Тамак туйдырыр өчен дә. күңел ачар өчен дә. матур киенергә дә. кызлар белән иркенләп йөрергә дә акча кирәк Урлаш гыра башладылар Соры чынбарлык ian. тынчу бертөрлелектән котылыр өчен аракы эчтеләр, шау-шулы компанияләрдә кәеф-сафа кордылар Эштә инде, әлбәттә, прогуллар башланды Әмма заводтан куабыз дип куркытырга тырышсалар да. кем әйтмешли, егетләргә «ике дөнья бер морҗа» иде Детдом балаларын эштән куып чыт ару завод җитәкчеләре өчен дә алан бигүк җиңел түгел, чөнки завод ятимнәрне, имештер, тәрбияләргә, кеше итәргә тиеш Фәиз белән Зәбиргә исә бары бер иде гәрбиялиләрме-юкмы. куалармыкалдыралармы Тизлән армиягә алачаклар, диде Зәбир беркөнне ту гай горакнын шыр ялангач бүлмәсендә нишләргә белми аптырап утырган чакта. Әйе. киләсе көздә ычкынырбыз инде, лиле Фәиз авыр сулан Бергә туры килсәк ярар иде дә бит Военкомат га үтенеп сорарбыз бер частькә җибәрсеннәр Военкоматта синнән сорап тормаячаклар. Хәтерлисендер бит. теге вакытта, комиссия үтеп йөргәндә военкомат офицерлары бөтенебезне, артыбызга гибә-тибә. акырып, сүгенеп бүлмөдән-бүлмәгә куып йөрттеләр. Кайла, кем белән хезмәт итәсең килә дип. алар синнән-миннән сорар дисенме? Сине морфлотка. йә десантка алырлар, диде Фәиз көрсенеп Синең тазалык га. кыяфәт гә бар. Ә мин. мескен, берәр стройбат га бетон болгатырмын инде Зәбир дустын тынычландырырга ашыкты Алай-болай сине ст ройба гка ала калсалар, мин дә стройбатка барачакмын. Үзең әйтәсең бит, военкоматта сөйләшеп гә тормаячаклар дип. Шулай шул Бәлки икебезне дә армиягә алмаслар әле... — Алала-ар. Карале. Фәиз, син бит бик башлы Мәктәптә дә гел бишлегә укыдың. Шуннан? Ник берәр институтка кереп карамыйсың? Ә син? Ха, мин бит икелегә-өчлегә укыдым, мине институтка якын да китермәячәкләр. Шулай булгач? Нишләп мин синнән аерылып институтка китим ди Аннары, әллә кереп була әле анда, әллә юк. Анда бит блат кирәк. Мине кем кайгыртсын анда? — Ул армия куркыта әле мине. Анда «стариклар» яшьләрне бик кыерсыталар, ди. Коточкыч, ди, андагы хәлләр. Син җегәрле, аларга бирешмәссең. Менә миңа авыррак булачак. Берәр ничек котылырга иде ул армиядән. Минем дә солдат буласым бик килеп тормый. — Берәр дару эчик мәллә? — Җүләр! Кит моннан. Җүләр дигәннән... Әллә җүләргә сабышыйкмы? Ике дус рәхәтләнеп көлештеләр. — Ха-ха-ха. күзләрне акайтып, авыздан күбек агызырга өйрәнәбез дә... — Юк. барып чыкмас. Чыкса да барыбер алачаклар, чөнки безнең армиягә андый җүләр- ләр дә кирәктер. — Армиядән без синең белән котыла алмабыз инде. — Чит илгә ычкынырга иде,—диде Зәбир, кинәт җитдиләнеп. Фәизнең татлы елмаюдан авызы җәелде: Бик ычкынырга иде дә бит... Акча күп кирәк аның өчен. Хәер, акча күп булса да. кем чыгара соң әле сине чит илгә?! Анысы, акча булса, мөмкинлекләр бар ул. Мәсәлән, акча юнәтсәң, берәр портта моряклар белән сөйләшеп-килешеп мичкә эченә кереп качасың да... йә капчык эченә. Кораб чит ил портында тукталгач чыгасың. — Тел белмәгәч, чит илдә нишләмәк кирәк? — Син бигрәк... Чит илгә эләгеп булса, ачтан үлмәс идем әле. Чит илләр, ерак сәфәрләр, озак сәяхәтләр турында алар инде күптән хыяллана иде. Коммунизм төзү белән мәшгуль булган илдә үзләренә урын һәм ямь табалмый аптырап йөргән ике яшүсмер егет өчен Көнбатыш (дошманнар тарафы итеп тасвирланганга һәм капитализм коточкыч строй дип көн-төн тукыганга, ахрысы) үзенә гаҗәеп зур көч белән тарта иде. Көнбатыштан яңгыраган дәртле, ритмлы музыка, аннан кайткан джинсылар һәм яшьләр өчен затлы саналган башка күп төрле әйберләр, никтер, илдәге идеологиягә караганда көчлерәк тәэсир итә иде. Пионерияле. комсомоллы. КПССлы. социалистик йөкләмәле, бишьеллык планлы һәм әле офыкта да күренмәгән «якты киләчәкле» тынчу тормыштан котылу чарасын табалмасалар да, күңелләрдә барыбер азатлыкка омтылыш бар иде. Иреккә омтылган эчке ихтыяр соры тормыштан өскерәк күтәрелергә вакытлыча мөмкинлекләр тудырды. Бу халәт рух дәрәҗәсендә генә булса да. аның нәтиҗәсендә эчке куәт дәрт һәм дәрман биреп торды. Егетләрдә армиядән генә котылу түгел, гомумән, бигүк матур башланмаган гомернең киләчәген ничек тә яктылыкка илтә торган агымга бору ихтыяҗы зур иде. Тәкъдир язган фаҗигале хикәятнең бичара персонажы булудан котылу теләге икесендә дә яшәде. Котылу сүзе төрки халыкларда чистарыну, гөнаһлардан арыну мәгънәсендә дә киң кулланыла. Бу очракта да. егетләр ниндидер гөнаһтан котылу юлын эзләделәр микән әллә? Дөньяга үзләре белән килгән гөнаһтанмы? Унҗиде ел буена эшләнгән ямаялыкларданмы? Әллә алда кылы- насы гөнаһлардан котылырга омтылыш бармы’’ Китү (кайвакыт хәтта — качу) ихтыяҗы һәркемгә диярлек хас Бу кешенең үзеннән-үзе качу теләге ләбаса Ә нигә качмакчы була ул үзеннән’ Димәк, яратмый ул үзен, үзеннән курка. Чөнки үзен гаепле сизә, гөнаһы бар анын. Алай гына да түгел, интуиция дип аталган эчке сиземләү киләчәк!ә кылынасы фаҗигаләрне, буласы гөнаһларны да сизә ана колак сала белергә генә кирәк. Шуңа күрә кеше тынгысызлана, шу на күрә кая да булса качмакчы була, шул сәбәпле аның тәкъдир алып барган сукмактан котыласы килә. Әмма подеознаниедәге «котылам», «чистарам» дигән, акыл белән тәгаен аңлап бетерелмәгән хис еш кына фаҗигаләрне тагын да ныграк катлауландыра. Чөнки котылуның ысуллары, юллары бихисап күп Кеше шуны аңлап җигкерә алмый: яман эшләр кылуга сәләтле «мин»нән котылам дип. аның яңа һәм тагын да әшәкерәк җинаятьләр башкаруы ихтимал. Акыл белән аңланып бетмәгән күңелдәге каршылыклардан качу ниятеннән кеше кайвакыт соңыннан мәңге ерып чыгалмаслык эшләр кыла Зәбир белән Фәиз нәрсәдән котылырга омтылганнарын да. күңел төпкелендәге бу куәтле ихтыяҗның асылын һәм чыганагын да аңларлык гүгелләр иде яшьләре буенча да. тормыш тәҗрибәсе буенча да. Бу теләк, бу омтылыш аларның үсмер акылларында армиядән, күңелсез тормышкөнкүрешчән котылу ихтыяҗы буларак кына гади формада калыкты һәм I ынгы бирмәде, һәм дә аларга иң әүвәле фәкать акча кирәк иде. Акча кирәк иде аларга. акча! әиз гагын ике тапкыр хатынын стаканга аракы салын керергә < Д мәҗбүр итте. Инде өченче мәртәбә кушкач. Нәркизә шешәне алып керде һәм өстәлгә шапылдагып кунды: Мә инде, тыг ын! Үзең чирлисен аннары һәм шундук, дорфа әйттем бугай дип, иренә ягымлы итеп караган булды. Фәиз исә аның сүзләрен колагына да элмәде, шешәдән аракы салып эчте дә башын аска йен дәшми утырды. Шул газаплы тынлыкны ярып мич артында чикерткә сайрый башлады Фәиз чикерткәгә җавап итеп ишегслер-ишетелмәс мыгырдап сүгенеп куйды Сөйлә инде, диде Нәркизә. Фәиз башын күгәрде дә. бөтенләй таныш түгел кешегә юлыккандай, аптырашлы кыяфәг белән хатынына бакты Нәркизә иренең кыяфәтеннән пошаманга калды күзләре эчкә баткан һәм нурсыз, биге саргаеп тартылып калган. «Тагын чирли, дип куйды Нәркизә. тагын өянәге башланырг а гора. Тәмам акылыннан язмаса ярар инде Элегрәк, аракы эчкәч, кызарыбрак. сәламәигәнен, дәртләнебрәк китә юрган иде Ә хәзер хәлне яхшыртам дип эчә дә. кыяфәгеннән төсе кача үзенең» Фәиз аның ниләр уйлаганын белә, шуңа күрә хатынына көлгән сыман итеп авызын кыйшайтып карады Елмаю түгел иде бу. киресенчә, уйларыңны беләм дигән явыз шатлык иле. Сөйлә инде, дип кабат лады Нәркизә. хикәяне тыңлау теләгеннән бигрәк иренен ямьсез күзләреннән кот ылыр өчен Нәрсә сөйлим? диде Фәиз каушап калган хатыныннан гөссез күзләрен алмыйча. Нәрсә дип Ни турында сөйли башлаган идең сон' Ни турында? Каян белим мин. диде Нәркизә һәм урыныннан кузгалды. — Утыр урыныңа. ~ Фәиз. арыгансың син. Ят, йокла. Иртәгә сөйләп бетерерсең. Утыр! дип җикерде Фәиз Үзең бит «сөйлә» дидең. Тыңла. Нәркизә берсүзсез буйсынды. Фәизнең җикерүе яңалык мыни ана, эш иренең ярсуында да түгел, Нәркизә аның чирләвеннән, гасаб өянәгеннән шүрләде ул төннәр буе утырырга риза, авырып бимазаланмасын гына. Тыңлыйм, Фәиз, тыңлыйм,— диде ул янә урынына утыргач.— Арыганга охшагансың. Шуңа күрә генә әйткән идем. Фәиз тагын да ямьсезрәк итеп карады: — Шикләнә башладым әле мин синнән. Әй, минем кай җиремнән шикләнәсең инде! Бик шикле күренәсең әле син нишләптер!.. Ярар инде. Фәиз. аракы эчкән саен әллә ничек аркылы-торкылы сөйләшә башлыйсың. Чөнки мәҗбүр итәсең. Карале, Нәркизә, ә син миннән шикләнәсеңме? Хатын әңгәмәнең андый юнәлеш алуына сөенеп елмайды: Әй. Фәиз. нишләп мин синнән шикләнергә тиеш соң?! Дөресен әйткәндә, иренең сәерлегеннән шикләнү генә түгел, соңгы вакытта ул хәтта котсыз кала башлады. Фәиз үзенең сәерлеген үзе дә аңлап бетерми иде шикелле — шунысы бигрәк куркыныч. Бер үк төрле сораулар белән Фәизнең теңкәсенә тиеп бетте инде ул. әмма җавап алмады, һәм менә, ниһаять, хәзер җавап булыр шикелле Шикләнерлек берни кылганың юк ла синең, — дигән булды сәер һәм авыр холыклы ир белән яшәп хәйләкәрлеккә дә шактый остарган хатын Фәиз өстәлгә китереп сукты: Ихлас сөйләшмисең! Мин кылганны белсәң син!—Ул никтер як- ятына карап куйды. Нәркизә калтырый башлады. Чикерткә сайравын дәвам итте. Фәиз шул почмакка карап сүгенеп куйды. Аннары тагын шаулап ява башлаган яңгыр тавышына колак салды.— Шикләнерлек эшләрем байтак минем. Нәркизә түзмәде, тавышын күтәреп таләп итте: — Сузма инде, алайса! Сөйлә тизрәк. Нигә җәфалыйсың үзеңне дә. мине дә. Сөйлә, җиңелрәк булып китәр. Сөйлим, сөйлим, ашыктырма.—диде Фәиз һәм бераз хәлсезләнеп башын салындырды. — Читен мәллә? Ятып тормыйсыңмы? Юк. юк. хәзер, бер генә минут түз. Фәиз сөйләвен дәвам итәр алдыннан хәл җыеп утырды. Нәркизәнең дә тавышын күтәрүе бу хикәянең бүген сөйләнеп бетәсенә икесен дә ышандырды. Әмма ләкин сөйләве авыр, һай авыр. Бу — чирнең каршы торуы. Психиканың кайсыдыр почмагы эчке серне ачып салуга каршы тора, күңелдәге кара «курчакны» бирәсе килми, кайгысын уртаклашса чир таралып бетәр шикелле тоела аңа. Шуңа авыр Фәизгә күп еллар асрап йөргән чирне актарып утыруы. Шуңа күрә авырып йөрүгә караганда сөйләве җиңелрәк түгел. Ул кайгы инде күптән бәгырьгә тамыр җәйгән, аны йолкысаң шарлап кан агар төсле. Шулай да аны йолкып карарга кирәк, чөнки вакыт җитте бугай инде, юкса гасаб кылларының шартлап өзелүе бар Тышка чыгарга тиешле күпме уй, күпме хис тыелып, ан астына этеп төшерелгән, алар бит җыелып яталар, алар кайчан да булса чыгарга тиешләр, юкса алар кешене бетерәләр. Фәиз куркудан бөрешеп калган хатынына текәлде. Курыкма, хатын.—диде ул аптырагач.— Мин курыккан да муеннан җиткән. — Курыкмыйм мин. нишләп куркыйм,— дигән булды Нәркизә. — Син мине ташламассың микән? Җүләр. Нишләп ташларга тиеш ди соң мин сине. Ышанмыйм мин сиңа. Әй, ышанмасаң ышанмассың инде Гафу иг. Нәркизә Сөйләшүемнең дә рәте юк Ашыйсың киләме? Юк Тыңлап кына утыр. Тыңлыйм, тыңлыйм. 6 '’һәр буйлап сукбайланып йөргән чакларда алар һәрвакыт берД Д Д ничә кибспән торган «Спорткульттовары» исемле сәүдә йортына керәләр иде Кибетләрнең иң ямьлесе һәм кызыктырганы «Кулы товары» дигәне, чөнки анда ювелир әйберләр сатыла юрган бүлек бар Андагы алтын балдаклар, чылбырлар алкалар, савытлар, кашыклар әллә кайлардан күз явын алып торалар. Кая барырга белмичә арлы-бирле сугылып йөргән чакта аяклар, никтер, үзләре шушы кибеткә атлый иде. Алар инде әллә ничәнче мәртәбә мөкиббән китеп алтын-көмеш тезелгән витринага йотлыгып карап тордылар. Менә кайда бит ул акча1 дип пышылдады Зәбир һәм сатучылар ишетмәде микән дип башын күтәрде. Сатучылар урта яшьләрдәге ике юан хатын почмакта кара-каршы утырып гәп куерI алар Әңгәмәләре бик кызык иде. ахрысы горып- торып икесе дә буыла-буыла көләләр. Монда байлык җитәрлек. дип куйды Фәиз Зәбир дустының җиңеннән тартты Әйдә! Алар урамга чыктылар да. алдан сөйләшеп куйгандай, кызу-кызу атладылар Гүя икесенә до бер үк уй килде никтер икесе дә нык дулкынландылар. Бара-бара берсүзсез бер-берсенә карап куйдылар Күрдеңме сул якта такталар өемен? диде Зәбир Күрдем. Кибетнең бер ятында ювелир әйберләр, ә ишекнең сул ягындагы өлешендә уенчыклар сатыла торган бүлек иле Тик ул вакытта уенчыклар бүлегендә ремонт бара, шул сәбәпле кибетнең сул өлеше стенага сөялеп куелган крагислар, такталар, фанерлар, ниндидер мичкәләр, баскычлар һәм чүп-чар белән тулган иде Алар урам буйлап гиз-тиз атладылар Ниндидер уртак карар алып барды шикелле. Зәбир инде каный карарга килде, ә Фәиз исә инстинктив рәвештә дустының ихтыярына буйсынып шундый ук уйлар кичерде, әмма капмакаршылыклы хисләр белән ияреп кенә барды Стенага сөялгән крагислар артында качып калып була, диде Зәбир, һаман кызу атлан Күрерләр бит. диде Фәиз сулышы кабып. Күрмәслек итеп качарга кирәк Каравылчысы бардыр ул кибетнең Каравылчысы булмый калмас. Ә бәлки юктыр каравылчысы Анда бит сит на лизация бар Шулай да иң элек каравылчысы бармы-юкмы икәнне белешергә кирәк Ничек белергә икән? Болай кереп сорасак, шикләнәчәкләр Юк. болай кереп турылан-туры сорау ярамый Берәр ничек хәйләләп белерг ә кирәк Икенче көнне Зәбир, сәүдә йортының арткы ишегеннән кереп. «Директор Габдрахманов Ильяс Хамитович» дип язылган ишекне шакыды Җавап ишетелмәде ’Зәбир ишекне ачып бөдрә чәчле башын тыкты Исәнмесез! Исәнмесез, диде директор укып утырган кәгазьләреннән башын күтәрмичә генә. Зәбир кабинетка керде: Сезгә каравылчы кирәк түгелме? Директор. 45 50 яшьләрдәге симез вә түгәрәк агай, өстәл артында мәңге кузгалмаслык позада утыра иде. Ул болай да кысык күзләрен чекерәйтеп ут чәчеп торган егетне бик озак сәерсенеп күзәтте. Зәбир исә бераз каушап калды һәм директор аның ниятен аңлагандыр дип курыкты. — Нәрсә кирәк?—диде директор, ниһаять, әллә юри, әллә чынлап та аңламыйча. — Сезгә каравылчы кирәк түгелме? — Ник кызыксындыра сине бу мәсьәлә? Зәбир курка башлады. — Мин эш эзлим,—диде ул юаш тавыш белән. — Безгә каравылчы кирәк түгел, безгә грузчиклар кирәк. Әйдә грузчик булып урнаш — Каравылчыгыз бармыни?—дип сораганын Зәбир үзе дә сизми калды. — Юк. Бездә каравылчылар бөтенләй юк. һәм кирәк тә түгел. Грузчик булып кер. рәхим ит. — Мин уйлармын. Гафу итегез... Сау булыгыз. — Хуш.— диде директор тыңкыш тавыш белән. Зәбир атылып тышка чыкты һәм Сәүдә йортыннан ераккарак китәргә ашыкты. Фәиз вак-вак атлап аның артыннан иярде. — Әйдә читкәрәк.— диде Зәбир әле һаман нык дулкынланып.— Каравылчы юк икән монда. Ул дустының иңеннән кагып куйды. Тәк. туган, әзерләнә башларга кирәк! Фәизне курку әсир итте: — Кирәкмәс мәллә? — Нәрсә кирәкмәс? — Мондый эшкә... тотынырга. Зәбир дустын иңеннән кочып атлады: Болай хәерче булып йөреп тә әйбәт түгел бит. Эшләп барыбер байыйсыбыз юк. — Акчалы эш эзләп карыйк. Зәбир кыза башлады: — Акчалы эш. акчалы эш. Кайда бар соң ул синең белән минем өчен акчалы эш?! Заводта эшлибез бит менә. Эшләп кем баеган анда?.. Гомер буе ат шикелле эшләгәннәре дә бай түгел әле. Син аларның кигән киемнәрен кара да, чырайлары нинди — игътибар ит Аннары .. онытма, тиздән армиягә алып китәчәкләр. Ычкынырга кирәк бу илдән. Син бит күрәсең һәм сизәсең — без синең белән монда беркемгә дә кирәк түгел. — Кирәк түгел. — Шулай булгач? — Ә тотылсак? — Тотылмаска кирәк! Зәбир сөйли дә. ышандыра да белә иде. Фәиз аның каршында һәрвакыт бераз гипнозланып кала шикелле иде Икеле-микеле бәхәсләрдән соң. тегесен дә, монысын да уйлагач. Фәиз үзенең кыюсызлыгы белән саруларны тәмам кайнаткач, барыбер баю теләге өстенлек алды. Акчаның ни галәмәт көчкә ия икәнлеген кем белми, кем аңламый! Чит илләрдә балда-майда йөзеп нужасыз гомер кичерү турындагы хыяллар йөрәкне җилкендереп, яшь башларга болай да тулаем җитеп бетмәгән акылны оетты, исертте. Асылда бит чит ил тормышында түгел, гомумән, тормыштан ләззәт алу мохтаҗлыгы иде бу. Эчтә ниндидер чиста, таза көчләр каядыр читкә, гөнаһтан ераккарак тарта иде. Әмма гөнаһлардан ерак булыр өчен нинди көчләр башка төрле гөнаһларга этәрә икән соң? рлауга үзләренчә нык әзерләнделәр. Кибеттә ремонт тәмамланганчы җитешергә кирәк иде. шуңа күрә бик ашыктылар Алтынны урлагач, бу шәһәрдән китү мәслихәт, шул сәбәпле иң беренче нәүбәттә заводтан увольняться итәргә кирәк дип таптылар. Әмма унсигез яше тулмаганнарга, бигрәк тә детдомнан килгәннәргә, эштән китәргә рөхсәтне ВЛКСМнын район комитетында гына бирәләр иде. I аризаларын тотып егетләр райкомга киттеләр. Балигъ булмаган үсмерләр белән эш итү комиссиясе бүлмәсендә сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бер яшь кыз прәннек белән чәй эчеп утыра иде. Егетләр гозерне әйткәч, кыз: Ә кая барасыз соң сез? —дип кызыксынды. Казанда минем туганнарым бар. шунда китәбез.— дип ялганлады Зәбир Казанда сездән башка да шпана җитәрлек.— диде кыз ачусыз гына һәм эштән чыгарга рөхсәт биреп кул куйды, күрше бүлмәдән алып кереп пичәт сукты, шуннан соң егетләргә хәерле юл теләде. Егегләр. кимендә ун тапкыр рәхмәт әйтеп, кош тоткандай чыгып йөгерделәр Заводта обходной лист белән эшне төгәлләгәч, аларга хәтта җитмешәр сум расчет акчасы да гүләделәр. Шул ук көнне, акчаларын бергә кушып, «М-107» мотоциклы сатып алдылар. Аны куеп торыр урын табалмый интектеләр Аптырагач, тулай торакның вахтасына кертеп куйдылар. Вахтер карчык чырчыр-чыр кычкыра башлагач, аның кытыршы һәм җыерчыклы учына бөгәрләнеп беткән бер сум тыктылар, шуннан соң әби. мотоцикл мәңге шунда торса да. каршы килмәслек булды. Заводтан киткәнгә күрә аларпы тулай торак бүлмәсеннән мәхрүм иткәннәр иде инде Шулай да. бик ялваргач, комендант хатын аларга үзләренең бүлмәсендә коры караватларда ике төн йокларга рөхсәт бирде Шыр ялангач бүлмәдә, тимер караватларның ямьсез тавыш белән шыгырдауларында, кантатасыз тәрәзәдә барысында шом һәм кисәтү чагылды Фәизгә шушы төнге бүлмә инде төрмә камерасы сыман тоелды. Зәбир исә. нык һәм какшамас хәлдә, булачак операциянең детальләрен башында барлап ят гы. Инде карар кылдылар бугай. Тик Фәиз өчен артка чигенү, кире уйлау Зәбиргә хыянәт итүгә тиң иде. Карар кылдым дип әйтү карар кылу түгел бит әле ул. Әле эчтә «юк» белән «әйе» арасында коточкыч сугыш бара. Үзең өчен әйтү әле карар кылу түгел ул. Карар кылу эшне эшләгән мизгел. Шул эшкә әзерләнү, шул урынга бару, хәтта инде адым ясау әле карар кылуга якынаю тына. Карарга кадәр бихисап күн мизгелләр бар. Аларның һәммәсендә кешенең туктап калуы ихтимал Бары тик бер мизгел эчендә, йөзләгән, меңләгән вариантлар арасыннан сайлап алып, вөҗдан нишләргә кирәклеген әйтә Әзерләнү дәверендә исә аң астында вөҗдан карары әле шулай ук әзерләнә генә Карар «әйе» ягынамы. әллә «юк» тарафына авышамы анысын кеше җинаятьне эшләгән мизгелгә кадәр тәгаен белеп, аңлап бетерми Вөҗүднең, психиканың меңләгән фикерләрен уртак тамырга китереп карар кылуы, кешенең көнкүреш тормышта көн күрүче «өстәге» аңына, җирдәге акылына бик аз дәрәҗәдә бәйледер Дусты белән килешеп бу тәвәккәл адымны ясарга ризалашса да. Фәиз барыбер кемнәндер, нәрсәдәндер булачак җинаятьне булдырмауны өмет итте Меңләгән сәбәпләр арасыннан берәр якты сәбәп табылыр һәм ир тэт ә эшләнәсе эш бәлки гамәлгә ашмас дигән тынычландыра юрган уй да бар иде аңарда. Шул ук вакытта, «бәлки тотылмабыз» дигән уй-хыял. кайнар кочагына алып, болай да болганган башны кайнатты Курыкма. Фәиз. диде Зәбир, дустының капма-каршылы уйлар әсире булып ятуын сизеп У - Ничек курыкмыйсың инде! Син үзен курыкмыйсыңмы әллә? Куркам мин дә. Тик... курыкмаска кирәк. Әллә үзең керәсеңме кибеткә? Мин үзем керер идем дә... Мотоцикл йөртә белмисең бит Аннары син тәбәнәгрәк буйлы, ябык такталар артына качырга сиңа җайлырак булыр. Син пыяла диварны ватып чыгуга, мин мотоцикл белән килеп җитәрмен. Каушама гына. Фәиз авыр сулап куйды: — Ярар. Менә мотоцикл гына номерсыз инде. Сине көтеп торганда ГАИ- мазар килеп бәйләнмәсә ярар иде. Номер алырга әле җитешмәдем диярмен инде Мотоциклның номерсыз булуы икенче яктан әйбәтрәк. Фәиз аның сүзләрен ишетмәде дә. Хәер, Зәбир үзенә-үзе сөйләде бугай, планнарны кат-кат барлап ятты ул. — Харап булабыз без синең белән, дип куйды Фәиз, дустының дәшми ятуыннан файдаланып. Зәбир ачуланып җикерде: — Харап булабыз дип үзеңне-үзең куркытып ятсаң, әлбәттә, харап булачаксың! — Кибет басу җиңел булса, бөтен кеше кибет басып кына баер иде. — Чүбек чәйнәп ятма әле! Авыр булмыйча . Кем сиңа китереп бирер соң байлыкны? — Дусты бөтенләй баш тартыр дип шүрләп Зәбир шундук тагын аны үгетләргә тотынды һәм инде, гадәттәгечә. Фәиз күнеп ахири дустының ихтыярына буйсынды. Акча да кирәк шул,— диде Фәиз беркавым тып-тын яткач. Ул инде үзен-үзе тынычландырырга һәм күпмедер дәрәҗәдә хәтта акланыр өчен шулай диде. — Куркуыңны җиңәргә кирәк. Күңелем сизә, бөтенесе тәртиптә булачак. — Алтын-көмеш урлаучылар моңарчы гел тотылып килделәр бит,— диде Фәиз янә куян психологиясенең колына әверелеп. — Ә без тотылмаячакбыз! — дип кырт кисте Зәбир. Дусты йокыга киткәч. Фәиз торып тәрәзә янына килде. Шәһәр йоклый, берән-сәрән утлар гына ерактагы өмет сыман җемелдиләр. Аның, никтер, бәләкәй генә җылы йортта кайнар аш ашап, кулга тотып йөри торган кечкенә транзисторлы радиоалгыч тыңлап утырасы килде. Җыйнак кына якгы бүлмәдә, үзе хуҗа булып, күңеленә яткан урында эшләп яшисе килде аның. Шушы тар гына бүлмәдә, аптыраганнан җинаятькә адым ясарга юрган җан дустына да урын табып, аңа да кайнар аштан өлеш чыгарыр иде ул. Шул вакытта Фәизгә дә кызлар игътибар итәрләр иде. Бәлки иртәгә язмыш хәл ителер кайнар аш та. кызлар да булыр8 9 Куркыта, һай ничекләр куркыта шул. Ә бит байыйсы да килә. Бәлки тотылмабыз, дигән хыял күңелнең бердәнбер таянычы булып калды. 8 И кенче көнне, сәүдә йорты ябылырга ярты сәгать чамасы калгач. Фәиз «Культтовары» кибетенә якынлашты Ювелир бүлегендә унбишләп кеше һәм алар барысы да витринага иелеп алтын- көмеш әйберләрне күзәтәләр, ә сатучылар исә күренмиләр каядыр шунда почмакта утыралар иде булса кирәк. Фәиз инде бу вакытта үзенә буйсынмады, аны ниндидер көч ишеккә таба этәрде, ишектән керү белән ул сул бүлеккә, ремонт бара торган якка тайпылды һәм стенага сөялгән крагислар арасына шылды. Такталар артында обойлар өеме дә бар икән—гәүдәсе кечкенә булганлыктан ике арада җайлы гына гаип булды. Аның бөтен гәүдәсе, җаны-тәне бер йөрәк тибеше белән сулкылдады, һәм инде, әлбәттә, башында: «Күрмәделәр микән?» дигән бердәнбер уй чынлады. Бу мизгелдә шушы сорауга жавап алыр өчен мөгаен җанын тәслим кылырга да ризалашыр иде Бу халәттә алтын да. хәтта гомер үзе дә бәясен югалта. Бу мәлдә нәрсә кыйммәт — әйтүе кыен Бу ниндидер нейтраль мизгел, ахрысы, кеше, җанварга әйләнеп, монарчы булган кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсен югалткан мәл. Хәтта кеше гомеренең дә бу вакытта кадере калмый. Алайса, нидән курка сон бу минутларда9 Нәрсә аның когын ала? Булачак җәза алдан куркыта түгелме? Шулай булгач. ГӨНАҺ түгелме сон ул? Бит гаепле икәнеңне сизү куркыта. Гөнаһлы булу куркыта лабаса. Гөнаһ! Вөҗдан хәбәр бирә: жавап бирәсе бар Нишләп монда килгәндә дәшмәде соң ул? Дәште, дәште. Ләкин ник бу сызыкка кадәр килеп җигелде соң? Вөҗдан сыный мәллә? Әле соң түгел бит Сатучылар, суллар, прокурорлар, төрмәләр куркытадыр шикелле. Бу бик гади, примитив аңлату. Юу-у-ук, гөнаһ куркыта, гөнаһ. Хөкем игәчәкләре куркыта икән гөнаһлы булудан куркуның трансформациясе бу Кеше хөкеме гөнаһын булган сурәттә генә җәза була. Гомумән, гөнаһлы кеше генә курка түгелме? Куркуның табигате төрле булып саналса ла. аның асылында бары тик гөнаһ ятадыр. Гөнаһсыз булса, кеше курыкмас иде Имеш, курку саклану хисе, куркыныч килгәндә туа. Курку хисе кешенең игътибарын куркынычның чыганагына каршы юнәлтеп, аннан котылырга ярдәм итә. Әмма курку үзеңнән- үзең курку түгелмени'’1 Кеше холкының, дөресрәге, үзеннен холкыңны алдан әйгеп-күреп булмауның нәтиҗәсе i үтелме соң бу?! Үзеңә үзен хуҗа булалмыйча яман эшкә адым ясау һәм шул ук вакытта курку колы булу үзеңнән курку лабаса! Ә үзеңнән куркуның сәбәбе исә үзенә ышанмаудан үз-үзеңә чит-ят булу һәм. әлбәттә, җаныңда яман көчләрнең барлыгын тоюдан килә. Боларның барысы да гөнаһлы булудан түгелмени? Гөнаһ үз ихтыярыңа каршы бару түгел микән? Тирәнрәк уйлап баксаң, шулай да шикелле. Әмма ләкин кеше ирекле Ул бит үз ихтыярына каршы барырга да ирекле, һәм инде, ниһаять, җәзага дучар ителергә дә хакы бар Әмма моның мәгънәсе нәрсәдә?!. Җинаять кылмаганда да курка бит кеше Әгәр, курку кешене саклый торган HHCIHHKI ИКӘН, бу очракта гөнаһны аклап була. Әгәр кешегә дөньяда куркыныч яный икән, ул үз-үзен саклау ниятеннән каршы торырга мәҗбүр, шулай итеп, ул кайвакыт гөнаһ кылмый булдыра алмый Бу аклауның чиге юк Кайда туктатырга бу аклауны? Мәсәлән, яшәргә шартлар булмаса. кешегә кешечә яшәргә мөмкин түгел икән, ул гөнаһ кылачак Кешене гөнаһлы булырга кемнеңдер гөнаһ- лылыгы этәрә түгел микән? Шул ук вакыт ia. кешегә кешечә яшәргә мөмкинлек булмау аның үзенең гөнаһлы булуы нәтиҗәсе түгел микән? Ә сабый балалар? Алар пи өчен кеше гөнаһын күтәреп йөриләр дөнья буйлап? Күргәннәрдер Фәизнең башында, никтер, шул уй урын аллы. Күргәннәрдер. күргәннәрдер Ни гаҗәп күреп калуларын теләгән шикелле, шул сүз берөзлексез эчтә кабатланды. Үзе хайвани дәрәҗәдә котсыз калса да, күңелдә ниндидер көч һаман да әле җинаятькә каршы тора иде. ахрысы. Шул коч күреп калуларын теләгәндер, шуна күрә чигәләрдә кан сулкылдавы белән бергә, тавыш-тынсыз гына колакларны тондырып, шул сүз кабатланды Күргәннәрдер, күргәннәрдер, күргәннәрдер Юк. күрмәделәр. Фәизгә исә әкренләп барыбер була башлады күрсәләр пи дә. күрмәсәләр ни. Әмма бу битарафлык куркуны җиңмәде. Тизрәк бу ипнең бетүен теләде ул. тизрәк котылырга иде аннан, ахыры ничек бетүгә карамастан. Юк. күрмәделәр Күргән булсалар, инде күптән йолкып чыгарырлар иде Ә бәлки милиция чакырганнардыр, милиция килгәнче ятсын дип уйлыйлардыр Шу.такны Фәиз милиция килүен теләп куйды куңелендә җинаятькә каршы сугыш бара иде Чынлап та. аны беркем күрми калды. Такталар белән обойлар арасында ятучы чандыр малайның начар гына тәнендәге җанында ни галәмәт кайнауларның, давылларның барлыгын беркем ишетмәде, белмәде. Шул малайның вөҗүдендә шушы мизгелләрдә инсаният дөньясына хас булган барлык хисләр купты, бер ятимнең үзәгендә кан. күз яше. хәсрәт, шатлык. явызлык, изгелек —барысы бергә буталып, җиһаннарны урталай ярырлык булды. Әмма ләкин шушы күпьеллык давылның иясе итеп ходай бер ятимне сайлаган иде. Күрмәделәр... Зәбир бу вакытта кибеттән өч йөз метр чамасы чигтәрәк. газон куаклары ышыгында мотоциклы белән әзер торды. Буяу, тузан исеннән Фәизнең сулышы кысылды. Ул үзен шушы ярыкка мәңгегә кереп яткан кебек хис итте. Терсәк бик нык авыртты, чөнки таянып ятарга туры килде. Ниһаять, икенче кулындагы рюкзакны көч- хәл белән терсәге астына кыстырды. Торымнан-торымга качып яткан урыныннан чыгарга теләге барлыкка килсә дә, үзендә чыкмаслык көч тапты. Бирелергә, чигенергә өндәүче көчләр җиңалмады. «Кибетне бикләгәндә такта артын тикшерсәләр...» Ләкин беренче адым ясалган иде инде. Хәзер монда кереп яткач, артка чигенү мөмкин түгел. Аның иң куркынычы, иң авыры шушында кереп яту иде ләбаса. Артка чигенү мөмкин түгел дип. соң да түгел әле, әлбәттә. Ята торгач, көтмәгәндә, ул үзендәге куркак уйларны җиңә башлады. Туктале. әле бит җинаять эшләнмәгән. Әле алда ни көткәнен әйтеп булмый. Әле бернинди коточкыч нәрсә эшләмәде бит ул. Үзендә бераз тынычлану сизгәч, ул кибеттәге тавышларга колак сала башлады, ә моңа кадәр бернинди тавыш ишетер халәттә түгел иде. Ниһаять, кибетне сигнализациягә куйдылар. Биш минут чамасы быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды. Ишекне бикләделәр. Тавышлар тонык булып кына тыштан ишетелде һәм бераздан тынлык урнашты. Кибетне бикләделәр. Киттеләр. Әмма кибет тынып калгач та, ул әле бик озак аңышмыйча ятты — сатучылар кайтып киттеләрме, юкмы? Тынлыкка колак салып ятканда кинәт бер уй чыңлап үтте: алтын-көмешләр шунда, витринада калды микән соң? Аларны яшереп яисә берәр җиргә бикләп куймадылар микән? Беренчедән, бу уй яман тәэсир итсә, икенче яктан күңелгә хуш түгел дип әйтеп булмас иде Чөнки җинаятьне туктату ихтималы әле һаман күңелнең бер почмагы өчен шифа һәм сихәт вәгъдә итеп торды. Ләкин шулай да. бу эшнең шактый катлаулы өлеше тәмамланып, инде кибеттә берүзе калу — зур нәрсәгә ирешү һәм кечкенә бер җиңү иде. Баю теләге тагын нык өстенлек алды. Чыгарга куркып бик озак ятса да, максатка ирешү нияте гаять көчле иде: алтын берүк витринада гына булсын инде. Ул башын такталар артыннан чыгарды. Кибетнең урам як дивары тоташ пыяладан гына корылганлыктан урам уч төбендәге кебек —анда инде караңгы төшкән, кибет исә дөм караңгы һәм тып-тын иде. Фәиз үзендә тынычлану сизде, гасаби киеренкелек кимеде. Качып яткан җиреннән калыккач ул үзен барыбер иректә итеп хисләде. Кабаланмыйча гына кесәсеннән юка күн перчаткаларын алып киде, шуннан соң тагын кибет эчендәге тынлыкка колак салып торды. Зәбир урынында микән? Каушамас микән? Хәер. Зәбир каушый торган зат түгел. Алтынны рюкзакка тутыргач, пыяланы ватып тышка чыгасы бар. Сигнализация кабыначак Ләкин пыяланы ватмыйча чыгып булмый, бу бердәнбер чара. Кабынса кабына инде. Шул вакытта Зәбир мотоцикл белән килеп җитә дә. алар бу шәһәрдән чыгып чабарга тиеш. Ә мотоцикл кабынмаса? Кабыныр, нишләп кабынмасын... Яңа мотоцикл бит ул. Ничек булса да. ул инде монда... кибеттә, эчтә. Моннан барыбер чыгарга кирәк. Йә алтын белән, йә алтынсыз. Юк! Монда кергәч инде алтынсыз чыгу мәсхәрә Булды, җебемәскә кирәк. Уңышлы үтәр дип ышанырга кирәк. Алтынсыз чыксаң да, сигнализация эшләячәк. Югыйсә. Зәбирне алдап та булыр иде алтын-көмеш витринада түгел дип. Ә бәлки чынлап та витринада юктыр?! Ә нигә алдарга? Бер кергәч, нишләп алтынсыз чыгарга? Бу уйлар яшен тизлегендә баш эчен айкадылар. Ул ювелир әйберләр бүлегенә атлады. Дулкынлану тагын көчәя башлады. Икеләнүләр юкка чыкты, тагын баю теләге өстенлек алды, витринада зиннәтле әйберләрнең булуын җаны белән теләде ул. Кинәт гәүдәне ток суккандай булды кибетнең служебный бүлмәләр урнашкан коридорында кемдер йөри иде. Фәиз. аяк очларына гына басып, яңадан такталар янына килде дә тиз генә качып яткан урынына керен китте. Яшеренде Ләкин кибет эчендә тагын кемдер бар бит! Бетте! Ник тотындык бу җинаятькә! Эләктем микәнни?.. Кибет эчендә түшәм, стеналар буйлап фонарь уты йөгереп уйнаклады Бер ир кеше, борын гәбендә ниндидер көй шыңшып, кибет эчендә йөри иде. Каравылчы! Каравылчы бар икән ләбаса! Их. җүләрләр! Шул директорга ышанып соң инде! Кибеттә каравылчы булмый димени.. Харап булдым, харап булдым. Әллә чыгып бирелергәме? Тавыш куптармый тына каравылчы белән килешеп, котылыргамы?.. Юк. каравылчы тавыш куптармый калмас. Атайның тавышы якынайды, фонарь яктысы ул качын яткан крагис- лар өстендә чагылды. Фәиз. гын да алырга куркып, катып утырды. Бу минутларда инде ул акылына түгел, фәкать инстинктка гына буйсына иде. Ул интуициясенең колына әверелде. Аның кулы, үзеннән-’» идәндәге чүп-чарны капшады. Ниндидер каты әйбер эләкте кирпечме. ташмы. Атай фонарен сүндерде, җырлаудан да туктады. Шырпы сызды, тәмәке кабызды. Шундук тәмәке исе борынга бәрелде. Диварлар буйлап янә фонарь уты йөгерә башлады Фәиз качып яткан арадан башын чыгарды Каравылчы аны инде күргәндер шикелле иде Иреннәрендә тоз тәме тоелды. Нинди дә булса адым ясарга кирәк бит Атай ана арты белән торган мәлдә ул качып утырган куышыннан атылып чыкты һәм кулындагы таш белән бар көченә агайга орды. Дөм караңгы булганлыктан, башына туры китерә алмады, муенынамы, иңенәме эләкте, ахрысы. Агай башта борылды бугай, аннары гына кычкырын җибәрде Фәиз тагын сукты таш каравылчының маңгаена шыкылдап бәрелде. Авыр гәүдә обой тар өстене гөрселдәп ауды Вакыйганың бу өлешен Фәиз аермачык хәтерли. Нинди көчләр этәрде аны монда? Хәер, җавап бар шикелле курку аңа тәвәккәллек бирде, курку. Гөнаһлы буласын сизен курыккан кеше нишләп шул халәтендә җинаять эшли ала соң’. Менә бу сорауга кем җавап бирер икән.’ Мондый кискен мәлдә кеше ничек булса да исән калырга тырыша, чөнки аның аңы астында әле алда яшәү бар дигән өмет яга Әле киләчәктә юармын кара тапларымны, алдагы гомеремдә чистарынырмын дигән өмет тә үзен сиздерәдер. Хәлиткеч мизгелдә «ничек тә булса исән калып, киләчәктә үзгәрермен» дигән ышану да бардыр инде кеше психикасында. Ул. никтер, агайны торгызырга маташты Аннары, нинди максат белән монда керүен исенә төшереп, нинди хәлдә калуын аңлап, идәннән рюкзагын эзләп тапты Тораташ каткан бер нерв җепселенә әверелеп, ул алтынлы витринага таба юнәлде. Урам баганаларыннан төшкән утлардан ул тараф яктырак иде. Аның бер кулында рюкзак, икенчесендә каравылчыны еккан таш иде Витринаның пыяласы тартып ачыла торган булса да, у т таш белән орды. Икенче витринаның да пыяласы чәлпәрәмә килде Хәтта шул мәлдә дә алтынкөмеш шундамы, юкмы икәнен ул белмәде. Кулы белән капшап карат ач кына антады алтын-көмеш йөзекләр, кашыклар, чылбырлар шунда иде. Алтын-көмеш белән бергә рюкзакка пыла кисәкләре дә тулды. Моңарчы һич сизелмәгән, аңарга хас булмаган тәвәккәллек вакыйганың киеренкелегеннән туды, төгәлрәк әйткәндә, бу мизгелләрдә аны хайвани курку курыкмас иткән иде. Кулга эләккән затлы әйберләр белән рюкзак яртылаш тулгач, ул пыяла диварны кайданрак ватыйм икән дип карап торды. Ташны инде тотып аткан иде. ә аяк белән калын пыяланы тибеп ватасына икеләнде. Яңадан крагислар янына барырга туры килде. Шунда ул каравылчының ыңгырашуын ишетте. Кабаланып рюкзакны җилкәсенә асты да. чүп-чар өстеннән бер таш кисәге табып, каравылчыга таба бер адым атлады һәм туктады. Юк! Ташны бар көченә пыяла диварга ыргытты. Пыяла, коточкыч тавыш белән дөньяны яңгыратып, коелып төште. Ләкин ул ике катлы булып чыкты. Аны-моны уйлап тормыйча, ул икенче катына китереп типте, тик пыяла ватылмады. Шулчак ул нык каушады. Тагын пыялага тибәргә үзендә көч тапмады. Каравылчы менә-менә торыр шикелле иде. Ә бәлки торгандыр да инде. Ташны эзләп карады, табалмады. Үзәкләр куырылды, чарасызлык аяк- кулларны богаулап ташлады. Шул вакытта урамда яктылык уйнап алды, мотоцикл тавышы ишетелде. Мотоциклның якынаюы, дөресрәге. Зәбирнең, җан дустының янәшә булуы аны «уятты», каяндыр тагын дәрман өстәлде. Фәиз бар көченә, бөтен гәүдәсе белән пыяла диварга ташланды һәм җан өшеткеч зеңгелдәүгә ияреп, тышка килеп төште. Мотоцикл килеп туктагач, Зәбирнең: — Тизрәк! — дип кычкырганы ишетелде. Бу вакытта кибет эчендә каравылчыдан башка тагын бер кеше бар иде. Ул үрмәләп мичкәләр арасыннан чыкты һәм нишләргә белмичә аптырап калды: кайдадыр караңгылык эчендә ятучы каравылчыны эзләп табаргамы, ватык тәрәзәдән чыгып качаргамы, әллә мичкәләр артына кире кереп посаргамы? Номерсыз мотоцикл ярты рюкзак байлык белән төнге шәһәр буйлап чапты. Провинциаль шәһәрнең тынлыгы бу очракта миллионлы каланың шау-шуына караганда куркынычрак һәм яманрак иде. Берән-сәрән кешеләр. машиналар күренгәләде. ГАИ. милиция-мазар очрамады. Инде шәһәрдән чыгып урманга таба чапканда да арттан куучылар күренмәде. Зәбир башын артка борып мотоцикл тавышын уздырып кычкырды: — Булдымы? Фәиз нәрсә булдымы икәнне аңларлык түгел иде. Сорауны анык аңларлык халәттә булмаса да. булды дип җавап бирергә кирәклеген төшенде. — Булды,—диде ул. Зәбир ишетмәде: — Булдымы дим? Фәиз кинәт акырып җибәрде: — Булды! Урман ерак түгел иде инде. әркизә үз колакларына үзе ышанмый утырды. Әкият дисәң әкияткә, хикәя буларак чынга охшамаган иде иренең сөйләгәне. Фәиз тәмәке кабызды -- мондый хикәяне сөйләгәдә тышка чыгып тартмас бит инде. Бушап калган яшькелт шешәгә текәлеп, ул кәкрәйгән тәмәкесен тирән итеп кат-кат суырды. Шушы кечкенә буйлы, тар җилкәле, көчсез кеше каравылчыны бәреп кибет баса алды микәнни — Нәркизә ирен җентекләп күзәтте. Булыр 22 Н ла. Әнә бит ул нинди куркыныч. Күзләре генә ни тора. Әле теге вакытта, яшьрәк чакта көчлерәк тә булгандыр. Әле өч ел элек кенә дә, өйләнешкәндә, ул хәйран җитез һәм бүгенге кебек үк хәлсез түгел иде. Гәрчә шул вакытта ук вакыты-вакыты белән әллә нишләп китсә дә. Детдом баласы бит. сәерлеген дә табигый сыманрак итеп кабул итәргә тырышты Нәркизә. тырышты һәм шулай кабул итте дә Нәркизә хикәянең дәвамын дәгъваларга куркып утырды Фәиз. дәвам итимме дигәндәй, беркавым хатынына текәлеп карап торды; аның нурсызланган күзләреннән Нәркизенең бөрешкән үзәге тагын да ныграк куырылды. Аракы гына сорамасын, дип уйлап куйды бичара чатын һәм. үч иткәндәй. әйтерсең лә уйларын укыган. Фәиз таләпчән итеп Бир тагын бер ярты! диде. Бүтән юк! дип өзде Нәркизә Менә бу эчеп бетергәнен соңгысы иде Монысын да телевизорны рәтләргә килүче мастерга дип саклап тота идем. Ни гаҗәп; Фәиз көйсезләнмәде, аракы да дауламады. Күрәсең, сөйләү бераз бушандыргандыр һәм азмы-күпме тынычландыргандыр Ул авыр, гирән итеп сулап куйды: Менә шулай, карчык Да-а-а-а, дип сузган булды Нәркизә. ни әйтергә белмәгәч Хәер, аңа берни әйтергә дә кирәк түгел иде — Ә син мине сәер лисең. Кем сине сәер ди? — Син мине гел сәер дисең. Минме?! Син! Әйдә, башыңны җүләргә салып утырма инде, яме! Син бит инде ничә ел буе мине сәер дип йөдәтәсең. Нәркизә югалып калды, әмма үзен гаепсез сизү аңа бөтенләй үк каушамаска мөмкинлек бирле. Ул тавышын шактый күгәреп әй ген тә салды: Әйтсә ни! Әйтмичә Үз иремә, өч ел бергә яшәгән кешегә әйтүдән ни булган?. Сәерме мин? - Сәер! дип кырт кисте Нәркизә ышанычлы игеп Фәйзиең башы хәлсезләнеп салынып төште: Шулайдыр шул. Ачуланма инде, карчык. Сөйлим хәзер барысын да Сөйлим һәм сип барысын да аңларсың ни өчен мин шундый Син аңларга тиеш, чөнки син акыллы хатын Бит үк акыллы булмасам да. бөтенләй үк жүләр түгелдер, дип җавап бирде Нәркизә. баягы мескен халәтеннән өскәрәк кү тәредә алуына эчтән куанып. Үпкәләмисеңме миңа’ Юк инде. Фәиз. юк Өйдә татын тынлык урнашты Иренең йомшарыбрак китүеннән файдаланып. Нәркизә сорарт а булды Ә алтынны нишләттегез соң'’ һәм сорап ялгыш эшләде. Фаизгә бу сорау бик начар тәэсир нт те. ул беркавым җавапсыз утырганнан сон кычкырын җибәрде Ват син аны. ә! Тизрәк алгып турында кызыксына Каравылчы исән калдымы тип кызыксынмый, тинтәк' Тизрәк алтын турында сорый Ул инде ярсып кычкыра башлады Төрмәгә утыртмадылармы дин кызыксынмый' Алгышты нишләттегез ди Нәркизә. әлбәттә, сорауны ник биргәненә үкенде. Иренә рәнҗеде, чөнки бодай сүгенеп кычкырырлык берни дә булмады табаса Каршы кычкырырга да исәбе юк түгел иде. әмма шулай та вакыйганың тәвамын йә ахырын ишетәсе килде Күшән көткән әңгәмәне бүген ничек булса да ерып чыт у мәслихәт Ярсысын, кычкырсын, ләкин гченләтен ачып салсын — Ул кадәре кызма. Фәиз. Әллә нинди тинтәк сораулар бирсәм дә. мин бит сиңа дошман түгел инде. Фәиз кинәт тынычланды, ник ярсып алганына үзе дә гаҗәпләнеп куйды, ахрысы. — Гафу ит. диде ул. башын салындырып. — Гафу да үтенмә.' Акырып утырышлы булгач, синен гафу үтенүеңнән ни файда. — Бик авыр бит. — Миңа да җиңел түгел.. Менә бит. кызмыйча гына нервыла- нмыйча да сөйләшеп була. Сөйлә, бернинди сорау бирмим, валла- һигазим. — Нәрсәдә тукталдым әле мин? — Мотоцикл белән чаптыгыз... Фәиз тагын хәтеренә чумып телсез калды. Нәркизә сөйлә дип әйтергә батырчылык итмәде, шуңа күрә: — Ашыйсың килмиме? -дигән булды. Фәиз дәшмәде. — Тамагың ачмадымы? — Юк. юк. диде Фәиз аңына килеп —Тыңла. Өзелгән хикәя ялганды һәм сагаеп, бөрешеп калган йортка шом иңдереп Фәиз дәвам итте. 10 рманга җитәрәк юл начарланды, мотоцикл берничә тапкыр чак кына аумый калды. Битләргә салкынча дымлы саф һава бәрелде—урман каршыда иде. Кинәт бер сикертмәдә бик каты дыңгырдатты, мотоцикл, беркавым гөжләп ятканнан сон. пырхылдап сүнде. Тынлык урнашты. Егетләр, әле бер-берсенең исәнме-юкмы икәнен белмичә, тып-тын дөньяга колак салып яттылар. Кайдадыр еракта этләр өрде. Күкне чуарлаган йолдызлар җылылык бирмиләр, киресенчә, салкын һәм кырыс шаһитлар сыман аска карыйлар иде. Әллә йолдызлар да алтын микән?.. Егетләр дәшәргә куркып яттылар. Бер-берсенең исәнме-юкмы икәнен сорарга җөрьәт итмәделәр, чөнки бу мәлдә алар бер-берсенә бик кирәк иде. Бу караңгылыкның авырлыгын ялгыз кеше күтәрерлекмени?! Коточкыч салкын күк астында берьялгызың бу мизгелләрдә нишләмәк кирәк? Ниһаять, караңгыда Зәбирнең тавышы ишетелде: — Син исәнме? Аның бу соравы «Син йокламыйсыңмы?» кебек килеп чыкты. Әйтерсең лә алар тулай торак бүлмәсендә яталар. Фәизнең иң элек ыңгырашуы, аннары гына: — Исә-ә-ә-ә-н. дип сузганы ишетелде. Зәбир, калкып, башта шәһәр ягына карап торды — арттан куучы- мазар күренмәде, ишетелмәде. Шуннан соң ул аһ-ваһ килеп мотоциклны калкытты, мотоцикл астыннан уфылдап Фәиз үрмәләп чыкты. — Сынган җирләрең юкмы? — диде Зәбир. — Әллә тагы... Юк бугай. — Рюкзак синдәме? Рюкзак турында ишеткәч Фәиз тагын куырылып китте, аның бу вакыйгадан котыласы, онытыласы, рюкзак белән бәйле сәгать-минутлар- пың һәм эчендәге байлыкның да шушы ямьсез, салкын йолдызлы галәмдә юк булуын теләде. Рюкзак синдәме’’ дип кабатлады Зәбир. Миндә. Фәиз шәһәр ягына карап куйды.— Әйдә тизрәк урманга. Зәбир, кабаланып, мотоциклны торгызды. Маташып карадылар, ләкин мотоцикл кабынмады. Этеп тә кабыза алмагач, нишләргә белми аптырап тордылар. Мотоцикл сөйрәп йөреп булмый инде диде Зәбир, аны яңадан аударып Кызганыч, диде Фәиз. Ул кинәт хәлсезләнеп китте —Хәлем начар минем. Түз, түз. анда урманда һава да әйбәт Әйдә, бик ашыкмабыз... әкрен генә. Куа чыкмадылар микән безне9 Белмим Әйдә, ашыгырга кирәк Ул тагын еракта тонык кына элжемөлже килгән шәһәр утларына карап торды. - Бир рюкзакны, үзем күгәрим Мә. Фәиз капчыкны бирде. Хәйран авыр ул. Авыр булмыйча Ал гып бит ул! Кызганыч булса да. мотоциклны ташлап калдырырга уйладылар. Эзәрлекләүчеләр күренмәде, шулай да тизрәк урман эчендә гаип булу мәслихәт иде. Илле адым чамасы үткәч. Фәиз җиргә утырды: Хәлем юк минем. . Зәбир, кабаланып, дустын калкытырга тотынды Тор. тор. әйдә! Урманда хәл алырсың. Ул аның муенын капшады Карале, син канга баткансың икән бит. Тир генә түгел бу Моны ишеткәч. Фәиз татын да ныграк хәлсезләнеп кит те. Пыялага киселгәнмендер, диде ул ыңгырашып. Шулай да. дустының кулына ябышын торып басарга ул үзендә көч тапты Нык киселгәнгә охшамаган, дигән булды Зәбир, дустын тынычландырыр әчеп Караш ыда Фәйзиең яралары күренмәде, ә шырпы сызсаң, утны әллә каян ук абайлаулары ихтимал иде Әйдә, урманда карарбыз, чүпрәк белән бәйләрбез, диде Зәбир һәм. аны култыклап, урманга таба сөйрәде. Озакламый мәһабәт гәүдәсе белән каршыла урман калыкты Үзе дә сизмәстән Зәбир тагын бер сорап куйды Син исәнме? һи, бу кадәре алтынны калдырып үлеп китәргә җүләр түгел лә. Фаизнең шаяруыннан икесенә дә җиңелрәк булып китте Катнаш агачлы урманда һава иркен, рәхәт иде Әмма егетләр урман сулышында назланып торырлык халәттә түгел иделәр Караңгыда агачлар арасыннан бару авыр булса да. алар тизрәк эчкәрәк кереп китәргә тырыштылар. Еш абынып егыла башлагач хәл алырга туктадылар Авыр сулап бер сүз катмый озак утырдылар Бөтен милиция аякка баскандыр инде, диде Зәбир сулышы бераз тигезләнгәч. Мотоциклны күрерләр инде. Их! Зәбир яман итеп сүгенде. Ялгышлык эшләдек Җүләрләр без Кем инде мотоциклны шунда калдыра... Урманга кадәр аны ничек булса да сөйрәп алып килергә иде. Әйе шул Мотоциклны күргәч безнең кай тирәдә икәнебезне чамалаячаклар Әллә кире барыйкмы? Кая? Мотоциклны алып килергә Тилермә Хәзер инде, киресенчә, ераграк китү ягын карарга кирәк. Бераз утырыйк әле Юк. Фәиз. тор. ашыгыр!а кирәк У т аңа торырга булышты Түз инде, эчкәрәк кергәч ял итәрбез Ту к тарт а куркып бик озак бардылар Фәиз акрын атлады, шул сәбәпле бит үк ерак китә алмадылар шикелле Ләкин инде бераздан этләр өргән тавыш I а. хәтта жил искәне дә ишетелмәс булды. Тора-бара куаклар башланды Куаклар арасыннан атлау тәмам кыенлашкач, ниһаять, туктап төн уздырырга әзерләнделәр. Дөм караңгы урман кочагында янында дустын барлыгы гына тәндә җанны саклыйдыр. Юкса бу билгесезлек акылдан яздырачак Куркудан шашу мөмкин икән ул. ике җанның янәшә булуы гына вөҗүдкә шифа биреп, өметне саклады. Монда бөтен нәрсә уртак — язмыш та. урман да. капчыктагы хәзинә дә һәм инде, ниһаять, гөнаһы да Ә менә аларны көткән жәза уртак булырмы, юкмы, бу минутларда ул хакта ничек гер уйламаска тырыштылар Тотылмаска өмет бар иде. Гөнаһ кылу юлының күпме өлеше үтелгәндер анысы да мәгълүм түгел иде әлегә. Фәиз кибеттән исән-имин чыгуына куанса да. ул барыбер капмакаршылы хисләр әсире булып калды. Бу матавыкның тизрәк ахырын күрәсе килде аның. Зәбир исә инде татлы хыяллар белән мәшгуль иде. Фәиз дә аңа карап, канатланып куйды. Әмма алдагы билгесезлек кичеп чыккысыз чатыр сыман иде. Шырпы сызып Фәизнең яраларын карадылар Тәннең киселгән урыннарын шактый булса да. яралар тирән һәм куркыныч түгел иде Пүчтәк! дип юагты дустын Зәбир, -сыдырылгансың гына бераз. Ул күлмәген шатырдатып ертты да Фәизнең кан күбрәк саркыган урыннарын бәйләп куйды Аның шәрә тәне өстендә юка курткасы гына калды. Фәиз дер-дер калтырап утырды. Учак ягыйкмы әллә? —диде Зәбир -Өстендә свитер булса да бик нык туңасың бугай. Минем калтырану нервыдай ул. Учак ягу турында уйлама да. Ут як I ысын әллә кайдан ук күрәчәкләр. Бер-берсенә елышып утыргач Фәизнең дерелдәве кимеде. Рәхәтләнеп тәмәке тарттылар. Аннары, шырпы яндырып, бик озак итеп капчыктагы алтын-көмешне караштырдылар. Ләкин сөенергә иртәрәк иде дөмкараңгы урман уртасында, иртәгесе көн ни кнтерәсен белмәгәндә алтын әле хәзинә түгел. Алтын, гомумән, хәзинә түгел икәне дә билгеле, әмма унсигез яшьлек ике бала өчен байлык иде бу. Ике дус августың җиләс куенында усак яфраклары сыман калтырап яттылар. Урман тып-тын Ара-тирә генә ниндидер кошларның, җәнлекләрнең аваз салып куйганнары ишетелгәләде. Хәлең ничек? дип пышылдады Зәбир. Ничек булсын инде хәл? Синеке шикелледер инде Киселгән урыннар әчетә. — Бсгә ул. бетә. — Бүреләр юк микән монда? Белмим. Юктыр. Мондый урманнарда бүреләр булмый. — Син тынычландыра беләсең. — Тизрәк таң атсын иде. Карале. Зәбир, каравылчы килеп чыкты бит анда. Кайда?! дип гаҗәпләнде Зәбир. Кибеттә! Анын каравылчысы бар икән бит. Мин аның башына ордым... гаш белән. Үлмәде микән? «Үлмәде микән» дигәнне Зәбирнең ишетәсе килмәде, шуңа күрә сөйләшүне башкачарак юнәлештә җибәрергә ниятләп карады: Бәрәч, каравылчы каян килеп чыксын икән анда?. Каравылчы булмагандыр ул. Ә кем булды икән соң ул? Зәбир һаман ҮЛЕМнең булмавын теләде, булган сурәттә дә. дусты таш белән орган кешенең каравылчы түгел, берәр начар кеше булуын күңеленең бер почмагы белән теләде: — Каравылчы булмагандыр ул. берәр карак-мазар булгандыр. Алтын урларга керүче, безнең кебек Фәизнең ачуы килә башлады: Син белмәгән килеш әллә нәрсәләр уйлап чыгарып ятма инде Каравылчы иде Ул бит анда фонарь яктыртып жырлый-жырлый йөрде. Нык суктыңмы соң? Әллә тагы Куркудан хәтерләмим дә. — Кычкырмадымы? Кычкырды бугай. — Егылдымы? Фәиз түзмәде, кычкырды — Егылды, егылды! Ник төпченәсең! Тс-с-с-с. Тилердеңме әллә. Ник кычкырасың? Тилердем, дип пышылдады Фәиз тешләрен кысып. — Кызма. Фәиз. нык бул. хәзер безгә кызарга ярамый. Фәиз. ни гаҗәптер. шундук тынычланды Мин кибеттән чыгып киткәндә ул ыңгырашып калды. — Чынлап ишеттеңме? — Ишеттем, ыңгырашты. Зәбир шатланып дустына төртеп алды Димәк, исән! Исән ул. исән Исән булсын берүк Беркавым шомлы тынлыкка колак салып яттылар Бай без хәзер, диде Зәбир ясалма тантана белән, үзен түгел, күбрәк дустын шатландырырга теләп. Тотачаклар безне, дип жавап бирде Фәиз Аның тавышы битараф иде. гүя вакыйганың ничек тәмамлануы аны һич кенә дә кызыксындырмый иде. Куертма! диде Зәбир Тотылабыз дип ятсаң тотылачакбыз да... Тотылмау турында уйларга кирәк Фәизнең бирешәсе килмәде Син ул чәйнәшәсең. Кибеткә керүче син түгел Каравылчыны үтерүче дә син түгел. Синең өстә бигүк күп нәрсә асылынып гормый. шуңа күрә жилле сөйләшәсең. Ә мин менә кеше үтердем. Үлмәгән ул. диде Зәбир тыныч кына Каян беләсең? Ыңгырашып яткан бит. Ярдәм итәргә тиеш идек без ана. Скорый чакыртырга иде. Бигрәк кызык кеше булып чыкгың син Скорыйлар чакыртып йөрисе булгач, кибет басудан ни мәгънә соң? Мин синең хәлеңне аңлыйм Йокларга кирәк сиңа Безнең хәзинәбез бар. аңлыйсынмы’’ Кибеттә булган хәлләр беттекит ге. артта калды. Тынычлан. Фәиз Фәиз дәшмәде. Коточкыч киеренкелектән соң саф һавала, салкын булса да. алар балаларга хас тирән йокыга талдылар. 11 . лар беренче кошлар сайрый башлагач ук уяндылар. Торып утыр- TV гач. танырга ниятләгәндәй, җентекләп бер-берсенә карап тордылар. Чыннан да. бу мизгелләрдә бер-берсен танырга тырышу ихгыяҗы бар иде. ниндидер бер сызыкны, психологик киртәне чыгып билгесез тарафка гол тотуларын күңел белән сизенделәр һәм шул сәбәпле бер-берсендә тышкы зур үзгәреш абайларга тырыштылар Нәрсәдер булды, кибет басу гына гүгсл зуррак, авыррак эш кылынды. мен кибетләрне басарлык мөмкинлекләр ачылды психикада. Әмма алай жи- ңел генә булмый, мөмкинлекләр булса да. эчтә барыбер сугыш бара, үзен гаепле сизүче ниндидер бер «орган» тынгы бирми. Вөҗдан дип атыйсы килмәсә дә. аны вөҗдан дип агарга туры килер инде Вөҗдан кичә ирек бирде дә. бүген әнә бимазалана. Зәбирдә алтын-көмешкә сусаган «мин» өстенлек алды, ә Фәизнен күңелендәген исә һич кенә дә аңларлык түгел иде. Асылда, бу инде икесенең дә гөнаһ өчен җәза башы иде. Хөкем инде башланды, хәтта нык һәм какшамас Зәбирне дә тәкъдир куе урман чатырына кертеп адаштырды. Ә алайса, нинди гөнаһлары өчен гөнаһ юлына баса соң кеше? Бу өзелмәс боҗраны кай җиреннән өзеп булыр икән? Алар бер-берсенә зур дикъкать белән карап тордылар. Ни гаҗәп, алар берберсен таныдылар. Алай гына да түгел, алар хәтта кайгылы да түгел иде бугай. Фәизнен муенында, кулларында пыяла кискән сызыклар, оеп кипкән кан таплары бар, ә Зәбирнең бите бераз сыдырылган гына иде Бер- берсенең кыяфәтендә алай кот очарлык үзгәрешләр тапмагач, эзәрлекләүчеләр күренмәгәч һәм инде рюкзак янәшәдә яткач, егетләрнең кинәт күңелләре күтәрелеп китте. Кичәге вакыйга хәзер төш сыман гына тоелса да. аның өндә булганлыгын рюкзак эчендәге алтын гына «кычкырып» ялтырап «әйтеп» т ора иде. Зәбир капчыкны ачып карап торды: — Ничә сумлык икән бу? Фәиз капчыкка күз салды: — Күп монда. Бер-берсенә карап алдылар. Икесенә дә күңелле булып китте: байлык алар кулында ләбаса. Яна көн туды. Әлегә тотылмадылар. Сак булсалар, кем тотсын алармы. — Каушама гына син. диде Зәбир, дустын иңеннән кагып Барысы да тәртиптә булачак, менә күрерсең. Фәиз елмайды, аның елмаюы Зәбиргә кирәк иде. ул инде дустынын тәмам шәлберәюеннән бик курыккан иде. Молодец! диде ул һәм Фәизне ирләрчә каты итеп тагын иңеннән какты. w Йоклап булдымы соң? Йокладым. Туңып уянгаладым, әлбәттә. — Мин үле кеше кебек йоклаганмын. Егетләр сискәнеп кит геләр — якында гына мотор тавышы ишетелде. Алар тавышны аңларга тырышып сагаеп тыңлап тордылар. Гөрселдәү кайдадыр якын-тирәдә ишетелде, трактор тавышына да. вертолет гөрләвенә дә охшаган иде. Аучыдан өркегән куркак җанварлар шикелле алар җан-фәрманга, абынасөртенә. урман эченнән йөгерделәр. Тын алырга туктагач тыңлап тордылар гөрселдәү ишетелмәде Тирә-якта мең төрле урман авазлары хөкем сөрде. Кай тарафка, нинди юнәлештә юл тотуларын аңламыйча алар, сирәк-мирәк очраган кура җиләге, шомырт белән тамак ялгап бардылар да бардылар — Вертолет булды микән әллә? — диде Фәиз хәл алырга туктагач. Юктыр. I авышы якын ишетелде бит. вертолет булса күренми калмас иде. — Мотоцикл андый чатырда йөри алмый инде. Урман хуҗалыгында эшләүче тракторлар булгандыр. Безне эзәрлекләүчеләр түгел микән? Безне трактор белән кем куып йөрсен инде. — Синең өчен танк чакыртырлармыни? Зәбир моны шаяру и геп кабул итте, Фәизнен исә шаярырга хәле дә. исәбе дә юк иде. Адашып йөри торгач, инде көн кичкә авышты. Ниһаять, агачлар сирәгәйде. Тагын ярты чакрым чамасы абына-сөртенә үткәннән сон алар урман авызына килеп чыктылар Каршыда аллы-гөлле болын җәйрәп Я1а иде. ә теге ягында бер чакрым гирәсе ераклыкта авыл күренде. Сөенергәме. көенергәме белмәделәр. Алар шәһәрдән бик еракка китә алмаганнар иде урманда адашып, урап йөргәннәр. Авылдан шәһәргә ун-унике чакрым ара бар. Алар инде алтмыш-җитмеш чакрым юл үттек дип уйлаганнар иде. Зәбир, бу биг Каенсар авылы Бер тапкыр дездомнан монда машина белән бәрәңгегә килгән идек Әйе шул. Нишлибез? Бераз хәл җыйыйк та. мин авылга барып килермен Чын әйтәсеңме'.’ Фәиз ялгызы калырга курыкты, берүзе уй-хисләренен колы булып калырга йөрәге җитмәс кебек иде. Ник? Кыяфәтем ничегрәк минем? Начар. Өстәвенә пычрак га әле. — Авыл башында буа бар. битне шунда юармын. Әллә йөрмисеңме? Ничек инде, «йөрмисеңме»? Ачтан үләсең киләмени’ Бер капчык алтын-көмеш кашыклар белән урманда ачтан үлү бик ямьсез күренеш, кешедән яхшы гүгел. Ул тигез, матур тешләрен күрсәтеп елмайды Фәиз дә никтер аңа ияреп елмайды, күрәсең, дустына ышану, аның авылдан ризык алын киләсенә шикләнмәү билгесе иде бу Курткаңны бөтен төймәләренә төймәлә, диде Фәиз Эчтә күлмәгең юклыгы күренмәсен. Ун минутлап ял игеп утырдылар Зәбир урыныннан кузгалды. Урманнан чыкма. Киттем мин. Фәиз аны җиңеннән тотып туктатты Ашыкма әле. Ә авылда ишеткән булсалар? Нәрсәне? Нәрсәне, нәрсәне. Башыңны җүләргә салма инде. Кибет басканны ишеткән булсалар? Шәһәр ерак түгел бит моннан. Андый хәбәр тиз тарала ул. Зәбир уйланып торды. Аннары: Ишетелсә ни. диде. Алтын урлаучының мин икәнен алар белми биг. Әле тотылсам да, кибеттә минем бармагымның отпечатка лары юк биг. Аның каравы мотоциклда бар отпечаткаларың. Анысы шулап.. Йөрмә. Зәбир! Ашыйсы килә бит Килә шул Менә нәрсә. Әгәр дә мин бер сәгатьтән әйләнеп килмим икән, димәк, мине эләктергәннәр дигән сүз. Дөресрәге, тоткарлаганнар дип аңла. һәм яңадан урман эченә кач бу тирәдән ераккарак киг Юк. синнән башка мин беркая да бармыйм, дип кырт кисте Фәиз. Бала-чага булма әле! Мин сине сатмам, алай-болай тоткарласалар. качу ягын кара Киттем мин Барырга кирәк. Сак бул. Зәбир рюкзактан бер балдак сайлан алды Акча юк биг. диде ул. Фаизнең аптырашка калуын күреп Авылда ашамлыклар кибете бар Фәиз котсыз калды I илермә! Бу балдак белен эләг әсен син Зәбир дустына көлеп карады: Бигрәк инде син. . Бер дә алтын кибетен басучыга охшамагансың. Мин аны на всякий случай алам. Болай гына ризык юнәтә ал.масам, берәрсенә сатармын. — Кырыйдагы өйгә кер дә ипи белән сөт кенә сора инде. — Иң элек шул өйгә керәм, әлбәттә. Урманда машинабыз ватылды дип алдармын. Фәиз елмаерга тырышты: — Син хәйләли беләсең. — Ярый, киттем мин. — Сак бул. Ап-ачык болын буйлап атлаучы дустын күзәтеп Я1 канда Фәизнең сикереп торып аның артыннан йөгерәсе килде — дусты шулкадәр ялгыз һәм ярдәмсез шикелле тоелды. Эләкмәсә генә ярар иде. Зәбирне тотмасыннар өчен Фәиз шушы таушалып беткән рюкзакны алтыны-ние белән кемгә булса да бирергә риза иде. "Зәбир ерагайганнан-ерагая барды. Җибәрәсе калмаган дип уйлады Фәиз. Әмма дустының кыю атлап баруына игътибар иткәч, исән-имин әйләнеп урманга кайтуына ышанасы килде. 12 уа янындагы өй бикле иде. Зәбир урам буйлап атлады. Икенче йорт иске һәм күпне күргәнгә охшаган черегән, чалышайган иде. Гүя дөнья авырлыгын күтәреп торып арыган да хәле беткән һәм инде аның, ниһаять, газиз җиргә ятасы килә. Менә-менә аварга юрган шундый ук кыек капка янындагы утыргычта, җәйнең соңгы нурларыннан аз булса да яшәү көче өстәп, бөрешеп беткән бәләкәй генә карчык утыра иде. Аңа сиксән яшьләр булгандыр, бәлки күбрәктер дә. аның бөтен төс- кыяфәтен бербөтен итеп алып күзәткәндә, ул августта алмагачтан өзелеп төшеп җирдә бөрешеп яткан алманы хәтерләтә иде. Зәбир саклык белән генә карчык янына килде: — Нихәл, әби! Әби аны күрәме-юкмы — анысын аңларлык түгел, томан пәрдәсе белән капланган күзләр карыйлар да. карамыйлар да шикелле иде. Аның сул кулы берөзлексез калтырап тора, уң кулы никтер күлмәк итәген йомарлап тоткан иде. — Ни дисең, улым? — диде әби калтыравыклы тавыш белән. — Исәнме, дим! Карчыкның җавабы искитәрлек гаҗәп булды: Аллага шөкер әле. улым. Кул-аяклар гына сызлап тора менә. Көзге яфрак сыман дерелдәп утыручы, килеш-килбәтендә яшәү төсе югалган карчыкта әле яшәү өмете бар иде. Зәбир озакка сузмады: — Әби. ашарга берәр нәрсә кирәк иде. — Ипи белән шикәр генә инде. улым, диде әби тонык i авышын дерелдәтеп.— Пешкән әйбер юк. — Сөтең бармы? — Юу-у-у-к, каян булсын. Сыер асрарлык түгел бит инде мин. Шулчак Зәбир кибетнең шушы урамда, өч-дүрт йорт аркылы гына икәнен исенә төшерде. — Әби. кибетегез ачыкмы? — Нәрсә ачыкмы? — Кибет. — Сәгать ничә соң әле? — Әллә тагы. Ул, әби белән әңгәмәне шундук өзеп, кызу-кызу кибеткә таба атлады. Сатучы, егерме биш -утыз яшьләрдәге түгәрәк битле, кысык күзле хатын. Зәбиргә зур кызыксыну белән каран торды. Сатучы чибәр, әмма чыраеның туклыгы гына аның табигатьтән бирелгән гүзәллегенә каршы «керәшен» тора шикелле иде. Егет аңа беренче күрүдән үк охшаса да. тавышын усалрак итәргә тырышып, сатучыларга хас кырыслык белән әйтеп куйды — Бикләргә җыенам кибетне. Нәрсә аласын’ Кибет кечкенә булса да. алыр әйбер җитәрлек, кәнфит-прәннектер. берничә төрле җимеш, хәлвә, консервалар, тәмәке, төрле банкалар ризык шактый күп иде. Зәбир сынаулы караш белән сатучыны күзәтте Машинабыз ватылды, диде ул, ниһаять - Шуннан. Машинабыз урманда. Тамак ачты. Хатын аның каушавын күреп елмайды Соң. ал берәр нәрсә. Менә, хәлвә бар. прәннек, печенье Ипи бар. Аның елмаюы Зәбиргә бераз кыюлык бирде һәм ул: Акчам юк минем, диде. Кибетче кысык күзләрен бермәлгә генә акайтып алды: Ха. мин бит бушлай бирмим. һәм андый җөмлә килеп чыкканнан көлемсерәп куйды. Монда озак горырга ярамый Кибеттә кешеләр булмаганлыктан файдаланып, Зәбир тәвәккәлләде. Минем алгып йөзегем бар. Кая. күрсәт. Зәбир чалбар кесәсеннән йөзекне чыгарып сатучыга бирде. - Алтмыш сумга бирәм. Сатучы йөзекне әйләндергәләп карады. 583 нче проба. диде ул әле йозеккә. әле Зәбиргә карап. Зәбиргә бу минутлар чиксез озакка сузылган кебек гоелды Тирләп чыкты, йөрәк сш-еш типте. Нәрсәсен алай озаклап карый инде’!. Алтын бит инде, алтын! Алтмыш сум кыйммәт була, диде кибетче хатын һәм кысык күзләрен тагын да мутландырыбрак чекрәйтте. Илле? Илле дә күп. Егермегә алам Cai улашып iорырга вакыт булмаса да. Зәбир Егерме биш и i инде. диде. Ярар, егерме бишкә алам, диде хатын һәм йөзекне имән барма! ына киеп тә куйды Шуннан соң прәннек үлчи башлады. «Ювелирныйны» басканнар, диде сатучы хатын үлчәүнең саннарына текәлеп Бу хәбәрне ул фәлән апаның сыеры бозаулаган дигән сыманрак кына гадәт һәм пүчтәк бер вакыйга итебрәк әйтеп ташлады. Зәбирнең йөрәге жу итте Нинди ювелирныйны9 дигән булды ул. үзе дә сизмәстән. Шәһәрдә.. Бик күп алтын-комеш әйбер урлаганнар. Зәбир чак кына кибеттән чыгып Йөгермәде. Шулай да ул үзендә көч тапты: Бу йөзек урланган түгел Урман эчендә калдымыни машинагыз? Әйе. ватылдык. Сатучы буш кәгазь коробкага ике шешә аракы, дүрт ипи. сигез консервы, хәлвә, прәннек, ун пачка «Прима» сигареты, ике кап шырпы iy нарды һәм ciepMe биш сумнан өч сум сиксән дүрт тиен сдача да бирде Зур рәхмәт сезгә! Зәбир, коробканы кочаклап, ишек янына барып җиткәч, сатучы Тагын алтын әйберләрең бармы'’ дип сорады Зәбир шып туктады, борылып сатучыга текәлеп карап торды Юк. Ә нигә?.. - Болай гына. Сатып алыр идем. Юк. юк. Бүтән юк. Шулвакыт кибет янына мотоцикл килеп туктады. Зәбир ишекне ачты. Бусагада аңа алагаем гәүдәле милиционер очрады. Зәбир тышка чыгып җитешә алмады, кибет эчендә калды, милиционер эчкә узды. Зәбир котсыз калды һәм үзе дә сизмәстән, никтер: Исәнмесез! - диде. Милиционер дәшмәде, аңа дикъкать белән бер карады да сатучыга таба атлады. Зәбир исә урамга атылып чыгуын сизми дә калды. Чыккач ул кайсы якка барырга кирәклеген онытып исәрләнеп торды. Аяклары, үзләреннәнүзләре теге карчык йортына таба атладылар. «Эләктем!»— дигән уй чигәләрне каезлады. Йөгерергә кирәк, ләкин аяклар никтер тыңламас булды. Чөнки баш эчендә: «Йөгерсәм шикләнәчәкләр», дигән уй да сулкылдады, ахры, шуңадыр йөгерелмәде. Шулай да. намнарын кызулатты һәм әбинең йортына килеп тә җитте. Капка июендә утыручы карчык кына коткарыр шикелле иде. Гомере буе Аллага табынып, намаз укып яшәгән әби иң ышанычлы, иң таянычлы кешедер сыман иде Шул бөрешеп, шәлберәеп беткән әби генә аңа начарлык кылмас кебек тоелды. Ни әйтергә белмәгәч, ул: Әби. лапасыңа качыйм әле.—диде һәм, әбинең ризалыгын көтмичә. чалышайган капкадан ишегалдына кереп шылды. Лапастан башка качыр урын да юк иде. ул шыгырдап торган кадим баскыч буйлап түбәгә менеп китте. Лапас түбәсендә печән юк иде. черек такталардан тузан куптарып ул түбәнең урам ягына мүкәләде. Такта ярыгыннан урамны күзәтә башлагач, мотоциклы тавышы ишетелде. Мотоцикл ыжгырып килде дә әби турына җиткәч туктады. Әби, моннан берәр кеше узмадымы? диде милиционер. Карчык дәшмәде. Милиционер сүгенеп мотоциклын сүндерде дә кычкырды: Моннан бер егет узмадымы? Кулында коробкасы да бар иде. Зәбир үлле-мәллә хәлдә түбәдә барысын да ишетеп ятты. Бетге баш! Юк. узмады.— диде әби. Зәбир үз колакларына ышанмады, шулай да әле бөтенләй харап булмадым бугай дигән өмет бугазына ябышкан куркуны ычкындырды шикелле. Милиционер, карчыкка таба бөкрәя төшеп, кычкырды: Кибеттән чыккан егет турында сорыйм мин. Кайсы якка китте ул, күрмәдеңме? «Хәзер әби аңына килер дә аның ишегалдына кереп китүен исенә төшереп әйтер бирер...»—дип Зәбир тагын котсыз калды. Әмма әбинең җавабы мең алтынга торырлык булып чыкты. Ә-ә-ә-ә-ә. ул бит теге урам буйлап китте. — диде әби. калага таба алып китә торган юл ягына ишарәләп. Милиционер мотоциклын кабыза алмый интекте. Ниһаять, мотоциклга җан керде һәм ул җәһәт кенә менеп атланды да әби күрсәткән тарафка очты. Әби алдады. Гөнаһ-фәлән диеп тормаска нәрсә этәргәндер. Бәлки саташкандыр. Мөгаен НКВДдан михнәт күргәне булгандыр. Бәлки гомер буе Аллаһы тәгалә белән сөхбәт кылып кайда гөнаһ, кайда гөнаһ түгел икәнне дин туфрагына тамыр җәйгән җаны белән тоядыр. Бәлки, гомер буе кыйблага каран, унҗиде яшьлек баланың тәкъдирен, бүгенгесен вә киләчәген укый алу сәләтенә ия булгандыр... Мотоцикл тавышы ерак i а эреп юк булгач та әле Зәбир лапас түбәсеннән төшәргә куркып ятты. Нишләргә? Милиционер сизенде микәнни? Шушында качып утырыргамы? Сатучы хатын йөзек турында әйткәндер. Урманга йөгерсәм, милиционер кире борылып бу якка килер, күрер. Ә Фәиз бер сәгат ь кенә көтәчәк Тагын ярты сәгать чамасы вакыт калды. Нишләргә? Фәиз китсә, ничек табарбыз бер-беребезне? Ни булса — шул! Урамга чыкты. Әбигә карап торды, аннан берәр сүз ишетәсе килде, ләкин карчык дәшмәде. Рәхмәт, әби! Мин сиңа әле киләчәкмен. Мин сиңа яна йорт салырлык акча бирәчәкмен Рәхмәт! Карчык ишетмәде, ахрысы Аның кыяфәтенә «бар. тизрәк урман юлына төш», дигән геләк кенә язылган иде Зәбир әбигә өч сум акча тоттырды да тартмасын култык астына кыстырып урманга таба йөгерде. Әби. сикәлтәле юлдан җан-фәрманга чабучы ятимнең исән-иминлеген ходайдан сорап, аның кылган яман эшләрен ярлыкауны үтенеп, дога кылып калды. Юлның калку урынына җиткәч. Зәбир борылып карады —эзәрлеклә- үчемазар күренмәде 13 атучы хатын кибеттә бикләнеп елап утырганда, милиционерның мотоциклы авылны чыгып кала юлында туктады. Юлда, якын- тирәдә беркем күренмәде. Тирә-якны күзәткәндә авылның икенче ягындагы калкулыкта берәүнең йөгергәне күренде. Йөгерүче урманга юл тота иде. Мотоцикл үкереп авыл эченнән шул тарафка чаты. Карчык әле һаман өй турында изрәп утыра иде. милиционер үтеп барышлый яман итеп сүгенде һәм йодрык күрсәтте. Әби юлдан купкан тузан эчендә калды һәм иреннәрен чак кына кыймылдатып мәтелек дот асын дәвам итте. Зәбирнең колагы мотоцикл тавышын тиз эләктерде. Мотоцикл үргә менгәндә ул ярты юлны гына узган иде. шулай итеп, әле урманга тагын ярты чакрымлап юл бар. Йөгерүдән туктап, әкренрәк атлады, чөнки әгәр куа килүче икән барыбер качып котылырлык т үгсл. әгәр дә теге милиционер түгел икән бигрәк тә чабудан мәгънә юк. Бәлки у тыртып барырлар урманга кадәр. Ул артка борылып карарга куркып барды Күңелдә бары бер геләк кенә яшәде милиционер булмаса ярар иле. Мотоцикл тавышы якында ишетелгәч, түзмәде, борылып карады Бетте' Эләкте' Зәбир юл кырыена чыкты, мотоцикл чиылдап туктады. Милиционерның кыяфәте ямап иде Зәбир алдашу вариантларын башында кайнатты, дөресрәге алар үзләре кайнадылар, аның ихтыярыннан башка Милиционер мотоциклыннан төшкәнче үк акырды: Тукта, шакал! Аның габак битле киң чырае киеренкелектән ап-ак булган иде. ул Зәбиргә таба атлады Зәбирне бер тапкыр да кулга алганнары юк иде әле. шуңа күрә ул нишләргә белми аптырап торды Кая барасың? диде милиционер яман усал итеп Урманга, диде Зәбир юаш булып кыланып Асылда исә бу мизгелдә ул юаш түгел иде. Милиционерның шакал дип акыруы аңарда шундук нәфрәт уятты Әмма сабыр булып карарга кирәк Алга таба ничек булыр Фәиз күргәндер, урман эченә качкандыр Нинди машинатыз ватылды? Милиционер, Зәбир кебек үк. еш- сш сулады, әйтерсең лә. ул да җәяү йөгергән Зәбир машина ватылды дип ялганлауның файдасыхчыгын аңлады: Ялганладым, бернинди машина да юк Тә-ә-ә-к. кая барасың соң син хәзер ’ Зәбир коробкасын кочаклап арт карак читенле, чөнки милиционер шулкадәр ярсыды, хәтта сулышы биткә бәрелеп торды Урманга Хәзер анда иптәш малайлар, кызлар мотоцикллар белән кидертә тиешләр Бер дустымның туган көнен үткәрергә җыенабыз Алдыйсың! Ну-ка күземә кара' Карарта курыкса да. Зәбир аның күзләренә карады. Егетнең кү т төреннән өлкән лейтенант ни укыгандыр анысы мәгълүм түгел, никтер ул кинәт йомшарыбрак кит те С — Алдыйсың, брат, тагын алдыйсың. Утыр әле. Ул үзе иң беренче булып юл кырыендагы чирәмгә утырды. Зәбир коробканы җайлап куйды да милиционер белән янәшә чүгәләде. Көн инде сүрелеп килсә дә. икесе дә шабыр тиргә баткан иде. Милиционер фуражкасы белән битен җилләтте. Зәбирнең башына әллә нинди уйлар килде: торып йөгерергәме әллә. Милиционерга көче җитмәс шул, бәреп мотоциклын алып китсәң шәп булыр иде. — Алдамыйм.—диде Зәбир, өлкән лейтенантның бер сүз дәшми күзәтеп утыруыннан шүрләп. Алдыйсың, алдыйсың. Битең нишләп сыдырылган? Зәбир кулы белән битен сыпырды: — Котырган идек дуслар белән. — Котырган идек. Кайдан син? — Казаннан.— дип ычкындырды Зәбир үзе дә сизмәстән. Монда нишләп йөрисең? Зәбир Каенсардан ерак түгел Тарлау исемле авыл барлыгын ишетеп белә иде. Теленә шул исем килде: — Тарлауга кунакка килдем. Менә, туган көн үткәрмәкче булабыз. — Рәмзиягә син йөзек бирдеңме? Зәбирне гүя салкын су белән коендырдылар. — Мин.—диде ул. Милиционер шак-шок итеп бер-бер артлы сораулар яудырды: — Күптән беләсеңме син аны? — Күптән. — Күптән очрашасызмы аның белән? — Мин аның кибетенә генә керәм. шунда гына күрәм. — Ә нигә миннән качтың? — Качмый. Миңа бит унсигез юк әле. Миңа аракы, тәмәке не положено... Милиционер Зәбирне җентекләп күзәтә бирде: — Әйт дөресен. Рәмзия белән синең арада нәрсә бар? Зәбир аптырап карап торды — өлкән лейтенантның кыяфәте коточкыч иде. Бернәрсә дә юк.— диде Зәбир, милиционер усал булса да, үзендә бераз тынычлану сизеп.— Мин курыктым аракы алганым өчен сез ачуланырсыз дип. — Син. давай, тәүфикълы песи булып кыланма, бер дә юаш кешегә охшамагансың! Рәмзиягә тиктомалга ничек инде син йөзек бүләк итәсең?!. Аңлашылмый. Безнең акчабыз юк. Минем дә, дусларымның да. Бер кызыбыз әнисенең балдагын алып килде, шул балдакка менә аракы, закуска алдык. Милиционер күзләрен чекрәйтеп карап торды: — Алдыйсын, дип кабатлады ул һаман.— Ярар, көтик әле дусларыңны. — Алар тиз генә килмиләр әле.— дигән булды Зәбир. Ул тагын кинәт дулкынлана башлады. «Бу милиционер мине җибәрмәстер инде...»—дип уйлады ул. — Тарлауда кемнәрең бар? — Әниемнең сеңлесе. — Исеме ничек? — Галия,—дип ташлады Зәбир. Өлкән лейтенант кашларын җыерып уйлап торганнан соң көлемсерәп куйды: — Ул авылда Галия исемле хатын юк бугай бит. — Бар. нишләп булмасын.—дип мыгырдады Зәбир. Милиционер торып басты, як-ягыиа каранды, Зәбир дә кузгалды. — Нишләтергә икән сине? Нишләтергә дип Мин бит берни эшләмәдем. Аракыны мәгез. алыгыз... Рәмзия белән күптән очрашасызмы? - диде кинәт милиционер һәм аның чырае тагын аксылланды Зәбир ат хәтле гәүдәле милиционердан шул арада бик нык туйды, тәмам җаны бизде. Эчке сиземләү белән аның халәтен аңлады һәм ялганлауның иң дорфасын сайлады. — Әйе, әйе, күптән очрашабыз Рәмзия белән!—дип акырды ул бөтен болынга. — Акырма, ник акырасың, диде милиционер тыныч кына.—Исемең ничек синең? — Зәбир минем исемем. Рәмзиягә йөзек мин бүләк иттем, чөнки яратам мин аны.— диде Зәбир тавышын бераз акрынайтып. Ул инде эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган иде. Хәзер оста итеп уйнарга гына кирәк. Милиционерда киеренкелек башкарак юнәлеш алды. Ник аны башта ук шулай димәдең? Зәбир калтырана башлады, дөрес ялганладым микән, дип аңларга тырышып торды — Аңлашылды, диде милиционер һәм мотоциклын кабызды. — Ул монда урманга килергә тиеш идеме? — Әйе,- диде Зәбир инде тәмам интуициягә генә буйсынып — Рәмзия белән күңел ачып ятмакчы идегезме? — Әйе. Мотоцикл авылга таба очты. Зәбир баскан урынында катып калды. Ул әле һаман ышанып бетмәде иреклеме ул?.. Мотоцикл ерагаеп кечерәя барды, ул тартманы алды да, һушына килеп, урманга йөгерде. 14 _.абитов Камил Юныс улы условниклар яши тор!ан спецкомен- <3 датурада хезмәт итә иде. Дежур вахтаның смена башлыгы буларак, бер тәүлек вахтада торгач, ике тәүлек ял тиеш аңа. Ул көнне өлкән лейтенант эштә иде. үзе урынына ярдәмче сержантны калдырып. Каенсарга китте. Анда аның сөяркәсе Рәмзия кибеiтә сатучы булып эшли. Көнче кеше буларак, сөеклесе янына ул көн саен барып йөри, хәтта дежур көннәрне дә очрашырга җай таба. Рәмзия ирдә чакта ук очрашалар иде инде алар Ире салырга ярата иде. аннан котылырга яхшы сәбәп иде бу Камил ярдәмендә ирен ЛТПга озаттылар Рәмзия белән өлкән лейтенантның мәхәббәте шактый көчле. Көнләшү бик авыр хис булса да. аның романтикасы ла юк түгел иде. Ирен ЛТПга озатмаска да була иде. гик Камил шулай кирәк дип тапты мәхәббәткә комачаулый имеш Иренең төрмәгә озатылуын Рәмзия барыбер авыр кичерде. Бу кадәр каты бәрелмәскә иде. дин уйлады ул. Мәхәббәт дип инде «Гаебем зур Фәритем каршында, зур гөнаһ бу», дип үз-үзенә генә түгел, сөяркәсенә дә күп тапкырлар кабатлады ул Аерылышырга иде дә инде, шуның белән вәссәлам! Тик. Монда тагын бер җитди сәбәп бар шул Шәһәр горпромторгын- да эшләгәндә Рәмзиянең растратасы чыкты, шул вакытта аны Камил үзенең ОБХССтагы дуслары белән коткарып калды Камилгә дә бурычы зур шул аның, ул булмаса. беткән иде баш Шуңа күрә Камил ничек тели шулай булып чыкты, ире бер елга озатылды. Камилнең көнләшүе җанны тынгысызласа да. аның белән Рәмзиягә рәхәт иде Ул инде, көнләштермәс өчен, авыл ирләренә хәтта елмаерга да курка иде әүвәле Ләкин тора-бара Рәмзия аны көнләштереп интектерүдән күпмедер дәрәҗәдә ләззәт татый башлады. Рәмзиянең кузләре ачылды бу милиционер аны чынлап та үлеп ярата, шуңа күрә көнләша икән, көнләшсен! Элегрәк ул аның көнләшүен үз йөрәгенә дә якын кабул итә торган булса, вакыт үткән саен торгаш хатын көнләшү көнләшүченең шәхси проблемасы икәнлеген хәйләкәр акылы белән аңлый башлады. Ә өлкән лейтенант исә. гел Рәмзияне уйлап, аның белән саташып, кибетенә берәр чибәр егет кереп сөяркәсен тартын алыр дигән уйлар белән бимазаланды. Ул хәтта Рәмзия фатир кергән хуҗа хатын Әкълимә апага да күз-колак булырга кушты. Аның инде кайвакыт тыгыз тәнле түгәрәк бу сатучыны ташларга исәбе дә булгалады. әмма җиңел генә ясала торган адым түгел иде бу. Әйтерсең лә. Рәмзиянең ире каргаган да милициянең өлкән лейтенантын тыныч тормыштан мәхрүм итеп, аңа хатынын тапшырып киткән Көнләшү мәгънәсез хис. Әгәр хатын-кыз сиңа хыянәт итә икән, бу очракта көнләшүдән мәгънә юк. чөнки көнләшеп кенә бернәрсәне үзгәртеп булмый. Әгәр дә хатынкыз хыянәт итми икән, бу очракта көнләшү шулай ук мәгънәсез. Ике очракта да көнләшү мәгънәсезлек. Бик күп акыл ияләре тарафыннан болай дип әйтелгән: хатын-кыздан көнләшү һәм гомумән көнләшү — кеше күңеленең иң хәшәрәт почмагы. Көнләшүгә дучар ителү җәза, моны көнче кеше бик яхшы белә. Гөнаһ өчен бирелә көнләшү дә. Кеше үзен көчсез, булдыксыз итеп хис иткәндә көнчегә әверелә, үзен шәхес буларак импотент итеп сизгән саен анарда көнләшү хисе арта бара һәм ул. ниһаять, садистка әверелә башлый. Әмма бу халәт көнләшү объектына кайгы китерсә дә. иң беренче чиратта ул көнченең үзенә — зур фаҗига. Мондый җәза ниндидер гөнаһ өчен буладыр Көнләшү үзе гөнаһ түгелме? Бер гөнаһ икенчесен тудыра. Тагын боҗра тоташа! Көнләшүнең табигатен өлкән лейтенант Сабитов белми, аңламый, бу коточкыч хисне җиңәрлек көч аның таза гәүдәсендә һәм кокардалы фуражка эчендәге башында да юк. Хатыны белән аерылгач, ул үзеннән- үзе шикләнеп йөрде. Аны гаепләүче булмаса да. ул үзен никтер булдыксыз дип санады. Менә Рәмзия белән танышты. Очраша башладылар һәм ничектер бср-берсенә хуш килделәр шикелле. Әмма Рәмзия белән дә аерылышу ихтималы алдан ук кытыклый башлады. Беренче хатыныннан аерылганнан соң барлыкка килгән икеле-микеле уйлар йөдәтте. һәм менә көнче кешегә туры килеп тора бит ул — кибеткә кергәндә чибәр яшь егет Рәмзия яныннан чыгып килә. Таныш түгел, ләкин исәнләште Исәнмесез, ди. Мыскыл итә. хайван! Рәмзия янына килгән. Элек монда күренгәне юк иде бу егетнең. Нахал, исәнләшә бит әле ул. Егет артыннан ишек ябылгач. Камилнең ярсуы бәреп чыкты: — Кем бу?! Рәмзия сискәнеп китте, чөнки милиционерның акыруы каты чыкты. — Ник кычкырасың!- диде Рәмзия, сөяркәсенең яман кыяфәтеннән куркып. — Кем иде ул? — Бу егетме? — Әйе. — Кайдан белим. Сагын алучы. Продукты алырга кергән. — Алдыйсың. — Нишлисең си-и-и-ин? Камил, акылыңа кил инде. — Нишләп сез икегез генә идегез кибеттә?!—дип ярсып кычкырды Камил. — Башка кеше булмаганга!—дип кычкырды Рәмзия аптырагач.-- Мин гаеплемени аның берүзе кибеткә кергәненә?! Соңгы вакыт га Рәмзиянең мондый допрослардан саруы нык кайный иде. Әкренләп кузгала башлаган нәфрәт вулканы чәчрәргә генә тора. Туйдырды бу көнләшүләре, тәмам гарык булды ул. Кинәт бу милиционерны күралмый башлады Мондый минутларда ул үзенең рәнҗетелгән, мыскыл ителгән ирен исенә төшерә һәм күңелендә ничек тә булса бу 36 милиционердан үч алу теләге туа. Менә бит хәзер дә акылыннан язар дәрәҗәт ә җитеп көнләшә, әйтерсең лә. Рәмзия аныкы, башка беркемнеке дә түгел. Рәмзия күзләрен чекрәйтеп карап торды да кинәт үзе дә сизмәстән әйтеп ташлады: Чукын инде! Дөресен әйтәм минем яныма килде ул егет Гашыйк булган миңа. Син дә бит миңа гашыйк булгач, иремне төрмәгә утырттың, мине үзенә таргып алдың. — Дәшмә, сука! дип кычкырды Камил. Йөгереп барып ишекне эчтән бикләде Чынлап әйтәсеңме'’ Рәмзия дә кычкыра башлады: Миңа гашыйк булуын әйтте Менә, йөзек бүләк итте Камил, өнсез калып, тораташ булып катты. Сезнең арагызда берәр нәрсә булдымы инде9 Әлегә юк. диде Рәмзия, шундый удар ясый алуына к}анып һәм бер үк вакыт га шөлләп Шундук Камилгә болай дип әйткәненә үкенеп тә куйды. Чөнки, ни дисәң дә. ничек кенә булмасын, Камил аны растратадан коткарды Аннары мәхәббәт хисләре дә сүрелеп бетмәгән бит әле Шуннан соң инде Камил мотоциклына атланып ары-бире чапты һәм Зәбирне куып җитеп сөйләште Кире кибеткә килгәндә аның кыяфәте чарасызлыктан саргаеп калган иде Рәмзия елап шешенеп беткән биген яшерергә тырышты Камил кереп ишек катында басып калды. Ишекне биклә, диде Рәмзия сулкылдап Камил ишекне бикләде һәм прилавкага утырып сөяркәсенә карап катты. Нәрсә? диде Рәмзия, ник алдашканына үкенеп Камил дәшмәде. Гафу ит мине, диде Рәмзия, аның иңенә таянып. Ялганладым мин. Ачуым килде дә. Ул егет минем янга килмәгән иде Машиналары ватылган урманда Акчасы булмагач, менә бу йөзекне калдырды. Егерме биш сумга сатты. Камил кинәт һушына килде, хатынның кулын алып атты: Нәрсә тагын алдашасың инде! Мин бит ул егетне куып тоттым, сойләш ICM. Шуннан? Мин Рәмзия белән күгпән очрашам диде. Йөзекне бүләк иттем диде. Рәмзия ни әйтергә белми аптырап торды һәм чарасызлыктан елмаясы итте: Боларын инде үзең уйлап чыгардың Бар. ул сине урманда кәгә! Нишләп ашыкмыйсың” Рәмзия ышанмыйча карап торды Шаярасыңмы, әллә инде көнләшүдән тилерәсеңме9 Сез бит урманда очрашырга тиеш икәнсез. Ул көтә сине аракы, закускалар белән Ярар, теләсә ни сөйләшеп уi ырма инде Рәмзия халатын салып кофтасын киде Әйдә, биклим кибеше Камил хатынның тынычлыгына гаҗәпләнде Кинәт ул акырып җибәрде: Сука! Хыянәтче' һәм Рәмзиянең яңагына сугып җибәрде Рәмзия чак кына егылмый калды Нишләвең бу. Камил? Милиционер башың белән Минем бер гаебем дә юк бит. Ник көнләшәсең инде Минем бит синнән башка беркем белән булганым юк. очрашканым юк. теләгем дә юк Рәмзия прилавка артына посты. Камил икенче якта кыҗрап торды Ул бит миңа бөтенесен сөйләде. Нәрсә сөйләде?—Рәмзия аңларга тырышып кашларын җыерды.— Ул молокосос нәрсә сөйли ала минем турыда?! — Синең белән очрашам, диде. Яратам, ди, сине. Рәмзия акыллырак, дөресрәге, аек акыллырак иде. Ул эшнең нәрсәдә икәнлегенә тиз төшенде, һәм тыныч кына әйтте: — Син миңа бүтән сукма. Милиционер дип тормам. Синең миңа сугарга хакың юк. Ә хәзер мине тыңла. Тынычлан. Тыңла. Минем андый бала-чага белән чуалганым юк. Аннары, синең белән гел очрашып торабыз, синнән башка беркемем юк — моны яхшы беләсең. Шул чукынган көнләшүең аркасында гына тилерәсең. Син аны куып җиткәч, Рәмзия янына килгән идеңме, дип төпченә башлагансыңдыр. Син бит гел шулай. Мине берәр ир белән күрсәң, барып сораштыра башлыйсың. Ул егет аңлаган синең көнче икәнеңне, һәм синнән котылыр өчен минем янга килдем дип ялганлаган. Ә син, тиле, шуңа ышанып, монда чапкансың. Камил тынычлана башлады: — Ә нишләп менә нәкъ алай дип алдаган соң ул? Нишләп башкача алдамаган ул?! — Башлы егет ул, димәк. Тагын ничек дип алдасын? Син кибеткә килеп кергәч, котсыз калды бит ул, хәтерлисеңдер. Син аны кулга алырга килгәнсең, дип уйлады бит ул. — Ә нишләп курыкты соң ул? Ник мин аны кулга алырга тиеш? — Син һаман бернәрсә дә аңламадыңмыни? — Юк. — Ювелирный кибетен басучыларның берсе шул бит, бу йөзек кайдан килгән дип беләсең? Камил көнләшү өянәгеннән арына алмаса да, Рәмзиянең сүзләреннән милициягә хас сагаю белән катып калды. Чыннан да., нишләп Рәмзиянең сөяркәсе булсын инде ул шалапай... — Син аның кибет басучы икәнен кайчан аңладың соң? — Минме? Кибеткә килеп керүгә үк шикләндем мин аннан. Ә инде йөзек тәкъдим иткәч, тәмам инандым. Кыяфәтеннән үк күренеп тора иде бит. Син генә ул көнләшүдән тәмам исергәнсең. Милиционер! Камил нишләргә белмәде. Хәзер ул егетне куа чыкса барыбер тота алмаячак. Отделга хәбәр бирсә, нишләп дежурство вакытында Каенсарга барып чыктың дип сорарлар. Аннары, ниһаять, ул аның эше түгел. Кибет басучылар белән шөгыльләнүчеләр болай да муеннан җитәрлек. — Рәмзия, чыннан да. кибет басучыга охшаган иде бит ул. — Шулай булмый. — Нишләп соң син башта мине алдадың, гашыйк булып йөрүче егет дип? — Сиңа ачуым килде. Көнчелегең белән җелегемне корытасың бит инде. — Ник миңа кибет басучыдыр бу дип шундук әйтмәдең? — Беренчедән, йөзек миңа егерме биш сумга гына төште. Ул егетне кулга алсаң, мин бит йөзектән мәхрүм була идем. Икенчедән, кызгандым мин ул егетне. — Нишләргә? — Бернишләргә түгел. Тынычлан. Аларны барыбер тотырлар инде. Бу йөзекне миннән тартып алырлармы икән? — Белмим. Карале, Рәмзия, аны куа чыксам, урманда тоталмам инде. Тотсам, анда шул кадәре алтын... Ә тотмасаң? Син аларны урманда тоталмыйсың. Эзләп йөрергә вакытың да юк, сине инде спецкомендатураңда югалтканнардыр. Камил бөтенләй югалып калды. Үзен мескен хәлдә хис итүе, борын төбеннән шул егетне ычкындыру, Рәмзиядән көнләшүе, спецкомендату- радан вахтаны ташлап монда йөрүе — бөтенесе бергә җыелып, бер зур гаеп хисе булып җанны ашады. Ә асылда исә бу башка бер зур гөнаһнын күптөрле чагылышлары иде. Ул сәгатенә карады Бер шешә аракыны алып кулында әйләндергәдәп торды. Алар икесенә шул бер ярты аракыны эчтеләр Склад вазифасын үти торган бүлмәдә аларның иске матрацлары бар иле. аны көнбагыш мае саклана торган мичкәләр артына җәеп салдылар Ишек бикле микән сон? - Бикле, бикле Өлкән лейтенант сөяркәсен кайнар итеп үбә башлады, тегесе кинәт мәлҗерәеп аның колына әверелде Алар ыңгырашып мәхәббәт белән шөгыльләнеп ятканда Зәбир урманда иде инде. Ялгыз карчык капка төбеннән һаман китмәде. Әллә анын догасы коткардымы Зәбирне өлкән лейтенант Сабитовтан? Зәбир алдашмаса һәм милиционер ялгышмаса. бәлки гөнаһның кайсына булса да нокта куелыр иде? Ә бәлки, киресенчә, яна фаҗигаләр, яңа гөнаһларның башы булыр иде бу Кибет эчендә ыңгырашу туктады Гафу ит мине, .диде милиционер. Арыдым мин, дип җавап бирде Рәмзия Миннәнме’ Арыдым, туйдым, гомумән дөньясыннан. Алай димә инде Барыбер бәхетле булмаячакмын мин Иик алай дисен9 Шулай менә. Кешене бәхетсез игеп, бәхетле булу мөмкин түгел. Менә без синең белән ни бер-беребезне тәмам ташлый алмыйбы ». ни бәхетле буланмыйбыз Иремнең каргышы төшмәс дип уйлыйсын мәллә9 Ул сиңа кеше гәрчә яшәргә ирек бирмәс иде Нәрсә, бүгенге тормышым кешеләрчәме әллә? Гөнаһ үзе яңа гөнаһлар тудыру сәләтен.» ия моны капка төбендә тәсбих тартып утыручы әби белә, ләкин ник алай икәнен аңлата а гмый Гомер йөген озак еллар сөйрәгән карчык гөнаһтан качу өчен гөнаһ кылу мисалларын да меңәрләп китерә алыр, әмма нидән бу һәм дә мәгънәсе нәрсәдә әй ю алмас. Бер боҗра эчендә кайный юрган бу хәят. бербөтен зур гөнаһ буларак, кайгының да. бәхетнең дә чыганагы түгел микән’ Бәлки шуңа күрәдер, урман ягына да күз салып, кибет янындагы мотоциклга да игьгибар итеп. әби. һәммәбезне ярлыкауны сорап кат-кат дога кыладыр һәркемнең үз гөнаһы барлыгын әби яши-яши аңлаган, бу хакыйкагькә ул ишеген түгел, гомер итеп ирешкән һәркемнең үз гөнаһы бар. гөнаһлар кайвакыт очраша, алмашынып, яңа гөнаһ булып, кемнеңдер җанына асылына. Бәлки боҗраны өзәр өчен, гөнаһлар үрчемәсен дисәң, үз гөнаһыңны үзендә генә саклап, аңа чыгарга юл бирмәү кирәктер. Ә үз гөнаһың үзеннеке генә була аламы сон’ Аның башы кайда, кайчан башланган кем белгән! Үзендә генә калдырган сурәттә яман гөнаһ үзеңне җәзалан үтермәсме? Нигә кирәк бу? Гөнаһлы булудан теләсә кем җәзага ирешми Гөнаһны һәр кеше үзенчә кичерә Шуңа күр.» берәүдә бикләнеп калса икенче берәүдән шул ук гөнаһ чыгарга мөмкин Бер үк гөнаһ га тигез бирелми биг ә ге Юк. аның ниндидер бер җинаять өчен гөнаһы шул бер үк гер инде. <])әкать аны кичерү, җанда асрау авырлыгы һәм дәрәҗәсе тигез түгел, үзгә Инсаният дөньясының чистарынасына ышанычын югалтканга микән карчык көннәр буе пыш-пыш дога укый Бәлки, киресенчә, әле омег булганга Алладан ярлыкау сорыйдыр Аның гомер кояшы инде баеп килә. Мәңгелек гәп мәңгелеккә китеп баручы бу олы җанлы карчык сиксән ел яшәп, бу хәяткә нинди мөнәсәбәт белән китә әйтеп бу гмас Моны у I хәтта үзе дә белми Шугга карамастан, анын вөҗданы гөнаһ җәзасыннан инсаннарны когкаруны гели. Аның вөҗданы өчен җинаятьче дә. шул җинаятьчене иәрлекләүче дә бертигез Чөнки ул бс гә чистарыну гөнаһлы белән гөнаһлыньш көрәшеннән башлана алмый Алай гына да түгел, ал арның икесе дә гаепле, шул ук вакытта гаепсез дә. һәркем хаклы һәм гаепсез бу дөньяда. Ә бәлки һәркем гаепсез һәм хаклы булганга күрә, һәммәсе гаепле һәм гөнаһлыдыр?.. Җир шарындагы хәят дәвам итте. Шул коточкыч кайнауның уртасында ялгыз карчык, һәммәбезгә мәрхәмәт вә иганәт сорап. Күк белән сөхбәт кылып утыра иде. 15 әбир артына борылып карады — милиция мотоциклы авыл янындагы калкулыкта иде инде. Ул бераз хәл алырга туктады. Урман якын инде. Фәиз качкандыр, дип уйлады ул Милиционерны күргәч җан-фәрманга урман эченә йөгергәндер. Авыл ягына тагын бер борылып карады да (мотоцикл инде күренмәде) йөгерде Урман авызына җиткәч туктады. Хәзер инде кай тарафка баруны чамаларга кирәк иде. Фәизнс табу мөмкин булырмы, юкмы? Шунысы куркыныч, ул үзе генә харап булачак — каушап, югалып калачак, алай- болай тотылса, барысын да сөйләп бирүе ихтимал. Урман эченнән берничә адым атлагач, ул кычкырып дәшеп карады. Ләкин авызын ачуы гына булды, куаклар арасыннан берәүнең тавышы ишетелде: — Зәбир! Бу Фәиз иде. Алар күп еллар күрешми торганнан соң очрашкандай, шатырдатып кочаклаштылар. — Фәиз! Мин сине инде качкандыр дигән идем. Сип нәрсә, ялгызым кая барыйм мин. Нәрсә булды? Нинди милиционер иде ул? Мин күзәтеп яттым. — Әйдә тизрәк, киттек, бара-бара сөйләрмен. Алар урман эченә ашыктылар. Зәбир барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде. Мин инде харап булдык, тотылдык дип уйлаган идем, —диде Фәиз ял итәргә туктагач. — Мин үзем дә шулай дип уйлаган идем. Ә ул көнче күбәләк, сөяркәсе өчен борчылып йөрүче мент булып чыкты Шулай да бу милиционерның очравы нык куркытты. Алар урман эченәрәк керергә ашыктылар Бу тирәдән ераккарак китү мәслихәт иде. Хәйран ерак ара үткәннән соң усаклык уртасындагы кечкенә бер аланда тамак ялгарга утырдылар. Авызыннан гына бер шешә аракыны эчеп бетерделәр һәм бик тиз исерделәр. Булган ризык белән тамак ялгап, тәмләп тәмәке тарткач, кинәт кәефләр күтәрелеп китте. Ләкин бик нык арылган иде. Кояшның баеп килүе күңел шатлыгын шундук сүрелдерде. Агач ботакларыннан ашык-пошык шалаш ясадылар, шалаш кечкенә булып чыкты, аның каруы җылырак булыр диделәр. Шалашка кереп яткач сүз дәшмәделәр һәм каты йокыга талдылар. Таң беленгәндә алар инде аякта иде Беркавым сикергәлән, кул- аякларны болгап алгач, җан кергәндәй булды, әмма алан салкын, дымлы булганлыктан туңдырып калтыратты. Ныгытып җылыныр өчен икенче шешәне дә бушаттылар. Аракы шундук башка китте, җылытты, дәрт һәм дәрман бирде. Ашап та куйгач, шул кадәре рәхәт булып китте ки. хәтта шушы халәттә мәңгегә урманнарда калырлар иде. ахрысы. Яшибез, туган!—диде Зәбир, дустының иңен шап-шоп кагып. Мин теге милиционердан гына шикләнәм. -диде Фәиз. — Юу-у-у-к. ул үзенең сөяркәсе белән мәшгуль, җинаятьчеләр белән кызыксына торган ментка охшамаган ул. — Эләкмәсәк ярар иде. — Йә. йә, тагын коелып төшәргә маташасыңмы Эләкмәбез. Аракы шаукымы Фәизгә дә кыюлык өстәмәде түгел. Ул рюкзакны ачып карап торгач: Карале, безнеке бит бу! дип куйды Шулай шул Безгә хәзер тизрәк бөтенләй еракка, портлы шәһәргә ычкынырга кирәк. Шуның өчен башта Казанга барырга тиешбез, аннан поезд белән китәрбез. — Вокзалларны тикшерәләрдер инде. Ювелирныйны баскач бөтен милиция аяктадыр. Белмим Беребез башта разведкага барып килер ничек анда вокзалда хәлләр. Сак булырга кирәк. Каушамаска кирәк иң мөһиме шул. Чыннан да, каушамаска кирәк главное, дип куйды Фәиз дә. Алай бөтен җирне милиция алган булса, без бит алтынны урманда берәр җирдә күмеп куя алабыз Молодец. Фәиз. синең дә башың эшли башлады, диде Зәбир һәм дустының батыраюына куанып шаркылдап көлеп куйды Алай-болай алтын белән китү мөмкин булмаса. алтынны бит еллар үткәч тә казып алып була. — Армиягә алып ки 1 эчәкләр бит. — Әй. чукынсын ла армиясе! Бүтән чара булмаса. барып хезмәт итеп кайтырбыз. Алтынны гына әйбәтләп яшереп калдырырга кирәк. Бу идея Фәизгә бөтенләй үк ошый башлады Зәбир! Карале, чынлап та. без болай рисковать игеп йөрмик, алтынны ышанычлы урынга яшереп куйыйк. Бу урманнан якты дөньяга чыгып бераз яшик, аннары күз күрер нишләтергә бу алтынны, ничек аңардан файдаланырга. Без бит инде ни көтүен бе тмибез Бәлки һәрбер кешене туктатып тентиләрдер, кая булдың фәлән көнне дип сорыйлардыр. Аннары бу милиционер да шикләнми калмас, ул да отделта хәбәр биргәндер инде. Ничек булса да. безгә хәзер Казанга барып чыту зарур Алтынны Казан янындагы урманда яшерербез, чөнки теләсә кайсы җайлы моментта алтынны казып алып, поездга утырып китәчәкбез Зәбир тагын да зәһәрләнебрәк китте. Күзләреннән очкыннар чәчри диярсең. Ниһаять, ташын чыгарга торган энергиясен тыялмады сикереп торып бии башлады Фәиз дустына карап сокланып у гырды. «Биргән бит ходай гәүдәне лә. чибәрлекне дә. осталыкны да». Зәбир, син акчасыз, алтынсыз да бәхетле булыр идең. Зәбир биюдән туктады һәм. еш-сш сулап, дусты белән янәшә утырды Ник алай дисең? Ник дип... Чибәр, җитез, көчле Кызлар гел сиңа гашыйк булалар Хәтта әнә теге милиционер да синнән шул хәтле көнләшкән бит Шуннан нәрсә? диде Зәбир, көчкә сулыш алып Бернәрсәдә түгел Нишләп мин синең шикелле түгел икән'’ Фәизнсң үзен ким-хур итеп тоюы Зәбиргә дә бик авыр тәэсир ясый иде Андый вакытларда ул һәрвакыт дустыиын кәефен ку төрердәй сүзләр таба, гомумән, төшенке теккә бирелмәс өчен чара юллый иле Моңайма, моңайма, диде ул. ахири дустыиын иңенә авыр кулын куеп. Анын каруы, син матур җырлыйсын Зиһенле Китаплар күп укыйсың, күп беләсең. Ярар. ярар, юатма, диде Фәиз елмаеп. Төчерәк булса да. дусты әйткән сүзләр бик кирәкле, җылы сүзләр иле Сөенергә кирәк алтыныбыз күп! Тамак тук! Алтын Аның яртысы көмеш бит Барыбер күп Бигрәк кызык Менә шуның кадәре алтын булса иде дип күпме хыялланып йөрдек ләбаса Менә, пожалуйста, алтыныбыз бар1 Син. туган, төшенкелеккә генә бирелмә. Җебемә! Бөтен нәрсә тәртиптә булачак. Димәк. Казанга таба юл тотачакбыз? Әйе. Әгәр мөмкин булса, бәлки Казаннан туп-туры Мәскәүгә китәрбез Мәскәүдәп йә Мурманскига, йә Владивостокка. Ул як-ягына карап бөтерелде. Тәк Кояш бу яктан чыкты.. Димәк. Казан әнә теге яктарак булырга тиеш. Фәиз тагын уйга батты: Белергә иде. безне эзлиләр микән инде? Әлбәт гә кибет басучыларны эзлиләрдер.— диде Зәбир ачуланып. Әмма ләкин безне эзлиләрдерме, башка кешеләрнеме, анысы мәгълүм түгел. Тагын җеби башладыңмы? Җебемә! Фәиз дустына карап елмайды: Ярый син бар әле! Сөйләшмичә генә тәмәке тарттылар. Шуннан соң кузгалдылар да Казанга таба киттеләр. Катыш урман куерганнан-куера барды 16 шлыкны аралау тәмам кыенлашкач, сулгарак каерылырга булды- Е лар. Бу авыр сәфәрнең азагы булмастыр кебек тоелды Инде әллә ничә тапкыр ял итәргә туктадылар Инде күп мәртәбә җан тирләре бәреп чыкты Ләкин атларга, барырга кирәк иде. Кая булса да барырга. Туктап калу ярамый һәм туктап калу хәзер инде мөмкин дә түгел. Курку, билгесезлек һәм кылган җинаять өчен гаеп хисе авыр йөк булып күңелләргә асылынды. Әмма икенче яктан, шулай ук хәйран авыр йөк булып капчыктагы алтын-көмеш тагылган иде Шул сәбәпле күңелдә якынча тигезлек тә әлегә бар сыман иде. Тамак ялгагач, иртән эчкән аракының шаукымы тәмам беткәч, айнып китү куркуны бермә-бер арттырды. Урман куелыгыннан алҗып тагын бераз сулгарак юл тоттылар. Бәхеткә, урман отыры сирәгәйде. Якын-тирәдә су бар. ахрысы, диде Зәбир туктап. Шулай бугай шул. Су исе килә. Сизәсеңме, черки дә күбәйде. Әйе. Елга микән, күл микән Әйдә, а глыйк. якында булырга тиеш ул. Беркавым баргач, мүк һәм торф исе белән куерган дымлы җылымса һава битләргә бөркелде. — Сазлык бу!—диде Фәиз. чыраен газаплы итеп сытып — Тәк. уңга борылырга туры килер. Уңга микән? Сулга түгелме? Зәбир як-ягына карап уйланып торды, аннары башын күтәреп кояшны чамаларга тырышты. Юк. уңга.— диде ул, катгый итеп Сазлык аша чыгарга җөрьәт итмичә, килгән юнәлештән уңга каерылып. алар сазлык яныннан каты җиргә басып бардылар. Тынчу, шомлы сазлык кырыеннан бару бик озакка сузылды. Тагын ял итәргә туктадылар. Бу сазлыкның бетәсе юк, бугай, - диде Фәиз һәм лап итеп җиргә ауды_ Карале, әбизәтелне сазлыкның теге ягына чыгара кирәкме безгә9 Зәбир, аһ-ваһ килеп, янәшә утырды: Әйе. Казан шул якта. Кинәт Фәиз көтелмәгән тәкъдим ясады: Алайса, әйдә сазлык аша чыгып карыйк. Зәбирнең күңелендә сазлыкны ерып чыгу теләге булса да. «Фәиз сазлыкка керергә батырчылык итмәс» дигән уй аны бу тәкъдимнән тыеп килде. Ә хәзер, менәтерә. Фәиз үзе шулай киңәш итә. Зәбир, дусты шаяртмый микән дип. карап торды. — Чын әйтәсеңме син?—диде ул аптырап. Ник, чын әйтәм. Синме бу?' диде Зәбир, елмаеп Мин сиңа бу тәкъдимне куптән ясамакчы идем, ләкин син каршы килерсең дип тыелып килдем. Фәиз авызын кыйшайтып елмайгандай итте дә башын читкә борды Кибет басып чыккан Фәиз сазлыкка керергә курка дип уйлыйсыңмы әллә син9 Тик менә аны кичеп чыгарга хәл житәр микән? Җитәр, житәр! диде Зәбир кабаланып Әйдә, бу сазлык бик киң түгел бугай Әйдә, диде Фәиз. кузгалып. — Без инде болай да сазлыкка кереп баттык бугай Аның соңгы сүзләре Зәбиргә көтмәгәндә авыр тәэсир ясады Ул туктап дустына карап торды: Алай димә. Фәиз Чыгачакбыз без бу сазлыктан да. башка сазлыктан да. Әйдә, таяклар әзерлик, диде Фәиз ишетелер-ишетелмәс итеп Таяк түгел, күсәк кирәк монда. Алар берәр юан һәм озын таяк белән коралландылар. Тиз-1 из атларга кирәк булыр, диде Фәиз суга керергә чирканып карап торганда. Әйтерсең лә. аның сазлыклар аша йөргәне бар Зәбир сазлык өстенә күз салды Илле метр ераклыкта инде томан иде. бәлки томан артында сазлык тәмамланадыр да. Яшелләнеп беткән су өстеннән зурзур түмгәкләр, куаклар, кәкре таяклар чыгып торгач, сазлыкның шомлылыгы бераз кими шикелле иде. Зәбир тирән итеп сулап куйды Күрәсеңме, нинди зур түмгәкләр бар. димәк чыгабыз без бу сазлыкны. Кит тек! Таякларына таянып, алар суны ерырга керештеләр Сазлыкка керүгә үк су тезгә җитте, түмгәкләр дә күзгә күренеп сирәгәя башлады Иң котны алганы су эчендә аяк астының тирбәлеп торуы иде. Баскан җир ныграк тирбәлгән саен кызурак атларга гырышгылар. Сазлыкның чиге- кырые күренмәде Абынып егыла-егыла киемнәре лыч булды, бара торгач. хәтта билдән I ип үк чумгаладылар Әйдә, кире борылабыз,— диде Фәиз егылган җиреннән мүкәлән торгач Зәбир да каршы килмәде. Ләкин алар килгән якта да томан иде инде Батачума барырга туры килгәнлектән, алар кире борылабыз дип ялгыш юнәлештә китеп бардылар. Адаштык! диде Зәбир ачынып һәм бер олы түмгәккә килеп утырды. Фәиз. әлсерәп, аның кырыена ауды Керәсе калмаган сазлыкка. Алар лыч булып пычранып беткәннәр, рюкзак та юешләнеп бермә- бер авырайт ан иде. Тирә-якта гел сазлык кына, өстә җәйрәп яткан яшькелт су астында упкын бардыр сыман иде Без моннан килмәдек бугай бит, диде Фәиз куркудан дерелдәгән тавыш белән. Адаштык, дин җавап бирде Зәбир Татын кузгалдылар Кинәт Фәиз билдән тиң лайлата төшеп китте Зәбирнең көчле куллары аңа шундук тиз генә чытарга ярдәм итте Дөрес барабызмы9 дин шыңшыды Фәиз Дөрес бугай. Әнә тете куаклар артында бетә бугай сазлык Ул и.» I л II.IM чамасы ерак юттагы куакларга ишарәләде Фәиз күзләрен чекрәйтен карап торды, тәкин берни аңлый алмады Абынасөртенә. чокырларга бата-чума. болганчык суда тончыгып алар шактый бардылар Теге куаклар якынлашты һәм тагын да ерактарак томан аша зәңгәрсу булып урман күренде шикелле. Кинәт Зәбир чапылдап чокырга төшеп китте һәм бата да башлады. Фәиз алдарак иде. кире борылып дустына таба ашыкты. Лайла монда! Тирән!—дип кычкырды Зәбир. Кермә! Фәиз туктап калды. Шул арада Зәбирнең гәүдәсе лайлалы су өстеннән билдән тиң генә чыгып калды. — Мә рюкзакны!—дип кычкырды ул ямьсез тавыш белән. Фәиз якындагы түмгәккә ятып кулын сузды. Зәбирнең калтыранган кулыннан манма су булган рюкзакны эләктереп алды. Икенче кулын Зәбиргә сузды, әмма куллар кушылмады. Ул. сикереп торды да як-ягына каранды күсәк яки таяк-мазар күренмәде, ә үзенең колгасын ул инде күптән югалткан иде. Шулчакны ул дусты бата башлаган чокыр янында куак барлыгына игътибар итте. — Куакка тотын! Зәбирнең кулы куакка җитмәде. Ул инде түшеннән баткан иде. Бир кулыңны!—дип кычкырды Фәиз һәм тагын түмгәккә ятып сузылып карады. Зәбирнең куллары лайлалы су өстеннән калыккан иде. ләкин ул берсен дә Фәизгә сузалмады. Гәүдәсе киерелеп, аның куллары. Аллага ялваргандагы сыман итеп, бите алдында тораташ булып каткан иде. Ул күзләрен акайтып авызын ачты... нидер әйтмәкче булды... әйталмады. Кулларын өскәрәк күтәрде, бер кулы Фәизгә таба сузылды кебек. Фәиз кулын тагын сузды. Ныграк сузарга да була түгелме?.. Әйе. ул эчке сиземләү белән сизде — кулны ныграк сузып була. тик... нәрсәдер комачаулый шикелле... Сузарга кирәк кулны... Ныграк сузылса. Зәбирнең кулын эләктереп була... Куркыта мәллә... Нәрсә бу?! Кулын сузган килеш ул. дустының хайвани курку белән үкерүеннән котсыз калып, түмгәккә ятты Ныграк сузып була түгелме кулны?! Нишләп куллар кушылмый соң? Бу сиземләү яшен тизлегендә, мизгел булып, аңны ярып үтте. Кул Зәбирнекенә таба сузылса да куллар кушылыр алдыннан гына үзеннән-үзе артка тартылган шикелле була... Үзеннән үзе түгел, ниндидер көч куллар кушылуына каршы, ахрысы. Кулны ныграк сузып та була шикелле, шул ук вакытта мөмкин дә түгел бугай. Бу мизгел Фәизгә гомере буе тынгылык бирмәячәк. Зәбир инде муеннан кереп баткан иде. Лайла өстеннән аның чем-кара бөдрә чәче, акайган күзләре һәм җанварларча үкерүе генә калкып калды. Ул берничә тапкыр тончыгып алды. Йөткерә-йөткерә. пошкырып ул тагын акырды. Соңгы чиктә инде ул яшәүгә, бу дөньяга тешләре белән ябышырга әзер иде бугай. Фәиз тагын кулын сузып карады. Бәлки чәченнән эләктерергәдер. Юк. кул җитми. Юк. коткарып булмый... Коточкыч төш шикелле күренеш иде бу. Фәиз нишләргә белмәде, бу вакыйганы ул булганынча аңларлык халәттә түгел иде инде. «А-а-а- ы-ы-ы» дигән кыргый авазны тамак төбеннән ертып чыгарып, ул абына- сөртенә сазлык буйлап мүкәләде. Әллә нинди тирән чокырларга төшеп чумды. Торып тагын йөгерде, һәм кинәт зур. коры түмгәккә абынып егылды. Шактый вакыт һушсыз ятты. Тәмам аңын җуярга әле яңа гына кичергән вакыйганың коточкычлыгы ирек бирмәгәндер күзләрен ачты. Рюкзак үзе белән иде. Коры җир ерак булмаган икән югыйсә. Томан аркасында гына күренмәгән. Башын калкытты. Менә бит ул алар качып йөргән урман. Шушы яктан килделәр бит алар. Аңы кинәт тәмам ачылып китте. Ул сикереп торды да яңадан бата- чума дусты базып яткан тарафка ашыкты. Башы эшләмәсә дә. аяк астын абайламыйча барыр юлына игътибар бирмәсә дә. ни гаҗәп, инстинктив рәвештәдер, күрәсең, ул тиз арада инде кабат шул урында басып тора иде. Катып калган гәүдәсе, манма су булса да. җебеп бетәрлек түгел иде. Зиңкүләнгән башын эшләтеп аңны туплыйсы килде. Менә ул урын. Менә теге түмгәк. Әнә теге ярдәмсез куаклар Менә ул. сазлы чокыр Анда инде күбек кенә йөзеп йөри Аннан Зәбир калкып чыгар сыман. Юк. ул бит инде беркайчан да аннан чыкмаячак Мондый упкыннан исән чыгып була димени? Фәиз җан ачысы белән дөньяны ярып, кычкырып җибәрде. А-а-а-а! Бу аваз миһербансыз сазлык өстендә бик озак яңгырап горды, аннары аны урман эләктереп алды. Бу жан өшеткеч кычкыруны бөтен кешеләр, бәген дөнья ишетер кебек иде Бу ачы аваз мәңге яңгырар, ахрысы Ул янә сикереп горып йөгерде. Кая үрмәләгәнен хәтерләмәсә дә. хәтернең бер почмагында рюкзак пәйда булды. Бик озак бөтерелеп йөрде, әмма рюкзакны, хәтта аны ташлап калдырган урынны да табалмады Ары-бире сугылып, башсыз калып бәргәләнсә дә. нинди коточкыч, мәңге төзәтеп булмаслык вакыйгага юлыкканын һәм үзенең чынбарлыктагы халәтен анык кына ашгарлык түгел иде ул. Адашкан жанвар сыман сазлык кырыен айкаганнан соң. аяк астында тагын коры каты җирне тойгач, ниһаять. гөрселдәп ауды. Йокыга охшаган һушсызлану аны оныттырды, дөнья, беркавым чайкалганнан соң. юкка чыккандай булды. Шундый хәлдә күпме яз кандыр билгесез. Күзләрен ачты. Өстә күк кисәге, артта урман, алда сазлык иде. Ул шундук чынбарлыкны аңы белән тоя башлады. Зәбир дә юк. рюкзак га юк! Ләкин моңа ышанасы килмәде. Рюкзагы чукынып, кадалып китсен, бетсен, юкка чыксын, янсын, шартласын! Зәбир кирәк! Җан дусты, ахири дусты Зәбир кайда?! Барысы да исенә гөгггге Зәбир юк! Чөнки ул батты! — Зәбир!!! Урман бу исемне кат-кат кабатлады. Ул сазлыкка таба ташланды, әмма суга керергә инде үзендә көч тапмады. Зәби-и-и-и-р!!! дип үкерде ул. Ләкин Зәбир юк иде. аның исеме генә Җир белән Күк арасында бик озак яңгырап горды. Дәвамы бар