Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР КАПКАСЫН АЧКАНДА

г. 1 атар халкы талантларга бай», дигәнне шактый ишетергә туры I ’ килә. Моны хәтта безне яратып бетермәүчеләр дә танырга мәҗбүр. Әйе. " бер дә юкка гына халкыбыз тарихка «бөек» исеме белән кермәгән инде Планета халкы 5.500 телдә (зур шивәләре белән) сөйләшә ЮНЕСКО билгеләве буенча, шуның ундүрте — дөньякүләм тел. алар арасында татар теле дә бар. Тагын бер мисал революциягә кадәр безнең халык 15 мең исемдә китап чыгарган. Калган төрки халыклар (алар 30) барысы бергә 1000 исемдәге китап кына нәшер итә алган. Тарихчыларның әйтүенә караганда. Болгар дәүләтендә дә. Алтын Урдада да. Казан ханлыгында да «китаплы кеше» абруйлы саналган. Явыз Иван Казанны алгач, хан китапханәсенең байлыгына шаккаткан, көнләшүдән йокыдан калган һәм бихисап китапларны утка ыргытырга кушкан диләр. Казан ханлыгы дәүләт булудан туктагач исә татарларга иҗат белән шөгыльләнү бик тә кыенлаша. Яңа хакимнәр аларнын балаларына дөньяви белем бирүгә нык комачаулаган Шулай булуга карамастан. Казанда. Уфада. Ырынбурда. Троицкида. Иҗбубыйда урта һәм ют ары мәдрәсәләребез барлыкка китерелгән Аларда дини белем бирүдән тыш. дөньяви фәннәр дә укытыла башланган. Яктылыкка, белемгә омтылу татарның матур бер гадәтенә әйләнгән. Ленин да. урыслар белән чагыштырганда, татарларда мәктәпләр саны җан башына 10 мәртәбә артызрак дигән. Бөек галим К Фукс балаларын белем бирү әчеп татарларның җан атуларын әйткән Монда, мөгаен, диннен роле дә зур булгандыр Чөнки Коръән белем алуны бөек, изге эш дип атый Кемнәрдер ничә шешә аракы эчүе белән мактанганда, татарлар балаларына белем, һөнәр бирү өчен көчләрен кызганмаган. Тарих тәгәрмәчен кире әйләндереп булмый Шулай да әйтәсе килә Финляндия. Дания. Норвегия кебек илләр урынында булса, (.моны халык саныннан чыгып әйтүем), безнең халык ничек алга китәр иде! Колонияләр басып алган дәүләтләрне мактап булмый Чөнки алар нигезендә көчләү, кан түгүләр ята Тик шунсы факс инглиз, француз, испан колонизаторлары үзләре басып алган җирләрдә шактый алга киткән экономика, мәгариф һәм мәдәнияткә дә нигез салдылар. Әлбәттә, үзләре файда күрер өчен Шунлыктан әле дә ел саен, мәсәлән. Лондонда «Бөек Британия дуслык берләшмәсе» әгъзалары -элекке колонияләрнең җитәкчеләре җыйнала Шунда бер-беренә ярдәм итү мәсьәләләре карала һәм уңай хәл ителә. Франция. Италия. Бельгия. Голландиянең дә элекке колонияләре белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Ә СССР таркалгач, элекке союздаш республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, туларның күбесе тизрәк НАТОга керү ж ын кайгырта башлады, чөнки алар урыс империясенең үзләрен яңадан басып алуыннан куркалар. Бабурин. Макашев. Анпилов кебек шовинистлар. Дәүләт думасы мөнбәренә басып, «урыс идеясен» пропагандалыйлар. Ә бу исә -сутыш юлы Чөнки «урыс патриотлары» Русияне 1917 елдагы чикләре (димәк. Финляндия. Польшаны да басып алып) эчендә аякка бастыру турында хыяллана. Үзебезгә килсәк, без инде болай да «бөек империянең» аяк астында ятабыз Шулай шул: тарихыбыз данлы-шанлы да. искиткеч фаҗигале дә. Мәсәлән. 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алгач, бөтен ир затын диярлек суеп бетерә Хатыннарның, балаларның бик күбесен чукындыра, коллыкка озата' Урыс патшасының әмере белән, ханның бай китапханәсе, дәүләт архивы юк ителә, алтын һәм башка байлыкны тулысы белән Мәскәүгә алып китәләр. Урыс империясенә нигез әнә шулай салына Моннан соң да яцадан-яңА басып алуларга йөз тотыла Явыз Иван варислары чагыштырмача кыска вакыт эчендә ике кыйтгадагы йөзләрчә халыкны, аларнын җирләрен кулга төшерә Ләкин императорларга бу гына җитми Беренче Петрнын Русияне бөтен дөньяга хуҗа итү һәм дәүләтнең башкаласын Истанбулга күчерү теләге-васыяте тормышка ашырылудан тукталмый Кайберәүләр: «Нигә Русиягә Кавказ кирәк булды икән, икътисади яктан у т зыян гына китерә?», дигән беркатлы сорау бирәләр Әйе,- бүгенге Дагстан. төньяк Осетия. Адыгея бюджетының күпчелек өлешен үзәктән җибәрелгән акча тәшкил итә. Сәбәп сәяси: Кавказ һинд океанына чыту, янадан-яна җирләрне басып алу өчен яулана. Жириновский шул теләкнең бүген дә шовинистлар йөрәгенә сары май булып ягылуын белә һәм урыс күңелен «итекләрен һинд океаны суларында юарга» әгъвалый. Сорау туарга мөмкин: ни өчен болар хакында мин язам сон? Җавап соңгы елларга кадәр урыс тарихын шул кадәр бозып күрсәттеләр ки. без «бәхетле язмышыбыз өчен» басып алучыларга рәхмәт әйтеп китаплар яздык, җырлар чыгардык. Тик менә «демократия җилләре» исә башлагач кына, кайбер галимнәр, үз-үзләрен аямый, халкыбызның чын тарихын ачарга керештеләр Моның очен аларга мен рәхмәтебезне әйтергә кирәк иде. Әмма дә ләкин, бер яктан, бу тикшеренүләр шовинист «галимнәрнең» җенен чыгарды, икенче яктан, үзебезнең кайбер укымышлылар чын тарих тудыручыларга тәнкыйть яудырырга тотынды Мөхтәрәм милләттәшебез, олы галимебез, халкыбызның чын фәнни тарихын тудыруга зур өлеш керткән Равил Фәхретдинов хезмәтләре белән якыннан танышкач. күңелне югарыдагы уйлар, фикерләр биләп алды. Мәгълүм ки. элекке союздаш республикаларда милли мәдәният, әдәбият, сәнгать, тарих, этнография һәм башкаларны күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары өйрәнеп килде Ул республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, фәнни үзәкләрнең саны тагын да артты. Бездә исә нибары бер институт Тел. әдәбият, тарих институты гына яшәп килде. Ә ул ни генә эшләп өлгерсен сон’ Шулай да алга омтылыш бар кебек. Мәсәлән. 1996 елнын көзендә. Президентыбыз фәрманы белән, махсус Тарих институты төзелде. Табигый, аңа иң элек яңача уйлый торган, «сыйнфый позициядән чыгып» эш итүне кире каккан галим нәр кирәк. Алар күп түгел, ләкин алар бар’ Шуларның берсе бу язманың герое Равил Фәхретдинов. Моны махсус әйтүнең мәгънәсе шул: Тел. әдәбият, гарях институтында бу галимгә, бик йомшак итеп әйткәндә дә. эш өчен уңай шарт лар тудырылмады Киресенчә, аяк чалучылар шактый иде. Галим турында сүз башлагач, аның т әрҗемәи хәлен сөйләмичә мөмкин түгел Югыйсә, күп нәрсәләр аңлашылмас, күләгәдә калыр иде Гадәттә, теге яки бу күренекле шәхеснең шәҗәрәсе, нәсел-нәсәбе белән кызыксыналар Бу да табигый Равил Фәхретдиновка килгәндә, аның 1937 елнын 14 мартында Габдрахман абзый гаиләсендә дөньяга килүе билгеле Туган җире Балтач районының Кариле авылы Малайга ике яшь тулганда. Габдрахман Фәхрстдн- нов үзенең туган авылы Балтачка кайта Равил шунда белем ала. урта мәктәпне тәмамлый Мөгаллимнәре аңа зур өметләр баглый, галим булыр, диләр Габдрахман абзый, укымышлылар затыннан булса да. заманасына муафнкъ эш сайлый: төзүче була. Тирә-юньдә «Габдрахман йорты». «Габдрахман салган сарайлар», дигән сүзләр йөреп кенә калмый бу төзүче төрле бәйгеләрдә җиңеп чыга, аның хакында гәзит-журналларла китапларда язалар Шуларның берсе «Народы мира» исемле китап Кыскасы. Габдрахман абзый гади төзүче генә түгел, иҗат кешесе була Совет в тас ген. ялкауларга юл биргән хакимиятне җаны сөйми Табигате белән шат күнегле. уен-көлкеле һәм үз фикеренә ия бу ирне туган ятында эте дә хөрмәт бе юн гкк алалар. Равилдәге принципиальлек, мөгаен, әтисеннән киләдер геннардагы мирасны хәзер инде бездә дә таныйлар' Галимнең әнисе Нәгыймә апа турында да бик күп җылы сүзләр әйтергә мөмкин Шуны гына искә төшерик Нәг ыймә апа тоскә-биткә бик чибәр, аш-суга оста Авылда чәкчәкне ул гына пешерә, ул тиунын белән дә дан тота. Инде пакълыкка-пөхтәлеккә килгәндә. Нәгыймә апа чын татар хатын-кызы була. Равил әнә шундый кешеләр гаиләсендә үсә, шәхес булып формалаша. Равил Фәхретдинов 1958 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлегенә укырга керә Ул заманда безнен халык алдында укытучы бик тә абруйлы зат иде Мөхәммәт Мәһдисвнең бер әсәрендә мондый вакыйга тасвирлана укучы класс журналын алырга укытучылар бүлмәсенә кергәч, шунда бер мөгаллимәнең ашап утыруын күреп, нишләргә белми, телсез кала Мин моңа тулысыңча ышанам, чөнки без дә укытучыларны кимендә фәрештә итеп күз алдына китерә идек. Равил Фәхретдиновның институтта ничек укуын белү өчен, шуларны әйтү дә җитә: башта Тукай, аннан сон Ленин стипендиаты була Аңлашыла ки, бу дәрәжәгә ирешү өчен, «инә күзе аркылы» узарга кирәк. Моның өчен бик яхшы өлгерү генә җитми, җәмәгать эшләрен башкаруга да нык әһәмият бирелә Равилгә гаиләдән килгән (әтисе — үзешчән сәнгать ярышларында күп тапкыр бүләкләнгән оста гармунчы!) музыкаль сәләт ярдәм итә. Ул институтның татар студентлары хорын оештыра һәм бөтен уку дәверендә шул коллективка җитәкчелек итә. Кыска гына вакыт эчендә бу иҗат төркеме шәһәр күләмендәге студентлар олимпиадасында икенче урынны ала. Яшьләрнең дүрт тавыш белән «Ай былбылым». «Салкын чишмә». «Кара карлыгач микән» кебек җырларны башкаруын тамашачылар да. жюри дә югары бәяли Мондый уңыш Равилне хәтта консерваториядә укырга да ымсындыра Әмма тарихчылар аеруча хөрмәт итә торган олы җанлы педагог Е. И. Устюжанин белән сөйләшү бөтенесен хәл итә дә куя. Ул: «Әйе. синең музыкага сәләтең дә. омтылышың да бар, ләкин синдә бер дигән тарихчы таланты абайлама. Мин соңгысын сайларга киңәш итәр идем Татар һәм Татарстан тарихы әле һаман ак кәгазьне хәтерләтә. Чын тарих юк. Аның булуын бүген кайберәүләр теләми дә Әмма килер вакыт, халык чын тарихын белергә омтылыр Андый тарихны барлау, язу исә синен кебек яшь көчләрсез мөмкин булмас» Әнә шул ачыктан-ачык сөйләшү Равилнең киләчәк язмышын хәл итә дә инде. Ул бөтен гомеренә җитәрлек олы максатын билгели: туган халкының гыйльми тарихын барлыкка китерү Ләкин егет тормышта очрый торган чоңгылларны уйламый, алар була дип баш ватмый. Тик чынбарлык фаразлардан да катлаулырак шул. Хәер. Равил институттагы укытучыларын бүген дә җылы итеп искә ала. Чөнки алар булачак галимне археологик тикшеренү осталыгына, шул юлдагы авырлыклар алдында каушап калмаска, түземлелеккә өйрәтәләр. Өстәвенә егетнең дәрт-дәрманы да ташып тора. Ул ел саен берничә мәртәбә археологик экспедицияләрдә катнаша Якындагы нияте дә ачыклана: Татарстан җиренен урта гасырлардагы археологик картасын төзү. Бу дәвергә кагылышлы документларны XIII гасырда монголлар, аннан соң Аксак Тимер. Явыз Иван яулары нигездә юк иткәнлектән, археологик казынуларның чын тарихны тудыруда әһәмияте аеруча көчәя төшә. Р Фәхретдинов студент чагында ук археологик тикшеренүләргә катнашу өстенә. Мәскәүдә, Ленинградта узган фәнни конференцияләрдә үз темасы буенча чыгышлар (докладлар) ясый; матбугат битләрендә беренче фәнни хезмәтләрен бастыра Яшь галим үзенең беренче ачышларын да ясый. Алга китеп булса да әйтим: Равил студент чагында алдына куйган бурычны чирек гасыр дәвамында үтәүгә ирешә- Идел-Кама Болгарстанының археологик һәйкәлләр картасын төзи Анда бүгенге Татарстан территориясенә кергән 2000 һәйкәл теркәлә. Шула- рнын яртысын диярлек ул үзе ача! Бу -тан калырлык хезмәт, һәйкәлнең урынын ничек төгәл күрсәтергә мөмкин икән? Алар арасында монгол чорына кадәрге истәлекләр, Алтын Урта һәм Казан ханлыгы дәвере истәлекләре, вакыты төгәл билгеле булмаган гомумболгар истәлекләре дә бар Шул кадәрене җыярга, тупларга адәм баласының акылы да, түземлеге дә житә икән әй! Инде картаның үзенә килгәндә, аның Равил язган «Археологические памятники ВолжскоКамской Булгарии и ее территория» дигән китапка (Таткитнәшер. 1975) теркәлүен (моннан тыш та ике карта бар) әйтергә кирәк. Бу китапта автор бихисап фактик материаллар китерә Хезмәтне язганда Равил 616 чыганакка һәм әсәргә таянган. Равил пединститутны 1963 елда кызыл диплом алып тәмамлый һәм шул ук елда Казан тел. әдәбият, тарих институты аспирантурасына керә 1968 елда Мәскәү дәүләт университетының археология буенча гыйльми советында кандидатлык диссертациясе яклый Әмма докторлык диссертациясен яклау галимебезгә 1992 елда гына тия Чөнки, тарихчыларыбыз татар дәүләтен һәрвакыт үзара ызгыш, хакимият өчен көрәш һәлак иткәнен башкаларга караганда яхшырак белсәләр дә. үзләре дә шул ук хатаны кабатлыйлар Бу шомлык .Алтын Урда дәүләтенең соңгы чорыннан алып безне бүгенгә кадәр эзәрлекли Ирексезләп уйлыйсың: бер-беренә шул кадәр хөсетлек башка халыкларда бу дәрәжәдә бармы икән0 Галимнәрнең бер ишесе: «Равил Фәхретдинов татар тарихын Алтын Урдага гына кайтарып калдыру белән шөгыльләнә Билгеле ки. ул дәүләтне монгол- гатарлар төзегән. Ә Европа моголларны да. татарларны да яратмый Димәк, безгә монголлар Алтын Урдасыннан ераграк тору хәерле», диләр Белмәгән кешегә акыллы сүз тоела болар Әмма чынлыкта алай түгел Тәнкыйтьчеләре Равил Фәхрстдиновны «болгар» булырга чакыралар Бу үзе яна күренеш түгел Вәисевчеләрне искә төшерү дә күпне сөйли кебек Әмма декрет чыгарып милләт исемен алмаштыру бик тә кыен нәрсә. Әйе. андый очраклар юк түгел Мәсәлән, сугыштан сон «Таулы Ойрот»ны «Таулы Алтай»!а алмаштырдылар Чөнки ойротларның бөтенләй башка халык булуы, хәзерге Тыва республикасында яшәүләре ачыкланды. Әмма саны 20 мең булган таулы ал тайдылар белән бөтен планетага сибелгән 7 миллионлы татарны чагыштыру мөмкин түгел Мәсәлән, ниндидер могжиза белән Татарстан Дәүләт Советы татарларны болгарлар дип игълан итте ди. Әмма республикабыздан тышта яшәүче татарлар (милләтен 75 проценты) бу карар белән килешерме, аларга безнен карар закон була алырмы9 Адайга китсә, урысларның да чын исеме «урыс» түгел, норман-варят кенәзләрс таккан бер атама гына Моны урыс тарихчылары шулай ди Әмма урыс үз исеменнән хурланмый һәм баш тартырга да жыенмый. Кем әйтмешли, ни чыкса шул без татарлардан чыга. Ләкин каш ясыйм дип. күз чыгарырга мөмкин Болай да бердәмлеккә мохгаж татар халкын таркатып ташласак, кемгә хезмәт итәбез була инде9 Бу кемгәдер ошыймы-юкмы. тарих безгә «татар» дигән исем биргән һәм «боек халык» дип өстәгән. Безгә кадәр яшәгән мәшһүр бабаларыбыз да юкка гына татар булулары белән горурланмагандыр Мөгаен, алар «Европа хәлләрен» бүгенге кайбер галимнәрдән ким белмәгәндер һәрхәлдә. Тукай. Дәрдемәндләр Шундыйлардан. Тукай һич тә шик калдырмаслык игеп болай ди Татар бахтс өчен мим жан атармын Татар бит мин. үзем да чын татармын Дәрдемәнд тагын да кыюрак һәм конкретрак әйтә: Татарлыктан татар гарь итәрме. • Кеше үз исемснс инкарь итәрме. • Татарлыкта татар углы татармын. Татар түгел димә башын ватармын! Бу хак га Равил Фәхрстдиновның да фикерен тынлап карыйк «Халкыбызнын үзенә бик гә кадерле булган «татар» исеменә пычрак ягып, аны бүтән исемгә, мәсәлән, «болтар»га алыштырырга өндәп, аны эчтән таркату. санын киметү, бүлгәләү эшен бүгенге конда бик тырышып «Болгар әл-Жәднд» оешмасы, ул чыгара торгам «Болгар иле» газетасы алып бара» («Татар утлы тагармын» Чаллы. 1993). Укучыда гади генә сорау туарга мөмкин: үз гомеренең 30 елын (нинди е trap биз әле!) «Идсл-Кама Болгарсганы» һәйкәлләрен, димәк, туган нлебез-жнребез- негг тарихын өйрәнүгә биргән галим Равил Фәхрстдиновны «Ул бары тик Алтын Урданы гына гагар дәүләте итеп карау ягымда», дип гаепләргә урын бар микән9 Соцг ы берничә ел эчендә татар. Татарстан тарихына баг ышлашан берничә ки ran һәм дәреслек чыкгы Ангорлары Мифтахов. Мөхәммәдсва Нурсгдинов Әмма алар, элекке «большевистик концепцияләрдән» азат булмаганга, каты тәнкыйтькә очрады Шуннан соң Р Фәхрстдиновның «История татарского народа и Татарстана» (Казан. «Мәгариф». 1995). «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» (Казан. «Мәгариф». 1996) дигән дәреслек.тәре дөнья күрде Алар Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Игътибарга лаек укытучылар, кии жәмәгагьче ICK әлеге дәреслекләргә ют ары бәя бирде AIалган дәреслекләрнең эчтәлеге белән танышкач, авгорны «Алтын Ур,ганы пропаганд.! таучы» дип раслаулар үзеннән-үзе юкка чыга Моны дәрес текнең бүлекләре дә «әйтеп юра» 1 Татарстан жнрендә борынгы жомгыктс II Евразиядәге борынгы төркиләр һәм төрки кабиләләр III. Татар халкынын урта гасырдагы беренче дәүләтләре (Төрки каханлыгы. Кимән каханлыгы. Хәзәр каханлыгы. Бөек Болгар иле). IV. Болгар дәүләте. V. Алтын Урда. VI. Казан ханлыгы. Кайчак Р Фәхретдиновка мондый үпкә белдерәләр: «Ни өчен 30 ел буе Болгарны тикшердегез дә. аннан сон Алтын Урдага мөкиббән киттегез?». Мәсьәлә кемнедер яратуяратмауда түгел. Объектив карашлы галим бервакытта да бу юлга басмаска тиеш Әмма совет чоры объективлыкны «сыйнфый караш» белән алмаштырды Урыс тарихчыларының озак елларга сузылган һәм яраткан «хакыйкатьләре» бер: «Русиянен арттылыгына та rap-мош оллар гаепле. Алар урыс халкының үсешен тоткарлап торды». Чынлыкта бу фикерләр бик тә бәхәсле. Мәсәлән. Карамзин. Соловьев кебек күренекле тарихчыларның язуына караганда, Урыс дәүләтен тудыруда татарларның, Алтын Урда ханнарының роле бик зур Бу чыннан да шулай. Тагын бер фикер: ярый, татарлар урыс җирен 200 ел җәберләп, талап торганнар ди. Әмма аннан сон да 550 ел вакыт узган. Тик Русия һаман да хәерчелектән чыга алганы юк. Ә моннан 40-50 ел элек кенә колония булудан туктаган, икенче төрле әйткәндә, бәйсезлек алган илләр (мәсәлән, Мисыр. Алжир, һиндстан. Пакистан, Индонезия. Малайзия. Корея. Марокко. Тунис һ б.) нык алга киттеләр. Совет тоталитар системасы татарларның тарихи үткәнен кан дошман күрде. Татар тарихын, бигрәк тә Алтын Урда чорын өйрәнү катгый тыелды Бу хакта Равил Фәхретдинов болай ди: «Рус булмаган, бигрәк тә төрки халыкларның, шулар эченнән татар халкының күп гасырлы тарихының бай сәхифәләре төшереп калдырылды яки тискәре итеп күрсәтелде. Бу хәл аеруча Алтын Урда тарихына кагыла Ул тарихны өйрәнү һәм халыкка җиткерү безнең Татарстанда сталинчыл ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елгы 9 август карары белән чынында бөтенләй тыелды». («Татар халкы һәм Татарстан тарихы». 1996). Тарихи үткәннәрне кайтарып булмый Ә кайтарасы, хаталарны төзәтәсе килә. Мәсәлән. «Идегәй» дастанын белмәгән татар бар микән? (Аның тулы вариантын иң беренче язып алган Нигъмәт Хәкимне 1937 елда Мәскәүнеһ Любяика төрмәсе базында агалар. «Гаебе» шул: «дастанны язып алып, халыклар дуслыгына зыян китергән»). Әйе. Идегәй сугышларда җиңелү белмәгән-күрмәгән бөек яугир. Әмма ялгышлары да фаҗигале. Аксак Тимер Алтын Урда шәһәрләрен җир белән тигезләп йөргән бер вакытта. Идегәй аңа каршы көрәш ачмый, бәлки, ханнар тәхет өчен үзара ызгышканда, туларның берсен яклап, утка керә. Бигрәк үкенечле хәл: Аксак Тимер баскынчылары йөз меңнәрчә халыкны кырган, кол итеп алып киткән. Алар арасында оста төзүчеләр, рәссамнар, алтын-көмешчеләр һ. б. да бушан. Әлбәттә, без Алтын Урдадагы хәлләрнең күбесен белмибез, әмма шулай килеп чыга: бөектән дә бөек, легендар шәхесебез Идегәй объектив рәвештә Алтын Урданын юкка чыгуын тизләткән... Тагын бер мисал. Казан ханлыгында да дәүләт җитәкчеләре арасында тәхет өчен көрәш туктап тормаган Явыз Иван Свияжскида гаскәр, корал туплау өчен . ныгытма төзи, ханлыкны икегә бүлә, шуның аркасында татарлар бер заман тиешле күләмдә гаскәр дә туплый алмый. Гади генә мантыйк та. әлеге ныгытманы ничек тә юк итү ягын карауны таләп итә. Әмма бу хакта уйлаучы да булмый, ахрысы. «Мәскәү яклы», «Кырым яклы» партияләр бер-беренә пычрак аталар Дошман боларнын һәммәсен белеп-күреп тора. Сатлык җан Шаһгали Казан ханлыгына әйтеп бетермәслек бәлалар китерә. Өстәвенә татар ханлыклары да бердәмлек күрсәтмиләр. Болар һәммәсе Казан ханлыгының һәлакәтен тизләтә Их бу бердәмлекнең булмавы. Бердәм чакта «Ибраһим. Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәй ханнар, Казан җиренең барлык гаскәрләрен бергә туплап, урысларның Казанга 1469. 1506, 1524, 1530, 1545 еллардагы һөҗүмнәрен кире кага алганнар бит» («Татар халкы һәм Татарстан тарихы». 195 бит) Чит ил тарихчысы С Герберштейн татар сугышчыларына бик югары бәя бирә: «Мәскәүле, качып котылудан бүтән бер нәрсә турында уйламыйча, тизрәк качу ягын гына карап тора; дошман килеп чыкса яки эләктереп алса, ул каршы торып маташмый. Ә татар, аттан егылып төшсә дә, авыр яраланып коралыннан язса да. һаман куллары, аяклары, тешләре белән, гомумән, күпме булдыра ала — шул кадәр каршы тора, һаман көрәшә», ди (Р Фәхретдинов. Татар халкы һәм Татарстан тарихы Казан. «Мәгариф». 1996. 195 бит) Тагын бер мәг ьлүмат китерик: «Рус. Көнбатыш Европа һәм татар тарихи чыганакларында казанлыларның утлы ату кораллары— туплары һәм авыр мылтыклары (пишаль) булганлыгы әйтелә. Рус һәм совет тарихи әдәбиятында Казан ханлыгында андый кораллар булмаган, булса да, татарлар аннан файдалана белмәгәннәр, дип киленде. Бу һич тә дөрес түгел! Көнчыгыш Европада утлы корал беренче тапкыр нәкъ менә Урта Идел буенда XIV гасырның 70 елларында Болгар шәһәрендә кулланылган» («Татар халкы һәм Татарстан тарп- хы», 196 бит) Бу Америка ачу түгел: татар халкынын чын. фәнни тарихын тудыруда Равил Фәхретдинов керткән өлеш сөйләп бетергесез зур һәм кыйммәтле Югарыда әйтелгән иде инде: урыслар Казанны алганнан сон. Явыз Иван әмере белән, дәүләтебезнең бик бай китапханәсе юк ителә. Урыс матбугатында «Иван IV нен бик бай китапханәсе булган, әмма ул каядыр яшерелгән бугай Аны табасы бар», — дигән сүзләр еш кабатлана Кем белә, бәлки ул китапханәдә Казан ханы китаплары да сакланадыр. Әмма безнен өчен алар бүген юк. Дөрес, татар тарихына кагылышлы документлар чит илләрдә бераз сакланган, урыс елъязмалары да кайбер мәгълүматлар бирәләр, әмма алар нигездә берьяклырак Чын тарихыбызны белүнең аеруча бер нәтижәлесе — археологик казылмалар Әйтелгән иде инде, бу өлкәдә язмабыз героеның хезмәтләре күпкырлы һәм һәртөрле мактауга лаек. Аның тарафыннан Болгар, Бүләр шәһәрлекләре. Алтын Урданын башкаласы Бәркә Сарай. Бату Сарай хәрабәләре казыла, бик күп яна материаллар табыла Равил табигате белән бик хисле жан иясе Ата-балаларыбызнын үткәннәре белән «турыдан туры танышканда» ул ниләр кичерә, уйлый икән'1 Хәрабәләр урынында кайчандыр бик матур шәһәрләр булган, аларда көмеш, алтын акчалар сукканнар, бакчаларында фонтаннар атып торган, кошлар сайраган. шагыйрьләр матурлыкка яки мәхәббәткә мәдхия җырлаганнар. Ә хәзер жир өстендә берни дә юк. әйтерсең лә. бөек дәүләтләребез, югары мәдәниятебез, булмаган да Кемгә нәрсә дип үпкәләргә, ниләр кылырга'1 Әй бу үткәннәр, бөек ата-бабаларыбыз Нинди казанышларыбыз юк ителгән бит! Ул урыннарда хәзер әрем, кылганнар гына үсеп утыра Тормышта, бигрәк тә фәндә «сан» һәм «сыйфат» дитән төшенчәләр бар Аларны Р Фәхретдиновка карага куллансак, икесе дә әйбәт һәм үз урынында Мәсәлән, гомуми күләме 240 табакка житкән 200 ләп фәнни хезмәте һәм китаплары шул хакта сөйли ич! Бу очракта аларга анализ ясау мөмкинлегем юк Тик шунсы хак: галим юкны бушка аудармый, сүз боткасы куертмый, аның һәрбер хезмәте конкрет һәм дәлилле була. «Ташлар моңы» китабы (Казан. Таткигнәшер. 1978) шуның бер үрнәге Бер яктан, бу китап фәнни хезмәт булса, икенчедән, монда язучы осталыгы, әдәби гел белән эш итү «манерасы» сизелеп тора. Автор Идел-Чулман Болгарстаны заманасын шулай итеп тасвирлый ки. әйтерсең лә. шул чорларда борынгы атабабаларыбыз белән фикер уртаклашып яшәгән (Бу китапның урысча һәм тулырак варианты Казанда 1986 елда басылды). Академик Обручевның зур галим икәнен шул өлкәдә эшләүчеләр генә белә диярлек Әмма бу галим бигрәк тә «Санников жире». «Азия чытырманлыгында» исемле китаплары белән ботен дөньяга танылды Бу ике роман төрле илләрдә күп телләрдә басылды Халык аларны әле дә зур кызыксыну белән укый Димәк белеп һәм урынлы файдаланылган, әйтелгән сүз бөек көчкә ия Яхшы китап акылга гына түгел, хисләргә дә тәэсир итә. ә бу исә инану формалашуның иң нәтижәле алымы. Хәтерлим беренче сыйныфта укыган чак га «Монгол баласы Дындып» дигән китапка тап булдым Укытучыбыз уку елының икенче яргысы башлангач, һәммәбезне дә мәктәп китапханәсенә яздырды Әлеге китапны шул чакта укып чыккан идем Алтмыш елдан артык үтеп китсә лә. ул әсәрнен эчтәлеген мин бүгем дә исемдә тотам Дындып арат, безнеңчә әйтсәк, авыл малае Аның әтисе атлар караучы. Ул аларны бүреләрдән саклый, үлән мул үскән урыннарда көтә, тамаклары тук булсын, ди. Дындып әтисен дә. ат тарны да. гомумән жан ияләрен яратып үсә Кешеләргә гел генә яхшылык ипли Ул чакта, табигый, мин Монголия дигән илнең кайда булуын, андагы халыкның тормышын белми идем Әмма монгол малае Дындып гомерлеккә дустым булып күңелемдә сакланды Бу һич тә мактану түгел, гомерем буе атларны, башка мал-туарны, этләрне, кош-кортны яраттым Телләрен белмәсәм дә ә ге һаман эт ләр янында тукталып, сөйләшеп кнтәм Мөгаен, монда монгол малае Дындып- нын уңай йогыш ысы чагыладыр Равил Фәхретдиновнын «Ташлар моңы» «Та тар утлы татармын» китапларын укыганда да. күңелемне сүз белән ашлатып бетерми юрган әллә ншг ти хисләр биләп алды Минемчә, бу китап гарны укыганнарда милли ү гаң үсәчәк, шуның аркасында илебез, халкыбыз сакланып калачак Тарихи ачышлар ясау бик мөһим эш булса да. үзмаксатка кайтып калмый Үткәнен бе ггәннәрнен генә киләчәге бар Бу аксиома Равпт Фәхретдинов очерклары, ксслары белән матбугатта күнгәннән чыгы шлар ясый, радио-телевидение дә аңа сүз бирә Инде китапларны искә төшерсәк. 1973 елда галимнең беренче әсәре донья күрә, ул «Җырчы» дип исемләнә Автор монда күренекле җырчы Илһам Шакировнын халык күңелен яулау серләрен ачуга ирешә. Чыннан да, халыкның милли үзаңын үстерүдә җыр сәнгатенең әһәмияте бик зур Концерт залына сокланып карыйсың да, тамашачыларның йөрәге бердәй тибүен, үзләрен бер милләт затлары итеп сизүен тоясың. «Тарихчы нигә шундый әсәр язган?» — дип кызыксынучыларга, Равил кеше шәхесен формалаштыруда җырның тылсымлы көчкә ия булуын белә дияргә телим Татар җырында кайбер халыкларда булмаган бер тылсым бар. Бу моң Шул сүзне башка телгә күчереп тә булмый, аны тоярга, күңелеңнән кичерергә кирәк. «Татар ни өчен моңлы, сагышлы?» дигән сорауны да ишетергә туры килгәли Тарихыбыз бик катлаулы, данлы казанышлар һәм фаҗигаләр белән тулы икән, бу халыкның әкиятләрендә, гомумән халык авыз иҗатында, бигрәк тә җырларда чагыла. Җан авазы булып тышка чыга. Моны Равил бик яхшы белә һәм бер китабын «Ташлар моңы» дип атый. Бик тә уңышлы исем! Чал чәчле болгар хәрабәләре арасында йөргәндә йөрәктән кан таммыймыни, күңелдә моң хасил булмыймыни? Әлбәттә, безнең данлы тарихыбыз, кахаилыклар заманы. Болгар дәүләте. Алтын Урдабыз булган. Алар ниде күптән мәңгелек томаннарына кереп югалган. Әмма татар йөрәген һәрвакыт сулкылдатучы чор Казан ханлыгы дәвере. Чөнки бу ханлык юкка чыгу белән татарның дәүләтчелеге беткән. Ә дәүләт ул бөек хәзинә, яшәү мәгънәсе. Бервакыт В. Г. Белинский: «Малороссиялеләрдә бервакытта да дәүләт тә, дәүләт төзү хакында уй-теләк тә булмаган».— дип язган. Мәскәүдә укыганда мин украин коллегаларыма «Белинский хаклымы?»—дип сорау биргән идем. Алар ул чакта, әлбәттә: «Киев Русе безнең дәүләт»,—дип әйтергә батырчылык итмәделәр Шулай да В Г Белинскийны «шовинист» дип атадылар. Инде безгә килгәндә, «татарларның дәүләте булмаган», дип үтә шовинистлар да әйтә алмас. Күпләрдә милли үзаң түбән булса да, алдынгы зыялыларда дәүләтчелек идеясе, хисе бервакытта да бетмәде. Аз гына мөмкинчелек туу белән, халык үз дәүләтен, нинди формада-кысаларда булса да. торгызырга омтыла. Бу бигрәк тә 1905 1917 елларда, хәтта совет властеның башлангыч чорында ачык чагылды Милли хәрәкәт тарафдарларында бүген дә, әлбәттә, тыныч юл белән бәйсез дәүләт төзү дәрте дөрли. Казан ханлыгы очраклы рәвештә генә яшәүдән туктамый. Ул хакта югарыда сүз булган иде инде. Ләкин әле дә шактый агай-эне дәүләтебезнең нинди булуын һәм нигә юкка чыгу сәбәпләрен белми. Бу гаҗәп гә түгел Чөнки соңгы 5—6 елны исәпкә алмаганда, халык аңына Энгельсның Маркска язган бер хатындагы фикер сеңдерелде. Энгельс Русиянең татарларны, башкортларны, Кавказ халыкларын басып алуын хуплый, моны прогрессив күренеш дип атый. Янәсе, урыс империясе әлеге халыкларга мәдәният алып киләчәк. Бу «фикер» совет заманында күкләргә чөелде: имеш, чынбарлык урыс халкына «рак халыкларны» үз тирәсенә тупларга кушкан Перспективада бу гамәл аеруча акланган икән: урыс халкы «нацменнарны» коммунизм оҗмахына— бәхетле дөньяга алып бара. Энгельс фикеренең үтә шовинистик карашлар җыелмасы булганлыгын хәзер инде дәлилләп торасы да юк. Иң кызганычы һәм үкенечлесе шул. эчүне, урлашуны, кеше ү терүне белмәгән мөселман татарлар совет демократиясе кояшы астында күршеләренең иң начар гадәтләрен үзләштерделәр Ә тоталитар система халкыбызның күпме алтын генофондын юк итте! Кем кемгә «цивилизация орлыклары чәчкәнне» Маркс, Энгельс түгел, тарих белә: татар халкының соңгы өч дәүләтендә (Болгарстан, Алтын Урда, Казан ханлыгы) заманасы өчен алдынгы казанышлар булган. Бу яктан, ул күпләргә үрнәк биргән. Р Фәхретдннов төзегән дәреслектә («Татар халкы һәм Татарстан тарихы») бу хакта материал җитәрлек Әмма бүгенге өлкән буыннар ул дәреслектән файдаланмый Моны яхшы белгәнлектән^ Равил халыкнын милли үзаңын үстерүнең башка кайбер чараларын шактый актив файдалана—гәзит-журнал битләрендә даими чыгышлар ясарга өлгерә Менә шуларның бер үрнәге: «Фаҗигале тарихның кайбер серләре» («Ватаным Татарстан». 1994 ел, 15 октябрь саны) мәкаләсендә автор, тарихи фактларга таянып, соңгы дәүләтебезнең һәлакәткә очрау сәбәпләрен һәм моның нәрсәләргә китерүен гади тел белән ача. Мондый мисалларны шактый китерергә мөмкин Радио-телевидениедән ясаган чыгышларын да өстәргә була. Равил Фәхретдннов эшчәнлеге хакында сөйләгәндә, тагын бер якны онытмаска кирәк Бу аның татар милли хәрәкәтенә актив катнашуы. Бу ничек кенә сәер тоелмасын, кайберәүләр үзләренең милли хәрәкәткә катнашмауларын, митингларга чыкмауларын «Тукай үрнәге» белән акламакчы булалар. Әмма, беренчедән. Тукай заманы — бөтенләй башка, ул чакта бүгенге мөмкинлекләр юк иде. Икенчедән, шагыйрь үзенең иҗаты белән татар халкын саклап калу өчен бик күп коч куйды. Гади генә шигырьләре дә туган якка, халыкка мәхәббәт хисләре белән 186 сугарылган иде. Дөресрәге, бөтен ижаты татар халкына багышланган Шунлыктан Тукайга сылтау - урынсыз' 1989 елда беренче мәртәбә Хәтер көне оештырылды. Ана нибары 200 ләп кенә кеше катнашты Чөнки халык бик нык өркетелгән, куркытылган иде. Бу көнне оештыручыларның берсе Равил Фәхретдинов булды 1990 елда «Мирас» региональ үзәге төзелде. Аның бурычы —халкыбызның тарихи мирасын барлауны көчәй гү. юлга салу иде. Бу үзәк янында берничә комиссия корылды. Мәдәни һәйкәлләрне, истәлекләрне саклау комиссиясенә җитәкчелек итү мөхтәрәм галимебез Равил Фәхретдиновка йөкләнде Үзенә күрә гади генә факт, әмма шулай да сорау туа ни өчен бу комиссияне башка тарихчылар түгел, ә Фәхретдинов җитәкләгән? Чөнки ул үз милләтен ярата, анын киләчәгенә ышана. Әлеге комиссия Сөембикә манарасына ай кую. Бакый Урманчега һәйкәл салу, анын музеен ачу. 1552 елның октябрендә Казанны. Ватаныбызны яклап һәлак булучыларга һәйкәл торгызуны тәкъдим итте Дөрес, мондый идеяләр элек тә кайберәүләр аңында яралгы хәлендә яшиләр иде Әмма бу мәсьәләләрне рәсми рәвештә, ачыктан ачык әлеге комиссия генә куя алды Эш шуңа кадәр барып житә ки. җаен табып, комиссия җитәкчесе президент М 111 Шаймиевтә була, президент аның идеяләрен хуплый, болар өлгергән мәсьәләләр ди. ярдәм итәчәген әйтә Әмма әлегә һәммәсе дә искечә калып килә. Шәһәр топонимика комиссиясе төзелгәч, ана әгъза итеп Р Фәхретдиновны да тәгаенлиләр Галим шәһәрдәге урамнарның яртысына татар исемнәре бирүне яклап чыга, бу һәрьяклап гадел эш булыр иде ди. Халкыбызга ят. яманаты чыккан исемнәрне татар халкының күренекле затлары исеменә алмаштыру, теләк булганда, әллә нинди кыенлык тудырмас иде Ә.мма әлегә бу теләк нигәдер тормышка ашмый. Төрле сәбәпләр «табыла», вакыт үтә тора Алтын Урда дәүләте хакында югарыда шактый сүз булды Р Фәхрегдинов- ның тарих дәреслекләрендә бу дәүләткә шактый зур урын бирелгән Әмма гасырлар буена, бигрәк тә совет тоталитар системасы вакытында бу дәүләтнең чын тарихы пычратылып, бозып күрсәтелде Алтын Урда дәүләтенең төзелү елы 1243. таркалу вакыты 1430-1440 еллар 200 елта сузылган бай тарих Бөеклеге дә. фаҗигаләре дә җитәрлек Бер төркем галимнәр. Р Фәхетдинов тырышлыт ы белән. 1993 елның 9—10 августында Алтын Урла төзелүгә 750 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни конференция узды Аны рәсми рәвештә Казанда Татарстан Фәннәр академиясе, академиянең Г Ибраһимов исемендә! с Тел. әдәбият тарих институты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырды Ике көн буена пленар җыйналышларда, секция утырышларында бик күп илләрнең галимнәре чыгыш ясады Алар Алтын Урда дәүләтенең тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бик күп мәгълүматлар игълан итте төр Беркем дә Алтын Урданың тагар дәүләт икәнлегенә шик белдермәде Пленар утырышта Р Фәхретдинов «Алтын Урда һәм аның Евразия цивилизациясендә тоткан урыны» дигән бик мөһим темага доклад ясады Анын секция утырышында! ы чынашы «Борышы төркиләр һәм Алтын Урда»!а багышланды Конференция зур уңыш белән узды Монда Р Фәхретдиновнын көче куелуын кунаклар да билгеләп үттеләр. . Еллар ага да ага. Гомер дигән серле йомгак сүтелүдән туктамый Киң карашлы белем иясе, халык яраткан, үз иткән галимебез Равил Габдрахман улы Фәхретдиновка шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Гомер бәйрәмен у i япчэнле!енсн бәрәкәтле җимешләре белән каршылый Равил әфәнде шәхси тормышында да бик бәхетле Җәмәгате Әлфия белән алар бер уй-теләктә яшиләр Олы уллары Раил әле генә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклады Кече уллары Камил -табиб. Без. мөхтәрәм галимне шактый якыннан белүчеләр, аңа сәламәтлек озын гомер, яна ижат уңышлары телибез Бу теләкләргә бөтен халкыбыз кушылыр, дип уйлыйбыз