Логотип Казан Утлары
Роман

БАКЫЙ

V баб

«Сара ханым улы Илдар белән»

«Берәүне дә матурларга кирәкми. Матурлыкны аның үзеннән табарга кирәк!» Бакый Урманче. 1987 ел. 28 .май әскәүдә төпләнергә ниятләгәч, Габделбакый итәк-җиңен җыеб-м рак йөрергә карар кыла һәрхәлдә, сәясәткә якын бармаска тырыша. Хәер, сәнгать диңгезенә чумсаң, аннан алай тиз генә чыгармын, кайчан да булса мәшәкатьтән арынырмын, димә инде. Әле монда бизисе була берәр бинаның бүлмәләрен, әле тегендә. Өстәвенә иҗат дигән нәрсә дә бар бит әле: денем өчен түгел, көнем өчен дип. интерьер белән генә, бүлмә бизәп кенә яшәү һич мөмкин түгел. Аның белән, сәнгатькәр буларак, вакланасың-бетәсең. коргаксыйсы ң-кибәсең. Менә ни сәбәпле. Ходайның һәр бирмеш көнендә карандаш белән генә булса да берәр этюд ясап ташлау зарур. Ә инде илһам килгән көннәрдә кыл-каләм тибрәтсәң дә, һич зыян итми... Рәссамның акварель белән генә түгел, майлы буяу белән дә шактый әсәрләре әнә шул рәвешле языла. Сирәк кенә булса да. әллә нигә бер дигәндәй, таныш-белешләренә кунакка да баргалый рәссам. Аның да җаны бар ич! Тик инде Габделбакый берәр мәҗлескә эләксә, чәйләр эчеп, гөбәдиясе-фәләне белән сыйланып кына калмый, саф ана телендә иски гкеч матур сөйләве белән барчасын да авызына карата, әңгәмәне үзенә кирәкле юнәлешкә борып җибәрә дилбегәне үз кулына алып та өлгерә. Күпне күргән, зур укымышлы, әйбәт хәтерле, матур тавышлы сәнгатькәр шулай итеп чын-чынлап зыялы буларак танылып өлгерә. Кызыкматур сөйли белү үзе бер дәрәҗә булса, тамагын кыргалап. баритон тавышы белән борынгы көйләрне җырлаган чагында аның талантына сокланып биһуш булмаган кеше калмыйдыр. Мәскәүдә бит мине рәссам буларак белмиләр иде. Мәскәүдә мине җырчы буларак беләләр иде.—дип ярты гасырдан соң искә төшерүе, мөгаен, юкка түгелдер. Дәвамы Башы журналыбызның февраль санында. Әнә шундый мәҗлесләрнең берсендә «Кара урман»ны сузып кына җырлап җибәргәч, көтмәгәндә-уйламаганда кара чәчле, зифа буйлы, елгыр гына бер туташ урыныннан кубып, фортепиано янына барып утыра да җырга кушылып уйнап та җибәрә. Кунаклар «аһ!» итә. җыр беткәч, ихлас күңелдән кул чабалар. Афәрин, Габделбакый! Булдырдың, Сара ханым! дигән мактау сүзләре ишетелә. Инструмент яныннан торып баскан яшь ханымга сәнгатькәр баш иеп рәхмәтен белдерә, үзе шул арада аның бигрәк мөлаем елмаюын күреп, чибәрлегенә хәйран кала. Сара ханым, безнең халыкта бит. хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң ямаулык сорый, дигән бик гыйбрәтле бер мәкаль бар. Белер-белмәс җырлаганда без фәкыйрегезгә ярдәм кулы сузгач, ихтимал, баштан ук сүз куешып, берәр җыр башкарырбыз? Бу юлы инде. Сара ханым, сезнең уйнавыгызга ияреп, көйгә һичбер герле хилафлык кылмаска тырышачакмын, вәгъдә иман! «Өй түбәсе дранча» дигән борынгы озын көйне дә мәҗлестәгеләр онытылып тыңлый. Кунаклар таралышыр вакыт якынлаша, әмма сәнгатькәрнен күңеленә бигрәкләр хуш килгән музыкант ханымны болай ансат кына югалтасы килми, аның белән чак кына гәпләшмәкче була, үзенә тагын бер елмайганын күрергә өметләнә. Тик менә Сара ханымны мәҗлеегәгеләрнең барысы да белә һәм ярата икән, алай тиз җибәрәселәре килми бугай әле Көтми хәлен юк. Вә асбир. Габделбакый, сабырлыгыңны җуйма. Хатын-кызның даны, аеруча яманаты бик тиз чыгучан икәнен беләсең бит Шуңа ул кеше алдында музыкант ханымга сүз кушмый, урамда көтәргә ниятли. Озаклап көтсә көтә рәссам, ничек итсә итә рәссам, тик инде Сара ханым белән рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә. өенә чаклы озатып куя. Сүзләре дә, серләре дә килешә бу икәүнең. Ә инде янә күрешергә вәгъдәләшкән кичне сәнгатькәр бер кочак чәчәк күт эреп өенә килә һәм шул ук кичне куна кала. Сабыйларны йокларга яткыргач та әле. бик озаклап гөрләшеп утыралар. Сөйләшә-аңлаша торгач, икесенең дә әдәбиятка, музыкага һәм рәсем сәнгатенә карашлары тәңгәл икәне беленә, гомумән, серләре килешә. Азып-тузып йөрмәгән карг егеткә ике сабый мыш-мыш килеп йоклап яткан, иң түргә җыйнак кына кызгылт рояль кунаклаган, ярыйсы ук иркен бүлмә җәннәт булып күренә. Биек түшәмле, зиннәтле өйнең бер квартирында оч бүлмә булып, өчесендә өч гаилә яшәп ята. кухня-мазар өчесенә уртак иде. Сара ханымның кухня белән ике арада бер чыгып га бер керен, мәшәкатьләнеп йөрүләре дә егет күңеленә хуш килде. Ә инде Чибәркәйнең сылулыгы, мөлаемлеге. уймактай авызы белән генә түгел, зур кара күзләре белән дә балкып елмаюы тәмам биһуш итте, бөтенләй сихерлән үк ташлады Сылу хатын исә ир-ат затын бигрәкләр дә нык сагынган-тансык.таган- зарыккап булып чыкты. Егегнең баһадир гәүдәсенә, түм-түгәрәк мәһабәт йөзкәенә сокланып, әледән-әле мәхәббәтле, елмаюлы карашын ташлый, аның илаһи көчен үзенең билләрендә, иңнәрендә тоярга хыяллана, ара- тирә ымсынып каравын абайлап алып, зур кара күзләрен озын керфекләре эченә яшергәли зарыгуы җиткән иде ир-ат назын, күкрәкләре тәмам тулышып әрни, һич кенә дә тынгы белми иде. «һай. шушы көрәктәй зур. саллы кулларын ичмасам бер салса икән иңнәремә! һап. ныгытып бер кысса икән нечкә билләремнән! һай. җан бирергә насыйп булса икән шушы мәһабәт вә көчле, олпатлы вә гайрәтле егетнең кочагында! Юк шул. юк, аның әле кыюлыгы җитми. Димәк, азынмаган, минем шикелле үк. мулла нәселеннән, затлы гәптән чыккан, әдәпле вә инсафлы шул егете... Әнә. мескенкәй, төн урталарына чаклы тәүфыйклы гына утырдыутырды да урыныннан ук кузгалды Нидер әйт ге түгелме соң? Әйе-әйе. башын иеп. әдәпле генә сөйли шикелле » Кунагының чәйләр өчен рәхмәтләр укыганын да. кайгыр вакыт җиткәнлекне искәртүен дә. янә бүтән әдәпле сүзләрен дә аңламады хуҗа ханым, аны-моны аңларлыктан узган иде — күкрәкләре сулык-сулык килеп әрни иде. ике ирене дымланып тулышкан иде. Ә инде тәүфыйклы вә инсафлы кунагы аның нәфис кулларын ике учына алып, иреннәренә, күзләренә тидергәч. Сара ханым тыелып кала алмады, ул инде әдәп саклаудан бертөрле мәгънә чыкмасын аңлады, куе чәчле, килешле генә башын артка ташлап, сихерле кара күзләре белән елмайды да: Алай бик ерактан үпмә мине, якынрак кил. газизем. - диде. Әлеге сүз егеткә тәвәккәллек өстәде. һәм ул үзе чибәр, үзе мөлаем, үзе япьяшь хатынның бит алмасына, йа Хода, күпме кызыгып карап торган иде' кыюсыз гына иреннәрен тидерде, һәм шунда ук музыкаль тавышның дерелдәп киткәнен: һәмишә ерак әле.. Кил инде якынрак..—дигән ялварулы пышылдавын ишетте. Егетнең зәңгәр күзләре гүя татлы сүздән сихерләнде, үзлегеннән йомылды, иреннәрен ниндидер дымлы нәрсә көйдереп алды. Хуҗа ханым затлы иде. нәфис иде. чибәр иде. сылу иде. яшь иде. дәртле иле егеткәең тәмам исерде. Дымлы иреннәрдән аерылгач, ныгытып бер кочаклады. Чибәркәй ишетелер-ишетслмәс кенә иттереп ыңгырашып алды, кара озын толымлы башын пәһлеванның киң күкрәгенә салып, тыныч кына, әллә кайчан хәл ителгән нәрсә кебек: Бүген кайтып йөрмәссең инде, бик соң бит — дип фәрман кылды. Габделбакый аны ике иңеннән алып, кабат суырып үпте, бер сүз дәшмәде, бөтен әгъзаларында сәләт вә дәрт, кодрәт вә көч артканны тоеп, чибәркәйне җитез генә күтәреп алды, күзен, борынын, иренен шашынып үбә-үбә. ишеккә каршы почмактагы авыр агач караватка илтеп салды. Хуҗа ханым аны муеныннан назлап кочаклады, ана отыры ныграк сыену ягын карады, баһадиры утны сүндергән арада караватның хәтфә япмасын дивар буена шудырды, киң вә озын түшәген рәтләде, әмма чишенергә өлгермәде егете очып килеп җитте, дерелдәвек юан бармаклары белән сәдәфләрен ипсез-җайсыз ычкындырып, затлыга кия торган яшел ефәк күлмәген салдырды. Хатынның: — Үзем салам. дигәненә, ай-васна карамыйча, анадан тума чишендереп 1 ашлады. Шуннан соң баһадир авыз эченнән генә И Ходаем, мәдәт бир' дип куйды да күз ачып күз йомган арада үзенең өстендәге киемен сыдырып атты эләккәне урындык башына асылынып калды, эләкмәгәне идәнгә шуып төште. Сара ханым, бу чаклы да әрнүле вә газаплы булыр, бөтен бәгырьләрем актарылыр, димәгән иде. татлы вә ләззәгле әрнүгә түзә алмыйча, егетнең ике иңенә чытырдап ябышты, дымлы иреннәреннән ыңгырашу авазлары сытылып чыкты. Түр караватта изрәп йоклап яткан сабыйларын бөтенләй онытып, яшь вә дәртле хатын аһылдады, уһылдады, ыңгырашты, иркәләнде. үрсәләнде, үзе ана булуны хәтереннән үк чыгаргандай, гыйффәтле чагыдай, әнкәсен исенә төшерде, аңардан ярдәм сорады. Аллага ялварды Әмма үзе пәһлеванга отыры ныграк сыланырга, үзенә гирәнгәрәк сеңдерергә тырышты, җирләр-күкләр өстенә ишелеп төшкәндәй, сикерен- де. чарпаланды. тәнендәге бер генә күзәнәге дә тынгы белмәде. Бу төндә Сара ханымның күзенә йокы эленмәде. Бу төндә чибәркәй ничәмә-ничә ел буена тансыклап яшәгән, ә дөресрәге, моңарчы әле гомерендә дә күрмәгән бәхеткә кинәнде, назны алды, шушы яшькәчә пыскып яткан дәртехисе дөрләп киткәнне тоеп, хәйран калды. Бу төндә асыл зат үзенә лаек ярын тапты, ниһаять, морадына иреште. Сара ханым Пензадагы мәшһүр Шәрәфи ишан кызы була Кече яшьтән укуга һәвәслек күрсәтеп, әтисенең китапларын берәм-берәм алып, зур кызыксыну белән укып чыга. Ничәмә-ничә китап арасында үзенең шигъри аһәңе белән «Йосыф китабы» аның күңелен җәлеп итә. Шунысы кызык, бераз үсә төшкәч, элек яратып укыган китапларының укалары коела — кызыгы калмый. Сабый чакта бигрәк беркатлы булганмын икән, дип фикер йөртә. Фәкать ике генә китапка мәхәббәте сүрелми туташның. Ул китапларның берсе—Истамбулдан ишан үзе алып кайткан зур форматлы, шома калын кәгазьгә басылган һәм үгез тиресе белән тышланган Коръән булса, икенчесе - шулай ук матурлап, чәчәкләп-би- зәп эшләнгән «Кыйссаи Йосыф» китабы Өйне җыештыручы асрау аларга кагылмый да. өстәлне чүпрәк белән сөртеп чыга, әлеге китапларга исә тәһарәт алмыйча, кулын юмыйча, кагылырга да җөрьәт итми. Хәер, остабикә үзе дә әллә нигә бер генә, хәзрәт янына дәрәҗәлерәк берәр шәхес йомышы-фәләне төшеп килгән чакларда гына, изге китапларны алып, түрдәге калын пыялалы, зур китап шкафына^ куя торган иде. Андый чакны кыз бала чит кешенең күзенә күренеп йөрми, тик инде кунак киткәннән соң. чыгып, ул китапларны яңадан имән өстәл өстенә алып куя. берсен шундук, фал китабы ачкан шикелле, теләсә кайсы җиреннән ачып, укырга ябыша юрган иде Хәзрәт үзе. моны күреп, елмая гына. Бибисарага һичбер каты сүз әйтмәс, кызының укымышлы булып үсүенә сөенер генә. Өстәвенә әле яраткан кызының үзалдына «Йосыф көс»н көйләп йөргәне, чигү чиген утырганда исә мөнәҗәт әйткәне колагына чалынып, укуга һәвәслек өстенә кыз баланың музыкага да күңеле ята түгелме, дип уйга калган чаклары да булмады түгел. Гәрчә үзе ишан булса да. замананың кая барганын. Рәсәйпең яңарышка йөз тотканын шәйли һәм фәкать кадимчелекне генә яклап, җәдитчелеккә дә каршы бармый, моның файдасы юклыгын аңлый. Үзенең балаларына исә дин гыйлеме бирү белән генә чикләнми, дөньяви шөгыльгә өйрәтү ягын да кайгырia. Ишле гаилә булгач, оланнарның берәрсе өйрәнә алмасмы дип. өенә рояль кайтарттыра Чынлыкта исә, яраткан кызының музыка белән мавыгып китүенә өметләнә Чынлап та шулай килеп чьи а шул. Сара туташ музыка өлкәсендә гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле икәнен исбатлый һәм әлеге кызгылт рояльгә бик гиз ияләшеп китә, биш-ун ел буена дәресләр ала. аннары инде. НЭП дәверендә, башкалага барып, консерваториягә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, пианист квалификациясе алып чыга. Шундук эше дә табыла Сара туташ Мәскәүдә төпләнеп кала Сараның беренче ире татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнеп йөрүче. матбугатта аз-маз исеме күренгәли башлаган, җыйна! рак кына гәүдәле, җор телле, тынгы белмәс бер җан була. Бергә тора башлауларына бер ел тулартулмас аларның балалары туа. Янә дә икс-өч елдан Сара ханым (агын бәбили. Маҗаралар яратучы, җор телле кешенең кайда ниләр сөйләгәнен кем белеп-чүнләп бетергән дә аның сүзенә кем игътибар иткән? Әмма табыла аның өстеннән әләк язын ягучы бәндәләр, һәм шуның аркасында аны ябып га куялар Сара ханымның үтә дә газаплы-мәшәкатьле көннәре, айлары, еллары шунда башлана Сабый балаларын тәрбияләү, аякка бастыру наменә аңа. музыка мәктәбендә укытудан тыш. әле тагын өендә дә бөкрәеп утырган килеш балаларга дәрес бирергә туры килә, өстәвенә әдәби-музыкаль кичәләргә катнашып акча табарга, очын очка ялгарга тырыша Иреннән бертөрле дә хат-хәбәр килми, ичмаса күңел өчен генә булса да төрмәдән чыгучы берәрсе аркылы да исәнлеген белдерми Алай гынамы соң’! Тапыш-белешләре арасында иренең үлгән хәбәре тарала. Яман хәбәр көнесәгаге белән Сара ханымга да килеп ишетелә Дус-ишләре аның кайгысын уртаклашалар, бу ике баланы ялгыз башың пичекләр генә кеше игәрсең икән инде, дип аһ оралар; кайсыбере хәтга әле. ага кулы юклыгын сизеп, оланнарың йөгәннән ычкынып адәм рисвае булмагае, берәрсен йортка кертмисеңме, шп күңеленә коткы салалар, кемнәр беләндер кавышгырмакчы булып маташалар. Сара ханым аларга ак та дими, кара да дими. Нәрсә әйтсен? Бер димләдегез бит инде, җигәр, дисенме? Әллә югыйсә, тынгы белмәс бер җан, маҗарага хирес бер мәхлүк белән кавыштырганда ләббәйкә дип. ризалашып торганыма шөкранә кылыгыз, дисенме? Консерваторияне әле генә бетергән, яна үз көнен үзе күрүгә дучар ителгән туташ түгел инде, күзе шактый ачылган, дөнья алып баруның ачысын-төчесен татыган, яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп өлгергән инде. Берәүнең дә кубызына биергә җыенмый Шулай да ахирәтләренә дорфа бәрелмәскә тырышып: - Шул сабыйларымны аякка бастырмый торып, яңа ярлар эзләмәскә әле исәбем.— дип котыла. Әмма шулай да Сара аларның хаклы икәнен, шулай да башка чара калмаганын аңлый, кардәшләренә дә. ахирәтләренә дә авыз ачып авыр сүз әйтми. Әнә шундый чарасызлык заманында Габделбакый пәйда була. Монысы инде берәүгә дә охшамаган: теге ире кебек чирләшкә гәүдәле түгел, мәһабәт буй-сын, үзе олпатлы, үзе баритон тавышлы (Сара ханым тенорларны бик үк өнәп бетерми иде; әллә нечкә тавышларын ишетеп саруы кайный, әллә инде үзләрен бик үк ирләрчә тотмауларын күреп җирәнә иде), үзе сәнгать әһеле. Җитмәсә ялгыз, торыр урыны да юклы- барлы гына шикелле. Сара ханым уйга кала. Уйланырлык иде анысы, уйланырлык.. Холкын-фигылен әйбәтрәк өйрәнеп бетерсәң, ышанычлырак булыр иде дә бит булуын... Кулай холыклысын каян табасын ул ярның? Юк бит алар, ю-у-ук! Монысын да берәр яшьрәге, койрыксызрагы сугып алса, калырсың аннары авызың ачып... Моңарчы азып-тузып йөрмәгән, күңеленә хуш килердәй асыл затны очратмаган, башлы-күзле булу ягын кайгыртырга вакыты булмаган сәнгатькәр илаһи бер гүзәллек иясенә — шомырттай кара озын толымлы, зифа буй-сынлы, искиткеч матур, мөлаем чырайлы, кара кашлы пианисткага бер күрүдән үк гашыйк була. Шундый да сылу ханымның күңеленә үтеп кергәч. Назлыбикәнең куенкае җылысын татыгач, тәвәккәлли карт егет, озын-озак уйлап тормый — гомерен Сара ханым белән бәйли. Аларның кавышуына, ихтимал, икесенең дә сәнгать әһеле булуы, бере икенчесенең хезмәтенә вә иҗатына хөрмәт белән каравы да сәбәпче булгандыр, бик ихтимал. Язылышканнан соң берәр ай вакыт узгач, төн карасы үзенең бәллүр пәрдәсен нәрсәләргә япкач, көндезге мәшәкатьләрдән арынып, җылы түшәгенә ипләп кенә яткач, газиз иренең ни дәрәҗәдә гайрәтле вә дәртле икәнлеген яту белән татыгач. Сара ханым тынычланып-тынып калды. Әмма холкын шул арада өйрәнеп өлгергән яшь ире аның, наздан эреп китү белән бергә, нәрсәдәндер шикләнеп-шөбһәләнеп ятуын, ниндидер бер ят авазга колак салуын-сагаюын абайлап алды. — Сарам, сине нәрсәдер борчый бугай. Эшеңдә берәр төрле күңелсезлек-мазар юктыр бит? — дип йомшак кына сүз кушты. — Эшемдә. Аллага шөкер, иминлек, әйтмәгәнем булсын.- дип. сылу хатын олы гәүдәле иренең куенына тәмам сеңә язды, төн карасында да күзен яшерергә тырышты. Мине уйга калдырган нәрсә. Бакый, карынымнан ишетелгән яңа аваз булды... Шулай диде дә хатын үзенең түшәгендә, көчле вә гайрәтле, олпатлы вә дәртле яшь ире куенында тынып калды. Гәрчә, карынымдагы тавышка гына колак саламын, дип үзен үзе ышандырырга лырышкандай тоелса да, чынында исә мәгърур холыклы яшь иренең ни әйтерен. үзе җаны-тәне белән гашыйк булган мәһабәт пәһлеванының карарын тын да алмыйча көтә иде. Яшь ир ничек әйтсә, шулай булыр. Гәрчә аның сабыйларын алдына алып сөйсә дә. үзенең аяк-кулын бәйләрме-юкмы? Ана һәрчак туасы яңа баланы тансыклап каршы алса да, һич гаҗәп түгел, чөнки ул үзенең йөрәк парәсен иркәләптәрбияләп карынында чакта ук үстерә. Ә менә әлегә хәтле өйләнмичә кырык яшькә җитеп килүче, типсә тимер өзәрлек ир-егет ул баланы тансыклый алырмы, шундый изге адымны ясарга башы җитәрме? Ләкин бер дә менә Сара уйлаганча килеп чыкмады, бер дә анын гпикгггөбһәсе акланмады. Яшь ир куенына сеңәрдәй булып сарылып яткан сылуны аеруча бер саклык белән кочаклап алды да. бердәнбер хәсрәтен әйткәндәй Сарам, газизем, инде син авырга калгач, назларга да ярамастыр инде моннан ары? Синең иркә-назыңны татымыйча мин ничекләр яшәрмен икән инде? дип сөйләнде һи тилем-тилем... Ул бит әле янә дә жиде-сигез айдан гына дөньяга киләчәк. Әле без рәхәтләнеп сөешә, назда коеныша алабыз. Минем үземә дә синең назлавың бик-бик рәхәт. Бу чаклы дәртле булырсың дип һич башыма китермәгән идем, һәркөн синең дәртеңне татулары, һай. рәхәт. җанымбәгърем. Бөтенләй әрепләр китәм инде менә, әрепләр китәм. Ничә ел буена иратка якын да бармагач, мин инде бөтенләй коргаксыган-үлгән-беткән идем. Син. пәһлеваным, миңа җан өрдең, дәрт бирдең Хатыннар, гомумән, ир-атның изгелегенә рәхмәтлерәк булучан. фидакярлеккә җавап итеп күңелләрен дә. куеннарын да киңрәк ачарга ярат у - чан. Бу юлы да нәкъ әнә шулай булды: хатын агач инструменттан да көй чыгарырга сәләтле озын вә сиз1ер бармакларын ир-егетнең йөзеннән йөреттс. үпте, аңа ныг рак сыенды ял итәргә дә ирек бирмәстән. дәртен кузгатырга кереште. Ире. гүя шуны гына көтеп яткандай, дерт итеп кузгалды-җанланды. сөеклесенең кабат иләсләнеп-дәртләнеп китүенә сөенеп бетә алмады, көрәктәй учын бил тирәсендә биетте, иңнәреннән кысып кочаклады. Хатын исә үбүен белде, нәфис озын бармаклары белән сөеклесенең муен тирәләрен назлап сыйпаштырды, йомрыланып торган көчле иңбашларын, беләк мускулларын капшады, кысып карады, аннары ике учын бердәй түбәнгәрәк шудырды, ирегетнең, гранит чокырга сәләтле газизенең таштай ныклы-егәрле икәнлегенә янә дә тәмам инангач, сулуы капкан сыман сш-сш сулап, дымлы иреннәрен кип игеп ачкан хәлдә, т үшәгенә чалкан төште, сөеклесен үзенә тартты. Шушы аңлашу-сөешүдән сон гаиләдә хәлләр тагын да әйбәтләнебрәк китте Яшь ир үзенең Назлыбикәсенә аеруча игътибарлы булырга тырышты: әллә кайларга барып, затлы ризыклар алып кайткалады. әфлисунын, лимонын ташыды. Сара ханым тыйнаклык йөзеннән: Кирәкмәс иде инде, картым, дигән булды. Моңа каршы ирнең сүзе сүз иде: Син авыз да ачма. Сарам Сиңа хәзер ике кешелек ашарга кирәк Нәниебез рәхәтләнеп үссен... карыныңда чагында ук Мохтаҗлык күрмәсен балаларның берсе дә. Бу айларда Габделбакый гомерендә дә күрсәтмәгән зирәклек аргы зирәклек, уңганлык арты уңганлык уйлап чыгарды Яшь аганың йөзеннән елмаю китмәде, баритон тавышы туктый белмәде, олы учына бәп- бәләкәй малаен алып сөйде, аны күкләргә чөяргә, анын белән бергә егетнең сөекле әнкәсен дә үчтеки иттерергә әзер иде. Бала бүләге сыйфатында ул хатынына искигкеч зиннәтле матур муен са алып кайтып бирде Хәер, аның белән генә чикләнмәде, өй эчендә, хуҗалыкта кирәге булырдай әллә күнме затлы нәрсә ташыды. Әллә ниләр сөйләп Саранын кәефен кү тәрде, көлдерде Ә бер көнне, эштән кайткач. Габделбакый елмаеп-балкын: Элскләре биг. Сарам, дөньяның бар мәгънәсен эштә күрә идем Менә ни сәбәпле бөтен сәләтемне сәнгатькә, рәсем ясауга, каргина язуга багышладым, тиуннан тәм таба торган идем Хәйран-тамаша инде газн гем синең белән кавышканнан бирле яшәүнең мәг ънәсе фәкат ь синең е гмаюына бәй гсдер сыман тоела башлады Сина. ихтимал, ышануы да авыррактыр. әмма ләкин минем үземнең иманым камил син минем тормышымнан күп нәрсәне бәреп чыгардың. Моны бер дә менә арттырып әйтүем түгел. Инде янә бер әкият димәсәң әкият: улыбыз туганнан бирле сәнгатьнең яме китте дә барды. Нәниебез гүя иң-иң гүзәл сәнгать әсәре буларак дөньяга килде, —дип сөйләнде. Иртәгесен эшкә китәр алдыннан чәйләп утырганда: — Сарам, без синең белән икебез дә сәнгать әһеле була торып, улыбызны математик итмәбездер инде. Яшьтән үк үзенә музыка дәресләре бирерсең. Аллаһы боерган булса. Әллә бәлкем, аңардан гатарның Моцарты яисә Паганиние чыгар. Мәшәкаге-михнәте сиңа төшә икән үзе төшүен... дип сайрарга тотынды, аннары башын кашып алды,—Хәер, мин дә читтән генә күзәтеп тормамын, берәр елдан кулына карандаш тоттырырмын, рәсем ясарга өйрәтермен. Аллаһы боерган булса. Малайлар халкы сурәт ясарга, сызыклар сызарга яман һәвәс була бит ул. Моның шулай икәнен мин үземнән беләм һәрхәлдә. Тициан дәрәҗәсенә күтәрергә үземнең кодрәтем җитмәсә дә. Урманче хәтле генә сәнгать- кәр итеп тәрбияләргә көчемне-куәтемне һич кызганмам. Шулай дип әйтте дә рәссам, тагын хыялларга бирелеп, уйга калды. «Тукта. Сарамның мадонна чагын киндергә төшерим әле!» - дигән теләк рәссамның күңеленә һич көтмәгәндә килде. Ләкин ничек итеп, нинди сюжетка яисә калыпка яраклаштырып язарга? Борынгыда рәссамнарның хәле әйбәт булган: җаннары теләгән Чибәркәйне Мәрьям ана кыяфәтенә китереп, итәгенә бала утыртып,—анысы аның ГайсаХристос. Алла буласы малай, имештер... Ходаем, үзең ярлыка, әйттем исә кайттым! гүзәллек алиһәсе иттереп язганнар да ташлаганнар. Күпме халык аннары шул әсәрләрне сурәт-икона урынына күреп табынган, күзен ала алмаган Ислам динендә сурәт ясау юк шул. Ходай тәгаләнең дә. пәйгамбәрләребезнең дә кыяфәтләре безгә мәгълүм түгел, һәм аларның сурәтләрен кәгазьгә яисә киндергә төшерү олуг гөнаһ санала. Ә бит католикларда аларның сурәтләрен язу белән генә дә чикләнмәгәннәр, бәлки әле балавыз ише берәр нәрсәдән укмаштырып адәми сыннарын да ясаганнар... Әмма шулай да. абзыкай. ул сыннар-сурәтләр сәнгать әсәрләре буларак тамашачының игътибарын җәлеп иткәннәр. Ал син Рафаэльнең «Сикстин мадоннасы» дигән мәшһүр картинасын. Леонардо да Винчиның «Литта мадоннасы» дигән кечкенә генә әсәрен. Аларның гүзәллегенә. камиллегенә дөньяда сокланмаган кеше юк. Әгәр берсе Дрезден галереясен бизәсә, икенчесе Эрмитажны бизи. Рафаэльнең бит сюжетлы график әсәрләрендә дә сабыен күтәргән хатын, мадонна еш очрый. Мәхәббәте булган, күрәсең... Ә синең иҗатыңда ник бер бала-чага күренсен икән! Әйе. моңарчы бала образы иҗат иткәнең булмады шул. Хәзер инде үзеңнең улың бар. әнкәсе белән шул үз әсәреңне син. абзыкай. һичшиксез, мәңгеләштерергә тиешсең. Тик мулла малае башың белән хатыныңны да улыңны икона иттереп язмассың инде! Икенче бер нәрсә уйлап табарга туры килер. Башка чара юк... Картинаның композициясе бөтенләй уйламаган җирдән табылды. Дөресрәге, бу хакта уйланып йөрсә дә. башында җыен вак-төяк дөнья мәшәкате айкала да чайкала иде. Шул чагында хатынының бала өстенә иелгәне күзенә чалынды. Бу чаклы да самими булса да булыр икән! Сабыена бәзен җаны-тәнс белән бирелгән бит ул. аны. шул сабыен дөньядагы барлык афәтмихнәттән сакларга, кешенең өстенә ябырылырдай җил-давылны, каряңгырны, ачлык-ялангачлыкны, кайгы-хәсрәтләр- не — һәммәсен дә үз өстенә алырга әзер ләбаса! Табигать әнә шул сокланып туймаслык олуг фидакярлекне бары тик ана дигән затка гына биргән, күрәсең. Син. абзыкай. артык баш ватып азапланма, катлаулы- ясалма сюжетлар корып башыңны катырма, чын рәссам икәнсең, тот та сөеклеңне әнә шул килеш искиткеч табигый бер халәтендә мәңгеләштер! Гади рәссам буларак кына язма картинаңны, гашыйк дивана бер дәрвиш буларак яз! Ихтимал, син гашыйк дивана түгелсеңдер? Ихтимал. син дәрвиш түгелсеңдер? Ныклабрак уйлап кара, абзыкай. мәхәббәтемнең. гыйшкыңның көчен-кодрәтен түшәктә күрсәткән кебек үк. дәрт- ләнепүҗәтләнеп. елый-елый. шаулый-шаулый. ынгыраша-ыңгыраша. профессиональ художник буларак, син бит инде рәссамнар оешмасы әгъзасы, киндердә күрсәтә алырсың микән, юк микән? Хәзеннән килерме. юкмы? Шуны булдыра алсаң, җир йөзендә үзең өчен иң-иң газиз шушы ике җан иясен киндергә иңдерә алсан, аннары инде яшәвеңнең үкенече калмый Ашыгасы юк Гомумән, ашык-пошык башкара торган эш түгел бу Хатын үзебезнеке, беркая китми, сабый да Ходай биргән байлыгын тырпайтып ята бирә алар беркая китми Уйлабрак эш итү мәгъкуль булырдыр Алтынсу юсләрдә. җылы гаммада алу хәерлерәктер... Әйе. Башкортстанга командировкага барып, анда үз күзең белән күргән, шаулап торган колхоз ындырын акварель белән натурадан язу түгел бу сиңа. Дөрес анысы, анда да хәрәкәiне күрсәтү өчен, мн процессын тамашачы кабул итсен өчен, ярыйсы ук чиләнергә, көч куярга туры килде килүен... Тик инде үз өешчә, үз өнендә көчне тагын да күбрәк сарыф итү зарур. Хиссияг бар нәрсәдән өстен чыгарга шеш. өстен! Киндерне биеклеге метрдан бер чирек кимрәк, иңе метрга якын игеп үз кулы белән ясаган подрамникка һәйбәглән тарттырды. Аннары аны мул итеп грунтлады, ягыш җилемле ак буяу са гып гигезләде-ныгытты Шуннан соң инде, ак кәгазьгә карап өнсез-гынсыз калган шагыйрь сыман, әзер киндергә гекәлдедә: «Нәрсәне ничегрәк һәм кайсы гарафкарак урнаштырыйм икән?» дип уйланырга югынды. Сара ханым натурачы сыйфатында затлырак киенергә үзе яраткан озын итәкле яшел ефәк күлмәген яисә ипле күгелҗем-зәңгәр бәрхет күлмәген кияргә бик теләсә дә. ире белән сүз көрәш герен i ормады, гадирәк киенергә ризалык бирде Бакыем, синең теләгеңә каршы бара алмамдыр, ахры Бу очрак га бигрәк тә. син беренче скрипканы уйныйсың. гип, мөлаем генә елмайды да кыска җиңле, сарыга буй-буй кызы г төшкән, әрсезгә тоткан күлмәген киде. Әллә кайчаннан бирле буяу гары белән мәш килгән р.ксам түгәрәк биген балкыгып Бик дөрес игәсең, карчыгым Син бит безнең өйдә мәшһүр музыкант. мадонна гына да түгел! Әгәренки мин картина язарга а тынып гл музыкантың нәфис кулларын күрсәтә алмасам. апам корысын, аннары инде рәссам буларак кыйммәтем базар көнне Буа базарын га та бер генә тиен, дигән булды, теленә салынды Сара ханым да сүзгә аптырап торучылардан түгел и ге Комплиментыгызга рәхмәт. әфәндем. Ауру па тәрбиясе алган джентльмен икәнегез ерактай ук күренә, дигән булды. Рәссам гөлдерәп Һи. нишләп әле син мина алай ерактан тына карарга гиеш’ Якынрак киләбез аны. диде, урындыгыннан кубып, хатыны янына килде, көчле куллары белән кысып кочак ran алды Әмма хатын бирешмәде, киену-гозәгену-ясанудан гук тамады Сабыр ггI инде. Бакыем Назыңны киндергә сакла, торгең сүре.тәпидә күрмәсен, диде дә үзе шунда ук. тупасрак кагылмадым микән, тип шиклән.» калды һәм Мин бит беркая китмим, мин теләгән чагында синеке, дип өстәде, мөлаем генә елмаеп кунды. Рас әйтәсең әгәр дәртен бу гмаса. пычагым та яза алмыйсың Бездә анысы дәрт инәнең. Ходайның биргәнен.» мен шөкер син каракаш гүзәлкәсмә дә. киндергә тә җигәр гер Әмма гәкин ксчгски генә сере бар аның: сине пркәләмәсәм. төсләрне бик ук шәй ләп өстермим Ә инде үзеңне һәйбәт гәп назлаганнан сон ку тем гос горне аеруча анык күр.», кулым буягычны ышанычлырак, гайрәтлерәк йөртә, һәр күзәнәгемдә илһам нуры кабына Сара ханым искиткеч мөлаем итеп елмайды да: Кая. берәр шифасын табыйк, бәлкем, ачылып китәр,—дип. күзләреннән үбеп алды. Габделбакыйның шуңа да күңеле булды: Ярый, тырышып карыйк соң,—диде. Мәгәр үзе сәнгатькәр буларак бәйләнүдән һич туктамады: Өстең-башың дигәндәй, кыяфәтең- йөзең дигәндәй күркәм хәзер, сүз дә юк. Әмма, Сарам, ни сәбәпледер чәч толымнарыңны яшереп өлгергәнсең, шунысы начар. Мин яратканны белмисең, ахры? Сара ханым, гаепле кешедәй, башын иеп кенә елмайгандай итте: Бакыем, толымнарыма гашыйк икәнеңне дә беләмен, тик алар көннәнкөн сыеклана, чәчем әллә нигә бик нык коела башлады. Шулай гына калыйм инде, газизем, ачуланма,—диде. Рәссам аның баш чүмече турысына ыспай гына төйнәп куйган, җем- җем килгән чем-кара чәченә профессиональ күз ташлады да: Ярар анысы, зарар юк.— диде, сүзне озынга сузмады. һай бу мәхәббәт, илаһи кодрәткә-көчкә ия самими хис! Ул булмаса. дөньяның нинди генә яме-кызыгы калыр иде икән... Менә яза рәссам, онытылып-дәртләнеп кыл-каләмен тибрәтә — үзенә һәр күзәнәге яхшы таныш сөекле йөзкәен профильдә алып маташа... Менә маңгае, матур гына борыны, уймактай авызы, гап-гади ияге, музыкаль ноталарны бутамаска өйрәнгән, меңнәрчә көйне, моңны, аһәңне ишеткән бер шикелле ыспай гына колагы... Чак кына куерак алынды бугай сөеклесенең йөзкәе... Хәер, кипкәч, ни килеп чыгасын бер Ходай үзе белә, һәрхәлдә, тән төсеннән бераз кызгылтрак, куерак килеп чыгуы бик ихтимал. Вангог әле яшел йөзем бакчасың да кып-кызыл иттереп язып калдырган. Сәнгать диләр аңа. Яманларлык, тел-теш тидерерлек булса. Пушкин исемен йөрткән Изомузейга алмаслар иде аны.. Шулай да кулларын нәкъ әлеге төстә язып ташлавың хәерле булырдыр... Төенгә төйнәлгән чәч толымына ризасызлык белдереп кырын карап алды да тәгаенләп язып тормады, башка вакыт язарга калдырды. Анын каруы Сарасының нәфис бармакларын кабат-кабат. кайта-кайта. һич тә иренмичә язды. Хатынының силуэтын тоташы белән язып чыккач, аның муен-җилкә тирәләрен килешле иттереп чыгарды, аннары үзенә бик тә нык таныш, күпме яратып сыйпаган-назлаган. әле кием үтәли дә күреп торган аркаларын, билләрен нәкъ менә түшәктәге тырышлык белән язды, сул беләге астыннан тулы күкрәген беленерлек иттерде. Ә менә сабые өстенә иелгәнлектән, янбашларын, да. бот тирәләрен дә артык бизәп тормады - иелгән силуэтка тәңгәл килердәй генә иттерде. Анысы тамашачыга тәтеми аның янбашлары, анысын үзебез рәтләрбез, һич тә кимен куймабыз, диебрәк, көнчелек галәмәте калкыды бугай, әллә инде бераз тыйнаклык күрсәтүе шул булды... Әллә бәлкем, игътибар үзәгенә сөеклесенең мадонна булуын алганлыктан, йөзенең генә түгел, бөтен гәүдәсенең нәнигә омтылуын күрсәтергә тырышканга шулай тыйнаграк килеп чыккандыр... Аның каруы аларның газиз балалары табигатьнең искиткеч баллы- татлы бер җимеше дип әйтерлек дәрәҗәдә мул итеп сурәтләнде. Сабый зур караватта, әниләре түшәгендә җәйрәп ята. Әнкәсен күргәч, нидер әйтергә дә бит исәбе, тик менә сөйләү сәнгатен үзләштереп җитмәгән, әлегә телен чыгарып, «гыйгый» дип әнкәсенә генә аңлаешлы сүзләр әйтү белән чикләнергә мәҗбүр. Хәзер менә үзенең нәни куллары белән кочып алыр иде әнкәсенең матур муенын, тик менә торып булмый шул әле. бармакларны тырпайтып, нәни кулларны сузудан, аякларны кыймылдатудан артык берни эшләр әмәл юк. Әйе. хәрәкәттә бәрәкәт, дип борынгы бабайлар белми әйтмәгәннәрдер. Әйе. шулай кыймылдый торгач. акрынлап кына йөреп тә китәр әле сабыегыз, нәни куллары белән икегезне берьюлы кочып алыр, колакларыгызга иң-иң назлы сүзләрен пышылдар, әкренләп укырга-язарга. әнкәсенең һөнәре — музыкага, әт кәсенең һөнәре дип рәсем ясарга өйрәнер. Их. тизрәк йөреп китеп булсачы!.. Инде үлсәм дә үкенәсе түгелмен! Чынлап та рәссам һәркем сокланырлык гүзәл әсәр иҗат итү бәхетенә иренле. Ананың йөзе-күлы тән төсеннән чак кына куерак бирелгән; сабыйның алсурак гәүдәсе яшькелт буяулы «ак» мендәр өстендә бигрәк инде ачык күренә; тырпайган нәни генә чәнти бармагы аеруча табигыйлек өсти; биредә һичбер төрле «салкын» буяуга урын юк; ә инде сабые өстенә иелгән Сара ханымның коңгырт-сары күлмәге картинаны мөлаем вә җанлы итә. күңел җылысына төрендерә. Әнә шулай сөенеп-сөешеп яшәгәндә, көннәрдән бер көнне пәйда була... Сараның беренче ире. олырак балаларының атасы Киткәннән бирле бер кәлимә сүз язып җибәрә белмәгән, исән-имин яшәвен сиздермәгән элгәрсге иренең кечрәгрәк кенә җыйнак гәүдәле, почык борынлы. тамчысыз-ябышкак колаклы, елтыр күзле бәндәнең җитез-җилле йөрүен, каударланып атлавын күрү белән. Сара ханымның күңеленә көйсез-фальш нота килә: берәү бигрәкләр масаеп, кылтыйланып. инструментны газаплый, тик үзе фальштан, ясалма-ялган ноталардан һич арына гына алмый Хатынының бәләкәй караватта йоклап яткан сабыйны кай арада алдына алып, хәвефтән сакларга теләгәндәй, күкрәгенә кысып утыруына әлләни исе китмәде шикелле тегенең. Елгыр-җитез бәндә «Белмәссең, бсрәрсенә барып сыенгандыр, печән ашатып булмый ич аның җанына да. тәненә дә. музыкант булмагае чурт булсын, ир-ат кирәк хатыннарга, ир-ат!» диебрәк фикер йөртте бугай Менә ул күзен йомгалап алды, уфтанып куйды, арык кына кулын селтәде Тик инде җәмәгатенең үзенә күтәрелеп тә карамыйча, аңа битараф көенчә, сабые белән тәтелдәргә тотынуын күргәч, күңеленә зәмһәрир суыклары йөгерде, өметләре тәмам өзелде. Беравык сүзсез-өнссз утырганнан соң ул. ятып калганчы атып кал. дип кенә, ел гыр күзләрен челт-челт йомгалап. хәлсез-дәрмансыз тавыш белән сүз кушарга җөрьәт итте: Бибисара, минем сүзгә колак салсаң иде Күпме еллар элек син бит миңа кыз коенчә килгән идең, матур гына яшәп тә алдык шикелле Инде мине хөкем итеп утырт каннан соң аралар ераклашты Мин һич тә сине гаепләмим. Бибисара, ана да булды гаеп, тәртәдә дә Хатынның башын күтәреп үзе сөйләгәнгә колак салуын күреп, аның гаҗәеп чибәр йөзендәге хәсрәтнс-сат ышны яздырмакчы булып хыя т- ланып: Ике балабыз янына сыяр синен нәниең дә Җиллән бала таптың, дигәнне миннән ишетмәссең. Әйдә. Бибисара, никах яңартыйк га гөрлә ген яши башлыйк бергә-бергә.. дип я шарлы Әмма Сарасы әлеге сүзләрдән нишләптер егылып гөшмәде: Юк инде, сүзеңне әрәм итеп сөйләмә дә. Үзеңнең хат-хәбәрең булмагач, гүр иясе, дигәннәренә ышандым. Сиңа тугрылык саклый a л- мадым. Инде бер каралган икәнмен, шул хәлемдә калдыруың хәерле булыр, бигайбә, диде. Ирнең бирешергә исәбе юк иде: Үлгәнче син миннән гаепләү сүзе ишетмәссең. Бибисара, мен.) антлар итеп әйтәмен Җилдән бала таптың, дип гомеремдә битәрләмәм!.. дип гә карады. Әмма хатын исә татын да ныграк булып чыкты Үзең монда чакны я! ирләргә күз атып, кеше белән йөреп сине адәм рисваена калдырмадым. Ходайга мең шөкер. Сабыем җиллән тумады, аның әткәсе белән кавыштык, язылыштык. Ул оигрәк инде бала җанлы, синекеләрне дә үлеп ярата. Бала тартты моңарчы да синен ярдәмеңнән башка тәрбияләдем, анысын үзен миннән яхшырак беләсең. Инде киләчәктә дә. шәт иншалла. өчесенә тиң карап, үстерә алырмын. Шулай диде дә башын артка ташлап, куе каш астындагы кара күзләре белән төбәп карады. Йа раббым. үзен сакла! Аның йөрәге жуу итеп китте: яшьлеген алган, әмма гомер эчендә бер яшәүгә теләк-дәрт уята алмаган, кыз баланын тирәнгә яшеренгән табигый хисләрен кузгата белмәгән, хиссият диңгезенә чумдырмаган, үзе елгыр, үзе мәхәббәтсез, мез-мез килүче шушы бәндәгә ирем дип. киләчәктә пыскып яшәр өчен генә пәһлеван гәүдәле, күркәм көләч йөзле, куе-көр тавышлы, мәхәббәтле, көрәктәй зур һәм назлы куллары белән бер кочып алса дөньяңны оныттыра алырдай, күтәреп үзенне түшәкләргә салып, сәгатьләр буе иркәләүче, әле күкләргә күтәрүче, әле җирләргә төшерүче, җәннәттәге бәхетләрне бирүче газизеннән ваз кичсенмени инде, ә? Җирләрнекүкләрне күкрәтеп, ыңгыраша-ыңгыраша. Аллага ялвара-ялвара. шул ятудан тормаска да риза булып, үләргә дә. җанын фида кылып шәһит китәргә дә әзер көе дәртләнеп сөешүләрдән бөтенләй мәхрүм ителер микәнни инде, ә? Кайчандыр хатыны булган бу чибәркәй шуннан сон да ниләр сайрагандыр— анысын елгыр абзый тыңлап тормады, ишетмәде, йөрәге ярылудан сагайды бугай, капылт кына урыныннан купты да атлый- йөгерә ишеккә юнәлде. Ул яшен суккандагыдай миңгерәүләнгән, елтыр күзләре акаеп калган иде. Әле кайчан гына гыйффәтле көенчә үзенә бирелгән, һәр сүзенә колак салып, авызына гына карап торган, хәзер әнә икенче берәүне яр иткән һәм анардан бала биләгән, шул баланы калкан рәвешендә күкрәгенә кысып кочаклаган килеш, мәгърурланып үзенен карарын чыгарган асыл затның сыгылып төшүен дә. искиткеч матур кара күзләреннән ачы яшьләр агызуын да. әлбәттә, күрә алмады... Ватан сугышы башлангач. Сара ханым, картны сугышка алалар икән дә янә бала-чага белән ялгыз башым төялеп калам икән, дип хафаланган иде. Тик алай булып чыкмады. Военкоматка чакырмадылар 44 яшь тутырган Урманчены. милициягә дәштереп алдылар. Анда каһәрләнгән чырайлы, акай бәбәкле бер майор сөйләште аның белән: Фәлән елны фәлән статья буенча биш елга хөкем ителгән Урман- че Б И. синме инде ул?—дип сорады. Киеренкелекне бераз йомшарту нияте белән рәссам: Срогымны текмә-тек тутырып кайттым мин.— дип әйтеп карады Ләкин теге акай күзнең үз туксаны туксан иде: — Тутырып кайткансыңмы, качып кайткансыңмы — анысы безгә караңгы. Без шуны гына беләбез: немец фашистлары ил өстенә ябырылып килгәндә. Советлар Союзы башкаласы Мәскәүдә ышанычсыз элементларны яшәтә алмыйбыз. Егерме дүрт сәгать эчендә Мәскәүдән чыгып китәргә тиешсең! — диде. Тораташтай катып калган, ни әйтергә аптыраган рәссамга: Менә шунда кул куегыз да китегез. Сезнең ишеләр белән гәп сатарга минем вакытым юк. дип тә өстәде. Өйгә кайтып сөйләгәч. Сара бөтенләй телсез калды. Бераз аныв җыйганнан соң иренә: — Син бит Художниклар оешмасында торасың, шуны әйтер идеи ичмасам... дип карады. Шундый кыен чакны да Габделбакый хатынына кара чырай күрсәтмәде. гайрәтеп-ачуын йота белде. Их. Сарам-Сарам... Аңа бит синең нинди һөнәр иясе икәнең дә. кайсы оешмада торуың да кирәкми. Аның, гомумән, кешедә эше юк. Кулында өр-яңа указ, шуннан чыгып кына эш итә... Без кая барырга тиеш ди инде бу бала-чага белән? Мәсьәлә дә нәкъ әнә шунда шул, Сара, шунда.. Кая барырбыз — шуны икәүләшеп бергә хәл итик. Әле бит Мәскәүдән киттем дә котылдым. дип кенә эш бетми, әле бит иртәгә дә яшисе бар. бу сабыйларны тәрбия кылып үстерәсе, ныгытып аякка бастырасы, адәм рәтле кеше итәсе бар. Аларның хакы безнең остә. — Рәхмәт җылы сүзеңә. Бакыем Шундый авыр чакны да сабыйларны уйлаган өчен Ходайның рәхмәте яусын үзеңә! — Соң алар синең бәгыреңнән өзелеп төшкән алмалар бит! Алардан да, синең үзеңнән дә якынрак, газизрәк беркем юк миңа бу дөньяда Сараның хәйран уңган хатын булуына рәссам тагын бер кат инанды ул аркылыны буйга алмыйча теленә салынган арада хатыны кайлардан- дыр өчдүрт чемодан тартып чыгарды, аларның тузанын сорткәләп. берсенә балаларның киемнәрен урнаштыра башлады. Моны күреп, гаилә башы да иссн-акылын җыя төште: ■ Без болай итик. Сара. Мин хәзер үзебезнең Рәссамнар оешмасына барыйм, тегендә-монда сугылып, аласы акчаны юнәтим дә билетка чабыйм. — Кая хәтле дип алырга инде исәбең ул билетларны'’ Сара дим, әйдә Сәмәркандка Мөхсинәләргә китик үзең белән! Тормыш алып барыр өчен безгә шуннан да муафикъ урын булмастыр сыман... Хатын исә эш арасында гына: Казаныңа тартмыймы соң күңелең? дип. иренә күз салды. Анда бер дә күңел тартмый шул. Өстәвенә рөхсәт тә итмәсләр. Хәер. Казан ул гомер буена ачка интегә, сугыш заманында һич тә без анда тернәкләнә алмабыздыр. Ә менә Самарканд вакытында бөтен Шәрыкиың мәркәзе булган кала. Аксак Тимер дә. аның оныгы Олугбәк т.ә ил-көн өчен аны кулай күргәннәр, фани дөньяда! ы оҗмах иткәннәр Шулай дисеңме? Ярый алайса. Бакыем, син кая дисәң, шунда китәрбез, тәвәккәллик соң. Аллага тапшырып. Кичке якта рәссам, үзенең ай буена куйган хезмәте өчен кесә тутырып акча алып. Сәмәркандка билетлар булмагач, билеты Алматы поездына җайлапюнәюн. өйгә кайтып кергәндә, хатыны әйбер-караны җыенны- рып бетергән, ашарга-эчәргә хәстәрләп, балаларның гамакларын туйдырган. урыннарын җәйгән дә үзе рояль янына утырган, нотасыз-нисез генә Шопенның ноктюрннарын уйнап күңелен юата иде Әмма куллары үзенеке түгел диярсең, һич кенә тыңлата алмый иде Ире кайтып керүгә, дымлы күзләрен күтәреп аңа карады, берни сорашмады кыяфәтеннән юлы уңганны аңлады, аянычлы тавыш белән үзе сүз башлады Бакы-ы-ый дим! Без бит инструментны Сәмәркандка хәтле алып бара алмабыздыр... Шулай гына диде дә. күз яшен гыя алмыйча, әрнеп-сулкылдап елап та җибәрде, утырган җирендә сыгылып төнне Ире аны тизрәк юа!у ягын карады, елмайган булды, көлгән булды һи. СараСара. Баш сау булсын, янасын алырбыз аның анда, моннан да ныграк ялтырый юрганын! Менә үземә күп итеп акча биреп җибәрделәр. Аллаһы боерган булса. Мөхсинәләргә тенә барып җитик гә үзеңә пианино сатып алырбыз. Монысы утырсын шунда үзебез кайтканны көтеп. Ашарга сорамый бит у i Ышана иде Сарасы Габделбакыйның вәгъдәсен үтәвенә дә. iоткан җиреннән өзмичә калдырмавына да. ышана иде. Шуңа борчулары акрынлап кимеде, күңеле урынына утырды. Ул. рояль яныннан торып, иренең тамагын кайгырта башлады. Рәссам үзе чүп өстенә чүмәлә өймәскә тырышты, яңа хәбәрне әйтергә бик үк ашыкмады Аннары инде, җае килгәнне чамалап кына кай тарафларга кайчан китәселәрсн төшендереп бирү ягын карады: Сарам без. әлбәттә. Мөхсинәләргә исән-имин барып җигәрбез. Анысына минем тәррә кадәр гә шигем юк Мәгәр бүгеннән әле Ташкентка да. Сәмәркандка да билет булмады. Бигайбә, Сарам, үзең белән кайтып киңәшләшмичә генә, тәвәккәлләп Алматы поездына билетлар алып кайттым. Хатын ул арада ярыйсы ук тынычланып өлгергән иде инде, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. - Үзең гаилә башы, үзең беләсеңдер, син кая кушсаң, шунда барырбыз,— дию белән бетерде. Әмма язмыш дигән нәрсә аларның теләк-ниятләре белән исәпләшеп тормады, мәсьәләне үзенчә хәл итте дә куйды. Алматыга исән-имин генә барып җиткәч. Сәмәркандка алар тиз генә чыгып китә алмадылар. Дөресрәге. Алматыдагы көнкүреш шартлары күңелләренә хуш килеп, шунда төпләнеп калдылар. Вәгъдә иткән инструментны караганга кадәр эш мәсьәләсен кайгыртасы бар иде әле. Күпме генә эзләмәсеннәр, Сара ханымга кулай хезмәт һич кенә дә табылмады. Сугышка киткән укытучылар урынына математика, физика укытырга тәкъдим итеп карадылар да соң, үз һөнәрен әйбәт белгән һәм яраткан музыкант андый алдашу-яраклашу юлына басмады. Аның фикеренчә. теләсә кем балаларны музыкага өйрәтә алмаган кебек, математика фәненнән дә мәктәптә дәрес бирә алмаячак, андый укытучы, хезмәт хакы алып ятса да. укучыларны шыр надан калдырачак иде. Балалар яңа урынны бик ошаттылар. Кай арада танышып та дуслашып өлгерделәр — көн буена урамда чабарга әзер иделәр. Әмма алар- га да берәр шөгыль кирәк булырдыр, болай трай тибеп кенә йөрсәләр, алардан юньле кеше чыкмаячак иде. Олырагын казакъ мәктәбенә бирделәр. әмма аның мәркәздән алып килгән дәреслекләре эшкә ярамады, яңаларын мең бәла белән табыштырдылар. Аның дәресләрен ата кеше күзәтеп-өйрәтеп торырга алынды. Ана телен әйбәт белгән бала үзе дә тугандаш телнең үзенчәлекләрен бик тиз шәйләп алды, укуында тернәкләнеп китте. Кечеләрен исә өйдә генә тәрбияләргә ниятләделәр -ана кеше аларның икесенә бер скрипка тоттырды. Сабыйларның күңеленә бу хәл бигрәк тә инде хуш килде, бер-берсе белән ярыша-ярыша инструментны дөрес тотарга, сызгычны шомарак йөртеп, әүвәл шыгырдаган, чый- наган тавышлар чыгарырга, тора-бара көйгә охшашлы авазлар табарга тырыштылар. Өйне җыештырып, ирен һәм балаларын ашатып-эчертеп, тәрбия күрсәтүгә бөтен көне үтеп китсә дә, утырып ял итәргә, ичмасам, бер минут вакыты калмаса да, акча эшли алмаганга Сара ханым кайгыра-борчыла. җанына тынгылык таба алмый иде. Үз-үзен битәрләү-әрнү аркасында тәмам корыдыкипте. Күпне күргән, моннан хәтәррәк хәлләрдә дә яшәп караган Габделбакый гына бирешмәде. Яңа мал-гонорар тапкалаганчы бар булганын туздырмыйчарак тоту ягын карады, шуңа күрә әйбер-караның арада бер кирәгенә акча тотса да. базарга хатынын җибәрмәде, үзе йөрде. Яшелчәҗимешнең кайчан арзанрак булганын бик тиз шәйләп өлгерде, малны кысыбрак готарга өйрәнде. Хатын-кызның олау бушатканын күрсә, һич кенә дә алар яныннан дәшми-тынмый узып китә алмады, ярдәм кулы сузды. Мәһабәт чырайлы, таза гәүдәле ир-атның көченә, саллы хәрәкәтләренә хатынкыз сокланып, үз итеп карады, аңа зур-зур кавынын-маза- рын биреп җибәрде яисә дөгесен-фәләнен җүнрәк бәядән сатты. Биш кешелек гаиләсен ачка интекгермәсә дә. ир кеше пичек тә ике кулына бер эш табу ягын кайгыртты. Рәссамнар оешмасына барып, учетка керде, худфондларыннан эш алырга тырышты. Гәрчә үз кешеләре бик аз калган булса да. зур мал төшерерлек олы заказлар күренми иде. — Булса, әкәҗан, хәбәр итәрбез.— дип өметләндерделәр.— Үзеңдә калада гына ятма, якын-тирәләрне йөреп әйлән, колхозга тегесен-моны- сын язасы да сызасы булмыйча тормас, дип киңәш тә бирделәр. Шулай бер китүендә рәссам атна-ун көн буена күренмәде, анын каруы, клуб белән колхоз идарәсен бизәп бетергәч, бер олау азык-төлек төяп кайтты. Сара ханымның сөенүе бер хәл инде, бала-чага отыры нык сөенде. Аларны ата кеше йоклап яткан җирләреннән уяттырды, карышып маташкан хатынына исә: — Дәшмә син. Сарам, балаларны бик тә сагындым, тәтелдәгәннәрен ишетәсем килә, бергә-бергә чәйләрбез. Тамаклары туйгач, йоклавы да рәхәтрәк булыр үзләренә, диде. — Бәләкәен генә уятыйммы9 Юк. Сарам, син аларнын өчесен дә уят Өчесе бердәй сагынылган Балачага белән мәйханә килеп. Ходайның һәр бирмеш көнендә ир белән хатын берберенең кәефен күреп, назлашып та сөешеп, тату гына яши тор!ач. ике-өч ел гомер үтеп гә китте. Сара чаным Мәскәү белән ара-тирә хат алыша иде. мәркәздәге музыка мәктәпләренең хәлен белеп торды. Аның өчен иң әһәмиятлесе шул: кайтып кергәннең икенче көнендә үк үзенең яраткан эшенә урнашачак, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшли башлаячак. Төрле концертлар да булгалый икән, таныш-белеш җырчылар анда да чакырачаклар Мәскәү Мәскәү инде ул, авыл булмас Иренә сүз кушкач, ир-ат уйга калды Тагын берәр ел сабыр итмибезме. Сарам? дип әйтеп карады. Әмма, сыер дуласа аттан уза. дигән мәкаль өстен чыкты, хатын үз сүзеннән кайтмады Сиңа рәхәт, Бакый, син язасың да сызасың, һич югы минем яисә балаларның рәсемен ясыйсың. Мин нәрсә генә эшлим соң? Кухаркага әйләндем ләбаса. Музыкант түгел мин хәзер Инструмент күрмәгәнемә күпме булды, тагын берәр елдан профессиональ музыкант булудан да туктаячакмын. Аннары үзен үк битәрләрсең әле менә Ир кеше ничек тә аны юатырга тырышты. көрәктәй дәү учы белән иңеннән, аркасыннан сыйпады, (агын да түбәнгерәк шудырды. сөяргә* назларга исәбе барын сиздерде. Әмма хатын иркәләнүдән узган иде инде Бакы-ы-ыем дим. кайтыйк өйгә, кайтыйк Мәскәүг ә-ә-ә! дип ачынып сөйләнде дә, иренең күкрәгенә капланып, сулкылдап елап җибәрде Габделбакый нинди авырлыкларга да түзә, күгәрә, тик менә хатынының елавына түзә алмый иде. йөрәкләре нарә-парә телгәләнде һи, алай ук сынатма инде Сарам Аңда кайтуга әллә мин каршыдыр димсең? Юк. мин үзем дә яраса менә хәзер очып китәр идем, икебез янәшә канат җилпер идек. Ярамыйдыр бит әле. сугыш бетмәгән дип. назлап сыйпады, яшьле күзләреннән үбеп дымны киптерде. Сараның да җаны тынычланды, ул да кабат уйга калды Без болай итик, Сарам Бала-чага белән төялешми торыйк, мин бер башым гына кайтыйм да рөхсәт алыйм Аннары инде гөрләтеп кайтып төшәрбез Мәскәүләргә. насыйп бу гса! Тик менә гөрләтеп кайтып төшәргә насыйп булмады якадан умырып тоткан иде Мәскәү. гор. җибәрергә һич уйламады Милициядә утыручы лейтенантның контузиясе бетен җитмәгән иле әле. сөйләгәндә бигрәк тә сулъяк яңагы тартыша горды Фашист илбасарларын үз өннәрендә әлегә тар-мар игеп бетергәнебез юк, сиңа да башкалага кайтырга указ чыкканы юк. диде, гел яшереп тормады Юньле сүз ишетмәячәген чамалаган сәшатькәрнен атлан ук уйлап* әзерләп куйган «контрдоволлары» бар иле. шуларны тезәргә кереште Башкаланың үзенә үк булмаса. ихтимал, якын-тирәгә кайтып, шунда яшәргә рөхсәт бирерсез’ дип каралы Фашист илбасар тары Мөскәүтә якын ук килделәр бит Алар анда агентларын калдырмагандыр дисеңме.’ Империализм агентлары белән элемтәгә керергә, контакт урнаштырырга җыенасыңмыни” дип сорауга сорау белән җавап кайтарды түрә. Мондый гаеп ташлаудан миңгерәүләнеп китәрлек иде. Шулай да сәнгатькәр зиһенен җыйды-туплады. тагын бер талпынып карады: Алайса, ихтимал. Казанга-фәләнгә күченеп урнашырга ярыйдыр? Минем хатыным — укытучы, музыка мәктәбе укытучысы, аңа бит эшләргә кирәк, - диде, үзенчә инде бик тә ышандырырлык дәлил ки I ерде. Әмма теге бәндәгә сәигатькәрнец дәлилләре кирәкми, ул аларга. гомумән, мохтаҗ түгел, аның үз туксаны туксан иде: Казан дип авыз да ачма, ул безнең дары мичкәбез. Сине анда яшәтә алмыйбыз. Ә инде хатыныңа килгәндә, указ аңа кагылмый, указ синең ишеләр өчен махсус чыгарылган. Алайса аңа башкалага кайтып яшәргә дә рөхсәт? Мин бит әле генә әйттем, указ синең шикелле ышанычсыз кешеләр өчен чыгарылган, дидем. Хатының кайтса кайтсын, без аңа тоткарлык ясарга җыенмыйбыз. - Үземә кайчан рөхсәт бирерсез икән инде? — Фашист илбасарларын үз өннәрендә тар-мар итеп бетергәч, күз күрер анда, карарбыз.— диде лейтенант, яңагы тартышканны сиздермәскә тырышып, урыныннан сикереп торды, аудиенциянең тәмам икәнен белдереп, ниндидер кәгазьгә кул куйдырды да:—Ура мыегыңа, Мәскә- үдәп бүген үк китәсең! — дип ныклап искәртте. Мәгәр әле сугышлар беткәннән соң да. «тамгалы» булган Габделбакый Мәскәүгә яисә Казанга кайтып яшәргә-иҗат итәргә һичбер төрле рөхсәтфәрман ала алмады. Җәмәгатен бала-чагалары белән бергә Мәскәүгә кайтарып урнаштырса да. әллә ничә айга бер. хәтта елга бер өендә күренде исә. күрше каргы шундук барып чага да. милицияләр, үч иткәндәй. төн уртасында килеп, Сара ханымның ачыргаланып елавына-сык- гавына илтифат итмичә, рәссамны яткан җиреннән кубарыл, яраткан хатынын нәүмиз калдырып, ачлыкка интеккән дәрвишнең кулына килеп кергән ризыгын авызыннан тартып алгандай, тансык ризыгыннан мәхрүм иткәндәй, җилтерәтеп алып китәләр дә поездына утыртып җибәрәләр иде... Килер вакыт, алтмышы тулганда Урманчсны Татарстанга иң олы түрәләр үзләре ялынып чакырырлар, авиация заводы салдырган бер генә катлы таш өйнең яртысын бүлеп, остаханә итеп бирерләр, ә инде яшәү өчен биек түшәмле, иркен генә, өч бүлмәле фатир табарлар. Габделбакый шунда тизрәк Мәскәүгә йөгерер. Исәбе—тиз арада-тиз көндә хатынын алып кайту, гаиләле булып имин генә яшәү, тапкан малын кайтарып бирү, дөнья көтүне хуҗабикәгә тапшыру, үзе исә. җиң сызганып, уем- әвәләү эшенә ябышу, заяга узган елларның каруын кайтару, барлык хыялларын тормышка ашыру булыр. Әмма нинди генә дәлилләр китермәсен, нинди генә вәгъдәләр бирмәсен гомер иткән хатыны моңа ризалык бирмәячәк. Сара ханымның дәлилләре шулай ук саллы, төпле һәм ышандырырлык булыр: Бакый, зинһар, күңелеңә авыр алма. Синең ул ач Казаныңа барырга һич кенә дә күңелем тартмый. Гомер буе Мәскәүдә яшәп, мин инде бик нык тамыр җәйгәнмен, кругом танышлар, пенсиягә чыксам да. әледән- әле йомыш белән мөрәҗәгать итәләр. Әледән-әле өемә килеп, хәл белешәләр. Тимә инде син миңа. Бакыем Шушында балалар, оныклар янында картаюдан да яхшысы булмастыр. Аннары шунысы бар бит әле. картым... Йә. анысы нинди теләк, нинди таләп? һәммәсен үтимен, берсенә дә каршылыгым юк, Сарам! Хатыннар нигәдер иртәрәк картая икән. Бакыем Мин шуны белми йөргәнмен, бүген төнлә аңладым да йөрәкләремә кан сауды. Уйлыйм- уйлыйм да... Бара алмыйм икән мин синең ул Казаныңа. Барудан һичбер төрле файда юк. — Файдасы аның син Казанга барып, өйне ямьләндереп җибәргәч булыр. Сарам, иншалла. булмыйча калмас. Дөнья рәхәте изге хатын белән, дип белми әйтмәгәннәрдер безнең бабайлар Сина бит. анда баргач. Сарам, дөнья алып бару өчен, көн итү өчен кирәкле нәрсәләрнең һәммәсен алып кайтачакмын. Өч бүлмәле һәйбәт фатирыбызны үз кулына алсаң, ямьләнеп китәр иде безнең дөньялар — һаман аңларга исәбең юк синең. Бакыем Анда барган тәкъдирдә дә бит миннән бернинди рәт чыкмаячак Шуны аңладым, дип әйтеп торам лабаса. Бүгенге кебек кымтырыклый торган булсаң, мин сиңа чыдый алмам, барыбер Мәскәвемә качып кит әрем. Син әле дәрманлы- әүкатле. хатынсыз тора алмассың, берәр яшь-җилкенчәкне табарсың әле. Ә мин дәрмансыз корткамын. Кызыгы калмады, яме бетте хәзер минем өчен дөньяның... Хатын аерырга Идрис хәзрәттән һичбер фәрман булмады. Сарам. Идрис хәзрәт үзе дә бер хатын белән гомер кичерде, миңа да хатын аермаска дип васыять әйтеп калдырды Инде үземнең мөнәсәбәткә килгәндә. синнән гомеремдә дә аерылырга исәбем юк. Тагын ныклабрак уйлап карарсың әле, Сарам, хәзергә бер-беребезнең хәтерен калдырмыйк. Джугашвилииың әрсез иярченнәре китергән газаплардан арындык бугай инде, бу дөньяда Сак белән Сок шикелле яшәүдән тәмам гарык булдык инде, ниһаять яңадан кавышабыз, яңа өйдә өр-яңадан гаилә тормышы белән яши башлыйбыз, дип өметләнеп кенә торганда менә сиңа кирәк булса! Элеккечә газаплы ялгызак тормыш алып баруга дучар ителәсең түгелме соң. абзыкай? Үз көнеңне үзең күрергә тиеш буласың инде, берәүгә дә кирәгең калмаган дигән сүз инде! Рәссамнар оешмасына да. хәләл җефетеңә дә Ә соң халыкка? Монысын бит әле бер-ике әсәр иҗат итен кенә ачыклау мөмкин гүгел. Моның өчен эшлисе дә эшлисе Бүтән бернинди чарасы калмагач, рухы көчле сәнгатькәр бөтен дөньясын оныгын, гаилә фаҗигасен бөтенләй кичермәгәнкүрмәгәндәй. үҗәтләнеп үзенең яраткан хезмәтенә күмелә нәкьппь. уем. графика өлкәсендә береннәп-бере гүзәл вә камил әсәрләр иҗат итү бәхетенә ирешә Әмма фаҗига көннең-көнендә. айның-аенда. елның-елында үзен сиздереп тора. Тиз арада онытылса, ул шул. агай, фаҗига дә булмас иле.. Бүген балкыр төс дип алсам палитрадан. Иртән султан, гөскәргән буяу була Аллы-гөлле. р.эпкарән: буяулардан Киндернең үзәренә фу за ' тула VI баб «Алмата елгасы» «Оста.1ык a.iye баскыч y.t. Әгәр « кеше. чин бу баскычтан мена аэырмын чикан, шк микән, дисә a ic.'f баскычтан, һичшиксез ченә a t чый y.t. Баскыч никадәр биегрәк бу.tea. кеше шулкадәр осталыкка ирешә» Бакый Урманчс. /9Я ’ е. I • Ь Урманче шигыре • Рәнкарән (рян I яран) горю төрле төегоге • Фута каткан буяу кисәкләре, кырынтык әскәүдә яшәгән чагында Габделбакыйга барлык рәссамнар да м туганнар-дуслардыр сыман тоелган иде. Арада бер якын күргән. дус иткәннәре Казагыстанда яши. һәммәсе дә кунакка чакыра торган иде. Ихтимал, әнә шуңа таянып Алматыда төпләнеп калгандыр да әле. Бик ихтимал. Әмма гаиләсе-ние белән күченеп килгәч, аның талантлы рәссам булуына сөенүчеләр кимегәннән-кими барды сыман, һәрхәлдә, худфондтан аңа заказ бирергә атлыгып тормадылар. Аеруча кызыклы бер генә вакыйганы искә төшерү дә җитәдер. Кешеләр белән җиңел аралашучы Габделбакый үзенең коллегалары белән генә аралашып калмый, мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче шәхесләрнең дә күбесе белән танышып-дуслашып ала торган иде. Арада бер якын күргәне Мохтар Әүәзев булды. Үзе галим, үзе әдип, үзе әңгәмә өчен бигрәк кулай зат инде менә. Сөйләшә горгач. шунысы да ачыкланды: алар икесе дә бер үк елны туганнар. 1897 елгылар булып чыкты. Алар танышканда Мохтар үз халкының бөек акыны Абай Кунанбаев турында роман язып ята иде. Әнә шул әсәрен акынның 100 еллыгына бастырып, бәген дөньяга мәшһүр иттереп аның бөеклеген исбат итәргә ашкынып-теш кайрап тора иде. Зур роман язу өчен әдип хәйран күп эзләнгән, бөтен республиканы урап-айкап чыккан. Абайны белүчеләрне күреп сөйләшкән, шул заманнардагы тормыш-көнкүрешне сораштырып, ачыклап йөргән. Гәрчә боларны сөйләп кенә бетерерлек булмаса да, Мохтар очрашкан саен, хәл-әхвәл сорашкач та. Абайның холкы-фигылендәге берәр сыйфатны яисә акынга бәйле берәр мәзәк хәлне сөйләмичә калмый иде. Аның басынкы гына тавыш белән мәзәкне дә җитди кыяфәттә, көлмичә-нит- мичә генә бәян итүен рәссам һәрвакыт яратып, гыйбрәтле нәрсә буларак тыңлый торган иде. Шулай тыңлый торгач, рәссамның күңелендә бөек шагыйрьнең образы гәүдәләнде дә куйды бит. Уйланып йөрде, йөрде дә сәнгатькәр көннәрдән бер көнне, гадәтенчә балкып-елмаеп: Мохтарҗан! Синең шул чаклы да рухланып-канатланып Абайнын образын иҗат итүеңә, дустым, сокланып туя алмыйм бит. Мине бигрәк тә синең фантазияң сөендерә... — дип сүз башлаган иде. әмма кордашы аны бик тиз бүлдерде: — Хаталанасың, достым. анда фантазия юк. һәммәсе булган хәл. Мин бит аларны җир астыннан казып чыгардым, шуны китапка яздым. — Мохтарҗан. эш болай тора бит. Мин синең шикелле олуг галим дә. мәшһүр әдип тә түгел. Мин фәкать урта кул рәссам гына. Шулай булгач, әдәбият өлкәсендә сүз куертуны синең үзеңә калдырып торып, фәкать үзем әзме-күпме белгән рәсем сәнгате хакында гына фикер йөр- тәм. Оста барда телең тый, ди бит безнең халык. — Бар андый өндәмә сездә, бар. Ләкин бит. эндәшмәгән кешегә тау эндәшми, дигәне дә бар бугай әле? — Әйе. сүзең хак. дустым, әлбәттә, бар андые да. Инде безнең әңгәмәгә килик. Әгәренки рәссам иҗади фантазиягә бирелеп, үзе һичшиксез әйбәт белгән өлкәдә берәр күркәм образ иҗат итә икән, яисә юньлерәк картина яза икән, тамашачы аны тормыштагы образ яисә күренешнең реаль чагылышы буларак кабул итә. Димәк ки. рәссамның үзендә талант булсын да бай хыял булсын. Шулар булмаганда тамашачы аңа ышанмый. — Әдәбиятта һәм шулай бит. Бакыйҗан достым. Нәкъ шулай. — һс. шулай дисеңме? Димәк ки. иҗади хезмәтнең һәр өлкәсендә буяуларны кызганмыйча, әмма ләкин урынын белеп кенә салсаң, укучы да. тамашачы да сиңа ышана. Тормышчан, ди. тормыштан алып язган, ди Менә синең романыңдагы вакыйгалар да тулаем тормышчан килеп чыкканга иманым камил, дустым. — Рәхмәт, рәхмәт. Бакыйҗан, синең сүзләрең бик татлы, йөзем шә- рабе төсле. Амин, шулай була күрсен инде. Әле менә китабыңа рәсемнәр яса\ нияте кузгалды үземдә Бакыйҗан, расмы әйткәнен9 Ясыйсыңмы китапка рәсем9 - Вәгъдә иман, дустым. Әүәзевнсң сөйләвенә таянып, игътибарга аеруча лаек эпизодларга рәссам тушь белән рәсемнәр ясап ташлады Аларны авторга да күрсәтте. Афәрин. Бакыйҗан! Афәрин, достым! диде Әүәзев. рәсемнәргә күз салу белән Бу нәкъ безнең дала килеп чыккан: үзе иркен, үзе киң. һава күп монда Пәрәвездәй җиңел килеп чыккан. Казакъның җәйләүгә күченүен нәкъ дөрес гәүдәләндергәнсең, молодец! Олаулар, атлар дигәч тә. кинәт, сөяк йоткандай, тукталып калды Рәссам, елмаюын яшерергә тырышып: — Нәрсә, кордаш, әллә бик үк сәнгатьчә булып җитмәгәнме' дип кызыксынды. Әүәзев көттермәде, кулындагы рәсемне бераз читкәрәк этәреп, янә төпченебрәк күздән кичерде дә Атны матур ясыйсың икән, достым. . Хәйран җилле чабалар Очкан кебек. Менә боларыпа утырып барасыларым килде. Тик бер нәрсә тыелып калырга мәҗбүр итте, Бакыйҗан, диде. Бу арада синең Алматыдан читкә йөргәнең юк бугай, шуңадыр ул. дустым Мохтарҗан Юк шул. Бакыйҗан, белмәдең. Бу рәсемдә син атларның барчасын иноходец иткәнсең гуй! Ягъни, юрга. Андый атны казакъ ияргә өйрәтә, арбага җикми гуй. Нәрсәдән чыгып әйтәсең әле син моны? Сөйләп җибәр, без дә белик. Менә күр инде: синең рәсемдә атлар бик матур, ләкин атның сул аяклары икесе дә арт га. уңнары икесе дә алла. Гади ат бервакытта да алай йөри алмый, ул кешечә йөри сул аягының арткысын алга чыгарганда уңының алгысын чыгара, шулай атлый, шулай чаба гуй. Бу. достым. табигатьнең язылмаган законнарыннан саналырга хаклы һәй, Мохтарҗан дустым, күзең үткен икән, барысын да күрәсең Тик менә икенче бер нәрсә бар бит әле. шуны да тыңла Табигатьнең ул законы яхшы таныш миңа. Әмма рәссамнардан фәкать Мочалов-Френц кына извозчик атларын шулай ясый Ул рәссамның шактый картинасы Ленинградтагы Рус музеенда саклана Тематик яктан да әһәмиятле, сәнгать әсәрләре буларак та импрессионист лар рухында, ачык буяулар белән язылганнар Франц дидеңме. Ференц дидеңме, анысын белмәсәм дә. импрессионистлар. пост импрессионистларның иҗа г ыинагг мәгълүма г глымындыр Син үзең дә шуларга охшатып ясыйсың гуй! Минем охшату болай гына ул. дустым, саф реализм калыбына бикләнеп калмас өчен генә. Ә менә Лев Френң исә зурдан кубын иярә, аның колач киң. A i ларының да бер як г ат ы аяк гары йә бер«берсенә шеи тора, йә инде бик еракка ташланган: алгысы алга оча. арткысы артта кала. Нәкъ табигатьтәге кебек икән Менә син. әдип кеше, олуг галим, шулай дисен дә бнг шюен. мин белгән иҗат ияләренең берәве дә картинасына алай язмый Ихтимал, контрзакон бардыр һәркайсынын ат сурәтендә бер яктагы аяк лар алда булса, икенче якгатылары арт га кала Мин дә мен., шу т юл бе г.иг иҗаг итеп киләмен Хикмәт бит аякларын ни рәвеш ге бирүдә түге г хикмәт ышандырырлык игеп ашың сурәтен ясый бетүдә хәрәкәтне күрсәтеп бирүдә! Тегеләй эшләргә нишләптер кулым бармый бит. дустым. (. ип миңа үпкәләмә бер дә. Ашың аякларын башкача язарга ку ты бармаганны рәссам янә дә утыз-утыз биш елдан сон исбатлады Акварель буяу белән ясалган искиткеч камил вә гүзәл әсәре бар «Кышкы иргә»*, шунда да ашын сул аяклары алга атлый, уңнары икесе дә... артта калган. Әмма бу хәл һич кенә дә сәнгать әсәренең бөтенле1енә дә. камиллегенә дә зыян китерми, пәрәвездәй җиңел эшләнгән әсәрнең эмоциональ тәэссорат көчен һич тә киметми. Әдипнең сөйләгәнен рәссам күп тыңлады, зур кызыксыну белән тыңлады. бүлдермәде. Кешедә бит һәрвакыт үз җаен кайгырту сыман бер әйбер, эгоизм булучан Азракмы ул синдә, күбрәкме —анысы табигатеңнән. холкыңнан килә, әмма син аңардан бөтенләй азат түгелсең. Урман- ченың эгоистлыгы иҗатына бәйләнгән, һәм ул үзе әһәмиятле дип санаган. игътибарын җәлеп иткән берәр яңа теманы акрынлап кына үзләштерергә. үзенеке итәргә тырыша, ул инде аны ычкындырмый иде. Әнә шулай авторны җае чыккан саен сайратып, образны ачыклый торгач, аның күңеленә казакъларның бөек шагыйре Абай Кунанбаев керде дә утырды бит. Шәхес буларак, характер буларак тынгы бирми башлады. Андый чакны исә портретны язмыйча аңардан котыла алмыйсың. Әнә шул рәвешле бер үк образ ике дус иҗатчының бөтен сәләтен бөтереп кенә алды. Көннәрдән бер көнне урамда шактый вакыт һава сулап йөргәннән соң рәссам әдипне үзенең остаханәсенә алып керде. — Синдәге китапханә минем өйдә дә юк ул. осгаханәнең фәкыйрьлеген әйтәсе дә түгел, дигән булды хуҗа, авыр имән ишекнең йозагын ача-ача. Кунак кыстатып тормады, керә-керешкә үк түргә узды. Яг хөҗрәгә килеп кергәч, як-ягыңа карану табигый нәрсә инде ул. әмма Әүәзев уңга-сулга күз атып кына алды да өчаяк-мольберт алдында тораташтай катып калды. Хуҗа үзе аңа һич илтифат итмәгәндәй, битараф бер кыяфәт белән киштәдәге картиналарын кузгаткан, урыннарын алмаштырган булып маташты. Кунагы ягына әйләнеп тә карамады. Кунак исә мольберттан күзен ала алмады, соң дәрәҗәдә гаҗәпсенеп, әле якынрак килеп текәлде, әле читкәрәк китеп, башын бора-бора. күзләрен кыса-кыса карап азапланды. Ниһаять, гаҗәпләнүен әйтмичә кала алмады: — Бакыйҗан, син безнең Абаебызның портретын ясагансың гуй! — дип әйтә куйды. — Нәрсә, охшаганмыни? — Абай инде бу. Абай! Күргәч тә мин аны танып алдым. Ай-һай. шәп килеп чыккан бит. достым! — Әле эшләнеп бетмәгән, кайсыбер детальләрен тәгаенлисе бар. Менә синнән киңәш-фәлән сорап, галимнәр теле белән әйтсәк, консультация аласым килгән иде. — Моңа нинди консультация кирәк булсын ди. Бакыйҗан! Портрет идеально чыккан. Әйбәтрәк рамга куярсың да юбилейда халык алдына чыгарырбыз үзен. — Нәрсә, эше беткән, дисеңмени? Күзе, борыны, башын тотуы ничегрәк. килешәме, ярармы шулай калдырсам? — Син. достым. аңа кагылма инде. Портретта Абай Кунанбаев нәкъ үзе. һәр казакъ сиңа шулай дияр Син аны рамга куй да... Бер дигән багетларым шуны көтеп ята. рамны ясыйбыз аны. шәп итеп ясыйбыз! Габделбакый бу темага кабат-кабат әйләнеп кайтачак әле. Казакъ халкының даһи улы Абай Кунанбаев сәнгаз ькәргә. үз халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кебек үк. тынгы бирмәячәк әле. Әгәр дә сәнгатькәр үзенең гомерендә беренче шәхси күргәзмәсенә (Алматы. 1958) Абайның 100 еллыгына (1945) язылган портретын, ягъни шагыйрьнең тирмәдәге сурәтен куйган булса. 1982 елгысына махсус зур итеп, матур men яңа портретын яза. Әнә шул иҗат дәрте белән янган дәвердә сәнгатькәрнең: Мин йокыга яткан вакытта да уйлап ятам Абайның бу жирен болайрак, rerc урынын тегеләйрәк итәсе, төзәләсе булыр Шуннан йоклап кит «эм. Иртән инде югынам төзәтергә, шәбәй гергә. дип әйткәне, мөгаен, тикмәгә түгелдер, аның чын мәгънәсендә Абайны аңлап, тулаем үзен аның мохитында яшәгәндәй хис итүдәндер Казагыстанда ун-унбиш ел яшәү дәверендә Бакый Урманче иң гүзәл нәкыш ь әсәрләрен иҗат итте. Арала сәнгать эшлеклеләренең портретлары игътибарга аеруча лаек Зиннәтле киемнәр киеп, ханбикәдәй утырган мәһабәт йозле артистка Шара Җәндәрбәкова портретына кемнәр генә сокланмас икән! Рәссамның бу очракта уңышы нәрсәдә'.’ Халык артисткасын ул табигый шарт ларда спектакль барган декорация фонында. милли киемнәр кидереп, илаһи бер позага утырткан да әнә шул үз мохитында мәңгеләштергән. Әлеге сәнгать әсәренең Мәскәү музеена барып эләгүе тикмәгә түгелдер инде Ә менә балерина Рагөл Таҗисвапы икенче бер халәттә биегән чагында, дөресрәге балет спектаклендә башкарган ролендә тасвирлый Рагөл- нен җилпәзә шикелле җәелгән итәгендә генә түгел җиңеллек, балеринаның үзендә, бөтен гәүдә тотышында, аяк-кулларында. Картинага карыйсың да, менә-менә очып китәрдер сыман тоела.. Тугандаш халыкның тормышы, киң күңелле булуы, иркен вә ирекле, күпчелеге киң далада, гурыдан-туры табигать кочагында яшәве рәссамны гәмам сихерли. Менә бер заман ачык чырайлы агай белән агларга атланалар да чыгып китәләр болар җәйләүгә Җәй коне җәйләүдә җаның ни ге ги. шул бар. Иң күбе, әлбәт тә, кымыз белән ит Әллә инде ат өстендә килеп арылган иде. әллә кымызларына алдандымы, думбра кылларының моңлы көенә сихерләндеме, ничек булса булды, мәгәр кунак өлкәннәр белән әңгәмә коргач, тирмәдә угыра торгач, эңгер вакытлары җиткәнен сизми дә калды Хуҗаларның ни сәбәпледер ыгы-зыгы килүеннән файдаланып, далага чыкса ни күзе белән күрсен иң алдан чәрелдәвек тавыш белән мәэлдәп, хуҗаларга хәбәр биреп кәҗәләр, саңгырау гавьпгг белән бәэлдәп сарыклар, аннары инде олысымак чайкала-чайкала. ашыкмыйча гына, сал гы адымнар белән сыерлар өерләре белән көтүдән кайтып килә икән! Әлеге гүзәллеккә хәйран калып, тәмам сихерләнеп. Урманче үзенең сәнгатькәр икәнлеген дә исеннән чыгарып җибәрде Ул шулап мөкиббән китеп, сокланып каран торган арада картина үзгәреп гә өлгерле, дөресрәге аңа икенче төрлерәк гөс.мер иңде күкнең зәңгәрлеге куерганнан- куера барды, офыкның алсулыгы шәмәхә төскә керде, торга араларында тыз-быз йөрүләр кими гошеп. һәркем үзенең ияләшкоп-к\некк.)н шөгыленә бирелде: кайсылары бияләрне, сыерларны саварга чүю.ыде. ир-.п халкы сарыкның муен төбен каран симезрәген сайлап, чаж-чож пычак кайрады; хатыннар исә ит пешерергә учаклар тергезеп җибәрде Картина үзгәрде дигәннән, рәссам үзенең кем икәнен исенә юшерде һәм кабалана-кабалапа буяу тарын. кыл-каләмнәреп хәстәр годе Әлеге мизгелне пичек кенә булса да картонга тоташы белән төшереп өлгерәсе иде би г туй! Күкне дә. офыкны да. хәпа әле тирмәләрне һәм алгы пландагы чирәмне дә хәзер үк язып гору мөмкинчелеге юк. аларны соңыннан иркенләбрәк язып булырдыр, хәзергә гос төреп тәгаенрәк билге гәп. хәтергә әйбәт ләп сеңдерүдән һәм гарәп хәрефләре белән язып куюдан га яхшысы булмастыр Ә менә аерым детальләрне өшик. әледән-әле юныклана-карала барган малгуарны. алар янында кайнашкан мәш ки г- гән ир-атны, хатыннарны менә хәтер үк буяу бс гәп язгаламыйча ярамас Боларын хәтер сандыгына салу һич тә килешә юрган ни гугс ' 1ик менә алгы планга кайсысын чыгару мәгькульрәк булыр икән’ Бия савучысынмы, әллә инде гап-г ади сыер савын у г ыру чысынмы1 Юк гыр. алай ярамастыр Сыер сауганны, абзыкай. синнән башка ла ясаучы гар куп бу г гы. Син менә бия савучыларның изге хезмәтен мәңгеләштер, шунда булырсың егет! Ләкин бу очракта уңайлы булмас алай изү һәрхәлдә, кичке эңгер куерып яткан бер мизгелдә иң алгы планда бия савып утыручыны күрсәтү дөрес үк булмастыр. Композицияне тота алмаячак, надан икәнсең. Бакыйҗан, диярләр. Юк. абзыкай. син инде мәшһүрлек даулыйсың икән, карасу фонга аннан да караңгырак детальләр гезмә, яктырагын эзлә, тап! Ә-ә-әнә теге учакны тартып китер син иң алга! Бердән, як гылыкны күрсәтү һичшиксез отышлы булса, икенчедән . Икенчедәнме? Иң-иң әһәмиятлесе - хәрәкәтне бирәсең. Тик инде бирә алсаң, масаймый-нитми генә чиләнсәң, хәленнән килсә... Илдән сөрелгәннәр ягада. чит җирләрдә очрашса, яман якын тоелып, дуслашып китүчән була. Габделбакый Алматыда татарның олуг галиме белән дә. мәшһүр композиторы белән дә хәйран нык дуслашып ала. Йа рабби! Бер үк дәвердә, бер үк әдипләр белән, сәнгать әһелләре белән аралашып яшәгән шәхесләрнең истәлекләре сөйләп кенә бетәрлекмени! Профессор Хәйрулла Махмудов - күпне күргән, һәр кешегә турысын әйтә торган гадәте булганга, шактый кыен ашарга өлгергән иде инде Әйтик, фән докторы булганнан соң да әле биш-ун ел буена профессор исеме бирмичә интектерәләр. Академиклыкка аның кандидатурасын янә биш-ун елдан соң гына күтәрәләр. Әмма тантаналы рәвешкә кертеп бизәлгән залга килеп керү белән, күңеле бик үк өнәп бетермәгән галимнәрне күреп, гадәтенчә: Шушы наданнар минем язмышны хәл итәсемени?! — дип шәрран ярып үзенең бәһасен бирә. Ахырдан үкенми генә дә биз. ичмасам! Әллә ничә телне искиткеч әйбәз белүе, камил белүе алдында хәтта әле Габделбакый да баш ия. Әмма теге мактау сүзен, гомумән, күтәрә алмый, дөресрәге, ул ана мохтаҗ түгел. Син бит һәркемгә ярарга тырышасың! Нишләп әле син бөтенләй сәләтсез бәндәләргә дә елмаясың, башыңны иясен? дип сәнгатькәрнен күзен ачырмый. Турысын әйткән кешегә үпкәләмәссең бит инде. Көлә генә сәнгатькәр: Мин бит. дустым, бүген үземнең холкымны үзгәртә алмыйм инде Табигать шундый ачык авыз итеп яраткан икән, берни эшләтер хәл юк. — дип зур-зур кулларын як-якка җәеп җибәрә. Әллә икесе дә сәнгать әһеле булганга, әллә серләре килешә зөшкәнгә. композитор Латыйф Хәмиди белән ешрак очраша Габделбакый. Остаханәсенә килгән саен, ачык чырай белән каршы ала. түрдәге диванына ипләп кенә утырта да хәл-әхвәл сораша. Кунакның җавабына оста гына иттереп берәр гыйбрәтле-кызыклы хәлне ялгап җибәрә дә. шул рәвешле әңгәмә башланып та китә. - Хәзер бер кызык хәл сөйлим үзеңә, дустым Бу теге комбинатка оформление ясаган заман Эшне тәмамлап киләм. полный ход бара. Айлар буе чиләнгәнемне һәйбәт кенә бәяләсәләр, шуннан артыгы кирәк тә түгел. Шулай озаклап эшләдеңмени син анда? дип кызыксына кунагы. Озаклап, дустым. Ике-өч көндә генә башкарылган эш түгел ул. Ярый, миңа ничек тә комбинатның директорын майларга да җайларга кирәк бит инде. Шул. бер көнне өйләдән соң тоттым мин моны «Федор Афанасьевич, миндә бер 96 яшьлек карт бар. яман зәһәр карт, сезне шуның белән таныштырасым бик килә», дим Тегенең бер дә исәбе юк минем арбага менеп утырырга тегеләй ди. болай ди. Мен бәла белән күндердем үзен. Үкенмәссез, дигән идем, чыннан да шүлай булды. Кердек минем хөҗрәгә беркем юк Уңга-сулга карана бу. «96 яшьлек картыгыз кайда соң?» ди. «Хәзер була», мин әйтәм. Чемоданнан чыгарам да бер литрлы яшькелт шешәне, салам моңарга тимер круж- 72 каны тутырып Үземә стакан да баштин ашкан. Тиз генә әйләндереп капламакчы иде теге ике күзе шар булды. «Спирт икән бит бу!» - ди. «Әйе. мәйтәм.—96 яшьлек зәһәр карт шул үзе инде», дим Нәрсә, күңеле булдымы соң? һәй. дустым' Булды гынамы! Атна-ун көннән килә минем янга. Портфельле бер кешене дә иярткән. «Теге 96 яшьлек картны күрәсе иде», ди Минем инде исәп-хисап өзелгән, чабата киенгән «һәй. кызганыч шул. җан тәслим кылды бит ул. кичә җидесен уздырдык». - дим Кунагын көлдерү бәхетенә ирешкән хуҗа яңа бер кыйссаны башлап та җибәрә: - һәр мәмләкәтнең олуг галиме, фидакяр бер әүлиясе була бит ул. дусгым. Әле минем кулыма Венгриянең шундый олы шәхесе Вамбери хатирәләре килеп керде. Ишетеп кенә күптән белә идем инде моннан 100 150 еллар элек шундый галим яшәгәнен Әмма язмаларын фәкать хәзер генә кулыма төшердем. Күңелеңә хуш килердәй нәрсә таптыңмы сон? — Хәйран тамаша ул китап. Гаять кызыклы зат була Вамбери Аның шөгыле, тоткан иманы дәрвишләр шөгыленә, дәрвишләр иманына тәңгәл килә, һәрхәлдә, мин үзем аның фидакярлеген шуларга тиңлимен Үзең дәрвиш булгач, күңелеңә ошардай кешене дәрвишкә саныйсындыр инде, дип елмайды Хәмиди Әлбәттә, шулай! Сүзебез Вамбери хакында бит әле. Менә шул галим бу якларга килеп чыга. Самарканд белән Бохарага илаһи зур. лаек бәһанс бирә: безнең Бохараны Лондон белән Парижга тиңли Дәрвишләрнең Нәкышбәнд җәмгыятенә нигез салучы Баһаветдин шәйхнең мав- золеен-төрбәсен барып күрә, ана зыярәт кыла Шунда үзен изге җирләргә хаҗ кылып йөрүче дәрвиш игеп таныта. Болай да үзен дәрвиш дисең түгелме сон? Чынлап та шулайрак- тыр... Хикмәтен аңлап җиткермәдең, Латыйфҗан дустым Андый изге җирләргә бит фәкать мөселманнарны гына кертәләр Кяферләрне һич якын китермиләр. Ә моның бик тә инде күрәселәре килә Менә ни сәбәпле изге ялганга юл ачыла Зыярәт кылырга теләгәч, бер дә гаеп эш түгел ипле Дөре-е-ес. бер дә гаеп түгел Әмма сиңа сөйли баш тавымның сере икенче нәрсәдә. Шул Вамбсридан укып белдем Баһаветдин шәйх 7 санын изгегә санаган икән! һиҗри белән исәпләгәндә 717 елны дөньяга кинән. 7 яше тулганда Коръән-хафиз булган, җитмешне тутырып, дөнья куйган... Хәмиди башын чайкап куйды Ай-Һай. җиде яшендә Коръәнне яттан белгән тигәненә әлләнн ышанасы килми бит Монысы ла изге я.нан түгел микән? Юк шул. дустым! Була ул андый хикмәтле хәлләр Әмма сина сойли башлавымның сере анда да түгел мин үзем дә бит 7 санын изгегә саныйм... Ул арада туган яклар искә тәтиен, моңсу булып китә Остаханә беравык тынып калгандай була. Сәнгать әһе т тәре аңлый тар бер-берсен, яхшы аңлыйлар. Ул темага сүз куертудан ла мәгънә юк Туган якны сагынулары хакында авыз ачын сүз әйтмәсәләр лә. әле генә гәпләшеп алгандай, хуҗа, гадәтенчә, тамак кырын ала да сузып җырлап җиоәрә Ватанның хары т орбәтнен т өлендән. Васи афзалдыр заты болболендән Юкка гына алай дип язмаган шул Угыз Имени: илне сагынган, дустым, ул да, безнең шикелле... Габделбакый мольберты янына барды ла кыл-каләмс белән нәрсәнедер төзәткәндәй ит терде Хәзерге телдә ничегрәк инде ул? — Хәзерге телдәме? Ватанның шайтан таягы чит илнең гөленнән. Каргасы былбылыннан күп өстенрәк. Хәмиди уйга калды. Аннары башын күтәреп, елмайды да: Язучы аны шигырь итеп язгандыр инде, көйгә үзең генә салгансыңдыр. импровизация генәдер. дигән нәтиҗә ясады. Габделбакый рәнҗсмәдс-нитмәле. көрәктәй кулы белән һаваны ярып: Дөре-с-ес. дустым. Ярминкә дип күз буяп маташуым Буа базары гына булып чыкты Профессиональ композитор алдында шулай җөрьәг игеп җырлаган өчен сип. әлбәттә, гафу ит. диде. Юк-юк. синең г авышың бик матур баритон. Минем алда гына түгел, сәхнәгә дә чыгып җырлый аласың. Кая инде ул безгә! Шушында остаханәңдә бераз мөгрәп алсаң да. күңелгә рәхәт булып китә. Нинди шагыйрь дидең әле? Габдерәхим Утыз Имени. Узган гасырларда ук яшәгән ул Яратам шуның шигъриятен. Менә син дә тыңлап кара әле: Буем зур. куәтем күп. димә, бән йәш. Хода хөкемендин узып тартмагыл баш. Бәпмен ага җиһанга, димә, зинһар.— Агалардан терек кем калганы бар? Игътибар иттең микән. Латыйфҗан дустым? Гаҗәеп мәгънәле, гыйбрәтле сүзләр бит. масаймаска биргән акыллы киңәш. Хәмидинең чибәр йөзе елмаюдан тагын да ныграк матурланды. Ул башын чайкап алды: Хәйран калам мин сиңа, ничек шулхәтле әйберне хәтерлисеңдер! Әле бит үз эшең дә бар. Анда да син һич төшеп калганнардан түгел. Рәсемнәрең искиткеч матур. Күз үткендер инде синең, төсне төстән аеру осталыгы бардыр. Инде сынлы сәнгатьнең киртәсенә керсә әңгәмә, андый чакны Габделбакый дилбегәне бик җайлап ала кулларына: Төсне күрә белүдә түгел шул. дустым, хикмәт. Ә нәрсәдә соң? Мин моңны ишегәм. син төсләрне күрәсеңдер инде. Шунсыз художник булып булмыйдыр инде. Рас әйтәсең. Анысына сүз дә юктыр, дустым. Тик менә ул төс дигән нәрсә үзе бит Кояшка бәйләнгән. Димәк ки. рәссам иң әүвәл Кояшны күрә белергә, аңардан җиргә иңгән яктылыкның үзгәрүен. Кояшның агачларга, биналарга, кешеләргә ни рәвешле нурлар бөркүен, һәркайсына ничегрәк тәэсир итүен күрә белергә тиеш Әле анда да мөнәсәбәтне, ягъни мәсәлән. Кояшның безне чолгап алган, безнең күз күреме җитешкән әйләнә-тирәбезгә мөнәсәбәтен күрә белү зарур. Кунагының диванда кыбырсый башлаганын абайлап, хуҗа аны да әңгәмәгә тартырга ниятләде: Менә синдә бит инде, урысчадан әйтсәк, абсолютный слух, бар нәрсәне көй итеп, моң итеп ишетәсең...— диде. Гәрчә мәгърур-тыйнак булса да. үз һөнәренә кагылгач. Хәмиди елмаймыйча булдыра алмады: _Юк. ялгышасың Барысын да көй итеп ишетсәм, минем бит башым бола-а-ай булыр иде. дип. ике кулы белән башы тирәли бер тубал ясады. Минем кебек кенә ишетмисеңдер инде, хәйләләмә. Әллә нигә бер генә моң булып ишетелә бит ул кешеләр сөйләш- -кәне. кошлар сайраганы... Остаханәгә яшь рәссамнар килеп керде. Әңгәмә дә шунда өзелде. Табигатькә хәйран калып соклана белүче рәссам каланың өстенә ишелеп төшәргә әзерләнгәндәй калкынып торган, еракларга сузылган Алатауның гүзәллегенә тәмам инде мөкиббән китә. Шәһәр читенә чыгып, тау итәгендәге слга-ерыптыны да күзәтә-ойрәнә. Этюдлар да язып кайт- калый. тик менә күңеле һич кенә дә риза булмый. Тау тезмәсен бит аны карасу төсләрдә күрсәтмичә хәлең юк. ә ул төсләрнең, ни генә димә, кызыгырлык, яратып карарлык ямь бирә алмаганы һәркемгә мәгълүм Юк. тауларны син реалистик планда тасвирлама инде, абзыкай. Ә ничек итеп тасвирлыйсы икән соң. алай булгач? Импрессионистларчамы, әллә бүтәнчәрәкме9 Клод Моне ничек алган булыр иде дә Вангог нинди буяулар кулланыр иде икән9 Юк. алай ук ярап бетмәс Янә тә ничек9 Ренессанска ук барып җитмәссең ич инде. Тукта, тукта! Австралия тауларын язган бер негр рәссам бар түгелме сон? Әйе. бар андый талант иясе. Наматжира аның фамилиясе. Альберт Наматжира Мишәрчәрәк яңгырый ул фамилия: безнең Буа ягында бит Нигъмәтҗан диясе урынга Нәматҗан диләр. Гомерен рәсем сәнгатенә багышлап, бик гә кыен ашый инде бичара Наматжира. зинданга да ябалар үзен... Гомумән, безнең сәнгать өлкәсендә әнә шупдыйрак диваналар-дәрвишлөр генә эшли бугай. Миңа нәрсә калган инде? Ичмаса теге юлы. Соловкиларла «утырмада» булып кайтканнан соң. сәясәтенә лә. сәнгатенә дә төкерәселөр калган да бит Юк шул менә! Типсә тимер өзәрдәй егет, койрыгың бозга катмаган чак. теләсәң нинди һөнәрне үзләштерү җае бар иде дә бит. кендегеңә буяу каткач, беркая китеп булмый икән шул... Әмма бу негр мишәреннән үрнәк алу килешеп битмәсгер. Ник дигәндә, гәрчә ул рәссам Австралиядәге табигать күренешләрен, тауларны хәйран үзенчәлекле итеп сурәтләсә дә. колоритны төсләр каршыльи ын- да. контрастлы чагылдырса да. аның киндерләрендә һәр нәрсә тәгаен тасвирланып беткән, тамашачыга уйланырлык урын калмаган Ихтимал, ярыйдыр ул Макдоннелл тауларын тасвирлаган чагында, гик монда бит Алатау, аның үз сыйфатлары, үз бизәкләре, үзенең гүзәллеге бар Әнә шул үзенә генә хас булган асылiашны табып, шуны тамашачыга илтеп җиткерәсе бар. Ала тауның бөтен гүзәллеген уч төбендәге алмаз шикелле күрсеннәр иде. Ләкин шул ук вакытта уйланырлык булсын, ана урын калдырасы бар.. Кызык инде бу сәнгать дигән дөнья! һәркем әйләнә-тирәсен үзенчә күрә һәм үзенчә тасвирлап бирә. Николай Рерих, әйтик, төсләрнең чар- палашуын күрсәтүдә һәркемне узып китә, бер чакрымда калдыра. Аның Тибет белән һималай таулары менә ичмасам таулар! Ул күкнең сафлыгы һәм тирәнлеге дисеңме, ул тауларның җырлап-чыңлап торган гүзәллеге дисеңме! Каян барысын да күреп бетерәдер, һич баш җитәрлек хәл түгел, һәркемнең сәләте вә талашы Кояшка булган мөнәсәбәтендә ачыла. Без инде аяз көнгә сөенәбез. Кояшның үзен рәхәтләнеп торып, олы итеп чәпәп куярбыз: тамашачы да күрсен аяз икәнне, шик-шөбһә тотмасын бер дә. Гүя үзара ярышабыз, кайсыбыз зуррак игеп сурәтли ала, дигән кебегрәк килеп чыга кайчагында Ә менә Рерих һич тә алай кыланмый Кояшны ул бер генә деталь рәвешендә күрсәтми, бәлки әле әсәрен тоташы белән Кояшка төрендерә Николай Константинович ул. мөгаен, үзе күргәннәрне киндертә төшереп тә бетермидер Син аның буяуны биниһая сыек һәм дә аз салуын, грушовканы хәйран оста файдалануын гына әйт инде* Бик якын ктттетт карасаң, киндере үтәдән-үтә күренәдер сыман тоела Буяуны бүтән беркем алай сыек сала алмый тортандыр Безнең атай-ше сылый инде аны. кызгапып-нитеп тормый, рәхәтләнә, кү зе күргәнне кәгазьгә яисә киндергә чәпәп бетерми торып һич туктый белми Мыска тына хәтле төшермәсә. һич күнсче булмый Талант иясе Рерих исә Кояшның көчен-кодрөтсн гәүдәләндерү өчен кыя ташның бер ятын Кояш нурларына төрендерә алсумы кызылмы игә. икенче ягын куе зәңгәр төскә бизи Ан та да әле тоташ зәңгәрне һич күрмәссең: төсләр бит һәр җирдә бер була алмый, табигать үзе моңа шаһит. Күрүен без аны барыбыз да күрәбез, тик менә... язарга утырсак кына, үч иткәндәй, тамашачыны картинабызга якын җибәрмәскә тырышкандай, нәкъ шуның киресен гамәлгә ашырабыз: күк гөмбәзен тоташы белән зәңгәргә манабыз; сөрелгән җирне лачкылдатып карага буян чыгабыз; сарының, кызылның да төсмерләрен эзләп баш ватмыйбыз. Гомумән, буяу беткәнче, җиренә җиткәнче бер дә жәлләмичә сылыйбыз да сылыйбыз. Полутоннарны. төсләрнең төрле оттеноктөсмерләрен эзләмибез; хәер, эзләгән тәкъдирдә дә таба алмас идек һәм әле тапкан очракта да аны уңышлы-отышлы итеп куллана алмас идек. Ә бит бар андый нәрсә, бар! Табигатьтәге һәр төснең үзенә генә хас төсмерләре, нәфис үзенчәлекләре бар. Моны фәкать күрә белергә генә кирәк Николай Рерих әнә күрә дә белә, дөрес итеп гәүдәләндерүгә дә көче-кодрәте җитә. Менә нигә аның әсәрләрендә син буяу-фәлән күрмисең. бәлки тауларны тәгаен күрәсең дә әлеге төсләрнең чыңлавын ишетәсең. һай. шуның шикелле оста итеп гәүдәләндерсәң иде шушы Алатауны! Аннары, ихтимал, үлсәм дә үкенмәс идемдер... Үз урыныңа тауның сурәтен калдыргач, фани дөньядан китү хәрәм булмастыр шикелле... Рерих шул ул, дияр иде безнең як агае, син яткан бишекләрне әллә кайчан пычратып чыккан, дияр иде. Дөрес анысы. Урманче әле дөньяга гына килгән 1897 елны Рерихнын инде рәссам буларак биографиясе башлана: сәнгать академиясен тәмамлаганда язган һәм «Хәбәр илтүче» дип алган хезмәтен... Трегьяковкага алалар, үзен рәссам буларак таныйлар. Җитмәсә бит әле берьюлы ике вузда укый 1898 елда Петербург университетының юридик факультетын тәмамлап чыга. Укуны анысын без үзебез дә булдырабыз, һич кимен куймыйбыз. Тик менә тауларны тасвирлап бирүдә генә сынатабыз, һич кодрәтебез җитми әнә шул мәгърур Алатауны уч төбенә төшереп утыртыр! а. аннары инде ипләп кенә киндергә күчерергә... Ул көнне Габделбакый матуррак урын эзләп әллә ничә сәгать буена тау итәгендә йөренде. Ахырдан үзе үк: — Бүген син, абзыкай. тәмам утырган тавыкка әйләндең шикелле, урын сайлагандай кыланасың. Ярый соң. карап карыйк, ниндирәк чеби чыгарырсың икән.—дип көлде. Көлүен көлде, әмма көн ул арада кичке якка авышып өлгергән иде инде. Ә рассамның әле һаман этюднигын җайлап куеп, эшли башлаганы юк. Шулай итеп, иҗат игәрмен, тауны язармын, дип өметләнгән көне казага калыр микәнни? һәй. абзыкай. син инде, ичмасам, үзеңә дөресен әйтергә өйрәнер идең! Көн бетте, икенде-ахшам вакыты, көнең дә. өметен дә акланмады, казага калды инде, калды... Урый сайлап ни хәтле еракларга ки ткәнлеген рәссам кайта-кайта гына аңышты. — Каһәрем-зәһәрем! Бу тирәләрдә бүреләр йөри бугай бит әле!.. Синең изге ниятеңне сорап тормаслар.. Очратсалар, шундук ботарлап ташларлар Юк. абзыкай. авыз ачып бүре көтеп утыру килешмәс, хәстәренә керә тору мәслихәттер, дип. иелеп, кулга сыярдай бер очлырак кына ташны сайлап алды, этюднигын аркасына җайлабрак асты да кесәсеннән үткен пәке чыгарып, аны ачты. Әмма бүрегә-шакалга юлыкмады сәнгатькәр. Ходай саклады үзен. Тик менә аягы нишләптер авырта башлады. Чамасыз кызу кайту ярама- гындыр инде. Җитмәсә бит әле тигез җир түгел, тау-таш арасыннан... Тырыша торгач кала турысына якынлашты. Аягының авыртуына чыдый алмыйча, яссырак бер таш өстенә чүгәләде. Аягыннан салып, бераз хәл алырга ниятләде. Шунда гына рәссам як-ягына күз сала алды. Шәһәр өстендә томан шикелле рәшә йөзә, анда-санда агачлар арасыннан утлар күзгә чалына. 76 Энгер иңен килгән бер заман. Тауларның карасу-коңгыртлыгы отыры куера төшкән мизгел. һай бу таулар, һай бу гүзәллек! Кичке якта үзенә бер ямь иңә икән ләбаса оу Алатауга! Күр инде тигезле-тигезсез киртләчләрдә, чыгынтыларда карасу төсләрнең уйнавын! Хәйран тамаша икән бит! Әнә теге сөзәгрәк җиренә Кояшның соңгы нурлары төшеп, бөтенләй дөрләтеп-балкытып җибәргән Чү! Димәк ки. Кояш батып өлгермәгән. Бу турыдагы, якындагы тау башларына ничегрәк тәэсир итә-үзгәртә икән? Шуны күрәсе иде. Габделбакый, башына бер фикер килсә, шуны гамәлгә ашырмый торып һичбер тынгы белми торган зат инде. Күз ачып йомган арада аягына киенде, йөген сыртына салды да таудан читкә йөгерде Кояшның ичмасам актыккы нурларын күреп калыймчы дип. атлады ла йөгерде. Аягы, Алланың рәхмәте яусын, авыртудан туктады, һич үзен сиздермәде. Борылып карый-карый шулай җилле генә бара торгач, шактый читкәрәк китеп өлгерде һәм тау башында айкалып га чайкалып йөргән алсулыкны күрү бәхетенә иреште. Сихерләнгән икәнен сәнгатькәр шактый вакыт узгач, Кояш Алатау сыртыннан аргы якка тәгәрәгәч кенә абайлады. Әйләнә-тирәсендәге нәрсәләр күз алдында карасу пәрдәгә төренде Шомлы тынлыктан рәссамның колаклары чыңларга тотынды Әмма күңеле тулы куаныч булганда рәссам куркуның ни икәнен дә исенә төшермәде Теге хәерсезләргә тап булган тәкъдирдә дә үз хәленең хәтәрлеген, мөгаен, аңлый алмас иде. Алатау хәтле Алатауның сыртында кичке шәфәкъ уйнаганын изге бер мизгелне күрү бәхете Габделбакыйны баһадирга әйләндерде, олы бәхет бирде. Хәзер инде ул үзендә теләсә нинди яман көчкә дә каршы торырлык куәт вә кодрәт тойды. Табигать, күрәсең, даһиларча шулай эшләү мөмкинлеге бирәдер: өенә кайту белән, рәссам аз-маз гамак ялгап кына аллы да хыялларын ир- тәгөгә калдырып, тынычлап кына йокларга ятты. Иргәгг уянып китсә, ару-талуның эзе дә калмаган, аягы да сихәтләнеп киткән Ай-Һай. күп йөрелде кичә . Ким дигәндә егерме-утыз чакрым бардыр... Ну. арылган да иде соң., дип үзалдына сөйләнеп куйды. Зарядкалар ясап, юынгач-кырынгач, ашагач-эчкәч. олуг әсәр язуның хәстәрен күрә башлады. Подрамникка тарттырып, грунтлап куйган киндерләре арасыннан аркылысы ярты мегр. буе шуннан чак кына артыграк булганын сайлап алды. Буяуларның да әйбәтрәген, башланмаган тюбикларны кулай күрде. Чабатасын алдан ук киенеп куярга ярага иде сәнгатькәр, бу юлы да гадәтеннән һич тайчанмады. Рәссам кичә үзе билгеләгән урынга барып җиткәндә. Кояш ярыйсы ук югары иде әле. Урынның иплерәген сайларга мөмкинлек бар иде әле. Тауның силуэты кайсы ноктадан әйбәгрәк. «живописныйрак» булып күренер икән дә тау итәген ничегрәк аласы булыр икән, иң алгы планда ниндирәк нәрсәне гасвирлау кулайрак чыгар икән? Ни генә әйтсәң дә. тау үзе ерактан матуррак бит. аны якынайтып маташасы түгел, аннан файда юк Дөнья кызык, дөнья бай бит! Кайсы төшкерәк оя корыйм икән, дин уйланып юрганда, рәссамның колагына челтерәп аккан ганыш ки леп бәрелмәсенме. Бер көчәя әлеге тавыш. бер югала язып кала Ни булыр бу? Тукта, чишмә түгелме? Шәһәр эчендә үк бер күперне аркылы чыккан иде. һич игътибар ителмәгән... Тау ерганагы шушы тирәдә үк булып чыкты. Рәссам якынайган саен ерганакның тавышы отыры гайрәтлерәк яңгырады Менә бер заман сәнгатькәр алдында зәп-зәңгәр булып, шаулый-шаулый. гаш араларын нан юл салып агып ягучы унлаган чишмә Алматы ерганагы бөгеп гүзәллеге белән җәелде һи-и-и абзыкай! Алатауны тасвир лап та. шушында А гматы ерганагыдай җанлы, шау-шулы сунын гау араларыннан агып чыкканын, челтерчелтер меңләгән тавышлар гармониясе гудырып агып ятканын күрмгг калсаң, дивана булыр идең! Хәзер инде шик-шөбһәләргә урын калмады—сәнгатькәр Алатауның кодрәтен шушы урыннан торып язачак Ярый, абзыкай. тауны яздың да. диик. Ә сон. шушы гүзәллекне ни рәвешле гәүдәләндермәк буласың? Ходай бәндәсе, аның бит тау-таш арасыннан агып чыгуын да. аннан да битәр илаһи матур тавышлар чыгарып челтерәп ятуын да киндергә төшерә алмаячаксың! Бер генә әсәрен язганда да рәссам эшкә тыныч күңел белән тотынмады. Гомерендә дә. Әле дә менә күңеле тулы шик-шөбһә. Йөрәге ярылырга җитешеп жуу итеп тора. Ни килеп чыгарып һич белгән юк. Аллага тапшырдык. Ошбу матурлыкны, табигатьтә сирәк очрый торган илаһи бер гүзәллекне үзем яратырлык дәрәҗәдә камил итеп тасвирлау бәхетенә ирешсәм, аннары инде, мөгаен, үлсәм дә үкенмәс идем... Тау башларына алсулык җәелгәнне көтеп кул кушырып утырмады рәссам. Гомумән, аңа эшсез тору хәрәм булып тоела иде. Ашыкмыйча гына күмер белән тауның силуэтын сызгалады. аннары Алатау белән үзе басып торган ерганак арасына таудыр-таштыр. куактыр-мазардыр сала башлады. Ерганакның эше чамасыз күп булып чыкты. Ничек кенә кызуласа да. рәссам үзенең тирә-юнен язып-сызып өлгерә алмады, кайсы нәрсәнең нинди төстә икәнен карандаш белән билгеләүдән бүтән чарасы калмады — тауның өстенә алсулык тасмасы җәелә башлады. Аларын күмер белән дә. карандаш белән дә сызгалау — табигатьнең үзенә хыянәт итү булыр иде. Ошбу мизгелне, кабатланмас гүзәллекне фәкать төсләр белән, үз төсләрендә гәүдәләндерергә мөмкин иде. Ихтимал, сәнгатькәрнең гомерендә дә эшне бу чаклы кызу тотканы булмагандыр. Форсатны ычкындырасы түгел, ничек тә әлеге күренешне эләктереп калырга кирәк. Бер генә мизгел дә сине көтми. Көтми дә. кабатланмый да. Тормышта, гомумән, һичбер нәрсә кабатланмый. Мәгънәсе дә шунда, фаҗигасе дә. Иртәгә һәммәкие үзгә төскә үк кермәс керүен, тик инде, төсмере бөтенләй бүтән булыр. Ә миңа нәкъ менә шушы нюансны тотып калу зарур, шуны табигый төсләргә тәңгәл китереп киндергә төшереп өлгерәсе иде. Нәкъ менә шушындый иттереп... Кичке шәфәкъ тауның сыртыннан аргы якка шуып төшкәч тә әле. рәссамның күз алдыннан алсу гүзәллек һич китмәде, айкалды да чайкалды. барча җиһанны ямьләндереп торды. Алсу төскә бераз контраст табасы булыр, аның үзен киң итеп җәю килешмәс, ахры. Зәңгәрсу да. көрән дә булуы бик ихтимал менә бу өлешенең. Ләкин тоташ бер төскә буяп чыгу ярамастыр. Кояшның хәрәкәтенә нисбәтән тауның төсе төрле җирдә төрлечә булырга тиеш, һич көтмәгәндә, ала-кола пәрдәне ертып, алсу төс-доминант үзенең хакын даулый. Контраст икән, контраст! Алайса тау итәгендә утырган агачларны, куакларны куертыбрак, бераз карасурак итеп бирү мәгъкуль булырдыр. Анысы шулай ук тоташ карасу буяудан тормас. Ә инде чишмәләрерганаклар өлешен, үземә якынрак әйләнә-тирәне теге агач-куакларга контраст ролен уйнарлык итеп, бөтенләй ачык төсләрдә, ихлас якты иттереп бирәсе бар. һи-и-и. абзыкай. ачык төсләрнең ниндие генә юк табигатьтә, аларны шулай ук уйнатып, арала- штырып бирү мөмкинлеге бар бит әле. Ярар, абзыкай. әдәп бел. әдәп дигән нәрсә бар бит әле. Бүгенгә җитеп торыр. Көнең хәйран гына игелекле вә нәтиҗәле үтте. Иртәгә, боерган булса, әзер материал белән көнне башларсың, тау сыртларын, иншалла. язып ташларсың... Буявы кипкәч, алсу төсләр ничектер шунда тоныкланыбрак калды. Юк. болай гына калдырырга ярамас, бераз көчәйтү фарыздыр. Анысын аның кичке шәфәкъ уйнаганда карарбыз, хәл итәрбез. Ә менә тау башы гайре табигый булып күренмәсен өчен, алсу төсне куерак итеп менә шушында, иң-иң алгы планга салып куярбыз. Хәзер үк. көндез үк салабыз анысын, чөнки аны кичке шәфәкъ безгә алып килмәячәк. Без бит фотография ясамыйбыз, картина язабыз. Табигать күренешләре плюс рәссамның фантазиясе диләр аңа. абзыкай. Шунсыз, бер яктан, фәкыйрь чыкса. икенче яктан, беркемне ышандыра алмаячаксың Башкаларын камил итеп, моны да өстәсәң, сәнгатьчә дөреслек дигән нәрсә килеп чыгачак Рәссам күпме генә фикер каршылыгын җиңмәсен. ничек кенә реалистик планнан читләшмичә эшләргә тырышмасын, һәрхәлдә, үтен мона ышандырмасын, нинди генә табигый iөсләрне киндеренә төшермәсен. әмма картина тулысыңча импрессионизм алымнары белән язылган булып чыкты. Даһи Пушкин «Евгений Онегин» романын язып бетергәндә. Нишләтте бит мине Татьянам: тотты да кияүгә чыкты! дип үзе үк шаккаткан сыман, илленең өс генә баскан Урманче шулай ук хәйран калды. Әмма аңа каран соклануы һич гә кимемәде. Үзгәрәк күренеш килен чыкмасмы, дин өметләнеп, өр-яңадан язып карады иҗатының җимеше, өлгерен җиткәч, нәкъ шундый ук килеп чыкты. Рәссам үзенең күңеле катып бетмәгәнгә эченнән генә сөенеп куйды, анын ай шикелле тулы йөзенә канәгатьлек билгесе булып елмаю җәелде. Күр инде төсләр ни рәвешле оста сайланган ла колориты нинди бай! Моны һәр нәрсәдә күрергә мөмкин. Алатау үзе генә дә ни тора бит: анарда өзлексез рәвештә төсләр уйный, гүя һәр ташка, һәммә нәрсәгә җан иңгән: минут саен үзгә төскә керә әле генә күксел-ак иде. кай арада гауның тигезле-тигезсез сыртлары алсуланып килен чыга, табигый матурлыгына масаеп тагы да югарырак калкына. Кояшның көлтә-көлтә нурлары тауның мәһабәт чал гүбәләренә орынып-орынып кына китәләр дә еракларга агылалар: тауның бер өлеше гүя Кояш нурларыннан качып, кичке зәңгәргә төренгән, тауның итәгенә сыенган агач вә куаклар гүя Алатауны төрле афәтләрдән саклаучы пәһлеваннар мәгърур кыяфәт гә урыны-урыны белән кара-кучкыл булып, урыпы-урыны белән йомшаграк төсләрдә калкынып горалар; epi анакнын бихисап тармаклары өлешчән алсу-ак шәфәкькә уралган, өлешчән исә үтә күренмә ie зәңгәр челгәр ябынган, һәм әнә шул зәңгәр чел гәр гүя чишмәләрнең челтерәп акканын да. тау итәгендә хөкем сөргән илаһи бер тынлыкны ла. болытларның әледән-әле чынлап тау сыртына Орынып-орынып киткәнен дә тамашачыга ишетергә ярдәм игә. Озаклап карап торды сәнгагькәр үзенең игезәкләренә Гүя ул киндерләрендә мәңгелеккә урган сайлаган Кояшның һәрбер угына-нурына. Алатауның ул нурларда коенган һәр пик-сөңгесенә Кояш төшмәгәнгә аптырап-сагасп-моңсуланын ка пан кыяларына, остенә сикерергә әзерләнгән арысландай гоелган гашларына. гау игәгенә сыенган куакларгa тармак-тармак булып җәелгән суга, яр буен тагы кеше сурәт гәренә караудан һич туктарга уйламый, шуларга карап рухлана-дәрт гәпә иле Йөзендәге балкыш, бернигә бирешкессз нурлы балкыш әнә шуны рас гый и ге Ай-Һай. хезмәт бар монда' Тәмам килгән моның камиллеге' Мона инде симфония дими хәлең юк' Тауның никадәр мәһабәт, никадәр кодрәт ге. никадәр мәгърур икәнен һәркем күреп инансын өчен, сәнгагькәр уң кул почмакка адәм сыннарын да язын куя Тау янында адәм баласы көчсез инде ул. хәлсез-дәрмансыз Ихтимал, авгорның, табигать һәм без. Алатау һәм без. дип әйтүедер кем белгән бит... һәрхәлдә, казакъның Алатауга багышланган җырын Габделбакый гомере буе онытмады, әлеге картинага күге төшкән саен, гамагын кыр- галап. куәтле баритон гавыг ы белән җырлаудан гомере буе туктамады Гарты гау кәйдә тарлы, кәйлә тарсыз; Ир-сгег кәйдә Mii’Llw, кәйдә малсыз Тыңлаучыларына шундук үзебезнең телгә күчереп җырлан бирергә дә иренм»*, ге Карлы тау кайчан карлы, кайчан карсыз. Ир-егет кайчан маллы, кайчан малсыз Дәрьяның ярга суккан дулкыныдай. Күз салган-күренгәнгә күңел әрсез. VII баб «Биби ханым мәчете» «И-и-и, кара ничек йөри бит' Яз көне син кыз /арның ничек йөргәнен күзәткәнең бармы? Бөтенләй үзгә бит йөрүләре'» Бакый Урманче. 1980 ei. Чүти карак әйткән: йөз ел тавык бу лып торганчы ун ел әтәч булып торырга кирәк, дигән». Бакый Урманче. 1975 е I. 26 мий __ устым. син уйлыйсындыр инде. Урманче карт үзенең киндерләренә /Я чуалып та уралып, ташларына абынып та сөрлегеп яшәгәндер ч г инде шунда, аяз көннәрне дә юньләп күрмәгәндер, татлы шәрабларны да татымагандыр, сылу затларны да кочмагандыр, дип. Юк. хаталанасың, дустым, нык хаталанасың. Булды андый гөнаһлар, булмады түгел. Эчәсе эчелде, кочасы кочылды. Хәер, сәнгать халкы үткән юллар чокырлы да чакырды, кайчагында бөтенләй гамәлгә үк сыеп бетми торган, гади укучының булсын анда, яки тамашачының акылы житмәстәй хикмәтле хәлләр булгалаштыргалый. Мин үземне әлләни тәкъва итеп тә күрсәтәсем килми, әүлия булып та кыланасым юк. Хурлык саныйм андый кылануны ир-егет өчен, әлеге хәлдә үзем өчен Югыйсә нәрсә килеп чыгар иде бит0 Мине Аллаһы тәгалә бер бөек шәхес итеп яраткан да мин шул табигый сәләтиямә таянып, ансат кына кыл- каләмемне йөреткәнмен дә йөреткәнмен кебегрәк бер нәмәрсәкәй килеп чыга. Аның бит әле. дустым, кулыңа кылкаләм алырга сине этәрүче мәҗбүрият дигән бер кечтеки генә илһам дигәне дә булучан. Югыйсә алуын да алырсың кыл-каләмне. тик эшең генә алга китмәс, күпме генә чиләнсәң дә. юньле-рәгле нәрсәне майтара алмассың. Сәмәркандта булганың бармы синең, әллә теге җәгрәфиядән укып, илгизәрләрдән ишетеп кенә беләсеңме? Шулайдыр, дустым, шулай гынадыр. Иншалла. берәр заман барып күрерсең әле син Шәрыкнын әлеге дә баягы мәркәзен. Күрергә кирәк аны сиңа, әлбәттә, кирәк. Сиңа аны барып үз күзең белән күрмичә ярамый. Андагы илаһи матурлыкны, ул кәрвансарайларны, ул берсеннән-берсе мәһабәт мәчетләрне, ул гөлбакчаларны. ул базарларны сөйләп кенә бетерә торган түгел. Мин гашыйк әлеге мәркәзгә. Әле менә бүген дә бөтен гүзәллеге хәзергедәй күз алдымда. Янә дә бер гүзәле. Андый сылуны очратсаң да гомереңдә бер генә очратырсың... Биш фарыз намазны калдырмыйча мәчет бусагасын таптау без фәкыйрегезгә насыйп булмады. Мәчет картларына мәрхәбә карасам да. андый сынауларны уза алмас идем барыбер: мин әле таза идем, яшь идем, иҗат итү дәртем ташып тора иде үземнән. Син тагын мине саман кирпеченнән өйгән хөҗрәмә бикләнеп, дәрвиш сыман, үз-үземә тәмам мөкиббән китеп, эшкә чумып яшәгән икән Урманче карт, дип уйлый күрмә, һич алай бикләнеп-күмелен яшәгәнем булмады Халык арасына чыккалап. базарына баргалап. андагы әңгәмәләргә катнашкалап яшәде без фәкыйрегез. Көннәрдән бер көнне. Регистан мәйданы башланган төштәрәк. базар читендә агай-эне белән әлегедәй гәпләшеп торганда, бер мәлне дерт итеп киттем: яныбыздан узып баручы бер сылу минем якка күз сирпеп алган икән. Мин текәләп караганда, ул инде яны белән борылып өлгергән иде. профилен генә күреп калдым. Тик инде, дустым, андагыдай дәртле чагымда мин. сезнең шикелле, профилен күрү белән генә канәгатьләнмидер идем Миңа булсын ул фас. миңа булсын, французлар әйтмешли, анфас! Карап калдым Сылукайның янбашларын иләбрәк, ипле генә атлап китеп баруларын. Әмма агай-эне алдында күнелдәгене бөтенләй үк ачып саласыларым килмәде. Сизсәләр бит. алар тынгы бирәселәр түгел иде Сүзнең беткәнен-йомгаклаиганын сабыр гына көгтем дә. базарның эче- нәрәк юнәлдем соң. Теге чибәркәй китеп барган олы урамга бәләкәй тыкрыктан чыгу юлы таныш иде. әлбәттә. Озын-озак уйламастан, бордырып алдым шул тарафларга. Хатын-кызны аны бит бер сикерүдә үк тотып була. Тик мин алай итмәдем Моңа ике-өч төрле сәбәп бар иле Ин әүвәлесе, кайсы яктан суктырып сүз кушасыны хәл иттем Аннары инде сурәтен ясар!а ниятләдем. Янә килеп. Чибәркәйнең нәфис буй-сынына, гажәеп нечкә билкәенә, икс якка мелт-мелт итеп уйнаклап барган янбашларына. кәскәс басып баруларына карау гына да үзе бер ләззәт бирә иде Өстендә бала итәкле, күгелҗем фонга куе чәчәк төшкән озын күлмәк, җиңнәре терсәген капласа да беләзеккә җитмәгән. Беләкләре әлләни нәзек булмаса да тупас та түгел, нәфис кенә; салынкырак иңбашлары үзенә бер илаһи кыяфәг биреп тора иде. Тицианнарны гашыйк иттергән классик чибәрләрдән бер дә ким түгел. Ашыкмадым үзенә сүз кушарга Әле бит сүз кушудан ниләр килеп чыгасын белгән юк. дустым, анысы Алла кулында. Әллә бәлкем, синең белән бөтенләй сөйләшеп тә тормас Илаһым. үзең мәдәт бир! Тәвәккәлләп, адымны кызуладым, сылукайның уңына чыгып, үземчә елмайгандай кыланып, сүз кушарга тәвәккәлләдем. Шушындый чибәр, илаһи зат белән бер төбәктә яшибез икән ләбаса. Кичә үлгән булсам, шуны белми-нигми үлә идем, илаһи затны күрми-нитми фани дөньялардан китә идем. Бернинди буяу әсәре юк йөзендә Язгы чәчкә исләре килгәндәй тоелды Чибәркәй минем тарафларга күз сирпеп алды да: Әлләни үкенмәс идегез әле Гик инде ямьле яз көнендә гүргә кереп ягулары гына. Абау, чирканам' дип шаяргуын-чынын бергә кушып өй I ә куйды Миңа шул гына кирәк гә инде Аның чиркануын чынга алган сыман Хафаланмагыз, туташ Сезне күрү бәхетенә ирешкәч. Ходай тәгаләдән янә дә бер гомер соран алмак булам Шуннан инде сез гүзәлне Ходайның һәр бирмеш көнендә күрергә өмег баглыйм Кагылу-орыну юк кызның беләгенә. Фәкать гелемә салынам, артыгына сабыр игәм. Ничек дигән бит: әс сабыр шайтан, сабырсызлык — uraftiairra хас, дигән. Безнең китапханәгә килеп-китсн йөрсәгез, күрерсездер Хәер, бездә алай артык мактанырлык зур байлык юк ютын Укырта ярату-ярат- мавыгызны да сорамадым Әһә китапханәче икәнсең ич, белем чинтмленен сагында торучы, мәгърифәт өләшүче икәнсең ич’ Китай дөньясына кереп киткәч. мин ипле теләсәң геиә кемне авызыма каратам Бу юлы да былбыл булып сайрарт a уйлаган идем УЙ тавын, әмма Чибәркәем сүзне кыска тотты Хәзер мин тыкрыкка борылам, сез турыга китәрсездер Бүген безнең яч көнебез Иртәгә рәхим итегез Мәчет янындагы китапханәне табарсыздыр шәт’’ Иртәгә птт беткән.терәк килегез. Сәгать дүртләрдә 6 -к у.»т Туташ, мин иртәгә таңны аяк өсли каршылармын, кичке дүртне бер тәгам ризык капмый көтеп алырмын • Күңеленә хуш килде бугай минем сүзләр, чибәркәем янә бер күз сирпеп алды: — Зинаһар. ачка үлә күрмәгез, мине шундый юлдашымнан мәхрүм итмәгез, дип елмайды да тап-тар тыкрыкка юлланды. Артыннан карап калмаска никадәр генә тырышмыйм, булдыра алмадым. биш-алты адым атлауга ук. аның сылу гәүдәсенә, янбашларын уйнакландырып атлавына борылып карадым, сокланып туя алмадым. Күр инде моны: ике кавын шикелле түм-түгәрәк булып калкуланып* бүлтәеп тора, атлаганда мелт-мелт итспләр китә, нәкъ менә яшь ат сырты... Шаирә .. Исеме, үзебезнең туган якларга алып китте: мишәрдә бит «г» авазы еш кына әйтелми кала. Ул инде сиңа Абдулла. Абделбакый диюдән узмый. Шигырь язучыларга да шаир ди. шаирә ди. Ниләр бар икән туган якларда. Зоя буйларында’’. Ике-өч көн көттереп кенә киттем әлеге китапханәгә. Анда Гомәр Хәйямиың искиткеч матур сурәтләр белән фарсы телендә чыккан •■Робагыйлар»ына тап булганымны да. Шәрикның даһи шагыйрен оригиналда укый алуыма туташның хәйран калуын да сөйләп тормыйм, дустым, рәнҗемә. Китапны алганда Шаирә минем исем-фамилияне. адресымны паспорттан күчереп язарга тотынгач кына, чибәр йөзкәендә көлемсерәү чагылганын әйтеп үтәрмендер. Чөнки мин туташ белән бер тирәлә түгел, бәлки бөтенләй икенче якта, парк артындагы тыныч кына урамда яши идем. Гәрчә эш сәгате бетүгә якынлашса да. укучылар берән-сәрән генә килсә дә. безгә иркенләп бер җәелеп сөйләшеп утырырга җай чыкмады: күрше бүлмәләрдә эшләүче коллегалары әледән-ә.те кереп, юк йомышларын бар итеп йөрде. Андый чакны мин өстәл өстендәге яисә китап шүрлегендәге басмаларны караштырган атлы булдым. Эш сәгате беткәннән соң. Шаирә иптәшләренең киткәнен генә көтеп горды да. бергә-бергә кайтырга чыктык. Шунда мин. батыраеп-ирәеп китеп, аның эш урынында күреп сөйләшүләр кыз балага уңайсызлыклар тудыру ихтималын искәрдем, форсаттан файдаланып, аның сынын майлы буяу белән киндергә язу теләгем барлыгын сиздердем. Китапханәсендә өчаякэтюдниклар белән эшләп утыра алмыйм ич инде. Өенә барып чыгуны уйлыйсы да юк. Шулай булгач, күрешеп сөйләшер өчен, берочтан сурәтен язар өчен фәкать минем хөжрәм-остаханәм кала Бу тәкъдимгә тиз генә күнмәде Шаирә туташ, бераз вакыт уйланып барды. Аннары тәвәккәлләде бугай, башын юргадай селкеп алды да туптуры карап: — Кичләрен йөри алмыйм шул мин Бары тик ял көнем генә кала Ял көнне, әлбәттә, сезгә дә ял итәргә кирәктер. - - диде Белсәң иде сөенүемне, дустым! Димәк риза, димәк үземне дә. эшемне дә кире какмый. Җавапны көттермәдем һәй. гуташым-багалмам. безнең һөнәр иясенә ял итү гомумән үк фарыз түгел. Иртә таңнан көтәрмен, дидем, ике уйларга урын калдырмадым. Алай ук иртәләп булмас анысы Шулай да килми калмам, -диде дә миңа күтәрелеп карады кыз. Кайберәүләр шикелле көттермәм. Кая килергә икәнен дә әйтсәгез... Адресымны үз кулыгыз белән кенәгәгә язып куйдыгыз. Яшәгән урыным да. остаханәм дә шунда. Таныш тыкрыкка җитәрәк. туташ коры гына хушлашты да кәс-кәс атлап өенә юнәлде. Миңа исә бу юлы йөрәгемә отыры ныграк баскан сыман тоелды. Рәссамнарның оста ханәсендә, менә, иманым камил, бер генә вакытта да тәртип булмый. Картиналарыңны киштәгә дә рәт-рәт тезеп куярга тырышасың инде югыйсә, артык-портыгын, тиз арада кирәкмәстәйләрен чормага да менгезеп куясың. Минем дә иртә таңнан торып, остаханәмнс азмыкүпме И1ә китерергә маташуым һич кенә дә юньле нәтижә бирмәде. Үземчә пөхтә игеп җыештырган хөҗрәмә сәгатьләр буе көткән кунагым килеп керү оелән. юк. алай гына түгел, бусагама аяк басуы белән. Чибәркәемнең аптыраудан телсез калуын күреп, ни чаклы да шапшак яшәгәнемне шәйләдем, алиһәм каршысында үземне бер җирәнгеч бөҗәк итеп сиздем, бөтенләй югалып калдым. Алдан хәстәрләнгән сүзләрем гүя җилгә очты, үзем бер урында таптанудан гайрене белмәдем, фәкать күзләремдә чибәркәйгә ялвару, аның кырт борылып хөҗрәмнән һәм йөрәгемнән чыгып китмәвен үтенүялыну гына җанлы чаткы булып кала бирде, һәм әнә шул чаткы хур булудан коткарды бутай. Күзләремдәге инану-ялваруны укып, асыл зат елмаерга тырышты: — Ярыйсы ук ерак икән сезнең әлеге төбәгегез. Килә-килә аякларым хәлдән тайды, дип сөйләнә-сөйләнә. кыстаганны-фәләнне көтмичә, түргә узды. Илаһым. үзең мәдәт бир! Ошбу илаһи затның сурәтен үзенең гүзәллегенә лаек рәвештә яза алсам, алиһәләргә тиң игеп мәңгеләштерергә хәлем җитсә, алиһәнең үзенең күңеленә хуш килердәй берәр әсәр иҗат итә алсам, шуңа ирешсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, илаһым!. Ни рәвешле телгә килгәнемне дә. гүзәлләрнең гүзәленә ниндирәк сүзләр әйткәнемне дә һич хәтерләмим, бигайбә инде Исемә килгәндә, чәчәклс-чуклы паласка аркасын герәп кунагым утыра, аның каршысында подрамникка тарттырылган, һәйбәтләп грунт салынган, ап-ак хәлгә килгән киндер алдында, сул кулыма палитра, унына буягыч кыл-каләм тоткан көе. үзем очынып-биеп йөри идем инде. Ихтимал, читтән караганда. мин баш-аягым белән эшкә чумган, дөньямны оныткан иҗатчы булып та күренгәнмендер. Әмма чынында исә хикмәт бөтенләй анда т үгел, киндер алдында очынып йөрүемнең сересәбәбе кинәт кенә югалып калуымда, рәссам һөнәрен. Ходай биргән сәләтемне, ничәмә-ничә еллар буена тупланган осталыгымны вакытлыча онытып җибәрүемдә иде Вакытлыча гына була күрсен инде, илаһым' Юраганым юш килде. Натурамның ни табигый матурлыгын, ни психологик киеренкелеген юньләп чагылдыра алмадым. Юк. дустым, монда хикмәт минем кинәг кенә югалып калуымда гына яисә анда кояшның нурлары натурага артык мул төшүдә генә түгел. Хикмәт, дуст ым, рәссамның натураны аңлап-төшенеп җитмәвендә, эчке дөньясына. күңел гүрләренә үтеп керә алмавында иде Фотография булмасын инде ул. булмасын Югыйсә андый охшашлыкны мин теләсә нинди халәттә дә бирә алыр идем Ә менә гүзәлкәйнең эчке байлыгын тулаем чагылдырудан, ай-һай ла! ерак иде.м әле. ерак идем.. Әллә син Тициан карт белән Рембрандт югары катлау әһелләренең затлы киемнәрен, пөхтә чибәр Йөзләрен тасвирла} белән чикләнгән дисеңме? һич юк! Алар бит натураның эчке дөньясын гаҗәеп зур осталык белән гәүдәләндерү бәхетенә ирешкәннәр Менә ни сәбәпле даһи рәссамнар кулы белән язылган портретлар ничәмә-ничә йөз ел буена үзләренең кыйммәтләрен җуймаганнар, җанлы образлар буларак безнен көннәргәчә килеп җиткәннәр. Ихтимал, син ул даһи рәссамнар яки безнең замаш а болайрак. якынрак Винсент Вангог. яисә анда Модельяни очраклы рәвеш гә генә берәр натураны кәнәфигә яки артсыз урындыкка утыртканнар ла. шуларнын сурәтләрен язганнар, тиебрәк уйлыйсыңдыр? Юк шул менә, дустым, һич тә алай гына түгел. Әйтик. Винсент үзе дә җәмгыятьнең кибән түбәсендә кәеф-сафа кылып яшәүчеләр тарафыннан читкә тибәрелгән Югары Таирәләр аны исәпкә-санга да алмаган Фани дөнья та көн итү өчен җаннары н-тәннәрен сагын яшәргә мәҗбүр ителгән фәхншә-гелбирәләр белән аралашып яшәгән Ул аларнын. булсын тышкы кыяфәтләрен, бу кын эчке дөньяларын чамасыз яхшы белгән Үз заманында бөтен кеше инкяр 6» 83 иткән, рәсми күргәзмәләргә үткәрмәгән киндерләрнең аукционда бүгенге көндә әллә ничәшәр миллион долларга сатылуы. Европаның. Американың хәйран затлы салоннарында урын алуы тикмәгә түгел. Хәер, энесе Теога язган хатларында үзе иҗат иткән әсәрләргә Винсент хаклы бәя бирә. Сиңа укырга кирәк, дустым. Вангогның хатларын, аларга хәйран зур мәгълүмат, акыллы фикер салынган. Ә-ә-ә, укыганың бармыни9 Өстәлеңнән төшмимени? Бәрәкалла, шулай була күрсен. Шулайдыр дигән идем аны... Әйтәсе килгәнем шул, дустым, һәрбер һөнәр иясе, һәр иҗат кешесе үзенең хезмәтенә иң кырыс, иң дөрес бәяне дә үзе бирә. Вангог ук булмасам да, Модельяни шикелле кыюлык күрсәтмәсәм дә, әлбәттә, үз эшемнән һич тә канәгать түгел идем. Син сизгәнсеңдер инде, эшләгәндә бит мин сөйләшмимнигмим, күземә ак-кара күренми. Натурадан язган чагында әйтәсе дә юк инде. Шулай бер-ике сәгать чамасы натурама сокланып, мөкиббән китеп караган көе аның сурәтен язып маташтым- маташтым да, берни барып чыкмаганын абайлагач, тактикамны бераз үзгәртергә ниятләдем. — Әйдәгез, туташ, чәйләп алыйк булмаса. Минем дә кулга бераз ял бирү зыян итмәс, сезне дә ялыктырганмындыр, дип. җәһәт-җәһәт кенә электр самоварын көйләп җибәрдем. Хикмәтле хәл инде, шушы яшемә җитеп асыл затларга хәмер ише нәрсә тәкъдим иткәнем булмады. Хатын-кыз халкын аздыручы мин түгел. Гомумән, натура белән мөнәсәбәт кылганда һәр рәссам үзен иркен тота икән, дигәнгә мин үзем каршы. Ренуарны гына ал син. Иң затлы француженкаларны шәрә көе мәңгеләштергән. Әмма алар һәммәсе дә аның сөяркәләре булгандыр, дигән фикердән мин ерак торам. Чөнки ул күбрәк гаилә дуслары, кардәш-фәлән белән эш иткән. Әйтик, балдызының сурәтен төрле позада язып калдырган. Алар әле бүгенге көндә дә сәнгатьтә гүзәллек өлгеләре булып кала килә. Мәңгелек алар, дустым, мәңгелек... Үзем һич тә канәгать булмаган портретны гүзәлкәйгә бер дә инде менә күрсәтәсем килмәгән иде. Апамның сурәтен, кайбер табигать этюдларын күрсәтеп кенә котылмакчы булган идем. Кая ул! Туташым, алиһәләр гүзәллегенә ия булу белән бергә, әле тагын өстәвенә үз дигәненә ирешмичә туктамый торган зат булып чыкты. Син үзең уйлап кара, дустым, шундый асыл зат берәр нәрсә таләп итә икән, аңарга каршы тора алырмын, дип башыңа да китермә. Күрсәтергә туры килде эшемне. Әле бетмәгәнен дә искәрттем, киләчәктә, сеансларны кабатлагач, юньлерәк килеп чыгасына өмет баглавымны да әйттем. Тик бер дә юкка хафаланган булып чыктым. Натура үзенең сурәтен шулайрак язуымнан канәгать иде. Әй, үзеңә әйтергә дә онытып торам икән ләбаса. Чибәркәемнең исеме Шаирә иде. Әйттеммени? Әйтсәм, ярар. — Охшаган бит. Бакый әкә. Тагы ни кирәктер, аңламыйм... Ә-ә-ә. белдем-белдем, күлмәгемнең бизәкләрен төшереп җиткерә алмагансыз, шуңа көенәсез.— дигән нәтиҗә ясады Шаирә. Бер караганда, натураның портретны хуплавы, кабул кылуы мине сөендерергә тиеш иде кебек. Әмма иҗатчы буларак мин андый фикер белән килешә алмый идем. Шушындый да асыл затның сәнгать әсәренә бәя бирү мәсьәләсендә фотографиягә куйган таләпләр белән чикләнүе күңелемне азмыкүпме рәнҗетте рәнҗетүен, тик мин моны сиздермәдем. Хәер, ул аны аңламас та иде. ихтимал. Юк. аңламас иде. Меңләгән кеше бит даһи импрессионистларның картиналарын аңлый алмый азаплана, шул ук вакытта һәр сызыгы күренеп торган, һәммәкие үз урынында булган урта кул әсәрләргә мөкиббән китә, алар алдына тезләнеп сәҗдә кылырга әзер... Огюст Ренуар язган картиналардан төзелгән альбомны мин Шаирәгә алай ашыгып күрсәтмәдем. Гомумән, импрессионистлар сәнгатен беренче күрешүләрдә телгә алмадым. Хәер, сәнгатьнең тарихын тулаем биш бармагым шикелле белгәч, теләсә нинди дәверне тәфсилләп сөйлә- рлегем бар иде. Сәнгатьне сайрарга тотынгач, дустым, аның сүзләре дә бит мәрҗәндәй тезелә дә тора, сөйләп һич кенә сүзем бетәсе түгел иде. Ренсссанс-янарыш вәкилләреннән Рафаэль белән Тицианга ныклап тукталырга иде исәбем. Шунда кызык хәлгә юлыктым Шаирә туташ Рафаэль дигән рәссамның репродукцияләрен гәрчә күргәләгән булса да. Тицианны бөтенләй ишеткәне дә юк икән. Ә мин үзем Тицианның иҗатын барыннан да югарырак куям, аның киң колачлы киндерләрен үлеп яратам. Сәнгать даһиеның әсәрләрен тәмләп-тәфсилләп төшендереп биргәннән соң инде, шул ук дәрт белән. Ренуарга мәдхия җырлау ла лазем булырдыр . Икенче-өченче килүендә мин инде гүзәл кәйнең портретын импрессионизм рухындагы яңа бер ысул белән язып карадым. Гаҗәп хәлләр була бит ул. дустым, гаҗәп хәлләр. Хезмәтемдә әледән-әле камиллеккә ирешә барган саен Шаирә туташның чыраена ризасызлык галәмәте кунып, чибәрлегенә азмы-күпме хилафлык китерде бит Нишләргә дә аптырадым. Фәкать үземнең элегрәк язылган төрле стильдәге күләмлерәк әсәрләремне күрсәткәч кенә, кул астындагы альбомнарны бергәләшеп актаргач кына, төрле ысулларны төшендергәч кенә Шаирәм бераз минсмчәрәк фикер йөртә башлады бугай Сәнгать әһелләренең тормышы-көнкүреше белән дә кызыксына башлады сыман. Шаирә атна саен берәр монографияне өенә алып китә торган булды Укымышлы кеше белән, китап яратучы за г белән сөйләшүе рәхәт би i дустым. Икең ике телдә сукаламый, синең сүзләреңә битараф калмый Үзем сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлавын күрен, сөенеп бетә алмадым Ул да минем тыйнак вә әдәпле булуымнан риза калып, үз-үзен иркенрәк тота башлады. Әйтик, электр самаварын. чынаяк-мазарны үз кулына алып бетерде. Өеннән чүпрәк-чапрак алып килеп, рамнардагы тузаннарны сөрткәләдс. Ә инде торабара этюдларымны шүрлектән алын, дивар буена тезеп куя торган булды Яңадан-яңа әсәрләрем белән танышып, аларга карата, менә синең шикелле, фикерләрен әйткәләде Кызык бит бу дөнья, дустым, хәйран кызык Миңа калса, бәген Самаркандында тиңе юк асыл затның атна саен шушылай хөҗрәмә ки леп йөрүе, гаргынмый-нитми иҗатыма күз салуы, әңгәмә корып җибәрүе генә дә җиткән, шөкранә кылын торырлык иде Хәер, шуннан артыгына өметләнмәдем, нәфесемне сузмадым Шаирәнең портретын горле кием дә. төрле позада ясау бәхетенә тулаем канәгать булып яшәдем I ик минем әнә шул тәкъвалыгым акрынлап кызның саруын кайната башла ты бугай. Остаханәмә ярыйсы ук ияләшеп киткәч. Огюст Ренуарның Лейп- цигта чыккан менә шушы альбомны каран утырт анда, соклануын яшер,) алмады һәм: Бакый әкә! Сез минем сурәтемне шушылай ясый алыр илегезме ’ дип куйды. Аны-моны уйламыйча гына, палитра белән кыл-каләмемне готкай килеш натурама якынлаштым Хәйран калдым дию генә аз бу тыр, тәмам телсез калдым Аның алдында Ренуар хәт те Ренуар өчен ю сирәк килә торган уңышлы сурәт күкрәк тиңентен ачык би тенә сөлгеме, бүтән нәрсәме ураган, чәчләрен тузгытып җибәргән, гаҗәеп мөлаем йөзле яшь кенә бер чибәркәй сурәте иде Минем телсез калуымны күрен. Шаирә туташ кыюлана тонне Нигә дәшмисез әле. Бакый әкә? Әллә миннән рәт чыкмас дисезме ’ Шушылай ук, яным беләнрәк утырсам, сезгә карап елмайсам, татын ла матуррак чыгармындыр әле Риза булсагыз. сөлге ала ки ләм икенче юлы Шуннан мин дә кыюлана төштем. кире уйламасын тагы дип. альбомны бераз актарып. «Анна» дигән мәшһүр сурәтне ачтым Ясат ач. аның Ослодат ысын ясамыйк инде, туташ Мәскәүдәгесен. Пушкин музеендатысын кабатлыйк. тип телемә салындым Шаирә мин күрсәткән сурәтне дә инкяр итмәде итүен, әмма шулай да кызаруын сиздермәскә тырышып, тегесен артыграк санагандай: Алай ук килешеп бетмәс. Миңа монысы да җитеп ашкан. Шушылай итеп язарсыз, яме? Ризамы сез шуна? — дип сүзне очлады. Риза булмаган кая инде ул! Синен игътибар иткәнең бардыр инде. Кием белән чибәр күренүчеләр күп бит ул. Әйтик, дөньяның ачысын-төчесен татып өлгергән, үзен ханбикәгә санаучы берәр ханым бик оста тегүчедән үзенә үлчәп тектергән киемнәрен һәйбәтләп киеп җибәрсә, җыен селәгәй егетләрнең күзе төшә инде. Ә менә чишенгәч, анадан тума калгач анда эшләр бөтенләй икенче. Йә. ниндирәк күренеш ачылыр икән? Моңа кадәр биргән бәям акланырмы, юкмы? Әнә шунда бит хикмәт. Янә бер атнадан, миңа калса, башкаларыннан акрынрак узган атнадан, без фәкыйрегезгә җир йөзендә бер чибәр, сылу затның йомры шома иңбашларын, сабыйлыктан яңарак чыкса да. тәмам җитлегеп өлгергән, мәгәр әле берәүнең дә кулы тимәү генә түгел, күзенә дә күренмәгән күкрәкләрен күрү насыйп булды. Бу чаклы да сылулыкны, нәфислекне бирсә дә бирер икән Ходай тәгалә адәм баласына! Әлеге күренештән беравык миңгерәүләнеп торгандай булдым да сабыр гына, җиң сызганып, эшкә керештем. Йөз-кыяфәтен ашык-пошыграк язып ташладым, фәкать елмаюын ачыграк чагылдыра алдым бугай Минем өчен иң кыйммәте, французларча әйткәндә, бюстны мөмкин кадәр сәнгатьчәрәк итеп язу иде. һәм мин аңа буяуның арада бер нәфисрәкләрен кушып, озаклап тән төсен китереп чыгардым. Әһә. менә хәзер биниһая гүзәллеккә тәңгәл килә бугай. Сызып карыйм — төс ягыннан нәкъ үзе. Тәвәккәл таш ярган, ди бит безнең халык. Тотындым мин тәвәккәлләп язарга. Ай-Һай. Бакыйҗан, ничекләр итеп мәңгеләштерерсең икән илаһи нәфислекне, илаһи гүзәллекне?! Ни төсләрне куертасы булма, ни бу оҗмах алмаларын зурайтасы итмә. Табигать ул бозганны-күперткәнне бер дә өнәми. Мохтаҗ түгел аңа. Син аны дөп-дөрес иттереп гәүдәләндер, җанлы итеп. Шунда булырсың егет! Тырыша торгач морадыма ирештем бит тәки: бер сеанста язып бетердем мин әлеге соклангыч сурәтне. Зурайтмадым да. кечерәйтмәдем дә нәкъ табигатьтәгечә, үзенеке шикелле җыйнак һәм дә нәфис, җанлы иттереп яздым. Шуннан сон беренче мәртәбә сүз кушып: Инде булды бугай, газизем. Үзегез ни әйтерсез тагын...— дип. кылкаләмнәремне куеп, натурадан читкә борылып, дөресрәге, ана өстен- башын рәтләргә ирек биреп, картинага текәлдем. Туташ киенеп бетте бугай: колак төбемдә аның еш-еш сулаганы, уфылдап куйганы ишетелде. Борылып карарга өлгермәдем, ике кулы белән дә беләгемә ябышып, аяк очларына күтәрелде дә буе җиткән төштән үбеп алды. Нарасый үбүе, тыйнак кыз баланың хисләре ташып- ургылып чыгуы иде бу Мин аны кочмадым да. җавап та кайтармадым. Тыелып калдым. Югыйсә бит. алай үбәләрмени, болай үбәләр аны. дип телемә салынып, ике арадагы мөнәсәбәтләрне катлауландырып җибәрүе бик ансат иде. бик ансат иде Үз тәненә һәркем соклана бит Асыл затлар гына түгел, тупас бәдәнле ират та сокланучан була. Шәрә хәлендә ул үз-үзен беренче мәртәбә күргәндәй, һәр әгъзасын җентекләп караштыра Өстендә кием булганда көзге каршысына барып, төрле позага керү яисә кыяфәтен үзгәртеп караучылар да була. Сакал яки мыек үстерүчеләрне кая куясың? Бу бит үзләренә үзләре мөкиббән китүнең төп билгесе. Әмма инде, үз тәненә, үзенең Ходай биргән байлыгына соклану бигрәк тә нәфис затларда көчле Моны берни белән дә чагыштыру мөмкин түгел. Урынсыз булыр иде андый чагыштыру. Безнең туташ та моңа кадәр егетләр кулы орынмаган тәненең шул чаклы да нәфис икәнлегенә беренче тапкыр хәйран калды. Янә бер атнадан хөҗрәмә килеп керү белән, һич кыстатып-нитеп тормыйча, түргә узып кына калмады, бәлки өлгер-җитез хәрәкәтләр белән шүрлектән соңгы эшне алды, ипләп кенә өчаякка китереп куйды. Комачауламадым Туйганчы карарга ирек бирдем. Карап туйгач та әле урынына барып утырырга ашыкмады, аяк өстендә кала биреп, күгелҗем жакетының сәдәфләрсн бөгергәләп. күземә туры караган көе: Бакый әкә. сез теге юлы Пушкин музеендагы вариантка охшатып сурәтемне язарга тәкъдим иткән идегез. Исегездәме? Мин риза диде Исемдә булмаган кая! Күпне күргән йөрәгем. бу чаклы бәхетнең өегемә ишелеп төшүен сизенеп, мелт-мелт итеп куйды Газизем. сезнең гүзәллегегез җир йөзендә кабатланмый торган гүзәллек ул. һәм аны фәкать үзегезнең табигый халәтегездә язган очракта гына тулаем чагылдыру мөмкин булачак. Табигать биргән илаһи нәфислегегезгә тәмам тәңгәл килердәй картина язар өчен һөнәремне дә. көчемне дә кызганмам. Инде картинаны язын бетерергә насыйп икән, үлсәм дә үкенмәм Аңа утырырга дин урындыкны җайлап кына куйдым да үзем читкәрәк авышып, буяулар хәстәрләргә керештем Өстенә карап торып оялтасым килмәде гөнаһсыз җанны Ияләшсен әле әкренләп, чирканчык алсын, дидем. Ул арада Шаирә үзенең гәненә килешеп торган күлмәген дә. эчке киемен дә салып, үзе утырасы урындык башына пөхтәләп кенә элгән, мине көтеп утыра иде инде Газизем, килеш-килбәтегезгә һич сүзем юк. мәгәр кием-салымыгыз анда комачаулык игәрдер Әнә диван башына күчерсәгез, ничек булыр икән'.’ дидем, һич гә дорфалык күрсәтергә, каты бәрелергә исәбем юк иде Тугаш оялчап гына күлмәген-фәләнеп гүя калкан итеп алдына каплады. ике-өч атлады да борылып карады Тик инде минем ашардай булып карап тормаганымны, подрамникка тарттырылган киндерне мольбертка җайлап маташканымны күреп, бераз кыюлана гөшгс. җайлап кына урынлыкка килеп утырды Мин аңа ак га димәдем, кара да димәдем, әнә шул үзе теләп, дөресрәге, үз белдеге белән утырган хәлендә тәмләп кенә язарга гогын- дым. Гадәттә бит физик эштән йөз чөерми үскән хатын-кызның жи г кәләре, нәкъ ирләр иңедәй киңәебрәк кигучән. үзең дә иг ьгибар иткәнсеңдер инде Ә менә Шаирәнең гәрчә үз өйләре, каралт ы-куралары. яшелчә- җимеш бакчалары булып, ул кара эш гәп беркайчан баш гартмаса да. иңбашлары борышы Рим статуяларындагы алиһәләрнекенә бнрешкесез иде Нәзегрәк кенә озын матур муеннан соң гаҗәеп килеште булып, салынкы гына йомры иңбашлары үзенә күрә бер ямь биреп гора иде Әнә шул иңбашларын, куш алмадай өлгергән, җитлегеп пешкән күкрәкләрен, искигәрлек нечкә билкәйләрен, әйтеп бетергесез ямь өстәп юрган, бер үк вакытта йомры да. калку да янбашларын яхшылап язарга ымсынып. башыйөзенә артык вакыт биреп азапланмадым инде күнеккән штрихлар белән генә чикләндем. Тик инде муенын ла. иңбашын да ашыкмыйча гына, сабыр гына, шул ук вакыт га олуг бер дәрт белән, табигый матурлыкка сәнгатьчә гүзәллек гә өстән, зур гырышлык белән яздым Аннары инде кыл-каләмем оҗмах алмаларын тасвир ларга югынды. Монысы, дустым, аеруча зур осталык сорый Хикмәт менә бит нәрсәдә. Әгәр дә син табигать биргән байлыкны бер лә у згәртмичә генә, нәкъ тунарга тәңгәл килерлек итеп тасвирлыйсың икән фотография килә дә чьи а. Әгәр дә син читкә авышасын икән инде габигый гармониягә хыянәт иткәнеңне сизми дә калачаксың Икенең берсен сай гамын чараң юк Шуңа мин гүзәлкәйнең күкрәк шөрифләрсн әлеге шартлы рәвештә, контурда гына а тырга ният гөлем Шундук франпу з ватманына карандаш белән шәрехләбрәк ясадым, беләкләрен-кулларын сы и алалым Би ген сур»гләү әллә ни вакыт та. коч гә сорамады Шуннан инде арада бер каглау гы. иң-иң җаваплы өлкәгә, янбашларын язу кадәрсенө килеп җиттем. Берәүләр әйтә, йөз чалымнарын дөрес чагылдыру кыен бирелә, ди. Әйе, кешенең фотографик охшашлыгын бирү белән чикләнмисең икән, эчке дөньясын, рухиятен, холкын-фигылен мөмкин кадәр мәгънәлерәк, тулырак чагылдырырга омтыласың икән, әлбәттә, җиңел түгел Икенчеләр әйтә, иң кыены бюстны язу, ди. Анысы белән һәм килешәм. Әле генә сөйләдем, карандашка ябыштым, дип. Әмма портрет язучыларны аптырашта калдыра торган нәрсә — ул да булса хатын-кыз- нын билдән түбәнге өлешен тасвирлау. Кием-фәлән белән дөрес итеп бирерсең дә, анысына аның фактура да булыша, материянең мөмкинлекләре ярдәм итә. Ә инде бөтенләй шәрә көе сурәтләгәндә — монда инде сиңа һичбер нәрсә булышмый. Пропорцияне чак кына боздың исә — адәм мәсхәрәсенә каласың. Рәссам халкының күпчелеге әнә шул барьерны атлап чыга алмый харап була. Гәрчә калкынып торган нәфис янбашлары барча игътибарымны, алай дип әйтү генә аз булырдыр сыман, бөтен күз нурымны үзенә җәлеп итсә дә, алай артык мавыкмаска булдым — бераз гына күпертебрәк, үземнең идеалыма якынайтыбрак язу белән чикләндем. Берочтан бот Шәрифләрен аяк бармакларына кадәр сызгалап ташладым Шуннан соң сәгатемә күз салсам — башымны да күтәрмичә нәкъ алты сәгать эшләгәнмен. Үзем ярый инде анысы, ничә әйтсәң дә. эш белән мавыгып киттем, ди. Ә бит Шаирә бар. ул нинди халәттә икән? Иллә дә мәгәр ялыктырганмын туташны Оят булып китте үземә дә. — Зинһар, бигайбә, туташ, бигайбә! Сәгатькә карарга онытканмын, мавыгыбрак киткәнмен. Икенче сеанста, шәт, иншалла, тәмамларбыз ук. .— дидем, киенергә куштым. Шаирә, китәргә дип ишек ачкач, мөлаем генә елмаеп, арыганлыгын сиздермәскә тырышып, минем белән баш иеп саубуллашты. Әмма икенче сеанс дигән өметем акланмады. Бер атнадан кабат килергә вәгъдә биргән Шаирәм килмәде-күренмәде. Ир тә таңнан бирле көтеп утыра торгач, өйлә вакытларын да уздырдым, кояшны да остаханәмдә баеттым. Берәр төрле өй мәшәкәте килеп чыккандыр, дөнья хәлен белмәссең, дип үзүземне юатырга тырышып, сабыр иттем, артык каударланмадым. Ә инде икенче атна да узып, ял көненең кояшы җир шарындагы исәпсез-сансыз таулар артына кереп качканнан соң күңелемә шик-шөбһә төште бит, дустым. Яңа көнне керфек тә какмый көтеп алдым. Эш сәгате җитәр-житмәс китапханәгә торып чаптым Шаирә гүзәлкәем урынында чәченә чал кергән икенче берәүне күргәч, йөрәгем жуу итеп китте. Алмаштырасы китабым юк иде, шуңа беравык аптырабрак кына баскан урынымда таптанып тордым. Күршегә кереп, йомышын оныткан малай-шалайдан бер дә артык җирем дә. ким җирем дә юк иде бугай. Шуңа теге ханым мөлаем тавыш белән: — Сезгә нинди китап кирәк иде соң, ник әйтмисез?—дип үзе үк сүз кушарга мәҗбүр булды. Артык авыз йомып тору килешмәс иде. Шуны уйлап: Юк. мин туташтан алган китабымны янә дә берәр атнага озайтуын гына сорамакчы идем, нишләптер бүген ул күренми әле.— дигән булдым. Кыяфәтемә чыгарып өлгергән гамьсезлек билгесе хәлне төшендерде бугай. — Ул юк шул бүген. Бер атна инде чирләп ята.— диде ханым. Урамга чыккач та кая барганымны тиз генә абайламадым. Атладым да атладым. Таныш тыкрыкка җитеп, шунда борылып кереп киткәч кенә, исемә килдем шикелле. Тик мин Шаирәмнең өен дә белми идем, белгән тәкъдирдә дә. мөгезсез сыер шикелле, өенә бәреп кермәс идем. Натурачымның гөнаһсыз сафлыгына кер-тузан тидерергә минем хакым юк иде Уңга-сулга каранакарана тыкрыкның аргы башына җиткәнемне сизми дә калганмын. Үткәнсүткән халык истә калмаган. Фәкать минем яшьләрдәге. элек чибәр булып та ярыйсы ук таушалган бер хатынның гына үземә нәфрәт белән төбәп караганын хәтерлим Нигә алай карады икән? Әллә берәр җирдә үзенә зыяным тиде микән? Булмас димә, дөнья бу. Шаирәм янә ике-өч атнадан сон гына балкып-нурланып остаханәмә килеп керде. Гафу кылгайсьв. Бакый әкә. Вәгъдәсезрәк булып чыктым шул, килә алмадым шул. дип сөйләнде. Гүя зарыгып көтүләрем онытылган иде. елмаюга елмаю белән җавап кай! ардым Зарар юк. газизем. Тик ятмадым болай үзе. менә бераз эшләп маташтырдым. Бу сеанста, иншалла. очлап та коярбыз, дигән булдым. Мин буяулар хәстәрләгән арала гүзәлкәем һичбер тартынусыз-нисез киемнәрен берәм-берәм салып та өлгерде, һәйбәтләп кенә диванга җәйгән келәм өстенә илтеп тә куйды Аның бусагамны атлап керүен күр!әч тә. йөрәгем дерт итеп киткән иде. Инде анадан тума хәлендә күз алдымда пәйда булгач, башларым әйләнеп китте, ни хәтле сагынуымны шунда гына аңладым Мөлаем йөзкәен, зифа буйсынын, сөйләшү ысулын гына түгел мин. карт юләр, гүзәлкәемнең нәфис гәпкәен дә сагынганмын икән ләбаса Бер-ике сәгать эчендә бөтен сабырлыгымны онытып, кабат югалтудан котым алынып, күземне дә тәненнән алмаенча. илаһи бер дәрт белән шигъри нәфислекне яздым да яздым. Сынымны турайтып, әле Шаирәнең үзенә, әле үзем җан өргән искитмәле сурәтенә күз төшереп алдым да: Булды бугай бу! Инде үлсәм дә үкенмим, газизем дип эчке халәтемне ачып бирергә омтылдым Кыл-каләмнәремне урнаштырып, инде өстенә-башына киенгәндер, дисәм, туташ анадан тума хәлендә дивандагы келәмгә сузылып яткан, бер кулы белән чигәсенә таянган Аптырап калуымны абайлап, гүзәлкәй тыныч булырга тырышты Булды микәнни9 Килегез, икәү бергә сокланып шуна карыйк Әйдәгез, бергә-бергә күрик сәләтегезне' дип сөйләнде Әйгтеме Шаирәм әлеге сүзләрне, әллә бөтенләй үк әйтмәдеме һич аңларлык түгел иде. Дөресен әйткәндә, мин инде аны-моны аңларлыктан узган идем Абына-сөртенә диванга табан атладым, барып җигү белән, гөрсс итеп тезләремә килеп төштем, әлеге гүзәллеккә орынырга ла базмаенча. аны. чемкара чәченнән башлап аяк бармакларына кадәр күздән кичердем. Бераз иссмнс-акылымны җыйгач кына, ни вакыттан бирле иң нык кызыктырган вә янә дә ымсындырган оҗмах алмаларының әүвәл берсенә, аннары, монысы үпкәли күрмәсен тагы, дигәндәй, икенчесенә капландым. Кулларыма кайчан җан кергәнен искәрми калдым алар гүзәлкәйнең әле беләкләрен һәм аякларын, әле иңбашларын һәм янбашларын назлый-сыйпаштыра иделәр инде Шаирә ул арада чалкан ятты, башын артка ташлаган көе. нинди хикмәтле хәлләр күрәсене көтеп, бераз сагаебрак калган, тәне сизслер-сизелмәс кенә дерелди иле Акны күрдем абындым, дигәндәй, бәрелә-када.та ябыры гмадым. һич тә инде менә. Хода шаһит, үземнеке итәргә ашыкмадым Кызык хәл бит. дустым, моңарчы әле шәрә көе күз алдымда утыруы гына да бик җиткән иде; хәзер менә аяк бармакларыннан башлап иңнәренәчә үбүләрем әйтеп бетергесез бәхет бирде, әлеге мизгелне ничек тә озайгасым- сузасыларым килде, гүя без фәкыйрегез бүтән бернигә өмет гәнми иде инде Мин үзенең бөтен җирен үпкән арада Шаирә тәненең дерелдәвең җиңде. гәүдәсенең һәр күзәнәге мина табан тартылып, иреннәре ачылып, биниһая дымланып өлгерде. Үбәр-үбәр дә ипне беттегә санар, шуннан узарга җыенмый, ахры, дип сагая калды бугай, мөлдерәп күлләремә карады да яшьлек дәрте ташып торган гәүдәсе белән мина сарылып Бүтән бернәрсә эшләтмисеңмени9 дип көч-хәл белән сорарга җөрьәт итте. Ашыкма син. бәгырькәем Үз чирагында барысын да алырсың, җаным фида синен өчен. Чишенеп атар идең өс киемеңне Тиң булыйк бер-беребезгә. Бәй. үбү-назлау белән мавыгып, чишенергә лә онытып җибәргәнмен икән бит Кайсы киемнең бавы чишелмичә, кайсының сәдәфе ычкынмыйча газапларга уйлады уйлавын да. тик мин алай аптыраучылардан түгел идем умырдым алдым, салдым ташладым. Аягүрә баскан көе. Шаирәмне, үземә насыйп булган хур кызын янә бер сөеп-сокланып күздән кичердем. Ә ул ятсынды, оялды, күзен йомгандай итте, әмма үзе һәр кыймылдавымны күреп торды. Илаһым. үзең мәдәт бир1 дигәнемне ишеткәч, түземсезләнеп: - Кил инде!. Тилмертмә бу тикле! диде, ике учына бармакларымны эләктерде дә үзенә тартты. Мәгәр мин тиз генә сузылмалым. Гомер буена беркемгә дә ачылмаган. миңа гына мәрхәмәт күрсәтеп ачылырга торган җәннәт ишегенә орыну үзем өчен ләззәтнең таҗы булырга тиеш иде. шуңа кабалан- мадым-ашыкмадым. сабыр гына муенын, иңбашларын, оҗмах алмаларын үбә-үбә. ипләп кенә, өркетмәскә тырышып кына, дымлы иреннәренә якынлаштым да бар куәтемдәртем белән җәннәт ишегенә ябырылдым... Абау, үләм! Алла, үләм! Җибәр, үтерәсең.. —дип инәлү-ялварула- рына илтифат итүдән узган идем инде, ычкындырырга уйламадым да... Синең яшь әтәчләргә колак салганың бар микән, дустым? Алар бит шулай, бер кычкырырга тотынса туктый белми һич гә. Берәүнең дә кулы тимәгән, җир йөзендә бер гүзәлнең мине тиң итүе үземне яшәртеп җибәрде, гүя мин әлеге дә баягы яшь әтәчкә әйләндем бәгырькәемне сөюдән вә назлаудан туктый белмәдем. Җәннәтнең берьюлы әллә ничә төрле җимешен — әчесен, төчесен, баллысын татыдым. Ә инде туктагач, рәхмәтемне белдерү нияте белән күзләреннән үбәргә итсәм әчкелтем-төчкелтем-тозлы дымга тап булдым. Аптыравымны анлап. бәгырькәем күзен ачты, мул елмаеп: Хафаланма бер дә, бәхет яшьләре ул, әкә җаныем, ша тлык яшьләре — диде. Янә бер тын алу белән: Мин дә яшәгәнмен икән бу дөньяда, моңарчы шундый куанычтан-шатлыктан мәхрүм булып дип тә өстәде Ул көнне кичкә хәтле сөешеп-назлашып уздырдык. Табигате шактый сәер булып чыкты бәгырькәемнең, үзе мине иркәли-үсендерә-ирәйтә. мин ныгытып торып ябырылган саен: Абау! Үтерәсең ич инде! Шул чаклы яман зәһәр кыланмасаң ярамагандыр. дип зарланырга-ялварырга өлгерми, үзенең шундук дәрте кузгала да. сине чөеп агарга омтылгандай, боргалана, сыргалана, тынгы белмичә үрсәләнә, тузбаштай бөтерелә, сиңа чытырдап ябыша да нидер сөйләнергә-быдырдарга тотына, еш-еш сулу ала. шыңшый, туктаусыз ыңгыраша... Йа хода! Бирсә дә бирер икән адәми асыл затка шулхәтле хиссият вә маһирлык! Бүтән берәүгә эләксә, һичшиксез, бу бала тыйнак булып кылана гына икән, мәхәббәт өлкәсендә азау теше чыккан икән, сөю-сөсшүдә күпне күргән, остаруы тәма.м җиткән икән, диебрәк фикер йөртер иде. Абау!.. Әкә җаныем, үтерәсең!. Әкә бәгырем, һай рәхәт!.. Сөешеп тәмам хәлдән тайганнан соң ял итеп ятканда Шаирәмнең назлы йөзкәеннән елмаю китмәде. Күзен йомып яткан хәлдә үзенең йөрәк серләрен чишәр булды: Күрә алмыйча гүр иясе булам икән, дип ут йоттым Шунда гына аңладым: натурачы булып кына йөрмим икән синең хөҗрәңә, үлеп гашыйк икәнмен үзеңә. Беравык тынып торды, мине сыйпаштырды, сынап карады да: Башым булса, моны күптән аңларга кирәк иде дә бит югыйсә.— дип яңа кыйссаны башлап җибәрде. Исеңдәме беренче очрашуыбыз'.’ Мин бит анда халык арасында синең мәһабәт буй-сыныңны, кояштай балкып торган йөзеңне күргәч тә. Юк. алай ук үсенмә, ул чагында гашыйк булмадым әле. Тик шулай да. их. менә шундый мәхәббәтле булсын иде ул булса ярың, дип уйлаганым хәтердә. Менә юраганым юш килде инде. Әле ярый шунда калмагансың, юлыма аркылы төшкәнсең. һич онытасым юк. рәхмәт яусын! Мине бәхетле иттең, сурәтемне ясадың, хөжрәнә дәшеп, сәнгать өлкәсенә әйдәп алып кердең, мине читсенмичә үзеңә тин күрдең, инде менә яр иттең ■ Синдәй алиһәне яратуы, яр итүе үзе бер бәхет, күктән ингән бәхет... дип тел тибрәтергә уйлаган идем дә бит. бәгырькәем нәфис бармаклары белән авызымны каплады. — Күк капусы ачылды, бүген мин генә сөйлим, гаепкә алма... Атна буена саташып ятканмын. Хәлем хәл иде. Бераз игә килгәч, сеңелкәем- гөлкәем әйтте: «Кем ул Бакый әкә дигән кеше? Саташкан чагында син гел шул исемне кабатладың...»—диде. Әнкәй бер сүз әйтмәде. Бер мәлне генә: «Күрдем мин синең теге әкәңне. Як-ягына карангалап. турыбыздан узды... Сине күрергәдер инде исәбе...» диде, әмма үзе төпченмәде. Сөйләргә ярамый иде әле миңа, баш кагып кына шулай икәнен аңлаттым. - Әнә шул килүләрең, сагынуларың, мине күрү нияте белән олы башыңны кече итеп йөрүләрен хисләремә ачыклык кертте, ике арадагы читәнкиртәләрне җимереп ташлады. Югыйсә бит. кайчан килсәм дә. һич үз итүеңне сиздермәдең, ичмаса бармак очың белән генә дә кагылмадың... Авырганда вакыт күп бит ул һәркөн сине уйладым Сөеклемнең бармакларын учыма алып, назлы итеп кенә берәм-берәм үбеп чыктым да: Мин дә сагындым бит. бәгырькәем, -дидем Әллә әйттем әлеге сүзләрне, әллә әйтмәдем. Әллә ишетте Шаирәм, әллә ишетмәде... Шулай онытылып-оеп ятканда, талгын жил сыман, акрын гына булып моңлы бер көй күңел кылларыма килеп бәрелде: Беләм инде... Гомеремдә дә синнән бүтән берәүне үләргә җитешеп сөймәячәгемне, сөя аямаячагымны аңладым. Синеке булырга хыялланып яттым авыру чагымда да Бая. сурәтемне язганда, карап туя алмадым Инде менә. Ходай кушып, сине үземнеке итүгә ирештем. Миннән бәхетлерәк берәр җан иясе бар микән җир йөзендә?! Дустым, син азмы-күпме шигърият дөньясында чуала торган зат. Шулай булгач, мәхәббәтнең иҗатка һәм дә иҗатның мәхәббәткә тәэсир итүен сиңа төшендереп маташу, лекцияләр уку артыктыр. Шаирә чибәркәй белән кавышу без фәкыйрегезнең дә иҗатына галәмәт нык тәэсир ясады Сөеклем наменә берәр төрле гадәттән тыш нәрсә эшлиселәрем килде. Самарканд Шәрыкнын мәркәзе бит. дустым, музейларга һич бирешкс- сез: андагы сәнгатьчә гүзәл биналар-корылмалар бихисаптыр Җаның теләгәнен сайлап ал да гүзәллекне хәлеңнән килгәнчә гәүдәләндер Сиңа сөйләдем микән, дустым, юк микән, илаһи зур Җәмигъ мәчете бар бит анда. Биби ханым исеме белән кереп калган ул тарихка. Биби ханым Шул мәчетнең хәрабәләрен беренче күрүемдә үк таша калырмын. дип һич уйламаган идем. Күкләргә ашкан капка-баганаларының, төп-төз манараларының биеклегеннән генә гүгел. гармониягә ия булуыннан. матурлыгыннан тәмам биһуш булдым. Гомер-гомергә үзем өчен язылмаган бер закон яшәп килә әгәр дә син рәссам икәнсең инде, сокланып кына калма, күңелеңә хуш килгән нәрсәне тот та кәгазьгә төшер! Әмма дөнья мәшәкате белән матавыкланып. Җәмигъ мәчетен кәгазьгә төшерә алмый яткан идем Ихтимал, аңарчы ташлар өемен генә аермачык күргәнмендер әле. күңел күзем берни күрмәгәндер. Андый халәттә кулыңа кыл-каләм. һич югы карандаш алмавың хәерле. Ныклап өйрәнмәгән-белмәгән көе хезмәтен юньле нәтиҗә бирмәячәк, һәм әлеге әсәреңне тамашачы барыбер аңлый алмаячак, ә инде аңлый алмаган әйберен кабул да итмәячәк. Әнә шул өйрәнү дигәнемә вакыт һич кенә тимәде дә г имәде, сузылды да сузылды Кызык хәл инде Шаирә сөеклемнең исеме күңел түремдә ни рәвешледер нәкъ әнә шул Биби ханымның исемен уятты, шукарга тәңгәл киләдер сыман тоелды. Хәтта әле сөеклемнең гүзәллеге ханбикәнең хыялдагы образын җанландырып җибәрергә булышты бугай. Менә нилектән. Биби ханымның портретын язарга тотынган саен Шаирә сурәте килеп чыга торган булды. Асыл затның гүзәллеге күземә фәкать шулай булып, алиһәм кыяфәтендә күренде. Шуннан уйга калдым: үз халкының хәтерендә ничәмәничә йөз ел дәвамында Җәмигъ мәчетенә бирелгән исем буларак сакланган икән, бәлкем, аның үз портретын ясамыйча, хәрабә хәлендәге мәчетен ясап ташларгадыр? Бәлкем әле, шулай дөресрәк тә буладыр? Җәмигъ мәчетенең тарихын өйрәнүләре әлләни кыенга килмәде килүен. Җиһангирның үткәнен өйрәнгәннәр, күп итеп язганнар; аның шәхси тормышына бәйле рәвештә, әлбәттә, сарай мөлек ханым, ягъни мәдрәсәләр ачып җибәргән зур укымышлы Биби ханымның да исеме телгә алына. Бөтен Шәрыкпы баш идергәи. Җиһангир исеменә лаек табылган, безнең Алтын Урданың мәркәзе Сарай каласын, хөсетлек шаукымына бирелеп, вәйран иттергән, үлгәнче ат өстеннән төшмәгән, кылыч уйнатудан туктамаган Аксак Тимернең каһарманлыгы сиңа, әлбәттә, мәгълүмдер. Сәмәркандны барча мәмләкәтләргә мәркәз булырдай итеп бизәргә омтыла Җиһангир. Кырык метр биеклегендәге Җәмигъ мәчете әнә шундый нияткә тәңгәл килердәй итеп корылган да инде, дустым. Бүгенге көндә ул мәчетне, дөресрәге, аның хәрабәләрен «Биби ханым» дип кенә йөртәләр. Шәфкатьле-мәрхәмәтле булганы өчен, сабыйларга мәгърифәт өләшкән өчен, кылган игелекләре өчен халык телендә мәңгеләшкән. Безнең Сөембикә шикеллерәк бер изге зат булганы бәхәссез. Хәер. Биби ханымга кемнәрнеңдер гыйшык тотуы халык телендә йөри йөрүен... Истән чыкмаса, анысын да сөйләрмен үзеңә, боерган булса. Ә хәзер мәчетнең ни рәвешле корылуы хакында бераз мәгълүмат биреп китим үзеңә. һиндстанга яу чабу уңышлы тәмамлангач. Аксак Тимер үзенен тиздән барча җиһанны тезләндерәсенә тагын да ныграк ышаныч баглый. Мәркәзендә ул гаҗәеп зур. матур вә зиннәтле Җәмигъ мәчете кордырыр- га ниятли. Бөтен дөнья шаклар катсын әле Җиһангирның кодрәтенә! Меңнәрчә мөэминмөселман сыярлык булсын, барча халык шунда җомга намазына йөрсен, бөтен Шәрыкка даны таралсын! Моның өчен, дустым, төрле җирләрдән ташның телен белгән ике йөзләп мәшһүр останы китерттерә. Янә дә биш йөз кешене тау кисәргә жибәрттерә. Әнә шулар кискән, эшкәрткән, шомарткан зур-зур ташларны филләрдән тарттырып калага кайтара торалар, монда осталар ул ташларны кирәк җиргә салдыра торалар. 1399 елның рамазан аенда изге бер көндә нигез салына Җәмигъ мәчетенә. Биш елдан соң гына эшләр тәмамлана. Аксак Тимер мәчет кору эшләрен башлап җибәргәндә вагына-гөягенә хәтле үзе күзәтеп, әмерләр биреп тора-тора да. мәчет саклап утыра алмыйм ич инде дигәндәй, шул ук елны Мисырга яу чаба. Халык гелендә мондыйрак риваять яшәп килә. Аксак Тимер үзе Мисырны яуларга киткәч, имештер, аның баш хатыны—сарай мөлек ханым, ягъни мәдрәсәләр булдырган, зур укымышлы Биби ханым, иренең җиңеп кайту хөрмәтенә гаҗәеп зур мәчет булдырырга ниятли Менә әмирнең кайтыр вакыты якынлаша, тик әле кырык-илле метр биеклегендәге тышкы ишеккапканың. латинча әйтсәк, порталның (ул шулай атап йөртелә дә) әле һаман эше бетмәгән; архитектор егет сарай мөлек ханымга гашыйк булган да аерылышу көнен кичектерә килә икән. Биби ханым аңардан үтенә, ялвара, тик егетнең бернигә исе китми: бер үптерсәң. тизләтәм. бер үптерми торып, бетерәсем юк. дип бара. Бүләкне әмир кайткан җиргә әзерләп өлгертү бәрабәренә генә үптерә Биби ханым, башка чарасы калмагач кына. Әмма бер генә үбеп тә гүзәлкәйнең бит алмасын көйдереп ала гашыйк егет. Аксак Тимер, кайту белән, күреп ала хәләленең бит алмасындагы үпкән эзне. Шартлый яза ачуыннан-гайрәтеннән. Әмер бирә нәфеслеме үз катына китерергә. Ияләткән кылыч сабын кысып тота Әмма останы күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар: имештер, егет канатланган да. очып күздән гаип булган. Бөтен дөньяны таңга калдырырлык гүзәл мәчет кордыручы алтын куллы останың мәхәббәтен тасвирлаган чагында мәрхәмәтле халык, әлбәттә, ул вакытта инде Биби ханымның алтмышта булганлыгын бөтенләй истән үк чыгарып җибәрә Риваятьнең барлыкка килүенә гүзәл сәнгать әсәре Җәмигь мәчетенә һәркемнең дә биниһая соклануы сәбәп була. Мәчетнең тышкы капкасы гаҗәеп киң. биеклеге исә кырык-илле метрга җитә; биниһая матур капка үзе искиткеч җиңел, ә үзе җиде төрле металлдан (алтын, көмеш һ б ) коелган, ике якка ачылып киткәндә бертөрле көй. моң чыга, азан әйткән тавышлар ишетелә. Җәмигь мәчетенең дүрт почмагында дүрт манара торгызылып. алардан мәзиннәрнең җомга намазына чакырып азан әйткәне гүя барча мөселман дөньясына, әллә кайларга яңгырап ишетелә Түбәсен күк гөмбәзедәй итеп эшлиләр. Идәне тоташы белән ак мәрмәрдән түшәлә. Диварлары сокланырлык итеп бизәкле кирпеч-таш белән тышлана... Әмма вакыт дигән нәрсә шушындый гүзәл сәнгать әсәренә дә һичбер төрле мәрхәмәт-шәфкать күрсәтми бүгенге көндә мәшһүр архитектура әсәре хәрабә хәлендә. Шуларга карап Җәмигь мәчетенең илаһи бөеклеген күз алдына китерә алсаң, димәк, син чын-чыннан сәнгатькәр. шул чагында син картина да яза аласың. Хәрабәләр... Кайсы гына ягыннан карасаңда, хәрабә булгач хәрабә инде ул, дустым Тик менә шунда да ташлар өемен күрсәтмәскә иде бит. мәчетнең илаһи матурлыгын, урта гасырларда җир йөзендә бер гүзәл вә мәһабәт корылма булганлыгын тамашачыга түкми-чәчми илтеп җиткерәсе иде. Ният шундыйрак инде минем. Дүрт яг ын кыйбла дигәндәй, җаның теләгән якны сайлап ал: мәчетнең шәһәр өстендә ни дәрәҗәдә калкынып торганын күрсәтим дисең икән фил янындагы тараканнар шикелле бүгенге өйләрне дә күрсәтәсең; дала ягыннан аласын икән инде биек ташлар өсме белән манара вә диварны язарга мөмкин, капкасын күрсәтим дисәң инде Шактый гына уйланып йөрдем шул. дустым, хәрабәләр тирәсендә Әмма алай күпме генә йөрсәң дә. язылмый бит картина, язылмый Җин сызганып эшкә тотынасы Шуннан катг ый бер карарга ки ләмен мәче г пен олы капкасын күрсәтүдән дә яхшысы булмас, лимен Әйе-әйе. шау чәчәктә утырган алмагачлар, башка төрле җимеш агачлары ягыннан караганда почмактагы манара да. капканың ни рәвешледер сакланып ка п ан мәрмәр түбәсе дә. мәгърур баганалары да. капка үтәли эчке ләү мәчет бинасы да һәм аның капусы да әйбәт күренә иде Репиннан берзаман Илья Ефимович, кар нинди төстә була’’ дип сораганнар Нинди төстә икәнен андатуы озакка сузыласыны уйлап алгач, рәссам Ак кына булмый! дип кистереп әйткән. Репин шикелле үк. Урманченың да ак төскә мөнәсәбәте хәйран үзенчәлекле бит, әйе. Мәчетнең манарасын да. капкасын да. эчке бинаны да, аның түбәсен дә. баганаларын бизәп торган ак мәрмәрне дә. хәтта ә ге шау чәчәктә утырган җимеш агачларын да беленер-бс гснмәс кенә зәңгәр төстә алып, сизелер-сизслмәс кенә, сыеграк кына саргылт-көрән гөсне өстәдем. Акварель белән ясаган шушы рәсемгә күз салса н. хәзер инде төрле төсләрне әкренләп кенә төсмерлисең бер караганда сыек- зәшәр күк йөзе фонында коңгырт төс калкып чыга, икенче караганда күге! җем төс көчәя, өстенлек ала. балкып-маг урланып китә Биби ханым исемен Йөрткән мәчет борын заманнарда яшәгән сәнгать ияләренә, осталарга, шунда тирен вә канын түккән, үлеп калган эшче юргә һәикә i ул. дустым. Тагар рәссамы шушы һәйкәлне иң отышлы ягыннан а тын. бөтен гүзәллеге белән гәүдәләндерә. Син моңа үз бәһаңны бирергә тиешсен Ә инде Җәмигъ мәчете янында бигрәк кәрлә булып күренгән җимеш агачларын тамашачы җиргә ятып үскән куаклар дип кабул итмәсен өчен, икеөч кеше сурәтен дә өстимен. Алары агачлардан да бәләкәйрәк килеп чыга Бу исә мәрмәр һәйкәлгә нисбәтән аның биеклеген вә бөеклеген дәлилли Хезмәт бар монда, дустым, бар. Иҗади ачыш монда, эзләнү вә табыш. Жәлләмәдем кыл-каләмне. акварельне кабат-кабат яздым шул мәчетне. Килеп чыкты гамма аермасы: кайсы аның зәңгәрсурак, кайсы аның алтынсурак. Нигә алай иттең, дип кызыксыныр булсаң, һич җавап таба алмамын. Адәми зат төшенә алмас андый сергә-хыялга. Афәт гүя чолгап алды бар җанымны, иҗатымны. Үз эшемнән канәгать булмыйча, яңадан ябышканмын буяуларга, дияр идем иҗатым гөрләп чәчәк аткан ул дәвердә инде (1952). шуны абайла, акны карадан аера алырлык хәлдә идем Шаирәгә тиңләшерлек гүзәл сәнгать әсәре иҗат иткәнемне аңлый идем. Әле бит алай гына да түгел, бүтән берәүнең дә бу чаклы да камиллеккә ирешә алмаячагына шигем-шөбһәм һич юк иде. Музейга- мазар сатып алырлар, дип өметләнгән очракта да. бүтән берәү булса, кабаз-кабат язып вакыт әрәм итмәс, әзер әсәрдән копияләр күчерү белән канәгатьләнер иде. Ихтимал, тугандаш җирле халыкка, менә без. татар була торып та. ничек итеп ясый беләбез, дип исбатлавым булгандыр'1 Ихтимал, бик ихтимал... Сәер инде бу халык: ун елдан артык Алматыда яшәгән дәвердә—син казакъ түгел, син татарсың, дип атлаган саен бәйләнеп теңкәмә тиделәр. Талантыңа гәрчә үзләре баш исәләр дә. бик күп өстен икәнеңне күрсәләр дә. төшемлерәк заказларны, җаваплырак эшләрне шактый калышрак рәссамнарга тапшыралар иде — казакъ кына болсун! Аларга синең сәнгатьтәге маһирлыгың кирәк түгел, бары тик казакъ фамилиясен кую кирәк, шунысы кыйммәтрәк. Абай тематикасын төрле яктан өйрәнгәнемне күрә торып, әзерлегем баштин ашкан икәнне белә торып, андый эшкә һич якын да җибәрмиләр, милли кадрлардан эшләтәләр... Анда гына шулай кыланалардыр, дисеңме? Юк шул. дустым, юк! Фаҗига диген дә — вәссәлам. Тугандаш халыкларның үземә карата мөнәсәбәтләре — үзе бер олуг фаҗига иде. Үзбәкстанда мине шулай ук. фәкать үзбәк милләтеннән булмаганым өчен генә, читләтеп узарга маташтылар. Биби ханым мәчетен кабат- кабат эшләвем, ихтимал, әнә шуның гарьлегеннәндер? Әллә бәлкем, аның ише юк-бар рәнҗүләрне читкә куеп, төрле кимсетелүләргә бер дә исем китмичә, онытыпонытылып. мәхәббәткә тиң сәнгать дөньясында яшәргә, борынгы замандагы алтын куллы осталарның иҗат җимешенә мөкиббән китүемне исбатларга омтылу булгандыр9 Кем белә бит аны. кем белә... Ә-ә-ә. Шаирә, дисеңме? Искә төшермә ичмасам... Ул менә монда — йөрәгемдә уелып калды. Биби ханым да булып. Мәңгелеккә... Артыгын сорап йөдәтмә дә. сөйли дә алмам, дустым. . Гомәр Хәйям1 безнең ишегә нәрсә дигәнне хәтерлисен микән син: Фәләк1 аткан сине чит-ят бу җиргә. Ни бирсә башта, алган ул кирегә. Мина калган фәкать картлык көнемдә Богаудай язмышым сөйрәп йөрергә . Дәвамы бар. 3 4