Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдызлыгым

ОЧУ, төип... Йолдызлыгым Йолдызлыгым белән мин—Укчы мын. г!ныц өчен әле дә баламын. Гәрчә исемен аклый алмадым. Малай чакта булды, күп булды Уклар ясап аткан чакларым. Йөрәгенә түгел, кешенең Төбәгенә дә тик атмадым. Мишень була килде үз йөрәгем. Шундый оста, туры аттылар. Чәчри торды күздән чаткылар. Калкан сакламаган йөрәктә Җәрәхәтсез калган урын юк. Хәлдән таеп егылыр чакларда Тылсымлы көч сипте Йолдызлык. Тылсымлы көч — алсу төсләр Җирдә Өмет кабыза килгән нурлардыр. Шифа булып иңгән шулардыр. Синнән көчләр алып, елмаям. Үчле, көнче уклар атса да. Йолдызлыгым, ерак чакта да Яклавыңнан, зинһар, ташлама. Ни дисәң дә. мин бит Укчымын. Ни дисәң дә. синең балаңмын. Гәрчә исемең аклый алмадым. 1996. Йолдыз очып төште ерак төндә. Төште безнең урман өстенә. Урман буйлап балачагым шуны Әле булса эзләп интегә. Ачылдылар күзләр дөреслеккә - Йомылмаслар, ахры, кайчан да. Инде күшән йолдыз яумый күктән. Ышанмабыз сыман яуса да. Без - акыллы, без - зур. алдыйм димә. Кирәк исә мең-мең хәйлә тап. Күккә күз ат — йолдызларның анда Ак төсенә йоккан кара ran. Узганнарны әгәр үзгәрталсак. Йолдыз бәлки, кабат явачак?. Бөтенләй үк китмә, әй. кире кайт. Мең өметле, даһи балачак! 1988 Урта I асыр авазы 1 Ишегегез, шундый безнең гасыр: Морза, дворян, барсы бихисап Шау-гөр килеп, атка, бәндәләргә Кидерәләр камыт, ыңгырчак Йорт-сарайлар тулы соры кортлар. Бал гашыган төсле тыз да быз Мактау абруйлы да. тәмәкесез Төпчек сыман ауный тик намус Куллардагы тәлинкәләр санын Күшән узган ялчы, хезмәтче Ярыклардан, ишек-титекләрдән Дус-иптәшне күзли күзәтче Бөгелә-сыгыла атлый ялагайлар. Монафыйклар мыжгый һәр төштә. Юха сүздән мутлар үзләре күп, Ә кыланыш мисле фәрештә. Ниятеңне, үч вә нәфрәтеңне Наз белән төр тостлар әйткәндә. Түрәләргә тугрылыг ың саклап. Саф вөҗданлы ирне тәпәлә. Әшнә белән әшнә нинди әнә Ихлас зурлый сыйлап берберсен. Өстәлләрне сыккан ризык, хәмер — Сабыйлар һәм толлар өлеше... Утлы телмәр-сүзләр вә бәхәсләр Гавам хакын хаклап яңгырыйлар. Ачлык, юклык өчен узган чорлар Батырларын хурлый, каргыйлар. Ишетәсезме, шул бит гасрыбызның. Шул бит төгәл һәм хак сурәте! Оныкларга насыйп итмә, ходай, Мондый үрнәк, мондый гыйбрәтне. 2 Урта гасырлардан килгән аваз, Егерменче, сиңа нинди хас! Егерме бер дигән яңа дәвер Бу сүзләрне, бәлки аңламас. Өметләрем минем килсәче рас, Йә раббым, Килсәче рас! 1990 Аска очу Аска очу шулай башланды. Юк нәрсәгә бар дип ышанудан. Яңа. канлы жиңүләрне зурлап, Учлар чатнаганчы кул чабудан Микрофон һәм һава тетрәндергән Ялагай һәм ялган нотыклардан. Ишек төпләрендә—бүрек сузып! — Бөлгенлек һәм хурлык көтеп торган. Җәннәтләргә юллама дип белгән Кәгазь вәгъдә безне кая илткән? «Әфәнделәр, коткарыгыз!» — диеп. Кычкырабыз бозлы түбәнлектән. Очу, төшү... Нишләп ахыры юк? Гүя төш күрәбез бастырылып. 1995 Исәнмесез, бал кортлары Исәнмесез, бал кортлары. Мин сезне тәбрик итәм Рас килмәде куркуларым. Сез әле исән икән. Бу заманда исән калу тзс бер сәнгать дим мин Эшләүнең нәрсә икәнен Онытмау әйбәт, димен. Чәчәктән сезнең бал жыю I адәтс, күрәм. калган Чага да беләсез икән. Хак барын тойсын ялган. Гик балыгыз нинди әле дә Дарумы мең зәхмәттән'’ Бармы татлы тәм аңарда. Килә мәллә бүтән тәм"' Татлы булып истә генә калмас микән затлы бал? Сезнең дә бит илдәгечә Яшәвегез ихтимал! Шөбһәләрем кичерегез Сезнең эш изге, шиксез Сез-з-з дә без-знеңчә яшәгез-з. Дөрес яшәгез-з! дисез. Рәхмәт сезгә. Болай булгач. Мәхрүм калмабыз балдан Сездә чынлык исән калган. Күмсә дә безне ялган Рйхмәт сезгә! 1996 Кәккүк I авышларын тыңларга Барасы юк иде урмаш а Үзе килен чакыра иде кәккүк Озын, гомер, ерак елларга Тургай сайрауларын тыңларга Чыгасы юк иде кырларга Мин үзем бит кыр баласы илем, пәм юлдашым булды җыр анда Сандугачлар моңын тыңларга Эзләмәдем бакча мин анда. Яшьлек үзе бакча булгангадыр. Былбылларым булды гел янда Таныш кошларымны тыңларга Чыгар идем ерак юлларга. Андый юллар кайда ’ Эз зән барыйм Кайсы урман, нинди кырларга? 1995 Сугыш фәрештәсе Җир урап, алга барамын. Байрагым — төн карасы. Җилфердәтеп төн карасын. Шулай мәңге барасы. Күмә барам барча төсне Яшелне, күкне, акны. Тәрәзләрдән төн тутырам — Калмасын өйдә якты. Барам тырышып күмәргә Айны һәм йолдызларны. Чабамын Кояштан алда. Җиткермәс әчеп аны. Чаба-чаба сөрән салам Адәм кавемнәренә. Кемнәр икәнен аларпың Аңлатып үзләренә. Игълан кылам бөек ирек Кавемнәрнең барына. Ирек бирәм үтерергә. Илләр басып алырга. Мин аларның кулларына Бирдем җәя. ук бирдем. Бирдем хәнҗәр, бирдем кистән. Мылтык бирдем, ут бирдем. Сынатмады Җир улы һич. Акланды ышанычым. Җыйды көч Җир шартлатырлык. Бүлгәләп атом төшен. Берләштерде бөек нәфес Кавемнәрнең куәтен. Барчасына аңлашыла Сугыш теле—уртак тел. Шул телдә дөнья шаулатам. Урнашсын Җирдә диеп: Азатлык. Дуслык. Туганлык. Тигезлек вә Гаделлек! Сүзләремә чынлык төсе Бирә яшәү шартлары. Ядрәләрнең кыюлыгы. Атом төше шартлавы. Караңгыда һәркем үзенең Җәнлеклеген күрәчәк Мин бүләк иткән Азатлык — Шатлыклар тулы вәхшәт. Чәчкән урмас, урган чәчмәс. Кулында булыр мылтык. Эше калмас яу шәрабен Бер караганның йотып. Икмәк тулган амбарларга Ут төртүче чыра ул Сыер көтүен шаштырып Чаптыручы укра ул Котырып янган җәһәннәмгә Ул атасын атачак Мин бүләк иткән базарда Ул анасын сатачак. Минем кануным каршында Гөнаһсы аның юк та Мин бүләк иткән иман бит — Алтын, әфьюн, валюта. Юл читендә аунап ята Әнә иске хакыйкать Чыкты юкка иске канун- Тугрылык, сөю. шәфкать Берсен-берсс уйлап йөргән Яшьләрнең сөю дигән Иске хисен алмаштырдым Үтерү ләззәте белән Иске зирәклек фәхишә. Яманлый сугыш данын Мин куштым ласа коярга Кечкенә илнең канын! Гаделлек шул басып алгач. Җиңгән масая алмас. Хезмәте башкарылгач та. Корбан булачак палач Ияргән өчен артымнан Зур рәхмәт, туганнарым. Туктаусыз алга барамын. Кулдан төшмәс байрагым! Кара байрагым 1995