ТУРГАЙ КАРТАЯМЫ ИКӘН?
әйхәттәр бабай җәй көннәрендә, урамга чыгып, үзләренең капка И баганасына сөялеп торырга ярата. Үткән-сүткән кешеләр, аңа сәлам биреп: «Нихәл, бабасы?» дип китәләр, ә телгә үткенрәкләр: «Аумасын дип әйтәсеңмени. Шәйхәттәр бабай, капка баганасын терәп торасыңмыни? Колхоз трутдин түлиме соң аудармый тотып торган өчен?»—дип. карт кешенең кәефе китәсен-китмисен дә искәрмичә, шаяртып узгалыйлар. Әллә капка баганасы елдан-ел үсә. калыная бара инде, әллә бабагыз кечерәя, юкара, соңгы берничә елда багана янында солы көлтәсе хәтле генә булып калды. Авылда аңардан картрак кеше юк. дип сөйлиләр Имеш, ул, Әби патша заманасында ук солдатка алынып, бер чиләк аракыны ялгыз башы чөмереп бетереп, әллә кемнәрнең генә кара мунчаларын нигезе-ние белән авылның икенче башына күтәреп илтеп куйган.. Анысы, Әби патша заманасында дигәннәре бик карт дип әйтүләре генә инде, билгеле. Ә мунчаны күтәреп илтеп куйган диюләренә ышанырга да була, яшь чагында ул яман көчле булган, дип сөйлиләр. Аның каравы, хәзер. . Әллә чынлап та капка баганасы үскәннән-үсә. юанайган- нан-юаная инде!.. Авылда тагын бер карт кеше бар. Анысы Гөлҗиһан әби.. Шәйхәттәр белән бер чама, дип сөйлиләр. Яшь чагында бик тә матур булган, имеш «Гөлҗиһан әби, син авылда матурларның матуры булган, дип әйтәләр?» дигәч, әбиегез: «Ией, кызым, мин узганда, җәяүле җиргә ятып карар иде, атлы атыннан төшеп карар иде.— дип әйткән ди—Хәзер генә ул мине күргән кеше куркып кала, теге вакытларда иех!.. Саргаючылар күп булды минем өчен, берсе әле дә исән»,—дип әйткән, имеш Саргаючыларның берсен әлеге шул капка баганасын терәп торучы Шәйхәттәр бабайга юрыйлар. Имеш, бусы җиткән егет, тегесе җиткән кыз чакта араларында нидер булган... Хәер, авыл телендә йөргәннең барысына да ышана китсәң... Шулай да Шәйхәттәр бабагызның үзеннән сорап бакканнар Картыгыз башта бик озак кына аңламаганга салышып торган, кабат-кабат сорагач кына, көлеп җибәрергә иткән сыман, иреннәрен кыймыл-кыймыл китергән дә: «Кхххм. » —дип куйган ди. Бу «кххм»ны. булган иде. дип әйтте, дип баралар. «Чишмәгә су алырга килгән җирендә кочаклап үпкәч, көянтәсе белән җилкәгә кундырган иде: янәсе, кеше алдында кулыңны икенче бик озайтмассың! Ә кич белән, мунча артында күрешкәндә, үзе куенга кереп утыра иде, соңгы әтәчләр кычкырганга чаклы кочактан чыкмый иде», дип әйтте, дип баралар. Икенчеләр исә, бу «кхххм» карт кешенең тамак язып җибәрүе генә булды, безнең сорауны ул бөтенләй аңламады да, димәкче булалар. Белмәссең. Аңламадымы икән, ай-һай... Шәйхәттәр бабагыз үткәннәрне бик яхшы хәтерли, гүя аның хәтере моннан күп еллар элек борып туктатылган да шуннан бирле бер тапкыр да яңадан җибәрелмәгән Авыл моннан әллә ничә еллар элек нинди булган булса. Шәйхәттәр бабай шул авылны гына белә кебек Казан артистлары, концерт куярга килгәч, баганага сөялгән бабагызны күргәннәр дә: Клубыгыз кайсы урамда? — дип сораганнар. Бабагыз: — Мәчет каршында, дип өйрәтеп җибәргән Авылда мәчетнең юклыгына инде утыз ел! Шәйхәттәрнен бөтен сөйләшүе шушы «мәчет каршында»га бик охшап тора. Фәләннәр коесы, фәләннәр тыкрыгы аның гел әйтә торган сүзләре, ә ул кое инде күптән юк. колхоз авылга артезиан коесы казыт канга әллә ни гомер, суны электр чыгара, ә фәләннәр тыкрыгы урынында хәзер колхозный алма бакчасы Ә Шәйхәттәр бабай өчен аларнын гүя берсе дә юк Хәер, монда да кайберәүләр, ул мутлыгы белән генә шулай итә. анын белмәгәне юк. көн буе урамда сөялеп тора-тора бөтен авылнын нишләгәнен энәсеннән җебенә тикле белеп тора, анын саңгырау булып кылануы да мутлыктан гына, үзенә кирәкне бик ишетә ул. әнә теге вакытны дип. моннан берничә еллар элек булган бер вакыйганы сөйләп бирәләр. Бер тапкыр шулай. Шәйхәттәр абзагызны саңгырауга исәпләп, аның алдында колхоз рәисе Мөхип белән кырчылык бригадиры Салихҗан икәү авыл халкын сүгеп торалар икән янәсе, ялкаулыкның чигенә чыктылар, үз тамакларын гына кайгырталар, колхоз эшенә йөрмиләр. Шәйхәттәр бабай, баганага сөялгән килеш, барысын да ишетеп тора, имеш Менә бервакыт Мөхипне: «Кил әле. улым, бирегә», дип. кул изәп. үз янына чакырып китергән дә тотынган тегене ипләп кенә «Син авыл кешесенең тамагын туйдыр әүвәле башта, аннары ялкау дип әрләрсең Ничә ел инде трутдинтә чыпчык туенырлык га антлык бирмисез, әле дә рәхмәт әйтерлек безнең авыл кешеләренә, ачлытуклы көннәр буе эшләп йөри » Мөхип бик зур кеше бит инде авылда. . Аңардан зуррак шул тау башында жил тегермәне генә бар Ничә еллар инде авылга сыя алмыйча йөри, борын югары, район башлыклары белән әшнәлек зур Аларга балны тәпәне-тәпәне белән генә биреп жибәрә. Алма бакчасында алма өлгергәч. «Волга» белән килеп, алманың яхшысын гына төяп китәләр Итне, майны әйтәсе дә юк инде. Шушыларнын барысын да әйбәтләп кенә тезеп чыккан Шәйхәттәр бабагыз рәис Мөхипкә Мөхип, каршы бер сүз әйтә алмыйча, тыңлап юра. ди шул. Шәйхәттәр бабагыз «Мин багана төбендә генә басып торсам да бияләй эчендә бармак кыймылдатканыгызга тикле сизеп торам, миннән яшерә алмассыз » дин әйткән ди. Шунда Мөхип әйтә. имеш. «Мае да. балы да әрәмтә китми. Шәйхәттәр бабай, курыкма. Шунсыз комбайнарга. тракторларга запчасть алып булмый, май белән майлагач кына, запчасть шалт итеп кайтып керә, эшләр чиратсыз йөри башлый», дип акланырга тырышкан ди Менә әйт син шуннан соң бабагызны саңгырау днп Шушы вакыйга булып узгач. Шәйхә пэрга сәлам биреп китүчеләр кинәт күбәйде, югыйсә, ул барыбер ишетми, дип. аның ягына карамыйча гына үтәләр иде Анысы, мутлыгы да бардыр, ләкин картлыгы да бар Бу авыл аның күз алдында авыл булды. Ул малай чакта инеш башында барлыгы биш-атлы йорт кына иде. Әнә теге юан өянкеләр, башларында бүрек- бүрек карга оясы юк иде бит Аларны Шәйхә i тәр бабат ыз үзе утыртты Тал чыбыгы кисеп алын кайтты да су буена төртте. Хәзер әнә карагыз аларга... Бишәү килен кочакласаң да. колачың җитмәс Гомер дигәнең Искән жил белән бер икән үтте дә китте Бүген бала-чага атасына әйләнеп картаеп баручыларның бишектә аяк бармакларын имеп яткан чакларын белә бит әле ул Төпсез ыштан киеп, урамда чапкан чакларын Имән бармакларыңны маңгаеңа мөгез итеп куеп. Мөхипкә бер акаеп карасаң, чырый-чырый елап өйләренә кереп кача торган иде. ә бүген район нәчәлникләрсн майлап йөри, авыл халкы өстеннән зур башлык Акаеп караганнан тына курыкмый инде хәзер, шулай да бер өркетергә кирәк иле үзен юкса, ансат эшләргә гел үз кардәшләрен генә утыртып бетергән тегермәндә аныкылар, умарталыкта аныкылар, китапханәдә татын үз нәсе те Авыр »шкә якын да килмиләр Бүтен Шәйхәттәрнен күңеле нишләптер гел егет чатына кайтып төшә дә тора. Кояш та бүтән иде. дип әйтерләр, ди. картлар Юк. кояш шушы ук иде. тургайлар да шушылар ук. сандугачлар да. Гөлҗиһан белән булды, һай. булды... Әнә теге йөгереп үтеп баручы кызчык та картаермы икән? Аны да сөячәкләр бит инде, аны да кочакка кысачаклар. Кояш күрмәс, ә ай күреп торыр. Ай дигәнең Гөлҗиһан белән Шәйхәтгәрне дә гел күреп торды... Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак, ә менә Шәйхәттәр юк инде. Гөлҗиһан да юк. бик күптән юк... Теге, йортлары мәктәп катындагы Гөлҗиһан карчык, дисезме? Сүз ул бетәшкән карчык хакында түгел. Юк. бөтенләй башка Гөлҗиһан Буйлары Идел камышы. күзләре ут иде ул Гөлҗиһанның... Кочакка кыскач, сөлек булып бөтерелә иде. Мулла, тәкбир әйтә-әйтә. Шәйхәттәрне ут эченә озатмаган булса. Шәйхәттәр фронт ларда озак югалып йөрмәгән булса, кем белсен... Колчак килә, дигәч. Шәйхәттәр авылдан чыгып качты. Күрше урыс авылының Чтапан карт базарга печән алып бара икән, рәхмәт төшсен, печән астына кереп посарга рөхсәт итте. Шул килеш кызыллар ягына фиут Шәйхәләрең... Гөлҗиһан да ул әйләнеп кайтканчы фиут... Ашыкты. Тургай күпме яши икән? Колхоз башлангач, ике ат җитәкләп, колхозга барып керде. Мөхип ул вакытта юл тузанында ыштансыз уйнап утыра иде. Хәзер бостон кия. йортның менә дигәнен торгызды... Кешеләр капка баганасына сөялгән Шәйхәттәргә сәлам биреп узалар. «Вәгаләйкем», дип кала бабагыз авыз эченнән генә... Кая ашыгып баралар соң бу кешеләр көрәкләр күтәреп? Булды, һай. булды... Мулла тәкбир әйтеп сугышка озатмаган булса... ашыкты Гөлҗиһан... «Вәгаләйкем». дип кала бабагыз. «Вәгаләйкем! Кая баралар көрәкләр күтәреп?» Мөхип, тарантаска утырып, авылдан чыгып бара. Дишми генә узармы. дәшәрме? Шәйхәттәр бабай, замандашың Гөлҗиһан әби үлде бит. кабер казышырга бармыйсыңмы? Тарантас чабып узды... Әллә капка баганасы кинәт бик каты үсеп китте!.. Шәйхәттәр бабагыз идән себеркесе хәтле генә булып күренә.. Мөхипкә ул бер жавап та кайтармады. Тарантастан сон урамда тузан болыты эленеп калган иде. Кара болыт бик озак тарала алмыйча торды. Бабагызның күзләре урамнан узучыларны таный алмый... — Ашыкты . Тагын ашыкты... дип пышылдый иде аның иреннәре .. А Ерганак юл ала I Хикәяләр җыентыгы) -ш /■" ӘГЬСУМ Хуҗинда мин яңа буяулар таптым, бу үзенчәлекле егет икән |у| Әгәр башка эшкә ташланмыйча, әдәбият эшенә бирелеп эшләсә, бу егеттән кызыклы гына язучы чыгуы мөмкин Ул үзенең хикәяләрен, плоскость өегенә җәеп салмыйча, берәр конфликт тирәсенә корырга ярата, бу — яхшы сыйфат. /Уның баштагы өч хикәясен мин кызыксынып укып чыктым. Соңгысы, минемчә, артык чи. ләкин анысында да ниндидер бер нәрсә сизелә, тик әле эшләнеп бетмәгән. Беренче хикәясе' хатыны куып чыгарган бер исерек кеше турында. Бу тема инде бөтен кешенең колагын сасытып, күңелен туйдырып бетергән, тик шулай да Хуҗип бу иске теманы ничектер яңартып, матур гына хикәя эшләп биргән. Әлбәттә, бу хикәядә искитәрлек берни дә юк. ләкин язу манерында ниндидер оригинальлек сизелә. Бу куанычлы хәл. чөнки оригинальлектән яхшы язучы башланып китә бит «Ерганак юл ала» хикәясендә райком секретаре Шәймиева образы бик симпатичный. безнең әдәбиятыбызда кабатланмаган образ. Дөрес, ул бик кечкенә урын тота, эпизодик образ, ләкин матур булып хәтердә кала. Аннары Сәгый ' «Ишетелмәгән моң» исемле хикәя. Рсл абзый белән Фәйзери бабай бар — болар да үтешли генә күренә торган образлар, әмма шулай ук оригиналь кешеләр, алар сөйләгән вакыйгалар хикәянен ин матур урыннары. Тулаем алганда, бу хикәя әле тәмам эшләнеп житмәгән Ул ничектер аерым вакыйгалардан тора кебек. Анарда теге мәсьәлә дә. бу мәсьәлә дә кузгатылып куела, тик берсе дә хәл ителми Шәймиевага каршы куелган формалист образы (фамилиясе Сабитов шикелле) бөтенләй эшләнмәгән, аны бераз күрсәтергә, ничектер образ буларак (эпизодик образ буларак) тәмамларга иде Мөнир хикәянен башыннан ахырына кадәр барса да. аңа да шулай ук ничектер жан кереп житми Валя белән аларнын икесенә дә автор жан өреп житкерә алмаган алар бик бертөрле, язучы аларнын характерларында үзенчәлекле буяулар таба алмаган. Рәиснең лә исеме бар. үзе бөтенләй юк Фәйрүзә бик аз күренә, анда да тонык, ул кыз бит Валяга каршы куелган. Монир аны ярата, укучынын ул кызны тулырак итеп күрәсе килә аны берничә эпизодта күрсәтәсе иде. Гомумән, хикәядә әле кереп, әле чыгып йөрүче кешеләр бик күп. Төп геройлар да шулар арасында бутала. Укучы өчен төп геройларның аерылыбрак торганы яхшы, керепчыгып йөрүчеләрне киметкән яхшы, укучыга комачауламасыннар. Автор үзенең геройлары хакында тагын бер уйласын иде, чыгарып ташларлыкларын чыгарып ташласын, калырга тиешлеләрен йомрырак итеп эшләсен иде Кузгаткан мәсьәләләргә кагылышлары булмаган вакыйгаларны да бетерергә, кыскартырга кирәк Аулак өйгә бик зур урын бирелгән, ә соңыннан хикәядә бу мәсьәлә әлләни роль уйнамый Төп мәсьәләләр булып, минемчә җанлы эшкә формаль карау һәм шуңа каршы протест, икенче яратып та яратыла алмау фажигасе тора кебек Шул ти- рөдөрәк биергә, бүтән вакыйгалар белән артык мавыкмаска кирәк түгел микән? Юкса хикәя русның окрошка ашына охшый башлый һәрхәлдә, ашыкмаганда, тизрәк басылсын, ничек басылса да барыбер, дип карамаганда, бу хикәядән яхшы гына нәрсә чыгарып булачак Автор, бәлки, тагын һәм тагын эшләп багар Булмаган жирдән эзләү, ягъни юкны төзәтеп тору да кирәкмәс иде. ә бу хикәядә бар бит. оеткы салынган, әйбәт бу .лып кабарып килә, тагып бераз сабыр итәргә, көчне кызганмаска иде «Кечкентәй» хикәясендә язучы мондый мәсьәлә куйган русча аны долг н любовь дип әйтергә була Хәнәф исемле егет бер кызны яшьтән үк сөйгән, ләкин икенче кыз каршында бурычлы шушыларның кайсы аның күңелендә жиңеп чыгарга тиеш’’ Рәшидәгә булган мәхәббәтеме, әллә Вәрыйгага бурычлы булу тойгысымы? Хикәядә ахырда мәхәббәт жиңеп чыта Конфликт булу сәбәпле, хикәя мавыктыра Ләкин, дип әйтергә туры килә, конфликтның укучыны ышандырырлык итеп нигезләнмәгән булуы, күзгә күрсәтеп ясап куелуы аркасында, хикәя укучыны канәгатьләндерми Башлап шуны да әйтергә кирәк сугышка китү, сугышта йөрү картиналары бик юнык, бу өлештә кызыгып укырлык нәрсә юк. һәм укыйсы да килми, хикәягә Вәрыйга килеп кергәч кенә конфликт башлана, хикәя дә шуннан сон гына кы зы гаеп китә Минемчә, хикәяне әнә шуннан башларга кирәк тә. Баш өлешен йә кыскартырга, йә кайтып сөйләргә була. (Хәер, автор, теләсә, моның хәйләсен миннән остарак табар) Конфликт, хикәядә конфликт үзе бик матур нәрсә булган өчен генә зур роль уйнамый бит инде Аның максаты йортның нигезе кебек, ягыш йортны тотып тору өчен генә кирәк Аслан бит безгген очен йорт үзе кирәк, нигезе түгел. Инде нигезсез йорт салып булмый икән, яшәсен нигез! Конфликтсыз хикәя корып булмый икән, тик бары шуның өчен генә яшәсен конфликт' Кызганычка каршы, иптәш Хужин конфликт өстендәге өскормага материал житкерә алмаган аның образлары (Хәнәф белән Рәшидә образлары) кызыклы итеп, оригиналь итеп эшләнмәгәннәр Шуның аркасында хикәягә салган идея, фикер сәнгать күлмәген кия алмыйча шәрәрәк булып калган. Әгәр шушы конфликттан файдаланып, автор үзенең шушы образларына (алар бит әле икәү генә дә түгел, өчәү!) ит кундырган булса, аларнын рухи дөньяларын тирән итеп ачып биргән булса, аларнын күңелләрендә кайнаган тойгыларында безне йөздерә алган булса, шул вакыт конфликт та әрәм китмәс rue Дөреслек өчен әй гергә кирәк, хәзер дә образларның жаннары бар. ләкин эләгеп кенә торган жан. чыгып кигәм-китәм. дип тора торган гына жан Миңа калса, шушы табылган конфликтка гаяиып. татын да эшләгәндә, образларның дөньясын тирәнәйткәндә, моңардан әйбәт хикәя килеп чыгуы бар