Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ

шәү өзелмәс чылбыр ул. Әмма бу фани дөньяда күпме генә яшәмик талпынмыйк, тормыш мизгелләрдән тора, һәм моны, мөгаен, беркем дә кире кага алмастыр. Минем үземә калса, «мизгелләрнең» кайберләре, бигрәк тә хисләргә төрелгәннәре, мәңгелеккә хәтердә уелып калганнар Фәндә «юнәлгәнлек» (направленность) дигән төшенчә бар Бу үзе. нигездә, кешенең нәрсә белән кызыксынуына кайтып кала. Мәсәлән, мин үзем философиягә, тарихка, атаклы шәхесләр язмышына кагылышлы мәгълүматларны озак хәтердә тотам Ә телефон номерлары, әйтик, «бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга» Хәтер дигәннән, галимнәрнең әйтүенә караганда, кеше үзе күргән-ишеткәннәрнен 3 процентын гына исендә тота икән. Әмма моның да уңай ягы бар. һәммәсен дә үзендә сакласа, кеше бик иртә акылыннан язар иде Кемдәдер: «Алай булгач, нитә сон вузлар бетереп, гомер буе укып мәшәкатьләнергә'’» дигән сорау да туарга мөмкин. Җавап бер генә уку абстракт уйлануны (ә бу исә фән өлкәсе) үстерә Әмма тормышта һәр нәрсә үз вакытында эшләнергә тиеш. Сер түгел ич. бер-нке айга авылга, әби-бабасына илтеп куйсаң, бер кәлимә сүз белмәгән бала бер дигән игеп татарча сөйләшә башлый. Ә аңа кадәр ул «белмәс» кенә иде Мөгаен, монда без белеп бетерми торган «феномен» бардыр Мәсәлән, уртача авырлыктагы мидә (ә ул 1200 1250 грамм чамасы килә) 200 елга җитәрлек фикерләү запасы бар. диләр Әмма склероз аркасында бу потенциянең бик аз өлеше генә «файдага эшли» икән... Инде хәзер, кадерле укучым, менә шушындый керештән сон. кайбер «тормыш мизгелләрем» белән уртаклашырга да буладыр. Әмма бу һич тә язма авторының тәрҗемәи хәле түгел, бәлки заман һәм язмышлар хакында уйланулары гына Сүзне туган авылдан башлау мантыйкка туры килер кебек... Бервакыт классташым Наил әфәнде Шакиров (бу чакта ул мәктәптә укыта иде) миңа бер документ күрсәтте дә: «Анда безнең авыл тарихына кагылышлы белешмәләр бар», диде Табигый, бу сүзләр мине шактый кызыксындырды «Җиде б\ын шәҗәрәңне бел».— дигәнне еш ишетсәк тә. моңа ныклы киртәләр салынды Мәсәлән, нәселендә «халык дошманнары булу» (ә алар минем нәселемдә дә шактый иде ). шулар белән аралашудан качу шәҗәрә җебен өзә дә куя килде Ләкин Наил күрсәткән документ күп кенә нәрсәләрне ачыкларга булышты Безнең авылга нигезне 11 татар гаиләсе салган. Язуда гаилә башлыклары- ның исемнәре күрсәтелгән, аларны «служивые люди» дип атаганнар һәм хөкүмәт хисабына аена 1 сум акча түләгәннәр Минемчә, «елуживыйлар» шул тирәдәге «патша юлын» саклаганнар Документта (ул татар телендә, гарәп нмлясында төзелсә дә, аны урысчага күчергәннәр, мин шул нөсхәсен күрдем) болай диелгән: «Без, Кара Iаулы башкортлары, ин {урыбыздан алып нн кечкенәбезгә кадәр, үз теләгебез белән бу мишәрләргә шул җирләрне (картасы бар. -җнрнен чикләре күрсәтелгән — М. Ә.) бирәбез һәм киләчәктә бу хакта бәхәс күтәреп йөрмәбез Татарларга 25 йорт салырга, тегермән төзергә, колмак җыярга рөхсәт итәбез Әмма бөркеткә тию тыела, бөркет безнен кош» Бу рәсми кәгазьгә Уфа вице-губернаторы, жир эшләре буенча губернаторның урынбасары да кул куйган Мөһер дә сугылган. Документ 1757 елнын 9 мартында гамәлгә кергән Моңа өстәп бер-ике сүз генә әйтәсе кала: хәзер авылда 600 хуҗалык бар. Башкортлар жир мәсьәләсендә ызгыш чыгармабыз дисәләр дә. күп мәртәбәләр сүзләрен бозганнар, татарларга һөҗүм итеп, җирләрен тартып алганнар. Эш судка барып җитә торган булган «Мәскәү тавы» дигән жирнен кечкенә тарихы шуңа ачык мисал булып тора: Мәскәүдәгс Югары суд ул җирне татарларда калдырган Беренче карашка жир ничек кенә күп булып тоелмасын, көн күрү өчен барыбер житәрлек булмаган, шунлыктан, татарлар Лагыр. Шә- рекъ. Сибаркүл башкортларыннан да жир сатып алганнар Татар белән башкортны ызгыштырып тоту (асылда алар берләшсә, көчәерләр дип курку!) патша түраләренен рәсми сәясәтенә әверелгән Мәсәлән, татар егетләрен.» башкорт кызларына өйләнү гыелган. Мондый нәрсә эзсез калмаган. Мисал «Сәнәк сугышы» вакытында (1918) Куркино тегермәнчесе Водолеев. 14 башкорт авызы кешеләреннән зур отряд оештырып, безнен туган авылга Нәсибашкл һөҗүм иткән. Баш күтәрүчеләр авылга кереп берничә урында ут төрткәннәр Ниятләре бөтен халыкны кырып бетерү булган. Алар моны яшермәгәннәр дә. Бәхеткә. ерак түгел Блюхерның Урал эшчеләр азатлык армиясе частьлары торган Шу ларның берсе Туманов -җитәкчелегендәге батальон сәнәкчеләрне тар-мар иткән Тәүге мизгелләр и,,смчә* тормышта һәркем үзенең бала чагы, тәүге хатирәләре г у рында |у| уйлана торгандыр Әнә ич. М Горький үзенең «Балачакта» дигән әсәрендә иң беренче булып хәтерендә калганны болай яза «Әтинең каберенә (бу Әстерханда була М. Ә.) су җыелган, шунда бер бака сикерә иде Л. 11 Толстой исә «Балачак» повестенда нң элек исендә калган вакыйга турында болай дип яза «Әнкәйнең ак куллары гына истә калган .» Минем тәүге хатирәләрем (2 яшьләр чамасында булганмындыр дип уйлыйм) ил I K.ip.i каршы C.I 1Ы1Н.IH кунг ОН Берсендә ишек алдына карый юрганынга без әткәй, әнкәй һәм мин яшибез Ике өй чолан белән тоташтырылган Урам як ойдә Гафур абыйлар (әткәйнең бертуган энесе) яши Картәни (күршеләр өчен «Фатыйха жиш и», «староста карчыгы») бик тәмле игеп печеньеләр, майда бавыр сак пешерә. Җәй коне ачык тәрәздән хуш ис тарала Күп булса, миңа оч яшь булгандыр Колхоз төзелә башлаган чак Әлегә Бурлы бия лапаста. Җәй уртасы Картәни атны җикте до. без аның белән икәү юлга чыктык. Бөтен дөнья ямь-яшет Кошлар сайрый Чәчәкләрдән хуш ис аңкый Бср-икс мәртәбә тау менеп, тау төштек. Ниһаять, бер авылга килеп жнгтек Картәни әйтә, бу башкорт авылы Лагыр булыр, ә безгә су аша чыгып Мөхәммәтҗан коданы күрергә кирәк, ди Моның өчен Әй елгасын кичәргә туры килә икән Парохол-мазар йөрмәсә дә. шаяра торган су түгел: шакгыи гнрән Әмма кичү урыннары бар икән, картәни шул урынны ничек төгәл белгәндер, әйтүе кыен Арба гәбенә су кергәч, ул аяг ына торып баегы да мине ку лына а тды Шулай итеп, елганың теге ягына чыктык Мөхәммәтҗан кодаларның «к яр буеннән ерак түгел икән Кода бу авылда бердәнбер татар кешесе, калганнары башкортлар. Ул үзе Бөгелмә ягыннан Тегүче Бу як тарда тун-толып һәм башка тор өс киемнәре тегеп гомер кичергән Башкортлар аның миен яратканнар, ахрысы, безнен авылга күчеп кил. үкенмәссең, дигәннәр һәм сүзләрендә юрган нар Коданың бердәнбер улы Хәбибрахман һәм өч кызы шул авылда үскәннәр Кызларын безнен авыл егетләренә кияүгә биргән, улын Хәбибрахманын кар- тәнннсн бердәнбер кызына авылның ин чибәркәс Өммеһанига өйләндергән Шуннан соң үте дә безнен авылга күчеп килгән. Йорт сатып алып яши башлаган Табигый, мин боларны соңыннан. үсә төшкәч белдем Безнен район Салават Юласв исемен йөртә, ана кадәр Малаяз районы иде (район үзәге Нәкый Исәнбәтнең туган авызы иде) Районда 50 дән аргык башкорт. 5 урыс авылы бар Татар авыллары 7 Нәсибаш. Малаяз. Чирапан (аргы Малаяз). Лаклы, Миәшәгәр. Таймый һәм Шәрип... Әнә шулар халык язучысы Нәкый Исәнбәтне, генераллар Хәбиб Ганиев һәм Рәфкать Вәлиевны, күренекле әдәбият галиме, үзбәк халкына Алишер Нәваи ижатын табып-барлап бирүче профессор Габдрахман Сәгъдине, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгьзасы, күренекле телче Фуат Ганиевны, кыргыз халкының «Манас» дастанын беренче язып алучы һәм чыгаручы Каюм Мифтаховны. Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллинаны, Башкортстаннын халык артисткасы Фәридә Камалетдинованы, күп кенә фән кандидатларын, журналистларны, тәрҗемәчеләрне. җәмәгать эшлеклеләрен бирде. Кызганыч һәм үкенечле, соңгы 20 ел эчендә райондагы татар авылларыннан күренекле бер генә шәхеснең дә чыкканы юк. Халыкның әйтүенә караганда, моның бер төп сәбәбе шунда ки: Башкортостанда татар мәктәпләрен башкорт мәктәпләре итеп үзгәртү башлангач (бу административ юл белән эшләнде), аларда укыту урыс мәктәпләре уку планы, программалары нигезендә алып барылды. Татар теле предмет буларак та укытылмады. Нәтиҗә — утырып еларлык... Бу песи баласы безнең өйгә ничек килеп эләккәндер, хәтерләмим, чөнки әле бик бәләкәй идем. Мин аны искиткеч яраттым. Әмма гомере кыска булган икән ишеккә кысылып үлде И еладым да инде шуннан соң. Әнә шуңа күрә бүген дә утка песи ыргытучы малайларның явызлыкларын күреп: «Боларнын ата-аналары ни карый икән? Киләчәктә алар үзләренең атааналарына ук көн күрсәтмәячәкләр бит»,— дип уйлыйм, һәм бу һич кенә дә арттырып әйтү түгел... Тагын хәтер сандыгын ачам Актырнак исемле этебез бар иде Зур гәүдәле, йонлач. Бик юаш Мин белгәндә шактый картайган булган, ахрысы, язын күбрәк кояшта кызынып яту ягын карый, кышын оясыннан чыкмый Тавышы-тыны да юк. Җәй башы кебек истә калган: Актырнак юк булды. Эзләп-эзләп тә карадык - тапмадык. Тик шулай да бераздан аның «хәбәрен» алдык, күрше Мәгафүр бабай кереп әйтте: «Савылга (ни өчендер авылдан 200 метрлардагы каен урманын бездә Савыл дип атыйлар) барган идем. Актырнакны күрдем Ул үлгән»—диде Бу хәбәр безне бик борчыды да, гаҗәпләндерде дә, башка: «Ишек алдында, оясында гына җан бирергә ярамады микәнни?» - дигән уйлар килде. Ләкин Актырнак «дөрес эшләгән, эт егетлеге күрсәткән» булган икән Этләр әжәл килгәнен сизгәч, кеше күзенә күренми генә дөнья белән хушлашалар икән. Укыганым бар: филләр дә. көтүдән аерылып, куе агачлык эченә кереп үләләр, ди... һәркем шулайдыр инде: ата-анама, әби-бабама, мине дөньяга китергән, тәрбия кылып, олы тормыш юлына аяк бастырган-озаткан өчен, мен рәхмәт - лемен. Түбәндә сүз әлеге изге, бөек җаннар турында барыр. Картәни нәсихәтләре езнең Уфа ягы татарлары дәү әнине «картәни», «картинәй». «картнәй» дип атап йөртәләр. Мин дә шулай димен. Әй бу гомер дигәнең: картәнинең фани дөньядан бакыйга күчкәненә дә 50 елдан артык вакыт узган' Әмма ул һаман да тере килеш күз алдымда тора буйга зур түгел, төскәбиткә шактый чибәр — кечкенә генә түгәрәк авызлы, бит очында чокырлар. Сиксәнне тутырса да, йөзе нурлы һәм җыерчыксыз. Билгеле инде, старшина улына матурны сайлап алганнар.. Картәни табигате белән «өй тавыгы» булса да. туганнарын күрергә дип. Мирсаяф. Галим. Гариф энеләренә, Мөхәммәтҗан кодасына йөгереп барып кайта. «Исән-саулар, әйбәт кенә яшәп яталар, Аллага шөкер, күңелем тынычланды». - ди иде ул кайтып керешкә. Сүз озайтырга яратмый (теләге дә. вакыты да юк), бервакытта да гайбәт сөйләми, андыйларны тыңламый да. Аш-суга бик оста, ул пешергән итле аш. каймактай катык (куе сөткә каймак куша иде) әле дә авызыма тәм биреп тора. Бавырсак, крәндил. печенье, кош теле, тагын әллә нәрсәләр пешерә Бервакыт күрше Миңлевафа әби: «Көтмәгәндә кунак килеп төшсә, үзебезнең хәзинәдә булса да. Фатыйха жиңгигә ипигә йөгерә идек Чөнки аның ипие ашап туйгысыз була иде»,— дип искә алды Бу хакта картәнигә әйткәч, ул берни булмагандай: «Хәзер инде хәтерләмим андый вактөякне Алып торганнардыр Мин камырга чүлмәге белән май сала торган идем шул»,— диде. Тик шуны гына әйтәсе кала: мөгаен, бу хәл колхоз чыкканчы булГандыр. Чөнки колхоз төзелгәнче тырыш кешеләр берничә сыер тотканнар, дәүләткә сөт тапшырып (бушлай!) интекмәгәннәр . Картәни каен агачыннан тау кадәр чыра телә һәм аларны киптереп мич башына өеп куя. Шуңа күрә, казан астын күз ачып йомганчы аса, самавыры да интектерми — «эһ» дигәнче кайнап та чыга Б .Карт.энине балалары бик хөрмәт итә. Җәй көтү бик иртә китә. Башка чыккан уллары көтү куа да. картәни яткан тәрәзә янына килеп (ә тәрәзәләр ачык була), һәм йомшак кына тавыш белән хәл-әхвәл сорашалар: «Әни. киленен самавыр куеп калды, әйдә безгә чәйгә кер», диләр иде Ул рәхмәтен әйтә, әмма берсенә дә бармый, берсенә барсам, икенчесе мәхрүм булыр, үпкәләр, дип уйлый, ахрысы Дөнья биг. бервакыг картәни бик кагы авырып кипе Берничә ан урын өстендә ятты Инфаркт булды, бугай Әмма ни өчендер табибка мөрәҗәгать итмәделәр әллә район үзәгенә барасылары килмәде микән? Хәле бик авыр булса да. картәни акрынлап аягына басты һәм аннан сон кимендә 15 ел яшәде, сугыш бетәр алдыннан гына вафат булды Күзе әйбәт күрә, колагы яхшы ишетә иде. Минемчә, каргәнине терелткән нәрсә нигезендә үзенә булган игътибар ятты Галимнәр дә яшәү стимулының төп этәргече булып башкаларга кирәклегеңне тою тора, диләр ич.. Авылдагы балалары авырганда яныннан китмәделәр, читтә яшәүче якыннары (балалары, оныклары) дару, күчтәнәч алып кайталар. Иң кыйммәтлесе тизрәк терелүен телиләр иде Картәни чыннан да бик затлы әби-карчык иде Бервакыт, ниндидер очрак уңаеннан сүз чыккач, әнкәй болай дип сөйләде «Ачлык елны без Фәүзия килен белән бер-бер артлы бу йортка килен булып төштек Ана да. миңа да күптән түгел генә 15 яшь тулган чак. Мин дә үги әни кулыннан тизрәк китү ягын караганмындыр инде Төшкән йортыбыз турында начар сүз йөрмәде Атлары, сыер-сарыклары бар иде. Ирләр завод җирендә акча эшләп, он. шикәр, ярма юнәтәләр иде Шугга күрә ач та. ялангач га булмадык Бервакыг шулай, ирләр гок чакта, әни безне үз янына утыртты, сөйләшәсе сүзләр бар. диде. Кыскача аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт булды «Киленнәр хәлен мин яхшы белем. Үзем дә бик затлы-хәлле йортка килен булып төштем Кагарлар, эшләп өлгерә алмам дип курыктым. Мал-туар күп иде шул. Әмма әти авыл старшинасы Әсәдулла карг һәм аиын хатыны I олзадә әни әйбәт кешеләр булып чыктылар. Урыннары оҗмахта булсын Бераздан ой салып, мал-туар биреп, безне башка чыгардылар. Картым да бик яхшы күңелле, тыныч һәм тырыш кеше булып чыкты Менә хәзер сез минем киленнәрем. Сезне какмам-сукмам. гамагыгыз гук. өстегез бөтен булыр Кушканнарымны үтәрсез. Артыгын таләп итмәм Урамга сүз ташымагыз Кеше генә көләр». Әнкәйнең әйтүенә караганда, картәни чыннан да сүзендә юрган. Уллары, карты алдында киленнәрен мактарга яраткан Их. башка бәген каенаналар да шулай булса . Әткәй-әнкәйләр эшкә киткәч. без икс гаилә балалары, җәмг ысы 11 сабый шул кечкенә карчык янында җыелып кала идек Шаярулар, көлүләр, елаулар да булгандыр инде без балачага ич Монсы гаҗәп түгел, гаҗәбе башкада каргәни моңа ничек түзде икән'.’ Холкы белән ул җитди, таләпчән, әмма гадел иде. Тагын, аңа нинди сыйфагтар хас иде. дисәләр, акыллы һәм горур иде. дияр идем Безнең колакка еш тукый юрганы шул булды ■•Горур булыгыз. юк-бар белән аралашып, вакытыгызны әрәм итмәгез, исереккә сәлам бирмәгез. Вакчылланмагыз Кешедән йөзегезне яшермәгез «Я кто!» дип. җиргә нык басып йөрегез' Кешедән көлмәгез, үз тиңегезне табыгыз» Минемчә, бу сү зләрдә буын нан-буынга күчен килгән гагар халкының борышы традицияләре чагыла Кайчак картәни улларының исемен бутын, һәммәсен рәттән санап чыга иде Дөресенә юлыккач кына туктый Ул сабыр кеше иде Злагоусгта гимназия тәмамлаган (ул заман өчен сирәк күренеш) дүрт улының (Шакир. Галим. Сабир. Газиз) өчесе гражданнар сугышында юк булганнар Диварда аларнын зурайт ы г ган рәсемнәре зленен юра Сагынгандыр ул аларны. әмма бер генә вакытта ла күз яшьләрен күрсәтмәде Ленинградны саклаганда, төпчек улы Гафур абын һәлак булды. Фәүзия җинги кулында 6 бала торып калды Брест крепостенда каргәнинең яраткан оныгы (Сабирының улы) Касыйм абый күмелгән Башка кайгылары да аз булмаган каргәнинең. әмма ул бервакытта да җебеп төшмәде, юг алын калмады Горур. г ү зем т a rap карчыг ы г әмерлеккә кү нслебезг ә әнә шу лай булып кереп урнашты Әнкәйнең кыйссалары езнең өнкәй юаш, искиткеч итагатьле, авыл советы депутатын да Аллаһ илчесе игеп кабул иткән. гөскә-биткә матур булган, мөлаем бер татар хатыны иде Ул бервакыт га да. беркемгә дә ачуланып, кычкырып эндәш мәдс Гайбәт сөйләмәде, гайбәтчеләрдән ерак йөрергә тырышты Аллаһка чын күңеленнән ышанды, гөнаһ кылудан уттан курыккандай курыкты Без гаиләдә Б дүрт малай үстек. Соңгысы кыз бала булып туды Табигый, шаярганбыз инде Югыйсә, өйдә шаярып ятмасын дип. Шакиржан энемне вакытыннан алда укырга бирмәсләр иде Мескенкәем, бер ай чамасы өй эшләрен онытып кайтса да (елаштырып та ала иде), тиздән бик яхшы укып китте. Соңыннан да шулай булды Без «Баланы гаиләдә дөрес тәрбияләргә кирәк». дибез һәм дөрес әйтәбез Әмма «дөрес тәрбия» дигәнне һәркем үзенчә аңлый һәм тәрбия алымнарын шуннан чыгып сайлый. Тик шуны онытмыйк: тәрбия процессында вак-төяк булмый Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, шәхси үрнәк аеруча зур әһәмияткә ия Тормышта берне сөйләп икенчене эшләүдән дә яманы юк Әнкәй мәрхүмә бик чиста хатын иде. (Шуңа микән, мин хәзер дә өстәлдә юылмаган савытсаба торса, утырып ашый алмыйм.) һәммәбез дә тамак туйдыргач. әнкәй казаннан жылы су алып, савыт-саба, кашыкларны юа. киптергәнче сөртә, аннары гына урыннарына куя Акрын гына тавыш белән "Савыт-саба чиста булмаса. канатларын талдырып, фәрештәләр шуларны каплап торалар»,— дия торган иде Аңлашыла ки. фәрешгә канатын талдырып, кем олы төнаһка батарга риза булсын ди?!. Ятар алдыннан әнкәй авыз-борынын чистарта, су белән чайкый "Шунсыз шайтан иреннәрне үбәргә мөмкин», ди. Ә кемнең шайтаннан үптереп, иренен чабырттырасы килсен ди9 ' Минем берничә мәртәбә язып чыкканым бар. һәм күкрәгемдә йөрәгем типкәндә, шул ук сүзләрне кабатлаячакмын: татар халкының әхлак кануннары, нормалары Ислам тәгълиматы белән сугарылган. Ә бу дин исә пакълыкка һәм сафлыкка өнди Татар үзен мөмкин кадәр пөхтә, чиста, итагатьле итеп тотарга тырыша икән, бу әнә шуннан килә Чын татарның йөзендә нур уйный, дигәнне күпләрнең ишеткәне бардыр Гомер буе эчмәгәч, тартмагач, әхлак кануннарына таянып яшәгәч, нигә анын йөзе нурлы булмаска тиеш ди сон? Дин ул бөек тәгълимат-идеология генә түгел, күңелгә сафлык, ышаныч, тынычлык бирә торган көч тә Беләбез ич: ышануларсыз яшәве бик авыр яки мөмкин дә түгел. Әнкәй көйләп бәетләр сөйләргә ярата иде. Иртәнге йокы тәмле була, әмма тиздән торасы, мәктәпкә барасы бар Әлегә әнкәй тәгам әзерли, үзе бик монлы итеп көйли Ул Йосыф пәйгамбәр кыйссасын бик ярата иде. безне дә шуна күндерде Гомумән. без бөтен пәйгамбәрләрнең исемнәрен яттан белә идек Бервакыт әнкәй «Сак-Сок» бәетен көйләп сөйләде. Безне балаларны ни дулкынландырганы һәм мәңгегә күңел көзгесенә язылып куелганы шул булды ана. ялгышуын аңлап, күз яшьләре белән Аллага түбәндәгечә мөрәҗәгать итә «Ходаем, гаеп миндә генә. Түзәлми. ялгышып, балаларымны каргадым. Зинһар, балаларымны элекке хәленә кайтар». Монда күпләр әһәмият биреп җиткерми торган ике бик мөһим момент бар Беренчесе - балалар өчен ана Аллаһтан да зуррак Шуна күрә Ходаның балаларны элеккеге хәленә кайтарырга кодрәте җитми Икенчесе түзем булырга кирәк, баланы, ашыгып, каргарга ярамый «Сак-Сок» бәетен тыңлаганнан соң болар хакында әлләни сүз озайтып торасы да юк: һәммәсе ап-ачык, уч төбендәге кебек. Шуңадыр: юаштан да юаш әнкәбезгә беребез дә. бервакытта да авыр сүз әйтмәдек •Ят уйлар» килсә дә. телебез тотлыкты Ул безнең өчен Мәрьям-ана кебек бөек зат булды Сәбәбен өзеп кенә әйтә алмыйм: ни өчендер әнкәй Сөләйман пәйгамбәр кыйссасын сөйләде. Эчтәлеге бик гади: Сөләйман пәйгамбәр чит илләрдә патша булып, шактый баеган һәм шуннан сон атасын күрергә дип кайткан Әмма ул әтисен ат өстеннән төшми генә сәламләгән. Бу бик зур гөнаһ саналган, шуна күрә Аллаһ аңа зур җәза биргән: башка пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, үлгәннән сон. Сөләйман пәйгамбәрнең гәүдәсе черегән Нәтиҗәне без кыйссаны тыңлаучы балалар ясадык һәм шул уй-фикер аңыбызга мәңгелеккә язылып калды: бала өчен ата да бөек җан иясе икән! Өзеп кенә әйтә алмыйм, мөгаен, әлеге кыйсса йогынтысыдыр без балалары — әткәйгә каршы сүз әйтү түгел, кырын да карамадык Гомер буе шулай булды. Әткәй васыятьләре омер үткән, еллар мәңгелеккә кереп югалган саен, адәм баласы үзенең үткәннәрен барлый, күз алдыннан үткәрә, сагына, кайчак нигә болай итмәдем икән дип өзгәләнеп тә куя Болай дигәндә мин газиз әткәмне, ул әйтеп калдырган васыятьләрне искә төшермәкче булам... Шулай берчак, бөтенләй көтмәгәндә, әткәй А С Пушкинның -Боже, царя храни» (совет чорында бу бөек әсәрне "Иван Сусанин» дип атап йөрттеләр) дигән Г әсәрен һичбер акцентсыз, матур аһәң белән сөйләп чыкты. Татар гадәте буенча, мин ана бертөрле дә сорау бирмәдем. Әмма гаҗәпләнүемне күреп, ул үзенең Земская школаны тәмамлавын әйтте Поэманы шунда ятлаган икән Әлсгә кадәр мин бу хакта белми идем. Земство әгъзасы, меценат алпавыт Кропачииский (Уфа белән Чиләбе арасында. Көньяк Урал тимер юлынын бер зур станциясе Кропачсво дип атала) тырышлыгы белән безнен авылда (волосгь үзәгендә) Земская школа ачылган «Урыс булудан курыкмаган ата-аналар» балаларын шул мәктәпкә укырга биргәннәр .Алар арасында әткәй дә булган Иптәшләренең сөйләвенә караганда, әткәй бик яхшы укыган. Ә чыгарылыш имтиханнарында катнашкан Кропачииский әткәйне кочаклап, елап жибәргән. кесәсеннән бер сумлык көмеш акча чыгарып бүләк иткән Мактау грамотасы да биргәннәр Әмма, минс.мчә. иң кыйммәте башкада булган мәктәп әткәйдә китапка мәхәббәт тәрбияли алган Шулай дип уйларга урын бар кая гына барса да. ул безгә китаплар алып кайта юрган иде Бу да үзенә күрә балалар күңелендә китап сүзенә ихтирам тәрбияләү булып тора. Бу мактану түгел, татар өчен гадәти күренеш кенә — без әткәйне яраттык та. гирәнтен хөрмәт тә иттек. Ул акыл сатарга яратмады, шулай да биргән киңәшләрен тотарга тырыша идек Әткәй туры мәгънәсендә аек кеше иде Шулай да ул үз әгиссн искә төшереп елый иде. Ә мин исә бүген, газиз әткәйне сагынып, балавыз сыгам Радиодан туган як жырларын-көйләрен тапшырсалар, бәгырьләр өзелә генә Әткәйне сагынырлык га шул: ул безгә, балаларына, кул күтәрү түгел, авыр сүз дә әйтмәде Ә болай караганда җитди кеше, колхоз рәисе булган ич ул! Сугышта өч мәртәбә каты яраланып илгә кайткач тагын «рәис камытын» киде Тормыш бик авыр иде Әмма шул шартларда да халык белән эшли белде, кеше күңелен төшермәде, алар белән әйбәт мөгамәләдә яшәде Шуңа аны яраттылар да Әткәй, күп нәрсәдә, безгә үрнәк булды дияр идем Яраткан сүзе шул иде «Бервакытта да кешедән көлмәгез, аны кимсетмәгез, һәркем үзен хаклы дип санын Мөгаен, моңа хокукы да бардыр «Мин болай ла. мин гегеләй» дип. мактанмаг ыз-масаймагыз. сезгә бәяне халык бирсен» Тагын бер васыяте истә калган. «Дөньяда урлашудан да хурлык нәрсә гок Үзен хөрмәт иткән кеше тырышып эшләргә һәм шул хисапка яшәртә тиеш Кырын эти кырык елдан соң да беленә Хәрәм кешене харап итә Үзен тапканны ашасаң, ашын тәмле, йокың татлы була», дия торган иде ул еш кына Соңгы мәртәбә мин әткәй белән, үләренә ярты ел ка лгач, очрашкан идем һич гә әле генә дөнья куяр дип уйламадым Картәннсе Гөлзадә 106 яшьтә үлгән ич анын Әткәйнен битендә, муенында жыерчык-фәлән юк иде Яшькелт-зәнгәрсү күзләре гыныч карый Кыскасы, матур бер татар кешесе иде ул Әмма фронттан исән-сау әйләнеп кайткан солдатны булдыксыз медсестралар харап итте каи- натылмаган энә белән теш казнасына новокаин салганнар. Шуннан каны бозылды. саклап алып калып булмады Сошы күрешү вакытында әгкәй. шулай ук көтмәгәндә дияр идем. Аллаһ турында сүз кузгатты. Фиркасыз булса да (шул нәрсә аны 37 еллар мәхшәреннән коткарып калды бугай), үз вакытында коммун булган, колхоз рәисе булган ич ул Шуңа күрә әлеге сүзләре мине бераз гаҗәпләндерде дә. сагайтты да Ул сүзне шуннан башлады: «Улым, син Аллаһка тел-теш тидермә» Мин «Эткән, андый эш белән шөгыльләнергә теләгем дә. вакытым да юк», дидем Аны бу җавап кына канәгатьләндермәде бугай Өстәп болай диде «Аллаһның сниа. зыян салганы бармы’» Моңа картны мин «Юк Киресенчә, мин аңа. язмышыма бик рәхмәтлсмен». дидем Аннан соң ул -Кеше дөньяга бер генә мәртәбә килә Үлем котылгысыз Мин үзем үлемнән курыкмыйм Аның нәрсә икәнен фронт га бик күп күрдем Менә дигән авылдашларым моннан кырык ел элек Калинин. Ржев тирәләрендә мәңгелеккә ятып калдылар Кешегә әҗәл дә бер генә килә Кайчак «Ул тегеләй эшләсә, үлмәс иде», диләр Алай уйлау дөрес түгел Үләр сәгатең җитгсме сәбәп табыла» Ул моны тормыштан алып әйтте бугай Чөнки шактый мисаллар кигерде Әткәй тормышыннан канәгать булып яшәде Менә аттың фани дөньядан китүенә дә 14 ел гулып үтеп китте. Әмма мин аны үлгән дип хис итмим Кайда гына булмыйм, ул минем белән, анын рухы мина көч бирә Авыр минутларда мин аның белән киңәшләшәм, сөйләшәм Без сиксән идек л елдагы сентябрь кояшының алтын нурлары иркәләвен әле дә битемдә тоям Без ул чакта чиксез бәхетле идек. Чөнки без яшь. киләчәк - безнеке: һәммәбезгә бөтен юллар ачык ул чактагы инануыбыз шундый иде Авылыбыз зур. Бер елны 80 бала дөньяга килгән, һәм менә без беренче тапкыр мәктәп 6ycai асын атлап үтәргә хәзерләнәбез. Табигый, ике класс ачарга кирәк бушан. Әмма райфо дигән оешма җитәкчеләре: «Акча юк», дип. бер генә класс ачтырганнар 'Без бәхетлеләр». дигәннең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: укырга 50 малай һәм кызны гына алдылар. Кояш битне иркәли, җиләс җил чәчләрне тарый. Яшел чирәмгә тезелешеп бастык. Бер абый ул мәктәп директоры икән —безне һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану һәм беренче класс укучысы булу белән котлады Аннан соң югары класс укучылары безгә кыр чәчәкләре бүләк итте Шулчак кайбер әниләр кулъяулыклары белән күзләрен сөртә башладылар. Мөгаен, алар кечкенә чакларын искә төшергәннәрдер, балаларының үз елында, үз иптәшләре белән укырга керүләренә сөенгәннәрдер. Күп тә үтмәде, кыңгырау чыңлады һәм безне укытучыбыз — Әкьлимә апа. ике рәткә тезеп, мәктәп эченә алып кереп китте. Дөресен әйтәм: мин укырга шактый пошынып кердем һәм әле дә өзеп кенә моның сәбәпләрен әйтә алмыйм Бәлки сул кул белән язган өчен ачуланырлар' дип борчылганмындыр. Әмма җан биргәнгә, жүн бирә дигәндәй, әнкәй гозерен үтәп. Әкълимә апа мине «кешечә» язарга өйрәтте. Җиңел эш булмады бу. ләкин ел ахырына бөтенләй «уңга» күчтем Хәзер дә уң кул белән язам, сулы белей эшлим Кем әйтмешли, икс кеше урынына бер үзем. Шулай да соңрак .аңлавыма үкенәм: кайсы кул белән язу хәлиткеч нәрсә түгел икән. Хикмәт ничек һәм нәрсә хакында язуда. Американың әле дә исән өч президенты: Рейган. Буш. Клинтон сул кул белән язалар. Америкада балаларны уң кул белән язарга өйрәтү ялгыш гамәл дип карала. Чөнки «кул алмаштыру» баланың нерв системасын боза икән. Хәер, болары сүз уңаенда гына. Әлбәттә, табигать сәләтне барлык балаларга да бер тигез, бертөрле итеп бирми. Әйтик, берәүгә сүз әйтүең була, ул аны шундук тотып ала һәм хәтерендә саклый Икенчеләр исә музыкага һәвәс, өченчеләр кул эшен тиз үзләштерәләр һ. б.. һ. б. ... Шулай итеп, сәләт алшартлары һәркемдә була. Ләкин бу әле сәләтнең үзе дигән сүз түгел. Аны вакытында күрепбелеп үстерү зарур. Болары — гаиләнең һәм мәктәпнең бурычы Тиздән безнең класста «кемиең кемлеге» ачыла башлады. Илле бала белән эшләү укытучыга җиңел булмагандыр, әлбәттә. Моны фараз итеп торасы да юк Өендә уку өчен тиешле шартлар булмау, белем алу кебек кыен хезмәткә әзерләнеп җитмәү сәбәпле, илле баланың уникесе класста икенче елга утырып калды Бервакыт Әкълимә апа безгә: «Өйдә бер куплет җыр өйрәнеп килегез, шуны музо дәресендә (ул чакта җыр дәресе «музо». рәсем дәресе «изо» дип атала иде) җырлап күрсәтерсез»,— диде. Без шулай иттек тә. Беренче булып Мәхмүт Галиев җырлады: Сары самавырлар төсле Сары минем йөзләрем; Кайгылардан яшем ага. Күрми инле күзләрем. Укытучы аңа ачуланмады, башка мондый кайгылы җырларны җырламаска, ә монысын онытырга кушты Аның артыннан такта янына Хизбуллина Мәсирә чыкты һәм нечкә тавыш белән җырлый башлады: Урысларның исемнәре Иван белән Стапан; Үзем җырлап үзем зчәм. Үземә тигән стакан. Класс «пырх» и геп көләргә тотынган иде дә. укытучы күз карашы белән безне шундук туктатты. «Мәсирә, җыр сайлаганда, әниең белән киңәшәсең калган Бүтән мондый җырны отма- ', диде. Чират колхоз рәисе малаена җитте Ул болай башлады: Алга дибез, алга дибез. Алга таба барабыз; У Алга барырга кушкан бит Безгә Ленин бабабыз Бу жырны. табигый, укытучы апабыз яратты «Тагын шундыйрак жыр белмисеңме. белсән җырлап күрсәт әле».- диде күңеле булып Малай көттермәде Биек таунын башларына Менәсебез бар әле. Втаруй пигилитканы Тутырасы бар әле Җырланган җырлар!а карап кына ниндидер гомумиләштерүләр ясарга җыенмыйм. тик шуны гына әйтәсем килә кем ничек җырлады, шулай укып та китте. Сәбәп кон кебек ачык иде: Мәхмүтләр. Мәсирәләр уку кебек «кое казу эшенә» бөтенләй хәзерлексез булганнар, шуңа күрә фикер йөртү куәтләре дә шактый сыек, зәгыйфь булган Гомумән алганда, класста укуга омтылыш шактый зур иде Шулай бервакыт бөтен мәктәп «шигырь язу чире» белән авырый башлады. Монда, һичшиксез, укытучыларның йогынтысы зур булгандыр диясем килә Халыкта «Оясында ни күрсә — очканында шул булыр» дигән мәкаль бар Бәхетебезгә, безне әдәбият сөюче укытучылар укыт I ы Шу ларның берсе Сабир Гофрай улы Гыйззәту длин Авыл халкы аны яратып, үз итеп «Сабир учитель» дип йөртә иде Сабир абый дәрескә ши! ырь сөйләп килеп керә И туган тел. и матур тел. Әткәм-әнкәмнсц теле' Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркы лы Без бу тамашага шаккатып басып торганда, ул берни булмагандай дәвам итә: Буря мглою небо кроет. Вихри снежные круга. То как зверь она завоет. То заплачет как дитя Озын буйлы, эре сөякле, чем кара чәчле, кара кашлы таза, чибәр ир-егет иде Сабир абый Утыз җиденче еллар мәхшәре аны да читләтеп узмады Авыл куштаннарыннан берәү «Сабир учитель дәресләрендә совет властен, иптәш Сталинны мактап гелю алмый», дип. прокурор исеменә шикаять язган Кулга алынгач, ул: «Пушкин. Лермонтов. Гоголь. Крылов әсәрләрен өйрәнгәндә, бөек юлбашчының исемен ничек кертеп җибәрергә белмим», дип. жнңел генә котыл- макчы булган. Шулай да Сабир абый бәхетле булып чыкты Сталин «тимер нарком Ежовны» юк иттергәч, күпләрне иреккә чыгардылар Алар арасында Сабир абый да бар иде. Дөрес, ул бик йончып, бронхит эләктереп кайтты Әмма беркем! ә до ачу сакламады кебек Сугыш беткәнче мәктәптән кайтмый, көн-төн эшләде «Ши! ырь белән авыру» эзсез генә узмады Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында классташларым Марат Галимов. Рәхимә Вәлиәхмәтова кебек шагыйрьләр. РифкатI. Исмәгыйлов кебек прозаик, драматурглар, күп кенә галимнәр, журналистлар һ. б. үсеп чыкты Бүре Фәридә. Сылу кыз Миңнури у хәл өченче класста чакта булган кебек истә калган. Төп мәктәп бинасы янында ике генә бүлмәлесе дә бар. Элек бай йорты бул! ан. диләр Уртадан такта белән бүлеш он. шуның бер ягында без укыйбыз Мин иң арткы партада Рәүф белән утырам Сәбәбе шул (мин моны соңрак үзем мәктәптә эшли башлагач кына белдем) Рәүф бик шук малай, туктаусыз шаяра, укытучы:а комачаулый, ә мин янәсе, отличник. Казан. Уфа балалар газеталары хәбәрчесе Рәүфкә уңай йогынты ясар!а тиешмен икән Әмма һәр нәрсәнең чше була бер көнне укытучы апа мине Рәүф яныннан алды да алдарак партага күчереп утыртты, минем урынны «юаш Наил» алды Ләкин бу кон башкасы белән хәтердә калган укытучы мине «Бүре Фәридә» янына күчерде, ә мин сумканы парта астына куйдым да. үзем утырмыйча басып юрдым «Тынлаулы. Б тәртипле укучы» дигән исемем булуга да карамастан, үзем дә белмәстән, Фәридә янына утырмадым, укытучының берничә мәртәбә кисәтүен дә искә алмадым. 45 минут буе киреләнеп аяк өсте тик басып тордым. Ярый әле бу соңгы дәрес иде Ә шул тонне без укыган мәктәп янды, иртән килүгә көлләр генә өелеп ята иде Шулай итеп. «Бүре Фәридә кайгысы» да бетте... Күңел ни өчен Фәридәне кабул итмәде икән? Мин бу хакта соңыннан, күп еллар үткәч тә уйланып карадым. Мөгаен, болай булгандыр: Фәридәләр «бүре» кушаматлы иде. Әтисе мәктәпкә килгән иде, уң колагы артында бармак сыярлык тишек бар икәнен күреп калдым. Әллә шуна күрә аларга бүре кушаматы бирделәр микән1 ’ Йә. кушамат та бирсеннәр ди, әмма ана карап кына кеше бүрегә әйләнми ич. Бүген шулай дип уйлыйм да, балачакта бу хәл бөтенләй башкача кабул ителгән, ахрысы Фәридә зәнгәр күзле, сап-сары чәчле бер кыз иде, көлгәндә күзләреннән яшь коела Кызу сөйләшә. Боларына түзеп тә булыр иде Әмма Фәридәне кешеләр алдында бигрәк тә ике нәрсә түбәнсетә Беренчесе — Сабит абыйсы. Ул күбрәк коридорда басып тора. Чөнки дәрес алып барырга нык комачаулагач, аны укытучылар класстан куып чыгаралар «Сабит» дип әйтү белән тәртипсез, өлгермәүче башкисәр күз алдына килә дә баса иде. ул хулиганлык синонимына әйләнде. Шуның шәүкымы Фәридәгә дә тиде, ахрысы Икенчедән, Фәридә бер класста икенче елын укый Тик һаман да өлгереше яхшы түгел. Ләкин ни генә әйтмик, мин хаксыз булганмын ул чакта. Бервакыт, авылга ялга кайтканда. Фәридәне ире белән бергә очратырга туры килде. Күршеләре аларны һәм мине кунакка алдылар. Фәридә әлләни үзгәрмәгән дә кебек. Оялып кына утырды. Мәктәп елларын искә алып, минем тарафка да җылы сүзләр әйтте. Ә мин: «Фәридә теге чактагы дорфалыгым өчен миңа рәнҗеми микән?» — дип уйланып утырдым. Их. балачак янадан килсә икән, бөтенләй башкача булыр иде. Миңнури күрше Сыбаркүл (татарлар Чибәркүл дип йөртәләр) авылы кызы Йомабикә апасы тракторчылар курсында укыганда (ә МТС безнең авылда), Риза исемле безнең егеткә кияүгә чыккан булган Миңнури шуларда тора Авылларында урта мәктәп булмагач, безгә килгән. Ана теле башкорт теле булса да. татарчаны да яхшы белә. Картәнисе Казан ягы кызы икән. Миңнури әйтә, мин картәнигә охшаганмын, ди Димәк, охшаш булгач, ул әби дә бик тә чибәрдер. 8 класста 30 укучы бар Шуларның 29-ы кызлар һәм малайлардан мин берүзем Военрук Зөфәр абый (ул сугыштан яраланып кайтты, бер кулы йөрмәс дәрәҗәдә иде) минем белән дәрес уздырып тормый, журналга «дәрес булды» дип язып кую белән чикләнә. Мин учком рәисе Бик «җитди зат» Шуна күрә кызларга еш кына «Нигә дәрес калдырасыз0 Нигә өй эшләрен үтәмисез?» — дип купыраеп алам Ач булуларын да онытам. Ә минем хәл бераз яхшырак Чөнки мин колхоз бригадиры ярдәмчесе. Аз-маз он бирәләр Ярап куя шунда, очын очка ялгарга Минем бер сәер гадәтем бар иде. кызлардан ояла идем. Бу нәрсә гомерлеккә дәвам итте. Әгәр «чая кызлар эләктермәсә» бәлки өйләнмәс тә идем әле. Бер көнне, гадәттәгечә, мәктәптән кайтуга әнкәй сөтле бәрәңге пешергән. Бик тә тәмле ис килә Ашарга утырдым. Оялып кына әнкәй дә яныма килеп утырды Ул, нәрсәдән тотыныйм микән дигәндәй, акрын гына сүз башлады: «Әле генә Йомабикә килен килеп китте Аның сеңелесе Миңнури сине бик тә ярата, хәтта төшендә күрә икән» Шул сүзләрне ишетүем булды, кызарып китеп, ашаудан туктадым Каракны урлашканда тотканнар мыни0 Җавап биреп тормадым, колхоз идарәсендә эшем бар иде дип. тиз генә чыгып сызу ягын карадым Икенче көнне, класста Миңнурины күргәч тә, эндәшмәдем Әйтерсең лә апасы бездә бөтенләй булмаган да... «Мәсьәлә» шуның белән хәл ителде дә куйды. Шулай шул. һәр халыкның үз 1адәтләре бар. Башкорт халкын мин чын- чынлап хөрмәт итәм. Әмма аларның үз менталитеты бар икәнен дә беләм. Мәсәлән, аларда гаилә төзү эше гадирәк, реальрәк төс ала. Әлеге очракта да. мин — ачык авыз кызның яратуын сизмәгәнмен икән, монда Миңнури гаепле түгел ич, ләбаса. Ул «егетлек» күрсәткән һәм дөрес эшләгән булган. Тик шунсы үкенечле, бу «кыйсса» фаҗига белән тәмамланды: мин Казанда университетта укыган чагында (1945—1950 елларда). Миңнури Уфада бер башкорт еитенә кияүгә чыккан һәм күп тә тормый бала тапканда үлгән Җәен ялга кайткач Йомабикә җиңги белән берничә мәртәбә күрешеп сөйләшкәнем булды Ул бервакыт миңа болай диде: «Язмыштыр инде Шунда әйбәт кенә дуслашып, йөреп киткән булсагыз, бәлкем, бергә дә яшәр идегез. Миңнури да 18 яшеннән кара җир астына кереп ятмас иде.» Кем белә бит? Моңа җавап табуы җиңел түгел.. Кызым атлый алмый, сулышы кысыла 1945 елның декабрь башлары иде. Мин университет студенты Мине тайгалы таулар иле Уралдан язмыш Казанга алып килгән заман. Лекцияләргә бәйрәмгә йәргән кебек йөрим Ин алдагы өстәлгә утырып, бөтен лекцияләрне язып барырга тырышам Чөнки дәреслекләр юк. Мәсәлән. Тимофеевның «Теория литературы» дигән китабы Казанда берәү генә—дәүләт китапханәсендә Ярты төннән чиратка торып укуын укыдым, әмма башка фәннәрдән китаплар табып булмый Ләкин ни генә булмасын, гомернең ин мәгънәле, якты чоры студентлык еллары, дип исәплим Кафедра мөдире Рәбига Афзаловна Хәкимова безнең тулы хокуклы хужа- бикәбез Тирән белемле. Искиткеч таләпчән Шулай да традиция буенча, ахрысы, фронтовик егетләргә ташламалар ясый. Ә безнең кебек әле генә парта арасыннан чыгып килгәннәргә таләп икеләтә һәм монын өчен ана мең рәхмәт! Лекция беткәч, Рәбига Афзаловна белдерү ясады «Атна ахырында Г Камал театрына культпоход оештырабыз. Профком һәммәбезгә дә билет алды. Егетләргә сүзем шул: сез хәзер авыл малайлары түгел. Кызларны, тамаша беткәч тә. култыклап алып, тулай торакка кадәр озатып куярсыз » һәм кемгә кайсы кыз «тиясен» әйтте. Мина Энже Тимбикова (күренекле прозаик Кояш Тимбикованың бертуган апасы) туры килде Бераз уйга калдым Чөнки бервакытта да кызлар култыклап йөргәнем юк иде. димәк, бу «эшне» бөтенләй белми идем Шулай да сер дә бирәсе килми Тулай торагыбыз, бүгенгәчә әйтсәк. Ленин урамында, элекке геология факультеты бинасында (бик күп еллар үткәч, ул факультет кабат үз бинасына кайтты) урнашкан Бер бүлмә-аудиториядә 45 студент яши. Арада булачак халык язучысы Аяз Гыйләжев та бар. Кон салкын. Өстә кием юка Ләкин башта бер генә уй кайный егет кеше озата баручы кызын кайсы яктан култыкларга тиеш сон9 Сугыш беткән ел Ир заты бик аз. Хәрбиләр «подручком» үтәләр үтүен. Әмма аларга ышанып булмый, чөнки алар честь бирә торган кешеләр Икс сәгать буена урамда туңып йөрүләр нәтиҗәсез калмады кыз кеше уң якта булырга тиеш икән! Тамаша бетте Урамга чыктык Мин Энженс култыклап алдым Әмма шул чак көтелмәгән хәл килеп чыкты кызым тораташтай катты да калды, тынын да ала алмын Куркып киттем. «Ни булды икән9» - дип әллә нинди карашы уйларга төштем Иптәшләрем кайтып киттеләр, ә без кузгала алмыйбыз гына бит Артык дулкынланудан. әлбәттә Шулай да бераздан юлга чыктык Сөйләшми генә кайттык Менә ниндиләр иде ул чакта татар кызлары! Ун кашык арыш оны рый, тагын балачакка, авылга кайтып килик әле. Миңа 6 яшь Димәк. 1933 елны була инде бу Өебез икс бүлмәле Ул да гоп йорттан күчерелеп салынган Дөрес, өскә тайга урманы авып тора Картайган, муртайган агачлар да кү п. чөнки якын тирәдә леспромхозлар юк Әмма агач кисәргә ярамый Властьлар өчен авыл кешесе ят исмен г. кулак Жанлы. ДИМӘК, пролетарий түгел Коймалык тактаны да әткәй күршеләрдән сатып алды. Түр якта бер капчык он тора Арыш оны Шуды әткәй колхоз рәисс кашыклап колхозчыларга тарага Менә бер абзый килеп керә Кулында хатыны биреп җибәргән чиста баш яулыгы Әткәй шуңа кеше башына бер кашыктан ун кашык он сала. Он шул кадәр аз. үлчәп бирерлек түгел Югыйсә бит Коньяк Уралның табигате искигкеч бай кара туфраклы уңдырышлы җирләр, бихисап кырлар, болыннар, елгалар, күлләр авылны гына түгел, каланы туйдыра алган булыр иле Революциягә кадәр ул шулай булган да Чөнки авы г кешесенә теләгән кадәр малтуар тотарга, бакча утыртырга рөхсәт бирелгән Дөресрәге, бу мәсьәләгә властьлар бөтенләй катнашмаганнар Халык ничек теләгән шулай яшәгән Хәтерлим авыл уртасында мәһабәт бина бар. аны «мәгажн» дип йөртәләр иде Карт лардан бу бина тарихын сорагач, болай диделәр «Анда кимендә йог мен пот ашлык саклана иде Байлар хәер итеп тапшырган икмәк Корылык булган елларда, ашлык начар үскәндә. шуннан халыкка икмәк бирелә, ашлык уңгач, алар шуны процентсыз кайтарып бирәләр иде» Менә ул ничегрәк булган элегрәк авыл җирләрендә. Ә колхозлар вакытында авыл һәрчак ач һәм ялангач булды Хезмәт көненә 200 300 грамм икмәк бирелгәч, ничек ач булмыйсың ди Бер сыер, икс сарык тотарга. 10 12 сутый бакча үстерергә рөхсәт бирелә иде Кешеләр кебек, мал-туар да ач була. Әмма ел саен бушлай хөкүмәткә 44 килограмм ит. 300 литр сөт, 100 данә йомырка, 2 тире һ. б авыл хуҗалыгы продукт лары тапшырырга кирәк. Бүгенге күзлектән караганда, болар күп тоелмас. бәлкем Әмма ач замана өчен бу «натурплата» салым авыл кешесе өчен үлем белән бер иде. Авылыбызның бер кешесе — бик тә тырыш Зәйнулла абзый «элекке заманнарны» сагыныптыр инде, саксызлык белән, күршесе алдында болай дип җырлаган Николай патша, дурак,— Сигез сыер саудырган, Иптәш Сталин, акыллы,— Бер кәҗәгә калдырган. Шул ук төнне әлеге абзыйны район үзәгеннән килеп, «кара машинага» утыртып алып киткәннәр Хатыны, балалары белән хушлашырга да рөхсәт бирмәгәннәр Миткә абзый Потаповны мин дә яхшы хәтерлим. Чөнки безгә кергәләгәне булды. Әткәй — колхоз рәисе, ә Миткә абзый — колхозның умартачысы. Әлбәттә. эш белән килә Керәшен абзый бик тырыш кеше иде. Яшәргә кирәк бит, кайберәүләр. Миткә абзый белән сөйләшеп, урманга, аның карамагына умарталарын кунганнар. Теләкләре изге —бал сатып налог, заем түләү, балачага өстен карау. Әмма ялкау-люмпеннарның моңа бик ачуы килде. «Миткә кулаклар үрчетә», дип тавыш күтәрделәр, үч алу турында хыялландылар. Сәбәбе дә табылып тора бит әле аның. Миткә абзый, татар авылында эшләвеннән «файдаланып». күптәнге хыялын тормышка ашырырга булган Мөэзингә: «Мин мөселманлыкка күчәр идем»,— дип ычкындырган. Шул теләк белән җәйге караңгы төндә мөэзиннең өенә килгән һәм чыннан да мөселманлыкны кабул иткән. Мөхәммәт дигән исем алган. Шымчылар моны күзәтеп торганнар һәм авыл милициясенә (озын буйлы башкорт Камаловка) шундук хәбәр җиткергәннәр. Икенче көнне иртән үк Миткә абзыйны райүзәккә алып киттеләр Бер айдан шул билгеле булды: «Ислам динен көчәйткәне өчен» аны Уфа төрмәсенең базында атканнар Хатыны, 5 баласын ияртеп. Урыс Илчекәе дигән авылга күченеп китте. Боларын исә өлкәннәр сөйләве буенча гына беләм: Саба районының кайсыдыр авылыннан (исемен хәтерләмим) 5—6 гаилә безнең авылга күченеп килгәннәр Безне «татар», аларны «Казан татары» дип йөрттеләр. «Казан татарлары» бик уңганнар, берничәшәр һөнәр беләләр иде. Халык аларны бик яратты. Шулар- ның берсе Фәтхулла абзый Хәйруллин Карамалы елгасына (авылга 200 метр булыр) тегермән корган. Халык бик канәгать булган. Әмма һа.ман шул ач күзләр элекке батраклар- иркен яшәүчеләрне күрә алмаганнар. Абзыйның тегермәненә ут төрткәннәр дә «Фәтхулла аны үзе яндырды, дәүләткә бирәсе килмәде», дип. гауга чыгарганнар. Шулай итеп, бу абзыйны да аттылар. Кыскасы, колхоз төзелә башлагач, авылның иң эшчән кешеләрен, дин әһелләрен Архангельгә. Себергә озатканнар Нәтиҗә күз алдында бер-ике елдан халыкка икмәкне кашык белән таратырга туры килде... «Итоги второй мировой войны» дигән 45 табаклар чамасындагы бер китап бар Шуны укыгач исләрем китте: Алманиядә генә түгел, башка сугышучы илләрдә дә халык ачлык афәтен кичермәгән икән Ә безнең халык соң дәрәҗәдә ач иде (бу хакта алда сүз булыр әле). Алай гына мени, Сталин үлгәнче, колхоз авылы нәкъ сугыш вакытындагы кебек, ач-ялангач булды! Бәрәңгенең мае юк 1941 елның июль башы Мине колхоз идарәсенә (халык әйткәнчә, «правление» иде) чакырып алдылар. Керә-керешкә колхоз рәисе болай диде: «энекәш, күп сөйләп торасы юк, радио тыңлыйсын, гәзит укыйсын, хәлләрне беләсең. Ирләр сугышка китеп бетте. Әмма монда да фронт- икмәк, ит, майны фронтка да. шәһәрләргә дә озатырга кирәк Лозунг та эленеп тора: «Бөтен нәрсә фронт өчен, бөтен нәрсә Җиңү өчен!». Без монда киңәштек тә, сиңа җаваплы эш тапшырырга булдык икенче бригаданың бригадир ярдәмчесе итеп куябыз. Бүтән кеше юк Дөрес, годукларың бар. әмма кулай кандидатура- син. Әтиең колхоз рәисе иде. сиңа да аның сыйфатлары йоккандыр. Укуыңны ташлама, кайткач, әтиең ачуланырлык булмасын Бригадир итеп Садыйк бабайны билгеләдек 75 яшьтә, укый-яза белми, ләкин башка кеше юк». Бер хәл дә итеп булмый, тешне кысып булса да. ризалашырга туры килде. Алга китеп булса да әйтим ике ел буена мина өч бригадир белән эшләргә туры килде. Садыйк бабайдан тыш. армиядән яраланып кайткан Хөҗҗәт абзый аны бераздан сугышка алып киткәч, шулай ук фронтовик Рәхмәтулла абзый белән эшләдем Аллага шокер, аңлашып, тату яшәдек . Сугышның соңгы ике елында «Сталинец-6» комбайнында комбайнчы идем Салават Юлаев туган җирдәге башкорт кырларында икмәк урдым Беренче елны ярдәмче итеп Мәүлихә апайны, икенче елда сугыштан яраланып кайткан Ишхуҗа агайны бирделәр. Сынатмадык, әйбәт эшләдек 1942 елнын җәе. Бик авыр чак. Немец Сталинградка үрмә ли Совинформбюро. безнекеләрнен. бик каты сугышлардан сон. янадан-яна шәһәрләрне калдыруын әйтә. Авылга көн дә диярлек «кара хатлар» килеп тора Эчтәлеге стандарт: «Ватан өчен батырларча көрәшеп һәлак булды » Ашау такы-токы булса да. Ходайга шөкер, әлегә узган елгы бәрәңге бар Хатык күбрәк шуның хисабына яши Җиңгиләр, апалар печән чабалар Эшкә җәяү баралар Төшке аш алдыннан, җиләк, бөрлегән, кымызлык, кыр юасы һ. б җыялар «Теш арасына кыстырырга» алары да ярап куя. Сизәм: хатыннар нык арыйлар, шулай да көнлек планны үтәргә тырышалар. Карарга кызганыч ябыклар, карашларында нур сүнгән. Араларында «похоронка» алганнары да бар Фәүзия жинги. Мәрзия апа. Ка- юмәттәй, Хатимәгтәйләр Еламыйлар, күз яшьләре беткән, ахрысы Кайчак болай диләр «Их. бәрәңгенең мае булса, хәл керер иде дә. юк шул мае» Шулаен шулай да. 1943 елнын җәендә бәрәңге дә юк иде инде Атлар авыр эштән, азык җитмәүдән, корчаңгыдан кырылдылар Ат акыллы жан-иясе ул. Үз хәлләрен аңлыйлар кебек Монсу күзләреннән яшь тама Алар үлеп беткәч, монгол атларын китерделәр. «Гәүдәгә кечкенә булсалар да, көчлеләр. азыкка талымсызлар алар», дигәннәр иде Әмма алар да түзмәде. Бәген эш хатыннар, яшүсмерләргә тиңдәшләремә йөкләнде. Авыр, бик авыр иде. әмма халык соңгы көчен биреп тырышты Миннән торса, фронттагыларга гына түгел, тылда тырышып эшләгән апа. җиңгиләргә дә һәйкәл куяр идем Шул чакта район гәзитендә басылган «шигыремнең» бер куплеты хәтердә сакланган: Язгы ташкын ера буаларны. Авырлыктан атлар үләләр Үзәкләре әллә корыч микән? Тик хатыннар гына түзәләр Вөҗданым газапламый: сугыш вакыты хатыннары, яшүсмерләре хакында матбугатта шактый гына чыгышлар ясадым Тик өзеп шуны әйтәсем килә бездә кеше кадерен белү юк Сугыш елларында көн-төн эшләгән апалар, җиңгиләрне каш ыргу юк Юг ыйсә. алар күпне дә таләп игмиләр 1945 елны БМОнын беренче Генераль секретаре Трюгве Ли (милләте белән норвег) үзенең бер чыгышында болай дигән иде «Бәрәше белән тукланган урыс халкы дөньядагы иң көчле сугыш машинасын җимерде герман армиясен җиңде. Дан аңа!» Минемчә. Генсек әфәнде бу очракта кимендә ике зур ха га җибәрде беренчедән СССРнын (урыс империясенең) ярты халкы урыс түгел Икенчедән, югарыда әйтелгәнчә, халык сугыш елларында бәрәңгегә дә туймады Моны мин мен кат расларга әзермен Турат «кыйссасы» вылда туып үскән бик күпләрнең, бигрәк тә ир затларының агларны яратуы гажәп түгел. Чөнки авыл тормышын атсыз кү г алдына китерүе кыен Мин дә авыл баласы Шуңа күрә, ярты гасыр гомерем шәһәрдә узса да. балачагымны искә төшергәндә (ә бу бик сш була), атларның язмышы турында уйланам Ат бик тә күңелгә ятышлы, акыллы зат ул. аны хәтта хайван дип тә атыйсы килми Бу очракта мин авылыбызның даны булган Турат турында берничә сүз әйтмәкче булам _ Ел саен район үзәгендә, Иорүзән елгасы буенда Олы сабантуй була иде Табигый, һәр сабантуйның иң дулкынландыргыч мизгеле ул атлар чабышы Бешен якның күпчелеге башкорт авылларыннан торгач, моның бәясе тагын да А арта. Чонки, кем әйтмешли, башкорт ат өстендә туа, ат өстендә жан бирә. Башкортлар чабышка үзләренең иң яхшы атларын чыгаралар Шулай да биш ел рәттән беренчелекне безнең Турат алып килде. Ул бөтен авылыбызның горурлыгына әйләнде Исеме телләрдән төшмәде Без, малайлар, аңа багышлап такмак та чыгардык: Турат ул бер генә, алтын ялы бөдрә. Шундый 1үзәл жан иясен сөймәс икән кем генә. Әмма табигатьнең аяусыз, үз законнары бар. Турат олыгая башлады һәм соңгы чабышта икенче урынга калды. Ике-өч адымга гына Турат бу жиңелүне күтәрә алмады бугай, гөрс итеп үзен жиргә ыргытты да шундук жан бирде Әйтерсең лә борынгы рим гладиаторы инде . Шуның белән сабантуйның я.ме китте, халык тиз генә тарала башлады. Ә безгә бу хәл яшен суккандай тәэсир итте. Бу хакта мин халык язучысы Гомәр ага Бәширов белән дә сөйләшкәнем бар Үз чиратында, ул миңа менә нәрсәләр әйтте: «Врангельны тар-мар иткәч, безнең частьне Көньяк Украина далаларына Таврия! а күчерделәр Миңа ат бирделәр. Ашау-эчү такы-токы, атларга да азыктөлек юк дәрәҗәсендә. Әмма мин. жаен табып, атны сыйлау ягын карый идем. Үзен чиста тоттым. Шуна күрә ул мина бик нык ияләште. Атлар акыллы бит алар. Менә хезмәт срогым да тулды. Минем өчен иң кыены атым белән аерылышу булды. Аны бала сөйгән кебек маңгаеннан сыйпадым Ә ул башын иң башыма салып, авыр сулады, күзләреннән яшь тамды» Мин үзем атлар турындагы, гомумән, хайваннар дөньясына багышланган китаплар укырга яратам (моңа үзенә күрә Турат сәбәпче булды дип уйлыйм) Г. Ибраһимов. Л Толстой, С. Аксаков кебек язучыларның әсәрләрен кат-кат кулыма алам. Г. Сабиговның Ерак Көнчыгыштан, армия хезмәтеннән качып, туган Минзәлә төбәгенә кайтып житкән ат турындагы хикәясе, А. Хәлимнең «Өч аяклы ат» повесте да күңелемне дулкынландыра. Инглиз язучысы Дж. Олдриж- ның «Монгол айгыры» исемле әсәре үзе генә әллә ни тора! Акыллы шул атлар, акыллы! Шаярган гына, имеш -w-y* ешенең киләчәк язмышы туганчы ук маңгаена язылып куелган була диләр. Хактыр, ахрысы. Күрше Гыйззәт абзый бер үк вакытта колхозның да. сельпоның да хисапчысы булып эшләде, тормышлары әйбәт-жайлы бара иде. Әмма ул озак яшәмәде, үпкә авыруыннан үлеп китте Аның артыннан дүрт улының икесе дөнья куйды. Халыкның авызын каплап булмый, хатыны явыз, шуңа күрә Аллаһ ана күтәралмаслык кайгы сала, диделәр Гыйззәт абзыйның хатыны Шәрәфниса жинтинен бертуган энесе Рәхим абыйны. чулак дип. сугышка алмадылар Халык «Рәхим бик хәйләкәр, карак, колхоз малын урлый», - дип гайбәт таратса да. бу сүздән ары узмады. Алар хатыны белән 7 бала үстерәләр иде «Иде» дип әйтүнең мәгьнәсе шунда, көтелмәгәндә икесе дә һәлак булдылар Ул болай була Рәхим абый сугыш вакытында бездән 35 чакрымнар ераклыктагы Мөрсәлим станциясеннән комбайн, тракторларга ягулык ташыды Бервакыт юлга хатынын да алган. «Стансада үзеңә дә. балаларга да чүпрәкчапрак карарсың».— дигән Яз Тирә-як искиткеч матур ди.—яшеллек. Кошлар сайрый. Кояш балкый Юлның ике ягы да чәчәкләргә күмелгән Әйтерсең лә табигать тә сугышның бетүенә куана Ир белән хатын әнә шулай дөньяның матурлыгына хозурланып барганда, ниндидер кечкенә самолет түбә- нәйгәннән-түбәнәя башлап, торган саен боларга таба килә икән Башкасын алар белми дә калалар Чөнки самолет тәгәрмәчләре белән атны да, ир белән хатынны да бәреп үтерә Моны шуннан ерак түгел генә жир сөреп яткан тракторчылар күреп торганнар. Судта очучы үзен аклау өчен болай дигән, имеш «Мин һич тә жан ияләрен үтерермен дип уйламадым Ниятем — атны куркыту гына иде Азрак тошереп алгач, шаяртасым килде». Суд очучыны яклау юлына баса, аны нибары 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Ә ул бер ел да утырмый, амнистия белән иреккә чыга Ятим калган җиде баланы төрле шәһәрләрдәге балалар йортларына урнаштыралар. Гайния әби һәм аның балалары айния әби безнең авылга Кыйгыдан килен булып төшкән. Кыйгылылар. халык әйтүенә караганда, уңганнар, әмма усаллар да. Сүзгә «кый» кушып сөйләргә яраталар Ул хакта жыр да бар Имеш, бер егет Сидыкый исемле кызга гашыйк булган. Ә кыз ана ачык йөз күрсәтми икән Аптыраган-йөдәгән егет кызга жыр белән мөрәҗәгать иткән Ар(ы) якта да Снлыкый. Ьир(е) якта ла Сидыкый. Чакырдым кый. килмәдең кый. Җаннарымны кыйдың кый «Кый» Гайния бик тә юаш ирен - Гариф абыйны санлап яшәгән. Чөнки татарның традицияләре шулай булган Өч ир. ике кыз бала тапкан 1914 елда Гариф абзыйны герман сугышына алганнар Яраланса да. фронттан исән-сау әйләнеп кайткан Әмма күп тә үтми аны гражданнар сугышына алып киткәннәр һәм ул шуннан гаип булган Уллары Барый. Шөгаеп. Хәмәтнур абыйлар тиздән өнисенең кул арасына керә башлыйлар Яна йорт өлгертәләр Барый абый белән Шөгаеп абый авылыбызның чибәрләренә Салиха һәм Фәрзәнә апаларга өйләнделәр Матур гына яшәп киттеләр Балалары туды Хәмәтнур абый исә 1940 елда армия хезмәтен тутырып кайтты Өйләнде Гариф абыйның кызлары Таһирә һәм Камәрия апалар кияүгә чыкты Бәхетлеләр иде алар. Халык та. Гариф аганың балаларына карап шатланды Әмма башланып киткән сугыш бар булган бәхетне бер селтәнүдә юк итте дә куйды. Җыеп кына әйткәндә. Гайния әбинең өч улы һәм ике кияве ерак җирләрдә, сугыш кырларында ятып калдылар Разведчик Шөгаеп абый 1945 елнын апрель ахырында һәлак булган, «кара хат»та шулай диелгән иде Җәйге ялга кайткан саен, мин Гайния әбиләргә кереп чыга, сөйләшә идем Суз дә юк. Гайния әбигә бик кыен булган тормышта Әмма у i көчле рухлы һәм горур кеше иде. Бервакытта да кайт ы-хәсрәткә баш имәде, күз яшен күрсәтмәде. Шурка -w-өндәгечә, бер төркем малайлар, дөньяны онытып, төрле уеннар уйныйбыз. Шул чак Әкрам «Зелин Сабир» абзыйлар («Зелин» кушаматы нәрсәне аңлатадыр, әлегә кадәр белә алганым юк Әмма шунсы хак. «партизан Сабир абзый» озын буйлы иде) Бохарадан кайткан. Шурка исемле уллары да бар икән Аны Фаик абый үзе күргән», дигән хәбәр җиткерде Без тынып калдык Чөнки моңа кадәр андый исемле малай турында ишеткәнебез юк иде әле Әнә безнең исемнәр ничек гади Наиб. Наил. Әкрам. Зәки Шакирҗан. Рәфыйк. Нургали, Мәҗит. Биктимер, ә монда ниндидер Шурка исеме Кызыксынуыбыз зур иде Әмма тиздән «мәсьәлә» үзеннән-үзе чишелде дә кунды бер көнне Шурка урамга чыкты. Өстендә вельвет костюм, башында үзбәк түбәтәе, аягында сандали Рәфыйк түзмәде «Менә ннндн була икән ул кала малайлары! Безнең беребездә дә андый киемнәр юк Яланаяк йөрүе әйбәтен әйбәт инде җәйләрен Әмма аякта сандали булса, бөтенләй башкачарак сөйләшер идек тә бит Юк. шул. юк». - дип куйды. Шушы беренче танышудан сон Шурка урамга, безнең янга ешрак чыга башлады. Башта берберебезне анламыйчарак торсак та. бу хәл озакка сузылмады Шурка татар сүзләрен «су кебек эчә башлады» Теләсә, ник өйрәнмәсен ди Урыстан башка, теләсә кайсы милләт вәкиле башкаларнын. күршеләрнең телен шактый гиз үзләштерә (урыс теләми, колларымның теле миңа кирәкми дип уйлый). Бер ярты ел үтте микән, без Шурканын урыс малае икәнен оны нык та Кайчак сорау туа Шурка үзен урыс дип уйлады микән’* Валлаһи. безнең өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә ул гади бер малай Шурка иде Сабир абзый Шурканы балалар йортыннан асрамага алган икән Малайның ата-анасы исәнме, әллә ялгыз ана аннан баш тартканмы ул хакта уйлаучы да. чүбек чәйнәүче дә булмады Ха тык Шурканы кызг ана иде. чөнки бервакыт та да аның гамаг ы ипиг <• өсте киемгә туймады. Сдбир абзый аракы эчү белән мавыкмас.! да. ип сөймәде Мач-фә тән тотмады Сәбәбен өзеп кенә әйтүе дә кыен әмма, күршеләр әйтмешли. батрактан батрак туа дигәннәр хак булгандыр, ахрысы Г 1943 ел урталарында Шурканы армиягә алдылар. Башта хатлары еш килә, полковая школада укыйм, дип яза иде. Әмма безнең гаскәрләр Курск дугасында сугыш алып барганда, авылдашыбыздан хәбәр килү туктады. Сабир абзый да ничектер кечерәеп калгандай булды. Күңеле дөрес сизенгән икән, бераздан «кара хат» килде. Часть командиры кул куйган хатта рәсми сүзләрдән соң: «Улыгызны сугышчылар бик ярата иде, без аның үлеме өчен дошманнардан үч алачакбыз Александр Сабирович ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән иде, аны сезгә район хәрби комиссариатында тапшырырлар Медальләрен дә алырсыз»,— диелгән иде. Урысларда кешенең яшенә карап исеме үзгәрә. Мәсәлән. Саша Шуркага, Шурка Александрга әйләнә. Әмма безгә яшьлек дустыбыз Шурка гына элеккечә якын һәм кадерле, һәм соңгысы: кеше язмышын уйласаң, исләрең китмәле.. Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт ригадир ярдәмчесе булып эшләгән чагым. Көз башы иде хатын-кызларны уракка өндәп йөрим Күршедә генә Шәрифулла абзый белән Минжамал җиңгиләр яши Иртәнге чәй вакытлары иде. ахрысы, гафу үтенеп, җиңгигә гозеремне әйттем. Әмма ул, бөтенләй көтмәгәндә, ут кебек кабынып китте Юк. миңа ачуланмады, ирен тиргәргә кереште. Тик Шәрифулла абзый гына, авызына су капкандай кызарынып утырды Ни дисән дә ир заты бит. ятлар алдында сүз озайтасы килмәгәндер инде. Минжамал җиңгинең авызыннан чәче- рәп чыккан утлы сүзләре әле дә — бүгенгедәй — колак төбендә яңгырап тора «Маеңа чыдый алмыйсың, үзеңне әллә кем дип белдеңме әллә? Халык сугышта кан түгә, үлә, ә син монда Сиңа да чират житәр әле...» Шәрифулла абзый — Саба ягыннан Бик уңган кеше Көннәр буе колхозның тимерче алачыгыннан чыкмый, чүкече кулыннан төшми. Халык «Бу казан татарының кулыннан гөлләр тама, нәрсә сорыйсың, шуны коя да куя».— дип Шәрифулла абзыйны мактап бетерә алмый иде. Ул төскә-биткә дә матур кеше кап-кара чәчләр, кашлары да шундый, күзләре — коңгырт Кечкенә авызлы Мәһабәт буйлы Эчми, тартмый, итагатьле. Кыскасы, коеп куйган чын татар иде Сугыш башлангач. МТС директоры Әмиров Шәрифулла абзыйны үзенә эшкә чакырган да. шуңа «бронь» биргәннәр, чөнки ул анын нинди һөнәр иясе икәнен яхшы белгән һәрвакыт анын белән горурланган, тимерчене башкаларга үрнәк итеп куйган Әмма да ләкин Минжамал жингинең сүзләрен фәрештә ишеткән һәм «амин» чагына туры килгән, күрәсең.. Була бит шундый хәлләр: МТС директоры Уфада ниндидер киңәшмәдә чакта, Шәрифулла абзыйның «бронь» срогы чыккан Директор үзе өйдә булса, хәрби комиссариатка шалтыратыр иде дә (хәрбиләр тыңламаса, райком бар бит әле), эш шуның белән бетәр. Шәрифулла абзый машиналар белән мәш килүен дәвам итәр иде Комиссариатта татар яки башкорт кешесе эшләсә дә, мәсьәлә бөтенләй башкача хәл ителер иде. мөгаен. Комиссар шуны белә план бар, ә алырга кеше юк. фронт исә туктаусыз сугышчылар таләп итә. Ул. «форсаттан файдаланып». Шәрифулла абзыйны Уфага озата. Бу чакта өлкә хәрби комиссариаты «маршевый батальон» төзи икән Шәрифулла абзыйны шунда билгеләгәннәр. Батальон турыдан-туры Курск дугасындагы сугышка барып кергән Киткәненә ай да тулмаган иде. Шәрифулла абзыйның «батырларча көрәшеп һәлак булуы» турында «кара хат» килеп төште Бу хәбәрне алгач, чит җирдә 4 баласы белән торып калган Минжамал җиңги үкереп елады. Иптәш хатыннарына: «Уйнап әйтсәгез дә. уйлап әйтегез, әнә ничек килеп чыкты бит».— дип әйтә торган булды Әмма үткән эшкә салават, диләр, үкенү сон иде инде Батрак кызы Хатимәттәй ебезнең урам яктагы тәрәзәләре Нәфыйк абыйлар йортына карап тора Мин белгәндә. Нәфыйк абый Хатимәттәй белән көн итә иде. Халык әйтүенә караганда. Хатимәттәй өй эшенә бармак аша караса да, ире белән шактый тату торган. Агалы-энеле Нәфыйк абый белән Нәҗип абый ятим үскәннәр, күп авырлыклар күргәннәр Шуңа күрә хатын-кыз җылысы алар өчен бик тә тансык булган, күрәсең. Колхозда тырышып эшләгәннәр Әмма кайбер «каммуннарга» кеше җәберләү, бүрәнә аша бүре күрү, үртәп такмак чыгару бер ни дә тормаган. Шуларның берсен мин дә хәтерлим Б Ө Нәфыйк белән Нәҗип. Колхозга бодай чәчеп. Таптылар җинел кәсеп: Бодайны урладылар. Шатланып җырладылар. Бар иде «комактивның» кеше җанын ашаган чаклары, монын өчен һич бер җавап бирмәгән, халыкны хаксызга биеткән чаклары Авылнын иң юаш. мескен кешесен сельпо кибетенә сатучы итеп куйдылар Күп тә үтмәде, «коммун Билал» (анасын кыйнап келәткә ябып куйган бер дәҗҗал) сатучы абзыйга да такмак әйтергә кереште: Бис. бне. Гайфулла. Биегән кеше бай була; Кооперация малларын Ашамасан ни була? Форсат чыккач, бу такмакларнын «авторы» Билал абзый Исмәгыйлов турында бер-ике генә сүз әйтәсем килә Авыл советы рәисе булып алгач (ул — батрак баласы ич. инкыйлабка кадәр мунчада көн иткән ич'), тегермәнче Фәтхулланың өен тартып алып, анын гаиләсен урамга куып чыгарды. Ләкин Бөек хакыйкать бар 40 яшьтә үпкәсе череп үлде. Картлардан берәү дә аны җирләүгә катнашмады Моңа бәлки күпләр ышанмас та. әмма дөреслек шул: 30 елларда коммунистларга 30x20 см зурлыкта мрамор такта тараттылар Янәсе, үлгәч, шул ташка коммунистның исемен язып куячаклар Билал абзыйны чыннан да ташка язып куйганнар иде. әмма кабере убылганда (мөгаен, ләхетне каплаган такталар тиз черегәндер. Коммунистка бәлки ләхет тә аямаганнардырташы да юкка чыккан Картларның: «Дәһрине җир убасы көн кебек ачык иде. күптән җәһәннәм угында яна», дип сөйләгәннәре истә калган. Татын Нәфыйк абыйга кайтыйк әле. Сугыш башланып ике атна узды микән, тиңдәшләре белән бергә Нәфыйк абыйны да армиягә алдылар Берничә айдан сон «сапер Заһировның батырларча көрәшеп. Ватан өчен гомерен бирүе» турында «кара хат» килде. Колхоз авылында тормыш бервакытта да җиңел булмады Сугыш елларында исә хәлләр бөтенләй мөшкелләнде Халыкны нигездә бәрәңге, яшелчә, аз санда булса да мал-гуар. Ходай бүләге табигать байлыклары (җиләк-җимеш. тамыр азыклар, гөмбә) ач үлемнән коткарды Әмма Хагимәтгәй нигәдер бу «вак-төяккә» әһәмият бирмәде Ул хәзер мәрхүмә инде, мин аны һич тә ялкау димәс идем Әмма торышы-табнгате белән дөнья кәгәргә җайланмаган иде дип уйларга урын бар Мәсәлән, ул күршеләргә бакча казый, бәрәңге, яшелчә утыртыша. Печән хәзерләшә Ләкин үзе хакында уйламый да Әйтерсең лә яз. җәй ел буе дәвам итәчәк Күрше хатыннар аны ачуланалар: «Хатимә. синең башың-уең бармы. 4 балаңны ачка үтерәсең килә мени? Әйдә, казы бакчаңны, бәрәңг е орлыгы бирәбез», диләр Ул көч-хәл белән, бөтен кешедән сон. бәрәңгесең җиргә төртеп чыга Авылда ЭШ туктап тормый. Бәрәңге җирен утарга, төбен өяргә-күмәргә кирәк Хатимә апа аларга эшләшеп йөри, тик үзенекен генә карамый Әйтә-әйтә. аны да бакчасына күз салырга мәҗбүр итәләр Көз җиткәч, тагын шул хәл кабатлана Хатимәттәй күршеләргә бәрәңге алыша, үзенеке шул килеш ята «Бүре түгел, урманга качмас», дип кенә җибәрә Түземлеге беткән күрше хатыннар Хагимәт- тәйгә бәрәңге алыша, үзе әйбәт, ярдәмчел кеше, диләр Тагын шул Хатимәпәи- нең бәрәңгесе язга җитми. Әмма күрше-тирә аны ярдәменнән ташламый Бервакыт мин күрше Мәгафур бабайдан Хатимәпәйнен нитә шул кадәр ваемсыз булуы хакында сораштым Ул болай диде Баг рак Ихсан кыгы булганга ул шулай Андынларны йортлыксыз дип дөрес атыйлар Халыкта «Оясында ни күрсә очканында шул булыр» дигән тирән мәгънәле әйтем бар Улым, күреп торасың, бездә кара туфраклы уңдырышлы җирләр Шуларны эшкәртеп, бик яхшы игеп, мул тормышта яшәргә була. Печәнлек тә бихисап Өскә урман авып гора Колхозга кадәр шуңа күрә халык тук яшәде Шул ук вакытта авылда мал-туар тотмаган, кош-корт асрамаган. бәрәңге утыртмаган берничә гаилә була Андый кешеләр күрше хуторлагы урысларга ялланып, ашлык уралар, печән чабалар, шу тар бәрабәренә бераз икмәк, бәреше алалар. Яңа елга ашарларына калмый (ит. май. йомырка кебекләр турында сүз дә юк), яңадан урысларга барып ялланалар Аларны батрак тар дип атыйлар иде Шул батракларның берсе Ихсан абзый иде Хагимәдә шуның каны, гадәтләре саклаш ан Миңа калса, бабайның сүзләренә бер төрле дә аңлатма бирергә кирәкми дип уйлыйм. Безнең авыл кешесендә беренче дуңгыз үгенге татар авылларында дуңгыз тотуга шул кадәр күнегелгән ки. әйтер1 сең лә татар гомере буена чучка асраган инде. Ләкин онытмыйк: ислам дуңгыз итен хәрам ризык ди. икенче төрле әйткәндә, аны тыя Мин моны бик сон гына белдем чучка итендә бик күп зарарлы матдәләр бар икән Әмма «социализм юлыннан атлаучы» татарда да үзгәрешләр була икән шул. Бигрәк тә нужа бабай жилкәдән эләктерсә. Хәтерем ялгышмаса, бу 193§ ел иде. Әткәйнең бертуган энесе Гафур абый күрше Бунаково урысларыннан бер кечкенә чучка баласы сатып алып кайтты Моңа каргәнине ничек ризалатканнардыр, әйтүе кыен. Әмма, күршеләр әйтмешли. факт остается фактом Дуңгызны беркемгә дә күрсәтмәделәр, абзар эчендә генә тоттылар. Сәбәбе дә булгандыр ят хайванны этләр өзгәләп ташлавы бар Фәүзия җиңги башта бик жирәнеп йөрсә дә (ул бик чиста кеше иде), кая барсын, тиздән күнде-өйрәнде, чучка баласын коендырды, көненә берничә мәртәбә ашатты. Сәбәбе шул: дуңгызга бик зур өметләр багланган булган. Боларның һәммәсен соңыннан, үсеп житкәч кенә белдек «Дуңгыз тоту тарихы» болай: Гафур абый белән Фәүзия җиңги көн-төн колхозда эшләсәләр дә. хезмәт көннәре һәрвакыттагыча кысыр булып кала бирде. Аллага шөкер, властьлар ни генә кыланмасын, табигать законнарын боза алмадылар балалар туа. ачлы-туклы булса да үсәләр иде. Әмма ин кыены — кием мәсьәләсе. Бу гаиләдә 6 бала булып киткән икән Шул хакта баш ватканда, күрше авылның «знакумы» Илья Гафур абыйга болай ди: «Гафурка. не горюй Подешевке я отдам тебе поросенка Он быстро растет, только хорошенько покорми. Свиньяденежный клад». Хәтерлим җәй үтеп китте. Теге озын борынны әткәй белән Гафур абый суйдылар Ничә пот ите чыккандыр, безгә әйтеп тормадылар Икенче көнне Усть-Катавка (аңлашылсын өчен: Татарстан шәһәрләре урамнарында бүген йөри торган трамвайларның 90 проценты Усть - Катавта чыккан машиналар) барып, итне саттылар. Табыш ярыйсы булган, ахрысы, абыйның күңеле күтәренке иде Бу урында туктап тагын бер нәрсәне искә төшерәсем килә: картәни таләбе белән дуңгызны салып тунаган иске өстәлне яндырдылар, суйган пычакны чүплеккә ыргыттылар Бер-ике көн үтте микән. Гафур абый Мөрсәлим заготскотына барып, мал озатучы булып ялланды (беренчедән, вагонда малларны карап барган өчен акча түләнә; икенчедән, билет аласы, паспорт тикшерерләр дип баш ватасы юк!). Бер атнадан Мәскәүне урап кайтты Каты борын игелекле булып чыккан Гафур абый балаларының һәммәсенә өс-баш. аяк киемнәре алган. Җиңгине, картәнине дә онытмаган Мөгаен, ул киемнәрнең иң очсызын. хакы төшерелгәннәрен алгандыр. Әмма бүләк хуҗалары ул хакта уйламый, башлары күккә тигән иде Язмышмы, нәрсә бу? 1946 елның гыйнвар уртасы Университетта укыйм Беренче семестр имтиханнарын тапшыргач, авылга кайтып килергә уйладым Яшьлек, тәҗрибәсезлек шул Акыл чамалы Нәрсәм калган минем ул ач авылда'* Дөрес, әткәй-әнкәй. туганнар анда Әмма тагын ярты ел түзеп булмас иде мени? Әнә тиңдәшләрем инде икенче ел армиядә хезмәт итәләр Түзәләр ич (армиягә алынмавымның сәбәбе бер генә комбайнчы буларак, «бронь» биргәннәр иде) Ә мин'* Аның юлы юл мени, ул чакта Казан Уфа поезды йөрми әле. Ләкин тиле яшьлек үзенекен итте Сызрань. Куйбышев аркылы кайтырга туры килде Күңел һич тә курыкмый һәм үкенми Шулай булмый, мин университет студенты! Көньяк Урал урманнары арасыннан чыккан бер бөҗәк татарның мәркәзендә белем ала. Уфада университет юк әле. Ә минем университетта укыйсым килде Моның кимендә ике «сере» бар Беренчесе — сугыш вакытында Белоруссиядән эвакуация белән килгән Георгий Севастьянович Хомутовский безнең мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укытты Күпне белә торган бу педагогны мин чын күңелемнән якын иттем. Кайсы вузны тәмамлавын (Минскидагы университетны) белгәч, күңелдә университетка Б керү омтылышы туды. Икенчедән әле генә сугыштан яраланып кайткан авылдашым Рашат Гайнанов та университет турында хыяллана икән Шулай итеп, бер авылдан, гомумән. Уфа ягыннан ике «яшь-җилкенчәк» Казанга. безнең яггагылар өчен сихри донья булган Казанга беренче булып юл тоттык 1946 елнын Ю феврале Мөрсәлим станциясе. Чиләбе Мәскәү поезды бер генә минутка туктый Салкын Дөм караңгы. Вокзал алдында бер генә лампочка жемелди Билет сатылмый Чөнки урын юк Шулай да әткәй (ул чакта Мөрсәлим- дә колхоз рәисе иде) ничектер поездга билет тапкан Әлбәттә, вагон күрсәтелсә дә. анда урын юк. чөнки билет юк икәнне белгән килеш сатылган. Төн уртасында мине озатып калды. Нәрсә дип уйлады икән әткәй шул минутларда'’ Аякта кирза итек Өстә көзге пальто. Кулда —агач чемодан Поездның тукталуы булды ике вагон арасындагы аралыкка сикереп мендем һәм поезд кузгалып та китте Салкын, бик салкын Өстәвенә тормоз өстендәге тимер кисәге туктаусыз «бии», вагон астына төшеп китүен бик мөмкин Сизәм тамбур эчендә кешеләр бар Үземнең кем икәнлегемне әйтеп ялварам, кызгануларын, кертүләрен сорыйм Эндәшмиләр. Ахрысы, арада миһербанлысы да булган бераздан ачтылар Мин кердем Урын да юк икән Шулай да кысыла торгач, сыйдым Вязовая станциясенә килеп җиттек. Анда поезд 5 минутлар тора Ишетелә тормозга кемнәрдер кунаклады Алар тамбур ишеген шакып, кертүне таләп итә башладылар Без эндәшмибез Ачкыч белән йозакны ачсалар да. ишек ачылмады Чөнки аны эчтән тимерчыбык белән бәйләп куйганнар икән Тормоздагылар бик каты итеп сүгенәләр. Кропачевога (зур станция, бригада алмашына, поезд ярты сәгать туктап тора) гына җитик, вагон аша үтеп, барыгызны да кырга ыргытачакбыз дип. акырынырга керештеләр һәм сүзләрендә тордылар Барыбызны да перронга ыргыттылар Бүрегем, чемоданым әллә кая барып төште Нишләргә’ Кропаче- вода калу нәрсә бирә? Иртәнгә кадәр башка поездны көтеп, тормозга утырып китәргәме’’ Бу уйлар яшен уты кебек мине яндырып алды һәм. яңадан тормозга сикереп менеп, юлга чыктым Хәзер инде «тегеләргә» безне карга ыргытучыларга ялварам Җавап урынына урыс маты да зәһәрле көлү Әмма мин «үз эшемне» дәвам итәм И. Аллам, шунда берсе сорау бирде «Син кайсы авылдан1 *» Авылыбызның исемен атадым Теге кеше «Не может быть. Тогда скажи знаешь ли Сабира Ахметьянова?» ди Яшем мөлдерәп ага. шулай да үземне кулга алып «Он родной брат моего отца Может быть слышали, мой отец был председателем колхоза’» дип жавап бирдем Шуннан сон тамбур ишеге ачылды һәм Сызраньга кадәр жылыда бардым Бәхеткә микән, язмышмы әллә, әмма әлеге урыс Сабир абзыйга (бу чакта ул «зур урында» эшләгән) ой салуда катнашкан Ул зур өйне, матур верандаларын әле дә хәтерлим. Абзый Урта Азиядән ялга кайтып, гаиләсе белән жой көннәрен шул өйдә үткәрә иде «Заказчик» акчаны кызганмаган. мул игеп гүләгән. Әнә шулар һәммәсе бергә мине салкында туңып үлүдән коткарды, бугай Бер группада 16 идек өрссрәге. 22 идек, әмма гөрлс сәбәпләр (нигездә, тормыш авырлыгы» аркасында 16 га калдык һәм шул килеш вузны тәмамладык га Шактый Т гырышырга гуры килде, әлбәттә һәр текннягә бәйрәмгә барган кебек йөрдем дисәм, һич тә арттыру булмас. Ул чакта мин бу хакыйкатьне аңламый идем әле: вуз бетергәннәрнең белем дәрәҗәсе бервакыт га да бер төрле булмый Бу студентның үзеннән, аның сәләт алшартларыннан юра «Кызыл диплом» алучылар арасында энциклопедик белемлеләр еш булмый икән, моның сәбәбе дә сәләткә кайгып кала Әлбәттә, гырышмасан. сәләт үзе генә белем бирми Үземне мактарга җыенмыйм бу ахмаклык булыр иде Әмма төпле бетем алу теләге мине, лекцияләрдән сон. китапханә ябылганчы, шуның уку залында «бик гәп тотты» Чөнки, ышануыбызча, диплом алгач, күк капусы ачылачак, гел кояшлы көннәр булачак иде. Бөек Ватан сугышы безнең җиңү белән тәмамланса да. тормыш барыбер рәт гәнмәде Чөнки Сталин «бөтен дөнья рево гюциясен кабызу» уеннан кайтмый Ә моның очен 1 вропаны яулап алырга (Америка язмышы янәсе. соңрак хәл ителәчәк) кирәк иде Себердә яңадан-яна хәрби заводлар төзелде Чима г чыганакларын табу көчәйтелде Эшче көчләр табунын сыналган методларыннан берсе йог меңнәрчә, хәтта миллионнарча гаепсезләрне ГУЛАГка «туплау» бара иде Суг ыштан соң бу эш конвейерны хәтерләтте Университет студент лары да бу мәхшәрдән чин.» калмадылар Шуларнын берсе Мәҗит РәфыЙков белән соңгы мәртәбә 50 елның 9 мартында китапханә коридорында күрешеп сөйләштем. Бу кичке сәгать 9 да булды Мәҗит Гете поэзиясе турында диплом эшен бетерүен, күчереп язасы гына калуын әйтте Мин дә Такташ поэзиясенә багышланган диплом эшен тәмамлавымны белдердем. Ә бу вакытта тулай торакта Мәҗитне ике КГБ офицеры көтеп утырган. Урын-жирен комендантка тапшырып ук куйганнар. Бүлмәсенә килеп керүе булган, ордер күрсәткәннәр дә. ишек алдында торган «кара каргага» утыртып алып киткәннәр. Мин Мәҗит турында мактап та, хурлап та сүз әйтә алмыйм. Бәлки әнә шул нәрсә мине коткаргандыр да: икебез дә Уфа ятыннан булуга да карамастан, анын белән аралашып яшәргә туры килмәде Газеталарда урыс һәм татар телләрендә шигырьләре басыла. Шуңа микән, бераз масая иде кебек. Бервакыт кулыма И Ильф. Е Петровның «Одноэтажная Америка» исемле китабы эләкте Аны укып чыккач, ай буена үземне тирән пычрак чокырга ыргытылгандай мескен итеп сиздем Америкадагы тормышның никадәр яхшы икәненә төшенгәч, ниләр уйларга белмәдем. Ходай эше микән, бу сирәк китапны (ул 1946 елда ун мен тираж белән басылды Сатуга чыгуы булды, шундук җыеп та алдылар, матбугатта: «Авторлар исән булса, бу китапны бастырмаслар иде»,—дигән рецензияләр чыкты ) укуым хакында беркемгә бер сүз әйтмәдем. Әйтсәм, харап булыр идем, билгеле Группада ике «сексот» булган (алар моны соңыннан, Сталин үлгәч әйттеләр. Әлбәттә, алар бу эшкә үзләре теләп бармаганнар, моңа мәжбүр ителгәннәр). Бервакыт «космополитизмны», «вейсманизм-морганизмны» көн-төн сүгү, алай гына түгел, аяусыз сәяси кампания башланды. XIX йөз рус әдәбияты курсын бик тә итәгатьле. чын мәгънәсендә, зыялы, гаҗәеп кешелекле профессор А. Н Вознесенский алып барды. Мин аның лекцияләрен чын күңелемнән яратып тыңлыйм, шуңа имтиханнарны да гел «5»кә тапшыра идем «Космополитизмга каршы тиешенчә көрәшми», дип аны деканлыктан алып ыргыттылар. «Гаебе» шул икән: «XIX гасырда Европа әдәбияты рус әдәбияты, аның классиклары Пушкин. Лермонтов йогынтысында гына алга киткән»,—дип ышандырып әйтми икән. Кызганыч иде профессорга каравы. Мин, иң алдагы өстәл артында утырганга күрә, аның лекция текстларын күрә идем: һәр юлның астына икешәр-өчәр мәртәбә кызыл сызыклар сызылган Текстны укырга мәжбүр. берәр саксыз сүз җибәрермен дип курка иде бугай. Ничек курыкмыйсың. 200 студент утырган залда 20—30 шымчы булсын әле! Александр Николаевич, Пушкин. Лермонтов көнбатыш әдәбиятына йогынты ясаган дип әйтсә дә, безнең күңел мона ышанмый иде. Чөнки беләбез. И. С. Тургенев Франциядә ярым испан, ярым француз кызы балерина П Виардо өендә яши башлагач кына, көнбатыш язучылары рус әдәбияты белән танышалар лабаса. Ә Пушкин, Лермонтов исә. билгеле булганча, аңа кадәр иҗат иткәннәр. Профессорларыбыз аеруча фронтовик коммунист студентлардан куркалар, ничек кенә җавап бирмәсеннәр, аларга әйбәт билге куялар ңде. Күпләр академик Марр теориясен беләләрдер. Анын нигезендә «Тел дә револющион көрәш законына буйсына».— дигән мәгънәсез концепция ята. Әй тукыдылар да инде безгә шул теорияне' Бер акыллы гына телче галимебез «кояш» сүзенең барлыкка килү процессын болай аңлатты, минемчә, ул үзе моңа ышанмый иде: (урысның «яркий» сүзеннән татарның «ярык» сүзе хасыйл булган, чөнки «яркий — якты» ярыктан керә «Яркий», «ярык» сүзләрендә «к» хәрефе (ә ул мишәр булганга күрә, аның өчен «к» да «къ» да бер иде шул) бар Әнә шушы «к»дан «кояш» сүзе туган» Аңлата, ә үзе көлми дә Шул ук вакытта өзеп, кистереп әйтәм университет профессурасына мең рәхмәт' Алар мине яктылыкка омтылырга, актан караны аерырга, тормыш агышын сиземләргә өйрәттеләр, бөек тәгълиматка — әдәбиятка — гомергә сүнмәс мәхәббәт тәрбияләделәр Яшәсен Казан университеты! Әрмәнстанда булып, Американы ачтым I960 ел язы Ил Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануына 15 ел тулуны бәйрәм итәргә хәзерләнә. Шул уңайдан мин Ереванга очарга, сугыш вакытында атаклы 65 армиянең политбүлек начальнигы булып хезмәт иткән генерал Хәбиб ага Ганиев белән очрашырга, анын хакңнда очерк язарга тиеш идем. Берничә редакциягә мөрәҗәгать итсәм дә. ачык йөз күрсәтүче кеше «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире Шәех Зәбиров кына булды. Ереван — матур, үзенчәлекле шәһәр Союздаш республика булгач, азык-төлек проблемасы юк. Урамнар чиста. Яшеллек күп. Кая барсаң да. әрмән халкының атаклы улларына куелган һәйкәлләр күрәсен Үзәк урамның асфальт астыннан электр чыбыгы уза икән, ун метр саен асфальттан «башын калкыткан» лампочкалар яна. төнен алар шәһәргә сихри төс бирәләр. «Мен дә бер кичә» әкиятләрен искә төшерәләр Шәһәрдә 10 көн яшәгәч, шактый кешеләр белән танышырга туры килде Әрмәнстан компартиясе Үзәк Комитетының Политик агарту Үзәк йортында татар кызын очраттым. Ул әлеге Йортның молире икән Республикада чыга торган г азета-журналларны карап чыктым. Урыс телендә бер генә газета нәшер Ителә икән — «Коммунист Армении» дип атала. Якташыбызның әйтүенә караганда, әрмәннәрдә милләтчелек хисләре бик көчле икән Хәер, тиздән моның чагылышын үз күзләрем белән күрдем 27 апрель иртәсе. Шәһәрнең үзәк мәйданы Мин яшәгән «Арарат» кунакханәсе тәрәзәсеннән бөтен мәйдан күренеп тора Мәйданның теге ятында «Әрмәнстан» кунакханәсе Тәүлек өйләнәсендә тиунын алдында бик күп халык була. Арада яшьләр бик күп Генералдан «Хәбиб ага. кемнәр алар һәм нигә көн дә җыелалар икән’» дип сорадым Ул «Чит илдән килгән әрмәннәр халыкны бәйсезлек алырга өндиләр Бу теләк яшьләрдә бигрәк гә көчле Мәхмүт, шуны онытма, күпме тенә вакыт үтмәсен, форсат чыгу белән, әрмәннәр бәйсезлек игълан итәчәкләр Бәлки ул вакытны син дә күрерсең һәм минем сүзләремне искә төшерерсең», диде Бик тә белеп әйткән икән Ул коннс Ереванда зур демонстрация булды Колонналарда «Даешь Карабах'». «Даешь Нахичевань!». «Мы за свободный Айастан» (Әрмәнстаннын борынгы исеме М Ә.)!» дигән лозунгларны кү Iэреп баралар иде Власгьлар демонстрацияне туктату теләге белән юлларга аркылы автобуслар тезгәннәр Әмма халыкны аның белән тенә туктатып була мени' Икенче көнне белдем демонстрация үткән тонне бик күпләрне кулга алганнар Берничә көннән Мәскәү Әрмән- сгап компартиясенең беренче секретаре Заробянны иптән алды Янәсе, милләтчелеккә юл куйган Мин боларны ни өчен сөйлим сон? СССР исемен йөрткән урыс империясенең таркалуы һич тә очраклы хәл түгел Ана каберне күптән казыдылар Шуларнын берсе мактауга лаек, бик т.» цивилизацияле әрмән халкы Халык шагыйре Туманян революциягә кадәр «Кайберәүләр (кемнәр икәне билгеле! М Ә ) билләренә үлән бәйләп, чи тиредән тегелгән киемнәрдән йөргән чакта, без китап чыгардык, коммуналь хуҗалык инфраслруктурасын булдырып. шуннан файдаландык», дип язган, әлбәттә, моңа Мәскәүнен җен ачуы чыккан Үзләре мине ачулансалар да. мин әрмәннәрне, яратып. үз игеп киттем (журналларында язмаларымны бастырдым) Үпкәләмәдем дә. Чөнки әрмән зыялылары хаклы иде. Миннән алар болай дип сорадылар: «Казанда татар мәктәпләре күпме, гомумән татар теленә мөнәсәбәт нинди’» Мина Казанда тагар мәктәпләре, балалар бакчаларының бетеп баруы турында әйтергә туры килде Алар. «Сез тарихка бөек халык буларак кергәне» Аз гына горурлык хисе юк мени сездә, ничек инде үз ана телендә белем алмау мөмкин? Бездә укыту әрмен телендә генә бара», диделәр. Кайчак мин. «Әрмәнеганда. шул җөмләдән, Ереванда совет власте бар микән’» дип шикләндем дә. Әмма бер мәйданда Ленинга куелган һәйкәлне күргәч кенә, эшнең асылына гөшендем кебек Әрмән- стан халкының 90 проценты әрмәннәр Бераз гына азәрбайҗаннар, көрдләр бар Мин көлеп «Сездә яһүдиләр дә юк мени, сез моңа ничек ирештегез’» дип сорадым Алар кыска гына итеп «Читләргә бездә эш юк», дип җавап бирделәр Ереванда китаплар тарихы йорты Магедарап бар Мин анда икс мәртәбә яртышар көн булдым һәм бик бай Дәүләт музейларына карап тан калдым «Татар бетмәскә тиеш!» 1975 елның сентябре Республиканың «Белем» жәмг ыятс идарәсе мине Әг ерже районына, лекцияләр уку торышын т икшерергә җибәрде Районның авыл ларында ’да булдым Шуларнын берсе Кырынды Әгерҗедән 40 чакрым чамасы ерак лыкга Мине Кырындыга Казан егете уңыш җыярга ярдәм итү өчен шул районга җибәрелгән шофер алып барды Махсус түгел, юл уңаенда гына Ул Кырынды икмәген Әгерҗе элеваторына ташый икән Шу лай ки гсштск өч көннән у л мине Әгерҗегә алып кайтырга тиеш Билгеләнгән көнне шофер туктаган өйгә бардым У г чыннан да ойдә ндс Кызмачарак Көтмәгәндә стал җибәрде • \г ли эне. ни булды’» дип аптырашта калдым Яшь аралаш ул «Энекәш, ничек еламыйсың, күз алдында тагар халкын бетерәләр Кемгә ни эыяны гиде икән анын? Әйтегез әле. гагар милләтен нигә бетерәләр? дип үкседе Бу минем до авырткан җирем Мин лә «Вак милләтләрнең» бетүенә үтә борчыла һәм «нн- тернациональ дуслык булгач, ни өчен бер милләт уннарча милләтләрне йота? Шул партиянең милли сәясәте чәчәк ату үрнәге була мени?» —дип үз-үземә сораулар куя идем. Әмма ул вакытта әлеге сорауларга жавап табу бик кыен иде шул Мин шофер милләттәшемә болай дидем: «Дөнья бер көн белән генә бетми. Үзгәрешләр булачак. Милләтебезнең киләчәге бар. Мин моңа чын күңелемнән ышанам».— дидем Шофер бераз тынычлангандай булды. «Татар бетмәскә тиеш!»— дип, кулларын йомарлап, югарыга күтәрде... Икенче көнне без Әгерҗедә идек. Аңа күпме еллар үткән. Әмма Казан егетенең «Татар бетмәскә тиеш!» — дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Кем ул Михаил Львов? угыштан соңгы урыс әдәбиятын, бигрәк тә шигъриятен укып-күзәтеп баручылар әлеге сорауга: «Михаил Львов бик үзенчәлекле һәм киң колачлы урыс совет шагыйре» — дип жавап бирерләр. Ләкин күпләр бу талант иясенең тәрҗемәи хәлен һәм ижат юлын бөтенләй диярлек белмиләр. Ә Михаил Львовның тормышы да. ижат юлы да башкаларныкына һич тә охшамаган. Ул шактый кызыклы һәм гыйбрәтле. Югарыда әйтелгән иде инде, безнең Нәсибаш авылы волость үзәге булган һәм земство анда урыс телендә эшли торган мәктәп ачкан. Аның укытучылары булып Златоуст гимназиясен тәмамлаган ирле-хатынлы Габитовлар — Дәүләтша ага һәм Гөлҗиһан апа эшләгәннәр. Алар — Михаил Львов исеме белән урыс поэзиясендә урын алган шагыйрьнен ата-аналары Ике уллары туган. Олысы — Рәшит, кечесе Рифкать. Кызганычка, тиздән малайлар әнисез калганнар. Олысына 2 яшь ярым, кечесенә — 8 ай чакта. Дәүләтша абый, шәһәрдә булганда, хатынына якага дип кеш тиресен сатып алган. Апа аны бер көн генә муенына салып йөреп калган.. Тиредә ваба авыруының микроблары булган икән. Бәхетсезлек бер килсә, килә бит ул. ди халык. Революцион китаплар тараткан дип. патша түрәләре Дәүләтша абыйны кулга алып, еракка озаталар. Шуннан сон сабыйлар төрле кеше кулында тәрбия алалар. Соңыннан бу хакта М. Львов түбәндәгечә язган: О. деревенские женщины. Спасибо вам. Накормили нас досыта: Меня и Рашита. Михаил Львов белән мин беренче мәртәбә 1964 елда очраштым. Моңа кадәр аның авылдашым икәнлеген бөтенләй белми идем. Әмма «серне»» галим Рашат Гайнапов ачты: бер юньсезе Гөлҗиһан апа каберендәге мәрмәр ташны үз баласы каберенә алып куйган имеш. Шуңа әткәйнең дә кәефе китеп йөргән иде Менә шулар мине СССР Язучылар союзы идарәсенә — Михаил Львовка хат язарга мәҗбүр итте. Аның кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде «Мөхтәрәм Михаил әфәнде! Җ^йгә безнең авылга кайтсагыз иде Без сезгә әниегезнең каберен тәртипкә китерергә булышыр идек». Җавап озак көттермәде Аның кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт «Дорогой Махмут Рахимович! Ваше письмо глубоко взволновало меня. Спасибо за большое человеческое сердце. У меня нет слов, чзобы передать те чувства, которые я испытал, прочтя Ваше письмо. Снова хлынули в душу ощущение своей трагический судьбы, боль сиротства... Современность закружила, закрутила меня. Я созвонюсь и спишусь с Рашитом, и мы летом сделаем все. что в наших силах, для могилы, для памяти матери. Стыдно и горько, но большая часть жизни у меня была посвящена ничтожнейшей борьбе за существование... Разрешите послать Вам одно из своих стихотворений о мазерн и книгу, в которой тоже есть стихотворение о матери. Я собираюсь в конце декабря прилететь в Казань, тогда поговорим по душам. С сердечным приветом, ваш М. Львов. 25/Х1-1964 г.» Шагыйрь сүзендә торды. Җәй көннәрендә Рәшит абый белән авылыбызга кайттылар. Картларны ияртеп зыяратка юнәлдек. Гөлҗиһан апаның каберен эзләргә тотындык. Үкенечкә, таба алмадык. Чөнки күпләр фронттан кайтмаган. Картлар да үлеп беткән диярлек. Элегрәк хатын-кызларны зыяратка. бигрәк тә мәет җирләргә кертмәгәннәр Дәүләтша абый исән булса, бәлки каберне табарга булышыр иде. Әмма ул. татар балаларына 40 елдан артык урыс теле һәм С әдәбияты укыткан Башкортстанның атказанган укытучысы, моннан берничә ел элек үлгән иде. Кабере Кыйгы районының Тугыхты авылы зыяратында Тагын бер гыйбрәтле нәрсә Гомер буе татар иле. анын мәркәзе Казанда яшәгән күп кенә татарлар ата-анасынын телен белмиләр Хәтта шул наданлыклары белән мактаналар да әле Рифкать абыйнын ботен аңлы гомере урыс арасында үтсә дә. татар телен белә, хөрмәт итә иде Үлеп Казанны яратты. Башкалабызда булуны бәхеткә санады. Күп язучылар, шагыйрьләр, жәмәгатъ эшлеклеләре белән дуслашты. Мәскәүдә татар булуы белән горурланды Бу хакта яшермәде Бер ши1 ырендә «Безнең күзебез шуна кысыграк - т омер буе дошманга төбәп ук аттык, аякларыбыз шуна төз үк түгел гомер буе ат өстеннән төшмәдек», дип язды. Урыс шовинистлары М Львовны кан дошманы итеп күрделәр. Шундыйларның берсе Львов ижатын мыскыллап -Крокодил»да пасквиль язып чыкты һәм үзе тиздән аракы парында янып үлде. Я Смеляков дигән карагруһ: «татар теле урыс тегермәнендә он булып тартылды», дип күкрәк какты. Ул бәндәгә башкорт халык шагыйре Нажар Нәжми жавап шигыре язып. Мәскәүдә бастырып, татар теленең бөек һәм үлемсез икәнен раслады Ә шовинистлар улады һәм алар бервакытта да пычрак эшләреннән тукталмадылар СССР Язучылар союзы М Львовның әсәрләрен Ленин премиясенә күрсәткәч, ни генә кыланмадылар шовинистлар. Премия комиссиясе әгъзалары арасында шулай ук Львовны жаны-тәнс белән күрә алмаучылар бар иде Ятим үсү. фронтта алган күпсанлы яралар, ниһаять, адым саен күргән гаделсезлекләр шагыйрьне вакытсыз кабергә тыктылар Ул 70 яшь өстендә якты дөнья белән хушлашты Әмма бу бөек шәхеснең 30 дан артык жыентыгы. андагы әсәрләр озак еллар яшәрләр, халык күңеленә жылылык өстәрләр һәм соңгысы Рифкать Дәүләтша улы Габитов ничек Михаил Давыдович Львовка әйләнгән сон? (Бу бит аның псевдонимы гына түгел, паспортка теркәлгән исем-фамилиясе дә.) Мондый сорауны мин Львовның үзенә дә. Рәшит абыйга да биреп карадым Әмма конкрет жавап ишетмәдем Элегрәк кемнәндер ишетеп калган идем Рифкать абый яһүд гаиләсендә тәрбияләнгән Лев. Давыд яһүдләрдә еш очрый торган исемнәр Тирән белемле, искиткеч итагатьле булуы да шул фаразны раслагандай тоела. Тагын бер фараз бар: шовинистларның татарны күрә алмавы башка исем алырга мәжбүр иткәндер Бу буш хыял түгел Казан университетын тәмамлаган Минзәлә егете Ринат Суфиев үзенең беренче романына кереш сүз язуны үтенеп. Константин Симоновка мөрәжәгать итә Ул риза була һәм болай дип өсти: «Сез моннан сон Роман Солнцевка әйләнерсез». Ксм-кем. әмма яһүд кавеменнән булган Симонов урыс менталитетын яхшы белгән Монда шик юк. Бәлки берәр шундый зат Рифкать абыйга да исемен үзгәртергә киңәш биргәндер Әмма моны хәзер беркем дә белә алмый инде Кемнең теле затлырак —- әскәүдә. СССР Педагогия фәннәр академиясе системасында аспирантура тәмамлап, диссертация яклагач, Казан дәүләт пединститутында эшли башладым Педагогика фәне өчен авыр саналган музыка-педагогика факультетында, рус филологиясе, тарихчылар бүлекләрендә укытуны миңа йөкләделәр Музыкантлар белән эшләүнең авырлыгы шунда, алар музыкаларын гына беләләр Интеллектуаль базалары сай Әмма үзләре турында югары фи- кердәләр. Аллага шөкер, мин алар белән уртак тел таба алдым. Шулай да күктә гел генә кояш балкып тора алмый ич. Өченче курста педагогика тарихын укытам Лекциягә кердем Аудитория дәррәү аякка басты Исәнләштем дә. гадәттәгечә, кул белән ишарәләп утырырга куштым Бөтен курс утырды Тик Мөхәммәтжанов дигән студент кына басып торуын дәвам итле. Мин моның сәбәбен сорадым. Ул. «Моңа кадәр тү теп килдем Әмма башка булдыра алмыйм, бөтен курс алдында сезгә әйтергә мәжбүрмен урыс кызлары минем фамилиямнән көләләр», диде Мин студентка утырырга куштым һәм болай дип дәвам иттем «Сез инде бала-чага түгел, ә үзегезне сабыйлар кебек тотасыз Фамилияне сайлап алмый зар. ул ага-анадан килә Шулай да. әйдә «Мөхәммәтжанов» фамилиясенә кинрәк тукталыйк әле Мөхәммәт пәйгамбәрнең исеме, гарәп сүзе «макталган» дигәнне айлата «зян»га килгәндә, ул да гарәп сүзе «жан»ны аңлата Татарда «жаным» диләр икән, шул күз алдына килә син генә, бер генә, башка беркем дә түгел (мин «Мөхәммәтжанов» сүзен гарәпчә, латинча, кириллица белән тактага ятып куйдым) Урыс фамилияләре күбрәк кушаматка барып тоташалар. Мәсәлән. «Баранов». «Козлов». «Волков». «Медведев». «Свининин». «Белкин». «Коровин». «Курочкин». «Петухов». «Гусев». «Конев» һәм тагын әллә нәрсәләр. Әмма безнең бервакытта да ул фамилияләрдән көлгәнебез юк. Ломоносовка хөрмәтебез бик зур, ә бит анын фамилиясе «ломать ноц» сүзләреннән ясалган. Боларны сөйләгәндә, аудиториядә чебен очканы да ишетелерлек иде Шул чак. мин сөйләшүне башка юнәлешкәрәк бордым: татар теленең дөнья күләмендәге 14 телләр исәбенә керүен әйттем һәм аларны санап чыктым (инглиз, француз, немец, испан, итальян, португал, гарәп, татар, урыс, кытай, япон. һинд, урду (Пакистан), бенгал (Бангладеш)). Студентлар моңа кадәр бу «яңалыкны» бөтенләй белмәгәннәр булып чыкты Тәнәфес вакытында шактый студентлар үз исемнәренең мәгънәсен белергә теләүләрен әйттеләр Күбесенен исемнәренең мәгънәсен шундук әйтә алдым. Калганнарын алдагы лекция алдыннан аңлатырмын. дидем. Тормыш мизгелләрдән тора дигән идек. Бу — хак. Әмма һәммәсен дә сөйләп чыгып булмый Шуңа күрә кайберләреңә генә тукталырга туры килде Башкалары белән уртаклашу — киләчәк эше. РЕДАКЦИЯДӘН. Галим һәм публицист Мәхмүт Әхмәтжан исеме укучыларга яхшы таныш. Анын республикабыз матбугатында дөнья күргән күп кенә мәкаләләре — мөһимле! е. актуальлеге, татар халкынын рухи уянышы, борчу-гамьнәре уңаеннан шъ- тибарга лаек. Мәхмүт ага Әхмәтжаш а быелнын февраль аенда 70 яшь тула. Без аны күркәм юбилее унаеннан котлыйбыз, ана саулык-сәламәтлек һәм яна ижат уңышлары телибез.