Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЯДӘ «КАЗАН» ЖУРНАЛЫ

Торкиядә төрки-татарлар дел-Урал буснын болгар-татарлары хәзерге Торкия дәүләте җирләренә кайсы заманнарда сукмак сала башлаганнар — тарихтан бу турыда мәгълүматлар очратканым юк Ничек кенә булмасын. Бөек Болгар дәүләтендә яшәгән ерак бабаларыбыз өчен Анатолия. Кече Азия ят жир саналмаган Хәзерге Төркиянсн үзәгендә, көнчыгыштан көнбатышка сузылган йөзләгән чакрымлы таулар чылбырының «Болгар таулары» дип аталуы да күктән төшмәгән Төркия. Иран. Әзербәйжан топоиимиясендә «болгар» исемнәре очрау да шул заманнардан килә дип саналырга хаклы. Кара диңгезнең төньягында, төньяк Кавказда. А зовдишезс буенда. Иделнең түбән агымында яшәгән Боек Болг ар дәүләтен тудыр! ан халыкның бер өлеше Кече Азиядән бу якларга күчеп килгән төрки-болгарлар булуын төсмерләп була Кубрат хан заманында Бөек Болгар дәүләтенең хазарлар (әзериләр) тарафыннан басып алынуы аркасында болгарларның бер өлеше Дунай буйларына күчеп, анда Дунай Болт ариясен барлыкка китерсә, икенче өлеше Иделнең урта агымына менеп Идел Болт ариясе дигән дәүләт кора, ә өченче өлеше Кавказ тауларына елышып, соңыннан карачай-балкар исеме астында билгеле була. Болгарларның бер өлеше, һичшиксез, хазарлар кул астында да калган Бөек Болгар дәүләте җимерелгәнче һәм жимерелгәч тә болгарлар Кече Азия юлларын онытмаганнар Күренекле рус тарихчысы тюрколог Д. Е Еремеев «төрекләрнең билгеле бер дәрәҗәдә Кече Азия халкының варислары» булуын таный (Д Е Еремеев Этногенез турок М . 1971 Б. 21 22). Шунда ук бу галим «инде Ill IV гасырларда ук төрки халыклар Кече Азия. Кавказ һәм Балкан халыкларының күп санлы һәм даими күршеләре булганнар» дип яза Икенче төрле әйткәндә, ул безнен эраның 111 гасырларында ук Кече Азиядә, Кавказда. Кара дингешен гаш ЫВД* һәм Балкаңда юрки халыкларның киң таралып, күпләп яшәүләрен таный Ә бәлки алар бу регионнарда аннан да элек яшәт өннәрдер кем белә Идел буе Болгар дәүләте барлыкка килгәч тә безнең бабаларыбыз өчен Кече Азия. Кавказ юлларына чирәм үсмәгән Идел буе Болгарстанына инде VIII IX гасырларда ук ислам дине керә башлау. 922 елда аны рәсми кабул игү нәтиҗәсендә Кече Азия белән элемтәләр үсә. ныгый барган Мәккә вә Мәдинә юллары төркиләр яшәгән Анатолия аша узган. ә инде Госман империясе барлыкка килгәч, дини элемтәләргә сәүдә, мәдәни бәйләнешләр дә өстәлгән И Хәзерге төрек теленең диалектларыннан иң күп таралганы кыпчак диалекты. Ә әдәби төрек теле исә Кече Азиягә сәлжүкләр үтеп керүе нигезендә формалашкан Сәлжүкләр— угыз телле төркиләр. Төркиянең күршеләре төрекмәннәр, әзериләр. кырым татарлары да угыз төркеменә керә. Хәзерге төрек теленең кыпчак диалекты бәлки Кече Азиядәге борынгы төркиләр теленә барып тоташа торгандыр? Бөек Болгар дәүләте җимерелгәч. аның халкының бер өлеше Кече Азиягә дә күченеп киткән булуы мөмкин бит Идел буе төркиләренең Кече Азиягә күченүе Идел Буе Болт аретаны заманында да дәвам иткән Бу күренеш Алтын Урда чорында тагын да активлашкан Кече Азияда, Мисырда «мәмлүк» исеме белән йөртелгән гавәм кыпчаклардан. Идел буе. Төньяк Кавказ. Азов буйларыннан барып чыккан халыклардан торган. Идел. Урал, Азов, төньяк Кавказ болгарлары да кыпчак телле халык. Бу тарихи экскурсның максаты — хәзерге төрек халкының формалашуында болгаркыпчакларнын да өлеше булуын күрсәтү Кече Азиягә күченеп килүче болгар-кыпчаклар аерым төрки халык булып формалашмаган, алар «төрекләшкәннәр» Дорес. әле XIX гасыр ахырында да Төркиядә «болгар» исемен йөртүче этник группалар булуы турында төрек әдәбиятында искә алына XIX йөзнең соңгы чирегенә хәтле болгар-татарларның Идел-Урал буйларыннан авыл-авыл булып, зур төркемнәр белән Төркиягә күченеп килүләре турында мәгълүматларны очратканыбыз юк Кайсы чорларда, кайсы яклардан һәм күпме төрки-татар Төркиягә күчеп килгән, биредә аларның тормышлары ничек булган— бу турыда кулга алырлык бер тикшеренү дә юк Гөләчйөз Хәйретдин «Казан төрекләре» күпләп беренче мәртәбә Төркиягә 1893 елда килделәр дип яза (Казан,—1978.—№ 22. Б 53). Бу күченү Госман дәүләте падишаһы Солтан II Абдулхәмит белән алдан сөйләшү һәм аның рөхсәте буенча башкарыла Шул елны Төркиягә 3000 ләп төрки-татар күченеп килә. Чыгышлары буенча алар Уфа. Стәрлебаш. Стәрлетамак. Балтач. Әчтерхан. Хан урдасы, Оренбург. Чесноков. Бөгелмә. Чакмак шәһәрләре һәм ул тирәдәге авыллардан булалар. Аларның бер өлеше Төркиянең Иске шәһәре тирәсендә авыллар тозеп тормыш (Ташлап җибәрәләр Ул авыллар әле дә исән Ә бер өлеше шәһәрләргә урнаша. Казан «төрекләренең» икенче тапкыр күпләп Төркиягә күченүе 1900—1901 елларда, Николай II заманында була. Бу юлы күченеп килүче «Казан төрекләре» Казан. Бөгелмә, Самара, Киркәле. Куакбашы. Шөгер. Иске Иштирәк. Яна Иштирәк. Яхшы Каратай дигән шәһәр һәм авыллардан кузгала Бу юлы 2000 ләп төрки-татар Төркиягә килеп урнаша. Төркиягә күченеп килү гаять мәшәкатьле була. Бер яктан —иң башта Төркия солтаныннан рөхсәт алу кирәк, икенче яктан — Русия хакимиятеннән күченеп китү өчен паспорт һәм рөхсәт алу тагын да катлаулырак. Әмма шушы нке күченүгә рөхсәт итәргә мәҗбүр булган патша хакимияте инде яңа күченүгә рөхсәт бирми Күчкән кешеләрнең барсы да «Казан төрекләре» генә булмаган. Төркиягә бару юлында аларга карачайлар, балкарлар, ногайлар да кушылган. Патша хөкүмәте чик куймаган булса, әлбәттә монда күченүләр ике генә тапкыр булмас иде. Дөрес. Төркиягә. Төркия аркылы гарәп илләренә. Мәккә вә Мәдинәгә хаҗга. укыр> а һәм сәүдә эше белән Кече Азия! ә. Африкага барып чыккан төрки-татарларның Төркиядә төпләнеп калулары да булган, ләкин андый кешеләр күп түгел 1917 елгы рус инкыйлабыннан соң Русиядә власть башына килгән большевиклар нинди «җәннәт» ясаячагын төшенгән, чын мәгънәсендә урыс сәясәтенең нәрсә икәнен аңлаган татар зыялылары, сәүдәгәрләре, байлары советлар эзәрлекләш ләреннән качып Ерак Көнчыгыш илләренә. Финляндиягә. Төркиягә качып китәләр Алман сугышында әсирлеккә төшкән татар солдатларының да бер өлеше Төркиягә күчеп килә 1917—1920 елларда советлар террорыннан качып меңләгән төрки-татарлар Ерак Көнчыгыш илләренә —Кытайга. Кореяга. Япониягә юл тота. 1940 еллар уртасында (Цинзянны искә алма! анда) бу көнчыгыш илләрендә 5 10 мен төрки- татар яшә!ән дип искә алалар. 1945 елгы совет-япон сугышында Япония җиңелгәч совет I аскәрләре белән бергә Маньчжуриягә басып кергән «органнар» вәкилләре биредәге татарларның зыялыларын кулга алып, совет төрмәләренә тутырдылар Кытайда коммунистлар властька килгәч тә Маньчжуриядәге төрки-татарларга яшәү мөмкинлеге калмады 1950 еллар башында биредә калган татарлар төрле юллар белән Австралияга, Канадага. Америкага киттеләр, бер өлеше Төркиягә килеп урнашты Маньчжуриядән Төркиягә күпме татар күченеп килүе турында да мәгълүматлар юк. һәрхәлдә, алар бер-ике мең тирәсе булгандыр дип уйларга мөмкин. Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсирлеккә эләккән татар солдатларыннан азмы-күпме бер өлешенең дә Төркиягә килүләре билгеле «Төркиядә күпме төрки-татар бар9» дигән сорауга без туры, тулы жавап бирә алмыйбыз Шуна күрә бабаларыбызны» соңгы йөз елда бирегә килеп урнашулары турында безгә билгеле булган хәбәрләрне күзәтү белән генә чик .теләбез Төркиядә күпме төрки-татар яшәве белән кызыксынган профессор Надир Дәүләт 1975 елда Анкарада 900—1000, Истанбулда 500—600 Иске Шәһәрдә 300-400. Измирдә 20—30. башка якларда 90—100 ләп -Казан төрек тәре*' яшәве мөмкин дип яза (Дәүләт Н Төркиядә казандылар) (Казан 1975 № 15 Ь 31) А Хәкимоглы Төркиядә! е татарларның саны 25 мең чамасы дип яза (A HeKimoglu Antiislamische Propaganda inder Sowjetunion El Mu&anrun (Berlin) -1967—№ 8/9—S. 10) Надир Дәүләт бу санны артык күпертелгән дип саный Татар-төрек дуслыгы жәмгыятенен рәисе Ф Фәтхелисламов исә үзенең «Казан утлары- журналында басылган «Телдә, фикердә, эштә берлек» мәкаләсендә (1994 —№ 6 Б 183 187) Төркиядәге татарларның санын күрсәтмәсә дә. анда! ы милләттәшләребез- нен 35,9 проценты —Россиядән. 45,9 проценты Кытайдан. 18.2 проценты Япония һәм Кореядән килгән дип күрсәтә Кызык килеп чыга, бу автор Төркиягә килеп урнашкан татарларның ничәшәр проценты кайсы илләрдән булуын күрсәтә, ә Төркиядәге татарларның «төгәл санын күрсәтү бик кыен», дип яза Парадокс1 Моннан икс-өч ел элек шагыйребез Әхмәт Гадел Татарстан телевидениесендәге чыгышында Төркиядәге татарларны миллионлап санады. Күрәсең, бу санга ул Төркиядә яшәүче кырым татарларын да керткәндер Ничек кенә булмасын. Төркиядә күпме Идел-Урал һәм Себер төрки-татарлары яшәве хәзергә хәтле билгеле түгел. Төркиягә күченеп килүче татарлар турындагы өстәге күзәтүгә таянсак, анда кимендә бер ун меңләп төрки-татар булырга тиеш. Алар, әлбәттә, өйләнешкән, балалар тапкан, үрчегәннәрдер Димәк. бу сан да артырга тиеш иде Ләкин, ничек кенә булмасын. Надир Дәүләт китергән саннар дөреслеккә якындыр дияр идем. Эш шунда Төркиягә күчеп килгән татарларның төрекләр белән тел һәм дин якынлыг ы нәтижәсендә икенчс- өченчебуында инде алар төркиләшкәннәр. Барсы булмаса да. абсолют күпчелеге Мин моны Садри Максудиның кызы Адиләнең дә төрекләшүеннән, оныклары нын татарча бөтенләй белмәүләреннән чыгып әйтә алам. Г Баттал-Таймас. Йосыф Акчура. Әхмәт Вәли Мәңгәр. Рәшиг Рәхмәти Аратларның икенче буыннары инде тулысынча төрекләшүенә дә таянып әйтә алам Төркиягә килеп урнашкан төрки-татарлар арасында 50 нче еллар уртасына хәтле милләтчелек идеясе булмый Төрекләр белән бер дин. телләр якынлы! ы. уртак миф-легендалар булуы, iореф-гадәтләрнен дә якынлыгы аркасында бирегә күчеп килгән төрки-татарлар биредә үзләрен чит халык дип сизмәгәннәр Ба ia- ларын төрек мәктәпләренә биргәннәр, махсус татар мәктәпләре ачу турында уйламаганнар, гарәп шрифты белән басылган төрек китапларын аңлау алар өчен зур проблема булмаган. XIX гасырда бирегә килгән милләттәшләребез арасында зыялылар булуы да шикле, булса да алар аз булган. Күчеп килүчеләр авыл халкы, кул көче белән яшәүчеләрдән торган Ә 1917 елдан соң Төркиягә күп кенә татар зыялылары килгән Ләкин болар арасында да милләтчелек идеясе тарафдарлары, милли мәгариф, мәдәни эшләрен торгызу, милли клублар, кичәләр оештыру, яшьләр белән эшләү, тагар китабы басу артыннан йөрүчеләр булмаган Бу зыялыларның абсолют күпчелеге горек мәдәнияте фәне, икътисады, тарихы өлкәсендә эшли башлый. Төркиянен сәяси, иҗтимагый, фәнни тормышында тирән эз калдыра Рәшиг Рәхмәти Арат. Иосыф Акчура. Садри Максуди. Муса Акьегетзадә тиз арада Төркиянен күренекле галимнәре, жәмәгать эшлеклеләре булып танылалар Төрек геле, тарихы, юриспруденциясе. фәлсәфәсе буенча китап артыннан китаплар _ Дөрес, Төркиягә килеп чыккан төрки-татар зыялыларының барсы да бу юлдан китми, кайберләре үзләренең кем икәнлекләрен онытмый, үл милләте турында да кайгырталар Г Баттал-Таймасның бөтен ижаты диярлек та lap халкының тарихын өйрәнү! ә. аның зыялыларының тәржемәи хәлен гор|ызуы төрек укучысын төрки-татар халкы тарихы белән таныштыру!а оагышлана Зәки Вәлидн. Фоат Туктаров. Ләбиб Каран. Мәхмүт Таһир. Наилә Бинарк. Гаяз Исхакый (Төркиядә яшәгән елларында) «шимали төрекләре» өчен жан атучы әдип, галимнәр булып калалар Дөрес, монда килеп төркиләшкән чыгышлары Идел-Уралдан булган өстә искә алынган галимнәр дә ү злэренен шим.г пт төрек ләре уллары булуларын оныгын бетермиләр, милләтебез тарихы әдәбияты буенча хезмәтләр язгалыйлар. Бары тик Садри Максуди тына бу кагыйдәдән чыгарма була. Төркиядәге төрки-татарлар арасында милли идея 50 нче еллар уртасында барлыкка килә. Бу эш Төркиягә Ерак Көнчыгыш илләреннән килеп чыккан төрки-татарлар эшчәнлегенә бәйләнгән Маньчжурия, Япониядә милли мәктәпләр оештырган, газета-журналлар, китаплар басуны аякка бастырган, милли музыка-сәнгать кичәләре, яшьләр, хатын-кызлар өчен төрле җәмгыятьләр оештырган, шундый юллар белән Ерак Көнчыгыш илләренә килеп чыккан милләттәшләребезне милләт булып саклап калу өчен Гаяз Исхакый башлап җибәргән бу изге эшне Маньчжурия. Япониядән Төркиягә килгән милләттәшләребез кузгата Алар 1954 елда Йстанбулда «Идел-Урал төрекләре култур вә социал ярдәм дәргәне» (җәмгыяте) оештыралар. 1957 елда Ләбиб Караннын актив катнашы белән шунда ук «Сөембикә култур җәмгыяте» эшкә керешә һәм бу җәмгыять татар телендә китаплар басу эшен дә башлап җибәрә 1963 елда Анкарада «Тукай исемендәге яшьләр клубы» оештырыла һәм ул «Тукай бюллетене» дигән журнал басуга керешә. «Казан» журналы вә Әхмәт Вәли Мәңгәр 1970 елнын 5 маенда Анкарада «Енә газета» исемле газета дөнья күрә. Аны «Казан култур вә ярдәмлек дәрнәге» чыгара башлый. Тиздән ул «Казан төрекләре культур вә ярдәмләшмә дәрнәге» дип үзгәртелә. Бу өстә искә алынган «Идел-Урал дәрнәге»нен яңа исеме булырга тиеш. Тиз арада бу газета урынына күрсәтелгән җәмгыять «Казан» дигән журнал оештыра Анын беренче саны 1970 елнын июлендә Анкарада басылып чыга Бу журнал ун ел дәвамында нәшер ителә, анын 23 нче. соңгы саны 1980 ел башында дөнья күрә. 1—22 саннары Анкарадагы «Аййолдыз» матбагасында, ә соңгы 23 нче саны «Сан» басмаханәсендә басыла. Журналның күләме 64 биттән тора, форматы белән «Аргамак» журналы чамасы Журналның беренче саны Япониядән килгән Рифат Мөхмәсип баш редакторлыгында (имтияз сахибе), ә калган 2—23 саннар доктор Мәхмүт Алукай редакторлыгында басыла. Беренче — бишенче саннарының «язу эшләре мөдире» Надир Дәүләт, калганнарының «язу эшләре мөдире» (җаваплы секретаре)— Рәшит Аги 2—16 саннарында «секретарь» буларак Саидә Арсланбәк күрсәтелә, калган саннарда «секретарь» күрсәтелмәгән Журналның редколлегия әгъзалары: доктор Әхмәт Тәмир, Мәхмүт Таһир. Рифат Мөхтәсип. Надир Дәүләт. 12 саныннан редколлегия составына Наилә Бинарк, 21 саныннан Әмрулаһ Аги кертелә. Әхмәт Тәмир — 20 еллар башында Әлмәттән Төркиягә килгән галим, ә Наилә Бинарк—Финляндиядән килгән татар кызы. Калганнары — 50 еллар башында Ерак Көнчыгыш илләреннән килгән Гаяз Исхакый шәкертләре. Журналның матди ягы исә тулысыңча диярлек Әхмәт Вәли Мәңгәргә (1891— 1978) бәйле Ул журналны оештыручыларның берсе дә. Анын атасы Казан артындагы Мәңгәр авылыннан. Ә Әхмәт Вәли Мәнгәрнең хатыны Сабабаш авылыннан (хәзерге Саба районына керә торган авылдан). Ә В Мәңгәр үзе Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә туа Яшьтән үк сәүдә эшләре белән Монголия. Кытай юлларын таптый. 20 еллар башында Маньчжуриядә кала, сәүдә, менеджерлык эшләре белән шөгыльләнә. Биредә ул Алманиянең «Мерседес-Бенц» фирмасы белән элемтәләр урнаштыра. Кытайга бу фирмадан машиналар кайтарта башлый. Ул үзенен килеренең күп өлешен Маньчжуриядәге татарларның мәдәниятен күтәрүгә, ярлыларга ярдәм итүгә, мәчетләр салуга, мәктәп-мәдрәсәләр, газета-журналлар, китаплар басуга тота. Маньчжуриянең Мукден. Харбин кебек татарлар күпләп урнашкан шәһәрләрдә генә түгел. Кытайның Шанхай кебек халыкара сәүдә үзәгендә дә Ә В Мәңгәр татарлар өчен мәдрәсә ачу юлларын таба Биредә дә анын ярдәме белән татар журналы басыла башлый. Гаяз Исхакый Маньчжуриядә оештырган «Идел-Урал» җәмгыятенең эшләре өчен дә. «Милли байрак» газетасын чыгару өчен дә ул зур матди ярдәм итең килә. Ә В Мәнгәр 1939 елда гаиләсе белән Төркиягә күчеп килә, биредә дә сәүдә-менеджерлык белән шөгыльләнә. Хәзерге көндә Төркнядә җитештерелә торган «Мерседес-Бенц» автомашиналары фирмасы анын эшчәнлегенен нәтиҗәсе: Алманиянең шул исемдәге фирмасы белән килешеп Төркиядә әлеге маркадагы автомашиналар җитештерүне ул башлап җибәрә. Төркиядә ул биредәге татар зыялылары Рәшит Рәхмәти Арат, Хәмит Зөбәер Кошай, Йосыф Уралтәрәй, .Адилә Аида. Наилә Бинарк, Гаяз Исхакыйлар белән аралашып яши X. 3 Кошай, А. Аида. Н Бинарк. Муса Ярулла Бигиләрнең әсәрләрен үз хисабына бастырып чьи ара. Маньчжуриядә «Милли байрак-ны чыгарх чыгымнарын үз өстенә алган булса, биредә «Казан» журналының спонсоры була Азия. Европа. .Америка илләре белән зш алып барган бу олуг бизнесмен үзенең татар халкының у,ты икәнен бервакытта да онытмый, үзе гапкан малның күп өлешен милләтенең мәдәниятенә, мәгарифенә, матбугатын үстерүгә, бу илләргә килеп чыккан халкыбызны милләт оуларак саклап калу эшенә тота. Ә В. Мәш әр талантлы бизнесмен i ына түгел, киң эрудицияле зыялы да. халкыбызның тарихы, мәдәнияте, сәнгатенә гашыйк булган зат та. Ул яшьлек елларында Казан. Троицк. Түбән Ңовгород. Оренбург. Кызылъярдагы зыялылар белән аралашкан, дуслашкан. Авын дуслары арасында гатар артистлары, язучылары, жәмәгать эшлеклеләре. арклы сәүдәгәрләр, педагоглар да аз булмаган. Бу аның «Казан» журналы битләрендә басылган хезмәтләреннән дә күренә (Ул талантлы журналист та будан.) Журнал битендә аның түбәндәге мәкалә һәм истәлекләре басылган Атаклы артистыбыз белән очрашулары турында «Габдулла Кари • дигән мәкаләсе «Казан» журналының беренче санында ук бар Атаклы татар педагоглары Бубилар һәм алар оештырган Буби мәдрәсәсе турында ул «Буби мәдрәсәсе вә Буби кардәшләр» дигән истәлек һәм уйлануларын яза (.V? 3) Анын каләменнән ./Татар театры хакында» (№ 12), «Гали әкә Умаров» (№ 19). «Агафуровлар вә Велисвлөр хакында хатирәләрем- (№ 20). - Имтиязлы бохаралылар» (№ 4). «Газиз Булат хакында хәтеремдә калганнар» (Атаклы казакь .мәгърифәтчесе, музыка белгече) (№ 15). «Нигъмәтулла Хажи Карамшак хакында хатирәләр» (№ 16). «Мәкәрҗә ярминкәсеннән хатирәләр» (№ 17). «Казан төрекләренең милли, мәдәни фагыйләтендә имам вә түмәрләрнең роле» (№ 6). «1922 елда Татарстанда ачлык сәфаләзи хакында белгәннәрем» (№ 17). һ б. язмалар төшә 1980 елда Төркиядә төрле партияләрнең эшчәнлеге туктатылу сәбәпле «Казан төрекләре культура вә ярдәмләшмә җәмгыяте» дә эшләүдән туктый һәм ул чыгара юрган «Казан» да басылмый башлый 1970 елда .«Казан утлары»нда (№ 5) М Госмановның «Тарихтагы тирән пләр» исемле мәкаләсе чыкты. Галим анда мәдәни, тарихи мирасыбызны барлау. туплау мәсьәләләрен дә күтәрә һәм укучыларга бу изге эштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать игә. Шушы мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән Ә В Мәнгәр Встропавсл Петербург. Уфадагы танышларында сакланучы кулъязма китаплар, тагар матбугаты, аерым зыялылар, тагар фольклорына караган материаллар турында мәкалә язып чыга (№ 14). Ә. В Мәнгәр күп кенә казакь зыялылар белән дә таныш булган, аралашкан Аның өегә искә алган Газиз Булат турындагы һәм журналның 13 санындагы «Мир Якуб Дулатов» дигән казакь язучысы. мәгърифәтчесе турындагы истә- лекмәкаләсе гнул турыда сөйли. Журналның 18 һәм 20 саннарында «Әхмәт Вәли Мәш әрнең хатирәләре» дигән истәлек ләреннән аның татар җәмгыяте хәйрияләре, аларның спонсорлары, күренекле рус һәм алман эшмәкәр тәре белән аралашулары турында кы зыклы мәгълүматлар белән очрашабыз Ә В Мәш әр Татарстаннан татар китаплары, татар журналлары да алдырып г орган Алдырып кына тормаган. аларны укып та барган, гомер буе СССР га коллыкта яшәүче милләттәшләре язмышы белән кызыксынып яшәгән Төркиягә барып чыккан татар, башкорт вәкилләре белән очрашырга тырышкан Ә В Мәнгәр дөньякүләм танылган бизнесмен тына түгел, милләтпәрвәр зат га булган Татарны милләт буларак саклап калу өчен көрәшүче изге җаннардан булган Бу яктан мин Әхмәт Вәли Мәш әрне татар халкының бөек уллары Гаяз Исхакый. Г Батгал- Таймаслар белән бер рәткә куяр идем (Анын тормышы белән кызыксыну чы- ларга аның кызы Сафия Имре язган «Әтием» дигән истәлекләре белән танышырга киңәш итәм Бу әсәр 1994 елда Казанда татар теленә тәржемә ителде, «Ватан» жәм1ыяте тарафыннан аерым басма буларак басылып та чыкты. «Казан ут- лары»нда да донья күрде - 1994 ел, 7 сан). «Казан» журналын оештыру гаять актуаль, изге максатлардан чыгып эшләнә Беренче максат туган иленнән аерылган милләттәшләребезне ассимиляциядән саклап калу өчен аларның милли, тарихи аңнарын үстерүгә ярдәм итү. Икенчесе: Кече Азиягә килеп яши башлаган милләттәшләребезнен төрки-болгар икәнлеген кардәш төрек укучысына аңлату. Аларның аңына «татар»ны монгол белән бер дип сеңгән ялганнан арындыру, төрек вә шимали төрекләренең тугандаш халык булуын аңлату Шуңа күрә журнал үзенең битләрендә бер урында да диярлек безне «татарлар» дип атамый. «Идел-Урал төркиләре». «Казан төрекләре». «Шимали төрекләре» дип кенә язып килә Төркиягә барып чыккан, анда тарихи темаларга хезмәтләр тудырган безнең милләттәшләребез дә төрки-болгарлар тарихы. Казан ханлыгы тарихы турында язганда да Төркиядә дә. Европада да сүгенү белән бер саналган «татар» этнонимын кулланмыйлар Бөтен дөньяда монгол басып алучылары исеме белән бер мәгънәдә кулланылган «татар» сүзен Гаяз Исхакый да кабул итә алмый, шуңа күрә үзенең «Инкыйраз»ында бары тик «болгар» этнонимын гына куллана. Журналда басылган хезмәтләрнең эчтәлеге «ь-к-/• урнал үзенең эчтәлеге белән шактый универсал, тематикасы буенча ул заманда чыккан безнең кайбер басмалар белән чагыштырганда бай Аны мин татар теле, әдәбияты, фольклоры, сәнгате, ижтимагый фикер тарихы, төрки-татар тарихы буенча үзенә күрә бер энциклопедия дип санар идем Бу журнал Татарстан һәм Русия китапханәләрендә булмаганга күрә, анда басылган материаллар турында биредә тулырак белешмә биреп китү кирәк дип саныйм. Ул материалларны аерым темаларга бүлеп, классификацияләп бирү дөрес булыр. Татар әдәбияты һәм фольклоры буенча материаллар у урналда татар матур әдәбиятына һәм фольклорына зур урын бирелә Бу аңлашыла да. Милләтнең рухы, эстетик аңы, милли үзенчәлеге әдипләр ижатында шактый тулы чагылыш таба Әдәбият — халык күңеленең көзгесе дә. Теге яки бу әдип үз халкының хәлен һәм язмышын, уй һәм теләкләрен нихәтле чагылдыра алган — аның бөеклеге, әсәрләренең халык күңеленә үтеп керүе, популярлыгы әнә шуларга бәйле. Журнал матур әдәбият әсәрләрен басуда эстетлык күрсәтмәгән Шуңа күрә төрле әдәбиятлар, һәм дөньянын аерым классикларын пропагандалау белән дә шөгыльләнмәгән. Хәтта төрек әдипләре әсәрләренә дә урын бирмәгән Журналда дөнья күргән әсәрләр барсы да татар әдипләренең шигырьләре, хикәяләре. Максат бер генә — чит илгә килеп урнашкан милләттәшләребезне төрки-татар әдипләре ижаты белән таныштыру һәм шулай итеп аларны милли рухта тәрбияләү, туган теленә, гореф- гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү Журнал битләрендә кайсы чор әдипләре һәм аларның нинди әсәрләре басылган соң? Бу мәсьәләгә киңрәк тукталу безгә кайсы әдипләребезнең әсәрләре халык күңеленә якынрак булуын ачыклау өчен дә әһәмиятле Татар матур әдәбияты әсәрләре белән беррәттән журнал битләрендә аерым әдипләр тормышы һәм ижаты турында, әдәбиятыбыз тарихы турында да шактый күп хезмәтләр басыла. Исфәндияр Иштайның «Сәйф Сарайның яна табылган әсәрләре» дигән мәкаләсе әдәбиятыбызның ерак чорларына караган әдипләребезнең берсенә багышланган (№ 22). Бу хезмәттә әдипнең чорына һәм ижагына. аның турында дөнья күргән материалларга, шул исәптән Хатип Мнннегу ловнын «Казан утлары» (1972. № 6). Хуҗи Мәхмүтовның шул ук журналда (1969. № 11). һәм үзбәк галиме Н Дәүранның 1968 елда Ташкентта Сәйф Сарай турында чыккан хезмәтләренә анализ ясалган, әдипнең әсәрләреннән журналда үрнәкләр дә китерелгән Журнал битләрендә унбишләп татар әдибенең, шул исәптән совет чоры язучыларынын да әсәрләре басылган. Кайбер очракларда журнал аерым әдип- 160 ләрнен тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр басу белән генә чикләнә, анын әсәрләреннән үрнәкләр китерми. Бу бигрәк тә прозаикларыбызга карый (64 биттән торган журналда проза әсәрләренә күп урын бирү мөмкин түгеллеге дә аңлашыла.) Советлар Берлеге һәм чит илләрдә яшәп ижат итүче әдипләребезнең әсәрләрен басканда, аларның тормыш юлы. ижаты турында мәкаләләр бирелми, кыскача г ына биог рафик белешмә китерү белән чикләнелә. Башта журналда әсәрләре басылмаган, ә тормышы һәм ижаты турында мәкаләләр генә бирелгән әдипләрне санап үтик «Шакир Мөхәммәд» (1865— 1923)—әдипнең вафатына 50 ел тулу уңае белән авторы күрсәтелмәгән мәкалә (№ 10). Алга таба авторы күрсәтелмәгән мәкаләләрне «а.к-мәгән» дип билгеләп барырбыз, профессор Әхмәт Тәмирнең «Татар әдипләреннән Зариф Бәшири 1888—1962» (№ 23). Надир Дәүләтнең «Габдрахман Ильяси 1856—1895» (№ 5). Наилә Бинаркның «Муса Акъегетзадә 1865 1923» (№ 15). авторлары күрсәтелмичә басылган «Сәгыйть Рәми: 1880 1926» (№ 13). «Фатих Кәрими 1876 1937» (№ 2) дигән мәкаләләр. Журнал битләрендә Каюм Насыйри әсәре «Фәвакиһел жөләсә»дә үрнәкләр бастырыла (№ 9) «Казан» битләрендә иң күп урын Габдулла Тукай әсәрләренә бирелә Шагыйрьнең журналда түбәндәге шигырьләре, поэмалары дөнья күргән «Тутай тел». «Шүрәле». «Васыятем» (№ 13). «Өзелгән өмед». «Кемнән ярдәм эзләргә» (.V? 10). «Таз». «Теләнче». «Нәсихәт» (№ 11). «Мөхәрриргә» (№ 12). «Су анасы» "Кадер киче» (№ 16). «Шиһап хәзрәт» (№ 7 8). «Эш». «Бишек җыры». «Иссез чәчәк». «Ата белән бала». «Бәхетсез бала». «Сабыйга» (№ 10). «Театр» (№ 14) Г Тукайның һәм башка әдипләрнең әсәрләре журналда татар телендә һәм төрек теленә тәрҗемә итеп янәшә биреләләр Тукайның үз әсәрләреннән тыш «Казан» битләрендә әдипнең тормышы турында хезмәтләр дә басылып торган Маньчжуриядә вафат булган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Габдуш (№ 10) мәкаләсе. Әхмәт Тәмирнең «Тукай дәвере һәм Казан шагыйрьләре» (№ 3). «Габдулла Тукай» (№ 10). Надир Дәүләтнең «Казан төрекләре вә Габдулла Тукай» (№ 3). Бу мәкаләләрдә Тукай ижаты турында гына түгел, аның заманы, тагар халкының язмышы, тарихы турында да сөйләнә, XX гасыр башы татар әдәбияты тарихы да карала Тукайның әсәрләрен төрек теленә Наилә Бннарк һәм Надир Дәүләт тәрҗемә иткән, ә кайбер тәрҗемәләрнең авторлары күрсәтелмәгән Наилә Бинарк шагыйрьнең «Таз» шигыреннән файдаланып балалар өчен интермедия дә язып бастырган, ул «Мәдрәсәдә булган хәл» дип исемләнгән. Фатих Әмирханның вафат булуына 60 ел тулу уңае белән журналда анын тормышы һәм ижаты турында Наилә Бинарк мәкаләсе һәм әдипнең «Шәрыкъ йоклый» хикәясе дә басыла М Гафуриның тууына 90 ел тулу мөнәсәбәте белән анын турында биографик очерк (авторы күрсәтелмәгән), һәм әдипнең «Хан мәчете» исемле шигыре дөнья күрә (№ 2). ә журналның 12 санында әдипнең икенче әсәре «Ачлык пәйгамбәре» шигыре чыга Надир Дәүләтнең «Закир Рәми 1859 1921» дигән мәкаләсе басыла (.4* 4). мәкалә белән бергә әдипнең «Шагыйрьгә» дигән мәкаләсе төрек теленә тәрҗемә итеп урнаштырыла Н Дәүләт «Мирхәйдәр Фәйзи (1891 1928)» дигән мәкаләнең дә авторы (№ 4). анын тәрҗемәсендә язучының «Табигать моназарасы» дигән шигыре дә басыла Журнал төрек телендә нәшер ителә Анда басылган материалларның исеме биредә тәрҗемә итеп китерелә Ә менә тагар әдипләренең әсәрләре барысы да оригиналда да һәм төрек теленә дә тәрҗемә игеп янәшә урнаштырыла Бу гелсн оныта башлаган милләттәшләребез өчен дә. татар теле белән кызыксынган төрек укучылары өчен дә эшләнгән Советлар Берлеге тираны дөмеккәч, илдә «җепшек» еллар башлангач, чит илләрдә дә «Казан утлары» журналына язылырга мөмкинлек туа башлый «Казан» журналы совет чоры татар әдәбияты белән дә танышу мөмкинлегенә ирешә һәм менә шул вакытта «Казан» журналы битләрендә совет чоры тагар әдипләренең әсәрләре дә басыла башлый Дөресен әйткәндә, аларның барысы да тагар балалар әдәбияты әсәрләре Журнал мондый әсәрләр арасыннан соцреализм калыпларыннан ераграк торган шигырь һәм мәзәкләрне сайлап алырга тырышкан. Алар барысы да ««Балалар почмагы» исеме аегында басылганнар Журналда С Хәкимнең «Казан аргы» (№ 10). I амил Афзалның «Китаплар язмышы» (№ 16). Шәүкәт Галиевнсн «Хәзинә» (№ 14). Зәкия Туфай юванын «Ана сүзе» (№ 14). Мәхмүд Газизовнын «Бармаклар» (.V? 13). Зәки Нуриның <«Я з көне» (№ 14). Вахит Монасыйповнын «Салават күпере». «Кем белән кем» (№ 13). «Теп-төгәл сәгать» (№ 14) әсәрләре бирелгән Боларны төрек теленә Наилә Бинарк тәрҗемә итә. Балалар әдәбиятында эшләмәгән совет чоры язучыларыннан бары Фәтхи Буриашның гына «Тынлык авазы» шигыре басылган һәм анын вафатына 25 ел тулу белән Надир Дәүләтнең мәкаләсе дөнья күргән (№ 5). 1917 елдан соң Русиядә башланган тираниядән качып чит илләргә барып чыккан татар әдипләре дә каләмнәрен ташламаганнар, бирегә килеп икенче ватанын тапкан галим-голәмә дә әдәбият олкәсендә каләмен тибрәтеп караган Чит илләрдә дә язучылык белән актив шөгыльләнгән Гаяз Исхакыйның әсәрләре «Казан» битләрендә ике т апкыр донья күргән Анын берсе «Тәүбә иткән хатын хикәясе», ә икенчесе әдипнең сәяси карашларын чагылдырган фикерләр тупланмасы (№ 12). Ә аның тормышы, иҗат ы турында журнал битләрендә шактый күп хезмәтләр дөнья күргән Алар—кызы Сәгадәт Чагатайның «Атам Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре». «Гаяз Исхакый турында хатирәләр», Наилә Бинарк- ның «Гаяз Исхакый Иделле» (№ 12). Хәсән Агайның «Гаяз Исхакыйның кыскача тәрҗемәи хәле», Әмрулла Агинең «Мөхәммәд Гаяз Исхакыйны искә алу» (№ 22) исемле хезмәтләр. Болар үзләренең документаль булуы белән дә әһәмиятле язмалар. Өстә без Хәсән Габдүшнең исемен искә алган идек Маньчжуриядә язучылык таланты ачылган бу зыялыга журналда шактый урын бирелгән Журналда аның «Ерак Шәрык» (№ 5), «Уртак вөҗдан» (№ 2). «Пәрәмәч машинасы» (№ 9). «Тормыш юлы ыгы-зыгысында» (№ 13). «Милли төс». «Үзебез өчен» (№ 11) исемле хикәяләре басыла. Анын белән Маньчжуриядә еш аралашып яшәгән Мәхмүт Таһир һәм Мәдинә Сәлихмәтнең аның турында истәлекләре дә дөнья күргән (№ 11) 1901 елда Троицкида туган, 1917 елда Харбинга килеп чыккан. 1944 елда анда вафат булган бу талантлы әдибебез турында журналда Солтан псевдонимы астында Әхмәд Виргазнын «Хөсәен Габдүшкә» дигән шигыре дә басыла. Бу кеше турында бездә мәгълүматлар юк, күрәсең, ул да Харбинда яшәгәндер. X Габдүшнең Г Тукайга багышланган шигыре дә бар. Ул «Шагыйрьгә» исеме белән басылган (№ 3). Кытайда татар әдәбият ы дөньясына килеп кергән икенче әдип тә бар Ул — Илдар Келәүлс (1900—1970). Ул Рианоглу Келәүле, Илдар Келәүле. Илдар Шаһвәли исемнәре белән дә билгеле. Надир Дәүләт аның «Казан төрекләреннән» булуын, алты яшендә әнисе белән Кызыл ьярга килеп чыгуын, яшьтән ятим калуын, биредә мәдрәсәгә укырга керүен, 1918 елда Байкал ягына барып чыгуын яза (№ 1). Ул Чита. Хабаровск аркылы Кореягә килә, аннан Кытайнын Шанхай шәһәрендә Кашшаф Сәлихмәт оештырган Казан төрекләренең «Мәдәният жәмгыяте»ндә эшли Биредә татар телендә журнал басуны да оештыра Соңыннан аны Мукденга. «Милли байрак» газетасына эшкә чакыралар Аннан ул да Төрки- ягә барып чыга. Гаяз Исхакый белән якын аралаша. Илдар Келәүле журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь дә Анын да берничә шигыре «Казан» битләрендә дөнья күрә «Милли кайгыдан» (№ 1), «Милләт сүзе» (№ 2), «Тукай эзеннән» (№ 3). «Байкал буенда» (№ 5). «Гүзәл Истанбул» (№ 7—8), «Яшь буынга» (№ 11). «Корбан бәйрәмендә» (№ 13). 1900 елда Казан арты Иске Әжемдә туган, Төркиядә дөньякүләм атаклы галим булып танылган, төрек, инглиз, немец телләрендә китаплары дөнья күргән Рәшит Рәхмәти Арат та Төркиядә та гар телендә шигырьләр язу белән мавыккан Аның «Нинди нур». «Батыр егет» исемле шигырьләре «Казан» битләрендә басылган (№ 2) Шушы ук сүзне Ләбиб Каран (1Й87 1964) турында да әйтеп була Ул һөнәре буенча табиб, университет укытучысы, җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Өстә без аның «Сөембикә» исемле татар мәдәни җәмгыяте оештыруы турында искә алган идек. Ул Төркиядә яшәүче татарлар арасында татар тарихын, әдәбиятын пропагандалау, аларны милли рухта тәрбияләүгә, милли азатлык өчен көрәшкә әзерләүгә күп көч түгә. Төркиядә ул беренчеләрдән булып татар тарихы, фольклоры буенча татар телендә китаплар язып бастыруга да керешә Аның медицина буенча чыккан китаплары да бар. Шул ук вакытта ул шигырьләр язу белән дә мавыга. Аның үзенең туган авылы турындагы «Каран авылы» (Казан артында). «Милләт нәрсә ул?» дигән шигырьләре дә «Казан» битләрендә (№ 20) урын таба Журналда Идел-Дим дигән авторның аның турында «Доктор Әхмәү Ләбиб Каран: (5.1.1887—30.VII. 1964): тууына 60 ел тулу мөнәсәбәте белән» дигән очеркы да басылган (№ 20). Татар манкортлары өчен зур сәяси дивидендлар китергән «Советский Татарстан Теория и практика ленинской национальной политики» дигән (Лондон, 1974 Рус телендә) китапның авторы. Алманиядәге югары уку йортларында профессор булып эшләгән Тамурбәк Дәүләтшин дә. фән белән генә түгел, әдәбият өлкәсендә дә шөгыльлән!ән. Анын «Кеше» исемле философик шигыре Өязнбәк псевдонимы белән татар һәм төрек телләрендә «Казан»да дөнья күргән (№ 17). Журналда Әсфәндияр Чинбай дигән авторнын «Менә күренә авылым» (№ 13). «Чын батырлык» (№ 15) исемле очерклары Юлга». ■•Үрнәк» (.V? 6). «Туган бер кеше» (№ 22) шигырьләре басылган (Аларнын исемен төгәл тәрҗемә итә алмадык) Аларда автор XX гасыр башы зыялылары, әдипләре турында. Себердәге татарлар, колхозлардагы хәлләр, халыкның авыр тормышы, дин әһелләрен эзәрлекләүләр турында уйлана Алар үзләренең язылу рәвеше буенча нәсер жанрына тартым. Авгорнын язучы кеше булуы мөмкин. Мина бу фамилиянең очраганы бар иде 1930 елда СССР халыклары үзәк нәшриятында чыккан «Ызансыз кырлар жыры» дигән җыентыкта Ә Чинбаев дигән кешенен «Колхоз кызы» шигыре. 1929 елда Свердлауда чыккан «Урал бүләге» дигән җыентыкта «Обь суында» дигән шигыре 1938 елда Оренбургта чыккан «Үсәбез» дигән җыентыкта шушы исем белән «Давыл алдыннан». «Рот- фронт», «Сигнал җырлый» дигән шиг ырьләре басыла. Күрсәтелгән очеркларыннан Ә Чинбаев дигән кешенен Себер якларыннан икәнлеге күренә, бу анын шигырьләренең дә заманында шул якларда дөнья күрүе белән раслана. Төркиягә барып чыккач ул инде Чинбай дигән исем белән яза башлаган Без алда «И Чинбай» исеме белән «Казанмда бер мәкалә басылуын күргән идек, анда анын исеме «Исфәндияр» дип күрсәтелгән иде Бу «ике» кеше шул бер Әсфәндияр Чинбай булырга тиеш. Минһаҗ (Исмәгыйли) исеме татар укучысына инде шактый таныш. Сугышта Чолганышта калып алманнарга әсирлеккә эләккән бу лирик җанлы мишәр озак еллар Германиядә яши. инженер булып эшли Инде ул берничә мәртәбә туган якларына да кайт гы. туган авылында үз акчасына мәчет гә төзеде Анын аерым шигырьләре сошы елларда татар матбугатында да басылды Яшьтән үк милли мәктәптә белем алган бу зат га озак еллар чит илдә яшәсә дә. туган теленә, әдәбиятына, тарихына тугры калган, ул гына түгел, татар халкы ихтыяҗларын кайгыртып мәкаләләр дә язган, шигырьләр дә ижат иткән Хәгга ул 1952 елда Мюнхенда гатар телендә үзенең «Шигырьләр җыснтыгы»н да бастыруга ирешкән Анын шигырьләренең бер өлеше «Казан» битләрендә дә басыла /Азар «Казан» (№ 4). «Төрек дөньясы» (№ 6). «Ватанны сагыну». «Табыныр идем» (№ 7 8). «Төркиләр тарихыннан» (№ 10). «Даһи Тукайны искә алу» (№ 22). «Фатыймага хат» (№ 16) Ул узган ел вафат булды Хәзерге көндә АКШга. Сан-Францискода яшәүче Нәркиз ханым Дәүеш- Гсйлингнын «Әниемә бүләк» (№ 16). «Тукайга хөрмәтләр белән» (№ 18) әсәрләре журналда урын алган. «Мисыр пирамидаларына». «Кыр казларына сокланып» исемле шигырьләр (№ 15) дә журналда урын алган Аларнын авторы да хәзер АКШта яши Ул Әхмәт Гәрәй, төрки-татар. Үзбәкстанда туган, алманнарга әсирлеккә тләккән. аннан Италия, гарәп илләренә барып чыккан. Төркиягә килгән, гора-бара океан артына күчеп киткән. «Казан» журналының беренче санында «Даһига» исемле мәкалә бар Анын авторы Заһидә Таһир Ул 1907 елда Пенза губернасының Будгал авылында туган. Маньчжуриягә килеп чыккач, анда укытучы булып эшләгән Төркиядә аның шигырьләре «Милли байрак» вә башка басмаларда ла дөнья күрә Төркиягә килгәч Казан төрекләре җәмгыятендә эшли, яшьләр өчен кичәләр оештыруда актив катнаша, шигырьләр язуын ла дәвам итә Аның икенче шигыре «Уйларым» исеме белән журналның икенче санында дөнья күрә Чит илләргә барып чыккан төрки-татарлар арасыннан шагыйрьләр генә түгел, шагыйрәләр дә үсеп чыкканлыгын күрәбез Шундыйлар арасында Сания Гыйффәт Уган (1899 1957) да бар Анын «Уг лымнын ............................................................................................ ........ ..... «Яшьләргә». «Сагынганда» исемле шигырьләре «Казан»да дөнья күрә (№ 20) Аның турында шул ук журналда Наилә Бинаркнып мәкаләсе дә басылып чыга (.*♦■ 20) Сания ханым Чистай шәһәрендә гуган. Иж-Буби мәдрәсәсендә ое тем алган яшьтән үк әдәбиятка гашыйк бу кыз шигырьләр яза башлаган, аларнын кайберләре «С нои- рия», «Ил» газетларында. соңыннан Гаяз Исхакыйнын чит илләрдә чыгарган «Милли байрак». «Яна милли юл» газета, журнал ларын га басылып юрган 1931 елда ул Финляндиягә килә Аерым әсәрләренең Финляндиядә. Эстониядә. Румыниядә дә басылуы билгеле Берничә пьеса авторы га Вафат ы Анкарада Чит илләрдә яшәгән. «Казан» журналында әсәр горе югарыда искә алынган әдипләр турында азмы-күпме мәгълүматлар билгеле Ә меиә берничә шагыйрә, шагыйрь турында «Казан» журналында мәгълүматлар күренми Аларнын «Казан»да басылган әсәрләрен һәм үз исемнәрен атап үтик. Бу «Казанлы кардәшләр» (№ 1), «Нисан яңгыр» (№ 7-8). «Абдулкадыйр Инан» (№ 19) шигырьләренең авторы Сания Ишекәй; «Балта сабы» (№ 9), «Гаепсезләр зары» (№ 13), «Яшь үсмер» (№ 15)нең авторы И Иштай; «Анама», «Билгесез кабер» (№ 7—8) авторы Ш Нигьмәти Надир Дәүләт бу шигырьләрнең авторларының барысы да Казан төрекләре булуын әйтте. Болардан тыш журналда Камалетдин Юлдашның «Милли телдә» исемле (№ 2) шигыре басылган Ул шигырь заманында Казанда чыга торган «Йолдыз» да дөнья күргән була. Газетадан алынып бу шигырь революциягә хәтле Казанда берадәран Кәримовлар чыгарган «Милли тавышлар яки моңлы шигырьләр» дигән җыентыкка да кертелгән була. Аннан бер өзек: Сискәнеп китте татарлар эшләре һич уңмагач. Кычкырдылар «Без ничек яшик газиз тел булмагач?» Барчасы тоткан каләм, аһ-ваһ белән эзли сине, ач никабын (пәрдә, битлеген - Ә К ) әй. мөнәввәр (нурландыручы — Ә. К.) тел, күрикче без сине Журналның 19 санында заманында әдәбият юлында каләм сынап караган, татар халкының азатлыгы өчен көрәшчегә әйләнгән, соңыннан Төркиягә килеп күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим, профессор булган Садри Максуди турында аның кызы Айдалы (Адилә Айда)нын «Садри Максудиның «Мәгыйшәт хикәясе» дигән мәкаләсе басылган. Матур әдәбият һәм әдәбият тарихына караган материаллар өстә күрсәтелгәннәр белән чикләнә Әдипләрнең төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләренең тәрҗемәчеләре барысында да күрсәтелми .Аларның тәрҗемә авторлары — редколлегия әгъзалары Надир Дәүләт, Наилә Бинарк. әдипләр турында чыккан һәм авторлары күрсәтелмәгән мәкаләләрнең авторлары Надир Дәүләт. Мәхмүт Таһир булырга тиеш. Бу турыда мин аларның үзләреннән ишеткәнем бар. «Казан» журналының татар әдәбиятын пропагандалавы нихәтле әһәмиятле булуы турында күп сөйләргә мөмкин. Ләкин бу безне икенче якка алып керәчәк, ә максатыбыз исә журналда басылган материалларның тематикасы, диапазоны белән генә таныштыру Киләчәктә «Казан» журналының татар әдәбияты тарихындагы роле махсус өйрәнелер дип ышанасы килә. Татар әдипләре иҗаты белән таныштырудан тыш журнал әдәбиятыбыз тарихы турында да материаллар бастыргалаган Алар арасында аерата әһәмиятлесе итеп, беренче буларак мин Г Баттал-Таймасның «Яңа Казан төрек әдәбияты» дигән зур мәкаләсен (№ 21) күрсәтер идем. Анда урыс инкилабы һәм аннан соңгы чорда татар әдәбиятының үткәне турында шактый тулы мәгълүмат бирелә. Мәкаләдә Каюм Насыйри, Муса Акъегетзадә. Заһир Бигиев. Шиһабетдин Мәр- жани, Риза Фәхретдин. Садри Максуди. Гаяз Исакый. Галиәсгар Камал. Фатыйх Кәрими, Сәгый г Рәмиев. Дәрдемәнд, Фалих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Җамал Вәлиди. Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин. Газиз Гобәйдуллин. Гали Рәхим. Габдрахман Сәгъди. Фәтхи Бурнаш. Нәкый Исәнбәтләрнең татар мәдәни- ятында тоткан урыны, иҗаты, әдәбиятыбыздагы роленә җентекле анализ ясала. Г. Баттал-Таймасның бу хезмәте соңыннан Франциядә чыккан «Фундамента Тюркика» җыентыгында да басыла. Профессор Әхмәт Тәмирнен «Казан вә шимали төрекләренең иске әдәбияты» дигән мәкаләсендә Болгар, Хазар. Кыпчак, Алтын Урда, Хорезм, Казан ханлыгы чорларында, төбәкләрдәге төрки-татар әдәбиятларны аныклауга, анда искә алынган әдипләрнең аерым төрки халыклар мәдәниятында тоткан урынын билгеләүгә багышланган (№ 4). Ә аның икенче хезмәте беренче хезмәтнең дәвамы рәвешендә шул чор төрки-татар әдәбияты чыганакларына багышланган (№ 5) Әдәбиятыбыз тарихы буенча чыккан бу хезмәтләрнең тагын бер әһәмияте шунда— алар әдәбиятыбыз тарихына караган, төрле илләрдә, төрле телләрдә дөнья күргән басмаларның библиографиясе белән дә баетылган Бу хезмәтләрдә татар әдәбиятының үсешендә зур роль уйнаган татар басма сүзе тарихына да югары бәя бирелгән. Журналда фольклор буенча материаллар күп түгел. Журнал битләрендә «Акыллы килен». «Агай казны ничек бүлгән». «Зирәк карт». «Өч кыз» (№№ 1. 7—8. 15) кебек әкиятләр. «Салават бәете» (№ 9), «Сак-сок бәете» (№ 1), «Алыпның тормышы һәм Болгар шәһәренең салынуы» (№ I ), «Хан кызының торгынлык авыруыннан терелүе» (№ 7—8) кебек бәет һәм легендалар, ноталар белән халык жырлары (№№ 1. 2. 7 8. 9) басылган. Басылган җырларның исемнәрен санап үтик «Япанчылар жыры». «Тәфтиләү». «Бишек җыры». «Умырзая ■ «Ямьле Агыйдел буйлары». «И анам, бик сагынам». «Галиябанз». «Әпипә» Тел белеме ел белеме буенча журналда берничә мәкалә басыла Без бу материалларны санап үтү белән генә чикләнәбез Ал арны н өчесе «татар» һәм «башкорт» этнонимнарының этимологиясе турында: Тәмир Әхмәт «Татар» сүзенен мәгънәсе хакында (№ 3). «Башкорт» сүзенен мәгънәсе хакында легендалар. (№ 9). Таһир Мәхмүт Төрле телләрдә «татар» исеме астында нинди халыкны атыйлар (№ 20). Ике мәкалә «Дивану логать әт-төрки»гә карый «Дивану логать әт-төрки» вә Кашгарлы Махмуд (№ 6). Билге Килисли Рифат «Дивану логать әт-төрки» Әмре әфәнде (№ 6). Боларга Надир Дәүләтнең «Хәрефләребез хакында ачыклама» (№ I) дигән язмасын өсти алабыз Анда латин графикасында басылачак «Казан» журналында төрки-татарларга хас авазларны ничек бирү, ничек язу турында аңлатма бар. Төрки-татар халкынын исеменә караган фикерләр милләтебезнең тарихы буенча басылган хезмәтләрдә дә еш очрый Милләтебезнең «татар» дип йөртелә башлавы аркасында тарихыбызга багышланган күп хезмәтләрдә «татар»ны «монгол» белән бутаудан килеп чыга торган буталышларны һәр автор аңлатып үтәргә мәжбүр була Сәнгать у» айда әдәбият шунда сәнгать, алар бер-берсеннән аерым яши. үсә. камилләшә алмый. Төркиягә Ерак Көнчыгыштан. Финляндиядән Гаяз Ис- хакый тәрбиясе үткән «Идел-Урал»чылар килү Төркиядәге төрки-татарларның әдәби тормышына гына түгел, аларнын мәдәни, сәнгаги тормышына да шактый зур үзгәрешләр кертә. Анкара. Истанбул кебек төрки-татарлар яшәгән шәһәрләрдә яшьләр клублары ачыла, төрле музыкаль, әдәби кичәләр оештырыла башлый, үзешчән театр булдыруга да керешәләр Балалар өчен музыка кичәләре оештыру да гадәткә кереп китә. Төрле бәйрәмнәр уңае белән тантаналар үткәрел.» башлый «Казан» журналының беренче саныннан башлап Тор- киядәге г ат арларның мәдәни, сәнгати. мәгариф, икътисади тормышы турында хәбәрләр басылып килә Нинди очрашулар, нинди әдәбгг-музыкаль кичәләр булу, яшьләр клубының планнары турында журнал битләрендә мәгълүматлар басылып тора «Хроникаль хәбәрләр». «Истанбул хәбәрләре». «Анкара хәбәрләре» исеме белән төрле кичәләр, очрашулар турында информацияләр белән беррәг- тән. горки-татарлар арасында туйлар, өйләнүләр, үлем-китем. Төркиягә кинән яки башка илләргә күчеп китүче төрки-татарлар турында хәбәрләр басылып тора Төркиядәге төрки-татарлар тормышындагы яңалыклар, бүләкләнүчеләр, танылган кешеләр гурында хәбәрләр күренә Ничек жанлана башлануын аңлату мөмкин түгел Бу үзгәрешләр «Катан» журналы битләрендә басылган материат ларда да чагылыш тапкан. Журналда Наилә Бннаркнын «Казан уеннарында кулларның торышы» r.V? 16. 18) исемле мәкаләсе басыла Ул татар балетмейстеры Гай Таһирның I960 елла Казанда чыккан «Тагар биюләре» китабы буенча язылган Шушы ук авторның «Казан халык уеннарында кыз вә хатыннарның киемнәре» (.V? 14). «Казан уеннарында ирләр киемнәре» (№ 15) дигән күләмле мәкаләләре басыла Күрәсең, a rap Төркиядәге Казан төрек яшьләре үзешчәннәре өчен кулланма бу тарак басылган нар Мөхтәсиб Рифатның «Казан татарларында кичке җыелу гар» (Аутак өй тор) дигән мәкаләсе (№ 2) дә юкка гына басылмаган Берничә хезмәт гагар геагры тарихына һәм аның артистларына багышланган Таһир Мәхмүтнең «Габдулла Кариен» (№ I). Таһир Мәхмүг «Казан театрлары хакында геагр уйнаучылары һәм караучылары» (№№ 14. 15). Ә В Мәцгәрнең до татар геагры гурын га мәкаләсе-исг әлеге басылуын искә төшерик Алар икесе дә i carpi а гашыйк кеше ләр булганнар, ахры Таһир Мәхмүтнең Харбин. Хайлар. Мукдендагы төрки татар театрлары турындагы «Русия тышындагы казанлыларның геагр эшчән- леге» (№ 21) исемле мәкаләсе дә шуны раслый Т Идел буе төрки-татарлар музыкасына карата ике мәкалә басылган. Берсе Таһир Мәхмүт белән Надир Дәүләт тарафыннан язылган «Казан төрекләрендә музыка» (№ 7—8). икенчесе Мурат Бардакчының шул ук исемдәге хезмәте (№ 14). һөнәрчелек сәнгате буенча Рәшит Латинның «Казан төрекләрендә көмешчелек сәнгате» (№ 7—8). Динә Вәлиеванын «Болгар сәнгате сәхифәләреннән» (№ 21) дигән 1977 елда «Казан утларымнда басылган хезмәте Аны төрек теленә Шамил Алукай тәржемә иткән. Сәнгатькә караган тагын ике материал басылган. Анын берсе татар үзешчәннәренең Мәскәүдәге кичәләре турында (№ 6), ә икенчесе Кырым татарлары үзешчәннәренең Теркиндәге гаезрольләре турында. Бу информациянең беренчесе 1972 елда АКШта чыккан «San Francisko Chronicle. 37 № 4 Tines Service» журналыннан алынган Саидә Арсланбәкнең «Сәнгать хәбәрләре» журналының 19, 21 санында дөнья күргән. Тарих буенча хезмәтләр — * азан» журналы тарих буенча хезмәтләргә күп игътибар биргән Аларнын // гС абсолют күпчелеге төрки-татарлар тарихына карый Берничә хезмәт гомум төрки халыклар тарихына багышланган. Төркия тарихы буенча да берничә материал басылган Бу материалларны без аерым бүлекләргә туплап, библиографик тасвирлама юлы белән бирүне уңайлырак дип саныйбыз. Берничә төрки халык тарихына караган материаллар 1. Курат Әкъдәс Нигмәт. Малазгирт Зәфери язмалары буенча Идел буе вә Кара диңгезнең төньягында төрек кавемнәр (№ 7—-8). (М Зафери— XI гасыр кешесе). 2. Курат Әкъдәс Нигмәт 1917 ел февраль революциясе вә Русия төрекләре (№ 14). 3. Бинарк Наилә. Төректә (төркиләрдә) хатын-кыз һәм ана. (№ 16). Төрки-татарлар тарихына караган материаллар 4. Таһир Мәхмүт. Матди культурабыз. Акчалар Үлчәү берәмлекләре. Авырлык үлчәүләре. Сыеклык үлчәүләре Мәйдан үлчәүләре Башка үлчәмнәр (№ 5). 5. Каратаев М Татарлар хакында кайбер фикерләр (№ 6) АКШтагы «Новое русское слово» (1971. 25 июль) газетасыннан тәржемә 6. Бөек Болгар дәүләте вә аның тарихы (№ 7—8). 7. Баттал-Таймас Г Казанның басып алынуы 420 сл тулу уңае белән (№ 9). 8. Таһир Мәхмүт. Идел буенда ислам дине. (№ 9) 9. Мишәрләр. (№ 10). 10. Дәүләт Надир. Советлар Берлеге эчендә татар-башкортлар (№ 10). 11. Тарихның мәшһүр төрек хатын кызларыннан Казан падишасы Сөйем Бикә. (№ II). 12. Таһир Мәхмүт. Мәһкаме-и шәргыя вә мөфтиләребез. (№ 13). п ДӘҮЛӘТ НадиР Советлар берлегенең халыклары вә татарларның хәле. 14. Тәмир Әхмәт. Типтәрләр. (№ 13). 15. Сакмар А. М Казан тарихыннан япраклар. (№ 15). 16. Казан төрекләре белән бер очрашу (№ 16). 17. Милли хаятебез: Гаилә вә кардәшлек (№ 16). 18. Максуди Садри Ареал. Соңгы дәрес сабаклары. (№ 19).— Милләтебез язмышы турында уйланулар. 19. Халиков Альфред. Казан шәһәре кайсы заманда мәйданга килгән'* (№ 19) «Татарстан коммунисты» (1974. № 19). А Халиков. В. Иванов. И Ионенко мәкаләсе. Төрек теленә Шамил Алукай тәржемә игкән. 20. Патша Русиясе вә Совет режимының руслаштыру политикасы (№ 20). 21. Кошай Хәмит Зөбәер Идел-Уралдагы төрекләрнең килеп чыгышы хакында. (№ 20). 22. Бинарк Наила Казан төрекләренең үткәне һәм бүгенге. (№ 22). 23. Максуди Садри Ареал Мөхмәр Казан төрек дәүләтенең конституциясе (№№ 22. 23).— Милли идарә рәисе Садри Максуди кул куйган. «Мөхтәрият» журналының 1918 ел 5 февралендә басылган Шуннан тәржемә 24. Бинарк Наилә. Казан ханлыгы. (№ 23). 25. Таһир Мәхмүт Казан төрекләрендә таһсил (мәгариф, уку — Ә К.) вә белем (№ 1). 26. Таһир Мәхмүт Казан төрекләрендә тәхсил-белем (№ 9). 27. Таһир Мәхмүт Казан төрекләрендә тәхсил-белем Ысулы жәдндилек хәрәкәте, ысулы жәдид мәдрәсә: мәктәпләр (№ 2) 28. Таһир Мәхмүт Казан төрекләрендә тәхсил-белем: I Мәдрәсәи «Хөсә- сния- (№ 3). Кәм инде өстә искә алынган: 29. Мәһгәр Әхмәт Вәлинең - Буби Мәдрәсәсе вә Буби кардәшләр»е (№ 3). Журналда Идел-Урал буе төркиләренен мөстәкыйльлек өчен көрәшенә багышла- нт ан бер мәкалә басыла. Аның авторы Аучыоглы Догаң дигән төрек галиме .Аның бу мәкаләсен «Туранчылык күренешен Русия төрекләре китерде» дип тәржемә итәргә мөмкин Бу мәкаләТоркиянен «'Җөмһүрият- газетасында 1977елның 14 декабрендә басылган була. Ул «Казанның 21 санында кабат басыла Мәкаләдә Идел. Урал. Себер татарларының миллимәдәни мөхтәрият төзү алып барган көрәше турында шактый кин мәгълүмат ки терелә, аның лидерларының эшчәнлеге яктыртыла Бу хәрәкәтнең лидеры С адри Максуди эшчәнлегснә кяары бәя бирелә, бу мәсьәлә буенча Гаяз Исхакый. Зәки Вәлңдиләрнең позицияләренә дә тукт алына Шушы мәкалә уңаеннан Садри Максудиның кызы Адилә Айда шул ук газетаның 1977 ел 30 декабрь санында «Төрекләрнең тарихын язучы өчен бер ачыклама» дигән мәкаләсе басыла Мәкаләдә Адилә Аида Доган Аучыог паның кайбер бәяләре белән килешмәвен яза Бу мәкалә дә «Казан» журналында төрек тарихчысының мәкаләсе белән бергә китерелә Торки-татар диаспоралары тормышыннан Берничә илдвге.юре турында 30. Дәүләт Надир Башлады. (№ 1) Дөньяда татар диаспорасы һәм «Казан» журналы чыгаруның максаты 31. Таһир Мәхмүт Русия тышында Казан төрекләре (№№ I. 2). .32. Мөхгәлиф хәбәрләр (№ 2) Европа. АКШ. Азия илләре уку йортларында белем алучы төрки-татар яшьләре 33. Таһир Мәхмүт Ерак шәрыкта дини-ми тли жәмт ыять.тәребез (№ 14) 34. Дәүләт Надир. Советлар берлеге вә Чин халык җөмһүриятендә төрекләр. (№ 17). Австралиядә 35. Мансур Рәшит Австралиядәте татарлар тормышыннан (№ 14). 36. Мансур Рәшит Австралиядәге Казан төрекләре. (№ 20) Америка Кушма Штатларында 37. Пластинкаларда милли жыр.тар (№№ 5. 6) 38. Атн Әмрулла Милли жырларыбызнын онытылмас бер кичәсе (№ 10) АКШ төрки-татар яшьләренең Төркнядәге концертлары 39. Америка х.тбәрләре 8 яшьлек яшь ху гожннк Наилә Бадайнын уңышлары Президент Никсон кызы Юлия белән дуслыгы. Әнвәр Одан Анкарада университет тәмамлан АКШта Бруклин университетында докторлык диссертациясе яклаган. Нью-Йоркта ипләүче күренекле архитектор -Американ Торск-Татар дини вә Культур жәмтыятс • чыгара тортан -Ьюллетень»нән өзекләр 40. Сан-Франңиско вә Бурленгамнан хәбәрләп (№№ 12. 13. 15. 16). 41. Америка берләшкән дәүләт тәрнсн Ныо-Иорк шәһәрендәге бер Талибыбызның (Шамил Юлай) уңышлары (№ 17). 42. Америка берләшкән дәүләтләрнең хәбәрләре (№№ I . 18т 43. Апакай Шәмсия Мин Казанда (АКШта яшәүче ханымның Казанга килүе һәм тәэсирләре) (№17) 44. Апакай Шәмсия Казан хатирәләрем (№ 21). Маньчжурия 45. Таһир Мәхмүт. «Мең ел җәми» (Харбиндагы Төрек-татарларның дини вә милли җәмгыяте). 46. Таһир Мәхмүт. Харбиндагы торек-татарларнын дини вә милли җәмгыяте. (№ 7—8) 47. Акчура Иниятулла. Мукден шәһәрендәге татарларның дини вә милли җәмгыяте. (№ 7—8). 48. Таһир Мәхмүт. Пограничныйдагы торек-татарларның дини вә милли җәмгыяте. (№ 9). 49. Таһир Мәхмүт Көнчыгыш Кытай тимер юлы буенда яшәгән татар- лар«казанлылар (№ 10). 50. Таһир Мәхмүт. Хайлардагы төрек-татарларның дини вә милли җәмгыяте (№ 11). 51. Таһир Мәхмүт Маньчжурия шәһәрендә төрек-татар җәмгыяте (№ 16). 52. Таһир Мәхмүт Чан-Чун (Цинь«Цзянь) төрек-татар җәмгыяте (№ 18). 53. Бадай Ибраһим. Ибраһим Бадайның Харбин хатирәләре (№ 18). 54. Таһир Мәхмүт, һун һул Дидә төрек-татар җәмгыяте.—Ил-Дуга җәмгыяте,— Шанхай шәһәрендәге төрек-татар җәмгыяте — Тензин төрек-татар җәмгыяте. (№ 22) Төркиядә татар диаспорасы тормышы һәм тарихы станбулдагы төрки-татар тормышыннан хәбәрләр «Истанбул хәбәрләре» исеме белән журналның 12—22 саннарында басылган. Тик 17 санда басылган информациянең авторы күрсәтелмәгән, ә калганнарының барсының да авторы Әмрулла Аги. Төрки-татарларның Анкарадагы тормышлары турында «Анкара хәбәрләре» исеме белән дә информацияләр басылып тора. Алар журналның 12. 14. 15. 16. 17. 18. 20, 21 саннарында басылган. Авторлары күрсәтелмәгән, редакция әгъзалары тарафыннан хәзерләнгән булырга тиеш. Төркиянең аерым шәһәрләрендәге татарларның әдәби, мәдәни тормышына багышланган гомуми характердагы бер мәкалә дә чыга Ул «Журнал хәбәрләре» исеме белән 2 санда дөнья күрә. Өстә искә алынган «Мөхтәлиф хәбәрләр» журналның 1. 4. 5. 6. 7—8, 9. 10. 11. 13. 14, 19 саннарында басыла. Аның тик 10, 11 саннарында басылганы гына «Төркиядән мөхтәлиф хәбәрләр» дип атала, калганнары Торкиядәге генә түгел, башка илләрдәге татарлар тормышына да карый Болары да редакцион материаллар. авторлары күрсәтелмәгән. Әмрулла Агинең «Казан төрекләренең культура һәм ярдәмләшмә оешмасының яңа бинасы асылыш истәлеге» (№ 22), Таһир Мәхмүтнең «Анкара Казан культура һәм ярдәмләшмә журналының яна бинасы» (№ 16) дигән мәкаләләре дә Төркиядәге төрки-татар диаспорасы турында Журналда Казан төрки-татарларының Төркиягә күченү һәм андагы тормышы турында дүрт фәнни тикшеренү басылган Алар түбәндәгеләр: 1. Дәүләт Надир. Төркиядә Казан төрекләренең кемнәр икәнен белдерү ничек тора (№ 2). 2. Таһир Мәхмүт һәм Дәүләт Надир Төркиядә яшәүче казанлыларнын социаль фагыйләтләре статистикасына бер караш (№ 6). 3. Дәүләт Надир. Төркиядә казандылар. (№ 15). 4. Гөләйөз Хәйретдин Казан татарларының таралуы вә күченешләре (№ 22) Төркиядә төрки-татарларның тормышы өстә искә алынган материаллар белән генә чикләнми Журналның һәр санында диярлек бер генә җөмлә яки бер генә абзац белән бирелгән мәгълүматлар да очрый. Аларның исемнәре юк. Андагы хәбәрләрне санап үтсәң, бу зур урын сорар иде. Финляндиядә урналның 4 һәм 7. 8 саннарында Финляндиядә яшәүче төрки татарлар үзләренең мәктәп-мәдрәсәләренә укытучылар эзләп игъланнар бастыралар. Калган мәкаләләрдә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез- нең тормышы турында шактый киң мәгълүматлар китерелә. И 1. Бинарк Наилә. Финляндия төрекләре тарафыннан шәһәр бәйрәме мөнәсәбәте илә 21.XI. 1971 тарихында Хельсинкида үткәрелгән балалар көне (№ 6). 2. Акай Садия. Финляндия төрекләре кардәшлеге Шигырь 10) 3. Финляндиядән кыска хәбәрләр (№ 10) 4. Финляндия хәбәрләре (№№ 16. 17. 18. 20). . $ ,;1а Абделхак Финляндиядә Ярвенпаэ шәһәрендәге культура бәй6. Сафиулла Абделхак. Ярвенпаэ җәмгыяте (№ 14). 7. Бинарк Наилә. Финляндиядә оештырыл!ан җәмгыятьләр (.Ne 15) 8. Мольернын «Жи.мри» (Саран Ә. К.) комедиясе: Финляндиядә төрекчә уйныйлар. (№ 17). 9. Бинарк Наилә. Финляндия вә фин-төрек мөнәсәбәтләре (№ 20). Торкия тарихына караган материаллар оркиядә чыккан журнал буларак ул Торкия тарихы турында дәшми үтә алмаган. Мондый материаллар саны нибары ундүрт кенә Аларнын да күпчелеге Торкия җөмһүрияте юбилейларына багышлап басылган хезмәтләр. Төркиянең гимны, маршлары. Төркиядәгс төрки-татарлар төрек телендә белем алганнар, төрек телен яхшы үзләштергәннәр. Торкия тарихын мәктәпләрдә дә үткәннәр, әдәбият буенча да белгәннәр Шуңа күрә «Казан» журналы үзенен битләрендә Торкия тарихын киң планда яктыртуны кирәк дип санамаган Бу яхшы аңлашыла. Торкия тарихына карата нинди материаллар басылуы белән танышыйк: 1. Бинарк Наилә Мәхмәт Акиф Эросой вә истикълал (мөстәкыйльлек) Маршы (50 ел тулу мөнәсәбәте белән) (№ 3) 2. Эрсой Мәхмәт Истикьлал маршы (текст) (№ 3). 3. Бинарк Наилә. Шанлы горек җиңүе Малазгирт мәйданындагы сутышка 900 ел тулу белән: 1971. 26 август. (№ 4) 4. Инан Абдулкадыйр Ататөрек һәм тыш төрекләр. (№ 5) 5. Арсланоглу Җәмәндәр. Төркиләрдә һавачылык тарихында төрекләр (№ 7 8) 6. Җөмһүриятнең илленче елы вә Ататорекнсң бөек идеалы (№ 10) 7. Чамлебил Фарук Нафиз һәм Чатлар Бәһчәт Кемал. Унынчы ел маршы Җамал Рәшит Бәй музыкасы (№ 5). 8. Эрдоган бәкир Ситкы. Илленче ел маршы (№ 5) 9. Җөмһүриятнең 50 еллыгына котлау (№ 5). Журналда авторы «Н. Б » дип кенә куелган 10. Арсланбәк Саидә. Җөмһүриятебезнең 50 еллыгы мөнәсәбәте белән үткәрелгән мөһим конференцияләр (№ 5) 11. Бинарк Наилә Кече Ватан Кибрис (№ 12). 12. Икенче төрек пресс-конференциясенең алтынчы комиссиясендә (халык, мәдәният вә дәүләт конференциясе) тәкъдим ителгән проектлар (Кабул ителделәр). (№ 15) 13. Төркиянең премьер-министры Демнрел Хс тьсинкида Казан төрекләре илә җомга намазына килде. (№ 16). 14. Максуди Садри Ареал Бер урыс партия конгрессында Босфор мәсьәләсе (№ 19). Кырым ханлыгы у бүлеккә без Кырым ханлыгы тарихына гурыдан-туры багышланмаган бер материалны кертәбез. Ул Тансәл Фәүзиянең «Кырым ханы IV иче Мәхмүд Гәрәйнең күңелләрне гетрәтө торган бер штыре» (№ 7 8) дип атала. Автор шат ынрь-ханның әсәрен Кырым ханлыгы тарихына бәйләп карый, шуңа күрә аны тарихка караган хезмәт дип тә санап була. Алтын Урда у темага ике мәкалә басылган Аның берсе профессор Әхмәт Төмирнең «Түрк-монгол императорлыгы дәверендә социал вә гаскәри тәшкиләт» (№ 7 8) Күләмле бу хезмәт Чынгыз хан. монголлар империясе тарафын Т Б нан басып алынган территорияләр һәм андагы халыклар язмышы, «түрк» исеменең ничек итеп «татармга әйләндерелүе, шушы «татар» исеме астында башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, уйгур, карачай, балкар, әзериләр һәм башкаларның саналуы һәм моның Идел буе төрки-татарларның тарихын бозып күрсәтүгә юл ачуына да туктала Бу мәкаләне бездә басып чыгару хәзерге көндә татар тарихы буенча күренә башлаган шалтыравык «концепнияләр»нең чын йөзен ачарга ярдәм итәр иде. Икенче мәкалә «Алтын Урда каганлы! ы» дип атала, авторы Наилә Бинарк (№ 23). Алтын Урдага биргән бәясе һәм анын Идел-Урал бон арларына .мөнәсәбәте белән ул да. нигездә. Әхмәт Тәмир мәкаләсе белән тәңгәл дияргә була. Әлбәттә. «Казан» журналының эчтәлеге әле моның белән генә чикләнми Анда шактый күп санда рецензияләр дә басыла, татарның күренекле шәхесләре турында байтак кына язмалар да дөнья күрә. Ләкин алар хакында сүз алып бару өчен инде аерым бер мәкалә сорала