Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИПАРИС КАЙТТЫ ИЛЕНӘ...

 

Кырым. Таң ата. Беренче күрешү

Уянам да... Зәңгәр, зәңгәр! Таумы шулай, әллә таңмы? Сикереп торам — һәм җылыймын: Алда — диңгез, артта — пальма...

Поезд килә оетып кына.
Оетып кына ал таң ата...
Агач уяу: анда төнен Ишек каккан тавыш ята.

Болыт бушак, галәм кысыр. Диңгез ятим, хуҗасыз яр. Хуҗасыз яр — нужасы бар. Нужасының узасы бар..

Таңга нәрсә? Кысрыклый да. Болыттан буш сал агыза. Чәчкәләрнең авызын ябып. Алдаткыч балын тамыза...

Кара диңгез оеп кына Кичәге чүп-чарны «көри». Кәрзин аскан урыс карты Ярда шешә җыеп йөри. .

17.06.83.

 

Бар бездә төптән, тирәннән тамыр корытучылар. Тамыр корытмый торсалар, кулы кычытучылар

Мин үзем дә тамырлары төптән киселгән имән Төптән киселгән булсам да, дошманыма баш имәм

Килер ул көн, бер чара юк. гөрселдәрмен йөзтүбән Анда да калырмын өстә, тамыр корытучы гүбән

Кырым

Җәйрәп ята күкерт-зәшәр Кара диңгез. Дулкын сигез, диңгез тигез -
Безнең нигез

Сезне яшәртергә. Илдә яшәтергә.

Дулкын тугыз булса, диңгез Какшый төптән. Кулым саптым, энҗе таптым
Гомере үткән

Кәгеп сезләрне. Кара күзләрне.

Тозлы дала, яшел үзән. Очлы таулар.
Очтан очка, очтан очка Суздым баулар

Яшьне китерергә. Йөзем иктерергә. Сезгә җиткерергә.

Диш еи ә

Бездә, җирдә, иң тигез җир чокыр Күрәм. син дә түгел тип-тигез. Кайсы дулкыныңа хокук яулап. Болай котырасың, әй. дишет. Синең белән мәллә без игез’!

Кайсы дулкын ярга үгкәрелми.
Кайсы маяк сүнгән сөргендә' Кайсы балык тыюлыкта яшәп.

Фән заман Баппна is а

30.07.86.

17.06.83.

Башкаларны йотып төркемдә,-— Уылдык ул чәчә иркендә?

Бу ахмак сорауга ахак җавап Эзләп кергәч чоңгылларыңа, Тау-тау күбек белән чүбекләнеп. Күтәрдең дә бәрдең ярыңа,— Рәхмәт сизгер мордарларыңа!

Дау даулап, яу-дага дөпелдәтеп, Гөрселдәтеп, чыш-пыш сулкылдап, Дөнья күзе — диңгез — челпәрәмә! — Өлгеләре—зәңгәр дулкыннар,— Әбиемнән калган чулпылар.

Чулпыларны тотам дип кул сузсам. Ярларында чатный күк ташың: Исерек дулкын Пушкиннардан калган Тиле орлык ташый — чүп ташый. Энҗе диеп аны корт ашый.

Батыр да син, матур да син, диңгез! Батыр булмый түзмисең икән. Матурлыкның яшрен хәвефеннән Син дә мәгънә эзлисең икән — Шуңа серле күзлесең икән!

...Шәфәкъ ятты — диңгез канга батты. Күбек дулкын — гүя сарматлар,— Кабилә арты кабилә упкын төшеп, Мирасларын даулап, һай-һаулап, Канда коендыра ак атлар.

Моны диңгез көн дә кабатлар.

Тйчк мал!

Күктүбәдә, диңгез култыгында, Фирүзәле ярда, кичкырын. Су кергәндә, син ун яшьлек кызчык. «Дәүләт таптым!» — диеп кычкырдың.

Йөгереп килсәм, кулларыңа нәни.
Түгәрәк кара савыт тоткансың, Капкачта латинча язу

күреп. Тын калгансың — телең йоткансың.

«Тйчк мал!». . Төрек малы, димәк? Күрик, нинди «дәүләт малы» икән? Борып ачам,— теге ярдан безнең Ярга чыккан итек мае икән!..

06.08.96.

Зөлфия кызыма

Итек мае — ирек малы түгел
Без—дәүләтсез Казан баласы Горур идек: белеп, мондый малдан Көлсәк, диңгез тунын каласын

Нинди көлү’! Телсез жыгълый идек!
Без - дәүләтсез төрки-терекнен Җанын бер сүз белән монга салды Хәтта итек мае төрекнең!

Кош тоткандай, аяк очларына Басып, диңгез аша офык га Җан эзләдек аһ. газиз Төркия! Күрче, безләр нинди кысыкта!

Алтайлардан Эһей диңгезгәчә Ирек диеп төрки жан көя Йөрәгемне жан җиләгем итеп Ярдан сузам син ал. Төркия!

Төрек малы . Ничә ай. бәлки, ел Дәрьяда чайкалып, чалулап.
Кайсы дулкын сине безнең ярга Бәргән ниткән сизгер давыллар’

УI-күршебез Мөсаббиха карчык Кергән кебек бик вак йомышка.
Тимер чикләр аша бу «вак» мал да Ничек үткән безнең улыска?

Сәвит колы мин һич аңламадым Чын чекистлармы әллә калмаган? Төрек малын мондый «ышпиун»ны Ничек чиктә кулга алмаган'”

«Күрмиләрме?» Кулдагы савышы Яшереп, як-якка карандык Гел каранып, без-горки, ватансыз Калдык җиргә үксез таралдык.
HICK мае сыман каралдык.

Кызым, сиңа мин шулай Аң бирдем.
Син шул Аша илне инандыр «Югалт 1ым’» дип аны уйландырма. «Дәүләт I антым!» дип гел куандыр

18.07.86.

Кайсы яктан, кайсы гарафлардан гөлбакчалар хуш ис бөркиләр’

Хуш ис бөркиләр
Алтайлардан Әдрән диңгезгәчә

Казан — Бакчасаран— Иставбул

Җыр

җир тетрәтеп үтә төркиләр.

Казан — Бакчасарай— Истанбул. И-и-и,
Истә булмый диме, истә ул.

Алтайлардан Әдрән диңгезгәчә
җир тетрәтеп үтә төркиләр.

Үтә төркиләр.
Җәйләүләрне бергә җәйлик диеп төркиләрем

куллар селкиләр.

Казан — Бакчасарай — Истанбул. И-и-и,
Истә булмый диме, истә ул.

Кул селки төркиләр тарихлардан берләшик дип уртак нигездә.

Мин бүгеннән юлга чыгар идем, басылганмы давыл диңгездә?

Казан — Бакчасарай — Истанбул. И-и-и,
Истә булмый диме, истә ул.

Манара турында баллада

12.08.96

Бәкер Нематуллаевка

Бер мәчетсез калган Акмэчет'тэ. Алтмышлап елдан соң, урамда, •
Бер айлы манара нигезен эзли, Аһ, манара даһи дивана!

Илдән чыгарсалар—җилгә кер! Барыбер илгә кайттың син. Бәкер!

Кичәге талаучы юл күрсәтми.
Хәер сорый. Бирмә син аңа!
«Алсын.—ди манара.— Иман калсын!» Аһ. манара — даһи дивана!

Көрәш иманга тиң бермә-бер. Иман белән тере син. Бәкер!

Акмәчеттә тукталыр җир тапмый.
Сусыз таш далада, күр. әнә. Галәмгә ук булып күтәрелде Ак манара — даһи дивана!

Аптырама. Бәкер. күп мәкер Аерым чыккан җиргә бергә кер!

Ак мәчеткә елышып, йорт бетердең. Дүрт тарафтан ундүрт эт өрде.
Гаиләңә Манара яшерми

1 Акмәчет —Симферополь. (Автор.)

Су. ут. нан һәм иман китерде.
Син карангы төшкәч, өйгә кер. Нинди

яхшы кеше син, Бәкер!

Дудай маршы

14.08.96.

Ир дибез без, ир дигәндә күкрибез: ул син — Җәүһәр' Җир дибез без. җир дигәндә тетрибез ул син Җәүһәр!

Ук дибез без. ук дигәндә күрәбез: ул син - Җәүһәр' Ут дибез без. ут дигәндә беләбез: ул син Җәүһәр'

Таш син безнең, яшь син безнең, син һава безнең. Җәүһәр' Баш син безнең, аш син безнең, син дәва безнең. Җәүһәр'

Син үлемсез, синең кебек Җәүһәрләр мәңге үлми. Синең рухың ирек даулап, чакыра гүргә керми.

Безнең терәк, син куш йөрәк — Алладан килгән бүләк Җимерелсен империя шул безнең изге теләк

23.04.96.

Җәмилә

Кояш мунча яккан ак тауларда. Ташлар эреп аккан кырлачта. Кыяга уелган мәгарәнең Авызыннан эчкә узгач та Караңгыда сүрән шәмдәл булып Син шәйләнден Ышан. Җәмилә. Синдәй серле, гүзәл жан иясен Күргәнем юк иде әлегә

Мөмкинме бу салкын гашкапчыкта Тын белән ком иләп, көл эчеп. Кара икмәк, күк чәйдә җан асрап. Кәҗә тиресендә төн кичеп. Мөмкинме бу төпсез карашларның. Бу күзләрнең эчке төрмәсен Хан гаскәре булып сакка баскан Керфекләрнең сагыш сөрмәсен. Иреннәрнең алсу элпәләрен. Тешләрнең ак сөйкем-сирпемен. Талчыбыктай буй-сын. төрткел түшләр. Бармакларның гамчыл төркемен. Мөмкинме. Җәмилә, хас рәссамдай. Хансарайны түгел, җир астын Бизән, иҗат итү үзеңдәге Гүзәллекне милли мирасны’’ һич яшермим, мин буынсыз идем. Мин эиһенсез идем. Җәмилә! 

Шагыйрьләрчә алдыңа тезләнеп, Ялвардым кайнар дәрт, чәм белән:
— Гашыйк иттең, инде колың да ит, Синсез яши алмыйм бер көн дә! Ташла бу тауларны! Идел-йортка Китик анда мул да. иркен дә!..

Каһкаһәләп көлдең. Мин тетрәндем.
Җирдән күтәрдең дә: — Юк! — дидең — Мин чүлдә сулганда ник килмәдең? Тауларыма кайткач, ник килдең?
Куышым таш. әмма җылы миңа. Тәнгә рәхәт туган яктамын! Учагымның кара корымыннан Караймыйм актан да акта мин!

Чәчкә аттым монда сөргеннәрдән Очып кайткан зәгыйфь серкәдән.
Никахым да шуңа мәңгелеккә Тик Кырым-йорт белән теркәлгән...

Син җөп булсаң, мин әлегә такмый.
Тәнем генә минем иректә.
Җаным исә сөргеннәрдән һаман Кайтып килә тимер читлектә...

Казаннарга син бездән сәлам әйт.
Дөрес, укымышлы казаннар Тук яшәү хакына кальбен сатып. Вакланганнар ай-һай. азганнар...

...Җир тетрәде шулчак. Кинәт, кочып. Җангүзәлем — милләттәшемне:
— Чигәмә сук! — дидем.—Соңгы тапкыр Сөрт күземнән тозлы яшемне!..

23.08.96 Акчокрак бистәсе