КАЙТАРЫГЫЗ!
И р - е ге т н е ң й о р ә г е нд ә Ичраәнгән ат чтыр
Макаль
омср йомгагы инде сүтелеп тә бара.
Д ~* Әллә, киресенчә, кеннәр җебе яшәү тәгәрмәченә бертуктаусыз уралган саен, бу йомгак О1ыры зураямы, калыная гына барамы? Хәтта агачларның кәүсәсендә дә бит. әнә, боҗра-божра булып еллар чалымы өстәлә тора. Шуларны «сүтеп» карый белсәң. никадәрле кышлар-җәйләр. карлар-яңгырлар, үткәннәрнең гагын- тагын әллә ничаклы хатирәләре, колач жигмәслек вакыт агынты шәй- ләнер иде.
Гасыр яшьтәше Шәйхулла карт соңгы вакытларда үзендә ниндидер үзгәреш, сәер халәт, уйларының очы ерак-еракларт а китә башлавын тойды Юк. үлем турында уйламый ул. киресенчә, ничектер менә өр- яңадан яшәп карау кебегрәк бер хис җанында сулкылдый Нилектән бу? Ул моны аңлата алмый. Аңының тирән төпкелендә моңа җавап та бар кебек, әмма томан белән уратылган бу дөньяның серенә тиз генә барып җитеп булмас шикелле.
Дөнья нәрсә бирде аңа? Инсан затыннан буларак, ул үзе бу җиһанга ни- нәрсә бирә аллы? Намусың һәм кешеләр каршындагы бурычың, алыш- бирешең калмадымы менә шундыйрак сорауларга җавап табыл- I аннан соң гына, картның вөҗүденә тынычлану киләчәк
Кичке эңгер-меңгер вакыт Аннары төн җитеп, авыл өстен серле, җылы, йомшак караңгылык каплады Сиксән дүртенче елның июнь ае иде бу.
Шәйхулла карт бүтен дә озак кына йоклый алмыйча ятты Уйлары чуалды, чәбәләнде, томан пәрдәсе артында һаман да бер үк вакыйгалар тезмәсе җәйге рәшә сыман тирбәлде
Өнме бу. төшме, саташумы?
Моны төгәл генә аңлату мөмкин дә түгелдер. Чөнки әлеге сәламәт саташуда төш һәм чынбарлык икесе бергә тәмам бербөтен булып кушылган иде.
***
—алам түбәле, читән коймалы авыл йортлары заманына күрә с үз көче белән тын-салмак кына яшәп ята иде әле. Ләкин күпләр, бик күпләр сизенә —
нәрсәдер булачак, тиздән үзгәрешләр шаукымы бәреп чыгачак. Кантоннан килгән вәкилләр һәм авылның башлап йөрүче куштаннары өзми-куймый һаман бер үк сүзләрне кабатлыйлар: илне текә күтәрергә, капкорсак капи-талистның борынына чиртергә, аерым хуҗалыкларны берләштерергә кирәк, диләр. Кыскасы, колхозларга өндәү, аны оештыруның куәт алган чагы.
Биш-алты ел элек кенә гаилә корып җибәргән, хуҗалыгы, йорты- каралтысы, аяклы маллары булган егерме тугыз яшьлек Шәйхулла да уйга калды. Җитмәсә, арба-дирбияләре белән бергә, бүген-иртәгә атларны да «калхуз дворы»на җыя башлаячаклар икән...
Нишләргә?
Большевиклар каты куллы күренә, каршы килдеңме, барлык тормышыңны челпәрәмә китереп ташладың дигән сүз. Бәлки, чыннан да, яхшыгадыр әле бу үзгәрешләр. Анда, ил башында, акылсыз кешеләр утырмый лабаса, тормышны яхшыртачакбыз, дип вәгъдә итәләр ич әнә. Бер түбә астына берләшеп, бергә- бергә эшләүләр отышлырактыр да, бәлки? Әмма...
Әмма хәләл көчең белән тапкан мал-мөлкәтне тиктомалдан читкә бер дә җибәрәсе килми шул. Уртак казанда пешкән ботканың мае—кашыкны кем алданрак төртсә, гадәттә, шуның ягынарак агып төшүчән. Уртак малны эт ашамас, дигән бит бабайлар. Гаделлекне, тигезлекне кем саклар соң, ызгыш- талаш оясы булмасмы бу калхуз дигәннәре?..
Сораулар күп, вакыт дигәнең исә аз иде. Әнә шулай җан тартышы, шик- шөбһәләр арасында бәргәләнә торгач, ниһаять, Шәйхулланың кәләпүше астында бер карар өлгереп җитте.
Шулай ук эңгер-меңгер, җәйге кич, җан җылымлы июнь ае иде...
Шәйхулла, кеше-кара күзенә күренмәскә тырышып кына, җигүле атын урманга таба куалап китте. Урман якын, авылдан бер чакрым чамасы гына. Урманга якынлашыр алдыннан ул янә бер кат кабык арба төбенә салынган көрәген барлады. Шөкер, урынында. Юкса эше көрәксез барып чыгачак түгел ич аның. Арбада, инде теткәләнә башлаган торыпша астында, ботаклы агач түмәрне хәтерләткән тагын бер нәрсәкәй бар. Аның агачтан түгел, тимердән ясалган икәнлеген арба хуҗасы үзе генә белә.
Урман битараф каршылады, эчкәре кергән саен эңгер-меңгер куера төште. Чү, агач кәүсәләре арасында шомлы күләгәләр чагылып китә түгелме? Ат — үтә сизгер хайван, аңа ышанырга кирәк. Җирәнсу атының бер дә икеләнмичә, тәртәгә типмичә генә тыныч атлап баруы күңелдә ышаныч уятты. Менә шуңаргамы, Шәйхулла тиз тынычланды. Аннары мондагы уймак-уймак аланнарны, һәр түмгәкне дигәндәй яхшы белә бит ул. Балачактан утынга дип коры-сары җыярга йөргәләде, әтисенә печән чабышты.
Урман юлы, ниһаять, уртасында бер ише чикләвек куаклары үсеп утырган аланга алып килде. Шәйхулла, атының аркалыгын бушатып, аңа үлән утларга ирек бирде дә арбада яткан көрәген кулына алды. Кич аяз. күктә болытлар булмаганлыктан, тирә-юньдәге биек агачлар ачык төсмерләнә иде.
Әнә ул яшь. чибәр, гайрәтле, янәшә-тирәсендәге агачларны узып китеп, күккә төртелгән таныш имән!
Шәйхулла кыю-тәвәккәл хәрәкәтләр белән әлеге баһадир имән төбеннән көньякка таба ун адым атлады да туктап калды. Көрәген җиргә кадады. «Урын шушында булачак!» Уйлары алга таба йөгереште. Ике аршин чамасы итеп, чирәмле кәсләрне ватмый-жимерми генә, иң элек җирнең өстен бер кырыйга аласы булыр Ярты метр чамасы казып төшкәч тө, чокыр әзер дигән сүз. Аннары инде җанга якын хәзинәне һәйбәтләп күмәсе-яшерәсе дә, Аллага тапшырып, кире кайтып китәргә генә кала.
Юк. кабер түгел бу... Җансыз әйберләрнең кабере була димени'.’ Ә менә күңеленең кайсыдыр почмагында яшерен бер «кабер» уелып калачагын. еллар үткәч, картаймыш көндә аның кыймылдап куячагын Шәйхулла белми иде.билгеле.
Урман туфрагы мамык кебек йомшак.
Көндездән үк кайралган үткен көрәк өчен куак тамырлары да әлләни мәшәкать тудырмады. Чокыр дигәнең, кара авызын ачып, табышын көтеп, серне йотарга әзер булып тора.
Бер читтәрәк утлап йөргән атның аркалыгын янәдән күтәреп. Шәйхулла дилбегәне кулына алды. Йомшак үләннәр өстеннән барган тәгәрмәчле арбаның тавышы ишетелми диярлек. Чокыр янына килеп туктагач, аз хуҗасы торыпшаны сыңар кул белән генә әйләндереп ачты һәм ай яктысында төрәне ялтырап яткан тимер сабанга үрелде. Күпме буразналар сызган, эшли-эшли әнә шулай ялтыраган, күңелгә бик тә якын сабан иде бу.
Авылдашлары арасында Шәйхулла эштән-мәшәкатьтән курыкмый торган җегәрле ир-егетләрдән санала. Булсынга дип эшләде, әтисеннән калган йорт- җирпе түгәрәк тотарга тырышты. Аяклы мал үрчетеп, иген үстереп, шуларнысатып, акча маясы туплавы бер дә юкка түгел иде. Тотты да көннәрнең берендә Теләче базарыннан төрәнле, кулсаплы сабан тимер сука алып кайтты. Ай. аңардан күргән рәхәт текләр' Атка тагасында басудагы кишәрлеккә чыгып китәсең Җирне, туфракны гөпе- рдәгән мамык итеп актара да сала теге. Туган- тумача, күрше-тирә сораганда вакытлыча биреп торудан кызганмады сука хуҗасы
Менә шундый рак тарихлы сука иде ул
«Калхуз оештырабыз», дип кайберәүләр авыз суы корыта башлагач та нык уйланды Шәйхулла атлы ир-егет. Өстән. керү ирекле, дип әйтелсә дә. вакыты җиткәч, кыса-ашыктыра белде кызыл авызлар Яты оешып килгән «Күмәк көч» колхозы рәисе Мөҗип абзый Шәйху т танып ишегенә дә кагыласы итте Янамады-нигмәде. ләкин гел төбе аң таешлы иде
Сузма, әйдә, егетем, диде ул. чакырт ан чәйгә дә кермичә, баскыч гөбе аша гына сөйләшеп Бергәләп эшләрбез, яшәрбез, ют а тмабыз әле Өстән кушалар бит Сәвиткә каршы килү файдасыз Җилгә каршы төкерү ярамас.
Шәйхулланың күңеле тулы икеле-микеле уйлар иде у т чакта
Ат энә түгел сиңа, аны салам арасына яшереп булмый Бирми нишләрсең. килешәсе булыр Ә менә тимер суканымы’ Хәйләсен табарга, атты ничек тә бирми калырга кирәк' Беренчедән, бигрәкләр дә кадерле нәрсә ич ул Шәйхуллаәчеп Икенчедән, кем белә, бу үзгәреп торучан заманада «ант» урынына «вайт» дип кычкырсалар, ка тхуз төзүне туктатып куйсалар, эзләп габарсың аннары тимер сабанның сынар тәгәрмәчен!
Тизрәк урманга, ялгызрак урынга ашкынуының төп сәбәбе әнә шул иде
нмер суканы чокырга этеп төшерү әллә ни кыен булмады. Эшли' | эшли шомарган төрән калагында янә ай нурлары ялтырап китте.
«Әллә ай нурларын да җиргә күмәм инде?» Көрәге белән балчыкны ишә башлаган ирнең күңелендә әнә шундыйрак сәер уй чагылып узды. Аны бу уйларыннан аралыйсы килепме, кинәт баш очыннан, сискәндереп, төнге кош очып үтте. Канатлары белән һава сызгырта-сызгырта. аның артыннан ук дәү ябалакның атылуы гүя ки бу эшне тизләтергә куша иде...
«Хуш тимер сука! Бәлки әле очрашу насыйп булыр?»
Күңелдән генә, эчкәре бер моң белән шулай әйтелсә дә, тиз генә очрашулар насыйп булмаган икән шул. Үләнле кәс кисәкләре тимер суканы озакка, бик озакка җир белән тигезләп куйган икән ул чакта.
Икенче көнне, чынлап та, калхуз утарына атларны җыю. туплау, урнаштыру башланды. Күпләр бахбайларын теләр -теләмәс кенә үзләре китерделәр. Сузып-икеләнеп торучыларның өенә тиз арада «чабаталы әктивистлар» килеп җитте. Көнозын кырмыска оясыдай кайнады авыл, искелек белән яңалык көрәше һәркемнең язмышы һәм йөрәге аша сызылып узды. Көн уртасында Шәйхулла куе чәй төсендәге җирәнсу атын арбага җигеп кенә өлгергән иде. җилкапка ачылып китте. Анда, берничә активист белән, рәис Мөҗип агай күренде. Йорт хуҗасының күзләрендә сабырлыктан гайре рәнҗү-мазар күрмәгәч, турыдан әйтеп салды:
— Мин бит сине беренчеләрдән килерсең дип уйлаган идем, Шәйхулла, ә син, панимаешь...
— Үземнең дә исәп шулайрак иде. Мөҗип абый. Тик менә йорт-кура тирәсендә мәшәкать бетәмени? Күрәсең, әзерләнеп ятам ич.
— Ярый, соң булса да уң булсын алайса Дирбияләрең тәртиптәме'.’ Юкса анда ярлы Хәләй китергән йөгән-дилбегәләрне күрсәң, исең китәрлек. Тоткан җирдән өзелергә тора...
— Юкны кайдан алсын инде ул?—дип җаваплады Шәйхулла, авыл- дашын ни акларга, ни якларга белмичәрәк
— Ярый. Менә синең кебекләр барында калхузыбыз бик тиз аякка басар, иншалла.
Шушы сүзләрдән соң рәис ни өчендер тукталып калды. Тамак кырып алгач, сүзен дәвам итте, тавышы көр һәм таләпчән иде.
— Безгә шәхси милекчелектән мөмкин кадәр тизрәк котылу кирәк Партия шулай өйрәтә, берлектә—көч, ди. Калхузга кергәч, сиңа инде тимер сукаңның да кирәге бетәчәк. К-хым-м. Кат-кат йөрегәнче, син инде анысын да арбаңа салып дворга алып төшәрсең!
— Мөҗип абый! Үзем дә әйтергә җыенып тора идем,-- диде Шәйхулла.— Ни бит әле...
— Нәрсә ни бит...
— Нәрсә дип, шул тимер сука турында инде. Мин аны. гадәттә, абзар артында тота идем. Урлаганнар...
— Ничек алай? — диде рәис, гаҗәпләнеп.
— Белсәм кем урлаганын, үз кулларым белән якасыннан тотып селкер идем!
Сүзенең азагында рәис болай диде:
— Кара аны. Шәйхулла, шаяртуың яисә ялганлавың булса, икебезгә дә җавап тотарга туры киләчәк.
— Шаяртыр чакмы соң, Мөҗип абый!
— Дөрес әйтәсең, хак монысы. Әмма авылда караклар үрчетүгә юл куймабыз...
Ничек керсәләр, шулай тиз генә китеп тә бардылар. Башкаларны агитлау өчендер инде.
Әйткән сүзләрен онытмаган икән рәис Икенче көнне үк кайдандыр ике милиционер килеп. Шәйхулладан озак кына сорау алдылар. Абзар- кураны энә күзеннән үткәрделәр Якындагы унбишләп йортны тентеп- тикшереп карасалар да. берни тапмадылар Куркып калды Шәйхулла, эшләрнең болай ук тирәнгә китәссн күз алдына да китермәгән иде ул Бәхетенә күрәме, әллә инде тегеләрнең башка эшләре күп булдымы, әллә югалган сука белән вакланасылары килмәдеме, ике милиционер бүтәнчә килен борчымады.
Көн үтә торды.
Илдә күп нәрсәләр көне-сәгате белән дигәндәй үзгәрә иде.
Халык, гигант төзелешләрне күреп, бер яктан, илебез үсә-янара дип
шатланса, икенче яктан. 1авамдә өске түрәләрдән, сәясәттән курку зәхмәте лә ифрат көчле иде. Илдә менә шушы ике хис. ике юнәлеш алмаш- тилмәш кайнаша иде.
Шәйхулланы колхозга ат караучы итеп билгеләделәр. Нишләсен, тотты да эшләп китте. Атларга башак болгату, ечән салу, су эчерү, асларын җыештыру. эштән кайтканнарын көтеп, аранга урнаштыру болар һәммәсе дә аның җилкәсенә төшә горган көндәлек мәшәкатьләр.
Атлар арасында, ни әйтсәң дә. иң яратканы үзенеке иде Җирән кашка үзе дә ерактан ук хуҗасын танып ала. иреннәрен медер-медер кыймылдатып, күзләрен мөлдерәмә тутырып карый Өйдән ияреп килгән бәрәңге кабыклары, каткан ипи катысы һәммәсе аның өчен. Печән-клевер пшене дә күбрәк салырга тырыша аңарга. Ул елларда атларга исем кушу !адәте әллә ни юк әле Кирәге чыкканда, элеккеге хуҗаларының исеме белән атан. «Бикмулла аты» яисә «Сираҗи аты» дип кенә сөйләшәләр
Берсендә шулай каравыл өендә гәп корып, тәмәке пыскытып утыралар иде. кемдер керә-керешкә үк
Шәйхулла, агың колынлаган! дин сөенче алды.
«Шәйхулла агы», ягъни аның элек-электән үз куллары белән сөеп, иркәләп
үегергән Җирән кашкасы колынлаган! . Ул моны инде байтактан бирле көтә иде Менә бит. хәере белән булсын, җирәнсу малкай үзеннән соң токым калдыру кирәклеген дә онытмаган. Маладнс аңа' Әмма нәкъ әнкәсенә, аның кечерәйтелгән сурәтенә охшаш бу колынкай нигәдер чирләшкәрәк туды Заман шаукымына ияреп, агын бирле Шәйхулла, әмма колхрзга колын биргәне булмады ич аның! Менә шуңа да үзенекен үз колынын гөнлә урлан кайтырга ныклан план корган иле ул баштарак Уйлады-уйлады да. гаиләсен жәлләп, бу ниятеннән кире кайтты. «Контр!» диячәкләр и вәссәлам Ат карауның рәтен белгән Шәйхулла ахыр чиктә колынны берәр айга гына булса да өендә гәрбия кылырга талпынып караган иде. тик кырыс холыклы Мөҗип рәис ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп әйтте
Син нәрсә, егетем, инде оешып беткән калхузны кирелән таратырга җыенасыңмы? Партия моңа юл куймас' Контр сүз сөйләп үзеңне лә. минем дә язмышымны куркыныч астына куйма. С үзем шул сиңа
Аннары өстәп куясы итте:
Теге чакта син тимер сукаң белән дә матавык чыгарып аптыраттың
безне Ярый әле ипне зурга җибәрмәделәр Кара аны алга таба ыштубы тәртип булсын!
Хаклык бар иде рәиснең сүзләрендә.
Сука димәктән. Шәйхулла аны ничек гә онытырга тырышты Казып чыгардыңмы, кая куясын аны? Ә инде әгәренки кем дә булса күрә калса, идарәгә барып әләкләсә Әһә. яшереп калдырырга геләгәнсең, ка гхуиа каршы кеше, контр икәнсең, дип күзен дә ачырмаячаклар Шуның белән генә тукталып калсалар ярый да бит ГПУдан килсәләр, зинданга ябып куйсалар У-у. уйларга да куркыныч'
Бер килсә килә бит ул. инде колын чирләшкәлеген җиңеп, тәмам үсен- тазарып җитте дигәндә, әнкәсе көтелмәгән бәлагә юлыкты Ул көнне «Шәйхулла агын» рәис ярдәмчесе җиккән иде Ниндидер йомыш
белән күрше авылга бара, янәсе. Тегеләрнең күпере ташка үлчим булган күрәсең, барган шәпкә атның аягы ике бүрәнә арасына кысыла да шартлап сына.. Мал врачы да. Шәйхулла үзе дә күпме тырышып карамасыннар. малкайны аякка бастыра алмадылар. Ул күзгә күренеп сула бара иде Аны иткә озатудан бүтән чара калмады. Хушлашканда дымлы, түм-түгәрәк күзләреннән энҗе-энҗе яшь бөртекләре тәгәрәп төшкән иде бичаракайның...
Атлар кешеләргә күрсәтми генә елый, дигән сүзләр дөрес түгел икән.
Үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде Шәйхуллага. Ерак бер татар авылыннан хәрби хезмәткә чакырылып, фин сугышы кампаниясенә дә эләкте ул. Кыш иде. зәһәр салкын иде. Киез итекләр, сырма- бушлатлар гына җылыта алмагач, кар эченә күмелеп җылыналар иде. Бу сәер сугышта атлар белән дә очрашырга туры килде аңа. Бил тиңентен кар диңгезен ерып, алгы сызыкка йөге-йөге белән патрон, снаряд тартмаларын ташыйлар, мескенкәйләрем...
Нишлисең бит. сугыш кырында кануннар шулайрак инде: канлы бәрелешнең юнәлешен картада генераллар билгели, ә инде үлем белән якалашу исә кече офицерлар һәм солдатлар җилкәсенә төшә. Гитлер Германиясе белән бәрелешнең уртасына килеп эләккән Шәйхулла солдат бу ачы хакыйкатьне тиз аңлап алды. Әмма, матур киләчәк хакына. Ватанны фашизм афәтеннән коткарырга кирәк . Мәскәү яны сугышларыннан алып Кенисбергка кадәрге утлы чакрымнар — сержант Шәйхулла Сәйфетдинов үткән сугышчан юллар бу.
Танклар, артиллерия, авиация, тагын әллә ничаклы сугыш кораллары катнашсын, ләкин сугышта атлар да һәрчак кирәк икән, һаман да шул тартмаларны, азык-төлекне, һәм. ниһаять, яралыларны яу кырыннан ташу өчен. Атларны да сугышка алалар икән шул. Кешеләр үлеменә караганда күкне тешли-тешли җиргә гөрселдәп авып төшкән атлар үлеме күпкә кызганычрак иде аңа кайчакта.. Сугышлар тынып торган арада Шәйхулла авылын да. гаиләсен дә. хәтта җирәнсу аты бүләк итеп калдырган колынны да сагынырга вакыт таба иде. Ул бит инде киң күкрәкле айгыр булып җитешкәндер Аны да сугышка алганнардыр, бәлки? Исән микән ул?
Әйләнеп кайткач белде Шәйхулла: айгырны чынлап та сугышка алганнар икән. Кайларга китеп, ничек гаип булгандыр ул — моны белүче юк иде.
нә шундыйрак саташулы төшләр күрде бүген Шәйхулла карт.
Дисбе төймәләрен тарткандагы сыман, ничәнче тәүлек инде менә шушы вакыйгаларны берәм-берәм хәтеренең бу ягына таба авыштырырга
тырышты
Яшәүнең, үткәннәрнең кыйммәтен гомер бизмәнендә үлчәп караудан да
кыенрак эш юктыр, ахрысы.
Уйлаган уйларының очы һаман да бер тирәгәрәк барып чыга: бу тормышта
нидер эшлисе калган түгелме соң аның?..
Калган, әлбәттә!
Җавап табылганнан соң. ул таралып яткан уйларын янә бер кат тәртипкә
китерде, ни эшләргә тиешлеген җентекләргә кереште. Хәзер инде уйлары гаҗәеп дәрәҗәдә аек. төгәл һәм аермачык иде.
«Барам, бернигә карамыйча барам,—диде ул, үзенчә бер үҗәтлек, ышаныч белән —Сөйләп бирермен Аңлар, аңламый калмас. Ул да бит Хода бәндәсе Тиешлесен сорарга баруым лабаса. Тиешсезен таләп итүем түгел Нәфесен тыя алмаган, дип берәү дә авыз чайкамас, шәт иншалла! Яшәмәдем түгел, яшәдем... Булган көчемне, хезмәтемне илгә.
кешеләргә бирдем Тиешлесен таләп итәргә минем дә хәләл хакым бардыр ич? Сорамый калсам, гомерлек үкенеч булыр бу. Көн каршында бурычым да бар бит әле. Аннары инде алыш-бирешне үтәү дә кыен булмаячак Хәерле сәгатьтә!»
Сакал-мыегын төзәтеп, кырынып алганнан сон карт җылы су белән тәһарәт алды, тагын бер кат бит кулларын юды. юылган күлмәк-ыштанын киде Аның рухы күтәренке, тәне чиста, уйлары пакъ иде.
Шушы биеклеккә күтәрелү өчен ничә көннәр буе әзерләнде, ничә төннәр буе күңел газабы кичерде бит ул!
...«Күмәк көч» колхозының исемен өч тапкыр алыштырдылар Гитлер дигән явызны җиңгәннән соң, Сталин исемендәге колхоз дип үзгәртелде ул. Әмма шәхес культы дигән нәрсәне фаш итеп ташлагач, инде бу исемнең дә кирәге калмады
Инде менә «Коммунизмга» дигән өченче исеме белән яшәп яткан колхозның бүгенге рәисе кырык яшьлек, басса бакыр изәрдәй, тотса тимер өзәрдәй булдыклы егет Шәйхулла картка өченче буыннан чыбык очы тиешле Мортаза Гайнуллин иде
Әлерәк кенә нәрәд биреп, әйтәсе сүзен әйтеп, кул астындагы гаярь егетләренең җилкәсенә яңа бурычлар өеп. ялгызы гына калгач, нер- выларын тынычландыру өчен ул «Бсломор» папиросын тәмләп кенә тарта башлаган иде. Шул чакны колхоз идарәсенә килүче Шәйхулла каршы тәрәзәдән күреп алды. «Туган тиешле кеше, өлкән кеше, хезмәт һәм сугыш ветераны, аның алдында килешмәс», дин. яртылаш көлгә чыгып барган папиросын ярангөл төбенә басып сүндерде дә эш кәгазьләренә чумган кыяфәг ясады.
Мөмкинме? Әссәламегәләйкүм!
Вәгаләйкем әссәлам. Әйдүк. Шәйхулла бабай! Синең өчен безнен ишекләр һәрвакыт ачык!
Күрештеләр. Шәйхулла карт рәис каршындагы урындыкларның берсенә елышып утырды. Хәл-әхвәл, исәнлек-саулык сорашканнан сон. бабайга транспорт яисә печән-мазар кирәктер инде, дигәнрәк уй тарын бер читкәрәк куарга тырышып, төгәллек ярагучан Мортаза барыбер күпләр алдында әйтелә торган соравын кабат ларга мәҗбүр булды
Ни йомыш соң. Шәйхулла бабай ’
Уйларын тәртипкә кигерергә теләгәндәй. Шәйхулла карт беркавым тын
торды Аннары т ына гозерен-үтенечен турыдан-туры әйтеп салды Беләсеңме, улым Миңа ат кирәк!
Мортаза канәгать бер кыяфәттә рәхәтләнеп елмайды, ике кулын саллы өстәле сыртына куя-куя әйтте
Суң инде. Шәйхулла бабай, анысын гына габарбыз Кирәк булса машинасын да Проблема булмас. Кайчан кирәк, ничә сәгатькә?
Мин бит ничәдер кәшә яисә фәлән сәтагькә сорамыйм Бөтенләйгә соравым
Ничек инде бөтенләйгә’ Иткә, көзлеккә сугымга соравың што ли?... Карт яңадан тәнәфес ясап аллы, кызмыйча-ашыкмыйча гына гозерен
тәфсилли башлады
Беләсеңме, улым, күмәк хуҗалык оешкан чакта ягъни моннан илле биш
ел элек, мин арбасы һәм дирбияләр белән җирәнсу атымны калхузга тапшырган идем Йөрәгемнән өзеп Менә шул. ашы кире Kaiiтарыгыз миңа.
Яшь кенә булса да, инде байтакны күргән Морта ганың чәчләре кыймылдап куйды, маңгаена махмырдагы сыман салкын тир бәреп чыкт ы
«Ничек инде болан’ Бабайның акылы бераз гына алышынган, ахрысы». дип уйлады ул беренче мәллә
— Әллә кайчангы атларны сөйләмәсәнә, Шәйхулла бабай! Болар бит инде тарихта калган...
Тарихта түгел, йөрәктә калгаң, улым. Йөрәк авыртуларына түзмичә килдем дә инде менә. Әле сез тумаган да чакта калхузны без оештырдык. Шуңа күрә сорарга хакым бардыр лабаса!
Мортазаның уйлары бөтенләй бүтәнчә яккарак борылып киткән иде. «Фетнә бу. фетнә! Ничек инде көпә-көндез илгә, хөкүмәткә, партиягә каршы шулай сөйләргә мөмкин? Җитмәсә, үз нәселең кешесе. . Элегрәк булса, моның өчен башын Себер китәр иде... Хәзер дә күп сорамаслар... Бу картны ничек тә җайларга, уртак бер килешү табарга кирәк. Райкомда бу сөйләшүне белсәләрме —иртәгә үк артына тибеп озатачаклар...»
Мортаза калын бармакларын өстәл өстендә биетеп алды.
Шәйхулла бабай, әйдәле. егетләрчә ачыктан-ачык сөйләшик. Бу
яшеңдә нигә кирәк соң ул сиңа ат?
Кирәк шул. бик тә кирәк... Әгәр кирәге булмаса. болай борчып йөрер
идемме үзеңне!
Атны кайтар, имеш. . Син бит болай мине һәм гаиләмне куркыныч
астына куясың. Аңлыйсыңдыр шуны Малайларың Чаллыда, КамАЗда эшли. Безнең бу сөйләшүне өстәгеләр белә калса, аларның да башыннан сыйпамаслар.
Мин бит атымны Чаллыга да, КамАЗга да түгел, калхузга бирдем... Шуны сорарга хакым бардыр ич ләбаса! Мин бит артыгын сорамыйм, үземнең малымны гына сорыйм...
— —
—
читкәрәк җибәрәсе итте:
— Ярый да сез хәзер эскерт чаклы тракторларны эшкә җиктегез. Элек
бит буразнаны кул сукасы белән яралар иде...
— Үткәнне сагынудан ни файда? Хәзер—техника заманы. Аны мин
уйлап чыгармаган...
— Монысы дөрес, улым. Бәхәсләшмим Ләкин миңа ат кирәк! Колхозың
бер аттан гына үлмәс әле...
— Синең арттан башкалар да сорый башласа, нишләрбез?
— Сорамаслар... Калхузны ул чакта оештырып йөрүчеләрдән бүгенге
көндә мин берүзем калып барам бугай инде...
— Шул атны алып кына баерсыз микән соң. Шәйхулла бабай?
— Ә менә сез. ат кадерен белмәгәннәр, баерсыз микән? Мин баер өчен
туган җан идем дә бит. әмма заманында ирек бирмәделәр. Бүген исә байлык туплау өчен гозерләнүем түгел, кирәктән соравым...
Бу сөйләшүдән бик нык гаҗәпләнеп калса да, Мортазаның уйлары аек иде. Шәйхулла бабай! Аңла инде, бу бит партиягә каршы килү булачак.
Анда миңа рәхмәт әйтмәсләр...
Менә шушы сүзләрдән соң гына Шәйхулла картның күңелендә ниндидер борылыш ясалды. Чынлап та, нигә әле бер гөнаһсыз кешене, үзенең тумасын куркыныч астына куярга тиеш ул? Акыллырак булырга кирәк. Сүз сөрешен үзгәртү фарыздыр, бәлки?
Ниндидер могҗиза белән Шәйхулла карт үзенең иләс-миләс күңелендә яңа сүзләр эзләп тапты, хәйләгә таба китте:
Ни бит. угълан... Картаймыш көнемдә ат җигеп, арбага утырып, яшьлек эзләремне гизеп чыгасым килә минем. Ат соравымның бөтен хикмәте шунда. Үкенечкә калмасын, дим...
Бу урында Шәйхулла карт тәмам елап җибәргәндәй булды, әмма күз яшьләрен күрсәтмәде.
ич.
Тиеш нәрсәләр күп лә ул дөньяда...
Менә шул шул. Тимер суканы бирмәдем ул чакта. Анысын сорамыйм
Нинди сука тагын?
Шәйхулла карт артыгын әйтебрәк җибәргәнен чамалады. Сүз сөрешен
«Юк, бу карг алышынмаган, кышын улларында шәһәрдә, җәен туган нигезендә гомер кичергәнлектән, просто хисләргә бирелә, күрәсен. »— дип. үзенчә бер нәтиҗә ясап куйды Мортаза. Анын сүзләре дә бик ачык һәм төгәл иде
Ярый. Шәйхулла бабай, атнын иң һәйбәтен бирерләр сезгә. Әйбәт кенә йөреп кайта күр син!
, ер атна элек кенә Шәйхулла картны, сугыш һәм хезмәт ветераны буларак, мәктәпкә, туган як музеен ачу тантанасына чакырганнар иде Вәт ичмасам бу пионер дигәннәрең булдырып та карый икән' Үзләре орчык кадәр генә, ләкин тау чаклы эш башкарып өлгергәннәр Махсус ачылган бүлмәдә ул белгән- күргән ни-нәрсәләр генә юк: чүпләмле сөлге, хәситә, энҗеле калфак, чигүле ашъяулык, аннары инде, чабагач, тешле урак. киле, чабата тагын-тагын әллә ничаклы әйберләрне эзләп тапканнар, музейга җентекләп урнаштырганнар.
Музейдан һәм янь-яшь буынның, укытучыларның мондый да изге, саваплы хезмәтеннән биһуш булды Шәйхулла картның күңеле. Ләкин бер нәрсә шыпырт кына күңелен тырнап алды нигә соң теге заманнар истәлеге булган, кайчандыр аның кулларында балык шикелле уйнаклаган. солидол белән майлап «кабер»гә күмелгән иң кадерле тимер сукасы шушы музейның гүрендә утырып тормый1’ Нигә?
Шушы эшне ул үзе башкармаса. кем башкарыр тагын?
Шәйхулла картның колхоз рәисенә керүе, аны күпмедер дәрәҗәдә аптырашта калдыруына сәбәпләрнең тагын берсе әнә шул иде
Суканы ул урманда, җир астында берничек тә әрәм итеп калдырырга тиеш түгел!
Аннары уйлары тагын да алга табарак йөгерде аның. Нигә әле мәктәп музеена? Теләсә, ул бит музейның дәвамын үзенең ишегалдында да ясый ала! Ат биреләчәк, урманнан казып алып кайта да. ишегалдының уртасына матурлап бастырып куя тимер суканы.
Шәйхулла картның күңеленнән уйлар ташкыны агылды да агылды.
Атка җигелмәгәч, ул тимер суканың кирәге бармы соң?
Сука кырыена ат кирәк Кайтарыгыз атымны!
Ул яшәде. Ул эшләде Сугышларны кичте Ләкин ни рәхәт күрде соң әле
дөньяда? Күкрәк көчен, зиһенен, гайрәтле елларын мәгыйшәт ькә исраф итте. Кая китте аның яшьлеге? Тагын яңадан яшәп була микән9 Кычкырасы, чаң кагасы килә: кайтарыгыз яшьлегемне'
Картның колагына кинәт кенә колын кешнәве килеп бәрелде Кайтарыгыз миңа колынны!
Ишет алды тар булса да. баш очында күкләр биек, өнсез иде Өнсез микән? Әнә бит аның төпсез ки титек л әрендә, дөньядан ярлыкау сорап. Шәйхулла карт күнелендәгечә итеп, кайтавазлар чыңы тирбәлә.
Кайтарыгыз!
ичке якта Шәйхулла картның ишегалдына берничә кеше ки теп керде Җигүле ат урманнан әлерәк кенә төшкән ямь-яше.т. сусыл печәнне салмак кына кештердәтә, ә инде нигез хуҗасы ишегалды уртасына куелган тимер суканы кочаклап, тынып калган иде
Белмәссең: әллә арын йокыга талган ул. әллә инде җаны гарешкә йолдызлар һәм фәрештәләр генә сөйләшә торган михрабка күчкән.
1996 ел.