Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГӨЛБАЛАГА ХАТЛАР (ГАЗӘЛЛӘР)

Кариэм, дим. бармы сабрың? — әйт: белеп яшь яр кадрен, Сагынып, бармы көткәнең — ут янып, сызып бәгьрең?! «Яшь гыйшык келәт вата, ди — карт гыйшык — пулат хәтта!» — Шундый көч-куәт бирсә хис, мактыйк без ярның «жәбер»ен! Яшьлек соңындамы син, җан? — яндыра, дисең, җанан: Бәхетебез йорты саныйк соң Күкне без — Ходай чатырын! Сүз-битәрдән саклар безне, яшерер кинә-күздән; Бүген без тәхеттә—шаһ бер. вакытмы әйтер ахырын?! Укы сабырың җитеп, кариэм: бу — чын гүзәлгә газәл... Соңгы юлы: — Шашма, Гаташ! йә ташлар елар... Акрын! * * * Гомер таңыңда, җитәкләп, кулыңнан Алдым сине: адашмассың юлыңнан! (Кагылдым мин фәкать бармак очыңа — Сискәнеп гүя сабыйлык җылыңнан!) Өнсез калдым аннан, ихлас тетрәнеп Табигать бүләге яшьлек җырыннан. Юл башың бу! Минем дә шундый яшькә — Йөрәкләрдән, бел. мәрхәмәт кылынган: Фатиха бирде агайлар' Рәхмәт дим Раббыма -мәңге бурычлы колыннан! Инде сиңа изге юл тели догам; Ышан: күплеңә ихлас дус булыр җан! Шагыйрь акылы да (төштән сон') ялгышмас: Җитәкләп алдың сип дә бит кулымнан! Сүзең балы җам гөл таҗыннан артык! Күзең нуры җанга ялкыннан артык! Яшьлектән, йә. дәрес алу языкмы: Сабый күңелең картның акылыннан артык! (Гомер хакына табылган тәҗрибәм! Ярым хакы синең хакыннан артык!) ...Чырагтыр син: чәчләрең төсе миңа Күзем эчкән Кояш-якт ымнан артык! Каләмем, әйт сүздән Ярга бумы таҗ? Харәзми йә Хафиз даныннан артык? Ә бу мизгелдә кем лаек ул таҗга’’ Бармы синнән тиңсез ярымнан артык’’ Яннарыннан куган ул мин түгелме? Җаныңнан аерган минем күңелме’ Бәйгесендә сүзнең нишләсен бу баш?' Гөл баладан үзе теләп җиңелде Хис тулпарым алга чыгарды яшьне Җил белән узышу әллә җиңелме’ Мон күлләрем! Нидән арткан суыгыз? Күздән аккан ни ул кайнар’ түгелде Яныңнан... юк. җаннарыңнан кума. Яр! Күңлемә ул — соңгы хөкем түгелме?! Илбашының юлы бүген- Иранга!.. Якташың ул... Кагылырмы Ширазга? — Сәясәттән бушап, форсат табармы Шигырь кәгъбәсенә дә баш куярга? Ул—Сәгъдиләр Гөлестанында бүген; Түгел дәһри: юнәлде рухи Хаҗга! «Хөрәсән ялкаулары» дип. мөгаен. Татар шагыйрьләрен алмас мисалга? Беләсеңдер. Яр: без Таһраннар өчен Үз халык күптән! Мәгълүм бу дөньяга! Фарсы — төрки арасында юл иске: Суытмадык эзне, хисне азга да! Илбашыбыз — шуңа Хәйям кунагы: Шагыйрь булып кайтсын илгә — Казанга! Ни генә әйтер ак кәгазь? — онытыла күп сүз — кала. Языла җанга! Серле күз балкышыңнан эз кала! Нинди ул—чорга лаек сүз? Гасырны каргау җыры9 Халкым, киләчәгең бармы? — Күп кавем телсез кала... Бетәрме — кадимнән Иран көндәше Туран нәсле? Бәлки, шул җәүһәр тарихта: җырда төрки Кыз кала?! Оныттырмас халкы данын, мәхәббәт шагыйрьләрен! — Мәңгелеккә булыр сакчы — чын татарча Күз кала! Язның нәкъ үзедер син. Яр: үзгәртер нур-көчең бар; Бәлки, милләт тә яшәрер? Соң түгелме: Көз — алда... Күңелеңә тапшыра Гаташ быелгы жәй алмасын: Тетрәнә җыр. хисләр таша — сак кагыл, син. Кыз бала! Сүзләрең җыр. гел яңгырап барыр, дим! «Сагындым, бел Сагынам. Сагынырмын!»- Шулар белән бүген минем җаныма Ефәктән дә йомшак, матур кагылдың. Җыр сүзең, дим, гади һәм бөек — анда Борынгы һәм мәңгегә яшь сабый моң! Шул моң белән кавышкан җанымны да Бәхетле, дим, хәтта бөек саныйм мин! Нур илендә гөл син! Гөлгә сокландым Гөл җанында нурлар! Сезгә сокландым Ым белән тик ук-керфекләрен аткан Наз-вәгъдә белдергән Күзгә сокландым Ык тарафында челтерәр чишмә күк Табигый аккан яшь Сүзгә сокландым .. Шунда, ахры, газәлнең ахыры да: Буй кыз атлы бөек Сергә сокландым' Яндырды ник язганы син-баланың? «Хушыгыз... Сезне сагынып калам мин! » Борынгы хатлардан үрнәк «намә» күк Укыйм — бабайлар балбаллар сәламен Йолдызларга ашкандыр күнме гашыйк Җанлашлар кай тарафында Галәмнең ’ Сагынадыр безне алар, көтәдер: Күкләрдән аваз ишетәм һаман мин! Чыгаргандыр юлыма шулар Сине Милләтнең гүзәл мәхәббәт дәвамын Мәңгелек — ни? Гашыйкларга ул — ватан! Хатынны шулай аңлый жан — янам мин! Кем кагылган синең сердәш-каенга? Ак тәнеңдә яра — аккан каны ла... Син кочкансың аны, апаң күк күреп. Бар да туган сиңа — туган ягыңда! Бу язда бит килде Кайгы сиңа да: Зур югалту уйган эзен — җаныңда! Янында, аһ, булмадым — юатырга. Каендай, сызып, елаган чагыңда Иртәнге чык-яшь кибәр, китәр кайгы Тик, җыр башың — язмышың! — шул языңда.. Нургөл, димме, Гөлйөзме? Кем дип атыйм? — Кушыйм сиңа бер шигъри исем-ат, дим. Эзлим нигә? Иң матуры — Гөлбала, Табигатьнең үзе биргән җавап! дим... «Бисмилла!» дип күреп, шушы исмеңне Кабатласа газәл — бәлки, савап? — дим. Әһле ислам көферлек тапса моннан? Җан — чын диндә, юл адашмас кораб! — дим. Шуңа өстәп: — Гөл исемле буй кызны Җырыма ит мәңгелек яр, йә Рабб. —дим! «Сәерҗан» мин күпләр өчен күрәм мин. Кайчак хәтта үз-үземнән көләм мин. Яшь карашың кызганмасын чал башны Язмыш буенча. Яр. йөри бирәм мин. Ә йөрәкнең яралы күпме кылы! Сөюдән өзелер алар — сизәм мин. Әмма сине үлемсез итәр Җырны Уйнармын соңгы кылымда — беләм мин! Шул бәхтемә олуг хак куйса Дөнья? Түләрмен бер сәер җаным белән мин! Ил картлары! Рәхмәт, төшкә кердегез. «Диңгез кичерер димче».ме идегез?! — Күздән кичереп яшь Гөлне — бәхтемә Әдәп-вәкарь белән бәя бирдегез. Куеп нәсихәт-вәгазьне, онытылып: — Сөбханалла! Милләт кызы! — дидегез. Тамак кырып, әйттегез мәдхияләр. Нидәндер кызарган олпат йөзегез. . «Аһ, яшәреп, кабат яшәп булса!» дип. Зәңгәр күзләр сафлыгында йөздегез. . Җанга бу — кан. Тарих таушы идеме Төштә сез биргән фатиха-сүзегез?! Миллион халкы булган Казан — Синсез буш! Мин дә синсез калдым ушсыз- чын биһуш Күктән кошлар очып үтте. Ишеттем. Синең исмеңңән әйтәләр: Биһуш, хуш! Узар алар сезнең йорт өстеннән дә: Ак каурыен калдырсын бер моңлы Кош... Хат язарсың шуның белән... Беләм тик: Каләм тоту яшь кулга «бик кыен» эш... «Ямьле вә хуш» авылда син... Нигә соң Уем борчулы? Җан түгел һич тыныч? Миллионыңнан берәүне уйлыйм. Казан! Юат мине: болай сагынмаска куш! Синсез дөньям кошлары ни? Кәгазьләр... Рух очышка мисал булыр бик азлар. Шул кошларымнан да моңлы җыр көтеп. Баш иделәр миңа гөлләр раузалар. Җан таушымда тәҗрибә авазымда Бар салкын ярларга кайнар вәгазьләр! Үзгәрттемме, янып, мин бу дөньяны? һаман сөюдә шул: сәүдә-базарлар! Чын гашыйкка бирерме заман бер «хак»? Үлгәч, аңларлар — кыйссаңны язарлар! Синле дөньям: Үзең яз.—ди.— зур Хисне: Биек оч! дип. җаныма дәшә язлар! * * ♦ Шигырь шәрабың бер авыз итәргә — Кирәк булган ничә дәрья кичәргә?! Сусаган җан! гомер уртасын узгач Килде мәллә бәйрәм -янган хисләргә? Багышлаган касәң, сизәм. ут тулы: Исертмәсме яшьлек сүзе? Нишләргә? «Тора, дисең. Яшәү тоташ ялкыннан...» Шуңа эссеме —сүрелгән кичләрдә? Яндырды шигырь шәрабың җавабың! Дивана җан.. Тели тагын эчәргә! Иң матур шигырең синең- ни? беләмсең? Ул яшьлегең: тиңсез шуның белән Син. Тик унҗиде яз күргән наз иясе! Бардыр хакың- сүзләремнән көлсәң Син... Матурлык бит күзеңдә үк: Күк төсе! — Тугач ук шигърият таҗын кигән Син. Ни генә ул сиңа — Гаташ язганнар? — Бөек үрнәк камил газәл икән — Син: Унҗиде яз Кояш. Табигать җыры! Ахры. Тәңре каләменнән иңгән Син?! * * * Рәхмәт. Газәл! Ярдәмеңә таяндым: Назың берлән Яр җанына таяндым. Хезмәтенә тайяр булып. Гөл туташ, Гашыйкларның базарына таяндым. Бәһа куйдың зәгыйфь бу җыр кошына. Канатландым — мактавыңа таяндым. Бар дөньяга төрки сүзне таныткан Шагыйрь ирләр мәйданына таяндым. Яр каршында гаҗиз башымда минем Мең сорау Бер җавабына таяндым! Син якында, егерме беренче йөз! Сиңа бер җыр җанымда- Ярга бер сүз: Арды, ташып узган чорлар сагышын — Еллар моңын откан гашыйк ике күз! Гөлбаданың гөл исле хуш уйлары! Җуймассызмы мине мәңгелектә сез? Бу диваным — ярсу бер ел йомгагын Егерме бердә, алып бер. сүтәрсез! Сагыштан, бәлки, куярсыз чайпалып. Мине саклап йөрткән диңгез-күзләр. сез?! ...Егерменче йөздән Гаташ аһы бу Нишли Дөнья минсез- рәдиф-газәлсез?! 1996. июль декабрь.