Батыевны нигә «тыңламаганнар»?
Заманында шагыйрь Нур Гайсин фатир алырга йөри икән. Йөреп- йөреп тә эш алга китмәгәч. Югары Совет рәисе Батыевның үзенә барып карарга була бу. Ни дисән дә, якташлар бит, ярдәм итми калмас, дип уйлый Нур Гайсин. Бара бу Югары Советка. Батыев аны чиратсыз кабул итә. Якташ буларак, хәтерли икән, рәхмәт төшкере. Аһа-һа, Нурулла якташ, нинди гозерең төште миңа?—дип, бик ачык каршылый. Шагыйрьне тыңлаганнан соң: — Күптән үземә киләләр аны. дип, Нур Гайсинның гаризасына кызыл кара белән ачык итеп: «Фатир бирергә!» — дип язып, имзасын сырлап куя. Нур Гайсин кош тоткандай шушы кәгазьне тотып, горисполкомга йөгерә. Шәһәр башлыгының сәркатибе Батыевның язуына күз сала да елмаеп, шагыйрьнең гаризасын өстәл тартмасына салып куя. Фатир булгач, үзебез чакырырбыз, абый... ди. Ләкин атналар, айлар үтә, ел да узып китә, әмма Нур Гайсинны чакыручы да. фатир бирүче дә юк. Шуннан бервакыт шагыйрь янә теге сәркатип янына бара. Ләкин аның белән сөйләшергә дә теләмиләр. «Фатир юк!» дип кенә җибәрәләр. Аптырагач, сорый Нур Гайсин: Иптәш Батыевны тыңламаска сезнең ни хакыгыз бар?—ди. Шулай дип. бәйләнә торгач, сәркатип кыз серне ачмыйча булдыра алмый: Игътибар иттегезме, сезнең гаризагызга иптәш Батыев нинди кара белән кул куйганын?—дип, тартмасыннан теге язуны тартып чыгара,— Күрәсезме, кызыл кара белән салган ул резолюциясен. Бу инде, бирсәгез дә ярый, бирмәсәгез дә мәйлегез. дигән сүз. Әбизәтелне бирергә дигәннәргә ул яшел кара белән кул куя. Аңладыңмы инде, абзый кеше?! Өй тулы тавык!.. Язучы Афзал Шамовның республика гәзитендә хәбәрче булып эшләп йөргән вакытында була бу хәл. Октябрь районыннан шикаять-хат килеп төшә редакциягә. Анда колхозчы Заһидулла абзыйның кырдан туктаусыз башак кыркып кайтуы, шуның белән үзенең тавыкларын сыйлавы турында язылган була. Хатны урынга барып тикшерү өчен хәбәрче Афзал Шамов Октябрь районына чыгып китә. Килеп җитә кирәкле авылга, эзләп таба Заһидулла абзыйлар өен. Керә. Хуҗа үзе дә өйдә икән. Чакырылмаган кунакны Заһидулла абзый да, хатыны да. өй тулы бала- чагасы да сагаеп кына каршылыйлар. - Сезнең ничә тавыгыгыз бар?—дип сорый Афзал абый, «үгезне мөгезеннән» алырга ниятләп. Хуҗаның йөзе карала, ул ачуланып, ишек алдына ук чыгып китә. «Тавыкларын санарга чыккандыр», дип уйлый гәзитә хәбәрчесе. Бераздан керә хуҗа. — Йә. санадыңмы, абзый кеше, ничә тавыгың бар9 дип соравын кабатлый Афзал Шамов. Хужа тагын сикереп тора да ишекне каты ябып чыгып китә. Бу юлы тагын да озаграк торып керә бу. Ай-яй. озак саныйсың, агай, тавыкларың бик күп. ахры, синең? — ди гәзитә хәбәрчесе Бу юлы хуҗа кеше дә телгә килә Күп кәнишне. әнә өй тулы тавык белән,- ди ул. борыннарын тартып, күзләрен елтыратып карап торучы бала-чагасына ымлап, карчыгым белән үземне дә исәпкә-санга кертсәгез, жиле тавык булабыз! Аңлаша торгач, төшенә Афзал абый: Заһидулла абзыйларның кушаматы ТАВЫК икән бит! Өй тулы тавык, ә ишегалдында бер кош-корт әсәре дә юк икән ярлы колхозчы агайның Үзе дә аңлаган... Казан университетында тел гыйлеме (языкознание) дигән бик авыр вә буталчык фәннән озак еллар Әнвәр абый Ахунҗанов укытты. Ул конспектларына күз сала-сала сөйли дә студентлардан: «Аңлашылдымы1 » дип сорый. «Юк» диләр студентлар Әнвәр абый конспектына иелеп карый-карый. тагын аңлата. «Аңладыгызмы инде?» дип сорый «Тагын бер кат аңлатсагызчы. Әнвәр абый?» дип үтенә студентлар. Тагын аңлата укытучы. Аннары: «Инде сез түгел, үзем дә аңладым наканис!» дип. дәресен төгәлли торган иде. Бөекләр кушымчасы lllai ыйрь Равил Фәйзуллинга каләмдәшләре сорау биргәннәр Инде барыбыз да диярлек фамилияләрсбездәге «ов». «ев». «ин» кебек урыс кушымчаларын алып ташладык. Син һаман Фәйзуллин булып калдың. Сәбәп нәрсәдә? «Ов-ев»ларда эшем юк. әмма «ин» ул бөекләр кушымчасы. Моны раслау өчен Пушкин. Державин. Дарвиннарны атау да җитә, дигән ди Равил Фәйзуллин Күренекле булуның сере Бервакыт язучы Шамил абзый Бикчуринны урамда үзе яшәгән Лениногорскида райкомның идеология секретаре очратып, битәрли башлый: Шамил Мотыйгуллович, үзегез язучы, үзегез айныткычка эләккәнсез. Ярамый бит алай >чәргә Шамил абыйның зәңгәр күзләрендә хәйләкәр очкыннар кабына: Нефтьчеләр әйтмешли, мәчебашлы ябалак кына эчми хәзер, иптәш кем. Чөнки дә көндез мәчебашлы ябалакның күзе күрми, ә төнлә кибетләр ябык, ди ул. Ну бит, ди секретарь, эчкән тәкъдирдә кеше-кара күзенә чалынмаска кирәк хәтәбс. Сез бит күренекле кеше Шамил Бикчурин алгы >ре тешләре белән балкып елмая И-и дивана Ярый ла салган вакытында сине өеңә озатып куярга персональ машинаң бар Минем машинам юк бит. шуңа мине бөтенесе күрә. Машинам булмаганга күренекле мин ди. Үзенекен — маяга Йөзек кашы төсле гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган Фатих ага Хөсни җор телле, шаян-шук кеше иде, мәрхүм. Мәсәлән, аның яшьрәк вакыттагы шуклыкларыннан берсе турында замандашлары болайрак искә алалар. Фатих Хөсни, көндез язып арыганнан соң, кичкә таба Язучылар союзы бүлмәсенә килеп керә дә. түш кесәсеннән биш сум акча чыгарып, өстәлгә куя һәм: Эш сәгатегез бетеп килә, егетләр. Йә. тагын кемнәр «калхузга» керә?— дип, тамак астына чиертеп ала. Өйгә кайтып китәр алдыннан бераз гына кәефне күтәреп алганда да зыян итмәс шул, дип. һәркем кесәсен капшый башлый. Кайсы берлек, кайсы өчлек чыгара Фатих абыйлары өстәлгә җыелган сәмәнне санап карый да: — Эһе-һе, монда шактый байлык бар икән Моның шаены эчеп бетерә алмабыздыр. Бу бишлекне әлегә калдырып торыйк, дип, теге, үзе башлап чыгарган акчаны алып, янә түш кесәсенә салып куя. һәм кет-кет көлеп, болай өсти: - Бусы киләсе юлы «калхузга» кергәндә кирәк булыр. Бусы -маяга... Биргән кеше үзе беләдер... Бервакыт Рәшит Әхмәтҗан «Казан утлары» редакциясендәге бүлмәдәшләренә зарланып тора иде: Миннән бурычка акча алган кешеләр кире кайтарып бирмиләр. Нури (Арслан) абыйга гына күпме бирдем инде, түләргә уенда да җук... Замана ахырында кемне сөйләсәң, шул алдыңа килеп чыгар, дигән сүз дөрес, ахры, нәкъ шул вакыт бүлмә ишеген киң ачып, шәп ат ялыдай чәчләрен җилфердәтеп. Нури абый үзе килеп керде Рәшит тынып торды да. баягы сүзен башка алым белән дәвам иткәндәй: — Нури абый, синең кешегә әҗәтең күпме?—дип сорады. Нури абый, гадәтенчә, киң елмайды да: - Биргән кеше үзе беләдер инде,— дип куйды. Ике төрле гаҗәпләнү Яшь шагыйрь Расих Шамский үз әсәрләрен күрсәтеп, киңәш-уңаш алыйм дип, Рәшит Әхмәтҗанның фатирына бара (Кичә ахириләре белән бераз «күңел ачып» утырганлыктан, кыяфәте бик үк шәптән түгел үзенең). Килсә, ни күрсен: Рәшитләрнең фатир ишеге бикле түгел. Шуңа күрә кыңгырауны басып тормыйча гына эчкә уза бу. Хуҗа кеше, чакырылмаган булса да, кунакны ачык йөз белән каршылый Шулай да сорыйсы итә: Туктале, «саф һава директоры», син ничек керә алдың монда? — Ишегегез бикләнмәгән ләбаса,- ди Шамский. — Җук. эт ничек кертте сине, дип сорыйм мин. Ничек каптырып алмады үзеңне? Нинди эт? Шамский шунда күреп ала ишек төбендә беләк буе телен салындырып яткан алабайны. — Әстәгъфирулла! Ничек миннән куркып, чыгып качмаган бу мәх- лүк? Миннән бөтен этләр шүрли ләбаса! дип. Расих Шамский үзенчә гаҗәпләнә. Ул ягын уйламаган Татарстан Язучылар берлеге каршындагы шагыйрьләр секциясе утырышы бара Яшь шагыйрь Мәннафның иҗатын тикшереп, аны Язучылар берлегенә әгъза итеп алырга дигән тәкъдим кертәләр. Секция утырышында катнашучылар бу тәкъдимне нигездә хуплап, чыгыш ясыйлар Нәби Дәүли генә бер читтә дәшмичә утыра — Ә синең фикерең ничек. Дәүли? — дип сорый секция рәисе Хәсән Туфан. — Союз члены булу-булмау шагыйрьнең иҗатына берни дә өстәми. -ди Нәби Дәүли. Мин үзем, миңа ничек карауларын белер өчен. Союздан чыгып карар идем — Кирәкмәс. Нәби абый., ди Хисам Камалов сүзенә ике төрле мәгънә салып. Моны. Союздан чыгарга кирәкмәс, дип. тә, яшь шагыйрьгә аяк чалырга кирәкмәс, дип тә аңларга була, ягъни Ә Разил Вәлиев Нәби абыйны икенче яктан «эләктереп ала» — Союздан чыгуын чыгарсыз да бит. аннары кире алырга теләмәсә- ләр, нишләрсез? — ди ул, мыек астыннан елмаеп. — Шылаймы. шылаймы? — ди Нәби Дәүли ашыгып. Мин ул ягын уйламаганмын икән шул, их-ха-ха-ха! Ба-а. ни булган бу Батуллага? Әлегәчә гел коммунистларны гына яманлап йөргән Батуллага ни булган? Инде коммунистларны властьтан куып төшереп, үзләре менеп утырган демократлар да ошамый икән аңарга. Имеш, тегеләре дә. болары да. ике чабата бер кием. Икесе дә башка милләтләргә ирек бирергә атлыгып тормыйлар, шовинистик фикерлиләр, фәлән-фәсмәтән Әле кайчан гына Солженицынны тәнкыйтьләп шигырь язтансың. дип. Мәннафка бәйләнеп йөргән Батулла бүген үзе Солженицынның «кирәген бирә» Янәсе, теге «кәҗә сакал» Казакъсганда күпчелек урыслар яши. шулай булгач, ул җир Россиянеке булырга тиеш, дигән Ни булган бу Батуллага? Шушы сорау белән Мөдәррис Әгъләмгә мөрәҗәгать иткәч, ул болай дигән, ди: Ниһаять, Батуллага да акыл керә башлаган икән. . Хәер, демократ битлеген кигән коммунист-түрәләр Батулланы гына түгел. Рәсәй халкын дагын акылга утырттылар.. Рәсеме үзеннән әйбәтрәк Шагыйрь Мәннафның рәсеме «Казан утлары» журналының тышлыгында басылып чыккач, каләмдәшләре әйтәләр Ай-Һай. Мәннаф дус. рәсемең шәп чыккан! Үземнән дә шәбрәкмени? дип сорый Мәннаф. Әйе. үзеңнән дә җиллерәк Алайса, минем рәсемем иҗатыма охшаган икән, ди Мәннаф Картаймау сере Шагыйрьләрдән Әхсән Баян. Равил Файзуллин һәм Мәннаф сөйләшеп торалар. Элек заманда илле яшькә җиткән кешене без инде карт дип хисаплый идек, ди Әхсән Баян, фәлсәфәгә бирелеп Хәзер ул яшьне үзебез узып киткәч, берлә карт сыман түгелбез Моның сере нәрсәдә икән? Равил Фәйзуллин сүзне шаяруга борып җибәрә: —Бу турыда менә Мәннафтан сорарга кирәк. Ул бер дә картая белми. Мәннаф та җавапсыз калмый: —Башкалар турында әйтә алмыйм, ди ул,— ә үземә килгәндә, болай: мине Язучылар берлегенә үз ишләремнән ун елдан артык вакытка соңлабрак алдылар. Бик озак яшь шагыйрьгә санап йөрттеләр. Шулай итеп, картаерга да соңга калдырдылар, рәхмәт гөшкерләре! Соравына күрә җавабы Рәссам Әхсән Фәтхетдинов үз иҗаты белән Г Тукай исемендәге премиягә лаек булгач, гәзитә хәбәрчесе аңардан интервью алырга килә. —Әхсән абый, сез соңгы вакытта нәрсә ясау белән мәшгуль?— дигән сорау бирә ул рәссамга.-- Нәрсәләр ясыйсыз9 Әхсән Фәтхетдинов яшь вә тәҗрибәсез хәбәрченең соравын яхшы аңласа да, шаяртып җавап бирә: —Нәрсә ясыйм дип... Умарта рамнары ясыйм, аннары., бик шәп самогон аппараты ясап куйдым әле. Сынап карыйсы гына калды. Запчастьләрсез Габделхәй Язучы Габделхәй Сабитов гомер буе шаян вә җор телле булды. Ул еш кына үз-үзеннән дә көләргә ярата иде. Бу мәзәк аның үзе сөйләвеннән чыгып язылды. Бервакыт Габделхәй Сабитов белән шагыйрь Разил Вәлиев Чистай якларына сәфәр чыгалар. Юллар чокыр да чакыр. Үзләре утырып барган «уазик» шоферына Разил әйтә: Чү, туган, машинаңны акрынрак алып бар. югыйсә Габделхәй абыйның сөякләре таралып китүе мөмкин. Ичмаса, сөякләрен кире җыю өчен схемасын да алмаган идек,-ди. Габделхәй җирән сакалын дерелдәтеп көлә: —һы-һы-һы! Схемасы гына түгел, запчастьләрем дә Казан ашханәсендә калды әле. Теге, ашарга кергәч, син кимереп, минем алдыма өйгән идең бит, сиңа запчастькә дип, шулар онытылган,— ди ул. Буташтырганны килештерү Заманында Әнәс Камал үзенең язучы гына түгел, рәссам да булуын әйтеп, күз хәтеренең шәплеге белән мактанып алырга ярата иде. Алар шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән Язучылар берлегенең «Тынгысыз каләм» гәзитен матурлап-бизәп чыгаручы булдылар. Әнәс абый күз хәтере белән мактанса да, бервакыт аның күзләре нык кына сыната. Гәзит чыгарганнан соң, үз пәлтәсе дип, Гөлшат Зәйнашеваныкын киеп кайтып китә бу Гөнаһ шомлыгына, икесенең дә пәлтәсе бер төсле драптан, якалары да бер-берсенә охшаган булгангамы, әллә инде кара төнгәчә эшләп, күзләре әлҗе-мөлҗе килгәнгәме, ялгышкан Әнәс абый. Бу ялгышуны Гөлшат Зәйнашева өенә кайтырга җыена башлагач кына күреп ала Чөйдә үзенеке урынына Әнәс Камал пәлтәсе эленеп тора! Гөлшат апа шушы пәлтәне өстенә киеп, тиз генә Нариман урамындагы Әнәс Камал фатирына йөгерә. Ишек төпләренә килеп җиткәч, өй эчендәге тавыш-гауганы ишетеп, туктап кала Гөлшат Зәйнашева. Әнәс абый гөбедән чыккан тавышы белән гөрелдәп, хатынына бәйләнә: - Сәлимә дим. Сәлимә! Нишләп минем пәлтә төймәләрен сул якка күчереп тактың? Мин хатын-кызмыни сиңа! Шул яшеңә җитеп, төймәне дә дөрес тага белмисең, пнимаешь Нишләп сул якка тагыйм’’ ди хатыны Каяле-каяле0 Бәй. бу синеке түгел бит! Бу хатын-кыз пәлтәсе ләбаса! Ах. сәрхүш баш! Әле чит хатыннар белән чуалып йөрисеңмени0 ! Бирермен мин сиңа төймәңне' Күзләреңнән төймәтөймә утлар чыгар! Тукта-тукта, Сәлимә, воздержись! Шулвакыт ишектән агылып-бәрелеп Гөлшат Зәйнашева килеп кер- мәсә. эшләр ни белән бетәр иде. нәмәгълүм. Сәлимә апа. минем пәлтәм ул. Әнәс абый Язучылар союзыннан, вешалкадан үзенеке белән буташтырып, киеп киткән! Без бит. үзең беләсең. гәзиз чыгарабыз икәү ди ул тынына кабып. Сәлимә апа Әнәс абый өстендә уйнаткан уклавын читкә куя. Гәзит кенә чыгарсагыз ярар анысы, ди ул.—Юкса бу дивана башкасын чыгарырга да. мине бүтән хатыннар белән буташтырырга да күп сорамас... Ул арада Әнәс абый куелган пластмасс тешләрен елтыратып елмая да янә гөрелдәп куя: Сине башкалар белән буташтырырга мөмкин рәзе? Синнән усалрак телле хатын бармыни ул Казанда? Хи-хи-хи! Мин бит сине күз хәтере белән генә түгел, колак хәтерем белән дә әллә каян таныйм. Сәлимә җаным. Шулай итеп. Әнәс Камал буташтырганны Гөлшат Зәйнашева җайлапкилештереп кайта... Үз илендә җире булмаса да... Әзәрбәйҗанның a iаклы улы. дөньяга мәшһүр җырчы Мөслим Могамаевның юбилей кичәсендә дуслары аңа сюрприз ясарга уйлыйлар. Астроном-галимнәр яңа ачкан планетаны Мөслим Могамасв исеме белән атыйлар. Бу турыда җырчыга белдергәч, ул болай ди Үз илендә бер аршын да җире булмаган кешегә тулы бер планета күбрәк булмасмы соң? Күп булмас, ди галимнәр Әле шуңа өстәп, җәмәгатең Тамара Синявская исемен дә кечерәк бер планетага куштык. Җирләрен үзегез эшкәртә аямасагыз, оныкларыгызга калыр...