Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ТОРМЫШНЫ ЯРАТА ИДЕ

Үсеш динамикасы ягыннан язучыларны ике төркемгә бүләргә мөмкин. Була шундый ижат әһелләре, алар башлангыч чорларында ук зур тизлек белән «кала тавын» яулап алалар да. соңрак бер урында таптана башлыйлар яки бөтенләй үк түбән таба тәгәриләр. Була тагын шундыйлары, алары исә тау түбәсенә әкренләп, әмма ышанычлы адымнар белән үрмәлиләр һәм ахыр чиктә иҗатларының «йөзек кашы» булырлык әсәрләр ижат итәләр. Мәхмүт Хәсәновны, мөгаен, икенче төр язучылар рәтенә кертеп карарга кирәктер. Ул «беренче адымнарын» тыйнак кына башлады, гомеренең уртасында да уртакулрак әсәрләр ижат итте, әмма әсәрдән әсәргә осталыгын чарлый барып, соңгы дәвердә берсеннән-берсе уңышлырак эшләнгән роман, повестьлар тудырды. Әйе, әдип түбәннән югарыга күтәрелде, югарыдан түбәнгә мәтәлеп төшмәде—бу юл катлаулы вә четерекле, әмма гыйбрәтле булды. Мәхмүт Мәкъсут улы Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Югары Кибәхужа авылында туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Зеленодол шәһәренә күченеп киләләр Әдәбиятка һәм театр сәнгатенә бала чактан ук гашыйк егет 1944 елда димәк, унжиде яшендә Мәскәүнең А. В Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИСка) укырга керә. Биш елдан соң. ягъни институтның актерлык факультетын тәмамлап, Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Тагын бер елдан соң аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнарга чакыралар Шушы чорда, дөресрәге 1949—1951 елларда беренче хикәя, очерклары вакытлы матбугатта күренә башлый 1954—1956 елларда Татарстанның беренче нефтьче-разведчиклары тормышына багышланган «Яңа горизонт» повесте, эшчеләр тормышыннан алып язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» дигән повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләр, әдәбиятта заман темасын яктыртудагы өлгерлек үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай яктан бәяләнәләр. Кыскасы, Мәхмүт Хәсәнов алдында яңа гаризонтлар ачылган чор бу. «...Әмма Бөгелмәдә миңа озак эшләргә туры килмәде. Нәкъ шул елларда Мәскәүдә М Горький исемендәге әдәбият институты каршында язучылар өчен Югары Әдәбият курслары ачылган икән, дигән хәбәр таралды. Кабул итү шартлары каты иң беренче шарты — СССР Язучылар әгъзасы булу Икенчесе — һәрбер республикадан нибары бер генә кеше кабул ителәчәк Шул сәбәпле конкурс игълан ителгән. Татарстаннан биш-алты кешенең гариза бирүенә дә карамастан, мин дә бәхетемне сынап карарга булдым Җавап озак көттермәде. Конкурска җибәрелгән әсәрләребез белән танышканнан соң. бары бер мине генә кабул иткәннәре билгеле булды. Бу—1955 елның җәе иде. Шулай итеп, мин яңадан студент. Яңадан Мәскәүдә. Аерма тик шунда, сугыш елларында ачлы-туклы яшәгән чаклар бик еракларда, томан артында калган... Югары курсларда исә һәр туган көн бәйрәмгә тиң иде дисәм, һич тә хаклыкка хилафлык кылу булмас. Анда — илебезнең төрле почмакларыннан җыелган төрле милләт әдипләре Җәмгысы кырыклап кеше Кем әйтмешли, җитмеш мирдән җыелган булсак та. бер гаиләдәй тату яши идек. Сәбәбе нилектән булгандыр, мине аеруча яраталар, р итәләр иде Әрмәннәр «Хасанян» дип дәшсә, грузин Вано Цховребов «Махмудашвили» дип кенә җибәрә. Дусларча шаяруның. уен-көлкенең һич тә иге-чиге юк иде» ' Әйе. Мәхмүт ага тормышны, кешеләрне ярата иде һәм кешеләр дә аңа (күл чакта!) шундый ук хисләр белән җавап кайтаралар иде. Аңлашыла ки. шушы ярату, тормышны тирәнрәк аңларга омтылу хисе аның тулаем иҗатына да уңай йогынты ясады. Аның иҗади яшьлеге, әйткәнебезчә. Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлау чорына туры килде һәм гажәп тә түгел. Ю| ары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң. ул нефтьчеләр тормышны якыннанрак өйрәнү максатыннан (дөресрәге, мәжбүриләп) Азнакайга күченеп китә (ул анда егерме елдан артык яши) һәм бер-бер артлы хикәя, повесть, романнар иҗат итә. Шушы елларда ул «Саф җилләр» (1961 — 1963) нефть төбәгендә автострадада эшләүчеләр тормышын яктырткан «Юллар, юллар ..» (1964). КамАЗ төзелешенә багышланган «Кама таңнары» һәм «Инженерлар», тарихиреволюнион темага «Саумы, кояш» (1973), колхоз тормышыннан алынган «Хәдичә», нефтьчеләргә багышланган «Шогеровлар» кебек киң полотнолы әсәрләрен «тудыра» Әмма бу юл. текәгә күтәрелү, аңа жиңел генә бирелми. Гел шат. гөрелдәп көлеп йөрүче, батыр йөрәкле. Алыптай бәдәнле Мәхмүт агабыз менә нәрсә ди «Истәлскләр»дән үзен тыңлап карыйк. «...Казаннан киткәч, куп нәрсәгә күзем ачылды Чын. турылыклы дус дип йөргән каләмдәшләремнең чын йөзен күрдем. Кайберләре ачыктан-ачык хыянәт иттеләр. Шундый чакларда Казаннан китүемә чынлап тарып үкенә башлый идем Шулай да тоннель артында кайчан да булса яктылык күренәчәк, дигәндәй, аны шул коткаручы яктылыкка әйдәп чыгучылар Хәсән ага Туфан белән Сибгат ага Хәким булалар « Шулай тома ялгыз, шөбһә белән өмет арасында каңгыраеп яшәгәндә көт- мәгәндәуйламаганда. тугрылыклы якын дустым Сибгат ага килеп чыкты Мәкерле. икейөзле «дуслар»дан чак кына зарланып алдым булса кирәк ЗарланмаI диде Сибгат ага гадәтенчә тыныч, сабыр гына Көчең бар, дәрт-дәрман да җитәрлек... Кулга тотарлык зур әсәр, чын әсәр кирәк. Телгә керерлек, укучылар күтәреп кабул итәрлек әсәр кирәк Синең кулдан киле торган эш бу. «Хокук Якларга» ташланмый торган, бомба шартлагандай тәэсир итәрлек әсәр кирәк Масштаблы фикер йөртә беләсең Сюжет һәм композицияне төзи беләсең. Бу сыйфатың һәрбер әсәреңдә диярлек чагы ш Азнакай яклары безнең аксакалларыбызны да чңа әсәрләр иҗат итәргә илһамландырды. дәрт бирде. Әсәрләребез өчен материалны да бергә ton тупладык Күршекулон авыл шрда да күп булдык. ферма хезмәткәр!ләр)е белән дә очраштык Әле дә булса хәтеремдә. Хәсән ага ферманың буеннан-оуена йөреп, сыерларның исем-кушаматларын язып йөргән иде. Аның бу шөгыле миңа чак кына сәер тоелган иде Сибгат ага исә. гомерләре буена фермада эшләгән өлкән яшьтәге савымчылар, көтүчеләр белән гәп сатарга ярата иде Әгәр дә мин хәзер «Саф җизләр» романымны иҗат итәргә Сибгат Хәким белән Хәсән Тефан көч-дәрт, илһам бирделәр, кулымнан диярлек тотып яздырдылар дисәм, бик күпләрне гаҗәп зәндерер иде. мөгаен Әмма бу шу ши иде ...«Саф җилләр» матбугатта да уңай бәяләнде Кемнең кем булуы белән исәпләшеп тормаучан. сәнгать әсәр зәренә карата ифрат та таләпчән Ибраһим ага Гази Хәдичә образы турында болай дип язган иде «Шунысы гаҗәп, башта Хәдичәдән җирәнгән булсам, ахырда мин аны яраттым. Әйе. Хәдичә үзен яраттыра Бу исә авторга да. безгә дә сабак». Гомумән. Мәхмүт Хәсәновның ижат лабораториясен, күңел тирбәнешләрен аңлау, ул чактагы, ҮЛ еллардагы гомуми әдәби процессны чамалау җәһәтеннән әлеге истәлекләр уникаль документ булып торалар Кызганыч ки. кеше китә һәм үзе белән бик күп әйтелмәгән серләрне дә алып китә. Башка бик күп язучылардан аермалы буларак. Мәхмүт ага үзенең йөрәген ачып салудан курыкмаган Бу да бит олы әдәбиятның дәвамы « Чак кына чигенеш ясап, т.т еллардагы тормышым, иҗади эшчәнлегем турында берике авыз сүз әйтәсем килә Тормышым түгәрәкләнде, менә дигән I Бу юллар Мәхмүт Хосоновнын архивында сакланып калган «Дустым да. остазым да иле» дигән истәлекләреннән алынды Әлеге әсәрдән алга таба да өзекләр китерелер Чөнки ятучының асыл кичерешләрен, эчке дөньясын, ижат лабораториясен тулырак аңлау өчен анын үзеннән до төгәлрәк әйтеп бирү мөмкин түгел Н Г теләсәкем кызыгырлык гаилә корып җибәрдемII Иҗади эшем дә. кем әйтмешли, у кереп алга бара. Дәртләндереп, илһам биреп торучым, тугрылыклы дустым- остазым — Сибгат ага да янымда. Шундук Хәсән Туфан. Иң хикмәтлесе шунда — икесе дә миңа зур ышаныч белән, олуг өметләр баглап карыйлар.. ...Ул вакытта инде ил өстеннән чын мәгънәсендә шифалы, саф җилләр исә башлаган иде. Минем әсәрләрем өчен дә юл ачылды Баштарак (чак кына кыскартылып булса да) «Шөгеровлар». бераздан «Хәдичә»м дөнья күрде. Икесе дә искиткеч матур рецензияләр белән каршыланды. «Хәдичә» турында группачылардан курыкмыйча уңай фикер әйткән кеше, талант иясе Хәсән Сарьян булды Хәсән Сарьян үзенең «Бүгенге авыл һәм кешеләре» («Казан утлары» журналының 1975 ел 1—6 саннарында чыккан роман һәм повестьлар турында)» дип аталган докладында Хәдичә образын күкләргә чөеп мактады Хәдичә образына туктап ул болай диде «Инде әсәр турында гомуми нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә Мәхмүт Хәсәновның бу әсәрендә бик нык эшләнгән бер образ бар. ул—Хәдичә. Автор аны бик тә яратып хатын-кызның нечкә хисләрен белеп язган. Хәдичәне мин үзем нәфис күңелле хатын буларак та, көчле натура буларак та яратып кабул иттем. Шуның өстенә ул бөтен эш. бөтен җаваплылык үзе өстенә төшкән, колхоз производствосын әйдәп баручы Заман герое буларак та үрнәк ителерлек шәхес. Хәдичә — Мәхмүт Хәсәновның әдәби уңышы кешелекле дә бу. эшчән дә бу. мәхәббәтле дә бу». Мәхмүт Хәсәнов чын мәгънәсендә тынгысыз жанлы әдип иде Сәяхәтче иде. Ул заман сулышын тоеп яшәде. Аның өчен бервакытта тема кытлыгы булмады. Кайда яңалык—ул шунда иде. «.. Уңышлар белән канатланып яңа әсәр язарга керештем Роман гадәти түгел. Чорыбызның бөек төзелеше КамАЗ автомобиль гигантын төзүчеләр турында. Әсәр бик катлаулы булыр сыман иде. Хикмәт, дөньяда тиңдәше булмаган төзелеш булуында гына түгел, аның татар җирлегендә барлыкка килүе аның татар халкы тормышына, гасырлар буе тупланып килгән гореф-гадәтләренә дә. милләт буларак рухи үзенчәлекләренә дә күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаячагы турында иде Әлеге тиңдәшсез төзелештә мин ялгыз түгел, һаман да шул гел хәрәкәттә, гел ил гаме белән яшәүче тынгы белмәс Сибгат ага Хәким белән Мин романымны «Кама таңнары» дип атадым Тора-бара хәтта икенче китабын — «Инженерлар» дип исемләнгән дәвамын да яздым» Бүген бу юлларын укыйсын да хәйран каласын: Сибгат ага белән Хәсән ага Мәхмүт Хәсәнов өчен чын мәгънәсендә юл күрсәтүче, киңәшче булганнар икән. Хәзер бар микән ул андый олуг шәхесләр, «кече энекәшләренә» һәрдаим ярдәм итәргә әзер торучы аксакаллар Әллә сон заман башка, жен башкамы9 « Инде сабыр канатларым сына дип кенә торганда зарыгып интизарлар булып көткән хәбәр килеп төште Очар өчен канат кирәк булган кебек, иҗади юлыңда да Сибгат Хәким. Хәсән Туфан ише олы җанлы, игелекле-шәфкатьле. әүлияларга тиң кешеләр очратасың икән'»—дип яза Мәхмүт Хәсәнов һәм Сибгат аганын үзенә атап язылган хатыннан түбәндәге юлларны китерә: «һәрвакыттагыча темаларны оста тотасың. «Шөгеровлар» бик кызык тема язар өчен, искиткеч кызык1 Үзебезнең җир. Шөгер тавы, нефть һәм Шөгеровлар нәселе, токымы һәм Америка. Ясалма түгел, просто тормыш үзе Бик әйбәт урыннар шушы өлештә. Әсәрнең күп урыннарын яратып укыдым. Китап итеп тапшырганчы әле эшләрсең дип уйлыйм. Эшләргә кирәк Мин күбрәк Шөгеровлар династиясенә игътибар итәр идем, шушы сызыкны гына алып барыр идем Шөгер тавын да просто натуралистик бер тау гына түгел, безнең тарих, төрле вакытлар узган җир. бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән. Шөгеровлар шунда туган. Америка вәкиле шул җир белән таныша бит! Бу тау символ Шушындый поэтик сурәтләү җитми. Син егермедән артык әсәр язган кеше Хәзер тәҗрибәң зур. көчең-энергияң аллага шөкер Шөгер тавын куптарырлык. Тик ятмыйсыңдыр, эшлисеңдер, минем фикерләрне дә искә ал...» һәм нәтижәдә укытучысының да «фикерләре искә алынган» «Шөгеровлар» романы дөньяга килә Исеменнән үк аңлашылганча, әсәрнең үзәгендә Шөгеровлар династиясенең язмышы; ләкин язучы моның белән генә чикләнми, шушы «язмыш» аша ул татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген тасвирлый Әсәрнең сюжеты бик кызык коллизиягә нигезләнгән. Шөгеровлар— II Бу чорда Мәхмүт Хәсәнов. беренче хатыныннан аерылып. Мәрьям ханымга өйләнә. Мәрьям ханым бүген дә Мәхмүт Хәсәновның якты истәлеген саклый. данлыклы нефтьчеләр нәселе. Рахман карт заманында Бакуда нефть чыгарган, герой дәрәҗәсенә ирешкән. Улы Корбан да нефтьче Оныгы Ногман да өлкәннәр эзеннән атлый Кыскасы, тормыш арбасы җай i ына теркелдәп алга бара. Ләкин көтмәгәндә, уйламаганда нәселне сискәндерерлек бер хәл булып ала - аларга АКШтан миллионер Шандор килеп чыта. Кызык ич. кем сон ул сәер миллионер, ни өчен ул нәкъ менә Шөгеровларга килг ән? Бу романында да Мәхмүт Хәсәнов үзен әнә шундый укучыны кызыксындырырлык тормыш материалы таба белүче оста итеп таныта, иҗатында тагын бер матур сәхифә булырлык әсәр иҗат итә. Мәхмүт Хәсәновнын «ата балыкчы» икәнлеге «бөтен дөньяга» билгеле иде. Бу турыда булганын да булмаганын да кушып язучылар арасында күп сөйләнелде. Кем белә, язучы бәлки нәкъ менә табигать белән күзгә-күз очрашканда язарына ризык тапкандыр да сонрак ак кәгазьгә төшергәндер0 Мөгаен, шулайдыр. Архивтагы ядкярләр әнә шул хакта сөйли. Лениногорски шәһәрендә яшәп иҗат итүче Шамил Бикчурин белән алар озак еллар дус. фикердәш булып яшәделәр. Бу иҗади дуслыкка илаһи тын иртәләр, серле Ык елгасы, бөдрә таллар да шаһит Әлеге рәсемдә Шамил Бикчурин Мәхмүт Хәсәновнын чираттагы «балыкчы ялганнарын» тынлап утыра Ә икенче рәсемдә ..Фото.tap өемен актаруымны дәвам итәм. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким белән бергә төшкән фото tap аеруча куп Арада аеруча истә камырлыклары бик тә кадерлеләре бар Менә без. mat) кебек якты булып, җ-ыр кебек матер булып ишелә-ише ю аккан гүзәл Ь/к буенда кармаклар салып ятабыз Икенче бер фотода шул ук табигать бизәге Ык буенда, учак янында утырабы з. Алгы планда Хәсән ага Туфан утыра. Ул сырган чалбардан. Аякларында кирза итекләр. Өстендә дә сырма Гадәттәгечә яланбаш Ку ияндагы чыбыгы белән тара зган кисәү юрне учаккарак тарта, in 1 булып төшкән күмерне бер тирәгәрәк җыя Бары тик шуннан соң гына, алдан ук хәзерләп куелган коры-сарыны учакка сала. Учак гөлт итеп кабына Шуны гына көтеп торган кебек, зңгер-меңгер тагын да кгера төшә. Елганың ике ярын кавыштырырга теләгәндәй, тирә-юньне сыек томан пәрдәсе сара Елганың аръягындагы тау шр тезмәсе артыннан, дозорга чыккан кебек, ту 1Ы ай калка Учакның икенче ягында Сибгат Хәким утыра Мин палатка янында. Тынлык хөкем сөрә. Сөйләшмибез, һәркем уз уена чумган Андый чакта суз артык Хәсән ага Туфанга игътибар итәм Йөзе шу t тикле дә җитди, уйчан Ш\шы урынга җиткәч сүзне Сибгат агага бирәсем килә. Аның Хәсән Туфан истә {егснә багышланган «Аккош күзендә сагыш, моң » дигән язмасында монды ерак юллар бар « Ә Ыкта нәрсә калган ' Ыкка җилкендерүче кеше ата балыкчы Мәхмүт Хәсәнов иде Окт.чбрь. җилсез, йомшак, җылы Ык әрәмәләре тартты безне. Мәхмүт борчакны күп сипсә дә. балыгы әллә ни эләкмәде, әмма җәелеп, тулып аккан Ык үзе. болыны, бай табигате белән ниндидер хыялый, шигъри дөнья эченә алып керде Мәхмүт безне балыкка гына дип алып килгәндер Әмма мин аңа шушында очраштырган өчен эчемнән рәхмәт укыйм. Кинәт Ык тынлыгына юлыккан Туфанга да бу сихри дөнья шулай сәер тоелгандыр дип уйлыйм. Ярлар тын. Әрәмәләр тын. Әрәмәдә гөлҗимеш, балан Балыкчылар...» Шул ук язмасында әдип. Хәсән Туфанның учак ягарга яратуын, учак ягарга, «изге бер эшкә тотынган кебек керешүен» сурәтли «Ипләп чыбык-чабык сындырды. Бөтен шартын китереп учак якты Күмерләре төшкәч, учакның өстенә ук иелде, бөтен гәүдәсе белән шундый иелде, утка менә-менә авар төсле иде И актарды утны, и болгатты утны... Ахак-күмерләр эченнән нәрсәдер эзли иде ул. нәрсә эзли7 Нәрсәне югалткан'..» Мәхмүт Хәсәновның 1987 елда «Язгы аҗаган» романы басылып чыкты һәм аңа шушы әсәре өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды Гомеренең сон ноктасын ул әнә шулай егетләрчә — һаман да үргә күтәрелеп барышлый куйды. Ул балык тотарга яраткан Ык ага да ага. Ул яккан учаклар дөрли дә дөрли.. Тормыш дәвам итә.