ТӨРКИЯ ДӘ —БЕЗНЕҢ ТУРЫДА
Совет империясе таркалу һәм коммунизм шәүләсе юкка чыгу белән төрки ■ милләтләрнең үзара якынаюы, берләшүе өчен комачау булган шартлар да бетә башлады. Элекке Советлар Берлегендә яшәгән төрки халыкларның бер-берләре белән багланышлары артуы хәзергә әллә ни сизелмәсә дә (чөнки әлегә һәркайсының үз хәле хәл), һәр төрки җөмһүриятнең бәйсез Төркия белән күп кенә өлкәләрдә рәсми аңлатмалар төзүе, үз чикләрен төрекләр өчен ачуы—билгеле хәл. Әйтергә кирәк, бу якынаюлар өчен беренче адымны ясаучы, дуслык-тутанлык элемтәләрен ныгытырга омтылучы булып Төркия Җөмһүрияте тора. Ничәмә-ничә еллар буе безнең советлар читлегендә интеккәнне читтән карап торырга, безнең хакта бары Аурупада чыккан китап-журналлардан гына укып белергә мәжбүр булган Төркия хәзер, шөкер, тормышыбызның һәр тарафы белән якыннан таныша ала һәм күпмедер күләмдә безнең хәлебезне җиңеләйтергә омтыла. Бүгенге көндә без төрек кешесен үз мәмләкәтебезнең шәһәрендә түгел, авылында күреп тә гаҗәпләнмәгән кебек, безгә дә Төркиягә барып кайту, башка төрки җөмһүриятләргә барып кайтудан күпкә ансат һәм мәшәкатьсезрәк тоела. Төркия белән үзара танышу-дуслашуның беренче чоры инде узды рәсми һәм рәсми булмаган делегацияләр еш оештырылды, галимнәр, артистлар, эшмәкәрләр, укучылар, укытучылар бер-берләре белән танышып, хезмәттәшлек итә башладылар, алла кушып, бу хезмәттәшлек тагын да киңәйсен, көчәйсен. Үзара якынаюның икенче чоры исә берләшүтуганлашуның милли культура, тел-әдәби- ят, мәгърифәт, әхлак, дин кебек рухи, иҗтимагый, идеологии даирәләргә җәелеп, тагын да тирәнәюен күз алдында тота. Төрекләр—безнең иман кардәшләребез дә бит Шунлыктан элекке Советлар Берлегеннән таралып чыккан төрки халыкларның дини хәяте һәм киләчәге дә алар игътибарыннан читтә кала алмый Алласызлык ялганыннан туйган, әмма дини тәрбиядән дә мәхрүм калган урта һәм яшь буынның аңын аулап-яулап алу өчен соңгы елларда безнең якларга нинди генә дин һәм секта әһелләре килмәде' Бу очракта ялгышлардан, милли афәттән котылып калуның иң дөрес юлы — халыкның үз тарихына, борынгы гореф-гадәтләренә һәм инанычларына таба борылуы булды. Татар халкы үзенең элек-электән динле, иманлы булуын, башка халыкларга да ислам нурын таратуын онытмады, бөтен мөселман дөньясында танылган Шиһабетдин Мәрҗани. Риза- этдин Фәхретдин. Габдерәшит Ибраһимов. Муса Бигиев кебек зур дин галимнәре барлыгын исенә төшерде. Татар яшьләрен төрле дини йогынтылардан саклап калу эшендә татар зыялыларына һәм руханиларына ярдәмгә төрек кардәшләребез килде Аларнын ярдәме практик өлкәдә дә (мәктәп, мәчет, мәдрәсәләр ачуда, аларны китапдәреслек, укытучылар белән тәэмин итүдә, безнен шәкертләрне Төркиягә җибәреп укытуда һ. б ), теоретик өлкәдә дә сизелерлек Халык аңыннан җуела барган әлеге галимнәребезнең исемнәрен, хезмәтләрен кире кайтаруга да нәкь менә төрекләр булышлык итә дисәм, бер дә ялгыш булмас Мисал өчен. Габдерәшит Ибраһимов һәм Муса Бигиев турында бездә бары-югы берничә мәкалә генә басылып чыккан вакытта, төрек галимнәре алар хакында саллы гыйльми хезмәтләр нәшер иттеләр. Бу урында әлеге хезмәтләргә тукталып китүне үзебезнең бурычыбыз саныйбыз.Габдерәшит Ибраһимовнын әлеге сәяхәтнамәсе бүген дә мөселман дөньясында кызыксыну уята, чөнки ул күтәреп чыккан проблемаларның бик күбесе бүген дә көн кадагында. Шунлыктан Мәхмәт Паксу исемле төрек галиме гарәп әлифбасында госманлы төрекчәсендә язылган «Галәм-и ислам» китабын бүгенге төрек теленә һәм хәрефләренә күчереп, бераз гадиләштереп. 1937 елда Истанбулда бастырып чыгарды Хезмәт ике томнан тора Беренчесе «Егерменче гасырның башларында ислам дөньясы һәм Япониядә исламият (Төркестан, Сибирия. Мошолистан, Манчжурия һәм Японияда мөселманнар)» дип атала. Бу томда сәяхәтнамә текстыннан тыш. Мәхмәт Паксуның кереш сүзе, Габдерәшит Ибраһимовның тулы биографиясе, шагыйрь Мәхмәт Акиф Әрсойның «Гаять мөһим бер әсәр» исемле мәкаләсе, аның «Сафахат» әсәреннән өзекләр, фоторәсемнәр урнаштырылган. Икенче томда Габдерәшит Ибраһимовнын Кытай, һиндстан. Корея. Сингапур, Хижаз язмалары бирелгән. Китап соңында кызы Фәүзия ханымның 1949 елда язылган «Габдерәшит Ибраһимовнын соңгы еллары» исемле мәкаләсе һәм Сеулдан тарихчы Җәмил Линең «Көнчыгыш Азиядә исламның үткәне, бүгенгесе, киләчәге» исемле хәбәре урын алу да китапның кыйммәтен икеләтә арттыра. Әлеге хезмәтне тиз арада татар теленә тәрҗемә итәргә кирәклеге бәхәссез. Чөнки анда Габдерәшит Ибраһимовнын моңа кадәр безгә билгеле булмаган тәрҗемәи хәле дә. миссионерлык эшчәнлеге дә. фикер дөньясы да тулы ачыла, шуның өстенә татар тарихы, мөселман дөньясы, гомумән, кешелек дөньясы, культурасы турында искиткеч кызыклы мәтълүматлар бирелә Икенче бер күренекле ислам белгечебез Муса Ярулла Бигиев (1875—1949) хакында язылган китап та гаять житди. Мәхмәт Гөрмәз тарафыннан язылган һәм 1994 елда Анкарада Торкия Диянәт вакыфы матбагасында басылып чыккан китап галимнең исеме белән «Муса Ярулла Бигиев» дип аталган Кандидатлык диссертациясе өчен хәзерләнгән бу монография дүрт аерым бүлектән гыйбарәт Автор беренче бүлектә Муса Ярулланың шәхсиятен, фикер дөньясын ул яшәгән заман һәм җирлек белән бәйләп аңлату өчен Казан һәм Казан татарлары турында мәгълүматлар кигерә, шуннан соң гына Муса Бигинең тәрҗемәи хәлен аңлата Аның маҗара тулы бер романга охшаган тормыш юлын укыганда, «Җитмеш дүрт ел эченә никадәр вакыйга сыйган’» дип. хәйран каласың Бу катлаулы һәм кызыклы гомер юлын тикшерүче шартлы рәвештә өч дәвергә бүлеп бирә: уку-белем алу чоры. Руснядәге көрәшләре заманы. Русиядән качып киткәннән алып вафатына кадәрге чор һәр заман Муса Бигинең үзенең, чордашларының. биографларының истәлекләренә, гыйльми хезмәтләргә таянып яктырГабдерәшит Ибраһимов (1850—1944) —озын һәм бәрәкәтле гомерен ислам динен тарату эшенә багышлаган кыю каһарман Патша Россиясендә яшәгән барлык мөселманнарны берләштерү идеясе белән янып, мәктәпләр ачкан, газета һәм китаплар нәшер иткән, казыйлыктан сәяси гамәлләргә кадәр күп төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәткән гайрәт иясе ул. Габдерәшит Ибраһимовнын гаять әһәмиятле эшләреннән берсе—авын 1907—1910 еллар арасында Русиядән башлап, Урта Азия. Монголия. Кытай. Япония. Корея. Индонезия, һиндстан. Хижаз илләренә ясаган сәяхәте. Азияне башыннан азагына кадәр йөреп чыгып, андагы мөселманнарның проблемаларын тулысы белән төшенеп, аларны чишәргә хыялланган Габдерәшит Ибраһимов әлеге сәяхәтендәге күргәннәрен, кичергәннәрен «Галәм-и ислам» исемле китабында яза. Соңгы дәвер госманлы шагыйрьләреннән иң күренеклесе Мәхмәт Акиф Әрсой (1873—1936) бу китап турында: «Мин күптәннән бирле бу кадәр самими, бу кадәр тәэсирле китап укыганымны хәтерләмим».—дип яза. Мәхмәт Акиф гомумән. Габдерәшит Ибраһимовнын эшчән- легенә бик югары бәя бирә, үзенең атаклы «Сафахат» әсәренен икенче бүлегендә ислам дөньясының хәлен аның авызыннан сөйләтә. Шулай итеп, татар галиме- неңруханиенен образы төрек әдәбиятында мәңгеләштерелә тыла. Китапның икенче бүлеге аның хезмәтләренә багышланган, аерым бүлекчәләр рәвешендә Муса Бигинең фикъһы, тәфсир һәм Коръән, хәдис, сөннәт һәм кәлям гыйлемнәренә караган фикерләре анализлана Өченче бүлек «Муса Ярулланың уй-фикер дөньясы» дип атала һәм анда антик фәлсәфә, акыл һәм фикер хөрлеге, ислам дөньясының актуаль мәсьәләләре, реформизм, мәктәп-мәдрәсәләр системасында кимчелекләр һ. б. хакында Муса Бигиевнең үзенчәлекле карашлары бәян ителә. Әлеге бүлектән алынган мөселман Көнчыгышының артта калу сәбәпләрен ачыкларга тырышкан Муса Ярулла фикерләренең кыскача сөземтәсен түбәндә журнал укучыларына да тәкъдим итәбез. Соңгы бүлектә М Гөрмәз Муса Ярулланың күпсанлы хезмәтләренең исемлеген аннотацияләр белән бергә, тематик яктан бүлгәләп. «Тәфсир һәм Коръән гыйлемнәренә караган», «Хәдис гыйлеменә караган». «Сәяси һәм ижтимагый мәсьәләләргә караган». «Гарәп, фарсы һәм төрек теле-әдәби- ятына караган». «Диннәр тарихына караган әсәрләре» дип аерып урнаштыра. 120 дән артык хезмәте арасында Муса Ярулланың Казанда, Петербургта, Оренбургта. Истан- булда басылганнары белән беррәттән Берлин. Бхопал. Бомбей. Лахор һәм Каһирәдә нәшер ителгәннәре турында да хәбәр ителә, ягъни әлеге библиографиясе белән генә дә китап татар галимнәренә никадәр яңа мәгълүмат бирә. Табигый, әлеге китап Муса Ярулла Бигиевнең бай мирасын өйрәнү-ти- кшерү юлында бер башлангыч» кына әле, бу юнәлештә эшлисе эшләр бихисап. М Гөрмәз үзе болай дип яза: «Берсе Финляндиядә, икесе Төркиядә. өч тапкыр Муса Ярулланың бөтен әсәрләрен бастырып чыгару омтылышы булса да, болар бер нәтиҗә бирмәде. Бу унай белән планлаштырмаган «Муса Ярулла институты» да бары бер хыял булудан артмады» (191—192 б.) Бәлки бу уйпланнар кайчан да булса. Муса Ярулла Бигинең үз ватанында тормышка ашар?! һәрхәлдә, моңа өмет юк түгел, чөнки халкыбызда милли мираска, шул исәптән дини мираска, игътибар көннән-көн арта бара. Татарларда дини рух арта баруын төрекләр дә күреп куана. Мәсәлән, Халит Гөләр әфәнде тарафыннан иҗат ителгән «Урта Азиядә исламнын яңадан тууы» (Анкара: Төркия Диянәт вакыфы. 1994) китабы куанычлы хисләр белән сугарылган «Урта Азия» төшенчәсе астына Төркиядә Урта Азия белән бергә Әзәрбайжан, Дагыстан, Башкортстан һәм Татарстан да кертеп карала Шуңа күрә әлеге китапта татарлар турында да шактый күп язылган. «Үзгәртеп кору» хәрәкәте башлангач, безнең илдәге мөселманнарның изге урыннарын зиярәт итү максаты белән, Төркия Дин эшләре министрлыгы рәсми делегацияләр оештыра. Шул вәкиллек эчендә Советлар Берлегенә килгән Халит Гөләр сәяхәтендә күргәннәрен сәгатен-сәгатькә язып бара. Татарстанга бу делегация Бөек Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулу тантаналарына килә. Әле күптән түгел генә булып үткән һәм күпләребез шаһит булган бу вакыйгалар чит ил рухание тарафыннан бәян ителгәч, шактый кызык тоела. А. Әсәдуллин катнашындагы «Мәһди» рок-операсы, Сөембикә манарасы янындагы бәйрәм, мөселманнар белән очрашулар, Казан, Чаллы. Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендәге мөселман җәмгыяте белән күрешүләр. мөфти Тәлгать Таҗетдин, Әзәрбәйжаннарның Зәйнәп Ханларовасына охшатылган Фәүзия Бәйрәмова образлары автор тарафыннан балаларча бер сөенү, шатлану рухында сурәтләнә. Автор сөенә, чөнки, аның үз сүзләре белән әйтсәк, «Без хатыны-ире, яше-картының. . һәр кешенең олуг бер тойгы белән Коръәне кәримгә таба йөз боруларын күрдек. Коръәне кәримгә таба сузылган куллар, теләсә нинди золым һәм басымга карамастан, иман нуры сүнмәгән күңелләр арасында яшәдек... Mehnwf G4&KMEZ Чүл хәленә китерелгәндер дип уйлаган туфракларда кайнап торган чишмәләрдән су эчтек, яшәргән агачлардан жимешләр ашадык һәм боларны күрергә насыйп иткән Аллаһыга шөкер иттек Шәһитләргә фатихалар укыдык, галиләргә дога иттек». Халит Гөләр әфәнденен китабы әдәби рухта матур язылган һәм гади төрек укучысына адресланган. Анда хаталар да юк түгел, ләкин ул элеккеге Советлар Берле! еннән чыккан төрки мөселманнар яшәгән атмосфераны бирә белүе белән кыйммәтле Безнен хакта һәм. гомумән, дөньядагы бөтен төрки халыклар хакында күпьяклы гыйльми анализ, статистик мәгълүматлар исә профессор Надир Дәүләтнең «Чордаш төркиләр» исемле хезмәтендә бирелә 14 томлы «Тууыннан бүгенгә кадәр Бөек Ислам Тарихы» исемле мәшһүр төрек энциклопедиясенә махсус кушымта том итеп басылган (Истанбул. Чаг Йайынлары. 1993. 607 б) әлеге хезмәт чын мәгънәсендә хәзергә тиңдәше булмаган кыйммәтле энциклопедия (һәм аның бер генә кеше тарафыннан язылуы акылга сыймый) Хезмәт 24 бүлектән тора һәм анда Төркиядән кала, җир шарының һәр почмагында яшәгән төрки халык, кабилә, төркемнәргә тулы характеристика бирелә Әлбәттә, китапта иң зур урынны элеккеге СССРда яшәгән төрки халыклар турындагы материаллар алып тора. Башта галим элекке совет системасына бер яклап анализ ясый (КПСС, дәүләт төзелеше. коммунистик идеология, гаскәр, социаль тормыш шартлары, культура, икътисад. мәгариф. СССРның хәрби көчләрендә. икътисадында төркиләрнең уйнаган роле һ. б.) Моннан сон 1988 1991 елларда булып узган сәяси вакыйгалар. бәйсезлек өчен көрәшләр хронологиясе китерелә Август вакыйгасы. СССРның таралуы, илдә кешелек хокуклары сакланусаклан- мау мәсьәләсе, урыс булма! аи халыкларга каршы алып барылган сөясә t төрле басма чыганаклар!а гаянып. объектив бәяләнә Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ). аның төзелеше, этник һәм демографик составы. БДБдагы мөселманнар саны аерым бер бүлек итеп алына Профессор Надир Дәүләт элекке СССР да яшәгән төркиләрне дүрт аерым географик өлкәгә Идел-Урал. Кавказ. Урта Азия һәм Себер өлкәләренә бүлә, һәр өлкәгә төркиләрнең ничек һәм кайчан килеп урнашулары турында кыскача гарихи мәгълүмат, һәр төрки җөмһүриятнең бүгенге хәленә бәя бирә Татарстан Җөмһүрияте турындагы мәгълүмат алтынчы бүлектә тупланган, бер шушы бүлеккә тукталып кына да. хезмәтнең ни кадәр бай эчтәлекле һәм фәнни яктан камил икәнлеген аңларга була. Кайберәүләр монда. «Надир Дәүләт үзе татар булгач, әлбәттә, татарлар турында күбрәк белә, шуңа күрә тулы язган», дияр һич юк. башка төркиләр хакында материаллар да гаять киң һәм гулы Монда тагын шуны да искәртәсе килә Надир Дәүләт үзенең бу энциклопедик хезмәтен кырым татарларының бәйсезлек өчен көрәш лидеры Мостафа Җәмилевка багышлап язган Татарлар турында сүз башлау белән, Надир Дәүләт иң элек «татар» исеменең кемнәргә бирелүен аңлатып китә «Татарлар»ны ул өч төркемгә бүлеп, схематаблица рәвешендә күрсәтә Идел-Урал татарлары Казан Касыйм Керәшен Мишәр Типтәр (Керәшеннәрне иске керәшен, яңа керәшен һәм нугайбәк дип асра) ORTA ASYA'DA ISLAM'IN YENIDEN DOGUSU Татарлар Кырым татарлары Кырым. Яр буе Чүл Дабружа (Румыния) Себер татарлары Ту был Төмән Моннан кала, таблицада күрсәтмәсә дә, Идел-Урал татарлары эченә карагач (кондыр) татарларын аерым бер төркем итеп бирә. Татарстанда яшәгән татарларга махсус тукталып, автор аларның тарихи, географик, демографик шартларын, шулай ук сәяси, икътисади тормышларын саннар китереп тасвирлый. Элекке СССР өчен Татарстан никадәр электр энергиясе, нефть, табигый газ, авыл хуҗалыгы чималы һ. б җитештерүе процентларда, саннарда күрсәтелә. Культура һәм мәгариф өлкәсен аңлатканда да, уку йортларының, аларда укыган татарларның саны, татарча газета һәм журналлар, фәнни оешмалар саны бик төгәл яктыртыла. Татарстанда диннең торышы исә аерым бер бүлекчә итеп алына һәм Надир Дәүләт тә татарлар арасында ислам диненә мөнәсәбәтнең яхшы якка үзгәрә баруын дәлилли. Надир Дәүләтнең «Чордаш төркиләр» хезмәтенә багышлап, әле махсус мәкаләләр, бәяләмәләр аз язылмас. Чөнки бу игътибарга, югары бәягә лаек хезмәт. Без исә үз фикеребезгә йомгак ясап куйыйк. Кыскача күзәтү ясалган әлеге китаплар буенча гына фикер йөрткәндә дә, без бер нәрсәгә инанабыз: тугандаш Төркия бездә мәчет-мәдрәсәләрнең ачылуын, халыкта мөселманлыкның, дини рухның ныгый баруын күреп сөенә, татарларның бөтен төрки халыклар гаиләсендә чәчәк атуын, сәгадәткә ирешүен тели, безнең арадан яңа Габдерәшит Ибраһимнар, Муса Яруллалар чыгасына ышана. Инде шул ышанычны үзебездә дә ныгытырга, моның өчен күп эшләргә, күп тырышырга кирәк. Шул вакытта гына «XXI гасыр төрки халыклар гасыры булачак!» дигән идея буш хыял булып калмас. Артта калуыбызның сәбәпләре (М. Гөрмәзнең «Муса Ярулла Бигиев» исемле китабыннан өзек) __ — уса Ярулла да, шул заманның һәр зыялысы баш ваткан бик әһәмиятле бер сорауга — «Көнбатыш халыклары культура ягыннан күтәрелгәндә, мөселман дөньясының артта калуы, тоткарлыкка очравының сәбәбе нидә, нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзләде. Бөтен әсәрләрендә бу хәлгә китергән авырухасталыкларның дәвасын табарга тырышты. Муса Ярулла бу мөһим мәсьәләне бик тиз генә хәл кылып. Көнбатышның алга китүен, Көнчыгышның артта калуын климат һәм географик шартлар белән аңлатучыларга, яки раса, җенесләр тәэсиренә әһәмият биргәннәргә кушылып китмәде. Аның фикеренчә, сәяси тормышка кешенең Көнчыгыштан яки Көнбатыштан, ак яки кара тәнле булуының һичбер йогынтысы юк. Элегрәк Көнбатышның инглизләре прогресс башында торса, бүген Көнчыгышның Япониясе алда бара. Муса Ярулла алга китү һәм артта калуның матди һәм хәяти сәбәпләрен аңлаткан төрле карашларны кире какканнан соң, хакыйкый сәбәпне иҗтимагый гамәлләрдә һәм ихтыяри эшләрдән эзләп карый. Аныңча, бер милләтнең сәяси хәяте һәм сәяси үлеме дин, хокук яисә фәлсәфә кебек иҗтимагый факторларның тәэсире аркасында була. Муса Ярулла бер милләтнең хәятен бер кешенең тормышына охшаткан Ибн-и Халдун фикерләрен уртаклашмый. Аның фикеренчә, кешенең тормышы табигый кануннарга бәйле булса, милләтләрнең сәяси һәм мәдәни гомере сөннәтуллаһ диелгән иҗтимагый кануннарга һәм ихтыяри факторларга бәйле (Муса Бигиев. Халык назарына берничә мәсьәлә Казан. 1912, 4 6.) Монда Муса Ярулланың әлеге фактор хакындагы фикерләрен кыскача. тезис- ләр рәвешендә бирүне кулай күрәбез: 1) Артта калуыбызның иң зур сәбәбе — исламиятне эш-гамәлдән аеру бәласе. Гыйлемнең дә, диннең дә хакыйкый критериен гамәли файда, иҗтимагый мәнфәгать һәм мәслихәтләр билгели. Гамәли файдасы булмаган гыйлем, иҗтимагый мәнфәгатьтән ераклашкан дин чын йөзен югалта. Ислях (реформа —Ә. С.) һәм эш-гамәл дәвам иткән вакытта гына исламиятнең куәте арта. Әгәр мөселманнар бу кагыйдәгә дикъкать иткән булсалар, бүген җир йөзенең төсе дә, картасы да бөтенләй башка булыр иде. 2) Ислам дөньясында гамәл һәм эшчәнлек рухы бик озак яшәмәде. Аеруча гарәп телле булмаган мәдәниятләр аркасында азгынлык, байлык-мөлкәт, кәефсафа кору һәм ялкаулык кебек чирләр дәүләт даирәләренә һәм югары катлаулар 182 арасында киң таралды Тупланган милек дәүләт мәнфәгатьләренә түгел, хөкүмәт даирәсендәгеләрнең бозык эшләренә сарыф ителә торган булды. 3) Муса Ярулла фикеренчо. ислам галәмендә болардан да зуррак тагын бер фетнә чыкмаса, бәлки калган чирләр исламият төзелешенә бу кадәр зарар китерә алмаслар идс. Бу фетнә мифология һәм риваятьләрдән, үз сүзләре белән әйткәндә хыял, фантастикадан һәм теориядән гыйбарәт булган юнан фәлсәфәсенен тәржемә ителеп таралуы Анынча. бу фетнә берничә гасыр буенча бөтен мәчет һәм мәдрәсәләрне, мәҗлес һәм оешмаларны яулап алды Шулай итеп, исламиятнең Hopeie дә. зиһене дә иң зәһәр, үтерә торган агу белән агуланды Монын нәтиҗәсе буларак, башга калямнанXX XXI башлап, ислами гыйлемнәр файдасыз теория кысаларына кертеп бикләнде. Исламиятнең шәригати ижти.магыййәсе теоретик һәм фаразлы бер шәригать дәрәҗәсендә иңсә дә. исламиятнең ул саф һәм ачык гакыйдәсе (иманы Ә. С.) дә кәлям гыйлеме наданлыгы аркасында пычранды һәм юкка чыгарылды. 4) Миләре һәм күңелләре теория һәм каршылыклар белән мәшгуль булган әһле ислам иҗтимагый, икътисади һәм әдәби хәлләрне бөтенләй санга сукмый башлады Бу санга сукмау мәдәният өлкәсендә хәкимият башына бөтенләй ят кешеләрнең килүенә юл куйды Нәтиҗәдә мөселманнар әсирлек богауларын үз куллары белән үз муеннарына тактылар. 5) Артта калуыбызның икенче бер зур сәбәбе мәдрәсә һәм мөнбәрләре- безнең бозылуы Гыйлембелем алу вакыты утыз елга кадәр сузылган Төр- кестан һәм һиндстан мәдрәсәләре, унбиш еллап дәвам иткән Төркия һәм Гарәбстан мәдрәсәләре сарыф (морфология), нәхү (синтаксис), мантыйк (логика). әклаям һәм фикһы (ислам хокукы) хашияләре’ белән китапларның титул битләрен укытудан һәм шул вакыт эчендә шәкертнең әхлагын бозудан башка берни бирмәделәр Аеруча шәкертләрнең бергә яшәү тәртипләре әхлак начарлануга юл ачты. Мәдрәсәләр белән берлектә, вазифасы акылларга гыйззәт, күңелләргә рух бирү, дин-әдәп һәм Коръән тәгьлим игү булган мөнбәрләр ислам өммәтенең наданлыкка төшүе, йомыкыйлануы өчен кулланыла башлады Бу рәвешле диннең икс мөкатдәс кыйммәте булган мәдрәсә һәм мөнбәрләрдән таралган ялгыш тәрбия нәтиҗәсендә мөселманнар диинән дә. дөньявилыктан да мәхрүм калдылар 6) улай ук. безне без иткән кыйм мәтләребез бар иде. без аларга хуҗа була белмәдек Хәдис, фикьһы һәм суфичылык кебек кыйммәтле хәзинәләр борынгылардан безгә мирас булып калса да. без бу хәзинәнең кыйммәтен аңламадык Без бай фикьһы мирасыбызны, грек хокукы кебек, мәдәният дөньясына таныта алу дәрәҗәсенә ирешмәдек Без фәлсәфәбезне, юнан фәлсәфәсе кебек, гыйльми оешмаларда өйрәтелерлек итеп күрсәгә алмадык 7) Башта Госманлы дәүләте, аннан сон бөтен ислам дөньясы, сон булса да. ниһаять, гафләттән уянды. Томаналыктан уяну дәвере башланды Бөтен мөселманнар милләттә һәм дәүләттә булган кимчелекләрне күреп, нслях чаралары эзли башладылар, ләкин таба алмадылар Милләт һәм мәмләкәтнен үзеннән эзләнергә тиешле чаралар тыштан көтелде Ин мөһиме исляхат хакында хөкүмәт һичбер тырышлык күрсәтмәде Читтән алынган эрсле-ваклы реформалар, авыру 1 Колям гарәпчәдән сүз. сөйләм, дин өйрәтүләре. Алла сүзләре турындагы фон догматик система, теология (Ә. С ) XXI X a tri и я бер кнтапнын эчтәлеген ачыклаучы икенче китап (Ә. С Тәкълид — иярү, башкалар эшләгәнне эшләү (Ә. С.) тәнгә куелган бизәк кебек кенә булды Аларнын файдасыннан хәтта зыяны күбрәк булды. Аеруча Көнбатыштан алынган реформалар артыннан ук Көнбагышның сасыган әхлагы да килеп җитте Элекке гасырлардан ук килгән бозыклык Көнбатышның азгынлыгы белән берләшеп, милләтнең әдәби һәм иҗтимагый хәлләрен тагын да бозды 8) һәр милләтнең тормышы белән әдәбияты арасында тыгыз элемтә бар Милләтнең хәяте әдәбиятына, әдәбияты хәятенә баглы. Әүвәл заманнарда исламият яулап алулар һәм сәясәт белән мәшгуль булгач, ислам әдәбияты гаскәр башлыклары, батырлык, ганимәт (трофей — С Ә). ат һәм корал, кылычлар турында яза иде Ул вакыт мөселманнарның гомуми фикере һәм милли максаты болардан гыйбарәт иде Соңрак сәясәт һәм изге сугышлар урынына кәеф-сафа кору һәм күңел ачу башлангач, хосуси һәм гомуми мәҗлесләрдә сүз күбрәк кызлар, егетләр, җырлар, биюләр һәм шәраб турында була башлады Ул заманның әдәбияты да эчемлек һәм сөйгән ярның чәч бөдрәләре турында яза торган булды. Бүгенге төрки әдәбият та, культураның гаять югары дәрәҗәләренә, прогресска юнәлеш алган Аурупа хәзинәләрендә булган гыйлем, мәгариф, фән һәм индустрия кебек җитди нәрсәләргә мөмкин булган кадәр күңел бирергә тиеш булса да, җитдилектән ерак торган гыйшык романнары һәм хәерчеләр турындагы хикәяләрен тәрҗемә итү белән мәшгуль Боларны тәрҗемә итүнең төркиләрнең ни сәяси, ни дини, ни әдәби, ни дә икътисади хәлләренә мөнәсәбәте юк Аурупа алга китте, әмма роман һәм хикәяләре белән түгел, гыйлем һәм мәгърифәт, сәүдә һәм промышленность белән прогресс алды Гыйшык романнарының яки фантастик хикәяләрнең мәдәни хәрәкәтләргә торгынлык, тормыш гүзәллегенә хилафлык китерүдән башка ни файдасы булсын? Әдәбиятның иң яхшы вазифасы — милләтнең фикеренә һәм хәл-әхвәленә тәрҗеман булу. Ләкин Франциянең мәхәббәт романнарыннан. Италиянең детектив серияләреннән тәрҗемә аркылы мәйданга чаккан әдәбиятта милләтнең уйларын һәм хәлләрен чагылдыра алу сәләте табылыр микән? 9) Милләттә гайрәт юк Дини мәдрәсәләрдә диннең, гыйлемнең, акыл һәм әхлакның әсәре дә юк Ялкаулык һәм гафләт чире тараткан ораторлар тарафыннан яулап алынган мөнбәрләрдә рух юк Надан һәм явыз хакимнәр белән тулы судларда хак белән хокуктан, гаделлектән хәбәр дә юк. Вазифасы ислам шәригатенә хезмәт итү булган шәйхелисламлык оешмасында, мөселманнарны Көнбатыш сәясиләренең акыл өйрәтүләре буенча төзелгән, кабул ителгән канун һәм карарлардан саклап калачак кешеләр дә. көч тә юк. Муса Ярулла фикеренчә, мөселманнарның артта калуында иң зур роль уйнаган сәбәпләрнең тагын берсе—тәкълид1 хасталыгы Муса Ярулла фикеренчә, ислам дөньясында уй һәм фикер тарихында тәкълид мәсьәләсе кебек зарары зур булган башка бер бәла булмагандыр Тәкълид афәте акылларыбызга да, күңелләребезгә дә тормоз булды. Ислам динен тормышчан дин булудан туктаткан да янә тәкълид Соңгы гасырларда туган сәяси һәм иҗтимагый бөтен бәлаләрнең башы моннан чыккан. Муса Ярулла сүккән тәкълид бер генә тармаклы тәкълид түгел. Ул үткәнгә, традицияләргә турыдан-туры иярүне кире кагу белән бергә. Көнбатышка иярүнен дә зарарларын күрмичә калмаган Муса Ярулла фикеренчә, ислам ренессансы ике афәттән котылу нәтиҗәсендә булачак. Берсе — үткәнгә тәкълид, икенчесе— Көнбатышка тәкълид.
Төрекчәдән Әлфинә СИБГА ТУЛЛИНА тәрҗемәсе.