Татар язучы.тарынын җәмәгать оешмасы — Татар ПЕН-үзәге мөрәҗәгате
Язучыларның демократик оешмасы буларак. Татар ПЕН-үзәге халыкларның милли хисләрен, хокукларын һәм ирекләрен чикләүгә юнәлтелгән вакыйгаларга карата үз мөнәсәбәтен белдермичә кала алмый Россия, гәрчә үзен демократик федерация дип игълан итсә дә. чынлыкта федераль властьларның аерым эш алымнары демократик принципларга каршы килә Россиядә, хокукый дәүләт принципларын санга сукмыйча, закон чыгару органнарының вәкаләтләрен инкяр итеп, империянең күп гасырлар дәвамында халыкларны изүен, аларнын хокукларын һәм иреген бастырып торуны гәүдәләндерүче ике башлы сәмруг кош символикасы кабул ителде. Федераль властьларның, закон чыгару органнары һәм федерация субъектлары белән килешмичә торып. Россиянен яна паспортын гамәлгә кертергә маташуы да. шулай ук. кин масштаблы провокация дип кенә бәяләнергә тиеш Яңа паспортларда федерациягә кергән халыкларның дәүләт телләрендә язмаларның булмавы да хаклы рәвештә каршылыкка очрый Россия Федерациясенең Конституциясендә барлык халыкларның да теле һәм мәдәнияте бердәй ихтирам ителергә тиеш дип игълан ителә, әмма федераль властьлар бу изге декларациягә төкереп карыйлар Мәгълүм булганча, рус телендә башка милләт халыкларының иссм-фамилияләрен һәр очракта да ана телендәгечә язу мөмкин түгел. Димәк. Россия Федерациясенең рус булмаган гражданнары рәсми документларда үзләренең иссмфамилияләрен дөрес язу хокукларыннан мәхрүм ителәчәкләр Ниһаять, яна паспортларда гражданнарның кайсы милләттән булуы бөтенләй күрсәтелмәячәк һәм бу ■■яналык»ны кертү кеше хокукын саклауны гарантияләү өчен эшләнә дигән сафсата белән ныгытыла Ләкин милләтен күрсәткәндә, кешенен нинди хокуклары бозылачак сон һич тә аңлашыл мый Документларны тутырганда, үзенең кайсы милләттән икәнлекләрен күрсәтергә теләүчеләрнең дә. теләмәүчеләрнен дә теләкләре бердәй исәпкә алынырга тиеш Демократик хокукларны саклау күзлегеннән караганда, монда бернинди дә аңлашылмаучанлык юк Әмма кызганыч, кемнәрдер илнен күпчелек гражданнарына үзләренең субъектив карашларын көчләп такмакчы булалар. Паспортларда милләтне күрсәтү мәжбүри түгел, дип еш кына чит илләр. аерым алганда. Америка Кушма Штатлары тәҗрибәсен мисал итеп китерәләр Ләкин бу очракта да фактлар берьяклырак китерелә Дөрес. Америка Кушма Штатларында i ражланнарнын милләте күрсәтелми, ләкин хикмәт шунда ки. анда эчке паспортлар бөтенләй юк Шушыларны истә тотып. Татар ПЕН-үзәге Россия хөкүмәтенең яңа паспортлар кертү буенча алып 6apian акциясенә каршы протест белдерә һәм. федерациягә кергән барлык халыкларның да мәнфәгатьләрен чагылдыручы карарга килгәнче, паспортлар бирү акциясен туктатуны таләп итә. Тагар ПЕН-үзәге. шулай ук. Татарстан гражданнары турындагы законны кабул итүне тизләтергә кирәк дигән тәкъдим белән Татарстан Республикасы Президентына һәм Дәүләт Советына мөрәҗәгать игә Татар ПЕН-үзәге Татарстан гражданнары Татарстан паспортын ла. Россия паспортын да йөртергә хокуклы дип исәпл