ШИГЪРИЯТ
Мөхәммәт Мирза
Килен
Пар бөркелде кыңгыраулы шәп атлардан Мамык мендәр — басып кердем бусагадан, Тел очымда бер кашык бал тәме һаман — Саклый күрсен зат күрмәгән усаллардан. — Кыз баланын иле-көне читтә, балам Никахны да йола гына итте заман. Затыбызга дәвам өчен биргән ходам,— Хуш киләсең, берек! -диде каенанам Чишмә суын күрсәткәндә, күбәләкләр Бер алдыма, бер яныма төшеп очты Тәңкә салдым, җыеп, учлап ак таш салдым: Чишмә-судай ургып торсын куанычым! Син туган бу төндә Син туган бу төндә Иделне боз тотты: таллардан аерып, ярлардан аерып, «кабып гүя йотты» — кем шулай котыртты’.. Агыйдел — алкын су,— җаныма ялкын су, шул төндә югалды, таллары,ярлары ак бәскә уранды — көн күрде гөн алды Килен Табигать көчендә: Агыйдел өчен дә, тал-ярлар өчен дә. Күмерләнә-көя яшен-ут җанкаем суык тән эчендә...— Синең туган төндә. Аерма татлы газабың. Шигърият, бу колыңнан: Сине эзләп килде җаным Мең яктылык елыннан! Әткәм-әнкәм гомер биргән Үзләренекен өзеп... Раббым бер, шөкер итәм мин: Дүрт ягым да сау-төзек! Булган су тегермәне, булган җил тегермәне — аларын юган вакыт, калган тел тегермәне. Шикләнүчегә Чүплектән тапкан сөяген Кемдер талый дип белеп. Куып җибәрмәкче бер эт Үз күләгәсен — өреп. Иң әвәл йөзеп чыкканнар. Соңрак салынган басма. Ярлар ярларга тоташкан И Кеше, Синең аша. Акылың, хисең аша!.. Гөлчәчәгем ачты чәчәкләрен, Бүлмәм тулды алсу, моңсу нурга. Юылды да бетте юшкыннары — Күңлем тулды нурлы моңга — җырга! Ике газәл Һәр ташуда ун адым чигенде яр. Ни хәл итим, түгел минем ихтыяр. Узган елда агып китте ун тирәк, Бу ташуда ничәсе җанын кыяр9 Катлам-катлам бозлар килеп орынды: Ярны тотып калды тамыр — түзде яр. Йөзенче кат оруында, йә Ходам, Ун тирәкне кочаклап, убылды яр. Агыйделдән агып китте ун тирәк. Сулкылдармы бу өзек тамырлы яр? Ташкын судай, гомерләр дә, и Мирза. Узып бара елап калыр кайсы яр9 Тулган айда күрдем йөзең төсләрен. Уяндылар мәрткә киткән хисләрем. Ничек ялгыз дип әйтим мин үземне? Кабат кайтты гел минеке кичләрен Бергә чакның күпме сере аларда. Серләремне һичкемгә дә чишмәдем. Хәтер — диңгез, бәхтем булган шуңа тиң. Син — корабы, актан - җилкән төсләрең! Татлыдан да татлырак ни җиһанда9 Учларыңнан чишмә суын эчкәнем' Ак корабың йөзеп бара, и Мирза, Тулган айга бакчы, шул ук җилкәнең!. Егерменче гасыр И, дәһшәтле егерменче гасыр! Яшьләр тулы кайнар чишмә син... Шул чишмәңнең моң-зарларын кабат Оныкларым берүк эчмәсен Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек хисен Туу белән буып үтергән Инкыйлаблар, диеп, җанны кыйган Заманнарың — канлы хатирәң... Тетрәндерә җанны, куркыныч ул Артка борылып хәтта караулар Юк тынычлык. Юк ышаныч, өмет. Яхшылыкка барын юраулар. Үтеп бара егерменче гасыр. Кара таплы тәне калтырый. Кемдер йоклый. Кемдер барын йолкый Ач-ялангач халык аптырый Мең дәһшәтле егерменче гасыр! Хакыйкатең тирән күмелгән. Бәхет, шатлык, күңел тынычлыгың Ерак офыкларга эленгән. Зәңгәр хыял Зәңгәр хыял ак томанга куна-куна, Очып китте — агачларга орына-орына Өзелеп калды бары аннан сары яфрак. Сагыш янда, өметләрем генә ерак. Зәңгәр хыял ак томанга оча төренеп. Әкрен генә күзләремә китә күренеп. Гөлзада ӘХТӘМОВА — Алабугада яши. укытучы, тобәк тарихы буенча кызыклы мәкаләләр. Чаллыда донья күргән «Мәхәббәтле иреннәр» һ. б. шигырь китаплары авторы. Гөл зада Әхтәмова Ак теләкләр телим ихлас күңелемнән. Хыялларсыз ничек яшим9 — телгәләнәм. Үземә дә инде күптән яңарасы: Зәңгәр төстә хыялымның манарасы. Ымсындыра кулларымны сузган саен. Җиргә тарта тик итәктән ап-ак каен Зәңгәр хыял, зәңгәр хыял дәшә күккә. Күңел кылым өзелердәй соңгы чиктә Гомеркәсм. бәгырькәем, бу хыяллар Күкрәгемә генә, димәк, сыялмыйлар. Зәңгәр хыял, бәллүр хыял, якты хыял. Ашкындыра күрәчәгем менәр кыям Ничек җирдә бер хыялсыз яши алыйм?— Чал ташларга бәрелә-бәрелә очар жаным
Мин беләм
Хыялларның татлы мизгелендә Гизүчеләр әйтер: — Мин беләм Дөнья матур, җир өсләре ямьле. Гашыйк ярым чибәр, мин сөям! Кайгыларның кара диңгезендә Чайкалучы әйтер: — Мин беләм: Дөнья вәхши, тирә-якта сөрем. Нигә һаман яшәп интегәм? Уй уйламый гомер кичергәннәр. Ваемсызлар әйтер: Мин беләм: Дөнья төссез, төшләр ак га кара. Үзгәрмәсен тормыш бер дигән!Көнләшәмме, юкмы9 Әйтә алмыйм Синең күзләр шундый матур карый Башкага да карый. Миңа карап. Ахры. арый. Яратаммы, юкмы? Әйю алмыйм Сагынуларым, беләм. бигрәк көчле Кем белән син бүген? Минем йөрәк. Ахры.көнче «Яратмасам һич көнләшмәс идем». Диеп кабатлыйсың ничәнче кат? Көнләшүне, бел. түбәнлек диләр. Бары ярат... Үземә дә. бәлки шул ук жавап!