Сөенче
Сафуан Әлибай, башкорт шагыйре Сөенче! Яңа елда таннан җир шарының Түбәсенә баскан көенчә. Кычкырасым килә бар 1арафка: Сөен-че! Сөен-че!! Сөен-че!!! Сөенчемә күкләр чыңлап китсен, Сипкән чакта энҗе карларын, Яңгырап шул сүз, Җирне урап чыгып, Оныттырса икән аһ-зарын Сөенче! дип, шул сүз чыңгыратып Зинданнарның ачсын ишеген, Зынҗырлары челпәрәмә килсен Тәүбәсенә кайткан кешенең. Алып кайтсын юллар төягенә Илкәеннән бизгән бәндәне. Сөенче! — дип битлек кигәндә дә Үз йөзендә калсын җан-тәне! Сөенче! — дип юрап киләчәкне, һәр өрлеккә бишек асылсын; Туган телендә тик һәр сабыйның «Әнкәй!» — диеп теле ачылсын. Сөенче! — дип сугар бүген кояш — Җиһанымның алтын сәгате; Шушы таңнан күчсен һәр көненә Сөенчеләп туу гадәте. Шатлык килсә ташып, күңелемдә Сөенче! — дип чыңлар мең кылым; Эндәшми дә түзәм, кайгы килсә. Сөенче! — дип тусын һәр елым! Куян елы (1987) Өйрәнелеп киткән йөрүләре Горур гына Барые юлыннан. Аяк басарга да кыймый тордым Җилеп килгән Куян елына. Алай дисәң, килгән, киткән еллар Бер-беренә игез, охшашлар: Күперелеп ята юлларымда Ак куяндай ап-ак йомшак кар. Куян елы ап-ак кар сафлыгын Уй-хисләргә сипсен кадерләп; Күперелеп яткан ак мамыкның Йомшаклыгы күчсен бәгырьгә. Шушы елда безгә сеңеп калсын Ак куяннан нәфис җитезлек; Шул җитезлек җитсен иң-иң изге Хыялларга барып җитәрлек! Аякларга Куян ныклык бирсен,— Җиңел түгел юллар каршыда: Бер типкәндә, башы чәчрәп калсын. Ташланганда Кайгы-карчыга. Куян елы, сизгер тойсак иде. Дөнья шавын, вакыт очканны; Үткерлеген бирче күзләреңнең Аерырга дусны, дошманны. Булсак иде Куян елында да Барые сыман олы теләкле. Тик дошманнар гына калсын, булып Элеккечә. куян йөрәкле!.. Елан елы «Җы лыга елан ияләшә» Халык әйтеме Әйләндереп йолдыз төркемнәрен. Балкып кына ята Җиһан Юлы' ' Җиһан Юлы Киек Каз Юлы Аждаһадан көтмәс сынауларны Китерәсең безгә. Елан елы. Абайласаң, афәт елдамыни. Син бит бары чират үткәрүче; Ә соң сине сихерләүче кем ул. Агу чәчеп, коткы җиткерүче? Аз булдымы дулап Европада Шуа-шуа каннар эчкәннәрен. Илкәемне чагып, син кырык бердә Асыл гомерләрне кискәннәрең?. Утлар чәчәр аждаһамы әллә Ярты илне китте күмер итеп Нәкъ шул елны мине әнкәм тапкан. Дәвам итәр токым гомере, дип Дәвам итәр! Елан әлдән-әле Уралса да аяк асларында; Куенында елан йөрткәннәрнең Ниләр барын беләм башларында. Атылса да вакыт йолдыз булып. Балкып кына ята Җиһан Юлы.. Аждаһадан яман казаларны Китерәсең икән. Елан елы Җиркәемнең тәнен ермачлаган Азмы торба кара елан булып. Йә ут бөркер, яки агу чәчәр Кайсы җирдә кайсы ялан тулып?.. 89. июнь. Елан елы. (Уем түгел еллар яманлауда). Ике яктан ике поезд шуа. Очрашырга тиеш Елантауда. һәм каһәрле шартлау... олы юлда Аймылышлы итте гомерләрне. Вагон-вагон килгән сабыйларның Ятып калды көле, күмерләре. Крематорийларың кирәк түгел. Чамалардан, җирем, ашты даның; Ияләштердең җылы куеныңа Азмы елан, азмы аждаһаны?! Елан елы. дисәм, котлар оча. Гаепмени еллар агышында. Елан агуларын дару итеп Кала күрче, кешем, язмышыңда. Куй елы Этеш-төртеш. ыгы-зыгы, Диңкеде халык арып... Мәңгелекнең тугаенда Тын гына утлый сарык Аңлый малкай: берни кылып Булмыйдыр тамак ярып; Коры сүз бит тамак ерта. Сарык түгел- ил арык. Ә көтүдә мал уңмаса. Гаепле тиз табыла: Көтүчене биетәләр Кыздырылган табада. Көтү түгел, ил диңкесә, Эзләп кара сәбәпне! — Ничәнче кат соң кирегә Борыла тарих сәгате?! Халыкларны сарык итеп. Әйдәкләмик кабергә. Каберләрдә биеп кенә Кем коенган кадергә?! Имеш, гаеп бездә түгел. Бәген каза үткәннән. Мал артырмы. Дан кайтырмы Илне кат-кат сүткәннән?! Мәңгелекнең тугаенда Тын гына утлый сарык Берүк, ходай ярлыкасын. Сарык булмасын халык! Яңа елга аяк баса Җангынам. арып-талып. Сарык арык, дигәннәрне Онытса икән халык! Ничәнче кон сине күрг энем юк Ничәнче көн сине күргәнем юк. Югалттым да кебек саннарын Өмс1 ләрем өзеп көн сүнсә дә, Өмет булып тулы таңнарым. Ничәнче көн сине күргәнем юк. Юлларымда һаман юлдашсыз. Көпә-көндез адашырга мөмкин. Күңелләрең калса кояшсыз. Ничәнче көн сине күргәнем юк, Офыклардан ашып тилмердем. Җитәр микән сине табар өчен Көннәр түгел, бөтен гомерем? Гомерләрнең ике мизгеле бар: Тәүгесендә — җилү яшьлеккә, Ә яшьлегең булмый мәхәббәтсез. Сөюеңне эзләр яшь җитсә. Мәхәббәтең җирдән балкып туа, Айкасаң да күзләп күкләрне; Әллә еллар, әллә юллар гына Аймылышлы итә күпләрне. Гомерләрнең ике мизгеле бар: Яшьлегеңдә канат кагыну. Эзләп табу тәүге мәхәббәтне, Калган гомер — аны сагыну. Яфрак ява Синең яктан җылы хәбәрләр юк . Яфракларга сары сарыла. Бирешмиләр иде хәтта алар Вакытсыз ла яуган карына. Сукмакларга иртә яфрак ява. Син киләсе якка үрелеп; Учак булып янган тирәгемнән һәр бөресе төшә өрелеп. Тирәгемнән соңгы яфрак очты. Сукмак ята көйрәп, яктырып. Син кайттың да.. Менә тирәгемә Яфракларын кара кайтарып. Дәва Тормыш-диңгез тәмам әлсерәтеп. Бәреп китте берчак ярына. Күзләремне ачып көнгә бактым. Аягүрә бастым яңадан. Утлар гына йотып көйрәгәндә. Иреннәрем тиде чишмәгә. Мин үземдә кабат гайрәт тоям. Дәрьяларны әзер кичмәгә. Еракларга очтым канат кагып. Әле талгын, әле еш сыман. Егылып ла төштем мин кансырап. Канатлары сынган кош сыман. Кайгы-уклар тетте канатларны. Ә мин очтым, очтым кабатгаи. ...Дәвалары каян туа, димә. Синен генә, синен караштан Вәгъдә итмә... Мина йолдыз вәгъдә итмә. Талпынып ла зәңгәр күккә. Атылыр да сүнәр йолдыз Эзсез калыр мәңгелеккә. Миңа Iашкын вәгъдә итмә. Дулкыннарын чайкыйчайкый. Күбек чәчеп, боз актаргач. Улда гынар, каба! чапмый Миңа таулар вә1 ъдә итмә. Янар таулар җирдә сирәк Юлдаш булсын lay күтәрер Синең генә тугры йөрәк.