КАЗАНЛЫ ӘМИРХАННАР
Хөкемдар һәм дипломат нде сүзебезне Казанлы Әмирханнардан ин фаҗигале язмышлы Ибраһим турында башлап җибәрербез . 12 Тарихыбызның 70 еллык тоталитар дәвере сәхифәләрен актарганда әле һаман да бәгырең куырылып, тетрәнеп куясын: нихәтле иҗтиһад. якты омтылыш, игелекле гамәл үсентеләре тамырында көе корытылган, никадәр саф күңелле, эчкерсез, намуслы җаннар җинаятьчеләр өере тарафыннан хаксызга корбан ителгән икән бит! Милли тормышыбыз, үткәнебез кысаларында күзалласак. әлеге чор тагын да шомлырак, чирканычрак булып гәүдәләнә Тагын кайсы кавемнең затлы, зыялы вәкилләре өстенә берьюлы котсыз-иләмсез гаепләрнең бөтен бер көлтәсе ыргытылды икән9 «Милләтче», «солтангалиевче». «сәгыйдуллинчы», «троцкийчы», «җидегәнче», «фәлән илнең шпионы», «халык дошманы» Болары да буш җирлектә шытып чыкмаган — тамырлары шул ук дөмбәсләү максатында «ижат ителгән» «басурман», «панисламист», «пантюркист». «пан гуранист» һәм тагын әллә нинди шуна охшаш тәгъбирләргә барып тоташа. 20—30 нчы, аннары 40—50 нче елларда Советлар иле дигән мәмләкәттә бихисап шәхесләребезнең тәрҗемәи хәлләре һәм гамәлләре әнә шул, заманында башкитмәле. төшенчәләр белән бәйле Хәятен тәму! дәһшәте өткән шундый затларыбыз арасында классик әдибебезнең бертуган энесе. Г Тукайның дусты, татарның Совет чорындагы тәүге дипломатларыннан берсе, югары дәрәҗәле юрист, җөмһүриятнең хокукый нигезләрен ныгыту эшенә лаеклы өлеш керткән күренекле дәүләт эшлеклесе Ибраһим Әмирхан да бар (1889—1938) Кылган гамәлләренә генә түгел, исеменә дә ярты гасыр дәвамында богау салынган иде аның. Тәрҗемәи хәле дә. татар халкының, республиканың иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышында уйнаган роле дә әле өйрәнелмәгән диярлек Бу бигрәк тә Ибраһимның дипломатик яссылыктагы эшчәнлегенә хас Әмма булган кадәр мәгълүматлар да кече Әмирханның зур. максатчан натура, кабатланмас биографияле шәхес булуы турында сөйли.. Мөхәммәдзарифның төпчек улы 1889 елның 5 сентябрендә дөньяга килә. Абыйсыннан дүрт яшькә якын кечерәк булса да. аларның балалык һәм үсмер еллары бср-берсеннән аерылгысыз рәвештә диярлек үтә. Үз карамагында беркадәр вакыг укытканнан соң, Зариф мулла кече улын да заманының ин атаклы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»гә бирә Ибраһим шунда абыйсы Фатыйх белән бергәләп белем ала. Ике бертуганның ни рәвешле мәдрәсәгә килеп йөрүләре, киенүләре, ашауэчүләре хакында «мөхәммәдия»че Миргазиз Укмасыйның 1940 елда язылган хатирәләре кызыклы. 1897 ел турында сүз алып барып, ул, мәсәлән, болай ди «Иртә белән Фатыйх һәм Ибраһим Әмирханнарны бик матур кара ат белән өстенә калын толып кигән кучер мәктәпкә китереп куя торган иде. Аларнын 12 Бу турыдагы язманың кыскача варианты журналның 1996 елгы I санында басылган иде Ләкин «Казанлы Әмирханнар»нын бөтенлеген саклау максатыннан һәм әүвәлге материалның байтак урыннары кыскарган булуын искә алып, биредә тулы текстны бнрү тиеш табылды — Редакция Ахыры. Башы 10. II саннарда. 1 ТӘСИ (ИЯЛИ) Фәнни архивы. 16-ф . 2-тасв.. 46-зш. 1 -2 б кулларында сумкалар, өс-башлары шәһәрчә матур киенгән Без. бала булу сыйфаты белән. Казан мулласының балалары, дип. ал арга сокланып карап тора идек Алар төшке аш вакытында ләвәшләр, сумсалар ашыйлар, без авылдан килеп, озак вакыт уку сәбәпле, күгәрә төшкән икмәк ашыйбыз, жылы аш күп вакытта юк Болар җимертеп кич белән тагын кучер белән өйгә кайтып китәләр, жылы. тәмле аш. йомшак урында йоклыйлар, теләгән вакытларында мунча, ашарга теләсәләр, кәләвә, төсле кәгазь, карандаш - барысы да болар кулында ирекле дип. мин үзем шәхси боларга кызыга идем Икесенен дә төс-бит бик матур, килештереп тегелгән киемнәр, житмәсә. алар төрле модага алмашынып торалар Син бер камзолга яки бер чалбарга мохтаж. алар аны төрле фасонга алмаштырганга, безнен күк ярлы авыл шәкертенә бу кадәр зур алдынгылык бәхет күк тоела иде һәм утырачак та күк тоелмый торган матур, утыра торган урыны киң. асты тар. бик юка табанлы матур чана белән, кара атнын өстендә «көмешләр» тезгән шләя. җиңел камыт, нечкә тубылгы дуга, тар каештан эшләнгән «көмешләр» тезелгән жүгән. анын тезгенен икегә аерып, дуганын ике ягына тарттырып куелган тасма дилбегә [Кучер] шул ат белән мәдрәсә алдына тукталган да. Әмирхановларны көтә Алар, дәресләрен бетерүгә, ашыкмый гына икәүләп урамга чыгалар, без. авыз суыбызны корытып, аларны карап торабыз Ямщик алар утыра торган яктан чана алдына япкан тирене ачып, аларны утырта һәм алларына тагын теге тире юрганны ябып, тасма дилбегә белән атка чиртә дә. алар шул вакыт күздән юк булалар Менә мин. аякта агач башмак, авылдан яңа килгән малай, боларга карап сокланам, әле үзем Казанның рәтен белмим Әмирханнарның зурлыгына. Казан йортларының зурлыгына. мәчетләрнең зурлыгына, анда жәелгән яшел сукноларга, «зур» кешеләргә исем китә» 13 Үсә төшкәч, бу ике туган мәдрәсәдә торып укый башлый Абыйсы төсле үк. Ибраһим да зирәк, укуга һәвәс, тере һәм аралашучан шәкертләрдән була. Әйтик, аның «мөхәммәдия»челәрнсң яшерен өй спектакльләрендә 1903 елдан ук якыннан катнашуы, ул гына да түгел, аларны оештыруда, сәхнә өчен кирәкяраклар табышудагы елгырлыгы мәгълүм «Артистлыгы» да хәйран була моның. Мәсәлән, ундүрт яшьлек Ибраһим үзенең Шәрикләренә Г Камалның «Бәхетсез егет» драмасын күрсәтүчеләр арасында була. Ул анда тегенди-мондый гына түгел, ә төп каһарман. ягъни Закир ролен башкара. Күп нәрсәдә абыйсына иярергә күнеккән. аның фикере белән нык хисаплашкан Ибраһим, заман таләбенә муафикъ рәвештә урыс телен бик тырышып өйрәнә. Инде әйтелгәнчә. 1904 елның жәендә ул Фатыйх белән берлектә берничә ай буена Самарада ниндидер курсларда укып кайта Шул ук елның көзендә Ибраһим, инде Казанда, абыйсыннан күрмәкче. китапдәфтәр күтәреп, яңадан учительгә йөри башлый? Мөгаен, бу кеше Фатыйхка да урысчадан һәм башка сәясииҗтима- гый «фәннәр»дән дәрес биргән Ибраһим Әмирханның Бейрут көл- £ Н. Гассар булгандыр тясендо1кьиан чоры. 191 lot. , Абыйсының ишнш пофиры булган Ибраһим, әлбәттә. «Мөхәммәдиямдәге яшерен түгәрәкләрдә, әдәби-музыкаль кичәләрдә, биредә чыгарылган сатирик кулъязма, җилем басма гәзитләрдә дә катнаша Ул гайре рәсми «Иттихад» оешмасының да. аның мәгънәви варисы мәшһүр «Әл-Ислах» комитетының да эшлекле әгъзаларыннан санала. 1904 елда, бигрәк тә 190S-1906 елларда 13 Нуруллин Ибраһим Фатих Әмирхан. 49 б аеруча зур куәт алган шәкертләр хәрәкәте «казаныонда кайный, «Әл-Ислах» үзәк комитеты башлыкларының берсе буларак, милли тормыштагы искелеккә, торгынлыкка каршы көрәш, яңага, европача белемгә йөз белән борылу идеясен алга сөрә. 1905 ел революциясе либеральрәк фасылда калыпланган укучы яшьләр хәрәкәтенә яңа рух өрә. «Мөхәммәдия» шәкертләре шул мәдрәсә җирлегендә оешкан «Әл-Ислах» комитеты торган саен суллаша, өлешчә эсерлар, башлыча социал- демократлар йогынтысына бирелә. 1905 елның октябрь күтәрелеше көннәрендә Казанда «халык милициясе» оеша. Гомуми саны берничә йөзгә житкән милиционерлар арасында шәкертләр дә байтак хисаплана «Әл-Ислах» комитеты әгъзасы. бик хәрәкәтчән һәм өлгер Ибраһим да күңелле (ирекле, доброволец) сыйфатында шушы милициягә языла. 19—21 октябрьдә, ягъни Казанда револь- ционерларның «Шәһәр коммунасы» хакимлек иткән кыска бер чорында кулларына кызыл тасмалар бәйләп, «инкыйлаби тәртип» саклаучылар, полицияне коралсызландыручылар арасында безнең Ибраһим да активлык күрсәтә. 21 октябрьдә халык күтәрелеше бастырылгач, башка милиционерлар белән берлектә, Ибраһим Әмирхан да кулга алына. Уналты яшьлек үсмерне зинданга эләгүдән Казанның абруйлы мулласы- Зариф хәзрәтнең катышуы гына коткарып кала. Полиция аның өстеннән яшерен күзәтү оештыра.1 Инкыйлаб хәрәкәтендә, укучы яшьләр кузгалышында турыдан-туры катнашкан Ибраһим, абыйсы Фатыйхның ярдәмчесе буларак. Казанда үткәрелгән яшерен бөтенрусия шәкертләр съездларын (1906—1907) оештыручыларның, аларны мәгънәви яктан житәкләүчелёрнең берсе була. «Әл-Ислах» комитетының башта шул исемдәге җилем басмасы, аннары рәсми гәзите тирәсенә заманының алдынгы карашлы зыялы яшьләре — Ф Әмирхан. Г Тукай. С. Рәмиев. К. Бәкер. В Бәхтияров һәм башкалар туплана. Ибраһим Әмирхан, шәкертләр хәрәкәтен җитәкләүчеләрдән буларак, бу даирәнең үз кешесе санала. Әлеге фактны мәгълүм дәрәҗәдә 1908 елның маенда алынган бер күмәк фото да раслый: биредә Г Тукай. Ф Әмирхан. В Бәхтияров. К Бәкер белән бергә, бөек шагыйребез белән янәшә терәлеп диярлек утырган Ибраһим да сурәтләнгән. Бу уңайдан шуны искәртү дә урынлы булыр. 30 нчы еллар азагыннан башлап «халыклар атасы» фатихасы белән корбан ителгән шәхесләрнең сурәтләре әүвәлге фотолардан «юылу» гадәте канат җәйде. Шушы принципка нисбәтән, без әле генә сүз алып барган күмәк сурәт тә котсыз рәвештә имгәтелеп. анда гайре табигый халәттә (бушлыкны тутыру уңышсыз) өч шәхес кенә «тырпаеп» калган иде: Ф Әмирхан. Г Тукай һәм В Бәхтияров. Әйтерсең, тарихта атаклы журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Кәбир Бәкер дә. татарның тәүге дипломатларыннан берсе, дәүләт эшлеклесе Ибраһим Әмирхан да булмаган. «Столыпин реакциясе еллары» дигән атама алган чорда Ибраһимның хәле шактый тотрыксызлана, төшенкелеккә бирелгән, сүлпән-битараф чаклары еш була Алдынгы зыялылар тирәсендә кайнаган кеше, төпле генә белемгә ия булса да. ул үз-үзен тиз генә таба алмый, каләм эше дә аны бу чорда артык мавыктырмый Хәер, соңрак ул кайбер гәзит-журналларда язышкан булырга охшый, һәрхәлдә, без аның татар телендәге беренче хатын-кызлар журналы «Сөембикә»дә «Кызларга бигрәк тә тиеш» дигән мәкаләсенә тап булдык.14 15 Ибраһим «Әл-Ислах» даирәсенә тартым кайбер яшьләр белән кәеф-сафа корулардан да тайчынмый. «режим»ны да ярыйсы гына бозгалап куя. Бу хәлләр күбрәк аның аттестатка имтиханнар тапшырып, университетка укырга керү хыялы җимерелә баруы белән бәйләнгән булса кирәк. Төпле европача белем алу өчен байтак кына акча кирәк, ә улларын хак мөселман рухында тәрбияләргә тырышкан, алардан дин-диянәт. шәригать «тоткасы» ясауга өметләнгән ата-ана дөньяви, урыс калыбындагы «иләс-миләслек»кә юл куярга ашкынып тормый, димәк, алардан матди ярдәм көтү урынсыз. Яшь мәхдүм, ягъни хәзрәт малае, рухи кризис кичерә. Нәкъ шул чорда Ибраһимга бәхет дигән нәрсә саран гына булса да елмайгандай итә. Бу вакытларда мөселман-татар дөньясының эре кәсәбәчеләре сәүдә- милек эшләрен кискен конкуренция шартларында альт барырдай милли кадрларга мохтаҗлык кичерә. Шундый атаклы затларның берсе. Оренбургның мәшһүр миллионеры Әхмәд бай Хөсәенов, аеруча зиһенле шәкертләрне үз хисабына Төркиянең Бәйрүт шәһәрендәге махсус американ көллиясенә (колледжына) укырга җибәрә торган була. 1908 елда бу коммерция уку йорты 14Коммунист Татарии. 1989. № 12, с. 68. 15 Сөембикә. 1913. № 1. 27 октябрь. Ибраһимга да тәкъдим ителә. Яшь мәхдүм бер мәлгә икеләнеп кала, чөнки алыш-бирешкә. сәүдәгә бәйләнгән эшчәнлеккә тулысынча битараф ул. Әмма ул йортының тулаем дөньяви, исеменен дә бик яңгыравыклы булуын игътибарга алып. кичәге «ислахчы» ахыр чиктә ризалыгын белдерә Дөньяви көллия икән, форсаттан файдаланып калырга кирәк һәм егет яңадан шәкерт булып китә. Көллиягә эләккәннән сон. Ибраһим зур дәрт, тырышлык белән иш лиз. гарәп, төрек телләрен үзләштерә, дөньяви һәм махсус фәннәрдән киң мәгълүмат ала Унтугыз яшьлек егетнең туганнан туган сеңелләре Фатыйма белән Өммегөлсемгә 1908 елның 30 октябрендә Бәйрүттән язган почта открыткасы сакланган Гаед бәйрәме белән котлаган бу язма шактый гыйбрәтле. Бердән, ул чит илдән урысча адрес белән тоткарлыксыз килгән Икенчедән, анда «прошу передать в день праздника» дигән искәрмә бар. Димәк, ул чорларда андый утенечләр дә җиренә житкерелеп торган. Өченчедән, открытка бүгенге «ташбака йөреше» белән чагыштырганда бик тиз килеп җиткән Төп текст мондый: «Сөекле сеңелләрем Фатыйма. Өммегөлсем! Гаед шәриф мөбарәк булсын Жизни. Мәрьям апага сәламнәрне почта күтәрә алган кадәр җибәрдем Бер хат йибәргән идем, алгансыздыр Хат язсаңыз. шат улырмын Сагь улыңыз Ибраһим»16 Ара-тирә мәхдүм туган якларына. Казанга да кайтып китә Бер кайтуының шаһиты шул, ул Мәрьямбану апасына һәм Өммегөлсемгә, артына үз кулы белән язып. 1911 елның 22 вә 23 августында ике сурәтен бүләк иткән «Мөхтәрәмә Мәрьям апага ядкяр өчен» бирелгән фотодан затлы озын чапан кигән, башына ак чалма ураган рухани чалымлы егет карап тора. «Сөекле сеңлем Әмма олсемгә онытмасын өчен вирелмештер» дигән сурәт икенчерәк фасонда Биредә традицион шәрекъ җиләненә аркылы-торкылы һәм бил тирәли патрон тасмалары таккан, өстсиә кара чапан бөркәнгән, түбәсенә чүл гарәбенекедәй асылынма баш киеме кигән, кулына ау мылтыгы тоткан ялан тәпиле яугир кузен текәгән Ибраһим Әмирханның Җидда каласыннан сеңлесс Фатыймага члган каты 27 февра th. 1927 ел. Ниһаять. 1913 елда көллиянс уңышлы тәмам итә ул. Хәзерлекле егетне белемен тагын да арттыру өчен Америка!а җибәрер!ә карар кылалар. Бу планны тормышка ашыру максатында ул Казанга кайта һәм яңа ерак сәфәр! ә җыена башлый Гөнаһ шомлыгына каршы. 1914 елның җәендә Бөтендөнья сугышы кабынып китә Корылган ниятләр чәлпәрәмә килә Ибраһим инде Казанда калыр! а мәҗбүр. Хәзер аның төп шөгыле шул татар мәдрәсәләрендә 16 Шәхси архив мөга т лимлек кыла. Зур гына белемгә ия булган мәхдүм яна эшкә бөтен көчен бирә, шәкертләр укытуда иҗади алымнар куллана, тиз арада шөһрәт казана. Шушы чордан башлап ул тутырган анкеталарның «һөнәре» («профессия») дигән графасы турысында даими рәвештә «халык укытучысы» («народный учитель») гыйбарәсе кереп урнаша. Ибраһимга инде егерме биш яшь Апасы күптән вафат Фатыйх инвалид, димәк, абыйсының гаилә коруы инде бик икеле Ә төпчеккә башлы-күзле булу өчен берәр киртә бармы сон? Каян килсен ди, сау-таза егет ич ул. Менә кәләш эзләү мәшәкате башлана Булгач-булгач. гөл төсле матур булсын инде ул яшь бикәч, үткән-сүткән артына каерылып карарлык булсын, «ну бу Ибраһим чын жегет икән, асыл кошны аягыннан эләктергән», дисеннәр. Кияү буласы кеше әнисе остазбикә алдына мондыйрак таләп куя — Әни, миңа Казанның иң матур кызын димләгез! Шуннан китә кыз сайлау Ибраһимга кәләш. Бибирабигага килен буласы кызларны кыл иләктән дигәндәй үткәрәләр Казанны, тирә-юньне бетереп, укалы фәрештә эзлиләр болар һич табар әмәл юк. егет тегеләрне рәттән яраксызга (бракка) чыгара йә булачак кодалар мач килми Ә бәхет дигәненең шушы Яна Бистәдә, каршы як урамда гына йомылып ята икән ләбаса Күршеләре Рәхимжан Дәминов кызы Нәфисә, чәчрәп торган гүзәл булмаса да. күркәм йөзле, сылу гына туташ, ничек моңарчы күзгә чалынмаган сон?! Яшьләр бер-берсенә ошый Ата-ана да риза. Никах, туй, кодалашу кебек йолалар үз тәртибе белән гамәлгә ашырыла Кыскасы, жиһанга яңа Әмирханнар гаиләсе аяк баса Зариф хәзрәтнең өе хәзер бәләкәйләнебрәк китү сәбәпле (остазбикә кыз балалар да укыта) бер катлы йортка уртачарак бүлмә зурлыгында гына икенче кат үстерелә Кияү белән яшь бикәч шунда яши башлый Матур гына гомер кичергән яңа гаиләнең тормышы, кызганычка каршы, камил булып бетми: бер-бер артлы туган балалары Мөхәммәд тә. Әхмәд тә сабый чакларында ук дөнья куя 1915 ел. Бөтендөнья сугышының иң кызган чагы Ул, туймас аждаһа сыман, үзенә яңадан-яңа корбаннар сорый Инде жирәбә Ибраһимга төшә: кару белмәс татар егете Никки (Николай 11) белән Виллинен (кайзер Вильгельм) ерткучы аппетитлары өчен башын утка тыгарга, иксез-чиксез урыс империясенен иминлеген саклап, үзе кебек үк миңгерәүләтелгән герман солдаты белән якага-яка килергә тиеш. Юк, Ибраһимның башына тай типмәгән әле, американ көллиясен ул эчен прусс штыгы айкап чыксын өчен тәмамламаган һәм егет, «туп ите» булырга кайчан да соң түгел икәнен фәһемләп, ул чордагы башка бик күп рекрутлар кебек үк, соры шинель киюдән тайчынып, бер шәһәрдән икенчесенә күчеп, каңгырып йөри, инглиз теленнән хосусый дәресләр биреп, жан асрый. Ләкин язмыштан узмыш юк. дигәндәй, ана Николай патша мобилизациясеннән котылу насыйп булмый 1916 елда Казанга ярым яшерен төстә кайтып керүе белән «качкын»ны кулга алалар һәм. әллә ни кырыс чаралар күрмичә, Сары Тау вилаятендәге Сердобск шәһәренә, ягъни хәрби частька озаталар. 1916 елның ахыры. 1917 елнын башы Ибраһим Әмирхан 161 нче запас пехота полкының кече унтер-әфисәре дәрәҗәсенә «күтәрелә» Ул биредә кырыс гаскәр тормышының, хәрби вәзгыятьнең, гаделсезлекнең бөтен әчесен татый. Оста хатиб (оратор), урыс һәм татар телләрен яхшы белгән унтер-әфисәр тиз арада солдатлар алдында абруй казана, хәтта аларның сугышка, хөкүмәткә каршы хәрәкәтләренең җитәкчесе булып китә. Февраль инкыйлабы булып, патшаны төшергәннән соң, солдатлар аңа зур ышаныч күрсәтә, полк комитетына сайлый Ибраһим, урыс телен начар белүләре сәбәпле, инкыйлаби, сугышка каршы кузгалышка зәгыйфьрәк тартылган татар хәрбиләре арасында пропаганда эше алып бара. Тиздән элекке унтер татарларның Сары Тау губернасы корылтаена делегат итеп җибәрелә һәм анда Сары Тау өлкәсенең милли идарәсе әгъзасы итеп сайлана Ибраһим бу идарә составында 1918 елнын башына чаклы кала, татар хәрби фиркаләрендә сәяси тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Инкыйлаби настроениеле солдат массалары арасында эшләү күп яктан анын киләчәк язмышын да билгели 1918 елның башында Ибраһим туган шәһәренә кайта, тиздән Казанның 7 нче участогы халык хөкемдары (судьясы) итеп сайлана. Октябрь түнтәрешеннән соң иң хәтәр чор була бу. Учредительное собрание куып таратыла, илдә сәяси вәзгыять кискен үзгәрә, ул да булмый, ата улны, ана кызны белмәгән имәгеч. канлы ватандашлар сугышы җәелеп китә. Кыйблалар чуала, киләчәк калын томан пәрдәсе артыннан бөтенләй төсмерләнмәс була. Халык арасында инде шактый гына күзгә күренә башлаган Ибраһим җиде юл чатында кала Нишләргә? Язмышны нинди мәсләк белән бәйләргә? Хәзрәт малаеның Октябрь гайәсенә (идеяләренә), бигрәк тә анын бөтендөнья пролетариат революциясе хакындагы шигарьләренә мөкиббән китүе шикле Ләкин кырыс чынбарлык бар бит әле. анын белән дә хисаплашмыйча бу лмый Зәйнәп апа Әмирханиянен заманында колагына чалынган мәгълүматлары буенча, бу болгавыр заманда юл билгеләү мәсьәләсендә Фатыйх Әмирханнын кинәше хәлиткеч көчкә ия булган, имеш. — Энем, хәзер заман бик чуалчык, дөньянын кая таба барганын чамалау мөхальдер (мөмкин түгелдер). Болай итү мәслихәт булмасмы, син большевик агайлар фиркасенә языласын, ә мин үземнен милли тәрәкъкыйпәрвәрлегемә тугрылык саклыйм Андый-мондый хәл килеп чыкса, бер-беребезгә ярдәм кулы сузу әмәлен табарбыз Шулай булгандырмы-юкмы, хәзер тәгаен генә әйтүе кыен, әмма 1918 елнын февралендә Ибраһим рәсми төстә большевиклар партиясенә языла. Рекомендацияләрне дә әллә кайдан эзләп йөрисе юк. берсен күршесе, мәдрәсәдәше, хәзер күренекле большевик булып киткән Мәхмүд Дулат-Али бирә Халык хөкемдары булуы белән генә чикләнмичә. Ибраһим Казан губкомы мөселман бюросында да актив эшчәнлек җәелдерә 1918 елнын җәе Ватандашлар сугышынын бөтен илне тетрәткән чоры Казат Советка каршы корал күтәргән акчехлар кулында Җан кыюларның яна этабг инде бу Ибраһим суеш мәйданына әйләнгән шәһәрне вакытында ташлап чы> алмый, яңа мобилизациягә эләкмәс өчен жизнәсе һәм апасы өендә. Апаковлард качып ята Ләкин аның эзенә тиз төшәләр Әүвәл!е унтер-әфисәрне, хәзрә> малаен, инде тагын алмашынган властька хезмәт итәргә күндермәкчеләр. Бе; чиктән икенчесенә ташлануны һичкайчан өнәмәгән мәхдүм, билгеле ки. бу эшк • атлыгып тормый Шул ук вакытта тегеләрнең коммунист халкы белән ничегр.»- «мөгаләмә» кылуларын да бик яхшы белә Аклар, әлбәттә, монын мулла мала* . атаклы әдипнең бертуган энесе булуыннан хәбәрдар Шунлыктан алар Яңа Бис1 • халкының җыенын оештыралар һәм Ибраһимны, ай-ваена куймыйча («халы < теләге буенча»), биегәнен квартал комитеты «рәисе» итеп «сайлап» куяла;' «Квартальный» Әмирханны «дружинниклар отряды» төзергә мәжбүр итәлә, Ибраһим Бистәнең үзендә тәртип саклау дигән сылтау белән, огряднын чин ■ чыгып, төрле казалар кылуына юл куймаска, үз карамагында туплап тотар) тырыша һәрхәлдә дружиначылар халыкнын канын коюда катнашмый, чехла; кысрыкланып куылгач та кызыл яу белән чәкәләшми, бәлки, шунын ягына чы> Фетнә афәтен кичергәннең соңында Ибраһим Әмирхан яңадан үзенен элекк эшенә халык хөкемдары постына кайта Җигелеп эшләгәндер, күрәсең, өлн һәм хәзерлекле хезмәткәрне г уберна юстиция бүлеге тиздән Казан халык хөке дарлары советы рәисе урынбасары итеп күтәрә Абруй дигән нәрсә көннән-кз» үсә. исеме дә таныла башлый Ибраһимның. 1919 елда ул инде Казан губе| насының милләтләр эше буенча бүлек мөдире. Бу инде олы «карьсра»га к ачылу дигән сүз Ләкин ватандашлар сугышы дәвам итә әле. Инде көнчыгыштан Себернс. «верховный правител»е Колчак һөҗүм игеп килә Монда инде ике сөйләшторулар юк. «губодсл» мөдирен «үз иреге белән» гаскәргә озаталар Ни дисәң д. коммунист бит 1920 елда И Әмирхан Совет республикасының Запас армиям политбүлегендә аз санлы милләтләр секциясе модире (заведующий секцией наш. опальных меньшинств) вазифасын үти. «Маршлы» Казан укчы дивизиясе оеш белән Зариф хәзрет улы дивизия политбүлеге башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләш һәм фронтка җибәрелә Казан укчы дивизиясе Коньяк фронгта таратылу) i (расформирование) юлыкканның соңында Ибраһим 51 нче Мәскәү дивизиясен > күчерелә Биредә ул башта Утлы (Огневая) бригадада инструктороештыручг аннары шул дивизиянең политбүлегендә мөселман секциясе модире булып эшли Аның тәрҗемәи хәленен бер сәхифәсендә Перекопта Врангельгә каршы һөҗүм . - катнашуы (1920) теркәлгән Бу катнашуның ни рәвешле булганлыгы хакын, тәфсилле мәгълүматыбыз юк. алай да Сиваш җәһәннәмен ерып чыгусыз бу магандыр, мөгаен Кызыл яу Кырымны «азат» иткәннән сон. мәмләкәттә ватандашлар сугыш: на нигездә нокта куела Инде теттереп социализм нигезләрен генә саласы кал Әлбәттә, бу эшне хәзерлекле белгечләрсез башкарып чыгып булмый Шушы шартларда американ көллиясен тәмам кылган Ибраһимга да лаеклы шогы i табыла 1920 елла И Әмирхан гаскәрдән чакырып алына, бер яктан. Сиферополь ревкомы әгъзасы, икенче яктан. Симферопольнең дә. өязенең дә халг мәгарифе бүлеге мөдире игеп билгеләнә, шул ук вакытта партиянең Кырым өлг комитеты мөселман бюросы әгъзасы вазифасын үти Бу ипләрнең һәркай< бихисап көч, түземлек, һиммәт һәм өлгерлек сорый Ару-иончылудан аяктан егылыр дәрәҗәгә җитсә дә, йокысызлыктан күз кабаклары шешеп, күзләре кызарып чыкса да, Ибраһимның ял турында уйларга вакыты булмый. Бер сәгатькә түгел, бер минутка да «тугарылырга» ярамый Заманны һәм «партия дисциплинасы» шуны таләп итә. Җебеп төшәсең икән, беттең, хәрби коммунизм вакытында үгетләүләр, озак сөйләшеп торулар юк. 1920 ел. Июнь. Татарстан автономиясе төзелеп, «чуаш бияләе» хәтле генә мәйдан татар халкының дәүләте дип игълан ителә Аны гамәлгә кую. юлга салу өчен, мәгълүм инде, тәҗрибәле кадрлар кирәк Партия, совет, хуҗалык, мәдәният эшләрен яңа нигездә алып барырдай белгечләргә бар җирдә дә кытлык сизелә торган заман бу. Билгеле ки, Ибраһимны да онытмыйлар РКП (б) ҮК күрсәтмәсе буенча И Әмирхан 1921 елда хәрби хезмәггән бушатыла (демобилизаци- яләнә) һәм Татарстан партия өлкә комитеты карамагына җибәрелә Өлкә комитеты, Ибраһимның тәҗрибәсен һәм риясызлыгын (бескорыстие) игътибарга алып, аны кассацион трибуналның әгъзадокладчысы сыйфатында юстиция халык комиссариатына (Наркомюст) җибәрә Җөмһүрияттә, барлык илдәге кебек үк, яңа икътисади сәясәт (НЭП) хөкем сөрә, шуңа нисбәтән төрле шәкелдәге җинаятьчелек гөрләп чәчәк ата Билгеле, бу җинаятьчелек сыртларын яңадан кабарткан нэпманнар «казынуы»на гына баглы булмый, хөкүмәт үзе үк чыгарган кануннарны бозуда үзе дә кимен куймый Мулла гаиләсендә миһербанлык рухында тәрбияләнгән намуслы шәхес буларак, Ибраһим иң җаваплы, үзе өчен хәтәр мизгелләрдә дә принципиальлек күрсәтергә тырыша, гаделлек сагында торырга омтыла һәм шуның бәрабәренә үзенә байтак кына дошманнар әзерли Хәлбуки, йогынтылы шәхесләр анын эшен тагын «күреп ала» 1922 елда Ибраһим инде Югары (Верховный) трибунал рәисе ярдәмчесе, ә 1923 елдан — өлкә суды рәисе урынбасары. Заманына күрә зур постлардан хисаплана болар. Ибраһимның җөмһүрият күләмендәге «карьера»сынын иң югары ноктасы, мөгаен, шулдыр, һәм ул бу вазифаларын намусы кушканча башкарырга омтыла. Хәер, «партия дисциплинасы» дигән нәрсә аны да аяктан екмый калмагандыр. «Сәяси уяулык» күрсәтергә дә туры килгәндер хөкем әһеленә, югыйсә мулла малайларына караш сагаюлы. «особый». Аны күреп белгән кешеләрнең хәтерендә Ибраһимның образы болайрак гәүдәләнә. Көнкүрештә йо.мшак мөга- ләмәле, игътибарлы, тиз аралашучан, киң һәм кече күңелле, үзен вәкарьле (солидно) тота, вакчылланып маташмый, сүз сөйләргә, тормышка ашмас вәгъдәләр бирергә яратмый. Киң белеме, табигый зыялылыгы (интеллигентность) белән эшләгән даирәсендә дә зур абруй казана ул. Балалар үстерергә насыйп булмаса да. Ибраһимның гаиләсе ишле генә була: җәмәгате Нәфисә, кайнанасы Газизә Яушева, абыйсы Фатыйх, мәрхүмә Сәгадәт апасының кызы Разия, соңрак Разияның энесе Мәхмүд. Өйләнгәнче туганнан туган энесе Гомәр дә яшәп алгалый биредә Ул чорларда Казанда яңа торак йортлар салынмый диярлек Җөмһүрият күләмендә зур гына постлар биләгән Ибраһимны, әлбәттә, фатирсыз калдырмыйлар инде. Ләкин юристыбыз, ни хикмәттер, гел бер йорттан икенчесенә күчеп йөри, күрәсең, яшәү шартлары зур гаилә өчен бик үк уңайлы булмагандыр Әйтик, әтн-әнисенен Яна Бистәдәге өеннән киткәннән сон (аны сатып китәләр бугай), ул абыйсы Фатыйх, хатыны. кайнанасы һәм башкалар белән Ибраһим белән Нәфисә Әмирханнарның илчелектә эшләгән чоры. 31 август, 1925 ел. бер-бер артлы (хәзерге исемнәре белән атасак) Нариман. 3. Солтан. Насыйри. Миславский, Зур Кызыл урамнарына күчә, соңгы фатиры исә Бауман урамы белән бәйле Бу тынгысыз, михнәтле заманда, революциягә кадәрге төсле үк. Ибраһимның ин якын киңәшчесе һәм рухи яктан арка таянычы абыйсы Фатыйх була Кичләрен алар озак гәп коралар, теге яки бу мәсьәләне һәр яклап тәфтиш кылалар, бер-берсе белән килешмәгән чаклары да була, әмма ахыр чиктә һәрвакыт диярлек уртак бер фикергә киләләр Кинәт И. Әмирхан язмышында кискен борылыш. Сәләтен, телләр белүен, хезмәтчән сыйфатларын, киң мәгълүматлылыгын һәм тәжрибәсен күздә тотып. Совет хөкүмәте 1924 елда Ибраһимны дипломатик эшкә тарта. Яна эш урыны итеп Хижаз (бераздан Согуд Гарәбстанына керә) билгеләнә. Биредә генераль консул вазифасын татарның күренекле дипломаты Кәрим Хәкимов үти. Элегрәк Хәкимов климаты һәм яшәү шартлары Гарәбстанныкыннан күпкә унайрак булган Персиядә эшләгән була, Хиҗазга килгәндә әле гарәпчәне белми. И Әмирхан илчелекнең сәркәтибе. тәрҗемәчесе сыйфатында Хижазда ике ел буена жиң сызганып эшли, үзенең әзерлекле, төпле белгеч икәнен күрсәтә, кайбер көнбатыш мәмләкәтләренең төрлечә аяк чалуларына карамастан. Хижаз. аннары Согуд Гарәбстаны белән Советлар иле арасында хезмәттәшлекне ныгытуга байтак көч куя Оста әңгәмәче, аралашучан. чит ил дипломатлары белән тиз уртак тел табучан Ибраһим, бер Согуд Гарәбстанында гына ятмый, билгеле Хатынынын ватанына язган хатларыннан аңлашылганча, алар дипломатик миссия белән Абиссиния, Италия. Австрия кебек илләргә дә сәфәр кылалар. Әмирхан «кызыл паша» Хәкимовның уң кулы була, байтак кына бәхәсле, четерекле мәсьәләләрне жайга салуда күренекле роль уйный Җирле телне белмәгән Хәкимовка Иб- раһимовнын ничек ярдәм итүе хакында сүзне озайтып торунын хажәте юк Кызганычка каршы. Ибраһимның консуллыкта эшләгән дәверен без әле бик аз беләбез. Шәхси архивыбызда бер кызыклы гына вәсика (документ) бар. Ул илченең туганнан туган сеңлесе Фатыймага язган открыткасы Әлбәттә, аннан дәүләтидипломатик характердагы мәгълүматлар эзләү урынсыз Язмадан күренгәнчә, җаваплы эштә эшләгән житди илче юмор хисеннән дә мәхрүм булмаган икән Хат Хижазнең үзәк шәһәре Җиддә каласыннан язылган. Текстны тулысынча китерәбез. «Фатыйма! Син инде Казанда вакытта да безне бөтенләй оныта торган идең. Хәзер белми үк башлагансыңдыр Мин хажи булгач инде, үзен беләсен ул кешеләрнең догаларын алырга кирәклеге тугрысында. Менә шуңар күрә, кардәш кеше бит, искә төшерим дип бу мәктүпчекне жибәрәм Ибраһим Җиддә. 27 февраль 1925 сәнә. Хәмид, Госманга (Фатыйманың бертуган энеләре.— Р. Ә.) сәламнәрем, өйләнмәделәрме әле?' И Әмирхан туганнарына бу чорда бер генә хат язмагандыр, дип уйларга кирәк. Калганнары инде эзсез югалган, күрәсең. Ә менә хатыны Нәфисәнең әнисенә, апаларына юллаган открыткалары байтак сакланган Гәрчә бу язмаларда иренең консуллыктагы эшчәнлеге хакында бер генә сүз булмаса да. яшәеш- көнкүрешләрен, сәяхәтләрен тасвирлау жәһәтеннән шактый кызыклы алар Үрнәк өчен илче хатынының бер кечерәк хатына урын бирәбез Ибраһим белән Нәфисә бик вәкарьле (солидно), европача һәм дәрәжәләренә муафикь кыяфәттә төшкән фотосурәт артына мондый сүзләр языш ан «Мөхтәрәмә әни жәнаблары' Сезгә Азмарада (Асмэра Эфиопиядәге шәһәр —Р. Ә.) үлкәргән вакытларыбызның хатирәсе уларак. ошбу рәсемемезне жибәрәм Без Азмарада 26 кон торып, 21 ендә. август, иргә сәгать 10 да Азмарадан поезд берлә китеп. 4 тә Массауага (Эфиопиянең порт шәһәре —Р. Ә.) килеп, прахудка урнашып, кич берлә шул ук көнне сәгать 10 да прахудымыз кузгалды Шулай итеп, без 21 нче август киченнән бирле һаман диңгез өстендә прахудта Бүген 31 август кич сәгать 6 да Неапольгә җитеп, без шунда прахудтан төшәбез инде (әле сәгать 3 көндез). Бүген Неаггольдә кунып, иртәгә поезд берлә Римга китәбез (4 5 сәгатьлек жул Римта) Римга барып җиткәч, сезгә телеграм бирсәк кирәк Римда күп булса бер атна калырмыз Шулай итеп, күрешер вакытлар якынаеп килә, Аллаһс теләсә, сәламәт булсак. Сезләр сәламәт герсезме инде Ничектер сездән. 3 ай бит инде, хат ала алмаганымызга Фатыйх абый үләр алдыннан күп мәетләр күргән кебек. II. *к У>№ 12 161 хәзер дә һәр көнне күп мәетләр күрәм, Аллага тапшырдым Фатыйх абыйны һәр көнне күрәм. Разияга рәсемемезне Римнан жибәрәм Анда да рәсемгә гөшәмез. Хәзергә хушыныз; исән-сау булуыңызны теләп. Нәфисә»'. Хат 1926 елнын 31 августында язылган. 1926 ел. Дипломат язмышында безгә төп сәбәпләре әлегә мәгълүм булмаган яңа кискен борылыш Бәлки, бу «буржуаз белгечләр»дән арыну шаукымы белән бәйле булгандыр Ни дисәң дә, мулла малае эшче-крәстиян вәкиле түгел шул Ничек булса да булган. Ибраһим хатыны белән ватанына. Казанга кайтып төшә. Иң якын туганы, рухи терәге булган абыйсы инде юк Ибраһимның бер канаты сынгандай була Өстәвенә, туган жиренә зур өметләр баглап, якты планнар корып кайткан «хаҗи» үзенә карата мөнәсәбәтнең кире якка таба капыл үзгәрүен тоя Бу вакытта җөмһүриятнең югары даирәләрендә ниндидер тынчу атмосфера, йомыклык, һәр нәрсәгә шикләнеп карау галәмәтләре өстенлек ала башлаган була. Беркадәр читкә тибәрелгән Ибраһим 1927—1928 елларда үзенә хас булмаган вазифага тартыла, авыл хуҗалыгы банкының рәисе урынбасары булып эшли. Рухына, интеллектына туры килмәгән шөгыль тәҗрибәле белгечне канәгатьләндерми. билгеле. Ул үзен яңадан Наркомюст системасына кайтаруларын сорый Ниһаять. 1928 елның 8 мартында аны ТАССР Главсуды һәм Наркомюст коллегиясе әгъзасы итеп раслау турында карар кабул ителә Биредә ул 1932 елгача эшли. Элекке илченең намуслылыгы. гаделлеге, үз дигәнендә торучанлыгы кайбер түрәләргә бик үк ошап бетми Мөстәкыйль участокка чыгару (выдвижение) сылтавы белән (янәсе аның белеме һәм тәҗрибәсе зарур) Ибраһимны, вакытлыча, дигән булып, шул үк елда промторг идарәсе рәисе итеп билгелиләр. Чыннан да. ике ел дигәндә И Әмирхан андагы эшне җайга сала һәм яңадан Наркомюст челтәренә әйләнеп кайта. Ләкин озакка түгел. Җитәкчелек тарафыннан төрлечә бәйләнүләрнең, аяк чалуларның яңа этабы башлана хәзер Әлбәттә. Ибраһим да характер күрсәтмичә, бәхәсләшмичә калмагандыр Наркомюстта яшел авыз түгел ич инде ул. тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек, кешелек гоурлыгы да бар. Ләкин Кировның гомерен өзгән 1934 ел элекке мулла малае өчен дә фаҗигале юлның башы була. Ибраһимның «язмыш тәгәрмәче» әкренләп упкынга таба тәгәри башлый. 1935 елда И Әмирханнан үч алу өчен «уңайлы» форсат туа Большевистик партия сафларында чираттагы «чистарту», «кан җибәрү» («кровопускание») башлана. Хөсет җаннар әвәләгән әләк-донослар нигезендә. Бауман райкомы бюросы 1935 елның 18 ноябрендә Ибраһимны партиядән чыгара һәм эшеннән азат итә. Ул заманда (хәер. 80 нче елларның уртасына кадәр дә) фиркадән чыгаруның нинди афәт белән бәйләнгәне хакында озак сөйләп торуның хаҗәте юк. Бу инде синең бетүеңә беренче сигнал, ягъни муеныңа элмәк салыну дигән сүз. Нинди гаепләр ташлана соң И Әмирханга? Шәхси властеннан явызларча файдаланганмы. «социалистик закончылык»ны бозганмы, берәрсенә нахак бәла якканмы, партия линиясенә каршы чыкканмы, уңга яисә сулга тайпылганмы ул? Берсе дә түгел. «Гөнаһлары» бик иске инде аның, ә хәзер бераз пассиврак кына икән Ягъни: 1) янәсе үзенә партстажны 1918 елның 1 февраленнән «үзләштергән» (присвоение); 2) 1918 елда акчехлар вакытында Казанда кораллы дружина оештырган: 3) партия һәм иҗтимагый тормышта пассивлык күрсәтә «Җинаятьләр» әлегә баш китәрлек үк түгел кебек һәм бу юлында Зариф хәзрәт улына ничектер котылып калырга насыйп була Бәхетенә каршы, фиркагә кергән вакытында ана рекомендация биргән кайбер шәхесләр әле исән була (мәсәлән, партконтроль «эш»ләрендә Каюм Саттаровның белешмәсе бар). Тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыклана: бернинди үзләштерү юк. Ибраһим партиягә 1918 елның 1 февралендә кергән. № 78 партбилет аңа губкомнын мөселман бюросы тарафыннан бирелгән, ә райкомда 1919 елда расланган икән Әлеге • ачыш»ка таянып, партколлегия үзенең 1936 ел. 10 февраль утырышында элекке дипломатны партиядә 1919 елгы стаж белән торгызырга, дигән карар кабул итә Шунда ук Әмирханның фиркагә кергән чагында үзенең акчехлар чорындагы гамәлләрен яшермәве дә искәртелә Ибраһимның муенындагы элмәкне вакытлыча бушаткан бу карар партия өлкә комитеты тарафыннан 1936 елнын 1 июлендә раслана. Ләкин Сталин өере җәһәннәменнән котылу исеме инде бер мәртәбә пычратылган кешегә насыйп булмый Эшеннән бушатылган Ибраһимның тормышында иң соңгы кара дәвер башлана. Ул көч-хәл белән Зеленодольск фанер 1 Шәхси архив. военный Трибунал ПРИВ' . BOlHIi . икн/гл Де во по обвинению АЮТХАНОВА Ибрагииа Зарифовиче, 188Э года рождения, уроженца и жителя г.Казани, арестованного 23 декабря 1937 года, до ареста работавшего юрисконсультом фанерного завода (! 10 в г. Казани, пересмотрено Военный трибуналом Приволжского военного округа 14 октября 1958 года. Ибраһим Әмирханның гаепсезлеген раслаучы белешми. 16 октябрь 1958 ел. заводына мескен бер вазифа белән юрисконсульт булып урнаша Аннан Казанга кайтып йөрүләре үзе бер бәла Наркомюст коллегиясе әгъзалыгыннан шушы дәрәжәгә төшерелгән Ибраһимны элек монын күләгәсеннән дә курыккан бәндәләр дә типкәли башлый Канатлары каерылган кеше өстеннән хәзер төрле органнарга шикаятьләр языла, эшчәнлегенен аерым хасиятләре сабын күбегедәй күпертелеп, яла өстенә яла ягыла. Шундыйларның берсе Яна Бистә «карачкысы», үзенә туган тиешле Нәфисәне беренче мәртәбәсендә Хижазга алмаганы өчен әледән-әле иренә. Ф Әмирханга каршы котыртучы, бәген тирәюньгә хөсетлеге, явызлыгы белән танылган Хөршид тәтәй була Тәкъдир каһәренә юлыккандыр инде, бу бәндә соңгы елларын тома ялгызлыкта үткәрә, юләрләр йортында жан тәслим кыла Ибраһимны гаепләү «эш»ләрендә аның өстеннән иң «үтергеч» донос язган тагын ике адәмнең фамилиясе теркәлгән Боларнын берсе нәмәгълүм Хайруллин, икенчесе ниндидер Зәйн>ллин Хәер, боларны алдан хәзерләнгән текстка кабыргалары сынганчы кыйнап кул куйдырганнар бугай. Чоры шундый: бу вакытта партаппарата һәм башка совет-хуҗалык органнарында «халык дошманнары»н мөмкин кадәр күбрәк табу һәм фаш итү уе белән янган кешеләр эшли яисә аларга бу жәһәгтән план житкерелә Шу на нисбәтән. 1937 елның 3 мартында партия өлкә комитеты РКП (б) Бауман райкомы бюросының И Әмирханны партиядән чыгару турындагы карарын үз көчендә калдыра Заман күзлегеннән караганда, бу инде үлем җәзасына хөкем итү белән бер НКВД наряды Бауман урамы. 54 нчс йорт (элекке «Бристоль» номерлары) 6 нчы фатирда (хәзер 16 нчы) яшәгән Әмирхан артыннан 23 декабрьнең кара төнендә килеп җитә Хәзер инде Ибраһимга берьюлы 1918 елнын жәен дә. заманында Солтангали- св белән эшләгән кешеләр илә очрашуларын да (димәк, «милләтче», «солтангали- евче») һәм. иң кәттәсе. Хижазда вакытта янәсе япон разведкасы белән элемтә урнаштыруын да «исенә төшерәләр» (димәк, «шпион»1 ) Бу «җинаятьләр» пунктлар тәртибендә болайрак калыплана I) 1918 елда акчехлар Казанда вакытта аларга ярдәм күрсәткән. 2) милләтчел солтангалиевчеләр оешмасында катнашкан. 3) Япония файдасына жасуслык кылган СПРАВКА noSl'/n Т. KyMwiU H» >'л.) Постановление от 3-го ноября 1938 года в отношении АМИРХАНОВА Ибрагииа Заряфовича отменено и дело производством прекращено за отсутствием состава преступления . Бар, 1937 елда үзеңнең гаепсез икәнеңне исбатлап кара син! Ә бит бу пунктларның берәве генә дә үз чоры шартларында кешене стенага терәү өчен җитә калган. «Халык дошманы» мөһере җуелмаслык итеп сугылган Ибраһимга бернинди дәлилләр, аңлатма язулары, апелляцияләр ярдәм итми Бар гаепләүләрне кире кага элекке илче, эшне объектив карауларын сорый. Ләкин заманының адәм түзмәслек җәза ысуллары эшкә җигелгәч, ватылмаган-имгәнмәгән әгъзасы калмагач, сына, җанын рухи өметсезлек били. Инде котылу булып күренгән үлемне тизләтү өчен үзенең чыннан да «милләтче», «солтангалиевче», «япон шпионы», «халык дошманы» булуын «таный»... 1938 елның 3 ноябрендә ТАССР НКВДсы өчлеге Ибраһим Әмирханны атарга хөкем итә Хөкем карары шул көнне үк җиренә җиткерелә. Кырык сигез яшьлек азамат ирнең гомере шулай итеп нахакка өзелә, ә исеме «халык дошманы» сыйфатында тарихтан сызып ташлана. . Мөгаен, гәүдәсе аның фаҗигале язмышын уртаклашкан бихисап корбаннар белән берлектә Архангельски зиратына күмелгәндер. 50 нче елларның азакларына кадәр Ибраһим Әмирхан кебек «халык дошманнары» хакында авыз ачып сүз әйтергә ярамады. «Беренче җепшеклек» дәверендә Бибисәгадәтбану кызы Разия абзасының намуслы исемен кайтару йөзеннән тиешле даирәләргә мөрәҗәгать итә, «эш»не кабат карауларын сорый. Озак кына йөри торгач, 1958 елда аңа мондый белешмә тоттыралар: «Постановление от 3-го ноября 1938 года в отношении Амирханова Ибрагима Зарифовича отменено и дело производством прекращено за отсутствием состава преступления». Бәй, бернинди җинаятьче түгел икән ич Ибраһим Зарифович. җаны ялгыш кына кыелган, була инде дөньяда андый гына хәлләр! Аннары хәзер, егерме ел вакыт үткәч, искедә казынулар нигә кирәк! 80 нче еллар башы. Җылы җилләр исә башласа да. «халык дошманы» дигән тәгъбир кулланылыштан нигездә инде төшеп калса да, аклану (реабилитация) дигәннең дә төрле дәрәҗәләре бар иде әле. Әйе, диләр иде ул чорда, «по гражданской линии» абзагыз гаепсез, ләкин бит «по партийной линии» торгызыл- маган, димәк «анда» нидер бар. Аның хакында язарга, авыз тутырып сөйләргә телисез икән, партиядә торгызу мәсьәләсен күтәрегез, бәлки, әле колак та салып куярлар. «Аклау», «торгызу» юлында яңа тәшәббесне (инициативаны) минем үземә күрсәтергә туры килде. Бу эшкә хәер-фатиха бирүчеләрнең иң беренчесе Мөнирә апа Сәйдәшева булды. Ибраһим Әмирханның тормыш юлын өйрәнү, эшчәнлеген ачыклау-барлау эшенә ул гомумән байтак өлеш кертте. 1984 елнын 2 ноябрендә мин, абзамны «партияле буларак аклау» макстатында партия контроле комиссиясе исеменә гариза яздым. Берникадәр вакыт узгач, үзебезнең кадрлар бүлеге кабинетында бер мөһим очрашу оештырылды. Минем белән махсус әңгәмә өчен моңарчы бөтенләй мөнәсәбәткә кергәнем булмаган дәүләт иминлеге комитеты вәкиле килде. Ул беренче нәүбәттә Разия Әмирханиянең кем булуы, минем аңа һәм Ибраһим абыйга кем туры килүем, аннары эш кузгатуымның сәбәпләре белән кызыксынды. Боларны шәҗәрә фрагменты төзеп аңлатырга туры килде. Шаһитлардан башка үткәрелгән әңгәмә соңында бик рәсми сөйләшкән комитет вәкиле миңа Ибраһим Әмирханның бернинди дә гаебе булмавын искәртте, аны «просто оговорили», дип аңлатты, бу шәхес хакында теләсә күпме язарга, сөйләргә мөмкин генә түгел, бәлки эшчәнлеген гомумән пропагандалау кирәклеге турында өметле фикер әйтте. Рәсми булса да, бу очрашудан күңелемдә җылы тәэсир калды. Тиздән махсус чакыру кәгазе алдым. Шуның нигезендә 1985 елның 16 гыйнварында мин реском бинасындагы партконтроль комиссиясенә килдем (пропуск системасы, бинага керү мәшәкатьләре турында язып тормыйм). Комиссия дигәнен бер хатын-кыз гына гәүдәләндерә булып чыкты. Эшне озынга сузмыйча, бу вәкилә ярым тантаналы, ярым фаҗигале бер дежур тон белән, «Ибрагим Зарифович Амирханов был осужден 3 ноября 1938 года» (җәзалау, атылу хакында сүз юк), дип минем «күземне ачты» һәм абзамнын партия стажын 1919 елдан торгызырга карар кылынуы турында хәбәр итте. Нихәтле тыныч-битараф булырга тырышсам да, бугазыма кисәк тыгылган төердән тиз генә арына алмадым. Бичара Ибраһим абый! Синең намуслы исемеңне бөтенләйгә кайтару, заманына күрә, һәртөрле конъюнктура тышауларыннан бушату өчен энеңә ярты гасыр үткәннән соң шулай мескенләнеп йөрергә язган икән! Мескенләнмичә, дилбегә бит әле һаман да синең җаныңны кыйган җәллад варислары кулында. 1958 елдан аермалы буларак, хәзер кулга бернинди дә кәгазь бирелмәве (хәтта үзләре җибәргән чакыру кәгазен дә алып калдылар, миндә коры конверты гына саклана), мондый белдерүләрнең телдән генә игълан ителүенә басым ясап, ханым безнең монологка охшаш бер яклы әңгәмәбезгә нокта куйды Әйе. тавыштынсыз атабыз, тавыш-тынсыз аклыйбыз, югыйсә тагын эз кала бит! Гомумән, тавышында металл чыңы иде вәкиленең. Күз буяр өчен генә булса да. гафу үтенү, димим инде, .миңа теләктәшлек белдергән, хәлемә кергән булу, һич югы бер миһербанлы сүз әйтү жинүчән-тәкәббер кыяфәтле ыспай ханымның уенда да булмагандыр, мөгаен. Киресенчә, ул. шәхсән бер-бер гаебе булмый калмагандыр әле Ибраһимның («квартальный булып йөргән ич»), дигәнрәк фикерен яшереп тә маташмады. Тулаем алганда, аклау, торгызу, дигән үтә формаль акт нәгижәсен игълан итү дә функционерлар өчен артык мәшәкать саналды ул чакта Бу — исемлек буенча ату. исемлек буенча ярлыкауның типик бер галәмәте, шомлы еллар кайтавазы гына иде.. Ләкин, ничек кенә булмасын, уңай моментны кулдан ычкындырырга ярамый иде Форсаттан файдаланып, без Мөнирә Абдулловна Сәйдәшсва белән ашыгыч төстә мәгълүматлар туплый башладык Төрле рәсми даирәләргә, хәтта ки тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иттек (башлыча Мөнирә апа), аны күреп белгән кешеләрдән кыскача гына булса да истәлекләр язып алдык, иске татар матбугатын өйрәндек, архивларда актарындык (нигездә, мин) һәм Ибраһим Әмирханның йөз еллыгына, заман рухына туры китеребрәк (партиянең иярдә чагы) зур күләмле мәкалә әзерләдек Башта бу материалның сыгынтысы, нык кына кыскартылып һәм «шомартылып». «Амирханов Ибраһим Зарифович» исеме белән рәсми сериялда дөнья күрде.1 Ләкин, миңа бүгенгәчә бик үк аңлашылып җитмәгән сәбәпләр аркасында, язманын авторы итеп никтер М А Сәйдәшева гына күрсәтелгән булып чыкты Бик үк күңелле булмаган «аңлашу лар»дан сон без. материалны таг ын да баета һәм тирәнәйтә төшеп, ул чорның үтә рәсми вә таләпчән басмасы булган «Коммунист Татарии» журналына тәкъдим иттек. Редакциядә мәкаләне нык кына «кыстылар». без язганга караганда да «кызартып». эчтәлеген милли хасиятләрдән бөтенләй диярлек арындырдылар Язмабыз шул «камилләштерелгән» килеш «Вся жизнь служение народу» дигән исем аегында басылып чыкты.XVII XVIII Ләкин Ибраһим Әмирхан турындагы материалнын заманында күп яктан имгәтелгән булуы һәм бары урыс телендә генә дөнья күрүе күңелемә озак вакытлар тынгылык бирмәде. Аннары чорыбызнын рухы да мәсьәләгә яңача килүне таләп итә иде Нәтиҗәдә мин мәкаләнең яңартылган һәм тулыландырылган вариантын эшләп, аның байтак өлешен «Шомлы еллар кайтавазы» дигән баш астында «Казаң утлары» журналында бастырып чыгаруга ирештем ' Инде Ибраһимның хәләл җефете Нәфисә Әмирхания хакында да берничә сүз әйтик Шунысы бар. безгә килеп ирешкән шифаһи (словесный) мәгълүматлар аны. кызганычка каршы, күбрәк тискәре яктан сыйфатлый («недалекая». миһербансыз, җилбәзәк. Ф Әми- күлъязмаларың яндырган һ. б ). Нәкъ язучы бер заман бик ачынып: «Ну эләгә дип ычкындырган, имеш ' Борцы за счастье народное Книга третья Казань. Таткнигоиздат. 1988. с 26 30 XVIII Коммунист Гагарий. 1989, № 12. с 67 71 ’ Казан утлары. 1996. № I. 167 176 б. рханның, әдип вафатыннан сон байтак менә Нәфисәне күздә тотып булса кирәк. дә соң Әмирхановларга хатыннар'» , Әмма тискәре шәкелдән* хатирәләрне яңарту (ә мисаллар җитәрлек) безнен үзебезне дә. язмабызны да бизәмәстер Тулаем алганда, бичара бер хатын була ул. Төпле белем алырга туры килмәг өнлектән. чәч-сакал китәрү урынында (пари Апаковлар гаиләсе. Сулдан Мәрьямбану Ә.иирхания-Апакова. итәгендә улы Госман. Өммегелсем I утырганы). Фатыйма, гаилә башы Габдел- шәкүр, олкән углы Габделхәмид. Казан. 1907 (?) ел. кмахерская) кассир һәм кием бирүче (гардеробщица) булып эшләгән чагы да булган Нәфисәнең. Ирен зинданга илтеп тыгу белән «халык дошманы» хатыны өчен кара көннәр башлана. 1983 елның 26 апрелендә без галим Марсель әфәнде Әхмәтжанов белән Ибраһим һәм Нәфисә соңгы чорда яшәгән фатирны эзләп таптык Бауман урамы. 54 нче йорт. 12 нче фатирда 1935 елның октябреннән бирле яшәгән 77 яшьлек Шәргыя апа Шәйхетдинова (Кукмара ягыннан. Красная Полянадан килеп урнашкан, 1906 елның 22 декабрендә туган) белән озак кына әңгәмә кордык. Аның сүзләре буенча, Әмирханнар бу йортның 6 нчы (хәзер, ягъни 1983 елда, 16 нчы номер) фатирына 1937 елда Кабан күле буеннан күчеп килгәннәр икәң Шәргыя апа алар белән шактый якыннан аралаша башлаган, ләкин бер-ике ай торгач та, Ибраһимны «кара козгын» алып китә, ә хуҗабикә генә булган беркатлырак Нәфисә, ирен нәрсәдә гаепләүләре хакында хәтта юньләп белмичә дә кала. Ирен алганнан соң, Нәфисәне нык эзәрлеклиләр, каядыр сөрергә җыеналар. Бичара хатын елый-елый ялвара, үзенең Казан кызы икәнен әйтә, шунда ата- анасы жирендә үләргә калдыруларын үтенә. Ләкин бәладән котыла алмый Аның өстеннән, бигрәк тә торак урынын киңәйтү максатында, хәзер (ягъни 1983 елда) Нәфисә фатирында (инде 16 нчы номер) торучы Субаев дигән кеше йөри Нәтиҗәдә, «халык дошманы» хатынын биредән куып чыгаралар, «бушаган» фатирга әләкче Субаевлар кереп урнаша... Нәфисәнең шуннан соңгы изалануларын күз алдына китерү кыен түгел инде Аны эшкә алмыйча интектерәләр, кая килеп керсә дә. бусагага күрсәтәләр. Анда-монда сугылып, эт типкесендә йөргәннән сон. бичара хатын Яңа Бистәгә, туганнарына (Кәтиевларга) кайтып егыла. Анда да кочак жәеп каршы алмыйлар Нәфисәне, чөнки НКВД капшавычларының Кәтиевларга таба да сузылачагын беләләр. Йончылган, кыерсытылган, кеше күзенә күренерлеге калмаган бичараның акылына зыян килә Үзен дә. туганнарын да азаплый торгач, чит мәмләкәтләрне урап кайткан элекке илче хатыны 1943 елның кышында кырык жиде яшен дә тутырмастан дөнья куя Апаковлар лмирханнар фамилиясен йөртмәсәләр дә, Хөсәен Әмирханның кызы. Мөхәммәдзариф белән Мөхәммәднәжип хәзрәтләрнең бертуган сеңлесе Мәръямбану балалары хакында каләм тибрәтү дә. безнеңчә, лязем булыр. Боларнын гаиләләре кан-кардәшлек белән дә. мәгънәви-рухи җәһәттән дә шулкадәр береккәннәр ки, Казанлы Әмирханнарны, бигрәк тә Фатыйх белән Ибраһимны, Апаковлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Гаиләнең башы Габделшәкүр Мортаза улы Апаков (1860—1923) урта кул сәүдәгәр. Мәкәрҗә юлларын күп таптаган, алай да мал-мөлкәт туплауда әлләни майтара алмаган, тере генә, ачык зиһенле, музыкага һәвәс (укып та йөргән) кин күңелле бер кеше була. Заманы, традицион татар өе өчен сирәк күренеш — бүлмәсендә пианино тоткан (бәлки, кызы Өммегөлсем өчен алгандыр). Күрше генә йортта тереклек сөрүче Габдрахман исемле бертуган абыйсы, аның җәмәгате, балалары белән бер гаиләдәй көн күргән, дөнья кутан. Өлкән кызлары Фатыйманы (1891—1971) инде безнең замандаш дияргә мөмкин. Тәрҗемәи хәленә тәфсиллерәк тукталу мөмкинлеге бар. Юаш. карусыз, күндәм, тәкәллефсез, сабый күңелле, һәркемгә ярдәмчел Безнең шәхси архивыбызда мәшһүр Шәрекъ клубының «Театральный комиссия»се тарафыннан Фатыйма Апаковага атап язылган берничә чакыру кәгазе бар. Аларда миһербанлы туташны махсус оештырылган балалар кичәсенә чакырып, сабыйларны карап, күңелләрен ачып, аларга күз-колак, мөрәббия (тәрбияче) булуны үтенгән юллар теркәлгән Кәгазьләр «Театральный комиссия» яки клуб идарәсе сәркәтибе (секретаре) Шиһаб Әхмәров имзасы белән юлланган Типография ысулы белән басылган мондый чакыру кәгазьләре тарихи ядкярь. чыганак булу ягыннан да илтифатка лаек. Менә шуларнын берсеннән өзек (датасы күрсәтелмәгән. 1914—1915 еллар булырга тиеш): «Хөрмәтле Фатыйма Апакова җәнабларына!» Ошбу сәнә гыйнвар 25 ндә шимбә көн, 27 сендә дүшәмбе көн Шәрекъ клубы «балалар кичәсе» ясаячактыр. Шул кичәләрдә тәртипне саклар вә балаларга нәзарәт итеп (күзәтеп), аларны уйнатыр вә жуандырыр өчен, театральный комиссия бу хосуста сезнең ярдәмеңез- не үтенәдер...»XIX XIX Шәхси архив. Туташ, әлбәттә, мондый чакыруларның берсен дә кире какмаган Фатыйма Апакова инкыйлабка чаклы Казанда урыс гимназиясен тәмамлый, совет чорында башта медицина техникумында, аннары медицина институтында белем ала. әзерлекле белгеч буларак, шәһәрнең төрле сырхауханәләрендә табиблык вазифасын үти 20 нче елларда, кече сенлесе Фәүзияне дә ияртеп. Ташкент якларында да эшләп кайта 1941 -1945 елгы сугыш чорында хәрби госпитальдә яралы гаскәриләрне дәвалый. Урысчаны «су кебек эчүе» дә мәгълүм Пенсия! ә чыкканнан соң да табиблык хезмәтеннән, медицинадан читләшми Кияүгә чыкмавы сәбәпле, балалары юк Икенче бала Өммегөлсем (1897 98—1916) — гаиләсендә генә түгел, бөтен даирәсендә сөйкемле сөяк, ярымфәрештәгә тиңләштерелгән зат Ф Әмирханның жан аткан сенлесе Журналист Ш Байчура истәлекләренә караганда. Өммегөлсемнең рәсеме Ф Әмирхан бүлмәсе диварында даими эленеп торган Тыйнак кына тормышлы сәүдәгәр гаиләсендә үскән бу кыз (житмәсә. ризыкка да бик нәзберек була, ипи дә ашамый), зур авырлыклар кичереп, татар кызлар мәктәбен тәмамлый Аннары, үзлегеннән әзерләнеп, мең мәшәкать белән, атаклы Шумкова кызлар гимназиясенә укырга керә Безнен шәхси архивыбызда бу уку йортында гыйлем алучы гимназисткаларның күмәк фотосы саклана Алар арасында кардай ак алъяпкычлы, озын калын толымлы Өммегөлсем дә бар Кызга бик нык тырышырга, көч куярга туры килә. Ул көне-төне укый Музыкага да сәләте һәм омтылышы ифрат көчле була. Шуңа күрә бер үк вакытга музыка мәктәбенә дә йөри, бу өлкәдә дә зур уңыш казана. Педагоглар, туганнары, таныш-белешләре ана зур өметләр баглый Өммегөлсем гимназияне алтын медальгә тәмамлый. Унөч яшенәчә татарча гына укыган кыз. урыс гимназиясендә укып, шундый нишан алсын әле' Бу хәл заманында татар дөньясы өчен искитмәле вакыйгаларның берсе ярым могжиза. Төпле дөньяви белемгә ирешкән туташ хыял дәрьясына чума татар кызлары өчен дә махсус гимназия ачылсын иде дә. Өммег өлсем анда кардәшләренә дәрес бирсен иде. Ә яна буын балалар ул чиккән мәшәкатьләрне, татыган кыенлыкларны күрмәсен иде Әмма ни аяныч! Авыр тормыш шартларында (өстәвенә 1914 елда сугыш башланып китә) ачлы-туклы уку. көн-төн алны-ялны белмичә шөгыльләнү яшь туташның сәламәтлеген корт урынына кимерә 1915 елда анарда үпкә туберкулезының беренчел билгеләре күренә башлый Гизагышлы (скоротечная) чахотка ул чор өчен өметсез чир. бернинди дә дәва, им-том ярдәм итми 1916 елнын мартында чәчәк кебек гомер өзелә Фәүзия апа Апакова (аның турында сүз алда булыр), әтисе Шәкүрнең кызы вафатыннан соң идәнгә тәгәри-тәгәри илереп елаганын әле дә булса хәтерли. Аяныч вакыйгага инде сиксән ел диярлек вакыт үтсә дә. ул бу хакта сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый Бу югалту Ф Әмирханны да тетрәтә «Кояш» гәзитендә ул «Өммегөлсем Апакова» исемле мәрсия (некролог) белән чыга. Йөрәк җылысы, туганнарча мәхәббәт һәм тирән юксыну хисләре белән сугарылган мәкаләсендә әдип сенлесенә, халыкның үз эченнән чыккан, халык белән бергә анын тормышының бөтен ачы вә төчесен татыган зыялы бер кыз. дип бәя бирә Мәрсиядә мондый сүзләр бар «Мәрхүмә үзенең гаять гафиф (саф. гыйффәтле), пакь вә яхшы хатын-кызларга махсус йомшак табигате белән үзе катышкан бәген даирәләрдә үзенә каршы бер мәхәббәт вә самимият (чын күңеллелек) казана иде Аны сөяләр вә ихтирам итәләр иде» 1 Табуты тере чәчәкләргә күмелгән Өммегөлсемне сонг ы юлга озатырга бихисап кеше килә. Өммегөлсем Апакова. Ф. Әмирхан даирәсенең иң хөрмәтле һәм сөекле бер вәкиле буларак, әдипкә хатын-кыз типларын сурәтләгәндә илһам биргән, аны иҗади эзләнүләргә рухландырган якты шәхес буларак мәгълүм Апаковларның өлкән улы Габделхәмид тә (1900 1968) төшен калганнардан булмый' 1919 елдан ул ярлылар комитеты (комбед) әгъзасы. НЭП чорында икмәк жысп йөргән, атасы һөнәрен искә төшереп, вак-төяк белән сату итеп тә алган. Яңа хакимияткә ошамаган ниндидер гамәлләре өчен («сыйнфый доигман»нарны фаш итү чоры) сөргенгә җибәрелгән, аннан башы исән кангкан Сугышка чаклы хисапчы, ревизор-бухгалтер булып эшләгән 1941 1945 елларда фронтта Махсус белеме булмаса да. үткенлеге, һәрнәрсәгә һәвәслеге аркасында. <||сльдшерлык хезмәтен башкарган Сугыштан исән-имин кайгкач. әүвәлге һөнәрен яңар I кан Өч мәртәбә гаилә учагы кабызган, балалары һәм онык тары хәзер Кояш. 1916. 17 март Тукай белән кузна үйнаны м.эгълүм җаваплы гына эшләрдә эшли. Бер килене -Сәйдә абыстай Апакова (1935 елгы)— хәзер бөтен Казанга танылган дин әһеле, остазбикә Кече малай — Госман (1905—1954) гадәти генә биографиягә ия Өлкән яшькә житкәч. хәрби заводта бригадирлык кылган, броньга калдырылганлыктан, фронтка юлы төшмәгән. Соңрак обоз детальләре заводында, аннары Пләтәндә эшләпә бүлегендә эшләгән. Хәзер Казанда балалары, оныклары яши Апаковларнын иң кечесе, хәзер бердәнбер исән калган балалары — Фәүзия апа 1910 елда туган. Сәләтле кыз башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янәшәсендәге татарча кызлар мәктәбендә укый, аннары аны Пушкин урамындагы (хәзер педагогия университетының музыка факультеты урнашкан бина) урысча мәктәпкә бирәләр Монда уңышлы гына белем алганнан соң, ул сигезьеллык төзүчеләр техникумына аяк баса аны тәмамлагач, төрле курсларга йөри, медицина белән шөгыльләнә, укуны эш белән чиратлаштыра. 1938—1942 елларда Казан дәүләт стоматология институтында белем ала, аны тәмамлап, югары квалификацияле врачстоматолог булу шәрәфенә ирешә Яшь белгечне Алексеевский районының урта Тигәнәле авылына участок врачы итеп җибәрәләр. Ул анда сигез ай эшләп Казанга кайта, һәм кайтуына гаскәргә мобилизацияләнә. Табибәбез фронт юлларын таптап, башыннан байтак маҗаралар кичерә, госпитальләрен берничә тапкыр бомбага тотуның шаһиты була, жинү көнен медицина өлкән лейтенанты сыйфатында Польшада каршылый. «Германияне жиң\ өчен». «1941 1945 еллардагы Ватан сугышында жинүнең 30 еллыгы» һәм башка шундый юбилей медальләре белән бүләкләнә Сугыштан соң ГИДУВ та белем күтәрү курслары үтә. Аннары Фәүзия — участок врачы (терапевт) Яңа Бистәдәге Мех комбинатындагы сырхауханәдә дә эшләп ала ул. соңрак Игумный бистәсендә янә участокта табибә. Бишбалтада хәрби врач вазифаларын башкара Шунысы гыйбрәтле, Фәүзия Апакова 1965 елда берьюлы пенсиягә һәм кияүгә чыга. Тәүге һәм соңгы мәртәбә никахлана. Хәзер Казанда яши, балалары юк Казанлы Әмирханнарга бәйле урыннар —. нде өлкән буын Казанлы Әмирханнар белән бәйле урыннар хакында да И берничә сүз әйтербез. Истәлекле урыннар бик күп. һәм без аларның барысына да тукталмыйча, иң әһәмиятлеләренә генә хронологик рәвештә кагылып үтәрбез Беренче нәүбәттә безнең игътибарны Гафури урамы, 35 нче йорт җәлеп итәр Биредә Хөсәен, Мөхәммәдзариф, Мөхәммәднәжип хәзрәтләр гомер сөргән, соңыннан Мөхәммәднәжип дәмолла гаиләсе Чистайдан еш килеп йөргән. Бибисәгадәтбану. Фатыйх. Ибраһим туган. Фатыйх белән Ибраһим бу йортта 1921 елның азакларына кадәр яшәгән Кызганыч ки. бик истәлекле әлеге бина хәзер хәрабә хәлендә. Каршы якта урнашкан мәһабәт «Иске таш мәчет» (Гафури. 34 а) шулай ук Әмирханнар нәсәбе белән тыгыз бәйле. 1803 елда салынган (ул чакта әле агач бина) бу мәчеттә Әмирхан бине Габделмәннән имамлык кылган. 1830—1840 елларда торгызылган таш мәчеттә инде соңрак Хөсәен. Мөхәммәдзариф һәм Мөхәммәднәжип хотбә укыган. Әлбәттә, биредә Фатыйх та. Ибраһим да еш булган Мәчеттән ерак түгел җирдә (Зайцев урамы. 4) «Әмирхания» мәдрәсәсе бинасы урнашкан булган Биредә өлкән буын дүрт хәзрәт дәрес әйткән. Фатыйх белән Ибраһим тәүге сабакларын алган. _ «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дә (Тукай. 34) Әмирханнар өчен гаять истәлекле биналардан санала. Биредә озак еллар буена Фатыйх белән Ибраһим йөреп тә. шунда торып га белем эстәгән, олуг мәгърифәтче һәм дин әһеле Г Барулинын фатихасын алган, аның сәләтле шәкертләреннән саналган Әлбәттә, бу ике туган мәдрәсә белән гомуми комплекс хасил иткән Галиев (Баруди) мәчетенә дә (Тукай. 40 22) йөргәннәр. Баруди йортына да (Тукай. 57) еш «сугылганнар». 1908—1909 елларда «Әл-Ислах» гәзите идарәсе урнашкан йорт та (Тукай, 63) гаять истәлекле Габделшәкүр һәм Мәрьямбану Апаковлар гаиләсендә Казанлы вә Чистайлы Әмирханнар һәрвакыт үз кешеләр булган, биредә Фатыйх Әмирхан 1906 елның мартында полициядән качып яткан. «Әл-Ислах» тирәсендә рухи яктан «игезәге» Г Тукай белән бергәләшеп, кешелеклелек, демократик идеаллар өчен көрәшкән 1990 елда элекке «ӘлИслах» бинасы кемнәрнеңдер фәрманы белән җинаятьчел рәвештә сүтеп ташланды. Хәзер аның урынында кыргый чаганнар, шайтан таяклары гына үсеп утыра. Биредән ерак түгел, кыйгач-каршы якта мәшһүр «Шамил йорты» (Тукай. 74). Апаковлар ягыннан кардәш тиешле Шамилләрдә Фатыйх Әмирхан еш булган 168 Шунын бер нәтижәсс сымак, булачак әдип 1907 елда Мәскәүдә Заһид Шамил белән «Тәрбияи-әтфаль» журналы чыгарган Бишбалта Бистәсенең дә мәгълүм күләмдә Әмирханнар белән бәйләнеше бар Әйтик. Бибисәгадәтбану белән Габдулла Әмирхани йортында (Большая. 66) Зариф белән Рабига, башка өлкән буын туганнарыннан тыш. Фатыйх та бик еш булган, берничә тапкыр бирегә Тукайны ла ияртеп килгән Шунда ук янәшәдә Габдулла хәзрәт имамлык иткән мәчет (Большая. 67). ана терәлеп үк диярлек салынган бинада («Әмирхания») Сәгадәт кыз балалар укыткан Хәзерге Париж Коммунасы урамы да Ф Әмирхан исеме белән беркадәр бәйле Элекке «Сарай» номерлары урнашкан бинада (9 нчы йорт) шәкерт спектакльләренен репетицияләре үткән Революциягә кадәр Первая Гора, хәзер Ульяновлар дип йөртелгән урам да истәлекле Элекке М Н Сухановлар утары, гасыр башында Габитовлар йорты булган бинада (№ 31). «шимбәчеләр» татар яшьләре өчен спектакльләр уйнаган 1904 елнын 18 гыйнварындагы ике спектакльдә яшь Фатыйхның да катнашуы билгеле. Спектакльләр, димәктән. тагын шунысын да теркәп узыйк булачак әдип 1906 елнын 5 маенда Приказчиклар союзы клубында (Большая Красная. 29) татарнын беренче ачык спектаклендә уйный. Уен 22 декабрьдә куелган га.машанын (татар театрының туу коне дип исәплән.») «генераль» репетгшия»се була Әлеге жәһәт- тән «Новый клуб» хакында да (Горький. 3; аннары Горький. 13) берничә сүз Бирегә Ф Әмирхан 1906 елдан башлап спектакльләргә йөри, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша, гомуми тамашаларга, очрашуларга йөрүен 1923 елга чаклы дәвам итә Горький урамы белән бәйләнешле тагын бер факт Кекин йортындагы (№ 8'9) Ряхина хосусый гимназиясендә 1914-1915 елларда Зәйнәп Әмирхания белем ала. Хәзерге Ирек (элекке Театр) мәйданы да мәгълүм дәрәжәдә Әмирханнар ядкярен саклый Шәкерт Фатыйх ул замандагы «Театр мәйданы»нда урнашкан Шәһәр театрына урыс спектакльләренә йөри, 1926 елнын 12 мартында исә аны мәйданда рәсми сурәттә соңгы юлга озаталар, женаза мәрасимен кинотасмага төшерәләр Зәйнәп Әиирханич }неюре «г tdau уңга H.tdvc Равил һом Расим белен 1964 е I Университет урамы. 17 нче йорт та әдип эзләрен саклый Бу бинада озак еллар эшләп килгән -Старая клиникамда Ф Әмирхан параличтан сон (19U/) берничә ай дәваланып ята, аягына баса алмаса да. башка җәһәтләрдән яхшы ук сихәтләнә. Әдип биографиясен, әлбәттә. «Шәрекъ клубы»ннан (Татарстан, 8) башка да күз алдына китерүе кыен. 1910 елдан башлап Ф Әмирхан бу милли мәдәният үзәгенең, автор буларак та. тамашачы буларак та. төп фш ураларыннан санала Шәрекъ клубы» белән янәшә генә урнашкан «Болгар номерлары- да (Киров. 14/19) Ф Әмирхан тормышында билгеле бер урын тоткан биналардан Биредә заманында Г Тукай. В. Мортазин-Иманский яшәгән, һ Максуди мәшһүр «Йолдыз» гәзитен нәшер иткән. Ф Әмирхан исә 1908 елның мартына чаклы биредә «Әл-Ислах» гәзитен җитәкләгән. 1908—1911 елларда вакыт-вакыт торып киткән. Инде сүтелгән булса да. бер әһәмиятле бинаны искә алып китик Элекке Дальнеархангельская урамы. Литовченко йорты саналган өй (Такташ. 111). жәй- ге дача сыйфатында «ислахчыоларның. алдынгы татар яшьләренең (Ф Әмирхан. Г Тукай. К Бэкер һ. б.) ял итү урыны һәм иҗади максатларда җыелу урыны булган. «Амур» номерлары дип аталган бина (Киров. 70) аеруча истәлекле. Биредә сөекле шагыйребез Г. Тукай, татар сәхнәсе йолдызлары Г Кариев. С. Гыйз- зәтуллина-Волжская яшәгән. Ф Әмирхан «Кояш» [әзитендә (1912—1918) җаваплы сәркатиплек кылган. Шунысы да мәгълүм: Тукай белән Әмирханнын бүлмәләре янәшә булган, шагыйрь бер кешелек 9 нчы. әдип—ике кешелек (коляскасын этеп йөртүче малае белән) 11 нче номерны биләгән. «Амур- номерлары урнашкан Печән базары мәйданы 1913 елнын апрелендәге аяныч вакыйганың да телсез шаһиты Биредә мәрхүм Тукайны соңгы юлга озату мәрасиме уза. Җеназаны Казанның иң могътәбәр имамнарыннан саналган Мөхәммәдзариф Әмирхан укый Мәйдан турында сүз чыккач, шуны да өстәргә кирәктер хәзерге Тукай кинотеатры янындагы Юнысов мәйданында (татарның гайре рәсми митишҗыелышлар. төрле массакүләм чаралар үткәрү урыны булган) 1920 елда Зариф хәзрәт белән Ф. Әмирхан М Вахитов һәйкәленә нигез салу тантанасында катнаша. ә 1926 елның мартында биредә әдипнен үз җеназасы укыла. Инде шактый ишле, «кушма» гаилә, ягъни Фатыйх. Ибраһим. Нәфисә Әмирханнар. Нәфисәнең әнисе Газизә Яушева. Сәгадәтнең кызы Разия, улы Мәхмүд (кайвакыт) яшәп алган биналар хакында кыскача мәгълүмат 1921— 1923 елларда алар «Арыслановлар йорты»нда, икенче исеме «Таш пулат» (Нариман. 90). «Залыйм йорты-. ягъни Луи Зальмга нисбәт ителгән бинада (Насыйри. 40). хәзерге 3. Солтан һәм К Насыйри урамнары чатындагы (№ 6 12). аннары Мис- лавский урамындагы (№ 3) йортларда торып алалар, ә 1923 елда Ф Әмирханның соңгы яшәү урыны булган Л А Колодкина йортына (Жуковский. 12 46) күчеп киләләр. Шунысы гыйбрәтле, бу йортта безнең буын вәкиле Искәндәр Гомәр утлы Әмирхан гомер сөрде. Әйе. тарих, юк дисәң дә. кабатлана икән ул Хәзерге В И Качалов исемендәге урыс зур драма театры бинасы да (Бауман. 48) Әмирханнар биографиясенең кечкенә генә булса да бер сәхифәсен тәшкил итә икән Биредә 1922 елнын җәендә Ф Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт- исемле комедиясе премьерасы куелган Аерым ложага утырып, әдип үзе. Газизә Яушева. Фатыйма һәм Фәүзия Апаковалар яна әсәрне тамаша кылган Черек күл бакчасының да Ф Әмирхан белән бәйләнеше шактый гына 1922— 1925 елларда җәй көне ул бирегә коляскасы белән чыгып утыра, яшь-җилкенчәк, бигрәк тә кызлар белән уратып алынган килеш рәхәтләнеп шаярта, сүз уйната Замандашлары сүзләренә таянсак, әдип бакчага нигездә кызлар «күзәтер» өчен чыга торган була. Сафия апа Локманова искә алганча, буйдак Фатыйхыбыз болай дип әйтергә күнегеп киткән: «Матур җанашлар карарга чыгам әле!» Өлкән буын Әмирханнар белән бәйләнешле биналарның тагын берсе — элекке «Бристоль» номерлары урнашкан йорт (Бауман. 54 10). Биредә фаҗигале 1937 елда Ибраһим белән Нәфисә яшәгәннәр һәм үзләренең кара язмышлары белән шунда очрашканнар Билгеле инде, бу зур. борынгы нәсел турында сүз алып барганда ахирәт. Ходай Тәгалә хозурына кайту, әрвахларны искә алу мәсьәләсен дә читләтеп узып булмый Рухани-шәригати яктан дарелбәка (мәңгелек йорт), дөньяви җәһәттән үзенә күрә бер музәханә яки архив вазифасын үтәгән Яңа Бистә татар зиратында берничә буын Әмирханнарның җаны үзләренә мәңгелек тынычлык тапкан Биредә дөньялыкта байтак игелекле, саваплы гамәлләр кылган Хөсәен (1893). Биби- рабига (1918). Мәрьямбану (1919), Мөхәммәдзариф һәм Мөхәммәднәжип (1921), Фатыйх (1926). Разия Габдулла кызы (1968). Зәйнәп (1977). Разия Борһанетдин кызы (1979). Морат (1981). Госман (1983). Искәндәр Әмирханнар (1996) ата-баба туфрагы, ата-баба рухы дигән төшенчәне җисмани яктан гәүдәләндерәләр Әмирханнар нәселенен берничә вәкиле башка зиратларда: Бибисәгадәтбану (1911) Бишбалтада (1957 елдан сон каберлек су астында калган). Маһруй (1987)- Олы һәм Кече Дәрвиш авыллары мәзарстанында. Мәлихә (1988) — Са.мосыровода дәфсн кылынган. Казанның Зәйнәп. Мәхмүд. Гомәр. Госман. Хаува. Рашид, аларнын балалары (Саҗидә, Синаи, Мөхәммәд. Рәшад, Сәлим. Мәлихә. Морат. Искәндәр. Даниял. Флора. Илдус. Расим. Равил. Наил. Сания. Мөнирә. Сафия. Фәрит) яки оныклары белән бәйле урыннары хакында яза башласаң, үзенә бер китап килеп чыгачак Моның өчен җөмһүрият башкаласының һич югында яртысын -айкап чыгу»» таләп ителә. Әмирханнарны төп уку яисә эш урыннарын гына күздә тотканда да, Казан кремле. Фәннәр Академиясе, дәүләт университеты, педагогия, технология университетлары. Авыл хуҗалыгы академиясе, финанс-экономия институты. Татар иҗтимагый үзәге. Милли мәҗлес. Татарстан китап нәшрияты, матбугат йорты, медицина институты һәм училишесы. елга техникумы һәм башка шундый бик күп объектларны, мәктәпгимназияләрнс. фәнни-тикшеренү институтларын яки бюроларын, предприятиеләрне тасвирларга кирәк булачак Урамнар-йортлар турында инде әйткән дә юк Практик яктан бик матавыклы бу эшне мин бу юлга калдырып торам. ЙОМГАК улай итеп, без риваятьләрдә һәм рәсми вәсикаларда XVI йөзнен И н I урталарыннан башлап чаг ылыш тапкан мәшһүр Әмирханнар нәселе- • * нең кайбер гамәлләренә, яшәгән вә эшләгән урыннарына үлебезгә мәгълүм күләмдә күзәтү ясап чыктык Әлбәттә, әлеге токымда һәркайсына аерым кыйсса багышларлык затлы, атаклы шәхесләр бар. Фатыйх Әмирхан моның ачык мисалы. Безнең әлеге тыйнак кына хезмәтебезне язудан төп максатыбыз яшь буын Әмирханнарны үзләренең борынгы нәселе, җисми һәм рухи тамырлары, гасырлар дәвамында милләт, милли мәдәният, дин-иман. кешелеклелек, прогресс хакына кылган игелекле фигыльләре белән кыскача гына булса да таныштыру иде Бабалары тормышыннан вә язмышыннан моңарчы хәбәрсез диярлек гомер сөргән яшь-җилкенчәк, бәлки, әлеге юлларны укып, үзенә гыйбрәт алыр, атабабалары хакында күбрәк белергә теләр, үзенең буш. кысыр җирлектә дөньяга килмәвенә I орурлык хисләре кичерер Безнең күңелдә таг ын шундый өмет чаткысы да пыскый әле Бәлки. Әмирханнарның миннән сошы бер токымы яисә вәкиле, шушы кыйссаны укыганның соңында, изге бер тетрәнү кичерер, илһамланыр, нәселе алдында олуг җаваплылык тоеп, без башкарып өлгерә алмаган эшкә яңа сулыш өрер, нәсел тарихыбызның тагын да тирәнрәк катламнарын күтәрер, инде өйрәнелгәннәренсн дә биографик-гамәли офыкларын киңәйтер Сигез-тугыз ай эчендә, биниһая көч вә һиммәт сарыф итеп, ун табак диярлек күләмдә («Чистайлы Әмирханнар» да күздә тотыла) китап язуыбыз вакытыбызны кая куярга белмәгәнлек галәмәте түгел. Зиһен якты чакта һәм кулыбыз иҗади фасылда каләм йөртергә сәләтле вакытта татар халкының күренекле бер нәселе булган Әмирханнар хакында белгән мәгълүматларны теркәп калдыру, безнеңчә, бик мөһим Бу гамәл әлеге фамилиягә нисбәтле токым өчен генә түгел, бәлки алар дәрәҗәсендәге башка мәг ърур нәселләргә дә билгеле бер этәрг еч бирү максатында эшләнде Әгәр халкыбызның өметле каләм ияләре башка токымнарның да хәятмәгыйшәтен ки ran калыбына салып бәян итсә, без үз милләтебезнең башка кавемнәр хозурында вә даирәсендә бер дә ким-хур булмавына тагын бер каг инаныр идек Борышы бабаларыбыз тарихын тәфтиш кылу, нәсел тамырын бөтен гыйбрәтләре. казанышлары, гог алту-фажнга гәрс белән ачып салу яшь буынны милләт- пәрвәрлек рухында тәрбия кылуның иң үтемле һәм чагыштырмача ансат үтәлердәй ысулыдыр Бу мәг ънәви-рухи бурычны безг ә һичкайчан да истән чыг армыйсы ид