Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ӘДИПЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШУ 24 ноябрь тә Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Казан Кремлендә! е резиденциясендә бер төркем әдипләрне кабу I итте Гатарстаннын халык язучылары Ә Гникн. Г Ахунов. Язучылар берлеге рәисе Р Мөхәммәдиен, ятучы К Минлебаев әңгәмә барышында иҗат интеллигенциясен һәм дәүләт эшлеклеләрен генә түгел, ә бәлки халыкны да борчый торган байтак проблемаларны күтәрделәр Аерым алганда, латин графикасына күчү халыкның рухи мирасын яңарту һәм саклау, татар телен өйрәнү, китаплар чыгару һәм аларны тарату. махсус кибетләр ачу. каләм осталарының юбилейларын үткәрү мәсьәләләре турында эшлекле сөйләшү булды Татар әдәбияты классигы Г Исхакыйнын 120 еллыгын 1998 елда бөтенхалык бәйрәме итеп үткәрү турында килешенде Әңгәмәдә Президентның матбугат үзәге җитәкчесе — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ә Хәсәнов катнашты ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ — ӘЗӘРБАЙ ҖАНДА 5—8 ноябрь көннәрендә Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе—шагыйрь Р Миннуллин, ТР Мәгълүмат һәм матбугат министры И" Әхмәтжанов. ТР Мәгариф министры Ф Харисов составындагы делегация Әзәрбайҗан Республикасы башкаласында булды. Татарстан вәкилләре латин графикасына күчү һәм тел сәясәте мәсьәләләрен өйрәнделәр, әлеге республиканың Мәгълүмат һәм матбугат. Мәгариф министрлыкларында эшлекле очрашуларда катнаштылар. һәр ике жөмһүрият өчен мөһим булган килешүләргә кул куйдылар. БОРЫНГЫ БАБАЛАРЫБЫЗ ЭЗЕННӘН 27—29 ноябрь көннәрендә Премьер-министр Ф Мөхәммәтшин җитәкләгән Татарстан хөкүмәте делегациясе Беларусь Республикасында булып кайтты Ул анда татарларның Беларусь-Литва дәүләтендә. Бөек Литва кеназлегендә яши башлауларына 600 ел тулу вакьГйгасына багышланган олуг тантаналарда катнашты. Ф Мөхәммәтшин Беларусь Республикасы Президенты А Лукашенко. Премьер-министр С Линг әфәнделәр белән очрашып, һәр ике жөмһүрият өчен дә кирәкле һәм файдалы сөйләшүләр үткәрде. Г. НИГЬМӘТИГӘ БАГЫШЛАП Атаклы галимебез Галимҗан Нигьмәтинең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Казан дәүләт педагогика университетында, биредәге әдәбият кафедрасы инициативасы белән, гыйльми конференция үткәрелде. Конференция эшендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик М Хәсәнов. Татарстанның халык язучысы Ә Еники, педуниверситет ректоры, академик Р Юсупов, әдәбият кафедрасы мөдире— язучы Ф Галимуллин, галимнәрдән Ш Абилов. Ф Вәлиев (Омск) Г Нигъмәтинең кызы белән улы — Йолдыз һәм Энгель Нигьмәтуллиннар (икесе дә — әдәбият белгечләре) катнашты һәм чыгыш ясады ИМАМ ШАМИЛНЕ ИСКӘ АЛУ Мәркәзебез Казанның Г Тукай музеенда Кавказ халыкларының бәйсезлеге өчен фидакарьләрчә көрәшкән имам Шамилнең тууына 200 ел тулуга багышланган фәннипрактик конференция булды Аны Милли Мәҗлес рәис