Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӘРЬЯ ЙӨРӘГЕ

Дәрья тыннары Әлмисактан бирле Килә һаман ярга табынып Кыя-ярга мәңге кагалырлык Дулкыннарда нинди сабырлык?'. Әй. кыяга кага дулкыннар! Кагыла да кире чигенә Горур тора кыя. кымшанмый. Исе китмәгәндәй һичнигә Ник кымшансын. Йомшак урыннар Инде күптән юып алынган. Хәзер аңа куркыныч түгел Хәз га тугыз баллы давыллар Чал кыяга кага дулкыннар. Кагыла да кире чигенә. Кыя бит ул — дәрья йөрәге, Кагылуларга, йөрәк, түз генә... Дулкынланмый тормый дәрья, Иделемдә дулкын купкан. Ишелеп килә дә чигенә... Ярда ятып кала чүп-чар. Чүп-чар гына түгел, ярда Суы кала, көче кала. Үз дәрьясын пакьләндергән Дулкыннарның эзе кала. Дулкынланмый тормый дәрья. Дулкынлана Иделем дә. Каккан саен дулкыннарның Көче кими., күңелемдә. Истәлеккә диеп, һөркөн килеп, Ташлар жыям дәрья ярыннан. Ул ташларны дулкын-кулы белән. «Ал!»—дигәндәй, сибә алдыма. Чуерташлар төрле. Кайберләре Йөрәк кебек. Гаҗәп: таш йөрәк .. Каян килгән, кайсы төпкелләрдән? Инде ята ярда ялтырап. Әллә диңгез шулай кемнәрнеңдер Таш йөрәген аткан чыгарып? Таш бәгырьле була күрмәгез, дип, Әйтүеме әллә бу аның? Әллә озак еллар яр-кыяның Хисләренә җавап бирмәве Кимсеткән дә. аны илерткән дә.— Таш иткәнме дәрья йөрәген? Нидер булган, булган.. Тик сүнмәсә. Сүнми икән өмет-теләкләр Учка алган идем, әй пешерә! - Кайнар икән әле йөрәкләр.. Янган саен өмет янара... Мин сөйгәннәр мине сөймәделәр. Нинди язмыш, нинди хикмәттер: Җаным кебек күрдем бер матурны. Ә ул... күрмәгәнем күрсәтте . Көнләшүләр белән җаным кыйнап. Балалардан сонра аерды. Мәхәббәтнең күкләрендә очкан Канатымны минем каерды. Яратуы кыен, тик кыенрак Үзең яратылмау хәлләре. Моңа карап ләкин сакламадым Күңелемдә үчлек хәнҗәре. Мине сөйгән әнием, туган ягым. Сезне уйлап һаман юанам Сабырлык вә киң холкыгыз миңа Ваз кичәргә бирми дөньядан . Сезнең кебек мин дә Ташлап киткәннәргә Хәерле юл телән каламын. Кинә тотмыйм. Килгән чакларында Каш җимерми каршы аламын. Корыган агачларга сайрар кошлар Кунмаганын бсләм. шуңарга Мин Ходайга сыенам. Җанымны шул Иман нуры белән сугара Шулай булмаганда. Көгмә дә син Җәбраилдән вәхи кидереп Сөймәсәләр мине сөймәсеннәр. Өмет тамырымны өзмәсеннәр. Гашыйк булып узсын гомерем Яшьлегемдә күзем нурландырып. И Мәхәббәт. мина килгән идең. Икебезгә уртак булсын диеп. Бер матурга сине биргән идем Кичермәдең шуннан ниләр генә. Хассынмады сиңа кемнәр генә Бирешмәдең, кыю көрәштек син Шик. Ялганнар. Салкын сүзләр белән. Үги итте сине кырыс Тормыш, Син гакылсыз, син хыялый имеш! Яшәү өчен миңа булыштың гел. Үзеңә дә бик-бик кыен килеш. Йөрәгемә килеп сыендың да. Алга очтык икәү хыял-атта... Ә бер төндә кинәт юлыктык без Агулы ук тоткан Хыянәткә. Ул юлбасар җәясен нык тартты. Агулы угын сиңа төбәп атты. Аһ. капларга өлгералмый калдым — Күкрәгеңнән кайнар каның акты. Каһкаһәләп көлде Хыянәт һәм Юкка чыкты төннең карасында! Елый-елый яраң бәйләдем дә Салдым сине җаным парәсенә. Син терелдең янә. Нинди бәхет! Нурландырып моңсу күзләремне. Мәхәббәтем, сине моннан ары Ышанычсыз кулга бирмәм инде Авыл очына гына төшкән кебек күренә иде чите офыкның. Яшьлегемдә шуңа җитәргә, дип. Орынып карарга, дип кызыктым Бәхетем дә синең зәңгәр күзләреңә генә торган кебек иде сыенып. Шулай якын тоелганга микән, юл чыгарга җитте кыюлык. Ләкин барган саен офыкның да ерагая барды чикләре. Инде беләм: анда ирешү өчен адәм гомеренең җитмәвен. Алдансам да, бизеп-суынмадым. яратуым калды тормышка. Әле дә сихри зәңгәр күзләр нуры чакыра төсле ерак офыктан... Шул хыялый нурлар миңа — канат, Сират күперләрен узганда. Рәхмәт сиңа, чиксез зәңгәр офык. Рәхмәт, зәңгәр күзле кыз бала.. Хәрәмләштең. Тормыш, хәрәмләштең,— Бар мөлкәтем синең кулыңда. Миңа һаман вак-төякне биреп. Күбрәк алу булды уеңда. «Болар шиңмәс!..» — диеп, ясалмага Алыштырдың Күклемдәге күпме гөлемне. Аһ, ул гөлләр табигыйләр иде, Булмаса да озын гомерле. Мин Зөһрәмне эзләп барган чакта Очраттың да Маһи кызына, Тышаулаттың атым болыныңа, Көрәш кылычым калды кынында. «һәрбер бәндә каршылыклар иле. Чикне бозма, кертмә һәм үзең!..» — Атыңны да болай онытырсың, - Уйлар белән калсаң ялгызың. . Хәрәмләштең, Тормыш! Күрәсеңме, Ни бирдең дә, үзең ни алдың? «Иң мөһимен саклап калдың, бала, Кешеләргә булган ышанычың, Бабаңнардан калган иманың...» Көзгә кергәндә Эндәшмисең. Арадагы тынлык Озыная-ерагая кебек. Җылы якка оча. әнә кошлар. Шулар белән китә җәйге өмет. Син карыйсың миңа. Күзләреңдә Сызылып киткән киек казлар юлы. Син телисең бугай китеп барган Шул кошларны юлдан туктатуны Җылы җәйләребез узып бара. Алар миңа бик кадерле, иркәм Кошлар белән узган гомеркәйне Җибәрмәскә мөмкин булса икән! Җылы җәйләремне яраттың да. Яратырсың микән көзләремне"’ Эндәшмисең... Ә мин күрәм — шул ук Сорау тулы яшьле күзләреңне... Көзләр моңсу никтер, күзләр дымсу,— Син карыйсың миңа борчылып. «Көз шикелле хисең суынудан Түгелме, дип, синең моңсулык?» Көзләр җиткәч, мин сагындым әле Артта калган матур язларны. Язда калган яшьлек дусларымны. Сандугачлы алсу таңнарны Гомер җәйләремдә күз нурларым Түгеп үстерелгән уңышның Көткәнемчә булмавыннан микән. Кырларыма карап боектым. Уңыш җыю болай күңелле дә, Моңландыра гомер узуы. «Нинди булыр алда кышлар?..» — диеп. Уйга батып, уелып торуым. Көзләр моңсу шуңа. Күзләр дымсу... Тик борчылма, дустым, моңарга. Саксыз сүзең, хаксыз үпкә белән Кагыла күрмә ялгыш кылларга. Борчылма син, хисем суынудан Түгел минем көзге моңсулык. Көзге кырда яшел уҗым шыткан, Күңелемдә килә җыр туып... Гөнаһлылар өчен ахирәттә була, диләр, тәмуг газабы. Ә мин ул газапның ниндилеген бу дөньяда татып аңладым. Нинди генә гөнаһларым өчен салдың икән мондый ялкынга? Гыйшык утларында януларым аз тоелды микәнни сиңа? Янам-янам, гаҗәп: үлмим үзем, янган йөрәк кабат яңара, кабат яна... Сиңа булган яратуым гына янган саен һаман азая. Яратуым кими барган саен, кими сыман көче ялкыннын Ялкын кимегән саен, йөрәгемә иңә сыман гүрләр салкыны. Сөюемне яшерәм тирәнгәрәк,— мин янарга инде өйрәндем' Ялкыныңа күнеккән дә идем, салкыныңа ничек түзәрмен?! Янып бетмә, гыйшкым! Ризамын мин тәмугында мәңге янарга. Ни дисәң дә, мин бит яшим әле,— янган саен Өмет яңара... Бер җылы сүз кешегә җитә, диләр. Җылы сүз ул кешегә күп кирәк Бер йотым су кешегә житә. диләр.- Кешегә чишмә, елга, күл кирәк Бер аршын жир кешегә житә, диләр. Юк, кешегә бөтен Җир кирәк Күпсенмәгез, Аңа — башкаларга Дәрья ясау өчен күл кирәк. Кешелеккә Галәм яулау өчен Кешегә бит бөтен Җир кирәк Шул эшләрне башкарганда, кешегә Җылы сүз бер түгел. Гел кирәк