Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Хөсни Кәримнен тууына 110 ел

(1887 - 1965) XX гасыр башында татар әдәбиятына аяк баскан татар язучылары иҗатына бәяләмә биргәндә, талантына, аның нинди урын тотуына да карамастан, бик тә тирән мәгънәгә ия булган гыйбарә кулланырга яраталар Тукай чоры әдипләре! Монда бернинди дә тарихи дөреслеккә хыйлафлык кылу юк Чөнки һәрбер зур әдәбиятта, рәсмиләштерелмәсә дә, «күңелдән» кабул ителгән кануннар буенча, теге яки бу язучының тормыш юлын, иҗатын билгеле бер чор кысаларына кертеп өйрәнү гадәткә кергән, ә чорның асыл нисбәтен, үсеш-хәрәкәтен Казык йолдыз булып калыккан шәхесләр билгели. Татарның гасыр башы милли аң үсешендәге андый шәхес—Тукай! Шуңа күрә дә гасыр туып килгәндә иҗат итә башлаган әдипләрне без Тукай исеме белән бәйләп карыйбыз Бу нисбәттән Хөсни Кәримгә дә күпмедер күләмдә «Тукай җиле» кагылып үтми калмагандыр Язучы, мәдәният хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклссе Хөсни Кәрим (Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов) 1887 елның 15 декабрендә Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы) Тайморза авылында туа. Ул 1907 елда, атаклы «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук. каләм тибрәтә башлый 1910 елда исә «Атна кич, яки Шәриф хәлфә» исемле ике пәрдәлек драма әсәре басылып чыга Шушы чордан башлап ул әдәби эшчәнлеккә чума татар телендә чыга торган төрле газета-журналларда күп санлы хикәяләре, шигырьләре, очерклары, публицистик мәкаләләре урын ала Аның «Идел» газетасында «Ике дус», «Тормыш тырнагы астында». «Айлы кичтә», «Ачлар шатлыгы» дигән хикәяләре, фельетоннары басыла. Г. Тукайның «Җан азыклары»на, Г Ибраһимовның «Яшь йөрәкләрс»нә карага язылган «Матбугат дөньясыннан» дигән мәкаләсе дә шул чорда чыга 1913 елда «Аң» журналының 17, 18 саннарында чыккан «Әдәбиятта үзгәрешләр көтелә» (милли әдәбиятыбызга бер караш) дигән күләмле мәкаләсе дә җәмәгатьчелек тарафын нан бик җылы кабул ителә. Хөсни Кәримнең «Җан исәбен алганда» (1927). «Ертылган приказ» кебек повестьлары, «Ике дус», «Ак песи» кебек хикәяләре татар әдәбияты тарихында әле дә үзләренең эстетик кыйммәтләрен югалтмаганнар Хөсни Кәрим шактый танылган җәмәгать эшлеклесе дә иде Ул, 1911 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, гимназия программасы буенча урыс теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның җәенә Әстерхан шәһәренең урыс-татар мәктәбендә балалар укыта Ә шул ук елны уку елын төгәлләп, сәяси рухтагы фельетоннары өчен полиция эзәрлекли башлагач, Хөсни Кәрим Уфа ягына китәргә карар кыла Ул Бөре өязенең Бакыйбаш дигән авылында урыс- татар мәктәбенең мөдире һәм укытучысы булып эшли башлый Аның анда да халык арасында мәктәптән тыш эш белән актив шөгыльләнүенә губерна земствосының алдынгы карашлы хезмәткәрләре дә игътибар итәләр һәм 1915 елны шул ук Бөре өязендәге Богдан авылы китапханәсенә мөдир итеп күчерәләр. Бу китапханә биш волостька караган 56 авыл халкының аң-белемен күтәрү максатыннан чыгып оештырылган була. 1924 елда ул язмышын Казан шәһәре белән бәйли. 1926—1936 елларда Татарстанның Главлит җитәкчесе. Татарстан радиокомитетының әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе мөдире 1936 елда, очраклы рәвештә каты имгәнү сәбәпле, ул әдәби һәм җәмәгать эшчәнлегеннән читләшергә мәҗбүр була. Шуңа да карамастан. Хөсни Кәрим 1912 1914 елларда язылган һәм басылган хикәяләрен яңадан эшләп чыга. 1958 елда аның «Ерт ылган приказ» исемле хикәяләр китабы басылып чыга Хөсни Кәрим 1965 елның 25 декабрендә вафат була Сөхаб Урайскийнын тууына 90 ел _ ырыгынчы, илленче елларда үзенен шигырьләре, бигрәк тә жырлары белән шактый билгеле булган шагыйрь Сәхаб Урайский (чын исем- аты Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) Самара өлкәсе Мәлә- кәс өязе, мәшһүр Кандалыебызнын шигырьләренә кергән Татар Урайкино (Иске Кызылсу) авылыннан Яшьли ятим калып, фәкыйрьлектә үскән егет соңрак Самара татарбашкорт педагогия техникумында укый, партия мәктәбендә укыта. «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр була. Аннары Мәскәүдә Язучылар берлеге һәм Комсомол Үзәк комитеты оештырган курсларда да белемен арттыргач, ниһаять. 1938 елда Казанга килә; яшьләр газетасында эшли, шуннан сугышка китеп. 1946 елда гына кабат мәркәзебезгә кайта. Тагын яшьләр газетасында (бүгенге «Татарстан яшьләре»ндә) эшләү, китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясендә мөхәррирлек итү. Шигырьдә ул егерменче еллар азагында күренә башлый, беренче китаплары («Көтүче кызы». «Таныш елмаю») Самарада басыла; аннары Казанда «Шигырьләр» (1941). «Якты еллар» (1950) кебек һәм күләмле «Сайланма шигырьләр» (1956) китаплары дөнья күрә Чорына күрә шактый актуаль темаларга язган поэмалары да бар Әмма иҗатының калку бер түбәсе җыр жанры Мәсәлән. «Син кайтмадың» кебек жырны (М Мозаффаров көе) сугыштан сон кем генә җырламады икән9 Р Яхин музыка язган «Син кал бездә». «Онытма» кебек җырлар да. халык көенә җырлана торган «Шомыртым» да — шактый популярлык казанган әсәрләрдән. Балалар өчен жырлары да бар. Шулай ук С. Урайский—публицистика, тәрҗемә өлкәсендә дә эшләгән әдипләрдән. Вафаты 1957 елның 15 февралендә. Урыны — җәннәттәдер дип беләбез: шагыйрьләр — шиксез, изге заттан алар! Сәет Шәкүровның тууына 80 ел лек-электән шулай килә: драматург әдипләрнең күпчелеге иҗат юлын актер булудан башлыйлар. Хикмәт шундадыр сәхнә әсәре язу өчен сәхнә кануннарын яхшы белү зарур Сәет Шакуров та (ул 1917 елның 14 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган) заманында Казан театр техникумын тәмамлап, төрле театр сәхнәләрендә актер булып эшли. Ул Ватан сугышыннан кайткач та актерлык хезмәтен дәвам иттерә. 1946--56 елларда Мамадыш. Әлмәт. Минзәлә колхоз-совхоз театрларының һәм Респуб лика күчмә театрында (хәзерге Казан драма һәм комедия театры) эшли. 1956— 1959 елларда исә Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә төрле рольләрдә уйный Аннары Казанның культура сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итү. ун ел буе Академия театрының баш администраторы. 1975 елдан алып 1979 елгача Республика күчмә театрының директоры булып эшләү.. Сәет Шәкүров үзенең иҗат юлын 1938 елда «Орденлы Касыйм» исемле пьеса һәм хикәяләр язудан башлый Аның күләмле икенче әсәре «Тормыш бусагасында» драмасы Гаиләдә бала тәрбияләүгә багышланган бу әсәр 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Алтмышынчы еллардан соң. Сәет Шәкүров иҗатта аеруча актив һәм нәтиҗәле эшли. Минзәлә. Оренбург татар профессиональ театр сәхнәләрендә аның шигырь белән язылган «Зөһрә йолдыз» исемле фаҗигале тамашасы. «Уракчы кыз». «Мәхәббәт газабы». «Сары елан». «Кыз бирү». «Карт гашыйк» драмалары, татар дәүләт академия театрында «Туган туфрак». «Тол хатыннар, тол кызлар» дигән драмалары куела. Бу пьесаларны республикабыз халык театрлары һә.м үзешчән театрлар да үз репертуарларына алалар Әтнә халык театры, мәсәлән. 1967 елда «Уракчы кыз» спектакле белән Бөтенсоюз смотрында катнашып, беренче дәрәҗә диплом һәм лауреат исемен алуга ирешә Драматург Сәет Шәкүров татар театр сәнгатендә һәм драматургиясендә лаеклы өлеш кертеп калдырды, аның иҗаты әле дә милләтебезгә хезмәт итә