ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ
Күз тимәсен, безнең татар әдәбияты талантларга бай бит ул' Кол Гали. Сәеф Сарай. Кандалый Дәрдмәнд. Тукай. Гаяз Исхакый. Мәхмүт Галә} исемнәрен телгә алсак кына да каршыбызда никадәрле рухи дөнья ачылып китә, фикер һәм фәлсәфә дарь.чсы. халкың өчен күңел сызланулары тетрәнүләр, ачышлар, әйтер сүзләреңнең тыпырдап торуы.. Шагыйрь ме ул. әллә прозаикмы — әдипләр һәрчак менә шушы кайнар дулкында яшәгән Аларның бор чулы гаме, күңел язмышы бу. Бәхете һәм бәхетсез- леге. Вакытны сайлап алып булмый, вакыт безне үзе сайлый. Әхсән Баянов — сугыш еллары фа җигасен р җилкәсендә татып үскән буын вәкилләренең берсе Алар яшүсмер чакта ук үзләрен олыларча тотарга, олыларча фикер йөртергә өйрәнгәннәр Шулай булмый ни әтиләрең, абыйларың фронтта — ут эченда булсын да. ничек инде алак-шалак йөрергә мөмкин? Бу буынга е тар үзенең мөһерен суккан, аларны ирексездән диярлек уйлы-гамьле итеп тәрбияләгән. Менә шуңа күрәдер дә. Әхсән Баянов. Илдар Юзиев. Шәүкәт Галиев һәм башка шундыйлар и.җатында олы фикерләр, масштаблы уйлар өстенлек итә Һәр әсәрнең артында (ә бәлки алдындадыр әле'..) автор шәхесе ярылып ята Авторы нинди булса, әсәре дә шундый. Бу хакыйкать бик күпләребезнең иҗади язмышына туры киләдер. Әхсән Баяновның шигъриятен яисә прозасын укый башладыммы. мин аның тонык-йомшак тавышын, җемелдәвек күз карашын,борчулы тынгысыз .җанын төсмерли башлыйм. Язучылар арасында ул ничектер берәүгә дә охшамаган. Аның белән ачы лып китеп сөйләшеп тә була, ләкин шул ук вакытта ниндидер яшерен -дистанцияяне дә саклый белә ул. Саксызрак сүз ычкындырсаң, бик тиз үпкәләргә мөмкин Ләкин барыннан да бигрәк дөньяга ниндидер аерым бер үпкәсе бар сыман аның. Еллар, кешеләр. Сталин режимының кырыслыгы шулай рәнҗеткәнме аны ' Ни генә булмасын, һәрхәлдә, язучы кешегә бу тормышның барлык төсмерләрен белеп-чамалап-тоемлап тору хәерлерәк... Әгәр биографиясе бүтәнчәрәк булса, мөгаен, аның әсәрләре дә бүтәнчәрәк килеп чыккан булыр иде. Чү. язучыны мин сагышлы төсләрдә генә тасвирларга тырышам түгелме соң” Бүтәнчәрәк төсләргә дә игътибарны юнәлтик әле Үҗәт һәм туры сүзле Романтик Гаделлек яратучан. Гуманист. Дөньяга фәлсәфи призма аша текәлеп, ачышлар ясарга ярата Мәхәббәткә табына Менә шушы сыйфатлары иҗатына һәм геройларына да саркып керә, үзенчәлекле чагылыш таба Әхсән Баянов минем өчен кызыклы, эшчән, эзләнүчән. яңа сүз әйтә белгән язучы. Гаҗәп бит ул әллә ничаклы поэмалар («Сез аңларсыз мине» -Һәйкәл» драматик әсәрләр («Күзләре нинди иде» һ. б.). повесть һәм романнар иҗат итүенә карамастан нишләптер аны танырга ашыкмадылар Моңа үзенең дә әлләни исе китми иде булса кирәк Бар белгәне язу. яңа әсәрләр иҗат итү һәч шуларны бастыру мәшәкатьләре. Табигате белән тыйнак кеше, имидж ясыйм дип көчен-вакытын юкка-барга исраф итмәде шикелле. Студент чаклар иде Барыбыз да ябырылып Әхсән Баяновның -Яшьлегемне эзлим» повестен укыйбыз. Мин татар дөньясында Әхсән Баянов дигән язучыны нәкъ менә шушы әсәр аша ныграк белдем. Тормышчанлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, романтикага манчылган кайнар хисле фәлсәфә Әсәр менә шушы яклары, шушы сыйфатлары белән күңелдә калган. Туктале. хәзерге акылым белән үлчәп карый.мчы. тәэсирләр искермәде микән, дип «Яшьлегемне эзлим» повестен яңадан укып чыктым Тәэсирләрем үзгәрмәде. С үпми, сүрелми торган кайнарлык, яшьлек хисләре белән кабат очрашты и. Әнис дигән егетнең Фәһимә һәм Лена дигән татар кызларының тормышы уй-кичереш- ләре якын миңа Мин алардан әхлак дәрес /әренә. күңел матур /ыгына өйрәнәм Әсәр уңаеннан күренекле каләм остасы Әмирхан ага Еники болай дип язган иде «Яшьлегемне эзлим» повестен, төрле сүзләр кузгатуына карамастан, мин моңарчы әле күренмәгән чын. яңа бер әсәр дип кабул иткән идем ' Күпләр аны шулай кабул иттеләр дә). Әхсәннең әдәбиятка килгән яңа бер талант булып таны /у ы шуңар- дан башланды да инде» Хак сүзләр Күренекле тәнкыйтьче Фәрваз Миңну ллин заманында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» дигән әсәренә «яшьлекне сагыну» дигәнрәк бәя биргән иде Әхсән Баянов та яшьлеген сагына, сагынып кына калмыйча УЛ аны еллар томаны аша донья бетереп эзли, шул хакта чаң кага, хатирәләр урманын актара' Әйе. яшьлекне сагына белергә дә кирәк шул Бу — үткәннәрнең кадерен белү, дөньяны һәм үз-үзеңне яңабаштан аңларга тырышу хисе Күңе / тәҗрибәсен уртаклашасы килү Инде дә. ахыр килеп, кешеләргә әйтер сүзең бар дигән суз һәркем яшьлеген сагынсын, эзләсен — яшәүнең үзенчәлекле бер сере, тылсымы шунда булса кирәк Гамьле сагыну бит ул. монда инде буш һәм я /тыравык t үзләр, арзан хисләр белән генә алдыра алмыйсың Яшьтәшләрең, ватандашларың каршында җаваплылык хисе Алдашмау, дөреслекнең күзенә туры карап сөйләш) хата ларыңны да тану. Менә шуңа күрә дә. язмамның башында ук. «яшьлекне сагыну егет ICK билгесе» дип кычкырып әйтәсем килде минем «Яшьлегемне эзлим» повестеның теле-стиле, сурәтләү чаралары сокландырган иде мине. Юбиляр үпкәләмәсен юкса «Ут һәм су». «Таш китап» кебек романнарында исә мин әлеге сыгылмалы, җете бизәкле, тыгыз-саллы стиль үрнәкләрен очрата алмаган идем. Әхсән Баянов проза өлкәсенә шигырьдән килде Ул инде үзен шагыйрь буларак раслап өлгергән иде Шагыйрь кеше ни өчен прозага тартыла1 «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән чакта шундыйрак сорау биргәч, ул миңа болай дип җавап биргән иде Поэзиядән прозага кереп китүем сәер генә килеп чыкты Мәхәббәт материалында күләмле әсәр язу теләге /пуган иде Яза баш /агач. аның поэмага гына сыеп бетмәве ачыкланды. Озын поэманың дәрәҗәсе юк Кичерешләрне прозага тапшырып карарга булдым «Яшьлегемне эзлим» повесте әнә шулай дөньяга килде Калган повестьларымны аңлы рәвештә яза башладым. Проза шигырьгә зыян китерә китерүен, чөнки ул күп кенә фикерләрне хисләрне детальләрне, шрик запасны үзенә «йота». Ләкин борчылмыйм, чөнки шел ук уйлар әйтелә. күңел бушанып кала. Шигъри басмалардан Әхсән Баяновның «Елларга сәяхәт» исемле китабы ныграк истә калган. Күрегезче. бу китабының исемендә дә елларны ягыш яшьлекне ээләүсагыну төсмер /әре яры /ып ята түгелме'' Шагыйрьнең иҗатын, үсешен, характерын билге /әүче китап Ул олпат шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең кереш < үзе белән ачы /а Шагыйрь турында шагыйрь сөйли, монысы да кызыклы Кеше җирдә уз эзен калдыру өчен дөньяга ки /ә Кырыгынчы-и /ленче е / шр БУ буынның характеры ничек1 Нинди уй-гамь. борчу шр. идеаллар, теләк-омтылыш белән яши алар'' Тоткан кыйб /алары нәрсә ' «Елларга сәяхәт» китабында әнә шундый күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин Шунысы яхшы. Ә Баянов уз исеменнән генә түгел, уз буыны исеменнән сөйли Бу инде әйткән сүзләренең иҗти магый-соңиа ль яңгырашын югарырак күтәр,/ Шигырьләрнең күбесе мәхәббәт /нурында Гашыйклардан һәркем әйтергә тиешле су /не шагыйрь үзенчә әйтеп өлгергән: Бу дөньяда могҗиза юк. диләр с) синең соң, синең күзләр1 .. Истә калган тагын бер шигырь хакында әйтеп китми мөмкин түге/. Төн Тайга У чак яна Кыз егетнең беләгеннән «Бәхет юк дөньяда» дигән суз /әрне укый .( ин чын /апмы ШУ /ай уй /ыйсыңмы'» Егет җавап бирми, кинәт кенә утлы кисәү >е /ән беләгендәге сүзләргә баса Менә сиңа җавап' Көтелмәгәнчә Әгәр /пайга ертасында шәһәр тикле шәһәр салучы шушы егет телдән җавап биргән бу tea. шл /иһидыр, ышанмас та идек' 1958 нче елларда ук язылган «Диңгез шавы» исемле поэмасы белән исә автор үзенең драматик киеренкелеккә корылган әсәрләр язарга сәләтле икәнлегенә «заявка» ясый. Шагыйрьнең гражданлык хисләре һәр әсәрендә диярлек алгы сызыкка ургып чыга. Равил Фәйзуллинның Мәскәүдә рус телендә чыккан «Саз» җыентыгына ер башында тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин болай дигән иде: «Гражданлык хисе— дөньяда барган барлык хәлләргә, уз халкың һәм барлык кешелек язмышына югары сизгерлек күрсәтү». Математик төгәллек белән әйтелгән бу фикер чын гражданлык хисен купшы сүзләргә төренгән ясалма хисләрдән аера белү җәһәтеннән игътибарга лаек. Әйе. бу дөньяда шагыйрьләрне дөрләтеп, аны тынгысыз фидаи җан итеп яшәткән ике нәрсә бар. болар—мәхәббәт һәм нәфрәт. Капма-каршы полюстагы шушы төшенчәләр, ахыр чиктә, кешелеклелек һәм гражданлык хисе дәрәҗәсенә күтәрелә. Кыска гына сүз башында Әхсән Баянов иҗатына тәфсилле анализ ясау мөмкин түгел. Шулай да аның җәмәгать эшчәнлеге хакында берничә суз әйт} кирәктер. Ә. Баянов моннан егерме еллар элек «Татарстан яшьләре» газетасы каршында эшләп килгән «Яшьлек» әдәби түгәрәген җитәкләде. Шунда бергәләп кайнашкан яшьләр арасыннан Харрас Әюп. Мөдәррис Вә лиев. Рашат Низами. Рафис Гыйззәтуллин һәм тагын куп кенә каләм ияләре әдәбият мәйданына килделәр. 1974 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. 1989 елдан башлап Татарстан әдипләренең әдәби фонд идарәсе рәисе Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен 1977 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ул— Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Каләмдәшебезне юбилее белән котлап, журнал укучыларына язучының яңа әсәрен тәкъдим итәбез.