ЯКТЫ ЭЗЕ КАЛДЫ
Мин аның турында күптәннән язарга тиеш идем инде. Дөнья мәшәкатьләРе белән матавыкланып, ничектер кул җитмәгән. Менә форсат туды — башкача дәшми калырга мөмкин түгел. Ул минем эч серләрен яшерми сөйләрлек ихлас һәм турылыклы дустым иде. Андый дуслар кеше гомерендә бармак белән генә санарлык була. Менә хәзер дә уйланып утырам — нинди уртаклык шулай якын итте икән безне? Әйе, ничәмә- ничә еллар бер үк эш бүлмәсендә янәшә утырылган — анысы кем белән булмый. Күп мәртәбәләр мәҗлестәшләр булганбыз, бергә-бергә ярлар сөйгәнбез — анысы да гайре табигый хәл түгел. Ләкин... Мин дустымны югалтуның бөтен авырлыгын аның җәсәдсн гүргә иңдергән мизгелдә (мин — күмү комиссиясе рәисе идем) аеруча бер ачыклык белән тойдым. Бу—минем өчен генә, аның хезмәттәшләре өчен генә түгел, милли шигъриятебез һәм гомумән татар халкы өчен дә зур югалту иде. Бүгенге көнгәчә яшәсә, демократия җилләренең сихәтле сулышын тоя алган булса, нинди генә гүзәл шигырьләр иҗат итмәс иде ул. Аның иҗаты бөреләнеп ачыла, перспектив мөмкинлекләре бер эзгә төшә башлаган, карашы-иманы аныкланган бер вакытта замананың яман шеш дигән иң явыз авыруы аны безнең арабыздан алып китте. Ә аңа әле 50 яшь тә тулмаган иде югыйсә. Ул зур сәләткә ия, потенциаль мөмкинлекләре әле ачыла гына башлаган зур шагыйрь иде. Ул шигъриятебез аксакалы Хәсән Туфанның һәрвакыт күз уңында булды. Аның «Тәлгәш» дигән беренче китабы чыгуга Татарстанның халык язучысы Фатих Хөсни шатланып зур мәкалә язып чыкты. Аның иҗатын тәкъдир иткән Равил Фәйзуллин инде Зиннур үлгәннән соң калган мирасын туплап, шигырьләрен бортекләп-берәмтскләп, һәрвакыттагыча саллы сүзен әйтеп китап итеп бастырды Башка иҗатташлары да аны онытмады—җылы сүз әйтергә форсат тапты. Мондый игътибар, мондый бәхет кайбер кешегә исән чагында да тәтеми. Димәк, шагыйрь каләмдәшләренең олы бәясенә лаек булган, димәк, аларның Зиннурны әдәбиятыбыз өчен югалтасылары килмәгән. Хәтерлим әле, бер заман сөйләшеп утырганда, өлкән каләмдәшебез Мәгъсум Хуҗин. «Егетләр, азганнарыгызны игътибар белән укып барам. Икегез өчен дә шатланып укып барам. Әхмәт, син ачуланма, шулай да Зиннур синнән талантлырак бит» дигән иде. Мин бу шәрран ярып әйткән сүзләргә, юк, үпкәләмәдем, юк, рәнҗемәдем. Шулайдыр, шулай булгандыр. «Беренче карлыгачлар» җыентыгының 1969 елгы чыгарылышы минем шигырьләрдән башланып китсә дә, Зшшурныкылар аннан соң - икенче генә урынга куелган булса да, бәхәсләшеп тормадым. Шигърияттә хәрәкәт — ат чабышы төсле бит ул. Әле берең алга чыга, әле икенчең... Әнә шул күмәк җыентыкта да ундүрт яшь шагыйрьнең шигырьләре тупланган. Шулармын уникесе соңрак язучылар берлегенә кабул ителгән. Исемнәрнең дә нинднләре әле. Мөдәррис Әгъләмов, Айдар Хәлим, Харрас Әюп, Флера Гыйззәтудлина, Кадыйр Сибгатуллин. һәркайсы шәхес, һәркайсы шигърият мөнбәрендә үз урынын тапкан. Яшь диапазоны уналты ел тәшкил итә. Иртәме-соңмы — үз сукмакларын тапканнар бит әле югалып калмаганнар. Зиннур бәлки шигърияткә соңарыбрак та килгәндер (ул Наҗар Нәҗминең «Барысы да миңа соңлап килде» дигән юлларын кабатларга ярата, үзенең дә шул хакта шигыре бар иде) әдәбиятта андый хәлләр булгалый. Сәбәпләре дә бик җитди аның Без дөньядан нртә киткәннәрнең Җиргә бүләк иткән буыны Дөнья никтер сугыш, үлем белән Каршылады безнең тууны. — дигән иде Зиннур Насыйбуллин үзенең бер шигырендә. Аны шәрехли башласаң, гади сүзләр артына яшеренгән асыл мәгънәләрне эзли башласаң, гаҗәеп хәл — баштан кичкәннәрне, тормышта татыган ачы җимешләрне, шыксыз тормыш чынбарлыгын пәрдә генә каплап тора икән ләбаса! Башкортстаниын хәзерге Нуриман районындагы Кече Тснкәш авылында җиденче классны бетерүгә Зиннур баш-аягы белән колхоз эшенә чума. Тормыш авыр Әти-әни картаеп бара. Әзмәвердәй егет ничек инде шигырьгә генә табынып тик ятсын! Печән чабарга, салам эскертләргә, каралты-кураларны төзекләндерергә, кемнәргәдер йортлар салышырга кирәк. Ни әйтсән дә крестьян каны кулы эшкә ятышып тора. «Көрәк-сәнәк, балта-пычкы, гайка ачкычы кебек эш коралларын каләмгә алыштырганчы шактый вакыт үтте»,—дип язды ул соңыннан. Ә аннан... армия хезмәте. Хезмәтнең дә әле ниндие! Салкын Охот диңгезенең яр буйлары. Тиз йөрешле катер еш кына мина киртәләре куя. Зиннур иптәшләре белән миналарның кайсыдыр төшенә шакмаклы шикәр кыстыра да суга ташлый бара. Шикәр эреп бетүгә, шартлау яңгырый. Кайчакта 400—500 метр үткәч, ә кайчагында янәшәдә генә диярлек. Үлем уены дими ни дисең! Мин дустымның чал кергән чәчләренә игътибар итә идем. Күрәсең, бу шул авыр һәм куркыныч хәрби хезмәт елларының нәтиҗәсе булгандыр. Шигъриятенә дә шул кырыс чынбарлык эз салгандыр. Зиннурнын нибары ике китабы бар. «Тәлгәш» дип исемләнгәне 1973 елда дөнья күргән иде. Шигъри мохиттан бер вакытта аерылмаса да, даими язып торса да, ул аларны нәшриятка илтергә, үзенә лаеклы мөнбәрне дауларга ашыкмады. Илһам килгән мизгелләрдә дөньясын онытып яза, язганын каядыр өстәл тартмасына салып куя һәм... шуның белән вәссәлам Күрәсең, аңа иҗат процессы үзе кадерлерәк булган. Менә бнт ул әйтәсе килгәнен әйтте, эчен-күңелен бушатты, ниндидер канәгатьләнү хисе кичерде. Ә калганы ул кадәр әһәмиятле дә түгел. Бу яктан ул шигърияткә фанатикларча бирелгән бөек Туфаныбызны хәтерләтә иде. Ә чынлап баксаң— Зиннурның ул язганында шигъри энҗеләр сибелгән. — Тып-тып!—тамган тамчыларны Күлдәвек җыйный тора, Боз сөңгедә бер яшь Тамчы Тамарга кыймый тора. («Кояш һәм тамчы») Зиннур Насыйбуллинның «Гамьнәр илендә» дигән китабы, беренчесеннән соң 14 ел үткәч чыкты. Ул аның илле яшенә исәпләнгән иде. Кызганыч, бу мәҗмугасын ул кулына тотып карый алмады. Мин тетрәнеп, хатирәләргә бирелә-бирелә әнә шул китапны актарып утырам. Аннотациясендә бик хаклы әйтелгәнчә, «шигырьләре ныклы нманы булган җитлеккән ир сүзе. Укучылар китаптан гражданлык рухы белән сугарылган әсәрләрне дә, мәхәббәт шигырьләрен дә, фәлсәфи дүртьюллыкларны да, сурәтле-кар- тиналы шигъри парчаларны да таба алырлар» Шагыйрьнең бөтен язмышы — аның шигырьләрендә. Ул тормышның һәр мизгеленнән шигърият таба белә, фәлсәфи уйларга чумып, җирдә барган вакыйгаларның асыл мәгънәсенә төшенергә омтыла. Аның гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел, алар беркемне дә битараф калдырмый. Ә кемдер бәлки: «Тагын шул гражданлык, тагын шул тема актуальлеге мәсьәләсе...» дип каш җыерыр. Ни хәл итмәк кирәк, һәр шагыйрь — үз заманының баласы. Аны шул җирлектән, шул мохиттан аерып карап булмый. Әнә «Гамьнәр илендә»не дә Октябрь революциясенә, Ленинга багышланган шигырь башлап җибәргән. Бүгенге монафыйклар өчен дөньяда изгелек тә, идеал да юк—тарих тәхетеннән төшерелгән юлбашчыларны тетепме тетәләр. Андый чакта мин бер «гөнаһлы» уй уйлап куям — заманалар яңадан үзгәреп, бөтенесе кирегә әйләнсә, ни әйтерләр иде икән бу «акыллы башлар»? һәр заманның үз хакыйкате. Тарихны төзәтеп тә, яңабаштан язып та булмый. Зшшур яшәгән заманның идеаллары башкача иде, үзгә иде. Әгәр Зшшур «Интернационал» җыры, Баку комиссарлары, Матросовлар, Совет Армиясе темаларына мөрәҗәгать иткән икән, моның өчен аны гаепләп буламы?! Иң мөһиме, ул теге яки бу теманы ничек хәл иткән — шул турыда сөйләшсәк, кулайрак булыр. Ахыр чиктә бөтенесе вакыт бизмәне белән үлчәнер. 3 Насыйбуллинның «Тәлгәш» мәҗмугасын «Безнең буын» дигән шигырь башлап җибәргән иде. Ул үзенең эчкерсезлеге, самимилеге, динамикасы белән безнең хисләрне уратып алып ахыргача тотып торган, бер шигырьдән икенчесенә алып барган, шагыйрьнең рухи дөньясы, идеаллары, кичерешләре белән таныштырган иде. Зиннурның башлангыч шигырьләрендә тынычлык һәм сугыш темасы өстенлек итә. Алда әйткәннәремнән моның асыл сәбәпләре аңлашылса кирәк Ләкин яки Уйлыйм Болгар гурында. Уйлыйм Тукай турында... Әле булса җылынабыз Сүнгән кояш турында... бу ниндидер модага иярү, йә булмаса, пацифизм түгел. Ул, чынбарлыктан читләшеп, абстракцияләргә бирелми, ә дөньяиы бөтен тулылыгы, гармониясе һәм каршылыгы белән бергә күзаллый. Тетрәндергеч драматизм белән өртелгән «Кара шәле килә сөйрәлеп» яки «Исем турында баллада» кебек шигырьләргә якты хисле, оптимистик рухлы «һәйкәл янында», «Матросовлар бездә үсәләр», «Яшьтәшләрем китә армиягә» характерындагылар ялганып китәләр. Тирен кушып корыч коя кеше Ясар өчен сабан, уенчык... Корыч коя кеше, Корыч калкан Кисен өчен җирдә тынычлык,— ди ул бер шигырендә. 3. Насыйбуллин, гомумән, ачык интонацияләр белән эш итәргә яратты, сүз уйнату күнегүләре белән мавыкмады. Бу очракта минем карашымча, аныц иҗатына Башкортстаннын атаклы шагыйрьләре М. Кәрим, Н. Нәҗми, Ә. Атнабасв йогынтысы нык сизелә. Чөнки Зиннур беренче шигъри сабакларны шул җирлектә алган иде. Хис һәм фикер гармониясе аның иҗатының нигезен тәшкил итә. Шагыйрьнең әйтергә теләгәне ихлас күңелдән, сурәтләү чаралары яңача, аның үзенчә —аңа ышанмаска мөмкин түгел. Шагыйрь көчле ихтыярлы, якты идеаллы кешеләрне олылый. Кеше күңеленең сафлыгы, һәртөрле ваклыклардан өстен булуы, иҗтимагый интересларның шәхси мәнфәгатьләрдән югарылыгы турында уйлана ул һәм үзенең намус хөкемен чыгара. «Кара аккош», «Гомере дә аның, хисләре дә...», «Берәү сөйли», «Ирләргә — җир, җиргә ир кирәк», «Канәгать», «Күрә бел», «Тик яктылык булган җирдә генә», «Җыерчыклар» шигырьләрендә чорыбызның изге хакыйкате чагылыш тапкан. Шагыйрьнең тема диапазоны шактый киң һәм һәр теманы хәл итәр өчен ул тәңгәл килердәй, шигырьнең гомуми настроениссе белән ярашырдай сурәтләү чаралары эзләде. Аның «җилләре, пәрәвездәй, ботакларга эленеп калган», «нерв җепләренә заман җир шарын тоташтырган», «гөлләрнең атомнары бары хуш искә таркала». Шигырь әлифбасын ныклан үзләштергән шагыйрьнең авазы ел- дан-сл көчәя, кыюлана барды. Ул четерекле, авыр темаларны читләтеп үтмәде, киресенчә, аларны иҗтимагый яңгыраш алырдай итеп, башкаларны уйландырырдай итеп күтәрде. Вакыт-вакыт аның тавышында металл чыңлый, шигырь юлларыннан кырыс, публицистик рух бөркелә. Икенче карасаң, ул —нечкә лирик күңел кылларын чиртә-чиртә моңлы җыр суза. «Буранлы туй», «Күңелдәге гөлләр», «Нигә кайтмый», «Сафлыкны яклап» кебек шигырьләр эчкерсез һәм самими хисләре белән дулкынландыра. Зиннурның язганнары күп түгел. Санап карасаң, 6- 7 табактан артмыйдыр Хәер, юллар санындамыни хикмәт! Ул аларны төн йокыларын бүлә-бүлә, инде әйтми калырга ярамый дигән чиккә җиткәч, йөрәгеннән ургып чыгып, бугазына килеп төртелгәч кенә кәгазь битләренә төшергән. Гомер буе казна эшендә эшләп, бар егәрен хезмәт Вазыйфаларын үтәүгә баглап яшәгән кеше өчен ул калдырган мирас аз димәс идем мин. Кабат-кабат аның шигырьләрен укыйм Ә күз алдымда ул үзе тере килеш, җанлы килеш. Менә аның зәңгәр күзләрендә очкын кабына һәм ул тыйнак елмаеп үз тормышыннан берәр кызыклы вакыйганы сөйли башлый. Аннан, безне сискәндереп, ютәленә буылып, тәмәкесен көйрәтә-койрәтә коридорга чыгып китә. Әйләнеп кергәндә карашлары моңсу, йөзе кырыс, мәһабәт гәүдәсе дә ничектер кечерәеп калган төсле, үзе уйчан, күрәсең, котылгысыз көнен сизенгәндер, сабыйларының язмышы, эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләре турында борчылгандыр Анысын ул үзе генә белә — безнең, ничек кенә дус булсак та, сорарга хакыбыз юк Азагы билгеле... Хәзер без аны бик сш сагынып искә төшерәбез, һәркем дә хәтергә болай тирән уелып калмый. Ә ул уелган. Кеше хәтеренә, шигырь хәтеренә уелып калг ан. Киләчәккә барыр өчен, алдагы якты көннәрне күрер өчен яши ул безнең хәтерләрдә.