Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ШАГЫЙРЬ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ—БУЛ!..

Әдәби тәнкыйтьче булу өчен, фанатик булырга кирәктер. Фидакарь булырга! Безнең әдәбиятыбызда тәнкыйтьнен чын-чынлап үсеп китмәве, ихлас тәнкыйтьчеләрнең бер-ике генә бөртек булуы бик кызганыч. Бүген мин моның сәбәпләрен дә аңлый башладым, һәрбер әсәрне, сүзне инә күзеннән үткәреп утырырга кем теләсен соң?! Чөнки бу эш гаять зур физик көч, вакыт һәм искитмәле әхлакый киеренкелек таләп итә икән... Ә бит безгә әдәби тәнкыйть турында бик җитди уйланыр вакыт җиткән! Юкса, гомерләре узып барган бик күп әдипләрнең дә үз вакытында бер төпле бәя алганнары юк бит! Кемнең кем икәнен колактан-колакка гына сөйләп, әдәбиятны үстереп булмавы сер түгел. Беләбез ич, вакытында әдәби тәнкыйть-бәя алып калган әдипләргә генә сан бар.. Бәя бирелмәгәч, әлбәттә инде, нәрсәнең арзан, нәрсәнең кыйммәт икәнен белеп тә бетереп булмый. Әдәби тәнкыйтьнең тиешле колач алмавы җәмгыятьнең дә нинди хәлдә калуын күрсәтүче бер индикатор икән ул! «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер», дип Тукай юкка гына язмаган... Югыйсә, без каравыл кычкырырлык дәрәҗәдә дилетантлыкка кереп батачак... Әдәби тәнкыйть сүнгәч, чагыштыру да, анализ ясаучы да, этәргеч бирүче дә яисә профессиональ дәрәҗәгә ирешмәгән шигырь кисәкләренә юлны ябучы да юк. Искеләр һаман шул тузып беткән таҗларын киеп утыра, ә яңаларны искә дә алмыйлар... Кызганыч, әдәбиятка күз-колак булып торучы зирәк аксакалларыбыз бетеп үк куйды, ахрысы. Ә нигә яшьләр арасында күренми соң әле ул егетләрчә сүз әйтүчеләр?! Тукайлар бит бөтеи әдәбиятны саклап торганнар. Нигә дип йорт казына әйләнеп бетте сон әле безнең шактый талантлы вә белемле яшьләребез?! Боларны ник язам? «Сүз башым бит — Шүрәле».. Әмма бит Шигырь турында сөйләшү нәкъ менә Тәнкыйть дигән сүздән башланырга тиештер дә... Татар әдәбиятын, аерым алганда, шигъриятен гүзәл әсәрләр белән баеткан һәм шул ук вакытта пүчтәк сүз тезмәләре белән дә җитәрлек чүпләгән гыйбрәтле 20 иче гасыр узып бара... Поэзиябезнең ин асыл вә затлы энҗе-мәрҗәннәрендә тупланып калган бетмәс-төкәнмәс рухиэстетик энергияне файдаланабызмы без? Алтын фондыбызга кереп калган әсәрләрнең гүзәл традицияләрен саклап, үстереп барабызмы? Шигърият ниләр кичерә, ни хәлдә ул? 1996 нчы елда теп әдәби басмабыз «Казан утлары» һәм яшьләр өчен чыга торган «Идел» журналында дөнья күргән шигъри әсәрләр ни сөйли? Бу сорауларга бер селтәнүдә генә җавап бирү, әлбәттә, бик кыен. Андый вазыйфаны татар шигъриятенең һәр сулышын бөтен күңеле белән тоеп, моның өчен үзен җаваплы итеп сизүче, аның һәр адымын дикъкать белән җентекләп анализлап баручы гына тулысы белән үз өстене алырга тиештер... Чөнки объектив хәлләргә субъектив караштан чыгып кына бирелгән бәянең кабул ителмәве дә бар. ...Шушы шаукымлы заманда безнең яраткан һәр ике журналыбызның да өзлекмичә, әйбәт кенә чыгып баруы да зур куаныч. Әлбәттә, 70—80 авторны инләп-колачлап бетерү бик катлаулы, һәрберсе турында башка килгән фикерне әйтәсе дә килә. Шул ук вакытта, язмам да бик озынга китә, дип, кысылырга да туры килә. Сүз дә юк,әдәби күзәтүнең принциплары да, ысуллары да күп төрле. Без исә аерым шагыйрьләрнең әсәрләренә тукталып үтәрбез һәм сүз уңаенда әйтелеп баргаи фикерләрдән чыгып, гомуми бер нәтижә ясарга тырышырбыз. Күзәтүне күренекле өлкән шагыйребез Гамил Афзалның «Ян йолдызым, ян» дигән яңа_ шигырьләр циклыннан башлап җибәрик. («Казан утлары», № 5). Дөресен әйтергә кирәк, аларда без әлләни яңалык тапмадык, һәммәсе дә авторның элекке шигырьләрен хәтерләтә. Гамил аганың сатирасы, әлбәттә, үткен. Ләкин лирикасына килгәндә, ул бераз примитиврак кабул ителә. Яна хисләр, ачышлар юк, дияргә кала. Сатирасында исә ул үзенә бер «Көлке бүлмәсе» барлыкка китергән әдип. Чөнки аның шигырьләре үзе яшәп арган заманның «кыек көзгеләр патшалыгын» чагылдыра. Шул чорына аваздаш рәвештә, аның шигъриятенең үз формасы да калыпланган, үзенчә күрү, фикер йөртү системасы барлыкка килгән. «Робот» дигән шигыре әнә шул сыйфатларын раслап тора да. Биредә автор бүгенге чорны «Ялган сүзләр заманы» дип сүгә. Югыйсә «чын сүзләр» заманын да үз күзләре белән күргән тәҗрибәле шагыйрь бит инде ул. Шагыйрь генә түгел, ил агасы... Мин үзем Гамил ага әйткәнчә үк «иң кабахәт заман килде»,— дип каһәрләмәс идем бүгенгене... Бәлки, бу аның яшьлекне сагынуы белән бәйле бер үкенечрәнҗешедер... Ә бәлки, бер социаль ностальгиядер... «Яңа шагыйрь» дигән шигырендә исә ул үзе дә искедән гарык булганын яшерми: «Яңа шагыйрь килер. Безнең зиһенне, хисне киңәйтер, көтмәгәндә, уйламаганда»... дип өметләнә... Шулай итеп, яна сүз кирәклеген халык шагыйре үзе дә бик яхшы аңлый башлаган. Ә бер шигырендә ул, гомумән, искене дә, яңаны да хәтереннән чыгарып җибәргәндәй. Басуларда җир тырнагач көзле-жәйле, Шөкер әле, өстәлебез шш-чәйле. Җиребезгә ятлар килеп хужа булса. Нишләрбез, дип утырабыз әйле-шәйле,—дип зарлана. Шагыйребез әллә тарихны «онытып җибәргәнме»?! «Нишләрбез» дип утырырга соң бит инде хәзер... «Халык дусы» дигән шигырендә «уйлап ятам шигырь сыйфатын» дип язса да, кайбер шигырьләре бик үк сыйфатлы булып бетмәгән, диясе килә. Ә менә «Пәйгамбәрләр» шигырендә Казан артына тел тидереп алуы булса кирәк... Казан арты шәп егетләр биргән, Абзар арты шәп бәрәңге биргән. Ал чәчәкләр, гел чәчәкләр бердәм. Үсеп чыга тирес түккән җирдән... Шулай да өлкән шагыйребезне мин, һичшиксез, «халык дусы», дияр идем. Гомер буе аның хәлен кайгыртып, ачынып язган шагыйрьгә рәхмәттән башка сүзебез юк. Шул ук журналның 6 нчы санында Наҗар Нәҗминең бер бәйләм шигырьләре урын алган. «Бер минутка бүген озайды кон» шигыре күңелне әллә нишләтеп җибәрә. Чонки ул олкән яшьтәге кеше психологиясен ача. «Минем яшьтә бер ел гомер дә бит — Кабатланмас бүләк»,- ди автор. Әйе, бу хис яшьләргә әле таныш түгел, гәрчә бер ел гомер ул кемгә дә кадерле... «Тынлык», «Зур үсегез» дигән ипи ырьләрендә дә шул психологик кичереш-халәтен нечкә образлы итеп әйтеп бирүгә ирешкән. Ә менә «Табышу» шигыре (Р. Миңнуллиша багышланган) исә бераз ясалмарак килеп чыккан. Теле дә кытыршы, ннтонацион-синтаксик төзелеше катлаулы. Наҗар Нәҗми татар шигъриятендә үз урынын алган зат, без аның ул урынын какшатуны һич тә максат итеп куймыйбыз. Шулай да бер кыска гына шшырендә ул болан дип язып куйган: И, мактыйлар... Күреп торам, Мактау сүзләре ялган. Ә бит ялганга ышану Макталучыга яман... Күрәмсең, кешеләр яшн-яши, үзләренең сизснү-тоюларына күбрәк ышана башлый торганнардыр. Бу гыйбрәт яшьрәк макталучылар! а да файдалы булырлык. «Казан утларымның да, «Идел»нең дә 8 нче саннарында Әдип Маликовның шигырь бәйләмнәре басылган. Төрле еллапда язышан әсәрләре юбилее уңае белән бирелгән. «Яшен суында» битен юган фронтовик шагыйрьне нечкә күңелле, дими, ни дисен?.. Сугыш аны чыныктырган да, хисләрен тагын да нечкәрткән дә, күрәмсең. «Җыр туганда» шигыре аерча бер ярату хисе белән язылган. Шагыйрә Саҗидә апа Соләйманоаанын диңгез яры буенда сихерләнгән кебек вак ташлар җыеп йөрүен сурәтли ул... Гүя шагыйрә портретына тагын бер сызык-штрих өстәп куйган... Формасы дз бик тогәл табылган: диңгез сурәтен чагылдырган кебек, һәр строфа дулкын-дулкын тезелеп, берсен-берсе кугандай, җәелә, үсә бара. Гүзәл бер романтик сурәт тасвирлана. Гомумән, бу циклларында Әдип ага әдип буларак бик тулы ачылган. Бер шигырен ул «Җырчыларын халык үзе сайлый, Күңеленә булса аваздаш», дип тәмамлый. Без телгә алган һәм алыначак шагыйрьләргә дә турыдан-туры кагыла бу. Шагыйрь үзе әйтмешли, халкы күңеленә «җыр булып кунып» калган... Әйтергә кирәк, өлкән яшьтәге шагыйрьләребезгә, халык, ил турында уйланып язу белән бергә, кеше гомере, яшьлекне сагыну, адәм баласының иң нечкә күңел тибрәлешләрен ачып бирү хас. Бу җәһәттән, мин күренекле шагыйребез Илдар Юзеев шигырьләренә аерым тукталып үтәргә телим. («Казан утлары», № 1). Сыкрау-әрнү, яшәү белән үлем турында фәлсәфә йөртү, тормыш гыйбрәтләре, дөнья күргән кешенең четреклс психологиясе -болар барысы да авторның «Ут эчендәге чәчәк» дигән шигырь тәлгәшләрен тәшкил итә. Илдар абыйның бу шигырьләре образларга бай, форма ягыннан төрле, чын осталарга хас төгәл булулары белән аерылып тора. Үкенеч, янар кошка әвереләсе килү, яңаруга сусау, сагыш-моң тулы җан, психологик кичерешләрнең төрле шоанслары... Әйдә әле, упкә-ачуларны. Хәтер калуларны онытып. Салкын мәңгелектә югалганчы. Яшик бер-беребезне җылытып... — ди ул. «Салкын мәңгелек» —аерча тәэсир итә. Шушы сүзләр, шушы эпитет булмаса, шигырь гап-гади иске бер сүз булып кына калыр иде. Шагыйрьнең осталыгы әнә шунда. Чуарламыйча гына, бер метафора яки эпитет белән тәэсир итү көченә ирешү... «Казан утларымның 2 нче санында Әхсән Баянның «Дога» дигән шнгырь бәйләменә юлыгабыз. Шагыйрьнең хисләре гаять нечкә, күңеле ифрат тиз җәрәхәтләнүчең. Ләкин ул кайвакыт шул хисләргә тәңгәл кайнар сүзләрне табып бетерми шикелле. Ә менә бер шигырендә ул гаять уңышлы сурәтләү алымын тапкан: Кулыңнан тиз ычкындырма Саклый бел мизгелләрне,— Дип киңәш бирү җиңел дә, Ничек тотыйм җилләрне?.. Дүртенче юлы бөтен шигырьне бизәп торырлык образлы булып чыккан. Ләкин шунда ук соңгы строфа бераз кәефне җибәрә; «Чын яшәү бүген икәнне Артык та соң аңладым».— Сизәсезме, дүртенче юл кытыршы. Уйланып утырса, бәлки «Чын яшәү бүген икәнне Бүген генә аңладым». — диебрәк язып куяр иде дә, шигырьнең хикмәтен дә көчәйтеп җибәрер иде. Ләкин без аңа үз сүзебезне көчләп куйдыра алмыйбыз, әлбәттә. «Күккә карыйм» шигырендә — Галәмгә эндәшүче лирик геройның үтә нечкә бер халәте тасвирлана. Ләкин теле авыррак. Җитмәсә, югары стильдә язылган әсәргә ниндидер ятышсыз гамәл килеп керә: «Йолдызларны тота очкылык...» Адашып калган Җир баласы, мин еш Сорыйм сездән шулай кычкырып. Ә җавапсыз тынлык шундый суык— Йолдызларны тота очкылык... Минемчә, бу уңышлы табыш түгел. Ничектер, пародия сорап тора кебек Илһамлыкны сүндерә. Стилистик яктан да бу строфада җитешсезлек бар Әйтик «мин еш» беренче юлга көчләп кергән (ритм өчен). Чөнки «Адашып» сүзе, юлның башында куелганлыктан, ашыгып әйтелергә тиеш була... Әгәр дә «Мин адашып калган Җир баласы» дип язсаң, трагик мәгънә төсмерен бирерлек «адашып» сүзе иркен итеп, басып ясап әйтелер иде. һәм, «мин еш» дигән балласт сүзләр үзсинән-үзс төшеп тә калыр иде... Аларнын бернинди дә мәгънәсе юк: чөнки еш эндәшсәң ни, сирәк эндәшсәң ни йолдызларга — бу мөһим түгел.. Менә шундый кытыршы урыннар еш кына шигырьнең тәмен ала. Юкса без Әхсән Баянның нечкә хисле булуын да, хис-фикерләргә байлыгын да кире кагарга һич тә җыенмыйбыз. Әхмәт Рәшит шигырьләре исә хискә ярлырак. Күбрәк, сөйләү өстенлек игә Темалары торлс булса да, шигырьләре монотонлы булып китә. Аннары «Ялгызлык» шигыренең исеме һич тә эчтәлеген ачмый. Чөнки автор ялгызлык халәтен ачарга җыенмый да. Ул күбесенчә үзен-үзе рухландыручы ролендә кала. Гәрчә шигырьгә эпиграф итеп Тукай сүзләре куелса да, Тукай ялгызлыгы ул ниде бөтенләй башка нәрсә. Минемчә шигырьгә «Үз-үзенне юату» яисә «Сынмасыгылма» дигәнрәк исем куярга иде. ...һәм менә хисләр сурәтенә сусап беткәндә генә, Кави Латыйпның «Сурәтле сүзләр» дигән шигъри циклына тап булам. («Казан утлары» № 5). Кайчак бер сүз өчен Идел кичтем, Таш кистем, Сират күперен үттем, — ди шагыйрь, Сүз кадерен аңлап. Укучы да уйга кала: «Нинди Сүз икән ул?» -Кави Латыйп шигырьләрендәге иң изге, иң кыйммәтле сүздер ул... Ә шагыйрь иҗатында андый сүзлар җитәрлек. Бу шагыйрьнең тәмам онытылып, традицион шигырь кануннарына һәм кысаларына сыймыйча, гел үзенчә үҗәтләнеп язучы, малайларча беркатлылык белән кушылып киткән чын ир-атларча рухи ныклыгы һәм үзенә инануы бөтенесе бергә аша яраттыра башлый. Ниһаять, дөнья, тормыш, кеше язмышы һәм үз хәле турында ачынып һәм гел үзенчә генә «сойләве» безне дә тәэсирләндерә, уйга сала Кави Латыйп искиткеч тынгысыз җан. Ул бертуктаусыз яшәү серләрен һәм үзен-үзе ача бара. Аның лирик герое тормышны үлеп сөя, әҗәлне җиңүенә гаҗәпләнә: Яшәүдән мина—тагын да ни кирәк инде?! — дип үзенә-үзе ирония белән сорау куя... Минемчә, яшәү аңа нәкъ менә шигырь язу өчен кирәктер... Шушы ук санда Нәҗип Мадьяров шигырьләре. Алар өлкән яшьтәге уйчан кешенең яшәү халәтен чагылдыра. «Ашкын әйдә» шигырендә «өлкәнлек җилләремнең әле үзен егарлык түгсленә «канәгать» булуын белдерсә дә, авторның тел кытыршылыгын тоеп, бик үк канәгать булмавымны әйтергә туры килә. . Иң мөһиме, ул бик күпләр кебек, авылны сагынып үләм инде, дип ыңгырашмый, рәхәтләнеп авылда яшәп иҗат итеп ята, хәтта кызыктырып та куя... Аңа бу яктан кызыксаң, Сафуан Мулла Галинең беркайчан да тормыштан омег өзмәвенә сокланып куясың. («Казан утлары» № 12). Үз шигыренә тугры кала алган бу кеше -бик нечкә күңелле, һәм шул нечкә хисләрен әсәрләрендә үзенчә әйтеп бирүгә дә ирешә. Кайтсам, ятып үбәр идем. Атам-анам эзләрен, дип яза ул. Гәрчә бик ташаш кебек ишетелсә дә, шигырьдә болай дип әйтүче юк иде бугай әле. «Казан утлары» (№ 1) һәм «Идел» (№ 11) дә Фәнис Яруллинның «Шушы килеш яратыгыз» һәм «Яңа дәфтәр» дигән шигырь бәйләмнәрен укып чыктым. «Хаҗга барган кебек савыктым» дигән шигыре бик матур. «Сандугач тыйнаклыгы» дигән шигыре исә бер дә яңалык түгел: тапталган образ, күп тапкыр кабатланган фикер. «Анам теле» шигыре дә яңалык белән аерылып тормый, әлбәттә. Бу темага язганда, гаҗәеп оригиналь булу сорала. Әмма «Яңа дәфтәр» циклы шагыйрь иҗатында ниндидер үзгәреш барлыкка килүенә ишарәли. Шагыйрь үзенә дә, әйләнәтирәгә дә өр-яңадан бәя бирә кебек. Фәнис Яруллинның пафос белән язган шигырьләренә караганда, эчке драматизм белән сугарылган әсәрләре мина ныграк тәэсир итә. Чөнки аларда лирик геройның чстрскле кичерешләре, җан һәм тән газаплары тетрәндерә Әлеге циклда шагыйрь үзенең ялгап дигән мәкерле ширбәттән айный башлавын сурәтли. Гаҗәп, Наҗар Нәҗми дә шул хакта ачынып яза. Инде менә Фәнис Яруллин ...Йә ик татлы сүзләр булып Күнелгә тамып тора. Татлы агуын ул шулай Тамчылап салып тора, —ди ул үзенең «Алдану» дигән шигырендә. «Җинелү» шигыре дә гыйбрәтле. Ул эчке бер килешү, бушану һәм бераз үкенү тойгысын сиздерә: Җинелүне горур кичерә белү Үзе жннү, үзе батырлык... Хәлбуки, Фәнис Яруллинга хафаланырлык урын юк. Ул батыр шәхес. Ихтыяр кече— сокланырлык. Аның күпсанлы үз укучылары бар. Өстәвенә, ул сатира өлкәсендә аеруча көчле. Гомумән, бу шагыйрьгә ирония хисе дә, ярып әйтү осталыгы да хас. Авторга, үзе әйтмешли, «Каләм-атың чабып торсын»,—дигән теләктә калабыз. һәр ике журналда да укучыларыбызга күптән таныш, әдәби тәнкыйтьчеләрдән күп мәртәбәләр бәя-бәһаләмәләр алып калган исемле-атлы шагыйрьләребез- нең дә кызыклы шигырь бәйләмнәре, поэмалары белән танышырга була. Шундыйлардан берсе—Равил Фәйзуллин («Казан утлары» № 3). Кичәрләр дип, озак еллар күпер салдым, Эш беткәндә, карап баксам — елгам кипкән? —дигән юлларын уку белән, сискәнеп куясын... Бу—күпләрне уйга салырлык. Яисә менә тагын шул ук шөбһәләнү: Гомер буе нур чәчәм дип, җырлар яздым Томнар чыккач, карыйм: укучы бар микән? Дөрес, бу строфа беренчесе шикелле образлы итеп әйтелмәгән, артык конкрет, көндәлеккә язып куелган бер эчкерсез сорау кебек кенә. Ләкин, ин мөһиме— мәшһүр шагыйрь дә сагаеп калган: кемнәр өчен язган булабыз соң без?! Бу инде безнең һәммәбезнең дә иң авырткан җиребез. Шушы ук циклда «Инде табигать тә ялгышамы?» дигән юлларны укыгач, «табигатьнең бөтен эше ялгышудан гайбарәт тә бугай әле ул»,—дип җавап бирәсе килә... Әйе, кышкы яшен гаҗәеп сәер булып тоелса да, аны нәкъ менә табигатьнең үз законнары белән аңлатып та була ич... Миңа калса, бу күренеш шигырь өчен бик шәп образ, сурәт булып торса да, лирик геройның күңел халәтен ачу өчен файдаланылмый калган... Ә бит бу «сәер» күренешне рухи халәт белән параллель рәвештә «уйнатырга» да мөмкин иде. Ә болай ул— гап-гади «фәнни» сорау гына булып калган. Аннары, табигать ул һич тә дөреслек эталоны түгел! ...Шагыйрьнең бөтен ихтыяҗы хисләр һәм фикерләр энергиясеннән даими бушанып торудыр. Равил Фәйзуллин да, ашыга-ашыга һәммәсен әйтеп калырга, бигрәк тә «ташка басып куярга» яскына. Кыска шигырьләр дә шуның бер галәмәтедер, күрәмсең. Әлбәттә, алар арасында бөтенесе дә хикмәтле булып бетмәскә дә мөмкин. Ә менә уңышлысы истә дә кала, уйландыра да; өстәвенә, тел осталыгы белән дә аерылып торса, аны мисал итеп тә китерәсе килә: Академиклармы? Бездә дә бар. Байтак алар. Әгъза да хакыйкый, Әгъза да хакыйкый... Тик нишләптер юк арада берәр Нәкый, йәки Бакый, йә Исхакый... ..Калейдоскоп төсле бер-бер артлы үзгәреп, алмашынып торган серле кыска шигырьләрдән соң, бербөтен булып укмашкан, кызыклы образ-фикерләр, эзлекле композиция һәм сюжетка корылган озын шигырьне, ягъни поэманы тагын да бирелебрәк укыйсың. Шагыйрь Ренат Харисның «Казан утлары», 9 нчы санда чыккан «Гармунчы» поэмасы —әнә шундый. Бу шагыйрь кызыклы поэмалары белән игътибарны гел җәлеп итеп тора. Ул кеше психологиясенең күп төрле нюансларын сурәтләргә сүз таба... Үзе дә дөньяга, моңга, җыр-музыкага гашыйк шәхес. Автор үзенең бу поэмасын гүя хәтер кылларыннан, гармун төймәләреннән, халык моңнарыннан эзләп табып иҗат иткән. Әсәр яшьлек, мәхәббәт моң сагыну хисләре белән сугарылган. Поэманын һәр бүлеге «Жаным җырлап җибәрә»... дигән юллар белән үстерелеп бара. Ә берсендә—«үзе елап җибәрә..» Автор әлеге әсәрендә укучыны җәлеп итә торган бер «ачкыч» таба һәм шул табышын ботен поэманың топ мәгънәсен, рухи эчтәлеген ачу максатында, оста итеп уйната да. Бу инде тәҗрибә, шигырь «серләрен» камил белүдән, һәм, әлбәттә табигый нечкәлектән килә. Шуңа күрә поэманын иң ахырында «гармун (үзе) елап җибәрә»... ...Шулай ук бик тә нечкә күңелле, әмма сөйләү-көйләү рәвеше, дөньяны күрү үзенчәлеге белән бөтенләй башка төрле Рәдиф Гаташнын да «Җанмын бер сәфәре» дигән шигырьләр тәлгәше зәвыклы укучыны тәэсирләндерер . («Казан утлары» № 2). Биредә —җан сурәте, җан сәфәре, кеше рухы—үзәктә Интонацион яктан да бик үзенчәлекле. Анардан төрки аһәңнәргә сусау бөркелеп тора: «Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә»,— ди ул. Яисә «Яшь җаның ни белән баеган?» — дип эндәшә. Әйе, кеше өчен җан хәрәкәте, рухи камиллеккә омтылу — нң мөһимедер, күрәмсең. Сүз уңаеннан, татар шигъриятенең бүгенге хәле һич тә аяныч хәлдә булмаса да, кайбер авторларга әнә шул җан хәрәкәте, җан сәфәре җитенкерәп бетмәвен искә төшереп үтәргә кирәк. Рәдиф Гаташнын бу яна циклында «Моңлы бер мөнәҗәт» дигән өлеше дә уңышлы. Илаһи мәҗүсилек биләп ала җанны. Рәдифтә шушы хис гаҗәеп бер яшәү сагышы, үкенечле бер бәхет көе булып, коткаручы моңлы мөнәҗәткә әверелә... «Хисләр кәрваны» юлда аның... Журналның 12 нче санында Рөстәм Мингалимнең «Җизле йөгән, җирән атың» дигән баш астында бирелгән бер бәйләм шигырьләре белән танышып чыккач, бу мәгълүм шагыйрьнең һаман үз юлы белән бара бирүен күрәбез Җизле йөгән, җирән атың булса бүген кулыңда, Минем сыман шигырь язып йөрмәс идең син монда,— ди ул кемнәргәдер киная белән. Ләкин бит кулында ат уйнаткан затларның да шигырь язып яшәвен күреп торабыз. Ул гынамы, «Үзе алтын чыгарса да, Җыр чыгарган» (Л. Ш.) шагыйрьләрне дә беләбез. Шагыйрьлек — ул яшәү рәвеше, фаный дөньяның мәңгелек бер күренеше, һәм аны атсыз-йөгәнссз калу белән генә бәйләп аңлатырга кирәкмидер, миңа калса... Рөстәм Мннгалим, гадәтенчә, мәгълүм калыплар белән генә чикләнеп калырга теләми, һәм кысалардан чыккан тормышның үзе шикелле, төрле юнәлешләргә керен китә, дөресрәге, аларны үзе уйлап чыгара. Традицияләрдән дә артык читкә тайпылмый Көрсенеп елмая, шаярган булып кына җитдн сүз сөйли... Роберт Миңнуллинның «Җәйне озату» дигән шигырьләр тупланмасы да уңай тәэсир калдырды. («Казан утлары» № 4). Әйтергә кирәк, бу шигырьләр җиңелчә сагыш, җиңелчә киная һәм юмор белән сугарылганнар «Җәйне озату» һәм «Сон буенда кояш байый» моңсу лирикадан гыйбарәт «Бүгенге җилләребез» лирик публицистика: Бу татар, һай, сибелгән Рәсәйнең ботен картасы Татар белән чигелгән Бу юллар бик халыкчан һәм мәгънәле. Робергнын теле йөгерек, укырга рәхәт «Шагыйрьләрне яраталар. ..» дигән шигыре дә бик гыйбрәтле Әйе, яраталар, шуңа күрә «йә саталар, йә асалар, йә аталар ..» ди ул сызланып Анысы шулай, әмма бу һәрбер шагыйрьгә дә янамый . һәм янамасын да' Әхмәт Гаделнең «Сезгә шигырем шифасы» дигән баш астында чыккан шигырьләре хакында да берничә сүз әйтеп китәргә телим («Казан утлары» № 11). Бу шагыйрьнең әсәрләренә һәрвакыт бер яшерен трагизм күләгәсе төшеп торган сыман... «Урламагыз минем җанымны'» дип кисәтә ул «Әбү ирек» шигырендә. (Монда үзем өчен бер яңалык та ачтым әле: без белгән абрек - ирек өчен көрәшүче «әбү ирек»тән килеп чыккан икән бит. .). Әхмәт Гадел шигырьләрендә ватанын югалту ачысын татыган лирик герой калкып чыга Бу —аның күптәнге темасы «Әманәт» дигән шигыре балладага гартым Фольклор алымнарын кулланып, хикәят рәвешендә язылган Эчтәлектә кайбер логик төгәлсезлекләр булса да, сюжет-компознцнясе кызыклы Әлеге шигырьләр авторның романтик җанлы, дөньяга һәм табигатькә битараф булмаган тынгысыз бер зат икәнен раслап тора. (Гәрчә кайбер тел кытыршылыклары булса да...) Әсәрләре «шигъри шифа» булудан бигрәк, үзләре бер күңел җәрәхәте, җан ярасы төсле... Әлеге шигырьләргә аваздаш булып, шул ук журналның 8 нче санында Харрас Әюповның «Хәтер тауларыннан» дигән шигырьләр щислы сулкылдап тора... 70 нче елларда мин «Безнең әле бер жир авыртмый...» дигән бик тә кинаяле бер шигырь бастырган идем. Кая инде авыртмаган!..— Аның бөтен хикмәте дә әнә шул «авыртмаган җиребез юк», дигәнне аңлатуга кайтып кала иде. Харрас Әюпов шигырьләрендә дә аның тыштан тыныч кына сыман, ә асылда жаны сызланудан тәмам газапланып, интегеп беткән лирик героен күрәбез. Хәер, ул сызланып кына калмый, үзенең шигырьләрен әнә шул «авырткан җирләребезгә» дәва итеп яба да сыман Аның авырткан җире — бөтенебезнеке дә: шул ук милли проблемалар, шул ук сагыш-моң, үкенеч-әрнүләр Авыртып, сызлап тик тора — ябарга шигырь җитмәс. Шагыйрь, халык теле белән «Авырткан жир бәрелүчән була»,—дип тә өзгәләнә. Әле бит халыкта «Авырткан җирдән кул китмәс»,—дип тә әйтәләр. Харрас Әюповның да нәкъ шулай: хәтта шуның аркасында булса кирәк, ул бераз «монотематизм» белән дә авырый. Чөнки «авырткан жир» аны тота, ул үзеннән-узе китә алмый. Бу да шигърияттә гыйбрәтле бер күренешне чагылдыра. Ә менә данлыклы Зөлфәтебез исә, соңгы елларда үзеннән-үзе китә алмау түгел, үзеннәнүзе калыша да башлады кебек, дисәм, яраткан шагыйребез бик үк ачуланмас әле... «Казан утларымның 7 нче санында чыккай шигырьләре элекке Зөлфәтне сагындырып куя. Дөрес, ул хәзер мәңгелек, яшәү белән үлем, фаный дөнья турында уйлана, ләкин никтер тәэсир итү көче йомшаграк. Шулай да бер яңа метафорасы күңелне рәхәтләндереп куйды әле: М. Мәһдиен истәлегенә язган бер шигырендә ул тормышның дәвам итүен «жир ужымлаган» дигән образ аша бик матур чагылдыра. Гүя —«сыер бозаулаган...» Ара-тнрә автор «язмышыма килә эндәшәсем», дип дуылдап та ала. Нәрсә дип эндәшер иде икән — әйтсен иде шуны!.. Зөлфәт нәрсәнедер әйтеп бетерми. Әллә инде «әйтәсен әйттем инде...» дип йөри микән?.. Шушы йомылуы ниндидер хәрәкәтсезлек, катып калганлык тойгысын тудыра. Шулай да без Зөлфәтнең шигърияте «ужымлавын» көтик әле... Шактый гына әсәрләр, авторлар күздән үтте, әмма мәхәббәт темасына ныклап тукталган шагыйрьләр күренми бит әле, дип сәерсенеп торганда, шөкер, «Мәхәббәт мәрҗәннәрсмнә дә юлыктым: Рашат Низами, («Казан утлары» № 6). «Мәржән тезү» үзе борынгы таныш образ булса да, автор аны үзенчә тагы да баета, яңарта, хисләрен, кичерешләрен рухи үсеш җебенә тезеп күрсәткәндәй тасвирлый. Ул үз мәхәббәтенең нәни бер шәхси хистән галәм масштабындагы бөек рухи хискә әверелүен образлы итеп ачуга ирешә. Әлбәттә, бик үк ошап бетмәгән шигырьләре дә юк түгел. Мәсәлән, «Сәфәр» дигән шигырендә «бармак» образы ничектер ясалма, аңлашылып бетми. Яки менә тагын кайбер бәхәсле фикерләр тудыра торган бер шигырен алыйк: («Сиңа») Син бит мина шундый якынласын, Бер уйласаң инде, һай, ерак. Мин үземне сиңа бүләк итәм, Фаный донья булсын яктырак... Әлеге строфада ритмга җайлашсын өчен генә кергән балласт иҗекләр, ымлыклар чекрәеп тора «Якын булсаң да, ерак син» дигән гап-гади мәгънә икс юлны алып тора. «Бит», «шундый», «дасың», «бер уйласаң инде, һай» .. сүзләре һич тә шигырьне бизәми, образсурәтләр бөтенләй юк. Аннары лирик герой «үзен-үзе бүләк итә». Бу да сәер, ничектер, этикага туры килеп бетми... Җитмәсә, үзен бүләк иткәч, доньялар яктырып китәсене дә тәмам ышанган. Нәрсә, ул үзен кояшка тиңлиме, әллә чыра яктысынамы?.. Гомумән, монда пародиягә сорап торган моментлар юк түгел. Ләбиб Лерон күреп алсамы?.. «Фаный» сүзе дә мәгънә өстәми, чөнки фаный төшенчәсе яктылыкка мохтаҗ түгел... Шигырьне әнә шулай энәсеннән-жебенә җентекләп укучылар да очрамый калмый (Бу очракта — без...) Шуңа күрә һәрбер сүз, һәр ымлык-кисәкчә сәнгати мантыйклыктан чыгып кына куелырга тиеш. Шигырьдән бер сүзне дә төшереп калдырмаслык булсын1 .. Әлерәк кенә исеме чагылып киткән Ләбиб Леронның да пародияләре уңышлы. Гомумән, бу жанрда ул остага әйләнде, һәрбер чатак образны, килбәтсез чагыштыруларны ул бик тиз эләктереп ала, тел кытыршылыгын да, мәгънәви төгәлсезлскләрне дә нечкә сиземли. Аннары драматизм кимәленә ирешеп бетмәгән натуралистик мескенлекне дә кичерә алмый—хәзер кылыннан эләктереп кенә ала... Әйтми хәлем юк, бездә кайчак «мескен» шигырьләр дә очрый. Әлбәттә, аларны чын шигырь дип булмый. Ә бит лирик герой, хәле бөтенләй мөшкел булганда да, ничектер андый хәлдән котылырга омтылыш ясарга тиеш, чонки шулай булмаса, ул шигырь язып та тормас иде... һич югында, «горур мескен» булып күренерлек образ тап, ягъни драматизм дәрәҗәсенә җиткер инде син аны. Чын шагыйрь мескен була алмый! Ләбиб Лсрон үзенең үткен пародияләре белән шигърият бакчасын да, шагыйрь рухын да тазартучы булып күз алдына килә («Идел», № 5). Шагыйрь рухы дигәннән, тагын шул «жан сәфәре» искә төшә. Чөнки шуннан башка шагыйрь дә, гади адәм баласы да рухи үсешкә ирешә алмас иде. «Нс позволяй душе лениться...» дип бөек рус шагыйре тикмәгә генә әйтмәгән ич!.. Шагыйрьнең бөтен миссиясе дә шул бит инде. Алай гына да түгел, төрле үсеш баскычларын үтеп, үз биеклегенә ирешкән рухи байлыгыңны җилгә очырмыйча саклап калу, аны киләчәк буыннарга да түкми-чәчми тапшыру — бу да жан хәрәкәтенә керә... Халык күңелендә тупланган рухи хәзинәләрне үзләштерү, камилләштерү дә— шул ук жан сәфәре ул... Бу җәһәттән мин бик тә гыйбрәтле бер шигырьне мисалга китереп үтәм: Синең җаның, синең егәрлек Сыямыни фаный гомергә! Җиде буын китеп карау кирәк, Җиде буын җыйган мон-жан кирәк, Синең җанны тулай күрергә... Бу юллар Җәүдәт Соләймановның «Казаң утлары»нда (9 нчы сан) басылган шигыреннән алынды. Гүя автор кешеләргә «бик тәкәбберләнмә, синең җаның ул җиде буын нәселеңнән килгән рухи байлыгың», дип кисәтә. Әйе, әби-бабалары- быз, ата-аналарыбыз җаныи-рухын дәвам иттерүчеләр бит без! Шигырь шаукымы да шундый бер җан мирасыдыр, бәлки. Икенче бер шигырендә исә ул «Милләт эзе Җирдә — шагыйрьләр»,— ди. Бу бит «Милләт, тел, дин» дип җилфердәп йорсп тә, шагыйрь халкына кырын карай үтүчеләргә менә дигән сабак! Җәүдәт Соләймановның теле образлы. Үзе әйтмешли, ул «телнең җаен җайлый» белә. Кыска шигырьләре дә фәлсәфи. «Өмет» шигырендә Сөләйман пәйгамбәр йөзегенә язылган «Бар да уза...» дигән гыйбрәтле сүзләргә ишарә ясагандай, Фаный дөнья бәгыренда— Сөләйманнар күзәнәге, —дип яза һәм бар да узса да, нәсел кала, кан кала, сөт кала, дигәндәй, адәм баласының (һәм үзенең дә...) яшәү турындагы мәңгелек өметен ныгыта Бу шагыйрь кызыклы гына, мин аның хикмәтен таптым. Җан һәм тән берлеге, яшәү белән үлем фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләр арасында Рафаэль Сибат шигырьләрен дә очратырга мөмкин. Бу автор да үз җанын, үз күңелен һәм гомумән, кешелек дөньясы рухын аңларга тырышып, кешеләргә хас булган каршылыклы һәм четерекле рухи халәтләрне сурәтләргә омтылып яши, иҗат итә. Ләкин мин аңа телен тагын да камилләштерүен теләр идем. Шушы темага кагылгач, Илдус Гыйлаҗсв шигырьләре хакында да берничә сүз әйтеп китүне кирәк дип саныйм. («Казан утлары». № 4). Аның «Кемдә гаеп» дип аталган шигырьләр бәйләмен укып чыккач, кызганычка каршы, бу авторга нәкъ менә психологик нечкәлек һәм тирәнлекнең җитеп бетмәвен күрәсең. Ул гүя темаларны эчке рухи халәт һәм шәхси хиссият аша түгел, фәкать тышкы күренешләр һәм предметлардан гына аладыр кебек. Әйтерсең лә, кибет витриналарына карап уза да, башына нинди уй килсә, шуны язып куярга ашыга... Бу башлап язучылар «чире» бит инде. Өлгереп җиткән, үзенчә уйлый һәм күрә торган лирик герой кайда соң?! Ул бит инде шактый дөнья күргән, күп яза торган автор. Хәзер инде ана «Рәхмәт, халкым!» дип кенә шигырь язып йөрү килешми. Дөрес, анык шигырьләрен укыйлар, ул әйбәтләр исәбендә йөри. Шагыйрь булу гәҗит телендә социаль темаларга сөйләшә белүне генә күздә тотмый. «Гафу итмәс» дигән шигыренең беренче юлы ук нндс юҗнт мәкаләсен хәтерләтә; «Катнаш никах арта барган саен...» дип башлана ул. Шигырь болай башланырга тиеш түгел. Чөнки бернинди хис тә, хикмәт тә вәгъдә итми бу сүзләр. Шигырь бит ул йә хисләр шартлавы булып' башлана, яисә башта аның бер очкыны-кыигыравы чылтырап алырга тиеш була.. Шунда гына ул шигырь тәмен белүчене үзенә ияртеп китә ала. Ә бит хикмәт дигән нәрсә ул үз эченә бик күп сыйфатларны ала: аңа тел осталыгы да, зирәклек тә, эчкерсезлек тә, серлелек дә, чаялык, артистизм да, каһкаһә һәм мон да, беренчеллек тә, үз сүзеңнең хуҗасы була белү һәм чама хисе дә —тагын әллә нәрсәләр керә. Кыскасы — шагыйрьлек. Әнә шул хикмәте булганга күрә генә без Тукай шигырьләреннән, күпме укысак та, туймыйбыз. Югыйсә, аның да социаль шигырьләре дә, үгет-нәсихәте дә тулып ята... Гомумән, шигырь культурасы дигән нәрсә бик четрекле. Шагыйрь интуициясенең бик тә нечкә булуы сорала. Әйе, шагыйрь булып туарга да кирәк... Бу авторга карата әйтелгән шактый кискен фикерләремне аның шигырьләре белән дәлилләп аңлата алам, әлбәттә. Гомумән, мин алар турында аерым мәкалә дә язар идем хәтта. Чөнки әйтәсе сүзләр әле бик күп. һәм бер автор турында гына түгел. Нәкъ менә шулай, үз иҗаты хакында «мәкалән махсуса» сорап торган икенче бер шигырь исә мине үзенең хикмәтле генә шигырьләре белән сөендереп куйды. «Казан утларымның 5 нче санында Фәрит Габдерәхим әсәрләре белән танышкач, мин аның чыннан да ватандар хисле, шагыйранә күңелле, уйчан һәм эзләнүчән шәхес икәнлеген аңладым «Кылыч вә йөзек», «Исә җилләр», «Хәзинә», «Синең белән мин», «Чабаталы морза», «Илләр» дигән шигырьләренең һәрберсенә аерым-аерым тукталып бәя бирергә булыр иде. Алар үзләренең көтелмәгән ачышлары-табышла- ры белән дә кызыклы. Шагыйрь милләтен һәм туган телен ярату белән генә чикләнми, аның турында коннән-көн күбрәк белергә һәм белдерергә, телнең-сүзнең тамырларына төшәргә тырыша. Ә бит телне нәкъ менә чын язучылар, шагыйрьләр баета да инде. Ә филолог галимнәр—-алар анализ ясап, аңлатып бирүче генә. Гәрчә теләсә кайсы фән өлкәсендә дә шагыйрьлек сыйфатлары һич тә артык булмаса да... Галимнәр турында сүз чыккач, Гомәр Саттар-Муллиле шигырьләре хакында да уйфикерләремне җиткезергә кирәк, дип саныйм. «Идел» журналының 6 нчы санында аның «Шигърияттә галим булып калам» дигән баш аегында берничә шигыре басылган. Ул үзенә -үзе бәя биреп куйган инде шул сүзләре белән. Чыннан да, Гомәр Саттар телне яхшы белә, ләкин шигъри тел—ул бөтенләй икенче мәсьәлә... Бу автор шигырь техникасын (теориясен) бөтенләй белми, диясе килә, һәм белмәвенә исе дә китми. Нәтиҗәдә, шигырь үзе дә аны бик үк өнәп бетерми сыман... Шигърияттә галим булып йөргәнче, фәндә, гыйлем өлкәсендә шагыйрь булып калуың әйбәтрәк, минемчә. Ике журналда да урын алган кызыклы гына шигырьләренә нигезләнеп, Илгизәр Солтан турында да берничә фикер әйтеп китәргә телим. («Казан утлары», № 8), («Идел», № 7). Ул бик кызу, хәрәкәтчән. Гел үзен күзәтә, үз күңеленә туктаусыз психологик анализ ясап тора, диярсең. «Көшел-көшел уйларымны Моңым белән җилгәрәм»,—ди ул үзе дә бу хакта бик образлы итеп. Шигырьләре үзенчәлекле, фантазияле. Уйланып яши. «Ерак юлдан кайткач» дигән шигыре дә кызыклы: «Өйгә кайтып керүгә, Муеныма сарылды өй һавасы»,—ди ул. («Борыныма килеп бәрелде» дими). Чөнки—сагындырган. Менә бу Һәркемгә таныш хис, әмма ул аны бик үзенчә әйтеп биргән. «Казан утлары»ның 4 нче санында Рифат Җамал шигырьләре дә ихлас һәм кешелекле булып истә кала. «Галәм очкыны», «Ачы матурлык», берничә дүртьюллыгы уңай тәэсир уятты. Шулай ук 7 нче санда Мирза Мөхәммәтнең дә кыска шигырьләре тормыш турында уйлануларга нигезләнгән. «Әнкәй» дигән дүртьюллыкны укыйк әле: Карашыңны тоям һәр тарафтан: агып барган ап-ак болыттан да, Ак күбеккә баткан шомырттан да, бармак имеп яткан оныктан да... Шушы дүрт юлга мәңгелек, дәвам, яшәүнең бертуктаусыз яңарып торуы сыеп беткән... «Җир— Галәм каршында Имтихан тота өлгергәнлеккә»... Яисә: Иңемдәге фәрештәнең Берсе—нәфис, берсе—нәфес... Болар бит афоризм булып китәрлек! ...Ә менә Гайсә Гатауллинның фәлсәфәгә дәгъва кылып язган кыска шигырьләрендә үткенлек тә, хикмәт тә күренми. Логика аксый, гайре фикерләре — «парадокслары» да «сәер» түгел. Дуслар дошман булмас, дисәм, Дус та була икән дошман, — дип яза ул бик зур ачыш ясагандай... Бу бит инде тапталып беткән «фикер». Ул шулкадәр тузган, туйдырган ки, нәкъ менә Татарстан телестудиясендә инде чирек гасыр буена бер тапшырудан икенчесенә «күчеп йөри» торган кызыл торшер төсле... Журналның 12 нче санында дөнья күргән Камил Сәгадәт шигырьләре мәхәббәт сагышы һәм нечкә драматик рух белән сугарылган. Сурәтләү чаралары да психологик кичерешләрен төгәл чагылдыра, күз алдына китереп бастыра. Теле матур, лирик. Мидхәт Миншин да матур гына шигырьләрен тәкъдим иткән. Нур Әхмәдие в шигырьләрендә исә әлләни яңалык юк; кабатланган сүзләр— (мәс. «интердуслык») һәм фикерләр күзгә чалына. Әзһәр Габидн шигырьләре, өлкән яшьтәге шагыйрьләргә хас булганча, гомер үтү сагышы, шулай да якты сагыш белән тулы. («Казан утлары», № 8). Сүз уңаеннан, Нур Әхмәдиевнең «Идел» журналында чыккан (№ 5) шигырь* ләре эстетик яктан ничектер кабул ителми. Мәсәлән, И, Илаһем, нигә шулкадәрле Тәмле игген адәм баласын? — дигән юллары натурализм төсмерен ала һәм гайрәтне чигерә. Тәмле кочак, тәмле иреннәр кабул ителә, әмма «тәмле адәм баласы» һич кенә дә шагыйрәнә түгел һәм бик ямьсез!.. Шул ук санда Ямаш Игәнәйнең «Җиләккә абынып егылган кыз» образы да ясалма. ...Гажәп сәер инде: берсе «җиләккә абынып егыла», ә менә Ркаил Зәйдуллинда «алмалар авалар, егылалар...» Янәсе озелеп төшү яки коелу бик гади.. Ләбиб Лсрон пародия язмады микән әле?.. Ркаилнең «Идел» журналында чыккан «Ике оч» шигыре ярыйсы гына, мәгънәле һәм образлы. Аның дөньяны үз җилкәсендә татый башлаганы сизелә. «Кырмыска оясын туздырып кына, дөнья кануннарын туздырып булмаганын аңлый бара ул...» («Идел» № 11). «Идел» журналының 12 нче саны исә көтелмәгән авторлар белән дә очраштырды. Миңа, мәсәлән, драматург Туфан Миңиуллинның робагыйлары ошады. («Кайнар мичне мактар көннәр җитте»). Шигырьләрне элегрәк пьеса дип тә йөртүләрен искә төшерсәк, бу авторның тезмә әсәрләр язып ташлавы бер дә гаҗәп түгел үзе. Хикмәте шунда — бу робагыйлар бөтен бер сюжетка корылып, мәгълүм бер теманы яктырталар. Монда җор тел дә, моң-сагыш та, ироння- киная дә бар, һәм мин моны язучының уңышы дип кабул нттсм. Бу санда шулай ук Әнәс Хәсәнов шигырьләре дә игътибарга лаек. Аның дөнья, тормыш турында уйланып, кеше гомеренең төрле этапларында бертуктаусыз үзгәреп торган яшәү мәгънәсе вә серләре хакында сүз алып баруы бу авторның нечкә хисле, уйчан шәхес булуын чагылдыра, «һәр яшьнең үз яме» дигән шигыре әнә шундый. Бу—мәңгелек тема, һәм автор аны үз йөрәге аша кичереп яза. «Сабыр» дигән шигырендә исә Төшкә кердең бер уч әрем тотып, өйдә күрдем: йөрисең ут йотып, - дигән юллары белән, автор халык җырларындагыча, уңышлы параллель китереп, әйтергә теләгән фикерен образлы сурәтләп бирүгә ирешкән. Әнәс Хәсә- новка читләтеп әйтү осталыгы да хас. «Көнчегә сәбәп» дигән шигыре дә үткен тел белән язылып, афоризм кебек яңгырый: Көрәктән сапсыз сәнәк булган, Көнчегә көнләшергә сәбәп булган, — дигән юлларында халык телендә йөргән хикмәтле сүзгә үзеннән дә өр-яңа мәгънә өстәп җибәргән. _ Шушы ук санда Фәиз Зөлкарнай шигырьләре дә «Барысы нибарысы» дигән баш астында дөнья күргән. Ана Равил Файзуллин «Килешә...» дип сүз башы да язган Димәк Фаизгә ни язса да килешә. Бу «хокук»ны ни-нәрсә белән яулап алган соң ул? Минемчә, сүз тамырын гаять нечкә тоемлавы, шигырь техникасын һәм әдәбият кануннарын тирән белүе һәм әлбәттә инде, нечкә зәвыклы булуы белән Фәнзулчин аны сюрреализм методы белән яза. дип бәяли Ләкин Фәиз күбесенчә импрессионизм юнәлешендә яза, дисәк, төгәлрәк булыр иде. Хисләр белән тәэсир итү Әлбәттә, коры хисләр генә берни әйтми Аның сәбәбе, чыгана- гы—җирлеге күренергә тиеш; һәм күренә дә. Кеше хисләренең әллә нмткән тосмертибрәлешләрсн китереп чыгаручы социаль-психологнк сәбәпләр барыбер үзәккә куела. Логика—шунда... Юкса мәгънә бетәр иде. Ә мәгънәсез «шигырь» барыбер яши алмый... Фәиз Зөлкарнәйнең шигъри теле нәзакәтле. Шнгырь формасы да традицион формада түгел: ирекле шигырьгә тартым. Гомумән, кызыклы моментлары юк түгел. Ул хисләрен сурәтләргә, төсләрбуяулар белән аңлатырга, рәсемнәр итеп күрсәтергә ярата. Әйтик, ул инде «Бер кыз узып китте янымнан» дип кенә язмас. Ул кыз «аңкып» узып китәр, һәм без аның зәп-зәңгәр топсез күз карашын истә калдырырбыз... Имажинизм алымын да хәтерләтеп куя кайбер шигырьләре: ниндидер бер деталь аеруча калку итеп сурәтләнә һәм шуның белән тәэсир итә дә. Фәиз Зөлкарнайдан соң нрексездән, шагыйрь Габделнур Сәлимнең «Карусыз каурый» дигән әсәренә тукталасы килә. Гәрчә традицион формада язса да, нәкъ менә аның лирик героен мин сюрреализм «шартларында», ягъни көтелмәгән реальлектә очратам. Ә бәлки ул гап-гадәтн мохит-тирәлекне шулай «көтелмәгәнчә» сурәтләве белән серле булып күренәдер... Аның образларына акыл көч-хәл белән иярә. Бик җентекләп укыганда гына, аның ләззәтен табарга мөмкин. Теленең әллә нинди бер сыгылмалы тибрәлүен сизәсең. Ул бөтен нәрсәне үзенчә күрә. Бу шагыйрь үтә нечкә зәвыгы, элитарлыгы белән аерылып тора. Минемчә, бөтен кешегә дә бердәй ошап (аңлашылып) бетмәсә дә, безгә хисләребезне һәм телебезне чарлап җибәрү өчен әнә шундый әсәрләр дә бик кирәктер. Томанлы- ссрле образлар адәм баласының, ягъни Галәм баласының ялгызлыгына, рухи нигезләре какшаган җәмгыятьтә нәкъ менә карусыз каурый хәлендә калуына ишарәли сыман. Язмыш агышына буйсынучы карусыз каурый уйландыра да. Күрәмсең, кешенең, бу очракта шагыйрьнең (авторның) доньяны кабул итүе бүгенге тормышта, җәмгыятьтә әнә шундый рәвешне дә аладыр, һәм бу безнең әдәбиятыбызның ниндидер күрсәтмәләр яки мәгълүм кысалар чигеннән чыгып, табигый рәвештә үсә башлавын да дәлилләп торучы бер мисалдыр, бәлки... II сихологлар әйтүенә караганда, кешеләрдәге психологик кичерешләрнең 11 төрләре 100 дән артып китә, ди... Шекспир шуларның личәсен сурәтләде икән? Ә Шәрык хәзинәсе «Мең дә бер кичәдә» күпмесе чагылыш тапты икән? Бсзнен шигырьләрдә хисләр диапазоны һәм аларның сурәтләре ничегрәк икән? Тормыш вәзгыятьләрендә килеп чыккан иң четерекле, иң нечкә кичерешләр һәм психологик ачышларны тотып ала белергә өйрәнсәк иде. Шөкер, татар шигърияте дә бу өлкәдә кызыклы табышлар, образлы хис-сурәтләргә шактый байый, тулылана бара. Бу сыйфатлар хатын-кыз шагыйрьләр иҗатында да калку чагылыш таба. Алар да һәр икс журналда кызыклы әсәрләре белән игътибарны җәлеп итәләр. «Казан утлары»ның 10 нчы санында Флера Гыйззәтуллнна шигырьләре үзләренең тирән психологик кичерешләргә корылган булуы белән аерылып тора. Аларда хатын-кызның ир-атка мәхәббәте тормышны һәм Ватанны сөю хисләре белән үрелеп, лирик геройның бай рухи халәтен чагылдырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта, бу шигырьләрдә дөнья күргән, яши-яши акылгыйбрәт җыйган хатын-кызның катлаулы драматик кичерешләре-хисләре дә бик оста сурәтләнә. Мәсәлән, «Ераклаша барам үземнән» шигырендә укучы гаять моңлы, үкенечле - әрнүле трагик бер хис белән очраша. «Атыма кем сулар эчерер» дигән шигыре дә сурәтләү чараларына бай, тыгыз фәлсәфи фикергә корылган. Мин бүген хыялым тураклап. Атымның канатын яматтым, — ди шагыйрә тетрәнеп. Бу шигырь фикер белән хиснең үзара тыгыз үрелеп баруына ачык мисал. Шулай булырга тиеш тә. «Каргыш» шигыре дә тәэсирләндерә: Дучар иттек мәхәббәтне Булыр-булмас тигезлеккә, — дигән юлларда әллә нинди серле мәгънәләр ята... Гомумән, Флера апаның шигырьләре инде тәмам өлгереп җиткән ачы-татлы миләшләрне хәтерләтә. Шул ук журналның 3 нче санында исә без шагыйрә Клара Булатова әсәрләрен укып тәэсирләнәбез. Аның «Безнең гомер сирпелгән җир» дигән шигырьләр бәйләме күңелне тагын да нечкәртеп җибәрә. Клара ханымның шигырьләрен уку рәхәт. Ихласлыгы, романтик рухы, сүз тәмен белеп язуы — болар безгә күптән мәгълүм. Әлеге шигырьләреннән дә моң бөркеп тора: Утырган да идем яр читенә. Бераз хәлләр алыйм, дип кенә. Бер карасаң, елар сәбәп тә юк, Күңелем тулды әллә ник кенә... Менә—шигырь! Сурәт ясыйм, дип тә интекми, үзеннән-үзе ясала аның җан сурәте. Басукырларны да мактамаган, үз хәле хәл: күңеле тулган, җаны арыган. Әйбәт кеше булып күренергә дә тырышмый, кешелекле булып та кыланмый. «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк, күңелем тулды шушы шигырьдән», дип дәвам итәм аны үземчә... Шигырь шулай моңлы булырга тиеш. Сагыш турында язганда гына түгел. Шигырьнең төп сере—әнә шул моң инде... Укый торгач, үзем өчен яңа бер шагыйрә белән дә таныштым. «Дустым буласыгыз килсә» дип аталган шигырьләр циклының иясе —Нәҗибә Әмннева. («Казан утлары», № 8). Аларны укып чыккач, минем Нәҗибә белән дус буласым килә башлады... Димәк, шигырь бар, шагыйрә бар. Мәгълүм нәрсәләр турында сүз озайтмый ул, үзенең ихлас, шәхси кичерешләре белән уртаклаша. Үзенеке — үзәктә. Ләкин бу кеше хәленә керә белмәү, дигән сүз түгел... Теле дә матур. Аның шигырьләре хисләр композициясенә корылган. Шигырь башлана, үсеш ала, үз вакытын белеп кенә тәмамлана. Чөнки ул, һәрбер ихлас күңелле һәм гадел шагыйрь кебек, шигырь язарга иренми... Башка килгән аерым фразалар, фикерләрне генә теркәп кую түгел инде бу. Рәхәтләнеп түгелү, күнелне бушату. «Аңлармын» дигән шигыре әнә шул халәтен чагылдыра да. Ул көне буе уй-хисләрен үзе татып йөри дә, шул хисләр ләззәтен, ачышлар гыйбрәтен, вакыт табып, бүтәннә - ргә дә белдерергә ашыга. Иркенләп, ару-талуын онытып, шигырь итеп яза һушына килер дә йөрәк, Шау боз, ут булыр, бәлки. Нәфрәтле йә мәхәббәтле Шигырь үк булыр, бәлки... Автор үзе дә шәхес буларак ачыла бара: түбәнсенмәскә, кимсенмәскә, мескен булмаска омтыла, башкаларны да шуңа өнди. Бу инде аз түгел — үзендәге коллыкны тамчылап сыгып чыгару, дип атала ул... Шагыйрә рухи яктан бай, горур кеше булып күз алдында кала. Тагын бер Нәҗибәбез бар бит әле — Сафина. «Казан утларымның 2 нчс санында, «Мәңгелек сер» дигән циклы һәм «Идел»нсн 5 нчс санында бер бәйләм шигырьләре басылган. Нәҗибә Сафинага җан хәрәкәте һәм фикер үткенлеге хас. Аның шигырьләре битараф калдырмый, чөнки анарда көтелмәгән, кабатланмаган образлар, хисләр киеренкелегенә тәнгәл килерлек сүзләр таба белү осталыгы бар. Ул елый-слый көлә, үлә-үлә яши: Язмышларга ял кирәк. Күңел ярыма —терәк. Сискәндем, һушсыз калдым «Ул — мин», ди ямьсез өрәк Хәзер ярлар кирәкми, Өрәк алды йөрәкне. — ди ул беркемнән дә, беркайчан да ишетелмәгәнчә. Афоризм булып китәрлек юллары да бар: ә мәхәббәт шундый «кызык». Яратсаң бар. таратсаң— юк... Нәҗибәнең кайнарлыгына контраст булып икенче бер шагыйрә аваз сала. («Казан утлары» № 3) Илсөяр Иксанова. Аны бик хөрмәт итсәм дә, шигырьләрендә кар-бураннар, төшләр күпкәрәк китте бугай, диясем килә Җылырак хисләр шигырьләре юксындыра башлады. Шуңа күрәме, ул үзе дә гел өши. Аңа бәлки үзе әйтмешли, уянырга, төштәге дөньяга гына риза булып ятмаскадыр Илсөяргә сәнгати реальлек, «он» җитми сыман. Кайвакыт мин аны ниндидер кышкы декорацияләр, бутафор карлар арасында күрә башлагандай булам. Шигырь театр сәхнәсе түгел. Анда уйнап күрсәтергә кирәкми, бәлки үз ТОРМЫШЫН белән яшәргә кирәк Сәхнә шартлылыгы белән шигырьдәге шартлылык икесе икс нәрсә. Шигырьдә тормыш дигән зур Уенда үзенчә катнашуыңны исбатлау кирәк Илсояр Иксанованың шигъри каләме нечкә, теле нәфис. Ана бераз ясалмалыктан котылып, сәнгатн чынлыкка якынаерга вакыт. Әлбәттә, без аңа «тегеләй яз, болай яз» дип күрсәтмә бирә алмыйбыз... Бәлки, ул шулай төшләр, бураннар шагыйре булып кына да калыр... Ләкин бу күпкә китсә, ышандырмый башлый һәм үзенне кабатлауга китерә. Шигырьдә чын ихлас кичерешләр белән яшәү, чынлап «уйнау» хакында сүз чыккач, үзеннән-үзе Фәндидә Харрасова әсәрләрен мисалга китерәсе килә. («Казан утлары» № 12). «Соңгы пәрдә» дигән циклының исеме, гәрчә театральлек һәм сәхнәвилеккә ишарә кебек күренсә дә, нәкъ менә шигъри образ буларак, чынлык һәм реальлеккә ирешүдә гаять көчле һәм эффектлы булып чыккан, һәм шагыйрә шушы образы белән тирән драматик рухын чагылдыра алган. Хисләре бик киеренке, хәтта ниндидер фаҗигалелек төсмерләре дә бар. Менә бит нинди парадокс: автор бу очракта, киресенчә, сәхнәне җирлек итеп ала, янәсе уйнап күрсәтә... Әмма ни гаҗәп, аның лирик герое (героинясы дип әйтәсе килә хәтта) нәкъ менә шигырь «сәхнәсендә» чын-чынлап яши, ышандыра. Чөнки аның бик тә тормышчан хисләре уңышлы сурәт-образлар ярдәмендә ачыла. Ул мәхәббәттән тетрәнүләрен искиткеч тәэсирле итеп яза — ир-атны үзеннән көчлерәк итеп күрергә тели... «Яшәргә тик яшәп өйрәнәбез», яисә «Шәраб койдым сыңар бокалыма...» дигән юллары гаять катлаулы психологик кичерешләр өермәсендә калган хатын-кыз образын ачып бирә. Яратылгангамы рухым кабыргадан, Шаһинәләр рухы сыктый тамырларда?.. — дигән юллары белән бик нечкә дини фәлсәфәгә үтеп керә, хәтта ки, үзенә бер протестын да белдерә кебек... Рифма да шәп! Гомумән, бу шагыйрәгә динамика һәм сурәтләү осталыгы хас. Сәхнәви «пәрдә» образы аңа лирик героен тагын да реальрәк ачарга хезмәт итә. Ә бит үзе баштан ук «уйнап күрсәтү»гә генә ишарә ясаган кебек иде. (Циклның исемен күздә тотам.) Менә нинди гаҗәеп шарт- лылыклардан гыйбарәт бу Поэзия дигән бөек сәнгать. Шагыйрь «образга керми», ә бәлки үз ролен, үзен тудыра... Әлбәттә, мондый үтә нечкә нюансларны аңлау, аеру өчен, гаять нечкә сизү-тою сәләте кирәк... Флера Гатина исә («казан утлары» № 3) үзенең «Хәтер» дигән поэма- балладасы белән инде шәхси драматизм кысаларында гына калмыйча, бөтен бер халыкның тарихи фаҗигасен сурәтләргә алынган. Поэма зур булмаган 5 бүлектән тора, һәм аларның исемнәреннән үк, мәсәлән, «Болгар иле», «Афәт», «һәлакәт», «Дога көтеп» һ. б. әсәрнең баллада жанрына туры килүе исбатланып тора. Флера ханым шушы бик таныш һәм авыр тарихи теманы шактый үзенчәлекле итеп ачып бирүгә ирешкән. Темасына күрә, формасын да дөрес тапкан: әсәр борынгы стильдә- икеюллыклар белән язылган. һәр бүлекнең үзенә бер гыйбрәте, фнкер-мәгънее дә бар. Теле бай, матур. «Афәт» бүлегенең гыйбрәте шуннан гыйбарәт: Шөһрәтең зур, күгең биек, табынын мул, Иделсуга комсызланып сузыла кул... Әйе, бәхеткә, муллыкка, шөһрәткә кул сузучылар табыла... Бу безне хәзер дә афәттән искәртеп тора сыман. Журналның 11 нче санында Сембер шагыйрәсе Иделбикә шигырьләре бирелгән. Ул табигать турында яратып яза. «Алтайга» шигырендә шул төбәкнең пейзажын матур гына сурәтли һәм шул Табигатьне имин килеш сакларга өнди. «Тезмәләр»ендә үзенең Семберен дә мактап алган. «Калфак» шигырендә исә «Кулы чиккән энҗе калфак киеп...» дигән юлны «үзе чиккән» дип төзәтәсе килә. Әйтергә кирәк, Иделбикәнең теле шактый кытыршы, төгәлсезлекләр күп очрый. Фикер чатаклыклары да күренеп китә. Мәсәлән, «Кемнең хакы бар?» дигән шигырендә табигатьне җимермәскә өнди дә, Җимерергә базсын адәм Тик үзе төзегәнне! — дип төгәлләп куя. Менә сиңа мә! Тауны җимермә, урманны кисмә, Тәңредән курык, ә менә үзең төзегәнне җимерсәң дә ярый икән... Аннары «Триптих» әсәрендә дә тел җайсызлыклары очрый. Мәсәлән, миңа «ватык агачлар» дигәне ошамады. Бу эпитет һич тә урынлы түгел. Уйларга кирәк менә шул сүзне: ничек мөмкин? Тел осталыгын, әлбәттә һәркемгә дә камилләштереп, үстереп тору зарур. Сүз уңаеннан, менә бер шагыйрәнең тел осталыгын арттыра баруы күзгә чалынмый 160 калмады. Бу — Фирдәвес Әһлия. («Казан утлары» № 12). Аның «Йөрәкнең соңгы кылы» дигән шигырьләр бәйләме шактый уңышлы. Ул кабаланмыйча гына, уйланып-моңланып, үзенең бер шигырендә язганча, «Алланың сулышын тыңлаш» яши... Образлары нечкә, нәзакәтле. Тыңлыйсым килә давылның Скрипкада уйнаганын, — ди ул хискә бирелеп. Әйе, тормыш давыллары нечкә хисле ханым-туташлар- ның йөрәген скрипка кылларыдай нечкәртәдер анысы... Ләкин давыл ул җил генә түгел... Ул скрипкада гына уйнап калмастыр шул... Фирдәвес, гомумән, нечкә күңелле шагыйрә. «Кышкы төн» шигырендә әнә шул сыйфаты калку чагыла: Күнелләр дә йолдызлана Әкият үзәгендә. Галәм үзе—айлы дөнья чагыла күзләрендә... Шулай, йөрәкләрнең соңгы кыллары өзелә күрмәсен иде, дип уйлап куясың бу шигырьләрне укыгач. «Казан утларымның 6 нчы санында Кәүсәрия Шәфнкова белән Рәфис Мөхәммәтдин шигырьләре «Икс аккош» исеме астында бирелгән. Илдар Юзисвнең сүз башы белән. Бу ике жан икс аккош булып кавышкан лабаса. Кәүсәрия батыр йөрәкле шагыйрә. Гәрчә искиткеч нечкә күңелле булса да. Ул үз хәлен үзс генә белә, көчле булып кыланмый да. Аның ныклы рухы үзеннәнүзе табигый рәвештә шигырь юлларына агып керә, теле дә бик матур, йөгерек, бай. Әйт әле, шомырт агачы, Син шуны әйтеп кара. Чәчәкләрең ап-ак синен. Җимешең нигә кара? Нинди гүзәл юллар! Нәкъ халык ижатындагыча, табигатькә эндәшү, аның белән сөйләшү чын шигырьгә азык биргән. «Тал икән» дигән шигыре дә бик фәлсәфи, табигатькә кушылып беткән җир баласы образын ачып бирүгә корылган: Кәчлене имәнгә тиңлиләр, Имәннәр нык була, диләр дә. Яр буе таллары булу да Бик җиткән авырлык килгәндә.. Баштарак искә алынган Әхмәт Рәшит тә шул сынмау-сыгылмау турында сүз алып барган иде. Ләкин сурәтсез, образсыз гына Ә менә Кәүсәрня аны шулкадәр оста итеп күз алдына китергән дә куйган. Рәссамнар кебек. Мин җилдә айкалып- чайкалып утырган инеш буе талларын күрәм, үземне дә шулар белән чагыштырам, сынмам әле, дип юанам... Нинди табигый образ. . Кәүсәр чишмәләрең кипмәсен, Кәүсәрия! Рәфис Мөхәммәтдин дә (мин аны Кәүсәриядән аермадым инде) шулай ук сүз тәмен белеп язучы булырга охшый. «Әллә нигә кошлар күрсәм, үз-үземнән оялам», дип яза ул бер шигырендә. Ул да, Кәүсәрия шикелле нечкә күңел, яралы җан икән, дип уйлап куйдым Рәфиснен шигырьләрен укыгач. «Казан утларымның 9 нчы һәм 11 нче саннарында Фәния Чанышсва һәм Гөлшәһидә апа шигырьләре белән дә танышып чыктым. Уфада Казанны, Туфанны һәм башка дусларын сагынып яшәүче Фәния Чанышсваның һәр шигыре сагыш-моң белән тулган. Теле матур, хисләре нечкә. Шул хисләреннән хәтта «Керфек очларында кар эри...» Гөлшәһидә апа исә, керфекләрен яшеребрәк: Ап-ак карда яфрак ямь-яшел, Тамып калган җәйнең күз яше, дип яза. Аның «Моңнарымда жидс кыл» дигән баш астында чыккан шигырьләре, үзс әйтмешли, «гол төбенә төртеп куйган алма төшләредәй, көгмәгәндә- уйламаганда шытып чыккандыр сыман...» «Идел» журналының 11 нче санында Рафига Усманованың «Мнн кушылма: боз һәм ялкын» дигән шигырьләр шәлксмс игътибарымны жәлеп итә. «Кая әле, карап карыйк, бозып эриме, ялкының дөрлиме?» дип укый башладым һәм «Ә ул» дигән шигыре инде автор файдасына «эшли» дә башлады. Аның рухи халәте, психологик кичерешләре, фәлсәфи лирикасы кызыклы гына. Мәсәлән, «Кыска бәхет—ул мәңгелек икән» дигән юллары сыналган ачы хакыйкатьне үз йөрәге аша кичереп язганлыгына ышандыра. «Идел» журналының шушы ук санында Таңчулпанның да «Ак таш сере» дигән шигыре басылган. Ак таш — Галәмнән Җиргә атылып төшкән мәхәббәт йолдызы. Ул — һәлак булган мәхәббәт эзе... Автор эзләнә, уйлана, фантазиягә бирелә... Шушы бөек хис-сернсң галәми ачкычын табарга омтыла. Шуның белән бергә, авторга тел осталыгына игътибарны арттырырга дигән киңәшемне дә биреп калам. .. Шулай итеп, шагыйрәләребез үзләренең күңел дәрьяларын айкыйлар, җирдән күкләргә омтылалар, тормыш диңгезенең сагышлы ярсулы дулкыннарында тирбәләләр, йөрәк серләрен яшермичә ачып салу бәрабәренә Галәм серләрен ачу турында хыялланалар... Ә мин исә бүгенге максатым кысаларында Рифә Рахман дигән шагыйрәнең «иҗат серләрен» ачарга ниятләп утырам... («Идел», № 3). Рифә Рахман үзенең хис-тойгыларын, мәхәббәтен-нәфрәтен, үзе ачкан мәгънәләрен вә алган гыйбрәтләрен түгә дә, түгә... Ул хис-кичерешләр хәтта буталып бетеп, аңлый алмас дәрәҗәгә җитә. Чөнки автор аларга кирәкле сүзләрне табып та бетерә алмый сыман. Ул «табышмак-шигырьләр» дә язып ташлый, янәсе шигырь шулай серле булырга тиеш. Ләкин еш кына аңарда фикер буталчыгы үзе сүзләр буталчыгын китереп чыгара булса кирәк. Ул үзенә үзе абына, үз күңелен үзе аңлап та, димәк ки аңлатып та бетерә алмый. (Хәер, анысы күпләргә хас.) Чонки автор үзенең лирик героен сәнгатьчә эзлеклелек белән ачып бетерми. Аның күңел төбендә ни ятканын, «аң төбендә» (подсознание) ниләр шәйләнүен, теге яки бу хискичерешнең сәбәп-чыганагын аңларлык, һич югында сизенерлек җирлек күренми кала. Бары тик — нәтиҗә генә языла. Әйтерсең лә укучы аның бөтен тормышын һәм халәтен алдан ук белеп торырга тиеш... Ә бит буталып беткән төшнең дә, яисә эш-гамәлләрнең дә бер логикасы булырга тиеш. Зигмунд Фрейд нәкъ шулар турында аңлата бит... Димәк, инде без лупа тотып, һәр иҗекнең мәгънәсен аңларга тырышып, казынып утырырга тиеш?.. Ләкин моның бер шарты бар: бу очракта рухи халәткә бик тә тәңгәл сүзләр генә язылырга тиеш... Гадәттә бу мастерларга гына хас... Мәсәлән урыс тәнкыйтьчеләре Мандельштам иҗатын әнә шулай инә күзеннән үткәреп тикшергәннәр, өйрәнгәннәр: «Ни өчен бу метафораны кулланган?»... яисә «Бу серле ишарә нәрсәне аңлата?..» Ләкин бит Мандельштам билгеле бер чорның бик тә мәгълүм социаль һәм лирик корбаны. Аның шигъри образларга төренгән «серләрен» тарихи гомумсәбәпләр белән аңлатырга мөмкин, һәм шулай аңлатыла да. Шуңа күрә аны җентекләп өйрәнү, кайтып-кайтып аңларга һәм анализларга тырышу җәмгыять өчен со- циальпсихологик яктан да мөһим. Чонки атаклы шагыйрь тиктән генә «җенләнеп», үз хисләреннән үзе тончыгып, үз «мин»е белән болай гына саташып яткан бер авыру бәндә түгел. Ул искиткеч тирән белемнәргә һәм дөньяны искиткеч нечкә кабул итү сәләтенә ия булган зур шәхес. Мин Рифәне һич тә кимсетергә теләмим, әлбәттә. Бары тик аңа әлегә үзенең лирик героен эзлеклерәк рәвештә үстерергә, аның «чын» йөзен ачарга кирәк дип кенә әйтәм. Чөнки «үзкыйммәте» булмаган лирик герой берәүне дә кызыксындырмаска мөмкин ахыр чиктә. Ә хәзер юри генә бер строфага тукталыйк: Келәм генә, келәм... Хәлне сорасагыз. Миннән качып шулчак Үксемәгез ялгыш... Әйдәгез «казыныйк». Дүртенче юлдагы «ялгыш» сүзе ни өчен килеп кергән соң монда? — ялгыш кына килеп кергән булырга охшый. Чөнки каршылыклы фикер уята укучыда. Әйтик, кемдер аның хәлен сораша, ә ул көлә генә... Ни өчен лирик герой аңа «сез» дип, ягъни «сорасагыз» дип эндәшә? Хәлен сораучыны читләтүме, юшая-иронияме бу?.. Ә теге «кемдер» (хәлен сораучы) шуңа реакция рәвешендә качып үксергә дә мөмкин, имеш... Ни өчен?—Хәер, сәбәбе бардыр, нидер сизенәбез, шагыйранә ышанабыз. Ләкин ник соң алай булгач, «ялгыш» сүзе килеп керә. Бу нәрсә? «Тегене» үчекләүме, әллә кыланумы? «Ялгыш» дигән сүз шундук драматизмны сүндерә һәм үзен акламый. Алай гына да түгел, лирик геройга карата теләктәшлек тә бетә. Менә шундый мисалларны шактый китерергә булыр иде. Тормышта битлек кию—мәгълүм күренеш. Әмма шагыйрьнең битлек киюен мин аңламыйм. Кызганычка каршы, Рнфә үз шигырендә бнтлек кия һәм моны яшереп тә тормый. «Мин йоземә һәрчак бәхет төсе бирдем..м дип башлап җибәрә ул бер шигырен. Ни өчен сок?1 Нигә сон шагыйрь (лирик герой гына түгел инде бу!) бнтлек кияргә тиеш?! Анын бөтен фаҗигасе дә шул бнтлек кимичә яшәвендә бит инде. Аннары, үзе «йөземә бәхет төсе бирдем», дип күзне алдый, ә үзе шунда ук (бәлки,—бүтән шигырендә?). «Колагына түгел, күзгә ышан дидем»,—дип яза. Димәк, һәрбер күренгән нәрсәгә ышанырга?! Ә бит күргән бер нәрсәгә ышану — шулай ук беркатлылык. Бу —фәлсәфәгә тартмый... Шигырьдә —бигрәк тә. Гомумән, бәхетле булып кылану шагыйрьләргә хас нәрсә түгел ул!! Ә инде менә бу юллардан мин берни дә аңлый алмадым: Яхшылыкны исәпләрмен, кылсам белми, Тәкәббер көл, диде, җебеп яраттыргач. Монда инде безгә атаклы Петросян кебек, йөзгә-күзгә аптырау галәмәтләре чыгарып, иннәрне сикертеп куярга гына кала... Еш кына Рнфә оригиналь булып күренергә тырыша, кылана, чытлыклана, ыгы-зыгы килә, «ис китерергә» тырышып, беркатлы рәвештә ялгыша. Гомумән, аңа хис-кичерешләрен дә, тел җайсызлыкларын да тәртипкә китерергә, этика һәм эстетика серләрен үзләштерергә киңәш итәр идем. Укучыга —хөрмәт, аның белән хәлеңне уртаклашкач, бераз итагать тә кирәк. Шигырь культурасы дигән нәрсә мондый кыйлануларны кискен кире кага! Шигырь чокыр-чакырга җыелып калган су түгел, ул — саф чишмә, эчкерсезлек чыганагы. . Шулай ук дөньяга киңрәк караш ташларга, киңрәк фикер йөртергә кирәк. Ихлас булып күренергә тырышып, кирәгеннән артык шәрәләнү дә, биздерә генә. . Шигырьдә сер дә калсын! Шигърият — халыкның акыл аклыгы һәм хисләр сафлыгы. Сан фикер һәм примитив хис бергә болганып кына чын шигырь тумый. Хәтта матур сүзләр кыстырып язсаң да. Әзер калыптагы тапталып беткән сүзләр, акыл сатулар, артык таныш точс хисләр берәүне дә дулкынландырмый. Чөнки аларның тәэсир итү коче, энергиясе сүнгән була. Аларда беренчеллек юк! Әгәр синдә хикмәт, гаҗәпләндерү һәвәслеге булмаса, каләмгә тотынасы да юк. Әгәр синдә романтика булмаса, син, димәк, күңелсез кеше. Кайберәүләр үзләрендә шушы сыйфатларның юклыгын да сизми кебек... Әмма шигырь язарга тотыналар. Ялгыш кына бу турыда искәртеп куйсаң, бик тиз сыртлары кабара, серкәләре су күтәрми «Бәлки үтеп китәр, сизмәсләр» дигән бик тә примитив һәм әрсез ният йөртә аларны әдәбият тирәсендә. Шул әрсезлек чаптыра, төрле юлларын таптыра Иң кызыгы андыйлариы хуплаучылар да табылып тора. Шәп шагыйрь булу өчен, һичшиксез, телне шәп белергә кирәк. Әдәбиятның топ коралы нәфис тел, нәфис сүз. Бик таныш хисләр дә үзенчәлекле һәм якача әйтеп бирүне сорый. Әдәбиятта нәрсә әйтүдән бигрәк, ничек әйтү кыйммәт. Поэзиягә фикер кирәкми, дип сүз куертулар да мәгънәсезлек, минемчә Андый шигырьләр тиз туйдырыр, яши алмас иде. Мәгънәсез сүз тезмәләре меңәр ел яшәп килә алмас иде... Поэзиягә лирика да, фәлсәфә дә, фән дә, дин дә, сәнгатьләр дә бик кирәк: (музыка, рәссм-сурәт, театр һ. б элементлары) Ләкин алар хис һәм мәгънә образларын тудыру очен хезмәт ггтәргә, шигырь кысалары һәм шартларына буйсынырга, теманы ачып бирүдә ярдәм итәргә тиеш.. Тема, дигәннән, татар поэзиясендә темаларга кытлык юк үзе. Татар шигърияте әүвәләүвәлдән Җир тормышы белән генә чикләнмичә. Галәмгә, ай-йолдыз- ларга үтеп чыккан. Ул мәҗүсилектән алып илаһилыкка кадәр кешенең хисләр дөньясын чагылдырырга омтыла. Соңгы вакытта дшш тема да күпләр иҗатында урын ала. (Совет чорында күмелеп торганнан соң, ул яңадан көчәеп, үсеп китте.) Ләкин аңа да бик сак якын килергә, образлар һәм сурәтләү чаралары сыйфатында мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Бәгыребезгә таш булып утырган Милләт темасы да һәр шагыйрьдә диярлек чагылыш таба. Бу аңлашыла да. Әлбәттә, бу темалар һәр шагыйрьдә дә «үзенчә» ачыла, дип әйтеп булмый. Чөнки күп очракта нәкъ менә үзенчәлек, оригинальлек җитми. Кайберәүләр, үзләре дә сизмәстән түгел, киресенчә, белеп торып кабатлыйлар: янәсе бу темадан читтә калмыйлар Бер үк теманың шигырь саен кабатланып, монотсматнзмга әйләнеп бетүе дә ялыктыра. Берәүләр туган телебез хакында язып, аны камгглләштерә, эзләнә, хәтта яна сүзләр дә уйлап таба, ә берәүләр киресенчә, телне гарипли, чүпли. Ә бит тел шагыйрьнең көзгесе. Әллә нинди тойгы-кичерешләргә бирелсәң дә, хәтта ки чиргә сабышсаң да, аларны тел беләы сурәтләп бирә алмыйсың икән, син әдип түгел инде... Аннары шагыйрь үз ачышларын башкаларга җиткереп, үз табышлары белән уртаклашса да, бу әле аңа ияреп, кемнәргәдер аны кабатлау хокукын бирми... Безнең шигырьләрдә мондый хәлләр дә күренгәләп китә... Шуның очен тәнкыйтьчеләргә дә, мөхәррирләргә дә бик сизгер, таләпчән булырга кирәк. ...Шулай итеп, без байтак кына шагыйрьләрнең 1996 нчы елда донья күргән кайбер әсәрләрен карап, күзәтеп чыктык. Нинди нәтиҗәләр ясарга була соң бу күзәтүләрдән?.. ...Без балачакта «Нәрсәң бар, нәрсәң юк?» дигән уен уйный идек... Менә хәзер дә мин гүя «Газиз халкым, нәрсәң бар, нәрсәң юк синең, беләсеңме?!»—дип аңа эндәшәм һәм үзем үк җавап та бирергә тырышам. —Синең әле, шөкер, Поэзияң-Шигъриятең бар!—дим. Иң авыр чакларда да шул шигъри шифа сине саклап калдырган, дим. Д1шеңне кысканда—догаң, тарихыңны бозганда — хәтерең, фикереңне буганда — фәлсәфәң, телеңне кискәндә, сүзен дә шул шигырь булган икән, дим... Татар милләте, гомумән, тамырыннан романтик рухлы, шигъриятле милләт. Кайнар халык — үзе кайнар сүз чыганагы. Киңлек, хәрәкәт, атлар—бу да «Канатлы Ат» өчен элек-электән табигый җирлек булган. Шул бөек Шигъриятебез эчендә әле тагын аның үзенең бетмәс-төкәнмәс «бар»лары һәм «юк»лары хәттин ашкан. Әмма болары — Поэзиянең эчке проблемалары. Нәрсә бар безнең Поэзиядә?—Талантлар бар! Изге темалар бар... Шигъри мирасыбызны баетып торган яңа әсәрләр бар. Традиңияләребезнең дәвамы һәм иҗади ачышлар-яңалыклар бар... Ә нәрсә юк?—Чын поэзиядә алдашу юк! Чын поэзиядә мескенлек юк! Чын поэзиядә коллык юк! Әдәбият шуның белән кыйммәт тә. Шигърияттә үзеңнән дә яхшырак булу кирәк . Чөнки ул милләт һәм халыктан бераз алдарак, югарырак бара... Бу һич тә тәкәбберлек түгел. Шулай булырга тиеш тә әдәбият! (Бүтән халыкларда да ул нәкъ шулай...) Хәлбуки, бүгенге шагыйрьләрдә, дөнья әдәбияты белән чагыштырганда, җитеп бетмәгән шактый сыйфатлар да юк түгел әле. Бу, әлбәттә, конкрет тормыш шартларына да, яшәү һәм фикерләү рәвешенә дә бәйле. Киңрәк кысаларда алсак, хор фантазия, нечкә интуиция, шигырь культурасы, тирән профессионализм, хисләр диапазонының киңлеге, эпик фикерләү, эстетика һәм этика өлкәләрендә белемнәрнең җитенкерәмәве күренә. Инде конкретрак яктан килсәк, кайбер шагыйрьләрдә беренчеллек, ихласлык, психологик культура (чама хисе, сиземләү-тоемлау, артистизм, серлелек, җан хәрәкәте һ. б.), дөньяга кнң караш, хикмәт, һәм, ниһаять, тел байлыгы һәм моң җитеп бетми. Инде тагын да төгәлрәк әйтсәк, соңгы вакытта безнең шигырьләрдә иң дефицит нәрсә — яшьлек дәрте һәм рухи күтәренкелек бугай... Татар шигъриятен картлык ностальгиясе, яшәп ару сүлпәнлеге, дөресрәге ниндидер депрессия биләп алган кебек... Әлбәттә, бу һич тә очраклы хәл түгел, һәм әдәбиятка кагылышы булган һәркем моны аңлый да, аңлата да ала... Хәер, болары, бәлки вакытлы гына хәлдер. Шулай да һәрбер шагыйрь яңарып торырга, өзелгән өметләрне ялгарга, гомере буена сихерләнгән җан булып калырга тиештер... Шигърият оркестрына килеп кушылган һәрбер шәхес үзенең авазын, көен табарга, осталыкка омтылырга бурычлы... Күзәтүемнең ахырында Мәҗит Гафуринын Сүзгә әһел булмаганга сүз сөйләмәк,— Күмер саткан базарда җәүһәр сатмак, — дигән юлларын бераз үзгәртеп, бүгенге шагыйрьләрне «Җәүһәр сатмак базарда күмер сатмак» булып йөрергә калмасын иде, дип кисәтеп тә куясы килә. Фәрештәләр кыймый торганда, шайтаннар кереп тулмасын өчен, шигърият бакчасын бергәләп сакларга иде! Ак кәгазьне— калкан итеп, каләмне — сөңге итен!.. .. Козьма Прутковның «Бәхетле буласың килсә, бул!» дигән гыйбрәтле тәгъбирен үзебезгә яраклаштырып, мин дә каләм ияләренә уены-чыны белән: —Шагыйрь буласың килсә, бул!—димен. Бары тик шагыйрьлек шартларын гына Иман шарты кебек белеп тор... Редакциядән: Бүгенге шигърият турында башка авторларда да уйланулар туа икән, без аларга журнал битендә урын бирергә әзер.