Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Гурий ТАВЛИН

Тагын өч ел чамасы яшәгәч, без өченче меңъеллыкка аяк басачакбыз. Көннәр жай гына уза тора, без, бәхетле киләчәкне күздә тотып, бүгендә яшибез. Ә бүгенгебез, берәүгә дә сер түгел, куанычлы булудан ерак. Без — хәерчеләр, әдәби җәмәгатьчелекне тан калдырырлык әйберләр дә яза алмыйбыз, язган әсәрләребез дә дөнья күрми. Тормышыбыз жииеләя бармый, коннән-көн авырая. Радио, телевидение, вакытлы матбугат элекке СССРнын төрле төбәкләрендә халыкнын әүвал төшенә дә кермәгән коточкыч фажнгалар, жан кыюлар, кан коюлар, талаулар, көчләүләр, ачлык игълан итүләр, забастовкалар турында бәян итә. Ил тәмам тугарылды, телебезгә бакс, ваучер, киллер, рэкет, мафия кебек чиркангыч сүзләр кереп оялады. Хатын- кызларыбыз тән сатарга кереште, әйләнә-тирәбездә гомерләре буена бармакка- бармак та сукмаган ата ялкау әрәмтамак законлы караклар барлыкка килде. Казнабыз беркайчан да булмаганча бушап калды, төрмәләр караклар белән тулды, балаларыбыз ата-аналарыннан качып үзбашларына көн итәләр. Шундый шартларда тормышның якын киләчәктә рәткә ксрерснә өмет багларга мөмкин түгел. Әдәбият — заман көзгесе. Ул сүзләрдән тукылган яхшымы, яманмы палас. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов «Казан утларымның быелгы 1 нче санында: «Бүгенге прозабызның кимчелекләрен аңларга телисен икән, аны аерымачык итеп әйтергә кирәк: заман колачы югалды, хезмәт кешесе прозада юкка чыкты, күрәкарау тәнкыйтьчеләр заман героен, хезмәт кешесе образын пычратып бетерделәр, аның яманатын саттылар, ә бит хезмәт кешесе — илнең тоткасы ул. Ярамый бит инде, жәмәгать, ашаган табагына төкерү»,— ди ачынып Бүген хезмәткә яхшы мөнәсәбәт булмау аркасында, яртышар ел хезмәт хакы түләнми. Бу Россиянең хурлыгы. Илне шундый аяныч хәлгә китергән, үгез үлсә —ит, арба ватылса - утын дип эш in-үче ташмангайларның хурлыгы ул. Узган ел журналда 6 роман, 4 повесть басылган Шуларга Татарстан китап нәшриятында чыккан Миркасыйм Госмановнын «Ябылмаган китап», Марсель Галиевнын «Нигез», Рафис Гынззәтуллинның «Кырау», Рәшит Ибраһнмовның «Канатларга зәңгәр биеклек», Флүс Латыйфн белән Ринат Якутның «Тамга» әсәрләрен дә китереп кушсак, язучыларыбызның кулларыннан килгәнчә эшләгән- лскләрсн күрербез. Тик кызганыч, нәшрият чыгарган ул китаплар барысы да тиз арада укучылар кулына күчкәч, былтыр ук инде көндез шәм яндырып эзләсәң дә табылмас хәлгә килделәр. Узган ел журналда чыккан әсәрләр арасыннан мин Ринат Мөхәммәдневнең «Утлы таба өстендә» әсәрен уңай яктан бәяләр идем Бу кан өшеткеч вакыйгалар барыбызга да яхшы таныш булсалар да, «Утлы таба өстендә» әсәре кызыксынып укыла. Язманың авторы, ул чакта РФ Югары Советы депутаты Р Мөхәммәдиев, үзе тасвирлаган вакыйгаларның җайлы шаһите берәүне дә битараф калдырмаслык әсәр язган. Узган ел журналда шулай ук Рабит Батулланын «Американы мин ачтым», Марсель Галиевнын «Догалы еллар» эссесы әдәби әсәрләр рәтенә кертелмәсәләр дә, фактик материалга байлыклары, телләренең йөгереклеге белән хәтердә калалар. _ _ , Күренекле тәнкыйтьче, КДУ профессоры Тәлгат Галиуллинның «Тәүбә» романы бүгенге «яңа кешеләр» хакында. Романның авторы 1996 елның 21 маенда «Ватаным Татарстан» газетасында бастырган мәкаләсендә: «Гаделлек белән вәхшилек, олылык белән явызлык арасындагы көрәшне күрсәтү, төркемнәр арасында аяусыз сугыш, көрәш, кеше каны су бәясенә дә тормаган әшналекявызлык каләмдәшләремне уйландырыр, жнтдн сөйләшү юлына алып чыгар, дип көткән идем», ди һәм теләгенең «әлегә» акланмаганын әйтеп үтә Аның теләген өлешчә Балтачтан Рәфыйк Шәрәфиев «Төзәтәсе иде дөньяны». Апастан Бану Кадыйрова «Битараф калдырмый» һәм Наилә Зәйнуллина «Их син, яшьлек!» дигән язмалары белән күпмедер акладылар шикелле. Прозабыз уташлары һәм кимчелекләре белән бергә үрелеп барды. Ул чор- заман җимеше булудан узмады, шуңа дөнья аренасына да чыга алмады. Моңарчы язылган кайсы әсәребезне «Тын Дон», «Плаха», «Урыс урманы» белән тиңләштерә алабыз? Г Әпсәләмов романнарынмы, әллә бүген Халык язучысы дигән абруйлы исем йөрткән әдипләребезне» әсәрләренме? Без бер-беребезне мактаудан, берберебезгә яңгыравыклы исемнәр бирүдән уза алмыйбыз. Дөнья аренасына чыгар өчен шешәдәшлек, әшнәлек берни дә бирми, аны» өчен татар икәнеңне онытмаган хәлдә, глобаль фикерли белү сәләте кирәк. Зәки ЗӘЙНУЛЛИН Татар җанына үтеп керерлек әсәрләр бүгенге язылганнары арасында юк дәрәҗәдә диярлек. Шулай булса да Нурихан Фәттах, Гурий Тавлин һәм Фәнзаман Баттал әсәрләре яхшы якка аерылып торалар һәм мина аларны уку әйбәт тәэсир калдыра. Минем уемча, татар прозасы бүген бик зур кризис кичерә. Татарның фаҗигасын: дүрт йөз елдан артык урыс астында юкка чыгарырга тырышып изелгәнен, үзенең иреге өчен көрәшен, урыска тугрылыклы булып хезмәт итеп-нтеп тә, үзе өчен аңардан бер генә нәрсә дә ала алмаганлыгы»; тугай теле, гореф-гадәте, дине, иреккә омтылучанлыгы бетеп барганын; шул иреккә өндәп вәгазь укучы, сөйләүче руханилары, язучылары, галимнәре булмавы» күрсәткән әсәрләр юк. Ә алар бик кирәк! Халыкның аңын, горурлыгы», көрәшкә теләген торгызу, уяту өчен! Язучылар куркак, пассив. Чөнки татар, колонизаторлар тарафыннан чапкаланган, кискәләнгән, изелгән һәм шул кадәрле куркырга өйрәтелгән ки, хәтта ул үзенең азатлыгы өчен көрәш башларга тырышкан улларына, кызларына урыс шовинистларына караганда да явызрак каршы тора торган маңкорт татарларны тудырган, үстергән, урыннарга мендереп утырткан. Алар, шул маңкортлар бүген, татар мәнфәгатенә каршы урысларның иң алдынгы сафларына басып сугышалар. Прозабызны үстерү өчен: 1. Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчеләре язучыларга рухи, матди яктан ярдәм итеп, өстә утырган «хуҗалардан» курыкмыйча эш итә белергә тиешләр. Язучылык эше яхшы түләнеп, китаплар күпләп чыгарга тиеш. Татарстан җитәкчеләренең (район башлыгыннан алып Президентка кадәр) бертуктаусыз чит илләргә йөрергә, катлы-катлы коттеджлар салырга акчалары бар «исән, әдәбиятка да тапсыннар, һәм теләкләре булса, табарлар! 2. Ай саен язучыларның гомуми җыелышын оештырып, аларның нужа-мнх- нәтләрен тыңлап, барлап, аларга матди ярдәм күрсәтергә кирәк! 3. Татарстанның һәр районына 4-5 язучыны беркетеп, ел әйләнәсендә, шул язучылар беркетелгән район авылларында киң күләмдә әдәбият, сәясәт, тарих турында, бүгенге тормыш, көнкүреш турында әңгәмәләр алып барырга һәм лекцияләр укырга тиешләр. 4. Язучыларның проза секциясе һәр атнада бер мәртәбә җыелырга тиеш. Шунда яңа чыккан әсәрләр: повесть-романнар, хикәяләр, мәкаләләр, газетадагы язмалар турында фикер алышулар булсын. 5. Прозаның төп җитешсезлегс — язучының халыктан аерылып яшәве һәм татар халкының бүгенге тормышын белмәве. Аерым шартлар: а. Прозаиклардан талантлы, әйбәт язучыларга яхшы шартлар тудырырга кнрәк. һәм аларның китапларын еш чыгарырга. 6. Татар язучыларына татар телле мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар әдәбияты турында күпләп чыгышлар, лекцияләр ясарга кнрәк. Очрашулар күп һәм еш булсын. в. Әдәби тәнкыйтьне көчәйтергә. Газета-журнал битләрендә чыккан әсәрләргә бәя бирергә, анализ ясарга кирәк. Пешмәгән әсәрләргә нәшриятка юл ябык булсын. г. Урыска яраклашып язудан туктарга, татарның горурлыгын күтәрә торган әсәрләр язылсын. д. Татарстанда, Казаннан ерак түгел җирдә, өлкән язучылар өчен 15—25 кешелек иҗат йорты төзергә кирәк. Бер үк вакытта аларның, бәлки, кышлау урыны да булырга тиештер ул. Өлкән яшьтәге язучыларның яшәешләрендә япа-ялгыз торып калулары башкача кабатланмаска тиеш. Карт язучылар зур ярдәмгә мохтаҗлар!