Логотип Казан Утлары
Новелла

МӘХӘББӘТ МАҖАРАЛАРЫ

 Урыс әдәбиятының зур язучысы. Нобель бүләге лауреаты — эмиграциядә илен бик сагынып яшәгән һәм мәхәббәт турында гүзәл әсәрләр иҗат иткән Иван Алексеевич Бунинның тормышы һәм иҗаты алдына олы хөрмәт белән баш ию билгесе булсын иде бу новеллалар. Төнге сәгать икеде ___ ундый ук дәрәҗәдә акылны югалту, башны җую үз гомерем* —ш бүтән беркайчан да булмады шикелле...— дип, бик тә серле ител сөйләп китте безгә ул кичне рәссам Эмиль әфәнде. ...Ул елны миңа бер айга якын Мәскәүдә яшәргә туры килде. Китап бизәүче рәссамнарны андагы үзәк нәшрият үрнәгендә осталык арттырырга тәҗрибә уртаклашырга дип җыйганнар иде. Урнашуыбыз да башкаланые үзәгендәге иң затлы кунакханәдә булды. Чөнки без, провинциядән ген* җыйналган булсак та, үзегез беләсез, андый-мондый гына халык түгел - рәссамнар бит! Ә ул чагында җитәкчеләр, кем белән ни рәвешле эш итәрг? кирәклеген бик яхшы беләләр иде. Хәзергеләр сыман түгел! Әйе... Менә шул.. Мәскәүгә килеп байтак кына яшәлгән дә иде инде.. Бер кичне шунда. Мәскәүдә яшәүче таныш рәссам минем номерга куйаК» килергә итте бит. Ул инде, өендә—дүрт стена арасында ятып, усал хатын итәген саклап туйган, күрәсең, шуңа күрә җай чыкканда бер про ачып аласы килде, ахрысы, моның. Аннары үзегез беләсез: Мәскәү халкы гомумән, бушлай сыйланырга бик тә ярата бит ул! Кунакка килгән әлеге танышым белән шактый гына гәпләшеп утыр- 1ЫК без Аннары кунагым өйдәге усал хатынын искә төшерде дә. ашыгыр- а югынды Мин дә инде аннан арый башлаган идем, шуңа күрә артыгын кыстамадым, үзебезнең бишенче каттан аска хәтле моны озата төштем. _ Без торган кунакханәгә метро ерак түгел иде «Ярар, анда хәтле оарып йөрмә инде», дип. кызу-кызу өенә чапты бу. Ә мин исә номерда утырып нык кына туйган кышкы салкынга, рәхәт һавага чыккач, тиз генә кире керәсе дә килми башлады. Йөрим шунда, кунакханә ишегеннән оик ерак китмичә генә таптангалап. Әле генә ап-ак кар явып үткән, ул кунакханә алдындагы шактый киң мәйданны тип-тигез аклык дәрьясы итеп калдырган. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә сирәк.. Шәп! Романтично' Шулай чит шәһәрдәге кышкы төн матурлыгына кызыгып, хозурланып күпме йөрег өнмендер, анысы инде истә юк. әмма бер мәлне үзебезнең кунакханәгә таба метро ягыннан бер ир-атның якынлашканын абайлап аллым. Кызу-кызу килә. Ә бераздан ныклап карап баксам — Уфадан килгән коллегам Шаһбаз ич бу! Соңгы арада монда көннәр буе бергә кайнашкан булсак та. төнге Мәскәү уртасында икәү генә очрашкач, бик тә сөенештек инде үзе. Бала-чагалар төсле куаныштык! Мин моңа сөйләп бирдем инде: «Менә, кунакны озаттым да. кире керәсе килмичә йөрим әле...» дидем. Аның да кәефе шул чама булуы ачыкланды. Ул туганнарына кунакка барган икән дә. кайтасы булгач, мәҗлес ахырына кадәр юра алмаган. Шуңа күрә үз-үзенә ачуы килебрәк һәм төнге Мәскәү урамында бер ялгызы калудан куркыбрак чаба-чаба кайтуы икән бу бахырның. Бүгән һичбер ашыгыр җире юк икән моның да... Әйдә соң, менә монда кереп, бераз гамак чылатып чыгыйк. Кай гакайга мин дә бөтенләй айнып беттем бугай инде! диде бераздан Шаһбаз кунакханә ае гына ук урнашкан pee r оран ишегенә таба ымлап. Кунакханәсендә инде айга якын яшәп тә, бусына бер дә кергән юк иде минем. Үзебезнең шул бишенче каттагы кафеда гына тукланып йөри идем. Шаһбазның әлеге көтелмәгән тәкъдименнән башта куркыбрак калдым, шуңа күрә икеләнеп кенә: Бу вакытта... Чын алкашлар кебек... дигән булдым. Ә баксаң, үзем әкрен генә тегенең артыннан атлыйм икән. Эчтә шайтан утыра бит инде барыбызның ла! Үзең беләсең, җай гына чыксын! Ни өчендер, ишек гәбендә сакта горучы швейцар-мазар да очрамады эезгә, вакыт бик тә соң булгач кереп йөрүче табылмас, дип уйлаганнар- гыр инде... Шулай игеп, кыюсыз гына барам Шаһбаз артыннан һәм карыйм., peer оран эчендә инде беркем дә диярлек калмаган Официант- гар ашыга-ашыга өстәлләрне җыештыра, кайбере безгә шикләнүчән :ак караш iашлан ала Әмма берсе бер сүз әйтми Ябылу алдыннан Золай. безнең шикелле өс кисме белән кереп йөрүчеләргә, күрәсең инде. Золар аптырамаска күнеккән. Бераз баргач. Шаһбаз да туктады. Икеләнеп миңа карый бу. Нишлибез сон? '■ Ә мин нәрсә дип әйтә алыйм инде монда тәү мәртәбә аяк басуым тч... Шулай, ул миңа, мин ана карап, аптырашып юра идек, түр гочмакган кул изәүче берәүне шәйләп алдым Башта тирә-юньгә күз Ьалдым бәлки безгә түгелдер бу кул изәү? Кем белсен, дип. Аннан Чнде Шаһбазның касыгына төрттем. Ә ул хәлне гиз генә аңлап ала һорган кеше түгел икс күзен шар игеп миңа текәлде «Нәрсә бар?» шәсе. Мин инде сүз белән үк әйтергә мәҗбүр булдым. «Әнә. мәйтәм, ‘•игге чакыралар » Үзем аптырап елмаям «Болары да безнең коллега гар Сүгелдер ич инде » дигән уй да йөгереп үтә баштан Чөнки безнең еминарда катнашучылар арасында байтак кына хатын-кыз да бар иде. Югыйсә, безне монда тагын кем белсен дә. кем ганысын” Икеләнеп, шикләнеп кенә боларга таба якыная төштек Хәзер инде мин алгарак чыктым, үзем алдан барам. Якыная төшкәч күрәм: иң түр почмактагы кечерәк кенә өстәл янында өч кыз утыра Алларында ике шампан шешәсе, аның берсе инде бушаган Икенчесе дә төбенә якынлашып килә. Шоколад һәм кыйммәтле сигара савыты да күзгә ташлана. „ Боларның сары чәчлесе кул болгаган иде бугаи, без якынайгач сүзне дә ул башлады Үзе чибәр генә. Кино экраныннан төшкән диярсең! — Күгәрченнәрем, безгә бик тә күңелсез бит! Кайда йөрисез сон ce3i _ Гүяки, без кич буе алар белән бергә утырган да, гүяки, тәмәке тартып алу өчен генә урамга чыкканбыз! Менә сиңа Мәскәү кызлары дисәң дә. Мәскәү кызлары! — Ә без һаваны күбрәк сулап ташлаганбыз...— дигән булдым мин кызларга да елмаеп һәм, шул ук вакытта, үз артымнан килүче Шаһбазны да тиз генә борылып барлап алдым. Ә теге чая кыз безне кыстапмы-кыстый гына бит: — Әйдәгез, өс киемегезне салып менә монда куегыз да, өстәл янына утырышыгыз!—диде ул безгә, үз өенә килгән кунакларны кыстагандай итеп. Мондый җылы сүзне ишеткәч, инде яңадан минем Шаһбаз дус алга чыкты. — Хә-ә-зе-е-р...—дия-дия өстеннән калын курткасын да сала башлады. Мин дә пәлтәмне салып, урындык аркасына элдем. Көләрсең дә, еларсың да дигәндәй—шулай итеп, төнге сәгать берләр чамасында, без башкала ресторанының иң түр почмагына кереп урнаштык! Төшме бу, өнме? диеп кенә торырлык, валлаһи! Кызлар, нәзакәтле итеп кенә кулларын суза-суза, үзләре белән таныштырып та куйдылар. Безне чакырган иң чибәре, сары чәчлесе Люда исемле икән, аның каршысындагы кечерәк гәүдәле һәм кара чәчлесе Валя булып чыкты. Ә инде алар уртасында тынычрак кына утырган сипкелле борынлысы үзен бик тә оригиналь төстә: — Московская татарка Мариам!—диеп таныштырды. Моңа Шаһбаз аеруча шатланды — үз кардәшен очраттымыни?! Ләкин аның кеше алдында артык төпченә башлавын Мәрьям ошатмады, булса кирәк, чибәр йөзенең кырыс мимикасы белән моны бик тиз сиздерде. Нишлисең, өстәлдә эчемлек бөтенләй беткән диярлек — без инде хәзер джентльмен булырга тиеш идек. Кул изәүгә риза булып килдек бит. димәк, инде табын муллыгы турында кайгырту да безнең өстә! Вакыт соң булса да. Люда бер ым бирү белән килеп җитте безнең янга официант агай. Икенче килүендә инде ул безнең кечерәк кенә өстәлне эчемлек һәм ризыклар белән тутырып та куйды. Бушаган шампан шешәләрен дә озаттык, аның урынына уртада ике затлы коньяк тырпаеп. кукраеп утыра иде хәзер. Менә шулай кызып китте безнең бу төн уртасындагы сәер мәҗлес! Кызлар яңа мәзәкләр сөйли, аларга без дә өстибез. Шактый ук тирәнгә дә кереп киткәлибез. Ул ара булмый, кызлар үз яңалыкларын, үз хәлләрен генә серләшә башлый. Таныш-белешләрен сөйләштереп ала. Шулай күпме утырганбыздыр, монысын аның кем белгән, әмма бер мәлне официантыбыз безгә: «Пора!» — дип әйтеп куймасынмы! Ушыбыз- га килеп, сәгатьләргә күз салсак — инде төнге сәгать икенче! «Пора»га килешмичә хәлең юк... Ләкин Мәскәү кызлары алар шуның өчен дә Мәскәү кызлары шул— югалып калмадылар. Безнең Людабыз да, өсләрне киенеп бетергәч, болай дип әйтеп куйды: — Әйдәгез, безнең дачага барабыз! Валя белән Шаһбаз моңа шундук кушылдылар. Ә Мәрьям бер сүздә дәшмәде. Дачага барырга булгач, тагын эчемлек һәм тагын бүтән нәрсәләр дә алырга туры килде инде, үзегез беләсез. Кызлар шәп бит— «тегесен, монысын» диеп кенә торалар, мин сиңа әйтим. Ә официант шул арада китереп тә өлгерә! Сүз куешканнар диярсең. Киенешен урамга чыктык Ул арала Мәрьям «өйгә кайтам» ди башлады «Мине өйлә көтәләр ...» ди Башта аны өенә озаттык Ә аннан *әзеР ДҮртәү калдык бит барырга машина эзли башладык. _ ’ Мәскәү булса да. безнең кырыйдан машиналар шактый ул үткәләп иөресә дә һәм байтагы безнең янга килеп туктаса да Люда әйткән 1Жиргө барырга, ни өчендер, килешмәде алар. Риза булмаган төстә баш чайкап, бездән башка гына кузгалып китә тордылар яныбыздан Мин башта моның серен аңламадым әле Шулай байтак кына басып торгач, ниһаять, бер такси безне алып барырга ризалашты бит. Кабина эченә кереп урнашкач төн уртасында кышкы урамда басып торып байтак кына туна да башлаган идек инде без Люда шоферга төгәлрәк аңлатырга тотынды. Аның озак итеп сөйләвеннән минем хәтеремдә шунысы гына калган — «Рублевское шоссе». Киттек. Башта бик озаклап Мәскәү эченнән бардык әле. Ул бик гә зур шәһәр бит инде, үзегез беләсез. Без инде Шаһбаз белән кая барганны берничек тә белә алмыйбыз — чөнки Мәскәүдә икебезнең дә ике-өч мәртәбә генә булганы бар. Кыскасы, башкала үзе безгә, провинция кешеләренә. зур бер кара урман кебек.. Әле шуның өстәвенә, минем дус Шаһбаз бераздан янәшәсендә утырган Вал яга «шигырь укыйм» дия башлады да. тегесе ниндидер кискенрәк сүз әйтте, ахрысы — Шаһбазым үпкәләп, бер мәл дәшми-тынмый бар1ач. үз алдындагы шоферның аркасына какты; Тукта, мин төшем! — диде. Мин инде ул чакны үземнең нәрсә дигәнемне хәтерләмим дә, әмма аңа ныклап каршы килүче булмады бугай Шулай итеп, олы Мәскәү каласыннан чыгып барганда машинадан төшеп калды минем дустым. . Хәзер мин бер ялгызым гына калдым бит инде., һәм ике кыз... Барабыз Барабыз. Мәскәү инде шактый ук артта калды Бер заман зур гына урман эченә дә килеп кердек һаман барабыз. Шофер да дәшми, алгы утыргычтагы Люда да иелебрәк, черем иткән сыман бара Ә минем нишләргә дә белгән юк: кунак озатырга диеп кунакханәнең бишенче катыннан гына төшкән килеш, менә шундый җиргә китеп кара әле син! Миңа инде бик озак та, бик ерак та барабыз сыман тоела Төн дә әле һаман караңгы Барган юлыбыз шоссе булса да. юлның ике ягындагы биек-биек нарат һәм чыршылар шомлы булып утыралар Тонлә чыршы бигрәк тә куркыныч күренә бит ул Олы бер албасты шикелле утыра андый чыршылар төнлә... Бик озак баргач, ике олы юл кисешкән чатны уздык Моны сизеп, ахрысы, Люда да башын күтәрде. Машинабыз исә таррак юлга кереп, шуннан бара башлады Аннары тагын шактый ара үткәч, бер озын корылмага габа якынлаштык Ул биек кара койма белән әйләндереп алынган иде. Шоссе өстеннән караганда бик серле дә, гаять куркыныч га урын инде. Алла гына сакласын дисең! Безнең машина менә шул корылманың капкасы янына туктап кар өстенә аяк баскан гына идек әллә каян тына бер көтү эт килеп чык масынмы!! Котлар очты, хәзер өскә ташлана инде болар дип торам Әмма Люданың бер сүз әйтүе җитте Шуннан соң тынычланып аяк тирәсендә уралырга тотындылар. Ул арада Люда кереп капканы ачты һәм тагын нәрсә булды, дисез.’ Такси машинасын да ишек алдына кертә башладылар болар! Аны ишек алдына кертеп урнаштыргач, капкаларны яхшылап ябып, бикләп куйгач ул төнге төш кебек күренешләрдән тагын шунысы бик нык хәтергә уелып калган: таксист егет белән без икәү бик озаклап таксиның яшел «күзен» томалап маташтык Шофер егет моны миңа болай аңчаны Ул машинаның яшел утын сүндерсә, пассажир утырткан кебек була һәм ул акча эшләгән булып чыга. Димәк, ул кассага иртән акча тапшырырга тиеш! Ә болай. яшел ут янганда исә. машина буш торган булып чыга Ягъни шушы вакыт өчен кесәдән акча чыгарып саласы юк Кыскасы, шоферның үз муенында! ы кызыл шарфы белән машинаның яшел «күзе» шосседан күренеп тормаслык итеп тәмам томаладык без Чып-чын маскировка булды! Шуннан инде әлеге серле корылманың эченә дә үттек. Ә анда... Ә анда бүлмә эчендә бүлмә, почмак артында тагын почмак һәм бөтен җирдә - ярым караңгы. Утлар тонык кына булып, анда да сирәк кенә урында яна. Сөйләшә-аңлаша торгач, шул да мәгълүм булды: безнең Людабыз Мәскәүдәге атаклы кинорежиссерның бердәнбер кызы икән. Менә хәзер без утыра торган урын шул режиссерның дачасы икән! Кем уйлаган инде әнә шулай, җиде зөн уртасында, даһилар дөньясына барын керермен дип... _ Кыскасы, ресторанда башлаган күңелле мәҗлесне без монда да дәвам иттек. Әмма таксист егетебез ашыга иде: алар уртак өстәл янында бераз гына у гырдылар да, аннары Валя белән эчкәредәге бүлмәләрнең берсенә кереп югалдылар... _ Ә без әкияти чибәр сары чәчле Люда белән байтак кына утырдык әле. Аннан соң капканы ачып таксины чыгарып җибәрдек Шуннан соң инде кара урман уртасындагы биек койма белән уратып алынган һәм бер көтү усал этләр тарафыннан ышанычлы саклана торган бу серле ихата тулысынча караңгылык кочагында калды. . Ир гәп соң гына торып, бераз чәйләп алгач, кызлар телефон аша гына машина чакырдылар. һәм без тагын озаклап — өчебез дә арткы утыргычка кереп удырып черем итә-итә. яңадан шәһәргә кайттык... Менә сез ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк: әмма мин эшнең соңы чынлыкта ничек булганын әйтмичә кала алмыйм. Чөнки серле башланган бу тарихның дәвамы да көтелмәгәнчә булды. Без Люда белән дүртме-бишме ел буе очрашып йөрдек! Ничек итеп дисезме9 Бик гади итеп. Ул берничә көнгә безнең шәһәргә кунакка килә иде Мин дә ял көннәрен гуры китеребрәк аның янына барам Аның бит бер үзенә ике бүлмәле фатиры. Кыскасы, мин үзем ул чакта безнең арада чын мәхәббәт булып алды дип саныйм. Чөнки очрашуыбыз, танышуыбыз бик сәер башланган булса да, Люда чынлыкта җитди һәм төпле кыз иде. Без аның белән бик рәхәтләнеп, җаннарыбызны тулысынча ачып, иркенләп сөйләшә, серләшә идек Якын рухлы, бер иш җан кешеләре идек без! Үзе безнең шәһәргә килгән чакларында ул миңа дус кызларының ни әйткәннәрен сөйли торган иде. «Ун миллионлы Мәскәүдән син үзеңә бер дус таба алмадыңмы?»— диләр икән Люданың дус кызлары аның минем янга барасын ишеткәч... Әйе. болай йөрүнең туйдыра башлаган чаклары да булды. Андый чакларда Люда миңа: «Әйдә, син Мәскәүгә күчеп кил, менә күрәсең бит. минем фатирым иркен!» — дия иде... һәм үзе шул ук вакытта, акыллы кыз буларак, моның мөмкин эш түгеллеген дә сизә, бу олы каршылыкны бөтен йөрәге белән кичерәкичерә елаштырып та ала иде... Нишлисең инде — безнең очрашулар да акрынлап сирәгәйде. Телефон аша гына, сөйләшеп кенә аралаша башладык. Ә аннары . Ә аннары ул кияүгә чыкты. Хатын-кыз бик озак көтә алмый бит ул, үзегез беләсез Ләкин бу мәхәббәт, инде менә дистә еллар узса да, минем хәтердә һаман як I ы учак булып яна! Теге төн ничек серле булса, ул мәхәббәт уты да минем өчен шуның хәтле якты. Эмиль әфәнде үзенең хикәятен әнә шулай тәмамлады. Күл буенда очрашу бер җәйне... Ә бер җәйне мин шундый да матур итеп, кояшлы бәхет күгенең җиденче катына ук күтәрелеп, әнә шунда канат кагып үткәрдем ки—хәзер сезгә ул хакта сөйләве дә миңа чиксез ләззәт һәм рәхәтлек бирә... Эмиль әфәнденең икенче бер кичне сөйләгән хикәяте әнә шундый сүзләр белән башланып китте — Бик тә, бик тә эссе — чамасыз дәрәҗәдә эссе, коры килгән җәй иде ул... Кешеләр, бигрәк тә шәһәр халкы, бу хәтле кызудан ничек итеп качарга, кая кереп котылырга белми! Бөтен җир, дөньяның һәр почмагы, һәр нәрсәсе ут кебек кызган, һәммә җирдән бары тик ут кына, ялкын яки кайнар һава гына бөркелә сыман! Ә минем хәлләр аларныкы белән чагыштырганда яхшырак. Ни өчен дисәгез— минем бакча, дача бар! Әле җитмәсә ул башкаларныкы сыман ачык җирдә, япан кыр уртасында түгел, ә зур бер урман эчендә. Мине быелгы эсседән дача өенең түбәсе генә түгел, ә усаклы-каенлы, имәнле-чыршылы һәм ямьле урманның дымлы һавасы, рәхәт күләгәсе дә саклый. Әле ул гына да түгел. Әйтсәм әйтим инде—әлеге җәйне бүтәннәрдә булмаган тагын бер олы бәхетебез бар иде. Яныбызда гына зур, матур һәм шактый тирән күл дә җәйрәп ята иде безнең! Андый эссе килгән җәй конендә адәм баласы кичергән мондый зур бәхетнең бөтен рәхәтен, барлык ләззәтен болай гына, кыскача гына аңлатып бетерү дә мөмкин түгел аның! Моның чын, тулы мәгънәсен, бу ләззәтнең бөтен тирәнлеген, ботен тулылыгын бары тик авыл җирендә туып үскән кеше генә белә аладыр дип уйлыйм мин... Менә шул. Андый эсседә инде, билгеле, эшкә дә йөрисе килеп тормый: тукталышларда автобус, троллейбус котеп тилмерүләрне үзегез дә беләсез бит. Шуңа күрә чираттагы ялны ничек җиткерергә белмичә, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне дә санардай буласың. Июнь аеның ахырына хәтле түздем бит мин, шуңа кадәр эшкә йөре- дем. Ә инде июль ае кергәч, ял алдым—иреккә чыктым! Кыскасы, үземә иң шәп ял дип бакчада яшәүне сайладым мин. Гел шунда торырмын дип, шәһәрдәге ботен вак-төяк әйберне дә төяп килдем. Радиоалгыч, китап кебек нәрсәләрне һәм азык-төлекне әйтәм инде. Андый эсселектә вак-төяк өчен дә гел шәһәргә чабасы килми ич инде. Шулай итеп, бер өйдә ялгызым рәхәтләнеп яши башладым, мин сиңайтим. Беркем комачауламый, беркем тегене-моны эшләргә кушмый. Син—ялгыз, син—тулысынча үз хозурыңда! Моннан да зуррак бәхет бармы икән тагын бу дөньяда, дип, ятасың рәхәтләнеп шулай җәйге урман эчендә, өеңнең салкынча рәхәт күләгәсендә. Ялга чыкканыма оч-дүрт кон узган иде бугай инде... Шулай бер көнне бигрәк тә иртә уянып киттем. Уяндым да, кемдер каядыр ашыктырып торгандай—сикереп аякка да бастым бит, әй! Тәрәзәдән тышка багам: кон кичәге кебек үк аяз, матур, кояшлы. Минем тәрәзә янындагы урман аша әле кояш күренми, ләкин аның ботен җан ияләрен уятучы нурлары инде бу дөньяга гаять тә мул булып сибелгән. Сәгатемә күз салам— әле иртәнге алты гына тулып килә. Шулай булса да, урман һавасы керсен дип, тәрәзәмне ачып куям, киерелеп хуш исле һава сулыйм! Әйе, ул көнне иртә, бик иртә торылган иде шул. Ләкин нишлисең инде—хәзер йокы тәмам качкан, кирегә юл юк! Бакчага чыгып алмагач төбенә үзем көйләгән юынгычта битне чылатып алдым. Кәеф тагын да күтәрелебрәк китте. Тирә-юньдә ду килеп кошлар сайрый, мин сиңайтим! Бер мәл аларның ярсый-ярсый сайрауларына ушым китеп торды. Бераздан «Инде нишләргә?»—дим үз-үземә. һәм шундук күңел: «Күл буена!»— дип җавабын да бирде. Тиз генә өйгә кереп үземнең киң кырлы Ә салам эшләпәмне—сомбрероны гына алып чыктым да, күл буена таба кузгалдым. _ „ Күлгә илтүче бу сукмак инде ничәмә-ничә еллар оуе иореп тәмам күнегелгән, мин андагы һәммә борылышны, кырыйда кала торган һәр агач төбен һәм уйсулыкларны беләм. Ләкин менә бүген мин аннан ни өчендер беренче мәртәбә үткән шикелле — рухланып, канатланып уздым. Олы капканы узгач, туктап та алдым әле хәтта. Алдымда^ япь-яшь юкәләр, төз матур каеннар тора. Алардан күзне алып булмый! Аларга караган саен минем күңел тагын да очынарак төшә, тагын да ныграк канатлана, кочлерәк талпына. Әйтерсең лә кочле бер тылсымчы кулына килеп эләккәнмен! Шулай бөтен җаным-рухым белән оча-очына күл буена төшеп җиткәнемне сизми дә калганмын! Ә анда минем инде күптән үзем ияләнгән, күнеккән уңайлы урыным бар. Ямь-яшел чирәмле матур гына бер култык ул. Кеше бик килми торган аулаграк урын. Әнә шул — кон дә су керә торган җиремә дип барсам—ни күрәм: анда берәү, бер кыз басып тора! Баштарак күзләремә ышанмыйчарак тордым—төш кенә күрмимме икән дип уйлыйм. Чөнки йокыдан да әле яңа гына уяндым бит. Аннан соң, бу вакытта, шушылай таң атар-атмас чакта, ничек инде күл буенда кыз бала ялгыз гына басып торырга мөмкин?! Әйе, ышансагыз ышаныгыз—ышанмасагыз юк: әмма чыны шул иде—минем кон саен су коена торган урынымда гүзәл бер кыз басып тора! Ул инде өске киемнәрен салып куйган, суга керергә тәмам әзерләнеп беткән, ләкин, әллә су салкынлыгыннан куркып, әллә бер ялгызы гына керергә базмыйча—нәрсәгәдер вакытны сузып, нидер көтеп, җир белән су арасында дигәндәй басып тора. Кайчак матур гына иттереп аяк бармагын гына суга да тигезеп ала ул, әмма һаман эчкә кереп китәргә базмый—су буйлап әкрен генә йоренгәләп килә. Мин исә әле һаман читтәрәк. Ул да әле минем якка карамый. Ләкин мин инде аның бераз гына тулырак та дип әйтерлек гүзәл буй-сынын, шул буй-сынга бик тә килешеп торган тулы матур аякларын, ачык яшел төстәге йөзү костюмы белән бераз гына каплана төшкән тулы нәфис күкрәкләрен шактый ук әйбәт күрәм. Әлбәттә инде, акрын гына атлый- аглый, үземне тош белән өн арасында сизеп, аңа таба якынаям... һәм бераздан ул да миңа таба, минем якка күтәрелеп бакты бит! Бу вакытта мин аңа шактый ук якын килгән идем инде, шуңа күрә бер-бер сүз катмыйча да мөмкин түгел иде. — Хәерле иртәләр сез гүзәлгә!—дигән булдым мөмкин хәтле елмаерга тырышып, үземне булдыра алган кадәр табигыйрәк тотарга теләп. Ә ул башта байтак кына вакыт күзләрен тутырып миңа карап торды әле. Минем баштагы олы сомбрероны (якын тирәдә андый нәрсә киюче бүтән кеше юк чөнки!), кайбер төймәләре төшкәләгән җиңел җәйге күлмәгемне һәм «күл буенда барыбер бер кеше дә булмый», диеп киелгән иске шортымны, яланаяк басып торуымны — барысын да, һәммәсен дә күздән кичерде ул. Хатын-кыз бит ул кешенең тышкы кыяфәтенә карап без күрмәгән, без белмәгән әллә нәрсәләрне аңлый ала, чамалый ала, нәтиҗә ясый ала. Менә шул күз йөретеп алуы бу кызның күңелендә дә миңа карата ниндидер бер ышану тойгысы тудырды булса кирәк— бер мәлдән ул да йомшак кына елмаеп: — Әйе шул, хәерле иртә булсын!—диде. Ә үзе һаман миңа баккан. Аның хатын-кыз табигате һаман әкрен генә, сүзсез генә мине өйрәнә, мине тикшерә иде шикелле. Минем нинди зат, нинди төр адәм булуымны тагын да ныграк аңларга телидер, күрәсең. — Ә сез бүген кул буена бик иртә төшкәнсез әле...—дигән булам мин Ул да сөйләшергә ялындырып тормый: Әйе шул, шулай рак булды...—һәм әз генә тынып торгачтын, тагын оолаи дип тә өсти.—Тон буена йоклый алмадым... Шуңа күрә, кон яктыра башлауга менә күл буена тоштем. „ Ә сез монда кунакка килдегезме соң?..—Аны безнең күршедәге йортларның бсрәрсенә килгән кунак кызы дип уйлап, шулай сорыйсы иттем. Юк, юк—алай түгел! Менә бу пионер лагерына (ул башы белән җиңелчә генә ымлап каршы як ярдагы урман эченә урнашкан лагерьга таба күрсәтте) пожатый булып килгән идем мин... Әмма андагы черки! — шулай диде дә яңа танышым иркенәеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Валя исемле икән ул. Институтның чит телләр факультетында укый... Алар быел дүртенче курсны бетергәннәр дә, менә монда педагогия практикасы үтәргә җибәргәннәр. — Ә сез монда нишлисез соң?—бусы инде ул миннән сораштыра башлый. Үзе шаян елмаеп миңа текәлгән. Күрәсең, минем ялан-аяк булуым, ә башыма шундый сәер Мексика эшләпәсе киюем елмайта аны. Минем исә аның елмаюыннан кәеф кенә күтәрелә. — Менә шәһәрдән качып килдем!—дим мин аңа.— Монда рәхәт бит. Иркен! Ялгызлык! Тыныч! —Бераздан, тагын да батыраясы килеп, болай дип тә остәп куям әле: — Урман уртасындагы ойдә бер үзем бит мин! Ул елмаюыннан туктап, җитди итеп сорап куя: — Төннәрен дә курыкмыйсыңмы? — Ю-ю-ук!—дим мин.— Урман мине ярата бит ул! — һы! Ә бандитлар килеп чыкса?! Үземнең башыма да килмәгән бу очракка бер мәл мин аптырабрак калам да, аннары сүзне уенга борам: — Ә мин менә бу сомбрероны киям дә, аларга «мин — мексиканец, ноу попимау!»—дип котылам дим, колә-колә. Мондый борылыш Валяга да ошый, ул тагын да матуррак итеп, бөтен йозе, күзләре белән балкый-балкый көлеп җибәрә... Ә мин ул арада аның кулыннан да җитәкләргә җөрьәт итәм һәм: — Әйдә, суга керик инде!—дим. Ә Валя һаман колә, үзе колә-колә: «Ноу попимау»,—дип кабатлый. Сүз уңаенда мин аның нинди чит телләр өйрәнүен сорыйм. Инглиз һәм немец телләре икән. Исмецчә мин дә бераз белом. Хәтта Мәскәүдә булган чагымда бер фин кызы белән немецча сөйләшеп йөрсгәнсбез булды. Чөнки ул урысча бөтенләй белми иде. Мин, билгеле, боларын ук сөйләп тормыйм инде Валяга, бары тик аңа немец телендә: «Без синең белән су коенабыз» дигән сүзләрне әйтәм. Ул мине бер урында төзәтә дә, кәефе китмәсен дигән төсле хуплап: — Йа, йа,1—дин куя. Ягъни «әйе, әйе»—дигән сүзе инде бу аның немецчә. Шуның белән немец теле онытыла. Валя ике кулын матур итеп алга суза да, башта суга чумган төсле хәрәкәт ясый, ә аннары чуммый үзе—ә кулларын икс якка җәеп җибәреп, бик нәфис, назлы хәрокотләр белән иплән кенә йөзеп китә. Аның менә шулай итеп суга керү мизгеле, ничек матур иген йозеп китүе, бу гүзәлнең дулкын һәм су стихиясе белән тоташып китүе, соклангыч рәвештә минем күз алдымда мәшегәмәңгегә истә кала. Соңрак мин менә шул гүзәл, сихри мизгелләрдән бик күп картиналар ясадым. Бу гүзәл тәннең, бу илаһи сынның су эченә керә баруын тасвирлаган минем иц яраткан әсәрләрем булды алар! Чөнки тере музыка, җанлы симфония иде ул мизгелләр! О ул иртәнс рәхәтен күрдек без су керүнең! Башта икәү янәшә йозеп каршы як ярга чыктык. Аның шактый гына текә, торле-торле үләннәр белән канланган, матур ап-ак каеннар белән бизәлгән ярында хәл җыеп чүгәләп гордык — үзебез йозеп киткән якка карап сокландык. Чибәркәй янәшә, иртәнге тынлыкта, әнә шулай тору үзе генә дә бу доньяның, бу яшәүнең иң зур бәхетедер кебек иде! Аннары без тагын суга кердек, тагын йөзеп киттек... Бер дә ашыкмыйча гына, күл тирәсендәге гаять тә гүзәл табигатьне күзли-күзли генә йөздек...’ Сирәкмирәк кенә, иң-иң кирәк чагында гына, сүзләр дә әйткәләп куябыз шунда... Ләкин ул чагында, әнә шул жәйге гүзәллек, илаһият тантанасы вакытында инде бүтән бер генә ым да, бер генә сүз дә кирәкми сыман иде. Менә шундый камил, һәр яктан килгән, тулы гүзәллеккә инде бүтән бер генә нәрсә дә, бер кечкенә генә ишарә дә кирәкми иде инде! Бер мәлне безнең бу бәхетебезне бүлеп, урман эчендә быргы авазы ишетелде. Бу тавыш икебезне дә чынбарлыкка кайтарды. — Балалар уяна инде...—диде Валя, үз тавышына һичнинди ашыгу, борчы пу чалымы чыгармыйча гына. Үзе йөзеп барган җиреннән сүзсез генә ярга таба борылды. Мин дә иярдем. Ул иртәне мин Валяны тар урман сукмагы буйлап озата бардым. Аларның лагерьлары капкасына хәтле диярлек... Ә юлда әлеге тар сукмакта әллә ни сөйләшеп булмый инде билгеле. Ул акрын гына адымнар белән алдан бара, ә мин—аның артыннан... Ике якта—яшь юкәләр, ап-ак каеннар... Куе булып үлән үскән... Әмма Валя тирә-юньгә күз дә салмый диярлек — ул гел алга гына карап бара. Әллә артыннан мин барганга күрә инде: бераз кыенсынып, бераз гына тартыныбрак атлый сыман. Әллә үз-үзеннән ояла инде шунда... Ә шулай да, аларның лагерьлары күренгәч, мин аны сак кына туктаттым. — Валя... — Мин сезне тыңлыйм, әфәндем!—диде ул назлы гына тавыш белән һәм елмайган килеш. — Бүген кич белән нишлисең син? Вакытың бармы? — Мин ашыга- ашыга шулай дип аңа текәлдем. Ә ул аңламаган сыман: — Ә нигә?—дип сорый. — Әйдә, кичен дә су коенабыз! Монда кичен су бик җылы, шундый рәхәт була! Минем бу сүзләрдән соң Валя бераз тын тора һәм аннары: — Килеп аласыңмы соң?—дип куя. Аны килеп алмаган кая инде! — Әлбәттә!—дим мин эчемдәге бәхет, шатлык ташкынын ничек тыярга белмичә. Коне буе ни эшләгәнмендер, ул озын жәйге көннәрне ничек кенә үткәргәнмендер—хәзер инде аларны хәтерли алмыйм. Әмма да шунысын өзеп әйтә алам: кичен буласы очрашу бер генә минутка да минем исемнән чыкмады. Мин көне буе үз-үземне белештеркшчә, ничектер җиңелчә томан эчендә йөзгәндәй яисә бер сихри төш күргәндәй йөрдем. Шуңа күрә лагерь янына да вакытыннан нык кына алдарак килдем бугай. Балаларны тезеп кичке тикшерү үткәргәннәрен көтә-көтә алҗып беттем. Үзем ул тирәдә арлы-бирле йөрегән бихисап кешегә күренергә дә куркам, әйтерсең, ниндидер бер җинаять эшләргә җыенам, диярсең... Кызык инде, валлаһи, мәхәббәт хәлләре! Шулай, лагерь ягына карап зарыгып тора идем, бер мәл арттан килеп минем күзне ике йомшак кул капламасынмы? Сискәнеп киттем хәтта... Песи адымнары белән генә ничек килә алган диген син аны! Ул икәнен белдем, билгеле! Монда тагын кем була алсын соң инде... Аның кулын күзләремнән алмыйча гына, кулларымны артка таба сузып, кочаклап та алгандай иттем. Көне буе уйлап йөреп Валяны нык сагынган идем инде, шуңа күрә кулларым биленә тигәч, аларны бер дә аласым килмәде— борылгач та, яңадан бер ныклан кочакладым һәм битеннән генә үбеп тә алдым әле. Валя халаттан гына иде. Ә җилкәсенә тастымал салган.. Кичке караңгыда ул бөтенләй бүтәнчә күренә, ничектер гадирәк тә кебек, шул ук вакытта, яңа бер кыяфәткә кергәч, серлелеге дә арткан шикелле... Аны ко1?Зкотә инде томим караңгы төшкән иде, ул алдан барырга курыкты. «Әйдә, син алдан бар әле...»—дип, мине алга чыгарды. Шулай аз гына ара киткән идек: — Болай да куркам мин .. Арттан кемдер киләдер кебек. Мснә-менә мине тотып алыр кебек!—дип, Валя яңадан .минем кулга килеп ябышты. Ә мин нишлим инде, сул кулым белән аның кулыннан тоттым, ә уң кулым белән биленнән җиңелчә генә кочаклаган көе бара башладык. Ул да моңа карышмый, миңа таба авышыбрак та атлый. Мондый караңгы урманда алдыбызда бераз гына яктырып яткан тузанлы сукмактан шулай итеп атлый-атлый, өстә яткан агач тамырларына еш кына абынаабына, тәки тошеп җиттек без үзебез кон буе хыялланган күл буена! Тонге, җылы сулы, якты күл буена! Килеп җиттек үзебезнең урынга, бер мәл төнге күл өстенә карап хозурланып басын тордык. Шундый рәхәт, шундый да җылы бер төн иде ул — андый рәхәтлекне болай гына аңлатулары, ай-һай, чиген. Ә бераз мин: — Әйдә, эчкә дә керик инде,—дим. Валя моңа бер сүз до әйтми, тын тора... Аннары гына, кеше ишетмәсен дигән сыман, минем колак янына ук килә дә, ни өчендер пышылдап кына: — Бар, син керә тор—ә мин аз гына соңрак керәм. —ди. Аның пышылдавы миңа әллә нинди бер тылсым сыман тәэсир итә, баш әйләнеп киткәндәй була. Әмма аның ни өчен миннән соңрак керергә теләвен һич тә аңлый алмыйм... Аптырагыч, «Ярар, алайса...» дим дә, акрын гына чупылда та-чупылдата суга кереп китом Төнге су, чыннан да, май кебек — башта гына бераз чиркандыра да, аннары тәннең судан һич аерыласы килми — шундый да рәхәт, ләззәт! Мин ярдан әллә ни ерак китмичә генә, кечерәк кенә бер түгәрәк ясап йөзеп килом. Ә күзем һаман ярда басып торучы Валяда. Ул исә артына да борылып караган була, миңа таба да күз ташлый, бер-икс адым атлап та куя — әмма ни өчендер һаман да халатын салмый. . Мин тәмам аптырыйм. Тагын бераздан: — Әйдә инде, үземә генә күңелсез бит монда! — дим, су эчендә килеш. Ә ул миңа ярдан торып болай димәсенме — Син миңа таба карама, яме! һични төшенмим, ләкин шулай да ул әйткәнне тыңлан, кире як ярга таба йозеп киткән булам. Әллә ни ерак та китә алмыйм, яңадан аның тавышын ишетәм: — Алай ерак китмә син! Шулай дигәч, тагын аңа таба борылам һәм суга кереп баручы Валяны күрәм. Мин борылганны күрү белән ул шундук суга чума һәм шундук мин эшнең пидә икәнен аңлап алам — Валя бөтенләй чишенеп аткан икән бит! Аның күкрәләре бөтенләй капланмаган иде бит! Шуны банп • ук аңлый алма! аш а үземне битәрләп куям. Ә үземне кочле дәрт, ашкыну били баруын тоям Мин ирскссздән диярлек Валяга таба якынаям Ә ул, киресенчә, минем яннан узып, теге як яр!а таба йозеп китте А' ың артыннан, өч-дүрт адым ара калдырып, барам сабыр гына йөзә-йозә. Ул бераз бара да, борылып миңа дәшә __Син мондамы?—ди- Ә мин шундук аны гынычландырырга ашыгам: __ Мин Һәрчак синең яныңда, Валя!—дим моңа, ышанычлы һәм кинаяле тавыш белән. Безнең күл бик алай зур күл түгел, аркылысы бер утыз метрлар чамасы булыр. Шактый озак йөздек без Валя белән, һәрхәлдә, миңа шулай, бик гә озак тоелды. Аннары Валя теге як ярга якынлашты да, судан чыкмыйча гына аяклары белән гәпкә басып, ял игә башлады. Мин исә аңа карарга да кыймыйчарак, шул трәдәрәк бөтерелгән булам. Ләкин су өстендә гел йозеп йөреп булмый ич инде —бераздан мин дә чүт кенә читкәрәк китеп, туктап калам. Арабыз шулай ук оч-дүрт адым чамасы гына Валя миңа: _ Уф, йөзә-йозә арыдым!—ди. Миңа да нидер әйтергә кирәк, әмма минем телгә бер генә жүнле сүз дә килми. Аның каруы мин үзем акрын гына аңа таба якынлашам. Хәзер инде Валя миннән курыкмыи сыман — әллә ул минем якынлашканны сизмиме әле? Шулай шнкләнә-шикләнә генә мин аның кырыена ук килеп басам, без әле икебез дә муеннан су эчендә... Күлнең төбе бик үк тигез түгел, кайсыбер урыннары батып-батып та киткәли... Мин нидер сөйләгән булып Валяга тәмам якынаям һәм бер дә сизмәгән төсле генә анын биленә кулым белән кагылам... Әнә шул чакны әллә аның аягы таеп китте, әллә башка бер хикмәт булды— ул: «Ой!»—диде дә, үзе ике кулы белән миңа ябышты. Ә мин аны чынлап торып кочаклап алдым. Тулы күкрәкләрен һәм сылу гәүдәсенең бөтен муллыгын, барча чибәрлеген каты итеп, нык итеп үземә таба кыстым! Ул, чыннан да, бернәрсә дә кими генә кергән икән суга .. Иреннәр үзләреннән үзләре табышты... Шуннан ерак та түгел йомшак чирәмле урыннар бар иде... Без аның белән көн дә су керә идек. Нинди генә көн булса да! Әмма шунысы кызык: ул бер генә мәртәбә дә минем дачама килеп карамады! Ә бит мин аны бик еш чакыра идем. Чын-чынлап чакыра идем. Моңа каршы Валя: «Йә бөтенләй калырмын дип куркам»,—дип куя иде, әллә уйнап, әллә уйлап шунда. Сезнең бу роман ничек тәмамланды соң?—дисезме. Шул—анын практикасы бетте, без Валя белән көндез һәм төнлә дә озаклап су кердек, мин Валяны үзләренең палаткасына хәтле озатып куйдым. Аннары, кереп киткәндә ул мине бик нык итеп, суырып бер үбеп алды да: — Мине эзләмә, яме...—диде. Менә шул... Ни өчен үзен эзләмәскә кушты ул—минем моны әлегә хәтле аңлый алганым юк. Ләкин, әле монысыннан бигрәк, бүтән бер нәрсәгә аптырадым мин. Икенче конне үзем генә күл буена төшкән идем—андагы бушлыкка, үземнең эчтәге, җандагы ялгызлык тойгысына чыдап булырлык түгел! Шулай икеме-өчме көн йөдәгәч, мин ахыр чиктә чыдамадым—шәһәргә кайтып, иртәгә үк көньякка оча торган самолетка билет алдым да, бернинди юлламасыз-нисез диңгез буена китеп бардым! Күл буендагы, күңелдәге газаплы бушлыктан котылу өчен! Ләкин, ни эмеенеп барсам да, анда да—диңгез буенда да—үз җаныма тынычлык таба алмадым... Шулай итеп, минем ул җәем бик матур итеп башланды да, күңелемдә гомерлек сагыш калдырып, тиз үк бетеп тә куйды... Әйе, яшьлекнең үзе шикелле гүзәл һәм күңелне әллә нәрсәләргә эмеендерә торган җәй иде шул ул... Үткән көннәр табышмагы ишләп соң ул көннәр бик еш искә төшә башлады әле? Инде еракта, бик еракта торып калган ул бәхетле көннәр ни өчен бу ~ арада бик тә еш күз алдына килә аның? Әйе, ул көннәр күз алдына килә дә—менә хәзер, инде егерме елдан артык гомер узгач та—әле яңа гына, әле менә кичә генә булып узган кояшлы кон кебек балкып, яктырып, җанга һәм тәнгә рәхәтлек, җылы, эчке бер куаныч һәм хәтта ниндидер бер әйтергә ярамаган үзенчәлекле бәхет тойгысы да биреп тора... Ни өчен шулай? . Институт тәмамлаганнан соң офицер дәрәҗәсендә армиягә алынып, ялгызы гына яшәп ятучы Билал ул көнне өенә бик соңлап кайтты. Янәшәдәге өйләрдә берәм-сәрәм ут ала башлаганнар иде инде. Төбәлеп караганын сиздермичә генә, әнә шуларга сокланып карый-карый да узды әле ул кире кайткан чагында. Юка ак кисея пәрдә аша тышка бөркелеп чыккан ул утларда, ничектер, Билалның үз фатирында булмаган аерым бер җылылык — гаилә җылысы, әйбәт хуҗабикә йортында гына була ала торган ой, гаилә җылысы—сизелеп тора иде. Тәрәзә яктысында тагын да күзгә ташланыбрак, тагын да балкыбрак утыручы яран голләр гүяки әнә шул җылыга, әнә шундый йомшак-назлы мөнәсәбәткә сусап, караңгы урамнан ул якты-җылы өй тәрәзәсенә килеп сыланган бер сукбай йөрәк... Билалның үз йөрәге, үз бәгыре, үз җаны да әнә шул яран гөлләргә тиң... Гомере буе әнә шундый — балкып утырган гөлле тәрәзәләргә сокланып туя алмады Билал... Ул гөлләр аңа бу өйдәге яктыны, ул өйдәге җылыны булдыручы һәм аны саклаучы назлы һәм акыллы (табигый зирәк акыллы) хатын-кыз булуы турында сөйли. Әнә щул бер билге буенча гына да Билал бүген дә теге яки бу гаиләнең бәхетлеме-түгелме икәнен әйтә алыр иде кебек... w Ул һаман да өенә кереп китәргә ашыкмый әле. Тагын шактый йөренгәч, инде керим булмаса дип, кызурак адымнар белән кузгалган иде ул... Шулчак югары каттан бер тәрәзә ачылды да, хатын-кыз тавышы ишетелде: — Светик, кызым! Өйгә кер инде! Билал ирсксездән башын күтәрде, югарыга карады. Кинәт кенә карагач, ничәнче кат икәнен дә асра алмады, тик бер тойгы шундук бәгырьне телеп үтте—Билал башта нәкъ менә үз тәрәзәсеннән кычкыралар дип уйлады! Аның тәрәзәсе кебек күренде әлеге ачык тәрәзә. Халат кына кигән бер ханым зур тәрәзәнең бер бүлеген тоташ ачкан да, ишек алдында, үзенең тәрәзә тобендә генә диярлек уйнап йөрүче кечкенә кызларга кычкыра икән... Бүлмә эчендә исә ут яна, бераз 1ына музыка авазы да ишетелеп китә. Тәрәзәнең ачылмаган бүлеме турында гөлләр утыра... Менә шушы күренеш Билалның хәтеренә мәңге онытылмастай бер талсымлы картина булып кереп калды. Кичке эңгер, ачык тәрәзәдәге чибәр ханым, тәрәзә тобендәге голләр, ой эченнән тышка сибелгән җылы яктылык һәм шуларның барысына тирән мәгънә өстәүче талгын музыка... Музыка... Тәрәзәдәге ханым әле һаман китми, күрәсең ул кызларын көтә.. Билал да аннан күзен ала алмый... Сихерләнгән сыман озак, бик озак карап тора... Бераздан ул һушына килгәндәй була, болай тору яхшы түгел икәнлеген чамалап ала һәм...— өенә керергә дип җыенган кеше — үзе дә аңламастан, тагын бераз йөреп килергә дип, тын калган урам буйлап китеп бара... Аның бөтенләй башы эшләми, күңелендә әллә нинди давыл. Шактый вакыттан соң зиһенендә мондый рак уй чуала башлый—теге ачык тәрәзә аның фатиры астында булды түгелме соң?.. Инде тәмам күз бәйләнгәч, йөрәгендә кузгалган давыл басыла төшкәч, Билал яңадан ойләре янына әйләнеп килде... Хәзер инде теге тәрәзә ябып куелган, ләкин әле аның пәрдәсе тартылмаган Шуңа күрә ул Билаллар йортындагы иң якты тәрәзә булып, бөтен тирә-якка әллә нинди үзгә бер хасиятле нур сибеп тора. Эчтән якты сирпелгәч, тәрәзә төбендәге голләр дә сәхнәгә биергә чыккан гүзәл кызлар кебек —юк, алай гына да түгел — нәфис сынлы балериналар сыман күренәләр... Бу якты тәрәзәгә озаклап карап торырга хәзер инде Бнлалга беркем дә комачауламый иде... Ничектер, үзендә кыенсыну да гоймады кебек ул чагында Билал. Нишләп икән? Аннары акрын, ашыкмас адымнар белән үз фатирына күтәрелде ул. Өченче капай узганда аның адымнары тагын да акрынайды, әлеге якты тәрәзәнеке булырга тиешле ишек яныннан үткәндә исә ул бөтенләй тукIалып ia торган сыман булды. Таш идәшә кисәк басып аяк тавышы чыгармаска тырышты—шулай итеп, эчтән бер-бер аваз килмәсме дщ. шул өнне ишетергә һәм үзенең төнге, ялгыз фатирына юлдаш итеп әиә шул я наз пари ы алып китәргә теләде шикелле... Ләкин ишекнең эчке ягыннан бер тавыш та килми, анда үч иткән шикелле тып-тын иде. Кеше ишеге төбендә озак басып тора алмыйсың—Билал теләсә дә теләмәсә дә, узып китәргә мәҗбүр булды... Аңа төнге юлдаш булып әлеге тыштан күренгән якты тәрәзә һәм аннан агылган талгын музыка гына иярде. Өенә кереп, өс киемнәрен салып аткач та, тагын бер мәртәбә салкын- ча душ кереп чыккач та, аннары бер бүлмәле фатирының кухня белән ике бүлмәсен бер итеп, арлы-бирле йорегәндә дә күз алдыннан китмәде әлеге якты күренеш. Бераздан үзе белән алып килгән, китап чамасы зурлык- тарак радиоалгычын кабызып җибәрде. Ул аны якындагы Япония дулкынына көйләп куйган иде — кабызу белән бүлмәгә кояшлы, салмак, хисле музыка дулкыннары сирпелә башлады. Япон музыкасы, ни гаҗәп, бу минутларда аның җанына иң кирәкле, иң тансык әйбер булып чыкты. Гүяки ул аны—шушы ерак җирдә, җир читендә яшәп ятучы баласын—үзенең туган үскән иленә, Татарстанына, алын кайгып куйды. Гүяки бу музыка Билалны бала чагына һәм татлы гомере узган туган авылына алып кайтты—әти-әнисенең, аларның гаилә учагының җылысына... Сабан туйлары көнне җыелышып, җырлашып, моңаеп утыра торган үзләренең кадерле нигезенә, изге бердәнбер туфрагына күчерде гүяки бу музыка... Япон музыкасы безнең үз көйләребез сыман сузынкы да һәм гаять моңлы да. Ул үз эченә ерак гасырлардан агылып килгән гаять кыйммәтле эчке энергияне, көчне дә сыйдырган. Ул эчке энергиянең тирәндәге салмак, ләкин бик тә урынлы, бик тә вакытлы хәрәкәтен, дулкынлануын да сиздереп тора. Ул елларда Билал әлеге музыка авазына мөкиббән китеп тыңлый гына, аны тәмле, шифалы агым буларак җанына кабул гына итә иде. Ә менә үз җиренә кайтып әлеге музыканы яңадан исенә төшерә һәм уйлана башлагач, мондыйрак фикергә килде: безнең борынгы жирләребезнең, халыкларыбызның янәшә-якын яшәве турында сөйли түгелме соң ул җанга якын, ягымлы авазлар?! Үзенә бихисап күп табышмаклар сыйдырган серле Көнчыгыш җанының бер илаһи чагылышы түгелме соң бу?! Әнә шулай якты тәрәзә һәм ягымлы музыка булып хәтердә калды бу кич... ...Ә икенче көнне өйләдән соң лейтенант Билал үзенең взводындагы егетләр белән тайга уртасындагы хәрби объектны сакларга китеп барды. Урман белән капланган сопка итәгендәге тимер вагончыкта бу юлы нәкъ бер атна яшәделәр алар. Биредә инде син автомат аскан солдатлар, этләр белән йөрисең. Үзеңнең дә бил каешында пистолет була—ул сине хәвеф һәм үлем турында искәртеп тора. Монда кеше үзенең йөрәген эчкәрәк, тирәнгәрәк яшереп куя. Монда кеше гүя җанына тимер кием кидереп куя... Билалның взводы шәһәрдән китеп, Уссури тайгасы эчендәге объектны саклап йөргәндә көннәр дә үзгәреп китте. Юк, инде октябрь аеның башы керсә дә, һава суытмады үзе — монда җәй ике ай чамасы озынрак була икән—бары тик яңгырлар гына башланды. Ә алар биредә бик тә озакка сузыла, ди. Әнә шул явымнардан тулып, елгалар да гел ташый икән... Бу якта җир бодай да дымга бай булгач, су басулар да гел кабатланып тора, ди. Билал хезмәт иткән полк солдатлары, офицерлары да суда йозә торган БТРларга утырып, якын-тирә авыл кешеләрен коткарышып йөриләр икән. Менә хәзер, күрәсең, шундыйрак көннәр якынлаша. Билал үзенең солдатлары белән брезент түбәле хәрби машинага төялеп шәһәргә кайтканда да ят ыр коеп тора иде, авюматлариы һәм башка коралларны тиешле урыннарына тапшырып йөрегәндә дә гел калай түбәгә, тәрәзәлә- 74 ргә бәреп торды ул кочле яңгыр. Мондый көннәрне офицерлар өскә ябына торган накидкасын алмаган иде Билал—полктан үз өенә чапканда бер ышыктан икенчесенә күчә-күчә, көч-хәл белән кайтып җитә алды. Ләкин барыбер манма су булды, тик моңа тамчы да уфтанмады—чонки барыбер көне җылы, матур иде! Аннан соң: атна буена дәвам иткән четерекле эш, ниһаять, артта калды — инде хәзер аңа шуның өчен ике тәүлек ял бирелә. Димәк, ул тагын үз иркендә дигән сүз! Вакыты күп булса «Нишләргә икән?» дип баш ватып тормый инде анысы Билал. Чөнки институтта әдәбияттан имтиханнар биргәндә ул менә дигән әсәрләрне күз генә йөгертеп уза алды, аларны тәмләп, чын ләззәт алып укырга вакыт җитми иде. Әдәбият буенча программаны шулай кысан итеп, психологик мөмкинлекне искә алмыйча төзүчеләргә ул чагында да, хәзер дә чын күңеленнән ләгънәт укый Билал. Чын, җитди әдәбиятның нәрсә икәнен белмәгән, аның тәмен татып укый алмаган кешеләр генә шулай дыңгычлап тутырып төзергә мөмкин инде ул программаларны! Әдәбиятны бары тик информация чыганагы итеп караучылар гына! Әдәби әсәр белән ялгызы калып, аның гаять нечкә хасиятләре эчендә чын-чынлап онытылып яши алмаучылар гына төзи аладыр аны шулай... Ягъни әдәбиятнең нигезе булган шигъри тоемлаудан мәхрүм адәмнәр—салкын акылга ия кешеләрдер инде алар... Шулай дип чамалый Билал. Өенә кайтып, юынып, ял итеп алганнан соң китапханәгә барырга уйлады. Монда Офицерлар йорты дигән бик матур, зур бина бар. Аның яныннан еш кына узып йөри Билал. Узган саен аның яхшылап, затлы итеп эшләнгән тышкы баскычларына, әллә нинди бизәкләр белән ясалган саргылт агач ишекләренә кызыгып, эмсенеп китә. Биредәге бердәнбер мәһабәт, нурлы сарай булып тоела ул аңа. Аулак, тыныч урынга урнашкан булуы аның эчендәге серлелекне, аның үзенә тарту көчен тагын да арттыра шикелле. Әлеге сарайның саллы гына ишекләрен ачып, эчкә үтте Билал. Ялтыратып эшләнгән таш идән көзге кебек иде — һәм ул ирексездән еракта калган Казанның опера театрындагы иркен вестибюльне искә төшерде. Әле моннан икс-оч ел элек кенә, өйләнгәнче, Билал әнә шул театрга еш йөри иде бит. Юк, кызлар белән түгел—бер үзе, ялгызы гына бара иде ул анда. Чонки кызлар белән барса, аларны кич буе көйләп йөрисе, аларның кәефен күрим дип борчылып утырасы бул?—андагы илаһи музыка, боек сәнгать эчендә рәхәтләнеп яши, ләззәтләнә алмыйсың... Билгеле, анда баргач, тәнәфесләрдә чыгып йөрегәндә кызлар белән килгән егетләргә бик тә кызыгып карыйсың каравын, аларны бу дөньяның иң бәхетле кешеләре итебрәк күрәсең ул чакларда. Ләкин синең белән бергә рухланырдай, бергә әсәрләнеп йорердәй кызны каян табасың соң аны?! Иптәш егетләре бу театрга шулай ук бик атлыгып тормый аның. Шулай бервакыт Билал үзенә иптәш булсын диеп таныш егетен алып барган иде дә, ул Билалны оятка калдырып залда тыңлап утырган җиреннән йоклап китте. Хәтта гырылдый ук башлады... Шуннан соң бүтән беркемне дә дәшмәс булды Билал бу театрга. Офицерлар йортының беренче катына кереп, як-ягына карангалап торганда әнә шуларны искә төшереп алды. Аннары үзенең бирегә ни очен килүен хәтерләде дә, дивар буенда тып-тын гына утырып торган бер ападан китапханәнең кайда икәнлеген сорады. Ул сүзсез генә өскә таба күрсәтте. Билал затлы яшел палас җәелгән киң баскычлардан икенче катка күтәрелде, пыяла ишеге киң итеп ачып куелган китапханәне шундук күреп алды. Ләкин күреп алса да, ни өчендер, тиз генә аңа кереп китәргә теләмәде әле ул. Үзе әле генә күтәрелгән баскычыннан аз гына сулгарак тайпылды да, хәзер инде икенче катның матур манзарасын күздән кичерергә тотынды. Сул як дивар буенда ипле тирән кәнәфиләр куелган, алар арасында тәбәнәк остәлләр... Очлары түшәмгә тигән купшы үсемлекләр, куаклар да шуннан ерак түгел генә. Икенче як дивар буена, пыяла артына яңа китаплар тезеп куелган, шушы якны сурәтләгән картиналар эленгән... «Тукта әле, бу йорт бер дә офицерларча түгел бит әле...»—дигән уй йөгереп үтте Билалның зиһененнән. «Казандагы офицерлар йортының эче бөтенләй мондый түгел иде ич...» Анда хәрби начальниклар, маршаллар рәсеме белән тулган стена һәм тагын сугыш күренешләре иде. Әнә шундый булып истә калган ул йорт... Ә монда кешечә итеп бизәгәннәр ләбаса... Шушы йортның хуҗасыннан торадыр инде ул—хәрби бинаны да җан җылымлы итә алу. Чыннан да, бирегә аяк атлап керү белән үк тоеп алган иде Билал мондагы үзгә бер рух, сабырлык сирпеп торган эчке климатны, һаваны. Гүяки казармаларда йөреп эчтән бик тә бушаган офицер халкын рухи яктан баету өчен юри шулай эшләнгән ул. Үзгә бер һава, үзгә бер халәт иде бу... Билал биредә, бу шәһәрдә, үзенә ошаган, аны тартып торырдай шундый урын табылуына ихлас куанды. Шатлыгы йөзенә дә чыкты хәтта. Ул, шактый сирәк елмая торган кеше, китапханә бүлмәсенә әнә шулай— елмайган килеш керде. Өстәл артында утырган чем-кара чәчле, татар хатыннарына тартымрак карасу түгәрәк йөзле мөлаем ханым да елмайды. — Әле сез безнең яңа офицерыбыз бугай,—диде ул. — Әйе шул! Ерак Казан каласыннан бирегә китереп ташлады әле менә язмыш җилләре! — О-о-о! Казан—зур шәһәр инде ул!—дия-дия, аның сүзенә ялгап алып китте әлеге ханым һәм анда кайчандыр үзенең дус кызы булуын да сойләп алды. Хәзер инде бер-берсенең эзен югалткан икән алар. Бераздан үзенең офицер таныкламасын өстәлдә калдырып, идәнгә бастырып куелган биек-биек китап киштәләре арасына кереп китте Билал. Гүяки бер мәгарәгә чумды! Монда китаплар кайсы телдә иҗат ителүенә карап бүлеп-бүлеп куелган икән. Менә урыс әдәбияты... Французныкы, американыкы... Шулай күзләгәндә кылт итеп кичә тыңлап яткан музыка исенә төште дә: — Тукта әле, биредә яшәгәч, япон әдәбиятын укырга кирәк булыр,— дип, киштәләр арасыннан шуны эзли башлады. Песи кебек йомшак кына басып бер араны узды ул, икенче киштәгә дә күз йогертеп чыкты—аларның барысында да урыс һәм көнбатыш әдәбияты гына иде. Бары тик боекләр генә! Әйтерсең лә, Аурупа белән Америка гына—бөек тә, дөньяның бүтән кыйтгасында гүяки җитди әдәбият юк! Чыннан да бөек булган Шәрык, Бөек Көнчыгыш кайда сон монда?! Билалның бирегә кергән чагында туган идиллик уйлары бүтәнчәрәккә алышына да башлаган иде бугай инде, әле ярый бер киштәнең тәрәзә янындагы очында үзенә кирәкле язуны табыл алды—япон әдәбияты! Әйе, китаплар күп түгел, бер киштәнең яртысы чамасы булыр. Билал үзенә электән таныш байтак исемнәрне очратты: Коба Абэ, Кинзобуро Оэ, Әкотагава... Бераздан инде Билал дөньяны бөтенләй онытты дияргә була иде. Үзенә таныш кебегрәк тоелган ниндидер бер хатын-кыз тавышы исенә китерде аны. Шунда гына Билал китаптан аерылып, тыңлый башлады. Китапханәче белән, күрәсең, әле яңа гына аның янына кергән бер хатын- кыз сойләшә иде. Әйе, әйе — кыз кеше түгел, нәкъ менә хатын-кыз иде! Ни өчен дигәндә, үзенең ачык матур тавышы белән ышанычлы һәм дәртле итеп сөйли иде ул. Аның хатын кеше икәнлеген әнә шул: тавышындагы үз-үзенә ышаныч әйтеп, сиздереп тора иде. Күпмедер сөйләштеләр дә тынып калдылар... Шул чакны Билал ни булганын аңышырга да өлгермәде—ул басып торган арага кечерәк кенә буйлы, өстенә кыпкызыл төстәге юка плащ салган, аксыл сары чәчле чибәр генә бер ханым керә дә башлады. Аларның сүзен тыңлый-тыңлый 76 Билал да ирексездән шул яккарак борылган икән—шуңа күрә үзен күргәч, елмаймыйча булдыра алмады. Ә теге ханым исә Билалны тәмам шаккатырып: — Бәй, безнең күршебез дә монда икән әле!—димәсенме сиңа! Шунда гына Билалның аңына барып җитте—бу әлеге чибәр ханым лабаса. Бер кон кич тәрәзәдә күренгән ханым ич бу! Шундый көтелмәгән очрашуга ул иң әүвәл сүзсез калды, шуңа күрә елмаеп кына тора бирде. Ә ханым исә шактый чаялардан, ахрысы, аңа карап елмайган килеш сүзен болай дип дәвам итте: Менә мин дә китап китергән идем әле... Шуны үз урынына куйыйм дигән идем. Шулай дисә дә, үзе китабын куярга ашыкмады—Билал да күрсен дигән сыман китергән китабын аның күз алдында тотып тора бирде. Билал ирексездән китапка карады—Ясунари Кавабата. Аңа таныш түгел исем... — Момкннме?—дип, ханымга таба кыюсыз гына итеп кулын сузды Билал. Аннары китапны кулына алып, сак кына хәрәкәт белән эчен ачты—әсәрнең исеме урысча «Стон горы» икән... Кызык исем бит әле бу—тауның ыңгырашуы... Кызык та, серле дә бит әле бу! Каршысындагы чибәр ханым китергән менә шушы ачык сары тышлы китапны аласы, үзенә аласы, үз оенә — ялгызы гына калып укырга алып кайтасы килде кинәт Билалның! һәм ул моңа рөхсәт сорап чибәр ханымга тобәлде: — Мин дә укыр идем бу матур китапны... Шунда әлеге чибәр рәхәтләнеп көлеп җибәрде: — Укыгыз, соң! Мин аны тапшырдым бит инде! Аның менә шушы сүзләре, әнә шулай үз итеп, үз өендәге шикелле иркенләп колә алуы Балалга ул чакта әллә нинди бер эчке канат куйды. Анда ниндидер бер эчке ышаныч уятты. Менә шушы мизгелдә Билал алда булачак нәрсәгәдер рохсәт алды кебек тоелды. Аннары алар янәшә атлап үзләре яшәгән өйгә таба атладылар. Килгән чагында шактый кочле яуган яңгыр хәзер инде туктаган диярлек иде, берәм-сәрәм генә тамгалап тора. Тигез асфальт өстен, анда уйдык-уйдык булып җәелгән суларны ялтыратып кояш чыккан. Ул кояш тар гына юлның ике ягына тезелеп үскән агач яфракларында да меңгә вакланып, мең торле төсмерләр белән балкый, уйный, шаяра... Октябрь асның башында менә шушындый һава тору, май аендагы сыман җылы булу — Билал өчен бик тә сәер иде. Әмма күңеле, җаны бик тә шат. Ул моңа бик тә сөенә. Чибәр юлдашы белән алар зонтларын кулга тотып, хәтта әле аның белән балалар шикелле шаяра-шаяра, сөйләшкәләп кайттылар. Вика исемле икән ул — үзен шулай дип таныштырды яшь ханым. «Гадәти исем түгел бу,—дип уйлап куйган иде ул чакны Билал.— Бу чибәр ханым үзе дә андый-мондый гына булырга охшамаган...» Әлбәттә инде, башта китаплар турында сөйләштеләр — китапханәдән кайталар бит... — Мондый кечкенә шәһәрдә шуның хәтле бай китапханә булыр дип һич тә уйламаган идем мин...—диебрәк башлады бугай ул чагында сүзен Билал. — Менә шундый инде безнең шәһәр!—дип балкыды бу сүзләргә Вика.— Кечкенә дә, төш кенә!—Аннары үзе нәрсәгәдер кызарып та киле. Үзе дә кечерәк буйлы ич ул! Шуны уйлан куйды бугай. — Сез монда күптән йөрисезме инде?—дип сорады Билал сүзне туктатмау өчен. Ә Викага үзе турында сөйләү өчен, күрәсең, әнә шундыйрак бер сорау гына кирәк булган да инде — ул рәхәтләнеп, иркенләп үз хәлләрен тезеп китте. — Тагын кая барасын, тагын нәрсә эшлисең инде... Бу арада нинди китаплар укуын әйтеп алды: Иван Бунинның дүрт томын да өенә алып кайтып, ай буена шуны гына укып яткан икән әле ул күптән түгел генә. w Кияүдәге ханымның, кечкенә кызы булган хатынның, болан эшли алуы бик тә гаҗәп тоелды Билалга. һәм ул моны Викага әйтте дә. Ә Виканың үзенең моңа бер дә исе китмәде. — Көннәр буена өйдә ятып нишләп кенә бетерим соң мин!—дип башлады ул сүзен. Чыннан да, аның ире танкист икән—аларны эшелонга төяп, өчәр- дүртәр айга полигонга җибәрәләр, ди. Каядыр еракка... Танктан атарга өйрәнергә. — Ә кызың... — һи-и, шунда үзе уйнап йөри ул! Күрше кызлары белән әвәрә килә гел... Йә аларда, йә бездә... — Монда таныш хатыннарың да юкмы? — Бар иде дә, аларны күптән түгел Германиягә күчерделәр... Ул да офицер хатыны иде, ә офицерларның шулай бит инде ул: бүген—монда, иртәгә— тегендә, дигәндәй... — Синең ирең дә бүтән җиргә күчәргә теләмиме соң? — Танкистларны бигүк күчермиләр шул... Аннан соң үзенең дә теген- дәмонда күченеп йөрисе килми аның. Аннары алар бер мәл тын гына кайттылар. Дөньяны күзләп, ә Билал акрын гына әле ишеткән сүзләрне эченнән барлап, аңлап җитәргә теләде. «Боларның ире белән икесенең—ике дөнья шул инде, алайса...» дигән бер нәтиҗә ясагандай да итте ахырдан. Өйгә якынлаша башлагач, Билал ир хатыны белән янәшә кайтып килүе өчен уңайсызланырга тотынды, сүздән дә калды диярлек. Ә Викага исә бармы-юкмы: ул рәхәтләнеп сайравын белә, мондагы тормыш, тынгысызлык турында сөйли, үзе дә сизмичә күршеләре, гаилә хәлләренә дә кереп китә... Ә Билал тыңлаганын сиздереп кенә кайта... Шулай итеп, үзләренең баскычларыннан да менә башладылар. Биредә инде Вика да тынып калды... Менә — өченче кат, менә—аның ишеге... Вика каяндыр шуннан, ишек төбенә аяк сөртү өчен куелган палас кисәге астыннанмы, ачкыч табып алды һәм ашыкмыйча гына йозагын ачты... Ә Билал башта бераз тукталып, Вика белән саубуллашу өченме көтебрәк торды да, аннары уңайсызлык сизеп, акрын гына кузгалырга теләде... Ләкин ул Вика янынан узып китәргә өлгермәде. Вика аңа: — Менә, мин шушында яшим инде!—дип эндәште. Аның ишеге кулыннан ялгыш ычкыныпмы, бөтенләй, киерелеп үк ачылып киткән, ә Вика үзе бу якта Билалга карап басып тора. Ирексездән Билал да өй эченә күз салды: анда ярым караңгы һәм шактый тар коридор күренә, бераз үткәч киемнәр дә бар, ахрысы... — Ярый... әйбәт...—дигән булды Билал, бик тә кыенсынып кына. Ә Вика дәшми, елмаеп, аңа карап тик тора... Билал башын иде дә, акрын гына атлап үз катына менеп китте. Көч-хәл белән тырышып: — Сау булып тор...—дип әйтә алды. _ Ә үзенә кайткач ул байтак вакыт тынычлана алмый ишекле-түрле йөренде, балконга чыгып шактый гына басып торды, яңадан өенә кереп, музыка кабызып караган булды... Әле генә бик тә кызыгып алып кайткан яңа китабы да ни өчендер үзенә тартмады, эмсендермәде аны... Армия тормышы озак уйланып йөрергә мөмкинлек бирми ул. Югарыдан тикшерү киләсе билгеле булгач, полкның бөтен кече офицерлары солдатлар янында, казармаларда кунып яши башлады. Ашау да шунда полк ашханәсендә үтә иде... Кызык та, кызганыч та инде ул солдат ашханәсендә ашап йөрүләр! Мең газап белән булса да әлеге, бөтенесен дер селкеткән, бик тә куркытып торган тикшерү дә узып китте. Казармалар буйлап олпат гәүдәле генераллар вәкарь белән атлап йөреде, ә алар киткәч офицерларга ике тәүлек ял бирделәр. Ягъни, янәшәдә генә булган полкка барып та карыйсы юк дигән сүз инде бу! Тагын ирек инде бу! Бер көнне алып кайткан китабын иркенләп укырга җай чыкты Билал- га. Бу ялының тәүге көнендә үк шуңа ябышты ул. Ясунари Кавабата кешеләр тормышындагы гап-гади нәрсәләр турында яза, әмма аларны шундый тирән тоеп, нечкә кичереп бара — ирексездән туктап уйланасың. Әнә шундый гап-гади, ләкин олы мәгънәле, матур мизгелләрнең чын хасиятен аңлап, кичереп, үз күңелендә озак сакланырлык итеп сеңдереп китәсең килә аларны... Әйе, бу әдипкә бер дә юкка гына Нобель бүләген бирмәгәннәр икән шул! «Үз халкының—япон халкының—милли психологиясен иң тирән ачкан иҗаты өчен»—дип биргәннәр икән аңа дөньяның иң олы әдәби бүләген. Укый-укый да, аннары бераз көнен төрләндерү өчен урамга да чыгып кайта Билал. Андый чагында инде хәрби киемен кимәсә дә, накидка бөркәнергә мәҗбүр була. Чөнки мондый коеп яуган яңгырда кечкенә зонтик кына коткара алмый. Ботен җиреңә керердәй, һәммә төшкә үтәрдәй булып ява шул ул Ерак Көнчыгышның көчле яңгырлары! Ә бер кичне, соң гына, Билалның ишек кыңгыравы шылтырады. «Бу вакытта кем булыр бу?!»—дип уйлады Билал. Уйнап торган музыкасын сүндермичә генә ишеккә таба китте. Ул җиңел эләктергечкә генә ябып куелган иде, шылт кына итеп ишеген ачып та җибәрде Ачып та җибәрде һәм... һәм авызын ачып, баскан җирендә катып та калды: аның алдында кулына тәлинкә тоткан Вика басыл тора иде! Өстендә җиңел халат кына, үзе шундый да шәп бизәнгән — күзне алырлык түгел. Җитмәсә елмая да әле... Билал бер сүз әйтә алмыйча басып тора иде. Вика җайлы гына иттереп, бер сүзсез генә аның яныннан эчкә үк үтеп китте. Билал ишеген ябып аңа иярде, үз фатирына үтте. Ул төш күрә сыман иде... Ә Вика бүлмәнең уртасынарак узды да, һаман да елмайган килеш — Менә тәмле әйбер пешердем дә сине дә искә төшердем әле..— диде. Тәлинкәсен ачкан иде: анда кыстыбыйлар пар бөркеп тора! Монысы тагын бер мәртәбә гаҗәпләндерде Билалны. Ул аптырап Викага карады Вика исә: — Син аптырама, хәзер аңлатырмын...—диде. Аннары як-ягына ка- ранакарана.—Өстәлең кая соң синең?—дип тә copaian булды. Билалның кухнясы кергәч уң кулда иде. Вика шунда үтте, өстәл өстенә тәлинкәсен куйды һәм шундагы артсыз урындыкны алып, үзе дә шунда утырды. Билал бик аптырап: — Ә кызың?..—дип сорап куйды. Вика бик тә тыныч кына: — Ул күптән йоклый инде минем! — диде.— Мин аны иргә ятарга өйрәттем бит... Бер мизгелгә тынлык урнашты. Билал өстәл янында нишләргә дә белмичә басып тора. . Кыен хәлдән Вика коткарды аны — Йә, менә сиңа кунак килде... Әйдә, чәй эчеп алыйк инде.. Шуннан соң гына: __ Ә, ойе шул, әйе!—дип Билал шундук кабаланырга тотынды. Аның беркөн бик тә кызыгып сатып алган кызыл шәрабы бар иде, шуны өстәлгә куйды, бүтән вак-төяк эзләп тапты .. Ә үзе Викага ни өчендер күтәрелеп тә карарга кыймады... Ул шулай кабымлык эзләп йөргәндә Вика __ Ә син минем ни өчен кыстыбый пешергәнне беләсеңме? — дип сорады. Билал белми инде аны, әлбәттә, каян белсен! Шуңа күрә «Юк!»—-диде. — Минем әбием бик яратып пешерә торган иде аны, ул өйрәтте мине кыстыбый пешерергә... — Ә әбиең ничек өйрәнде микән соң? Сезнең милләт кешесе белми ич аны. Шул чакны Вика тагын бер мәртәбә Билалны аяктан ега язды: — Ә минем әбиемнең әбисе татар кызы булган! Пенза ягыннан булган ул тумышы белән! Бу сүзләрне ишеткәч, Билал арлы-бирле йөренгән җиреннән туктап, Викага озак кына карап торды. Ә тегесе елмайган да, шулай ук аннан күзен алмый... — Менә сиңа мә!—дип куйды Билал чын-чыннан шаккатып. Аннан соң алар өстәл янына утырдылар. Билалның мондагы бөтен тормышы буйдакларча иде, шуңа күрә шәрабны да ул чәй эчә торган чәшкегә салырга мәҗбүр булды. Вика гаеп итмәде тагын. Шәрабны күтәрик дип бер матур сүз әйтмәкче иде Билал, аның ниятен Вика бүлде: — Юк, син башта кыстыбыйны авыз итеп кара әле! Шулай шул—ничек үзенең башы җитмәгән соң әле Билалның... Үзе кайнар, үзе тәмле, үзе шундый йомшак иде ул кыстыбый... — Вика, бу хәтле тәмле ризыкны мактарга мин сүзләр таба алмыйм! — диде Билал.—Бу хакта бары тик шигырь юллары белән генә әйтеп бирергә мөмкин! — Соң, алайса, шигырь белән әйт! — Шулаймы! Алайса менә болай дибез: Улеглась моя былая рана— Пьяный бред не гложет сердце мне. Синими цветами Тегерана Я лечу их нынче в чайхане. Вика исә елмайган килеш Билалның әйтеп бетерүен көтеп кенә алды да, бер сүз әйтмәстән, үзе дәвам итеп китте: Наливай, хозяин, крепче чаю, Я тебе вовеки не солгу. За себя я нынче отвечаю, За тебя ответить не могу. ~— Ах, Есенин! Ах, молодец!—дип шул мизгелдә Билал кунагының кайнар, кап-кайнар кулын кысты. Онытылып, әсәрләнеп кысты... Вика да аның кулын озак кына җибәрми торды шикелле... Аннары тагын болай дип тә өстәде: — Ул шигырьнең соңгы юлларын хәтерлисеңме соң? — Төгәл үк түгел...—дигән булды Вика. — Ул шигырь менә болай дип тәмамлана: И на дверь ты взглядывай не очень, Все равно калитка есть в саду... Незадаром мне мигнули очи, Приоткинув черную чадру. Әлеге сүзләрдән Вика ни өчендер бераз кызарып китте кебек, кулы да чәшкегә таба үрелде аның... —- Сергей ^Есенинның шушы «Фарсы мотивлары» өчен күтәрикме әллә?— диде Билал кунагына соклана-соклана.— Кара әле бик кызык кына килеп чыга түгелме соң?! — Нәрсә кызык?—дип сагая калды Вика. Ә менә шул: татар нәселеннән булган мин һәм син Ерак Көнчыгышта утырабыз һәм шулай ук Есенин шигырьләре аша Көнчыгыш, 80 Шәрык аһәңнәрен кабатлыйбыз — шуны сагынабыз кебек... Чыннан да! Монда бер боек мәгънә бар түгелме соң?! Көнчыгыш ул бөек нәрсә нч —яңа Көн, яңа тормыш башлану ич ул! Әйдә шуның өчен! Артык патетик булып китә язган тостын әле ярый шунда туктата алды Билал. Вика һич тә кыстатып тормады, Билал белән бергә күтәреп барды... Ьаитак кына сөйләшми утырганнан соң, ул башын аска иебрәк болай диде: Бүген үземнең ялгызлык газабымны онытасым килә минем, Билал... Яшь офицер моңа ялгап нәрсә әйтергә дә белмәде. — Ярый, Вика...— гына дия алды ул аңа. Ә бераздан Вика: «Минем йокым килә...»—диде дә, ипләп кенә аның диванына барып урнашты... ...Чыгып киткән чагында, кайнар итеп пышылдап: — Мине онытма син, яме...—диде ул. Җавап итеп Билал тагын бер мәртәбә аның иреннәреннән суырып үпте. Аның янына кунакка кергәләп йөреде Вика... Ул еш кына үзенең ялгызлыгыннан зарлана иде, бик яшьли кияүгә чыгуына үкенә. Мондый чакларда чыннан да, Билал аның хәлен аңлаган шикелле була — чөнки Вика урта мәктәпне тәмамлау белән аңа өйләнеп, әти-әнисе яныннан, яшьлегеннән алып киткән бит аны ире. Хәрби училищы тәмамлаган ире. Билалның алар фатирына аяк басканы булмады булуын. Ничектер, курка, кыенсына иде ул моңа. Ә аннары инде Билалның гаиләсе килде—хатыны белән кызы. Аның хатыны белән Вика дуслашып та киттеләр, кызлары да бергә уйный башлады... Әллә инде моны Вика юри үзе шулай китереп чыгарды? Кем белсен... Ул вакытын уздыра алмыйча аптырый иде. Билалларга кичкырын ук керсә дә, чыгып китәргә бер дә ашыкмый. Балаларны уйната, аннары Билалның хатыны белән чүпрәк-чапрак турында сойләшә башлыйлар. Бу сүз инде бетми-төкәнми көннәр буе дәвам итә ала, аның очы-кырые күренми... Гаиләсе килгәч, Билал кибеттән телевизор алып кайткан иде — кич буе бергәләп шуны карыйлар... Әйбәт кенә карап утырганда экранга көтмәгәндә япон, кытай дикторлары килеп керә — моңа сәерсенеп, колешеп алалар... Бер кичне әнә шулай, юк-бар сүз белән мавыгып, Билалларда бик озак утырды Вика. Инде аның кызы да Билалның кызы янына ятып дөньясын онытты... Вика беренче мәртәбә «үземә төшәм»,—дия башлаганда сәгать уникенче ярты иде бугай инде. Аннары да шактый тоткарланды әле ул... Ә инде тәмам җыенып, баласын кулына күтәргәч, ул: — Хәзер баскыч караңгыдыр инде, үзем генә куркам мин.дня башлады. Кызгандырып, мескен бер тавыш белән әйтте. — Озатып куй инде, чыннан да, әллә кемнәр очравы бар ич!—диде Билалга хатыны. ...Баскычтан да төштеләр, аларның ишеген дә ачып бирде Билал. Вика аңа эчкә керергә ымлады, ә үзе бала күтәргән иде. Ишекне япты да, шунда ишек янында басып тора бирде Билал. Ә Вика тиз генә барып баласын караватына салды, аның өстенә япкандай иггс һәм тиз арада Билал янына да килеп җитте. Үзе еш-еш сулый... — Сине сагындым... Билал ипләп кенә аны кочаклап алды, сабыр гына үпте .. Ул арада Вика ишек белән бүлмәне аерып торган бәләкәй чаршауны тартып куйды, алар ярым караңгы әнә шул аралыкта калдылар ...Аннары да кич утырырга еш кереп йөреде Вика. Алар Билалның хатыны белән нәрсә турында гына сөйләшмәделәр икән шуның кадәр күп сәгатьләр буена! Үзләре сөйләшкән сүзләрнең кайберләрен хатыны кайчак Билалга да тишә иде.. Мисал өчен ул бервакыт: «Бу Вика үзенең кызын һич кенә дә ярата алмыйм дип әйтә», —дип аптырап утырды.,. Мондый сүз Билалны да шактый сәерсендерде. Ничек алай була ала микән соң ул? Барыбер, ана кеше бит ул кызына... Ике торле милләт орлыкларының бер-берсеннән үзара этелүе түгелдер ич инде бу хәл? Шунысы кызык: Билал алдында Вика беркайчан да үзенең ирен хурламый иде... Кайсыбер хатыннар танышу белән үзенең ирен яманлый башлый бит. Ә Вика нишләптер алай итмәде. Әллә бу Билалның хәтерендә генә калмаганмы? Монысын онытканмы әллә ул? Менә хәзер Виканың ире дә, аның төсе-кыяфәте дә бөтенләй истә юк бит! Шуның сыман аның турындагы сүзләр дә онытылгандыр бәлки?.. Ә, әйе—аның иренең бик тә кырыс кыяфәт белән йөрүен аз-маз хәтерли икән Билал. Кечерәк кенә буйлы һәм үтә усал чырайлы бу адәм чын менә армия кешесе иде инде! Шуңа күрә аның үз гомерен тимер танклар арасында үткәрүе дә табигый, дөрес бер эштер сыман тоела иде Билалга... Билалның Ерак Көнчыгыштагы ике ел гомере акрынлап булса да узып та китте. Менә хәзер, егерме еллап вакыт узгач, аңа үзенең ул тормышының армиягә бәйле тыйгысызлыклары: атналар буе хәрби өйрәнүләрдә йөрүләр, машиналары ватылып кышкы тайга уртасында җәфа чигүләр, шундый бер төндә бик якында гына аюларның усал үкерүләре, хәрби объектлар саклаганда төннәр буена керфек какмый чыгулар, яисә кайсыбер төннәрдә дөм-караңгыда торып полкка, казармага чабулар түгел—ә бөтенләй икенче төрле: андагы күңелле, җанга якын күренешләр исенә төшә... Теге авырлыклар акрынлап онытыла бара, ахрысы. Ә менә йөрәккә сеңгән мизгелләр һич тә хәтердән чыкмый. Иң соңгы көнне, инде менә китәбез дип, алар фатирларында машина килгәнен көтеп утыралар иде. Зур әйберләр инде берничә көн элегрәк поездда, контейнер белән озатылган. Үзләре белән вак-төяк нәрсә салынган сумкалар гына. Шулчак аларга Вика килеп керде. Үзе генә. Байтак кына гомер сөйләшеп утырдылар һәм бераздан Вика саубуллаша башлады. Иң элек аның хатыны белән саубуллашты ул. Ә аннары... Ә аннары Билалның каршына килеп басты һәм Билал нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, искиткеч җитезлек белән аның муенына асылынып кочаклады да, Билалның хатыны күз алдында аны озаклап иреннәреннән суырып торып үбеп тә алды! һәм шундук, Билал нәрсә булганын аңышып өлгергәнче үк, ул аларның фатирыннан чыгып та йөгерде! Билал да, аның хатыны да моңа шаккатып калдылар!.. Хәтта ишекләре дә ачык калган иде Вика артыннан! Әнә шул урында идәнгә кадаклаган шикелле озак, бик-бик озак басып торды Билал. .Менә хәзер дә, егерме ел гомер узгач та, Билал бер кузгалмыйча һаман әнә шул урында басып торадыр шикелле тоела.. һәм аның бәгырен ниндидер бер гаять ачы, гаять кызганыч, әрнүле хис телгәли. Вика бик нык кызганыч булып китә аңа. Ничектер, салкын котып уртасында бер ялгызын калдырып киткәндәй, бик олы кыенсыну сизә Билал аның каршында. Җәлләү хисе белән әнә шул ике тойгы гел аралашып тора Билал күңелендә. Буранлы кич йе, бик тә буранлы—күзне дә ачырмастай, авыл юлларында булган кешене тәмам юлдан яздырырдай, адаштырырдай жил- давыллы кич иде ул. Билалның инде бер ай буена көтеп йөрегән концерт кичәсе әнә шундый бер көнгә туры килде. Ә Концерт дигәне дә гади генә концерт түгел иде, ерактагы Алма-Ата шәһәреннән килгән опера җырчысының концерты иде ул. Моңа ничек барырга уйлады Билал? Бусы шулай ук сәер генә килеп чыкты. Бер көнне телевизордан теләр- теләмәс кенә Казан программасын карап утыра иде, шунда яңалыклар тапшырганда диктор ханым: «шәһәребездә опера җырчыларының халыкара конкурсы булып узды...»—дип сөйли башлады да, аннары җиңүче артистларны да күрсәтергә тотындылар. Бу хәбәргә дә әлләни исе китмәгән иде әле Билалның, чөнки Казанда, сөбханалла, мондый зур вакыйгалар көн аралаш диярлек булып тора—аларның һәммәсен истә калдыра алмыйсың, һәммәсен күрү дә мөмкин эш түгел... Ләкин шул мизгелдә телевизордан ишетелә башлаган бер гүзәл тавыш игътибарын җәлеп итте аның. Бу шундый да үзгә һәм шундый да чиста, тигез агышлы, бай аһәңле җанга гаять тә ягымлы тавыш иде ки — моны ишеткән бер генә җан иясе дә аңа битараф кала алачак түгел иде! Аннары бу гүзәл тавышның иясен дә күрсәтеп алдылар. Тиз генә, бер генә мизгелгә. Чыннан да: әлеге тылсымлы моң иясе үзе дә яшь һәм чибәр кыз иде шул. Бер күрүдән хәтергә сеңеп, истә кала торган гүзәл иде ул! Телевидение операторы сәхнәгә менеп, аны төшергән вакытта ничек итеп туктала алды икән? Шушындый ягымлы моң сибүче матур, назлы иреннәрне, алар өстенә нәкъ тиешле зурлыкта гына куелган борынны, үзләре бер гүзәл чәчәк сыман булган күзләрне-керфскләрне карашы белән ничек итеп тиз генә узып китә алды икән ул?! Билал телевизор экранына кереп китәрдәй булып, чекерәеп карап утырды. Әйе, әйе — бу иң чын, иң югары, иң затлы гүзәллек иде! Җырчының күпчелек опера җырчылары шикелле тулы гәүдәле булмыйча, уртадан калку озынчарак буе да аның йөз гүзәллеген тагын да көчәйтә һәм, боларның барысына тагын тавышның искиткеч матурлыгы да килеп өстәлгәч, Билал өчен бу инде чын матурлык идеалы иде Шушы күренеш кич буена Билалның күз алдында торды. Ә икенче көнне эшкә баргач, ул төшке ял вакытында опера театры тирәсеннән урап килергә булды. Аның күңеле кичә күргән гүзәл зат турында бер-бер хәбәр белергә тели, шул хакта нәрсәдер эзләп табар сыман кыбырсый, алгысына иде. Әле ярый ул чагында күңел сүзенә колак салып опера театры тирәсенә барды Билал... Шулай шул: күңеле, аның сизгерлеге беркайчан да диярлек алдамый аны. Бу юлы да сизенүе дөрес булып чыкты — театр бинасының тышкы ягында әллә кайдан ук күренеп торган зур афиша эленеп куелган иде! Ә анда исә зур-зур хәрефләр белән Билал күрергә эмеенеп килгән җырчының исеме язып куелган. Бераз гына өстәрәк фоторәсеме дә бар. Инде байтактан бирле киленмәгән бу мәһабәт бина янында басып тору, күңелне эмеендергән әлеге яшь җырчының тиздән аерым концерты булачагын белү—кинәт кенә Билалны әллә нишләтеп куйды. Гүяки ул инде шактый ук еракта калган яшь чакларына кайтты, әйтерсең студент вакытлар: көн саен диярлек театр-концертларга чапкан романтик еллар яңадан җанда җанланды! Эш һәм өй арасында гына узып баручы соңгы еллар гүяки менә шушы мизгелдә (ә бәлки телевизордан аны күргән чакта?) кинәт кенә зур бер борылыш ясап куйды да, ике дә уйлап тормастан, баш бирмичә чапкан тай сыман, яңадан үзенчә — яшьлектәгечә—ага башлады! Билал өчен дөнья матуррак, гүзәлрәк булып китте әнә шул көннән соң. Ул бер ай буена әнә шул көнне көтеп, дәртләнеп, рухланып яшәде. Кызык инде бу күңел дигән нәрсә! Югыйсә, шушы бер ай вакыт эчендә әллә нинди бүтән кичәләр дә һәм башка күңелле концертлар да булып алды бит инде. Ләкин — юк! Ул, күңел дигән нәрсә, бүтән бер генә нәрсәне дә күрергә теләмичә әнә шул бер көнгә, шул бер концертка гына ашкына иде! Көтә торгачтын, ниһаять, ул кон килеп җитте. Февраль аеның ахыры иде бу. Язга да күп калмаган иде инде... Ләкин, үч иткән шикелле, нәкъ менә шушы конне иртәдән үк көн бозылды да, кичкә таба тәмам буран котыра башлады. ...Урамдагы буранның дулавы, котырынуы ике кат тәрәзә аша өйгә үк ишетелеп торгач, Билал бүген гадәттәгедән җылырак та киенергә һәм алданрак чыгып китәргә дә уйлады. Автобуслар аркасында аның күпме котелгән бәйрәме өзелә күрмәсен тагын! Әнә шундый инде ул—уйлаган эшен һичшиксез тормышка ашыру өчен һәммәсен алдан үлчәп, тик- шереп-барлап һәм шик калмаслык итеп ныгытып куярга ярата. Ягъни мәсәлән соңыннан үкенерлек, үзен-үзе битәрләрлек булмасын, ди. Автобуста барганда Билал янындагы кешеләр дә бүген нәрсәгәдер сөенәләр кебек иде, аларның да эчләрендә ниндидер бер шатлык, куаныч бар сыман тоелды. Гүяки мондагы кешеләр әлегә бер-берсе белән таныш булмаганга күрә генә үз шатлыкларын бүлешә алмыйлар. Гүяки менә хәзер, бер-бер җай чыкса, алар шундук үз эчләрендәге олы сөенеч хисен белгертә башлаячаклар, онытылып әнә шул хакта сойләшергә тотыначаклар... Кешеләрнең эчендә сакланып, менә-менә тышка бәреп чыгам дип килгән билгесез бер куаныч хисе Билалга да тәэсир итте—ул да автобусның кардан агарып туңган тәрәзәсенә текәлеп, ярым елмаеп бара иде. Шәһәрнең иң үзәк мәйданына җитәрәк автобустан төште дә, борынгы тар урамнар буйлап ашыкмыйча гына опера театрына таба юнәлде Биредә буран шактый юашланган икән, шуңа күрә артык көч куймыйча, иркенләп, рәхәтләнеп барырга була. Иркенләп баргач, әле алда байтак кына вакытың да булгач, тирәюньдәге моңа кадәр игътибар ителмәгән матурлыклар да күзгә ташлана. Болак аркылы чыккан чакта аның күперендә шактый гына тукталып та торды әле Билал. Өскә таба бераз кабарыбрак торган бу күпер, кар һәм боз астындагы Болак суы, якындагы Кабан күле—һәммәсе, һәммәсе, кабатланмас матурлык— бүтән бер генә шәһәрдә дә була алмастай һәм күңел нечкәреп киткән чакларда «үзебезнеке» дип әйтелә торган кадерле күренешләр иде... Театрның мәгърур бинасы янына килеп җиткәч, тиз генә аның эченә кереп китәргә ашыкмады әле Билал. Чөнки әле аның вакыты да бар иде, аннан соң үз күңелен тәмам әзерләп җиткерү өчен әле тагын күлмедер табигать стихиясендә йөрү—менә шушы ап-ак диңгездә йөзү сорала сыман иде. Әйе, бу тирәдә чыннан да күңелне сәнгать рухы белән яшәтә торган биналар, һәйкәлләр күп икән шул... Менә безнең Тукаебыз тора... Театрның теге ягында исә Пушкин һәйкәле, ноталар кибете... Якында гына Зур концерт залы, Офицерлар йорты... Шунысы кызык: концертка килгән кешеләр арасында Билалның танышлары бер дә күзгә чалынмый. Таныш-белеш очрамагач, Билал да үзен иркенрәк хис итте, башка чакларда еш кына була торган кыенсыну хисе кичермәде. Югыйсә, кыйсыбср кичәләрдә, танышларың күп була булуын, ә син үзеңне ничектер кыен хәлдә сизен йөрисең—аларның күз карашлары сине ни өчендер сагайта, ниндидер бер киртәгә кертә, сине шуннан чыкмаска өнди кебек. Ә Билалның җаны андый киртәне кан дошманы саный, шундук ватарга тырыша. Театрның эченә кергәч, җаны тагын да иркенәебрәк, күңеле тагын да күтәрелебрәк китте. Биредәге биек түшәмле киң фойе, aim узгач башлана торган бүтән зур-зур заллар һәммәсе килгән кешенең рухын баету, аның кәефен күтәрү, аның җанын яңа матурлык дөньясына үстерү өчен эшләнгән иде. Шушы гүзәл заллар буйлап яшь, чибәр затлар узып китә. Алар өчен инде бу кон, бирегә килеп үзләренең табигать тарафыннан бүләк ителгән искиткеч камил буй-сыннарын тантана кылдырып йөрү—бигрәк тә зур бәйрәмдер, бигрәк тә кадерле, тантаналы минутлардыр. Гүзәлләрнең үз-үзләрен тотышларында, бәхетле елмайган йөзләрендә әнә шул чиксез бәхетне тою ләззәте чагыла... Алай гына да түгел: алар әлеге бәхет 84 өстенә тагын шунысын да сизәләр—үзләренә юнәлгән һәр караш, һәр игътибар билгесе аларны тагын да ныграк канатландырып җибәрә, алар йөрәгенә өр-яңа җилкенүләр бирә. Үзләренә карата игътибар сизгән гүзәлләр тагын да балкыбрак китәләр, хәтта ки синең ягымлы, җылы карашың өчен үзләренең сүзсез генә рәхмәтләрен дә әйтәләрдер шикелле... Әйе, театр дигән хикмәтне кешелек дөньясы бер дә юкка гына уйлап чыгармаган шул! Кешегә яшәү, инсаният матурлыгын тагын бер мәртәбә күрсәтү өчен кирәктер ул менә мондый гүзәллек тантана иткән мизгелләр! Гомере буена бары тик эш һәм ашау белән генә вакытын уздырган адәми зат менә шушының ише илаһи урыннарга килгәчтен инде үзенең чыннан да Кеше икәнлегенә ышана башлыйдыр. Үзенең моңа кадәрге яшәвенең кыргыйларчарак булганын аңлыйдыр ул. Шулайдыр—Ходай һәм Табигать тарафыннан бирелгән шушындый гүзәллек тойгысын кичермичә, татымыйча яшәү, яшәү дигән нәрсәне әнә шул бәхеттән башка гына узу — чыннан да кыргыйлык буладыр ул... Әнә шундыйрак уйлар кичерә-кичерә Билал иркен, якты заллар буйлап акрын гына атлый бирде. Бүтән чакларда, башка концертларга килгәндә ул почмак урыннарга матур гына кереп урнашкан буфетларга да сугылып чыга иде, әмма бүген ул үзе дә сизмәстән алар тирәсеннән тиз генә узып китте. Ләкин үткән чагында шуны искәртергә өлгерде: бу театрдагы буфет тирәсендә яшьрәк кыз-кыркын тәмле-томлы алып азаплана, шулар чырык-чырык килә иде. Ә бит безнең татар концертлары булса күбрәк ир-ат җыйнала буфет ише җиргә, алар килү белән «кәеф» дигән нәрсәне күтәрә башлый. Әйе, биредә бүтәнчәрәк иде шул. Менә концерт залына чакырып хәбәр дә бирә башладылар. Беренче — кыңгырау, ә бераздан икенчесе, тагын күпмедер вакыт узгач өченче кыңгырау ишетелде... Билал билетны инде күптән үк алып куйган булгач, сәхнәгә якынрак утыру бәхетен эләктергән иде. Ләкин иц-иң алда ук түгел, юк-юк, иң алгы рәттә утыруны җене сөйми аның. Анда утырсаң, арттагы бөтен кеше бары тик сиңа гына карап утырадыр шикелле тоела башлый, ә син үзең беркемне дә диярлек күрмисең—мондый нәрсә аңа бер дә ошамый. Бүген Билалның урыны өченче рәттә... Әле ул залга иртәрәк тә кергән ахрысы, аның рәтендә кеше бик аз. Бик тә затлы итеп эшләнгән кыйммәтле урындыкларның арка якларыннан байгак эзли торгач, ниһаять, Билал үз урынын тапты. Ә урынын тапканчы башыннан шундый фикер дә үтте: синең бирегә сирәк килүең менә шуннан да бик ачык беленә бит инде, ә! Югыйсә үзең, тыштан карауга, бик зыялы гына кеше күренәсең инде болай... Яхшы түгел, әфәндем, яхшы түгел! Сиңа бу хакта ныклабрак уйларга кирәк түгел микән?! Билалның урыны тирәсендәге билетлар кызык кына сатылган булып чыкты: аның уң ягында да, сулда да берәр урын буш иде. Моны күргәч Билал эченнән генә колсн тә куйды әле—әллә бары тик ялгызаклар өчен генә көйләнгән рәт инде бу! Чыннан да, тиздән ике як урыннарны да алдылар: уң кулга өлкән яшьтәге бер татар апасы, ә сулга япь-яшь һәм шактый ук чибәр дә дияргә мөмкин кызый туры килде. Ул чибәр дә, шул ук вакытта бик җитди дә кыяфәтле иде Юк, үз янәшәсендә генә утырган бу яшь кызга әллә ни исе китмәде Билалның. Ул урынына кереп утырганнан бирле түземсезлек белән сәхнәгә Аның чыгуын көтә башлады. Хәтта әле монда Аның үзен күргәнче үк Билалның колагында моннан бер ай чамасы элек ишетелеп калган сәмави тавыш яңгыраган кебек иде. Менә концертны алып баручы ханым сәхнәгә чыкты. Ул озын итәкле затлы кара күлмәктән, үзе дә озынча зифа буйлы Тавышы да күңелне били торган икән —шунда ук кәефне күтәреп, күңелне кузгатып җибәрде Әмма әле беренче бүлектә Билалның көткән кешесе җырламаячак икән. Мәскәүдән килгән иге җырчы белән таныштырды алып баручы, аның да берсе Мурзаев фамилияле булып чыкты, исеме генә урысча иде. Җырлавын начар җырламады шикелле, ләкин аңа бик үк ушы да китмәде Билалның. Бу егет үзе татар белән урысның кушылмасы булган шикелле, аның җыры да уртачарак иде. Мәскәү җырчылары нәкъ бер сәгать тотты халыкны. Аларга да яратып кул чаптылар. Шуннан соң тәнәфес игълан ителде. Концертның икенче бүлеге башлангач, алып баручы сәхнәгә чыгып, хәзер җырлаячак җырчының кыскача тормыш юлы, иҗади уңышлары белән таныштырды. Чит илдә дә байтак кына булган икән үзе. Андагы танылган остазлар Аңа осталыгын арттырырга булышканнар, байтак кына конкурста катнашып лауреат исеме дә алган икән. Менә, ниһаять, сәхнәдә—Ул үзе! Җитез генә адымнар белән, гүяки сәхнә идәненә үз адымнары белән серле чигү тошерә-тошерә—матур итеп чыкты Ул. Башка җырчылар шикелле залны күзләре белән айкамады да, бары тик бер нокгага карады да, башын аз гына кыңгыр сала төшеп, җырын сузып җибәрде. Акрын гына тавыш белән, ипләпҗайлап кына, һич тә көчәнмичә, шундый да табигый, иркен тавыш белән сузды ул үзенең беренче ариясен... Аннан соң сәхнәгә янә алып баручы чыкты, икенче бер арияне игълан итте. Бусы инде итальяннарның дәртле, һәм үзенчәлекле, музыкаль борылышларга бик тә бай җыры иде. Билал бу җырны беренче мәртәбә ишетте һәм ҺӘКЪ әнә шул арияне башкарган чагында Аны якыннанрак күрәсе килү теләге биләп алды. «Рөхсәт итегезче, зинһар»—дип, уң ягындагы ападан биноклен сорап алды, аннары бөтен кеше алдында, җитмәсә өченче рәттә утырган килеш, бинокльдән карап утыруына кыенсынып, утырган урынында гына аскарак шуып төште дә, күзенә бинокль куеп, шул хәлдә сәхнәдәге Аны күзәтә башлады. Әйе, Ходай чибәрлекне бер генә дә кызганмаган икән кызыйдан! Ләкин Аны чын Азия гүзәле дип әйтергә, ничектер, тел бармый иде. Йөзенең бераз озынчарак булуымы, муенының нәфислегеме, күзләрнең дә зуррак уелуымы-— Аны бүтәнчәрәк, Билалның идеалына якынрак итә иде. Аурупа гүзәлләренә тартымрак булып күренә иде кыз. Аны күзәтә-күзәтә Билал шул кадәр мавыгып китте ки, хәтта кешедән сорап алган биноклен кире кайтарырга кирәклеген дә исеннән чыгарды. Үз урынында аскарак иңгән хәлдә сәхнәдәге Аны күзәтә-күзәтә ул әллә ничә ария тыңлады. Бары тик күрше апа ипләп кенә биноклен сорагач кына, Билалга бик уңайсыз булып китте—ул «гафу итегез», дияргә мәҗбүр булды... Бу концертның әнә шулай озак, бик тә озак дәвам итүен теләде Билал. Аңа биредә Аны тыңлап, Аның якты, җылы Моңы тәэсирендә утыру бәхетнең җиденче катында булу кебек иде. Бу—дөньяның, тормышның иң рәхәт, иң ләззәтле минутларыдыр сыман иде... Ләкин андый минутлар санаулы гына була шул. Тиз, бик тә тиз үтәләр шул алар! Менә бөтен зал аягүрә басып, кул чаба башлады. Озак итеп алкышладылар алар яшь бу гүзәлне. Арттагырак рәттәгеләр әкренләп кузгала да башлады кебек. Ләкин алдагылар, шул исәптән Билал да, әле алагаемга кул чаба, бер туктау белмичә алкышлый. Шулай күпмедер дәвам итте, аннары инде аның уң ягындагы апа Билалга табарак иелеп: Бик ошаткан булсагыз, җырчы белән очрашу да мөмкиндер ул...— дип куйды. Бу сүзләр Билалның аңына тиз генә барып җитмәде, әлбәттә Ничек— очрашу? Каян килсен инде ул — очрашу? Ләкин үзенең мондый сорауларын күршесендә утырып, хәзер инде чыгу ягына юнәлгән апага бирү мөмкин түгел иде. Билал да басып торган җиреннән кузгалырга мәҗбүр булды, акрын гына чыгу ягына таба кыймылдаган халык агымына кушылды. Концерт залыннан чыгып фойега узгач, аяк атлавы, баруы иркенәеп китте чонки биредә аның кадәр үк кысан түгел иде инде, бер-береңнең кулына, аркасына терәлеп этелмисең иде. Билал җиңел сулап куйды, әмма үзе киенү урынына табарга ашыкмады. Озаклап, ничәмә коннәр буена көтеп алынган бәйрәм болай гына бетәргә тиеш түгел кебек иде.. Ул бераз шулай басыл торгач, ирексездән буфет ягына күз салды—әле алар да ябылмаган икән, аның янында берән-сәрән генә булса да кеше дә күренә шикелле. Шул якка атлады. Нишлисең, күрәсең аңа тиешле бәйрәм шуның белән тәмамдыр инде... Ни хәл итәсең—күңел көткәнчә үк килеп чыкмый шул инде ул чынбарлыкта... Әйе, әз генә кәефе дә кырыла башлады Билалның. Шуңа күрә хәзер буфет аны ныграк тарта, инде тәгаен төгәл тарта башлады. Андагы буфетчы кызлар ябып киткәнче ашыгырга кирәк иде. Ләкин буфет почмагына килеп җитәм дигәндә генә, җир астыннан калыккандай (әллә шундагы ян бүлмәдән чыкты инде?) күптәнге таныш — журналист кыз Нәсимә очрады — Бәй, Билал! Син дә мондамыни?! Менә әкәмәт!—Шулай дип башта бары тик аныңча гына әйтелә ала торган гаҗәпсенүен белдерде Нәсимә. Үзе нәкъ Билалның каршына килеп басты да, якын итеп аның кулына тотынды. Үзе Билалның күзләренә томырылып караган! Билал да ирексездән елмаеп җибәрде инде — чыннан да, якын дусты ич ул аның! Алар университетта күрше группаларда укыдылар, бер үк тулай торакның бер үк катында яшәделәр. Күп кенә бәйрәмнәрне бергә үткәрә иделәр. Хәзер дә еш кына очрашкалап, хәл белешкәләп, телефоннан сөйләшкәләп торалар. — Ә нигә син минем монда булуыма гаҗәпләнәсең әле, сөекле Нәси- мәкәй?! — Соң, безнең татар операны бик үк онәми ич инде ул. Сине дә монда бер дә күргәнем булмады бит моңа хәтле —Нәсимәнең тавышы артистларча кылтаебрак, назлы-иркә аһәңнәр беләнрәк ишетелде. Ул инде чыи-чынлап театр кешесе булып беткән, ахрысы Билал эшнең ничек булганлыгын сөйләп бирде — Димәк, бик тә очраклы рәвештә килеп эләктең инде син монда, ә?! Нәсимә инде катгыйрак тонга күчте- нык фикерле хаким кыяфәтен алды. Билал үзенең йомшак ягын искә төшереп, бөтенләй үк шиңде. Әмма Нәсимә үзенә генә хас җитезлек белән бөтенләй башка рольгә керде дә: — Соң, дустым...—дип ашыкмыйча, сеңдереп кенә үгет-нәсихәт укый башлады... Билалның исә мондый сүзләр тыңларга бер генә дә теләге юк иде шул, шуңа күрә ул Нәсимәне яр1ы сүзеннән бүлде һәм — Әйдә әле!—дип аны буфетка таба әйдәкләде Тегесе башта аңы- шып ук җитмичә, ахрысы, берничә адым атлады, аннары күзләрен шар кебек киереп ачты да, аңа карап: — Син мине кая сөйрисең?!!—дип ботен театрга ишетелерлек итеп сөрән салды. Билал хәтта кызарып ук китте, баруыннан туктады. — Эчәсең киләмени? Эчәсең киләмени синең бүген, ә?! Мондый туп-туры һөҗүмгә каршы нәрсә кылып була инде—әлбәттә шундый ук туры җавап кирәк андый чакта' — Ә нәрсә! Гаеп итәсеңме әллә?! __ Юк инде, җаным! Менә хәзер без синең белән очрашуга барабыз әле! Бик еракта түгел — әллә кайда түгел: әнә шунда гына —әнә теге фойе почмагында гына була ул! — Нинди очрашу? __ Соң инде, ахмак кебек сорап торма инде?! Кем концертына килдең соң?! Билгеле инде кем белән икәне -Голәсм белән'! Әйе, әйе — Нәсимә шулай диде, бүген ботен залны аягүрә басып алкышлаткан атаклы артистканы әнә шулай бик таныш, бик якын кешеседәй—аның исеме белән генә атады Гүяки аның бер авылдаш кызы турында сүз бара! — Син шушы бүгенге җырчы турында әйтәсеңме әллә? Билалның бу аптыраулы сорауына каршы Нәсимә инде бөтенләй сүз катуны да артык санады—бары тик Билалга карап, бераз сәеррәк елмаеп тора бирде. Әллә аңа мыскыллап каравы инде шунда? Шулай шактый торгач кына ул берни аңламаган Билалга төшендереп бирүне тиеш тапты. — Билал, бәгырем, син шуны да белмисеңмени соң—мин бит инде менә ничә еллар буе биредә опера сөючеләр түгәрәге алып барам! Син ишетмәгәч, белмәгәчтен дә, үзебезчә бик кызык яшибез без...— дип Нәсимә соңгы арада эшләгән эшләрен бармак бөгә-бөгә санап китте. Ул санаган нәрсәләр, әлбәттә, Билалның бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып та китте. Чөнки аның уенда һаман да Нәсимәнең «Гөләем» дигәне тора бит әле. Чыннан да таныш микән соң Нәсимә Аның белән, әллә бу каләм ияләренә хас булган хыялфантазияме? Нәсимәнең озын сүзенең ахыры шул булды: хәзер, менә шушы минутларда ук, театр фойесында бүгенге концерт биргән атаклы җырчы белой очрашу булачак икән! Аны исә менә шушы — Билал каршысында басып торган Нәсимә оештыра, имеш... Ышансаң, ышан—ышанмасаң юк! Билал белән Нәсимә килгәндә фойе почмагына, чыннан да, байтак кына кеше җыелган иде инде. Күбесе урындыкларга утырган, әллә нинди, хан заманындагы артсыз, озын эскәмияләрне сөйрәп чыгарганнар, каяндыр тумбочкалар алып килгәннәр... Нәсимә Билалны болар янына алып килеп, эскәмиянең бер башына төртеп кенә дигәндәй утыртты да (бу инде аның үз кешеләргә булган мөнәсәбәте!) үзе тагын йөгерә-чабып сәхнә ягына таба китте. Күрәсең алар Гөләем белән каршы ук очраштылар—тиздән кызу- кызу атлап килүләре дә күренде. Гөләем киемен дә алыштырмаган, ахрысы... Шунысы кызганыч: Билалның урыны бу юлы да ераграк туры килде. Якынрак барып басарга бер сәбәп тә, җай да юк — чөнки һәммәсе дә утырышкан. Бер үзең алга чыгып колга кебек басып тормассың бит инде! Нәсимәнең бу җәмгыять җитәкчесе икәнлегенә Билал чынлап та ышанды— очрашуны ул ачып җибәрде. Башта соңгы арада эшләгән эшләрен санап чыкты — Билалга күрсәткән сыман бармакларын бөкмичә генә, әлбәттә! Алай күп тә сөйләп тормады ул, тиз арада сүзне атаклы җырчыга бирде. Иң әүвәл Гөләемнән үзенең тормыш юлын сөйләвен үтенделәр. Авын әтисе укытучы булып эшли, әнисе исә өйдә тора, балалар карый икән. Икесе дә җырларга ярата, ди. Сораулар байтак кына бирелде. Җырчы кыз аларга гади генә итеп, үзара сөйләшеп утыргандагыча ихлас ачыклык белән җавап бирә барды. Биредә операны ныклап белүчеләр булгач, Билал аңлап җитмәгән нәрсәләр турында да сөйләшеп алдылар, тел белү хакында да сүз чыкты... Әнә шул уңайдан, сүз арасында гына Гөләем үз әнисенең татар кызы булуын да әйтеп узды. Монысына исә Билалның шундук колагы торды. Менә каян икән Гөләем йөзендәге аурупалык! Менә ни очен күңелгә, җанга аеруча якын икән ул! Шул ук мизгелдә миеннән: «Чыңгыз Айтматовның һәм тагын әллә нинди зур затларның әниләре татар шул!»—дигән якты бер фикер дә узып китте. Очрашу күп булса бер сәгать чамасы баргандыр.., Аннан соң, гадәттәгечә, җырчыга иҗат уңышлары теләделәр, яңадан да Казанга килүен үтенделәр... Гөләем һаман халык алдында баскан килеш елмаеп, матур гына итеп баш кагып тора бирде... Җыелган кешеләр берәм-берәм таралып беткәч, Билал да китмәкче булган иде дә, әмма Нәсимә белән саубуллашмау яхшы түгел, дип, тоткарланды. Ул арада Нәсимә Гөләемне култыклап, үзе Билал каршына килеп басты һәм бер дә көтелмәгән-уйламаган сүз әйтте — Ә хәзер мин сезне үземә чакырам! Кунакка! Бу сүзләрдән Билал кычкырып көлеп җибәрде. Аның болай көлүе көтелмәгән күңелле хәбәргә сөенү дә, мондый ук шатлыклы хәлгә әзер булмаганга күрә, кинәт кенә аптырап калу да — кыскасы, шушы кичәдән нидер көтеп, өмет итеп эмеенгән җанның үзе теләгән ниндидер җылы йомшак җил исүен тоеп, шатлану билгесе дә булды сыман. Шуннан соң кызлар кайсыдыр бер бүлмәгә кереп, киенеп чыктылар, ә Ьилал аста — гардероб янында — көтеп торды. Бу хәлнең онме-төшме икәненә төшенеп җитә алмыйчарак торды ул аларны көткәндә. Ә урамда, төнге урамда, чып-чын мәхшәр инде! Театр ишегеннән чыгу белән үк күтәреп алып, очыртып китә язды аларны җил! Кызлар чырылдап кычкырып, шундук Бил алга тотындылар—коткар безне, янәсе... Шулай өчәүләп бер төенгә укмаштылар да, буран тавышында берберсең көч-хәл белән ишетә-ишетә, бераз җәяү генә атлап карарга булдылар. Чөнки инде вакыт та шактый соң—төнге унбер тулып килә, бу вакытта трамвайны тиз генә килер димә син! Аннары Нәсимәнең торган фатиры да әллә ни ерак түгел ич, тыныч көнне матур гына кайтканда егерме минутта өйдә булырлык ара... Ләкин әле тагын... Тагын бер сәбәп бар: өчесенең дә шушы буранда йөрисе килә, шушы ап-ак давыл канатларына тотынып очынасы, җилпенәсе, бераз гына булса да җирдән күтәрелеп аласы килә! Аннары... аннары соң гап-гади, бөтен кеше аңлый торган сәбәп тә бар ич инде: озак таш бинада булганнан соң бераз һава сулыйсы килә. Казан шәһәрендә туры салынган урамнар күн түгел анысы түгелен, ләкин менә бүген кояш баешы ягыннан искән галәмәт каты җил Идел өсләтеп килеп, Татарстан һәм Пушкин урамнары буйлап опера театрына хәтле туп-туры килеп җитә кебек иде. Ул шуның кадәр дә көчле исә һәм үзе белән әллә ни хәтле кар алып килә, шул карны кочагы-кочагы белән синең битеңә бәрә. Чыдап кына тор! Каты җилнең торле якка бәргәләве, йолыккалавы өстәвенә әле аяк асты да тигез түгел — алар баралар-баралар да, йә таеп, йә шунда сөрлегеп китәләр. Андый чакларда кызлар кычкырыша, Билал көлә — чак-чак кына егылмыйча калалар. Кайта-кайта Билал тагын шуңа игътибар итте: кызларның икесен дә бергә култыклаган булса да, ава язып калган чакларда Билал үзенә таба Голәсмне ныграк тарта икән Хәтта аны кочаклап ук аласы килгән чаклары да булмый түгел. . Нишлисең— кон бик буранлы, юлы да үтә тайгак ич! Аннан соң, болай шаярышып кайтканда, гаеп итеш тә түгелдер инде ул—әйеме? Кыскасы, төнге буран эчендә кайта-кайта алар арасындагы моңа кадәр булган курку, кыенсыну, оялу киртәсе бөтенләй алып ташланды кебек. Табигать үзенең бураны белән адәм балаларын үзләренең табигый халәтләренә кайтарды: ир-ат һәм хатын-кыз халәтенә... Нәсимә торган биш катлы кирпеч йорт янына килеп җизен, аның якгы һәм шактый ук җылы, тыныч подъездына кергәч, алар бер-берсснә карашып тып-тын калдылар да, аннары өчесе берьюлы кычкырып көлеп җибәрделәр. Кайтып җитү шатлыгыннан, үзләренең кыяфәтеннән кызык табып һәм тагын... һәм тагын үзләрен алда коткән яңа бәхеттән сөенеч, куаныч таптылар бугай бу оч йөрәк Бер дә ашыкмыйча гына дүртенче катка да күтәрелделәр Билал хәтерли иде Нәсимәнең фатирын: бер генә бүлмәле булса да, дус-ишләр белән байтак мәҗлесләр узды монда. Көннең дә, төннең дә әллә кайсы сәгатьләрендә кайтып керәләр иде менә шулай колешә-көлешә, үзләрен искиткеч бәхетле һәм бик тә шат сизеп Бу юлы да ишекне Нәсимә үзе ачып керә дисә — ялгышты бит Билал! Нәсимә елмая биреп кнопкага гына басты һәм үз-үзенә дәшкән сыман: — Ач инде тизрәк —дип тә куйды сузыбрак кына. Ни гаҗәп—ишек, чыннан да, үзе ачылып китте, эчтә кемдер бар иде. Билалны кызыксыну биләде: кем булыр соң әле бу? Хатын-кызмы, ир-атмы? Бәлки Билалның бөтенләй кирәге юктыр. Өчәүләп лапылдап барып керсәләр, Билал күзен ачыбрак караса— аның алдында кояштай балкып Шамил басыл гора! Шул, шул—рәссам Шамил! Ә Шамил үзе Нәсимәгә карап шаярткан була: — Төн уртасында әллә нинди күз күрмәгән адәмнәрне ияртеп йөрисең син, Нәсимә! Шулай диде дә, кырт борылып (гүя ул ьилал белән бөтенләй дә таныш түгел!) кызларның өсләрен салдырышырга китеп тә барды. Ул һаман үзенчә шул инде — үзенчә! Әмма бик тә шәп, күңелле егет ул. Нәсимә белән дуслашыбрак та киткәннәр бугай әле менә... Бусы да әйбәт хәл бит инде аның. Буйдак булып йөрү дә туйдыра бит инде ул. „ Әлбәттә, кызлардан алдарак чишенеп куйды Билал һәм кулларын уа-уа кухня ягына таба узса—өстәлгә күзе төшеп, шаклар катты! Анда өстәл тутырып бәйрәм табыны әзерләп куелган! Хәтта шампан шәрабе белән тагын әллә нинди эчемлекләр кукраеп утыра. Җиләк- җимсш, яшелчә, салатлар—барысы да шунда. Билал гаҗәпләнүдән күзләрен челт-челт йомып басып торды да, тегеләр дә ишетсен диеп, юри кычкырыбрак: — Да-а-а...—диде сузып кына. Моны әлбәттә Шамилнең бик сак колагы ишетте һәм ул да, әллә кайда булса да: — «Да» шул менә, «да» шул!—дип куйды. Ә үзе бер тамчы көлми, каһәр! Үзе шундый җитди! Ничек чыдый ул! Мондый вакытта Билалның үзенең шундук авыз ерылып китә инде, билгеле. Чыдый алмый ул эчендәгене тышка чыгармыйча. Ләкин Шамил бөтенләй бүтән холыклы булса да, Билалның аңа беркайчан да ачуы килгәне юк. Ни өчен дигәндә— Шамил эчкерле, мәкерле кеше түгел! Турысын әйтсә дә, кайчак үзәккә үтәрдәй әче итеп әйтсә дә—гадел һәм шактый ук беркатлы зат ул. Менә хәзер дә Билал чит фатирда арлы-бирле тулгангалап Шамилнең хатынкызлар белән әвәрә килүдән туктавын көтеп тора. Нәсимә фати- рынын диварына эленгән рәсемнәрне, кино артистларының портретларын күздән кичерә... Әйе, ялгыз кеше торган фатирны әллә каян беләсең шул: анда бер генә кеше рухы хакимлек итә! Бу дөньяда бары тик фатир хуҗасының гына кануннары яши — һәммә урында әнә шул «бер полюслы» яшәеш чагыла... Әлбәттә, яшьрәк чагында мондый хәлне «шәхеснең оригиналь булуы», «аның рухи коче», «башкаларга охшамаган булуы» дигән купшы сүзләр белән аклыйсың, бу идеяләргә яшь чагында үзең дә ихлас күңелдән ышанасың... Әмма яши-яши инде син дөньяның, чынбарлыкның тагын да тирәнгәрәк яшеренгән, тагын да мәгънәлерәк һәм олырак хикмәткә ия булган кануннары барлыгын да тоя, аңлый башлыйсың. . Яши-яши син әнә шул гадирәк һәм киңрәк колачлы яшәешнең адәм баласы өчен тансыграк та, кадерлерәк тә икәненә ышана башлыйсың. Нилектән килеп чыга бу? Тора-бара аруыннанмы, аның эчке рухи көче кими башлап, ул инде түбәнрәк кимәлдә яшәүгә дә риза булуданмы? Башта зур таләпләр куйган шәхеснең соңга таба акрынлап җиңелә баруы, рухият алдында түбәнрәк төшә баруымы бу? Юктыр... Юк, алай түгелдер! Кирснсенчәдер бу. Чынбарлыкта, реаль тормышта яши-яши кеше, киресенчә, чын матурлыкны, чын яшәүне, чын кыйммәтләрне андый, төшенә барадыр! Башта китаплар аша гына һәм акыл аша гына кергән хикмәтләрне тора-бара кешенең үзе эзләп тапкан тере, чын хакыйкатьләр алыштыра барадыр. Әнә шул хакыйкатьләр— адәм баласы үзе ирешкән рухи биеклекләр — китаплар, бөек затлар биргән әзер идеяләргә караганда бу шәхес өчен кирәгрәк һәм мөһимрәк булып чыгадыр. Ни өчен дигәндә—болар аның юлы, аның язмышы өчен ясалган нәтиҗәләр, йомгаклар, биеклекләр була. Аларга әлеге шәхеснең үз җан һәм акыл тәҗрибәсе: арка тире һәм эчке көрәшләр вакытында түгелгән «каны» да сеңгән була. Ул әнә шуңа күрә әлеге шәхескә үтә дә үз һәм кадерле була! Шамилне котеп берничә минут үзе генә басып торган чагында Билал күңеленнән шундыйрак уйлар йогереп узды. Әйе, биредә болар хакында уйланыр урын бар иде шул. Чөнки Билалның менә бу ике дусты да: Нәсимә дә, Шамил дә—ялгызлар Кунак кызы Голәем үзенең ниндирәк компаниягә килеп эләгүен бик үк чамалап та бетермидер әле, мөгаен... Бәлки аңа монда, безнең арада, ошап та җитмәс әле бүген?.. Кем белә? «Да-да»... дисең инде, ә?..—дия-дия Шамил дә килеп чыкты. Аннары гадәтенчә мут елмаеп, Билалга текәлде: — Менә, әфәндем] Тырыштым инде! Тырыштым инде! Сез килә дип тырыштым!.. — Шулай дип, ул үзе әзерләгән өстәлгә күрсәтте, бер Билалга, бер табынга карап, чын хуҗаларча—шаян һәм бераз гына кылтым- рак хуҗаларча (аңа карата бу сүзне киләчәктә дә әйтергә туры килер микәнни соң?) тантана итте. Билал нәрсә дисен инде?! Үзенең бирегә бик тә очраклы рәвештә генә килеп эләккәнен яхшы аңлый ич инде ул. Шамил дә белә инде моны — ләкин әле ярый, шулай диеп шаярта, Билалны тынычландырырга тели күрәсең. «Биредә син үз кеше инде» дип аны ышандырырга тырыша сыман. Шәп егет син, Шамил, чыннан да, шәп! — Шушы тырышлыгың очен сиңа халык һәм хокүмәт исеменнән рәхмәт белдерәм! Армия теленә күчүне Шамил дә тиз эләктереп алды — үрә катты да, кулын чигәсенә куйды: — Рад стараться! Алар шулай шаярышкан арада бүлмәгә кызлар да килеп керде, һәммәсе дә Шамилне мактый-мактый остәл янына утырыштылар. Беразга тынлык урнашты. Билалга бик тә кыен инде бу, җитмәсә аны бит әле Голәем белән янәшә дә утырттылар... Нәсимә эше инде бу! Әле ярый Шамил дилбегәне үз кулына алып өлгерде, югыйсә Билал тик утырудан кызара ук башлаган иде бугай инде. Ә Шамил нәрсә ди? Ул утырган җиреннән аягүрә баса-баса: — Җә, утырыштыгызмы инде?! Утырышырсыз шул — утырышмый кая барырсыз?! Мин кич буе әзерләп йоргән шундый королевский табынны ташлап кайтып китмәссез бит инде?! Ә, Билал?! Билалны кыен хәлдән чыгарырга шул сүз җитте — мәҗлес яңадан элеккечә, алар үзләре бергә җыелгалаган вакытта! ычага әверелде дә куйды! Аңа каршы Билал да бер җокглә кыстырган булды: — Кабып карамыйча нәрсә икәнен әйтеп булмый әле, әфәндем! Моңа каршы инде басып торган Шамил үпкәләгән сыман кшмика ясады, ә теле: — Әле синең кабып та карыйсың киләмени?!—ди, һаман әчегә таба тарта. Янындагы Нәсимә исә аңа колә-көлә чат ябышкан — «шаяруыңнан тукта!» янәсе. Бер мәлдән Шамил, чыннан да, топ роленә керде, җитди генә итеп тамак кырып алды, аннары инде иелеп алдындагы рюмкасын күтәрде дә: — Җәмәгать, безнең Казан каласының шул кадәр матур итеп яулап алынганы юк иде әле! — диде—Бүген сосклс Голәем безнең Казанны бер сәгать эчендә һәм бер үзе яулады да алды! Без барыбыз да хәзер инде аның коллары!!.. Әйдәгез, шуның очен кабып куйыйк әле! Үзе шул мизгелдә үк Билалга кычкырды: — Билал! Үрнәк күрсәт! Эчәргә дип эмеенгән Билалның тагын авызы ерылды—ләкин дәшмәде, түзде. Авызын коч-хәл белән җыеп, затлы аракыны эчеп җибәрә алды. Шуннан соң җанга бераз тынычлык иңде, теле дә ачылып китте кебек Әлбәттә инде биредә иң беренче игътибар Голәем гә тиеш иде. Юл буе уйнапколеп сойләшсп кайттылар да, менә монда, остәл артына кереп яп-якты бүлмәдә Голәем белән янәшә утыргач, үзен кыенрак сизде бит әле Билал. — Безнең кунак кызы бераз кабып куйдымы соң?..—дип, Билал җайлап кына Гөләемгә табарак борылгандай итте. Болай да балкып утырган Гөләем исә күршесенең сүз кушуын шундук күтәреп алды: — Шундый шәп тост өчен күтәрмичә мөмкинме соң!—дип куйды ул. Бу сүзләрне ишетеп торган Шамил тагын да дәртләнә төште, ул бик кызык кына иттереп: — Әһә! Минем тост ошадымы?! Алайса мин сезнең савытка тагын бераз тамызыйм әле... Безнең Билал миннән дә шәбрәк әйтә бит ул тост дигән нәрсәне! — Шулаймы?—дигән булды Гөләем. Ә Шамил инде бер тотынгач, очко яуламыйча, халыкны кычкыртып көлдермичә туктамый: — Ничек өйрәнгән, кайда өйрәнгән? дип сора син Голәем! һәм шундук, үзе үк җавабын да бирде Шамил: — Бәләкәйдән үк мәҗлесләрдә тәгәрәп үскән ул! Шуңа күрә, көйгә бер банкетта булмасам—төнлә тыныч йоклый алмыйм, ди! Шул банкетта эчәсе шәрабне, кайткач хатынның яшергән җиреннән алып эчәм, ди ул! Гаилә бюджетына зыян килә, ди! Сүзгә Нәсимә дә кушылып, көлә-көлә Шамилне төзәтәсе итте: — Монысын ялгыштың инде әфәндем! Безнең буйдак егетебез үзе яшергән җирдән алып эчәдер инде ул—әйе бит Билал?! Акрынлап тәмам кыстылар бит болар Билалны—хәзер инде аңа торып бер сүз әйтми һич мөмкин түгел иде. Җитмәсә кунак кызы алдында бит әле... Көтмәгәндә диген... Болар үзләре генә булса бер хәл иде дә... Йә, ярый инде— Аллага тапшырдык! — Сүзне әкияттән башламыйча булмас, ахыры... Шулай тотынсам ярармы?—дип, Билал шаяру катыш карашын Шамилгә төбәгән булды, ә тегесе җилкәсен генә сикертеп алды да: «Хәзергә син—хуҗа, без— хуҗаның ишәге!»—дип, тагын үзенчә ризалыгын белдерде... Билал ипләп кенә сүзне алып китте: — Әкиятләрдә шулай бит ул: егет төшендә бер бик чибәр кызны күреп, шуңа гашыйк була да—аннары бөтен әкият буенча шул гүзәлне эзләп йори... Әйтсәм әйтим инде, җәмәгать, минем Гөләемне тәү мәртәбә күрүем дә әнә шул төштә күрү шикеллерәк булды...—дип әйтеп Билал мәгънәле генә бер тукталыш ясап, аннары ары таба сөйләп китәргә уйлап тора иде—шулчак теге явыз Шамил тиз генә мондый яшен ташы ыргытып өлгермәсенме! — Бәт-тәч... Бу да гашыйк булган түгелме соң?! Бөтен мәҗлес күтәрелеп көлә башлады. Билалга исә аларның туктавын көтүдән башка чара юк иде. Ул үзенең шактый ук кызарып китүен сизде, ихластан башлаган сүзе өчен бераз гына үкенү кебегрәк нәрсә кичергәндәй итте. Ләкин куркып, ярты юлда туктап тормады—турыга дигәнмен икән—турыга булсын дип, сүзен дәвам итәргә булды. — Аны очраклы рәвештә телевизордан гына күреп алу, чыннан да, бер төш кебек булды минем өчен... Ул төш шундук хәтергә дә сеңеп калды, икенче көнне үк ул төш мине әйдәп театр тирәсенә дә алып барды, менә шушы бүгенге концертка бер ай алдан ук билет та алдырды... Инде менә, күрәсез, җәмәгать— миңа бүген гүзәл Гөләем белән янәшә утыру бәхете дә елмайды... Әле мин монысын: өнме бу, төшме9 диеп утырам... Әйдәгез, алайса—төшләрнең чынга ашуы өчен дип, күтәреп куйыйк, булмаса! Шулай диеп, Билал чәркәсен чәкештереп чыкты. Әмма кыенсынып, тартыныбрак кына... Әле җитмәсә Шамил тагын чеметтереп маташа. — Да-а-а, парии—мәгънәсе тирән булды бит әле моның... Билал үзенең утлы эчемлеген йотып маташкан вакытта Шамил аның адресына тагын ниндидер ук җибәрмәкче булган иде, ахрысы да, әмма Нәсимә: «Ярар, яшьләрне оялтма», диеп, аны туктатты һәм алар икәү бергә Гөләемне дә күндереп—өчесе дә чәркәләрен җәһәт кенә күтәреп куйдылар. Инде хәзер нәфселәренең дә тәмам кызганлыгын сизделәр, өй хуҗасы буларак Нәсимә дә бертуктаусыз диярлек кыстап торды — шуңа күрә оер мәл тып-тын гына утырды алар, өстәлдә пычак белән чәнечке генә йөреп торды. Ләкин Билал үзенең уң ягындагы фәрештәне бер генә мизгелгә дә күз уңыннан җуймый, кыз аның ягыяа карамаса да, һәр хәрәкәтен күреп, һәр сулышын тоеп утыра. Голәемгә таба борыласы да килеп кенә тора һәм Ьилал моның өчен теләсә нинди җайдан файдаланырга тырыша: тәрәзәгә күз салган булып та, яисә Шамил белән вактояк сүз алышкан чагында да, беркемгә сиздермичә дә—гел Голәемне күзли, аның биредә тагын да ачыла, балкый баручы гүзәллегенә соклана. Тагын күпмедер утыргач, Шамил үзенең «коронный номермына тотынды—торып басты да, атаклы татар җырчыларына пародияләр башкара башлады. Нәкъ менә аларның тавышы белән, аларга бик тә охшатып. Әмма җыр сүзләрен шаян рухта, ә кайчагында хәтта бераз оятсызрак та дәрәҗәдә (дусларның тар даирәсендә бусы гына гаеп ителми кебек иде) үзгәртеп җырлый иде Шамил. Аның бер-ике мондый номерын ишеткәне бар иде Билалның элек, шәп иде алар! Шамилнең әлеге «иҗаты» һаман да үсә барган икән—бу юлы инде бөтенләй бүтән җырчыларга өр-яңа «комплиментлар» яңгырады. Аны тыңлау өчен Билал тәмам Гөләем ягына борылып утырды һәм ул әлеге пародияләрне чын-чьшнан ошатып, рәхәтләнеп көлеп утырды! Талант дисәң дә талант инде бу Шамил! Бераздан ул тагын шуны искәрде: Гөләемгә аңлаткан булып, яисә аның фикерен сораган кыланып — ул әлеге фәрештәнең кулына да кагыла башлаган, лабаса... һәм Гөләем үзе дә моңа карышмый иде шикелле... Нәсимә белән Шамил бу мәҗлескә дип төрле-төрле ризыкны да, шулай ук кәеф күтәрә торган нәрсәләрне дә мулдан әзерләгән иделәр — шуңадыр, ахрысы, озак, утырдылар. Голәсм үзе сүзгә сирәк катышты, аның әйтелмәгән тәмле сүзләрен ягымлы елмаюы алыштырды. Ләкин, барыбер, мәҗлестә Голәсмнең булуы мондагыларның һәммәсенең җанын эчтән җылытып тора иде. Кунак кызы үзе дә алардан бик канәгать булып, ихластан сөенеп, куанып утырды шикелле. Ә бераздан ул яңа дусларына кайтасы барлыгы турында искәртә башлады, үзенең матур елмаюы белән дивардагы сәгатькә күрсәтте — сәгать теле чынлап та, төнге берне узып килә иде шул инде. Нәсимә дә бүген аның арыганлыгын аңлады, аргык нык кыстап тормады. Бары тик Билалның күзенә карап, бернинди дә шик калмаслык итеп: — Дустым, син кунак кызын кунакханәгә хәтле озатып куясың инде!—диде. Аннары, елмая тошеп:—Сиңа юл уңае бит, ачуланма инде...—дип тә өстәгән булды. Анысы шулай, чыннан да, Билал ягына кайтасы автобуслар үзәктәге әнә шул кунакханә яныннан кузгалып китә китүен... Вакыт соң дип сөйләшә башлагач, киенүен дә бик тиз киенделәр. Алар ишектән чыгып барганда Шамил, гадәтенчә, үзенең тагын бер шаян угын җибәреп алды әле: — Ну, малай, буран котыра инде бүген!! Сезне адаштырып, әллә кайларга алып барыл ташламаса ярый инде, ә!.. Буранны әйтәм... Билал аның бу кинаяләрен аңламаганга салышты... Аннан соң шактый ук башка да киткән иде — чынлап та аңлап та җитмәде, ахрысы, Билал аның бу сүзен. Нәсимәнең ое бакча эчендә утырган кебек икән—чыксалар, баскыч төбендәге агачлар чып-чын кар таулары шикелле утыралар. Әле буран да басылмаган, ләкин аның кары бераз кимегән шикелле... Билал кунак кызын култыклап алды. Баппа Голәем болайрак шаяртырга итте: _ Билал! Мин кушканны тыңларсыңмы? Әйт әле! — Тыңлармын, Голәсм! Баш өсте! __ Алай булса, әнә тегендәрәк барын бас әле... __ Кайда инде ул—синең «әнә тегендә» дигәнең? — Әнә, әнә... Нинди агач әле ул—ә... тупыл янынарак! Билал ашыкмыйча гына шул якка атлады, Гөләем: «Җитте!»—дигәч туктады. Әмма борылмады, шул барган уңайга карап тора бирде. Ул арада Гөләем моңа бик тә кәефе килеп, кычкырып көлеп җибәрде: — Борыл инде, борыл! Мин барын оныттыңмы әллә?! Билал шулай ук ашыкмый-кабаланмый гына борылып баскан иде— Гөләем кулына кар йомарлап тоткан булган икән: кызларча назлы гына иттереп кулындагы ул карын Билалга томырды. Туры ата икән кызый— кар Билалның нәкъ күкрәк турысына килеп тиде дә, ап-ак орден сыман булып шунда ябышып та калды! — Ах! Син бит минем йөрәгемә тигездең, Гөләем! Менә инде мин егылам...—дип Билал акрын гына карга авып төшкән булды. Шулай күпмедер ятты ул йомшак кар өстендә... Рәхәт, тыныч, җылы иде— торырга бер дә ашыкмады... Аның янына Гөләем үзе килде. — Әллә син чыннан да үлдең инде...—дип, аңа таба иелде. Аның ак башлыктан чыккан чәчләре аска таба таралып төште... Билал исә күзен кысып кына карап яткан җиреннән Гөләемне эләктереп алды да, үзе янына—кар өстенә тартып төшерде. Аннары кочаклап алып, анын белән бергә көлә-көлә кар өстендә тәгәри башлады. Теге якка, бу якка... Теге якка, бу якка! һәм шул кызулык белән ул аны үбеп тә алды... Моны Гөләем үзе дә тели иде кебек—иреннәрен һич тә аерырга теләмәде ул... Шулай озак кына яттылар алар ишек алдындагы чиста, ап-ак кар юрганы өстендә... Аннары гына Гөләем хисләнеп: — Әллә исәр микән без... Ә, Билал?... диде бик әкрен генә, бик хисчән генә тавыш белән. Тагын күпмедер вакыт узгач, алар инде торырга, кузгалырга кирәк икәнлеген аңлый башладылар. Әмма моңа үзләрен көч-хәл белән генә мәҗбүр иттеләр. Аякка баскач, инде атларга да кирәк. Зиһенен көч-хәл белән җыеп, юнәлешне чамалап алды да—Гөләемнең биленнән кочаклап, үзәк урамга таба алып китте Билал. Анда килеп чыккач, Билал «машина тотыйм» дигән иде, әмма Гөләем ризалашмады—«монда якын сыман бит, Нәсимә шулай дип әйтте ич!»—диде... Әйе шул, ашыгасы түгел инде, җәяү барсалар да була, билгеле. Шәһәр үзәгендәге ундүрт катлы кунакханә янына килеп җиткәндә аның бүлмәләрендәге бөтен утлар да диярлек сүнеп беткән иде инде. Тышкы ишекне дә бикләп куйганнар икән... — Урамда кунабызмыни инде, Билал?..—диде Гөләем чын-чыннан еламсыраган тавыш белән, сузыбрак кына. — Нишләп урамда куныйк ди! Әйдә миңа киттек... Машина алабыз да. Билалның бу сүзләренә каршы Гөләем башта берни дип тә әйтмичә, туптуры итеп аңа карап кына торды. Аннары гына: — Юк, миңа керәбез...—диде.—Ничек тә булса вахтерны уятырга иде! Башта акрын гына, аннары торган саен катырак дөбердәтә торгач, эчке якның ярым караңгы коридорыннан бер шәүлә якынлашканы тәнләнде. Ул ишек төбенә үк килеп җиткәч, Гөләем аңа кәгазен күрсәтте дә, тегесенә шул җитте тагын—ишеккә асылган әллә ничә йозакны шалтыр- шолтыр ачып, боларны эчкә үткәрде. Әллә инде йокы исереклеге белән, әллә юк-бар белән төнлә башын ватасы килмичә—Билалны бер сүз дә әйтмичә эчкә үткәрде. Моңа бик сөенде Билал! Ә Гөләем моны искә дә алмады шикелле, туп-туры баскычка таба китте. Билал исә аннан аз гына арткарак калып бара. Беренче кат баскычының яртысы чамасы узылгач һәм инде аста, артта калган вахтер карт та күренми башлагач, Гөләем туктады, борылып Билалга карады һәм бик зур сер әйткәндәй, пышылдап кына: Бишенче катка кадәр менәргә кирәк әле безгә...—диде. Моңа каршы Ьилал бер сүз дә әйтмәде, ничектер, биредә ят җирдә, ул яңадан кыенсыну кебек бер хис сизә башлагандай булды. Юк, бу кунакханәдә аның оеренче мәртәбә булуы түгел инде түгеллеккә—районнарда яшәүче дуелары килгәч, алар биредә мәҗлес корып, кунак булып бер генә мәртәоә утырмадылар. Тонгә хәтле утырып, бик тә соңга калу сәбәпле м °нда кунып кына киткән чаклары да булмады түгел Билалның. Оие, анысы шулай булды—дөрес. Ләкин бит ул чагында Билал дуслары белән, егетләр белән иде. Ә менә бу юлы ул хатын-кыз бүлмәсенә бара түгелме соң? Атаклы җырчы Гөләемгә бара түгелме соң ул?! Аннары Билал тагын үз-үзенә каршы төшеп: «Бәй, мин аны бүлмәсенә хәтле озатып кына куям ич...—дигән булды.— Нәсимә шулай кушты, ич, озатып куярга кушты бит!» Сөйләшмичә генә югарыга таба атладылар да атладылар... Ә инде бишенче катка менеп җиткәч, Гөләем башта култыксага тәмам ятып ук диярлек ял итте, шулай ике-өч минут хәл җыйгач, пәлтә кесәсеннән ачкычын эзләп тапты да Билалга: — Киттек, әфәндем!—диде. Инде төн уртасы булгач, кунакханә коридорында беркем дә юк. Хәтта бөтенесенә күз-колак булып утыручы дежур хатын да үзенең урынын калдырып, каядыр йокларга кереп киткән. Алар коридор идәненә җәелгән калын паласка песи кебек кенә баса-баса атладылар. Әзрәк ара киткәч Гөләем аны, бәләкәй баланы җитәкләгән кебек итеп, кулыннан тотыл та алды әле. һәм аның менә шушылай, үз кешеләрчә кулдан тотып баруы Билалның эчке кыенсынуын, тартынуын юып алган сыман итте. Билалга яңадан ышаныч һәм табигыйлеге кайтты, ул үзен иркенрәк тота башлады. Голәемнең номеры бер кешелек, артык зур булмаган бүлмә икән. Ләкин шулай булса да, түр почмакта телевизоры, аның янында бер кечкенә генә өстәл һәм болайрак, ишеккә табарак суыткычы тора. Өстәлдә дә, суыткыч өстендә дә төрле-төрле бизәнү әйберләре тузып ята. Кереп өс киемнәрен салу белән Билал дивар буендагы тирән кәнәфигә ауды. Ә Голәем «коенып чыгам әле», дип, ванна бүлмәсенә кереп китте. Шактый гына озак утырды Билал. Ничектер, үз өенә кайткан шикелле дә булып китә идс аңа, шуңа күрә йокыга да ойый башлады кебек.. Гөләемнең ванна бүлмәсеннән чыгуын, аннары номер ишеген төнгә ныклап ук бикләп куюын һәм инде шуннан соң ашыкмыйча гына урын җәяргә тотынуын да ул йокы аралаш кына диярлек искәреп, сизеп, чамалап утырды. Тагын берникадәр вакыттан соң, йомшак адымнар белән генә Билал утырган кәнәфинең артына килеп басты да, ике кулын ипләп кенә, назлы итеп кенә Билалның икс иңенә салып, пышылдап кына диярлек: — Әфәндем...—диде Гөләем. Әнә шулай бер генә сүз әйтте ул. Әйе, бер генә сүз. ...Ә аннары инде алар рәхәтләнеп йокыга талдылар... Карават тар булса да, нишләптер, аларга бер дә кысан түгел, җайсыз- уңайсыз түгел иде... „.Кашта Билал йокыдан уянды. Кышкы төн бик озын бит ул—инде байтак йоклаган булса да, әле һаман кон яктырып җитмәгән иде. Тышта буран басылганга охшый, акрын гына кар сибәләп тора, ахрысы Билал бик тә әкрен генә кузгалып, аягына торып басты. Голәемнең юрганын яңадан әйбәтләп ябып куйды һәм шул чагында ихтыярсыздан тукталып, аңа карап торды. Гөләем йоклаганда да бик чибәр, бик назлы идс шул. Ул да Билал кебек авызын бераз гына ачыбрак йоклый икән. Моны күргәч, Голәем тагын да якынрак, үзрәк булып китте. Аңа иң татлы, иң матур сүзләр әйтәсе килде Күңел дигән нәрсә дә нечкәреп китте бугай, шуңа күрә Билал тизрәк Гөләем яныннан китте дә, тәрәзә янына барып басты. Кышкы урамны, төрле якка ашыгучы кешеләрне күзәтеп тора башлады. Шушындый тыныч, рәхәт иртәдә кемнәрнеңдер каядыр ашыгулары сәеррәк тоела иде—бу Билалны шушы минутта биләгән эчке халәткә бер дә туры килми, аның белән килешми, ризалашмый иде. Бнлал шунлыктан тәрәзә янында да озак тора алмады, ванна бүлмәсенә юнәлде. Монда инде үзгә бер дөнья: аклык, чисталык һәм Гөләемнең бизәнү- ясану әйберләре тарафыннан хасил ителгән үзгә бер интим күренеш хакимлек итә. Бу бүлмәнең ишеген эчтән элеп куйганнан соң, Билал байтак кына вакыт әнә шуларны күздән кнчерә-кичерә бер хәрәкәтсез тыныч кына басып торды. Әнә шулай итеп ул, әйтерсең лә, үзенең буйдак фатирында булмаган ниндидер бер кирәкле хасиятне—аңа җитмәгән хасиятне алырга, шуны үзенә сеңдерергә теләде... Аннары ваннага җылы су тутырды, ашыкмыйча, рәхәтләнеп юынды.. Ул чүпләмле сөлге белән сөртенеп ванна бүлмәсеннән чыкканда инде Гөләем да күзен ачкан, урыныннан тормыйча гына елмаеп ята иде Билалны күргәч, ул кулларын алга сузды: — Кил минем яныма...—диде... Алар тагын дөньяларын оныттылар... Шулай итеп бу бүлмәдә гүяки кичәге буранлы кич әле һаман дәвам итте. Әйтерсең лә, көн дә әле һаман яктырмаган һәм ул үзенең яктылыгы, ачыклыгы белән бу адәм балаларын җиргә һаман да төшермәгән. Кичә башланган буран, әйтерсең лә, боларны әле һаман үз канатларында очыртып йөртә иде... ...Инде менә төш тә авышты. Ашап алырга да кирәк иде. Ләкин Гөләем: — Минем моннан торасым килми. Беркая да барасым килми...— диде. Бнлал үзе генә торып, юынып, киенеп, иң югары каттагы кафега менеп төште. Гөләемгә дә берничә бутерброд, кечкенә-кечкенә күмәчләр һәм лимонад белән шоколад алды. Гөләемнең юлда йөртә торган чәй кайнаткычы да бар икән, Билал чәй куеп җибәрде. Ул кайнап чыккач, Гөләемнең караваты янына кечкенә өстәлне тартып китерделәр дә—Гөләем мендәрләргә сөялгән килеш кенә, ә Бнлал аннан аз гына читтәрәк карават кырыена утырып, сөйләшә- көлешә чәй эчтеләр, тамак ялгадылар. Кичәге мәҗлесне, Нәсимә белән Шамилне дә искә төшерделәр. — Безнең шушылай утырганны күрсәлә-ә-әр...—диде Гөләем Билал- ның күзләренә караган килеш гаять бәхетле елмаеп. Аннары алар мендәрләрне, одеалларны дивар буена өеп, шуңа сөялеп утырдылар. Бер-берсенә сыенып. Гөләем яңадан аның кочагына кереп бетә язды. Әнә шулай байтак кына утырганнар иде инде, шунда Гөләем үзенең йөрәк түреннән чыккан әллә нинди бер эчкерсез, самими тавыш белән болай диде: — Менә шушы җылы, бәхетле бүлмәдән беркая да китмәс идем мин, Бнлал... Билал исә аның бу сүзләрен башта җиңелчә генә кабул итмәкче булды, шуңа күрә: — Китәргә ашыкмыйбыз ич әле!—дип куйган булды. Билалнын ул сүзләрен ишеткән Гөләем рәхәтләнеп бер көлде. Шулай шул! Рәхмәт сиңа, Билал!—дип, аның битеннән үбеп алды Ләкин күп тә үтмәде, Гөләемне ниндидер уйчан, моңсу халәт биләп алды— ул сүзсез калды. Әле яңа гына аны үз кочагында тибрәткән бәхет гүяки хәзер Гөләемне калдырып каядыр китеп бара.. Бнлал моны сизенеп утыра иде, бераздан Гөләем үзенең сүзләре белән дә раслады: — Билал, син беләсеңме: сәхнә диеп йөри-йөри. мин менә шушындый олы бәхеттән мәхрүм калдым бит... куйды^аЛ У**11311 та тоР мастан» балаларча беркатлылык белән сорап Нинди бәхетне әйтәсең, Гөләем? — Гаилә бәхетемне... Кечкенә кызымны югалттым мин, Билал! Бер уйсыз, бер кайгысыз яткан Билалга бу сүзләр таш белән бәргәндәй тәэсир итте. Ул утырып торган җиреннән кинәт кенә турайды да, Голәемгә таба борылып: — Ничек инде ул алай? Ничек инде ул — югалттың?!—дип аңа текәлде. w Гөләемнең йозе инде хәзер бик тә җитди төс алган, аны тирән бер эчке уй, моң биләгән. Ә күз карашын ул бүлмәнең эңгер сарган почмагына тобәгән. — Әй, Билал... Син әле минем хакта берни дә белмисең бит! Билал дәшми. Ул Гөләемгә караган да аның үзенең сөйләгәнен, үзенең ачылганын көтә. Мондый чакта саксыз сүз ычкындырырмын дип тә шыкаеп куя. һәм, чыннан да, оч-дүрт минут вакыт үттеме юкмы, Гөләем акрын гына сөйли башлады: — Әйбәт кенә кешегә кияүгә чыккан идем мин... Бик матур кызыбыз да туган иде... Әмма миңа чит илгә — җырчылык осталыгымны үстерергә Италиягә — китәргә кирәк булды... Кызыма әле бер генә яшь иде... Мин менә шул чакны дивана булдым: алмадай кызымны иремә ышанып калдырып, үзем Италиягә китеп бардым! Дивана булдым! Гөләем башын Билалның күкрәгенә куйды да, үкси-үкси елый башлады. Билал исә нишләргә дә, нәрсә диеп юатырга да белми. Бары тик кулы белән Голәемнсң иңбашыннан, аркасыннан сыйпый — аны тынычландырырга тели. Ә күңелен сорау тырный: «Кызына нәрсә булды икән соң?» Әмма ул бу хакта теле белән сорый алмый. Иң-иң авыр сүзне әйттерермен дип курка ул... Юк, юк—сорарга ярамый! ...— Менә хәзер бөтен җир йөзендә бер үзем, бер ялгызым мин, Билал! Меңләгән тыңлаучыларым бар, әллә нинди бүләкләрем, зур-зур исемнәрем бар — әмма шаушулы концерт үткәч, япа-ялгыз: шушы бәхетсез башым берүзем калам мин! Билал әлбәттә аны тыңлый, ләкин аңа кушылып бер генә сүз дә әйтә алмый — аны тынычландыра да алмый. ...Шулай утыра торгач урамда инде яңадан кич җиткән икән, бүлмә эче дә инде шактый ук караңгыланган. Бары тик алар үзләре генә бу караңгыны күрмиләр. Күрмиләр —чөнки күңелләрендә буран купкан. Тик хәзер инде икенче торлссе: адәм балаларының гәүдәләрен түгел, ә җаннарын, йөрәкләрен дер селкетә торган буран — язмышлар белән уйный, шаяра һәм аларны туры, каты, ышанычлы юллардан әллә кая еракка, читкә алып китә торган буран купкан. ...Икенче көнне Голәемнсң концерты күрше шәһәрдә булырга тиеш иде. Ләкин ул анда барырга теләмәде. Билал кунакханәнең беренче катындагы почтага төшеп, аның исеменнән «Авырыйм, килә алмыйм» дигән телеграмма биреп менде. Алар урамга богенләй дә диярлек чыкмыйча диярлек әнә шул бүлмәдә атнага якын яшәделәр.. Ә аннары Голәем китте... Билал аны самолет белән озатты... Ләкин бу көннәрне аның күңелендә кузгалган буран ул киткәч тә басылмыйча бик озак дәвам итте әле. һәм әнә шул буран арасында Голәемнсң тәү мәртәбә телевизордан ишетелгән моңлы тавышы бәгырьгә килеп бәрелә иде . Аннары тагын шул —әлеге моңлы авазларга ияреп, ара-тирә аның __ gy дОцьяда бер башым, бер ялгызым бит мин! —дигән үзәк өзгеч сүзләре чыңлап куя. Әнә шул ачы сүзләр—Гөләем җырлаган моңлы чит ил арияләренең безнеңчәгә булган аяусыз тәрҗемәсе, кырыс мәгънәсе иде шикелле... Бер мәхәббәтнең азагы л көннәрне, ул хәлләрне исенә төшерсә, Булат хәзер дә әллә нишләп китә... Бу вакыйга һич тә аның тормышында түгел, ә бүтән бер кешенекендә булгандыр төсле... Яисә кайчан да булса берәр китапта укыгандыр сыман ул бу хакта... Әйе, менә хәзер—әлеге хәлләргә байтак кына гомер үткәннән соң да— үзенең мондый эшне эшли алуына бик үк ышанып җитәсе килми аның... . Булат тормышындагы бик авыр вакыт иде ул. Ун елга якын бергә яшәгән хатыныннан, инде мәктәпкә йөри башлаган кызыннан аерылам дип йөргән чагы иде аның. Шуңа күрә, күңеленнән инде күптән үзен аерым дип санагач, буйдак тормышына яңадан ияләнеп, тормышын яңадан үзе теләгәнчә алып бара башлады Булат. Ә аның «үзем теләгәнчә» дигәне бик күпне эченә ала иде: моңа төн уртасы узганчы дуслары белән мәҗлес ясап утырулар да, ун ел буена аяк та атламаган симфоник концертлар, балетлар да, палатка алып табигать кочагына куна чыгулар да — барысы да. барысы да керде. Утыз биш яшькә җиткәч яңадан «егеп> булган кешегә боларның бөтенесе дә бик тансык, бик кадерле иде. Моңа кадәр ни дәрәҗәдә тынычсыз яшәгән булса, зур шәһәр тормышының сагынылган стихиясендә һәм бихисап мөмкинлекләр алдында шуның хәтле бәхетле сыман иде ул... Шулай яшәп ятканда шәһәргә: «Мәскәү театры килә икән» дигән хәбәр таралды. Студент чагында бик сш йөри иде Булат театрга. Премьерасына да эләгергә тырыша, спектакль бик ошап китсә, икенче мәртәбә дә килә иде. Ә инде Мәскәү булып Мәскәү театрын карамый калу момкинме соң?! ...Әле менә бүген дә бик ачык хәтерли: декабрьның башы иде. Шул көнгә дип ниятләгән эшләре бетү белән кассага чапты Булат Ләкин ул килеп җиткәндә инде су буе чират иде. Шулай да, «ө.метсез шайтан гына» дип, барып басты Булат иң койрыкка. Аннары инде, бүтән ашыгасы урыны калмагач, алда торучыларга күз салды, эш юктан, бүтән шөгыле булмаганнан гына аларны күздән кичерә башлады. Чираттагы торучыларның күбесе хатын-кыз иде. Аларның кайберләре, әле озак басып торасыларын белеп, журнал укырга тотынган, кайсылары күршесе белән әңгәмә куерта, ә кайберсе ерактагы бер ноктага текәлгән дә уйга талган кебек тора. Ир-атның барысы да диярлек сабыр гына көтә, сирәк-мирәк кенә тәмәке тартырга чыгып керүчеләр бар... Булат хатын-кызның театрны чын-чынлап яратуына ышанып бетә алмый, нишләптер. Алар үзләрен, киемнәрен күрсәтү өчен генә театрга йөриләрдер дип уйлый ул. Тормышта күргән бик күп мисаллар аның әнә шул фикерен раслый, тагын да ныгыта килә. Шуңа күрә үзе белән бергә эшләүче кызларның авызыннан «театр» сүзе чыккалаганда да сизелер- сизелмәслек итеп елмаеп куя ул. Чиратта озак торды Булат ул кичне. Мөгаен, ике сәгатьтән дә арткандыр. Шуннан соң гына касса тәрәзәсенә якыная алды. Якынайган саен тирәсендәге кешеләр дә җанлана төште, кемнең кайсы спектакльне карарга теләве дә беленә башлады. Булат алдында моңарчы сүзсез генә басып торган ак башлыклы кыз да борылып сорамакчы булды: Сез белмисезме, «Акчарлак»ка әйбәт урыннар бар микән әле? Чеховның атаклы пьесасы буенча куела торган спектакль турында сорый иде кыз. Мәскәү театры әнә шул спектакльне дә алып киләчәк бит. Булат үзе дә чиратка килеп басканнан бирле эченнән: «Билет булса гына ярар иде», дип тели. Инде пичәмә кат укыса да, институтта шул әсәр оуенча имтиханнар тапшырса да һаман да бик ярата Булат «Акчар- лакмны. Үз тормышы белән бу пьеса арасында бик күп уртаклыклар таба ул... нечкә күңелле кызның тормыштагы тупаслык белән бәрелешүе дип, әнә шуның фаҗигасе итеп кабул итә Булат бу пьесаны... Акчарлак дигән матур һәм иорәккә якын кошны ничек белеп сайлаган бит бөек язучы! Кызык, ә менә бу кызны нәрсә тарта икән атаклы «Акчарлак»ка? Ьэтен кеше караганга гына күрәсе киләме? Мин дә калмыйм дип ашыгамы/ Аның яшьтәшләре күбесе шундый бит. Бөтен җиргә дә өерелеп чабалар... Шуңа күрә, ирексездән диярлек Булат йөзенә тагын елмаю чыкты... — Сезгә дә «Акчарлак» кирәк, ә?! Яшьләр өчен бик барыр микән соң?—Калган сүзләрен Булат эченнән генә әйтте: «Сезгә бит мюзик-холл ише әйберләр кирәк, шундыйлар күбрәк ошый бит сезгә...» Моңа кызның ачуы килде бугай—аның матур, сизгер-ягымлы йөзеннән эчке бер дулкын үтеп китте. Шулай да, теле белән әйткән сүзләре авыр түгел иде аның. Киресенчә, Булатның шактый тупас һәм кимсетүле яңгыраган сүзләренә ул һич көтмәгәндә беркатлы йомшаклык белән җавап бирде: — Ә минем иң яраткан әсәрем ул... — Шулаймыни?..— Булатның гаҗәпләнү сүзе точерәк тә, артистлар- чарак та чыкты, һич кирәкмәгәнгә сузыбрак әйтте ул. Лариса (кызның исеме шулай иде) белән беренче сөйләшүен Булат әнә шулай— шаяртырга тырышыбрак башлаган иде. Үз каршындагы кызны ул «шәһәр җиренең яшь-җилкенчәге» диебрәк кабул иткән иде. Тора-бара үзенең нык ялкытканын аңлады. Юк, сөйләшкәндә бик күп сәхнә артистларының исемнәре белән күмеп ташламады аны кыз. Алай итү нәкъ менә сәхнәне, киноны җиңелчә генә яранчыларга хас, ахрысы... Ә Лариса артист лардан бигрәк, күңеленә иң якын булган геройлар хакында сөйли иде. Хәтта авторларның үзләрен дә, әсәр исемнәрен дә бөтенләй диярлек катнаштырмый ул сүзгә—пьесаларны, сәнгатьне шул хәтле дә чын итеп, чынбарлык итеп кабул күрә. Китаптагы, сәхнәдәге геройлар аның үзенең күреп белгән танышлары диярсең. Булат әнә шул чагында ярата башлады да бугай инде аны. Ничектер, үзенең яңадан терелгән өметләре белән яратты шикелле ул аны. Әйтерсең, Булатның уянган, яңадан яши башлаган күңелен сизеп Ходай үзе җибәргән иде Ларисаны, һәм гүя Лариса аның көндәлек тормышка җир тормышына ияләнә башлаган йөрәген яңадан зәңгәр күккә, биеклеккә, яктылыкка алып менәргә тиеш иде... Ул көнне Булат аны троллейбус тукталышына кадәр озатты. Юлда аның кайда яшәгәнлеге дә беленде — яңа төзелгән районда, тулай торакта икән Ә троллейбус килеп туктап, алар алдында үзенең ишекләрен ачуга Лариса: — Безгә кунакка килегез!—дияргә дә өлгерде. һәм, чыннан да, икенче көнне Лариса янына тулай торакка барды ул. Алар Света исемле кыз белән икәү генә торалар икән—ап-ак карга уралып Булат килеп кергәндә икесе дә өйдә иде. Кызлар Булатны чишенергә, утырып торырга кыстый башладылар. Ләкин Булатның алар алдында уңайсызлануы кочле иде—ул Ларисаның үзен урамга чакырды. Ап-ак урамнарда ап-ак кешеләр йөреп торган, кәефне бозмаслык булып кына апак буран куерган ап-ак киче иде ул декабрь асның! Ниндидер бер серле халәтне аңлатырга, белдерергә теләүче илаһи музыка кебек иде —буран да, бу кич үзе дә! «Ә нәрсә, ә нинди халәт?» — дип юраудан китсә, Булат аны «кешенең иң бәхетле мизгелләре турындагы музыка бу!» — дияр иде мөгаен. Әнә шул мизгелләрнең кешегә бик тә бик тә сирәк килүе, ләкин инде килгән тәкъдирдә аларның кешегә бар матурлыкны ачып бирергә сәләтле булуы турында бу музыка, дияр иде ул... Хәзер үзенең тормышында инде байтактан бирле сизелмәгән канатлар кочен тоя иде шул ул. Шулар Булатны каядыр өскә күтәрәләр һәм нәрсәгәдер эмсендерәләр шикелле иде. Ә сүзләре, аларның ул кичтәге сөйләшүләре нәрсә хакында булды соң әле? Юк, хәзерге кайбер яшьләр кебек тырыша-тырыша буш фәлсәфә сату, яисә үзеңнең бар белгәнеңне әйтеп калырга ашыгу түгел иде ул сүзләр. Алар берберсенә үзләренең күптән кадерләп йөрткән уйларын, әле бик үк аныкланып та җитмәгән тойгыларын ышанып тапшырдылар. Булат шунда Ларисаның сәнгатьне, әдәбиятны бик тә яратуын һаман ныграк аңлый барды. Аңа үзенең уч төбенә килеп төшкән сихри йолдызга карагандай сокланып һәм кадерләп карады. Ләкин... Ләкин, шул ук вакытта, ул андагы үтә беркатлылыкны, самимилекне дә күрми кала алмый. Лариса үзенең ихлас күңеле белән тормышта барысы да ул уйлаганча гына, ул тойганча гына бара дип уйлый. Шуңа бөтен барлыгы белән балаларча ышана. — Булат!—дигән иде ул әнә шул кичне аулак урам буйлап куышып барганнан соң кинәт кенә туктап калып. Булат исә, йөгереп килгәнгә күрә туктый алмагандай, аны кочаклап алды, иреннәрен Ларисаның колагы янына ук китереп: — Әү...—диде. Ә Лариса аңа карамый, ул урамның теге ягындагы биек наратларның очына төбәлгән. Әйтерсең ул менә хәзер, кинәт кенә бер бәләкәй кошка әверелгән дә, әнә шул зифа, матур буйлы наратларның иң очына ук менеп кунган. — Булат... Бөтен кеше дә менә шулай—күңеле нечкәргәнче үк ярата ала микән бу гүзәл тормышны, ә? Аның күзләре һаман биектә, югарыда, еракта... Күңеле дә каядыр югарыга, биеккә—серле һәм югары яшәешкә менеп киткән, ахрысы, аның. Менә шушы күренеш искиткеч гүзәл һәм беркайчан кабатланмас сәнгать әсәре булып әле һаман Булатның күз алдында тора. Лариса үзе дә биеккә, әллә нинди үзе дә аңлап җитмәгән яңача бер матур яшәүгә, шундый тормышка омтылган серле кош сыманрак булып искә төшә... Булат ул кичне аның сыман ук дәртләнеп, канатланып сөйли алмады. Аның белән шундый югары дулкында сөйләшә алмады. Ларисаның ялкынлы, хисле сүзләренә җавап итеп ул аны әкрен генә, ипләп кенә үпте, чын күңеленнән яратып иркәләде. Шушындый матур кичләрдә шушындый матур күңелле һәм чибәр дә булган кыз белән бергә булу, бергә йөрү үзе аның өчен әйтеп бетергесез рәхәт, чиксез олы бәхет иде. Аннары инде Мәскәүдән килгән атаклы театрга бару—«Акчар- лакмны карау көне килеп җитте. һич кенә дә онытырлык түгел: бик зур бәйрәм кебек итеп көтте аны Булат. Бу аның кире кайткан яшьлегенең дә бәйрәме, Мәскәүдән килгән зур сәнгать белән очрашу тантанасы да булыр һәм... һәм сөекле Лариса белән бергә булу бәхете дә алып килер шикелле иде ул кон. Әнә шундый көннәрнең берсендә Булат үз тормышында хәлиткеч адымын да ясар шикелле иде. «Яки... яки» дигән мәсьәләне дә хәл итәр кебек иде ул. Әмма Лариса Булатны бик аптырашта калдырып ул кичне: — Минем аерым гына карыйсым килә бит, Булат...—диде.—Бик тә игътибар белән карыйсым килә минем, сөйләшмичә. Булат моңа бик гаҗәпләнсә дә, ризалашмый булдыра алмады, зур залга кергәч, үзенең урынына барып утырды—алар билетны аерым алганнар, танышканчы ук алганнар иде бит... Ләкин иң кызыгы: Ларисаның сәерлеге спектакль беткәчтен дә югалмады. Ул мөмкин хәтле ягымлы булырга тырышып: — Булат, әйдә бүгенгә саубуллашып торыйк! Минем бик тә ялгыз каласым килә. .. Аңла, зинһар!—диде.— Күп вакыт ялгызлыктан нишләргә дә белмим, ә менә бүген үлеп ялгыз каласым килә! Яме, ачуланма, зинһар! барсытГинде?! КӘе<^ )С шакты“ кырылса да, Лариса белой килешми кая Ә икенче копне эше бетәр-бетмәстә Лариса янына чапты. Тик эле Лариса каитын җитмәгән, бүлмәләре бикле иде. Булат урамга чыкты, үзләренең таныш наратлары тирәсеннән урап килергә диеп китте. тәрәзәдә ут күреп Булат әйләнеп килгәндә Лариса эштән кайткан, киемен дә алыштырып өлгергән, ашарга әзерләп йөри иде. Ишектә Булат күренүгә ул бераз гаҗәпләнеп алды: — Мин сине болай тиз килерсең димәгән идем... Ә Булатның үз авызыннан бөтенләй икенче, алдан әзерләп куймаган сүзләр атылды: Килмичә торып буламы соң синең янга! — Шулаймыни?—Лариса аңа күтәрелеп карамыйча гына, үзалдына елмайган килеш, ике тәлинкәгә дә аш бүлергә кереште. Бүлмәдә икесе генә булгач, бүген Булатка да кыюлык кереп китте. Ул тиз генә өстен салып куйды, әле Лариса чакырмаса да, өстәл янына ук килеп утырды. — Миңа кичә бик кыен булды, Лариса... Ничектер, синең алда бер-бер гаебем бар сыман тоела миңа... Әллә ничек шунда! Ә Лариса бер сүз дә дәшми. Ул ишек янындагы почмакка куелган бәләкәй шкаф белән Булат утырган өстәл арасында бертуктаусыз йөри — тегесен илтә, монысын алып килә, савыт-саба, кашык-калак ише нәрсәләр әзерли. Булат тагын ни әйтергә белмичә, аптырабрак калды. Хәзер инде бөтенләй үк текәлеп, Ларисаны күзәтергә тотынды. Алга ук иелеп, аның һәр хәрәкәтен барлап, күздән кичереп утыра башлады Лариса әлбәттә моны тиз сизде. Нәрсә дә булса әйтеп Булатны тынычландырырга ашыкты: — Булат, борчылма, монда синең гаебең юк. Бу коннәрдә үз язмышым турында бик нык уйланам мин... Әле син берни дә белмисең бит. — Ә син... Ә син минекен белсәң икән дим мин... Лариса кулындагы аш чүмечен әкерен генә өстәлгә куйды да, аннары җай белән генә килеп, ике беләген Булатның ике җилкәсенә салды, ике кул бармакларын ипләп кенә аның чәчләре арасына батырды Күзгә-күз карашкан ике яшь йорәк, яшьлек утыннан иләсләнгән ике ташкын әнә шулай байтак тордылар. Күпмедер вакыт шулай бср-берсенә сыенып торганнан соң, аерылып, һәркайсы үзенә урындык алды, ашарга утырдылар. Ашаганда вак-төяк сүз табылды, кичәге сәерлектән соң ара яңадан җылынгандай булды. Ларисаның күзләрендәге моң янә ят ымлылык белән алышынды. Алар ашап туеп, песи балалары кебек яңадан бер-берсенә сырпалана башлаганда шакымый-нитми Света килеп керде. Боларның бер мәлгә югалып калуларына, кызарып чыгуларына да исе китмәде — үзенең эштәге яңалыкларын сөйләргә тотынды... Аны тыңлап бераз утырдылар да, Лариса Булатны озата чыкты. Троллейбуска утыргып җибәргәндә ул Булатның хәтереннән чыкмаслык сүзләр әйтте: — Берсоконгә Света ялга кайтып китә... Үзем генә калам. Ул сүзләрдәге эчке җылылыкны, ярагуны, бөркелеп диярлек торган кайнарлыкны сизми калу берничек тә мөмкин түгел иде Булат та нык игеп кочаклап алган иде Ларисаны әнә шул сүзләреннән соң. Бөтенләй яңа омтылыш белән, үз-үзенә ышана төшебрәк һәм Ларисаны тагын да ныграк яратарак биреп кочаклаган иде Булат аны ул чакта Шуннан соңгы көннәр дә, төннәр дә төштәге кебек кенә үтте. Булатның эшгә дә, бүтән җирдә дә әйтерсең гәүдәсе, шәүләсе генә йөрде. Ә үзе инде ул күптән Лариса янында, аның аулак бүлмәсендә иде. Ләкин аның озак көтеп алынган киче чынлыкта бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты. Күчтәнәчләр алып ул барып кергәндә Ларисаның бүлмәсе инде гөр килеп тора, өстәл тирәли хатын-кызлар тезелешеп утырганнар иде. Уртада пешерелгән казмы, үрдәкме ята—ул ботарлап, кискәләп куелган. Алларында аш. Шаулашып-гөрләшеп тәгам җыеп утыралар! Булатның дә өстен салдырдылар. Бүлмәдә чит кеше булгач, үзләре, билгеле, тыныбрак калдылар, сабыррак сөйләшә башладылар. Өстәл янына да утырырга туры килде Булатка — кая барасың инде утырмыйча?! Булат килгәч, озак утырмады хатыннар. Җай белән генә саубуллашып, үз бүлмәләренә чыгып киттеләр. Булат белән Лариса икесе генә калды... Әйе, салкын декабрь кичендә, тулай торакның тулы бер бүлмәсендә икесе генә иделәр алар! Моңарчы Ларисаның иптәш кызлары алдында күрсәтергә уңайсызланган Булат, алар чыгып китүгә, сумкасыннан менә дигән чәчәкләр һәм шәраб алды. Өстәлдәге ашамлыклар, тәлинкәләр арасыннан көч-хәл белән урын табып, урнаштырып та куйды. — Яңа ел табыны әзерлисеңме әллә?—Лариса бер мәл читкәрәк китеп, елмаеп торды.—Әз генә иртәрәк бит әле Яңа елга, Булат... Ә Булат әйтерсең үз өендә, әйтерсең биредә ул үзе хуҗа—ниндидер аңа бик үк хас булмаган җитезлек, өлгерлек белән өстәл тирәсендә кайнаша: кайбер артык нәрсәләрне алгалап куя, арлы-бирле йөреп, шәраб салырга савытлар караштыра. Кара әле, чыннан да, Яңа елга да бик якын калган икән бит инде, ә! Булат ничек моны искәрмәгән соң әле? Алда торган шундый зур бәйрәмне искә төшерү Булатка тагын да дәрт өсти. Ул Ларисага да карап алгач, тәмам канатланып ук китә—өстәл тирәсендә инде байтактан йөреп алсуланган, тагын да чибәрләнә төшкән кызга килеп тотына, аны күтәреп диярлек өстәл янына утырта, үзе өчен гаҗәеп тоелган сүзләр белән аны бер генә мәртәбә шәраб кабып куярга кыстый. Тора-бара Ларисаның да сүлпәнлеге югала, ул да Булаттан ким шатланмый сыман. Булат әллә нинди зур мәгънәле сүзләр эзләп тормый, теленә килгән иң беренче тостны әйтә: — Әйдә, Җир шарындагы иң гүзәл кыз өчен эчик! Ул—син, Лариса! Ә кыз дәшми. Ул бары тик елмая гына. Ләкин әнә шул сүзсез елмаюы белән ул Булатны әллә ничекләр шашындыра, үсендерә. Шулай күңелле итеп алар байтак кына утырдылар. Лариса магнитофон кабызды, бүлмәгә тагын да ямь, күңеллелек өстәп музыка уйнады... Бу аларның иң матур киче һәм иң матур төне булды. Менә шул төнне инде алар бер-берсеннән һичнәрсә яшерми сөйләштеләр, бер-берсенә үзләренең иң кадерле серләрен ачтылар... Юк, Лариса, инде Булат уйлаганча яшь кыз түгел икән—ул инде кияүгә чыккан булган. Тик аларның гаилә бәхете озакка бармаган. Ире гел эчкән, сугышкан. Аптырагач, Лариса аны ташлап бирегә, тулай торакка күчкән. Ә тегесе аңа ачу итеп җир читенә, төньякка ук китеп барган... Хәзер менә хат яза башлаган. Чакыра ди... Ә Лариса аңа бик каты ачулы. Ул үз тормышы бозылганга газаплана, үрсәләнә. Мондый язмышларны күп күрмәгән Булат исә аңа нәрсә дип әйтергә дә белми. Лариса менә хәзер үзенә бер ышанычлы терәк, җылыныр, яклар кеше тапкан сыман. Ул кеше Булаттыр сыман... Чыннан да, Лариса олы яратуга, иркәләүгә, кадерләүгә лаек иде. Ул матур итеп яшәргә теләгән, әйбәт күңелле хатын иде... Булат та аны ярата, билгеле. Ләкин ныклапмы, тирәннәнме, үз-үзенә ышаныпмы? Монысын әле ул ачык кына итеп әйтә алмый. Ул бары тик үзенә Лариса янында бик рәхәт һәм җиңел булганын гына белә. Ниндидер, моңарчы сизмәгән бәхет хисе тоя. Лариса да аның якын, үз итүен сизә... Өле тагын да зуррак, мөһимрәк нәрсә дә бар иде бугай алар арасында Тик Булат ул чагында әнә шул мөһим нәрсәгә әһәмият биреп җиткермәде шул. Аңлап җиткермәде шул ул. Ләкин алай гынамы икән соң? Булат аңлап бетермәүдә генә гаеплеме соң. огәр дә ул үзенең Лариса өчен кем булуын белгән булса, аңлаган булса ул чагында башкача эшли алыр идеме соң ул? Аның бүтәнчә эшләү юлы бар идеме? 3 Юк, менә хәзер дә кистереп кенә әйтә алмый икән Булат... Әйтә алмый икән! Әйе, ул тонне алар әллә нәрсәләр турында сөйләштеләр, серләштеләр. Ул тонне искә төшерсә, Булат менә хәзер дә, күп еллардан соң да, әллә нишләп китә—күңеле нечкәрә, җанына сагышлы моң тулыша. Яратуның күбрәк сагыш белән бәйле икәнен дә Булат менә шул хәлләрне искә төшергәндә генә төшенә башлый. Тагын бер мәртәбә 30 декабрь кичендә килде Булат Лариса янына. Бу көнне ул эшкә бармаган иде, әллә шуңа күрә Булатны бик бизәнеп, чын бәйрәмчә каршы алды. Аларның бу кичләре үзе генә дә бер гомер бәһасенә торырдай иде—икесенә дә нинди зур бәхет, беркайчан онытыл- мастай бәхет бирде бит ул тон! Әйе, кабатланмас, яңадан әйләнеп килмәс бәхет иде шул ул... Кыска гомерле бәхет иде! һәм... зур фаҗига алдыннан килгән бәхет иде. Ә ул вакытта бәхеттән исергән Булат берни сизмәде, һичнәрсә искәрмәде... Ул кичне Лариса яныннан бик соң китте ул, Лариса аны һаман җибәрергә теләми иде. Аның үз бәхетеннән азга гына да аерыласы килми кебек иде... Шундый матур минутлардан, сәгатьләрдән соң бер генә дә ялгыз каласы килми иде шул аның... Ә утыз бере көнне эшенә бик соңарып кына барды Булат. Йокысы да туймаган иде, аннары бәйрәм алды кон булгач, бик ашыгыч эшләре дә күренеп тормый иде. Эшеннән соң ул бүген Лариса янына барырга тиеш иде. Булат бик ышанычлы итеп: — Киләм!—дигән иде аңа. Лариса да бик озелеп: — Зинһар кил, яме! Югыйсә, мин бит монда бер ялгызым калам! — дигән иде. Хәтта ниндидер бер ялынган, үтенгән тавыш беләнрәк тә әйткән иде бугай әле ул бу сүзләрен... Булат та һичшиксез шулай итәргә диеп тора иде. Барысы да алар кичә килешенгәнчә булырга тиеш сыман иде... Әмма чынлыкта алай килеп чыга алмады шул. Бүтәнчә, бөтенләй дә көтелмәгәнчә булды шул ул хәлләр! Ул көнне төштән соң, сәгать өчләр тирәсендә, аңа бәләкәй кызы шылтыратты. Шылтыратты һәм: — Әти, ойгә кайчан кайтасың? Мин сине бик котәм!—диде. Үзенең балаларча нечкә матур тавышы белән, үзәкне өзәрлек итеп әйтте ул! Әнә шул нечкә матур, ягымлы һәм гаять газиз тавышны ишеткәннән соң бөтен ниятләре җимерелде инде Булатның... Булат кызын телефоннан тамагына төер тыгыла-тыгыла, авырлык белән генә тыңлап торды да, калтырана башлаган тавыш белән. __ Эш бетү белән кайтырмын, кызым! Кайтырмын, яме!—диде Әйе әйе! һич икеләнүгә урын калдырмаслык итен «Кайтырмын, яме!»—диде ул. _ Әйе, әлеге конне ул кайтмыйча да —op-яңа елның иң беренче конец кызы белән бергә каршыламыйча да булдыра алмый иде шул Кызына телефоннан сүз биргәннән соң, бусы инде икеләнмәслек, кире чигенмәслек вәгъдә иде... „ Юлда кайтканда әле ул үзен кыен хәлдән коткару өчен бер җай да тапкан кебек булган иде —«кызым иртәрәк йоклап китсә, шуннан соң барырмын инде Лариса янына», дип уйлаган иде. Ләкин өенә килеп кереп, үзен котеп утыручы кунакларны күргәч, инде Булатның чыгын китәргә һичбер җае калмады. Институтта биш ел буе бер бүлмәдә торып укыган дустын ул берничек тә алдый, хәйләли алмый иде шул... » Шулай итеп Ларисасыз гына булачак мәҗлес кысасына эләкте ул. Булат кич буе. тон буе кунаклар белән күңел ачарга тиеш булды, һәм ул кулыннан килгән кадәр үз роленә керергә, аны әйбәт уйнарга тырышты... Әнә шул рольдә, үзенә бик үк аңлашылып та җитмәгән хәлдә, Яңа елга да кереп кителде... Ларисага ул икенче көнне иртәнге уннарда телефоннан шылтыратты... Уянгач та, якындагы автомат-телефонга чыгып шылтыратты... Әмма... Трубканы алган вахтер хатын аңа бик кискен җавап бирде: — Аны больницага алып киттеләр! Әйтте дә, шундук трубканы да куйды. «Нәрсә булган?!» Әле генә һәм шундый күңелле булып башланып киткән Яңа ел көнендә телефоннан ишетелгән «больница» сүзе аның акылына һич тә сыя алмый иде. Ул бернәрсә дә аңлый алмый иде. Шулай да хәзер үк тулай торакка барырга кирәклеген аңлап алды ул. Тиз барырга кирәк! Бик тиз! Өенә кереп, әле яңа уянып кына килүче кунакларга: — Өйдә шәраб аз калган икән, кибеткә барып килим әле...—диде дә, троллейбуска чапты. Беренче январь иртәсендә шәһәр буйлап болай чабучы, мөгаен, бүтәи берәү дә булмагандыр... Ә менә бу кеше чаба. Нәрсәгә икәнен, нн өчеи ашыгуын да белмичә чаба ул. Күңеле сизенүенә үрсәләнеп, әнә шул ашыгуы белән нәрсәгәдер ярдәм итә алам дип чаба ул... һәм ул дөрес ашыга. Аңа ашыгырга кирәк! Тулай торак ишегеннән ул тирләп-пешеп килеп керде. Ишек төбендә әле беркем дә юк. Ларисаның бүлмәсенә барып бәрелде. Бикле. Нык кына шакыды. Эчтән җавап та, хәрәкәт тә юк иде. Икенче катка, Ларисаның дус кызы Люда янына йөгерде. Баскычлардан абына-сөртенә йөгереп менде. Үзенең нәрсәгәдер соңга калганын сизенә башлау аны каушата, тагын да ныграк ашыга төшәргә мәҗбүр итә сыман иде. Люда әле уянмаган иде. Кичтән чишенмәгән килеш яткан, ахрысы, күлмәкләрен сыйпаштырасыйпаштыра гына килеп басты ул Булат каршысына. Аларның Ларисаларда күрешкәннәре бар иде, Люда Булатны бик яхшы танырга тиеш иде. Шулай ук ул Булатның килү максатын да, һичшиксез, аңлый иде. Лариса турында белергә тели бит Булат! Ләкин Люда сүз башларга ашыкмады. Башта Булат моны аның йокысы ачылып җитмәүдән дип уйлаган иде. Тик Люда һаман да үзгәрмәде. Кырыс бер йөз белән аңа карап тора бирде. Булат та тора мыш-мыш килеп. Ниһаять, Люда үтергеч итеп: — Сезгә нәрсә кирәк соң?—диде. Әйе, бүтән чагына син дип ничек күңелле итеп сөйләшә торган Люда салкын тавыш белән «сез» диде, «нәрсә кирәк», диде. Булат нәрсәгәдер әз генә төшенә башлагандай булды. Ниндидер бик куркыныч хакыйкатьнең менә хәзер ачылып китәчәген сизеп алды ул шунда. — Бүген берни дә эшли алмыйсыз инде...—диде Люда бераздан әз генә йомшаграк тавыш белән. — Нәрсә булды соң, Люда?? Булатның бөтен кыяфәте, сүзләре, тавышы — һәммәсе кешене битараф калдыра алмастай дәрәҗәдә кызганыч иде. Бу вакытта аны, чыннан да, кызганмый мөмкин түгел иде, күрәсең... һәм Люда аны үз бүлмәсенә эчкәрәк үтәргә чакырды да, барысын да сөйләп бирде. „ ... — Мин кичә Ларисага шаккаттым. Әллә нинди шашкын дәрт белән иөри, тик торганда күтәрелеп китә дә кычкырып колә, кон буе диярлек 104 авызы ерык Һич аңламадым... Кызлар белән әзрәк күңел ачканнар дияр идем, миннән башка монда бүтән дуслары калмады хәзер, барысы да таралып беттеләр ял көннәренә, бәйрәмгә... Без, монда калганнар, һәркем үз дус-ише белән җыйнаулаштык инде кичен. Ларисаны да үзебез белән алдык. Башта аның, нишләптер, безгә иярәсе килмәгән иде. Ахырда килеште тагын. «Әйдә, керик инде, алайса...» дип, керде безнең бүлмәгә. Ә үз ишегенә язу языл калдырды, бездә икәнлеген әйтеп... Килүче кешегәдер инде... Сезне көтте бугай бит ул. - оезд0 бик күңелле утырдык. Тик Лариса еш кына чыккалап иорде, бүлмәсенә тошкәләп менде, ахры... Йөрәге тыныч түгел, үз урынында түгел иде аның кичә... Мин моны торган саен ныграк сиздем. Ә бер чыгып кергәннән соң ул һич уйламаганда, беркем сорамаганда үзе тост әйтте дә, беркемне котми-нитми, кыстамый нитми бер стакан шәрабне эчеп тә җибәрде! Без авызыбызны ачтык та калдык. Тик шулай да әллә нәрсәгә алмадык — Яңа ел киче бит, кешенең кәеф күтәрәсе килә дип кабул иттек аның бу кыланышын. Аннары биештек, җырлаштык. Яңа ел бәйрәме елга бер генә килә, һәркем аны мөмкин хәтле күңеллерәк итеп үткәрергә тырыша, билгеле. Без дә, кем ничек булдыра ала, күңел ачтык... Гаеп эш түгел бит инде. Ә бермәл мин Ларисаның юклыгын абайлап алдым. «Нишләптер озак күренми...» мин әйтәм. Кызлардан сорыйм. Алар белми. Коридордан, кухнядан, туалеттан карап керәм — беркайда да юк бу. Бүлмәсендәдер дип аска төштем. Бүлмә бикле, ләкин иелеп карасам, күрәм — ачкыч эчтә. Бүлмәсендә ут та янмый. Шакыгач, байтак дөбердәткәч, эндәшеп карыйм, «Лариса, син андамы?» дип кычкырам — җавап юк... Борчыла башлап вахтерны алып килдем. Ул да дәшеп карый. Аңа да җавап юк Шуннан соң, тиз генә киңәштек тә, ни булса булды дип, ишек борысын каерып керергә булдык. Безнең ишекләрне үзегез беләсез инде — селкенеп кенә торалар. Көчкә каерып ачтык... Ачсак — күзебезгә ышанмый басып тордык; Лариса почмакта, үзенең керләр торган бавында.. Люда сулкылдап елап җибәрде. Ә Булат каккан казык хәлендә. Ул кымшана да алмый, берни уйлый да алмый. ...— Хәлне аңлап алгач та, тизрәк барып ычкындырдык инде... Әле ярый вакытында төштек. Әз генә торган булсак—соңлавыбыз момкин иде! Ни хикмәт бсләндер эчем сизде шул... Аннары врач, ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Барысын да сөйләп бирдек.. Алып китгеләр... Андый очракларда нервыны дәвалыйлар икән, Ларисаны да неврология бүлегенә, диделәр.. Булатның: «Ә кайсы больница?» диюенә Люда җавап бирә алмады. Ул сөйләвеннән туктап, инде үзе дә Билалга текәлгән. Әйтерсең, бу кешенең кем икәнен белеп калырга, аны ахыргача аңлап калырга тырыша иде. Булат аның каршында озак басып тора алмады. Аңа ашыгырга, Ларисаны эзләп тапканчы, аны үз күзләре белән күргәнче ашыгырга кирәк иде. Ул чыкканда вахтер карчык үз урынында утыра иде инде. Булат аннан да сорады. Карчык «икенче номерлы трамвай белән менеп, ахры, ул больница», диде. Булат үзенең килгән ягына кире китте. Ләкин Лариса ул больницада юк иде. Булатның сорашмаган кешесе, белешмәгән шәфкать туташы калмады диярлек. Алар аңа бик түбәнчелек белән, бик кызганып карап, барысын да тәфсилләп аңлаттылар, тагын кайсы больницага барып карарга момкин икәнен әйттеләр... Шулай больницадан-больницага чабып кон буе эзләде Булат. Ә Лариса ул уйлаганнан да хәтәррәк больницада —психик авырулар больницасында булып чыкты. Ничектер моны күз алдына да китерә алмаган иде Булат... Болай ук булыр дин уйлый да алмаган иде... Шунда булып чыкты Исеме үк тәнне әллә нишләтеп җибәрә торган больницада. Ләкин Ларисаның шушында икәнен белү барысын да оныттырды. Ул үзенә кирәкле бүлекне эзләргә кереште. Анысы озын больница бинасының бер башында икән. Коридорда Булатка авыруларын ияртеп каядыр баручы врач очрады. Булат алар яныннан үткәндә үз эчендә ниндидер куркудан һәм чирканучан шикләнүдән торган тойгы сизде. Әлеге авырулар менә хәзер аңа килеп ябышырлар кебек иде, ул куркыныч төш күргәндәге сыман җан ачысы белән кычкырып җибәрер кебек иде... Бу больница эченә кергәннән, шушында йори башлаганнан бирле Булат ниндидер анык булмаган куркудан бөрешеп, кечерәеп калган һәм шуңа күрә божәк сыман шуышып кына бара шикелле иде. һәр кыймылдау анда әллә нинди кыенлыклар, җиңеп үтүе авыр булган каршылыклар тудыра иде... Менә, ниһаять, Булат Лариса ята торган бүлекнең ишек төбенә килеп җитте. Бүтән больницадагы шикелле ярым ачык калучы, иркенләп үтеп булырлык ишек түгел инде бу! Ул нык итеп бикләп куелган. Сирәк кенә чыгып йөргән сестралар үз ачкычлары белән ачалар да шундук бикләп тә куялар... Куркыныч, бик куркыныч иде боларның барысы да Булат өчен. Лариса белән күрешү мөмкин түгел, диделәр... Әйе, монысы бу больницаның катгый законы икән. Булат моны аңларга тырышты. Нишләргә, ни кылырга дип, ул ишек төбендә озак таптанды. Шуның хәтле борчылулардан, бөтен шәһәр буенча диярлек чабып эзләүләрдән соң, инде ниһаять Ларисаны тапкач, аның бүлегенең ишек төбенә килеп баскач, ул аны күрми китә алмый иде инде. Әгәр китеп барса, ул Лариса каршында тагын да зуррак җинаять эшләгән булыр сыман иде. Аптырап-йодәп байтак басып торгач, ул Ларисага язу язарга булды. Үзенең аны кочкә эзләп табуын әйтте, хәлен сорады, сине күреп булмас микән, диде. Аннары солдат хаты кебек өчпочмаклап бөкләде дә тышка Ларисаның исемфамилиясен язды, бер сестрадан аңа тапшыруын үтенде. Ларисадан җавапны ул бик озак көтте. Бүлек ишеген ачып чыккан һәр сестра аңа нәрсә дә булса әйтер дип, ул алардан күзен алмады, көтте, чыгучы һәркемгә сүзсез генә ялварды. Шәһәр өйләренең подъезд ишеге төпләрендә әнә шулай һәркемнән ризык көтеп, күзе белән ялварып торган урам этләрен күргәне бар иде аның. Ул чагында алар кызганыч, бик кызганыч тоелалар иде аңа. Аларны кулга алып сабый бала кебек сөясе, бер иркәлисе килә иде еш кына. Аларга карата язмыш рәхимсезлеген әнә шулай итеп кенә булса да, әз генә булса да йомшатасы килә иде андый чакларда. Менә хәзер Булат үзен шундый рак хәлдә сизде... Гүя ул да ишек төбендә әнә шулай утыра... Гүя ул да әнә шул этләр кебек йончыган, керләнеп-пычранып беткән, хуҗасыз, тәрбиясез яшәүдән ямьсезләнгән, бозылган, шәфкатьсезләнгән һәм бөтен дөньясына карата кырыс битарафланган... Әйтерсең, Булат та хәзер кемнең дә булса әз генә рәхимлек күрсәтүенә, үзен әз генә кызгануына бик тә мохтаҗ... Шушындый хәлдә—үзеңне кеше дип әйтүе кыен булган халәттә— байтак вакыт үтте. Аннары аны бер сестра дәшеп алды. «Сезне врач күрергә тели»,— диде ул Булатка, бик кызыксынучан карап. Аны бүлек эченә керттеләр. Врач бүлмәсенә уздылар. Врач урта яшьләрдәге мөлаем генә ханым икән. Ул Булатка урын күрсәтте. Үзе өстәл артына үтте, үз урынына утырды. Врач нәрсәдер әйтеп, сүз башларга торганда сестра Ларисаның җавап язуын алып килде. Ләкин ул аны Булатка түгел, ә врачка сузды. Врач Булатка: — Гафу итегез, бездә шундый тәртип, без һәр язуны укырга тиеш.— дип, игътибар белән Ларисаның язуын укып чыкты. Аннары гына ул язуны Булатка бирде. Булат барысын онытыл, язуга текәлде. Ул Ларисаның язуын әле, гомумән, беренче мәртәбә күрә иде, ул аңа бик-бик кадерле иде. «Булат, килүеңә рәхмәт. Шулай ук анда калган дусларга да рәхмәт инде мине монда озатканнар... Изгелекләрен онытмам. Монда озак тормам мин, чыгарырлар. Ярар, калганы чыккач. Хуш. Үбәм. Лариса». Булат кат-кат укыды. Язудагы сүзләрне тәмам аңлап җиткерергә, аларның ни икәнлеген тәмам белеп бетерергә теләде ул. Менә шушы кечкенә генә язу, әйтерсең, бу көннәрдә булып узган бөтен хәлләргә аңлатма бирергә, бар табышмакларны аңлатып бетерергә тиеш иде. Булат аннан шундый сихрилек, чынлыкта булмаганны һәм була да алмастайны көтте. Врач ханым әкрен, йомшак тавышы белән аны җайлап кына сүзгә тартты: — Укыдыгызмы... Без аны чыннан да, артык озак тотмабыз... Ул монда ятарга тиеш түгел... һәм шунда Булат врачны бүлеп, кызу-кызу сөйләп китте. Лариса хакында үзенең бөтен белгәннәрен, хәтта уйлаганнарын да яшермичә, берсен дә калдырмыйча сөйләде ул. Аның ире белән ничек җәфаланулары турында, иренең шундый булуына ничек газаплануы, борчылуы, кешедән хурлануы, гарьләнүе турында барысын да сөйләде ул бу ханымга. Врач ханым аны бик бирелеп тыңлады, бик зур игътибар белән тыңлады. Ул аны ахыргача бүлдермәде. Булат туктагач, бер генә сорау биреп куйды: — Сез аны күптән беләсезме соң? Булат монысын да яшереп тормады, дөресен сөйләп бирде. Чөнки ул бөтен көчен куег. Ларисаны шушы йорттан коткарырга, йолып алырга тели иде. Врач ханым аны тынычландырып, «бер-ике көннән чыгар», дип озатты. Булат китәргә дип урыныннан торгач, врачтан тагын бер кат сорап карарга булды: — Аны күрергә ярамыймыни соң?! Ханымның барысын да аңлап торучы акыллы һәм ягымлы күзләре яңадан аңа текәлделәр. Шушы ярты сәгатьләп вакыт эчендә алар, күрәсең, Булатны шактый нык аңлап өлгергән иделәр инде. — Алай бик күрәсегез килсә, тәрәзә янына барырсыз инде... Әнә тегендә, кухня янында безнең бер кечкенә генә тәрәзә бар. Булат врачка бик зур рәхмәт әйтеп, тизрәк шунда чапты. Кухня янына бару да шактый катлаулы булып чыкты. Башта ишек алдына чыгарга, аннары бинаның бөтенләй икенче башына үтәргә кирәк икән. Белмәгән җирдә Булат буталып калды, ашыгудан, кабаланудан тагын да ныграк саташты. Ә инде кухняны табып, ниһаять, теге тәрәзә янына йөгереп килгәндә эчтән бер сестра Ларисаны аннан куып маташа иде инде. Булат аның бик суырылган йөзен генә күреп калды, һәм тагын Лариса нәрсәдер аңлатып кул болгады аңа. Булат тагын килмәсме дип, тәрәзә янында шактый басып торды. Тик бүтән беркем дә күренмәде. Тәрәзәгә якын ук килеп карагач, Булат бу тәрәзәнең бер кечкенә коридорда булуын, аңа бер ишек чыгуын, ә ул ишекнең хәзер бикле икәнен күрә алды. Аптырап- йодәп тагын әзрәк торгач, ул тагын да бичара хәлдә әкрен генә ишек алдына чыкты. Тышта инде караш ы иңеп килә иде.. Яңа елның беренче көне әнә шулай итеп үтеп бара иде... Бераз киткәч, ул борылып, больницага таба карады. Эңгер-меңгердә бу бина тагын да куркынычрак булып күренә иде. Ларисаны әнә шунда калдырып кайтып китәргә мәҗбүр иде Булат. Икенче көнне Булат больницага төштән соң барды. Ничектер, авыруларны төштән соң чыгаралар дип исендә калдырган иде ул. Ләкин ялгышкан булып чыкты, соңарды Булат. «Ул бүген иртән кайтып китте»,—диделәр. Булат тулай торакка ашыкты. Аның уенча, Лариса шунда булырга тиеш иде. Тик ул анда элеккечә бикле ишеккә килеп бәрелде. Тагын Люда янына йөгереп менде. Ул да өйдә юк. Күрәсең, эштәдер. Ларисаның өченче бер танышын гына өйдә туры китерде Булат. Ул Ларисаны күрмәгән, чыкканын да белми. Аның белән бергәләп күршеләреннән сораштыра торгач, «иренең әтиләрендә түгел микән», дигән фикергә килделәр. Якынча белүчеләр бар икән, ничек барырга кирәген өйрәттеләр. Кызлар аңа бик сәерсенеп карап тордылар. Булат моның хикмәтен урамда гына аңлады. Ул бит Ларисаның ире квартирына бара! Менә ни өчен сәерсенгәннәрдер кызлар! Ә Булатның башына Ларисадан бүтән берни дә керми иде. Аңа бары тик Ларисалы күрү генә кирәк иде. һәм ул китте. Иөгерә-йөгерә, чаба-чаба китте. Юлда «мин аның кеме булам соң?» дигән сорау башына килде. Тик шундук үзен тынычландырып та куйды:—«Эшеннән диярмен, бергә эшлибез, дип әйтермен...» Болай тиз тапты шикелле ул үзенә кирәкле фатирны. Ишекне бер бәләкәй кыз ачты. Булат аннан «Лариса апаң өйдәме?»—дип сорамакчы иде, артыннан олы гына абзыйның да якынлашып килгәнен абайлап: — Лариса биредәме?—диде. — Әйе... бездә... Абзый да кызыксынып тормады, Ларисаны дәште. Лариса ишек төбендә аны күрүгә шаккатты. Тиз генә ишекне япты, үзе Булат янында калды. — Син?!!. Нишләп монда килдең??.. Башың ике мәллә синең!!! Иремнең әтиләре бит бу!!! Булат та тиз генә әйтеп калырга, әйтеп өлгерергә ашыкты. — Лариса, безгә бик күп нәрсәне сөйләшергә кирәк. Әйдә бүлмәңә, тулай торакка кайтыйк әле!.. — Юк! Мин анда бармыйм!—Лариса кырыс, усал иде бу сүзләрне әйткәндә. Булатның андагы мондый кырысны әле беркайчан да күргәне юк иде. Ишектә әлеге абзый күренде. Ул сырма тоткан иде. — Лариса, мә аркаңа сал, тунарсың... Лариса аны күргәч, ишеккә якынайды һәм: ■— Бер-ике көннән эшкә чыгармын инде! —дип. кереп тә китте. Булатка китүдән башка чара калмады. Ул һич тә Ларисаның эшеннән килгән кешегә ошамыйча, башын түбән иеп, әкрен генә баскычтан төшеп китте... Бер көн, ике көн нишләргә белми йөрде Булат. Теге өйгә бүтән инде барып булмый, ә тулай торакка Лариса үзе кайтмыйм, ди. Тагын нинди юл бар Булатка? Күпме генә баш ватса да, мондый юлны таба алмады ул. Шулай да кон саен эштән соң тулай торак тирәсеннән урап әйләнде Булат, һәм гел беренче катның бер тәрәзәсен күзәтте. «Кинәт кенә ут кабынып китмәсме? Көтмәгәндә генә Лариса яңадан үзенең бүлмәсенә кайтып кермәсме?» Үткән-сүткән кешеләрдә шик тудырмаска тырышып кына, ул көн дә тротуарны таптады, ары барды, бире килде. Башыннан һаман бер уй, бер фикер чыкмады — «Лариса кайчан кайтыр, Ларисаны кайчан күрермен??» Атнага якын йөрде, ахрысы, Булат. Ә бер көнне ул эштә озаграк тоткарланды да тулай торак янына соңрак килде. Инде урамда кеше дә азая башлаган иде бугай... Ничә төннәр, күпме кичләр караңгы яшәгән тәрәзәдә ул кичне ут бар иде. Аның тәрәзәсендә ут яна иде! Кайткан! Лариса өйдә, Лариса үз бүлмәсендә иде!! Булат атылып барып керде. Ишек тә шакып тормады. Иң башта, аны күрүгә ишек янындагы кечкенә генә аралыкта кер юып яткан Света күзләрен шардай итеп тураеп басты. Бүген ул да килгән икән. Әллә шуңа күрә генә Лариса бирегә кайткан? Шуңа гынамы?! Бары тик шуңамы??! Лариса үзенең түрдәге караватында китап укып ята. Бер кулын матур гына итеп баш артына куйган. Тып-тыныч. Әйтерсең, берни булмаган. Әйтерсең, ул менә бу кыз кебек авылдан әнисе яныннан гына кайткан. Тик йөзенең суырылып калуы гына болай уйларга ирек бирми... һәм күз карашындагы сүрәнлек, әллә нинди салкын битарафлык, арыганлыкка тартым күңелсезлек. Булат ишек төбеннән генә Ларисаны күзәтте. Ул кергәч, Лариса китабын куйды. Ләкин күзен Булатка күтәрдеме, юкмы? Аның кая караганын белеп булмый иде. Ул Булатка таба караган да кебек, шул ук вакытта ул аны күрми дә сыман. Үзеннән якында гына басып торган гәүдә никтер аның игътибарыннан читтә шикелле. Әкрен генә Ларисаның караваты янына килде Булат. Лариса кымшанмады да, селкенмәде дә. Бары тик үз өстендә яткан китабын гына алып янәшәдәге тумбочкага куйды. Аннары ниндидер кискенлек һәм ниндидер эчке кылынганлык сизелеп торган күзләрен Булатка текәде. Йөзендә җанны үртәүче тынычлык кала бирде. Бу билгесез тынычлык Булатны куркыта иде. Әнә шул хәлдә, бернигә исе китмичә байтак яггы Лариса. Булатка бик-бик озак тоелды ул минутлар. Аннары әз генә хәлсезрәк йомшак тавыш белән сорап куйды: — Йә, ни әйтерсең?.. Эчендә әллә ниләр актарылган, кайнаган Булатның тел очына менә шул минутта бер генә анык сүз дә килмәде. Ул бары тик: — Лариса,— гына дия алды. Ә җавапка: — Мин тыңлыйм бит!—дигән оч сүз ишетте. Алары инде Булатны тәмам бутадылар, аударып, егып аттылар, аннан берни калдырмадылар. — Лариса, минем бер гаебем дә юк бит... — Минем дә бер дә гаебем юк, Булат. — Юк, син мине дорес аңламыйсың кебек... Минем ул кичне килә алмавыма бик зур сәбәпләр булды бит... Менә хәзер шул арны ничек аңлатыйм дип җәфаланып утырам мин, Лариса... — Аңлатып торуың кирәкми, Булат. Миңа шунысы да бик җиткән инде. Мин аңладым инде... Әйе, нәкъ мин уйлаганча булып чыга. — Ничек син уйлаганча?! — Ничек дисеңме? Ә менә болай: синең кебек кешеләрне ачыклау өчен бер кон килеп чыга—әнә шул кон барысын да әйтеп бирә. Бернинди томан, бернинди билгесезлек калдырмый. Миңа хәзер барысы да ачык. Тик менә миңа ныграк кына булырга кирәк, минем нервлар йомшак икән. Әнә шуны белдем мин.—Ларисаның тавышы сизелср-снзелмәс кенә калтыранып куйды. Үзе дә шуны сизеп, бераз тын яггы. Ә аннары ышанычлырак тавыш белән, Булатны бөтенләй шаккатырырдай сүзләр өстәп куйды: — Озакламый ирем янына китом мин... Төньякка — Ә мин?! — Бу сүзләр Булатның авызыннан ирексез атылып чыкты. — Ә син... Синме? Синең хатының, кызың, квартираң бар! Син алар- ны ташлап китә алмаячаксың! — Юк, Лариса! Юк! Алай түгел бит! Алай гади генә чишелә алмый бит бу мәсьәлә! Булат үзе ни сөйләгәнен дә ныклап белми кебек. Әмма аңа күңеле Ларисаның әлеге сүзләре белән килешмәскә, Ларисаның ул сүзләренә каршы төшәргә куша. — Булат! Җаным! Бу синең сүзләрең генә бит! Ә сине мин үзеңә караганда да яхшырак белеп өлгердем шушы атна-ун көн эчендә! Син тып-тыныч кына гаилә өчен яралган тып-тыныч кына бер ир. Син әнә шул тып-тыныч гаиләңнән беркая да китмәячәксең. Кабатлап әйтәм — беркая да! Аңа каршы төшеп, Булат тагын нәрсәләрдер әйтте. Әмма сизеп тора иде—бу сүзләр Ларисаны түгел, аның үзен дә ныклап ышандыра алмады. ~ — Лариса, шулай да дөресен генә әйт әле. Син мине гаеплисеңме? Күпмедер утыргач, ул менә шуны сорады Ларисаның күзенә карап. — Юк, ник сине гаеплим ди мин... Мин бары тик синең кем икәнлегеңне генә белдем. Миңа шул җитте. Инде, Аллага шөкер, җиргә төштем. Хәзер җирдән йөрим... Бүтән үтенү, ялвару мәгънәсез икәнен көчкә аңлый алды Булат ул кичне... Ләкин аяклары алар кайчандыр, әле күптән түгел генә, бик тә бәхетле булган бу бүлмәдән чыгарга һич кенә дә теләмиләр иде. Ул аларны көч-хәл белән буйсындырды. Икенче көнне Булат тагын килде Лариса янына. Лариса бу юлы тагын да кырысрак сөйләште аның белән. Ул эшеннән дә арып кайткан иде бугай. Булат бик уңайсызланып, икенче вакыт тагын сугылырмын әле диебрәк чыгып китте. Ә өченче мәртәбәсен эшләрендәге ниндидер бер мәҗлестән соң барды ул. Бу юлы инде ул Лариса белән, һичшиксез, татулашыр кебек иде. Күңеленнән ул бәхетле минутлар, матур кичләр тагын килер дип хыяллана иде әле. Ләкин... Ләкин Лариса инде Казанда юк иде. Ул ире янына—төньякка китеп барган иде! Бу хәбәр Булатның бөтен хыялларына, өметләренә киртә куйды. Ул киртәне Булат үтеп чыга алмады. Аңа бу хәл белән килешергә, ризалашырга гына кала иде. һәм ул акрынлап килеште... Ризалашты. Тик менә хәзер—бу вакыйга булганга инде байтак еллар үткәннән соң— Лариса искә төшсә, аның миен бер сорау бораулый башлый. Бер сорау аптырата. — Чынлап та гаебе юкмы соң Булатның???