КУБРАТ ХАН ХӘЗИНӘСЕ
Халкыбызның матди һәм рухи мәдәниятенең борынгы чорлардагы казанышларын яхшы белми торып тулы тарихын аңлап булмый. Бу җәһәттән яңарак кына Татарстан Җөмһүриятенең Сынлы Сәнгать музеенда Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Кубрат хан хәзинәсе» исемле тарих һәм сәнгать һәйкәлләренең гаҗәеп күргәзмәсе аерым игътибарга лаек. Күргәзмәгә куелган VII гасыр уртасы алтын һәм көмеш әйберләренең искиткеч бай тупланмасы — Көнчыгыш Европаның беренче дәүләтләреннән булган Боек Болгарның тарихи хәзинәләре арасында иң зур урын алып тора. Кубрат хан хәзинәсе татар халкының борынгы бабалары — болгарларның иҗат бөеклеген күрсәтә. Эрмитажда саклана торган Перещепнно хәзинәсе — халыкларның Бөек күчеш чорына (IV—IX гасырлар) караган иң бай хәзинә. Ул 1912 елның 29 маенда Украинада Полтава губернасының Константиновоград өязе Кече Перещепнно авылы көтүчеләре тарафыннан табылган. Перешепннода табылган һәм хәзер Дәүләт Эрмитажында сакланган кыйммәтле әйберләрнең саны һәм төрлелеге искиткеч мул, хәтта аларның тулы булмаган исемлеге дә таң калдыра: 16 алтын һәм 19 көмеш савыт, шәраб эчү савыты (ритон) һәм бизәнү әйберләре, 14 йөзек һәм беләзек, алтын тәңкәләрдән тезелгән муенса һ. б. Шулай ук күбесе бизәнү әйберләре булып хезмәт иткән 69 тәңкә табылган. Алтын әйберләрнең гомуми авырлыгы 25 килограммга якын, ә көмеш әйберләрнеке — 50 килограмм чамасы. Бөтендөнья халкын сокландырган, Вена, Будапешт кебек шәһәрләрнең музейларын бизәгән әлеге гаҗәеп хәзинә турында без алдагы саннарда да мәгълүмат бирүне кирәк дип таптык. Журналыбызның киләсе санында әлеге хәзинә турында галимнәребезгә һәм сәнгать белгечләренә сүз бирәчәкбез. Тышлыкның беренче битендә: «Кубрат хан хәзинәсе» күргәзмәсеннән V—VII гасыр башында билгесез оста тарафыннан чокып ясалган алтын касә рәсеме