Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

роем И ХОБОРЛОР МӘСКӘҮДӘ —ЯҢА МӘЧЕТ 6 сентябрьдә Мәскәүнең Поклонная тавындагы Җиңү паркында, Россия башкаласының 850 еллык юбилеена багышлап, Хәтер мемориаль мәчетен ачу тантанасы булды. Анда күп кенә рәсми кешеләр, шул исәптән Мәскәү мэры Ю. Лужков, Татарстан, Башкортостан, Казахстан Президентлары М. Шаймиев, М. Рахимов, Н. Назарбаев, Россия хөкүмәте Рәисе урыЛзасары Р Абдулатипов, Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнары Диния нәзараты рәисе Р Гайнетдин һ. б. катнаштылар Тантана барышында ТР Президенты М. Шаймиев чыгыш ясап, әлеге Иман йортының Ватаныбызны саклап шәһит киткән әтм-бабаларыбызнын якты рухларына багышлап махсус салынуын әйтеп үтте һәм мәчеткә Сөембикә манарасы сурәте чигелгән келәм бүләк итте. Әлеге мәһабәт мәчетне төзүдә зур өлеш керткән мөхтәрәм шәхесләргә мөфти Р Гайнетдин Мәскәү мөфти- яте гамәлгә куйган «Рухи берлек» медален тапшырды. ҮТКӘНЕН БАРЛЫЙ ХАЛЫК Быел милләттәшләребез «Хәтер көне»н аеруча ныклы хәзерлек белән билгеләп үттеләр. Иң элек, Сөембикә ханбикәнең вафа- тына 440 ел тулуга багышлап, 10 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бинасында фәнни-гамәли конференция уздырылды Җөмһүриятебезнең милли китапханәсендә «Сөембикә һәм Казан ханлыгы» дигән китаплар күргәзмәсе ачылды. Казан ханлыгын батырларча саклап. Явыз Иван гаскәрләренә каршы көрәштә моннан 445 ел элек шәһит киткәннәрне 15 октябрьдә, Матәм җыенында, республикабызның күп кенә шәһәр-авылларыннан һәм башка төбәкләрдән килгән меңләгән кешеләр олылап искә алдылар, алар рухына Сөембикә манарасы янышта дога кылдылар. Казан Кремлендә, яна төзелә торган Кол Шәриф мәчете Ш1гезендә табылган каһарман бабаларыбызның, борыш ы шәһәребезне саклаучыларның изге сөякләрен бу көйне Татар зиратында хөрмәтләп күмү дә оештырылды. КРЕМЛЬДӘ ОЧ1*АШУЛАР 18 октябрьдә Татарстан Президенты М Шаймиев Казан Кремлендә АКШның бөтен дөньяга мәгълүм атаклы финансисты, филантропы һәм фикер иясе «Ачык җәмгыять» институты идарәсе рәисе Джордж Соросиы һәм аның җитәкчелегендәге Сорос фонды делегациясен кабул итте Ахырдан Татарстан хөкүмәте белән «Ачык җәмгыять» институты арасында 2000 елга кадәр хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул куелды. 21 октябрьдә Җөмһүриятебез Илбашы үзенең резиденциясендә Лондондагы Король балетында төп партияләрне башкаручы — дөньякүләм билгеле биюче милләттәшебез Ирек Мөхәммәдовны кабул итте. М. Шаймиев, мәшһүр якташыбызның Татарстанга килүен һәм М. Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә биюен республикабыз башкаласының мәдәни тормышында зур бәйрәм булды, дип билгеләп үтте. К. ТИНЧУРИНГА БАГЫШЛАП 13 октябрьдә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында, татар драматургиясе классигы Кәрим Тннчу - ринның тууына 110 ел тулуга багышлап, тантаналы кичә үткәрелде Театр фойесында, юбилей нисбәтеннән, Татарстан Дәүләт музее хезмәткәрләре тарафыннан, әдипнең тормышына һәм иҗатына бәйле күргәзмә дә оештырылган иде 16 октябрьдә исә Г. Ибраһнмов исемен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын да, К. Тннчурин юбилее уңаеннан, фәнни конференция булып узды. Аның эшендә институтның сәнгать бүлеге мөдире Г. Арсланов, академик Ф Мусин, филология фәннәре докторы Н. Ханзафаров, өлкән фәнни хезмәткәрләр Д. Гынмранова, Г. Мөхәм- мәдова, Казандагы Яшьләр театрының баш режиссеры Ф. Хәбибуллнн һ. б. катнаштылар һәм чыгыш ясадылар ЖУРНАЛИСТЛАР БӘЙРӘМЕ Казан дәүләт университетында журналп егика бүлеге оешуга 35 ел тулу уңаеннан. 16 октябрьдә биредә, зурлап, тантаналы кичә үткәрелде. Анда юбилярны Татарстанның Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәтҗанов, университет ректоры Ю. Коноплев, педагогика университеты ректоры Р. Йосыпов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе И. Таһиров һ. 6. кайнар котладылар. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ 11 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда соңгы айларда башкарылган миләргә йомгак ясады, киләчәккә планнар рас- ланды. 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен үткәрүгә һәм 1998 елның I кварталында язучыларның юбилейларын уздыруга кагылышлы мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшү булды. Ижади берлек рәисе Ринат Мөхәммәди- ев тәкъдиме белән, идарә составына яна әгъзалар сайланды. Алар икәү—«Идел» журналының баш мөхәррире Рашат Низа- миев һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Данил Салихов. Идарә утырышында А. Алиш исемендәге премиянең яна лауреатлары да ачыкланды. Балалар әдәбиятын үстерүгә һәм баетуга зур өлеш керткәннәре өчен, ул быел Рөстәм Мингалим белән Роберт Миңнуллинга бирелде. Яшь авторларны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе (җитәкчесе—Татарстанның халык шагыйре Ш Галиев) тәкъдиме белән, идарә утырышында Чаллыдан Мансур Сафин, Әхмәт Дусайлы, Алабугадан Фазыл Шәех һәм Казаннан Илсур Хөснетдннов кандидатуралары тикшерелде. Нәтиҗәдә, аларның дүртесе дә Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. ӨЛКӘН ӘДИПЛӘР ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП Татарстан Язучылар берлеге һәм Әдәбият фонды идарәләре карары нигезендә, Өлкәннәр көне унаеннан, пенсия яшендәге барлык язучыга һәм үлгән әдипләрнең гаиләләренә— жәмгысе 150 дан артык кешегә игелекле ярдәм күрсәтелде. Аларга төрле азыктөлек салынган махсус пакетлар тапшырылды, ихтыяҗлары ачыкланды. Бу өлкәдә Әдәбият фондының баш бухгалтеры Диләфрүз Вахитова, китапханә мөдире Римма Миннуллина, Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Рәхимә Ильясова һ. б. зур тырышлык-өлгерлек үрнәкләре күрсәттеләр. Өлкән язучыларга матди яктан булышлык күрсәтүдә «Алдан» ширкәте вәкилләре Радик Габитов, Илсур Дняров, Альфред Хә- мидуллин үзләреннән аеруча зур өлеш керттеләр. Аларга әдипләребез бик рәхмәтле ИҖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ Татарстан Язучылар берлегенең «Балалар әдәбияты остаханәсе» (җитәкчесе—Татарстанның халык шагыйре Ш. Галиев) Казандагы Балалар әдәбияты музее (Адоратский урамы, 5А йорт) белән берлектә, күренекле шагыйрь Бари Рәхмәтнең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кичәдә, оста- ханә җитәкчесе белән бергә, шагыйрьләрдән И. Юзеев, Р. Миннуллин, язучы Л. Ихса- нова, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Р Аймәт һәм Б. Рәхмәтнең балалары, оныклары чыгыш ясады. Соңыннан мәктәп укучылары юбиляр-ша гыйрь шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Татар театры сәхнәсенең күренекле артисты Хәлим Җәләлов соңгы елларда үзен өметле каләм әһеле буларак та танытты Балалар өчен мавыктыргыч әкиятләр дә иҗат итә ул, башка милләт драматургларының пьесаларын татарчага тәрҗемә итү белән дә ныклап шөгыльләнә... Шуны искә алып, Татарстан Язучылар берлегенең «Проза һәм драматургия остаханәсе» (җитәкчесе — Татарстанның халык язучысы Г Ахунов) үзенең чираттагы утырышын X. Җәләй иҗатын тикшерүгә багышлады. Нәтиҗәдә, ул Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка кандидат итеп бертавыштан тәкъдим ителде. И. ГАЗИ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘКТӘП Кама Тамагы районының олы Карамалы авылында 192 балага исәпләнгән яна мәктәп ачылды. Ана заманында шушы авыл мәктәбен тәмамлаган атаклы язучы — Г. Тукай бүләге лауреаты Ибраһим Гази исеме бирелде. Мәктәпне ачу тантанасында әлеге төбәктә туыпүскән күренекле драматург, ТР халык депутаты Т Миннуллин, Мәгариф министры Ф Харисов, Төзелеш һәм архитектура министры Н. Денисов һ- б. катнашты һәм чыгыш ясады. ТУГАНДАШ БАШКОРТОСТАН ҖИРЕНДӘ ШИГЪРИЯТ ФЕСТИВАЛЕ 23—24 октябрь көннәрендә Башкортостан Республикасында «Идел белән Урал арасында: дуслык шигърияте» дигән фестиваль үткәрелде. Анда Татарстан, Чуаш- стан, Удмуртия, Мари Иле. Мордовия, Калмыкстан Республикаларыннан килгән шагыйрьләр һәм галимнәр катнашты. Иң элек Уфада— Башкортостан Республикасының Дәүләт җыелышы — Корылтай бинасында — фәннн-практик конференция үткәрелеп, анда бүгенге көндә шигъриятнең роле турында эшлекле сөйләшү булды. Аннары кунаклар Салават, Гафуре, Кырмыскалы, Дүртөйле, Миякә районнарында булып, шигърият сөючеләр белән очраштылар Шигърият фестиваленең йомгаклау кичәсе исә Уфада, Актерлар йортында узды. Казаннан бу тантаналарда академнк- әдип Тәлгат Галиуллин, профессор Әзһәр Мөхәммәдиев һәм «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире - шагыйрь Рәдиф Гаташ катнашты. КОТЛЫЙБЫЗ! Татар музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен. Чаллы шәһәрендәге «Бәйрәм» татар эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе җырчы Бнк1аһнрова Хәння Фәрхинс- лам кызына (Хәння Фәрхигә) Чаллыдагы •■Салават» театры артисты Моргазнн Фнрзәр Солтан улына -Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.