Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИДЕЛЛӘРСЕЗ ИЛДӘ МИН БУЛМАМ

Яз инде, яз... Токсер тауларында Уяндымы икон умырзая? Боз кузгала микән Иделемдә? Сулар булып еллар ага кая?! Кая китә, Тәүге чәчкә төсле, Гаҗәпсенеп карау бу дөньяга? Умырзая булсац икән кабат! Йөрәк инде миләш булып яна. Гөрләвекләр кузгалдылар, Кузгалмый күңел генә. Әзер идем кайчан гына Ташкын күк түгелергә Ага сулар актарылып, Мин генә торып калмам. Язгы сулар уртасында Боз булып агып барам. Кояшның күзе үзгәргән, Карый инде елмаеп. Кар китә, ди, Яз җитә, ди. Моңсулыктан еларлык! Кояш усал караганда Тыныч иде күңелем. Мин эрергә тиеш түгел, Мин бит соң кар түгелмен! Тик эретә бу Кояшның Елмаеп караулары. Кар астында булган икән Йөрәкнең яралары. Баскан саен эзгә яфрак төшә, Баскан саен эзгә кар ята. Каплап кала, имеш, яраларны, Мине, имеш, шулай юата... И табигать, Бу риясыз хисең Яраларын җанның яңарта. Кар эретеп, Сары яфрак куып, Барыбер бит кабат яз кайта. Яз кайта да... Кайтмый үткән хисләр — Ышанычлар—язгы суларда. Баскан эзгә яфрак төшә, Ак кар... Сөенгән бул, күңел, шуңарга. Ябылып калды, диген, яраларым Сары яфрак, ак кар астында. Язлар кайтыр аннан... Гөрләвекләр Суга салыр, Салыр барысын да... Иделләргә карап... Иделләргә карап, Идел булмам. Упкыннарга карап уелмам. Тауга карап, тау да була алмам, Карурманга карап—шау урман. Мин чишмә дә түгел, көмеш сулы, һәм саф алтын— Ай да мин түгел. Мин кара да түгел, Ак та түгел, Болыт төсле чуар бу күңел. Иделләргә карап, Идел булмам, Урманнарга карап, шау урман... Тик урмансыз, болыннарсыз җирдә, Иделләрсез илдә мин булмам. Тузганак Яз башында якты чәчкә иде— Нәни кояш кебек— Сап-сары. Яфракларның—тулы бөре мәле, Елгаларның Ташкын чаклары... Кояш үбеп, Карны эретеп кон— Терелткән көн Кышкы йокыдан. Ул беренче булып күзен ачкан — Юл читенә чыгып утырган. Күрми калмасыннар үткән-барган, Тоймый калмасыннар җылысын. Кояш нурын җыеп учагында һәркайсының җаны җылынсын! Ул һаман да юл чатында тора... Шау чәчкәгә болын күмелгән. Җәй уртасы — бар да уянганнар... Йокысыннан... бар да терелгән... Күпне күргән башы ап-ак булган... Сузылыплар калган сабагы — Күтәрелеп аяк очларына Каранды да һаман Каранды. Тик күрмәде кабат, элеккечә Сокланыплар баккан ике күз. Ул шулай ук нурсыз калганмыни, Ул шулай ук мыни сөйкемсез? Бер нәни кыз йөгереп килде кинәт. «Матур чәчкә», диеп яратты... 8 «к. У» -■* 11 113 Яратты да... «Кызык чәчкә», диеп Ак чәчләрен өреп таратты. Без Ике тәрәз арасы... Нинди зур пыяласы! Бар тирә-юнь күренә... Бары... күренә генә... Бәргәләнә күбәләк — Ике тәрәзә арасында Дөнья бит түп-түгәрәк. Бу түгәрәк эчләреннән Китеп булмый беркая. Еракка караган саен Йөрәк кенә айкала... Ике тәрәзә арасы... Нинди зур пыяласы! Төн И, кадерлем, Йокламыйсыңмы икән Янәшәңә салып мендәремне? Саныйм сннсез үтәр көннәремне... Кызым минем, Нәни кулларыңа Башкаеңны куеп йоклыймсың? Уйларымнан бер дә чыкмыйсың... Аһ, улкаем, Салкын каберкәең, Туңмыйсыңмы икән, нәнием? Җаны өзелеп елый әниең... Кабатлана... Кабатлана язлар... Быелгысы үзгә үткәненнән. Кайсы иртә килә, көтмәгәндә... Кайсы сонлап килә көткәнеңнән... Кабатлана... Кабатлана көзләр... Алтыннары була... Салкыннары... Г омернең дә Фасыллары шул ук — Тик һәркемнең Ул үзенчә бары... Юк! Токсерләрдән биек таулар юк, дип Ышаныплар йөрдек күңелдән. Умырзая үскән текә ярлар Аксыл томаннарга күмелгән. Иделләрдән дә киң елга бар, дип Бәхәсләшер кемнәр арада?! Безнең сабый самим карашыбыз — Йомшак песи — бөдрә талларда. Умырзая иле—Токсер тавы Кечерәеп калды берзаман. Памирлар бар икән, һималайлар... Иделләрдән дә киң елгалар... Диңгезләрне күреп, хәйран калдым, Җилкендерде мәгърур таулары. Горур таулар Минем күңелемнең Иркә хисен тоя алмады. Хыял биеклегем—Токсер тавы, Идел шавы—йөрәк тибешем. Илләр иңләп, Сагышымнан иңрәп, Талларыңа башым иешем. Бу жанымның ашкынулы хисен Аңлый алыр башка таллар юк. Иделләрдән боек елгалар юк, Токсерләрдән биек таулар юк. 1997 ел. апрель. Переделкино.