БЕЗНЕҢ СӨЮ, БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШЛАР...
Сагыну Ташлап киткән сайрар кошы — Сары сагыш талларда. Таллар күңелен иләсләткән Кошкаем, син кайларда? Син сыңар канатлы түгел, Канатың синең парлы, Талларны сөеп җырлаган Җырларың миңа калды. Сайрар кошым, пар канатым, Оча кайсы якларда? Таллар сыгыла-сыгыла елый Бик сагынган чакларда... Ташлап киткән сайрар кошы, Сары сагыш талларда: Күңелемне иләсләгән Кошкаем, син кайларда? Балачактан бирле... Балачактан бирле—давылларны Карбуранны никтер яраттым. Давыллардан калды ярсуларым, Бураннарда ныгыды — Канатым. Балачактан бирле—йөрәгемдә Кеше кайгысына урын бар. Дуслар шатланганда — Шатлыгым бар, Кайгырсалар әгәр— Кайгым бар. Балачактан бирле—хаксызлыкка Әрнү катыш ачу күңелдә. Кешеләрнең жылы карашлары Кояш кебек күңел түрендә. Балачактан бирле—давылларда, Бураннарда ныгыды канатым... Балачактан бирле Давылларны, Бураннарны никтер Яраттым. Арчаларда гына... Арча тобагенда матур бер йола бар хәрби хезматка озатканда юл буендагы агачларга кызлар ак яулык бәйлиләр. Сокланамын бу якларга Барган саен, Арча юлы ике яклап Ап-ак каен. Ак каенга бәйләгәннәр Ап-ак яулык, һәркемгә ул теләп кала Бәхет-саулык. «Исән-сау йор, көтәрмен!»—дип Вәгъдә биргән, Ак каенга чиккән яулык Кемнәр элгән? Җилфер-җилфер килә алар, Оча гына Ерактагы жан сөйгәне Кочагына. Кыен була бу якларга Бармагач та. Синең яулык жилфердор күк Ят агачта. Арча юлы ике яклап Ап-ак каен. Барам әле шул якларга, Табам җаен, Ак каенга бәйләнгән ул Ап-ак яулык Миңа да бит тели сыман Бәхет-саулык. Ике аклыкта бар икән бит Бер уртаклык: Соеп-сослеп кавышулар Үзе шатлык! ...Арчаларда гына бугай Мондый аклык. Арчаларда гына бугай Мондый пакьлек! Уртак җыр Җырла әле бер, Яшь чактагы кебек Иңнәремә куеп кулыңны: Синең җырың, Бары синең җырың Яктыртыр күк барыр юлымны. Җырлап яшик диеп Юлга чыктык, Өмет тулы иде киләчәк, Ә бәхет ул Бөтен була икән — Ике җан да тигез теләсә. .. .Җырлыйсыңд ы р, Яшь чактагы кебек Яңагыңа куеп кулыңны. Синең җырың җанда Өзгәләнә... Ник яктыртмый барыр юлымны?! Яшь чактагы кебек Җырла әле бер, Яшь чактагы кебек тыңлармын. Насыйп булса икән Ахыргача Уртак җырны бергә җырлавы... Ышанмыйм... Ышанмыйм: мин—гади генә Бер кеше, диюеңә. Мине үзеңә бәйләгән Мең төрле серләр синдә. Ышанмыйм онытуыңа, Ышанмыйм ташлавыңа, Яшертен генә башканы Ярата башлавыңа... Ышанмыйм сагынмавыңа, Битараф булуыңа, Яратуыма үч итеп Ялгызың калуыңа. Миңа сөю—җирдән булса, Сиңа — иңгән ул күктән. Илаһи зат ахрысы син, Мин сизәм аны күптән, Әйттеләр шулай—Күктән... Юк!!! Син мине усаллык белән Бер җиңәрмен дисеңме? Язмышларга тез чүгүем,— Буйсыну телисеңме? Көтмә! Булмас андый хәлләр, Иелмәс горур башым. Хәтта упкынга очканда Үзгәрмәс бу карашым! Коткән күңелгә бар да син — Яңгыр да син, кар да син, Әле томан арасында, Әле текә ярда син. Ишетәсеңме? Тик егылма, Тик егылып калма син. Кышның ачы бураннары, Кояштагы тап та син, Сот ы күперләрне якма, Рәнҗеп капка какма син. Ишетәсеңме? Өметемне Янар утка атма син. Көткән күңелгә бар да—син: Яңгыр да син, кар да син, Ишетәсеңме? Тик егылма, Тик югалып калма син!