Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТ ҖЕНЕ


Бабаларым җирне яратканнар.

Яратканнар эшчән атларны.

Югалудан — җире белән аты

Саклап тота бугай татарны...

Шамил Маниапов.

Ерак офыкта, шәмәхә-кызгылт төскә кереп кояш бата. Кичке шәфәкъмен В-t хыялый нурларында Ык буе тирәкләренең күләгәләре озынайганнан-озыж Л ная. Әйтерсең лә алар баеп баручы кояштан сибелүче шул сихри яктылык артыннан иярергә, аннан калмаска тырышалар, офыкка кадәр аны озатып бармакчылар. Озакламый инде эңгер-меңгер төшәр һәм алар эреп юкка да чыгар. Уйчан тирәкләр, өянкеләр яфракларын лепердәтә-лепердәтә төнге йокыга талыр. Әмма бала-чага, яшь-җилкенчәк исә җәй көненең нәкъ әнә шундый тымызык кичләрен сагынып көтеп ала да инде. Сөзәк яр астында челтерәүче чишмә янындагы аланлыкка кызлар, егетләр җыелыр. Аннан да ерак түгел болында яшь колыннарын иярткән атлар утлап йөрер. Малайлар арасында иң зур абруй—ат караучы абзый. Аңа ияреп ат саклашырга төшкән малай-шалай учак көленә күмелгән бәрәңге пешкәнне көтәр. Үзара нинди генә әкиятләр сөйләнмәс тә, нинди генә әкәмәтләр хакында, ишеткән-белгәнең хакында уртага салып гәп- ләшенмәс. Әй сабый гомеренең шушы онытылмас мизгелләре! Аларның һичкемгә сөйләп-аңлатып биргесез рәхәтлеге! Әнә чишмә буеннан инде гармун чыңнары, кызларның чыркылдап, иркәләнеп көлгән тавышлары да ишетелә башлады. Пешкән бәрәңгеләребезне кулда әвәли-әвәли без дә, ягъни булачак егет-.малайлар да, шунда, яшьләр янына ашыгабыз. Авыл җирендә туып-үскән һәркем үзенең еракта, бик еракта калган балачагын, сабан туйларындагы көч сынашларны, бәхет канатларында мәңге-мәнге очачакмын әле дип хыялланган яшьлеген искә төшергәндә күз алдына килә торган манзара шушыдыр, һәрхәлдә, өлкән һәм урта буын кешеләре өчен бу һава кебек, су кебек табигый күренеш, табигый сагынусагыш. Чишмә буе, ат саклап узган йолдызлы җәйге төннәр, сабан туйларындагы ат чабышлары... Үзең атланган ат белән бер тән, бер җан булып, бер сулыш белән алга, җиңүгә омтылу, йөрәкләрнең бер дулкында тибрәлүе... _ Ләкин бу үткән белән юану, гомер юлының инде байтак өлешен узган, кем әйтмешли, ашасын ашаган, яшәсен яшәгән, күрәсен күргән кешенең яшьлекне сагынуы, гап-гади бер җирсү генә түгел. Бу, миңа калса, татар җанындагы, канындагы тарихи хәтернең уянуы, гомер уртасына кереп өлгергән һәм ияләшкән Флүс Л а т ы й ф и АТ ҖЕНЕ тормыш рәвешендә тук вә гамьсез генә яшәргә маташучы татар баласынын күңеленә остән төшкән искәртү, анын тарихи үткәненең бөеклеген аңлатырга омтылу да! Син кем идеи, кайларда йөрдең, нинди җиңүләргә ирештең?! Син кем баласы? Син аларга тугрылык саклыйсыңмы, аларның зшен дәвам иттерәсеңме? Тарихның чал атында чапканда яшьлегеңдәге, яшьлегебездәге атлар синең күңелеңне, бәгыреңне айкамыймы? Кайчандыр булган җиңүләребез рухландырамы, кайчандыр кичергән җиңелү ачысы аяндырамы? Әллә син бүгенге, бер көнлек мәшәкать белән көн күрүчеме? Исеңә төшер, уян, алга кара, яшьлегеңне, ыру- нәселсңнең борынгылыгын онытма! Без—татар баласы! Әй Идел-йорт, Идел-йорт! Идел буе имин йорт! Атам кияү булган йорт — Иелеп тәгьзим кылган йорт — Анам килен булган йорт — Иелеп сәлам биргән йорт, Кендегемне кискән йорт, Керем-коңым юган йорт, Бия сауган сөтле йорт. Кымыз эчкән котлы йорт, Идел-Җаек арасы Елкы белән тулган йорт, Казан-Болгар арасы Кала белән тулган йорт. «Идегай» дастаныннан. Әйе, борынгы татар дөньясы, татар иле иксез-чиксез киңлекләрне биләгән. Заманының >щ боек дәүләтләренең берсе, Алтын Урда-Дәште Кыпчак иле, аннан соңра бер яктан Кырым, Әстерхан мәмләкәтләре, икенче яктан Нугай урдасы һәм Себер ханлыгы, иң көнбатыш тарафтагы көчле мөселман татар дөньясы - Казан патшалыгы, безнең уртак нәсел бишегебез! Әле янә Мәскәү янында оешып алган Касыйм ханлыгы. Тарихыбыз ничек кенә катлаулы булмасын, анысы да татар дәүләте. Табигый ки, алар үзара тыгыз багланышта яшәгәннәр, кыз биргәннәр, кыз алганнар, кияүләп йөргәннәр, кода-кода! ый булганнар. Иң авыр чакларда бер-берсснә ярдәмгә килгәннәр, уртак дошманнарына каршы бергәләп яу чапканнар. Бер чигеннән икенче чигенә кадәр меңәр чакрым исәпләнгән араларны, иксез-чиксез дала киңлекләрен үтәр өчен тиз йөрешле, чыдам атлар, аларны алыштыру өчен ям үзәкләре һәм ямчылар, бүгенгечә әйткәндә, элемтә чаралары һәм юл эшчеләре кирәк булган. Болар барысы да инде атларга: җитез, елгыр, түзем чапкырларга, аргамакларга, байталларга, чаптарларга, алар белән эш итүче ямчыларга- җитез җайдакларга йөкләнгән. Юкка >ына татар хыялында Тулпар, Дөл-дол кебек канатлы ат образы тумагандыр! Борынгы риваятьләр сөйли: ул заманнарда коллыкка төшкән берәр ксмсәнс азат итәр булсалар, кулына кылыч, мснәрснә ат биргәннәр. Биленә кылыч такмаган, ат менмәгән ир ир заты түгел. Бу түбәнлекнең соңгы чиге. Аны качкын кол дип теләсә кайсы бәк үзенеке итә ала... Гыйбрәтле хәл! Бабаларыбыз- ның горур һәм шанлы чакларыннан бер истәлек бу! һәр ир-егетнең яшьлек агы була, күңел төпкелләрендә саклана торган иң кадерле ядкарьләренең берсе, шиксез, ат белән бәйләнгән була. Белмим, бәлки ул кайнар муенын кысып кочаклап мәйданга беренче булып томырылып кергән чабышкыдыр, бәлки колын чагыннан йомшак ефәк ялларын нәни бармакларың белән тарап, муенына көмеш шөлдерләр тагып үзең тәрбияләп үстергән гайрәтле аргамактыр, бәлки кайчандыр йөгерек аяклары белән сине шшдидер бәла-казадан йолып алып чыккан тугры юлдашыңдыр, ә бәлки сугыштан соңгы авыр һәм михнәтле елларда колхоз йөген унбер-унике яшьлек малайлар белән бергәләп тарткан, безнең якларда гына асрала торган тыныч һәм күндәм, сабыр холыклы эш атыдыр... Шулайдыр1 Шулай булмаса, ат турында сүз чыгуга чәчләрен чал сарган, нл агасы булырдай кешеләрнең күзләренә якты нур иңмәс иде, ерак үткәннәрнең самими хатирәләрен искә төшерүдән ирен читләренә елмаю чалымнары кунмас ндс. «Ирксинсфть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең Муса Җәлил исемендәге ярдәмче хуҗалыгында атлар карап йөрибез. Хуҗалык рәисе Харис Әхмәтгәрәев һәрбер атка бәйнә -бәйнә холыкнамә бирә: — Менә монысы — «Запасник», монысы «Элит-Пауэр», тагын «Хардвиг» дигән айгырыбыз бар... 1991 елгы. Конкур. Ягъни киртә аша сикерә, музыкага бии торган ат. Шушы аранда кем дә булса транзистордан музыка уйнатып җибәрсә, аранында биергә тотына... Без аран янына килүгә, киртә аша безгә җирән баш сузылды, айгырныц эре төкле йомшак кара иреннәре кыймылдап куйды. Әйтерсең, ул бездән нәрсәдер сорый иде кебек. Карашымны рәискә юнәлттем. Ә ул рәхәтләнеп, аранны яңгыратып көлеп җибәрде: w м м — Айгыр булса да бик иркә, тәмле тамак ул. Шикәр сорый, шулай өйрәнгән,—дип аңлатма бирде хуҗа. Кинәт карашым атның күзләренә төште. Дерт итеп киттем. Атны аңламый дисезме, белми дисезме? Юк! Барысын да белә, аңлый ул. Күңеле белән сизенә ул. Бу зур кара күзләрдә әллә нинди моңсулык, үзен аңлатырга, аңлашырга теләү чагыла иде кебек. Атның күзенә бөтен бер дала сыйган кебек, җанындагы барлык кичерешләр дә, кешегә булган мөнәсәбәтенең чагылышы да сыя аның, һәм мин ирексездән нәкъ шундый ук моңсу, шундый ук зур икенче бер күзләрне, балачагымда калган шундый ук җирән төстәге яраткан атымның яшьле күзләрен искә төшердем. Онытырга мөмкин түгел. Ык буендагы туган авылыма кайткан саен яңара, төшләремә керә торган якты да, моңсу да, йөрәкне сулкылдап тибәргә дә мәҗбүр итүче сызландыргыч хатирәләрнең берсе ул. Илленче еллар иде. Сугыш тәмамланып инде ун елдан артык вакыт узуга карамастан, татар авылларының иң бетәшкән, хәерчеләнгән, колхозда ни бар, барысын да дәүләткә сыгып ала торган чор иде. Мәктәп балалары да җәй җитүгә өлкәннәр белән бергә эшкә чыга. Малайшалайга, билгеле инде, ат белән эшләү йөкләнә иде. Ирексездән күзләремне йомдым. Бу мизгелләрдә мин бөтен барлыгым белән балачак иленә кайтып киткән идем инде... ...Тәнәфес вакыты. Мәктәп ишегалдында малайлар белән куышып уйнап йөрибез. Шулвакыт дустым Әдип килеп чыкты. Йөзе кырыс, иреннәре турсайган. Мине җиңемнән тартып туктатты: — Нигә авызыңны ердың?—диде ул.— Җирәнеңне сугымлыкка дип чыгарганнар бит. Калхузда атларга ревизия булган... Шул вакытта әллә нәрсә булды. Җир белән күк тоташып коточкыч зур тизлектә әйләнә башлады, һәм мин шул котырынкы өермәгә кушылып күккә менеп киткәндәй булганымны гына хәтерлим. Күземне ачканда малайлар барысы да минем янга җыелган иде. Ә мин нишләптер җирдә чалкан ятам. Баш миендә бер генә сурәт: Җирәнкәем белән без болытлар арасында каядыр очабыз да очабыз, имеш... Тавыш-тынсыз гына малайларны аралап чыктым да җан-фәрман атлар утарына таба чабып киттем. Йөрәгем атылып чыгардай булып тибә, үземнең тизрәк йөгерә, тулпардай канатланып оча алмавыма ачуым килә Бәрелеп-сугылып атлар утарына килеп кердем. Капка шар ачык. Буш улак кимереп маташучы дүрт-биш ат арасында Җирәнкәем юк' Үзәгемне үкенеч хисе яндырып узды—сонга калганмын!.. Бригадир Хәмдия апа янына ничек атылып килеп кергәнемне хәтерләмим. Керүем булды, яшь аралаш үксү белән кычкырып та җибәрдем: — Җирән кайда? Җирәнкәем минем... Бригадир апа яныма килде дә кытыршы учлары белән битем буйлап аккан яшьләремне сөртеп алды, авыр көрсенеп куйды: — Йә, тынычлан. Җегет кешегә елау килешми... Үксүемне тыя алмадым: — Җирән... Җирәнне суярга алып киткәннәр би-и-т... Хәмдия апа әллә ничек җиңел сулап куйгандай булды, кулын җилкәмә салып тыныч кына әйтте: — Җирәнең исән... Аллага шөкер, таба алмадылар аны. Мал куучылар Бөгелмәгә ансыз гына китте... — Исән! Җирәнкәем исән!—дип ышанмыйча үз-үземә кабатлый бирдем. — Әйе, аранны ачып чыга торган сәер гадәте бар бит аның, мәхлукның. Бүген дә каядыр чыгып югалган. Мал куучыларның эзләргә вакыты юк иде... Шатлыгымнан чак кына серне ачып ташламадым, тиз генә авызымны учым белән капладым. Бсләм, аның кайда икәнен беләм ич мин! Хушлашырга да онытып чыгып чаптым. Аякларым үзеннән-үзе өйгә тартты. ...Җнлкапканы ачып керүгә шатлыгымнан биеп җибәрә яздым. Булдырган, булдырган, Җирәнкәем! Көтүгә чыкмый торган кәкре мөгезле карт кәҗәбез белән бергә лапас янында бу минутларда мина ин кадерле җан иясе- Җирәнкәем басып тора иде. Мине күрүгә ул колакларын селкетеп алды, алдына салынган яшел печәннән башын күтәрде дә әкрен генә кешнәп җибәрде. Йөгереп барып башыннан кочаклап алганымны сизми дә калдым. Ә аткаемнын зур монсу күзләрендә нишләптер яшь бөртекләре күренә иде кебек. . Бер мизгелгә йөрәгемне сулкылдап тибәргә мәҗбүр иткән моңсу хатирәләремнән арынырга теләп башымны чайкап куйдым. Колагыма хуҗалык рәисе Харис Әхмәтгәрәевнең сүзләре килеп керде. — «Иркеннефтьинең төп атлары бездә. Барысы ун нәселле ат спорт атлары. Юртаклар да, чабышкылар да бар. Алар белән шөгыльләнә башлаганга әле икенче генә ел. Менә тагын ике бия алдык. Киләчәктә нәсел эшен дә үзебездә юлга салырга уйлыйбыз. Баштарак атларны Чабаксарда, Казанда тоткан идек. Хәзер барысын да үзебезгә кайтардык. Арба, дирбия — бөтенесе үзебезнеке. Киләчәктә авыл балаларын, яшьләрне шушында өйрәтеп атлы спорт мәктәбе ачарга ният бар. Ат бит татарның җаны, рухы. Канына сеңгән ул аның. Менә шул рухны яшь буынга кайтарырга кирәк... Дүрт-биш бала бик кызыксынып йөри башлады инде. Ат җене кагылды димме?! Карабаш мәктәбеннән дә автобуслар белән килеп йөриячәкләр. Ат җене! һәм аның күпләр айлап та бетерми торган ниндидер яшерен көче, сере бардыр, ахрысы. Аны, гадирәк итеп әйткәндә, атларга мәхәббәт, ат кебек асыл малның кадерен белү, алардан башка тормышны күз алдына китерә алмау дип тә аңлатып булыр иде. Нефть чыккан якларда исә ат җене кагылган кешеләр байтак, хәтта бик күп дияр идем. Харис Әхмәтгәрәен тә шундыйларның берсе. Әтисе гомер бүс диярлек атлар белән мәшгуль. Әле соңгы елларга кадәр бер генә сабан туенда да катнашмый калганы юк. Аның шул мәхәббәте улына да күчкән икән, гаҗәпмени!? Атларга мәхәббәт! Әнә шул мәхәббәт аны бөтен ил буйлап яхшы атлар эзләргә, ат хуҗалыгын аякка бастыру өчен җан-фәрман тырышырга, юкны бар итеп булса да хуҗалык янында өйрәнү ипподромы төзергә, илкүләм, халыкара ярышларда катнашырлык атлар тәрбияләү турында хыялланырга этәрә дә инде. Шушы мәхәббәт халыкара класслы спорт мастеры, унҗиде тапкыр СССР чемпионы, тугыз тапкыр СССР халыклары спартакиадасы призеры әрмән егете Рудик Израслевич Асратьянны да «Иркеннсфть» идарәсенең ат хуҗалыгына быел үзенең 250 еллыгын билгеләп үткән борышы татар авылы Кодашка алып килгән. Бу хакта сорагач, чама белән кырык яшьләр тирәсендәге ир-егетнең күзләрендә шаян очкыннар биешеп алды. Биш бармагы белән инде бераз көмеш куна башлаган кояз көдрә чәчләрен аралап сүз башлады: Менә бу атларны Чабаксарда мин өйрәтә идем, диде ул араннарда торучы нәселле атларга таба ымлап. — Шәп атлар! Бер «Запасник» кына да ни тора! Әле ул 1995 елгы гына. Аның әтисе «Сорренто» 1600 метр араны 1,56 минутта үтеп рекорд куйган юртак. Русиядә иң яхшы күрсәткеч Димәк, анын улыннан да шундый ук күрсәткечләр көтәргә була «Запасник»ның абыйсы нндс Мәскәү ипподромын, әгәр шулай әйтергә яраса, үз кулында, ягъни үз тоягында тота. Тагын менә «Хардвиг»... «Иркеннсфть» данын шушы ике ат күтәрәчәк. Моңа мин 100 процент гарантия бирә алам. Әнә «Элит Пауэр» гаҗәеп яхшы айгыр. . Нәсел эше өчен дә ометле күренә. «Хардвиг» инде Чувашия чемпионатында җинсп чыккан ат. Шушыларны монда алып киткәндә мина да тәкъдим ясадылар. Яраткан атларымнан аерыла алмадым, аларга ияреп мин дә күчеп килдем, диде ул көлемсерәп. Рудик Израслевич, чыннан да, гаҗәеп язмышлы кешеләрнең берсе. Атларга мәхәббәте, ат белән эшләү осталыгы аны кайларга гына илтмәгән дә, кемнәр белән генә очраштырмаган. Бу хакта ул үзе чын спортчыларга хас булганча, артык куертмыйча һәм гадәтн бер эш шикелле итеп мактанмыйча гына сөйли * 1980 елда Азия илләре беренчелеге ярышларында катнашырга туры килде. Дөресен әйтим, шактый уңышлы чыгыш ясадым Моны күреп калганнар, ахрысы Күп тә үтми Иран шаһыннан чакыру килеп төште. Анын гарәп токымыннан яхшы атлары бар икән, аларны өйрәтергә тәкъдим иттеләр Риза булдым Хикмәт шунда чиста гарәп токымлы чаптарларны тәрбияләү, өйрәтү өчен коньяк кешесе кирәк дип санала Чөнки без темпераментыбыз буенча бер-беребезгә туры киләбез икән...— Рудик Израелсвнч тагын елмаеп куйды.— һәм, чыннан да, безгә алар белән җиңелрәк. Шулай иттереп, анда икс ел эшләп кайттым. Инде икенче елда ук Азия илләре уеннарында Иран шаһы атлары икенче урынны алды, беренче урынга Төркия җайдаклары чыкты. Атлар, нәсел эше, ярышлар, спорт төрләре турында яратып, тәфсилләп, бик озак сөйләде әле спорт мастеры. Бер нәрсәне яхшы аңладым, Кодашта үз эшенә мөкиббән киткән чын ат белгечләре, ат җене кагылган кешеләр эшли икән. Киләчәктә ал ардан әле бик күп сөенечле хәбәрләр ишетербез дип беләм. Хушлашыр алдыннан үземне бик кызыксындырган сорауны бирми кала алмадым: — Атларнын спорт гомере озынмы? — Атлар унике яшькә кадәр ярышта катнаша ала,—диде Рудик Израелсвнч һәм көтмәгәндә авыр сулап куйды.—Ат гомере кыскарак шул... Аларны бик саклап, кадерләп асрарга кирәк. Бездә ул җитми. Америкада, мәсәлән, атларның уртача спорт гомере сигез - тугыз ел. Бездә биш-алты елдан артмый. Американнар, димәк, атны яхшы карый, саклый белә. Яхшырак атлар аларда хәтта унөч яшьтә дә әле мәйданга чыга һәм әйбәт кенә күрсәткечләр дә бирә, һәм шуннан соң гына аларны нәсел эшендә катнаштыру мәсьәләсен хәл итәләр: токым калдырыр өчен ул ярыймы, юкмы? Чөнки атлар төрле: аларның иргә өлгерә торганнары, соңрак өлгерә торганнары бар. Ат никадәр сонрак өлгерсә, алардан алынган үрчем дә шул кадәр үк перспективалы була. Ә бездә, кызганычка каршы, атларны дүрт-биш яшьтән үк нәсел эшендә куллана башлыйлар һәм аның егәрен башка өлкәгә димме, кертеп җибәрәләр. Шуңа күрә, яхшы чабышкы, яхшы юртак айгырларны нәсел эшендә чама белеп кенә куллана башларга кирәк. — Үзебезнең җирле токымны — эшчән татар атларының нәселен яхшыртып, алардан халыкара мәйданга чыгарлык чаптарлар әзерләп булмыймы? Гомумән, бу эшнең киләчәге бармы? Шулчак янәшәдәге араннан карга канаты төсле чем кара тайның кашкалы башы сузылды. Рудик Израелсвнч яратуын яшермичә кеткелдәп куйды. — Менә, күрдегезме, үзе турында сораганны аңлады бит,—диде ул тайның кашкалы маңгаеннан сыйпый-сыйпый. - Бу безнең «Юлдаш» — яхшыртылган җирле токымнан. Ике яшь кенә әле. Чабышкы өчен әзерләнә. Киртә аша сикерүгә дә өйрәтмәкче булабыз. Бөтен ягыннан да бик өметле күренә. Бу малкайдан әле менә дигән шәп айгыр чыгачак. Шулай бит, «Юлдаш»! Безнең өметләрне акларсың бит! Әйсме? Иркәләгәнгә күнслс булдымы, икс яшен тутырып өченчегә чыккан һәм, борынгы тел белән әйткәндә, кунанга әйләнеп баручы ат яңгыратып кешнәп җибәрде. Бу кешнәү безгә аның җавабы шикелле тоелып китте. Рудикка кушылып без дә рәхәтләнеп елмайдык. тлар кешнәве, аллы-гөлле тасмалар, яшеллс-кызыллы тастымаллар, чигү- ле яулыклар, чәчәкләр белән бизәлгән дугалардагы җиз кыңгырауларның, көмеш шөлдерләрнең яңгыравы... һәр бизәге шомартып ялтыратылган дирбияләрнең кояшта уйнаклавы... Ефәк ялларын җилфердәтеп җил белән ярышучы атлар ярсуы... Дәртле барабан дөбердәведәй йөрәкләрне ашкындыручы тояк тавышлары... Тальян гармуннарның яшь егетләр кулында очынып-очынып талпынуы... Болар берни белән дә бутап булмый торган сабантуй бизәкләре. Кайсы якта гына яшәмәсен, эшләмәсен — Ерак Көнчыгыштамы, Себер тайгаларындамы, Донбасс шахталарында яисә Казакъстан далаларындамы — татар кешесе елның билгеле бер фасылында моңая-моңлана, сагына-саргая башлый. Тирә-яктагылар моның сәбәбен белми, ә кеше үзе белә, күңеле белән ул инде әллә кайчан беренче сабантуен күргән чәчәкле яланнарда, тау буйларындагы бизәкле мәйданнарда. Сабан туе ул татарның елга бер мәртәбә меңәр чакрым араларны үтеп туган якларына кайту, бер ояга^җыелу вакыты да. Җәйге ялларын туры китереп, туры килмәсә мең сәбәбен, хәйләсен табып гаиләсе, дуслары, туганнары белән дә, аерым-аерым да татар туган ягына ашкына. Тәне-гәүдәсе тимер юл вагонында, автобус салонында, яисә очкыч кабинасында булыр, ә күңеле инде аның күптәннән, бик күптәннән туган якларында. Ул сабый чагының беренче адымнарын хәтерләтүче чирәм өстеннән атлый, яшьлек мәхәббәтенең онытылмас сукмакларын эзли, алар буйлап яңадан бер урау—гомер юлында бер генә була торган А татлы мизгелләрне яңарту, күңелнең, җанның сафлануы, пакьлануыдадыр ул. Бәлки кешегә сагыну, җирсү хисе шуның эчен бирелгәндер дә... Туган җир бит ул! Монда синең кендек каның тамган, тәнеңдәге күзәнәкләр шушы җирдәге, шушы чишмә суларындагы матдәләр белән туенган, шулар белән тернәкләнгән. Әнә шул матдәләр сине кабат-кабат туган җиреңә чакыра, өнди, әйди торгандыр да... Белмим, кемгә ничектер, әмма сабан туеның төп яме, төп бизәге, тарту көче, миңа калса, ат чабышларында, ат юырттыруда... Их, ул ярсу аргамакларның сөлектәй суырылып, җир тетрәтеп, җәядән атылган уктай очып кына яныңнан үтеп китүләре. Алар синең җаныңның, ашкынудәртеңнең дә бер мнкъдарен үзләре белән ияртеп китәләрдер. Куллар йодрыклана, карашлар үткенләнә, хисләр нечкәрә... Мондый чактагы халәтне әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып булмый торгандыр. Моның өчен үзеңә атлар арасына барып керергә, түземсез чабышкының өстенә менеп бер җилпенеп алырга да кирәктер. Атлар!.. Алар безнең балачак юлдашлары, балачак хатирәләре. Сабый чагында, яшьлегендә атлар белән аралашкан, алар белән әвәрә килә алган кешедән дә бәхетле кеше юктыр. Затлылык, кешегә мәрхәмәт, эшчәнлек, ярсу ярыш дәрте кебек хисләр яшь егеткә, бәлки, атлардан йога торгандыр. Кешеләрдә миһербанлык кими төшкән, әдәп-әхлак кагыйдәләре какшый барган бу заманда нефть чыккан якларда атларга мөкиббәнлек, ат хуҗалыкларымы ң яңартылуы, ат спортының канат җәя башлавы очраклы хәл түгелдер, һәм бу төбәкләрдә яшәүче яшь-җилкенчәктән көнләшергә генә кала. Сабан туйлары гөрләп уза монда, ат бәйгеләренә тирә-яктан иң җитез, иң елгыр, каннары уйнап торган шәпле чаптарлар, менге атлар, нәселле юртаклар, канатлы аргамаклар җыела. Ә мондый ярышлар исә елга бер тапкыр гына да түгел. Кышын Җәлил поселогындагы ипподром оәйгс үзәгенә әйләнсә, җәен ат җене кагылган яшьләрне Актүбәдәге ипподром чакыра. Шулай итеп, елның төп ярышлары — сабантуйларына кадәр үк нефтьчеләр кайсы атның, кайсы җайдакның, сыбайлыиыи нн- нәрсәгә сәләтле икәнен белеп торалар. Хәер... һәр ярышның үз төсмере, кабатланмас буяулары, үз җиңүләре һәм., җиңелүчеләре була Җиңү һәм җиңелү! Әйе, ат спортында җиңелү икеләтә авыр, икеләтә ачы булса кирәк. Артка калып килгән атның күзендә ялтыраган яшь тамчыларын кемнәр генә белми... Шуңадыр, ахрысы, татар авылларында яшь киленнәр, әби-апалар артта калган ат очен дип махсус бүләк әзерлиләр. Әй. өстенә чигүле сөлге, яшел-кызыллы тастымал салынган шул атның кинәт канатланып башын чөеп җибәрүләре! Күзләрендә кабынган балкыш! Менә шуннан соң атны аңламый дип әйтеп кара инде син! Моны күргән-белгән кеше инде малга рәхимсез булмас, ул хис кешеләргә карата да миһербанлык булып кире кайтыр. Актүбә ипподромы янындагы атлы спорт мәктәбе директоры урынбасары, тренер Маргарита Злобина белән дә без нәкъ шул хакта сөйләшкән идек — Яшьләр арасында наркомания, токсикомания, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу кебек гайре табигый күренешләрнең булуы җанымны тетрәндерә Хәтта хәзер наркоман балалар да бар,- дигән иде Маргарита Витальевна Тәрбия өлкәсендә нәрсәдер җитми безнең. Ат белән шөгыльләнү яшь-җилкенчәкнең буш вакытын тутыруда алыштыргысыз бер чара, дип саныйм мин. Атка ияләшкән кеше инде наркоман да, алкоголик та булмый. Атлар моны сөйми. Ат белән шөгыльләнү кешенең бөтен барлыгын биләп ала, ул гына да түгел, күңел байлыгы, тере җан иясенә, мал-туарга мәрхәмәт хисе тәрбияли. — Мәктәптә хәзер ничә бала шөгыльләнә? Кабул иткәндә берәр төрле кагыйдә бармы? с _ - Без артык катгый таләп куймадык, кем теләсә, барысын да җыйдык Башта җитмешләп бала иде. Дөресен әйтим, спортның бу төре үтә авырлардан санала. Бары тик җаны-тәне белән атка береккән кеше генә бөтен авырлыкларны күтәрә ала. Аннан, табигый сайланыш дигән нәрсә дә бар бит әле. Хәзер шулардай унбише калды. Әмма болар инде атка мөкиббән киткән балалар. Аларга спортта зур өметләр баглап торам әле мин Ә, гомумән, мәктәпнең максаты нидән гыйбарәт? Ярышларда ниндидер урын яулаумы, әллә... Аның бер тармагын алдарак әйткән идем инде. Икенчесе халыкта ат белән кызыксыну уяту, җаныбыз, рухыбызны яңарту димме. Монысы бераз шигърирәк килеп чыкты инде, дип көлемсерәп куйды Маргарита Витальевна Әмма чын дөресе шул. Спорт мәктәбе булгач, ярышларда катнашу һәм җиңү ТСЛӘ1С дә юк түгел. Хәзер Татарстанда без катнашмаган бер генә бәйге дә калмагандыр. Тренер ханым яхшылап җиһазланган, теләсә-кайсы спорт мәктәбе горурланырлык чиста, төзек атлар торагына ымлап сүзен дәвам иттерде: — Мәктәптә өч бүлек бар. Беренчесе — юртаклар бүлеге. Анда безнец унике ат. Нәселле бияләр кайтарттык. Яхшы токымлы атлар үрчетү белән дә шөгыльләнергә исәп юк түгел. Чабышкылар бүлегендә унау, һәм, өченчесе итеп, менге атлар бүлеге ачып җибәрдек. Бусы әле Татарстан өчен бөтенләй яңа төр. Урысча аны конкур выездка дип атыйлар. Ул олимпия уеннарына да кертелгән. Мондый атлар киртә аша сикерәләр, махсус токым ул. Гадирәк итеп әйткәндә, менге ат җайдакның бөтен теләгенә буйсынырга, һәр хәрәкәтен аңлап, аныц астында биеп торырга тиеш. Биюче атлар була инде... Сөйләшеп торган арада яныбызга җитен кебек ак чәчле бер малайның килеп басканын да сизми калганбыз. Күзләрен зур ачып әңгәмәбезне тыңлап торган малайга да берничә сорау бирәсе килеп китте. Исемен сорадым. — Валера мин,—диде ул тавышына олыларча саллылык бирергә тырышып.— Фамилиям Злобин. Бишенче классны бетердем инде... — Укуың ничек соң? — Болай яхшы гына,—дип сузды яңа танышым һәм кинәт, өлкәннәр белән сөйләшүен исенә төшерде булса кирәк, кистереп әйтте,— Уку әйбәт минем. Яхшы. — Атлар белән аралашу ошыймы соң? — Әлбәттә. Бик, би-и-ик ошый. Гомерем буе аларга тугрылыклы булып калырмын ахрысы... Аның сөйләшү рәвеше, өлкәннәргә охшарга тырышуы ничектер бик тә табигый, килешле иде. Елмаюымны яшерә алмадым. Шул арада аранга яңа атларны алып керделәр, абзар аларнын яңгыравык кешнәшү авазларына күмелде. Шаяртып сорамыйча булдыра алмадым: — Атлар нәрсә турында сөйләшә, Валера? Малаем бер дә аптырап калмады: — Алар яңа атларны күрделәр дә хәзер шулай танышалар,— диде ул бер минут та уйланып тормыйча. Әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Кешеләр дә шушы атлар шикелле бер-берсенә ачык булсын, тел яшерү, качып-посып эш итү кебек гамәлләр булмасын иде дип уйлап куйганымны сизми дә калдым. Чыннан да, атлар белән аралашу кеше холык-фигыленә дә тәэсир итми калмый икән. Утыра идек җайлашып, Күк тугайга бия бәйләшеп, Колын тайдай уйнашып, Ияләшеп утырып, Иделдән саба тутырып, Тиң-кордашка кушылып. Монда кымыз эчкән без идек. Ат ул—бәйгеләр, чабышлар, хис, романтика дөньясы, тарих... Әмма ат асрау әле ул сәламәтлек чыганагы да. Кымыз борын-борыннан татарның төп асыл эчемлеге. Әнә бит, «Идегәй» дастанында тугайда ял итеп утыру күренеше ничек шигъри сурәтләнгән. Нефть чыккан якларда кымыз ясау белән инде байтактан шөгыльләнеп киләләр. — Бездә аны 1972 еллар тирәсендә ясый башладылар,— дип сөйли «Әлмәт- нефть» идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы—«Нефтяник» совхозы кымыз ясау остасы Мөхәссәнә Гайнетдинова.— Шуннан бирле авыл кибетендә шушы шифалы эчемлекнең өзелеп торганы юк. Әлмәттән дә, башка яклардан да, хәтта күрше Башкортстаннан да килеп алып китәләр. Ә инде спортчыларны әйткән дә юк. Алар кымыз дигәндә акчасын жәлләми. Мөхәссәнә Гайнетдинова кымыз ясау цехына егерме сигез яшендә килгән һәм шуннан бирле бер кон дә калдырмыйча егерме ше ел буе эшләп килә икән — Кымызның сихәтен, файдасын күрәсезме соң?- дип сорагач ул елмаеп кына кунды һәм бераздан сорауга сорау белән җавап кайтарды: — Кымыз булмаса, берүзем илле алты баш бияне сава алыр идеммени? Кымыз арытмый, бөтен арыган-талганны кул белән алып ташлагандай итә. Спортчылар юкка ябырылмый инде аңа. Менә мин хәзер дә берүзем эшлим җәй айларында, савым күбәйгәч кенә, тагын бер кеше өстәлә. Хәер, кымызның шифалы үзенчәлекләрен бабаларыбыз бик борынгыдан белгән. Шулай булмаса, ерак сәфәрләргә чыкканда ат ияренә эленәсе беренче әйбер күрәүкә ягъни, кымыз савыты булмас иде. Хәзерге заманда да кымыз белән дәвалау санаторийлары эшләп тора. Туберкулез, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалауда аңа алмаш юк диярлек. Медицина белешмәлекләрендә актарынгач, мнн кымызны тасвирлаган мондый юлларга тап булдым: «Кымыз күчмә халыкларга бик борынгыдан билгеле шифалы эчемлек. Анын составында 2— 2,5 процент аксым, 1—2 процент май, 3,5—4,8 процент шикәр, бер литр эчемлектә 100—200 миллиграмм микъдарендә С витамины. А, Д, Е, РР һәм В группасына кергән витаминнар, 400— 600 миллиграмм фосфор һәм 800—1000 миллиграмм кальций бар. Ачылыгы аз булган кымызда уртача 0,6—0,8 процент, уртача ачылыктагысында 0,8—1 процент, нык ачыганында 1—1,2 процент сөт кислотасы, шул ук нисбәттән караганда спирт 1,1—1,5 һәм 3 процентка кадәр. Кымыз организм тарафыннан бик җиңел үзләштерелә, азыктагы аксым һәм майларның үзләштерелүенә ярдәм итә, матдәләр алышынуны яхшырта. Ул бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланыла». _. _. ефть якларында йөрибез... н. Кеше кулы белән торгызылган, табигать һәм архитектура һәйкәленә *** *** әйләнгән саф чишмәләрнең суларын авыз иттек, шифалы кымызын татып карадык, күндәм һәм мәрхәмәтле татар атларын иярләдек, урман-тауларын гиздек һәм бу як кешеләрнең кунакчыллыгына, чал тарихтан килгән гадәт- йолаларыбызны кадерләп саклый белүләренә сокландык «Ленииогорскиефть» идарәсенә караган «Зеленая роща» совхозы директоры Фәндәс Нургали улы Галиев тә шундый кешеләрнең берсе булып чыкты. Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган җитәкче хуҗалык һәм аның киләчәге хакында безгә бәйнәбәйнә сөйләде, һәм, әйтергә кирәк, бу хаснят-халәт нефть төбәге хуҗалыклары өчен уртак. Бүгенгесе дә, киләчәге дә. Ф. Галиев (документаль язма): — Совхоз 1970 елда оешкан. 1980 елдан башлап нефть-газ чыгару идарәсе системасында. Ярдәмче хуҗалык. Быслдан башлап «ООО» дип атала. Урысчадан тутырып әйткәндә, общество ограниченной ответственности, ягъни җаваплылы- гы чикләнгән җәмгыять. Аерылган кебек инде Әмма НГДУ белән бергәләп эшлибез. Мөстәкыйль дисәк тә, без «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең тугандаш предприятиесе саналабыз, ничек дип әйтим, кендегебез белән шуңа береккән инде. Иске гадәт буенча һаман да үзебезне ярдәмче хуҗалык дип йорн бирәбез. Әйтергә дә җиңел, мәгънәсе дә барыбер шул инде. Хуҗалыкта өч мең баш тирәсе дуңгыз, җиде йөз баш мөгезле эре терлек, йөз алтмыш баш ат. Атлар төрлесеннән. Алты чабышкы, юртаклар... Буденный токымыннан атлар бар. Үзебезнең җирле токымнан ике чабышкы тотабыз Аларның инде бәләкәчләре — колыннары бар. Бияне яхшы гына чаба торган юртак белән кавыштырган идек. — Менә Кодашта җирле токымнан «Юлдаш» исемле бик шәп чабышкы үсеп килә, икс генә яшьтә әле. Сезгә менә дигән «кияү егете» буласы... ' Рәхмәт. Безнең бәләкәчебез кыз бит. Киләчәктә икесеннән менә дигән җирле татар нәселле атлар — җитез чабышкылар башланып китәргә бик мөмкин. Андый уй-планнарыбыз бар. — Сез - директор кеше. Әгәр директор булмасагыз, шушы атлар янында гына эшкә калыр идегезме? Рәхәтләнеп. (Елмая). Җиденче классны бетерү белән көтү көттем бит мнн Ундүрт яшьтән. Аннан ике ел Бөгелмәдә училищеда укыдым Армиягә хәтле бер ел тракторда эшләдем. Кайткач шофер булдым. Кичке мәктәпне тәмамладым, читтән торып техникум бетердем, совхозга килгәч терлекчелектә механик булып эшли башладым. Инжснср-гндротсхннк та булдым әле. Ун ел инде хәзер менә шушы эштә. _ _ , _ Гап-гади. бәлки бераз гына хәйләкәррәк бер сорау бирергә телем кымырҗып тора: ат нәрсә бнпә совхозга, ник кирәк ул сезгә? Әлсгә әллә ни файда күргән юк анысы, йөк ташуда файдаланабыз. Элегрәк бит бер капчык он илтү өчен дә трактор яисә биш тонна күтәрешле машина куу гадәткә кергән иде. Аннан чабышларга әзерлибез. Бала-чага бик теләп йөри ат янына, аларны өйрәтәбез. Мәктәп балалары күрше авыллардан да килә. Ат 10 «к. 145 асрау ниндидер матди файда алу өчен генә түгел, күбрәк рухи байлык өчен ул. Хәзер бик күп хуҗалыклар чабышкылар, юртаклар, нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Киләчәктә үзебездә нәселле колыннар үстереп азрак матди файдасын да күрербез дип өметләнәбез. — Әйтик, бик яхшы нәселле чабышкымы, юртакмы тәрбияләп сатсагыз аны күпмедән алалар? Уртача базар бәясе ничегрәк анык? — Аның хакын мин өздереп кенә әйтә алмыйм. Барысы да нәселенә, тәрбиясенә һәм бәйгеләрдә үзен ничек күрсәтүенә бәйле. Әмма бик яхшы атларның миллиард сумга хәтле торганын яхшы беләм. — Хуҗалыкта мал шактый. Алардан алынган продукцияне эшкәртергә дә кирәк бит әле. Ул яктан караганда мәшәкате җитәрлектер. Үзегезнең цехлар бармы? — 1994 елда ит комбинаты эшли башлады. «Лениногорскнефть» идарәсе төзеп безгә тапшырды. Хәзер анда 18—19 төрле продукция җитештерәбез. Колбаса, ысланган ит, иттән башка төрле ризыклар Сөтне шәһәрдәге махсус кибетләребездә сатабыз. Калган хәтлесен сөт комбинатына җибәреп, алынган продукцияне тагын кибетләргә чыгарабыз. Икмәк пешерүне юлга салдык, аның өчен махсус итальян җиһазлары алдык. Ипекәй хәзер тулысынча үзебездә пешә. — Татарга гына хас ризыклар да бар. Ул да шул ат белән бәйле. Казылык ясау, ат итен ыслау... Андый төр ризыклар әзерләмисезме? — Казылык днгәннән, анысын бүген авыз итеп карарбыз. Анысы әби-бабай- лардан ук йола белән килә торган эш. Бәләкәй чактан ук әти-әниләр ясый иде. Ит комбинатында да ат итеннән төрле деликатеслар, ягъни затлы ризыклар әзерлибез. — Ат итенең үзенә генә хас ниндидер хасиятләре бар дип сөйлиләр... — Аны төрле яктан мактыйлар. Ат итендә холестерин аз, хәтта бөтенләй юк диләр. Шуның өчен дә ат итен бнк яратып ашыйлар аны. Ат ите ашаган кеше туңмый. Элек-электән бит инде авыл кешесе ат нте белән ризыкланган, билбавын бәйләгән дә теләсә кайсы суыкта чыгып киткән, биштәренә ат итен кыстырып. Җәй көне бозылмый, кыш көне туңдырмый дигәндәй... — Поселокта төрле милләт вәкилләре яши икән... Аларның ат асрауга мөнәсәбәте ничегрәк димме? — Зеленая Роща 1947 елда оешкан. Килгән халык бит... Яртысына якыны татарлар, 34 процент чамасы мордвалар, 12 процент чуваш. Башка милләт кешеләре дә яши. Уртак телебез, нигездә, татар теле. Атка мөнәсәбәт дигәннән, затлы малны барысы да якын итә, анысы. Әмма татар малайлары ат дигәндә үлә инде. _ әр авылның үз йөзе, үз язмышы, үз мәшәкатьләре. Әмма арада нефтьчедә ләрнең ярдәмен, аларның кайгыртуын тоймаган бер авыл да юктыр, дисәм, ялгышмам кебек. Бу яктан «Зәйнефть» идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы булган Гулькино авылы язмышы аеруча гыйбрәтле. — Элеккеге «Рассвет» колхозының бер бригадасыннан аерылып чыккан чакта безгә утыз ат, илле баш умарта һәм илле бозау гына калган иде,—дип сөйләде безгә хуҗалык директоры Әнвәр Ләбипов.— Шуннан гайре бернәрсә дә юк иде. Ярым җимерек йортлар, уңдырышы соң чигенә җиткән ярлы басулар, менә авам, менә авам дип торган каралты куралар Ә бүген, әнә, карагыз, күз явын алырдай коттеджлар, мәктәп, районда иң яхшы саналучы балалар бакчасы. Барысы да нефтьчеләр ярдәме белән аякка бастырылды. Атларга килгәндә, аларның саны йөз иллегә җитте, шуларның утызы спорт атлары, яхшы токымлы, нәселле атлар! Директорның горурлануын, шушы елларда ирешкән уңышлар белән куануын аңларга була, һәм без рәхәтләнеп тыңладык, аның белән бергә сөендек, аның проблемаларын үз йөрәгебез аша үткәрдек. Сүнеп-сүрелеп баручы нигезне торгызудан да изгерәк гамәл бар микән бу дөньяда! Авыл аксакалларыннан берсенең әйткәне әле һаман колактан китми: — Авылда бала-чага тавышы беткән иде. Соңгы утыз елда бер генә яңа йорт дмәгән ,|Де бит. Авыл үлеп бара иде, ачы язмышыбызга күнгән идек инде. НГДУ безне яшьлегебезгә кайтарды. Урамга чыгарга күңелле бит хәзер. Балачага йөгереп йөри. Үлеп баручы авылга җан керде. НГДУ башлыгы Геннадий Васильевич Зиминны коткаручы фәрештәбез дип саныйбыз. Минем үземнең улым ун сл читтә йөргәннән сок әйләнеп кайтты. Үзем чакырдым, авыл терелә бит, кайт, дидем. Шофер булып эшли. — И-и, ул гынамыни,—диде картыбыз кинәт кулын селтәп.—Элек гектарыннан, әйтергә оят, унике центнер ала идек бит. Хәзер кырык өчәр центнер уңыш җыябыз. Аның хискә бирелеп сөйләгәнен сабыр гына тынлап торган Әнвәр Мәҗито- внч та өстәп куюны кирәк тапты ахрысы. — Әйтсрсң бармы,—диде ул аксакалның сүзләрен җөпләп.— Яшьләр кайта бит. Мин килгәндә мәктәптә җиде бала бар иде. Хәзер егерме тугыз укучы, ә балалар бакчасына кырыклап бала йөри. Авыл үсә бит, терелә бит. Мона ничек куанмыйсың! әй башы. Кояш баеп бара Кызылсу шар каурый болытларны хтсу төскә манчып акрын гына офык буйлап тәгәри. Без мәгърур Чатыр-тау түбәсендә. Йа Алла! Бу якларның матурлыгы, гүзәллеге! Бирсә дә бирә икән Ходай бу кадәр дә әйтеп, аңлатып бетергесез, иң маһир рәссам пумаласыннан чыккай сурәтләргә дә сыеп беткесез камиллекне, тылсымн- ятны. Бу гүзәллектән күңел хисләре тупасланган ин каты бәгырьле кешеләр дә газиз туган җиребезгә ятып, кочаклап еларлык икән ләбаса! Чит җирләрдә гомер асраучы адәм баласының соңгы мизгелендә «Ай, газиз туган җирем! Бер генә күз салып алсам да хәлем яхшырыр иде!» дип тилмерүе юкка гына түгелдер, күрәсең. Тауның җыерчыклы битендә, маңгаенда кистереп искән кичке җилдән кылганнар уйиаклый. Без кулларыбызны маңгаебызга куеп очар кошлар биеклегеннән тирә-якны күзәтәбез Әнә, күз колачы җитксссз киңлекләргә, әйтерсең, ниндидер тылсым иясе әкияттәгечә көзге кыйпылчыклары сибеп калдырган, яшел өслеккә көмеш җепләр белән нәкышь-бизәкләр салган. Диңгез тигезлегеннән 334,5 метр биеклектән исәпсез-хисапсыз күлләр һәм инешләр әнә шулай сихри матурлыкка ия булып күренәләр Шулар арасындагы иңкүлекләргә, тау куеннарына сыенган авылларда нинди бәхетле кешеләр яши икән! Бәлки, җир йөзендәге оҗмахның үзедер бу! Тау битләреннән агып чыккан кизләүләр дә кәүсәр чишмәләредер Юкка гына Казан мәмләкәтен яулап алуда катнашкан Явыз Иван сәргаскәрләреннән берсе — кснәз Курбский борышы дәүләтебез биләмәләре хакында «рай Җ ская землица» дип язып калдырмагандыр. Чатыр-тау шаһит: бу як кешеләрендә матурлыкка, табигать биргән сафлыкка омтылу шулкадәр көчле икән ки, әнә шул омтылыш яңартылган, торгызылган йөзләрчә чишмә - кизләүләр җырына әйләнгән. Чатыр-тау шаһит: таулар арасындагы иңкүлекләрдә яңадан ярсып атлар кешни. Ат ул татар җаны, татар рухы! Җаныбызның терелүе киң яланнарны иңләп чапкан кайнар аргамаклар уенында. _ _ Чатыр-тау шаһит: нефть төбәкләрендә асылыбызга кайту, рухи бөтенлегебезне яңарту эзлекле бер үсештә. Ул алтын һәм көмеш айларын күккә чөйгән йөзләрчә мәчет манараларында уйнаган кояш нурларында Ерак гасырлар авазын хәтерендә саклаучы мәгърур Чатыр-тау барысын да күрә, барысын да хәтерли. _ _ Чатыр-тау өстендә кылганнар уйнаклый..