Логотип Казан Утлары
Бәләкәй повесть

АСЫЛБИКӘНЕ ҖИРЛӘГӘНДӘ

 Телеграмма кыска һәм төгәл иде. r 1' «Асылбикә вафат булды авылга алып кайтып күмәбез». Сафура, телеграмманы укыгач, хәле китеп караватка утырды, битен куллары белән каплап, бик озак елады. Аннары әзерләнә башлады. Солге-тастымал, ак бәз, тотылмаган •кайчы, комган ише нәрсәләрнең кайда икәнен барлап, ак өй белән кухня арасында йореп торды. Хәле китеп тагын караватка утырды. Ире өйдә юк, ул авылның ерак басуында тракторда эшли иде. Сафура инде битләре җыерчыклана башлаган илле биш яшьлек вакытын түгел, егерме яшьлек алсу йөзле яшь чагын күз алдына китерде. Болар барысы мәрхүмә белән бәйле иде. Кадерле дә кеше иде соң Асылбикә аның өчен... Сафура сугыш беткән елны унынчыны тәмамлады. Ир-ат укытучыларның күбесе сугыштан кайтмаган, мәктәптә педагогларга кытлык заман иде. Шуңа күрәдер, Сафураны, махсус техникумнар бетермәгән булса да, башлангыч мәктәпкә укытучы итеп алдылар. Ул эшлисе мәктәп үз авылларыннан унбиш чакрым ары иде. Ярты ел укытты Сафура—җаны ятмый, тагын ярты ел азапланды — педагоглык аның эше түгел икәнен аңлады. Табигать аның акылы белән фигылен укытучыларныкы итеп яратмаган иде бугай, ахрысы: бик тиз кабынып китә, сүз тыңламаган тәртипсез малайларны тотып яңаклар чиккә җитә иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, мәктәптә кода-кодагыйлык урнаштырырга керешкән директор хатын белән телгә килде, ул да түгел, директорның бер әшнәсе Сафурага 1 Шаһидә МАКСУДОВА (Гөлшәһидә) — «Минем калу алуым» повестенең, дистәдән артык тәрҗемә китабының авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши. булдыксыз дигән сүз ишеттерде. Сафурага шул җитте—РОНО мөдиренең өстәлендә эштән бушатуны сораган гариза калдырды да, шул китүдән мәктәпкә әйләнеп кайтмады. Механизаторлар мәктәбендә дүрт-биш айлык курсларны узып, колхозда тракторчы булып эшли башлады. Яраттылар Сафураны яңа эшендә. Әйтер сүзен ярып әйткәне, чиста- пөхтә булганы, тракторны ирләр сыман нык кул белән йөрткәне өчен яраттылар. Артыграк та яраттылар бугай: яшьләй сөеп йөргән егете Вафаны елатып калдырып, тракторчы Мәһдигә кияүгә биреп тә куйдылар. Вафа белән янәшә куйсаң, Мәһди әйләнеп бакмаслык бер шадра шакмак иде, өстәвенә шешә-мазар белән дә дус икән әле, каһәр. Ул кадәресен Сафура кияүгә чыкканчы да күреп йөри иде, әмма бер еллык педагоглык стажы булган яшь кыз—дөньяда үзен көчле итеп, башкаларны үз ихтыярына буйсындыра алырлык итеп тойган кыз — Мәһдинең эчүен ташлатмасам, исемем Сафура булмасын, дип иптәшләре алдында сүз дә ычкындырып ташлады. Өйләнештеләр, туй ясадылар, яши болар. Сафура шактый ук ишле гаиләгә тап булды. Мәһдинең анасы Маһибәдәр түти улын өзелеп ярата торган, дөньяда аның улыннан да әйбәтрәк бер генә кеше дә юк дип саный торган, алланы бар дип һәм бер дип ышана торган, гөл кебек киенеп йөри, күзен йома төшеп, карчыкларны оетып дога укый торган, халык мәкальләрен бар кешедән дә күбрәк белә торган диндар бер кайиана булып чыкты. Киленгә ул якты йөз күрсәтми, сүзен дә боерык бирергә кирәк булса гына әйтә: — Килен, сыерны сау! — Килен, без шимбә конне идән-сәке юа торганыек! — Килен, иреңә әйт, быел печәнсез калабыз түгелме?! «Юк, әнкәй, мине алай әмер биреп кенә җиңә алмассың,—дип уйлый «көчле ихтыярлы педагог»,— мин үз дигәнемчә булырмын. Печәнне Мәһди син әйгмәсәң дә чабар, идәнне мин син тукып тормасаң да юармын, сыер саву ул — киленнәр эшли торган гадәти эш, шулай булганыннан, син миңа гел акыл өйрәтеп торма, яме...» Яши болар. Маһибәдәр түтинең үз туксаны туксан, киленнең үз кырыкканы кырыккан. Яшиләр. Икәү генә булсалар, арага керүче бул- маса, гол кебек яшәселәр. Бер-берсенә тавыш күтәрәселәр түгел. Ләкин арага керүчеләр бар. Икс яктан да остәлгән туганнар бар. Маһибәдәр түтинең олы кызы Маһисәрвәр, дүрт яшьлек кызы белән иреннән аерылып, төп йортка кайтып утырмасынмы! Сафураның кайнанасы хәзер берәү түгел, икәү булып чыкты. — Ай-Һай уңган киленгә тап булганбыз икән без, әни! Карасана бу адәм тәгаләсенә: ирен ияртә дә кинога китә, ирен ияртә дә тиатырга китә,—ди Маһисәрвәр, кичен чәй эчеп утырганда. Сафураның күкрәк турысын бер нәрсә чәнчеп ала. Каенсеңел тиешле кешегә ул сөрмәле зур күзләрен күтәреп бер карый да, тиледән туры хәбәр дигәндәй, әйтә дә сала: — Бәтәч, бу ни әкәмәт?! Елына бер килгән артистларны карарга да җибәрмәс идегез мәллә?! — Кара моны, кара, башы керсә, койрыгы кермәгән, килен булып килгәненә ярты ел тулмаган, пичекләр киерелеп сойләшә!! Менә шунда сүзне Мәһди әйтергә, ике бозауга кибәкне Мәһди аерып бирер! ә тиеш иде дә бит, ә ул әнә утыра җебеп, авызына су кабып. __ Син минем кадерле ирем, нишләп үз сүзеңне әйтмисең? Нишләп утырасың корчаңгы бозау кебек башыңны иеп?—ди моңа Сафура. Мәһди йокысыннан айный, ыкы-мыкы килә, әмма җүнле-рәтле сүз әйтә алмый. И шул чакта! ы рәнҗегәннәре Сафураның! Әнә шул көннән башлап ир белән хатын арасына гаделсезлек килеп керде. «Килен кеше—ким кеше» дигән фәлсәфә кайнана күңлендә көчәйде. Утка керосинны кияүдән кайткан Маһисәрвәр өсти торды. Сафура ике кайнананы да җиңәр иде, аларыннан да үткенрәк, телчәнрәк һәм килен сөйми торган өченче кеше,— монысы да хатын-кыз затыннан,—пәйда булды. Маһипәрвәз. Монысы Маһибәдәр түтинең төпчеге— үз тормышын корырга дип йөргән баласы, арада күз явыңны алырдай чибәре. Әнә шул Маһипәрвәз, кияү буласы кешене ияртеп, җомга көннәрне кичке поезд белән Казаннан кайтып төшә... Алар кайтышка дип Маһибәдәр килене Сафурадан мунча яктыра, идәнсәкеләрне юдырта, үзе кияү коймагы пешереп, мич буенда әвәрә килә. Маһибәдәр-кайнана, Маһивәрвәр—тол хатын, Маһипәрвәз—төпчек өчәүләшеп, агөйгә чыгып, бик озак нидер серләшәләр. Кияү булачак кеше, гармунчы Кадыйрҗан, электр штепсельләрен рәтли, ишегалдында утын вата, аны әрдәнәгә өя, су буйларына төшеп, инеш-тугайларны карап кайта, Маһибәдәр-Маһисәрвәр-Маһипәрвәз әле һаман агойдә чаты-чоты сөйләшәләр. — Безнекеләр кайда?—дип сорый су буеннан кайткан Кадыйрҗан. — Сөйләшәләр,—ди Сафура. — Нәрсә сөйләшә соң алар? — Белмим шул, Кадыйрҗан энем, бер дә генә әйтә алмыйм,—ди Сафура. Бераздан яшьләр мунча керә. Кайткач, коймак белән чәй эчәләр. Маһибәдәркайнана аларны аргы очтагы туганнарына кунакка алып китә. Мәһди кайтмаган әле. Мунча суына. Мәһди, авылда бердәнбер сугымчы, кемнәргәдер мал суярга киткән, баксаң-күрсәң, ул утыра-утыра мәлҗерәгән, Сафура аны көч-хәл белән өйгә алып кайта, өстен-башын чишендереп, йокларга яткыза, мал суеп йөргән чакта буялган чалбарларын юып элә. Иртән уятып эшенә җибәрә, сыер сава, чәй кайната, үзе ашык-пошык кына тамак ялгап ала да колхоз эшенә, тракторы янына йөгерә. Көннәр шулай үтә. Ярты елдан аларга Казаннан дүртенче хатын-кыз кайтып төшә. Асылбикә. Монысы — Маһибәдәр түтинең кияүгә чыкмый калган өлкән кызы. Калада урам себерүче булып эшли икән ул. — И-и-и, киленнең безгә бик тә чибәре килгән икән, төкле аягы белән булсын!—ди Асылбикә.— Исемеңне Сафура дип язганнарые шикелле. Кил, туганым, күрешик. Асылбикә булам мин. Калада дворник булып эшлим. Киявем җук. Барые да җөргән җегетем, сугышка китеп хәбәрсез җугалды. Шуны котәм. Сораучылар күп булды булуын, кияүгә чыкмадым, яшьлегемә хыянәт итәмдер шикелле тоелды да, җапа-җалгызым, үземне-үзем кочаклап тордым да калдым менә... Сафура аны әнә шул беренче сүзеннән үк үз итте. Асылбикәнең башка берәүдә дә булмаган исеме дә, гади генә бизәкле яулыкны артка чөеп, килешле итеп бәйли белүе дә, йөргән чакта җил-җил атлап, карап торучыларны кызыктырырлык итеп йөрүе дә—барысы да җанга якын иде. Иртән, үзе уянганнан соң утыз биш яшьлек бу сазаган кызны уятырга кыймыйча, Сафура карават буенда байтак вакыт сүзсез басып тора иде. Бер атна торды Асылбикә. Бер атна эчендә эшләмәгән эше калмады: килен белән бергә өйне юып чыгарды, лапас тутырып утын кисте, Сафурага керләр юышты. Мунчага Асылбикә яккач та беренче булып Казаннан кайткан яшь кияү белән яшь килен керделәр. — Нишләп үзегез кермисез?—диде Асылбикә. — Бу йорпа тәртип башкачарак,—диде Сафура. Асылбикә аны иңеннән кочып алды, үзенә таба борды да сөрмәле зур күзләренә карады: — Алай булырга тиеш түгел, Сафура. Изелгән әлләзи булып йөрмә. Үз хакыңны үзең дабайла. Югыйсә, беләсеңме, гел дә әдәм рисвае булып калырсың. Мәһдинең беренче катынын. . — Ни дидең? Беренче катынын дидеңме? — Беренче катынын, ийе... ник сиңа әйтмәделәрмени? Сиңа чаклы килгән беренче катынын Маһилар жыелып, өчәүләшеп, аертып җибәрделәр бит. Сафураның сыны катты. Хатын аерган кешегә чыгу аның очен гарьлек, әйтеп бетергесез түбәнлек иде. Кулыннан эш төште Сафураның, күңеле боекты. Асылбикә моны күреп, ник әйткәненә үкенеп бетә алмады. Ул озаграк торырга дип кайткан иде, әмма, киленнең гел күңелсез йөрүен күреп, ялы бетәр-бетмәс Казанга кайтып китте. Сафура аны поездга хәтле озатып куйды. Аерылган чакта кинәт күңеле тулды. — И Асылбикә апам, матурым, син, тик син генә аңлаган идең бит мине. Нишләп китәсең соң? Нишләп син минем янымда калмыйсың?— дип, күз яше белән әкрен генә елады — Кала алмыйм, Сафура җаным, кала алмыйм, әни белән тегеләрнең кыланышына түзә алмыйм. Калада бит мин үзем баш, үзем түш,— диде Асылбикә. — Хат яз яме, Асылбикә апам,— диде Сафура. — Язармын дип ышандыра алмыйм, туганым. Мәшәкатьтән күп нәрсә жук бу дөньяда. Язмасам үпкәләмә, җәме. Мин сине жараттым, туган сеңлем күк жараттым. Сафура, бите буйлап аккан күз яшен сөртергә онытып, поезд киткән якка карап, бик озак басып торды. Өйгә кайтып кергәндә, капка буенда җирдә утырып торган Мәһдине күрде, ул тагын эчкән иде. Өйдә берәү дә юк, кайнанасын кич утырырга дип күрше карчыгы чакырып алган, Маһипәрваз белән Кадыйрҗан әле иртәгә, җомга көнне кич кенә кайтып төшәчәк, Маһисәрвәр кызын алырга дип балалар бакчасына киткән иде. Сафура, җаны әрнеп, Мәһдине күңелсез генә чишендерде, башын салкын су белән юып, сөлге белән сортте, чоланга урын жәсп, шунда чыгарып салды. Кияүгә чыккан чакта, бик тә батыраеп, «Эчүеннән биздермәсәм, исемем Сафура булмасын!»—дигәне исенә төшгс. Яшьлек белән, кайнарлыгы белән әйтелгән икән. Биздереп кара син моны эчүеннән. Үгетләп тә, дегетләп тә була торган түгел шул бу. Вафасының, җан сойгәнепсң каргышлары төшкәндер аңа болай булгач Иягенә таянып, тәрәзә буена килеп утырды. Ишек алдында —бурага дип алып кайткан бүрәнә әрдәнәсендә чәүкәләр йөри. Ян тәрәзә буендагы миләш җилдән айкала, кая барып сугылырга белми иде 2 и хикмәттер, Сафураның Мәһдидән күңеле бизмәде TUT Эчмәгән чакларында, аек вакытларында тәмле телле булуы, Сафуракаем, гафу ит инде, рәнҗемә инде, икенче эчмәм яме, дип, ышандыргыч итеп ант итүләре идеме— ни булса булды, Сафура килен булып яши бирде. Авылда япа-ялгызы калган Нурҗиһаннан, болай да ирсез килеш оч бала багып үстергән әнисенең хәсрәтен арттыра алмый бит инде ул. Өстәвенә Мәһди, әби дип үлеп тора, кунакка кайткан чакларда Нурҗиһан карчыкның абзар-курасын рәтләп, бакча киртәләрен корып бирә иде. Шуңа күрә Сафура әнисе килгән чакларда тормышыннан зарланмады Апасы килеп, апасына да зарланмады Апасының, түзә алмыйча, әнисенә хәлләрне әйтеп бирүе, кайчан да булса бер серне чишеп куюы ихтимал иде. Тик икс генә кешегә — Казанда яшәгән абыйсына һәм аның хатынына гына серне чишүне кирәк дип тапты. Ул аларның булып торган хәлләргә дорсс бәя бнрәчәкләрено чын күңеленнән ышана иде. Абыйсы Баязит, утыз биш яшьләрендәге җор табигатьле, шаян сүзле кеше, алар йортына кайтса, баш өстенә җыелган болытларны таратыл, күңелләрне күтәреп китә. Менә кем тормышыннан уңган, үзенә тиңне табып, өйләнә белеп өйләнгән. Шушы җиңелрәк табигатьле, «әртисрәк» кешене гел дә кирәкле, гел дә тиешле юлдан йөртүче акыллы хатын, сөйкемле һәм җитди хатын Әнисә, Асылбикәдән кала Сафураның киңәшчесе булып китте. — Киявең болай җүнле нәрсә күренә, каенсеңлем, бер дә белмәгән һөнәре, эшләмәгән эше юк, ахрысы. Авылда беренче кул тракторчы, урак өстендә комбайнчы булып эшләү өчен бик тә зур уңганлык кирәк бит. Шадра булса да сөйкемле, өстәвенә бер дә кирәкмәгән тәмле телле, андый кияү теләсә кемгә тәтеми,—дип, шушы акыллы хатын Сафураның ямьсез көнен ямьләндереп китә иде. Баязит исә, кайткан чакларда кәнфитен-прәннеген, җимешен-ма- зарын үз кулы белән кодагыйга тапшыра, хәл-әхвәлләрне сорашып, Маһибәдәр кайнана янында сәгатьләр буе утыра, кесәсеннән уч төбе хәтле генә кенәгә чыгарып, Маһибәдәр кодагыеның үткен-үткен сүзләрен язгалап та ала иде. Алар кайтса, кайнана алмаштырып куйгандай үзгәрә, Сафурага, киленем дип, бәбкәм дип өзгәләнеп кенә тора, андый чакларда кырыс һәм гадел холыклы Сафура: «Кара нинди җаһиллана, йомры телен тасма итеп җәя бит бу җылан»,—дип уйлый иде. Әнә шул абыйсы белән җиңгәсе алдында ямьсез күренергә теләмәү, тол килеш өч баланы багып үстергән әнисен хәсрәт утына салмау уе Сафурага эчтәгесен тышка чыгармый саклап калырга булышты. Ләкин без капчыкта ятмый икән. Бер дә бер көнне Сафураның туганнарына аның тормышында ниләр бар, һәммәсе дә энәсеннән җебенә тикле мәгълүм булды. Гадәттәгечә, җомга көн кичтән мунча якканнар иде. Майпәрвәз белән яшь кияү ул көнне ни сәбәпледер, кичке җидедәге поезд белән кайтып җитә алмадылар. Алар кайтмагач, мунчага беренче булып кем керү мәшәкате алга килеп басты. Маһибәдәр кодагый, тешен кысып булса да, улы Мәһди белән килене Сафураның беренче башлап мунчага керүләренә ризалашты. Ризалашуын ризалашты, тик мунчага керергә тиешле кеше Мәһди һаман да кайтып җитмәгән, кайдадыр югалып йөри иде әле. Сафура аны эзли торгач, авылдагы бер иптәшеннән табып алып кайтты. Мәһди матур гына төшереп алган, тик әле үзен-үзе белмәслек түгел иде. Ул, хатынына буйсынып, иптәшләреннән чыгып китте, юлда да, хатынына буйсынып, матур гына кайтты, әмма өйгә кайтып кергәннән соң, ир-ирлеген итәр дигәндәй, көйсезләнә башлады. Мунчага кермим дин карышты да калды. Кермәсә кермәсен иде, аның бер мәртәбә мунча кермәвеннән дөнья җимерелмәс иде, нәкъ шул вакытта яшь кияү белән Майпәрвәз кайтып төштеләр. Кайтып төштеләр һәм Маһипәрвәз сеңелкәш, Мәһди ягын каерып, япь-яшь башы белән арага килде дә керде. Имеш, кеше закунлы катыны белән мунчага керергә теләми икән, монда инде ни дә булса бар. Бу сүз Сафураның йөрәгенә үтмәс пычак белән кадаганнан ким булмады. Җефәк кебек кыз килеш аларның катын аерган исерек абыйларына кияүгә чыксын да, үзен мыскыл иттереп торсын тагын. Караватка өстен-башын чишенми генә сузылган Мәһдине чәченнән учлап тотып торгызмакчы булды. Гөнаһ шомлыгы, шул чагында тырнагы Мәһдинең маңгаена тиеп китмәсенме! Сыдырылган җирдән кан бәреп чыкты. Аракыдан сыекланган канны туктатыр әмәлләр генә юк бит. Канны күреп башта кайнана Маһибәдәрнең каны бозылды. —■ Сез нәрсә карап торасыз? Майпәрвәз, йокладың мәллә син, Май- сәрвәр, эчендә җаның юк мәллә? Үтерә бит абыегызны! Башлап Сафурага Маһисәрвәр килеп асылынды. Тракторда эшләп куллар ныгыган Сафураның, чуен кебек булган, Маһисәрвәрне бер селтәүдә жиргә чүмектерде, ул да түгел, черелдәп Сафурага Маһипәрвәз килеп асылынды. Ул арада Маһибәдәр кайнана да килеп асылынгач, өчәүләп Сафураны идәнгә егып салдылар. Кыйнау ягына кыйнатмый иде Сафура, иң башлап ул күлмәк изүен ерткан кайнанасын тибеп очырды, аннары., ике Маһига берьюлы каршы тора алмады, алар җан көчләре белән киленнең ыштанына ябышып, аны тартып төшерделәр. Монысы бер киртәгә дә сыймый торган хәл бит инде, актык көчен җыеп, Сафура тибенә, ярсып-ярсып тибенә, бер генә аваз да чыгармый, бары тик тибенә генә иде. Күрәсең, җан коче белән эшләгән эш тиешле нәтиҗәсен биргән, ул аяк өсте басканда кайнанасы утын әрдәнәсе кебек таралып ята, Маһисәрвәр, аның яныннан бер биш адымнар ары, шешеп күпергән ирененә мамык белән одеколон сөртә, Маһипәрвәз, киленнең ыштанын кулына тоткан килеш, шуның белән күзен сөртә-сөртә елап утыра иде. — Нәрсә булды инде тагын? Нишләдегез инде!..—дип, йокысыннан уянган Мәһди, аңгы-миңге килеп, идәнгә төшеп утырды. — Менә болар барысы да син мөртәт аркасында! Синең исереклегең аркасында! Ике бозауга кибәк аера белмичә, аңгыра бәрән булып йөрүең аркасында!—дип, үксеп җылый-жылый, Сафура иренә еллар буе жыел- ган әрнеш-рәнжешләрен түгәргә кереште. 3 ртәгесен алар йортына күршеләр керә башлады. Берәм-берәм И керәләр. Карчыклар керә, картлар керә, тол хатыннар керә _ Маһибәдәр-кайнана аларны чәй белән сыйлый, бавырсак белән сыйлый. Тегеләр эреп төшкән: — Майбәдәр ахирәткәем, ул битеңә ни булды? Күз төпләрең кара көйгән бит? Егылдың мәллә?—диләр. — Юк, егылмадым. Киленем бик тә булдыклы, бик тә көчле кеше булып чыкты бит. — Китсәнә, әллә киленең суктымы? — Киленем булмый, газиз анасына улым кул күтәрмәс бит инде... — Ай жирбит, ай мөрәвәтсез! Кара инде, ә! Карар төшен калдырмаган бит. Әдәм рисвае, валлаһи! Нәрсә карап утырасың, сутка бир Бырачка бар да, ыспырафкы ал да сутка бир Ике дә уйлама, ахирәткәем... Коне буе шул хәл. Сафура трактор сменасыннан кайтканда да, ике-өч карчык әле һаман, өстәл янында бавырсак белән чәй эчеп утыралар иде, ул кайтуга аңа ябырылдылар. — Кара син моны, денсез нәмәстәкәйне! Җирбит икәнсең. Теге дөньяда нөикирмонкирлөр алдында ни күзең белән күренерсең? Оятсыз затсыз... Сафура битен, күз урыннарын гына калдырып, марля белән ураган иде, эшсез корткаларның мәгънәсез ярсынуларын тагын да ныграк ярсытырга теләмичә, сыерын савып кереп, бер чынаяк җылы сөт эчте дә йокларга ятты. Күзгә йокы керми. Агойдә карчыклар ярсына Сафураның, «явыз киленнең», исемен әледән-әле телгә алып, җиде бабасына тикле төшеп җитәләр Кайнана үзенә теләктәшләр жыя Киленнән котылу әмәлен эзли. Әллә чыннан да кайтып китәргәме бу алла каргаган йорттан? Башны алып качаргамы? Бала-чагага батмаган чакта, баш исән чакта? Насыйбы чыгар. Вафасы да әнә өйләнми йөри Бер көнне механизаторлар киңәшмәсендә очрап исәнләшеп китте, җаннары тетрәп калды Сафураның. Үкенү тойгысы йорәген телеп алды. Иа рабби, нинди ахмаклыклар эшләде бит ул. Үзеңә тиңне, синең өчен утка-суга керергә әзер торган егетне, мәктәп эскәмиясеннән башлап бергә йөргән дустыңны ташла да бер шадра шакмакка, исерек башка кияүгә чык инде. Аның өчен исәр булырга кирәк. Маһилар эшләгән ямьсез күренеш янә дә күз алдына килде. Ыштанын тартып төшерделәр бит. Яшертен кесә салган, шунда акчасын яшереп асрый, авылга Нурҗиһан карчыкка җибәреп тора, дип исәплиләр. Ә бит аның Мәһдигә әйтмичә авылга сукыр бер тиен дә биргәне юк. Биргәне дә чәй-шикәрдән артмый. Нигә шул хәтле ямьсезләнәләр соң болар? Әллә аның тол килеш карап-багыл үстергән әнисенә үзе тапкан акчадан өлеш чыгарырга да хакы юкмы? Үзен-үзе ярсытып, вәсвәсәгә бирелеп ята торгач, мыштым гына җы- лап алды. Ул арада агөй ягында бик хәтәр җанлану башланды. Кемдер кайттымы, кемдер киттеме? Сафура торып утырды, мич артындагы юынгычка барып, битен чылатып, авызын чайкап килде, ул арада агойнең ишеге ачылып, аннан җанга газиз бер чырай күренеп китте. Асылбикә! Асылбикә кайткан лабаса! Нишләп әле ул аңа дәшмәде, нишләп әле ул кап-караңгы чырай белән ишегалдына чыгып китте? Сафура, башына сугып миңгерәүләткәндәй, Асылбикә артыннан ишегалдына чыкты. Ишек буена сөялеп, каенапасьш көтә башлады. Асылбикә урамга ук чыгып киткән икән, урыс капканы шыгырдатып ачып керде, күз бәйләнгән эңгердә Сафура аның кызлар кебек зифа буй-сынына исе китеп карап торды. Баксаң-күрсәң, аңа бит инде кырык яшьләр тирәсе. Гомерен кияүгә чыкмый заяга уздыра. Бәлки, дөрес эшлидер, минеке төсле тормышның кемгә кирәге бар?.. Асылбикә башын аска иеп кенә килә иде, Сафураның: — Исәнме, туганым апа! —дип дәшүенә сискәнеп китте. — Исәнмесез,—диде әкрен генә, әмма кул биреп күрешмәде. — Нишләп син минем белән күрешмисең?—диде Сафура. — Олыларга кул күтәргән кешегә кул бирмим мин... — Алай икән. Дөньяда бер гадел кеше бар дигән идем, анысы да гадел булып чыкмады. Хәерле булсын,—диде Сафура, ләкин аның тавышы шундый хәлсез иде, ул аны әллә әйтте, әллә уйлап кына калды. Урамга чыгып китәргә дип капкага атылды Сафура, нияте бүген бу өйгә әйләнеп кайтмаска, гомумән дә бу йортка аяк басмаска иде. Асылбикә аны куып җитте. — Туктале... — Нәрсә? — Ни булды? Сөйлә миңа. Берсен дә яшерми сөйлә. Алар лапаска караңгыга кереп утырдылар. Җир исе, кипкән печән исе килә иде. Утын әрдәнәсенә утырып тын калдылар. Сафура каенапасына ни булганны берсен дә калдырмый сөйләп бирде. Асылбикә аны бүлдерми тыңлады. Авыр итеп бер корсенде. Аннары, «килен кешене—ким кешене» иңбашыннан кочаклап әйтте: — Судка бир син аларны. Сафура калтыранып куйды. —- Шул гына җитмәгән иде. Минем турыда ни сөйләмәс халык. — Мин сиңа чынлап әйтәм. Туганым кебек якын кешем итеп әйтәм. Иртәгә үк бүлнискә бар, справка алып кайт та судка бир. Аңладыңмы? — Аңламадым. Тагын бер-ике кон авызыңны ачып утырсаң, аңларсың... — Иә, әйт инде, нигә табышмаклы итеп сөйләшәсең? Белмәсәң бел, алайса: алар сине судка бирергә җыена. Шаһитләр әзерли. Син алдан аяк киенеп кал. Асылбикәнең гаделлеге ата-ана һәм туганлык мөнәсәбәтләреннән өстенрәк булып чыкты. Чыннан да, икенче конне Сафура тырналган битен, яралы аягын һәм сыдырылган иңбашларын врачларга күрсәтеп, милиция идарәсенә килеп кергән генә иде, Маһибәдәр кайнанасы да ыңгырашаыңгыраша милиция идарәсенә килеп керде. Киленен шушында күрүгә, Маһибәдәр кайнана кинәт айнып китте, телсез калды. — Сезнең ни йомыш, гражданка?—диде, аңа урын күрсәтеп, кече лейтенант. — Киленем мине кыйнады,—диде Маһибәдәр кайнана, битен яулыгы белән каплап. Кече лейтенант аңа стакан белән су бирде, тынычланганын көтеп торды.— Больницадан белешмәгез бармы? — Бар. — Бирегез миңа. Карыйк. Әһә. Яхшы... — Нәрсә яхшы? Кече лейтенант аның соравына җавап бирмәде. — Теге киленегез ник киткән иде әле сезнең?—диде. — Кем белә инде аны... Хәзер яшьләрнең эш җайлы: килен хезмәте итәсе килмәсә китә дә бара. Безгә эшлисе килмәгәндер. — Монысының дә эшлисе килмиме? — Ю-уук...—дип сузып кына әйтеп куйды Маһибәдәр-кайнана һәм кинәт, килененең текәлеп карап торуыннан каушап, авызын зур бизәкле француз яулыгы белән каплады. — Сафура килен, әйтегез әле: сез өйдә ниләр эшлисез? — Иртәнге дүрттә торам, сыер савам, котүгә куам. — Аннары? — Аннары басуга китәм. Трактор белән җир сөрәм. — Ә кичен? — Малларны каршы алам. Сыер савам. Сөтне кайнатам. Идән юам. — Ял көннәрендә? — Ял көннәрендә мунча ягам, кер юам. — Нәрсә, гражданка Маһибәдәр, сезнеңчә болар эш саналмыймыни? — Санала соң... — Саналгач? Нигә сез олы башыгыз белән алдашып, ялган сөйләп йөрисез? — Син, энем, милиция булсаң, милиция бул, чибәр яшь катынны күрдем дигәненнән дә күзең тонмасын. Синнән зурраклары да бар аның түрәнең. Сиңа да нибуч упырабы табарбыз. Синең кулыңа мин бырачлар биргән ыспырафкы тапшырдым. Кара да тиешле чарасын күр. Анда әйткән, кыйналган, диелгән. — Йәле, килен кеше, сез сөйләп карагыз: ничек булды хәлләр? — Алар миңа өчәүләп ташланды. Эчеңне агызабыз, диделәр. Мин үземне якламый булдыра алмадым. Мине мәктәптә шулай өйрәттеләр. Менә белешмәм. Кече лейтенант белешмәләрне бик озаклап карады. Озаклап каравының сәбәбе шул, ахрысы: килеп туган хәлдән ничек чыгарга икәнен белми иде бугай ул. Ниһаять, ул һөҗүмгә күчәргә кирәк дигән уйга килде булса кирәк, Маһибәдәр карчыкка усал карап: — Киленегезне ничәү кыйнадыгыз?—диде. — Нишләп без кыйныйк аны?—диде карчык, күзен дә йоммыйча. __ Сез кыйнагансыз: син, кызың Маһисәрвәр, кече кызың Маһипәрваз. Совет законы буенча киленегезне өчәүләп кыйнаганыгыз өчен сезгә берәр ел, шул эшне оештырган өчен улыгыз Мәһдигә ике ел биреләчәк. Сафурага таба борылып, сиздерми генә күз кыегы Маһибәдәр кайнананың төсе качты, иреннәре тетрәп китте. __ Кичерегез безне. Аңсызлык белән эшләгән гаебебез өчен безне сут юлларында йөртә күрмәгез, балам. Кече лейтенант аяк өсте басты. — Яхшы. Гаебегезне ихлас күңелдән тануыгызны, үкенүегезне искә алып, сезнең өстән эш кузгатмыйм. Әмма улыгызны, киленегез рөхсәте белән, судка бирәм. Чөнки ул, подлец, күрәләтә торып, совет хатын-кызы өстеннән көлгән, сугыш оештырып, авыз ерып торган. — Юк, юк, авыз ерып тормады. — Нишләде соң? — Аерышырга керде. — Бәлки, сезгә ул суккандыр? — Анысын тәгаен генә әйтә алмыйм... Шулай да... селтәнгән чакта ялгыш тиеп киткән булуы да ихтимал. — Ялгыш дисез алайса? — Ялгыш, билләһидер газим... — Менә сез, Маһибәдәр әби, динле кеше... Коръәндә ни дип язган? Ялган сөйләмәскә, кеше өстенә пычрак ыргытмаска, ялган бәла такмаска дигәнме? — Соң дисә? — Ә нишләп сез ялганлашып йөрисез? Улыгыз сукканны киленем кыйнады дип киләсез? Оят кирәк. Ә үзегез әле аш мәҗлесенә җыелган халыкка җылыйҗылый гадел булырга кирәклеген аңлатасыздыр... Маһибәдәр кайнананың күзләре зур булып ачылды, керфек кагарга да онытып, шул хәлендә ул кече лейтенантка, аның үткенлегенә, бала җоны тибеп кенә чыккан иякләренә карады да катты... 4 _ аһибәдәр-кайнана милиция йортыннан бик хәтәр кәефе китеп М кайтты. Әмма ләкин үкенеп түгел, йөрәгенә ачу төяп, гарьлек төяп кайтты. Беренче килен заманында ул ни сөйләсә, шул өскә чыга торган иде. Монысының үткенлеген кара син, ул барганчы бүл- нисенә дә барып җиткән, ул барганчы милитсиясенә дә җәелеп кереп утырган! «Юк!—дип ярсынды Маһибәдәр кайнана,—синеке өскә чыкмас, минеке өскә чыгар! Закун белән алдырмаганны ден белән алдырырбыз. Миһербанлы бәндәләр аз түгел бу дөньяда». Аш-суга барамы, күршеләренә кич утырырга керәме—бар сөйләгәне килене. Бар икән картаймыш көнендә күрәселәре. Бирсә дә бирер икән ходай тәгалә киленнең явызын: күзен-башын кан итеп кыйнавы җитмәгән, суд ишек төпләрендә йөртмәкче булып милитсиягә барган. Менә бит ул кая таба китте эшләр. Хәзерге яшьләрнең утызына бер иман, кырыгына бер комган юк. Олыны олы дип, кечене кече дип белмиләр. Югары очта фани дөньяны күптән оныткан, ахирәт гамәлләре белән генә яши башлаган диндар бер карт белән бер карчык, Маһибәдәр- кайнананың сүзләрен рәнҗи-рәнҗи тыңлап, өйдән-өйгә алып киттеләр. Авылның әле теге, әле бу башыннан: Сафура кайнанасын канга батырып кыйнаган, өстәвенә аны ук судка бирергә йөри, дигән яман хәбәр таралды. Йә моның белән килешеп, үзеңне гаепле санап, эчтән тынарга, йә моңа чик куярга кирәк иде. Сафура икенче юлны сайлады. Ул абыйсы Баязитны, каенанасы Асылбикәне телеграмма сугып чакыртып алды. Мәсьәләне кылдай урталай яру өчен кабыргасы белән китереп куйды. — Йә мин бу йортта гомерлеккә төпләнеп, тыныч кына гомер итәм, балалар үстерәм, йә мин бу йорттан мәңгелеккә чыгып китәм. Минем гадел дип ышанган ике кешем бар: берсе, абыем син, икенчесе, Асылбикә апам син. Сез ни дип әйтсәгез, шулай булыр. Киңәш бирегез Абыйсы Баязит эшне бик коры һәм кискен китереп куйды: — Минем эт типкесендә йөртелергә тиешле сеңлем юк. Җиңгәң әйтә, алып кайт каснсеңлемне, берәр кая укырга кертербез, үз яныбызда торыр, ди, кодагыйның аның иманы төрле якка борылып йөри торган, аңа ышаныч юк, ди. Киен, сеңлем, бу йорттан сәгате-минуты белән чыгып китәбез. Син, Мәһди, ир түгел, чир икәнсең. Теге хатының синнән белеп киткән. Бер хатын да синең белән тора алачак түгел. Менә мин моны сиңа бер генә тапкыр әйтәм, бүтән беркайчан да әйтәчәгем юк. Маһибәдәр-кайнана почмакка, намазлык өстенә изгеләр кебек барып чүмәшкән иде, шул хәлендә башын да күтәрмәде. Маһисәрвәр каядыр күршеләргә үк кереп качты. Маһипәрваз генә Мәһди янына килеп: — Абый, әйт әле шуларга...—дип башлаган иде, Мәһдинең күзләре акаеп китте, ачылып калган авызыннан сүзе аңламаслык булып гыжылдап чыкты. Асылбикә мич буена сөялгән, йөзе тораташ кебек каткан, күзләре еракка, каядыр билгесез дөньяга төбәлгән иде. Мәһди хатынына килеп сарылды. Ул айнык, бер тамчы да эчмәгән, күзләрендә яшь иде. — Сафура, җаным, сөеклем, хур итмә, кал. Ул хатынын кочаклап алган, үзенә кыскан, инәлеп, ялынып бер үк сүзне кабатлый: — Сафуракасм, җаным, хур итмә, ташлап калдырма мине боларга. Сафура аның кулыннан ычкынып, ашыгып-кабаланып, әйберләрен төенчеккә төйни башлады. Бераздан арып-талып, караватка утырды, башын иеп, хәлсезләнеп беркавым утыргач, мич буенда сөялеп торган Асылбикәгә дәште: — Нишлим, туганым апай? Син ни дип әйтәсең—шул булыр... Асылбикә мич буеннан кубып, аның янына килеп утырды. Сафураның алсуланып янган чибәр битләреннән ике учы белән тотып, күзләренә карады: — Җаның теләгәнне эшлә, туганым. Сине берәү дә ирексезли алмый...—Бераз торгач, өстәп әйтте:—Болар сиңа игелек күрсәтәчәк түгел. Калсаң да йөрәгеңә таянып кына кал. — Рәхмәт, туганым апа, рәхмәт...—диде Сафура, калтыранган иреннәрен чак кыймылдатып. 5 ул калудан калды Сафура. ш Берәүгә дә ышанып калмады, Асылбикә әйткәнчә, йөрәгенә ж ж ж таянып калды. Утыз биш ел буена Асылбикәнең сүзләрен исеннән чыгармыйча яшәде. Бер малай, бер кыз үстерде. Улы—армия сафында, кызы инде кияүдә. Әнисе кебек урта белем белән генә калмады, университет бетереп, зур белемле физик булып чыкты Үзе кебек үк югары белемле егетне гомер юлдашы итеп сайлап, Мәскәү каласына күчеп китте. Хәзер аларның хатларын укып кына юанырга калды инде Сафура тора торгач башын чайкап куя. Аның җаннан кадерле Асылбикә апасы үлгән. Аны монда алып кайтачаклар. Ул үзе шулай дин әйтеп калдырган, туган җиремә, авылга алып кайтып күмегез, дигән. К\рәсең, туган җир туган чакта гына түгел, үлгән чакта да кирәк. Аны әйбәтләп, хөрмәтләп, ил-кон алдында зурлап күмәргә кирәк булыр Җир йөзендә ул матур яшәде, кеше исеменә лаек яшәде. Авыр миңа дип зарланмас, ынкып-шыңкып йөрмәс, кайчан карама—тыныч булыр иде. Кыенлык күргәннәргә ярдәм итү, авыр чакта күршесенә булышу— тормыштагы юанычы шул иде бугай аның. Гомере буе урам себерүче булды Асылбикә. Шул эше өчен аңар коммуналь йорттан бер бүлмә биргәннәр иде. Сафура әнә шул ун метрлы гына бәләкәй бүлмәгә килеп кергән чакларында әллә кайчангы бала чакларын, үзе туып үскән авыл буйларын искә төшереп, күңелләре тула торган иде. Кар кебек ак япмалы тимер караватка тау чаклы итеп өйгән алма бизәкле мендәрләр гүя алма бакчаларының хуш исен алып килә төсле иде. Бер генә тузан бөртеге дә кунмаган сап-сары идәннәрдән, яраи гөл белән кына гөле чәчәк атып утырган тәрәзә төбеннән күңелгә әллә нинди якты уйлар килә, шушы чистапохтә бүлмәдә Асылбикә белән гомер буе яшисе, гомер буе серләшеп утырасы килү теләге уяна иде. Нинди хөрмәт белән, нинди якын итеп дәшәләр иде аңа ишегалды кешеләре. Кечесеннән башлап олысына чаклы аның белән исәнләшми китмиләр, аның янына әледән-әле киңәшкә киләләр иде. Ул яшәгән йортның стенасына «Үрнәк тәртиптәге йорт» дигән язу кадакланган, болар барысы Асылбикә аркасында, аның үзе эшләгән эшне яратып, бала баккандай сөеп эшләвеннән иде бугай... Сафура, озак кына уйланып утырганнан соң, зур сандыгын ачып, аннан чүпләмле ике сөлге алды: болары килен булып төшкән чакта бирнәгә алып килгән сөлгеләре, тотылмаган кое сандыкта ятып калганнар иде. Шулар белән янәшә үк оч метрлы зәңгәр ефәккә тап булды. Монысын өйләнешкән елны бүләккә дип Асылбикә алып кайткан иде. Сафура, ефәкне ике куллап тотып, битенә куйды. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Моннан утыз биш ел элек булган истәлекләре кузгалып, төргәкне урынына салмакны булды, ләкин киредән уйлап, өстәлгә куйды. Үлемтегенә бирәсе булыр—гәүдәсен юган карчыкка. Сандык төбендә үк, үз әнисе сорагач алып куйган унсигез метрлы марлясы бар иде, кәфенгә дип сораган иде әнисе, андый-мондый хәл булса, мәрхүмәнең кәфенлеге булмаса, шуны бирәсе булыр. Истәлекләрен барлый-барлый, кайнанасы Маһибәдәр белән дәгьвәлә- шеп йөргән ямьсез көннәрен искә төшерә-төшерә, сандыкны актарыл бетерә язды. Өстәлгә тау чаклы булып ситсыдыр, ефәктер, сөлге-тасты- малдыр ише нәрсәләр өелде. Иң азактан туйга киеп килгән ак күлмәге килеп чыккач, аны ипләп кенә, уалырга торган әйберне тоткандай, кадерләп кенә тотып, иңенә салды, аяклы зур көзге каршысына килде. Көзгедән аңа ирен читләренә, күз кырыйларына җыерчыклар сызылган, яшьлеге инде күптән узып киткән илле биш яшьлек бер хатын—юаная төшкән моңсу оер хатын карап тора иде. Чәчләргә сибелгән чал бөртекләре ул моңсулыкны арттыра төшә иде. Асылбикә апасы әйткән иде, сине пенсиягә озатканда үзем кайтырмын, бәйрәм табыныңны үзем әзерләшермен, дигән иде. Сафураның пенсиягә чыгарына ни бары ике ай чамасы вакыт калды, ә менә Асылбикә апасы аны көтеп бетерә алмаган, үлеп тә киткән. Бер уйласаң— әллә ни өлкән дә түгел бит әле: алтмыш биштә генә! Хәзергесе көндә тамак тук, өс бөтен заманда, кешеләр сиксәнгә, туксанга тикле дә яшиләр... Тукта, бу Мәһди нигә озаклады әле? Әллә ходаем, картаймыш көнендә дигәндәй, элекке гадәтен яңадан башладымы? Тагын дус-иш- ләреиә кереп, дөньясын онытып утырамы әллә? Капка төбенә чыкты. Кулына ниндидер тимер тоткан, юл кожанын кигән Мәһдиенең аска карап, башын иеп кенә кайтып килгәнен күрде. Арыган, алҗыган, аякларын көчкә атлый, үкчәсе кыегайган күн итекләре белән юлга китереп баскан саен тузан күтәрелеп кала. Сафураны күргәч туктады, хәвефләнеп сорады: — Сиңа ни булды, төсләрең качкан? Асылбикә апа үлгән бит, — диде Сафура, кинәт иренең төсе качуын, сүзсез туктап калуын күреп, тагын җылап җибәрде. Мәһди, апасының авылда күмеләчәген белгәч, хафага калгандай булды. Сафура аңар озын-озак уйланып торырга ирек бирмәде, ашыктыра башлады. Бар, председатель Гаптериләргә кереп сөйләшеп куй: йөк машинасы кирәк булыр. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлкем, күрше авыл кибетләренә дә әйбер алырга чабарбыз. Аннары, туганнарга телеграмма сугасы булыр. Кабер казырга да кеше табарга кирәктер бит. — Кирәкми, каберне үзем казыйм, — диде Мәһди. — Кая, тамак ялгап алыйм да... Ашың пешкәнме? — Кайнаган самавыр бар, пешкән бәрәңге бар, үзен белеп аша шунда. Катыксөт базда. Йок машинасы белешеп Казанга китәрсең. — Туктале, син кирле-мырлы сойләшеп торма әле, әйдә бергәләп эчик чәйне, шунда киңәшеп тә алырбыз. Үлгән артыннан үлеп булмый бит инде, — диде Мәһди юаш кына... 6 _әй эчкәч, Мәһди колхоз председателе Гаптери янына машина белешергә китте, Сафура тагын караватка килеп утырды, тагын үз уйларына чумды... ...Зур гаугадан соң ярты еллар чамасы узгач иде бугай, Маһибәдәр кайнананың күңеленә янә дә ниндидер мәкерле уй килде, ахрысы, тота да бәйләнә килененә, тота да бәйләнә. Йә күркәләргә әчетке болгатып бирмәгәнсең, йә сыерның ашарына салмагансың, йә сарыкларның йонын тигез итеп алмагансың дип бәйләнә... Бу хәл Сафураның янә дә эчен пошыра башлады. Эшләрнең бик тыгыз вакыты иде. Сафура, беренчедән, инде биш айлык корсак белән йори, икенчедән, аны авыл Советына депутат итеп сайлаганнар, өченчедән, менә-менә уракка чыгарга торалар, тракторларның, комбайннарның төзеклеген кабат-кабат тикшерәләр иде. — И дә теңкәмне корыттың инде, әнкәй. Бигрәк вакланып җибәрәсең кайчагында,—диде Сафура, ачуы килгәч. — Ә шулаймыни әле, сәвиткә сайлап куйгачыннан да бик иреләнеп киттеңмени әле син?!—диде Маһибәдәр кайнана һәм, ачуыннан нишләгәнен белештермичә, абына-сөртенә барып, чоланга керде дә ишекне бикләп тә куйды. Сафура бер тартты ишекне, ике тартты, ачучы юк. Каерып ачар иде, тагын җәнҗал чыгудан курка, олы кыз Маһисәрвәр үзе тотынса, аллам сакласын, балаңны гарип итеп калдырулары да ихтимал, җитмәсә, ире Мәһди дә өйдә юк, ерак басуда куна-тонә эшләгән чагы. Нишләргә? Бер гаебең булмаса да, урамда кунып булмый бит. Чакырып кертте күрше карты Сөббухны, шушы тәрәзәне генә алып бирче, диде. Соббух карт авызын ачып карап калды. — Нишлә-ә-әп, балам?!—диде аптырагач. — Әнкәй ишекне бикләде, тәрәзәдән йорергә туры килә,—диде Са- фура. — Тәүбә-әстәгафирулла!—диде диндар карт,— Бәла-казадан үзең сакла,—диде, тәрәзәне ачмыйча чыгып та китте. Сафурага яңа кешеләр эзләүдән башка әмәл калмады. Бу юлы инде аңа акыллырак булырга кирәк иде. Үзе белән бергә эшләгән тракторчы егетләрне алып кайтты ул. Болар дин-мазар дип тормадылар, агойнең ишегалдына караган бер тәрәзәсен «ә» дигәнче кубарып алып бирделәр, әмма тәрәзә урынына ишекне үк ясап бирергә батырчылык итмәделәр, чонки хуҗа кеше, аларның дуслары Мәһди үзе өйдә юк бит әле Нәкъ дүрт кон буе Сафурага тәрәзәдән кереп, тәрәзәдән чыгып йорергә туры килде. Моны башта Сафуралар яшәгән Су буе урамы, аннары бөтен авыл белде. Баксаң-күрсәң, адәм баласын, җитмәсә йокле хатынны тәрәзәдән йорергә мәҗбүр итү шәригать кануннарына да сыймый икән әле. Менә шунда Мәһибәдәр-кайнана терсәген тешләрлек булды, ул инде ишекне ачарга, киленен ишектән йөртергә дә риза иде, әмма кайнанасы- ның күрсәткән «изгелекләреннән» күңеле тәмам бизгән килен-балакай агөй белән кара өй арасындагы ишекне шул ук тракторчы егетләрдәй күштил кадагы белән кадаклатып куйдырган иде. Өч-дүрт көннән ерак басудан Мәһди кайтып төште. Хатыны белән әнисе арасында ни дә булса чыгуга ул инде ияләшеп беткән иде, Маһиларның Сафурага гомер буе көн күрсәтмәслекләрен дә белә иде, тик әле менә йөкле хатынын тәрәзәдән үк йөртә башларлар, мыскыллауның соң дәрәҗәсенә барып җитәрләр дип башына да китерми иде. Ул, үз гомерендә беренче мәртәбә, бик зур тәвәккәллек белән, кыза- рыныпбүртенеп, трактордан кайткан пычрак киемнәрен дә салып тор- мастан, Маһилар ягына дөбердәп барып керде. Исәнләшмәде. Өстәл буенда, бизәкле зур француз яулыгын бөркәнеп, чәмчәле читекләрен киеп, улының кайтасын көтеп утырган Маһибәдәр карчык, ул керешкә тәсбихын тартып, әүлия булып утыра бирде. Әйтерсең, ул бер этлек тә эшләмәгән. Әйтерсең, аның үзен рәнҗеткәннәр!.. — Әни!—диде Мәһди.— Син минем семья тормышыма тыгылудан туктыйсыңмы, юкмы, кәнсә кәнис?! — Чү, чү, балам, нигә шул тамаша кыланасың? Күзең-башың аларган! Әллә зыян-зәвер күрдеңме? Юлда берәрсе галап кайтардымы әллә? Аллам сакласын, бу дөньяда барысы да була торган хәл... Әллә катының ашарыңа пешереп куймаганмы? — Мин әйткәнгә җавап бир! Нигә дип каныгасың син минем Сафурага? Элекке катыным булды, элеккесенә каныктың, монысы булды, монысына каныгасың, сез нәрсә, сезне акылга утыртучы булмас дип беләсез мәллә? Улының чыгырдан чыккан чагын күргәне юк иде Маһибәдәр карчыкның. Моңарчы гел ул дигәнчә булып килде. Аның сүзе түр башында, килен кешенең сүзе ишек катында булды. Соңгы өч-дүрт көн эчендә авыл халкының Маһилардан йөз чөергәнен, алар белән исәпләшергә түгел, исәнләшергә дә теләмәвен күреп йөргән, бигрәк тә яшь-җилбәзәкнең бармак төртеп, әнә шул инде ул киленнәренә көн күрсәтми торган әүлия каргасы дип әйтеп калулары аның йөрәк бәгыренә кадалган иде. Ул, ярсулы йөрәгенә чыдый алмыйча, өч көн буе улы кайтканны көтте. Килене өстеннән бик хәтәр әләкләргә, аны аертып җибәрергә, һич югы, ачуы басылганчы тукматырга дип көтте. Болай булгач, барып чыкмады бит әле, җил-зәбәрләр Маһиларга каршы борылды. Маһи карчык, чамадан тыш рәнҗетелгән, кимсетелгән кыяфәткә кереп, яулык чите белән битен каплады да шыңшып еларга кереште. — Әни,—диде Мәһди, йомшый төшеп.—Синең җылап бетергәнеңне көтәргә минем вакытым юк. Маһиларның этлегенә түзеп торырга да чамам калмады. Мин синнән бер генә нәрсә сорарга кердем... Адәм баласы гомер буе бер ояда тормый. Балалар үсә, олыгая, башлы-күзле була, үз оясын үзе кора. Миңа аерым яшәргә рөхсәт ит, әни. Сезгә дә тыныч булыр, мин дә үз дигәнемчә көн күрермен. — Авыртмаган ягыңа егыл, улым,—диде Маһибәдәр карчык, тагын тәсбихына тотынып. — Анысын ни дип аңларга боерасың? — Икенең берсен сайла: йә анаңны, йә сөекле катымыңны — Юк, әни, алай булгачыннан, миңа авырткан ягыма егылырга рөхсәт ит инде син. Авыртмаган якны сайлап теге юлы да адәм мәсхәрәсенә калдым. Маһибәдәр карчык тәсбих тартуыннан кинәт туктады. Алайса нигә дип кәмит ясап, миннән рөхсәт сорап торган буласың? Үз акылың күп икән, әниләр акылы кирәк булмый башлаган икән, яши бир. Ходай сезгә озын гомер бирсен. Балаларыгызның игелеген минем төсле күрергә язсын...— дип тезеп китте ул. Мәһдинең аны тыңлап, сүз озайтып торырга вакыты юк иде. Аерым яшәп карыйк. Сиңа тиешлесен мин ай саен биреп торырмын. Утыныңны алып кайтып та, кисеп тә бирермен. Тик бел аны, күрше-коланга безнең хакта, бигрәк тә киленең хакында нахак сүз, гайбәт сүзе сөйләп йөрисе булма. Телегезне тиз кыскартырмын,—диде дә ишекне каты ябып чыгып китте. Маһибәдәр карчык көткәнчә түгел иде бу. Балалары аның сүзеннән чыкмадылар, ул ни әйтсә, моңарчы шул дөрес булды, ул ни эшләсә, балалары ләббәйкә диделәр. Болар бар да шул яңа килен эше, шул Сафура явыз эше, дип фикер йөртте Маһибәдәр карчык һәм үз гомерендә беренче тапкыр бугай үзен көчле итеп түгел, утаманлык итәрдәй кеше итеп түгел, улы тарафыннан да, авыл халкы тарафыннан да кимсетелгән, хур ителгән дип тоеп, боегып калды. Шул көннән башлап, Маһибәдәр кайнана Сафура киленгә карата күңелендә бер төен төйнәп куйды... Моңарчы юаш булып, ике бозауга кибәк аерып бирә алмаган Мәһди дә кинәт үзгәрде, алыштырып куйган төсле булды. Күрәсең, үз тормышын үзенчә корырга дигән уе нык иде аның. Авылның иң булдыклы, тирә-юньдә дан тоткан балта осталарын чакырып китерде ул, аларга тәрәзә урынын ишек итәргә, бер уңайдан чолан да ясап бирергә кушты. Адәм баласының бер йомшак ягы бар: әгәр ул кемгә дә булса үч итеп эшләргә тотынса, чик-чаманы бер дә генә белми торган була. Мәһди дә чоланны Маһиларның күз явын алырлык итеп, түбә асларына челтәрләр куеп ясауларын үтенде. Балта осталарының өлкәне Шакирҗан абзый, такыр башына кунган каеш түбәтәйне чигереп куеп, сакалын чеметкәләп торганнан соң әйтте: — Карале, кем, ни, Мәһди энем, миңа бит, ни, беләсеңме, патша сарайлары төсле чолан ясап бирү дә кыен түгел. Әммәдәгсн ныгытып бер уйлап карасаң, нигә кирәк сиңа челтәрле-бизәкле чолан? Син аның белән күрше-коланны шаккатырмакчы буласыңмы? — Юк, ниятләмим,—диде Мәһди, ой нигезенә утырып. Өлкән остага якынрак килеп иелде. Оста да сер ишетергә теләгәндәй кулын колагына куйды.— Менә шушы Маһилар тәмам теңкәмә тиде бит инде. Алардан аерым чакта тормышымны мин жүннерәк итеп алып бара алам димәкче идем. — Алай икә-ә-ән,— дип сузып кына әйтә куйды өлкән оста. Каеш түбәтәйне чигереп башын кашып торгач әйтте: — Өйрәтә, кеше эшенә тыгыла дип әйтмәсәң, бер киңәшем бар сиңа, кем, ни, Мәһди энем. Сез сүзгә килешкәнсез. Күрше белән генә түгел, сине табып, багып үстергән газиз анаң белән. Хәзер син чоланны арттырып ясадың, әниләрең ягы бер мал арттырып алдылар, китте, мин сиңайтим, ярыш-узыш. Ә бит аның чиге-чамасы юк. Шуның өстәвенә, әпәйттеки, килеп, сез бер ишек алдында торасыз, утын әрдәнәгез дә, лапас-мазарыгыз да, мунчагыз да уртак. Көннәрдән бер көнне әниеңә, йә, примир өчен әйтим, хатыныңа кемдер утынны алган кебек тоела. Яки аларның берсе ишегалдын күбрәк себерә, икенчесе азрак себерә, ягъни мәсәлән, өзеп кенә әйткәндә, дәгъва-низаг чыгасы сәбәпләрнең иге-чиге юк. Сии тынлале минем сүземне, озак гомер иткән, ачы тәжрибә-упыг җыйган кешенең сүзе итеп тыңла инде бер кузгалгансың икән, башка чык син. Әүвәлге замандагыча итеп. Чин- чином аерыл әниләреңнән. Син ир кеше, вакланма, каралты-кураның әйбәтрәген аларга калдыр. Мунчаны аларга калдыр. Синең хакта ул чагында берәү дә начар уйламас. Озын аяклы гыйбрәтнең дә юлы киселер. Ничек? Килешәсеңме? — Килешүен килешәм, үзем дә мин шул хакта уйлаштырган идем дә, тик менә... — Нәрсә «тик менә»? — Күршеләр ни әйтер бит? __Күршеләр берни дә әйтмәс. Дөрес эшләде Мәһди, акыллы җегет икән, диерләр. Сүз дисең син, гайбәте-мазары булыр дисең икән, анысы да бер атнага барыр, күн булса — бер айга Аннары зынар. Менә шул сиңа минем киңәшем. Мәһди ул көнне балта осталарын өйләренә кайтарып җибәреп, башта хатыны Сафура белән киңәште. Аннары апасы Асылбикә янына Казанга икәүләшеп барып кайттылар. Алар килеп төшкәндә, Асылбикә ишегалдында иде. Кулына ниндидер дәү бер тимер соскы тотып, ишек алдындагы вак-төяк кәгазьләрне берәмтекләп чүпләп йөри иде. Энесе белән киленнәре икесе берьюлы килгәнгә тыны-коне бетеп сөенде. — Карале, көтмәгән җирдән... менә син тамаша, ходайны юк дип әйтеп кара. Бар ул, җаным, Ходай тәгалә, күңелеңә килгәнне алдыңа китерә дә куя ул. Төшемдә ак болытлар, чишмәләр, юллар күреп уян- ганыем. Нинди сөенечләрем бар икән дип, йокыдан уянгач та тормый ятканыем,—дип сөйләнә-сойләнә, Асылбикә кунакларны өенә алып керде, юл уңаенда очраган карчык-корчыкларга, сөенечем бар бит әле, әбекәйләрем, энем белән киленем кунакка килеп төште бит әле,—дип хәбәр әйтеп узды. Мәһди апасына күчтәнәчкә дип бер тавык суеп алып килгән, Сафура үзе пешергән кош теле, бавырсак ише нәрсәләр китергән иде. Булдыклы килен белән булдыклы каенапасы әллә ни арада тавыкны пешерергә куйдылар, әллә ни арада чәй әзерләп, табын янына килеп утырдылар. Асылбикә яшәгән бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе нәкъ кояш ягына туры килгән. Яран гөл белән кына гөлнең чәчәкләрен балкытып, бүлмәгә кояш төшә, кояшның кыек нуры өстәлне, өстәл өстендәге бәләкәй ак самавырны, табындагы ризыкнигъмәтне яктырта иде. Асылбикә—артка чөеп бәйләгән ак яулыктан, бизәкле ал сатин күлмәктән,— вакытларын саф һавада үткәргән кешеләргә хас кояшта янган алсу бите белән табынны ямьләп утыра иде. Сафура аңардан күзен дә ала алмый иде. Аның төбәлеп карап утыруыннан уңайсызланып Асылбикә: — Син, килен, нигә шул хәтле тутырып карыйсың? Әллә битемә корым тигәнме?—дип уңайсызланып калды, бит очлары тагын да алсуланыбрак киттеләр. — Юк, корым тимәгән. Нишләптер бик чибәрләнеп киткәнсең әле! — диде турыдан-туры ярып сөйләшә торган Сафура. — Тиледән туры хәбәр дигәндәй, сез мине сагынып кына килдегезме соң? Әллә тагын берәр ямьсезлек килеп чыктымы?—дип авызын бөрештеребрәк сорап куйды Асылбикә. — Сагынып та килдек, киңәшкә дә килдек,—диде Сафура. — Нинди киңәшкә? — Анысын әнә Мәһди әйтеп бирсен. Мәһди башын кырын салды, чәйле чынаягына үрелгән иде, никтер аны кире куйды, аннары батырлыгын җыеп, вакыт-вакыт уңайсызланып, ыкы-мыкы килеп, булган хәлне, Сафураның дүрт көн буена тәрәзәдән чыгып йөрүен сөйләп бирде. — Инде нишләргә уйлыйсыз?—диде йөзе тоныкланган Асылбикә. — Менә сиңа киңәшкә килдек. Яки безгә агөйгә ишек тишәргә дә, бер ишегалдында бергә торырга кирәк. Яки башка чыгарга. Балта осталары чакырганыек, башка чыгу ягын каералар. Уты-ялы бер көн булыр, тәвәккәлләгез, диләр. Син менә ни диярсең тагын? Килүнең төп сәбәбе шул безнең, апа. — Мин нәрсә дип әйтә алам. Мин башка чыгыгыз, дим. Килсәң— кунак, китсәң—ерак. Акыллы кешеләр бер-берсен туйдырмас өчен кунакка да сирәк килергә тырышалар. Тәвәккәлләп башка чыгыгыз, балалар. — Алайса, син риза? — Риза. Әниләрне юатып торыр өчен мин аларга кунакка кайтырмын. Бер айга ял алырмын да. Ул арада сезнең күченү эшләренә дә булыша алам бит әле мин... Асылбикәнең сүзе аларны тәмам ышандырды. Авылга кайту белән күченү хәстәренә керештеләр. Балта остасы Шакирҗан абзый һәм аның ике яшь иптәше, тракторчы егетләр оештырган якшәмбе өмәсе аларга бер атна эчендә йортларын күчереп салырга, яңа мунча өлгертергә мөмкинлек бирде. Балта эшенә Мәһдинең үзенең дә кулы ята иде, капка-койманы, лапас-кураны ул үзе әкренләп, ярты ел эчендә төзеп бетерде. Яңа йортны һәм чишмә буендагы йорт урынын котлатырга кеше әллә ни күп чакырмадылар. Шул өч балта остасы, тракторчы егетләр килде. Аш-суны Асылбикә апалары пешереште. Боларның башка чыгуларына ул бик тә шатланган, түбәсе күккә тигән иде. Авыз эченнән бар белгән догаларны укып, Сафура килен белән Мәһди энесенә иминлек теләп йөрде. Иа ходаем, йа раббем, бу йортта аларга хәсрәтсез яшәүләр насыйп ит,—дип өзлексез сөйләнде. И дә якын булып, үз һәм олы күңелле булып калган иде Асылбикә апасы шул чагында... Аның әйткәне дөрескә чыкты. Маһибәдәр карчык дәгъва-низагын бетерде, күршеләрен боларга каршы котыртмый башлады. Сәбәбен Сафура аңлап йөри: телтеш тидерсә, Сафура аңа ай саен акчасын да тамызмас, ире Мәһдине булышырга да җибәрмәс иде. 7 әрхүмәнең гәүдәсен Бакырчы авылына караңгы төшеп килгәндә JV4I генә кайтарып җиткерделәр. Мәһди, колхоз рәисе Галтеридән сорап, йок машинасы алган иде, машинага салып, зираттан кабык-колаша да алып киткән иде. Колашага салынган мәетне машина әрҗәсеннән төшергән чакта Сафураның күңеле янә дә тулып түгелде. Ләкин ул машина янына җыела башлаган карчыккорчыкка үкси-үкси җылавын күрсәтмәс очен өенә кереп китәргә ашыкты. Авыл кешеләре мәет өстендә җылаганны өнәп бетерми, ник дигәндә, мәрхүмәнең гәүдәсе теге дөньяда күз яше диңгезендә йөзеп йориячәк, имеш. Ярамый андый асыл затны күз яше диңгезендә йоздерергә! Сафура түрдәге караватны, черәшә-черәшә, ойнең уртасына күчереп куйды. Мәрхүмәне кабыгы-колашасы белән күтәреп кергән ир-ат мәетне ипләп кенә караватка урнаштыргач, Сафура аның битенә япкан яулыгын ачып карады. Асылбикә апасының вафат булганнан соң да чырае чиста- ак, куллары ян-якка сузып салынган. Күзләре йомык, йоклап киткәндәй генә ята, бәгырькәй... Авыл җирендә сакланып калган мәңгелек гадәт—мәрхүмәне төнен саклашырга дип күрше хатыннары керде. Тик алар арасында Маһиларның берсе дә юк иде. Төнгелеккә дип керүчеләр арасында Гатифә карчыкның булуы Сафураның күңеленә җылы салды. Теге елларны, Маһибәдәр кайнана килененең остснә яман бәлаләр ягып маташкан чакта, Гатифә карчык, ярты ел буе Сафура белән исәнләшмичә, карасына кабынып йөрде. Аннан соң да ул байтак вакытлар Мәһди белән Сафураны санга сукмыйча, кеше рәтенә кертмичә яшәде. Очрашкан чакларда чырае боз кебек салкын була иде. Җаһил Майбәдәр, күрәсең, аны үз ягына аударып бетергән. Бүген менә кергән, Маһиларның явызлыгын аңлаганмы, әллә, без—барыбыз да адәм баласы, фани дөньяда кунак булып кына яшибез, дип кергәнме? Ни булса да булган, кергән бит әле Латифа карчыкның ап-ак күлмәк киеп, ак алъяпкыч бәйләп, ак яулык бөркәнеп керүе дә Сафураның күңеленә хуш килде. Гадәтгә, мәет чыккан йортта, матәм билгесе итеп, карадан киенәләр. Доньясы шулай. Урыслар да караны кайгы билгесе итеп саный. Мөселманнарда андый гадәт юк. 9» 131 Сафураның әллә ничә китаптан укыганы бар—мөселманнар, вафат булганнарны ихтирам итеп, ак күңел белән озаталар, шуңа күрә актан киенәләр. Христиан динендәгеләр, мәрхүм булган кешене олылап, баш киемен салалар, бездә — киресенчә. Аш-су янында да мөселманнар, чәч коелмасын, ризыкка төшмәсен өчен, түбәтәйләрен салмыйлар. Ак кием Латифа карчыкка бик тә килешә икән. Таза зур гәүдәсе белән ул хәзер дәү бер кошны хәтерләтә, аның кул астында эшләргә теләүчеләр сүзсез аның ихтыярына буйсыналар иде. ~ Мәетне саклау, аны соңгы юлга озатуның кагыйдәләрен Латифа карчык биш бармагы кебек белә иде, шунлыктан Сафура мәрхүмәне саклаучыларга ризык әзерләү һәм самавыр кую өчен дип каршы йортка чыкты. Мәһдие Казанга бару-кайту мәшәкате артыннан йөреп арыган, диван аркасына башып куеп, мендәр салмыйча гына, чайрап йоклап утыра иде. Куркытмас өчен, Сафура аны ягымлы тавыш белән акрын гына уятты. — Әтисе, әтисе дим. Торчы... Мәһди күзләрен ачты, ике кулын җәеп киерелде, үз алдына нәрсәдер сөйләнеп алды да, өстен киенеп, чыгып китте. Сафура самавыр куеп җибәрде, бәрәңге әрчергә утырды. Барысын эшләп бетергәч, бәрәңге пешеп чыккан арада дип шкаф башына куйган конвертны алды, укый башлады: «Сафура, мин сиңа вафат булган кешене соңгы юлга озатуның кайбер әмәлләрен язып җибәрергә булдым әле. Сакла, яме. Кирәк булуы бар». Боларны Сафура исе китеп, дулкынланып укыды. Алга таба Мәетне кабергә төшерү, ләхеткә кую, ләхетне ябу, балчык салу, җеназа уку, Коръән чыгу—барысы да тәфсилләп теркәлгән, төп кабер казучыга, ләхет алучыга күпмерәк сәдака бирү җентекләп язылган, иң дулкынландыргычы — болар бит барысы Асылбикә кулы белән язылган иде. Моннан алтымы-җидеме ай элек кенә тапшырган иде бит ул әлеге хатны. Ул чагында Сафура чиксез гаҗәпләнеп: — Син нәрсә, Асылбикә каен апам, үләргә җыендың дамыни?!—дигән иде. — Юк, киленебез Сафура, мин әле үләргә җыенмыйм. Борынгылар әйткән: үлемтек әйберләреңне алдан ук әзерләп куйсаң, озын гомерле буласың, дигән. Мин кәфенлекләремне дә, сөлгеләремне дә — барысында әзерләп куйдым инде, аларның кайда икәнен күршеләремә дә күрсәтеп куйдым, ә үзем әле тагын утыз ел яшәргә җыенам. Кимендә! —диде һәм иренен бөрештереп, үзенә хас саран көлемсерәп елмаюы белән елмаеп куй^ы. Йа Хода, адәм баласының гомере—тузан бөртеге. Өф итеп өрдең, оча да китә. Әле генә дөнья шаулатып яшәгән Асылбикә—бүген мәңгелек йокыда! Аяк өсте йөргән җиреннән йөрәге тоткан да вәссәлам! Сау бул, якты дөнья... Сафураның бәрәңгесе пеште, самавыры кайнап чыкты. Асылбикәне саклашырга кергән күршеләрне чәйгә чакырырга кирәк, ач утыра күрмәсеннәр. Мәрхүмәне саклашырга керүчеләр тугыз хатын иде, унынчысына Казаннан абыйсы Госманның хатыны Әнисә җиңги төнге поезд белән кайтып төште. Күршедә генә мәет барын онытып, чүкердәшеп чәй эчтеләр, Сафураның каймагы, чәй эчәргә кәрәзле балы бар иде — табынга барысын да куйды. Өстәвенә, Әнисә Казаннан әфлисун, лимон, алма ише җимешләр дә алып кайткан иде. Ире Госман да кайткан булыр иде, Мәскәүгә завод эше белән командировкага киткән икән. Арып-алҗыл, йокысыз утыручылар, чәйдән соң шактый ук хәлләнеп, җиңеләеп киттеләр, үзара сөйләшә-сойләшә, бер-бсрсенә булыша-булы- ша, эчке һәм тышкы күлмәкне, күкрәкчәне, билдәмәне тектеләр, Латифа карчык үзенә кулалмашка Әнисәне сайлап алды, шәһәрдә яши торган хатын, тегүчигү кебек эшләрне белми калмас, дип уйлагандыр инде... Латифа карчык — олы кош кебек дәү, Әнисә—сабан тургае кебек бәләкәй һәм җитез — гомер буе бергә килешеп эшләгән төсле, бер-берсен ярты сүздән аңлап, тон урталары авышканда, адәм баласын соңгы юлга озатырга кирәкле барлык киемне тегеп өлгерттеләр. Инде мәрхүмәне юарга кирәк. Колашаны алып кереп, озын өстәлгә авыш итеп куйдылар. Яшүсмер көндезен үк алып кайткан ике чиләк чишмә суының берсе кайнар иде. Мәетне колашага урнаштыргач, баш астына марля мендәр салдылар, идәнгә су аксын өчен—ләгән куйдылар. Барысы бергә җыелып, мәетне колашага урнаштырдылар. Колашаның дүрт почмагына җәймә тотып, дүрт хатын басты, Латифа карчык, көр тавыш белән бисмилласын әйтеп, кулына ситсы бияләй киде, комганнан салып торган җылымса су белән мәрхүмәнең гәүдәсен юарга кереште... Иртән кабер казучыларның эш башлаганын килеп әйттеләр. Асылбикәне юып, киендереп, кәфенлегенә төреп, зиратка алып китәр өчен әзерләп бетергәч, Сафура аны янә дә кереп карады. Асылбикәнең бите тагын да матурлана төшкән, ирен кырыендагы җыерчыклары язылган иде. Аны соңгы юлга озатырга дип ярты авыл килде. Ярты авыл зират янына җыелган иде. Татар авылларында гадәттә зиратка хатын-кыз керми, әмма Сафура керергә булды. «Асылбикә апамны җир куенына салганны мин үз күзем белән күрергә тиеш»,— дип күңеленә беркеткән иде ул. Мәрхүмәне кабергә Сафураның ире Мәһди, уңъяк һәм сулъяк күршеләре төшерде. Күз аллары караңгыланып киткән Сафура, хәзрәтнең коръән укыганын да көтмәстән, абына-сөртенә зират капкасына таба юнәлде. Маһилар капка буена тезелешеп, рәшәткәгә тотынып торалар иде. Хатын-кыз башы белән зират кадәр зиратка керергә батырчылык иткән Сафурага үтергеч карашлары белән төбәлделәр. Иа Ходаем, болар арасында ничек яшәр инде ул? Донъядагы иң гадел кешесен, яклаучысын югалту уе аның миеннән яшен кебек сызылып узды.