Логотип Казан Утлары
Шигърият

АКЫЛ ИЛЕНӘ ЮЛ

Бер тукталыш кына... һай-һудайлап, ялгыз, моңга батып Яшьлек далаларын уратмыш Дала кала. Уйлар диңгезенә Китереп сала икән бу алтмыш Очын барган өмет-хыялларга Бик күн яктан тормыш ук атмыш . Сөйгәннәрне томан уратмыш га Дусларымны бик күн югалтмыш. Хисләремдә сабыр тыенкылык. Гайрәттә дә алай юк артмыш Дулкын-дулкын кара чәчләремне Язмыш агулары агартмыш Әмма ходай мине әллә ничек Яңа көчләр белән яңарiмыш. IOI алтмышлы алтмыш булса да. бу Кара ал I мыш түгел, ак алтмыш. Әле рәтләп берни эшләнмәгән. Әле яңа миңа таң атмыш Акыл иленә юлга кузгалырга Бер тукталыш кына бу алтмыш Терелте! ез! Җил уңаеннан агылды Больны, кешеләре Агылды HI тарафларга Милли мал көшелләре. Суырдылар iaiap жирен. Сутларын, нефтьләрен: Хуплап кул чабып тордылар «Портфельле» егетләре. Бөердән чыкты әмерләр Боерып чит телләрдә — Тора-бара үз җиребез Әйләнде чит илләргә. Күпмеләрдә милли телнең Өзелде өметләре: Шиңде хәтта егетләрнең Баһадир кебекләре. .. Исәп-хисап көне килде: Йә. кемнәрдән башларга?! Үкенечләр, ташып чыгып. Ятып елый ташларга. Инде нефть. КамАЗ саткан, Мехлар саткан акчага Терелтегез туган телне. Терелтегез, Господа! 1989 Чыккан тыкрыгыма карап Үткәннәргә борылып бер карасам, Тетрәнүдән чәчләр үрә юра. Анда гүя һаман яшьтәшләрне Ачлык, авыру, хәмер кыра тора. Иртә китте даһи тыкрыкташлар: Сез белмисез мондый үксезлекне! Даһидулла! Кулы белән һаваларга язып Санап бирә иде чиксезлекне. Атлык эчеп, үлән ашап мескен, Укып-укып бик тә тырыша-тырыша. Мал «духтыры» булгач, һәлак булды Бәгырькәем, җаным Мөхәммәдиша... Яшьли ак чырайлы, нечкә җанлы, Шигырь яза белгән азаматны — Гайнуллакай дигән асыл затны Ничарасыз калып мин озаттым... Башлар гүбән гел иелгән килеш — Бөтен күргәннәре булды тик эш... Тик эш... Ни ялварма, алар кайтмас бүтән — Йөккәйләрен мин күтәреп китәм. Ә мин исән, оялып басып торам - Исән калганыма гаҗәпләнеп. Тәкъдир салган упкыннардан чыктым. Моңга бата-бата газапланып. Күтәрелдем бозлы үзәннәрдән. Үттем чирле ачлык-яланнардан. Көч-хәл белән торып бастым менә Юынып ялалардан, ялганнардан... Мин ник исән? Саклап калдымы соң һаман омтылуым йолдызларга? Әллә мине иман апкалдымы Юл биргәнгә һәрчак юлсызларга’’ Биекләргә менәм. инде күрәм (Эчтән елыйм үзем, тыштан келәм): Тыкрыкташлар! Читләр уйный икән Безгә дигән хәләл маллар белән. Ялган белән тулган икән дөнья. Сыртта камчы гына, артта — каеш. Әмма күммә, дөнья, гаделлекне. Бир син безгә юлны, понимаешь! Тыкрык бетте Мин бар! Ничек китим Сезнең жырны җырламаган килеш9 Миңа калган сезнең яшәр өлеш. Сезнең өчен мин яшәргә тиеш! 1995 «Мин дә, мин дә уразада!» Рамазан айлары җитсә. Котылгандай зур җәзадан. Дәшә милләт бер-берсенә Мин дә, мин дә уразада! Н әфсен тыеп үзен җиңгән Кешеләргә башка караш Бик күп өйдә тынып калган Тавыш-гауга, ызгыш-талаш Ураза гаете җигәр, Сәхәр ашар алларыннан Әллә нинди таза тойгы Агылыр синең җаннарыңнан Күз вә колак сизгерләнер. Ишетелер моңлы өннәр Татлы-гатлы хыял тулыр Серле төннәр, серле төннәр Ачылыр алда нур-яктылык Аштан тыелу рәхәтеннән Чистарыныр уй-тсләкләр. Ачу Iашлар юылыр гәннән. 1995 Бабайның кырьп ыннан кайтышлый... Булдык Айдар чишмәсендә Теләче якларында Кышын яшел үлән үсә Аккан су асларында Карап тордым моңсу гына. Без китәрбез, су калыр Калыр чишмә, калыр чирәм. Җилдә үлән чайкалыр Тәгәрәп төште күз яшем Челтер су өсләренә. Судан ялкынлы сагышлар Кабынды хисләремә. Без булмагач... бу дөньяда... Өзелде... калды хәтер.. Өзгәләнмә. Шул чишмә — без. Ул мәңге агып ятыр. 1996 Яшәдемме, юкмы? Кузгалды гомер атлары. Тизләтте, юыртты.. Биеште уйнап каршымда Караңгы, якты. Нидер чыгар сыман һаман Көттем дә көттем Кайдандыр килдем дә шулай Үтеп тә киттем.. Томырылып вакыт атлары Алды да чапты. Калды чагылып күз-хәтердә Караңгы... якты. Басылмады яшәү сусыным Мин ачлы-туклы. Яшәдемме соң мин җирдә? Әллә соң юкмы?! Фәрештәсе бирде гөлләр. Иблисе алды... Ялт итеп тик якты кояш Күренеп калды. 1994 Каты чикләвек Бардыр хатам, минем дә бит Үз күлмәгем үземә якын. Әмма, ходам, сакла мине Ашаулардан кеше хакын. Мин 1ырыштым бәндәләргә Авырлыклар кигермәскә. Авызымда кан булса да, Кеше алдында төкермәскә.. Беркемгә дә баш иясем, Бурыч-әҗәт түлисем юк. Ахырым булыр мәшәкатьсез. Чөнки мәңге үләсем юк Тик кайчакта сызлангалыйм Бер уй куя телеп-тетеп... Кыен китермәсәм ярый — Ялгыш кына үлеп китеп. 1993 Сезне юатам... И-и, күпме чынга ашмаган хыяллар! Ярый әле без бу җирдә мәңгелек түгел Яшьлек хыялың чынга ашмады... Ник аңа болай бик уфтанасың? Бу хәйран дөнья синекемени? Бу вәйран дөнья минекемени? Ник алай өзелеп артык янасың? Әллә ашканмы башкаларныкы9 Ашмаган хәтта патшаларныкы! Үлемсез сарай салганмыни ул. Мәңгелек булып калганмыни ул?! Ә син бай агай, ник уфтанасың9 Малларым диеп, ник ут янасың? Бу маллар, җирләр мәңгелекмени?! Сезне юатам, ә үз күңелем. Күккә үрелеп, Үлеп-терелеп. бәгырьне телеп, Мәңгелек тели, мәңгелек тели!! 1976