Татар хикәяләре хәзинәсеннән
Г.Газиз
ЭЧКЕ ЭМИГРАНТ
Мимозалар да чәчәк атып, диңгезнең кырые сап-сары чәчәк белән тулды. Тауларда ап-ак булып миндаль агачлары да бизәлделәр. Әле генә кар астыннан чыгып, мөлдерәп утырган гөл чәчәкләре дә явуы ихтимал булган салкын карлардан котылдылар. Еракта күренеп торган карлы тауларның тирәләре дә эреп, сорылана башладылар. Әле бер атна элек кенә котырып гөрелдәгән Кара диңгез дә ике көннән бирле көлә башлады; гөннәр дә ай яктысы белән балкыды, елмайды, чырайлары ачылды. Таулардан иртәләрдә хуш исләр килеп, сулышларны киңәйтә башлады. Мин дә санаторийдан күбрәк чыгып йөри торган булып, аллеяларда яшәреп утырган тузгак башлы пальмаларга сокланып, магнолияләрнең чәчәккә бөреләнә башлаганнарын карап йөри башладым. Беркөнне Черняев тавына әкрен-әкрен генә, көчем-хәлем артканга исемакылым китеп, менеп барадыр идем, юлда, якшәмбе булганга, күп кеше очрый башлагач, тауның бер читенә барып, ике тау арасыннан ачылган яйладагыI өйләргә карап утыру өчен, бер сап-сары булып чәчәккә төрелгән мимоза агачы астына барып утырдым. Гаҗәеп бу шәфкатьле җирнең җылы кояшы! Йөрәкләрне рәхәт типтерә, күңелләрне күтәрә, бары шул кояш астында гына дөньяда торуның нинди рәхәт, нинди бәхет икәнен тойдыра! Уйланып утырганда, өч бала иярткән бер марҗа бик нәзек аваз белән: Саша, Саша! Без монда!—дип кычкырып җибәрде. Ниндидер миңа таныш булган бер тавыш. — Маман, мин монда! — дип җавап бирде. Мин бу авазның кем тавышы булганын тиз генә белә алмадым, әмма күңелемә хәзер ялт итеп, машиналь бер формада. Казанның 1909— 10 нчы еллары, минем фатирымдагы тәмәке төтене эчендәге озын-озын мәҗлесләр килеп төште. Башым картиналар белән тулды. Үземнең биография бер-бер артлы күз алдыма килә башлады... Бу вакытта дүрт-биш сажень ераклыкта яр астыннан иске генә кепка кигән бер кеше үсеп чыгып, балалар янына килә башлады Бу кешенең камыт аягы, чыгып торган яңагы, нервлы йөреше чынлап та миңа бик таныш иде; ләкин мин аны танымадым. Чал кергән кара сакал аның яңак вә иякләрен бик ямьсез итеп каплаган иде. Ул да миңа борылып карады, бер күрешәм дип, кепкасына да кулын тидергән иде. тагын төшерде, адымнарын тизләтте, мин дә машиналь күрешә яздым . «Кем иде соң бу? Кем соң бу? Кара әле. бу кем булырга кирәк9 Бик таныш кеше ләбаса бу!» —дип уйладым. Ләкин тиз җавап таба алмадым. «Бу камыт аяклар миңа таныш лабаса!» — дип уйладым мин. Аягүрә басып карап тордым да тагын утырдым. Тагын карадым. Бу кеше дә ялт I Яйла—уйсулык. итеп миңа әйләнеп карады, кырык саженьнан күзләребез бер-берләренә очрашты Шулай итеп, без аерылыштык. Ләкин «Бу кем сон бу?» дигән сөаль мине санаторийга кайтканчы ташламады. II ыныч бер төндә, яфраклар да ярып беткән бер чакта, яп-якты ялтыравыклы чебеннәр һавада кечкенә йолдызлар кебек очканда, кичке аштан соң, верандага чыгып утырып, уйларга керештем. Инде мин, санаторийдан чыгып, бер айга тагын бу шәһәрдә ял итәргә калган идем. Әлеге киң яңак, камыт аяклар минем фикеремә килделәр.. Кем идс соң ул? 1909 10 нчы елның студент түгәрәге һәм аның әгъзалары хакында мин күп уйлана башладым, һәрбер иптәшнең биографиясен хәтерләп, төсләрен дә күз алдыма китереп чыктым. Ничә еллар үткән бит! Егерме ел. әйтергә генә ансат! Бер кешенең бөтен бер гомере . Фатих Кәримнең «Мирза кызы Фатыйма»сын тәнкыйть иткән юрист Сафа. «Думадагы мөселман фракциясенең эшләре» турысында доклад ясаган медик Кәрим.. Шуларны уйлаганда. «Милләтнең киләчәге» хакында бер озын доклад ясаган Искәндәр Салихов та күңелемә килде. Хәзер миңа теге мимоза астында күргән өч бала, бер марҗалы кешенең яңаклары, камыт аягы хәтеремә килеп төште «Әллә шул микән? Неужели Искәндәр?» Искәндәр. Искәндәр! Әлеге февраль революциясе чорында бик күп сөйләүче оратор, бик күп язучы мөхәррир. Учредительное собрание. Милләт мәҗлесе. Предпарламент әгъзасы, соңыннан Октябрь революциясе дәверендә безне: «Мөртәт булдылар, большевикка сатылдылар, демократиягә хыянәт кылдылар», дип сүккән, чехлардан соң кызыллар гаскәре керер алдыннан качкан, соңра Уфада Государственное совещани- едә бер халыкның вәкиле булып комедия уйнаган, соңыннан Себергә качкан Искәндәр... «Үлмәгән микәнни ул?» — дигән фикер кылт итеп минем хәтеремә килде. һәм ничек булса да. миңа бу кешене эзләп табарга, марҗасын белергә кирәк иде. Ләкин ничек табарга? Мин болай уйладым: балалары, хатыны белән бу кеше якшәмбе көн йөрергә чыккан, димәк, ул бер учреждениедә хезмәт итә. Ләкин ничек итеп аны табарга? Ике якшәмбе чыгып, мин моны эзләдем. Тәмам гаҗиз булдым, таба алмадым. Ахыры бара торгач, адресный столга барып. Искәндәр Салиховны карадым. Юк... Шунда утырган бер абхаз миңа бозык русча тел белән — Менә монда бер Салихов бар. әмма Александр Гайфуллович Салихов. диде. Мин шаккаттым. Күз алдымда утлар күренде «Булмас ла... булмас ла. дидем үз-үземә. Шул бит әле генә, революция алдыннан гына, үзен Салихов урынына Салихи дип йөргән, «ов» урыс формасы, кирәкмәс, безгә иске «милли» исемнәребезне кире кайтарырга кирәк: әүвәлдә никах мәҗлесләренә чапан киеп барган төсле. «Шәрык клубы»на йөргәндә дә шул иске күркәм гадәтне терелтергә кирәк, дип безнең газеталарда, мәҗлесләрдә гайрәт орган «Салихи»ме'’ Булмас!» Шулай да мин моның кайда эшләгәнен сорап, язып алдым Салихов бер кооперативта делопроизводитель булып хезмәт итә икән Туп-туры шунда киттем. Тар бер пычрак урамда, бер грузин шашлычные каршысында ике катлы өйнең тәрәзәсеннән карап йөри башладым Аскы катта колагына папирос кыстырган, бармагына балдак кигән, сакалга төрелгән, чал кергән чәчле Салихов «Александр», башын кыегайтып, ара-тирә телен чыгарып алып, ордер яза Алдына ясап Х куелган стакандагы чәен дә эчеп ала. Моны күрүгә, минем күз алдыма минем нәни чакта первый частьтагы делопроизводитель Гайфулла морза килеп басты да мин уйландым. Менә элегантный киенгән, ике тарафы кайтарылып торган ак якага яшел галстук бәйләгән, күзенә, важный күренер өчен, пенсне кигән, ямь-яшел тужуркалы, соңыннан революциядән элек юллы чалбар белән якасына университет бетергән знак таккан Салихов килеп басты... «Сез большевик чиновнигы булырга йөрисез, революциянең зинадан туган уллары, сезнең муеныгызга җеп хәзер, милләткә хыянәт, милләт юлыннан чыккан өчен, пыр туздырырбыз»,— дип мине сүккәне, чехлар кергәч, гайрәткә кереп, мәйданда речь тотуы минем күз алдымнан уза башлады... «Керимме, кермимме?» Күңелемә ниндидер бер кызгану килде. «Керим, сөйләшим!—дидем— Юк, сәгать өчтә әйләнеп килеп, урамда тоту тагын да яхшы булыр», дип уйладым. Бер ресторанга барып, бик ныклап ашап чыгып килдем. Күп хезмәтчеләр чыгып беткәч, бу да, шомарып беткән таягын тотып, чыгып киләдер иде. Мин дә бераз киткәч, артыннан килеп, искечә: — Искәндәр әфәнде!—дидем. Искәндәр агарып китте. Белмәмешкә салынды, адымнарын кызулата төште Мин артыннан киттем. Ялт итеп икенче бер чатка борылып китте. Мин дә борылдым. Искәндәр әфәнде, исәнмесез, әллә танымыйсызмы? — дидем, тәмам янына килеп җиттем. Нишләргә дә белмәде. Курыкканы, өреккәне әллә кайдан мәгълүм иде, ләкин сынатмады, бик горурлы тавыш белән: — Исәнмесез, сез — Гомәр Шәриф бугай! Ни йомышыгыз бар?—диде русча. Мин татарча. — Йомышым юк. Искәндәр әфәнде, менә ни, монда ял итәргә килгән идем! — дидем. Ул бик бозык тел белән, сүзләрне эзләп табып: Сез әле татарча сөйләшәсез, татар бармыни әле дөньяда? — диде. — Сөйләшү генә түгел, язабыз, язу гына түгел, сөйлибез, сөйлибез генә түгел, укытабыз, укыта гына түгел, лекция укыйбыз! - дидем. — Гаҗәп, сезнең тел яхшы сохраниться иткән! —диде ул миңа. Шунда ук үзенең иске сүзгә осталыгын күрсәтеп:— Соң сез кайда? Большевикның бик зур чиновнигы булдыгызмы9 — диде. Мин дә: Сез ничек кечкенә чиновник булган булсагыз, без дә шундый ук зур булдык, әмма чиновник түгел, Педтехникум, ягъни «Дарелмөгаллимин» мөдире — директоры булдык! — дидем... Шулай «сер бирмәс өчен» миңа төртелгән инәләргә мин сәнәк белән җавап биреп бара-бара, без бульварга җиттек. Бер сәкегә барып утырдык. Салихов, бераз сөйләшкәч, үзен нә атачак, нә асачак, нә диңгезгә атачак түгел икәнемә ышана башлады бугай. Сөйләгәндә мөмкин кадәр, иске Сәетгәрәй морза кебек, сүзне русчага борадыр иде. Бара торгач, мин моны дачама чакырдым. Әгәр килмәсәң, үзем мин сине эзләп табармын, килми калма! — дидем. Иртәгә миңа ашарга килмәк булып, миннән аерылды III . птәшләр, менә минем хикәямнең иң татлы җиренә килдек. Бу — Д/Д XX йөзнең Робинзон Крузо хикәясенең бер сәхифәсе. Бу Робинзон нә дә. ялгыз атауга барып урнашып, вәхшиләнгән, нә дә ям-ямнар белән сугышкан. Бу Робинзон «психологический» Робинзон. Бу Робинзон, күңелендә большевиклар белән милләт өчен көрәшә-көрәшә. үзенең телен оныткан, морзалашкан, үлгән, беткән, бетерелгән вә, тарихның сәхнәсеннән югалып, тарихи бер сыйныф булып калган татар буржуазиясенең мәнфәтен күңеленнән яклый-яклый. пролетариатны вәхши дип сүгә-сүгә, үзе «проле 1арлашкан» бер Робинзон Бу —революция эчендә унике ел яшәп гә, бернәрсә өйрәнмәгән, әмма һәммә нәрсәне дә оныткан бер Робинзон Бу шундый бер җанвардыр ки. аларны геологлар бары җир астыннан, гаш булып каткан килеш казып чыгаралар Бу - бер турыдан-туры анохроттизм! Менә мин шуның хикәясен сезгә сөйләмәк булам Күңелләренә авыр булса. Робинзоннар укымаслар! Магнолияләрнең җеп йомгагы кебек аллы-ак чәчәкләре тәмле исләрен чыгарып торган бер заманда, ямь-яшел сәрви агачлары туп-туры шәм шикелле булып күккә таба күтәрелеп торган, җиңелчә генә апрель җиле белән минем терраса алдындагы бакчадагы миләүшәләр мөлдерәп утырган чакта, террасадагы самовар янында, миңа Искәндәр әфәнде, зәп- зәңгәр диңгезгә төртеп күрсәтеп, үзенең маҗараларын шулай сөйләргә башлады: — Менә шул диңгезнең артына чыгып котылыйм, дип мин монда килеп төшкән идем, ләкин алып китмәделәр, семья да булып китте, шулай утырып калдык.. Безнең идеал демократия иде. Без кансыз революциягә чын-чынлап ышанган идек. Шунда каһәр суккан Октябрь килеп, бөтен нәрсәне җимерде. Без татарга мәктәпләр, гимназияләр, дарелмөгаллиминнәр аймакчы идек — Бит инде алар ачылды лабаса, кирәгеннән артык ачылды, сезнең бер-ике гимназиягез урынына утыз ачылды., дидем Салихов кызып. — Юк. безнең теләгебез ул түгел! Без аны үзебез ачмакчы идек! диде. Мин дә түзмәдем Әле дә үзебез ачтык ләбаса... Шул вакытта минем күңелемә бер анекдот килде; сүзне бүлеп булса да сөйләп узмый хәл юк. ахры Бар иде. ди, бер мулла Бар иде. ди, аның бер юан абыстае Менә хәзрәтнең нәфесе аза башлаган, ди; Әмма чит хатыннар белән йөрергә ярамый, ди. Шуннан ул менә карчыгына шундый бер мәслихәт биргән, ди: син бакча эчендә беседкада ят. Мин. төнлә белән шыпырт кына тәрәзәдән кереп, синең яныңа ятармын, дигән, имеш, ди Менә «Робин- зоннармның, революция вакытында алынган «ирешү достижение»ләр- не аңламыйча, ләззәтле булсын өчен, тагын тарихның чыгырын артка тартып, либерализм, национализм уеннары уйнау белән хыялланулары да шуңар охшап кит ге. Салихов сүзен шулай дәвам иттерде — Без крестьян!а җир-су бирмәкче идек. Учредительное собраниегә барып, мохтария т1 алмакчы идек Боларның һәммәсе дә булды лабаса! дидем мин Ләкин Салихов кызды Большевик биргән җир-су кирәк түгел безгә! Сезнең ул әллә ниткән имлаларыгыз белән ди башлат ан иде, мин аңарга латин хәрефе мәсьәләсен хәтта Төркиядә дә кабул кылганнарын сөйләдем. Харап эш, урыс булт ансыз. Ильминскийның шәкертләре сез. Төркиядә андый эш булмас, бары большевикның ялганчы гәзитәләре генә язалар Мин аларны у пике елдан бирле укытаным юк. менә мин революциядән вөҗданым саф килеш саклап чыгачакмын дип монда торам! диде - - х е гМинем котым чыкты, мантыйк хакында уйлый башладым. Бүлдермичә сөйләтеп бетерергә карар кылдым. •Мох гари ят автономия — Менә мин, чехлар кергәч, Самара правительствосына барып, аннан Колчак чыккач, бераз тартышып маташтым, соңыннан мобилизовать ителеп, аның гаскәрендә продовольственный отделда бераз эшләп, «Сә- фарәт һәйяте» белән Япониягә, аннан Истамбулга барып, инглизләрнең Деникинга корал китерә торган бер пароходына утырып, тагын Россиягә килеп төштем. Бервакыт тәмам аптырашта калдым Күңелемә шөбһә дә килә башлды. чөнки Деникинның да, Колчакның да һәм башка «прави- тельстволарның» да «безгә» начар карагайлыкларын күрдем. Ләкин үземне көчләп тыйдым. Элек бер дошманны бетереп, соңра икенчесенә ябышырга кирәк икәнен «демократия» сөйләп торадыр иде. Шуннан мин каты рәвештә тиф белән авырып киттем. Бары Деникинның бөтен гаскәре тар-мар килеп чиккәндә, мин дә чигеп, бу шәһәргә кадәр ач-ялангач, җәяүләп килдем Бу эшләр һәммәсе дә милләт өчен иде. Әмма бу шәһәргә кызыллар якынлаша башлагач, бөтен офицер, солдат, казак пароходларга менделәр, киттеләр. Мине. Учредительное собрание членын да, алмадылар Менә мин шунда калдым. Шул ыгы-зыгы булып торган чакта, актык пароход киткәндә, бульварда елап утырган бер кызны күрдем. Янына бардым. Кулында бер сумкадан башка нәрсә юк. Бу кыз безнең Казан помещикларыннан мәшһүр епископ Алексейның сеңелесенең кызы. имеш. Анасы пароходка менә алган, әмма бу керә алмаган, пароход киткән дә барган — Менә тәкъдирнең ирониясе!—дидем мин. — Да, ирония! Белештем, таныштым. Фатирыма алып кайттым... Өйләндем. То есть, чиркәү никахы түгел, чөнки мин — принцип кешесе. Ул да мөселман булырга риза булмады Балалар булды.. Менә мин шул көннән бирле монда торам. . Үзем монда торам, әмма йөрәгем тегендә... Мин хәзер һаман искене һәм киләчәкне уйлап торам, көтеп торам. Мин асла татар гәзитен. синең большевик гәзитләренне укымыйм, укырга да теләмим... Мин милли сафлыкны саклыйм; сезнең кебек сатлыклар хакында да уйламыйм, күрәсем дә. күрешәсем дә килми. Сафлык, вөҗдан саклыйм. — Алай булгач, син чын-чынлап эчтән рухани эмигрант икәнсең.— дидем. — Вот-вот. Мин бервакытта да үземне Советская Россиядә дип хисап кылмыйм. Иске урыс китапларын укыйм. Яңалардан бары Шульгин. Витте, Родзянколарның мемуарларын укыдым. — Соң синең идеалың нәрсә? — дидем Миңа шулай җавап бирде: — Яңадан башлау. Элек менә тарихның көпчәген бер артка таба әйләндереп җибәреп, тагын бер хәрәкәт ясау, үзебезнең Беренче. Икенче мөселман съезды, голәмә «нәдвәсе»* карарларын җиренә җиткерү Менә безнең милләт каршында бурычыбыз! Безнең идеал — һәр авылда бер мәчет, бер мәктәп! Ләкин акрынлык белән. Казанда, Уфада. Кырымда берәр гимназия; хөкүмәткә министрлар правосында бер вәзир сайлау ки. турыдан-туры җөмһүрият башлыгы яисә патша белән сөйләшә алсын... Инде ул форма правлениене Учредительное собрание тәгаен кылыр. Әгәр мөмкин булса, милли-мәдәни мохтарият. әгәр мөмкин булмаса. широкое земство, солдатларга дуңгыз ите ашатмасыннар һәм. намаз укырга ансат булсын өчен, аерым мөселман полклары ясау; байларыбызны милләткә иганә кылырга өйрәтү; бер милли банк ачып җибәрү. Әле синен белән сөйләшкәч, рәхәтләнеп киттем. . Ә. аны да онытканмын икән әле имланы боза башлаганнар иде... Без һичбер вакыт мөселманнарны бер- берсеннән аера торган имлага разый түгел; инде һаи-рәсмия кергән иде, аны чыгарып булмас! Безгә театр салырга да акча җыярга кирәк булыр... Булмаса, Казан, Уфа, Оренбур кебек шәһәрләрдә берәр театр арендовать итеп торырга кирәк булыр. Ул попларга да ирек бирмәскә кирәк: без 1 Н ә д в ә — киңәшмә, җыелыш, съезд. миссионерлар, «Святой Гурий обшествосы» белән дә көрәшүне алып барачакбыз — дип үзенен сәяси программасын озак итеп сөйләде. Моңарга ни әйтмәк кирәк инде ИСКӘРМӘ Г. Газиз (Газиз Салих улы Гобәйдуллин) татар дөньясында кыска хикәяләр остасы һәм күренекле галим булып танылды. Беренче рус революциясеннән соңгы елларда анын көлке хикәяләре матбугатта бик еш басыла. Алар тормыштагы тискәре күренешләрне, нигездә, әхлаксызлыкны «көйдерәләр» Бу жәһәттән анын «Исерек» һәм «Җомга көн» исемле кыска әсәрләрен күрсәтү дә житә Татар, гомумән, төрки халыклар тарихын һәм Русия тарихын, татар әдәбиятын һәм аның тарихын Г Газиз (1887 1938) Казан университетында укыганда ук тирәнтен өйрәнә. Анын тарихи хезмәтләренең бер өлешен 1989 елда Татарстан ки ran нәшрияты «Тарихи сәхифәләр ачылганда» исемендә аерым китап итеп бастырды Язучының гадәги көнкүрешнең вак мәсьәләләре турындагы хикәяләрендә дә җәмгыятьтәге тискәрелекләргә ишарә бар. Кайчакта мондый кинаяләрне укучы үзе уйланып аңларга тиеш була. Заманчалыгын бүген дә югалтмаган «Эчке эмигрант» исемле хикәя 1929 елда Бакуда языла. Г. Газизның 1930 елгы җыентыгында басыла. Әсәр язучының 1958 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Хикәяләр» исемле җыентыгына (төзүчесе Рашат Гайнанов) кертелә Журнал өчен текст шушы китаптан алынды Телгә сак караучы Г. Газиз «Эчке змигрант»та. башка хикәяләреннән аермалы буларак, русча сүзләрне шактый куллана. Моның исә геройның кемлеген ачу өчен кирәклеге ансат аңлашыла. Димәк, әлеге сүзләрне алыштырырга кирәкми, ә төп нөсхәдәгечә калдыру дөрес.