СОҢГЫ СУЛЫШ
өн. «Таң кояшы» иле йоклый. Экипаж да йоклый шикелле. Салонга. ашханәгә, кызыл почмакка кереп чыктым Коридор буш Ялгызлык хисе чорнап алды. Сөйләшәсе, эчкә җыелганнарны буша- гасы килә иде. Кемгә керергә? Аскы палубаның коридорын урап чык i ым. Басынкы гына сөйләшкән тавышлар ишетелеп ала. Әнә. Непейвода яши торган каютада хатын-кыз чыелдап алды. Ирина тавышы Машина сатып алганнан соң аш бирүче хатынга ярдәм кирәк була башлады. Ирләр ярдәме. Түләр мөмкинлеге бар. Төн кунып чыгуы катлаулымени? Хәзер ул Нспейводаны сатып алган иде. Бәлки, киресенчә. Непейвода аны сатып алгандыр? Бартер атала бу ысул: син миңа, мин сиңа Та iap әдәбиятында да күптән кулланылып килгән алым Спардекка мендем. Бер гын туктап, тыңлап торганнан соң Рәиснең ишеген шакыдым. Да-а. Хәерле кич. Хәерле кич. Әйдә, i үрдән узыгыз. Габдрахман абый Җылы. Иллюминаторларның пәрдәләре төшерелгән. Диван өстендәге бра гына яна. Рәис китап укый. Урыныннан торды. ванна бүлмәсенә кереп киме, чәй кайнажыч алып чыкты. Суыткычын ачып, тутыкмый тор1ан корычтан ясалган су савьпын алды. Капкачын ачып карады. Су бозга әйләнгән. Озын отвер!ка белән бозны тишеп туңмый калган суны кайна гкычка агызды. Кораб танкларында озак сакланган су сасый башлый. Рәис кулдаш ан юл белән генә суны сихәтләндереп була Су кайнап чыкты. Рәис чәй пешерә, һәр хәрәкә!ендә көчле ихласлык, ритуал саклау, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрдән тайпылмаска шрышу сизелә. Рәис чәй пешергән арада мин аның китабына күз гөшсрәм. Стендаль. «Пармская обитель». Ки1анны да сайлый белә бу татар' Зәвыклы шәхес. Рәиснең кем икәнлеген аңлатыр өчен «шәхес» сүзе дә җигә торгандыр Мөстәкыйль күзаллый, мөстәкыйль фикер йөртә белмәгән зәвыксыз бәндә шәхес була алмый бит ул. Ниһая)ь, чәй эчәбез. Рәхәт тә инде! Тост әйтәсе юк, димәк, күз буйыйсы, юхаланасы, ялагайланасы да юк Икенче бөтендөнья сугышында японнарның шәһәрләрен җимереп бетерделәр Халкын кырдылар AKI11 япон утрауларына искәр кертеп, оккупаңион тәртип урнаштырды Марксизм-ленинизм тәгълиматы бу очракта Япония нәкъ безнең Татарстан шикелле коллар иленә әверелергә Ахыры Башы X 9 нчы саннарда Т тиеш дип аңлата бит. Нишләп японнар экономиканың күп өлкәсендә ин алдынгы капиталистик илләрне артта калдырдылар? Җирләрен басып алсалар да. японнарның куллары үзләрендә калды шул. Шуңа күрәдер ул? Бу сорау Рәиснең күптәнге уйларын җанландырып җибәрде булса кирәк Ул хәтта, чәй эчүдән туктап, җилкәсен кашый башлады. Татарларның да бит куллары үзләрендә калды. Нигә соң без японнар шикелле, башка илләрне куып җитеп, алардан узып китә алмадык? Без бит Рәсәйгә тулысынча буйсынганбыз. - Япония АКШка буйсынмаганмени? Сез нәрсә, сугышта җиңелүне японнар файдалана белделәр, дип әйтмәкче буласызмени? Әгәр ул сугышта безне нимесләр җиңсә, без бит фашистлар олтаны астында кала идек. Японнар Америка агрессорлары олтаны астында калмадылар- мени? - Мин бу турыда күптән баш ватам, дип башладым.—Син укымый калмагансыңдыр. Гитлерны бит хакимият башына Сталин утыртты. Тельман. Сталин боерыгын үтәп, социал-демократлар белән бергә эш итәргә теләмәде. Сугышта нимесләр җиңгән булса, татарларга мөстәкыйльлек бирерләр идеме соң? Белмим, дидем мин. Җиңә алмадылар бит Нигә бу турыда баш ватарга? Ә японнарны җиңделәр. Аларның көлләрен күккә очырдылар. Бер генә исән калган шәһәрләре юк иде япон утрауларын америкалылар басып алганда. Заводфабрикаларының эзе дә калмаган иде. Ә хәзер, күрәсең бит. ничек яшиләр. Яшиләр генә түгел, радиоаппаратура, автомобиль белән дөньяны күмеп ташладылар. Моңа кадәр Рәис бу турыда уйламаган, күрәсең. Ул чәй эчүдән туктады Чыннан да. җиңелгән, җиренә дошман басып кергән илне буйсындыручыларның колониясенә әйләнеп, дәүләт булудан туктап, әкренләп юкка чыгуын гына белә идек без. Әнә Рәсәй яулап алган илләр: Казан ханлыгы, казахлар, кыргызлар. Бохара. Коканд ханлыклары, ниһаять. Литва. Латвия. Эстония. Аларның язмышы бит тулысынча Мә- скәү кулында. Чыннан да. Рәсәй ач-ялангач диярлек яшәгәндә аның кулы астындагы берәр халык японнар шикелле кыланып карасын әле... Урыс бит ялкау. Урыс эчә. Ә власть алар кулында. Бәлки, шуңа күрә аның кулы астындагы халыклар мантымый торгандыр? Ә нигә ялкау? Нигә эчә? Бу хакта уйлап караганың бармы синең? Эчә генә түгел, ул бит урлаша да бит әле. Әнә. җир йөзендәге иң алдынгы, иң прогрессив идеология — марксизм-ленинизм тәрбияләгән совет моряклары төннәр буе японнарның чүплекләрен тазартып йөриләр. Юк. алкашлыкны. урлашуны мин бер урыска гына якмас идем. Татарлар да шундый ук түгелмени? — Гаделлек саклау Рәиснең битен якт ыртып җибәрде. Ул урыныннан торып чәйләрне кайнарлап килде. — Сәрхүшлек ягыннан да. урлашуда да бәлки без. татарлар, урыслардан калышмыйбыздыр? Без бит аларның иң гадел, иң тырыш шәкертләре Шулардай гел үрнәк алып, гел шуларга охшарга, ошарга тырышып яшибез. Тырышу белән генә чикләнмичә, без искиткеч зур тизлек белән урыслашып та барабыз. Анысы миңа аңлашыла Мин хәзер туган телендә сөйләшкән татарны да сирәк очратам. Бусы бөтенләй башка нәрсә Нишләп соң сугышта җиңелгән, җирләре тулысынча дошман кулына эләккән японнар безнең шикелле колга әйләнмәгәннәр? Моны бит берничек тә аңлап булмый. - Безнең Япониягә килүебезгә өченче атна бит инде, әйеме? Өч атна буена мин гел син биргән сорауга җавап эзлим. Японнарның колониаль илгә әйләнми калуларының сәбәпләре күп булса кирәк. Алар бит җир 12 йөзендә иң милләтче, чиктән тыш милләтче халык. Японнар арасында башка халык вәкилләре яши алмый. Монда яшисең килсә, рәхим ит. японлаш. Японлашасын килми икән — дүрт ягың кыйбла. Урыс та шундый түгелмени? Юк. түгел. Алар безгә, татарларга, карата гына шулай аяусыз. Әрмәннәрне тенә ал. Бүгенге көндә Горбачевның барлык киңәшчеләре диярлек әрмәннәр. Георгий Шахназаров — шул чыгара барлык карарларны Михаил Сергеевич имзасын гына куеп тора. Президентыбызның сәяси киңәшчесе Андраник Мигранян, икьтисад буенча — Абель Аган- бепян. чит ил мөнәсәбәтләре буенча- Юрий Циторян. Ничә министр әрмән, ничә.мә илче, газета-журналларда. телевидениедә да алар — әйтеп тә торасы юк. Урыс шуңа күнеккән, түзә, чөнки алар җайлаша белгәннәр Ә бит алар үзләре Әрмәнстанга урысларны кертмәгәннәр. «Аргументы и фак1ы» бирде шикелле бу мәгълүматны. Башка халыкларны тулысын- ча урыс белән болгатып сыеклап бетергән чорда Әрмәнстанда бары тик ике генә процент урыс керә алган. Беләсеңме аларны нинди эштә кулланганнар? Җитәкчелектәме? Туксан тугыз бөтен уннан җиде процент җитәкчелек әрмәннәрнең үз кулларында калган. Урысларны Үзәк Комитетның икенче секретаре, өлкә комитетында икенче секретарьлек һәм канализация чистартуда кулланганнар. Әрмәннәр искиткеч пассионар халык. Алар әле безнең Татарстаныбызга да ябырылачаклар. Акча исенә искиткеч сизгер аларның борыннары. Мин инде егерме ел диңгез флотында Матрос булып эшләгән әрмәнне корабта беренче очратуым Мурман пароходчылыгында әрмәннәрдән әллә ничә капитан бар. Безнең Адамян да азык-төлек биреп торуга кызыгып кына матрослыкка риза булган. Ул бит кара эшне үлеп яратмый. Юк, без би> японнарның ничек мөстәкыйльлекләрен саклый алуларын ачыклый алмадык әле. Бәлки, америкалыларның колонизаторлыкка сәләтләре юктыр? Буйсындыру өчен сәләт кирәкме икән, әллә көч кенәме? Тукта әле. без синең белән, икс татар зимагуры, урыс колонизаторлары таптанган язмышыбызны нигә японнар җиренә килеп ачыклыйбыз соң? Японнарны күргәч кенә аңлый башлыйсың икән шул. Нигә без сынганбыз, алар сынмаганнар? Японнар бит җирләрен басып алгач та үзләрен саклый алганнар. Аларга нәрсә ярдәм иткән? Кораб дер калтырап алга шуыша. Тышта карлы яңгыр. Диңгез шаулый Без җылы, тыныч каютада чәй эчәбез. Яңгыр көчәйде булса кирәк, кораб томан гудогы бирә башлады: у-у-у a-у у-у-у! Күңелгә шом йөгерде Без, татарлар, аңлыйбыз бу тавышны Без бит адашын калган ялгыз торналарга охшаганбыз. Таралганбыз. Таркалганбыз. Җиребезне килмешәкләр баскан Ә үзебез әллә кайларга китеп, чит җирләрдә, ялгызлыктан туган җиребезне сагынып кан елап, тамыр җибәрергә җирлек эзлибез. А табабаларыбызның сөякләре күмелгән җирдә килмешәкләр без Японнарның исә тамырлары шулкадәр әйрәнгә киткән, тоташ таш кыялардан торган утрауларга алар шулкадәр беркеп утырганнар, оккупантлар аларны урыннарыннан кузгата да. куптара да алмаганнар. Алар бит кырык биш ел гаскәр тотуга, корал ясауга, сугыш уты кабызуга бер тиен түләмиләр. Бар тапканнары тормышны яхшыртуга, сәш а т ьне үстерү! ә ки ген т ора. дидем мин. Хатинохеда юрганда мин көне буе аларның зиратларын, гыйбадәтханәләрен карап йөрдем. Алар үзләренең борынгы йолаларына тешләре-тырнаклары белән ябышып яталар икән. Нигә ябышмасыннар. дин өстәдем мин Әгәр иске гореф-гадәтне йолкып ыргытсаң, аның урыны бетәшә, яңалыкны шул урынта үлсәң дә урнаштыра алмыйсың. Киресенчә, искелек белән яңалык очрашканда, аларның кайсы яшәеш өчен кулайрак. шунысы җиңә Җиңелгәне исә ашламага әверелеп, гореф-гадәтне үстерергә ярдам итә. Японияне килеп күрмәгән булсам, мин шушы хакыйкатьне аңлый алмас идем. Сез миңа, японнар ике дин тоталар, дидегез. Ул ничек соң. алар бер-берсенә зыян китермиләрме? - Белмим, сезнең күзәткәнегез бармы икән? Ислам диненең кануннары бер. ә һәр мөселман өммәте динне үзенчә тота. Берәүләр диннең йолаларын беренче урынга куялар. Ураза тоталар, хәер өләшәләр, матур итеп дини бәйрәмнәрне уздыралар. Икенчеләр күбрәк намаз укуга, коръән чыгуга, догаларга әһәмият бирә. Кайбер мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә инануны, сәвап эшләүне, игелектә яшәүне урында тота. Минемчә. аларның барысы да хаклы, барысының да урыннары җәннәттә булачак. Японнарның диннәре, чыннан да. икәү. Синто — пакьлеккә, матурлыкка. төгәллеккә омтылу. Бусы аларга тормыш-көнкүрешне матур итеп корырга, шатланып яшәргә ярдәм итә. Буддистлык рухият өлкәсенә бәйләнешле. Бу дингә алар афәт килгәндә, кайгы-хәсрәткә юлыкканда мөрәҗәгать итәләр. Бала туганда синто кануннары белән бәйрәм итсәләр. мәетне будда законнарына таянып соңгы юлга озаталар. Фамилиясен хәтерләмим, ул үзе татар булса кирәк Урысча яза. Ул да бит. мөселман динен христиан дине белән берләштереп икесен дә тотарга кирәк, дип яза. Бәлки, чыннан да. шулай кирәктер? — Диас Вәлиевне укыгансыздыр сез. Ул. чыннан да. ике динне берләштереп яңа дин төзү турында пропаганда алып бара. Фәндә ул экуменизм атала. Евроцентризм шартларында, бигрәк тә Рәсәйдә. власть христианнар кулында булып, хөкүмәт ассимиляция сәясәтен алып барганда Диас Вәлиевнең утопиясе носарилар җиңүе, ислам динен юкка чыгару белән бетәчәк. Без әле Рәис белән тел турында, татар теленең юкка чыгуы турында бик озак сөйләштек. Халыкның тарихи хәтере, аның рухи байлыгы, өмет-багланышларының егәре телгә кереп оялаганны ачыклаганда «Таң кояшы иле»ндә таң беленә башлаган иде инде. Яңгыр туктаган. Дулкын басыла төшкән. Корабның сул як бортыннан аксыл томанга төренгән диңгез күренә. Иртәнге чәйгә кереп тормыйча, мин каютама кайтып йокларга яттым. Караватыма аугач та мин бик озак йокыга китә алмадым. Автомобиль заводларында эшчеләр сигез сәгать эшлиләр. Төшке аш вакытында бер сәгать ял, һәр ике сәгать саен ун минутка туктап кофе эчеп, бутерброд ашап алалар. Еллык ялны бездәге кебек 24 көнгә сузмыйлар. Япон чиясе, сакура чәчәк атканда — 5 көнлек ял. Августта заводны туктатып эшчеләрне 9 көнгә ялга җибәрәләр. Раштуа вакытында тагын 9 көнлек бәйрәм. Барлык эшчеләрнең ялга бер вакытта китүләре күмәк экскурсияләр оештырырга, бергәләп бәйрәм итәргә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда чит илләргә сәяхәт кылу буенча японнар беренче урынга чыктылар. «Ниссан» заводларында яңа эшкә урнашкан яшь эшчегә 120—130 мен тирәсе, яшь инженерга 140—150 мең йен эш хакы түлиләр. Эш хакы ел саен арта тора. Өйләнгән эшчегә дә акча өстәлә, бала тугач кабат эш хакы үсә. Йорт салучыга фирма ярдәм итә. Озак еллар яхшы эшләп килгән эшче-ветеран елына уртача 5—6 миллион йен акча ала. Завод директорының хезмәт хакы, билгеле, эшченекеннән дә. гади инженерныкыннан да зурырак. ләкин бездәге шикелле күпкә түгел. Аннан соң директорлар бездәге шикелле эшчеләрдән аерым, үз ишләре арасында, җитәкчеләр элитасында яшәмиләр. Япон директоры эшчеләр белән бер ашханәдә ашый, аның йорты да эшчеләр поселыгында. нәкъ эшчеләрнеке шикелле һәм ул ялын да эшчеләр белән бергә үткәрә. Шушындый тыгыз бергәлек директорга эшчеләрнең мохтаҗлыкларын, аларнын мөмкинлекләрен һәм теләкләрен аңларга ярдәм итә. Япониядә айлык эш хакыннан тыш елына ике тапкыр, июньдә һәм гыйнвар аенда, акчаны күпләп (уртача 5—6 айлык зарплата) түлиләр Бусы инде яхшы эшләгән өчен бүләк тә. фирманын хәле әйбәт икәнлеген күрсәтү өчен дә. Нәкъ шушы ярты еллык эш хакы түләнгән чакта японнар үзләренең тормыш шартларын яхшырталар. Машина сатып алалар, йорт салалар, затлы йорт җиһазларына ирешәләр «Таң Кояшы иле»нең алга китүе, билгеле, иң беренче чиратта хезмәтне оештыра белүгә, хезмәт ияләренең сәләтләрен, талантларын мөмкин булган кадәр мулрак эшкә җигүгә бәйле. Мәсәлән, японнар заводта эшләнгән әйбернең сыйфатын бездәге шикелле махсус тикшереп торучы ОТК карамагына тапшырмыйча, эшчеләрнең үзләренә йөкләүләре игътибарга лаек, һәр бригада иң тәҗрибәле һәм абруйлы эшчене сыйфатны яхшырту комиссиясенә билгели. Завод администрациясе аларга махсус бүлмә, кирәксә, приборлар, хәтта станоклар бирә Бу бүлмәгә җитәкчеләрне кертмиләр. Сыйфат ягын кайгырту эшчеләр производствога бәйләнешле күп мәсьәләләрне, шул исәптән, эшләнеп чыгарылган продукциянең конкурентлык ярышында, җиңә алуын, эш шартларын яхшыртуны, эшләнешне тизәйтүне һәм башка мәсьәләләрне хәл итәләр. Рационализаторлык тәкъдиме җитлегеп беткәннән соң завод җитәкчеләренә тапшырыла. Җитәкчеләр исә аны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырып, проектның күпме файда китерүен эшчеләрнең үзләренә белгертәләр һәм шундук акчасын да түлиләр. Япониянең шулкадәр кыска вакыт эчендә алга китүен, бик күп өлкәдә дөнья күләмендә беренче урынга чыгуын эшчеләрнең тырышып эшләүләре. менеджерларның оештыра, җитәкли белүләре белән генә чикләнеп калмый, билгеле. Бу илнең алга ки1үенә иң беренче чиратта Япониянең Икенче бөтендөнья сугышында җиңелүе, корал ясау өчен бер тиен акча исраф итмәве, яшь буынны хәрбилеккә, кан коюга каршы тәрбияли алуы ярдәм итте. Бу юлларны мин үземнең туган җиремдә, район үзәге Баулыда язам, һәм бүгенге көндә мондагы эш тәртибе, яшь буынга тәрбия бирүне японнарныкы белән чагыштырып карыйм. Чагыштыру миңа шуны сөйли: бездәге томаналыкның иге-чиге юк. аның тиз генә бетүе, безгә акыл керүе күренми дә әле. 7 уган телне югалтуның фаҗигаләре турында сөйләп арыдым да г ■ ’ пгикеллс инде. Җәмгыятьтәге хәрәкәтнең кануннарын аңлавы шактый катлаулы Шунысы бәхәссез урыныннан бер кузгалып киткәч, җәмгыять инерция буенча бик озак бер якка тәгәри. Татар җәмгыятенең юнәлеше инкыйразга. юкка чыгу ягына караган Әлегә без шактый зур гиздек белән шул якка таба шуышабыз һәм юкка чыгу, урыслашу хәрәкә генә үзебезнең җитәкчеләр дә зур өлеш кертәләр Мин Баулыга июльнең 12-сендә кайттым Татарстанда нефть чыга башлауның 50 еллык юбилеен каршыларга мәш килеп әзерләнәләр иде Юбилей хөрмәтенә Баулы йортларының тышларын агарттылар, зур стадион, ябык бассейн, мәдәният сарае (икенчесен) һәм мәчет салдылар Үзәк урамга асфальт түшәделәр һәм Куйбышев урамындагы скверга янәшә сузылган ике тасма итеп трогуар җәйделәр. Нәкъ Борынгы Мисыр пирамидаларын салучы коллар шикелле эшләде баулылар Администрация башлыгы эшчеләрне туктаусыз камчылап торды. Районның барлык оешмаларында эшләүче чиновниклар, мәктәп балалары, пенсионерлар кемнәр генә катнашмады шушы «Потемкин авылларын» төзүгә Бәйрәм каршыларга президент Шәймиев үзе килер дип көткәннәр иде. Аның урынына Фәрит Мөхәммәтшин. премьер-министр килде. Дүрт йөз миллион акча түләп, шуңа кыйммәтле бүләкләр дә өстәп. Мәскәүдән җырчы Леонтьевны чакырдылар. Әллә нинди парадлар, күргәзмәләр, ярышлар нәрсә генә булмады бәйрәм иткәндә. Бары тик бер генә нәрсә юк иде юбилей тантанасында —тамашачыларның күңелләрендә бәйрәм тойгысы, һәр чыгыш, һәр мероприятие (бу сүз тәрҗемә ителми) катгый рәвештә, өстән төшерелгән боерык нигезендә оештырылган, җептән тартып хәрәкәткә китерелгән иде. Баулыга бик күп кунаклар килгән иде. Шуларның берсе генә булса да шәһәр үзәгенә куелган һәйкәлләр турында район администрациясе башлыгына әйттеме икән? Юк. әйтмәгәннәрдер Узган елны чиксез күп көч түгеп, зур чыгымнар ясап. Баулы эшчеләр поселыгының үзәгенә өч һәйкәл куйдылар: 122 миллиметрлы туп-гауби- ца. МиГГ15 истребителе һәм Т-62 танкы, һәр эшнең, һәр гамәлнең максаты була, һәйкәлләрне дә монумент сурәтен, шул сурәттәге идеяне мәңгеләштерү максаты белән куялар. Әйтик, бу өч гайрәтле корал Бөек Ватан сугышы дип аталган бәрелештә катнашканнар, ди. Бу очракта, чыннан да. аларның һәйкәллеккә лаеклы булуларын тартып-сузып булса да исбатлап булыр иде. Истребитель МиГГ-15 Корея сугышы чорында 1950—1953 елларда барлыкка килде. Ул. чыннан да, Корея сугышына катнашты. Шул самолетка утырып хәрби заданиега очкан, өч тапкыр Герой Иван Кожедубны американың гади очучылары бәреп төшерделәр. Бу хакта Көнбатыш илләренең газеталары шактый озак шаулап алдылар. Бәлки, шул Корея сугышындагы җиңелүгә багышлап куйганнардыр Баулыдагы һәйкәлне? Мисыр белән Израил арасындагы сугышка да катнашты бу истребитель, Вьетнамдагы кан коюга да. Әфганстандагы каһәрле кан коюга да. Ул сугышларның берсе генә дә безнең файдага булмады. Т-62 танкы да Ватан сугышына катнашмады. Шул танклар белән 1967 елны Прага урамнарында балаларны, хатын-кызларны таптатып йөрделәр. 1989 елда Бакуда безнең дин вә кан кардәшләребез әзәрбәйҗан- нарның эчәгеләрен танкларның гусеницаларына ураттылар. Тбилисидәге кан коюны. Вильнюстәге җинаятьләрне дә нәкъ шушы танклардан атып җимерделәр. Менә шушы вакыйгалар хөрмәтенә минем туган районымның үзәгенә һәйкәл куйганнар... Баулының үзәк урамында торган танк һәйкәлен күрү белән минем кәефем кырыла. Бу һәйкәл минем үзем эшләгән җинаятьләремне дә исемә төшерә. Диңгезчелек чорында кайларга гына ташымадым мин шушы танкларны. Кубага һәм Вьетнамга. Анголага һәм Хәбәшстанга, Мисырга һәм Ливиягә. Гыйракка һәм Никарагуага. Димәк. Җир шарында коелган каннарга мин дә күпмедер дәрәҗәдә өлеш керткәнмен. Баулыдагы һәйкәл минем җинаятемне исемә төшереп, йөрәктәге җәрәхәтләремне әрнетеп җибәрә. Тагын бер нәфрәтем бар минем Баулы һәйкәленә. Корабка кертеп тутыргач, танкларны палубага чылбыр белән тарттырып беркетеп куялар. Рачаглы йозак белән, урыныннан купмаслык. шторм вакытында кораб тышын ертып чыгып, экипажны батырмаслык итеп. БМП. БТР шикелле машиналар бәйдән ычкына алмыйлар. Танк бит ул каһәрле корал. Ул бит җир йөзендәге кан коюларда күпме йортларны җимергән, күпме бәндәләрнең башларына җиткәндер? «Кайнар нокталар» дип аталган СССР оештырган кан коелган җирләргә корал ташыганда танкларның бәйдән ычкынуы аркасында ничә кораб һәлак булды. «Механик Герасимов» аталган Балтик диңгезе пароходчылыгы ролкеры Төньяк Атлантикада батып үлгәннән соң гына танкның кораб өчен куркыныч нәрсә икәнлеген аңлый алдылар. Чокырлар, сий- кәлтәле җирләр аша үтәрлек итеп эшләнгәнлектән, танкларның рессорлары чиктән тыш сыгылмалы була. Чайкалу вакытында танк талпына башлый да чылбырыннан ычкынып китә. Кораб әүмәк-тәүмәк килгәндә i анк әрле-бирле йөри торгач, теплоходмын корпусын бәреп тишеп чыга да, үзенә ияртеп, экипажны да батыра Адәм баласына һәлакәт китерүче коралны Баулыда һәйкәл итеп куйганнар әнә. Тупны һәйкәл итеп кую — бусын ничек аңларга? Артиллериядә хезмәг игүчеләр коралга, бәлки, ихтирам белән карый торгандыр? Туп көпшәсен күрү белән исемә Кубага. Вьетнамга. Гыйракка корал ташыган чаклар искә төшә. Сугыш угы кабызу нияге белән шул илләрне коралландыра башлагач. АКШ безгә протест белгерде. Әле дә хәтеремдә. Куба кризисы башланыр алдыннан Американын хәрби кораблары безне каршы алалар иде. Каршы алалар да. борылып, безнең белән янәшә бара башлыйлар Крейсерларның барлык туплары безгә таба борыла. Якынрак киләләр Туп көпшәсенең авызыннан ялкын күренеп китәр дә, снаряд корабыбызның корылмасын җимереп ыргытыр дип көтәсең. Мәкерле көпшә авызы һаман сиңа төбәлгән, һаман ут күренми Бер мәлне нервалар киеренкелеге шул хәлгә җитә ки: Ат инде, сволочь, нигә газаплыйсың?! Тизрәк атып үтер, собака! дип кычкырганыңны сизми дә каласың Хәзер инде аң керде миңа. Алар түгел, без сволочь илек. «Без» дигәнне татарлар дип аңлый күрмәгез тагын. «Совет кешесе» аталган урыслар, дөресрәге урыс хөкүмәте турында сүз бара. Алар чын. йөз процентлы сволочьлар иде Американың крейсерлары илләренең иминлеген саклый иде. Алар ташымады коралны безнең чигебез кырыена, без ташыдык. Кубага урнаштырган безнең ракеталар АКШ иленең касыгына кереп утырган Куба Америкага һөҗүм итү. аны куркытып гору өчен шундый шәп, шулкадәр кулай плацдарм иде. Куба манзарасы шуның белән тәмамланды. Без Николаев янындагы Балабановкадан ташыган ракеталарны кире алып кайттык Бу мәсхәрәне бездән башка барлык илләр белде. Без. совет кешеләре генә, озак еллар буе бу хакта белми I орлык. Тукта, мин бит Япония, аның халкы турында язам Нигә соң әле кинәт Баулыда! ы танк, пушка, истребитель һәйкәлләре турында сөйли башладым9 һәйкәл яшь буынга тәрбия бирү өчен куела «Менә ул сезгә үрнәк булырлык шәхес, үрнәк булырлык вакыйга, үрнәк булырлык символ». дип. һәйкәл һәр яңа буынга сөйләп торырга тиеш Югыйсә, һәйкәлтә киткән акчаны ашарга бәрәңге, малга ашатырга печән сатып алу өчен тотсак, күп мәртәбә файдалырак булыр иде 1904 елдагы сугышта японнар бөек Рәсәй империясенең көлен күккә очырдылар 1940 елны Перл-Харборга урнашкан АКШ флотына һөжүм итеп, аны да юкка чыгардылар Икенче бөтендөнья сугышы вакьиында Кытайның көнчыгыш өлеше. Кореянең бер кисәге. Ерак Көнбагыштагы күп утраулар, шул исәптән Сингапур. Гонконг японнар кулында иде Димәк, японнарның да җиңүгә, көчкә хәрбилеккә багышланган һәйкәл куярлык горурлыклары җитәрлек Нигә сон алар сугышка багышланган һәйкәлләрне Хиросимада атом бомбасы яндырган йорт сурәтендә, радиациядән һәлак булган балаларның истәлегенә торна сурәтендә куялар'1 Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгәннән сон японнар яшь буынны сугышка, хәрбилеккә каршы нәфрәт тотарлык дәрәҗәдә тәрбияли алдылар Шул ук хәл нимесләрдә. итальяннарда һәм Германия фашистлары ягыннан сугышкан башка илләрдә дә булды Нәтиҗәдә, сугыштан соң башланган хезмәг ярышында җиңелгән илләр җиңеп чыкты Җиңүчеләрнең дә АКШ. Англия. Франция дәрәжәсендәгеләре Советлар Союзы кабызып җибәргән «салкын сугыш»ка каршы торырга мәҗбүр бу тсалар да. сугышка катнашучыларга алмашка килгән буыннардан сугыш чукмарлары ясап, аларны туп Hie булыр!а әтер игеп тәрбияли алмадылар СССРда исә мили1аристик тәрбия әле нык дәвам итте Рәсәй сугыштан яралган, яулап алу белән көн күреп яшәгән империя Ә нигә сон без. мөстәкыйльлек игълан иткәч. Явыз Иван тарафыннан канга батырылган халык, яшь буынны танк һәйкәленә табынырга өйрәтәбез9 Моны пичек аңларга? Казан каласын алып, ир затыннан булганнарны тураклап бетереп, татар хатыннарын көчләп мәсхәрә иткәндә кулланган коралның оныгы бит бу танк Казан Кремленең диварларын җимергән тупның варисы, шуның оныгының улы түгелмени Баулының үзәк урамына һәйкәл итеп куйган 122 миллиметрлы гаубица? Безнең балаларыбыз шул коралларга табыналар. Казан урамнарыннан кан елгалары агызган, татар халкын колыкка дучар иткән кабахәт көчтән Алла ясау бит бу. Нишлибез без. җәмәгать? Ту~ ите хәзерлибез бит газиз балаларыбыздан Улларыбызны Рәсәйнең колониаль сәясәтен кан коеп саклаучы аяклы корал, кеше үтерүче ерткыч итеп тәрбиялибез бит без. Японнар искә төшкән саен шушы газаплы сораулар утлы күмер булып бәгыремне яндыра, газаплый башлый... 8 әзер мин үз каютамда йоклыйм. Двигатель эшләмәгәндә эсселек ул кадәр түгел. Йоклап та булыр иде. ләкин төне буе коридорда, өске палубада ыгы-зыгы. Экипаж вак төркемнәргә бүленеп корабтан чыгып китә дә таң атканчы шәһәрдән әйбер ташый. Көндез разведкага йөриләр. Шәһәр чүплекләрен, иске машиналар зиратын, ташландык йортларны карап кайталар да караңгы төшү белән «эшкә» керешәләр. Экипаж әгъзаларының каннарындагы ушкуйниклык уянды Аларның ерак бабалары Шәһри Болгарны, Биләрне. Идел ярларына урнашкан татар авылларын. Алтын Урда калдырган байлыкларны талап йөргән булсалар, хәзер урыс колонизациясе вакытында бөлеп хәерчеләнгән халыкларның талап алыр нәрсәләре калмады. Япониядә әйбер шулкадәр күп, шуны күрү белән урысның нәсел геннарына оялаган борынгы гадәт үзенең исән икәнлеген күрсәтә башлый Япон утрауларында җир никадәр әз. торак салырлык урын никадәр тар булуына карамастан, японнар күп катлы биек йортларны өнәмиләр. Күп анда утызар, хәтта йөзәр катлы йортлар Японнар 1000 метр биеклектәге йортлар салырга җыеналар. 2025 елны Токий култыгына тутыкмый торган корычтан субайлар кагып. 100 квадрат километрга җәелгән, миллион кеше сыйдырышлы шәһәр салырга җыеналар. Шуңа карамастан, япон кешесе кечкенә генә, җыйнак, бер катлы йортта яшәргә ярата. Өске каттагы кешеләр аның түшәменә басып йөрүне өнәми «Таң кояшы иле»ндә яшәүчеләр. Ашъяулык чаклы гына булса да аның үз чирәме, үз кулы белән утырткан агачлары, күреп ләззәтләнер өчен үзе үстергән чәчәкләре, яланаяк басып йөрергә үзенең туган туфрагы булсын. Шулар булганда гына бәхетле япон кешесе. Санап бетермәгәнмен икән әле. Басын йөрергә үз туфрагы гына түгел, ихатасы өстендәге күк йөзе дә аныкы булырга тиеш. Диңгездән искән дымлы җиле дә, куе болытлардан коелып калган яңгыры да. тәрәзәсенә томырып киткән буран кары да. Үзенеке Бары тик аның үзенеке! Японны көчләп колхозга кертсәң, ул яши алмас, азатлыкка, иреккә сусап үләр иде. Чыннан да. Икенче бөтендөнья сугышында әсир төшкән японнар СССРның концлагерларында тулысынча диярлек үлеп беттеләр. Японнарның психологиясен, аларның ирек сөюенең көчен, чиксезлеген белмәгән галимнәр әсир төшкән японнар урыс ашамлыгына. Себер суыгына түзә алмыйча үлде, дип аңлатмакчы булалар. Юк. алар үз илләрендәге ирек, шәхес булып, гореф-гадәтләр шифасында яшәү мөмкинлеге бул- маганлыктан кырылдылар. Күп катлы торакта йорт астындагы җир синеке түгел. Идән дә тулысынча синеке түгел. Үзеңнеке санар идең, идәннең аскы ягы аста яшәүче гаиләнең түшәме. Димәк, түшәмең яртылаш кына синеке. Хәтта диварларның да эчке ягы гына синеке санала. Шул ук дивар теге яктан кара< анда күршенеке Менә шушы хәлгә түзә алмый япон кешесе. Алар безнең шикелле манкорт түгел. Социализм, колхоз, күмәк тормыш, ирек лип аталган ирексезлек, хокук дип аталган хокуксызлык безне көтүдә йөргән сарыкка әверелдергән Без мөстәкыйльлекнең нәрсә икәнлеген генә төгәл анын тәмен дә. исен дә онытып бетергәнбез Ә япон андый була алмый Анын һәр нәрсәсе үзенеке, үзенеке булмаганда башка шәхеснеке булырга тиеш. Ирек, азатлык шартлары тәрбияләгән шәхеслек, мөстәкыйль фикер йөртү аларны шундыйга әверелдергән. Убэ шәһәрен күзәтеп йөргәндә экипаж әгзалары бер ачыш ясаганнар Японнарның йортлары арасында койма юк. Нәрсә чикли күршеләрнең арасын? Җитмеш-сиксән сантиметр киңлегендәге чирәмлек Бу нейтраль зона, читләштерү ызаны (полоса отчуждения). Менә шул беркемнеке дә булмаган җирдә суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар, магнитолалар, радио-комбайннар. әллә нәрсәләр тулып ята. Шушы хәлне инглиз, яисә итальян диңгезчесе күрсә, карар иле дә тыныч кына узып китәр иде. Совет диңгезчесе бит колхозда яисә социалистик шәһәрдә туып үскән. Аңа «все кругом колхозное все кругом мое». «Русь» сүзе борынгы норманнар телендә «көймәче баскын»ны аңлата. Ушкуйник- лыкның тамырлары менә кайларга. Киев каласының норманнар (варяглар) кулында булган чакларына барып тоташа. Совет чорында ушкуй* пикларны «несун» (күтәреп алып китүче) дип атап йөртә башладылар Асылында ушкуйниклык та. несунлык та шул ук клиптомания авыруына, урлашмыйча, кеше өлешенә кермичә яши алмау хастасына барып тоташа. Димәк, психологик яктан норман баскыннары чорыннан буыннан- буынга тапшырылып килгән психологик сыйфатның бары тик исеме генә үзгәреп торган. Басып алу. талаптартып алу. әсир-ганимәт итеп алу. колхоз чорында «күтәреп алып китү» боларнын барысы да бер үк гамәл ушкуйниклык (диңгез юлбасарлыгы) Япон йорглары арасындагы нейтраль зонага өеп куйган әйберләрне күреп кайткач, кичке чәйдән соң «бишенче почмак»ка җыелып диңгезчеләр бик озак бәхәсләштеләр. Бәхәснең темасы: «Хуҗасы бармы шул нейтраль ызанга өеп куйган әйберләрнең, әллә алар автомобиль кабер- лекләрендәге машиналар шикелле ташландыкмы?» Кирәкмәгәнгә шунда ыргытканнар инде аларны. диде Валерий Суповецкий яртылаш югары белемле электрик «Ыргытканнар» булгач, ул әйберләр чүплекләрдә ятарга тиеш иде Нигә соң алар ике йорт арасындагы ызанда? диде минем якташым Петр Сидоров Макакалар алар, самурайлар, шуңа күрә ызанда яталар. Чүплек башына илтеп ыргытыр өчен аларны биш машинага төяргә кирәк, бензин яндырырга, илткәч бушатырга Ташландык нәрсәне илтеп йөргән өчен аларга кем эш хакы түли9 Макакалар безнең шикелле бушка эшләргә күнекмәгәннәр, шуңа күрә ул әйберләр ызанда череп яталар Алып киткәнне күрсәләр рәхмәт кенә әйтәчәкләр, күрерсез Моторист Непей- воданың карары шушындый иде һәм шушы карар өстенлек аллы. Икенче гөнне японнарның ике йорг арасындагы ызанда яткан әйберләре бер-бер артлы безнең корабка күчеп килә башладылар. «Капитан Нугай» Япониядә эшләп чыгарылган тормыш-көнкүреш техникасының музеена әверелде. Тегү машиналары, бәйләм бәйли торган приборлар, микродулкынлы мичләр, ясалма климат аппаратлары, тагын әллә нәрсәләр Кичә Непей- вода мельхиордан ясалган бер нәрсәкәйне күтәреп кайткан Борынгы мисырлылар табуты сакофагка охшашлы нәрсә Эченә кеше кереп ягарлык кына Бик озак тикшерделәр Бөтен кеше карап чыкты, ләкин нәрсәгә яраклы булуын ачыклый алмадылар Бүген иртән докерлар эшкә килгәч, стивидорны чакырып сорадылар Стивидор эчләрен уа-уа көлде. Нспейвода алып кайткан нәрсә, чыннан да. гроб булып чыкты Җитмешенче елларда бер мода чыккан иде Имеш, киләсе гасырның галимнәре үлгән кешене терелтергә өйрәнәчәкләр. Галимнәр ярдәмендә терелеп теге дөньядан кире кайтырга теләүчеләрне, имеш, туңдырып күмәргә кирәк Мәетен тәнен кортлар ашап бетермәсен Шул мода вакытында японнар киләчәктә терелергә теләүчеләр өчен табутлар ясап чыгара башлаганнар. Ашыкканнар самурайлар. Мода тиз үткән. Киләчәктә теге дөньядан кире кайту мөмкинлеген онытканнар. Гроблар сатылмыйча калган. Шуларның берсен чүплек башыннан корабка Нерейвода 1абып алып кайткан. Иптәшләре көлкегә күтәргәч, моторист табутны чыгарып ташлар, дип уйлаган идем. Ташламады: — Әйбәт металлдан ясаганнар, диде ул. Хуҗалыкта андый нәрсә дә кирәк була. Кирәк булса, сатармын. 9 зган төнне ушкуйниклар автомашиналар төзәтә торган эшханәнең ишек алдына җыелган автомобильләрне чишендерделәр. Бу хакта миңа доктор Потрасов сөйләгәч, барып күрәсем килде. — Күрсәт әле миңа шул эшханәне. —дидем мин Олег Васильевичкә. — Төне буе ташыдылар андагы әйберләрне. Анда хәзер Сталинград сугышыннан соң җимерекләр генә. — Барыбер күрәсем килә. Әйдә, барып карыйк әле. дидем мин. Ялынып сорый торгач, докторны күндердем. Шәһәргә чыгып киттек Машиналар төзәтә торган эшханә порттан шактый ерак иде. Челтәрле койма белән уратып алынган шактый иркен ишегалдында авариягә эләгеп имгәнгән машиналарны тутырганнар. Шактый яңалар. Япониядә җиңел машинаның гомере сигез ел. Сигез ел тотканнан соң техосмотр үтү өчен шактый күп механизмнарны алыштырып яңаны куярга кирәк Әгәр шул шартны үтәмәсәң. рөхсәт бирмиләр. Сигез елда исә машина модадан чыга, карт санала башлый. Шуңа өстәп, «тачка» хуҗасының социаль статусы да үзгәрә. Әйтик, ул хәзер эш хакын күбрәк ала башлый, балалары үсеп җитә, гаиләсе ишәя. Шунлыктан, сигез ел хезмәт иткән машинага күнегелгән булса да, ул аны ташларга тиеш. Искергән машинага яңа механизмнар алганчы яңа машина алу һәр яктан отышлырак. Менә шундый сигез яшькә җиткән «тимер ат»ны йә автомобиль каберлегенә илтеп ташлыйлар, яисә чиктән тыш арзан хакка совет диңгезчеләренә сатып җибәрәләр. — Кичә бу урынны Җирән Остап тапты.— дип аңлатты доктор.— Төнлә ике тапкыр монда килеп киттеләр. Әнә. күрәсезме чалкай яткан кызыл машинаны? Кичә көндез мин караганда ул әнә теге аксыл зәңгәр машина өстендә иде. Тәгәрмәчләрен салдырып алганда шуышып төшкән булса кирәк. Әнә, машиналарның күбесе көпчәксез. Машинаның кузовын, моторын, утыргычларын алып булмый. Тәгәрмәчләрен салдырып алалар. Бик күп аккумулятор алып кайттылар, тормоз системасын, радиоалгычлар, магнитофоннар, һава чистарта торган фильтрлар, свечалар, әллә нәрсәләр. Безнең егетләр белән Ирина да барган иде. утыргычларга җәя торган затлы келәмнәр алып кайткан. Безне күрепме, остаханәнең хуҗасы килеп чыкты Яныбызга килә башлаган иде, кинәт туктады. Күз карашында шундый нәфрәт. Кашлары җимерек. Йодырыклар кысып йомарланган. Аңлый бит ул безнең ушкуйниклар корабындагы диңгезчеләр икәнлегебезне. Остаханәсен басучылар да без, совет моряклары, икәнлеген белә. Нигә соң полиция чакырмый’ Нигә корабны килен тентемиләр? Нигә төнлә саклап торып ушкуйник- ларның арт сабакларын укытмыйлар? Бу сорауларга дөрес җавап бирү өчен японнарны белергә кирәк. Алар пычранудан, дан чыгудан куркалар. Чит ил каракларын тоту белән полициягә белгертергә кирәк. Полиция шундук СССРның илчелегенә мөрәҗәгат итәчәк. Гауга шәһәр эчендә генә кала алмыйча, дөньяга таралачак. Шул гаугалы вакыйга аша эш өчен җанын бирергә әзер бәндәнең даны чыгачак Журналистлар килеп төпченә башлыйлар. Газета укучы бит ул талымсыз. Кем урлашкан9 Кемнекен урлаганнар? Кем-кемне рәнҗеткән, кем-кемнән рәнҗегән — бу мәсьәлә икенче урында, күләгәдә кала. Беренче чиратта урлашу, талау. Шушы вакыйгага исеме эләккән кеше пычрана. Японнар пычранудан куркалар Шуңа күрә инде менә ничәмә еллар аларны урыс совет ушкуйник чары талыйлар. Убэ портыннан таң атканда кузгалып киттек. Порт белән саубуллашырга палубага чыктым. Яныма радиостанция начальнигы Шәрифул- лин килеп туктады. Карагыз әле. Габдрахман абый.— Рәис миңа причалдагы җыйнак алюмин будкага төртеп күрсәтте. Будканың ишеген каерып ачканнар Йозак сала торган элмәк умырылып чыккан. Будкада йөк төягәндә кирәк була торган ремонт кораллары саклана иде. Электордрельләр. электро- пычкылар. күтәреп йөрерлек җиңел, җыйнак электросварка аппараты. Төплә шуларны урлаганнар Мин. Габдрахман абый, кем урлаганын да беләм. Үтерсәләр дә әйтмим. Алардан капитан үзе дә курка. Безнең экипаждагы бандитлар пароходчылык җитәкчеләре белән бәйләнештә. Алар таможенникларны, кирәк булса милицияне, хәтта прокурорны да сатып алалар. Кораб порттан чыкты. Убэ портының төркем-төркем торган алюмин торбалары һаман ерагаялар. Ниһаять, каланың төтен юллары офык артына кереп чумды. Тынлык урнашты. Өч тәүлек өчендә кинәт баеп киткән ушкуйииклар бәхетле минутларын кичерәләр иде. Корабка ташыган малны хуҗалары эзләп килмәделәр. Бәлки, ул әйберләр японнарга кирәк тә түгелдер Алар бай бит. Советлар Союзында ушкуйииклар җыйган маллар ифрат кыйммәт. Өч тәүлек японнар җирендә. Шушы оч түлек күзәтүдә минем күзем ачылды. Шушы җитмеш ике сәгатьне мин тарихыбызның чал бер чорында яшәп алдым. Идел Болгарстаны чоры иде бу. Федор Пестрый җитәкчелегендә килгән урыс ушкуйниклары Шәһри Болгарны талыйлар. Ташыйлар малны, көймәләре суга бата башлаганчы, төйиләр. һәм Федор Пестрыйың ерак оныклары бүген дә шул ук эшне дәвам итәләр. Егерменче гасырның азагында, малны эшләп табар өчен шундый зур мөмкинлекләр ачкан чорда. Колонизаторлар тырнагына эләккән халык бер без генә түгел. Азиядән, Африка илләреннән колонизаторларны куып җибәрделәр. Кууга иң кансыз, иң әшәке колониаль империя СССР да катнашты. Әмма татарларның язмышы Африка негрларыныкы инан аянычлырак. Без бүгенге сәяси ушкуйникларныц дагалы итекләре астында яшибез. 10 абат диңгез кочагында без. Кораб ашыга. Диңгезчеләрнең төннәр К буе I ашландык әйберләр җыеп йөргән җиреннән тизрәк олагырга. ераккарак китәргә. шул мәсхәрәле гамәлне тизрәк онытырга тырыша теплоход. Ул бит йөзәр өчен, давыллар белән көрәшер өчен, ерак кыйтгаларны мәрхәмәтле гамәлләр белән тоташтырыр өчен яралган. Киңлек чорнап алды корабны. Әнә. «Капитан Нугай»га акчарлаклар көтүе г агылды. Алар безне озатып киләләр. Күңелемдә газаплы сораулар. Нинди мәкерле көч. нинди каһәрле сәбәп мине шушы мәңге хәерче, мәңге кан коючы, мәңге туймас гамак империягә богаулап куйган? Кемгә бирим мин бу сорауларымны? Акчарлакларгамы? Галәмдә Хакыйкатьне, ялганнан. Игелекне әшәкелектән аера белүче бер бөек Илаһи зат бар. Шул гына дөрес бәяли адәм балаларының гамәлләрен. Мин шуңа бирәм газаплы сорауларымны Ул дәшми Мин беләм аңлый Ул. Кораб салмак кына чайкала. Иллюминатордан диңгез җиле бәреп керә. Әйтерсең, мин кабат бишектә, әйтерсең чайкалу түгел бу. ә газиз әниемнең тирбәтүе. Тук га Бишек җыры түгелме бу? ... Таныш гөш иде бу. Мәгарәне хәтерләткән караңгы бер бушлык, һава мине салмак кына алга таба суыра. Парашют белән самолеттан сикергәннән соң тоясың шушы халәтне. Аяк-кулларың белән тирә-якны капшап карыйсың. Бушлык. Кулларыңны сузып шул бушлыктан тотыныр нәрсә эзлисең. Юк бер нәрсә дә... Тирә-юньдә, өстә дә, аста да, бары тик ачык һава. Бушлык... ~ Ниһаять, алда тычкан уты шикелле генә бик зәгыйфь, бер яктылык күземә чалынды. Мин шуңа таба очам. Шул яктылыкны күргәч, күңел бераз тынычлангандай булып китте. Кышкы буранда адашып йөргәндә күренгән яктылык сиңа шулай жан өрә. көч кертеп җибәрә. Тукта, нинди тавыш бу?.. Җил сызгырамы, әллә кемдер әкрен генә, тавыш чыгармаска тырышып кына жир сузамы? Кеше тавышы иде бу. Кемдер мөнәҗәт әйтә. Әйе, мөнәҗәт. Тукта, әниемнең тавышы түгелме бу? Йотлыгып тыңлыйм. Сүзләрен аңларга тырышам... Хәдисе Коръәннең ирлән гамәл кыйлмак иман әһле, Рәхәт яшәр бу дөньяда хәмде әйтәм сиңа йаһу. Хосусән ахирәт көнне котылыр мәңге газаптан. Ирешер бакый рәхәткә, хәмде әйтәм сиңа йаху Әниемнең мөнәҗәтләре иде бу. Дөньяга килгән көннәрдән бирле ганыш авазлар. Әле тереклек кенә чакта кеше булуга өндәгән тәрбияви бөек, изге сүзләр. Ай нурына охшашлы шәүләле сыек яктылык эченнән ак тукымага төренгән бер сын барлыкка килде. Ул да миңа таба якынлаша, мин дә әкрен генә очып баруымны дәвам итәм. Акка төренгән адәм затының битен күрергә, төсмерләргә тырышам. Битен дә, шәүләнең сынын да ак тукыма каплаган. Менә ул туктады, мине көтеп тора башлады. Мин дә килеп җиттем. Ерактан күрмәгәнмен икән —арабызда чыбылдык. Үтә күренмәле ефәк тукымага охшашлы юка бер пәрдә. Алга таба сузган кулларым барып тигәч кенә арабызның бүленүен аңлап алдым. — Әнием синме бу? — Әйе, мин. Нишләп йөрисең монда адашып? Нигә туган авылыңа кайтып төпләнмисең? — Адашып йөрмим мин, әнием. Монда үз иркемнән, үзем теләп килдем. Туган авылыма кайтып булмый шул. — Нишләп булмый? Хатының җибәрмимени? — Анысы да бар инде. Төп сәбәбе анда түгел. Туган авылыбыз минем бәләкәй чактагы син белгән авыл түгел инде. Кайтсам, анда яши алмам дип куркам. — Нәрсәсеннән куркасың? Бәрәңге утырта алмам, мал асрарга көчем җитмәс дип куркасыңмени? Юк, аннан түгел. Соңгы кайтуымда җентекләп тикшереп йөрдем. Авылыбызның горурлыгы — чишмәбез чыкмый башлаган. Нефть эзләүчеләр чишмә тирәсендә җирне бораулап тишеп йөргәннәр. Шул чакта газиз чишмәбезнең тамырын тишеп үтергәннәр, күрәсең. Чыкмый хәзер чишмә, аның чылтырап аккан көмеш авазы мәңгегә тынып калган. Безнең Караярда бит башка чишмәләр дә бар. Авыл башыннан инешнең югары ягына барсаң, элеккеге буа янында ничә чишмә чыгып ята? Кайтырга теләмәвеңнең сәбәбе башкада түгелме? — Дөрес, башка сәбәпләр дә бар, яшерә алмыйм. Эчкечеләр күбәйгән. Хатын-кызлар эчеп-исереп йөри башлаганнар Шул хәлне күрү миңа шулкадәр авыр булды, гомер буе сагынып, җирсәп йөргән авылкаем өчен гарьләндем. Аннан соң авылны әрмән баскан. — Нинди әрмән? Син әллә теге кумыкка охшаган җәнлек әрләнне «әрмән» дисеңме? Юк. мин ялгышмыйм, әнием. Әрмән-—милләт ул. Син бит беләсең, милләтләрнең яхшысы-начары булмый. Әрмәннәр Кавказда үз җирләрендә яшиләр. Бик борынгы халык. Арада сәләтлерәге күп. галимнәре, шагыйрьләре, җыр чыгаручылары. Син теге дөньяга киткәч, әрмәннәр 22 безнең дин кардәшләребез әзериләрне канга батырып ташладылар. Кайбер авылларын, мәсәлән. Хаджалы аталган бер авылдагы барлык балача! аны. карткорыны, хатын-кызны суеп чыктылар. Бер генә жан иясен дә калдырмыйча үтереп киттеләр. Безнең Караярда әрмәннәрнең ул ерткычлыкларын ишегмәделәр- мени? Ишетсәләр дә әһәмият бирмәгәннәрдер. Анда хәзер битарафлык шул дәрәҗәгә җиткән ки. кайберәүләрне аракыдан башка бер нәрсә дә кызыксындырмый. Әрмәннәр ирләрне юри эчертәләр, хатын-кызларны пычрагын йөриләр. Авылда эшсезләр арiкан. Авылдашларга эшләгән өчен акчаны чеметеп кенә бирәләр, кай чакларда айлар буе акча бирмичә бушлай эшләтәләр. Әрмәннәргә исә акчаны кочагы белән өләшәләр Хәзер инде алар безне кешегә дә санамый башладылар. Авылдашларыбыз әрмәннәр белән пычранган өчен хатыннарын тотып кыйныйлар, пычратучыларны кыйныйсы урынга. Хатыннары исә. әрмәннәрне чакырып ирләрен кыйнаталар. Шуңа барып җитте безнең авыл халкы. Прсидәтел юк мени хәзер'’ Райкум нәчәльникләре кая карый'’ Бу бит инде бер Караярга гына түгел, тулысыңча халкыбыз өчен бик тә әшәке, бик гә оят мәсхәрә. Дөресен сөйлисеңме соң син. улым'.’ - Сиңа ялган әйткәнем булдымени минем? Дөрес, авылда әле һаман әйбәт кешеләр юк түгел. Игелектә, итагатьле, дин тотып, шәригать кануннарында яшәүчеләр бөтенләй бетте дисәм, дөрес булмас иде. Күпчелек шул әрмәннәрнең олтырагына әверелде. Син боларның барысын да үз күзең белән күрдеңме сон? Нинди чара күрдең? Нәчәльникләр белән сөйләштеңме бу турда? Гәҗиткә язар- ia кирәк иде шушы әшәкелекләр iурынла. Авыл картлары белән сөйләшергә кирәк иде. Шул нәчәльникләр чакырып китерделәр инде әрмәннәрне. Начальник ләрт ә әрмәннәр белән эш итү зур файда китерә. Аларга күпме акча I үләт әпне халык белми. Мәчет картлары нәрсә карыйлар? Юк ул Караярда мәчет. Барлык күрше авыллар диярлек мәчет салып бетерделәр. Караярда мәчет урынына Кызыл Армиягә багышлап сын ясатып куйдылар Шул сынның янында ут янып тора. Теге носарилә- рнең потлары астында янын торган лампада утын күргәнең булдымы синең? Юк. күргәнем булмады. Менә... Тавыш каршымда басып торган ак шәүләгә килеп бәрелде. «У-у- у-оу-у...» Кулымны сузып капшап карыйм. Каютамның стенасы.. Әнә. ил- люминаюрдан сыек якчылык саркып керә Корабның иң көчле кыңгыравы аврал уйный Кыңгырауның аяусыз шалтыравына өлкән штурманның тавышы кушылды: Команде аврал1 Шватовому расписанию по местам стоять' Киенеп палубага чык i ым Кораб Тиба портына кереп килә иде. Порттан каршыбызга, үзара ярышып, ике буксир ашыга Әнә. сыек томан артыннан әкрен генә, кайберләре безгә туры карап, икенчеләре кырып-кырын. үзара узышып, корабка таба шәһәр йортлары, болытлар- ia men lopiaii завод юрбалары якынлаша Бусы да Япония, өстәвенә жир йөзендә!е «иниң-иң-иң. иң» үзенчәле башкала -Токионың чиге шушы портка килеп терәлә. 1988 елнын кулланмасына карыйм Токионың үзендә генә дә 12 миллионнан артык кеше яши. Башкала Канагава. Сайтами. Тиба шәһәрләрен инде тулысынча Йотып бетергән Шушы өч шәһәрдә яшәүчеләр килеп кушы и ач. башкалада яшәүчеләр саны 30 миллионга килеп җиткән Моның белән i енә чикләнеп калма! ан җир йөзендәге «иңин-ин-ин иң» шәһәр. Гокио култыгына урнашкан зур шәһәрләр Кавасаки белән Йокогама»—башкалага тоташып беткәннәр. Аларны хәзер «йокы калалары» дип атап йөртә башладылар, чөнки башкаланың үзендә эшләүчеләр шушы шәһәрләрдә яшиләр. Әгәр Иокогама белән Кавасакида яшәүчеләр санын башкалага китереп кушсаң, Япониянең 125 миллион кешесенең яртысы шушы үзара укмашып беткән алты шәһәрдә яшәгәнлеге мәгълүм була. Гомумән. Япония турында язганда аның уңышларын исбатлау өчен санга, цифрга мөрәҗәгать итүдән сак булырга кирәк. Андагы күплек безнең Татарстаныбызны таптап торучы Рәсәйдәге күплеккә китереп тондыра, андагы муллык СССРдагы муллыкның касыгына бәрә. Әнә. швартов бауларын ике катер ярга таба сөйрәп алып киттеләр. Иртәнге чәйне тизрәк эчеп чыгарга да берәр төрле җай табып, башкаларны карап кайту җаен хәл итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын, мин фәкыйрь турында даими кайгыртып торуын пичәмә тапкырлар исбатлаганы бар. Бүген менә үзенең барлыгын, бәндәләре турында туктаусыз кайгыртып торуын кабат белгертте. Капитан Гречаный белән кают-компаниядә сөйләшеп утырганда Тиба партының агенты Тэдзука-санның яныбызга килеп керүен, урыс теленә тәрҗемә итәргә игълан бирүен башкача ничек аңлатып булсын? Тәрҗемә, билгеле, миңа эләкте. Тәрҗемә өчен түләнгән илле доллар да минем кесәмә керде. — Баш тартмыйм.—дидем мин Тэдзука-санга.—Токио шәһәренә барыр өчен каян акча табарга дип баш ватып утыра идем. - Мин сезне машина белән илтә алам,— диде агент японча елмаеп.— Сәгать пичәдә машина җибәрергә? — Юк. рәхмәт,— дидем мин татарча елмаеп.— Мин җәяү йөрергә, күргән нәрсәләремне кулым белән капшап карарга яратам. Машинада йөргәндә бер нәрсәне дә юньләп күреп булмый. — Барганда юньләп күренмәс, туктап карарга кирәктер. Мин шулай уйлыйм, - диде агент тагын да җылырак, мөлаемрак елмаеп. Мин аңа кабат татарча елмаеп җавап бирдем. Каршыңда көзге булмагач, елмаюымның балкышын күрүдән мәхрүм идем. Шулай да аңладым: японнар безгә караганда матурырак елмая беләләр иде. Бу инде табигый. Татар тарихында елмайтырлык вакыйгалар чиктән тыш сирәк, җылытырлык- лары. йөрәк ярырлыклары. киресенчә, биниһая. Бәлки, киләчәк, әгәр без мөстәкыйльлеккә ирешә алсак, елмаю мизгелләрен бүләк итәр әле? Тәрҗемә белән шөгыльләнгән арада доктор Потресов шәһәргә чыгып киткән Шарифуллин корабтан чыга алмый — пароходчылыктан сводка аласы бар. Башкаларга ялынып тормадым, барыбер чабата туздырып йөрүдән баш тартачаклар. «Нигә кирәк ул Токио? Аны бит барыбер күтәреп пароходка алып кайтып булмый...» Кычкырып әйтмәсәләр дә. күңелләрендәге җавап шундый булачак. Аллага тапшырдым. Бер үзем китәм — бүленгәнне бүре ашаса да. Шәһәргә чыгу өчен киенү дә җитә. Сәяхәткә баручы һәр очракта экипировка дигән нәрсәне онытмаска тиеш. Ботинкам кысмый. Аллага шөкер. Дөрес, шактый иске. Иске дуслар һәм иске аяк киеме — менә кемгә ышанырга була. Чалбар алама түгел. Свитер—-әнием эрләгән йоннан, Хозыр-Ильяска тиң юлдаш була алырлык. Башымда - берет. Де Голь, маршал Монтгомери нәкъ шушындый берет кияләр иде. Марсель портында алган идем, җил-яңгырдан саклый башымны. Ике телем ипи салдым кесәмә Кулъяулыкка төреп. Ипекәйсез кем юлга чыга? Көзге каршына килдем. Елмайдым. Юк, барыбер японнарча елмаеп булмый. Күнегелмәгән Шулай да елмаюны да алдым. «Таң иле»ндә бит мин. Елмаю — бу илдә мандат та, пропуск та. паспорт та. «Үзгәртеп кору...», «Комплекслы тәрбия бирү...», «Яңача фикер йөртергә өйрәнү (новое мышление)» Бүгенге «Немытая Россия»не (Лермонтов сүзе) иң беренче чиратта. Петр Беренче ысулында, мылтык түтәсе белән кыйнап, елмаерга өйрәтергә кирәк иде. Өйрәнгәннәрдән сынау (гоеэкзамен) алу өчен япон нарны чакырырга. Менә кайдан башларга кирәк булган СССРдагы «үзгәртеп корумны! Бисмиллаһи.. Трапны матрос Петренко саклый иде. Шул булса кирәк. Әллә Сергеенко инде? Җирән Оеган белән Кузьмичтән башкаларын бутыйм, чөнки барысы да нәкъ бер төсле сүгенәләр, киемнәре дә гел бер төрле. — Сез. Габдрахман Бакирович. компьютерның төзекме, түгелме икәнлеген тикшерә беләсезме? — Әллә компьютер алып кайттыгызмы"’ — Сез алып кайтмадыгызмени? На какие шиши9 — Әнә, порттан чыккач йөз генә метр. Өелеп ята. Непейвода белән Хитрый Әрмән бишенчесенә киттеләр. Бәлки, чыннан да. компьютер алып кайтырга кирәктер9 Мин бит барыбер Токионы күтәреп алып кайта алмаячакмын Юк. алачакмын Күтәреп түгел. Билгеле, күңелемә тутырып. Токионың сурәтләрен хәтеремә яшерен алып кайтачакмын. Алла боерса Тибаның вокзалы портка якын булып чыкты Анын кайда икәнлеген сорап та тормадым, порт эченә кергән рельслар буйлап шәһәргә таба юл тоттым Як-якта тигезләп киселгән тәбәнәк куаклар Японнарлы чисталыкка табына торган халык дип атап йөртсәләр дә. монда да җитәрлек иде. Вокзалга барып җиткәнче куак астына ташлаган дистәдән артык мотоцикл, берничә мотороллер, икс-өч дистә велосипед күреп алдым Ташландык магнитофоннар, минем аягымдагыдан яңарак га. затлырак та аяк киемнәре дә мине озатып калдылар Диңгезчеләрнең ушкуйник- лыкларын тәнкыйтьләргә бераз ашыкканмын икән Минем үземдә дә юл буенда аунап яткан велосипедны торгызасы, шуңа утырып корабка кайтасы килү шактый кочле иде. Үземне җиңдем. Ниһаять, вокзал Яшькелт таштай салган көрән чирәп түбәле җыйнак кына бина. Пыяла ишек үзеннән-үзе ачылды Мәскәүнен кайбер аптекаларында очрый мондый чисталык. Ишек тоткалары, касса каршындагы турникетлар, уң як стенага тезеп куйган уен автомат тары барсы да нур таратып, балкып торалар иде. Бина буш. Кассир кыз елмаеп каршы алды. Бер билет. Токиога кадәр, дидем, илле дотларымны касса аппараты янындагы чынаяк тартмага салын - Сибуя? Синдзюку? Тиба-Токио-1 иба? Бер тын җилкәне кашып торгач. «Синдзюку» сүзен көч-хәл бе юн авызымнан сыгып чыгардым. Шуңа «Тиба-Токио-Тиба» сүзләрен өстәдем. Касса аппараты, бал корты тавышы чыгарып, әз генә выжылдап алды. Кулымда кош геле чаклы гына зәңгәр каты кәгазь һәм I7 мен япон акчасы иена. Перронга чыгып, поезд көтә башладым Монда да Аурона илләрендәгечә икән поезд килер! ә биш минут кала халык җыела башлады. Рәсәй чынбарлыгында вакыт дигән нәрсә, нәкъ адәм баласының көче, аның таланты, сәләте шикелле бер тиен тормый Шуңа күрә, вокзалларга поезд килер алдыннан, ким дигәндә ярты сәгать алдан җыелалар. Эшкә дә шулай. Аермасы шунда, эшкә алданрак та. соңгарак та калып килергә була, чөнки эш бит ул поезд түгел- беркая китми, бер урында гына гора. Ниһаять, поезд килде. Кишер төсле аксыл-саргылтка буяганнар Кереп утырдым Вагон идәнендә бер генә тәмәке төпчеге, сыңар гына төкерек, олтаннан кубып калган бер мәте булса икән! Кая төкерәләр икән бу японнар9 Әллә аларның авызларында төкерек юкмы’ Мин дә бит Мәскәүдән бакчама электричкага утырып йөрим Идәнгә әһәмият бир мим Утыргычларга ла. Дөрес, кайбер утыргычларны ярып, эчендәге поролонын алган булалар. Урын булмаганда андый урынга утырасың инде, нишлисең бит .. Ә менә Мәскәү вокзал тарыннан төрле якка йөрүче электричкаларның тәрәзәләре пычрак булуы барганда ак каеннарның. мәгърур имәннәрнең күренмәве — бусына мин күнегә алмам инде. Беркайчан да күнегә алмам. Япон вагонының тәрәзәсендә пыяла юк шикелле иде. Капшап карадым. Бар икән... Каршымда япон кызы. Бәлки, ялгыша торганмындыр? Күзәтеп иө- рим, монда илле яшьлек хатынны егерме яшьлек кыздан аеруы шактый катлаулы. Японнарның җәлпәк битләренә җыерчык чыкмый. Алар нишләптер юанаймыйлар да, корсак та үстермиләр. Әллә гел ашамыйча, ач яшиләр инде? Белмәссең.. Кызның тезендәге ап-ак талчыбыктан үргән кәрзиннән башын тыгып көчек баласы миңа карап утыра. Минем янымда утырган японга карамый. Көчеккә чит ил кешесе кызык тоела, күрәсең... Бездәге (СССРдагыны «бездәге» дим инде) электричкаларда вагон эчендәге барлык кеше уч төбендәгедәй күренеп тора. Япон вагоны аерым купеләргә бүлгәләнгән. Без дүртәү. Бер-береңә якынрак утырсаң, алты да, хәтта сигез кеше дә сыярлык аерым бүлек. Миңа янәшә бер каршы якта — икенче ир. Икесендә дә карасу-соргылт җилетлы яңа костюм, зәңгәр күлмәк, акка зәңгәр борчак төшкән затлы галстуклар. Костюмнарында бер генә җыерчык, бер генә салынкы җир булсын икән! Тезләрендә атташекейс, битләрендә елмаю. Киенә белүнең бер сере бар: чамадан тыш пөхтәлек адәм баласын затлы карачкыга, балавыз сыннар музеендагы экспонатка әверелдерә. Киемдә тырнак очы хәтле булса да кимчелек булырга тиеш. Шул очракта гына ул сиңа хезмәт итә. Күршеләремнең костюмнарын «тикшергән» арада поезд вокзалга килеп тә җитте. 12 _окзал түгел иде бу. Иге-чиге булмаган бер универмаг. Муеннарына тартма асып җаның теләгәнне сатып йөрүче кырык тартмадылар әрле-бирле йөриләр. Иге-чиге булмаган товарлар арасында киосклар, лавкалар, белешмә будкалары, постта торучы полицейскийлар, дул- кын-дулкын булып өскә, пыяла түбәгә үрмәләгән гөлбакчалар. Адым саен кафе, пиво саталар, балалар уйный торган җыйнак мәйданчыклар. Пассажирларны ишеккә махсус дөмбәсләп тутырып торучылар ярдәмендә шыгрымланган поездлар «йокы шәһәрләре» Йокагама, Кавасакига кеше ташыйлар. Дүрт тимер юл, берничә метро тармагы, дистәләгән автобус маршрутлары Синдзюкуга көн саен 2,7 миллион кеше ташый. Минем авылдан киткәнемә ярты гасыр. Яшәгән җирем — башкала. Синдзюку вокзалында мин авылдан килеп беренче тапкыр паровоз күргән юеш борынлы чабаталы малай шикелле югалып калдым. Кайнап тора иде монда кеше боткасы. Туздырылган кырмыска оясын хәтерләтә иде бу вокзал. Белмим, нигә аска төшеп киткәнмендер? Ярты сәгать чамасы җир асты гаражларында адашып йөргәннән соң өскә менә башладым. Юк, җәяү менгәндә бер тәүлек эчендә дә менеп җитәрлек түгел иде. Мин лифт эзләп таптым һәм. биш минут үттеме икән, болытларга тиеп торган яссы түбәгә утырткан бакчаның агачлары арасында идем инде. Калкурак җирне сайлап алдым да японнарның изге тавы Фудзи- яманы эзләргә тотындым. Ул моннан караганда төньяк-көнбатыштарак булырга тиеш иде. Юк, күренмәде. Шәһәр өстендә соргылт томан — машиналар өргән газлар, меңләгән завод торбаларыннан бөркелгән чистартылган төтен эленеп тора иде. Тирә-юнь чакыра сине. Кер, коч шуларны. ал теләгәнеңне, син бит бу дөньяда бер генә яшисең!.. Яшәеш кыска. Гомер тиз үтә. Ләззәтлән. Шәрә хатын тәне — бармы бу дөньяда аннан да көчле хозурлык? Тизрәк качарга, таярга кирәк моннан. Кире якка борылдым. Ләкин мин тар, кысынкы тыкрыклар лабиринтында адашкан идем инде. Бер- берсенә янәшә диярлек урнашкан ак ишекләр, һәр ишек янында беләк мускулларын биетеп, керпе чәчле яшь егетләр басып тора. Су чапыл- 26 даган, вәсвәсәле итеп хатын-кыз көлгән, чыелдаган тавышлар ишетелеп китә. Исемә Гамбург порты, портка янәшә урнашкан гөнаһ кварталы — Репербанн (диңгезчеләр телендә «Триппербанн») килеп төште Монда секс бизнесе японнарга хас нечкәлек белән, сәнгати бизәкләргә төренгән иде. Ниһаять, кечкенә генә мәйданчыкка килеп чыктым. Ике дистәгә якын кинотеатрның ишекләре чыга иде шушы мәйданга. Стеналарга ябыштырылган рекламаларда шул ук шәрә тәннәр, җенси көчәнүләр. Мәйданда «ауга» чыккан яшь җарияләр үтеп баручыларны ымсындырып йөриләр. Мин урамнан агылучы ташкынга каршы бара башладым. Бераздан тагын бер мәйданга килеп чыктым. Мәйдан уртасында җиздән ясалган эт сыны басып тора иде. Бу эт турында укыган идем. Хати исемле этнең хуҗасы эштән кайткан чакта юлда йөрәге ярылып үлә. Хати хуҗасын һәр көнне вокзалга килеп каршы ала торган булган. Хуҗасы вафат булган көнне төнгә кадәр көтеп утырган да кайтып киткән Икенче көнне тагын хуҗасы эштән кайта торган минутта вокзалга килгән. Ун ел буена һәр кичне бер үк вакытта хуҗасын каршыларга килеп йөргән тугрылыклы Хати. Мескен этне кемнәр генә ияләштерергә, үзләренеке итәргә тырышып карамаганнар. Хуҗасын каршыларга соңгы килүендә, ниһаять, этнең дә йөрәге чыдамаган. Эт үлгән урынга японнар шушы җиз сынны утыртып куйганнар. Ялгышмасам, бу юбашкаларның яшьләре җыела торган урын иде. Чыннан да, гел унҗиде белән егерме биш арасындагылар кайнаша иде бу төбәктә. Көләч йөзләр, көмеш кыңгырау тавышлары чыгарып яңгыравыклы көлүләр. Үземнең дә кәефем күтәрелеп кипе. Яшьләр гөркем- төркем җыелып сөйләшәләр, кофе эчәләр. Безнең татарның сабантуен хәтерләтә. Әгәр безнең милли бәйрәмнән картларны куып җибәреп, партия хакимияте чорында гадәткә кергән көчләп оештыруны алып ыргытып үзара, күңелләр үзара тоташып беркүне генә калдырсаң, бездә дә бәйрәм итү кире борынгы сыйфатына кайтыр иде. Авыз ачып карап йөри торган җыен гына түгел, һәркем үзе белән алып чыккан, йөрәгендә кайнап ярсыта, илһам бирә торган бәйрәм иде бу. 13 __ __ ин. ниһаять, аңладым: япон яшьләре җыела торган урын Си-1V1 буя иде бу Яшьләр тормышын, аларның зәвыкларын, көн уздыруларын япон язучысы Танака сурәтләп күрсәме Бу язучының «Пыялага әверелүчеләр» («хрустальгә әйләнеп беткәннәр» дип тәрҗемә кылу дөресрәк булыр иде) дигән китабы бик күп чит ил телләренә 1әрҗсмә ителде. «Пыялаланган» яшьләрнең күбесе икътисади күтәрелеш елларында баеп китүчеләрнең балалары Әти акчасына иң соңгы модадагы машина сатып алу. өскә гел чит илдә тегелгән кием киеп йөрү, китап урынына комикс уку. иң беренче булып Голливуд боевигын күреп өлгерү, вакытны рестораннан-рссторанга. бер түшәктән икенче түшәккә күчеп йөреп уздыру, жаргон телендә сөйләшү, ниһаять, сәясәткә, тормыш-көнкүрешкә тулысымча битарафлык «Пыялаланып беткән» яшьләрнең яшәү кануннары шуннан гыйбарә! Пыяла бит үзе яктыртмый, яктылыкны чагылдыра гына Язучы Танаканың китабында сурәтләнгән яшьләр нәкъ шундыйлар. Аларны танырга миңа әдәбият ярдәм итте Тагын бер iәркем янымнан үтеп бара Болары бөтенләй башка төрле иде. Кызларның өсләрендә күзеңнең явын алырлык чуар кием, аякларында «адидас»ның иң соңгы модасы Битләрдә елмаю. Елмаюы гына күренә, кашлар, керфекләр, бит алмалары буяу астында калып югалган. Үзләре суытма ашыйлар «Ашыйлар» сүзе аңлата аламы икән кызларның суытма суыру ләззәте эченә кереп эреп бетүләрен? Менә, дәррәү көлә башладылар. Хәзер алар көлүгә әверелеп беттеләр. Японнармы сои болар? Алар бит. гадәттә, пышылдап диярлек кенә сөйләшәләр Кая соң боларда япон тыйнаклыгы? Танаканың китабын кабат исемә гошсрерте тырышам. Тукта әле... «Пыялаланып беткәннәр»дән тыш, Танака башка төркемнәрне дә искә ала. Әйе, болары — «бурикко», мәктәпне бетергәннән соң вузга керә алмаган, эшкә урнашып өлгермәгән, кияү эзләп йөрүче яшь кызлар төркеме. «Бурикко»ны японнар «егерме плюс-минус дүрт» тә дип атап йөртәләр. Көнбатыш өйләнүне, кияүгә чыгуны мәҗбүри санамый. Европа илләрендә шактый гына хатын-кыз һәм ир-ат гомерләрен ялгызлыкта үткәрәләр. Ялгыз дип ялгыш әйттем—гаилә кормыйча, теләгән кешесе белән очрашып, дуслашып, якынаеп... Япон кызы кияүгә чыгарга тиеш. «Таң кояшы» илендә гаиләсез яшәү яшәүгә саналмый. Кешелек сыйфатлары, гореф-гадәтләр бары тик гаилә шартларында гына саклана, дип ышана японнар. Бала үстерү бит ул чиктән тыш җаваплы вазифа. Бала үстерү ул киләчәк буынны тәрбияләү. Японнарда гаилә кануннары искиткеч катгый. Аларны гаилә тәрбияли. Хезмәт коллективы, җәмгыятьтәге яшәү кануннары японнарда гаиләдә тәрбияләнә. Япон, әгәр аны башка дәүләтләр белән чагыштырсаң, 120 миллион бердәм әгъзадан горган зур бер гаилә. Шуңа күрә кияүгә чыгу, өйләнү — ир хатыны булу, хатын ире булу чиктәш тыш җаваплы, катгый кануннарга буйсынган вазифа. Нәкъ менә шуңа күрә «бурикко» кияүгә чыкканчы күңел ачып, иректә ләззәтләнеп калырга ашыга. Кызларга гына түгел, егетләргә дә—гаиләнең һәр әгъзасына семья- нең катгый законнарын тайпылгысыз үтәп бару зарур. Ир гаиләнең иминлеген саклый, мал таба. Хатын гаилә учагының җылылыгын саклый, яшәү өчен иң кулай, иң рәхәт шартлар тудырып тора. Карлларның вазифалары искиткеч җаваплы. Алар яшь буынга гореф-гадәтләрне, борынгыдан килгән яшәеш кануннарын тапшырып, шуларның төгәл үтәлешен тикшереп торалар. Белмим, тагын нинди халыкларда бар икән мондый җаваплылык? Японнар гаилә тормышына җиңел карый белмиләр. Гаиләдәге иң җаваплы эш — бала тәрбияләү. Баланы биш яшькә кадәр сөяләр, назлыйлар. Ул нәрсә тели, шуны бирәләр, нәрсә сорый — алалар. Тыймыйлар баланы. Бишкә кадәр бала ирекнең нәрсә икәнлеген тоярга тиеш. Ирек тоймаган, ирек яратмаган кеше шәхеслеккә ирешә алмый. Биш яшькә кадәр бала сорый икән — баш өсте: тели икән — вата, көйсезләнә икән — рәхим ит. Син ирекле, син бар нәрсәне дә татырга, кичерергә тиеш. Мөстәкыйльлек тәрбиясе шушы шартларда башлана. Сөю, назлау — без баланы аздырудан куркабыз. Японнар курыкмыйлар. Бу фикер безгә урыстан йоккандыр дип уйлыйм мин. Урыс солдат тәрбияли. Буйсыну беренче урында... Сөю, назлау, яратуны даими белгертеп тору сабыйның рухи дөньясын киңәйтү, ихтирам әлифбасына өйрәтү аның башкаларга кирәклелеген, кадерле булуын аңлату, аңына җиткерү өчен кулланыла. Биш тулгач, таләпләр үзгәрә. Ул хәзер җәмгыять кануннарына буйсынырга тиеш. Тәртипле булу, өлкәннәрне ихтирам итү, аларның сүзен тыңлау, көче җиткән кадәр гаиләнең иминлегенә өлеш кертү — биш яшьтән узган балага куелган шушы таләпләр тайпылгысыз үтәлеп барырга тиеш. Таләпләр сүздә генә калмый. Япон кешесе буйсына да белә, буйсындыруда ул каты куллы. Ул беркайчан да максатына ирешмичә туктамый. Ә инде ун яшькә җиткән балага бернинди ташлама бирелми. Өлкәннәргә нинди таләпләр куелса, аларга да шундый ук таләпләр. Ул хәзер тулы хокуклы гражданин, хәзер ул семья эшенең берсеннән дә читкә тайпылып кала алмый. Кадими чорда татарда да баланы нәкъ шушы ысулда тәрбияләгәннәрдер. Без бит советлашу дәверендә урыслаштык. Татар хатыннарын ике нәрсә аздырды. Шуның берсе, революциядән соң «хатыннар ирләр белән тигез» хокуклы булырга тиеш дигән пробле- 28 мапы юридик өлкәдән аерып, эш. хезмәт өлкәсендә куллану. Тигезлек көрәше нәтиҗәдә иң кара, ин авыр эшкә хатын-кызны җигеп куйды Икенче ялгышлык - татар тормыш-көнкүрешендә урыс гореф-гадәтләре өстенлек алуы. Урыс гасырлар буе сугышты Ирләр яуда, басып алуда. Хуҗалык хатын-кыз җилкәсендә Менә шушы шартларда марҗа ир хатыны булуга, гаилә җылылыгын саклауга, бала тәрбияләргә юнәлтә алмыйча, әкренләп ирдәүкәләнеп бетте Японнар күп гасырлар үзләренең атауларына бикләнеп яшәделәр. Башка илләр белән аралашу 1853 елла Иокагама ярларына коммодор Перри Америка флагы астында йөзүче эскадраны алып килен тупка тота башлаганнан сон гына җайга салынды Бүгенге көндә, башка илләр белән гаҗәп тыгыз аралашучы Япониядә кадими гореф-гадәтләр гаҗәп төгәл сакланган Японка иң беренче чиратта ир хатыны Америка язучысы (исеме онытылган) бер японның бизнес өлкәсендә партнеры белән сатулашуы турында сөйли Бизнесмен аратирә читтә, бер почмакта сүзгә катнашмыйча гына утырган хатынына күз сирпеп ала. дип яза америкалы. Килешергә кирәк икәнле!ен белгертеп, хатыны сиздермичә генә ымлап ала, килешмәскә тиешлеген күрсәт көндә башын селки Хакны күтәрергә кирәк чакта бармакларын өскә таба күтәрә, төшерергә кирәклекне аска габа бөгелгән бармаклар белән күрсәтә. Килешү тәмамлану белән япон хатыны кухняга кереп чәй әзерли башлады, дип яза Америка язучысы. Димәк, бу илдә хатын-кыздан тыйнаклык, иренең абруен саклый белү, җитәкчелек кылган очрак га да иренең гаиләдә хуҗа булуын, аның иреге глегенә җил-яңгыр тилермәү таләп ителә Японнарда «тройка белән кайту» дип аталган бер мәзәк гадәт яшәп килә. Ир кеше теге «түләүле мәхәббәт» йортында кирәгеннән артык исереп, чамадан тыш изрәп киткән очракта хуҗа хатын аны озатырга ике проститутканы җибәрә Алар ирне өенә хәтле култыклап илтәләр дә хатынына тапшыралар Япон гадәте буенча, хуҗабикә аларны якты йөз белән каршы алырга, чәй эчереп җибәрергә гиеш. Әйе. хатын җарияләрне шулай хөрмәтләп озатырга гиеш Бу гамәл иренең чын ир булуын, үз йортында хуҗа икәнлеген исбатлау өчен кирәк. Теге хатыннар киткәч, хуҗабикәнең иренә карата нинди чаралар күрүе, нинди җәза бирүе -бусы инде аның үз эше. Бәлки ул аны икенче көнне үк өеннән куып чыгарыр, кем белә? Ә кеше алдында ире шушындый җинаять эш башкарган очракта да хур итәргә, аның абруена кагылырга япон хатыны җөрьәт итә алмый Менә шушындый җаваплы эшкә тотыныр алдыннан, ягъни кияүгә чыкканчы, япон кызы иркенлекне татып калырга тиеш «Бурикко» аталган төркем шундыйлардан тора. Алар күңел ачалар. Туйганчы суытма ашыйлар, кино карыйлар, арзанлы кафеларга кереп тукланып чыгалар Нәкъ бездәге шикелле, а.тарның да яраткан артистлары, баш игән җырчылары. кумирлары бар. шуларга табынып ләззәтләнәләр. Ә инде кияүгә чыккач, мондый мавыгуларга урын калмаячак Япон хуҗабикәсенә карага таләпләр чиктән тыш катгый, чиктән тыш кырыс Кияүгә чыккач, ул картаеп үлгәнче гаилә учагын җылытып, ирен карап, балаларын тәрбияләп яшәртә мәҗбүр булачак Японнарның кап ый. гайпылгысыз үтәлергә тиешле бер кануннары бар Бу канун гаилә иминлеген туктаусыз кайтыр тын юру. Юк. хатын вә балалар белән генә чикләнеп калмый бу каптырту. Япониядә һәр җәмгыять берәмлеге шул ук гаилә. Урыс матрешкасын күрмәгән кетне дә юктыр* Япония нәкъ шул матрешканы хәтерләтә Иң тышкысы дәүләт, аның эчендә утрауның берсе, утрауны ачкач өлкә килеп чыт а. өлкә карнында шәһәр, шәһәрдә аерым сәнагәть берәмлеге, аның эчендә цех. ин үзәктә шуларнын барысына да җан өреп, системаның иминлеген саклап торучы төп. үзәк берәмлек гаилә Бу схеманы мин аңлаешлы булсын өчен генә тезеп күрсәттем Бу илдә җәмгыять төзелеше шундый тоташ, үзара нык береккән Аларны бер- берсеннән кубарын алып булмас га иде Рәсәйдәге шикелле җае чыгу белән аерылып китәргә өметләнеп яшәгән милли автономияләр юк анда һәм Япониянең бары тик бер генә милләттән торуы үзе бер көч. зур таяныч. Шушы үзара нык. ышанычлы береккән тоташ гаиләнең жаны япон хатыны. Ул эшчән. Ул тыйнак. Ул семья мәсьәләсендә чиктән тыш җаваплы һәм кайгыртучан. «Таң кояшы иле»ндәге хатын иренә. «Я тебе сказала!», «Сам дурак!»—дип бүксә киереп кычкыруны күз алдына да китерә алмый. Ничек инде гаилә башлыгына, ир кешегә шул сүзләрне әйтеп булсын? Әйткәч, ничек шундый ир белән яшәп булсын. Хатыныннан шундый сүз ишетергә лаек ир — юк. япон хатыны мондый хәлнең булуына ышана алмаячак... Фәлсәфәбезне тәмамлап, Токионың Сибуя мәхәлләсенә, «бурикко» кызлар янына кайтыйк... 14 _ _ налты белән егерме дүрт яшь арасында япон кызы үз иркендә яшәп кала ала. «Ирек» сүзен һәр халык үзенчә аңлый. Урыска бу сүз ни теләсәм, шуны эшлим, пошли вы на... мәгънәсендә аңлашыла. Татар инде «ирек» сүзенең мәгънәсен дә онытып бетергән. Хәтта анын тәме дә югалып өлгергән. Иң зур афәте, куркынычы шунда ки — без инде иреккә омтылмыйбыз да, ирекнең нәрсә икәнлеген белергә дә теләмибез. Без үзебезнең кол булып яшәвебезгә канәгать һәм шул канәгатьлеккә теш-тырнак белән ябышканбыз. Иреккә чыксак, безнең хакта кем кайгыртыр, Алла сакласын, ачка үлеп бетәрбез, дип куркабыз без. Җир канын, нефтебезне суыртып алып китүләре дә безгә табигый тоела. Күнеккәнбез. Японнар исә чиктән тыш милләтчел халык. Аларның гореф-гадәтләренә җиляңгыр тимәгән. Дин исән, көчле. Дин һәм гореф-гадәтләр тормышның җанын, иманын тәшкил итәләр. Җан һәм иман иминлеге. Менә шушы шартларда ят милләт японнар арасында үзенчә яши алмый. Ул йә японлаша, яисә моннан китә. Янымнан узган «бурикко» төркеме икегә бүленде дә янәшә урнашкан ике концерт залының икесенә таба агылды. Мин юлымны дәвам иттем. Каршымда бакча. Челтәрле тимер койма эчендә бары тик «Таң кояшы иле»ндә генә очрый торган тәрбияле агачлар. Мине башта паркның коймасы җәлеп итте. Чуеннан коелган матур челтәр. Безнең Баулыга да эләкте андый чуен челтәрләр. Ләкин культурасызлык, зәвык булмау, каныбызга сеңгән «совок»лык катнаш манкортлык чуен рәшәткәләрне ал һәм ак төскә буятты. Искиткеч килбәтсезләнде алга буялган чуен. Монда чуенны ком белән шомартып ялтыратканнар да тигез итеп лакка катырганнар. Исләрең китәрлек матур күренә койма. Бигрәк тә яшел ылыслар, чия-көрән яфраклар янәшәсендә. Токио каласының картасын сатып алмыйча мин зур ялгышлык эшләгәнмен икән. Күз яшенә тиң валютаны саклап тотмакчы идем. Берәр искә алырлык сувенирга җитмәсме дип сакладым инде. Дөрес, Тиба шәһәреннән Токиога бару һәм кайту өчен бергә алып бераз экономия ясадым, һәр урам чатлыгында меңләгән ымсындыргыч сувенирлар белән юл йөрү кулланмасы (путеводитель) саталар иде. Арзанлырагын сайлап алдым. Калган акчам нәрсәгә җитәр икән? Юк. баемыйча торып, мин башкача Япониягә килмәм. Баю мөмкинлеген миңа Аллаһы Тәгалә бирмәгән. Димәк, минем монда соңгы килүем. Әйе. соңгы. Ә күпме сон ул бездә Японияне күрүчеләр? Ниһаять, картадан торган урынымны эзләп таптым. Йойоги аталган парк иде бу. Император Мэйдзи (японнарның Петр Беренчеләре) сараеның бакчасы шушы паркка килеп терәлә иде. Тукта әле. бу бит дөнья күләмендә данлыклы бакча. Императорга бүләк итеп японнарның барлык атауларыннан иң матур агачларын шушы бакчага китереп утыртканнар. Монда «Таң кояшы иле»ндәге иң матур хризантемаларны (татарчасы кайчандыр булган, билгеле, хәзер онытылган) җыеп күргәзмә ясый- лар. Гомумэн, Мэйдзи гыйбадәтханәсенең бакчасындагы чәчәкләрне күрер өчен генә дә монда җир шарының иң ерак почмакларыннан киләләр Мин инде шул бакчаны, император сараен, андагы мәшһүр гыйбадәтханәне карарга җыенган идем Агымны полицейский туктатты. Парк коймасы буеннан узган асфальт юлны кешеләрдән әрчергә тотындылар Шоссе бушау белән шул урынга өсләренә кара күн куртка, кара күн чалбар кигән, чәчләрен чигәләреннән кырып алып, баш түбәсендә керпеләнеп торган юл калдырган егетләр ургылды. Аларга ияреп ботларын кысып торган алсу чалбар, зәңгәр чәчәкләр төшкән кин блузка кигән кызлар полиция әрчегән урынга агылдылар. Унар-унбишәр кешедән торган төркемнәргә бүленгән иделәр бу сәер бәндәләр Барысы да яшьләр, кыланышлары шундый, әйтерсең, психик атакага баралар һәр төркем үз магнитофонын алып килгән иде. Зур, тавышы еракларга яңгырый торган көчле магнитофоннар Фәрман яңгырады Магнитофоннар уйный башлады, елкылдап торган күн киемгә төренгән егетләр. Борынгы Рим гладиаторларына охшап, хәрәкәткә килделәр Мәйданда минем яшьлегем музыкасы рок-н-ролл яңгырый иде. һәр магнитофонның үз көе. һәр I әркем үзенчә бии. ләкин бер-берсен басарга, үзара ярышырга җыенмадылар 15 _ _ инәт Мәскәүдәге Измаил паркы, андагы татарлар җыела торган мәйдан, шушындагы кебек әллә ничә дистә төркем, һәрберсе үз көенә, үзенчә биеп күнел ачулар искә төште. Измаил паркына туган җирләрен сагынып җирсегән татар яшьләре җыела иде. Сугыштан соң Мәскәүдә төзелеш башлангач кара, авыр эшкә Татарстаннан татар яшьләрен ташыдылар. Бу эш татар милләтен «сыеклау», тоташ татарлар яшәгән җир!ә төрле төбәкләрдән әтрәкәләм туплау максаты белән эшләнде. һәм Измаил бакчасындагы биеп-җырлаулар шул астыртын эшләнгән кара җинаятькә протест булып яңгырый иде. Ә япон яшьләренең болай ярсып биюләренең сәбәбе нидән икән'* Мин шуны аңларга тырышам. Кабаг команда тавышы яңгырады. Дәррәү биюдән туктадылар Магнитофоннар да тукталды. Ял игәләр. Чирек сәгать чамасы ялдан соң кабаг команда. Кабат җир тетрәтеп бию башланды. Юк, бу биюдә күңел ачу, атна буе гел бер төрле хәрәкәтләнеп арыганнан соң гән язылдыру гына яшеренеп ятмый иде Бию бит ул әллә нинди катлаулы тойгыларны.яшерен теләкләрне, сүз белән аңлатып бул маслык омтылышларны сурәтләп күрсәтә. Без, татарлар. Рудольф Нуриевне аңлый алмадык. Безнең наданлык, коллык томаналыгы комачаулады гасырга бары тик бер генә тапкыр туа алган шәхсснен кылган гамәлләрен Рудольф Нуриев нәкъ Тукай башкарган вазифаны кабатлады. Габдулла Тукай аша тагар халкының дүрт гасыр коллыкта кичергән кимсенүләре бәреп чыккан булса, Нуриевның биюендә безнең теләкләребезгә. омг ылышларыбызга салган богауларны өзеп ташлап иреккә, мөстәкыйльлеккә омтылулар сурәтләнгән иде Ә без. татарлар, шуны аңлап, тагар халәтен бөгеп дөньяга аңлатырга теләгән милләттәшебезне тиешенчә зурлый белмәдек. Белмим, дөрес аңладыммы икән мин бу япон гладиаторларының биюләрен? Әйе, Япония җир шарындагы иң куркыныч ил. Япон утраулары тирәсендә әле сүнмәгән, бер-бер артлы уянып торган җитмеш җиде янар гау урнашкан һәр елны «Таң кояшы иле»ндә меңнән артык җир тетрәү булып ала Аларның кайсыларын сейсмик станцияләр генә сизеп кала, кайберләре искиткеч зур афәт ясап китә 1703 елда булган җир гегрөү вакытында 200 мен кеше һәлак булган. 1792 елда - 15 мен. 1923 елдагы зилзилә 140 мең кешене теге дөньяга алып киткән. 284 меңне гарипләндергән. Тарихта беренче тапкыр атом бомбаларын Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә ташладылар. 1945 елның 6 августында атом төше гасыры башланды. Хиросима шәһәренә ташлаган бомба шартлагач. 80 меңнән аргык кеше көлгә әйләнеп юкка чыкты. Дүрт айдан соң үлгән кешеләр саны 140 меңгә җитте, 1950 елны радиация чаткысыннан үл!ән кешеләрнең саны 200 меңнән арткан иде инде. Юк, икенче бөтендөнья сугышы японнар өчен шушы корбаннар белән генә чикләнмәде. 1945 елның 10 мартында 300 «оча торган кальга» дип аталган В-29 бомбардировщиклары Токио шәһәрен бомбага тоттылар. Бу турыда француз журналисты Робер Гилэн болай дип язган иде: «Бомбалар шартлый башлау белән японнарның агачтан һәм кәгазьдән ясаган йортлары тоташ учакка әверелеп яна башладылар. Көчле давыл һавада дөрләп янган такталарны, йорт җиһазларын очырып йөртә башлады. Урамга йөгереп чыккан кешеләрнең өстендәге киемнәре дөрләп януы йөгереп йөргән шәмнәрне хәтерләтә иде. Бомбадан куркып базга яшеренгән кешеләр кергән җирләрендә әзер кабер таптылар». Шул 1945 елның 10 мартындагы бомбага тотуда гына 197 мең кеше һаләк булган, гарипләнүчеләрнең саны 300 меңнән артык иде, дип язды чит ил газеталары. Сугыш вакытында япон шәһәрләрен туктаусыз бомбага тотып тордылар. Сугыш туктаганда Токио шәһәре Явыз Иван басып алган Казан каласын хәзерләтә иде. Исән калган биналар бөтенләй юк, дип яздылар 1945 елның сентябрендә Япониянең башкаласын күрүчеләр. Япон яшьләре шушы афәтне каһәрләп бииләр иде. «Әйе. без тиз арада, бик тиз арада баедык. Безнең илебездә ясалган һәр машина, без ясап суга төшергән һәр кораб, без теккән кием-салым, без тукыган тукымалар дөнья базарында иң затлы, иң үтүчән. Элек без сугыш осталары саналсак, хәзер без дөнья күләмендә иң оста һөнәрчеләр, иң сыйфатлы әйбер ясаучылар. Тырышып эшләсәң, бездә акчаны күп түлиләр. Яхшы эшләгән кеше турында завод-фабрика хуҗалары кайгырталар. Безне хезмәт сөйгән, эшли белгән өчен ихтирам итәләр»,— дигән фикерне сурәтли биючеләрнең хәрәкәтләнүләре. Адәм баласын эшли белгән өчен генә ихтирам итү—дөресме соң бу? Кеше бу дөньяга бәхет өчен килә. Бәхетле булу өчен, ирек өчен, мәхәббәт өчен. Ә без көнетөне эшлибез. Дөрес, эш, бигрәк тә бездәге шикелле сыйфатлы, зур керемнәр бирә торган эш. адәм баласын баета. Баю. кыйммәтле машиналар, затлы йорт җиһазлары, муллык шуның өчен генә киләмени адәм баласы бу дөньяга? Байлык өчен яшәүне без инкяр итәбез. Хезмәт өчен генә яшәүне дә без инкяр итәбез. Адәм баласы бәхетле булырга тиеш. Ә бәхеткә ирешү өчен ирек кирәк. Бәхетле булу өчен тынычлык кирәк. Мәхәббәт — менә нәрсә кирәк безгә Мәхәббәт нурларына коенып яшәмәгән бәндә бәхетлемени? Ниһаять, табигать. Үзен таш корылмалар эченә бикләгән кеше никадәр тырышмасын, күпме генә көч түкмәсен, барыбер бәхетле була алмый... Яшьләрнең биюе миңа менә шуны аңлатты. Бик озак карап тордым мин япон яшьләренең дөньяларын онытып, гәүдәләрен җимерер, имгәнер хәлгә җитеп биюләрен Моңа кадәр минем сәхнәдәге биюгә дә. балетка да болай карый алганым юк иде. Сихерләде мине япон яшьләренең биюе. Токиога килер алдыннан мин төне буе йоклый алмыйча план корып яттым. Минем планымда танылган сәүдә кәгъбасе — Гиндзаны. андагы данлыклы универмагларны, бары тик товарны төрер өчен генә дә елына 280 миллион иена чыгым корбан итүче «Такасимая» сәүдә үзәген күрү куелган иде. Унике миллионлы шәһәрне туйдырып торучы мәшһүр базар Цукидзины да күрмәкчс идем. Мин корган планда һәр кварталы үзенең борынгыдан калган гыйбадәтханәсе белән горурланып яши торган Асакаса районын күрү дә бар иде. Элек Токио Эдо аталып йөргән. Асакуса районында, шул чордан калган гадәтләр буенча, бер яисә икс катлы чын японнар архитектурасында салынган йортлар сакланган. Мине шул башкаланың иң милли, японнарча җыйнак төбәген барып күрү ымсындыра иде. Яшьләрнең 32 биюләрен карап торганда мин боларнын барысын да онытканмын. Биючеләр таралганда көн кичкә авышып бара иде Мин кайту ягына ашыктым Һәм башка бер генә илдә дә очрамый торган яна могҗизага юлыктым. Зәңгәрсу чынаяк плитәләр җәйгән перронда космик корабльга охшаган ак көмеш сигара — «Токио» поезды тора иде Янәшә алты-жиде кеше керерлек киң ишекләргә халык ташкыны агыла. Ишекнең як-ягында соргылт униформа кигән таза ирләр поезд эченә керүчеләрне ике куллап этеп, дөмбәсләп тутырып торалар. Дөмбәсләп торучылар да елмая, алар кулына эләккән «корбаннар» да. Арттан китереп кысуны тойган алдагылар да елмаюдан туктамыйлар Минем ихтыярсыз рәвештә «пик сәгатьләрендә» Мәскәү метросына керүчеләр сурәте күз алдыма килеп басты. Мәскәүдә бик күп милләт вәкилләре тупланган Урыс иленең башкаласы булганлыктан, чит ил кешеләре мәскәүлеләрне «урыс» дип атыйлар Менә шул урыс аталган Мәскәү милләте «пик сәгатьләре»ндә елмаюын гына түгел, адәмиләргә хас башка сыйфатларын да югалта. Метро вагонына керүчеләрнең күзләре акая, битләреннән кан кача, авыз кыйшая, нервлар кысылган пружина киеренкелегендә Шундый чакларда сине алда i оручыга китереп сыласалар, ул кеше мизгел эчендә сиңа ташлана. Ничә тапкыр шундый хәлгә юлыкканым бар: әгәр сине ябык, күз аслары кара көеп чыккан хатынга китереп кыссалар, ул чыелдап җибәрә дә тырнакларын синең битеңә батыра Юан хатыннар ни сәбәптер түземрәк булалар. Белмим, бәлки кысылганда аларнын тәннәре алай ук авыртмый торгандыр? Әллә, гомумән, ябык хатыннарны тормыш туктаусыз дөмбәсләп торганга, ташкында сыта башлагач, аларнын түземнәре шулай тиз югаламы? Ниһаять, перрон бушап калды. Көмеш сигара салмак кына урыныннан кузгалды. Көпчәкләр шыгырдавы, ват оннарның бер-берсенә бәрелеп шакылдавы —мондый тавышлар ишетелми иде. Бертавышсыз урыныннан кузгалды Токио поезды һәм икенче мизгелдә ул юрган урын буш иде инде. Мин гади поездга утырып Тиба шәһәренә кайтып киттем Икенче көнне иртән без Тиба портыннан кузгалып Касима портына таба юл тоттык. Касимадан соң Хатинохе. аннан соң Акита Без алып килгән йөкне бушатын бетерергә тиеш Йөкне бушатып бетергәннән соң Кытайга, аның Ксинанг исемле портына кузгалырга тиеш идек Моторист Петровның хәле көннән-көн авырая Аны Япониядә калдырырга рөхсәт итмәделәр. Әгәр Петровны Владивостокка илтсәк. Ксинанг портына кадәр корабның ягулыгы җитмәячәк. Димәк, без Владивосток белән Ксинанг арасындагы берәр портка кереп, ятулык алып чыгарта тиешбез Бу турыда әле беркем белми. Ягулыкның әз булуы турында миңа өлкән механик сер итен әйтте. Кайсы портка керербез икән'’ Ягулык алып чыгар өчен иң уңайлы порт Гонконг. Минем шушы кәшә кадәр Гонконгны күргәнем юк Аны да күреп чыгарга насыйп булса? Белмим инде, бу сәяхәт миңа бик күп яңа күренешләр бүләк итле Комсызланмаска кирәк Палубадан кораб артыннан калган кильватер агымына каран торам Башымда катлаулы уйлар. Күңелемдә тынгысыз тойгылар кайный Кемдер минем беләгемнән тогты Борылып карадым. Янымда корабның аш пешерүчесе Мария Петровна Иванова басып тора иде. Сәер булып китте Шушы көнгә кадәр бу кызны палубада күргәнем юк иде әле Көне буе камбузда эшли. Эше бетү белән каютасына чума Беркем белән аралашмый да шикелле Нишләп йөри икән төн уртасында кораб палубасында’’ Сез бит. Габдрахман Бакирович. корабка килгән японнар белән гел сөйләшеп торасыз, әйеме? Гел дип инде, жае чыкканда сөйләшкәлим Аларнын бит күбесе үз теленнән т ыш башка бер тел белми Мин сезгә бер үтенечемне әйтсәм, экипажга сөйләп йөрмәссезме? Mania якынрак килеп басты Як-ягына каранып калды Тынлап торучыны күрмәгәч, дәвам итте Японнар ошый мина Гел елмаеп 3 «к У • * ю йөриләр. Яшәүләре дә бик тә бай шикелле. Докерлар арасында өйләнмәгәннәре булса... әгәр урыс кызы белән... никахлашасылары килсә.. мин риза. — Тук гагыз әле, Мария Петровна, - дидем мин тәмам югалып калып.— Соң бит сез японча бер генә сүз дә белмисез. — Яши башлагач, кирәк булса, өйрәнермен әле. Ир оелән хатын арасындагы эшне телсез дә башкарып була бит аны. Маша күкелдәп көлде. — Ә нигә соң үзебезнең кешегә, урыс диңгезчесенә чыгарга иләмисез?— дидем мин әле һаман төшенеп җитә алмыйча. — Безнең диңгезчеләргәме? Спаси бог! Күрмисезмени аларның нинди икәнлекләрен? Алар бит дөнья көтүнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Алар- га. - Мария Петровна бугазына чиертеп күрсәтте, —^пушы булсын да бер тапкыр кереп чыгарга итәк асты булсын. Бездә бит гаилә йөген гел хатыннар сөйри. Әниемнең гомер буе исерек ирен туйдырып, шуны карап кара гүргә утыз тугыз яшендә керүен мәңге онытачагым юк Әни мәрхүмә, әти саналган шул сәрхүшне өйгә сөйрәп алып кайта иде, чишендереп яткыра иде. Икенче көнне йокыдан уяну белән баш төзәтергә аракы тыкырдата башлый. Без җиде бала, барыбызны да әни ашата, өстебезне дә ул карый. Каян алсын ул акча? Үзен сатсынмени? Утыз яшендә мәрхүмәнең тешләре коелып бетте. Аны инде кем сатып алсын? Акча бирмәгәч, алкаш тәресе әниемне кыйнарга тотына. Шул гына кыйнап үтерде инде мескенкәемне. Ә үзе әле исән. Үзен инде бишме, алтымы хатын куып чыгарды. Хәзер безнең теңкәбезне корыта акча сорап. Үлми дә ичмасам. Ә сез нигә урыска гына чыкмыйсыз дип сорыйсыз. Я их в гробу видела в белых тапочках. Спаси бог. Гомергә ир күрмәсәм дә урыска чыгасым юк. Мария Петровнаның зары аңлашыла иде. Чыннан да, эчкечелек, беренче чиратта, гаиләне, семья җылысын, аның күркәмлеген саклаучы хуҗабикәне аяктан бәреп ега. һәм сәрхүшлекне туктатырга бернинди чара юк. Беренчедән, урысның гореф-гадәтләре аракыга чыланган. Икенчедән, милексез коллыкта, крепостнойлыкта яшәү аракыга тотынырга мәҗбүр итә. Өченчедән, урыс язмышының яулап алуларга, сугышка, хәрбилеккә беркеп бетүе. Урыс империясе — ул тоташ бер казарма, бу шартларда айнык яшәү мөмкин дә түгел диярлек. Дүртенчедән, совет чоры һәр эшне, һәр гамәлне аракыга бәйләп эшләттерде. Эшкә урнашасың килсә—урнаштыручыны чакырып, аның белән эчәргә кирәк. Урнашкач, үзеңнең коллективны ихтирамлавыңны исбатлау өчен эчәргә. Тугантумачаны хөрмәт игүеңне күрсәтер өчен — кабат аракы. Әйбер табу — шул ук аракыга бәйләнгән. Атлаган саен шуңа килеп юлыгасын. Ул әле урысларга җиңелрәк. Аларның мең еллык тәҗрибәләре бар. Аларда иммунитет барлыкка килгән. Татарларның хәле бигрәк тә авыр: без бит революциягә, хәтта колхозлашуга чаклы да бик сирәк эчкәнбез. Бездә әле иммун системасы барлыкка килмәгән, шуңа күрә, безнең өчен аракының куркынычы чиктән тыш зур. — Соң бит. Мария Петровна, урысларның йөз проценты да алкаш- лар дисәк, ялганчы булырбыз. Очрамыймени егетләрнең эчми торганнары? — Алдыйлар да бар. Сез дөрес әйтәсез. Эчми торган юньлерәк егетләрне безнең Ирина шикелле проституткалар эләктереп торалар. Монда эләккәнче без бит Ирина белән бер корабта эшләдек. Аның йөзү эшенә урнашуына күп дигәндә ел ярым чамасы. Эшли башлады, буйдак диңгезчеләрне җентекләп тикшереп чыкты. Арада иң әйбәтенең астына кереп ятты. Башта бала ясатты. Шуннан соң. өйләнмәсәң, асылынып үләм. ни өчен асылынуымны язып калдырам, дип куркытты. Өйләнде инде мескен, нишләсен? Экипаждагы иң әйбәт егет иде. Мәскәүдән. Өстәвенә. Ирина киявенең әтисе-әнисе әллә нинди мәшһүр кешеләр. Ә хәзер күрә торгансыздыр инде? һәр төнне үзен берәрсенә сата. Тирә-юньдә дулкыннар шаулый. Кораб сизелер-сизелмәс кенә дерелди Винт болгаткан су өскә кайнап чыга да күбекләнгән аксыл юл булып сузылып кала. Аш пешерүче белән сөйләшә башлагач, диңгез шаулавын тыңлап торуның тәме бетте. Мария Пе|ровна, японнар белән сез ботка пешерә алмассыз дип куркам. Алар бит чиктән тыш көчле милләтчеләр. Гореф-гадәтне саклау аларда шулкадәр көчле, шундый катгый. Юк. минемчә, алар ят милләткә, бигрәк гә урыс кызына, өйләнмәсләр - Алай булгач, бер генә минут көтеп торыгыз әле. Мин сезгә бер кәгазь күрсәтәм Шуны укып чыгып, төзәтеп бирә алмассызмы икән’ Мин сезне буш калдырмас идем. Кәгазьдәге язуны төзәтү генә булса, нинди «буш калдырмау» инде ул. Әйдәгез, күрсәтегез. Мария Петровна ун минут чамасы югалып торды да миңа букчага салынган хат тоттырды: Укып карагыз да ялгыш урыннары булса, рәхим итеп, төзәтегез Иртәгә миңа кире бирерсез Бер-беребезгә тыныч йокы теләп, саубуллаштык. 17 ат урысча язылган иде. Адресатның исемен уку белән мин бу хатның җавапсыз калачагын аңлап алдым. «Привет из Мурманска! Ален, ты мне обещал написать, а сам не пишешь Ты тогда просто обману i или болеешь' Когда получишь это письмо, обязательно ответь и в письме обязательно пришли вызов. Теперь нам разрешают ехать в гости за границ\ так что обязательно в письмо вложи вызов Мои данные для вызова. Родилась в 1958 год) в селе Тарасовка Житомирской области образование 10 классов. Член ВЛКСМ. Не судимая Родственники за границей не проживают. С 1979 года работаю в Мурманском пароходстве поваром Неоднократно поощрялась, ударник комтруда. Ален, когда я у тебя была в Бордо, ты мне показал дом. сад, хозяйственные построения. Я увидела много того, что ужасно запущено. Работать я люблю если ты доверишь мне я все приведу в порядок, так что после не пожа зеешь. чпю меня вызвал к себе во Францию Жду письмо и вызова. Целую тысячу раз Мария » Кызганыч булып китте. Өч хатын-кыз арасында, минемчә, иң тырышы, иплесе иде. Сәяхәтнең башында диңгезчеләрнең күбесе аның тирәсендә йөреп карадылар да, бу кызны җиңел генә аздырып булмаслыгын аңлагач, гәртәләрсн бордылар Аш пешерүче чиста яши иде. Җыйнак, зәвык белән киенә. Чибәрле!е дә җигәрлек. Буйсыны исә кием күргәзмәләрендә мода яңалыкларын күрсәтеп йөрергә ярарлык иде Нишләп бу кыз шушы көнгә кадәр үзенә тиңне габа алма! ан, дигән соравыма Мариянең Бордо портындагы стивидорга я и ан хаты җавап бирде. Урыс егетләрен чыннан да. өнәми иде аш пешерүчебез Ул инде сәрхушлекнең куркыныч бер каза икәнлеген аңлаган, аннан саклану мөмкинлеге булуына ышанмый oauuiaian Хәтта зчми торган егеткә чыксам да әкренләп ул ла эчә башлар, безнең ил егете белән гаилә кору мөмкин түгел дитәп нәтиҗәгә килгән иде бу тырыш кыз Хаты мин кабат укып чыктым. Ален, французларга хас хатын-кыз белән аралашуга җиңел карашлы, нечкә сыйраклар белән мавыгыр! а күнеккән бер бәндә кебек тоелды миңа Ул инде кышы үзенең өенә үк алып барган Совет кешесенең кытлыкта яшәвен белеп, кызны байлыкка кызыкгырып «эшкәртү» иле бу. Француз егете теләгәнен ала алмаган, күрәсең Ул инде Марияне күптән оныгкандыр Аш пешерүче исә француз фраерының йор!-җирен күрсәтеп йөрүен үзенчә аңлаган Мин аңа Х ошыйм булса кирәк, бәлки ул миңа өйләнергә тели юргандыр, дигән нәтиҗә чыгарган Мария Петровна, һәм менә француз егетенә хат яза. Соңгы елларда совет илендә туып-үскән кызларның чит ил кешесенә кияүгә чыгарга омтылулары миңа мәгълүм иде. Морадларына ирешүчеләр саны да инде шактый иде. Берәүләр чит илләргә укырга китәргә тырыша. Икенчеләр, үзләрендә талант икәнлеген аңлаганнан соң, СССР шартларында Алла биргән бу кыйммәтле бүләкнең кирәксезлеген аңлап, ничек булса да чит илгә таярга тырышалар. Кайбер кызлар башта валютага эшли торган проституткалыкны сайлый. Шул эштә тәҗрибә гуплый да ачыграк авызлы чит ил кешесен камытлап, шуның чанасына хуҗабикә булып менеп утыра. Бу ысул — иң отышлысы. Мария Петровнага ярдәм кулы сузарга кирәк иде. Мин аның хатын үзгәртебрәк язарга ниятләдем. Ул бит. мескен. Франциядә коммунистик хезмәт ударнигының сукыр бер тиен тормаганлыгын. ВЛКСМ әгъзасы булуның кияүгә чыгу өчен ярдәм итмәвен, туганнарының чит илләрдә булмавы нигә кирәк икәнлеген — боларның берсен генә дә аңламый иде. Мескенкәй, виза ачтыру өчен күп тапкыр анкета тутырган. Шул анкетага кергән сорауларга җавап язу чит ил егетенә хат язганда да кирәк дип ышанган инде бичара. Хатны тулысынча үзгәртергә туры килде. «Хөрмәтле Ален,— дип башладым мин.— Сез бәлки онытып та бетергәнсездер инде? Бордо шәһәрендә очрашып танышу ни сәбәпледер әле һаман минем күз алдымда тора. Минем шушы көнгә кадәр сезнең шикелле культуралы, шаян табигатьле егетне очратканым юк иде. Бәлки, шуңа күрә оныта алмый торганмындыр? Әгәр шул очрашу хәтерегездә сакланган булса, сез мине онытмаган булсагыз, тагын бер тапкыр очрашырга теләсәгез, мин каршы килмәс идем. Чакыру кәгазе җибәрергә теләсәгез, мин Бордо шәһәренә барып кайта алам. Телисез икән, мин үзем сезне чакыра алам. Советлар Союзын күреп китәрсез, теләсәгез Кырымга. Кавказга барып кайтырбыз. Сезне Совет иле белән таныштырырлык мөмкинлекләрем бар минем. Кунак итәргә дә кулымнан килер дип өметләнәм. Теләгегез булса, миңа хат языгыз. Кирәк тапсагыз, чакыру кәгазен дә җибәрә алам. Әгәр инде башта үзегез мине чакырырга теләсәгез, рәхим итегез. Мин әзер. Бордо миңа ошады. Ул шәһәрне кабат күреп кайту миңа шатлык кына китерәчәк. Мин 1958 елда туганмын (француз хатын-кызы үзенең ничә яшьтә булуын әйтми, ялгыш- масам). Тулысынча исем-фамилиям — Иванова Мария Петровна. Мурман шәһәрендә уз квартирамда ялгыз яшим. Чакыруны С Мурман шәһәре. Совет урамы. 17, 42 квартира адресы белән җибәрсәгез, хат килеп җитми калмас. Әйе, кисәтергә онытканмын икән. Мин Бордога барсам, сезнең йортта яшәргә җыенмыйм. Әгәр миңа якын-тирәдән берәр бүлмә әзерләсәгез, рәхмәт белдерер идем Сез Мурманга килсәгез, мин сезгә андый бүлмәне алдан әзерләп куярмын. Эш менә нәрсәдә, бездә. Совет илендә, егет белән кыз никахтан соң гына бергә яшиләр. Бу катгый, һичшиксез үтәлергә тиешле гадәт. Сезне сагынып калучы Мария Ивановна.» Хатның үзем язган вариантын мин аш пешерүчегә иртәнге чәйдән соң камбузга кереп тапшырып чыктым. Шул көннән башлап, кают-компани- ягә соңгарып калып килгән чакларда минем өстәлемдә кимерергә зур сөяк, тәмле итеп кыздырылган бер бөтен балык була башлады. Утыз елдан артык әдәбият белән шөгыльләнеп, минем әле бу кадәр «гонорар» алганым юк иде. Чыннан да, кешегә кирәкле темага язу синең үзеңә дә зур файда китерә икән. Моңа кадәр хакимияткә мәдхия җырлаучылар гына матди файдага ирешә дип ышанып йөрүем тулысынча дөрес булып чыкмаган, күрәсең... 18 ичә агент миңа хат китерде. Кызымның хаты. Сингапурга язган. Без киткәч, кемдер шул хатны монда. Япониягә җибәргән. Хат мине Акита портында куып җитте. СССРдагы хат йөреше белән К чагыштырам. Мин элек Восьмая Соколиная урамындагы җиденче йортның 43 квартирында яшәдем, шуннан 131-нчегә күчтем. Хат шул квар- |ирага килә һәм югала. Кырык өченче фатирның хуҗасы белән сөйләшәм, ул әйтә: «Мин сезнең хатларыгызны ташырга ялланмадым, адресын дөрес язсыннар», ди. Почтага барам. Гариза калдырам. Вәгь- дә бирәләр һәм оныталар. Хат кына гүгел, җибәргән китаплар, бандерольләр юкка чыкты. Берни эшләп булмый Рәсәй. «уртак аршын белән үлчәп булмый торган ил...» Кызым язган: «У нас все в порядке, гьфу-тьфу. Мы с мамой работаем. На работе все хорошо, хотя ее и много, но главное спокойно, милые доброжелательные люди, теплая атмосфера... Кстати, мой бывший начальник Р Т. тоже ушел в январе из «Литературной России» и теперь, говорят, третье лицо в КПК при ЦК КПРФ... Периодически звонит Юра Амбернади, интересуется, как твои дела и как мы зимуем без тебя. И еще очень много народу звонит тебе, все просят передать привез... В продуктовых магазинах ситуация все та же, поэтому с марта в Москве вводят карточки: на мясо, масло, колбасу, крупу и спиртное минимум, а остальное по коммерческим ценам. Но нам обещали, может быть, прибавить зарплату. Мы с мамулей всем съестным обеспечены благодаря заказам. Писателям все время подбрасывают то колбасу, то сосисок. Так что все в порядке, не волнуйся. А как гам наш Колумб Исергаповский? Надеемся, что доволен жизнью, что путешествие пойдет тебе на пользу. Очень ждем письма из Вентспилсу дошли только два. го, о котором ты писал, что оно было написано в плохом настроении, не получили. Дядюшка мой пишет, что у него все в порядке, твой племянник тоже процветает. Передает тебе приветы. Не знаю, дойдет ли это письмо до Сингапура. Во всяком случае, надеюсь. Очень любящая тебя и скучающая по тебе дочь» Минем балам. Бар микән шуның белән чагыштырыр нәрсә? Сөйгән ярың чикгәш тыш газиз сиңа. Әкиятләрдә, борышы әдәбиятта, урта гасырларга кадәр адәм балаларын үзара мәхәббәт һәм гади ярату бәйләп юрган. Мәхәббәт. «Илиада» аңлатуы буенча, сугыш башлануга сәбәп булган. Таһир һәм Зөһрә». «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Тиретан һәм Изольда», һәр әдәби әсәрнең үзәгендә элек мәхәббәт тирәсендә барлыкка килгән коллизия мөнәсәбәтләрнең кайнар төене яткан. «Мәхәббәт эшен» ничек башкарырга кирәклеге турында кулланмалар язып, аны гади бер көндәлек гамәл итеп куллана бантлагач, әдәбият аптырашта калды Яңа әдәбият сюжет корганда мәхәббәткә артык ышанып бетми, шуның аркасында авангард ысуллары андерграунд, детектив, башка төрле алымнар барлыкка килде. Ә менә бала мәсьәләсе кеше анадан туып, гаиләдә тәрбия алган очракта, беркайчан да бәгырьләрне тетрәндереп торудан туктамас шикелле тоела. Бер яше тулган көнне кызымны әнисе Одессага алып килде. Хатынымның кулында авыр чемодан, кызымны стюардесса күтәргән. Стюардесса аны миңа бирде. Бала әнисенә карады: Курыкма, кызым, әтиең бит бу. Әттәң, диде хатыным миңа күрсәтеп. Бала бер генә мизгелгә икеләнеп торды да. еламады, гәүдәсе белән миңа сырышты. Күп, бик күп еллар үтте шул мизгелдән соң. баламның сабыйларча йомшак сырышуын күкрәтем әле дә гоя. Без икебез дә Одессаны ярата идек. Без ул чакта Зур Фонтан линиясенең Өченче станциясендә, җиденче поликлиника янында гора идек Мин ялда Социалистик системада ашыйсы килгән кеше эшләргә игеш иде Мин әле һәман хәтерлим Нобель бүләге лауреаты Иосиф Бро- дскийтты эшкә йөрмәгән өчен (тунеядство) суд ясап төрмәгә ябуларын Социализм бер яшьлек балаларны эшкә җикми иде. Бакчага йөри башлаганчы аларга идеология йөген дә көчләп такмыйлар иде Иртәнгелекне ашагач, кызымның йокыдан уянганын көтеп утырам Баланы ашатабыз. Әнисе анын колготкасын. күлмәген алыштыра. Кызымны җиңел коляскага утыртам. Без сәяхәткә чыгып китәбез. Минем чордашым, хәзер инде татар әдәбиятының классигы Мөхәммәт Мәһдиев. кара «Волга» ярата иде Зигмунд Фрейд һәм Эрих Фромм системасында психоанализ Мөхәммәтнең кара «Волга» яратуының асылында нәрсә, нинди психологик доминанта ятканлыгын җиңел аңлата. Ә без яшәешнең икенче адымына аяк баскан кызым белән трамвай ярата идек. Тукталышка чыгабыз. Олы фонтанның Уналтынчы станциясе ягыннан унсигезнече трамвай килә. Алгы ишектән кызымны, һәм колясканы күтәреп трамвайга керәм. Балалы иргә урын бирәләр Кызым тәрәзәдән Олы фонтанның йортларын карап бара Мин одесситкаларның сөйләшкәннәрен тыңлыйм. Белмим, элеккеге СССРның кайсы шәһәрендә шулай трагико-комик ысулда сөйләштеләр икән? Одесситлык бит ул беренче чиратта яшәү ысулы, шушы шәһәрдә яши алу бәхетенә ирешү белән горурлану һәм бүгенме, иртәгәме. һичшиксез, моңа кадәр тарих белмәгән бер бөек могҗиза булыр дип өметләнеп көтү. Бәлки, шуңа күрә, мин шушы көнгә кадәр Одесса чорын Эрнест Хемингуэй үзенең Парижда яшәвен тоташ бәйрәм итеп тойган шикелле шул заманның Хәтирәләре белән сабыйларча куанып йөрим. Куликов поле. Унсигезенче трамвайның соңгы тукталышы Тимер юл вокзалы, өлкә комитеты, хәрби округ биналары урнашкан бу мәйданны нигә «Куликово поле» дип атап йөртүләренең серенә мин шушы көнгә кадәр төшенә алмыйм Алтын Урда чорында һәм Кырым ханлыгы көчле чакта Одесса Хач-бәй исемле зур татар авылы булган Бу җир төрекләр кулына күчкәч, портка әверелгән урынны Хаҗи-бәй дип атап йөртә башлаганнар. Әби патша чорында Хаҗи-бәйне урыслар басып алган, ләкин урамнарга, мәйданнарга урыс исемнәре кушып бетерсәләр дә, Одесса үзенең Урта диңгез һәм Якын Көнчыгыш культурасы салган оеткыдан арына алмаган. Төрек-грек-итальян-еврей-фран- цуз культураларының йогынтысы тудырган интернациональ кала. Монда диңгезчеләрне ачыктан-ачык. синең үзеңә сиздереп яраталар иде. Диңгезчеләргә карата булган ихтирам җир шарының башка кайсы портында, бәлки Сингапурда, яисә диңгезчеләр каласы Порт-Сәгыйтьтә саклангандыр? Куликов мәйданындагы барлык күгәрченнәр белән исәнләшеп чыккач. вокзал каршына киләбез. Ике аягы сугышта өзелгән моряк-инвалид «Братишка» янына тукталабыз. Ул безгә Одессаның соңгы яңалыкларын сөйли. Без аның белән илле бишенче еллардан бирле дуслар. Братишка (аның инде исеме дә булгандыр, әмма Одесса бу гаҗәеп шәхесне шушы исем белән генә белә иде) кызыма үзе сата торган уенчыклар арасыннан иң матур сызгыра торган балчык (керамик) сыбызгыны сайлап бирә. Шуны сызгырта-сызгырта Одессаның данлыклы базары Привозга таба юл тотабыз. Базар капкасы төбендә боз сатучы еврей Ефим Самуилович елмаеп каршы ала. — Фима. бозың күпме тора? — Нынче лед подорожал.— дип башлый ул сүзен. Бу кеше сатарга да оста, яһүдләр турында анекдот сөйләргә дә. Анекдотны мин башлыйм. Ул дәвам итә. Өч-дүрт яңа анекдот ишеткәннән соң базар эченә кереп карт яһүдәләрнең тавык алганда сатулашуларын тыңлыйбыз кызым белән. Бу турда сөйли башласаң озакка китәр иде. Исән булсам, хикәя итеп сөйләрмен әле бу хакта. Тавык сата торган җирдән җимешләр рәтенә киләбез. Кызыма иң затлы, иң кыйммәтле виноград сайлап алам. Күбрәк «кызлар бармагы» аталган сорт туры килә Без аны базар читендәге кранга барып әйбәтләп юабыз. Башта кызыма күкрәкчә киге- рәм һәм виноградны кулына тоттырам. Ул аны ашыкмыйча гына, кош баласына охшатып суыра башлый. Мин хәзер троллейбуска да. трамвайга да утырмыйм Пушкин проспектыннан җәяү китәм. Алдан коляскага утырган кызым Мин арттан Урамның як-ягына утырткан чинар агачларының ботаклары өстә тоташ гөмбәз ясап, үзара тоташып беткәннәр. Яктылык яфраклар аша гына саркып керә. Сал кынча. Франциядә! е Бордо урамын хәтерләтә бу урам. Йортлар Одессаның мэры кардинал Ришельенын энесенең малае де Ришелье чорында салынганнар Аларнын архитектурасы шундый төгәл, соңгы чор классик ысулы шулкадәр мул, тулы иҗаглантан. кайбер йортлар янына туктап туйганчы каран юрабыз. Белмим, яшь ярымлык бала мин сөйләгәннең эчтәлеген аңлый идеме икән.’ Аңламаса, ул нигә шундый зур дикъкать белән тыңлап йөрде икән? Икебезгә дә рәхәт иде ул чакта. Ул чор яшәвемнең иң бәхетле, тоташ канәгатьлектән, саф шатлыктан торган чоры иде. Де ибас урамына җитәргә ике мәхәллә кала. Одесса чорында Пушкин яшәгән йортка. «Моряк» редакциясенә керәбез. «Моряк»ның редакторлары шактый сш алышынып торды. Җаваплы партия эшендәге түрә берәр ялгышлык ычкындыра, яисә өстәрәк утыручыларның сүзен колак салып тыңламый башлый. Аны газетага редактор итеп утыртып куялар һәм чираттагы яшан кеше килеп утырганчы эшләтәләр. Җаваплы сәр- катиб Косоногий газетада озак эшләде. Бервакыт мин шактый еш .мәкаләләр язгалап алдым һәм кыска хикәяләр конкурсында беренче урынны алганнан соң гукгадым. Косоногий минем кызымны мактый. Бу инде минем күңелемә бал да май. Ниһая1ь. уртак фикергә киләбез, акыллы булачак, һәм инде унынчымы. унҗиденче тапкырмы җаваплы сәркатиб минем «Железный слон»га беренче урынны бирер алдыннан булган мәрәкә турында сөйли Жюри әгъзалары бер авыздан бирмик беренче урынны, хикәя авторның үзенеке түгел, каяндыр күчереп алган дигән карарга килделәр Мин әй том, «каяндыр» дәлил түгел Әйтегез каян икәнлеген. Ә мин аның үзе язганын гулысынча дәлилли алам. Беренчедән, вакыйга авторның үзе эшләгән «Чолым» пароходында бара Икенчедән, хикәягә редакциягә килгәндә ул пароход, чыннан да. Александриягә Херсоннан бодай ташый иде. Өченчедән, стиль дигән нәрсәне сез аера белмисезмени? Мин сезгә аның «Моряк»та басылган мәкаләләрен күрсәтә алам нәкъ шушы стильдә язылган. Безнең икебезгә дә рәхәт. Миңа конкурста җиңү ләззәте. Косоно- гийга әдәбиятың нечкәлекләрен белү. Җаваплы сәркатип конкурста икенче урынны алган «Аркадий Гайдар» теплоходының икенче механигы Аркадий Хасинның нәшриятка китап чыгару өчен кулъязма тапшыруын белгертә. Мине дә үгетли, яңа хикәяләр язарга, җыен г ык әзерләргә куша Мин тыңлыйм. Рәхмәт әйтәм. Хикәяләрем «Совет әдәбиягы»нда, «Ялкын»да басыла башлавым турында сөйләмим, яшерәм. Ул чак га га гарча язу минем өчен ифрат авыр иде Тел онытылган. Гатарча сөйләшеп йөрмәгәч, телнең музыкасын, моңын тоя алмыйсың. Язар өчен шул музыка кирәк. Ә мин язарга тырышам Иҗат минем өчен гыйбадәт кылуга тиң иде. Бәлки, шул иҗат эше саклап калгандыр манкортлашудан? Татарчага күчә бантлавымны яшерәм сәркатиптан Милли хис бит ул мәхәббәт гойг ысына гиң. Аны теләсә кемгә сөйләп булмый Ул чакта мин Гомәр агадан, Хәсән Туфаннан, Фатих ага Хөснидән фатиха алган идем инде Сибгат ага Хәким белән бераз соңрак таныштым . Иҗатның иң гаглы чоры иде алтмышынчы елның урталарында. Тагар язучылары белән тыгызрак аралаша башлагач ачылды минем күзем Минем буын әдипләренең күпчелеген әдәбиятка күренеклелеккә омтылу г слоте камчы ran кигергән. Ә инде тәхеткә үрмәләп, әдәбият дилбегәсен эләктерүгә ирешкән урта кулларны дан гына канәгатьләндерми. Алар, әдәбиятның җилкәсенә атланып, байлык тупларга керешәләр. 19 __ едакциядән чыккач, без Одессаның Морозли сараена урнашкан Көнбатыш сәнгате музеена керәбез. Революциягә кадәр бу шәһәрдә байлар күп булган. Дөнья күләмендә мәшһүр опера театры, ул чорда СССРда дан тоткан оперетта, филармония һәм ике консерваториянең берсе сугыштан соң гына ябылды. Шуңа өстәп. Гнесиннар мәктәбе белән ярышып эшләүче Столярский исемендәге музыка мәктәбе, зур, бай картина галереясы, диңгез музее, археология музее. Кызым белән без аларның барысын да төпчелләп карап чыктык. Көнбатыш сәнгате музеенда минем балама нидерланд һәм фламанд сәнгате ошый иде. Утыз ел чамасы вакыт үтте, рәсемнәрнең исемнәрен тулысынча хәтерләмим. Геда, Лиотар. Снейдерс, Иордане һәм Рубенс — бу авторларның эшләре бар иде анда. Пыяла вазага салып өстәлгә утырткан җимешләр ымсындыргыч матур. Кызым бармагы белән төртеп күрсәтә: — Мәм-мәм... — Әйе. мәм-мәм шул,—дим баламның зирәклегенә сокланып. Озаклап карап йөрибез дә минем иң яраткан экспонатым, борынгы җизгә көмеш бизәкләр төшереп эшләнгән фарсы калканы, ияре һәм корыч җепләрдән үрелгән көбә янына туктап ләззәтләнәбез. Ничә тапкыр карадым икән мин шул урта гасырларда фарсы осталары иҗат иткән бөек матурлыкны? Калькуттаның Милли музеенда Бөек Моголлар династиядән булган ханнарның кораллары саклана Искиткеч тәэсирле, ир-егетлек хисләре уята торган кырыс матурлык балкыта Дәмәшкъ, Самсун. Тәһран осталары ясаган салкын кораллар. Алардан балкыган матурлык әле һаман миндә саклана... Кызыма биш яшь булгач, мин аны Мәскәүдәге Пушкин музеена йөртә башладым. Бер баруда бары тик бер генә илнең сәнгатен карый идек Борынгы Бабилдан. Шумердан. Борынгы Мисырдан башлап һәр илнен. һәр чорның сәнгатен без кабат-кабат карап чыктык. Өлкән классларда укыганда кызым миңа әйтте: — Борынгы тарихны үткәндә, әтием, мин ул чорның шәхесләрен, шул заманның тормышын бик җиңел күз алдыма китерәм. Әйтерсең, мин ул чорда яшәп караганмын... Музейдан чыккач без Дерибас урамы белән Собор мәйданына кадәр менәбез дә, граф Воронцовка куелган һәйкәл янында футбол фанатикларының бәхәсләрен тыңлап торганнан соң, опера театры каршындагы эскәмияләргә утырып бер тын ял итәбез. Кузгалгач, Одессаның иң матур бинасы саналган Өлкә башкарма комитеты сараен карыйбыз Колясканы берәр балалы хатын карамагына тапшырып, комитетның буфетына кереп кызыма виноград суы, пирожное алам. Үзем Таһиров исемендәге шәраб фәнни институтында ясалган бер стакан коллекцион вино эчәм. Шуннан соң без мәшһүр Диңгез буе бульварына чыгабыз. Монда һәр көн бәйрәм. Ял итүчеләр социалистик мәҗбүри ярыштан өч атнага булса да азатлыкка чыгу шатлыкларын алып киләләр. Туристлар Рәсәй крепостнойлыгыннан аерылып торган шәһәр белән очрашу куанычын, диңгезләр күп айлар ялыгып дулкыннар өстендә чайкалганнан соң туган туфракка басу рәхәтлеген алып киләләр. Башта без инглиз корветы «Тигр» бортыннан алынган туп янына киләбез Яшь ярымлык кызым сугыш коралының «бу-бу» икәнлеген, аның кешеләргә үлем китерүен аңлый башлаган иде инде. Бик озак аңлатырга туры килде. Әнә. сабый балалар туп көпшәсе өстенә үрмәләп менәләр дә атланып утыралар Шатланалар үзләре. Туп янына басып чибәр кызлар егетләренә сырышып фотога төшәләр. Сугыш коралы шулай куркыныч булгач, аны нигә шулай яраталар соң? Туптан соң Пушкин һәйкәле. Балага бөек шагыйрьнең берничә шигырен укып күрсәтәм. ә үзем сонгы күрүдә туган фикеремне тикшереп карыйм. Бөек урыс калкулыгыннан ерагайган саен Пушкинның кыяфәтендәге хәбәшлек көчәя бара. Одесса Пушкин яшәгән һәм аның шатлыклы көннәр кичергән урыннарның берсе Сынчы бөек шәхесне урысайтуны максат итеп куймаган. Бу һәйкәлдә урыс гениенең шагыйрьлеге шулкадәр мул чагылган. Пушкин һәйкәле яныннан Потемкин баскычы каршындагы Ришелье монументы янына туктыйбыз; — Бабай! ди кызым бармагы белән төртеп күрсәтеп Белмим, совет чорында ничек исән калды икән бу һәйкәл? Воронцов һәйкәлен Пушкинның эпиграммасы саклап калган. Дюкны (одессалылар аны шулай атыйлар) көчле фидакарьлек белән генә саклап кала алганнар. Әле узган елны гына Одессадан килгән кунаклар сөйләделәр, шәһәр башлыгы бу шәһәрдәге Ленин һәйкәлләрен бер бинага җыеп музей ачкан. Биш меңнән артык һәйкәлне бергә туплау -бу инде гажәп акыллы гамәл. Диңгез буе бульварының азагына кадәр барып, Воронцов сараена керәбез. Шәһәрдәге иң магур сарайларның берсе бу. Без ишек алдыннан узып яр өстендә ярым түгәрәккә тезелгән ак колонналардан торган пропеллеяларның очына чыгып портка карыйбыз Причалда йөзләгән кораблардан йөк бушаталар, гөйиләр, зур. көчле краннарның уклары яр белән трюм арасында туктаусыз хәрәкәтләнеп тора. Дулкынваткычнын аръягында ачык диңгез, зәңгәрсу-күкшел чиксезлек. Тышкы рейдгагы кораблар озын, ялыктыргыч юлдан соң йокымсырап, портка керергә чират көтәләр. Мин кызыма диңгез турында сөйлим. Тыңлаган җиреннән сабый кинәт кычкырып җибәрә һәм мина бармагы белән пропел.теяның соңгы колоннасына төртеп күрсәтә. Колонна төбенә акчарлак килеп кунган. Диңгез кошы очып арыган, ял итә. Без дә ял итәбез. Диңгезгә ярдан карап утыруы шулкадәр рәхәт. Диңгез сине күп тапкырлар кыйнаган, давыл вакытларында үлемгә ки герен терәгән. Шуңа карамастан, син диңгезгә рәнҗи алмыйсың. Диңгезнең холкында бер генә тамчы да вакчыллык, үч алу. махсус сиңа, гомумән, кешелек дөньясына карата әшәкелек булмый. Аның холкы шундый Ул гажәп киң күңелле. Яратса, чын күңелдән ярата, ярсый башласа, дөньяның астын өскә китермичә туктый алмый Әнә, ул нинди шәфкатьле, көләч йөзле, мәрхәмәтле Өйгә без яр буеннан кайтабыз. Порттан соң кораб ремонтлау заводы. Заводтан соң мәшһүр Ланжерон ярлары. Монда хәзер ял бакчасы. Бакчада без төрекләрдән калган таш диварны эзләп табабыз. Бәлки, бу диварны төрекләргә кадәр. Одесса урынында татар авылы булган чорда ук салганнардыр? Татарның язмышы гына түгел, тарихы да, бүгенгелеге, хәтта киләчәге дә хәрабәләр астында калып сытылган. Эре гаштан мәңге чыдарлык итеп салынган стенага каран торганнан соң шушы фикергә киләсең. Татарның мәчетләрен, мәшһүр сарайларын гына түгел, яулап алучылар аның бердәмлеген, горурлыгын да җимереп ыргытканнар. Мескенлек баскан күпчелекне һәм аумакайлык Буыннан буынга көрәшчеләрне кыра торганнар. Көрәшчеләр әзәйгән саен мескеннәр, аумакайлар күбәя торган. Ял бакчасыннан соң санаторийлар, ял йортлары башлана Яр астындагы комлыкта кояшта кызынучылар Диңгездә ак канатлы яхталар, су өстен телгәләп йөрүче скутерлар. Унынчы станция траверсында ерак океаннардан килгән кораблар лоцман сорап гудок бирәләр Кызым арып йоклаган Мин аны күкрәгемә кысып кочаклаганмын һавада тоз исе, суүсемнәре исе. Диңгез буенда яшәү одессалыларның йөзләрендә һәм табигатьләрендә. Одесса империянең чигенә урнашкан. Казан шикелле империянең арт саны астына эләккән шәһәр белән чагыштырып булмый бу каланы. Меңләгән диңгезчеләр чит илләргә йөргәндә ирек сулышын татып яшәгәннәр. Монда яшәүчеләргә ирек турында диңгез дулкыннры сөйләп торган. Без кайтуга төшке аш пешкән була. Бала йоклавын дәвам итә. Төшке аштан сон. баланы «Чолым» пароходының капитаны хатыны Елена Ивановнага калдырып, су коенырга китәбез. Кызымның Сингапурга җибәргән хаты шушы хатирәләрне уятып җибәрде. Унбер елга сузылган Одесса тормышы көләч бәйрәм булып минем күңелемә кереп урнашкан да һаман яши бирә 20 _ ке көннән йөкне бушатып бетерәчәкләр. Японнарның эшләүләрен И күзәтәм. Алар үзләре күренми диярлек. Тыныч. Күптән көйгә салынган, бернинди ашыгусыз, ыгы-зыгысыз йөгерек салмаклык. Оештыруны мөнәсәбәтләр хәл итә. Чыннан да бит оештыру урыслардагы ашыктыру, камчылап куу. план тутыру түгел. Японнар зур дикъкать белән, төпчелләп эш урынын әзерлиләр. Эш барганда кешеләр бср-берсенә комачаулык китермәсеннәр. Көч мөмкин кадәр әз түгелсен, хәрәкәтләр әз ясалсын, бер тапкыр башкарылган эшне кабат башкарырга гуры килмәсен. Кеше башкарган эшен яратырга тиеш. Шул яратуның асылында нәрсә ята? Эш башкаручыга авыр булмасын. Аны ничек җиңеләйтергә? Эш коралы. Япон коралын кулыңа алсаң, куясы килми. Ул корал синнән башка да эшне үзе башкарып чыгар шикелле тоела. Адәм баласы эшләгән эшен күреп куанырга тиеш. Гаҗәп зур. сиңа канатлар үстерә торган куаныч ул башкарган эшеңнең нәтиҗәсен, аның сыйфатын, матурлыгын күреп соклану. Ниһаять, без егерменче гасырда яшибез, күмәклек чорында. Димәк, эш вакытында кешеләр бер-берсен ихтирам итәргә, яратырга тиешләр. Нинди очракта тормышка ашырып була бу максатны? Кешене көчләп яраттырып буламы? Бу сорауга җавап биреп торасы да юк. Диктаторны яраттырып була, юлбашчыны, сәясәт кәнтәен, мәдәният халтуршигын. урта кул язучыны. Популизм атала бу ысул — халык алдында көнтөн сөйләнү, аның салпы ягына салам кыстыру. Ә менә гади халыкны, бигрәк тә аның колга әверелгән өлеше вәкилләрен бер-берсен яратырга, ихтирам итәргә күнектерү бу искиткеч авыр, катлаулы эш. Ялланып эшләүче хуҗага кулын һәм баш миен генә сатмый. Ул аңа үзенең шәхеслеген, намусын да сата. Кол колны ярата алмый, чөнки үзе белән бергә бил бөгүчегә карап социалистик кол үзен күрә. Ничек яратып булсын шундый ялагай, куркак, хөсет бәндәне? Тормышта идеалсыз яшәү яисә көчләп таккан кәҗүннәй идеалга табыну—бу хәл һәр очракта битарафлыкка, манкортлашуга ирештерә. Японнар бу фаҗигане яхшы аңлаганнар булса кирәк. Алар шәхесләрнең берберсен яраттыру ысулын тапканнар. Алар ял көннәрен төркем- I әркем җыелып япон чиясе—сакураның чәчәк атуын карап утыралар. Аларның күңелләре матурлыкка таба ачылган һәм алар үзара тоташкан. Күңелләре, яратулары аша. Хәзер алар бер-берсенә туганнар Матурлык ул яшәргә көч. югалып калып, адашып йөрүчегә кыйбла күрсәтә. Матурлык бит ул зур. бик зур көч. Менә шушы урында югалып калдым: матурлыкның ниндие? Үктәбер рвәлүтсиясенең җитмеш җиденче еллыгына әзерләнгәндә урам тутырып элгән кызыл комач лозунглар, политбюро әгъзаларының портретлары матурлык түгелмени? Ул да берләштерә бит Чыннан да. берләштерә — тышкы яктан Японнар эчке яктан күңелләре. зәвыклары белән берләшә алганнар. Аракы да берләштерә, түрәләрнең чыбыркысы да. хәтта безнең манкортлашу да. Әмма болариын барысы да кәгүдәге сарыкларга хас берләшү, социалистик күмәклек, совоклык китергән берләшү. Әнә. японнар бәйрәмнәрне үзләре белән алын чыгалар, ә без бәйрәмне, хуҗа малга салган салам шикелле, җитәкчеләрдән алабыз 21 Уркыттымы мине Токио, әллә андагы катлаулыкларны аңларга IV. минем зиһенем җитмәде? Гомеремдә беренче тапкыр зур шәһәрләр мегаполислардан өркә башладым. Җир кыйммәт булганга. Токио йортларын һавага сала башлаган Юлларны йә җир астына төшереп җибәргән, яисә һавага асып куйган. Озакламый японнар утрау сала башлаячаклар Юк. алар инде күптән бу эшне алып баралар Токио култыгының яртысы диярлек коры җиргә әверелде. Кала диңгезгә һөҗүм итә. Диңгез чигенә, шәһәр һаман алга, штурмга бара Убэ. Тиба. Касима. Хагинохе. Шушы шәһәрләрнең тирә-ягын җентекләп карап чыктым. Япон җирен «кыр», «ялан» сүзләре белән сурәтләве чиктән тыш авыр Юк монда безнең Татарстандагы шикелле киң. иркен үзәннәр, аңгыра океан дулкынына охшашлы сөзәк калкулыклар. Таулар да монда бөтенләй икенче төрле. Утрау бит ул тирә-ягын диңгез урап алган коры җир генә түгел. Утрауда син. гелисеңме-юкмы. диңгезнең якында булуын тоеп торасың. Син генә түгел, мондагы җир дә, гашлар да, мондагы агачлар да, хәтта үлән бөртекләре дә материктан еракта, су сәхрасында бүленеп яшәүне тоеп торалар шикелле. Океан японнарның гадәтләрендә Алар шуңа күрә чиктән тыш җаваплылар. Япониядә моторист Филиппов авырый башлады Аның хәле һаман начарлана иде. Доктор Потрессв аны изоляторга салды Үзе Филиппов яныннан чыкмый да диярлек Шәрифуллипнын эше тыгын. Корабта шулардан башка серем сыярлык кеше, бәлки, булгандыр да. Башкаларны эзлисем килмәде. Бүген Япониядә соңгы көнебез. Иртәгә кузгалабыз План буенча моннан туры Кытайта Европа илләренә кайтарыр өчен жмых (укучыдан гафу үгенәм, татарчасы мамык төбе) - мамык орлыгын кысып маен чыгарганнан соң калган өлешен мал симертү өчен кулланалар) төяргә тиеш идек. Филипповның хәле начарлана башлагач, аны Владивостокка кертеп калдырырга рөхсәт килде. Урысларның «нет худа без добра» дигән әйтемнәре бар. Владивостокка кереп чыкканнан соң ягулык Кытайга барып җитәрлек калмаячак. Без Гонконгка кереп ягулык алырга тиеш Җир шарындаты Сингапур белән ярышучы ирекле порт Гонконгны кабат күрү минем өчен татын бер язмыш бүләге, кабат бер зур бәйрәм булачак Порт күздән ют алды. Юл чигенә килеп кулыма бер учлам туфрак алам. Кызыл балчык, таш валчыклары, тузан. Караярымның кара туфрагы исемә төшә. Картлар горурланып «Беднең туфрак бит ул борып борыныңа тыгарлык, исерек марҗа ашарлык», дип мактаналар иде. Японның бакчасындат ы туфракка карыйм Танырлык түгел Бу сыйфатка җиткерү өчен ашлама бирү, эшкәртү, тырмалап тору гынап җитми Җирне күпереп торган кызтылт-кара мамыкка әверелдерү өчен ярату белән дә сут арып торырга кирәк. Көчле, ихлас ярату белән Шул чакта җир дә сине ярата башлый һәм ул сиңа түккән көчләреңне тапкырлап кайтарып га бирә Йортларга карамаска сүз биргән идем. Тыела алмадым Туктадым Ишегалды чирәмен кыска итеп кырыкканнар. Яшел келәм шундый тыгыз. шундый тигез, төсе чиста зөбәрҗәт Урам яктан тәбәнәк челтәр. Түрдә, бөдрә наратлар астында, япон йорты глазурь йө- герелгән чирәп белән каплаган түбәләр гаммасы. Чирәмлекне өч яктан тоташ алсу чәчәкләргә баткан куаклар каплаган. Чирәм белән куаклар арасында чуер ташлар түшәгән гаш сукмакны йорт каршындагы җәлпәк ташлар тезмәсе дәвам итә. Ишек каршындагы куаклар өч катлы булып үскәннәр. Кыркып матурладылармы икән аларны. әллә үзләре шундыймы? Куаклар ирләр кулы тимәгән яшь кызлар күкрәгенә охшап үскәннәр. Куаклар белән ярышкандай, йортның түбәләре дә кат-кат булып болытларга таба карап канат җәйгән. Япон йорты җиңел, җыйнак, талпынып очып китәргә әзерләнгән кошка охшаган. Йорт каршына тезгән җәлпәк ташларга карыйм. Җан бар бу ташларда. мәҗүсилек тылсымы бар. Арып эштән кайткан хуҗаларны ташлар баш иеп каршы алалар. «Бас миңа.— ди япон ташы —Көч ал. Мин бит мәңгелектән килдем һәм мәңгелеккә карап яшим. Мина баскач, син газиз япон җиренә тоташасың. Онытма, шушы җирнең куенында сиңа канын тапшырып мәңгелеккә юнәлгән җитмеш җиде буын аталар, күкрәк сөте белән сугарган аналар . Соргылт ташлар, кызгылт-көрән сукмак, алсу куаклар, зөбәрҗәт чирәмлек — менә кем тәрбияли япон зәвыгын. Җир хосусый. Хуҗаның һәр күзәнәге шушы җиргә килеп тоташкан... 22 __ ион йортларын, бакчаларын күрмәс өчен аяк астыма карап барам. Онытырга кирәк, кайткач беркемгә сөйләмәскә. Ялган дәлил табып юана белергә кирәк. Сталин золымында. Брежнев торгынлыгында без японнардан ким яшәмәдек. Алар хезмәт, ял. көнкүрешләренең муллыгы, рухи киңлек белән ләззәтләнсәләр, безне киләчәктәге җәннәт тормышы ымсындыра иде Коммунизмның инде авыл артына диярлек килеп җитүен тоеп шатлану, бер күнеккәч, шундый мул хозурлык биреп тора иде безгә. Әнә. безнең Караярдаи өч кенә чакрым Бакалы урысларының бәдрәфләре дә юк иде Өйләренең нигезенә тәрәзә төбе биеклеге итеп тирес өеп куйганнар. Июль челләсендә аякларында киез итек; башларында колаклары асылынып төшкән малахай, көмешкә парларына изрәп шундый рәхәт итеп утыра беләләр иде. Телебез бетеп, гореф-гадәтләр тулысыңча онытылып, манкортлашуыбыз йөз процентка җиткәннән соң безгә дә шулай рәхәт булачак. Төкерергә кирәк япон бакчаларына, аларның йортларына, алар эшләп чыгарган телевизорларга. радио-элект роник товарларына һәм мин барган җиремнән лач итеп япон җиренә төкердем, һәм шул төкерек айнытып җибәрде мине. Тар гына урам — ничек сыйдырганнар моңа өч төрле юлны. Уртада машина юлы Як-якта тагын икешәр сукмак, җәяүлегә һәм велосипедка атланып йөрүчегә. Җиргә шул кадәр кытлык бит монда, шуңа карамастан. «макакалар» (диңгезчеләр шулай атыйлар) шушы тар урамга өч төрле юл сыйдыра алганнар Күңел киңлеге, адәм баласының иминлеген кайгырту биргәндер инде бу мөмкинлекне? Япон кешесе эшкә генә машинасына утырып бара. Эштән кайту белән ул велосипедына атлана. Сәламәтлегем өчен шулай кирәк дип ышана ул. Урамның очына килеп җиттем. Әнә. канауның теге ягында кырлар башлана. Соңгы йортны үтеп бара идем инде тавык кытаклаганны ишеткәндә. Нәкъ безнең Караяр тавыгына кешелек дөньясына бер йомырка бүләк итүен сөрән салып белгертә. Башымны күтәреп тавыш ишетелгән якка карадым. Бернинди кетәк күренми якын-тирәдә. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды. Куаклар. Келәмеңне көнләштерерлек чирәм һәм тоташ пыяладан корылган оранжерея. Оранжерея эчендәге һәр куак, һәр сабак, урам ягындагы кызара башлаган помидорлар, үзенә тартып тора. Яшелчәләрне утырту тәртибе җәлеп итте мине. Якынрак килеп күзәтергә тотындым. Бер рәттә помидор һәм янәшә рәтләрдә кыяр, баллы борыч, бадамҗан. тагын әллә нинди мин белмәгән яшелчәләр. Мин торган яктагылары инде тәмам өлгергәннәр, теге башта әле яңа утыртылганнары Ничек итеп утырткан бит самурай тәре! Бу куактагы яшелчәне ашап бетерүгә икенчесе, аның артыннан өченчесе өлгереп тора, һәр көнне яңа пешкән помидор ашый, собака. Шулай өч аймы, ярты елмы һәр көнне әле яна сабагыннан өзеп алып кергән яшелчә ашый оранжерея хуҗасы. Мин шушы гурда баш ватып торганда сул як почмакта бер лампочка кабынып китте. Бераздан сүнде Мин торган җиргә якын лампочка кабынды Бусы озаграк янлы, сүнгәч, уртадагы лампочка кабынып китте. Нәкъ шушы мизгелдә бызылдап электромотор эшли башлады, помидорлар рәтенә су парлары бөркелде. Яшелчә утыртылган тартмаларга идәннән пластик көпшәләр килеп тоташа. Болары ашлама ташыр өчен куелган булса кирәк. Әнә. түбә читенә урнашкан вентилятор эшли башлады Оранжерея эченә саф һава суыра. Кирәк кадәр суырып алгач, ул да тук гады. Тынлык урнашты Ярты сәгатьтән артьпрак карап торганмындыр? Шул арада әллә ничә тапкыр лампочкалар кабынып сүнделәр, әллә ничә мәртәбә яшелчәләр өстенә пошкырып өреп алдылар. Компьютер- батрак япон крәстиәненә яшелчә үстерә иде. Күпме ашлама, күпме дым. ни хәтле җылылык, ни кадәр саф һава һәм сырхаулана башлаган яфракларга дару кирәк, компьютр һәммәсен чутлап чыгара, нәкъ кирәк чагында үлчәп тәэмин итеп тора. Оранжерея эченә кирәгеннән артык углекислый газ җыела икән, аны тизрәк ачык һавата очырта Безне бит җир йөзендә яшәүче икс аяклылар эксплуататорларга һәм эксплуатация михнәте күрүчеләргә бүленә, дип җитмеш ел тәкъбир урынына каба Iлап тордык. Кем сон оранжерея хуҗасы изүчеме, изелүчеме? Ә социаль чыгышы ягыннан кем. крәстиәнме. галимме? Боларнын берсе дә түгел яшелчә үстерүне компьютрга тапшыручы япон кешесе Хуҗа бу. Кем соң ул хуҗа? Хуҗа ул бер үк вакытта обком секретаре дә. колхоз рәисе дә. Гонолулуга, яисә Флоренциягә турист булып барып йөрүче дә. сайлау алдыннан булачак президент кандидатының андый җаваплы эшкә ярарлыкмы, түгелме икәнлеген ыштанын салдыру хәленә җитеп тикшерүче дә. Оранжерея хуҗасы, әгәр Зюгановны сайласак пенсиябезне күгәрер, аракының бәясен төшерер, дип совок томаналыгы белән чиновник кимереп ташлаган сөякне көтеп тилмереп утыручы түгел. Ул үз тамагын үзе туйдыра, өстен үзе карый һәм тормышкөнкүрешен үз кулы белән төзегәннән соң аяк терәп әйтә: «Мин сезгә, чиновник әфәнделәр, салым түләп, тамагыгызны туйдырып торам, сез минем иминлегемне, илдәге тынычлыкны, гражданнарның мөмкинлекләре тигезлеген сакларга тиешсез. Саклый алмыйсыз икән, пошли вы » И вчү! Пар I ия ыргыткан сөякне кимерергә өметләнеп яшәүче татар манкор- 1Ы әйтәчәк «Мин дә белом яшелчәне ничек үстерергә Андый оранжерея корыр өчен бир миңа акчасын Мин аны японныкыннан да камилрәк итеп корып җибәрә алам» Әйткәнемчә. Баулы дип аталган райүзәкнең иң матур урамында танк һәйкәле тора. Әгәр шул танкка тотылган акчага оранжерея ясасалар, минем туган авылым Караярдагы сиксән колхозчыны пыяла түтәл белән тәэмин итеп булыр иде Ә инде Баулыдагы самолет, пушка һәйкәлләренә тотылган акчаларны да өстәсен. Караяр- нын һәр хуҗалыгында пыяла оранжерея булыр иде Туктыйсым калмаган икән пыяла бакча янына һәр күргән нәрсәне мин үземнең туган җиремдәге әйберләр белән чагыштыра башлыйм да. йорәк әрнүенә юлыгам. 23 ллага шөкер, йортлар артта калды. Борылып карамаска тыры- Ашам. Каршымда калкулык Машина юлы калкулыкны урап уза Мин юлдан чыгып калкулык итәгеннән өскә алып менә торган сукмак тан атый башладым Сукмакка да асфальт җәйгәннәр. Бераздан ■ аш басмалар күренде Сыртка менеп җиткәч, шәһәргә карадым һәм карашымны тизрәк шәһәр читендәге машиналар каберлегенә күчерергә ашыктым Ялтыравыклы лакка катырган чирәп түбәләр, бөдрә нарат лар, зәңгәр күккә карап елмаеп утырган күперенке чәчәк куаклары биек- гән караганда тагын да гүзәлрәк күренәләр иде. Мәскәүнең егерме биш елдан җимерелә башлаган хрущевкалары арасында йөргәндә бу күренеш искә төшеп кабат җанымны көйдереп алыр һәр йортның диярлек түбәсендә ак шар — спутник ярдәмендә тотыла торган программаның антенналары да кәефемне бозды. Әле бит Баулы юньләп Казанны да карый алмый, карарлык нәрсә булмаса да... Акитада шул ак шарлар ярдәмендә Америка программаларын, теләсәләр Австралия тапшыруларын рәхәтләнеп карап утыралар, күрәсең... Рекламаларнымы? Алла сакласын! Америка телевидениесында махсус мәдәният казанышларына, фәнгә, табигатькә. географиягә багышланган каналлар бар. Японнар чиктән тыш тәҗрибәле халык, шул каналларны карый торганнардыр? Каршы яктан калкулыкны урман каплаган иде Шуңа карап юл тоттым. Урман читендәге уйсулыкта ниндидер сәер нәрсәләр җирдән башларын тыгып миңа карап торалар иде. Туктап күзәтә башладым. Якый- найгач ачыкланды, кабер ташлары. Бер-берсенә терәлә язып утыртылган әрвахларга куелган таш һәйкәлләр. Шул меңләгән кара ташларның арасында үзара охшашлы, бер калыпта эшкәртелгән ике генә таш та юк иде. һәркемнең үз тәкъдире, үз тарихы, тарихка батып югалган тормыш юлы. Монда куелган ташлар шуны аңлаталар иде. Аларны нигә шулай бер-берсенә якын, тыгыз куйганнар икән? Кинәт хәтерләдем. Японнар мәетне яндырып аның изге көлен генә җиргә күмәләр. Япон кешесе җир шарының кайсы гына почмагында вафат булмасын, аның көлен туган җиренә җибәрәләр. Хәтта бу яклары белән дә японнар бездән аерылып торалар икән. Туган җирнең изгелегенә, аның газизлегенә сырышып үз 1уфрагыңа. атабабаларың янына кайтып яту. Кырыс, тетрәндергеч төгәллек һәм мәңгелекне аңларга ярдәм итәрлек планетар материал — ташлар дөньясы иде монда, һәйкәлләрнең күбесе түгәрәк багана рәвешендә иде. Шулар арасында японнарның милли ритуал әсбаплары саналган таш фонарьлар саклыйлар мәңгелек куенына кереп сыенган хуҗаларын. Ара-тирә кеше кулы тимәгән, җил-яңгыр, зилзиләләр генә эшкәрткән ташлар да очрап куя. Финнәргә һәм японнарга хас ташның җанын, әйтмичә эчендә саклаган серен белү зиратның мәңгелек китапханәсенә әверелдереп бетергән иде. Беренче тапкыр редакция ихтыяҗы белән Чиченстанга баруым исемә килеп төште. Аэропортта мине яшьләр газетасы редакторы Яхъяев (исәнме икән бу әйбәт кеше?) каршы алды. Табын янына утырып якынлаштык һәм редактор сорады: — Кая барасыгыз, нәрсә күрәсегез килә? — Гадәттә, мин танышуымны зираттан башлыйм.—дидем, ил буенча кылган сәяхәтләремне искә төшереп Яхъяевның башы иелде. Күзеннән ике яшь бөртеге тәгәрәп чыкты да ирененә җитеп туктады. Юк безнең зиратларыбыз.—диде редактор.— Без сөргендә чакта кабер ташларын ваткалап урамнарга җәйгәннәр. Зират өсләренең күбесендә дуңгыз абзарлары, чүплек базлары. Кырымда да шул ук хәл иде. Ярый, безнең манкортлыгыбыздан файдаланып, кырым татарларын бездән. Идел-Урал татарларыннан читләштергәннәр. Ә бит без — бер ана балалары, тамырларыбызда бер төрле кан ага... Япон зираты янында мин озак, бик озак тордым. Минем өчен ят күренеш, аңлашылмас диярлек серле мохит иде. Күп еллар казарма, кораб каютасы шартларында югалып бетмичә сакланган догаларымны укыгач, якындагы урманга таба юл тоттым. Япон зиратын аркам белән сизеп тора идем. Бу изге урын шушы көнгә кадәр минем тешем үтмәслек тылсым булып калды. 24 езнең комсызлыклар... Кол булып яшәү бездәге ике генә сыйфатны исән калдырган, тез чүгеп буйсыну. көчсезрәкне буйсындыр) Та- I ын бер сыйфат үз кирәгеңнең әсире булып яшәү Бүгенге көннен прагматигы урманның утынын, суның балык тотарлык тугаен, тауның 1араж салырлык урыннарын гына күреп йөри Мине ят бер күренеш каршылады. Бу күренеш япон урманы иде Урманның күп серләрен агачлар үзләре генә аңлый алалар. Агач яфракларының серләшүен, мәсәлән Күнме моң. ни хәтле сер. нинди шатлык-хәсрәтләр яшеренгән шушы тылсымлы яңгырашка! Япон урманын күрү белән бер манзара исемә төште. Узган җәйне Мәскәү янында!ы Истра елгасының плотинасын ремонтлап алдылар. Шул чакта сусаклагычның төбе ачылды. Су төбе репрессия корбаннарының сөякләре белән түшәлгән, дип аңла:кан иде плотинаны төзүдә катнашкан Сталин-Берия тоткыны. Шул сөякләр турында уйлап баргангамы. ләм өстеннән калкып чыккан могҗизаны күргәч, чәчләрем үрә торды Плотинаны ябар алдыннан су астында калачак урманны аударып ■ ашлаганнар, шуларның төпләре су астында калган. Су туфракны җебетеп юа торган, агач тамырлары тулысыңча ачылганнар Динозаврлар, дию пәриләре, өрәкләр бер-бсрсенсң бугазларыннан алып сугышалар һәм шул сугышка аждаһалар көтүе, елланнар. жираф скелетлары килеп кушылган тоелды беренче карауга Әнә. янәшә угыр- ган икс имән төбенең тамырлары бер-берсенә сырышып, үзара кочаклашып үскәннәр Бусының тамырлары күрсшссенә һөҗүм итә. күршесе исә тамырларын дошман килгән яктан җыеп, элдертә, кача, һөҗүм итүче качкан тамырларны эзәрлекләп тормаган, капыл гына борылган да икенче агачка ташланган. Болары үзара чәкешергә тотынганнар. Иа хода, җир астындагы тамырлар дөньясында сугыш һәм дуслык, батырлык һәм куркаклык, күрше җиренә басып керү хөкем итә дип кем уйлаган? Агачларның жир өстендәге өлеше сабыр гына үсеп утыралар Ызгыш та. талаш та юк үсемлекләр дөньясында Җир аегында да бар андый үрнәкләр. Әнә. мәгърур имән тамыры янындагы нәни телне тамырын ничек назлап үстергән. Киресенчә, сабыр каен мыштым гына күршесе шомыртның канын эчеп корытып бетергән Җир асты. Караңгылык Бу дөнья мине тетрәндерде. Агачларның жир астындагы өлешләре кешелек ҖӘМ1ЫЯГСНДӘ булган барлык мөнәсәбәтләрен аңлаталар иде Шул мөнәсәбәтләрне мин япон урманының чигендә үк күрдем Монда туфрак катламы юка булса кирәк Тамырлар җирне тишеп өскә чыкканнар һәм шуларның үзара көрәшен, дуслашып, бср-бсрссн яклап һәм җәберләп яшәүләре күзәтә белгән кешегә күнне, бик күпне сөйли иде Тамырлар өстеннән атлан урман эченә кердем. Аларны монда ел саен коела килгән яфраклар каплап бетергән, һәм мин агачларның оске өлешләрен күзәтергә керештем. Япон урманы безнекеннән башка, аның исе дә бөтенләй икенче, яфракларның сөйләшүе безнең урманнардагы тавышка якын да килми иде Мондагы үзгәлекне аңлар өчен озак баш ват арт а туры килмәде бамбук. Бамбук урманын минем Батум янындагы Яшел борында да күргәнем бар иде Андагы бамбук бары тик кунак, утырмага килгән кыз хәлендә генә иде Бәлки шуңа күрә мин ул урманның серен андый алмаганмын? Япон бамбугы табигый шартларда үсә. Ул монда туган, мең. ми тлион еллар монда яшәгән һәм японнарның тормышларына тәэсир иткән Буын-буын булып үскән яшькелт сары трубаны агачка саныйсы килмә! әнне. моны кемдер куллан ясан, махсус утыртып киткәндер дип ышануны көчкә җиңәсең Бамбукның тәне сөяктән дә каты Бигрәк тә кипкәч Аны. гомумән, эшкәртеп тә булмый Затлы лакка катыргандай ялтырап горган яшькелт сары кәүсәнең буыннарыннан тырпаен чыккан Б яфраклар туп-туры өскә күтәреләләр дә, аларның очлары гына бераз бөгелеп, читкә таба янтая. Шушы тар, озын, кыштырдап торган үсентене яфракка саныйсы килми. Аларның җил искәндә сәер тавыш чыгарып кыштырдаулары сине шомландырып, туган җиреңнән еракта, чит җирләрдә йөрүеңне аңлатырга теләп, ишарә ясый шикелле тоела. Чагыштыру мөмкинлеге тапмыйча күп нәрсәне аңлап булмый. Ык буендагы түгәрәк күлләр тирәсендә үскән камышлар искә төшкәч, күзәтүем җиңеләеп китте. Әгәр шул камышларны мең тапкыр юанайтсаң һәм мең тапкырлар озынайта алсаң, шушы бамбукка охшашлы үсемлек барлыкка килер иде. Билгеле, бамбук үзе түгел, аңа охшашлы нәрсә генә. Бамбук урманы якты. Агачларның бер-берсенә терәлә язып үскән куелыкка да кояш нурлары үтеп керә. Аяк асты коры. Атлап йөргәндә аяк астындагы коры яфракларның уалып тузанга әйләнүен сизеп торасың. Шуңа күрә исләр җете, борын эчен рәхимсез кытыклап торалар. Әйтерсең, кемдер самолеттан урман өстенә борыч сибеп киткән. Яссылыкның читенә килеп җиттем, чокырның кырыенда җир астыннан чыгып торган кыялар күренде. Кыялар арасындагы ачыклыкта яшел ефәк тышлы зур сырма ята иде. Якынрак килдем. Мамык белән сырган, эченә кереп йокларга көйләнгән махсус капчык. Молнияне ачканнан соң юрган итәргә, салкында халат урынына ябынып йөрергә дә көйләнгән. Шактый яңа. Аяк белән читкәрәк этеп җибәргән идем, сырма астыннан кәлтә еланы килеп чыкты. Читкәрәк тайпылдым. Кәлтәнең күзләре миңа текәлгән, тамак асты мылт-мылт килеп калтырап тора. Кем белә, бәлки, чага торган агулы кәлтәдер? Чигенергә туры килде. Япон фарфорыннан ясалган озын муенлы зәңгәр ваза. Аяк очы белән әйләндергәләп карыйм Матур, шәйтан алгыры, һәм зәңгәр эмаль өстенә алтын белән аждаһа сурәте ясаганнар. Әллә алырга инде. Юк, тыелырга кирәк. Әгәр култык астыма шушы матур вазаны кыстырып кайтсам, биш минуттан кораб эченә гайбәт таралачак. Безнең пассажир да чүплек башында казынып йөри булса кирәк, бүген япон вазасы күтәреп кайтты. Акча юклыгы харап итә. Әгәр кесәмдә акча булып, кибеттән әйбер алып кайтканымны күрсәләр. вазаны гөрергә кәгазь табуы катлаулы булмас иде. Юк, ярамый, нәфесне тыярга, абруйны сакларга кирәк... Кайту ягында, минем комсызлыкны сынар өченме, юл буена ташлап киткән ымсындыргыч әйберләр очрый башлады. Өр-яңа булмаса да, шундый җыйнак кызыл велосипед һәм ике магнитола. Бераз читтәрәк таушала гына башлаган ике пар кроссовка. Йа хода, көч бир пычранмаска! Шулкадәр аласы килә. Юлымны дәвам итү өчен аякларымны көчкә җирдән куптарып алам. Сузылмасыннар өчен кулларымны чалбар кесәсенә батырып куйдым һәм — Аллага шөкер, җиңдем нәфсемне, узып киттем. 25 рманга илтеп ташлаган әйберләрне күтәреп кайтудан бамбук турында уйлану коткарды булса кирәк. Бәлки, чыннан да, Аллаһы Тәгалә минем ялварып теләвемне ишеткәндер? Көпшә агач бамбук. Менә нәрсә юл салды японнарның зәвыкларын аңлау тарафына. Бамбук урманында йөргәнгә кадәр мин японнарның күп сыйфатларын аларның иероглифләре белән бәйли идем. «Таң кояшы иле»нең архитектурасын аларның хәрефләре белән чагыштырып карагыз. Язу билгесе икәнлеген белмәгән кешегә иероглифнең йорт салыр өчен ясалган сызым булып тоелуы мөмкин. Ә япон рәссамнәренең графикасы? 1 рафиканың нигезендә шул ук иероглиф, һәр халыкның үзенә генә хас тантана билгесе бар. Аны без европача «триумфаль арка» дип атарга өйрәнгәнбез. Борынгы римлеләрнең шундый капкаларын дикъкать белән У кара! ыз, французларныкын һәм Әндәлүс хәлифлеге чорында чәчәк аткан маврига ысулындагы капкаларны. Татарда да булган тантаналы җиңү билгесе Без аларны өстебезгә мәсхәрәле җиңелүләр өелгәч кенә онытканбыз. Соңрак, бигрәк тә совет чорында, урысларның җиңүен үзебезнеке итеп кабул итәргә күндергәннәр. Без бит күндәм —күнеккәнбез. «Урыс капкасы» атала татар йортының йөзе, аның горурлыгы. Безнең триумфаль аркабыз шул. Каян килеп чыкты икән бу исем? Башта таларга, аннан соң басып алырга, ниһаять, чукындырырга урыс ябырыла башлагач, сакланыр өчен ясаганнармы икән «урыс капкасымн? Капка да коткара алмаган безне. Без әле озак еллар җиңелгәч гә баш бирмичә яшәгәнбез Соңрак, бигрәк тә милләтләргә каршы «халыклар дуслыгы» аталган корал һөҗүм итә башлагач, кылычтан да, туптан да, хәтта атом бомбасыннан да көчле корал уйлап тапканнар совет чоры урыслары. Телне юкка чыгару Шушы корал водород бомбасы эшли алмаган җимерүне гамәлгә ашырган. Гасырлар буе туктаусыз көрәшеп, җиңәчәгенә ышанып яшәгән халык үзеннән-үзе юкка чыккан. Япон гыйбадәтханәләре каршында ике багана өстенә утыртылган дүрт кырлы өрлек. Өрлекнең башлары дугаланып өскә таба каерылып тора. Гаҗәп матур, тантаналы күренә аларның «триумфаль арка»лары. Шушы гап-гади корылма японнарның иероглифләрен хәтерләтә. Бу бик күптәннән килгән борынгы билге. Борынгылык — матурлыкның нигезе нәкъ шунда. Урыслар 1905 елдагы сугышта япон утрауларын яулап алган булсалар, аларның иероглифләрен юкка чыгарып, телләреннән яздыра алырлар идеме икән? Бик озак баш ватам мин бу турда. Ниһаять, аңлыйм. Йөз ел, мең, биш мең ел бу утрауларны колонизаторлар итеге таптаса да. «Таң коятпс иле» кешеләре телләрен, горефгадәтләрен барыбер саклап калырлар иде. Искиткеч тирәнгә, каннарына, күзәнәкләренә, әллә кай- ларга кереп урнашкан японнарның японлыгы.. АКШ гаскәрләре японнар җирен басып алганга ярты гасыр. Баш бирәләрме сон японнар? Алар, киресенчә, җиңелүләреннән файдаланып, америкалыларны японлашты- ралар... Япон исроглифен үзләштерергә безнең көчебез җитәр идеме икән? Чиктән гыш ялыктыргыч, авыр эш бит бу. Тырышлык белән генә дә җиңеп булмый, әгәр шуңа өстән синдә Прометей түземлеге. Сократтагы хәтер, ихтыяр көче, күзәтүчәнлек һәм рәссамлек сәләтләре булмаганда. Әгәр синдә бу сыйфатлар булмаса. син надан калырга тиешмени.’ Без нәкъ «Тан кояшы илс»ндәге кешене япон итә торган мәсьәләгә килеп төртелдек. Әгәр япон баласында бу сәләтләр тумыштан булмаса. ул аны тырышлык белән, остазлар ярдәмендә әкеренләп үзләштерергә тиеш Менә шушы иероглия һәм белем, тәртип һәм тырышлык, төгәллек һәм камиллек үзләштерү дәверендә японнардагы кешелек сыйфатлары чарлана, әкеренләп гадәткә әверелә. Бамбук урманында йөргәндә мин япон иероглифының каян килеп чыгуын ачыкладым Хәреф ясарта бу халыкны бамбук өйрәткән Дөрес, иероглиф японнарга Кытайдан килгән, димәк, кытайлылар өчен дә бу үсемлек өлге булып хезмәт иткән. Урманнан чытып китәр алдыннан мин көрәккә охшашлырак тимер табып бамбук агачының төбен чокып карадым. Вак таш һәм кызыл балчык Каян ашлама аласың икән син, мескенкәем ’ Японнар үзләре дә коры таш кыялардан торган атауларда яшиләр Бәлки алар синнән өйрәнгәннәрдер ин кырыс, иң кыргый шартларда да төшенкелеккә бирелмичә тормыш корырга? Япон җирендә истәлеккә нәрсәдер калдырырга кирәк иде. Титр белән Ефрат кушылган җиргә мин пәкемне ыргыткан идем Бәлки, бамбук атачы төбенә пәкемне күмеп калдырырта кирәктер’ Чалбар кесәсеннән пәке чыт ардым Юк. калдыра алмыйм мин Барселонада! ы дустым Педро Гонсалесның бүләген. Кулъяулыкны? Тукыма бер-ике елдан череп юкка чыгачак Сәгатемне? Сәгать юнәлтә алырлык акча таба алырмынмы икән? Куртка кесәсен актара башладым. Каләм килеп чыкты. Паркер. Кызганмаска кирәк Китапларым чыкмый башлады. Бөтендөнья язучылар конгрессына багышланган язмаларымны башта «Казан утлары», аннан соң «Казан» дигән журнал басмады. Каләмне Хонсю утравындагы бамбук төбенә күмәргә дә язудан туктарга кирәк Безгә алмашка башка төрле язучылар килә башлады. Әдәбият өлкәсендә базар мөнәсәбәтләре урнашу белән безне барыбер кысырыклап чыгарачаклар. Каләмемне кулъяулыкка төрдем, бамбук төбендәге чокырга салдым һәм өстенә яссы таш ябып куйдым Күмә башладым. Ялыктыргыч уйланулар, сагынулар, өметбагланышлар. йокысыз төннәр һәм йөрәк көче калды туфрак астында. Бер тын нәни кабергә карап тордым да кайтыр юлга чыктым. Урман читендәге иң юан бамбукны кочакладым, битемне агачның шома кайрысына терәдем. Агачның тәне салкын иде. Рәхәт булып китте. Сафлык, эчкерсезлек исе аңкый иде яфраклардан. Каным, күзәнәкләрем таный иде бу исерткеч татлы исне. Кылган. Кыпчак далалары. Алтай таулары. Без — кардәшләр, агач мине аңлый алачак... 26 _ ин татар.—дидем бамбукка — Ишеткәнең бармы? Син белергә _ тиеш бу милләтнең Тын океан ярларыннан Карпат тауларына кадәр җәелгән киңлекләрдә яшәгән халыкны Хубилай хан хәтта сезнең утрауларны яулап алмакчы булган Япон алласы җибәргән илаһи җил — Камикадзе челпәрәмә китергән Хубилайның корабларын Шуңа күрә сез колониаль коллыкның нәрсә икәнлеген белмисез Хоккай- да атавына якын бер бугазны «Татар бугазы» атап йөртәләр. Ул исемне японнар кушканнар, чөнки татарларның җирләре шул бугазга килеп терәлә торган булган Хәзер без. татарлар. Идел буенда яшибез Кырымдагы кан кардәшләребезне сөргенгә кудылар Бары гик татар булган өчен генә. Аларның күбесе шунда кырылып бетте. Идел буе татарларын да кудылар. Бер юлы түгел, әзләп. әкеренләп куа торып, җиребезгә әтрәк- әләм китереп тутырдылар Хаҗитархан татарларын нугай дип рәсмиләштерделәр. Себер татарларының саны шул кадәр әзәйде. аларны бәлки тиздән бөтенләйгә бетерерләр? Без әле һаман чәчелүне, таралып таркалуны дәвам итәбез. Син мине, бамбук, аңлыйсыңмы? Дымлы океан җире бамбук яфракларын җиңел генә селкетеп куйды Рәхмәт сиңа, аңлыйсың икән. Тыңла, мин әле сөйли генә башладым. Татар халкының киләчәген мин японнарның тормыш-көнкүрешен, аларның яшәеш ысулларын күргәч кенә аңлый башладым. Син бит бу илнең халкында зәвык тәрбияләгән агач. Японнарның ничек яшәүләрен, аларның өмет-багланышларын сиңа сөйләп торасы юк. аларны сип миннән яхшырак беләсең. Минем халкым милләтне саклый торган күп. бик күп сыйфатларын югалтып бетергән. Ул сыйфатлар урынында бушлык булыр иде. әгәр шул бушанган җиргә искиткеч әшәке сыйфатлар бәреп кермәгән булса. Колониаль шартлар нинди сыйфатлар тәрбияли, беләсеңме? Син белмисең, чөнки японнар иректә, мөсз әкыйльлектә яшиләр Колониаль шартларда ин беренче ялагайлык үсеп чыга, аннан соң битарафлык һәм бер-береңне күрәалмау, хөсетлек. Ул сыйфатларның барысын да саный башласаң, озакка китәр иде. туларның бары тик берсенә, телсезләнүгә тукталыйк... Син. бамбук, японнарның туган телләрен күз карасыдай саклауларын беләсең инде. Иң борынгы, мәҗүсилек чорындагы сүзләре дә исән килеш сакланган. Японнар аңлый алганнар: тел эчендә милләтнең җаны, анын 50 иманы, соңгы чиктә, аның язмышы яшеренеп ята. Туган телдә милләтнең дистәләгән гасырларга сузылган үткән юлы, тарихка тупланган вакый галары, киләчәккә илтә юлнын маяклары, борылмалары, сикәлтәләре Ьары тик туган тел исән-имин сакланган очракта гына милләтнең юлындагы куркыныч упкыннарны урап узарга була. Японнар телнең халыкта өч тапкыр зуррак икәнлеген беләләр: телдә тарих, бүгенгелек һәм киләчәк. Без, гатарлар, шул үзебездән өч тапкыр зуррак байлыкны совет чоры пропагандасына алданып юкка чыгарып бетерә яздык Аңлыйсыңмы син безнең нинди хәлдә икәнлегебезне? Аңлыйсың, билгеле. Син бит җир йөзендәге иң тырыш, иң эшчән, ин зәвыклы милләтне тәрбияләп кеше иткән агач. Менә тыңла. Мин сәяхәткә чыгып киткәндә, татар хыялыйлары Татарстанны башка республикалар белән тигезләү өчен көрәш башлап җибәргәннәр иде. Эчем сизә: безне җиңәчәкләр. Беләсеңме нигә? Татарларда милләт мәнфәгате өчен көрәшүчене халык дошманы итеп күрсәтү бер тиен тормый. Беренчедән, бездә Алла урынына гүрә. Икенчедән, без. татарлар, «халыклар дуслыгы» дип аталган агитрогг уйдырмасын өлкән абыйларга буйсыну .дип кабул иткәнбез. Хәтта без дагалы итек белән җаныбызны, изгеләребезне таптаган чакта да елмаеп, «мижнәтсиянәлни кәнфликет» чыга күрмәсен дип авызыбыздагы канны йога-йота елмаеп ятабыз «Әгәр сез, татарлар, урыс сүзен тыңламый башласагыз Карабах башланачак», дип гукып торалар безгә, һәм без искиткеч самими томаналык белән шуңа ышанабыз. Мин моны сиңа гына сөйлим, бамбук, чөнки син безнең бу фаҗигабезне анлый аласың. Без, гатарлар, сугыш карында «арысландай батырбыз» дип, гасырлар буе шапырынып килдек Без. чыннан да. туп ите булуда искиткеч батырлыклар күрсәтеп яшәдек Кем файдасына кит ге ул батырлык? Урыс империясен ныгыту, аны саклау файдасына һәм шул батыр лык безнең иң яхшы, иң олпат ирләребезне кыра торды. Татар җәмгыятендә ирләр бетте диярлек. Безнең җәмгыять хагыннар. колхоз эшендә күзләрен салам гузаны баскан хагын-кыз җәмгыяте Японнарда исә. син беләсең, ирләр җәмг ыяте. Бездә тынычлык елларында да ирләр туктаусыз кырыла тордылар. Аларны урыс алып килгән аракы кырды Кырылу дәвам итә. Аңлыйсыңмы, дәвам игә татар инкыйразы! Бусы зарымның төп өлеше Тыңла әле дикъкать белән, бамбук дустым. Сугыш кырынла татар арысландай батыр булса, җәмгыятьтә ул куяннан да куркак, бигрәк тә чиновник каршында «Мижнәтсиянәлни кәнфликст»не урыс өлкән абзыкайларга сүзсез буйсыну дип аңлый. Без. тагарлар, урыс түрәләренең, аларның барлык чиновникларының күңелен күрү дип кабул иткәнбез. Мең тагар җыелган җиргә бер урыс килсә, без өлкән абыйлар телендә сөйләшә башлыйбыз. Алар татар телен ишетү белән читкә борылалар һәм алар хаклылар. Урыслар үз телләреннән оялып йөрсәләр, без дә «великий, могучий»га төкерер генә идек Кайтыйк әле минем Караярыма. бамбук дус. Коры яфраклар бер-берсснә ышкылып, кыштырдап алдылар Баш тартасыңмыни*? Нигә? Караярнын чишмәсен туктаткангамы? Кое казыр быз. Әрмәннәр? Нигә куркасың алардан? Эшләргә киләләр биг алар ярдәм игәргә Эш майтаручылар артына яшеренеп кигән мафиозилар? Шулар куркытамени сине? Син дөрес аңлыйсың Кемдер оештыра минем туган төбәгемдә булачак Карабахны. Син белмисеңме'’ Төрки халыкларны, мөселманнарны юкка чыгарырга тырышкан әрмән экстремистларымы? Бер алар гына түгелмени? Яңа Лубянка да катнашамени бу кара эшкә? Бамбук дус. тыңла мине. Кайтыйк без Караярга. Аңлатыйк минем авылдашларыма Халыклар дуслыгы ул татар мәкалендәге «бәйрәм ашы кара каршы» Барып карасыннар әле минем авылдашларым шул кавказ халкының яшәгән җиренә Алар татарларны җирләренә аяк га бастырмаячаклар Куып җибәрәчәкләр алар караярлыларның мөселман икәнлекләрен белү белән Ярый әле үтереп ташламасалар 4* 51 Эчәләр дисеңме минем авылдашларымны? Дөрес, эчәләр. Нишләсеннәр, мескеннәр, эшсез утыралар бит. Алар башкарасы эшне әрмәннәргә бирәләр... Син миңа нинди киңәш бирәсең, акыл агачы? Аңлатырга? Аңламыйлар алар. Алар сукыр хәзер. Күзләре — җитәкчеләрдә. Алар ишетмиләр Колаклары да җитәкчеләрдә. Алар фикер йөртә, уйлый, чынбарлыкны аңлый да белми башлаганнар, чөнки инде менә алтмыш җиде ел минем авылдашларым өчен председатель аталган җитәкче үзе генә уйлый. Дөресен әйткәндә, ул да уйламады, өстән бирелгән боерыкны кабатлап торды ул. Әле һаман шулай. Хокуклары кая дисеңме? Юк аларның хокуклары. Җирләре дә колхозныкы, куллары да. хәзер инде әкеренләп хатыннарын да югалта башладылар. Теге читтән килгән кара кешеләр пычрата аларның хатыннарын. Куып җибәрергә? Әйттем бит аларның хокуклары юк дип Председатель аларның хокуклары. Баш ватмыйк, бамбук дус. Үз күзең белән күрмәгәч, анда яшәмәгәч, син барыбер аңлый алмассың. Син миңа шуны әйт. әгәр мин авылдашларымны әйдәп шушы утрауга алып килсәм, аларга урын табылырмы икән? Юк. монда калырга түгел, японнарга карап гыйбрәт алыр өчен генә. Монда килергә минем авылдашларыма өлкән абыйлар рөхсәт итмәс дисеңме? Дөрес, татарлар солдатча буйсынудан арына алмаячаклар. Урыс империясен алда бик зур. бик тә катлаулы фаҗигаләр көтә. Империя таркала башлау искиткеч әшәке куркынычлар китерәчәк. Алар үзләре әллә аңламыйлар, дөресрәге, аңнарга теләмиләр. Дөнья күләмендә иң бөек, иң көчле ил ничек юкка чыксын инде, дип юаналар алар Тарих шаһит, нәкъ иң зур. иң көчле илләр юкка чыга килгәннәр Имп- перияләрнең юкка чыгу сәбәбен сиңа сөйли башласаң, озакка китәр иде Әнә. син. бамбук, тәрбияләгән японнар юкка чыгудан котылу юлын тапканнар. Урыслар исә бу юлга баса алмаячаклар. Гөнаһлары чиктән тыш зур аларның. алар түккән каннарны, урыс койган күз яшьләрен жир шары күтәрә алмый башлады. Империя, һичшиксез, юкка чыгачак. Без. татарлар да. юкка чыгачакбыз, әгәр урыслашудан туктый алмасак. Юкка чыгып бетә дә яздык инде. Белмим, туктала алырбызмы икән. Их. минем милләттәшләремне шушы утрауларга алып килеп японнарның нинди юл белән инкыйраздан котыла алуларын күрсәтеп булса иде. Гади халыкны чит илләргә йөртмиләр шул... Бамбук туган, мин сиңа серләремне сөйләдем. Рәхмәт сиңа зарларымны дикъкать белән тыңлавың өчен. Бу безнең тәүге һәм соңгы күрешүебез. Үс. ныгы, тамырларыңны тирәнгә җибәр. Мин сине онытмам Мөмкин булса, син дә мине сирәк булса да искә ал. Сау бул. бамбук! Бәхиллә мине, япон агачы! 27 — ртәнге алтыда аврал уйнадылар. Йөкне бушатып бетергәннәр И Хәзер без Владивостокка кереп авыру мотористны калдырып китәргә тиешбез. Ул мескенне Япониядә дә калдырып китәрлек иде. Монда аны тизрәк тә терелтерләр идс. Валюта түлиселәре килми Ә бит авыру диңгезчене кораб белән Владивостокка илтеп тапшыру йөз тапкыр кыйммәтрәк төшәчәк. Кораб чыгымына хисап бирү җиңелрәк. Владивостоктан соң Гонконгка кереп ягулык алырга тиешбез. Ә нигә Владивостокның үзендә генә алмаска? Мурман пароходчылыгының Владивостокта лимиты юк. Гонконгтан сон Кытай портлары. Без анда йөк төяргә тиешбез. Кытайдан соң кабат Сингапур, аннан соң Сүәеш каналы. Португалиянең башкаласы Лиссабон. Анда без йөкнең бер өлешен калдырырга тиешбез. Лиссабоннан соң Дания Бу илнең кайсы портларына тукталуыбыз билгеле түгел әле. Минем Копенгагенны күрәсем килә Андерсен әкиятеннән туган Русалка сыны белән кабат очрашасы иде! Чиктән тыш көчле теләк тормышка ашмый кала. Тәкъдиребез җиденче кат күкләр кулында .. Матрослар швартов бауларын палубага сөйриләр Корабның машинасы эшли башлады «Капитан Нугай» калтыранып алды Коерык астында су кайный. Ачык диңгездә шторм. Хәзер ул безне чайкалдыра, дулкыннар корабны кыйнарга тотыначаклар. Әгәр Көньяк Кытай диңгезендә тайфунга юлыксак, исән котыла алырбызмы"’ Мин хафаланам. Хафаланырга хакым бар минем Корабта бер карыш запас бау калмады. Авария вакытында кулланыр өчен генә тотылган запастан бау кисеп алып боцман үз машинасын, капитанныкын, өлкән штурманның «тойо- таюсын палубага беркетеп бәйләп куйды. Машина көпчәкләре урыннарыннан кузгалмасын өчен авария вакытында гына тотыла торган агач брусларны кисеп тәгәрмәчләр астына куйды. Калган машиналар шторм вакытында диңгезгә коелып бетсенмени? Экипаж әгъзалары машиналарын палубага беркетү өчен авария запасыннан бау, агач брус, агач чөйләр урлый башладылар. Запас юкка чыкты Зур жинаять иде бу. Куркыныч җинаять. Корабның иминлеген тәэмин итү өчен капитан чара күрә алмады. Аның кулы пычранып, арт саны тизәккә батып өлгергән иде инде. Карынына илле җиде мең монна йөк сыйдыра алган зур океан лайнеры Рәсәй империясен хәтерләтә иде. Аның иминлеген сакларга тиешле диңгезчеләр, үз машиналарының иминлеген кайгыртып, корабның язмышын куркыныч астына куйдылар. Рәсәйдә дә нәкъ шушындый урлашу. җәмгыять милкен талау, үзләштерү бара иде. Белмим, без әйләнеп кайтканчы СССР дип аталган җир йөзендәге иң зур. иң пычрак һәм иң канлы империядә сугышлар кузгалып ахырзаман башланмасмы икән? _ әяхәтнең икенче яргысында Кытай. Гонконг. Португалия. Дания, с Мурманга әйләнеп кайткач күргәннәрне дә укучыга сөйләргә кирәк иде. Аларның барысы да көндәлеккә теркәлгәннәр Белмим, сөйли алырмынмы икән?... 1991 1997 еллар. Мәскәү Баулы.