СОҢГЫ ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН
Арпаң-кәрпәң ач булсын. Тамагыңа таш торсын'. Борынгы айтемнан Җәллади Дәүләт башыңны Ашый бит. ашый бакчы! Тән генә түгел, җанына Тешләрен багырмакчы... Сөяк бул. үтмә тамактан. Күрсәт Җан. кодрәт көчең! ...Яшенташка әүрелгән үч Сындырган Залим тешен. Авылның сау әле табигате. Җире-суы түгел әле хаста. Яшәү олы бәхет, сагынып-җирсеп Хет бер кайту өчен туган якка. Яшәү бәхет, и Җир. шушы хакка! Җире-суы түгел әле хас га: Күкрәкләрне киереп, монда шөкер. Рәхәтләнеп сулыш алып була. Ямаш ИГӘНӘЙ (Ананий Несторович Малов) «Сәфәр чыгам» «Йолдыз булып ян». «Хәзинәләр иле» һ. б шигырь, публицистика китаплары авторы Vt 1938 елда Сарман районы Ләке авы 1ында туган. Чаллыда яшәде 1997 елның .язында вафат булды. Үпкә, җанга корым-сөрем түгел, Яңа сауган сөттәй һава тула!.. Гади кешеләре арасында Бар шагыйрьләр, галим, философлар. Табигатьнең үзе кебек бөек. Самими һәм гали асыл затлар. Бик арттырмыйм бугай, авылдашлар?.. Сөйли белмәсә дә трибунадан, Язмаса да гыйльми трактатлар, Иген игә. Туган тел сафлыгын Җуймас, мәңге гүзәл килеш саклар, Килер буыннарга бары алар... Балкып ята монда ачылмаган Асыл хәзинәдәй гадәтйола, һәр яңа көн — язылмаган роман, Күңел күзең салып укы гына!.. ...Авылның сау әле табигате... Зиначы монологы Яктыга—дан!—диеп сөрән салабыз. Караңгыда рәхәт чигеп калабыз. Берәрсе шәм генә кабызсын әле — Уңлы-суллы яңагына чабабыз!.. һәр нурдан җиде төрле төс Асылташ кайтара, имеш... Җиде мәгънә һәрбер төсмер — Аңлата шигырьшедевр... Барыбер Таң атар — Кайда синең изгең — Кайда нигезең, татар? — Изге нигезем Болгар, Җимерделәр ятлар... — Кайда газиз Илең, Кайда Туган телең? Көнгәме тиң төнең. Төнгәме тиң көнең?.. — Җимереп, чәчептүгеп Бетерсә дә ятлар, Җаным-рухым тар-мар Итәлмәде алар. Исән-имин калды. Чын фидакарь җаннар. Дениманын хаклар. Яклар асыл затлар — Иртәгәңдә. хакмы. Нур чагыла, татар? — Төн — мәңгелек түгел. Барыбер Таң атар!. Мәңгелектән илаһи моң иңә. Чаң авазы булып җанга дәшә: «Бу дөньяга Иман белән килдең. Иман белән берүк. Кешем, яшә! Авызың ач һәрчак Иман белән. Иман китермичә бер сүз дәшмә. Илаһи нур иңдер күңелләргә. Җакты Кояш булып Җирдә җәшнә1 ..» Мәңгелектән якты аваз килә. Изге Иман булып, жыру булып. «Изге булсын Кешем, һәр исәбең» Илаһи Нур булып күңелемә Мәңгелектән изге Аваз иңә: «Ходаеңнән алган игелекне Тарата күр. Кешем, син дә җиргә!..» Илаһи Ут Җанда саумы. Кешем. Савап булып иңәрлекме Көчең9 Уең Изге. Ару. Таза икән Имлә бу Дөньяның бозык төшен! .» Карендәшкә Җир йәзендә күпме керәшен бар, Илдә-кондә күпме исәбе7 Кем әйтә лә. нәсел-нәсәбенең Сау-тазамы тамыры, үзәге?.. Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле Бәгыреңне өтеп исәме? Яман телләр җанга салган яра Үзәгеңне, әрнеп, өзәме? Ирек ачып бер утырыйк әле. Эчен бушар, зарың сөйләрсең. Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит. Карендәшем, асыл керәшен Инде ару гына яшә берүк. Иеләүләрең кирләп китмәсен Имәндәй нык. таза нәсәбеңнең Бөреләрен кырау өтмәсен. Илдә-көндә күпме керәшен бар — Беркем белми төгәл исәбен. Керәшенгә көн килерме бер. дип. Өзгәләнә бары үзәгем. . Ходайга инәлү Бу дөньяның фани һәрбер минутында Тау кадәрле язык кыла адәм заты. Син бит аны Бәхет өчен яраткансың. Инде берүк языкларын ярлыкачы. Ил башында торгач явыз, залим җаннар. Бозыклыкка батты тоташ бар дөньясы. Тый аларны явызлыктан, азгынлыктан, Бу җир йөзен көл-күмергә калдырганчы!.. Аллам, дисәң... Аллам диген, Аллам, дисәң— Яктырып китәр бар Җаның, һәм языклардан арынып, Сафланыр Рухың. Вөҗданың. Аллам диген, Аллам, дисәң— Куәт иңәр Җанга изге. Күңелеңнән гел кабатлап Тор иң олы шушы сүзне Аллам, диген, Аллам, дисәң — Булыр Ул һәрчак Җаныңда. Уең, эшең изге игәр. Кичерер языкларың да... Аллам, диген, и ярлыка. Кылган бөтен гөнаһымны. Кабул итче, чын күңелдән Китергән бу Иманымны. Юлым якты, кылганнарым Гел игелек булса иде. Шул игелек һәрбер Җанга Мөлдерәмә тулса иде. И Ходаем, кыласымны Гел изгелек язсаң иде. Иман белән торсам иде, Иман белән ятсам иде... Илаһи Зат, мәңге шулай Гел Җанымда торсаң иде. Изге эшкә куәт биреп. Яманлыктан тыйсаң иде. Суга баксаң—мәңгелекне күреп була, Мәңгелек дип, бәхетеңне салма суга Уртак сер... И төнем! Олы әманәт Тапшырдым куеныңа: Бер сылуның сөю серен Ачканын ничек миңа. Әй, татыдык ул сөюнең Тылсымлы серен, назын! һәм сиңа, сердәш буларак, Яшердек аның барын. Нык ышанам, аны мәңге. Беркемгә дә ачмассың Чөнки бар ич бу «гөнаһта» Үзеңнең дә катнашың Син үзең бит я! күзләрдән Яшереп тордың безне Шулай булгач, әйт. ни файда. Ачудан уртак серне?.. И төнем! Олы әманәт Яшердем куеныңа. Сылу хакына, ачмаска. Вәгъдә ит. зинһар, миңа.