Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Бикә Рәхимова

Әйтү кирәкме?..

Чирмешәннән күптән сулар алмыйм, Чумылдырып зәңгәр чиләкне. Ярларына чыгып шомырт җыймыйм Хатирәләр эзләү кирәкме? Сулар кермим, баштүбәнгә чумып Чирмешәнем яры өстеннән Балачагым, яшьлек хатирәсе Еллар ялкынында өтелгән. Әкиятләрдә түгел, чында иде Бер чиләкләп җиләк җыюлар Капчык-капчык чикләвекләр җыйдык. Булса да бу эшкә тыюлар Мич башында кибә алтын чики, (Чуерташтай!) алтын гәрәбә. Җылы куеныңнан балаң читкә Тәгәрәде, әнкәй, әрләмә. . Батаганның урыслары чыгып Юлбасарлык итеп торалар, Җыйган чикләвекне чәлдерергә Җыйнаулашып мәкер коралар. Әнкәй кайта тулы капчык белән Туры юлда тора караклар, Әйләнечтән унар чакрымнарны Әнкәй бәгърем ничек ул атлар... Әйләнечтән атлый халкым һәрчак. Көрәшеп атлый, әмма ук сына... Каракоштан чукылганнар шулай Гомере буе ирек юксына . Яшьлегемнең— яшьнәвемнең минем Ялкыннары өтә йөрәкне. . Хат ирәләр — безнең бүгенгебез. Хәлебезне әйтү кирәкме?.. Казанда Хәтер көне 75 октябрь. 1996. Хәтер көненә җыелдык. Мең кешелек булыр төркем. Казанлылар битарафмы. Килеп кушылмасмы беркем? Суык, салкын. Җиле салкын. Усал эттәй килеп тешли. Бу гулянье түгел, кабәм. Чәй кайнамый, ите пешми. Миллион ярым кадәр кеше Яши булыр башкалада. Тагар диеп шул бер меңне Күрсә гәбез башкаларга. Ачу катыш яшьне йотам. Шуннан ары әмәл бармы? Үз халкыма үпкәлимен. Аннан авыр хәлләр бармы? Көрәшеп үлгән бабайлар Япь-яшь егет, агай чакта. Хәгерләре ялтырап яга Ак болыт га. яшьле чыкта. Ак болытлар килә. китә. Кадаклап туктатып булмый. Ярамыйдыр Хәтер иген Бер такта булса да куймый. Такта түгел, мәһабәт бер Сын-һәйкәлгә лаек алар. Карап Хәтер җыяр иде Рухи сәрхүш. лаякыллар. Яр Чаллылар килеп керде Кырык тугыз автобуста. Яшьләр булып җиргә тамды Күңелдәге боз ла. тоз да Сафлар кипе Ханмәчеткә. Кушылдылар үт кән-сүткән Ишле янына куш килә — Бу хакыйкать инде күптән. Әткәй, хатларың... Әткәй, бәгърем, хатларыңны укыйм, Бар язганың без ул — балалар, «Бәрәңгегез бармы язга кадәр? Килмәсен лә берүк бәлаләр». Әйтерсең лә ут эченә түгел. Киткән бары бераз читкәрәк. Бар кайгысы: йөрәк парәләре, Үзенекен сөйләү иртәрәк. Хат саен да сөекле зәүҗем1 , Әүладларым (без ул, балалар!).. Ни бер сүзе булсын — җәһәннәмдәй Сугыш-яуда ничек соң — алар... «Углым Госман, суны үзең ташы, Җик үгезне, яисә этнеме... Әниеңә авыр китермәгез... Миңлебикә тәпи киттеме?.. Әрбәлектән печән ташыганда Салуланып чана аумасын. . Эчендәме утның дип сорыйсыз, Улым, әдрис әйтер кайдасын. Габбас углым, хатны частырак яз. Хатлар белән сагыну аткарам. Әнкәң хатын бергә кушып җибәр. Хат килгәндә төштә ат күрәм...» Ленинград дип аталган икән Әткәй кичкән утлы фронтлар. Кайтмады шул әткәй, кайткан кеше Бер аяктан да ул тыраклар Ә син, әткәй, яралы аягың Төзәлгәнен тагы көтмичә. Ут эченә кереп өтелгәнсең. Ут туктамый күмер итмичә... Татар сөякләре Петербурның Нигезенә шыплап түшәлгән. Империяне терәтеп, әткәй Синең сөякләрең өстәлгән... ' Хатыным. Җинеләбез... Җиңеләбез. Әйе. чигенәбез. Рәфыйк Юныс Җиңелү - чигенү дип кенә Йөрәккә бәлзәмнәр ягылмый.. Дошманың асылын яшереп. Тиренең ниндиен ябынмый. Чигенү чирүен булганда Ышаныч калдыра «бәлки»гә Борынгы Болгарым җирендә Ялгызым калдым мин Әлкидә. Кем бар соң татарда туктаусыз Азатлык байрагын тотучы Нәкъ бүген! — иртәгә, димичә. Ашкынып ут-ялкын йотучы? Чигенү!.. Бу хәтле өметле ул сүзне Әйтсәң дә — бәхеткә ышану?.. Бар халкың бер йодрык булмагач. Нишлисең, аптырап бушану. Ни җиңү, һичьюгы чигенү Бизәми без килгән юлларны. Без кемнәр дигәндә Тарихның Тузгыган иярчен йоннары. ..Тузгыган йоннан да кайчакта Сугалар келәмнең матурын — Албасты туфанын аралап. Төзиләр дәүләтнең татуын Яфрак-гөлгәдер... Кар да шулай тоташ ишеп яумый. Ява алмый айлар буена. Йолдызлар да атылмыйлар учлап. Берләп атыла, чумып уена Бер ай буе сары яфрак ява. Ничек түзә яфрак йөрәге. Куырылып калтырана яфрак Куа аны үлем өрәге. Күк биеклегендә йөзгән яфрак Күк иде лә аның мөнбәре Ята әнә сүнгән яшел йолдыз. Яфрак хәзер җирнең мендәре Озын-озак йокыларга китәр Яфрак-мендәрендә Җирана. Бөгәрләнеп яткан җайлы-ипле, Тук сыердай күши, күр әнә. ...Бу дөньяның гарасаты-уты Нечкә күңел яфрак-гөлгәдер. Дөрли-яна. бәргәләнә берәү. Битарафлык килә кемгәдер. Аурупада — Альп таулары дигән суз ни мәгънә белдерә? — Зур таулар дигәнне аңлата. (Аустрия чигендә сөйләшүдән) Мендем Алып тауларының башына. Карадым үзәннәр төбенә: Елгачыклар ага. исме, бәлки. Кайсы Зөя. кайсы Гәбенә?.. Төрки бабам булган, исме аның Җиһанда бер яугир Атилла, Яуларының кайтавазы калган — Төркичәләп таулар атала. Гел таныш та кебек бу тирәләр Баштан-башка тоташ болынлык. Кичү белән Әлки' арасыдай. Яшел җәйгән хозур бер тынлык Уйламыйсың Үзәк Аурупаның Нәкъ уртасы диеп бу җирләр. Технократ ик җәннәт корсалар да. Табигатьне саклый чын ирләр. Хушбуй сипкәнмени, тәмле һава. Йә Ходаем, әйтмим көнләшеп. Кодрәтеңдә бар — Үз Иркендә. Без дигәнчә булмый өләшеп. Өләшергә... ул сәдака түгел. Ходай биргән түгәрәк бәхет. Тик шулай да үзләренә булсын, Туган җир —безгә алтын тәхет. 1 Болгар ягы Әлки районы авыллары. Резеда В ә л и е в а Юлга чыктым, кыен юлга, авыр юлга... Юлга чыктым, кыен юлга, авыр юлга. Атлый бирәм карамыйча уңга-сулга. Бу юлны бит инде күпләр таптап үткән. Атлаулары нигә болай авыр икән? Җилләр бәрә әле уннан, әле сулдан. Чык син тизрәк, дигән кебек, чык бу юлдан. Әле усал бүре булып улый алар. Әле угры-карак булып сызгыралар Тик мин һаман үҗәтләнеп атлый бирәм. Чөнки шул мин бер нәрсәне яхшы беләм: Кыен булган саен юллар кадерлерәк. Бер кызыксыз җиңел юллар нигә кирәк? Авыр булсаң авыр бул син әйдә, юлым. Эштән генә арып талмас ике кулым. Сәламәтлек-саулык бирсә газиз Аллам. Авыр диеп юлларымнан туктап калмам. Киртәләрне үтә-сүтә атлап киләм. Юл очымда илаһи бер балкыш күрәм Күз буучы ялган мираж балкышмы ул? Хыялый бер хыялмы ул, ялгышмы ул? Ни булса да җаным һаман шунда тарта. Барган саен күңелем үсә. көчем арта Бу сихерле, серле көчтән ничек китим. Хыялый шул бу жан тынам, ни хәл итим9 Йөрәгемә куштым башка сине яратмаска... Йөрәгемә куштым башка сине яратмаска. Синең зәңгәр күзләрең дип жан атмаска Юк. кирәкми зәңгәр күзләр, ялган күзләр, Сине күрмичә дә түзәр җаным, түзәр, түзәр. Акылым белән аңа барын аңлатырмын. Хыянәгче күзләр алар, дип әйтермен Җаным минем сизгер бит ул. ул тиз сизәр. Ул яратмас башка сине, сүнәр, бизәр... Син дип инде мин аһ орып ут йотмамын, Хыянәтең мәңгемәңге онытмамын. Зәңгәр күзләр хыянәтче була икән. Юк. кирәкми, сөймим сине, сөймим бүтән, Әй. Ходаем, ышаныплар куймас микән?.. Ялгыз итмә мине, Ходаем... Күңелләрем тулы моңдыр бүген — Ялгыз каршыладым май аен Ялгызлыклар авыр җаннарыма. Ялгыз итмә мине. Ходаем. Ризыкларым тәмсез, өем ямьсез. Күңелемнең тапмыйм бер җаен. Каралмасын күңелем көзгеләре. Ялгыз итмә мине. Ходаем. Кояш көлә, кошлар оя үрә. Бәйрәм итә җирдә яз ае. Язлар булсын һаман күңелемдә. Ялгыз итмә мине. Ходаем Яшә, сөю Йөзләремә салкын җилләр исә иде. Гомер юлым сүлпән генә үтә иде. Тәүге кырау күргән моңсу чәчәк кебек Күңелем инде килер көзен көтә иде. Кинәт кенә син чыктың да юлларыма, Кулларымны алып назлы кулларыңа. Шундый сөю белән бактың күзләремә. Гүя кояш нур сирпеде йөзләремә Нур сирпеде, гүя гөрләп язлар килде. Кояш көлде, галәм көлде, дөнья көлде. Кыялардан бәреп төшкән ташкын кебек Гомер юлым тетрәтерлек сөю килде. Сөю килде, гүя яшьлек кайтты кабат. Сүнеп барган күңел яшьнәп ярды канат. Ярды канат, очты зыңлап ерак-ерак. Очты биек, карлыгачтай уйнап-уйнап. Сөйде күңел, сөйде янып, сөйде шашып. Упкыннарга убырылып, күккә ашып. Моң көзләрдән шат язларга дәшәдәшә. Яшә, сөю, яшә яшьнәп, мәңге яшә! Дүртьюллыклар Әле җырлыйм, әле елыйм, әле көләм. Тормыш дигән олы юлдан шулай киләм. Ялгыз түгел, ләкин кайгы-шатлыкларда: Ни күрсәм дә бергә күрәм халкым белән. Өзгәләнмә, дустым, яшьлек үтә, Бусагада картлык көтә, дип. Картлык шатлык түгел, тик шулай да.. Тик шулай да ул да үтә бит . Йөрәк белән акыл озак талаштылар, Бер көн килеп килештеләр, яраштылар. Акыл, алып дилбегәне үз кулына. Ярды мескен йөрәгемне, ярды гына. Бу дөньядан күп сорамыйм мин тагын да Тик син генә, тик син генә бул янымда. Күзләрендә сөю нуры балкып торсын: Күңелемдә мәңге сүнмәс ялкын булсын.