Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Бүгенге прозабыз ни хәлдә? Бик зур һәм җитди сорау бу, билгеле. Моңа тулырак, тәфсиллерәк җавап бирер өчен тулы бер махсус фәнни хезмәт язу сораладыр, мөгаен. Мин бу кадәр үк зур жаваплылыкны үз өстемә алырга җыенмыйм Ләкин кайбер фикерләрне, күзәтүләремне әдипләр белән дә, әдәбият сөючеләр белән дә ихластан уртаклашасым килә. Чөнки бу җәһәттән куанычлы тойгылар да, борчылырлык мәсьәләләр дә җитәрлек. Әдәбият ул — тормыш көзгезе, дибез. Дөреслеккә шактый гына туры килеп тора бу билгеләмә. Чынын язсак та, күпмедер дәрәҗәдә хыял-сурәтләр катламын китереп кушсак та, ахыр чиктә барыбер безнен реалистик заман, безнен сулышяшәеш, безнен уй-гамьнәребез ак кәгазь битләренә кайтарылып төшә Табигатьтә талант һәм сизгерлек дигән нәрсә сирәк, бик сирәк кешеләргә генә бирелә — моны аңларга кирәк. Хакыйкать бар ул һәм һәрвакыт булачак. Аны халыкка кемдер әйтергә, җиткерергә, аңлатырга тиеш. Әдипләр җилкәсенә әнә шундый мактаулы һәм җаваплы миссия салынган Бу очракта ул иң әүвәл художестволы сурәтләү көченә, аның могҗизалы серләренә, шәхси тәҗрибәсенә таяна ала Тормыш һәм әдәбият—аерылгысыз. Илдә нинди җилләр исеп торса —татар, урыс яисә дөнья әдәбиятымы ул — һәммәсе, тормыш елъязмасы булып, язучылар иҗатына бәреп-саркып керә. Әллә кайларга китмичә, Джек Лондон әсәрләрен. Шолоховның «Тын Дон»ын яисә Галимҗан Ибраһимовнын «Кызыл чәчәкләрмен генә хәтерлик Никадәрле язмышлар, бәрелешләр, фаҗигаләр, дәверләр давылы!.. Хаклы рәвештә горурланырга мөмкин: татар әдәбиятының тарихы бик еракларга барып тоташа. Поэзия исә чәчмә әсәрләрдән булсын, төрки халыклар арасында менә дшән классик җәүһәрләребез белән без инде әллә кайчан үзебезнең мәртәбәле урынны яуладык. Болар бит — үткәндәге хәзинәләр. Ә бүгенге татар прозасы үзенең өр-яңа үрнәкләре белән мактана алмыймени соң? Әмирхан Еники, Аяз Гыйләжев, Мөхәммәт Мәһдисв, Нурихан Фәттах кебек әдипләребез- нең соңгы ун-унбиш елда иҗат иткән әсәрләре — вакыт сынавын узган, тарихта калырлык, картаймаслык әдәби сәхифәләр. Яшерен-батырын түгел, күпмедер дәрәҗәдә өстән кушылганча, совет заманында куп кенә әдипләребез, нигездә, социалистик реализм дигән метод белән эш иллеләр. Хәзер инде моны кайберәүләр гаепләргә тырышалар Җиз иләктән үткәрик әйдә- шул заманның көчле, затлы, художестволы әсәрләре рухи яшәешебез мәйданында үз урыннарын таптылар лабаса. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», Гариф Ахуновның «Идел кызы», Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» әсәрләрен искә алу гына да җитәдер. Димәк, хикмәт нинди метод белән язуда түгел, ә бәлки әсәрнең эстетик-художество тәэсир итү көчендә, анын халык күңеленә, халык язмышына никадәр якын торуында икән Заманнар үзгәрде, җилләр дә бүтәнчәрәк исә башлады бер заманны Гаҗәп хәл бит: әдипләрнең кул-аягын бәйләп торган цензура бетерелде көннәрнең берендә! Сталин режимы тегермәнендә татарның да бик күп әдәбиятсәнгать әһелләре кырылганнан соң менә сиңа хөррият — яз, иҗат ит. күңелеңдәге сызлануларны ачыктан-ачык әйтеп бир. туганкай! Тоталитар система, демократия дигән битлек киеп, йөзен үзгәртте: алга таба синен бер генә хәрефеңне дә. бер кәррә сулышыңны да бизмәнгә салып үлчәмәячәкләр. Әйдә язып кара, уй-фикер- ләреңне теләгәнеңчә чәчеп сал. янәсе. Фатих Әмирхан сүзләрен бераз үзгәртебрәк әйтсәк, никадәр контраст: күңелләргә ирек килде, ләкин кулдан каләм төште! Ни өчен шулай булды соң? Моның җитди генә сәбәпләре бар. Беренчедән, тыелган ризык татлы дигәндәй, тыелган темалар һәркем өчен дәррәү ачылып китте. Монда инде яңа сүз әйтер өчен ифрат дәрәҗәдә сизгерлек, зур. ачы тәҗрибә кирәк иде М Мәһдиев. А. Гыйләжев. И Салахов кебек мөхтәрәм әдипләр, шөкер, әйтәсе сүзләрен вакытында әйтеп өлгерделәр Тормыш тәҗрибәсе яг ыннан кайтышрак. ягъни яшьрәк буынга исә әлләни әйтер сүз калмады шикелле. Икенчедән, кача-поса гына дигәндәй, читләтеп кенә сүз әйтүгә, кинаяле фикер уйнатуларга урын калмады. Каләм әһелләре өчен элегрәк моның үзенә күрә бер серетылсымы бар иде ул чакта (хәтта рухи оппозиция дип әйтергә мөмкиндер I Ә инде уйфикерләренне ачыктан-ачык маңгайга бәреп әйтү бер караганда, әдәбият өчен күңелсезрк нәрсә. Менә шуңа да беренче елларда күп кенә язучылар җыйналып килгән «пар»ны дөньяга публицистик мәкаләләр аша бушаттылар Өченчедән, капитализм ясыйбыз дигән булып, безнең әйле-шәйле жәмг ыятебез күз ачып йомган арада кыргый базар мөнәсәбәтләре җәтмәсенә килеп эләкте! Социализмга хас яхшы мәгънәсендә тигезлек (уравниловка) бетте. Кем ничек, нәрсә булдыра ала —үзенә күрә кыргый бер иркенлеккә, эшмәкәрлеккә юл ачылды. Билгеле ки. мондый чакта, талантлар белән бергә, әрсезләр, графоманнар да күкрәк ерып алга бәреп чыга Спонсорларын да бик оста таба беләләр Менә шушы җирлектә байтак кына калын-калын китаплар да чыгып өлгерде Талантларның күбесе исә куркып-каушап калды, язар идең, язган әйберең еллар буе тозланып, тузан җыеп ятарга мөмкин Ә яшәргә, гаиләң була, анын арбасын тартып барырга кирәк. Дүртенчедән. Бишенчедән... Саный китсәң, тагын әллә ничаклы эреле-ваклы сәбәпләр табарга мөмкин Ләкин зарланырга, моңаерга ашыкмыйк әле. дусларым Халык, милләт бар чагында аның әдәбияты беркайчан да сүнми, югалмый Татарның озын гомерле, төп калын журналы «Казан утлары»нда унбиш еллап эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алам әдәби журналыбызда проза әсәрләренә элегрәк тә. хәзер дә беркайчан кытлык булмады! Дөрес, художество-эстетик кыйммәте тиешенчә булмаганлыктан. аларның байтагы дөнья күрмичә дә калды Ләкин, авторының кем булуына карамастан, иң яхшы, иң саллы дигәннәре укучылар хөкеменә һәрвакыт гәкьдим ителә килде. Бу очракта исем-фамилияләр санау белән мавыгасым килми, әдәбият сөюче дусларыбыз моны үзләре болай да яхшы хәтерлиләрдер Шулай да. прозабыздагы яшь һәм яна автор буларак. Зөлфәт Хәким исемен әйтеп китми мөмкин түгел. Ул «Гөнаһ» дигән романы белән укучылар арасында шактый зур популярлык казанды. Фәлсәфи уйланулар, психологик эзләнүләр җәһәтеннән кызыклы әсәр. Детектив жанрга да тартым үзе Хәер, моннагг күпкә алдарак Ринат Мөхәммәдиев - Кенәри читлек кошы». Тәлгать Галиуллин «Тәүбә» дигән романнары белән татар укучысына детектив жанрның нәрсә икәнлеген уңышлы рәвештә танытып өлгергәннәр иде инде Шиксездер ки. прозаның колачы киң булырга тиеш Халык язмышын, ил язмышын бигрәк тә эпик әсәрләр тирәнрәк чагылдыру мөмкин Татар прозасында. һәрхәлдә, татарның ачы язмышы ярылып ята Г. Исхакый. Ф Әмирхан. Ill Камал. Г Ибраһимов әсәрләрен генә искә төшерик Алар үз чорын, шул заман кешеләрен художество чаралары ярдәмендә теркәп-тасвирлап калдырганнар Ни генә әйтсәң дә, тарихта татар дигән гайрәтле халык бар. Гайрәте сүнгәнме, юкмы анын. әмма татар бүгенге көндә дә яшәп ята. эшли, төзи, иген ура. әүкатле заманнарын кайтармак була Төрле сәбәпләр аркасында заманында дәүләтчелеген югалткан ул. сынг ан-сындырылган. әллә ничаклы сират күперләрен кичкән Арада сатылучылар, коллыкка, манкортлыкка риза булучылар да табылган Ләкин тамыр таза икән татар бүген дә бар. исән' Ул әнә суверенитет игълан итә. мөстәкыйльлек даулый, килер көннәр күкрәгенә чакыру ташлый Без бит күбебез, бик күпләребез шушы вакыйгаларның, кайнар көннәрнең шаһитс булдык. 9 ,к у . г» и 129 Татар уяна. Инде дә йомшаграк итеп әйтсәк, күп гасырлык йокысыннан уянырга тырышмакчы була. һәрхәлдә, милләтебез өчен бик тә жаваплы. тарихи мизгел килде. — Менә шушы кузгалыш-күтәрелеш ни өчен хәзергә кадәр безнең прозабызда чагылыш тапмый сон9 Юкса бик тә вакыт иде шикелле. Дөрес, милли хәрәкәттә, татар халкының язмышын тирәнтен аңлауда шәхси тәҗрибәсе бик аз булган яшьрәк автор Мансур Шаһимәрдәнов «Кеше күңеле — карурман» дигән повестенда ничектер шушы мәсьәләләрне күтәрмәкче, тасвирламакчы була. Нишлисең бит, өстән-өстәнрәк шуып уза. күңел сизгерлеге һәм тасвир кодрәте җитенкерәми егетнең бу өлкәдә. Безнең халык сибелгән, чәчелгән, дибез Моны талант иясе Мәхмүт Галәү «Мөһаҗирләр» романы аша бик оста күрсәтеп-тасвирлап биргән иде инде заманында. Сибелү-чәчелү фаҗигасе бүген дә дәвам итә Бармы бүген әдәбиятта моны тасвирлаучы, бармы бу хакта борчылып чан кагучы? Хәзергә мисаллар китерү кыен Тарихта татар язмышы фаҗигале, канлы сәхифәләрдән тора. Табулар да, югалтулар да бихисап безнең Дәүләтчелегебезне кайчандыр югалткансың икән, хәзер аны сагынып, тезеңне кочаклап утырудан ни файда9 Эш, хәрәкәт, гамәл, шуларга өстәп иң мөһиме — бердәмлек кирәк Соңгы елларда милли хәрәкәтебезнең бик көчәйгән чаклары булды. Әмма хәзер ул сүрелеп, сүлпәнәеп калды Боларны анализлау — максатым түгел. Ә шулай да иң зур сәбәпне әйтми китми мөмкин түгел: без — татар халкы. Татарстан Республикасы гомер буе сугышып, талауга, басып алу психологиясенә, шовинизм сөременә баткан Россиянен «ашказаны»на. геополитик яктан кыл уртасына килеп эләккәнбез. Хәлебез аяныч: гик торсаң — бер читен, чын-чынлап ирек даулый башласаң, тагын да зуррак кыенлыклар, киртәләр калкып чыга алдыбызда. Менә шушы фаҗигане художестволы, панорамалы рәвештә яктырткан милли романны бик тә сусап көтеп тора татар хәяте! Оят булса да әйтик, бездән, безнең буыннан булмады бу. Бәлки, киләчәк буын талантлары менә шушы изге эшне башкарып чыга алырлар? Ркаил Зәйдулла әнә «Салават күпере» журналында балаларга татар хәяте, татар ханнары хакында нәни генә язмалар биргәләп куя Ләкин болар — диңгездән бер тамчы гына Прозабызның киләчәге дигәндә, мине борчыган тагын ике нәрсә бар әле. Берсе прозаның юашлыгы, үшәнлеге. Өр-яңа уйлар, фикер кылычларының ялтырапчәкәшеп китүләре әлләни күренми. Юкса, минем уйлавымча, әдәбият тормышның үзенә караганда бер адым алда рак атлап барырга тиешле Гаяз Исхакый әнә үзенең «ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре белән безнең бүгенге вәзгыятебезне әллә кайчан кычкырып әйтеп бирә белгән! Шуңа Исхакый атлы олпат шәхес, талант иясе бит ул.Икенче мәсьәлә татар әдәбиятына чит өлкәләрдән килүче яшьләрнең сирәкләнүе. Такташ — Тамбовтан. Муса Җәлил — Оренбурдан. Кави Нәҗми — Сембер өлкәсеннән һ. б. Хәзер исә мондый да кин географик «агым»ньг күз алдына китерү дә кыен. Чөнки коммунистик совет заманында милли мәктәпләр, бу очракта татар мәктәпләре дип әйтик, төбенәчә ябылды Урыс телендә укыту мәҗбүри төс, өстенлек алды. Туган телендә укымаган. сөйләшмәгән бала ничек инде ана телендә шигырь яисә хикәяләр язсын да. ничек инде татар әдибе булып китә алсын икән! Саный китсәң, тагын ә.ттә ничаклы сәбәпләрне өстәргә мөмкин. Югалтуларның тамыры әнә кайларга барып тоташкан. Әмма... Халкыбыз бар. аның бай традицияле әдәбияты бар. Уйлап карыйк әле: әгәр татар әдәбиятының вакыт сынавын узган кайбер классик әсәрләрен Европа яисә Америкада бастырып чыгарсалар, алар безнең чәчмә әсәрләрне ничегрәк кабул итәрләр иде икән? Шикләнмим, һәрхәлдә, тәэсирләр бары тик «әйбәт» дигән мөһер белән бәяләнер иде. Ике-оч елдан без инде Яңа гасырга —2000 нче елга аяк басачакбыз. Бөтен галәм белән. Кешелекнең шушы ташкынында, шөкер, татар халкы да бар, туган телебез бар. Менә шушы чынбарлык безнең күңелләргә ышаныч һәм иман нуры иңдерә. Татар әле яшәр! Без яшәргә һәм сынатмаска тиеш...