МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВКӘ ХАТЛАР
Хат ларны байтак яздым мин уз гомеремдә Арада үзем өчен ук бик кадерле бу лганнары бар. Шулардан бүген Мөхәммәт Мәһдиевкә язылганнарыннан дүртесен аерып алып, укучыларга тәкъдим итәргә уйладым. Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 26 октябрь 1986 ел, Пицунда «Ирләр азына, егетләр котырына, малайлар күлмәкләренә сыймыйлар— илдә озак вакыттан бирле сугыш булмаганга ул. Тыныч заман озакка сузылса, ирләр тимер кимерә башлый» (Ишетелгәннәрдән «Куен дәфтәре») Мөхәммәт! Мин монда әле. Кара диңгез ярында һәммәсе искечә: дингез дә, дулкыннар да. кызарып кояш чыккач, юаш кына бөкрәеп күктә калган бичара ай да. Рица юлында! ы тирән таш ялгаш-упкыннар да үзгәрмәгән Люкс балконыннан мина «Классик!» дип көлемсерәп кычкыручы син юк та, бүлмәм икенче катта, нәкъ ишек өстендә. Кичләрен, берара һава тынгач, шап та шоп колак төбен төяләр Сине сагынам! Былтыр, ачу килгән чак булгандырмы, уртак бер дуска сине «пешекләбрәк» хат юллаган идем, сиңа җиткергәндерме, юктырмы, белмим. Әмма быел язын, Тукай бүләкләрен Гариф Ахунов өләшеп бетергәч, идарәдәге күңелсезлекләрдән соң. уртак бер танышыбыз' «Ничек'” Эләкмәдеме Мәһдиегезгә премия!» дип мыскыллагач ук сиңа бик якын игеп, яратып, дусларча хат язармын дип ниятләп куйган идем Тукай көннәрендә синең язмаларны укып куандым, чын рухи ләззәт алдым, сизәм - яратып язасын, чын күңелдән, моңарчы. сиңа кадәр мин Тукайның әнкәсе хакында уйланмый идем, язмаларыңнан соң. «бу дөньяга кемне китергәнен дә белмичә үлеп киткән бөек ана» турында мин еш. бик еш, дулкынланып, әсәренеп, сокланып уйлыйм. Гомумән, соңгы елларда Тукайга мөнәсәбәтем тагын да ачыклана, хөрмәтем тагын да арта, апасына бүләк иткән рәсеменең артына язылган истәлек язуын укыгач, ирексез* дән күз яшем тама башлый, Тукайның «Мөшфика апам!» дигән сүзләренең моңын, музыкасын, эчке бер калтыравын тулаем ишетәм Гаҗәп кешеләр булган. гаҗәеп мөнәсәбәтләр яшәгән Син шуларны аңлап эш итәсең, яратып, белеп. Димәк, бу фактлар сине дә дулкынландыра, яхшырта, вак-төякләрдән өстен итә. Тукайны аңлавым белән мин бары тик бер кешегә — Якуб Агишевка бурычлымын Була бит, һәр укытучының яраткан бер «аты» була Ул шуңа атланып кына чабышка чыга ала. Югары курсларда чит ил әдәбияты укыткан А. А. Исбахның чабыш аты А. Экзюпери иде Мин бу ике кешегә укытучыларыма гомерем буе рәхмәтле. Тукайны, әлбәттә, ачарга кирәк, аның бар тирәнлеген ярдәмчесез ачып булмый әле, аның катламнарына төшеп җитәр өчен юл күрсәткеч кирәк. Мин яздан бирле уйлыйм: нигә син Тукай турында роман язмыйсың? Беләм, Ә. Фәйзи язып караган, хәзер дә Тукай турында күп язалар, мәгәр аларның берсендә дә әле мәгърур, олы Тукай юк Рәссамнар бу җәһәттән безне уздырды. Хаҗи-Морат Казаковның нәни Тукаен карап, сокланып туеп булмый Туфанның Тукай турындагы пьесасы сабыйларча фикер йөртү Акчурин- нарны Мостафа Кемель Ататөрек хөкүмәтендә вәзир булуга ирешкән. Сорбонна университетын тәмамлаган Йосыф Акчурадан башка язу гөнаһ Аннары. Ак- чуриннар жүләр, ә алар заводында эшләүче һәр кеше алардан акыллы, хәтта асрау кыз да Акчуриннарның сеңелләренә караганда зирәк акылга ия итеп бирелү бу социаль схема, жүләр схема Бары тик капиталисты булган милләт кенә өлгергән, җитлеккән, игътибарга лаеклы милләт булып санала алганда. Акчуриннарны болай хакәрә итүҗиңеләйтеп әйткәндә — ахмаклык Дөрес. мин бу турыда Туфанга да. Марсельгә дә әйтмәдем, алар яратмаслар иде. аңламаслар дип тә куркам Сина язам Тукайны белгән кеше санап язам. Тукайны сөйгән әдип, галим булганга язам Әгәр без Тукай турында чын роман биреп калдырмасак -безнең буын үз миссиясен үтәмәгән булып чыга Мин шулай уйлыйм Көннәр үтте, уникенче июньдә мин гәпчек улым Рәшатны армиягә озаттым Монарчы туганнар арасыннан байтак егет армиягә барып кайткан иде Дөрес, алар арасында күпчелеге авырлыкка күнеккән авыл егетләре иде. әмма мин бер чакта да а р м и я г ә у л ы киткән әти кеше булмаганмын икән әле монарчы! Ул. мона кадәр татылмаган бөтенләй өр-яңа халәт икән Өр-яңа! Мин сине, син соңгы очрашуларда өзек-өзек кенә әйтеп узган хәлләрне, бары тик үз улым киткәч кенә йөрәк гүренә үткәрә алдым Воистину «кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмичә!» Бигрәк тә соңгы сөйләшү, «төрмә тәртипләренең армиягә керүе» турындагы аңлашулар мине тетрәндерде Именно, «төрмә тәртипләренең армиягә керүе!» Шуннан бирле мин гел уйлап йөрим Ни өчен армиядә генә’ Берәүнең чикләнмәгән властька ия булып, башкаларның һич карышусыз, зарсыз буйсынып, «ләббәйкә» дип басып торуы, бер төркемнең яки бер катламның бөтен җәмәгатьчелек эшләп тапканны умырып ашап ягуы, бирсәләр биреп, бирмәсәләр талап алуы, кабахәт катылык, шәфкатьсезлек, тагын бер тапкыр катылык — төрмәнең гомер буе яшәп килгән атрибутлары бер армиядә генә мени’ Ил буенча шушы шомлы закон яшәмәдеме әллә9 Хәзер чагыштырып карыйм да шундый нәтиҗәгә киләм шул закон яшәгән, төрмә кануннары өстенлек иткән, шулар кеше канына үтеп кергән. Очраклы кешеләрнең өстенлеген билгели торган, очраклы кешеләр кулына чиксез-чамасыз власть бирә торган куркыныч заманны кичеп үттек шул. . Мин еш кына Достоевскийның «Записки из Мертвого дома» әсәрен укыйм, үзем булган төрмәләр, лагерьлардагы хәлләр белән чагыштырып укыйм Досто- евскийда үтерүчеләр, талаучылар, караклар, җинаятьчеләр Ә без утырган лагерьлар «сәяси» дип аталалар иде. Достоевский персонажларында әле кешелеклелек бар. олыны олы итү бар. үзара хөрмәт булган, үзара аз булса да җылылык сакланган. Без утырган лагерь кешеләре бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер юрган җанварлардан гына тора иле дияргә була Күпчелек шулар! Замана, җәмгыять җимешләре Рәшат сорагач, без хатларда кәгазь арасына кыстырып, бер сум. оч сумлык кәгазь акчалар җибәргәләдек. барып җитмиләр, кемдер хатларны ача да. акчасын алып, ябып җибәрә Яисә хатны ертып ташлыйлар Улыбыз хат ала алмый башлады! һәр җирдә, тормышның һәр баскычында эреме, вакмы талаучылар утыра Беркемдә беркемгә шәфкать, мәрхәмәт, җылылык юк Менә нәрсә куркыныч Хәтер әз-мәз искә тошен, искә килеп «үзгәрешләр» кертергә тырышып карыйбыз, үзгәрешләрнең гиз булуын да бик гелибез. Ай-Һай. агач череп беткән икән, анын тамырына су сибүдән ни файда* Агачны аударып яңасын утыртырга, яңасы үскәнне көтәргә кала Безнең буын бозылып беткән буын, өметне бары тик яшьләргә юнәлтергә кирәк Ләкин яшьләр күңеленә юл салу әмәлләрен без онытып бетердек, алар алдында ышанычны югалттык «ЛГ» бу хакта бик әрнеп яза. соңгы номерларга игътибар иткәнсеңдер? Картлыкны алдап булса да. яшьлекне алдап булмый яшьлекнең күзе үткен, колагы сак... Көннәр гөрлечә Җылы да булып ала. суы га да. алмаш-тилмәш Чувашлардан берәү бар. тик үтә дә «сул», куркак кеше, берни турында да сөйләшмибез диярлек Очрашсак, шара-бара, шырдый-бырдый Замананың үзгәрәчәген. үзгәртергә кирәклеген, үзгәрергә г иешлеген аңламый әле ул бичара Күк Чабаксар өстендә дә күкри! Мин әйтеп карыйм, «мендәр белән колакны юмаларбыз!» дигән сымаграк көлеп кенә куя Үтте гомер. Мөхәммәт дус. үтте! Өндә түгел, гөштә генә хәрәкәт итә торган чак җитте Төштә әллә кайларда булам, әллә канларга барам, очам, сикерәм. җиңәм Ә өндә Диабет, күз гәпләре сызлый, баш илереп авырга, аяклар күп йөри алмый Ике-оч тапкыр, эт чаба дип бет чаба, мин дә диңгез суына гәүдәмне аткан идем суык тиде Тизгиз чыгып ычкындым Кеше эше белән акча сугып утырам Инде тәмамлыйм шикелле. Бусы соңгысы, моннан болан кеше эшенә тотынып җанымны акчага сатмыйм . 3 ендә юлга Поезд белән кайтам Хәзер хат салырга чыгам да. ишек алды буйлап ки тәм. колак төбендә люкс балконыннан. байның чарлагыннан «Классик'» дигән ярым шук авазны ишетермен кебек Яз әле! Яз ә.чс шәп бер әсәр! Әдәбиятыбыз чүпләнеп, вакланып, букка багып бетте бит' Укучыны югал габыз, ихлас татарларны югалтабыз, халык үзенә хыянәт иткән әдәбиятны үз итмәячәк, кичермәс у г безне, кичермәс Кичермәсләр! Шундый җыр бармы’ Юкмы' Булмаса. язасы rue шундый бер җыр. ә!. Хуш булып тор, Яшә! Яшик әле! Ихлас сагынып Аяз. 30 сакавика (белорусча март, матур сүз) 1989 ел, Переделкино «Но горе той нации, у которой литература прерывается вмешательством силы это не просто нарушение свободы печати, это замкнутые национального сердца, иссечение национальной памяти. Нация не помнит себя, нация лишается духовного единства. Отживают и умирают немые поколения, не рассказавшие ни самим себе, ни потомкам» А И Солженицын Мөхәммәт дус! Сайлаулар кызык үтте! Дөнья. Мәскәү шуның белән яши' Ниһаять, халык ярата, ышана торган лидер барлыкка килде Ул — Ельцин Без Минскидан кайтып төшкәч, үз күзләребезгә ышанмадык Йортлар, капкалар, баганалар халык авазы белән тулган «Әгәр., теләсәгез, Ельцинга гына тавыш бирегез!» Урам чатларына, почмакларга, мәйданнарга халык җыелган, авыз тут ырып. курыкмыйча үз фикерләрен яклыйлар. Бик ашыгып кына барган идем Горький урамы тирәсенә, туктап-туктап тыңлап, сокланып карап тордым Әллә Дарвин хаклы инде: без мәгарә маймыллары да кешегә әйләнергә җыенабызмы9 ! Ходаем. мин әдәбиятка сталинчыл заманнан килдем, гомерем буе гади кешеләрнең үзләренә җан тавышымны юлладым: «Сез бит кешеләр! Кеше булып яшәгезче!» дип инандым. Ботен әсәрләремдә шул моңсу үтенеч ярылып ятмыймыни?' һәм ниһаять, ниһаять! Моссовет рәисе Сайкинны чукындырып төшерәләр' Күпме обком секретарьлары йомычка урынына оча! ЦК секретарьләре дә тәгәрәп кенә төшә! һәм. гаҗәп кызык хәлләр бар. әй! Минскида чакта бөтен халык горкомның беренче секретаре Галконы каһәрли иде. әйләндереп кенә салганнар тегене Аның белән рәттән, бер округта неформаллар кандидаты бар иде. сайланганмы, юкмы шунысын язмаганнар Сайлангандыр, үткәндер, югыйсә газетачылар дәшми калмаслар иде. Ә Юрий Бондарев?' Яна Сталинград таләп иткән кара җан' Масоннар, сионистлар дип лаф орыр иде. үзенә сөйкемле Волгоградта сырт сөяген сындырганнар кабахәтнең! Менә Олжас Сөләймановнын үтә алмавы пошындырды Димәк, халык бер төрле генә түгел әле. аның ни уйлаганын бер сайлауда гына белеп бетереп булмый икән Кар өненнән язын уянып чыккан аю нишли? Аны кем белә?! Бөкреев бабай: «Сайлаулар күрсәтер, җитәкченең абруе юк икән — отставкага китсен!» дигән иде. Сүзендә торырмы9 Иртәгесен, броня- ланган «Чайка»сына утырып, киерелеп Сайкиннын эшкә килүен күз алдына китерәм... Обком-мобком секретаре булып селкенеп йөргән тар маңгайлы, таш йөрәкле агач коммунистларны уемнан үткәрәм .. Әле халык бар икән, бар! Әгәр сайлау көне җиткәнче үк депутатлык мандатларын эләктереп калмасалар. сөрсегән Зайковлар. Лигачевлар очмас иде дисеңме9 Тарих аяусыз, мондый формадагы «сайлаулар» фашистик Италиядә Муссолини заманында ук булган икән, диләр. Төрле төркемнәр, үз араларыннан вәкилләрне тыныч кына, майлап кына парламентка кертеп бетергәч, сайлаулар башлана: шатлан, халык! Минск кайный дип шаккатып кайткан идем Мәскәү хәлләрен әз-мәз белгәч, телсез калдым Мәскәү шаша, атыла, бәргәләнә. Дөберди' «Язучылар хоюзы бу рәвешле Сталин заманында, аның таләпләренә гуры китереп төзелгән иде Ул талантларны изү. намуслы каләм осталарын таптау коралы булып хезмәт итте, без хәзер аннан баш тартабыз һәм хәзерендә язучыларның бәйсез фронтын оештырабыз», дип чыга мәскәүлеләр «Апрель» дип исемләнгән комитет төзелгән. җирле газеталарда манифесты һәм резолюцияләре игълан ителгән «Торгынлык елларын, аның закончалыгын әллә кайчаннан тар-мар итеп килгән Ан Стрелянныйны «Совпис» нәшриятының директоры итеп сайлауга нигә каршы чыгалар?' Александр Исаевич Солженицынның үзен һәм әсәрләрен илгә кире кайтарырга!» һәм башкалар, һәм башкалар.. «Илдә ниләр бар икән, яңгыр микән, кар микән'??» Әллә безнең күкләр һаман аязмы9 Күптәннән беркемнән хәбәр алган юк. Син. өлгер һәм җитез дус. бәндәгезнең «Яра»сын укымый калмагансыңдыр Сынар сүз белән фикереңне язып салсаң да. юк Ап-ак яшь кар каплаган кара урманда «Балта кем кулында?» дигән нәмәрсә язып ятам Шуның белән көн-төн саташып яшим. Рәхәт! Миргазиян монда, йөрәгенә авыр операция кичергән, юашланган, «язарга көчдәрт юк әлегә» дип торды Кыска-кыска гына очрашабыз Ходай ана дәрт- дәрман бирсен, кызыклы шәхес, сандыгы буш түгел, әле анын үз сүзен әйтеп тәмамлаганы юк. бүгенге кискен үзгәрешләр анын авызына да яна сүзләр иңдерсен! Кулымнан килгән кадәр мин аны дәртләндерергә тырышам Бүтәннәр белән аралашмый диярлек «Дом творчества түгел бу. дом старчества" дип көтдерде кемдер. Шулайдыр, хактыр Башкортст аннан Рәшит Солтангәрәев монда. «Әдәбиятыбызның киләчәге юк. яшьләр бөтенләй килми, сан өчен һаман карт-корыны тутырабыз». дип зарланды. Кызык әй. сош ы елларда бездә дә ул жәһәттән кешеләр кими дияр лек Татарны башкорт дип ышандыра-ышандыра. без анда үсәсе талантларны да кабак башка әйләндермәдек микән?! Әдәбиятның югарысы бары тик милли нигездә генә үсә шул! Әмирхан аганың сиксән еллыгы бик шәп үткән икән дип ишетелде Бирсен ходай! Безнең иң гадел кешеләребезнен берсе, күңелендәге байлыгын тутысынча ачып бетерергә жөрьәт итмәсә дә, бер чакта да ярашмаган жаны әдәбиятта изге сүзләр калдырды «Матурлык». «Тауларга карап» хикәяләрен генә ал' Анын повестьларында чагылыш тапкан тормыш күренешләренә дә безнең житди караш ташлый алганыбыз моңарчы юк иде Аңа да без стандарт кайчы тотып якынайдык. үзебез аңлата алмаган мотивларны кыркып-кыркып ташладык, әйтер сүзләрен ярым-йорты гына тыңладык Еники ижаты турында әле чын сүз әйтелмәгән. һәм кем әйтер’’ Сүз башыма Александр Исаевичнын. бөек замандашыбызның, сүзләрен китердем Сискәндерә торган фикерләр! Кайтачак бит. кайтачак Андр Сахаров белән Алек Солженицын Россиянен без яшәгән чорындагы милли геройлары булып тарихта мәңге калачак Икърар итик, бездә дә булды куштанлыклар. Брежнев китапларын яклап чыгышлар ясадык, куллар чаптык, аягүрә бастык Әгәр соңга калмаган булсак, без дә жанны яңартып яшик Әле бездә намус та. ояг та калгандыр бит?! Сау бул Дусларга сәлам Сагынып Аяз. 9 ноябрь 1991 ел. Переделкино таң белән Мөхәммәт! Хәтерлисеңме Кызыл Яр авылын1 Кич. Тулган ай. Урамнар буп-буш Фән Вәлиохмәтовны уртага алып, авылча тальян гармун сыкразып. урамны иңләп, киң урамга сыймыйча өчәү барабыз. Фән белән син җырлыйсын Кызыл Яр урамнарында тальян кайчан шулай өздерер икән’ Әллә без бу жәһәттән дә соңгылармы? Моң өрә башлаган этләрне дә туктата. тыя һәм без. синең белән урам иңләп тагын йөри алырбызмы’ Татар могши сыйдырыр урамнар жнрдә күп калганмы әле?.. Әнә ич. мәйдан уртасына чыгып бастык Ибраһим ага мәйдан тирәли кулын йөртеп "Монда фәлән бай йорты иде, тегендә фәлән бай. арырак сәүдәгәр тагар, биредәрәк фәлән бай нигезе иде», дип елгыр татарларның исемен тезеп китте. Булганнар, беткәннәр, йорт урыннарында мәйдан ясалган, мәйдан уртасына егерменче гасырның гына түгел, кешелек тарихының иң явыз кешесе Ленинны бастырып куйганнар Яңа заманга кереп барабыз, капитализмга. Тормыш үзгәрер, яхшырыр, сәүдәгәрләр кайтыр, эшмәкәрләр, кайтырмы татар? Иманыбыз кайгырмы1 Рухи бергәлек, жан уйгынлыгы кайтырмы татарга? Кичә тетрәнеп Ельцинның указын тыңлаган идек, иртәнге радио чеченнарның указга баш бирмәүләрен, халык сайлаган президентлары Дудаевның Ельцинга буйсынмавың хәбәр игә Чеченнарны тыңлыйм, гагар.гарны уйлыйм Президентны якларга чечен авылларыннан кораллы отрядлар Грозный!а таргыла икән. Чечен халкын аңлап та була, алар алерәк кенә тулаем халык буларак геноцид татыган бердәм халык Аларны алай ансат кына бөгә алмаслар Чечен жире Карабах га. Сумгаит га. Яна Узен да түгел Чечен кешесе ул бер йомарлам нервалар, уз ныгытып тарттырып куйган пружина, чечен ул мылтык көпшәсендәге патрон Кызу халык, горур халык, тәкәббер халык Лагерьда иң нык кырылган халык чеченнар булды Хәзер чечен авылларын күз алдыма китерәм «Кал!» дип сыктамыйча, «бар1» дип дәртләндереп, чечен хатыннары ирләрен, улларын юлга, сугыш голына әзерлиләр Үсмерләр, углы күмерлән күзле гереко- меш малайлар, а гар янында булаша. Олысы олы. кечесе кече чеченнарның Ходам шаһит: чеченнарны төрле рәвешләрдә күз алдына китереп була, чечен характеры әдәбиятта нык яктыртылган, кылган гамәлләреннән чыгып ул халыкның рухын, жаньш аңлап була Үз халкым татарлар турында уйлыйм да... моңаеп, тыелып, тукталып калам. Уй агышым каядыр килеп бәрелә, көзге сыман уала. Халык язмышын, яшәү рәвешен тоташ бер. зур язмыш көзгесендә түгел, җиргә чәчелгән вак-вак аерым кисәкләрдә генә күрәм Кисәкләрнең берсендә — татарның йөзе, икенчесендә — колагы, өченчесендә ияге һ. б. Былтыр октябрьдә. Хәтер көнендә Ирек мәйданыннан тыгыз рәтләр булып Кремльгә таба барабыз. Тәкъбир әйтәләр, шигарләр яңгырый, беренче тапкыр татар колоннасында барам. Мине куып җиткән бер төркем яшьрәкләр арасыннан Роберт Миңнуллин аркама сорау белән төртте: «Аяз абый ни уйлап бара икән, шуны беләсе иде!» «Минем ни уйлаганымны белү кыен түгел ..» дип сүз башладым да тыелып калдым Сүземнең дәвамы «халык ни уйлый икән? Шушы татар сафларында баручы татар ни уйлый икән?!» дигән сүз авызымда йомылып сүнде. Кем ул бүгенге татар? Нинди ул? Татарларны бүген ни берләштерә? Гасыр башы татарларын әле аңлап була Мәжит Гафури аларны бер төрле күргән. Татарның иң ялкау, иң булдыксыз, иң зәгыйфь катлавыннан өскә күтәрелә алмаган Гафури. Мәдрәсәләрдә ахмак фәннәр генә укытыла. (Хәтерем алдамаса «Тормыш баскычлары» әсәре Мәнҗәныйк дигән коралга таң калып утыручы аңгыра шәкертләр), мыек төртеп чыккан күсәк-күсәк татарлар! «Ярлылар яки өйдәш хатын» һ. б. Фатих Әмирхан яңарып килгән яңа буынны - европалашкан, фәнгә, сәнгатькә, хөрлеккә омтылган буынны күңеленә якын иткән. Гаяз Исхакый исә татарны аякка баскан, уйлы, фикерле, чын кеше, жир баласы итеп күргән, башка милләтләрдә булган барлык сыйфатларны эзләп тапкан Дәреслекләр төзергә алынган Альберт Яхин бик кызыклы бер фикер әйтте: «Булдыра алган кадәр Исхакый әсәрләре белән таныштым, мәгәр берсен дә мәктәп дәреслекләренә кертә алмадым», диде. Мин Альбертка ышандым һәм чиксез сөендем. Дәреслекләргә кертерлек гадәти әсәрләрне җиңел табарбыз, мәктәп кысаларына сыймый торган хөр әсәрләр табу кыен! Гаяз Исхакый татарның традицион тарлыгыннан югарырак менә алган язучы, ул татарда гомумкешелек сыйфатларын тапкан Бер генә өлкәгә, четерекле мәхәббәт өлкәсенә генә күз салыйк Гаяз Исхакыйда кеше инде ирекле, аның таләпләре үскән Ул марҗа белән рәхәтләнеп Финляндиядә хөр кешечә яшәп ята. Яшь мулланың кулы хезмәтче хатынның тәне буйлап иркен сәяхәт итә һәм бу хәрәкәт чиркандырмый. Яшь күрше Минлесафаның да абыстай ашка киткән мәлләрдә мулла абзый янына йомылып кереп житүе дә сискәндерми. Исхакый татар хатыннарыннан пәрәнҗәне. ирләреннән икейөзлелек битлеген салдыра, аның геройлары гадәти жир кешеләре Алар бердәй гөнаһлы да. бердәй сафлар да Гомумән. Исхакый татарның милли вәкилләрен бер баскычка өскә күтәрә һәм сәхнәгә менгерә Мәхмүт Галәү татарлары хакында безнең әле фикер йөртә алганыбыз юк Үз хәзинәбезне барларга безнең кул җитми Татарның эчен-тышын кыю рәвештә ача алган әдипләрне без яратмыйбыз да бугай Большевик Галимҗан Ибраһимов татарны берчакта да яратмаган. «Кызыл чәчәкләр» романына керешне генә ал' Мисаллар китереп тормыйм, мин Г Ибраһимовны укып, ул багышлаган елларда чын татарны күрә алганым юк Аннан китә Ә Еники. М Әмир. Ф Хөсни. И Гази һ б һәм әдәбиятта «Мөхәммәт Мәһдиев чоры татарлары» дигән зур бер чор булып ала Якты чор. хәтерле чор Бай күңелле шат татарлар, моңсу татарлар, үзләренең татар булулары турында уйламаулары белән бәхетле, ры- ясыз татарлар Мин аларның бик күп исемнәрен бүген тезеп китә алар идем Мөхәммәт Мәһдиев чоры татарлары әле милли каршылыклардан читтәрәк торалар, аларга ихласлык, гадилек бәхете хас Син шул бер чор татарларын татар әдәбиятына беркетеп зур батырлык эшләдең. Үзем турында язып тормыйм, без синең белән тиң кешеләр Ике арадагы арадашлыкны да. аерманы да син чамалыйсың дип ышанам... «Матурлык» хикәясендәге татарлар чәчрәп күзгә кереп тора «Торналар төшкән» Масра кырында. Кесмәс үзәнендә алтмышынчы, сиксәненче ел татарлары сыннарын калкытып, аягүрә каршыңа килеп басалар Ш Камалның «Сәмруг кош», Ф Әмирханның «Сәмигулла абзый». К. Тннчуринның «Ак чибрик» хикәяләре дә мәгълүм дәрәҗәдә татар характерын аңларга ярдәм итәләр... Ә кем ул бүгенге татар?! Татарның бишеге — авыл Бишек-силәләрнең бавы өзелгән, татар ул-кызлары елдан-ел кими бара, артым юк дәрәҗәсендә Авыллар нигездә таркалган, сирәк-сорак кына, аерым шәхесләрнең кодрәте белән генә егәрле авыллар сакланып калган. Татарлар - илдә шәһәрдә яшәүче милләт вәкилләре ягыннан — беренче урында. Яһүдләрне санамыйм Хәзерге татарларны берләштерүче милли төсмерләр бармы? Рух ягыннан аларны ни берләштерә9 Авыл татары да хәзер сигез-ун класс бетергән, ир-атлар армиядә булган. Әфганда, чит илләрдәге оккупация гаскәрләрендә Сумгаитта. Ферганәдә Авыл татарының өч баласы икән, кызларының икесе урыста кияүдә, килен дә мукшы иленнән Авылларда теләсә кайсы иргә биреп йөргән, табаннарына ут кабынган татар кызыкайлары һәммәсе чит җирләргә китеп, башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгып, үз хурлыкларын яшергәннәр Андыйлар меңәрләгән Бер безнен авылдан гына ничә кыз шулай китте Газеталарда ата-бабаларны юбилейлары белән котлаган хатларга кул куйган кияү-киленнәрнең. онык- нәбәрәләрнең исемнәрен күреп икебез дә каушап калганбыз Димәк, кияү- киленнәр. хәзер җирдә яшәп ятучы татар оныкларынәбәрәләре булып саналган бөтен бер буын милләттән ераклашкан гына түгел, аерылган Мәңге кайтмаска аерылган Динебез берләштерәме'’ Хәзсрендә мәчеткә йөрүче картларны күзәткәндә тагын ун еллык запасыбыз бар XXI гасыр башында әле диннән әз-мәз авыз итәргә өлгергән картлар отряды фани дөньядан китеп барачак Хәзерге гопниклардан. авылларда калырга мәҗбүр ителгән, гариб-горәбәләр- дөн. алкашлардан туган кабакбашлар Корьән хикмәтләренә рухларын куша алыр дип көтәбезме?, һич юк. Шәһәр халкының аңын мал-туар, байлык кггәү каплап тора. Менә ни өчен театрлар репертуарларын ачыктан-ачык кәмиткә генә кора башладылар Ни ялынып өндәсәк тә газета-журналларнын таралу мәйданы тарая бара Мәшһүр Әмирхан Еникинең «Сайланмалар»ын 15 мен тираж белән чьи ардык Бәндәгезнең «Сайланмалар»ын да шундый кыска язмыш көтә Әдәбиятка, сәнгатькә, матбугатка мөнәсәбәт безнең кулыбыздагы бердәнбер социологик таяныч Татарны татар иткән сыйфатларны җыючы, фәнни анализ ясап чыгармалар ясаучы оешма юк Без бүгенге татарлар татарча ярым-йорты гына белүчеләр, тарихи тәрбия алматан наданнар, милли горурлык хисеннән тулаем мәхрүм ителгәннәр. ХӘТЕР КӨНЕН билгеләргә нинди уйтеләкләр белән чыктык икән без? Ни йөртә безне бу юлларда.* Геннарда буыннанбуынга күчеп килгән кан авазымы? Бармы ул? Әллә татар каны болганчык кара суга әйләнеп беткәнме’’ Ал безнен татар әдипләрен генә. Каюсы татарча белә аларның* Кайсыларыннан җирдә татар кала? Мин гади генә бер сорау бирер идем әдипләр яшә| ән һәр подъездда татар i аиләләре бар. Шулардан бер булса да татар баласы каламы’’. Урысны аңлау кыен түгел. Аларның милли сыйфатлары ярылып ята Иң актыккы, әмма саллы һәм җитди мисал Кичә Ельцинның указы игълан ителгәч. Ризван биллиардныйга керә. Тоташ урыслар Язучылар бар. күпчелек иҗат йорты тирәсендә ялманучы «кунаклар» Авызларда бер !снә сүз «Власть йомшак. чеченнарны танклар белән тапта гып кына узарга иде. Нигә алар белән кәнфитләнсп торырга ’!» Арадан берәү «Чеченнәрдә корал күп1 ” дип ачыклый Урыс шагыйре Алексей Марков «Самолетлар беткәнме’ Бомбага тотарга, җир белән тигезләргә. Огнеметлар белән яндырырга кирәк!» дип акыра И бичара, рак белән авырый, ай ярым гомере калган, үзе сөйләп торды, утыз биш килога кимегән Кан сорый иреккә чыгарга омтылган. 44 тә иленнән-җиреннән мәхрүм ителгән милләтнең хатын-кызларын, бала-чагаларын танклар астында калдырып җир белән тигезләр!ә ашкына! Сүзенең дәвамын кара әле син «Большевиклар йомшаклык күрсәтмәсе, Польша белән Финляндияне дә кулдан ычкындырмый идек без!» Йа хода, форса! булса Финляндияне дә бәхетле коммунизм юлыннан алып барачаклар икән! Менә чын империячел урысның тулы характеристикасы. Бөтен урыс га алай уйламый, әлбәттә, шөкер Андрей Сахаровлар бар Виктор Астафьевлар яши Урыс бай милләт, алар арасында әллә кемнәр мәйданга чытарга әзерләнә торгандыр әле Хәзер күз уртасында чеченнар ОМОН. КГБ гаскәрләре аларны изеп керсә, дөнья а!ышы кан якка үзгәрер? Чеченнар Татарстан!а кисәтү ул. «Әгәр артыгын кылансагыз, ни-нн, сезгә дә шул булачак» Әгәр чеченнар үз сүзләрен итә калсалар. бусы да безтә акыл Ләкин тагар язмышын хәл түне үз җилкәләренә күгәрерлек шәхес бармы бездә** Калганмы’’ Чеченнәрдәге кебек кискенлек туса, кемнәр күкрәкләрен штыкларга герәп ал<а узачак'* Акыллылармы? Тилеләрме?.. Күз алдына китерү кыен Мен.». Мөхәммәт, әсәр язасы урынга шушы авыр Гордей төеннәрен чишә алмыйча баш ватам Беләм, син моряк, егерме ике төен төйни белом дип горурланганың бар. серле төеннәргә тап булдым исә. сиңа төеннәр академигына мөрәҗәгать итәм «Сезгә эндәшми мин кемгә’ » Авыр туфрагы җиңел булсын. Сибгат ага белә бер дота калдырды Ризван монда. Аралашабыз. Үзем соңгы сүз язган җыентыгын укып чыктым. Ничәнче мәртәбә?! Шөкер, уйлы егетебез барлыгына тагын бер кат инандым. Ялгыз түгел без, Мөхәммәз Без Шәриф Хөсәенов белән Ризван Хәмид исемнәренә коч бирмичә үз сферабызны тарайтабыз шикелле. Татар милләте, милли театры яшжә әле Ризван әсәрләренә әйләнеп кайтачаклар, һичшиксез Сабыр тормыш итәбез, мәй капмыйбыз, анда-моңда чыгып йөргән юк. юллар начар, көннәр дымлы, күкләр черегән — әле юеш кайгы, әле су тамчыларыннан I ыйбарәт хәсрәт ява. Сүзлекләрдән «матурлык», «ямь», «рәхәт», «сафлык» дигән сүзләрне сызып ташларга микән әллә? Боерган булса, мин 27 сендә кайтып төшәм. Сау булып тор Ихлас сагынып Аяз. 16 февраль 1992 е I, Казан. Таң белән. Мөхәммәт, хәерле иртә! Мөгаен, мин тар, чикләнгән вә кысан тормыш белән яшимдер Күр инде: илләр Кара диңгез өчен тарткалаша, Кырымны тагын бер кат чәйнәп ыргытырга әзерләнә ә миңа хет бы хны! Университет ишеген бүрәнәләр белән бастырып Россия демократларын Казаннан кудылар! Булганы бар идеме мондый «тәкый гаҗәп» хәлнең? Ә мин «ошбу тарихи бүрәнәләрне татар элдереп ала алмас, урыс йә яһүд эләктерер!» дип уйлап утырам Дөньяга бик тә киң таралган, татарлыгыннан мәңге ваз кичмәс татар яшьләренең янә бер корылтае җыела икән, янә президент сайламакчы булалар, дигән хәбәрләр дүрт аяклап Казан — Чиләбе. Уфа—Ырынбур араларында мүкәләп йөри, минем колак артым да кычытмый ичмасам! һәммәсенә битарафмын! XX гасыр азагы татарларының «бөек узаманнары» милләтне кайсы упкынга илтеп җиткерерләр икән, дип халаек бәхәсләшә— сыңар чәчем дә селкенми. Язганны күрербез, мин тормышымны шундый «калай әтәчләр»гә караганда, тәңремә теләбрәк бирәм Уен — бер, ус.к— ике. дигән татар сүз арасында Хәзер җитди сүзгә күчәм. Инде йөрәгем туң күчәнгә әйләнеп бара икән дип уйлап өлгермәдем, дерт итеп сискәнеп киттем Син «архивымны мәгълүм бер оешмага ташый башладым» — дидең дә. аяктан ектың, һәм: «Нурихан Фәттах тапшырып бетергән инде», пип өстәдең. Нуриханны алдан күрүчән зирәк жан дип санадыңмы, әллә бу эшне шәхсән үзең кирәк таптыңмы7 Минем беләсең, зирәклегем, алдан күрүчәнлегем бөтенләй юк. теләсә кая капка ватып кереп китә торган яман гадәтем бар. шуңамы, әллә сиңа ышанганнан-ышана баруым сәбәпме, һәр гамәленнән үзем өчен дә яраклы тирән мәгънә эзлим, бу юлы. әйткәнемчә, аптырап киттем Нурихан турында сүз кыска. Эшкә тотынганчы ук максатын, барыр юлын билгеләде, борынгы хикмәт ияләре кебек мәгарәдә яшәде, ашамады-эчмәде. тау-тау китаплар укыды, сүзлек актарды, ял итмәде Тәүге мәлләрдә без барыбыз да карап соклана идек. «Фест дисбесе» дигән хезмәте аңа дан. бөеклек китерергә һәм алсызялсыз үткән зәхмәтле еллары өчен жан тынычлыгы бүләк итәргә тиеш иде Иллепе узды, алтмышны тутырды дан, ул өметләнгән шөһрәт килмәде Киресенчә, ул үзенең балта сабы белән мен яшәр имәнне аударырга маташканын ап-ачык аңлады. Кеше — үз гомеренең бушка үткәнен, кы лган хезмәтенең нәтиҗәсез тәмамлануын аңлаган мизгелдә—ерткыч-жанварга. күкъял бүрегә әйләнә Күзе кемгә төшсә,ул ырлап аңа ябыша, эләктерә алса бут азын чәйнекләп ата. явызлана! «Татарстан яшьләре»ндәге мәкаләсе исеңдәдер? Нуриханның артка адымын аңлап була! Гажәбе шул татар җанын тарихка урап учыңда йомарлап тотучы баһадир СИН юлдаш-кәгазьләренне салкын складка, архивка илтеп тапшырырга булгансың? Иртә түгелме? Ашыкмыйсынмы9 Архивын синең тылын, таянычың Менә мин лагерьга кагылышлы хатларымны барлап утырам Нинди кыйммәтле документлар бар арада! Лена Иваненконың гаҗәеп акыллы хатларыннан берничәсе саклана Ул. 13 ел утырып, 1954 елның мартында Актае лагереннан азат ителде һәм сөргенгә китте. Сөргеннән килгән хатлары сакланмаган, ә мин ана 5 көн эчендә 17 хат язган идем. Мин аның белән 1951 нче елда ук языша башлаганмын икән С. С. Козлов-Куман- скийның мин котылып чыккач җибәргән хатлары (Иң якын дусларымның берсе иде') И С Велягурскийның хатлары «Укы!» дип мина акча салып тордылар. Козлов-Куманский посылкалар җибәрде Хатлар аша кемлегемне, тормышымны белешергә була ич!.. Хатлар, кисәк-кисәк, кочак-кочак хатирәләр, моңга манчылып синең вафатыңны, вафатыңнан сон чит кулларның кагылганын, чит күзләрмен карманганын көтеп суык киштәләрдә үксезлектән борсаланып ятсыннармы ’ Их. Мөхәммәт дустым! Бәлки сина. син тудырган жәүһәрләргә мөнәсәбәт бүтән булыр, вафатыңнан сон да аларга озак онытылып ятырга туры килмәс, татар зарыгыр, сине юксыныр, тиз-тиз эзләп табарлар, сина сукмак өзелмәс. Ә өзелсә"’! Бүген, син һәр тарафта кайнап-гөрләп торганда.сине пәйгамбәр дип игълан иткән гавам бармы"’ Үзем хакында әйткәнем дә юк Халкым белән аркадаш була алмадым, мин моны күптәннән беләм. белгән хәлдә җәфаланам Туры атмадым, тидермәдем, яшьрәк чакта өмет белән алдандым, олыгайгач — җәфаланам Синен-минем газапларымны кем белә? Әдәби әсәр — әдипнең жан газапларының җыелмасы түгелмени?! Бу очракта синен янәшәңә мичәүгә басуыма үпкәләмә минме татар дип жан атмаган? Минме милли җаныбыз, милли хәтеребез, милли бердәмлек дип сөрән салмаган"” Чордашлар кичерсен, бу җәһәттән мин икебезне рәттән куям, дөресен әйтим. Икебездән башка шул газиз югарылыкта замандашлардан бер Әмирхан Еникине генә күрәм. Син безнен бөегебез! Үземә-үзем шактый затлы тамгалар сугып уйласам да. гомернен йомгагы тәгәри-тәгәри барып, караңгы диварга килеп терәлә дигәндә. Нурихан хәленә калам Мөхәммәт. Мөхәммәт! Яшәдек, яндык, тырышкан кебек тә иттек ә нәтижә?! Татарларда тормышка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек. милли мәхәббәт уяттыммы? Мондый сорау каршында мин җәһәт-җәһәт синен яннан шылам, син бүтән, син халыкның күнел кырын яулап алган әдип, чәчкәнеңне үзен урдың, син татарның күнел пәрдәсен дүрт ягында да ача алдың, татарны тулаем тоеп, аның агы-карасы беләгг янәшә бара алдын. Син бер чакта да миндәй Ялгыз булмадын. кая карасан да синең җете күз карашын җылыткан җирдә тагар мәйданы ясалды, халык сиңа килеп сәҗдә кылды Бәрәкәт иясе кулларыннан эш төшкәне юк. торгынлыкны, сүзеннен кадере кимүен синең татыганың юк. Иң кызыгы мин. гидай, халыкның сина булган мәхәббәтенә җылынып яшәп ятам. Татарның сина булган эчкерсез мәхәббәте минем өчен дә куаныч! Архивыңнан аерылу нәрсә бу. аңлат! Син үткәннәренә кайтырга уйламыйсыңмыни? Алар синең таянып ял игә торган талларың түгелмени” Мәсьәләнең төбе, үзәге, иң мөһиме Синен сөекле улын бар Әсәрләрен, авызыннан чыккан мен-мсң сагыну сүзләре аша улыңны да җаныма якын иттем Мин аны синен законлы варисын, дәвамчы фикердәшен, көрәштәш-укучын итеп санарга күнеккән Улын синең күңел хәзинәне гөп ху ж а булып калырдай егет түгелме әллә? Аңа ышанып тапшырып булмыймы хәзинәне! Уллар атаның хәзинәсе аша үзләре дә үтеп китәргә тиеш түгелләрме'.’! Беләм. гом-том кәгазьләр арасына чумып, кереп утырырга балаларның егәре дә. вакыгы да җитмәс. Ә шул гау-тау фикерләр арасына кермичә, андагы чиксез байлыкны күрмичә алар безнең хезмәтнең газаплы авырлыгын каян чамалый алырлар? Архивның нәкъ улың өлешенә багышланган кисәге юкмыни’’ Улың . Улларым Чордашлар, замандашлар Безнен фамилияләрне XXI гасырга күчерүче егетләр Юк. Мөхәммәт, улын исеменә шик-шөбһә төшерергә җыенмыйм, гәүбә. әстәгефирулла. Үзалдыма гына уй йөгертәм Улларым якты дөньяда мин яшәп киткәнне онытмыйча, чорның мәгълүм бер дәверендә ара-тирә мине искә алырдай җаннар. Бу тарафтан мине чак кына шикләндергеч. чүт кенә икеләндергән бер вакыйга булып алды да. «Дөрес уйлыйммы9 Ялгышмыйммы’» дигән сорау күңелне тырнап сызылып үтте. Безнен ата-бабадан мал калмаган Күзгә бүләк итәрлек әйбер-каралар да сакланмаган Миңа фамилия биргән Гыйлаҗетдин карг үткән гасыр азагында гаиләсен, бала-чагаларын төяп Төркиятә күченеп киткән һәм шунда төпләшән Баян Гыйззәтне ир иткән, яшьлегендә Сарманда яшәгән, миннән ике яшькә олырак гуганым Ләйсән хәтерли. «Төркиядән, Измирдән хатлар сугышка кадәр килгәләп торды», ди. Гыйләжетдиннен Сәхәбетдин аглы улы. минем бабам, ник күченмәгәндер, кайда калган, ни хәлдә анысын берәү дә хәтерләми Сәхәбетдин хәзрәт үзе утызынчы еллар башында Алабута төрмәсендә юк ителгән А Л Литвин «Әйдә, ззләтеп карыйк», дигән иде. кулда төгәл бер факт та юк. бабамның фамилиясен дә белмим, каян төрмәгә килеп капканын әйтә алмыйм Әти совет режимы укытучысы, мулла баласы, гаять куркак, юаш. сак кеше булган. Әтисенең исемен берчакта да телгә алмады Бер чакта да’ Сәхәбетдин хәзрәтне мин әз-мәз әни сөйләгәннән чыгып кына беләм Әтине гаепли атмыйм совет чорында җиде бабаңны исеңдә тотыл кара' Унҗиде бабаңны танытып, әлпиенне укытырлар! Әни ягыннан әби-бабамны күреп, белеп үстем. О бәхет! Әгәр миндә татарлык, әзмәз талант, зиһен, зирәклек, җитезлек бар икән — мин тулысымча сөекле әбием Зөләйха белән «мимеч» («немец») кушаматлы кадерле баоам Сөләйманга бурычлы И, җылы җанлы әдәмнәр иде бахырлар! Фән хәзер көн-төн тукый: «Әби-бабасын күрмәгән балалар тормышта кимчелекле, яшәештә сынык рухлы булалар» (Растыр, тоташ бер-ике буыннын балалары бабайларын бөтенләй күрмәде, әбиләре ятим-ялпы булып яшәп нәбәрә-оныкларына тиешлесен тапшыра алмадылар!) Пушкинның нәнәсе булган. Лермонтовның әбисе... _ Ни аяныч Сәхәбетдин хәзрәтнең дә. яшьли вафат булган Гыйлембаян әбиемнең дә сурәтләре калмаган, сакланмаган. Дөньяны кичкәннәр, әле нәсел-нәсәпләре гөрләп яшәп ятканда ук тузанга әйләнгәннәр. Сөләйман бабамның да фотосурәте юк. ул апак булып, галим булып, олпат булып минем күңелемдә генә саклана. Былтыр. 91 дә, Зәйгә туганым Тәлгатьләргә кайткач, фото күбәләре арасыннан (татар фоторәсемнәрне күбә-күбә өеп саклый!) күмәк төшкән бер зәгыйфь фотода Зөләйха әбиемне танып алдым.. Алып кайттым, зурайтып, чистартып эшләтеп алырга җыенып йөрим. Моннан жиде-сигез ел элек әти-әниемнен бик матур рәсемнәрен зурайтып, рамлатып куйган идем инде Урта Баграж авылында, үзебезнең ындыр түрендәге каеннар арасында абыем Азат төшергән фото. Каеннарын әти белән икәү утырткан идек. Әти. әниемнең яшь чакларыннан калган беренче фотоларын да эзләп таптым, ишәйттем. копияләрен алдым һәм улларымның шәхси альбомнарына багышлап куйдым. Әбп-бабаларының кадерле сурәтләре! Саклансын! Әби-бабаларының сурәтләрен үз йортларына кергәч түрләренә куярлар . Бабайлар янәшәсендә Нәкыя белән мина да урын табылыр дип өметләндем Безнең янга киленнәр белән улларым тезелеп басарлар да нәсел дәвамы алдагы буыннарның күз алдында ныгып барыр дип өметләндем... Кяшки! Күченделәр, Искәндәр-Мансурлар үз куышларына керделәр, йортны җиһазладылар. тантаналы рәвештә Коръән укыттылар, өйләренә иман инде, тәгәрәп бәби кызлар үсә... Әби-бабаларының үз кулларым белән тапшырган сурәтләре генә түргә үтә алмыйлар. . Аптырадым-йөдәцем. мичкә күтне терәдем... Совет дөньясы, коммунистик коткы адәм улларының аңын томалап, аңгырайтып кына калмады, ул җимеш биреп торган нәсел агачларын да төбе-тамыры белән аударды, туганлык елгаларын корытты. Нәтиҗәдә, минем гап-гади кешелекле омтылышларым әлегә күмелеп калды. Әле минем улларым шундый! Алар әзерлекле, милли тәрбия алган, телгә, татарга мәхәббәтле балалар. Яннарында авылның рухи хәзинәләрен төяп килгән изге күңелле әби яшәде! Ләкин гомум һәлакәт, тоташтан инкыйраз. милли тотрыксызлык, нигилизм алар канына да азмы-күпме үтеп кергән, ахрысы Әлегә улларымда үткәннәргә борылыш. Хәтирәләргә омтылыш дигән якты кызыксыну сизелми Бәлки яши-яши каннары уяныр, үзләрен аңларга тырыша башлагач, әби-бабаларга борылып карарлар Әлегә фотоларга бармак ашарак караган балалар, кайчан-исә бер әтиләренең язмалары белән дә якыннан кызыксыныр дип мин тагын ялгышаммы9 Син моны тагын миннән алдарак аңлап алдыңмы? Без—хәтерсез халык. Мин гел кабатлыйм бу ачы хакыйкатьне «Татар уяна! Татар уянды!» дип язалар Рәчәйнен төрле ягыннан. Кяшки! Шулай булсачы! Телемдә бер сорау, бер булса да берәгәйле. «Татарның кеме уянды’ Кайсы буыны9 !» Яшеме9 Картымы? Безнең күзләргә ал пәрдә бик тиз эленә, җәһәт сукыраябыз. Казанның үзәк мәйданнарына байрак болгап кемнәр чыга9 Әлегә, кызганычка каршы, карт буын кузгала, дөнья белән саубуллашырга җыенган буын вәкилләре уяна Аларнын хәлсез күзәнәкләрендә тагарлык әз булса да сакланган әле Яшь буынның, урталарның, совет заманы җимеше әһелләренең үлгән күзәнәкләрен терелтер кодрәт кем кулында? Кайда? Үлгәннәрне терелтә алырлык милли табиблар кайда алар9 ' Иң бөек кодрәт ияләре С Сәйдәш. Ә. Еники, И Шакиров. Р Яхин, Рим Хәсәнов, М. Мәһдиевләрнең милли зарурлыгын. иманын, яктылыгын кемнәргә нинди көч белән тапшырырбыз?.. Эстафетаны кайсы ышанычлы кулларга күчерербез9 Бу сорауларга миндә бүген җавап юк. Картлар белән, тереләр белән совет чоры калыплап чыгарган берничә буын арасында әле берәү дә үтеп кереп ача алмаган терроинкогнито — бозлык ята һәм син безне көткән җәһәннәм буыны вәкилләренә ашыгып-ашыгып архивыңны илтеп тапшырасыңмы9 Синең бу көтелмәгән адымын әҗәлне ашыкт ыру булып тоелды да. имәнеп киттем. Мин бит яшькә синнән олырак Җитмәсә, шикәр кимерә мине, астыртын гына чертә. йолыккалый. Кар астына ут кергән инде, эретә, җеби Өстән карасаң кар. ә аста, җимерелеп беткән ямьсез авызлы карашы баз. «Уяна!» диләр Шулай булсачы! Мин заманга битараф яшим, дидем Битараф жан «күрә карау»га әйләнә. Шулай булсачы' Бу хаттагы күп шикләрем ялгышу булсачы. ярабби! Нәкыя гомере буе урыс мәктәбендә татар теле өчен көрәшеп, татар балалары дип аталган йон төргәкләре белән көн туса күзгә-күз очрашып яшәгән тәҗрибәле укытучы Өч ул үстергән ана. Ул бүгенгә «мәктәп уяна!» дип аяк терәп кычкыра алмый Бүгенгә әтн-әни дәрәҗәсен алган татарларда ул үзгәрешләрне шәйли алмый. Безнең ишегалдында балалар бакчасы. Кичкырын. балалар өйгә таралганда. мин шул тирәдә булам Көнлек эштән соң күз бәйләнә, зиһен сыеклана Ял итәм Колагым локатор. Шунда мин бала авызыннан татарча сынар сүз чыкканын кәгеп, сагаеп, ишетми калмагаем дип куркып локаторларымны җилгә куеп торам Юк' Балаларның авызы урыс йозагы белән ачылмаска бикләнгән Ник бер ана (аталарны әйтмим дә инде') йомшак кына иркәләп баласына үзебезчә татарча эндәшсен! Ник бер бала, туган телен зарыг ып көне буе интеккән телен язып, татар дөньясын яңгыратып, татар җирен тибрәтеп; «Әни1 ' дип кычкырсын!.. Кайда күрә ул лжеоптимистлар милләтнең уянуын0 Мәчетләрдәме? Мәчетләрдә бер буынның соңгы кыйпылчыклары . Үзем дә шул суык кыйпылчыкнын бер данәсе буларак картларны аңлыйм, аңларга тырышам Син татар гәҗитләрен күздән кичереп барасың, кемнәр күбрәк мәкалә яза гәҗитләргә? «Шәһри Казан». «Соцтатарстан»нар әллә кайчан мәчет картларының, инвалидларның, зәгыйфьләрнең рупорына әйләнеп бетте ләбаса' Шулмы уяну0 Нигә без бер-беребезнең колагын балавызлыйбыз? Нигә бер-беребезнең күзенә төтен өрәбез0 Саңгырау вә сукыр татар кем өчендер кадерлерәкме0 һәм менә син шул мәлдә җылы күңелеңнең каннар сүзләрен казна йортының суык хезмәткәрләренең өшегән кулларына илтеп аударасын Аңламадым! . Томана зирәк шул мин. Мөхәммәт дус! Поздно созреваю Хуш булып тор. замандаш! Дулкынланып яздым, каушап уңга-сулга сөрлектем шикелле Хатымның туры сызыгын үзең табарсың инде Тирән ихтирам белән Аяз.