Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ДӘ ТИБРӘНДЕМ ҮЗ ГӨЛЕМДӘ...

Тагар шагыйрьләренә «Яшәгез озак!» дигән шикелле Сайрый кошлары, исә жиле дә. Китмәскә иде. китмәскә иде Тукай шикелле егерме җидедә. Яшәргә иле гомер озайтып. Vi-ялкын биреп җаны утсызга Китмәскә иде. китмәскә иде Такташ шикелле бары утызда Җыр-каләм белән җиңеп дошманны. Башны имичә коллыктан соң да Китмәскә иде, китмәскә иде Җәлил шикелле кырыктан соң да А гарга алып чыкканнан соң да, Түзәлмәс газап чиккәннән соң да. Китмәскә иде. китмәскә иде Туфан шикелле сиксәннән соң да. һич тә тукталмый барасы иде Туган тел белән Җыр дәшкән чорга Яшәргә иде. яшәргә иде Кол Гали сыман мең яшьтән соң да! Киләчәк кызына хат Килеп җитте Кандалыйның Сөю хатлары. Гашыйк кызлар шигырьләрен Сөеп ятлады. Күп кызларны сөю — гөнаһ Саналмый кебек. Мин дә бик күп гашыйк булдым Кандалый кебек. «Җырың яшәр» диеп күңел Алдалый кебек. Юкса мин дә янып яшим Кандалый кебек. Ышанам һәм өмет баглыйм Шигырь-җырларга. Хатым китсен сез яшәгән Ерак елларга. Сөю яшәр, хис тә яшәр, Сизәм: алар нык! Тик калырмы татар кызы Мине аңларлык? Җаныгызда бу хатыма Табылса урын, Сөенечтән сезне кочып Еласын җырым. Эш ташлаган шагыйрь дустым хикәясе Холкым минем бик хәйран икән: Халык эшли, мин бәйрәм итәм. Үзгәрәлмим бер дә, йә, нишлим? Халык бәйрәм итә, мин эшлим. Завод эш ташлаган, кем эшли? Ә мин — язам. Болай килешми. Булдым, ахры, мин дә эш аты. Шигырем бит мине ашатмый. Чыктым хәзер тәмам чыгырдан. Китим микән әллә Шигырьдән? Шигырь язып килми акча да. Адәм яши — Җырдан башка да... Баш миенә тутырып хисләрне, Ташладым да киттем өстәлне. Синең җырың кемгә, ник кирәк?! Ипи кирәк безгә, сөт кирәк! Сафлар арасына бастым да Кушылдым да киттем ташкынга. Барган булам мин дә эш кырып: «Акча! Акча!» диеп кычкырып. Шул чак, ни бу? Бер җыр ишеттем. Кушылмыйча түзим ничек мин? Бу ни хикмәт, тукта, ни эш бу? Үзем язган, минем Җыр ич бу! Гаҗәпләнеп калдым тукталып, Үз җырымнан үзем рух алып. Әйтте берәү: «Шагыйрь, бирешмә! Бар, кайт өстәлеңә, син—эшлә! Ап-ак кәгазь булсын алдында, Соңгы өмет — Җырсыз калдырма!». Таш урамда калдым тукталып. Үз Җырымнан үзем рух алып. Йөрәгемә җыеп хисләрне. Кайтып кочакладым өстәлне. Карап торасың син: «Кагылмаса Ярар иде» дигән шик белән. Синең белән күрешүгә кадәр Кулларымны юдым чык белән Тормышында кемгә очрарсыңдыр. Син бит көйсез язмыш иркендә Кулдан төшеп китсәң бәллүр сыман. Җыеп ала алмас беркем дә. Синең фәрештәгә тиңлегеңне Белми дисен мәллә, бик бе.тәм Сөенеч 1ән битләремне юдым Керфек очындагы чык белән. «Туры сүзне әйтүләре җиңел... Кабул итү авыр» Дуслар миңа дөрес кинәш бирә Булалмадым сабыр «Акыллылар түзем әйтми калып Юаналар гына Туры сүзне сөйләп йөри бит ул Диваналар гына.» Гадел сүзне кабул итә идем Мин анадан гына Хәзер мин дә тыныч тыңлый алам Диванадан гына. Узды яшьлек һаваланмыйм Масаймыйм )рс i.- нмим Табигать улы булсам да. Язларын бөреләнмим Табигатьнең сый-хөрмәтен Җәйләрендә мул алдым Әллә инде мәңге узмас Кышларыма юл алдым9 Кышның салкын күләгәсе Ике күземдә генә. Саргайсам да. мин җимешле Юмарт көземдә генә. Сандугач бузасың килсә Шигъриятнең талында. Моң чишмәсе ургып iорсын Нәни йөрәк-җаныңда Сайравыңа карурманнар. Чишмәләр таң калсыннар. Тибрәтмәсәң күңелләрне. Кунма талга, тал сынар. Тормыш ул — ике актлы Кыска драма сыман. Бу әсәргә фаҗига да. Уен-көлке дә сыйган. Берәүләр үз драмасын Бик оста язып куя. Үзен ике актның да Герое итеп тоя. Кайберәүләр икенчегә Бик җиңел күчеп китә. Ин-иң кызык урынында Каләме төшеп китә. Мин дә хәзер драмамның Икенче актында. Әсәремнең чишеләсе Хәл иткеч вакытында. Ахырына якынлашам. Әле ноктаны куймыйм. Драмам тәмам булганда. Кул чапмассыз дип уйлыйм. Милләтемнең моңнар бакчасында Мин дә тибрәндем үз гөлемдә. Минем тавышым да калыр, бәлки. Мәңгелекнең бер мизгелендә?! 1996—1997