КИЗЛӘҮ
Әлфәт Салахов туып-үскән Елховой авылының урам уртасында бу Кизләү Авыл башыннан тау тошә. Шул тау итәгендә Кизләү тибә Еллар буе Тирә-як авылларда аңа тиңе булмаган шифалы, сихәтле, үзгә бер аерым тәмле, күкертле салкын су бу. Эсседә-салкында эч, беркемнең дә тамагына тими «Бака» калыктырмый. ә аны төзәтә-дәвалый иде. Шунлыктан, аны халык: «Изге Кизләү» дип тә йөртә. Кизләү авызы кечерәк кенә агач бура белән буралган иде Уртасында кара елларда киселгән мәчет манарасы сурәтен хәтерләткән (чынында ул шул мәчет манарасының күчермә варианты иде!) юан багана Ул, элегрәк, зур шан уртасында идс. Шан астыннан чыгып чишмә суы ага иде «Чишмә» программасы белән эшләр жәелгәч тә, Элфәт Салахов Елховой кизләвен әледән-әле уйлап, бер дә күңеленә урын-тынгы тапмый йөрде Ничек тә яңартырга иде бит аны! Бу уен ул «Ямашнефть» идарәсендә дә, «Татнефть»тә дә әйтте, һәм, бу жаваплы эшне «Ямашнсфть»нең технологик транспорт идарәсе башлыгы Элфәт Хәертдиновичның үзенә үк йөкләделәр дә. «Кизләү» проектын төзү өчен архитекторны авылга үзе алып кайтты. Урынны, авылны күрсәтте. Кизләү мәйданы өчен үзе баш ватып йөргән бар вариантларны да түкми-чәчми сөйләде Проект кулга кер!әнче үк төзелешкә кирәк материалларны гашыту эшенә кереште Кирпеч, цемент, алебастр, ком. колач житкесез юан торбаны урталай буйга ярып кискән улаклар; тутыкмый-күгәрми торган ак калайлар, торле-төрлс буяулар, тимер баганалар һ б. Аерым осталар бригадасы билгеләде Аларга жаваплы кеше куйды Проектны алуга төзелеш эшләре башланды. Кизләү авызындагы агач бураны сүтеп, аның уртасындагы «манарамны кирпечләп төзелгән бина өстенә беркеттеләр Кизләү бинасын рәссамнар милли бизәкләр! ә баетып, нокышлап сурәтләде. Әйтерсең лә теге мәчет манарасының игезәк күчермәсе Манара ялтырап торган ак калайга тышланды Үр төшкән саен авышлык сөзәкләнә барган урыннар! а баскыч-баскыч ясап, су агу улаклары суздылар Тагын да гүбәнрәк (ерак түгел!) Кизләү суы өстенә мәчет гөмбәзе сыман ак калай белән бизәкләп, колхозның сөт суыткычын төзеделәр (анда, элегрәк тә агачтан, череп авышкан бу урын бар иде') Моны хәзер эссе жәй айларында, колхоз һәм шул тирә урам йортларда яшәүчеләр дә сөт ачымас өчен суыткыч итеп файдаланалар Кизләү тирәсен тотарга бизәкле рәшәткәләрне Түбән Камадан эшләтеп кайтарды Элфәт Йорт >ченә. урманның чәчәкле урыныннан кәзләр кисеп, аны йорт мәйданына жәйдерде Кеше сш йөри торган буш урыннарга чуерташ кайтарып түшәпе Кәзләр!ә кон саен су сиптеләр Алардан яшел үләннәр һәм чәчәк кыяклары бүртеп чыкты Бик тиз яфракка жәелделәр «Елховой Кизләве» күкертле суны җир өстендәге улакларга бәреп тора. Төзелеш эшләре бетәсе көнне генә, мәрмәр тактага бер рәссам. «Бу Кизләү суы архитектура сәнгатен «Ямашнефть» УТТсы җитәкчесе, авылдашыбыз Салахов Элфәт Хәер! динович төзетте», дип язып куйды 8 «к У»М »» ИЗ Э Шул ук көнне Кизләүне ачу тантанасы булды. Чыгыш ясаучы авылдашлары «Элфәт чишмәсе», дип сөйләделәр. Элфәт Салахов исә үзе әйтте: «Гасырлар буе челтерәп аккан изге чишмә бу. авылдашларым Аннан минем Салах бабай су эчкән Әтием Хәертдин һәм әнием Гайшә. Мин һәм безнен-сезнен һәрберебез дә.. Шуңа күрә, элеккечә- «Кизләү» генә булып калсын»,— диде. — Ә шулай да. яңа «Кизләү!» — кизләү генә булып калыр микән?! һәммәсе дә: —Юк! — диделәр—Без инде аны төзелеш башлануга: «Элфәт чишмәсе» дия башлаган идек Бөтен авыл шулай ди хәзер.. Бу кадәре 1өлбакчаны исемсез калдырабыз, димени... Халык шулай атый икән, димәк, бу хак төшенчә. Ә мин шул мизгелдә Элфәт Салаховның гомер чишмәсенең кайсы кизләүләрдән башлануы, нинди тау-ташларны тишеп, өскә үрләве, ниһаять, кешеләргә эссе чакта бер йотым су кебек кирәкле вә кадерлегә әверелүе турында уйландым. География укытучысы Кояш тирәсендә Җир һәм тагын әллә ничә планета әйләнүен мисаллар китереп аңлаткач, малай уйга калды Алар арасында көмеш Ай да бар. ди. Ләкин, якты Ай планета түгел, безнең Җир шарының иярчене икән Галәм киңлеге, Галактика иксез-чиксез, ди. Очы-кырые юк. Анда мен вә миллионнарча кояшлар, планеталар, ди. Кайсында безнең кебек һәм төрле сурәттәге «кешеләр» яшәве дә ихтимал, кайберләрендә тереклек юк. ди Нурлы Ай да кислородсыз, һавасыз, буш күк жисеме икән ләбаса. Кап-кара төннәрне су кебек яктырта алучы тулган Айның бу хикмәтен аңлый алмыйча аптырады малай. Аяз күктә чуп-чуар алтын йолдызлар күз нурын иркәләп җемелди. Киек каз юлы бу! Шулар арасында якты йолдыз булып түгел, түм-түгәрәк куашна кадәре Ай балкый. Нинди сихри көчләр аны шулай итә икән... Әнә шундый хыялый Элфәт исемле малай Елховой авылында туып үсте Бу авыл башта 1-Май районына керә иде Район үзәге Чирмешән иде Хәзер нефтьчеләр төбәге Әлмәткә берегеп калды. Зур авыл Дүрт йөз йортлы Елховой- ны, шул кадәре хуҗалыклы Түбән Абдул авылын бер исемдә атап: «Елховой». дип йөриләр Телдә генә «Елховой ягы'». «Түбән Абдул ягы!» дип әйтелә. Бу ике авыл бер колхоз иде Араны бары тик Шушма елгасы гына аерып тора. Анда өч агач күпер иде. Елховойның урыны, табигате, әкиятләрдә сөйләрлек биниһая ямьле, матур җирлек. Чиялек болыны, Сазлы күл, Түбән болын. Мукшы әрәмәсе, Югары әрәмә, Шушма елгасы, Кизләү, куаклык-таллыклар, тау һәм үзәннәр, чәчәкле тау битләре.. Шул җирлектә, шул туфракта үсте Элфәт Ләкин, шатлыклы балачактан битәр, кайгыхәсрәтләре күбрәк иде Өйдә биш бала иде алар Абыйсы Рәшит. Элфәт үзе, сеңелләре Фәния белән Фидания, энесе Ирек Берсеннән- берсе кечкенә балалар Әтиләре Хәертдин сугышта. Бичара тол хатын Гайшә апа бу биш баланы ачлыктан һәм суыктан ничек саклап кала алгандыр Сугыш һәм сугыштан сонгы ачлык-ялангачлык, черек бәрәңге, алабута, кычыткан, ат кузгалагы ашап туену Бөтенесен баштан кичерде Элфәтләр гаиләсе Елховойның иске мәчете бинасындагы мәктәптә башлангычны укып бетергәч тә. Түбән Абдул урта мәктәбенә йөреп гыйлем эстәде Элфәт Җәйләрен үгез җигеп Элфәт колхозда эшли дә иде инде. Олаудагы капчыклар артына утырса, гәүдәсе күренми Камыт бавын бәйләрлек буе һәм көче юк Шул көе алтмыш чакрымлы Шонталы станцасына ашлык-бөртек ташый. Чыгымчы үгез кире беткән Йомшак кулны тыңламый. Теләсә, су эчәргә борылып төшә. Кигәвен, озынборын сырып ябыша үзенә Тибенә Башын чайкый Коерыгын болгый Тәртәне сындыра язып, киреләнеп, куаклыкка кереп китә Йә. туктап ашый башлый . Шул рәвешчә, малай үзенә ыштанкүлмәклек хезмәт көннәре эшли Ә ярлы колхоз көзен акча да, ашлык та бирми иде. Сигездә укыганда Элфәт башына яңа бер яман уй төшә: ул зур егет инде, янәсе, һәрхәлдә, зур күренәсе килә. Үгез җи!ә белә. Эшкә ярый. Укуны ташлыйсы да. ел әйләнәсе үгез җигеп эшли, янәсе Читләтеп кенә моны әти-әнисенә дә сиздерә. Тегеләр дәшми Кышкы каникулда Элфәт үгез җигеп, урман ташырга китә Үзләренә. Урман Елховойга җиде чакрым Көн кыска Суык. Буран. Җил. Үгез мәнсез Чана начар Авышлык-кыелмаларда олау ава. Кайчак, икешәр, өчәр мәртәбә олауны яңадан төяргә туры килә Көч җитми, дими, тәки төйи Сигезенче класс малае бит Элфәт Менә, бүген, үзегезнең шул яшьтәге малаегыз белән чагыштырып карагыз. Ул. мөгаен, авызына кабарга кашык күтәрергә дә иренәдер Әзергә бәзердер 114 Әнә шундыйрак ич бүгенге замана баласы. Элфәт исә утыша иртә караңгыда китә, төнлә кайта: шакыр-шокыр катып. Каникул буе шулай эшли. Әнисе бу юлы. теге чакны искә төшереп әйтә: — Ничек. Элфәт, улым! — ди.— Урман ташуны дәвам итәсеңме, әллә укырга уйлыйсыңмы?! — Укыйм, әни. укырга барам! Бу үгез белән генә әллә ни ерак китеп булмас Кирәк чакта үзенә дөрес юнәлеш бирүләре өчен Элфәт гомере буена ата- анасына рәхмәт укыячак әле. .Урта мәктәпне «дүрт» һәм «биш»ле билгеләренә генә тәмамлый яшь егет Казанга, институтка, барып карамады түгел Элфәт Салахов. Карады. Барды. Авыл хуҗалыгы институтында аның язуларын барлап: — Әтиең бар икән, —диделәр.— Сиңа стипендия түләнмәячәк. Тулай торак та бирә алмабыз. Авылга кире кайта ул. Очраклы рәвештә Әлмәт район газетасында бер белдерү күзенә чалына. «Лениногорскиның Икенче техник училищесы укырга егетләр-кызлар кабул итә Урта белем белән!» Элфәт шунда ашыга. Бәхеткә, аттестатында дүртле-бишлеләр генә булгач. Элфәт Салаховны механиклар курсына кабул итәләр. Тулай торак Ап-ак җәймәле караватлар. Суы шунда. Күршедә ашханә — Авылдан беренче чыгып киткән безнең ишеләр өчен оҗмах урыны иде бу,— дип бүген дә яратып сөйли Элфәт Аннан да бигрәк укытучылар яхшы иде. Училище директоры Крушвиц Иван Иванович! Милләте буенча немец. Тарихтан укытты. Татар мәктәпләрендәге дәреслектә, ни әдәбиятта, ни тарихта язылмаган, билгеле булмаган татар һәм төрки халыклар тарихын. Тын океаннан алып Атлантика океанына кадәр җәелгән борынгы һәм укучылар өчен ул вакыттагы яңа дөньяны безгә сөйләп укыта иде Ә без, әти-әни сөйләгәннән тыш, башкасын белми идек. Моның белән Крушвиц әфәнде башка милләт балаларын да татар халкын хөрмәт итәргә өйрәтте. Икенче укытучым Петр Николаевич Головин! Ләм-мим бер сүз урысча белмәгән, авылдан килгән минем ише яшь егетләрне урыс теленнән укыта иде. «Татарча да яхшы бел. урысча да яхшы бел!» фикере белән укытты. Элфәт җиткән егет инде. Уртача буй-сын. Киң күкрәк Юан муен. Көр тавыш Карасу-соргылт бөдрә чәч. Килешле кашлар Түгәрәк ачык йөз Үзе ягымлы Инсафлы Тәмле телле. Теләсә кайсы матур кызны i ашыйк изәрлек чибәр егет училищены бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый Механик дипломын кесәгә салып куя. Безне,— дип сөйли Элфәт Салахов, иң яхшы укыган тәртипле егетләрне. Лениногорскиның үзендә калдырдылар. Чит-яры җибәрмәделәр «Лениногорскнефтестрой» трестының «Төзелешне механикалаштыру базасы» идарәсенә, ул вакыттагы иң зур разряд алтынчы разрядлы слесарь итеп эш бирәләр үзенә Хәлләр яхшыра бара — Ә. мине, ди Элфәт. торган саен Әлмәт үзенә тарта иде һәм теләгенә ирешә дә! «Әлмәтнефть» тресты автохужалыт ына слесарь булып эшкә күчә һаман гулай торак тормышы. Өйләнәсе дә булыр. Фатир алырга чиратка гариза яза Чираты җитә Бирәләр Буйдак егет булгач, үзе алмый Гаиләле кешегә бирә фатирны Чирашы янә чигерәләр. Берничә тапкыр шулай була Гомерләр уза Элфәтне механик ясап билгелиләр Тракторлар буенча Күршедә генә кызлар тулай торагы Элфәт өздереп гармун сайрата. Кичләрен кызлар янына кереп йөри идем, ди ул Тормыш юлыма Нурия исемле бик матур һәм бик акыллы бер кыз килеп керде Алар саф мәхәббәг белән яратышып өйләнешәләр Яшь килен авырга уза. Озак та үтмәс, ул бәбиләр дә. Торырга фатир юк Терсәк якын да. Элфәтнең. тешләп булмый Үз чиратына тигән фатирларны юмартланып кешегә өләшә барды ич. Нурия до үз эш урынында фатирга чиратка язылган икән. Шуны чамалап, яшь парлар. Әлмәт шәһәр партия комитетының ул чактагы беренче секрет ape кабинетына киләләр Хәлне сөйләп аңлаталар Нуриянең көмәне сизелеп тора Күрсәтәсе юк. Телефонны ала да секретарь, кемгәдер шалтырата. — Фәлән-фәлән иптәшләр миндә Чиратны чигергәннәр Үзе. Шәфкатьл затлар Хатынының беренче чират Иртәгә үк Салаховларга фатир бирегез,- ди беренче секретарь. Элфәт белән Нурия, үз-үзләрен онытып, тизрәк теге фатирга ордер бирүч< иптәш янына чабалар. Ордерны бирә бу. Бирми кая барсын. Беренче үзе кушкач. Чехов урамындагы фәлән йорт, фәлән фатир Мышнап, уфылдап, бу фатирга килеп керсәләр, монда инде ремонт бара. Тап ваталар Измә чәпиләр... Элфәт кулындагы ордерны күрсәтә. — Безнең фатир булырга тиеш иде бит бу!—ди. — Әй. Алла! дип елый башлый Нурия кебек авырлы яшь хатын.— Үзебезнеке дип белеп, стенага хәтле үзгәртеп, бизәп ясарга керешкән идек.. — Чүегез. чү. елама! —ди Элфәт сабыр гына.— Бәлки сезнең фатир башкадыр. Тегеләрнең ордерын карасалар. Чехов түгел, Чернышевский урамы, дип язылган «Ч» булгач, буталып килгәннәр дә кергәннәр икән Элфәтләр Чсрнышевскийга килсәләр, бусы тегесеннән дә әйбәтрәк урында Шулай ук ике бүлмәле. Тулай торактагы әйберләрне төйниләр дә. шундук 6} фатирга күченәләр Ике як та риза Алганчы алмашу килеп чыга Хәерле сәгатьтс булсын, Илаһым! Балалар ишле булсын бу йортта. Элфәт һә м аның хатыны — тор мыш юлдашы Нурия Салаховлар. 1959 елның маенда төшкән бу фоторәсем артына Нурия ханым бо tail дип язып куйган - «Әтисе' Менә бит мин синең ничек кадерлең Киләчәктә дә ипндый пар кугәрченнәр булып калсак иде Беренче балага Илшат исеме куштылар. Бу чакта Элфәт Мәскәү нефть институтының Әлмәт филиалында укый иде инде. Кичке бүлектә.. Дүртенче курста укыганда икенче малае Ринат туды. — Бу чакта мин. — ди Элфәт. Әлмәтнең иң зур автохуҗалыгында производство-техник бүлекнең башлыгы идем. Ике елдан сон. җәмгысы алты курсны кичен укып, институтны бетердем. Балаларны үстерү белән мавыгу иң кызыклы чор икән Улларына кушылып чангы шуулар. Хоккей уйнаулар Дәресләр әзерләшү. Баш кашырга вакыт юк иде. Көннәр үтә дә китә Сизелми дә. Малайлар икссе дә аталары башлаган нефтьчеләр юлын сайлый Илшат Мәскәү нефтьчеләр институтына. Ринат — Самара политехник институтына керә Ике улыңны берьюлы биш ел буе стационарда укыту бер дә җиңел түгел икән, -дип искә ала Элфәт—Кулга кергән барлык акча аларга китеп бетә иде Ашарга кирәк. Кием-салым Кино-театрлар, юл йөрү, һ б Аларның да кешечә яшиселәре килә ич Яшьлек Хәзер инде Илшат Салахов —«Татнефть» акционерлык жәмгыятендә үзләштерү бүлегенең өлкән инженеры Ринат Салахов —Төмәндә! «Ноябрьскнефтегаз» акционерлык жәмгыятендә «Сутармынскнефть» идарәсе башлыгы урынбасары Рәсәйдә иң эре. иң зур идарәләрнең берсе. Болар Салаховлар токымының. Хәертдин бабай нәселенең, үз аталарына Элфәтнең алга таба дәвамчылары Элфәт Хәертдин улы үзе гел сафта. Ул. малайлары укыганда да. аннан сон да нефть һәм газ чыгаручы «Ямашнефть» идарәсенең технологик транспорт идарәсе (УТТ) башлыгы булудан өзелгәне юк. Нефть чыгаручыларга даими рәвештә хезмәт күрсәтәләр Биредә 570 автомашина гына Трактор, калган техника күпме... Тугыз йөзгә якын нефтьче-транспортчы. Аларны эшләт. Тамакларын туйдыр. Өстен бөтен ит Фатир бир Балаларын ясле-бакчага урнаштыр Акчаны үзвакытында биреп баруның бүгенге чорда никадәр читенлеге мәгълүм Технологик транспорт житәкчелеге моңа ничек тә ирешергә тырышып яши Чөнки нефтьчеләр чыгарган еллык «кара алтынның» илле проценты чамасы диярлек нефтьче-транспортчылар өлешенә туры килә УТТы базаларының дүртесе дә аякка басты. Зур төзелешләр бетте сыман Ә Элфәт Салаховның үз конторы һаман иске бүрәнә йорт иде Әлмәт базасында җыелыш уздырды Бүген апрель башы.— диде ул. Октябрь бәйрәменә идарәнең яна бинасы өлгерәчәк Күпләр ышанмады Ничәмә еллардан бирле, бу кадәре төзелеш эшләрендә азау ярган Элфәт Хәертдинович үз конторын биш айда төзетеп бетерде Җыелма тимер-бетоннан Ике катлы, һәм үз кабинетына Әлмәт мулласы чакырып Коръән укытты! Ул чорда, Брежнев. Суслов кебек илбашлыклары идеологиясе хөкем сөргәндә, урыстан кала башка милләтләрнең динен, телен, гореф-гадәтен һ б бетерүнең чәчәк аткан чорында бу. Моның өчен коммунист кешене партиядән чыгаруларын, җитәкче кешене эштән кууларын, аннары жүнле эш бирмәячәк гәрен белгән остенә. Бүгенгә кадәр Элфәт Хәертдинович күз алдында «Ямашнефть» НГДУсының өч җитәкчесе алышынды. Алар: Мордвинцев Александр Васильевич. Чернышов Игорь Николаевич (мәрхүм!), хәзергесе Смыков Вик юр Васильевичлар Өчесе дә, күз генә тимәсен дип әйтерлек, бик яхшы эшләделәр Шул оч характердагы оч жизәкче белән дә УТТ идарәсе башлыгы Элфәт Салахов бер телдә, бер сулышта эшли белде. Килешеп яшәделәр. Бигрәк тә Виктор Васильевич татар җанлы булып чыкты, ди Элфәт Хәертдинович — Башта татар авылларында мәдәни учаклар тергезү, юлларны асфальтлау, газ-су кертү белән мавыкса, соңгы елларда авылларны төзекләндереп саклау, мәчетләр төзү эшенә җиң сызганып булыша Балаларны татарча укытуга җанытәне белән үзе башлап йөри Безнең дүрт филиалга ла бертигез карый Аның белән эшләве үзе бер рәхәт Мәсьәлә нефть промыселларында гына эшләү булса иде икән Үзе авыл малае булгач. Элфәт Салахов урып-жыю чорында ел саен бик теләп авылга ярдәмгә катнаша килә Ул җитәкләгән УТТ Минзәлә. Аксубай. Чирмешән. Норлат. Азнакай. Яна Чишмә районнарында һәм елның-елында Әлмәт районы колхоз- совхозларында эшли. Район саен ана «Мактау грамоталары» килеп тора Бер елны, октябрь аенда иртән-иртүк аны партиянең Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре Ринат Галиев үз кабинетына чакырып алды «Райком кушса, ялангач артың белән чәнечкеле керпе тиресе өстенә дә утырырсың••. дип йөри торган, коммунистлар партиясенең иң дәрәҗәле чагы иде Барып керде Элфәт Салахов Күрештеләр Салахов! диде Элфәт Утырыгыз! Сөйләшик Гаиләң хәлләре. УТТ хәлләрен «Үз гаиләң хәлләре белән дә кызыксынучы шундый зур җитәкчеләр бар күрәмсең дөньяда», дип уйлап өлгерде Элфәт Юкса, кайбер райком секретарьларын өстәл сугып кычкыра, яный. >штән куа. дип сөйлиләр иде район үзәкләрендә. Ишетә белә иде. Кыска гына сөйләде. _ Менә нәрсә. Элфәг, дустым! — диде секретарь йомшак тавыш белән — Бүген булмаса иртәгә кырау төшәр. Безнең Ямаш авылындагы «Җиңүче» колхозында сиксән гектар кукуруз сабакта утыра Кырау сукса, үзең беләсең... — Силоска ярарлыгы калмый инде! Кадере бетә. — Менә шул-шул! Бу чималны ничек тә жыеп аласы иде. Беренче секретарьның бу кадәре дә тыныч, мөлаем-ипле сөйләшүенә ул таң калды Боермый Куркытмый Бу эшнең бик мөһим икәнен, күзеңә карап, күңелеңә сала. Аның бу җылы сүзен үтәмәскә мөмкинме сон? — Ярый1 диде Элфәт Салахов, утырган урыныннан кузгалып —Эшләрбез... Алар күзгә-күз карап, җылы гына саубуллаштылар. УТТ башлыгы турыдан-туры эш урынына кайтты. Базадагы кирәкле кешеләрне үзенә чакырды. Алар җыелгач та. сүз башлыйсы урында, телефон трубкасын алды да Ямаш базасына шалтыратты — Кукуруз уру. силослауда нинди әзер техникаң бар, һәммәсен Ямаш кукуруз басуына каула. Әйе... Ну... Кешеләрне дә... Кирәк кадәресе һәрнәрсәне дә мин моннан үзем алып барам Трубканы куйды да коңгырт күзләре белән кабинеттагыларга ышанып карады. - Ишеттегезме9—диде — Әзерләнегез. Унбиш минуттан юлга чыгабыз... Алар, бер көтү кеше, машина, техника белән Ямаш кукуруз кырына килеп төштеләр. Көз булса да, алар бәхетенә яңгырсыз, кояшлы, салкынча коры һава Кукуруз мәйданын кишәрлекләргә бүлделәр. Комбайн янәшәсендә туралган кукурузны әрҗәсенә төяп, автомашина бара. Бер минутка да туктап торыш юк. Бер машина төяп силос базына элдерттеме, аның урынын икенчесе били. Өченче.. унынчы... егерме-утызынчылар Әллә ничә кишәрлек. Кукуруз басуы белән силос базлары арасында тоташтан машиналар агымы Траншеяга салынган силосны да тракторлар таптап дыңгычлый Икенче көнне уракта катнашучы барлык җитәкче кадрлар горкомга җыелдылар. Аларга, кичә, көндез, телефонограмма бирелгән икән Элфәт кукуруз силослады ич Ниндидер зур сөйләшү, ди. Киңәшмә башлануга, үз исемен Беренче авызыннан ишеткәч. Элфәт Салахов торып басты. Сорыймы? Сөйләтәме? Бер-бер гаеп бармы? — Менә, иптәшләр, Элфәт Хәертдинович кебек эшләгез! — диде беренче секретарь Ринат Гыймаделисламович. пауза ясап тормый гына.— Бер көндә сиксән гектар кукурузны урып бетереп, силос базына салып кайтты. Өстәл артыннан чыкты һәм туры аның янына килде — Рәхмәт, дустым!—дип. кулын кысты, аңа шәһәр комитетының «Мактау грамотасы»н тапшырды. Эчкә җылы кереп китте. Беренче теленнән рәхмәтләр ишетү шәһәр һәм райондагы иптәшләр алдында бу зур дәрәҗә иде. Шул тантанадан соң гына киңәшмә төп эшкә күчте. Нефть районнарында һәр НГДУ идарәсе каршында берәр УТТы идарәсе эшли Алар турыдан-туры НГДУга (нефть-газ чыгаручы идарәгә) буйсыналар Элфәт Салахов җитәкләгән «Ямашнефть» технологик транспорт идарәсенең эшгамәлләре. даны, нефтьчеләр арасында тиз таралып өлгерде. Ярдәм итү йөзеннән һиндстанга да нефтьче-транспортчылар бик кирәк иде Сайлап алганда. Элфәт Хәертдинович кандидатурасы алга чыкты Элфәтләр самолеттан төшү белән машинага утырып, Гуджарат штатының Потан шәһәренә юнәлделәр. Шуның янында «Совет нефтьчеләре поселогы» бар иде Анда килеп җиткәнче, юлда күрделәр: тоташтан ком сахрасы. Ярым чүл! Урыны-урыны белән берни үсми дияр идең, дөя генә чәйнәп ашый ала торган чәнечке төймәле, каты куралы бер үсемлек күренгәли иде. Ә күрше штат тоташтан чүл. Анда «Дөя чәнечкесе» дә үсми Бу. анда, икенче кабатка урак беткән чор иде. «Нефтьчеләр поселогы» матур иде. Зур түгел. Җыйнак ак йортлар. Коттеджлар' Дүрт ягында дүрт фатир ишеге. Икешәр бүлмәле. Элфәт берүзе шуларнын берсенә урнашты Шундук: «Нигә хатыннарны китермиләр икән9» дип уйлап өлгерде ул Урын җитә Кыр хәтле. Поселокта бораулаучылар, промыселчылар (газ-нефть чыгаручылар!), нефтьче-транспортчылар һ б. барысы бергә яши. барысы бергәбергә бүленеп эшли иде. Элфәт Салахов — Төньяк бораулау контрактның (анда Көньяк контракт та бар иде!) транспорт цехы башлыгы. Татарстаннан килгән (күпчелеге татарлар! Ул үзе шулай туплады) утыз биш транспор тчыга утыз биш һиндстан егете парлашып эшлиләр иде Татарстандагыча гына түгел, буровойда, промыселда, юлда, цехта, машина-тракторда — нинди эш бар. бөтенесен үзләре башкаралар. Төп эш нефть эзләү' Бораулау. Скважиналарны жиһазлау. Аларны эш кирәк-яраклары белән тәэмин итү иде. Автотранспорт, цемент һәм измә ташу агрегатлары, тракторлардан башка бер эш тә бармый иде Элфәт Салахов биредә транспортчы гына түгел, буровойда да эшләп йөри Иң кызыгы җирле халык белән аралашу иде. Мөселманнар. Ислам динендәге халык Итагатьлеләр. Ачык йөзделәр Матурлар. Дин һәм тел. миллилек, үз горефгадәтләре, миллиардка якын халыкны мәдәниятле итеп яшәтә Бергәлек, дуслык, миллилек аларны милләт буларак саклый икән. Ашханәгә кереп, тавык ите сорасаң, өстәл янына барып утырасын. Бик тиз китерәләр Анда ипи юк Бик тәмле калын ак җәймә! Ипи бер якта торсын Бодай онына нәрсәләрдер кушып Ашап туйгысыз Мин бит тавык ите генә сораган идем, ди Элфәт. аларча исемен атап, минем өстәлгә тагын алты-сигез төр тәмләткечләр китерделәр. Болары бушлай гына икән. Тавык итенә өстәп. Әз-әз генә. Арада әрем кебек ачы тәмлеләре дә бар Куйгач, ашадым. Рәхмәтләр әйтеп амин иттем Шунда ит китерүче кыз «Ашадың. Рәхмәт' диде Инглизләр дә шул азыкларны ашап кына һиндстан- да исән калганнар » Баксан, бу тәм-томнар дару шикелле үк могҗизалы нәрсәкәйләр икән. һиндстан Премьер-Министры Раджив Ганди парламентка шушы Гуджарат штатыннан депутат итеп сайланган. Егерме биш штаттан нибары бер Гуджарат штатында гына «коры закон» керткән. Халыкны саклар өчен Монда аракы юк Эчмиләр Күрше штаттан килгәннәрне дә тикшереп кертәләр Исерткеч, миңгерәткеч матдәләр юкмы, ягъни Ә һиндстанда иң үтемле товар: урыс аракысы (беренче урында!), кул сәгате, фотоаппарат, ди. Ләкин, бер исерекне дә күрмәссең анда Раджив Ганди власть башына менгәч, һиндстан халкының авылларда яшәүче һәр дүрт йортка бер кое казыткан. Кул-көрәк белән түгел, әлбәттә. Скважиналар бораулаткан. Дүрт йорттагы дүрт гаилә тәүлекләп дежур торып, комлы сахра җиренә арыклар буенча су агызалар. Моны кеше үзе күрмәгәч, ди Элфәт Салахов, барыбер аңламас кебек Менә, ком дәрьясы бит Шул ком өстенә тоташтан өстәл кебек тггп-титез су элпәсе. Сай гына Тыптыныч су. Өстән кояш карый Җирдә көзгемени, су яктылыгы Шунда өч төрле уңыш бодай, кишер, горчица үсә. Соңгысыннан май ясап, чит илләргә дә саталар Бодай гектардан сиксән центнер уңыш бирә Елына ике мәртәбә урып-жыялар. Миллиардка якын халыкка ашарга, герлек, кош-корт асрарга, буйволларга (сөтенең майлылыгы жиде-сигез процент Ите бик тәмле!), фуражга да җитә. Беркадәре бодайны чит дәүләтләргә сата Гаҗәп шул. Безнең Рәсәй халкы кара туфраклы, уңдырышлы мәйданнарда ярты Аурупа. Азияне биләп торса да. бүгенгәчә ипигә тиенми әле Бер бөтен ипи кибеттә бүген оч мең сум! Минималь пенсия җитмеш сигез мен. Шул акчага туйганчы ашап кара Ә ил буенча өчәр ел буена сукыр бер тиен алмаган авыллар күпме” Тегенди ярымчүлгә, чүлнең үзенә үк юлыкса, әллә кайчан, бер елда ук кырылып бетәр иде Рәсәй халкы. Өч айдан сон һиндеганга Нурия килә Ашау-эчү ягы иркен Халык белемле Укымышлы Яши беләләр Чүлдә иген үсә Авыллар, бистәләр, шәһәрләр: алма. чия. хөрмә, апельсин яшеллеккә төренеп утыра. Чүл өстендә киң асфальт юллар Рәсәйдән нефтьчеләр делегациясе килесен Элфәтләр бер көнгә алдан сизенәләр Машиналар кайтып җитүгә, ни күрсен Элфәт ишектән Ринат Гыймадслис- ламович Галиев килеп чыга Кояшлы һиндеганга аксыл костюмнан, ак эшләпә киеп килгән Анысын да алдан белгән. Ачык йөзе шат елмаюлы Элфәтне күрүгә Син монда эләктеңмени! дип. килеп күреште Алар якын туганнарча кул кысыштылар да аннары түзмәделәр, кочак җәеп бсрберсен кочаклап ук алдылар. Ринат Галиев биг инде «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры иде. Делегациянең »ш графигы алдан төзелгән Берни сорашыр, сөйләшер ара юк Элфәт тизрәк үз адресын бирде — Кичкә килегез! Киләбез' диде Ринат Гыймаделисламович. Ул әйттеме, бетте' Таш яуса да. үз вәгъдәсендә торачак һәм. кичен алар Элфөтләргә өчәүләп килделәр Ринатның урынбасарлары Әнәс Кыямович Гыймагдинов тормыш-көнкүреш, коммуналь торак һәм кадрлар буенча урынбасары (бүген дә шул ук вазифаны башкара) Рашат Хәсәневич Фәтхуллин—бораулау эшләре буенча урынбасары. һәр ике яктан да сүзләр күп булды. Сөйләшү кызык иде. һәрбер кунак күңелгә ифрат якын иде Нурия ханым бик матур, бик бай табын әзерләде. Буйвол ите салып пешергән бәлешне, горле тәм-томны мактый-мактый ашадылар һиндстан чәен куе ясап эчтеләр Ике-өч сәгать буе күнелле мәжлес барды Татар жырлары язылган магнитофон тасмалары Элфәтләрдә байтак иде. Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага кушылып, үзләре дә җырладылар Туган як моңы чит илдә әйтеп бетергесез якын, кадерле иде. Контракт буенча Элфәт Салаховлар егерме нокта борауларга тиеш иделәр. Шуны бораулап бетерделәр. Бер ноктадан гына нефть чыкты Калганнарына су агып торырлык итеп скважиналарны монтажладылар. Контракт бетү белән бер көн дә тоткарламадылар. Аларны Туган илгә кайтарып жибәрделәр... Кайткан атнада ук Элфәт Салахов үз эшенә чыкты Тегендә киткәндә ничек ашкынып барган булса, монда ялкынланып «Ямашнефть» УТТысының үзе төзегән дүрт базасын да тәүлекләр буе жентекләп карап йөрде Шуннан соң дәртле эш янә кайнады. Берничә еллар үткәч, НГДУ башлыгы Виктор Васильевич Смыков аннан сорады: — Синең соң былтыргы өчен ял ителмәгән түгелме? — Эшләр тыгыз Ничек ял сорыйсың, ди. Яхшы түгел... — Мин сиңа Берләшкән Гарәп Әмиратларына ялга барырга юллама бирәм Аннан кайткач эшләрсең... Рәхмәт кенә инде. Элфәт Салахов янә чит илгә чыкты. ...Бу ил тоташтан ком һәм нефть өстендә утыра икән. Яшеллеккә күмелгән тазатөзск авыллар, ап-ак мәрмәр шәһәрләр Асфальт киң юллары Америка. Япония генә түгел, дөнья стандартында Ике миллион ярым чамасы халык яши Бары да диярлек югары белемлеләр. Төп халкы — җирле гарәпләр Бөтен шәһәр- авыллар автоматлашкан. Компьютерлашкан Илнең теге башы да. бу чите дә телевизордагы кебек күренеп тора Телефон аласын да шул якты экрандагы кешегә карап сөйләшәсең Гарәпләр һәр эшкә контрольлек кенә итә. Нефтьне безнең Татарстандагы кебек, чимал көенә ташу аккан кебек шаулатып торба буенча көнбатыш Аурупага кумыйлар. Бу эштә дә Рәсәй безнен Татарстанны төп башына утыртты. Әле кайчан гына елына йөз дә биш миллион тонна нефть биргән скважиналардан быел Татарстан егерме биш миллион тонна гына нефть чыгарачак Ә утыз биш-кырык елдан соң бездә нефть чыгару бетәчәк, ди. Әгәр, акча булып, яңа технологик алымнар эзләп тапмасалар. Ә Гарәп Әмиратларын- да нефтьнең бер тамчысын да әрәм итмичә уз заводларында йөз төрлегә эшкәртәләр һәм аны сатып, мең тапкыр оталар Менә шуңа күрә дә Татарстан сыман нефть өстендә утырган бу халык, әллә кайчан без кызыгып хыялланган зәңгәр томаннар артындагы коммунизмда яши Чөнки, тулысынча. һичкемнән бәйсез дәүләт! Үзләренә-үзләре хужа... — Анда Рәсәйдән бер автотранспорт, техника юк,—ди Элфәт Салахов. — КамАЗлар дамы? Юк. Бары да дөнья стандартындагы беренче класслы, көзге кебек ялт иткән Америка, Япония, Көнбатыш Аурупа автомашиналары, һәртөрле техника... һиндстанда эшләгәндә дә. Гарәп Әмиратларында якты Ил карап йөргәндә дә. Элфәт Салаховны берсеннән-берсе тирәнрәк уйлар борчый иде Әйтик, нигә нефтьче-транспортчыларны жир өстенә берәр катлы гына аерым өйләр — коттеджлар төзеп яшәтмәскә, ди. Шунда жире-бакчасы булыр иде Җиләк-жимеш. яшелчә, бәрәңге, алма-чияләрне эштән кайткач та рәхәтләнеп үзе үстерер иде Үзе файдаланыр иде. Үзе ял итәр иде Мунчасы йортта Терлек-туар асраса Әлбәттә, бүгенге кебек арып эштән кайтуга, ашыга-ашыга шәһәр читендәге ерак бакчасына чапмас иде. Рәхәтләнеп ял итәр иде кеше... һич югы. Әлфатнең үзе житәкли торган Әлмәт. Ямаш, Сәрән. Архангельск кебек УТТның дүрт базасында булса да барлык эшне компьютер системасына куясы иде... һәм башка бик күп уйлар Әлмәткә кайткач та Элфәт Хәертдиновичка һич тынгы бирми баш миен үтәли боргычлыйлар иде. Ник без татар халкы, рәсәй- леләр, нефть-газ, күмер-бакыр, алтын-көмеш, якут-алмаз, иксез-чиксез зур жир- урман, гау-елгалар. диңгез-күлләр. океаннар камалышында булып та. артта калган ил. хәерче ил булып яшәргә тиеш, ди Дөрес (моңа күз йомарга һич ярамый!). «Татнефть» берләшмәсенә генераль директор булып яна җитәкче, Әлмәт районының үз авылында туып үскән Ринат Галиев килгәч, хәлләр яхшы якка күпләп үзгәрде. «Татнефть» җитәкчелеге дә. Әлмәт шәһәре һәм район хакимияте дә. үткәндәге кимчелекләрне бар.тап-анлап. дөньяга янача карашта алга таба омтылдылар Советлар Союзы чорында Татарстан нефтенең сиксән процентын союз суыра иде. Унсигез процентын — Рәсәй Нибары ике процент керем акчасы, куян шул- пасыныңшулпасы Татарстан файдасына кала иде Шул акчага яшәп, баеп кара менә Тарихта билгеле шәхесләр: Чыңгыз хан. Батый хан да. үзләре яулаган халыктан ун процент кына ясак түләткәннәр Татарстан Президенты М Ш Шаймиев. Югары Совет Рәисе Ф X Мөхәммәтшин (Әлмәт туфрагында туып-үскән егет!), элекке Премьер-министр М. Г Сабиров яклавы белән. «Татнефть» берләшмәсе әлегәчә күрелмәгән зур колачлы эшләр башкаруга кереште Нефтьнең купмедер күләмдә үзебездә артыграк калдырылуына иреште Әлмәттә. беренче, нефть эшкәртү заводы төзелде Нефть продуктларын халык файдасына тота башладык Чит илләр белән килешүләр төзелде. Дөнья базарында -кара алтын» — халык хуҗалыгында сары алтынның үзеннән дә кыйммәтрәк хәзер Электр көче, атом энергиясе белән эшләүдән тыш. Җир шарындагы барлык машина, трактор, самолетлар, ракета, поезд, пароход, кораблар, һәммә техника, нефть продуктлары белән эшли Нефть битумыннан башка бик эссе якта да. бик салкын кыйтгаларда да төзелеш эшләре бармый Үзебездәге эре панельле йортларның плитә араларын ябыштыруны гына карагыз. Эсседә—эреми битум, салкында туңмый. Табигый үзенчәлеген саклый «Татнефть» җитәкчелеге көче белән «Чишмә» программасы соңгы елларда бик зур эшләр башкарып килә. Нефтькә баткан, пычранган, күпме иген басулары, елга-күлләр, йөзләрчә кое-чишмәләр нефтьтән чистартылып, яңартып халык хуҗалыгына кире кайтарылды. Болар арасында «Елховой Кизләве» дә бар Редакциядән. «Ватаным Татарстан» гәзитенең 16 август. 1997 ел санында куанычлы хәбәр басылып чыкты. Россия Федерациясе Президентының 1997 ел. 7 август Указы нигезендә, нефть- газ комплексын үстерүгә зур өлеш керткән һәм күп еллар буена намуслы эшләгән өчен «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Ямашнефть» идарәсенә кергән Ямаш технологик транспорт идарәсе начальнигы Әлфат Хәертдин улы Салахов- ка «Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде Котлы булсын!