КАЗАНЛЫ ӘМИРХАННАР
Кереш сүз
Үзеннән-узе аңлашылса кирәк. «Чиспшйлы Әмирханнар- китабын нзганнан соң. көн тәртибенә котылгысыз рәвештә дип әйтерлек -Казанлы Әмирханнар» мәсьәләсе килеп баса. Чистай төбәгенә баглы яшәеш-хәятне никадәр киң шифаһи (словесный) һәм вәсикый (документаль) җирлектә яктыртсаң да. бу ә зе куәт зе. зур нәселнең бер «өземтәясен тасвирлауга гына кайтып кала Шуңа күрә мәшһүр токымның тирәнрәк «кат замянарына үтеп керү. бердән, Чистай Әмирханнарының гамәли офыкларын киңәйтсә, икенчедән, бу нәселнең элек-электән татарның милли-мәдәни тормышында уйнаган ролен билгеле бер эзлекле зек белән ачыкларга, күзәтергә мөмкинлек бирә Чыннан да. Ш Рәхмәтхллин. Ш Мәрҗа- пи. Р Фәхретдин кебек олпат мәгърифәтчеләрнең, тикшеренүчеләрнең әсәрләрендә күренекле шәхесләр сыйфатында теркәлгән «борынгы чор- Әмирханнар милләт кенә түгел. мәмләкәт тарихында да сизелерлек эз калдырганнар икән Б\ җәһәттән безнең игътибарны беренче нәүбәттә Морад. Сәфәр. Әмирхан. Хөсәен. Мохәммәдзариф хәзрәтләрнең киңкырлы эшчәнлеге җәлеп итәр Аннары игътибарыбыз нәселнең шанын тагын бер баскычка күтәргән Фатыйх Әмирхан дөньясына юнәлер. Казанлы Әмирханнарның Фатыйхка чаклы булган буынын өйрәнү өчен чыганаклар даирәсенең әлегә шактый тарлыгын да әйтеп китәргә кирәктер Ләкин бу мәсьәлә белән махсус һәм җентекле шөгыльләнгән тәкъдирдә. уебызча. әле күп кенә ак тапларны бетерергә мөмкинлек бар Моның өчен, беренче чиратта. XIX йөздә нәшер ителгән барлык төр татарча календарьларны басма әдәбиятны күздән кичерү, аннары берничә йөз еллык тарихы булган ку гъязма әсәрләрне җәлеп итү сора ш Шуннан соң инде Мәскәүнең Борынгы актлар Үзәк дәүләт архивы (ЦГАДА) фондларында сакланган чыганакларга мөрәҗәгать кылу. ркәлеп калуы шул турыда сөйли. Әйтик. 1857 елда Яна Бистәнең 3 нче гильдия сәүдәгәре Муса Пономарев Диния нәзарәтенә. Хөсәен мулла Коръән һәм шәригать кануннарын төгәл үтәми, дип шикаять кыла Конфликтның үзәгендә заманы өчен шактый четерекле уразаның тәмамлану көнен төгәл билгеләү, яна айны күрү мәсьәләсе торган икән Таза бәдәнле, мәһабәт һәм арысландай гайрәтле Хөсәен хәзрәт, шушы әләккә караганда, «белмәгән эшенә кысылган өчен» Муса Пономаревны дөмбәсләп ташлау белән куркыткан, имеш2 1867 елгы ураза ахырында да шул типтагы низагь килеп чыга Монысында таед мәсьәләсендә Мөхәммәдкәрим мулла белән Ш Мәрҗани бәхәскә керә. Мөхәммәдкәрим «гаедкә иртәрәк» дигән фикерне алга сөрсә, Мәрҗани «вакыт» ди икән Күпчелек имамнар Мөхәммәдкәрим ят ын каерганнар Мә- рҗанине Хөсәен хәзрәт кенә яклап чыккан* Бәлки, аларның рухи-иҗтимагый яктай «бердәм фронт» тота башлаулары да шул чорга карыйдыр һәрхәлдә гомеренең ахырына таба Хөсәен Мәр- җанинең тарафдары булып китә Идел буе ислам рухани дөньясында Хөсәен хәзрәтнең абруе кечкенәдән булмаган. күрәсең Дини идарә тарафыннан һәр елны традицион Мәкәрҗә ярминкәсенә Казанның мәшһүр голямасыннан игътибарлы һәм танылган бер имам җибәрелә торган булган Мәрҗани мәгълүматларына караганда. Хөсәен бине Әмирхани анда ике тапкыр. 1852 һәм 1865 елларда барган4 Указлы мулла буларак. Хөсәен хәзрәт, билгеле инде, шәкертләр!ә дә дәрес әйткән, башта үзе җитәкләгән ибтидаи (башлангыч) мәктәптә, аннары рөшдия дәрәҗәсендәге мәдрәсәдә. я!ънн урта белем бирүче уку йортында атасына нисбәт ителгән «Әмирхания» мәдрәсәсендә укыткан Әмма Бохара гыйлеменә ия. кин карашлы Хөсәен хәзрәт имамлык вә мөдәррислек белән генә канәгатьләнмәгән. Атасы хаҗи Әмирханның юнәлешен дәвам игеп һәм Ш Мәрҗани. Байморад мулла кебек олуг шәхесләрнең HOI ынт ысын тоеп, ул үзенең табигый сәләтен һәм алган гыйлемнәрен каләм коче белән раслый башлаган, динифәлсәфи һәм тарихи язучылык эшенә керешкән Төрле төр чыганаклар белән эш башлап, әдәбият даирәсен торган саен киңәйтә барып, ул бер-бер артлы берничә гарихи-библнографнк әсәр иҗат иткән Боларны искә ' Мәржанн Шиһабетдин Мостәфадел-әхбар Казан. 1989. 323 б. 1 Нурулин Ибраһим Фатих Әмирхан (1886 1926) Катан. Таткитнәшр. 1988.6 7 б ' Шунда ук. 7 б ’ Мәрҗани Шиһабетдин Мвстафадсл-әхбар . ИИ жөзь>. 1900 килеп баса. 1848 елда ул указ ала һәм мәрхүм атасы мәчетенә бабасы (хатынының атасы) Байморад янына иптәш мулла булып урнаша' Карт хәзрәт 1849 елда алтмыш жиде яшендә вафат иткәч. Хөсәен төп имамлык дилбегәсен үз кулына ала. Шушы язманың соңгы юлларында теркәлгәнчә, мәшһүр «Мөхәммәдия •• китабының әлеге нөсхәсен Әмирханнарның берсе Мөхәммәдҗан бине Бик- мөхәммәд бине Сәйфулла бине Исмәгыйль бине Морад бине Кадермәт бине Акьмәт бине Җәлмәт бине Гәрәй күчергән 1825 ел. алып. Ш Рәхмәтуллин. «Хөсәен хәзрәтнең тәржемә вә хөварис вә рәсаильдән тәэлифаты күптер'»1 , ятъни аны, био-библиографияне. төрле вакыйгаларны эченә алган күп брошюра-китаплар язган кеше, дип атаган Бу хезмәтләрнең ин мәшһүрләреннән берсе — «Тәварихе Болгария » («Болгар тарихы...») 1883 елда Казанда басылып чыга. Җирле чыганакларга, халык риваятьләренә киң таянып язылган бу китап үзенең практик әһәмиятен әле дә булса югалтканы юк. Аның шактый гына вакытлар мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөрүе дә мәгълүм. Бу әсәрдә Мөхәммәдхан Әбелгазый. Баһадир хан Хәрәзмн. Чыңгыз хан кыйссалары. Болгар, Казан, Кабан күле, урысның Казанны алуы. Иске Бистә. Яңа Бистә. Черек күл кыйссалары, шәехләр, мәшһүр шәхесләр гормышы һ. б. бик күп тарихи вакыйгалар сурәтләнгән, шуның өстенә бай топономик мәгълүматлар бирелгән. 1884 елда С.-Петербургта Хөсәен бине Әмирханның «Нөжүмел-тәварих» («Тарихлар йолдызы») исемле хезмәте дөнья күрә. Китап пәйгамбәрләр турындагы кыйссалар белән башланып, сәхәбәләр. хәлифәләр, патшалар, солтаннар, шаһлар, шаһзадәләр, аларның кылган эшләре һ. б. турында киң мәгълүмат бирә, күп кенә ислам дәүләтләренә, аларда булып үткән тарихи вакыйгаларга. Чыңгыз хан, Аксак Тимер. Наполеон һ. б шуның кебек шәхесләргә, яулап алу походларына. Кырымның Русия тарафыннан басып алынуына, вәһһабиләр хәрәкәтенә һ б. гыйбрәтле хәлләргә туктала. Габделмәннан бине Исмәгыйль яшәгән чорда Казанда бина кылынган (1770) Апанай мәчете. Э. Турнерелли рәсеме. XIX йөз башы Шул ук 1884 елда Казанда Хөсәен хәзрәтнең «Шәжәрәи талия фи бәян әл-әнсаб» («Нәсел-нәсәпләрне бәян иткән бөек шәҗәрә китабын) исемле яңа хезмәте дөнья күрә. Ул әүвәлгесенең дәвамы сыйфатындарак. Адәм галәйһис- сәламнан башлап, төрек солтаны Габделхәмидкәчә бул445 эш. I б ' ТРМА, I ф . 4 тасв.. 5445 эш, 12 б. Әмирхан Фатих Әсәрләр. Дүрт томда Т 4. 297 6 Казан кальгасының XIX гасыр башындагы күренеше. Э. Турнерс i iu ауенча. 1911 елның 27 гыйнварында Казанның Галиев мәчетендә (Г. Баруди имам лык иткән мәчет) Мохәммәд галәйһис-сәламнен туу көне (мәүлид) унае белән тантана намазы укыла. С Зәбири дигән провокатор-мулла бу хакта Русиянен Эчке эшләр министры Макаровның үзенә хәбәр бирә һәм. намаз вакытында Зариф Әмирхани хәзрәт белән берничә кеше патша әгъзам хәзрәтләренә 6әддо1а укыдылар, дип күрсәтә. Билгеле, тиз арада бу «эш» буенча тикшерү башлана Ләкин бәддоганың патша хәзрәтләренә түгел, ә әләкче-шымчыларг а адреслануы ачыклана' «Сәяси яктан ышанычсыз» хәзрәткә, мәгълүм инде, идарәче даирәләр, карагруһчылар тарафыннан гел киртәләр куелып килә Әйтик. 1908 елда яхшы ук эшлекле (практичный) Мохәммәдзариф китап сәүдәсе белән шөгыльләнү максатында әллә кибет, әллә ширкәт сыманрак бер нәрсә ачарга ниятли, әмма, рәсми рөхсәт алса да, теләген тормышка ашыра алмый, кемнәрдер аяк чала. 1913 елның мартында указлы имам-хатыйп һәм мөдәррис Зариф хәзрәт, «потомственный почетный i ражданин»нар Габдулла Апанаев. Мөхәммәдрәхим Казаков. Шакир Апанаев. Мөхәммәдрәхим Юнысов. Габделвәли Юнысов. «статский советник» Ибраһим Терегулов. сәүдәгәрләр Салих Гобәйдуллин һәм Шәри- фҗан Кәрнмов губерна идарәсенә оештыручылар (учредительләр) сыйфатында бер культура-агарту җәмгыяте төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать игәләр Җәмгыятьнең рәсми исеме болай була «Казанское культурно-просветительское общество распространения образования среди мусульман»5 . Әлбәттә, бу абруйлы шәхесләр Романовлар сөляләсенең (династия) 300 еллыгы бәйрәменә һәм шуңа бәйләнешле «шәфкать адымнары»на өмет баглый Ләкин юкка гына КГЖУ башлыгы ротмистр Кирсанов биргән мәгълүматлар буенча. 1911 елда И Терегулов Уфа губернасы земство идарәсенең рөхсәт ителмәгән съездында катнашкан (ә анда мөселманнарны гомуми укыту мәсьәләсе лә күтәрелгән). Ill Кәримовнын өендә шул ук елда тентү үткәрелгән һәм ул хөкемгә тартылган булган. Зариф хәзрәтнең «гөнаһлары» тагын да борынгырак булып чыккан ул 1909 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәренең сәяси ышанычлылык мәсьәләсен тикшергәндә «кармакка эләккән», өстеннән хөкем эше кузгатылган. аннары артыннан яшерен күзәтү оештырылган булган икән (бу хакта югарыда да телгә алынды). Шуңа күрә эшне кыска тоталар. 29 апрельдә Русиянең Эчке эшләр министрлыгына мондый яшерен рапорт юллана әлеге исемлектәге кайбер шәхесләрнең сәяси яктан ышанычсызлыгы бу оешманы төзү турындагы үтенечне канәгатьләндерергә мөмкинлек бирми1 . Ата-бабаларының юлын тоткан, ачык зиһенле Мөхәммәдзариф, традиция буенча дип әйтикме, мәгърифәт, дини тәрбия җирлегендә хезмәтләр дә иҗат иткән шәхес. Шуларның безгә иң мәгълүмнәре болар: «Әхадисе нә- бәвыядән (пәйгамбәрләрнең хәдисләреннән. Р. Ә.) беренче кисәк». Казанда «Юл» китапханәсе нәшриятында 1909 елда басылган, күләме 15 бит. Шул ук елда «Үрнәк» матбагасында тегесенең дәвамы булып унике битле «Әхадисе кодсия Икенче кисәк», ягъни «Изге хәдисләр»нен икенче өлеше дөнья күргән. Янә шул ук 1909 елда «Әхадисе кодсия»нең («тәрҗемәсе илә») тулырак егерме ике битле варианты нәшер ителгән. Бу китаплар, бер тезмә тәшкил итеп, мәдрәсәләрнең рөшдия (урта) сыйныфлары өчен төзелгән. заманында абруйлылардан саналган. Аннары шунысы да бар: әтисенең ки арыда телгә алынган «Тәварихе Болгария ...» китабына аның да беркадәр өлеше кергән, чөнки мәдрәсәләрдә дә- реслеккулланма сыйфатында йөргән бу хезмәт Мөхәммәдзариф хәражаты белән, ягъни акчасына, чыгарылган Зариф хәзрәт—1913 елның апрелендә сөекле шагыйребез Тукайның җеназасын укыган кеше. Әлбәттә, мондый зур вазифаны аңа ышанып тапшыру — 3. Әмирханш ә ышаныч, олуг ихтирам билiece. Гомерендә рәсемгә төшмәгән, бу гамәлне өендә дә өнәмәгән мулланы Тукан җеназасы вакытында гына төшереп калганнар. Бу анын үз гомерендә «теркәлеп» калган бердәнбер фотосурәте. анда да төркем эчендәгесе әле. Мөхәммәдзариф заманында «Әмирхания» мәдрәсәсе дә сизелерлек уңышка ирешкән, Казан мөселман уку йортлары арасында мактаулы урын тоткан. Анда төрле вакытларда сиксәннән алып бер йөз егермегә кадәр шәкерт белем алган. Зариф мулла замандашлары хәтерендә киң күңелле, кунакчыл, мәзәк сүз яратучан. Миргазиз Укмасый истәлекләренә караганда исә. «итәгенә ут капса да» пошаманга төшмәс бер зат булып уелып калган. Госман Әмирхани белән Хаува ӘмирханияАхундова хәтерләве буенча, бервакыт. Чистайга кунакка килгән чагында. Мөхәммәдзариф Мөхәммәднәҗип өе тирәсендәге тугайда чабыш ярышы оештыра. Малайларның ольгсы-кечесе йөгергәннән соң, ул ярышка Чистайның абруйлы имамы булган энесен чакыра Нәҗип хәзрәт баш тартмакчы булса да, Зариф мулла аны, айваена куймыйча, йөгерергә күндерә Башта бу ике «сакаллы сабый» тигез йөгерсәләр дә. бераздан алты яшькә өлкән, бераз юантыграк Зариф калыша башлый. Алай да сер бирәсе килмичә, «ат буйлады» дигән булып, кырыйга чабып кереп китә, ягъни атьг хуҗасына буйсынмаган, янәсе. Мөгаен, нәкъ менә аның шушы мәзәкчеллеге, күңел көрлеге. нәселдән килгән аерым бер сыйфат буларак, улы Фатыйхка да күчкән булгандыр, чөнки мәзәк сүз сөйләү, сүз уйнату өлкәсендә әдип әтисеннән дә уздырып җибәрә торган үткен телле кеше була. Истәлекләрдә Зариф мулла бик мәһабәт кыяфәтле, ачык-мөлаем йөзле, кешеләрнең күңелен тиз җәлеп итүчән зат буларак гәүдәләнә. Күршесе Сафия Зыя кызы Ваһапова-Локманова (1904 1996). хәзрәтнең килеш-килбәтен, чыраен күздә тотып, урысча «было на что посмотреть» дип әйткән иде Туганнары белән бик йөрешә-аралаша, бүләк бирергә ярата торган кеше була ул. Әтиебезнең тугыз-ун яшьлек вакытыннан калган хатирәсе буенча, бервакыт «дәү әтисе» (Нәҗип балалары аны «дәү әти» дип йөрткәннәр) Казанга кунакка Әмирханнар 1810—1921 елларда имамлык кылган «Иске таш мәчет». Яңа Бистә. М. Гафури ур.. 34а. килгән Госманны жырлатып ала. башыннан сыйпый, аннары унбиш тиенлек комеш биреп, малайны төшенә дә кермәгән «байлыкка күмә». Бертуган сенлесе Мәрьямбану гаиләсенә дә капчык-капчык әйбер алып килүе мәгълүм могтәбәр хәзрәтнең Мөхәммәдзариф бине Хөсәен 1921 елнын 24 июнендә ваба хәстәсеннән көтмәгәндә диярлек үлеп китә. Фатыйх Әмирханга сүз бирәбез. Әтисенең ахирәт дусты, үзенең остазы дамелла (инде мөфти) Галимҗан Барудига 28 июльдә язган кайгы хатында ул. аерым алганда, болай ди: «Әтинең вафаты безнең өчен бик көтмәгәнемез бер вакытта булып китте: бу ел кышны ул нисбәтән (чагыштырмача) таза һәм сәламәт уздырган иде. Авыру мөддәте (вакыты) бөтенләе утыз сәгать микъдарыннан артмады. Ин ахыр дәкыйкасенә (минутына) кадәр мин аның хәятыннан өмид кисми килдем менә-менә терелеп китәр шикелле тоела иде Соңгы елларда инде әти миңа бер ата гына түгел, бәлки һәм бер иптәш һәм бер дуст та иде: берничә көннәр өйдә булмый торсам, мин аны сагынып, кечкенә балалар шикелле сагынып кайта идем. Менә шунлыктан әтинең вафаты мина ике катлы бер зыягь (югалту), мөрәббәгъ (бөтен яктан) бер хәсрәт булды Юаныч бер генә: иннә Аллаһе вә иннә ил ай һи ражигун (Алладан килгән Аллага кайта)»1 . Инде Мөхәммәдзарифның хәләл җефете. остазбикә Бнбирабига Зиннәтулла кызы Абдуллина-Әмирхания (1852—1918) турында берничә сүз. Рабига Балтач Iәбәгендә туган, 1881 елда Зариф хәзрәткә никахланып, остазбикә булып киткән Бик купшы һәм пөхтә киенергә яраткан ул. Кунакка барырга җыенганда, көзге каршысына басып, кара күзләренә сөрмә тартуны үзенә бер гадәт иткән Чандыр гына, кечерәк буйлы, бик хәрәкәтчән, озын кара чәчле бу хатын үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы белән аерылып тор1ан. Ул һәр көнне кич Зариф хәзрәт янына кереп, гарәп теленнән һәм грамматикасыннан дәрес алган, иртә белән бар кешедән иртүк торган, кешегә эш тапшырырга яратмаганлыктан, сыерын савып, өй XIX йоз башында бина имезгән «Әмирханын» мәдрәсәсе Бүгенге күренеше Зайцев \р . 4 А >гы шанда Рави i һәм Го.шаз Әмирханнар 13 апре гь 1997 е i эшләрен караган, аннары үзләренең ишегалдына гына урнашкан мәктәбенә кереп китә торган булган. Үзенең мөстәкыйль хәзерләнүеннән һәм картыннан алган консультацияләрдән файдаланып, кыг балаларга дәрес биргән. Үләренә берничә генә ел калганда ул улы Фатыйхтан һәм оныгы Рашядан урысча укырга-язарга өйрәнгән Күрәсең, бу белеменнән балалар укытканда да файда тангандыр Бибирабига, бик тырыш остазбикә буларак, балалар укытып кына калмаган, бәлки укыту өчен кулланмалар да язган икән Шундый хезмәтләрнең берсе — «Нәжателмөкәлләфин» («Җаваплылыктан котылу») 1910 елда «Юл» нәшриятында басылган Егерме жиде битле китапчык башлангыч мәктәпнең икенче- дүртенче сыйныфларына тәгаенләнгән _ 1982 елда миңа заманында Бибирабига Әмирхания мәктәбендә укыган җитмеш алты яшьлек Хәдичә апа Шәрипова-Гобәйдуллина белән әңгәмә корырга насыйп булган иде Аннан язып алган мәгълүматларны моңарчы матбугатка чыгарырга туры килмәгәнлектән, кызлар укытуга кагылган өлешен биредә тулысыңча китерү мәгъкуль булыр. Шуны гына искәртәм: Хәдичә апа остазбикәнен укыту урынын, башка чыганаклардан аермалы буларак, үзе торган өй (олы як), дип күрсәтә. Ихтимал, бу чорда төп йортта да дәрес әйтелгәндер. Хәдичә апаның сөйләвенчә болай: Фатыйх абыйның әнисе Рабига абыстай, остазбикә буларак, гомер- гомергә өендә кызлар жыеп укытты. Мин —аңардан сабак алган кешеләрнең берсе Абыстай кызларны безгә кадәр инде байтак укытып килгән, ул вакытта әле парталар да булмаган. Без укыган чорда ул үз тәшәббесе (инициативасы) белән тәбәнәк кенә парталар ясаткан һәм аларда утырып уку тезләнеп утыруга караганда күп тапкыр уңайрак иде. Абыстай дәресләрне гел олы якта алып барды, дәрес вакытларында ул бүлмәгә кемнең дә булса кереп-чыгып йөрүен мин хәтерләмим. Алган сабагыбыз кадимчә дә. жәдитчә дә булмады. Әмма дөньяви предметларга артык зур игътибар бирелмәде кебек Укыган китапларыбыз «Мөгаллим әүвәл». «Мөгаллим сани». фарсыча «Кодурилар», шулай ук «Хәдисләр» булды. Тагын борынгы тарих укыганыбыз хәтеремдә. Абыстай китаплардан безне аерым-аерым да. хор белән дә укытты, төрле, мәсәлән. «Шатлык бу. шатлык» дип башлана торган җырлар җырлатты. Рабига абыстай шигырьләргә дә зур әһәмият бирде Г Тукай. С Рәмиев, М Гафури әсәрләре безнең аерылмас юлдашларыбыз иде Еш кына инша (изложение) язуыбыз хәтеремдә Абыстай безгә таләпчән булды. Күп укыта һәм күп сорый торган иде ул. Җавапларга билгеләр куела, иң зур дәрәҗә «9» яки «10» булып, ул безгә бик сирәк эләкте бугай Миңа «9» яки «10» билгеләре алырга да насыйп булгалады. кайвакыт «афәрин», «тәхсин». «имтияз»лардан да (мактауның төрле дәрәҗәләре) өлеш чыга торган иде Сабак атна буе дәвам итә. Ә жомга кон — ял. Кече атнаның дәрестән сонгы вакыты безнең өчен үзенә күрә бер кичәгә әйләнә: анда без шигырьләр сөйли, җырлар җырлый, күмәкләшеп төрле уеннар уйный торган идек. Рабига абыстай мәктәбендә ел саен имтиханнар булуы хәтеремдә Анда үзенә күрә комиссия вазифасын үтәгән ниндидер кешеләр чакырыла Аларнын кем булуы хакында ачык әйтә алмыйм. Имтиханга хәзерләнеп керә торган идек. Абыстай укытып сөйләтеп карый, сораулар бирә, билгеләр куя. Имтихан соңында безгә шәһадә гнамәләр (таныклык яки ведомость) тапшырыла, һәр елны, имтихан вакытлары җиткәч, шушы Яңа Бистәдәге Габдрахман бай хәражаты белән (акчасына) безгә, бик үк күркәм булмаса да. күлмәклекләр бирелә Без Рабига абыстай җитәкчелеге астында һәммәбез пардан күлмәкләр тегеп киябез, һәм бу безнен өчен үзе бер бәйрәм була торган иде. Кайвакытта мөгаллимәбез безнең арадагы чиста-пөхтә. уңганрак кызларны, бер бүлмәгә алып, кухня эшенә куша. Бу безгә үзенә күрә бер йорт эшләре мәктәбе дә булгандыр, дип уйлыйм Коляскага береккән инвалид Фатыйх абый аеруча түгәрәкләп ясалган ит (бифштекска охшаган нәрсә) ярата иде Абыстай, аның бу ихтыяҗын үтәү йөзеннән, шушындый ит әзерләргә безне дә ярдәмгә чакыра, шул ысул белән дә эшкә өйрәтә иде. Өендә бер-ике ел укытканнан соң, Рабига абыстай безне мамык фабрикасы каршындагы «Әмирхания» мәдрәсәсенә, ягъни таш мәктәпкә алып килде. Ул безгә: «Балалар, без аерылышабыз, сез инде хәзер шушында укырсыз».—диде Абыстайдан аерылу һәммәбезгә бик кыен булды, без инде ана тәмам ияләнеп беткән, аны яратып өлгергән идек. Бибирабига Әмирхания 1918 елның 18 апрелендә алтмыш алты яшендә иреннән өч ел элек тифтан вафат була һәм Яңа Бистә зиратында дәфен кылына (җирләнә). Бергә кырык еллап гомер иткән хәләл җефетен югалтуны Мөхәммәдзариф бик авыр кичерә, бу кайгы аның рухын шактый ук сындыра, сәламәтлеген какшата. Мулла кешегә җәмәгатьсез тору шәригатькә хилаф бер нәрсә булса да. хәзрәт үзенә икенче юлдаш табуны һаман сузып-кичектереп килә. Ике ел дәвамында дип әйтерлек ана төрле яктан яна хатын димлиләр. Заманының гадәте буенча, хәзрәт һәр очракта истихарә кылып карый, ягъни ниятли, әмма истихарәсе туры килми чираттагы абыстай аңа хатынлыкка ярамый дигән сүз була бу Ахыр чиктә. 1921 елның башында булса кирәк, димчеарадашчы- лар аркылы Зариф муллага тагын бер хат килеп ирешә Инде аңа алтмыш бер яшьлек Хәдичә карчыкны димлиләр Хәзрәт яңадан ниятли, бу юлы инде истихарәсе әйбәт күренә һәм Әмирха- ни. хатынның үзен күреп белмәсә дә. аңа никахланырга ризалыгын белдерә. Хәдичә карчык, димәктән. аның хакында да берничә юл язып үт ү урынлы булыр. Бу турыдагы кыскача мәгълүматны без Хәдичәнең оныгы. 1909 елның 19 декабрендә туган, бүгенгәчә Га- фурн урамындагы 37 йортта яшәүче (димәк, йортлары Зариф хәзрәт өенә терәлеп тора) Сара апа Мәжитовадан алдык (1995 елның 6 сентябре) Заманында Хәдичәне (Күчеш авылы Хәким хәзрәт кызын) Шырдан мулласының улы Гыйльфанга кияүгә биргән булалар Анын бу никахтан Мөхәммәднә- кыйп (1885 1946. Сара апаның әтисе) һәм Ишмөхәммәд исемле уллары туа Ире вакытсыз дөнья куйгач. Хәдичә, ике баласын ияртеп. Казанга күчеп килә Тол хатын бераздан каты авырып китә һәм туганнары ике малайны да приютка урнаштыра Беркадәр тернәкләнгәч. Хәдичә ниндидер Галимулла исемле байга (тегүче булган, имеш) бишенче хатын буларак никахлана, әмма бер ай да торырга өлгерми, тагын авырып китә (Сара апа сүзе буенча, «юләрләнә») Савыккач, угыз өч яшьлек хатын улларын, приюттан алып, үзе тәрбияли башлый, икесен дә үстереп, башлы-күзле игә Инде алтмышларын тутырып килгән карчыкның шәхси җәһәттән әлләни зур планнары булмый 1918 елда Бибнрабиганын кинәт тән үлеп китүе аның тормышында кискен борылыш ясауга сәбәп була Хәдичә Зариф хәзрәтне электән үк яхшы белгән һәм аңа күңел куйган булса кирәк Остазбикәнен вафатыннан соң, хатын күңелендә хәзрәтнең җәмәгате булу теләге бермә-бер көчәеп китә һәм ул «Йа Раббым. шуның никахында булсам иде» дип атна саен Коръән-рәхим укый, иртәле-кичле Аллаһс Тәгаләгә ялвара башлый Тәкъдирнең язганы булгандыр инде, нәкъ шул вакытта, уңай истихарәсе тәэсирендә, Зариф хәзрәт димче хаҗига (Сара апа әйтмешли "Хажиәнгггә») Хәдичә турында хат юллый Хаҗи, хатны алу белән, тол хатын янына юнәлә һәм болай ди Хәдичә, менә Зариф мулладан хат килде, аңа барырга ризалыгын юкмы*' Хатын, әлбәттә, риза Зариф хәзрәткә күптән күңел куюы өстенә. аның Яңа Бистә остазбнкәсе буласы килә Кем белә, бәлки, бу Хәдичәнең гомерлек хыялы булгандыр «Байлыгым юк, әмма мәхәллә халкын кулда тотарлык рәтем бар», ди икән үзе Ләкин гш әле Хәдичә ризалыгы белән генә бетми Уллары Мөхәм- мәднәкыйп белән Ишмөхәммәд әниләрен «акылга килергә» өндиләр, янәсе, у гыз өч яшьтән бирле ирсез утырып, картаймыш көнеңдә адәм көлдермә, килене Мәрфуга белән тыныша алмаган, шуңа күрә чыккан икән, диярләр Әмма остазбнкәлск перспективасы алдында гол хагын улларының һәм киленнәренең үгетләвенә бирешми Эшне кызу тоталар Фатыйхның да катнашы-арадашлыгы белән, никахны 1921 елның гыйнварында җомга көн укыйлар. ике арада кунакка йөреш.* тәр. нәсел-нәсәп кодалаша «Яшь» остазбикәгә подноска салып Бибнрабиганын затлы күлмәген, казакиен, калфагын, балдагын һәм башка әйберләрен тәкъдим итәләр Шу тай игеп. алтмыш бер яшьлек Хәдичә, өченче мәртәбә кияүгә чыгып, гомерлек хыялына Х&сәен Әмирханның атаклы • Башлангыч белемен әнисе Бибирабиг адан һәм әтисе Мөхәммәдзарифтан алган Сәгадәт, күрәсең. тагын кайда да булса укыгандыр яисә мөстәкыйль рәвештә күп шөгыльләнгәндер Мулла Габдулланың хәләл җефете. остазбикә булып киткәч, бик тырышып Бишбал ганың «Әмирхания» кызлар мәктәбендә укытырга керешә Кем белә, бәлки, ул бу шөгылен әнисенә ярдәм итешеп. Яна Бистәдә үк башлап җибәргән булгандыр Сәгадәт Әмирхания мәктәбенең даны шактый киң тарала Аның хакында көндәлек татар матбугатында күп укырга мөмкин Биредә «Әл- Ислах» гәзитендә 1908 елда басылган ике генә хәбәр китерәбез 1) «21 апрельдә Бишбалтада Сәгадәт Әмирхания кызлар мәктәбендә имтиханнар башланачак. Имтихан күрергә теләгән ханымнар 9-13 сәгатькә кадәр мулла Габдулла Әмирхани йортына тәшриф итсеннәр (килсеннәр). Имтиханнар өч кәшә сузылачак»1 2) «21 апрельдә Бишбалтада Сәгадәт ханым Әмирхания мәктәбендә сәнәви (еллык) имтихан булды Имтихан гүзәл сурәттә үтте Имтихан тыңларга килгән ханымнарның кайсыберләре укучы кызларга бүләкләр дә алып килгәннәр иде»3 Әмма ни аяныч, мөгаллимә буларак абруе көннән-көн күтәрелә барган Бибисәгадәтбанунын гомере озын булмый Чираттагы баласын таба алмыйча, тулгак вакытында егерме тугыз яшьлек ханым дөньядан үтә. Ике яшьтән җиде яшькәчә булган өч сабые (дүртенчесе бик аз яши), ана назыннан мәхрүм булып, ятим кала. Татар матбугаты, бу югалтуны зур бер фаҗигагә тиңләп, аһ ора. Бшрәк тә тәэсирле, үзәк өзгеч материаллар «Нур». «Йолдыз», «Вакыт» гәзитләрендә басыла. Тирән кайгы белдерүнең типик бер мисалы сыйфатында «Йолдыз» гәзитендә басылган һәм «Сәгадәт ханым вафаты»’ дип исемләнгән мәрасимгә урын бирәбез Бу язмага мәрхүмә мөгаллимәнең укучылары Мәсфуфә Габидуллина. Гөл- чәһрә Әхтәмова Рабига Зәбирова. Гөлчәһрә Усинова. Диләфрүз Усинова, Мәрьям Гобәева. Асия Усинова. Мәрьям Әхмәтова. Сара Бикчәнтәева. Маһруй- Шакир кызы. Нурслбанаг Ибраһим кызы. Сара Шиһабетдин кызы. Сара Биктаһир кызы. Камилә Мифтахетдин кызы. Фатыйма Әхмәтҗан кызы. Хәйрелбанат Миргазиз кызы барлыгы уналты кеше кул куйган «Бу ел зөлхиҗҗәнен 10 ынчы көнендә. 18 ноябрьдә остазымыз Сәгадәт ханым 29 яшендә вилядәт мәрзыннан (тулгак чиреннән) вафат идеи, безләре, тугрысы, бөтен әүляде милләте (милләт балаларын) фәүкынльгадә мәхзүн вә мөтәәссиф кыйлды (чиктән тыш кайгылы һәм көенечле итте) Мәрхүмә галимә. фәүкыйль- гадә (гадәттән тыш) ижтиһадлы (тырыш), мисалы аз булырлык дәрәҗәдә хөсне (күркәм) холыклы, тәрбия вә тәгълимгә (гыйлем бирүгә) оста, чын яхшы мөгаллимәләрдән улдыкыннан. әлбәттә, мондай бер хадимәтел-милләтнең (милләткә хезмәт итүченең) вакытсыз безнең арадан югалуы бөтен әүляде милләт өчен дә бөек заегагьтән (югалтудан) хисап нделергә тиештер Ун ел кәнде ханосене (үз өен) әүляды өчен мәҗанә (түләүсез) мәктәп идеп. 4 сыйныф ибтидаи (башлангыч). 2 сыйныф рөшди (урта) фәннәрене һәм кул һөнәрләрене нҗтиһад илә тәгьлим кыйлды (тырышып укытты) Милләте өчен ихтыярында улан (булган) бар кадәр гайрәтеме кызганмай. сыйххәтене (исәнлеген) до милләте юлына фида кыйлды Җеназасында хазир булган (катнашкан) җәмәгатьнең күплеге, аларның күзләрендә улан яшь. йөзләрендә улан изтыйраб (көенү) вә хәсрәт галәмәтләре дә мәрхү мәнең бер надирә г елвөҗүд (сирәк очрый т орг ан) вә хезмәте миллиясс (милләткә хезмәте) һәркем тарафыннан тәкъдир идслерлск галнятелҗәнаб (олуг зат) улдыкын ап-ачык кү рсәгә иде. Мәрхүмә Казан шәһәрендә дәмолла Зариф хәзрәт Әмирхановньщ бердәнбер кызы улып. Бишбалта Габдулла хәзрәт Әмирхановның зәүжәсс (хатыны) иде Вафатыннан соң дүрт сабый балалары һәм зәүҗе(ире) Габдулла хәзрәт калып. Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре аңларга (аларга) сабыр җәмил (күп сабырлык) вә остазымыз Сәгадәт ханым хәзрәтләренә дә әжер жәзил (күп савап) ихсан кыйлсын Амин» Бу фаҗигадән сон күп тә үтми. Габдулла мулла Гайшә Йосыф кызы Миш- кинага (1888 I960) никахлана Яңа остазбикә Сәгадәтнең эшен дәвам игеп, аның мәктәбендә дәрес әйтә, өч ятимгә ана булып китә Үзенең дә ике баласы дөньяга килә Мәсгуд һәм Әнәс. 1923 елда туган Әнәс Габдулла улы Әмирхаиов җөмһүриятебездә танылган профессиональ рәссам Ә Мәсгуд Свердловск шәһәрендә заводта алган җәрәхәтеннән вафаг була Ахыры киләсе санда. ' Әл-Исых. 1908. 19 апрель ‘ Әл-Ислах. 19(18. 4 май ' Йолдыз. 1911. 6 декабрь