КАҺӘРЛЕ КАРАРЛАР
Татарстан АССРның урта мәктәпләрендә бу дәреслектән файдалануны I ' тыярга»- ВКП(б)ның Татарстан елкә комитеты 1948 елнын 12 сентяб- ' ' рендә «Урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен татар әдәбияты дәреслеге турында» чыгарган карарында катгый рәаештә әнә шулай дип язып куелган. Беренче карашка, тыныч һәм битараф кына исемләнгән бу партия документы байтак кешеләрнең язмышларын хәл иткән, бик каты сәяси ыгы-зыгылар тудырган, берәүләрне ялагайлыкка этәргән, икенчеләрен, күз буяу өчен генә булса да, татар халкының тарихына фәнни карашлы галим булып кыланырга мәҗбүр иткән. Бу вакыйганың ерак кайтавазы, безнең көннәргә кадәр килеп җитеп, берничә буын тарихчылар, әдәбиятчылар һәм җәмгыять белеме галимнәренең язмышларында һәм фәнни карашларында җуелмас эз калдырган. Аңарда, барлык сорауларга да бәхәссез җавап бирә торган марксистик догма һәм «Иосиф инҗиле» — «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» кысаларыннан чыгып, милли үзаңга омтылыш ясарга тырышуларны аерым бер кырыслык белән томалап- бастырып килгән авторитар режимның сәяси принциплары һәм табигате-холкы ачык чагыла. Бу вакыйгаларга кадәр ни-нәрсәләр булган соң? Шул хакта берничә сүз әйтеп китү кирәктер. 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитеты «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән мәгълүм карарын чыгара. Бу карар татар һәм кайбер башка халыкларның тарихын һәрьяклап гадел-дөрес итеп өйрәнү юлларын озак елларга ябып куя, аның төп фикерләре җөмһүриятебезнең барлык идеологик «уен коралларын бер көйгә көйләү өчен камертон» хезмәтен үти башлый. Казанга шул уңай белән ВКП(б) Үзәк Комитеты инструкторы Сакон- тиков килә (башта ҮКның агитация һәм пропаганда идарәсе башлыгы, булачак академик Александровның үзен көтәләр). Саконтиков әлеге карарны «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» басылып чыгу уңаеннан ҮКның 1938 елда кабул иткән мәгълүм карары белән тиңләштерә. Мәгънәле тыныш ясап: «Аның тексты иптәш Сталин тарафыннан карап чыгылды», дип өстәп тә куя. Ул елларда мондый сүзләрнең кешеләргә ничек тәэсир иткәнен сөйләп тору кирәкмидер. Шулай итеп, карарга аерым бер мөһимлек төсмере бирелә. Сүзен-сүзгә, хәрефен- хәрефкә үтәми кара син аны! Аннан соңгы берничә ел эчендә җөмһүриятнең бөтен идеологик һәм мәдәни тормышы каты контрольгә алына, теге яки бу эш-гамәлгә бәя биргәндә август карарына ярашлымы-юкмы икәне тикшерелеп бәяләнә. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә «Идегәй» дастаны эзәрлекләнә, аны бастырып чыгаручылар (беренче чиратта, күренекле язучы Нәкый Исәнбәт) һәртөрле кысу-жәберләүләргә дучар ителә. «Алтынчәч» операсының либреттосы Алтын Урда ханнарына каршы фикерләрне кискенләштерә төшеп, үткенләштереп кат-кат эшләтелә, хәтта «баскынчы ханнар» дигән тәгъбир-төшенчә кертелә—аның сәяси мәгънәсе һәркемгә ачык булса кирәк. «Җучы улусы» таркалганнан соң Идел буенда барлыкка килгән дәүләтләрнең тарихларын өйрәнүче галимнәр кискен тәнкыйтькә очрыйлар. Аның каравы, татар халкының совет үрнәгендәге бердәнбер лаеклы элгәре — ата-бабалары дип болгар компоненты игълан ителә. Татар халкының чыгышы мәсьәләсе җәмәгатьчелекне революциягә кадәр дә борчып торган. Әмма ул вакытларда бу хакта төрле фараз кылулар белән ризалашу яки ризалашмау- килешмәү сәяси эзәрлекләүләр! ә һәм. һөнәреңнән ваз кичтереп. эштән куылуларга чаклы китереп җиткермәгән. Бөек татар шагыйре Дәрдмәнд (сүз уңаеннан әйтеп үтик: 1906—1917 елларда Россия Дәүләт Думаларында бердәнбер ша- гыйрь-депутат), үзләренең татарлыкларыннан тулысынча ваз кичкән куркак җаннарны тамгалап, мондый шигъри юллар язып калдырган: Татарлыктай татар һич гарь итәрме? Кеше үз исменс инкяр итәрме? Татарлыкта татар угьлы татармын. Татар түгел, димә башын ватармын' Кайбер замандашларыбызнын. төрле өзек-төтек «фәнни» дәлилләр белән уйнаштыргалап. үткәндәге татарлыгын каһәрли-каһәрлн. янадан «болгар оясына» кереп качарга омтылышлары әнә кайлардан ук килә икән' Татарстан Җөмһүриятенең бүген дөнья мәйданына чыга баруына эчләре пошкан рәсәй шовинистлары мондый казгануларны барыбер бәяләмәсләр дип уйлыйм Әлбәттә. Мирфатих Зәкиев яки Әбрар Кәримуллин шикелле, үзеңнең чыгышынны скифлар белән дә. хәтта индеецлар белән дә бәйләргә була Ләкин теләсә кайсы урысның аңында без - ышыгында урыс князьлекләре көч туплаган Алтын Урда империясе варислары, христиан диненә беркайда да булмаганча өстенлекләр биргән татарлар нәселе булып калачакбыз Үз тарихыннан куркып качмаска кирәк Без ничек кенә икейөзлеләнсәк тә. тарихта беркем дә бүген яшәүчеләргә берничек тә бурычлы түгел Юг арыда сөйләнә башлаган вакыйгалар булып узган елларда да татар галимнәрен шул ук сораулар борчыган Татар галимнәренең махсус күзәтү астында торг айлыклары хакында күп кенә дәлилләр китерергә була Татарстан партия оешмасының идеология өлкәсендәге ялгышлары турында үзәк матбугатта даими кабатлап, искә төшереп торулар, дисенме. Мәскәүдә шелтәли-шелтөли үткәрелгән киңәшмәләр, дисеңме Үзәк журналларның берсендә «Татарстан тарихчылары арасында буржуаз милләтчелек теорияләре һәм карашлары яшәп килә» дигән кисәтү дә бик шомлы- куркыныч яшырый ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карары. Михаил Зощенко белән Анна Ахматованы мәсхәрәләүләр. космополитизмга каршы көрәш һәм башка шундый чаралар сәяси тотырыклылык булдыруга ярдәм итмиләр, билгеле Нәкь шул вакытларда байтак зыялыларга «пачпортсыз сукбай» («беспачпортный бродяга») дигән тамга сугыла, шундый тамгалыларның кайберләре аннары кулга алына Сүз уңаеннан, инде күп еллар үткәч, бер дә вакытсыз-урынсыз рәвештә, хакимият алдында чын «патриот» икәнен күрсәтәсе килепме. Р Нәфыйюв кайчандыр А Жданов кертеп жибәргән бу ямьсез тамга белән Гаяз Исхакый. Фуад Туктаров. Гомер Терегулов кебек күренекле зыялыларыбызны тамгалый Әле житмәсә. үзеннән дә өстәп, аларны «үз халкына өрүчеләр, империализм ялчылары» дип. Ждановтан да уздырып җибәрә. Илнең сәяси-рухи тормышындагы әлеге хәл-вакыйгалар Татарстан партия оешмасындагы түрәләрнең ни өчен идеология өлкәсендә «генераль линиядән» аз гына тайпылышларга да борчылып үртәлүләрен ашларга ярдәм итә Юкса. 1944 елгы карарда күрсә телгән барлык «чагалар» ла 1948 елга кадәр инде төзәтелгән «Идегәй» дастанына тиешле тамга сугылган, тарихчылар берсүзсез татарларның бары тик болгар варислары гына икәнлеген «таныган», ә Алтын Урда дәүләтенең «явызлык империясе» булганлыгы «исбатланган» ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Зиннәт Моратов белән идеология секретаре Хажи Рохмәтуллин тыныч йоклый алалар шикелле Юк шул Буйсынмаганнарны буйсындыру очегг идеологик күсәк янадан күтәрелә «Культура гг жизнь» галетының 1948 елгы 11 июль санында Сталин чоры совет кешесен тәрбияләүдә мәктәпнең бурычлары турында гур мәкалә басылып чыга Мәкаләгә, буржуаз идеологиянең яшьләрне тәрбияләүгә нинди начар йогынты ясавына ачык мисал рәвешендә, тагар әдәбияты буенча 8 нче сыйныф өчен 1948 елда дөнья күргән дәреслск-хрестоматия китерелә Газет дәреслекне төзүчеләр «элекке әдәбиятка җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйди бәя бирмәгәннәр, кайбер язучыларның хаталары турында бер сүз дә әйтмәгәннәр, күрә торып хаталы һәм зарарлы әсәрләрне (ассызык безнеке Б С) керткәннәр» дип яза Сугып еккач, тора алмаслык итеп сугу була бу Әле кайчан, гиген" 1944 елгы август карарын Татарстанда намус белән үтәү турында «югарыга» иптәш Сталинның үзенә рапорт биргәннән соң' Шундый «күрәләтә хата гы һәм зарарлы әсәрләр» чыгаралар Моннан да гур гөнаһ булуы момкинме’ Әле шуның өстснә. күренекле татар шагыйре Муса Җәлил дә зур шик астында «немецларга хезмәт иткән, аннары әллә җәзалап үтерелгән әллә качканяшеренгән» дигән хәбәрләр йөри Инде менә iaii.ni монысы Бар фетнә шул СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтыннан чыга Әлеге дәреслек-хрестома- тияне төзүчеләр дө шунда эшлиләр «Идегәй» дастаны белән янгач, директорын да «чөйгән» иделәр, күрәсең, яна директор Мөхәммәт Гайнуллин ла житәрлек уяулык күрсәтмәгән Партия җитәкчеләренең уй-фикерләре якынча шундыйрак булгандыр Бер нәрсә эшләр хәлең юк—үзәк матбугатта тәнкыйтьләнү һәм хәтта башкалар белән бергә телгә алыну да өлкә комитеты бюросында мәҗбүри тикшерүне таләп итә. Ә монда бит тулы бер абзац, җитмәсә, шундый каты формулировка-фикер белән... Сүз уңаенда әйтеп узыйм, мин Хаҗи Рәхмәтуллин белән таныш идем Ул бик йомшак һәм зыялы кеше иде үзе. Сөйләшүебез аның инде, партия өлкә комитетыннан алынып, мәдәният министры булып эшләгән илленче еллар башында булган иде. Үткәннәрдәге идеологик четерекле-катлаулы хәлләрне, шул исәптән, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы турында үзенең телефон аша иптәш Сталин белән сөйләшкәнен дә (бу хакта легендалар йөри иде инде) искә төшереп, ул миңа 1948 елда Мәскәүдән Александров шалтыратканын, кычкырына-жикере- нә. Үзәк Комитетка чакыртып тикшерү белән янаганын сөйләгән иде. Зиннәт Моратов белән дә шундый ук ямьсез-тәмсез сөйләшү булгандыр, мөгаен Газетта әлеге мәкалә чыкканның икенче көнендә үк махсус коммиссия төзелә Аңа ВКП(б) өлкә комитетының матбугат секторы мөдире Мөҗәһитов белән сектор инструкторы Ярмәкиев җитәкчелек итә Егерменче августта инде Зиннәт Моратов өстәленә «8 нче сыйныф өчен «Татар әдәбияты буенча дәреслек-хресто- матия» китабындагы җитешсезлекләр һәм хаталар турында, авторы—филология фәннәре кандидаты Л. Җәләй» дигән доклад язуы кертеп салалар. Тыгызлап басылган биш бит кәгазьдә язма авторлары китапның хаталарын һәм кимчелек- лерән тәфсилләп тикшерәләр. Игътибар әдәби .мәсьәләләргә түгел, ә гомум- тарихн мәсьәләләргә юнәлтелә. Гомумән, эшнең асылын белмәсәң, сүз тарих дәреслеге турында бара икән, дип уйларга була. Язмадан күренгәнчә. Латыйф Җәләй элегрәк «эшкәртүләрдән» соң кайбер нәтиҗәләр ясаган икән ясавын. Ул әлеге дәреслегендә « Идел буе халыкларының Алтын Урда баскынчылары тарафыннан таланганлыклары, аларнын мәдәни үсеше тукталып калганлыгы, хокуклары һәм намуслары тапталганлыгы» турында дөрес яза. «Шул чор язучылары- ның мөселман дине тарафыннан агуланулары суфичылык белән мавыгуны арттыра. чөнки мөселман дине үзе суфичылыкка нигезләнгән» икәнлеген күрсәтә. Бәйләнер урын юк шикелле — Алтын Урда баскынчыларын яманлаган, ислам динен тиргәгән, әдәби истәлекләр сакланып калмавын сылтау итеп. Казан ханлыгы чорына бөтенләй тукталып тормаган, сикертеп кенә узган Әйбәт ич! Әмма Мәскәү газеты хаталарын тапкан икән, бер нәрсә дә эшли алмыйсың инде, син дә хаталарын табарга тиешсең, һәм табалар Латыйф Җәләйне урыс мәдәниятен бәяләп бетермәүдә, тарих методологиясен белмәүдә гаеплиләр Аннары «билдән түбән» китереп сугалар Доклад язуында Сталинның «Марксизм һәм милли мәсьәлә» дигән мәкаләсеннән озын бер өзек китерелә Мәкаләдә Россиядәге төрки халыкларның үсеш баскычлары бик өстән-өстән генә, жинелләштерелеп кенә сыйфатлап үтелә. Ә доклад язуында мондый нәтиҗә ясала «Татар мәдәниятен. тарихын, әдәбиятын өйрәнгәндә иптәш Сталинның бик кыйммәтле бу күрсәтмәсен онытырга ярамый. Л Җәләй дәреслегендә без татар әдәбияты тарихының асылын шул карашлардан чыгып өйрәнүне күрмибез» Менә шулай' Бик каты әйтелгән Латыйф Җәләй иптәш Сталинның күрсәтмәләрен онытканмы. әллә бәяләп бетермәгәнме— барыбер начар. Алга таба инде чүп өстенә чүмәлә өелә. Зарарлы әсәрләр исемлегенә Мәүлә Колый. Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый (без бу бөек шагыйрьнең тууына 200 еллыгын быел бик зурлап билгеләп үттек), Заһир Бигиев әсәрләре кертелә Бу асыл затларның татар мәдәниятының горурлыгы, ә аларның әсәрләре әдәбиятыбыз җәүһәрләре икәнлеген һәркем беләдер. Ә 1948 елда алар хакында «Автор аларга лаек булмаган югары бәяләр бирә аларны татар әдәбиятына нигез салучы эшлеклеләр итеп карый», «аларнын идея һәм сәнгатьчә җитешсезлекләрен. халык мәнфәгатьләреннән ерак торганлыкларын күрсәтергә кирәк иде. ләкин дәреслек авторы моны эшләмәгән»,—дип мөһер сугалар. Габденнасыйр Курсавига да эләгә. Аның мәдрәсәләрдә яңача укытырга тырышып йөрүләрен, реформалар ясарга омтылышын прогрессив күренеш түгел дип саныйлар. Л. Җәләйнең Г Курсавига булган карашын «тарихи һәм сәяси тупас хата» дип бәялиләр Шунда ук идеологиянең иң көчле коралы—ленинизм тәгълиматы эшкә җигелә «Ленин Курсави кебекләрне халык массаларын алдаучы, аларның аңнарын агу- лаучытомалаучы кешеләр дип атаган, ә менә «иптәш Җәләй моны аңлый алмаган». Бу доклад язуы —үтергеч. Әмма тиргәүләрне артык күп куллану ул әле Һәрвакытта да максатка ирешүгә ярдәм итә. дигән сүз түгел’ Әгәр дә һәр гаепләүне чынга алып, гамәлгә ашыра башласаң, Латыйф Җәләйне хөкемгә тартырга кирәк: Сталинны да. Ленинны да санга сукмый булып чыга бит. Ләкин ул вакытта шундый сорау туа: ә партия өлкә комитеты нәрсә караган9 Л. Жәләй яшеренеп, астыртын гына эшләп ятмагандыр ич?! Шуна күрә әлеге гаепләүләрнен ин авырлары карарга кертелми калдырыла ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышы 1948 елнын 2 сентябрендә үткәрелә. Утырышта Ярмәкиев. Бакиров. Кашшаф. Рәхмәтуллин. Зарубина (мәктәпләр бүлеге мөдире). Үзбәков һәм Моратов иптәшләр чыгыш ясый Беренче өчесе аңлатмалар бирә, калганнары гаеплиләр. 3. Моратов чыгышынын стенограммасы сакланып калган Ул өлкә комитеты хезмәткәрләрен дә. мәгариф министрлыгы белән нәшриятны да гамьсезлек күрсәтүләре, авторга ирек куюлары өчен шелтәли. Бу нәрсәнең үзәк матбугат битләренә эләгүе 3. Моратов- нын бигрәк тә ачуын кабарга. Аның чыгышынын азагы игътибарга лаек: «нәтиҗәдә контрреволюцион милләтчелеккә китерүче һәр төрле агымнарны фаш итә торган чын дәреслек кирәк».— ди ул Өлкә комитетының әнә ни өчен «башы авырта» — Татарстанның бөтен идеологик тормышында күзгә күренмәс бүкәй булып Мирсәет Солтангалиев күләгәсе тора. «Шуның өчен,— ди 3 Моратов — һәртөрле тайпылышларга сәяси нәтиҗәләр ясарга, дәреслек материалларын өйрәнгәндә. бер уңайдан балаларда нәфрәт хисе дә тәрбияли барырга кирәк» Җөмләсе чатаграк булса да. фикере төгәл әйтелгән дәреслек нәфрәт хисе тәрбияләргә тиеш һәм без. оятыбызга каршы, озак еллар нәкъ шулай эшләп килдек тә. Утырыш беркетмәсеннән күренгәнчә, гаепләнүчеләр (Л. Жәләй бюрода булмый. аның өчен дә. үзе өчен дә җавапны дәреслекнең мөхәррире Гази Кашшаф тота) акланып тормыйлар, комиссиянең тикшерү нәтиҗәләрен шик астына алырга җыенмыйлар Ул заманнарда алай эшләп кара әле син' Карарның раслаучы өлешендә тарих һәм әдәбият белеме өчен төп идеологик күрсәтмә бирелә, авторларның гаепләренә йомгак ясала. Мондый нәтиҗә чыгарыла. Л. Җәләй белән Г Кашшаф үткәннәрне бәяләүдә көчсезлек күрсәткәннәр һәм буржуаз объективлык җәтмәсенә эләккәннәр Дәреслеккә Габделҗәббар Кандалыйнын «Сәхибжамалга». Фатих Халидинен «Рәдде бичара кыз» һ б. шундый зарарлы әсәрләр кертелгән Шуның өчен дәреслекне татар әдәбиятын бәяләүдә тупас хаталар һәм заралы әсәрләр белән чыккан дип танырга һәм Татарстан АССР мәктәпләрендә бу дәреслектән файдалануны тыярга ТАССР Мәгариф министрлыгы һәм Татгосиздат җитәкчеләренең җавапсыз мөнәсәбәтләрен гаепләргә һәм аларны дүрт ай вакыт эчендә яна дәреслек чыгарырга мәҗбүр итәргә. Дөрес, персональ җәза-шелтәләр бу юлы беркемгә дә бирелми Нәтиҗәләр ясалган, дәреслекнең яна басмасын һәртөрле «әшәкелекләрдән» арындырып чыгаралар шикелле. Әмма әлеге 8 нче сыйныф дәреслеге тагын ачы язмышка дучар була Төгәлрәге, татар халкының 1917 елга кадәрге, бигрәк тә урта гасыр мәдәнияте тарихы белән шөгыльләнүче теләсә кайсы галимне шундый ачы язмыш көтә. Татар халкының аңына, кыскартыл!ан-өтелгән хәлдә булса да. иҗатларыннан совет чорына яраклыракларын сайлап алып, бөек акыл ияләре, шагыйрьләр һәм әдипләрнең кайберләренең исемнәрен кайтарырга тырышулар һәрвакыт «югарыдагы» җитәкчеләрнең катгый каршылыгына очрый Үз тарихыннан курку, тагар иҗтимагый фикеренең сәяси каһәре булган «солтангалиев- челек» белән көрәш шаукымнары. ВКП(б) ҮКның 1944 елт ы август карары болар барысы да парт ия җитәкчеләренең каннарына сеңгән, үткәй заманнарга бәяне аерым бер саклык һәм катылык белән бирер!ә мәҗбүр иткән Утызынчы еллардагы репрессияләрдән соң. заман тарихында завод-фабрнкаларга исемнәре бирелерлек, идеологик кабул ителерлек берничә генә эшлекленен исеме сакланып калган шикелле, татар халкының революциягә кадәрге тарихыннан да Габдулла Тукай. Каюм Насыйри һәм. кайбер искәрмәләр белән, тагын бер-ике исем генә сөйләнергә хаклы иде Хәтта Габдулла Тукай да утызынчы еллар урталарыннан гына, иҗаты шактый өтелеп, кабул ителгән. Аңа кадәр ВКП(б) өлкә комитетының баш идеологы Абдуллин дигән берәү мәдәнияг хәзмәгкәрләрс киңәшмәсендә кайбер яшь язучыларны, «вак буржуаз шагыйрь Тукаев» белән мавьпуда гаепләп, камчылап чыта. 1952 елнын i ыйнварында татар мәктәпләре өчен каһәрле теге дәреслек яңадан сәяси эшафотка бастырыла Өлкә комитеты бюросынын карары бу юлы 1948 слгысыннан катгыйрак була «Татар урта мәктәпләренең 8 нче сыйныфы өчен әдәбият дәреслегендә!е хаталар турында» дип атала ут Карарның гаепләү өлешендә һаман да иҗатлары, янәсе. яшьләргә коммунистик тәрбия бирү эшенә зыян кигерердәй һәм бөек урыс халкы белән дуслыкны какшатырдай чит-ят язучыларның исемнәре кабатлана. Тагын да усалрак бәя җәдитчелеккә бирелә— аны акгвардиячеләрнең, соңыннан троцкист-бухаринчыл милләтче бандалар ое- лән берләшеп, капиталистик разведкаларның ялланган агентурасына әверелгән союздашы дип тамгалыйлар. Нинди тәвәккәллек, ә! Хәзер инде, чит-ят әдипләрне пропагандалаганы өчен, дәреслекнең урта гасыр әдәбияты бүлеген язган Б. Яфаров. җәдитчелек өчен, дөресрәге, янәсе, җәдитчелекне мактап «Совет әдәбияты» журналында мәкаләләр бастырган өчен Г. Халит һәм «Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья» («Идел буе татарларына карата царизмның реакцион мәктәп сәясәте») китабы авторы профессор В Горохов тәнкыйтьләнә Б Яфаровка бирелгән бәя бигрәк тә хурлыклы була: «Өлкә комитеты бюросы Яфаровның дәреслектә җибәргән хаталары аның әле һаман да элекке буржуаз милләтчелек карашларыннан (ассызыклау безнеке. Б. С.) арынып җитмәгәнлеге турында сөйли дип саный» Югары даирәләр Б. Яфаровның эволюциясен, ягъни акрынлап үсеш-үзгәрешен бик җентекләп күзәтеп торганнар, ахрысы Артыннан шымчылык итү дә оештырылган булырга мөмкин Элгәрге карардан тиешле нәтиҗәләр ясамаган тарихчы һәм әдәбиятчы галимнәрнең барлык хаталарының төп сәбәбен өлкә комитеты партия күрсәтмәләренә формаль мөнәсәбәттә һәм фәнни эшкә дә принципсыз, ваемсыз карашта булуларында күрә. Әлбәттә, һәр карар галимнәрнең һәм физкультурачыларның якын дусты булган юлбашчының исеме белән «изгеләндерелеп» кабул ителергә тиеш Шулай эшлиләр дә. Карарда ул болай чагылыш таба: галимнәр «иптәш Сталинның: «Фикерләр көрәше һәм тәнкыйть ирегеннән башка бернинди фән дә үсә һәм уңышка ирешә алмый»,— дигән күрсәтмәсен истә тотмаганнар», ә Татарстан тарихчылары һәм әдәбиятчыларының гөп хатасы шунда — «алар үзләренең эшчәнлекләрен иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел белеме мәсьәләләре» дигән хезмәтендә биргән күрсәтмәләре яктылыгында үзгәртеп кормаганнар». Әйткәнебезчә, карар бу юлы 1948 елгысыннан шактый кырыс була: милләтчелек характерындагы тупас хаталары өчен Б Яфаровны ВКП(б) сафларыннан чыгарып ыргыталар. Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры М. Гайнул- линга шелтә белдерелә, Г Халитнең жаваплылыгы мәсьәләсен институт партоешмасы җыелышында тикшерергә кушыла. Шуннан соң министрлык һәм нәшриятка яңа уку елына идеологик таза яңа дәреслек чыгару бурычы йөкләтелә. Күрәсең, өлкә комитетын һаман да бер дәреслек белән иза чигү туйдыргандыр, мәктәпләр бүлегенә, яңа авторлар составы туплап, аны бюрода раслатырга дигән карарга киләләр Шундый югары дәрәҗәдә законлы авторларны обком үзе сайлап расласа, хаталардан котылу өчен ышанычлы чара булыр дип, алдан ук уйлап куялар, янәсе. Ә теге яманаты чыккан дәреслекнең укучыларга булган эарарлы йогынтысын киметү йөзеннән, кичекмәстән мәктәпләргә анын белән ничек файдалану хакында методик хат җибәрергә, уку елы беткәннән соң барлык дәреслекләрне җыеп алырга һәм юк итәргә, дигән тәкъдим кертелә. Әлбәттә, бу чара берничә дистә исемдәге мәктәп дәреслекләрен җыеп юк иткән 1937 ел масштабы ук түгел-түгелен. шулай да шактый тәэсирле чара. Гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче барлык галимнәр дә мәсьәләнең җитдилеген тойсыннар һәм киләчәктә фетнәле фикерләргә юл куймасыннар өчен өлкә комитетының идеология секретаре С. Батыевка язучылар, тарихчылар, башка фәнни хезмәткәрләрнең гомуми җыелышын жыяр1а, шунда әлеге карарны һәм тарих-әдәбият мәсьәләләрен өйрәнү эшен тикшереп, фикер алышырга йөкләтелә. Бу җыелыш февраль аенда үткәрелә. Тарихыбызның кайбер сәхифәләре әнә шундый. Хәзер без заманның авырлыгыннан, демократик хакимиятнең кимчелекләреннән һәм башкалардан еш зарланабыз. Тормышыбыз зарланырга нигез бирә Әмма шуны да онытмаска тиешбез: үткән һәм тыюлы мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык үз фикерләребезне әйтә алабыз, бәхәсләшергә иреклебез. хакимлек итеп килгән фикер-карашлардан аермалы үз фикеребез бар Бу, әлбәттә, демократиянең бәхәссез казанышы. Дөрес, кайвакытта без иреклелекне теләсә нәрсә сөйләргә-язарга мөмкинлек дип аңлыйбыз Кем генә тарихыбызга тыкшынмый да. ни генә язмый! Болары инде демократиянең тулгагы шикелле нәрсәләрдер. Әмма һәр нәрсә очен. шул исәптән, фикерләр иреклелеге өчен дә түләргә кирәк. Бу бәя артык зурдан түгел Әле Черчилль әйтә торган булган бит: «Демократия, әлбәттә, начар һәм ачуны китерә торган нәрсә, ләкин барлык башка нәрсәләр тагын да начаррак»'Ул инде ни-нәрсә сөйләгәнен белеп сөйләгән. Шуның белән булса да юаныйк әле