Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨМБӘГӘ БАРУ

Сентябрь ахырлары иде бугай- көннәр тын, талгын, җәйгечә җылы гына Әбиләр чугы диләр мондый көннәрне Менә шундый бер көнне миндә кинәт кенә кая да булса барып йөреп кайту теләге туды. Иртәнге чәйдән соң бераз эшләп тә утырган идем, ләкин вакыт җитәрлек иде әле Тик кая барырга- билгеле инде, урманга! Көзге урманның үзенә генә хас хозурлыгы була бит. күреп калырга кирәк Аннары гөмбә вакыты —аны эзләү дә бик күңелле. Акларын тапсаң — хәзинә тапкандай буласың... Ләкин ялгыз баруның кызыгы аз кемне чакырырга? Тоттым да Фатихка (Хөснигә) чылтыраттым. Фатих, сәлам! Көн бик әйбәт, әйдә, якын тирәдәге берәр урманга барып йөреп кайтыйк әле. булмаса! — һе —дип куйды Фатих.—Кая. парккамы'1 — Парк урманмени Ераккарак. чын урманга! Шулай да кайсы тарафдарга?.. — Ну. Биектауга табарак Фатих кыска i ына көлеп куйды да — Тиле!—диде—Көн үтеп бара ич инде... Борчылма! - дидем сүзен бүлеп Вакыт җитәрлек әле Безне минем кияү машинада илтеп ташлар. Шуннан соң телефон трубкасы шактый тынып торды — Йә. ник дәшмисең? — дидем ахырда Сагыз булдың син дә... Мәрфуга бикәдән рөхсәт сорадым. — Соң?.. — Фатихасын бирде.. Тик синең белән миңа гына ышанып бетми Тагын бер тәүфикьлы кеше дә кирәк. Кемне ияртәбез? Кемне, кемне?—дидем әз генә уйланып Хәсән абзый белән сөйләшеп кара. Ул урманда йөрергә ярата бугай — Дөрес. Чын тәүфыйк иясе. . Сөйләшермен. Кайда очрашырбыз? Капка төбегезгә чыгып торыгыз, шуннан алып китәрмен, тик зинһар озак юанмагыз!—дидем сүзне бетереп Гөмбә турында хәзергә әйтеп тормадым Йә тагын киреләнә башлар — Фатихныкын белмәссең... Ә машина турында әйтүем дөрес. Кодаларның «москвичы» бар. безнең ишек алдында ук тора . Фатихка чылтыратканчы ук мин инде кияү белән сөйләшеп куйган идем Тиз генә әзерләнә башладым. Урманга бару нәшриятка бару түгел Шуна күрә искерәк чалбар белән кирза итегемне, өстемә кыска курткамны кидем. Карчык әзерләгән ризыкны, термос белән чәйне җыйнак кына түгәрәк кәрзингә салып, пәке белән таягымны да онытмыйча, чыгып утырдым. Кияү инде капканы ачып, машинасында көтеп утыра иде Кузгалдык — киттек. Сәгатемә карадым- бер тулып килә икән шул Зарар юк. икегә барып җитсәк, карангы төшкәнче йөрергә 4—5 сәгать вакытыбыз бар әле. Маяковский урамына барып та җиттек. Тегеләр капка төбендә күренмиләр бит әле... Хәер, озак көттермәделәр— әнә ике шөһрәт иясе кулларын кесәләренә тыгып, ашыкмыйча гына чыгып та киләләр... Гулятькә чыккандай икесе дә костюм өстеннән плащ кигәннәр, галстукларын да такканнар, башларында — берсендә кепка, икенчесендә эшләпә. (Хәсән абзый бер вакытта да эшләпә, Фатих исә кепка кимәде.) Болар машинага кереп утыргач кына, мин борылып үзләренә әйттем Гөмбәгә шулай киенеп баралармыни1 Тукта, тукта, диде Фатих шунда ук кабаланып — нинди гөмбә ул тагын?. - Соң. бу вакытта ерак урманга ни өчен баралар Нәкъ сезоны бит Юк инде, бигайбә! Гөмбәне син үзен җыярсың, ә без көзге урманда бер хозурланып йөрер өчен барабыз Ләкин Хәсән абзыйны i өмбә куркытмады Киресенчә Җыябыз ник җыймаска! — диде ул җанланып Әмирханның кәрзинкә- сен тутырырга кирәк ләсә! Сабый! —дип куйды Фатих Син. Хәсән абзый. Әмирханнан элек үзеңне кайгырт... Урманда бит кырын ятып, бераз капкалап га алырга кирәк булыр Ә как же' Минем термос белән чәем бар Чәй белән кытай, беләсеңме, кулын гына юа. . Ә безгә әйбәтләп тамакны юарта кирәк Давай, берер кибет алдында туктыйк әлс Мәйле! Дербышки аша узганда, чаттагы гастрономга туктадык. Өчебез дә кердек Нәрсә алырга?.. Сайлар нәрсә күп түгел. Шүрлектә тезелеп торган шешәләр арасында коньяк га бар икән Фатихның күзе ин элек шуңа төште Әнә шул биш йолдызлыны алыйм әле мин. каян килеп, кая китмәгән безнеке, диде ул, үз алдына гына сөйләнгән булып - Калганын үзегез карарсыз. Калганын мина карарт а туры килде Бер генә төрле колбаса ята. төрт ән сыр. янә балык консервалары бар Шуларнын һәркайсын кирәк кадәр алырт а булдык, ә икмәк миндә җитәрлек иде. Консерва нитә, ничек ачабыз аны.’ диде Фатих. Пәкенең үткере бар миндә, диде Хәсән абзый Фатих кинәт кеткелдәп көләргә тотынды Мөселман пәкесеме? Мин дә көлдем. Хәсән абзый үзе дә кызара төшеп көлгән булды. Аның пәке турында сөйли торган бер анекдоты бар иде. шуны искә төшердек Инде бүтән бер җирдә дә туктатмыйча туп-туры тына Ьиектаута элдерт тек Кызу гына бара торт ач. тиздән аны да узып киттек Тагын күпмедер барып. Рөстәм кияү безне Казанка буендагы урман кырыена илтеп төшерде Машинадан чыккач бер сәгатькә, бер кояшка карадык. Өч тулып килә икән шу т инде Кияүне кайтарып җибәрдек—ул бүтән килмәячәк Мин юлдашларыма «маршрутны» аңлаттым: урман эченнән без әкренләп кенә килгән якка габа бараоыз, Биектау турысына җиткәч, станциягә чыгабыз. Вакыт әле җитәрлек, капкалап алырга да өлгерербез «Ярый, синеңчә булсын» диделәр юлдашлар Урман эченә тирәнрәк кереп кайтыр якка таба атладык Артымнан сабыр гына иярүчеләргә мин кулыгызга таяк алыгыз, куак асларын караштырып барыгыз, гөмбәнең шәбе шунда посып ята дидем. Тыңладылар әйткәнне тагын Хәер, беләм гөмбәчеләр бу урманны аркылысына-буена сөреп чыкканнар инде—юк монда гөмбә! Бөтен Казан гөмбәгә ташланды — чәчеп үстергәне дә җитмәячәк. Ләкин барыбер эзлисең, ялгыш кына яшеренеп калганы табылмасмы дип эзлисең! Гөмбә эзләү кешене беткәнче йота торган бер чир ул —хәгга әнә Фатих та таяк тоткан, эзләнеп бара... Ә урман тын. буш, әкрен генә яфракларын коя Нигәдер моңсу — боек ул арган, өшәнгән җан иясен хәтерләтә.. Бик тапталган, бик чүпләнгән — ниләр генә аунап ятмый монда! . Кадере юк бездә урманның _ Шулай да каранып йөри торгач, мин каен төбеннән берничә гөмбә табып алдым (подберезник дип атала ул). Хәсән абзый да ашарга ярарлык өч-дүрт гөмбә табып китерде. Ә Фатих дус гөмбәне бөтенләй танымый икән Җыеп китергән гөмбәләре барысы да поганка иде. Син, иптәш, боларны кулың белән өзеп йөрмә! - дидем мин ана. — Аяк белән генә тибеп өзәм мин аларны'— диде ул, эре генә. Гөмбә эзләгәндә вакытның үтүе сизелми дә кала Күтәрелеп карасак, кояш агач башларына кунган икән инде Бу аның соңгы юмарт яктыртуы Тагын әзрәк баргач, без иркен генә түгәрәк бер аланлыкка килеп чыктык. — Туктыйк шушында,—диде Фатих —Җитеп торыр морза артыннан ияреп йөрү... аякларга да ял кирәк Килештек Аланлыкның тапталма! ан чиста уртасында тукталдык... Хәсән абзый көтелмәгәндә бездән сорады: — Егетләр, мин сезгә учак ягып күрсәтимме? Фатих шунда ук аның сүзен күтәреп алды — Давай. Хәсән абый, давай, күрсәт осталыгыңны! Алайса, коры-сары җыеп китерегез Берәр юанрак ботак та Без коры-сарыны тиз генә җыеп, бер юан ботакны да сөйрәп китердек. Хәсән абзый тезләнеп эшкә дә кереште Җыйнак кына итеп коры-сарыны аркылы-торкылы салды, озын ботакның юан башы белән бастырып та куйды... Бисмилласын әйтеп, кабызып җибәрүенә учак дәртле генә янып та китте. Безнең дә кәефләр күтәрелеп китте Тик Хәсән абзый гына учагына карап, уйланып калган иде Ихтимал, ул Себердә көтү көткәндә кабызган учакларын исенә төшергәндер Әйтергә кирәк, төрмәдә һәм сөргендә күргәннәрен ул сөйләргә яратмый иде. Минем үземә аңардан ишетергә туры килмәде. Ярый, учак күңелле генә яна торсын, ә без аның тирәсенә кырын ятып, үз эшебезгә керешик әле булмаса Кәрзиннән азык-төлекне чыгарып, җәйгән гәзит- кә тездек Әйбәт кенә табын булды Шешәне дә ачтык Фатих белән минем «салуның» тәмен яхшы белгән чагыбыз, ә Хәсән абзый, билгеле, сакланып кына эчә, ләкин үзе әйтмешли «арыслан тотарлык» кына төшерергә ярата... Үзем китергән сырлы стаканга яртылаш кына салып, мин иң элек аңа суздым. — Тот әле, Хәсән абзый! Ул бераз уңайсызланыбрак калды. — Нигә миннән?.. — Яшькә карап, иң элек сезгә, аннары Фатихка — Йә. йә, Хәсән абый, көттермә, безгә үрнәк күрсәт! — диде Фатих та. — Кем хөрмәтенә сон?—диде Хәсән абзый, стаканны кулына алып - Бөек партиябез хөрмәтенә! — диде Фатих, бик җитди изеп, үзе шунда ук кеткелди дә башлады. Аңа ияреп без дә ирексездән көлеп җибәрдек Күреп торам, Хәсән абзыйның җитди буласы килә, ләкин көлүеннән тыела алмын гына «Ну, Фатих телеңә шайтан төкергән!» дип тә куйды, аннары тынычлангач — Иң әйбәте—исәнлеккә-саулыкка! - диде дә стаканын күтәрде — төбенә төшмичә генә... Шулай башланып китте безнең бу бик хозур мәҗлесебез. Монда, дөрләп янган учак яктысында, ашау да. эчү дә, рәхәтләнеп көлү дә җан теләп торган зарури гамәл иде. (Саваплы дисәм дә артык булмас) Без бит бер Алла бәндәләре, бер-беребезне бик күптәннән беләбез, дөньябыз бер. эшебез бер, димәк рухи якынлык та бар — өчебез —өч төрле булсак га Шуңа күрә дә без менә хәзер тормыш ваклыкларыннан тәмам азат булып, чын күңел хорлеге тоеп, телебезгә ни килсә шуны сөйләп, көзге тын урманда кырын ятабыз түгелме сон?!.. Бер тын әйбәт кенә капкалап алдык. Телләр дә тик тормады. Учагыбызга да коры-сарыны Хәсән абзый һаман өстәп торды Фатих нәүбәттәгесен әзрәк йоткач, аңардан сорап куйды: - Хәсән абый, яшермичә генә әйт әле. сине Себер маржалары бик яратканнар имеш Дөресме9 Җавапны Хәсән абзый, әз генә тынып торганнан соң, башкачарак итеп бирде: Беләсезме, мәрхәмәтле кешеләрне мин төрмәдә һәм сөргендә күбрәк очраттым. Ләкин шәрехләп тормады Хәер болай да бик аңлашыла Сүз бит үзе кебек төрмәдә утыручы зыялы кешеләр турында бара Андыйлар арасында бер-бер- сенең хәлен аңлаучы мәрхәмәтлеләре дә аз булмагандыр Ә сөргендә авыл сыерларын көткәндә, гади халык аңа һичшиксез җылы карагандыр Йомшак күңелле маржалар бәлки жәлләп тә... Хәсән абзый бит ул бөтен килеш-килбәте белән бик ягымлы кеше. Әмма анын уекүңеле бары туган якларына тартылган... «Агыла да болыт агыла» сөргендә язылган шигырь һәр сүзендә бәгырьләргә төшәрлек тирән сагыш' Әмма иң гаҗәбе — шагыйрьнең ачы. фаҗигале язмышыннан туган шигырьләрен кайберәүләр оялмыйча «төрмә лирикасы - дип атадылар (Шундый гаепне ана Союзның идарә утырышында такканнар иде.) Әгәр шагыйрь шул фаҗигале язмышын йөрәк каны белән язмаса. ул Туфан да булмас иде Мин аңа сак кына әйттем Хәсән абзый, «төрмә лирикасы»ннан берәр шигыреңне укып та күрсәтсәң иде Ул чал башын игән килеш, янган утка карап күпмедер тынып торды да. моңарчы мин ишетмәгән шигырен кемнәргәдер морәжәгать иткәндәй әкрен 1енә укый башлады Без шылт та итмичә тынлап тордык Азмыни ишләр? Тик алар Гамьсез дә жансыз Көннәрем ил белән дә бит. Төннәрем ялгыз. Кайда сез. безне ерактан Таный алганнар. Без офыкка күмелгәнче Озатып калганнар? Кайда сез? Адашсам язмышта әгәр Давыллы төндә. Кемне сон. кемне дәшим мин9 Эндәшим кемгә? Урлады юлдашны язмыш. Талады, каһәр! Сердәшем китап та дәфтәр Таңнарга кадәр Тырнагын, тутык тырнагын Иңемнән алды Ярасы ләкин озакка Үзәктә калды. Кайда сез Безне юлларда Таный белгәннәр9 Яраларны бәйләгәннәр Сулар биргәннәр Кайда сез9 Давылга әгәр юлыксам Болытлы гөндә. Эндәшим фонарь сорап мин Кемгә соң9 Кемгә? Бусы инде кайткач язылган шигырь... Без шактый телгә килә алмыйча тордык Шигырь үзе дә, Хәсән абзыйның укуы да бик тирән үтте безгә Ахырда Фатих дулкынлануыннан калкына биреп: — Гамьсез-җансызлар гына түгел, без дә бар бит әле, черт возьми! — диде. — Без башка. Хәсән абый, үзеңдә сизә торгансыңдыр.. («Абый» килешкәндәй елмаеп кына башын кагып куйды)—Ягез. бер күтәрик әле чын талант, чын шигырь өчен!, һәм. минем өчен дә! — Әмирхан өчен дә!—дип кыстырды Хәсән абзый... — Ягез алайса Фатих Әмирхан өчен! — диде Фатих мина хәйләкәр генә күз кысып. Ихластан көлештек тә. чиратлашып күтәрдек соңгысын Бушаган стаканга мин термостан чәй салып, Хәсән абзыйга бирдем—шигырен сөйләгәч тә ул чәй сораган иде. Сүз әлбәттә күп булды, кыю фикерләр дә әйтелде, кайбер кадерле кешеләрне дә искә төшердек... Такташ турында сүз чыккач, Хәсән абзый анын нинди чирдән үлүен сөйләде. Без моңарчы тифтән дип йөри идек шулай хәтердә калган. Юк, тифтән түгел, менингиттән икән... Алар, ике дус шагыйрь, ноябрьнең каты суык бер көнендә Болак буендагы мунчага барганнар Такташ гадәтенчә яланбаш... Мунчадан чыккач әле алар бер киоск алдына туктап сыра да эчкәннәр... Күрәсең, шул көнне Такташның кибеп житмәгән юеш башына салкын тигән булган. Икенче көнне үк инде аның хәле бик авырая. Зур докторларны чакыралар. Башта алар тиф дип уйлыйлар. Ә Һади ут эчендә ята. башын кая куярга белми. Салкын тиюдән менингит башлана, һәм шул яман чир аны алып та китә. Сүзнең ахырында Хәсән абзый Такташка багышланган шигыреннән бер өзеген исенә төшерде: Нидер яна анын йөрәгендә. Нидер кайный аның жанында! Ничек аны Ялгыз калдырыйм да Ташлап китим шундый чагында?! Әйе. фажигалы язмышлар күп безнең тарихыбызда... Мәгәр бик иркен сөйләшү белән мавыгып без вакыт чамасын бөтенләй онытып җибәргәнбез Кайчан кояш баеп, кай арада төн булганын да сизмәгәнбез. Учагыбыз янып беткәч, дөм караңгылык эчендә калдык., һичнәрсәне күреп тә, шәйләп тә булырлык түгел. Кайсы якка китәргә белмичә аланлык уртасында басып торабыз. Безгә бит Биектауга чыгарга кирәк, шуның станциясенә... Кайда ул Биектау —дөм караңгыда түгел, көпә-көндез дә урманнан туры гына чыгуы читен Бердәнбер чара поезд тавышын ишетү Шул тавышка карап кына кузгалырга мөмкин Менә берәр поездның Биектауга шаулап килгәнен яки кычкыртканын көтеп торабыз да торабыз... Эшләр шәптән түгел — кайчан кычкырта ул. жен орган поезд?!.. Болай булмый бит, егетләр! — диде Фатих, түземсезләнеп Беренче әтәчләр кычкырганын көтергәме әллә. . Кайсы якта синең ул Биектауын?. — Сул тарафта булырга тиеш... — Киттек сул тарафка... Кая да булса барып чыгарбыз. Берәр юлны, сукмакны табасы иде,—ди Хәсән абзый —юл альпг чыга кирәк жиргә. Без кузгалгач кына шаулап килгән поезд тавышы да ишетелде Ерак та түгел кебек... Арча ягыннан килә бугай... — Әнә, ишеттегезме?.. Ишеттек, ишеттек, давай атлавыңны бел!—ди Фатих, мине ашыктырып. Күзләр инде караңгылыкка бераз ияләшкән иде. Агачларны аерып була... Миңа, ияртеп китерүче буларак, алдан барырга кирәк. Куак-чытырман арасына кермәскә тырышып, сак кына атлыйм. Ә каты юлны, яки сукмакны аяк белән капшап эзләргә туры килә. Тик ничек тә юнәлешне югалтмаска кирәк Төнге урманда мөмкннме бу? Шулай да капшанып атлый торгач, аяклар каты жиргә басты Юлмы бу?.. Юл икән шул. рәхмәт төшкере!.. Инде киттек сул тарафка кыю гына!. Ә бер егерме минуттан Биектауның үзенә дә килеп чыктык. Урман аңа терәлеп кенә түгел, эченә үк кереп тора Билгеле, сүз тимер юл буендагы поселок турында бара. Станциянең кайдарак икәнен якты утларыннан чамалап, туры шунда киттек. Вакыт шактый соң булса кирәк — ашыгабыз Бераздан вокзал бинасына барып кердек Уртача зурлыктагы буш бүлмә — шунын уртасында ике кеше сөйләшеп тора Поезд мәсьәләсен белергә кирәк Касса тәрәзәсенә сугылдык ябык, ике яктагы ике ишеккә төртелдек — бикле!.. Дежурные кайда утыра сон монын? Ләкин Фатих башта теге сөйләшеп торучыларга мөрәжәгать итте Сез белмисезме. Казанга электричка кайчанрак булыр икән? Тегеләрнең озын буйлы яшьрәге жавап бирде: Казанга бүген поезд юк инде. абый!. — Нишләп алай. Арчадан килергә тиештер бит әле? Китеп беттеләр шул, соңгысын янарак үзем озаттым Вәт сиңа мә!.. Ишеттегезме. әфәнделәр9 — .диде Фатих, безгә борылып Без ни әйтергә белмичә, жилкәләрне генә җыердык Фатих мина текәлде Син. гөмбәче, расписание белергә тиеш идеи бит' Сәгатькә карарга онытканбыз' дип акланган булдым Фатих янә озын егеткә дәште: — Соң. пассажир поездлары... алар да шушы юлдан үтә торгандыр бит9 ' Үтәләр, ләкин туктамыйлар.. Берсе дәме? Берсе дә' Нәләт икән Ә Арчаныкы кайчан булачак9 Иртәнге алтыда! Сәгатьләребезгә карадык ун тулып киткән Тәмле булсын йокыгыз' диде Фатих безгә сигез сәгать шушында аунарга туры киләчәк Бер скәмия дә юк бит. йә. ни дисез9 Хәсән абзый бер дә исе китмичә: Идәне чиста, үзе такта, тон үткәреп була монда—диде - Их. Хәсән абый! диде Фатих, ачынып Өйрәнгән инде синен газиз башкайларын түшәк-мендәрсез йокларга Юк. миннән булмый, миңа Мәрфуганың ястыгы кирәк. (Хәсән абзый башын селкә-селкә көлә генә) Әллә машина юлына чыгып карыйбызмы9 Кайтмый калсам. Сафура бураннары кубачак бит. беләсезме сез шуны?! Ә бездән күзен алмыйча карап торган егет ахырда кыюланып сорады Сез кемнәр буласыз сон?' Фатих аңа сынаулы гына карап алды Чынлап сорыйсынмы, туган?.. Чынлап сорасан. рәхим итеп таныштырам менә бу дәү абыен Хәсән Туфан булыр, ишеткәнен бармы9 Егет телсез калгандай авызын гына ачты Ә бусы гөмбәче әдип Әмирхан Еники әфәнде' Ә мин инде шушы ике тилегә ияреп йөрүче Фатих Хөсни жәнапләре! дип өстәдем мин Шуннан сон егетебез әллә нишләде Бер кызарды, бер елмайды, тынычлыгын җуйгандай таптанып та алды Ахырда катгый рәвештә Алайса, киттек безгә' диде Инде без ни әйтергә белмичә бер-беребезгә караштык Шик юк. егет чын ихластан чакыра иде Ләкин без бит ана жидс яг ансат кына ияреп китү ярыймы, килешәме сон?! Рәхмәт инде, туган! диде Фатих ана Хатынын бардыр ич. төн уртасында оч мужикны ияртеп кайтуына ул ни әйтер? Бер дә борчылма. Фатих абый' — диде егет ашыгып хатын да бер сүз дә әйтмәс, мин белеп чакырам, валлаһи менә! Фатих янә безгә карады Йә. нишлибез, союз әгъзалары? Әллә егетнен ихлас чакыруын кабул итәбезме? Хәсән абзый бер сүз дә әйтмәде. Мин дә икеләнеп калдым кешегә мәшәкать ясавы уңайсыз, йокысыз төн үткәрүе дә чиген булачак нишләргә? Мәсьәләне Фагих үзе хәл итте: _ Ярый, гуган, килештек, әмма бер шарт белән: безнен өчен берәүне дә борчымаска баш куярга урын булса, беттә шул җиткән Урын җитәрлек, яңа гына апаны Казанга озаттым.— диде егет, мәсьәләгә ачыклык кертеп Шулай игеп, без ана ияреп киттек Поселок йоклый иде инде Читтәге гып-гын урамга җитеп, бер агач йортның капка төбендә тукталдык Урамга караг ан оч тәрәзәсендә дә ут яна иде әле Егет капканың кечесен ачып Әйдәгез, әйдә' диде, нигә тукталдыгыз дигән шикелле Кердек, егет ишек алдына караган тәрәзәгә чиртте, ой ишегенә килдек. . Аз гына көттереп ишек ачылды. Озын күлмәк кигән, яланбаш яшь хатын куркып киткәндәй артка чигенеп куйды. — Эстә!—диде әкрен генә. — Менә кунак урынына кунаклар сиңа! —диде егет шаулап, куанычлы хәоәр җиткергәндәй. Яшь хатын чигенә-чигенә ачык ишектән кереп китте.. Без дә егет артыннан башларны иеп кенә өйгә уздык Керү белән хуҗабыз безне телсез калган хатынына берәмләп күрсәтә дә башлады: _ — Менә бу дәү абый Хәсән Туфан, бусы Фатих абый Хөсни, бусы ..— егет әз генә тотлыгып калды. (Миңа чират җитте исә нигәдер гел шулай була.) — Әмирхан абый!.. («Еники» дигәнен Фатих өстәде.) — Әйе. әйе. Әмирхан абый Еники, -дип шаулый бирде егет—беләсеңме, кемнәр алар? — Белмәгән кая инде, белмәгән кая!! - диде яшь хатын, ниһаять, исенә килеп һәм яктыра башлап. Шулай итеп без. өч шөһрәт иясе, һич көтелмәгәндә, һич белмәгән кешеләрнең төнге мөхтәрәм кунаклары булдык Исемнәрен дә бераздан гына сорап белдек: егет — Наил, яшь хатын - Зәйтүнә икән. Билгеле, без һәртөрле сыйдан баш тарттык. (Югыйсә. Зәйтүнә тиз генә самоварга да тотынган иде ) Безнең өчен иң кадерле сый—таңга хәтле баш куеп тору, дидек. _ — Ник ашыгасыз?—дип сузды яшь ханым.— әйбәтләп йоклагыз бездә тыныч, бала-чага юк... — Рәхмәт инде, бик мәшәкатьләдек сезне... — Берни түгел, берни түгел Сизгәнсездер, баштан ук инициатива Фатихка күчте, сөйләшүне дә гел ул алып бара Мин ничектер югалыбрак калдым. Хәсән абый да сүзсез, тын гына тора—бу тамашаны уйчан гына читтән күзәтә иде Хуҗалар безгә «баш куяр» өчен урынны да бик әйбәт әзерләделәр Хәсән абзыйны түр баштагы сиртмәле йомшак караватка яткыздылар, ә Фатих белән икебезгә кече яктагы киң генә агач караватка урын җәеп бирделәр Баш астында ике зур мендәр, өстә сырган юрган — рәхәтләнеп йоклыйсы гына' . Үзләре өй алдындагы чоланга күчтеләр. Татарның борыннан килгән күркәм гадәте инде бу—һәр җире чиста, һәркемгә урын җитәрлек. Тәмле йокының очкан коштай үтеп киткәнен сизми дә калдык. Хәсән абзый безне төртеп уятты. Фатих сукранып алды: — Йокы сиңа бер дә кадерле түгелмени? — Аның кадерен мин белгән кадәр кайсыгыз белә икән.—диде Хәсән абзый. Урыннарыннан торып яшь хуҗа үзе дә. артыннан хатыны да чыкты... Безнен киенеп беткәнне күреп гаҗәпләнә калдылар: нигә ашыгасыз, чәй эчеп китәрсез, беренче поездга булмаса, икенчесенә өлгерерсез дип кыстый башладылар. Ләкин без җылы урыннары өчен кат-кат рәхмәтебезне әйтеп, чыгып китәргә ашыктык Беренче Арча поездына да өлгердек... Хуш. кемнәр булды соң ул безне төн уртасында ияртеп кайткан яшь егет һәм йомшак урыннар җәеп биргән яшь кенә хатыны’’ Әлбәттә, алар урта татар мәктәбен бетергән, шуңа күрә безне ишетеп тә, күпмедер укып та белгән чын-саф татар яшьләре иде... һәм аларның үзләре өчен дә тере язучыларны күрү, җитмәсә. өйләрендә кундырып чыгару исләренә төшереп сөйләрлек онытылмас бер вакыйга булгандыр, билгеле. Безнең өчен дә гөмбәгә баруның иң зур куанычы — әнә шундый саф татар җанлы яшьләрне очратуыбыз булды Бу әдәбиләштерелгән истәлек. Ягъни хыялда туган бизәкләр белән баетып, кешеләрне җанлы итәргә тырышып, беркадәр арттырып—күпертеп тә — кыскасы. хикәя язгандай тәфсилләп язу Истәлекләрне болай язу бик таралган әдәби алым... Бездә дә аның үрнәкләре җитәрлек Мәсәлән, мәрхүм Мөхәммәт Мәһдинең «Ачы тәжрибә»се чын мәгънәсендә әдәбиләштерелгән истәлекләрдән гыйбарәт Мин дә менә беренче тәҗрибә рәвешендә шулай язып карадым Әмма төп вакыйгалар — Биектау урманына бару, гөмбә эзләп йөрү, учак ягып сөйләшеп утыру, поездга соңга калу, ниһаять бер егетнең чакыруы буенча аңарда кунып чыгу—болар барсы да чын, булган вакыйгалар. Калганы хикәячедән Инде шушы истәлеккә өстәп, бер уңайдан Хәсән абзый Туфан турында әйтәсем килгәнне язып бетерәсем килә Хикмәт шунда. Туфан ул һәркемне уйландыра торган шәхес Лна битараф калу мөмкин түгел фаҗигале язмышы гүя бездән «Кем сон син?» дип сорый кебек Шушы сорау аның кешеләргә мөнәсәбәтен билгели дә булса кирәк Ни сәбәптер минем күнелгә кайчагында сәер генә уй килә торган иде даһи шагыйрьләр каты бәгырьле булалар түгелме икән?! Бу шигемне мин бик танылган зур бер ша1ыйрьгә әйтеп тә карадым Ул бик тиз килешеп «әйе. бөек шагыйрьләрнең андый яклары бар» диде Ләкин нидән икәнлеген аңлатып тормады Шулай да нидән килә ул каты бәгырьле булу? Артык таләпчән булуданмы’ Үзләрен һәртөрле түбәнлектән, ваклыктан, бозыклыктан өстен санап, башкалардан да бары шуны таләп итүдәнме’’ (Ләкин кимчелексез кем генә бар икән бу дөньяда’’!) Хәсән абзыйның да кешеләргә таләбе каты иде Әхлакъ ягыннан аныңча гүбән яки бозык булганны ул күтәрә алмый, нәфрәтләнә, читләшә, андый кешегә рәхимсез дә була ала иде. Аның шундый икәнен без шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә пәм язучы Хәсән Сарьянга карата булган мөнәсәбәтендә күрдек Өчесе дә мәрхүмнәр, өчесе дә безнең күңелләрдә һәм әдәбиятыбызда лаеклы урыннарын алган шәхесләр бәлки аларнын рухларына кагылмаска да кирәктер Ләкнн күптән мине уйландырган вә борчыган бер мәсьәлә булганга күрә, кагылмыйча да кала алмыйм Икс шагыйрь Хәсән Туфан һәм Мәхмүт Хөсәен Кайсы яктан гына килеп карасаң да. алар бер-берсеннән бик ерак, бернинди охшашлык юк. мәгәр икесе дә шигърият дигән мөкатдәс эшкә хезмәт итәләр. Әмма ни өчен соң Хәсән абзый Мәхмүт Хөсәенне кеше итеп тә. шагыйрь итеп тә танырга теләмәде’’ Бу сер түгел, күпләр моны беләләр иде. Ләкин бит кешене танырга теләмәү, аңардан тәмам бизү өчен бик житди бер төп сәбәп булырга тиештер, мөгаен Менә шул төп сәбәп миңа ачылмаган бер табышмак булып калды да хәзергә кадәр... ..Хәсән Сарьянга карата Хәсән абзыйның тискәре карашы нәрсәдән икәнлеген күпләр беләләр Моңа Сарьянның татар теле турында язган сатирик әсәре сәбәп булды. Ни өчендер Хәсән абзый шул әсәрне телебезне бетерергә юнәлдерелгән бер пасквиль дип кабул итте Шуңа күрә ул Сарьян турында бик начар фикергә килеп, аңардан йөз чөерде Әмма кем генә белми Сарьянның туган телебез өчен Туфан шикелле үк жан атып торганын, телебезне бик гирәнтсн белгәнен һәм анын сафлыгы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшкәнен Са г и ри к әсәре дә телебезне бозучыларг а (опошлят ь игүчеләргә) каршы язылган Хәсән абзый шуны ничектер ялгыш аңлап, авторына карата тискәре хөкемен чыгара да. Сарьян мәрхүм олы шагыйрьнең нахак хөкемен һәм үзенә булган начар карашын бик авыр кичерде, чынлап рәнҗегән чаклары да булды Мин моны күреп һәм белеп әйгәм Әйе. даһиларның караш-мөнәсәботе белән бик нык хисаплашырга гуры килә Яхшы карашлары сөендерә, начары көендерә. Менә мин дә шул турыда уйланырга мәҗбүр идем Шагыйрь Хәсән Туфанны мин бик күптән —26—27 еллардан ук беләм Җыелышларда очрашып таныштык, сүз алышкан чакларыбыз да булды, ләкнн якынлашу булмады Яшь аермасы да шактый, дәрәҗәләр дә бер түгел. Ул инде гагар әдәбияты күгендәге биш йолдызның берсе иде Ә утызынчы елларның башыннан алып миңа инде аның белән очрашырга да. аралашырга да гуры килмәде Шуңа күрә сүз дә Туфанның сөргеннән кайткач башланган еллары турында гына барырг а мөмкин Ул үзенең 16 ел бушап торган урынына кайтты Әдәбият дөньясы аны бик куанып каршы алды Бик гиз ул язучылар арасына керде, злекке замандашларын очрату белән бергә, яна дуслар да бик гиз табылды Хәсән абзыйда кешене үзенә гарту куәсе бик көчле иде Анын тирәсендә инде җыен гәүфикълы кешеләрдән гыйбарәт аерым бер даирә дә хасил булды Шул даирә аны үзенең канаты астына да алды Моңа ихтимал аларның бер гирәдәрәк яшәүләре, җәйләрен «Аккош күле»ндә гел бергә булулары да ярдәм иткәндер Мин үзем ул даирәгә керә алмадым, чөнки өем до читтә, бакчам да читтә, үзем дә бер читтәрәк Дөрес. Хәсән абзый белән очрашулар, сөйләшүләр, утырдаш булулар әледән-әле булгалап торды... Мөнәсәбәтебез дә дусларча гына кебек иде... Ләкин шулай да мин үземне Хәсән абзыйга якын кешеләрнең берсе идем дип әйтә алмыйм. Мина калса, дусларча нормаль мөнәсәбәт нигезендә кешегә карата ныклы бер фикер-караш та ятарга тиеш Үземнекен әйтеп тә тормыйм бөек шагыйрьгә тирән хөрмәттән гыйбарә! ул!.. Ә менә Хәсән абзыйда минем турыда нинди фикер, әйбәт кенә мөнәсәбәте артында нәрсә — нинди караш ята'* Мин моны сизәргә, чамаларга тиеш түгелмени?. Бер уйлаганда борчылырга сәбәп тә юк кебек Элек тә, хәзер дә, бер кайчан да минем Хәсән абзыйга бер төрле дә зыяным тимәде. Ул җәһәттән җан тыныч Ә шулай да борчылам Сүз бит һәр җәһәттән өстен олы шәхеснең фикер-карашы турында бара. Үзе ул бик таләпчән дә... Борчылуымның төп сәбәбе гайбәттән курку Мин яшеренеп яшәүчеләрдән түгел идем. Ә гайбәтне аны гадәттә үз гөнаһларын оста яшерә белүче көнчеләр тарата. Күләгәң шикелле артыңнан ияреп йөри ул гайбәт дигән мәлгунь!.. Әмма ләкин Хәсән абзый колагына минем хакта нинди генә сүз кермәсен, аның миңа карашы асылда начар булмаска тиеш дигән ышану бар иде миндә Шуның кайбер дәлилләрен искә төшермәкче булам Алтмышынчы елның урталарында булса кирәк. Ташкенттан кайткан Шакир Мөхәммәдьяров белән сөйләшеп утырыр өчен Хәсән абзый мине дә үзенә чакырды. Бүтән бер кешене дә... Хикмәт шунда. Шакир Мөхәммәдьяров ул Гаяз Исхакый замандашы, фикердәше, аңа бик якын торган, бергә эшләгән, Гаязның «Ил» гәзитәсендә язышкан кеше Бөтен кич буена мөхтәрәм карт исемен телгә алырга да куркыныч Исхакый турында безгә сөйләп утырды Тукайның «Мөхәрриргә» дигән шигыре нәкъ менә Гаязга багышланган булуын да исбатлап аңлатты... Югыйсә ул шигырьнең кем турында икәнлеге Тукай томнарынын берсендә дә моңарчы әйтелмичә килде. Кыскасы. Гаязлар заманыннан калып, читтә кагылып-сугылып яшәргә мәж- бүр булган карт бер зыялы янына Хәсән абзыйнын бары мине генә чакыруы бу. әлбәттә, аның миңа ышану билгесе иде. Мин аны шулай кабул да иттем («Мирас» журналында бу хакта язганым басылып та чыкты.) Икенче дәлил. Хәсән абзыйга минем «Туган туфрак» һәм «Әйтелмәгән васыять» дигән хикәяләрем бик ошаган икән. Шулар һәм башка әсәрләрем беренче мәртәбә Тукай бүләгенә тәкъдим ителгәч, Хәсән абзый обком секретаре Табеев янына кереп минем бүләккә лаек язучы булуым турында сөйләшергә дә уйлап караган... Мәгәр ни сәбәптер керә алмаган Моны мина белгән кешеләр әйттеләр. Шулай да аның Тукай комитеты утырышында минем әсәрләрне яклап сөйләве мәгълүм Өченчесе Җәйге озын көннәрнең бик жылы бер кичендә без өчәү — Хәсән абзый, Гомәр абзый вә мин ниндидер бер мәҗлестән чыгып, әкрен генә өйләребезгә кайтып барабыз. Маяковский чатына җиткәч туктадык Белмим, әллә кызыклы сүзебез бетмәгән идеме, әллә җәйге төн бик хозур булганга күрәме, нидер җитмәгәндәй урам чатында таралып китә алмыйча торабыз Шул чакта мин бу ике абзыйга әйттем әйдәгез миңа киттек, аулакта сөйләшеп утырырбыз, дидем һәм ни гаҗәп, абзыйлар җиңел генә риза да булдылар Җәяүләп кенә минем шәһәр читендәге бакчалы өемә киттек Төнлә дус-ишне ияртеп кайту гадәтемне өйдәгеләр беләләр иде инде. Беренче тапкыр гына түгел. Кайтып җитүгә абзыйлар беркемне дә борчымаска куштылар.. Җәмәгатем Гөлсем минем ияртеп кайткан кунакларымны бик яхшы белә иде — шунда ук безгә чәй әзерләмәкче булды, ләкин абзыйларым: «Зинһар, мәшәкатьләнә күрмәгез, тиздән без китәбез», диделәр. Мин аларны үземнең эшләп утыра торган бүлмәмә алып кердем Бакчага караган тәрәзәне дә ачып җибәрдем Язу өстәле тирәсенә утырышып, әкрен генә сөйләшүне дәвам иттек.. Нәрсә турында, нинди мәсьәләләр тирәсендә, кем нәрсә диде, ни сөйләде — хәзер инде бугазымнан алсагыз да, һич берсен хәтерли алмыйм. Билгеле инде, кирәкмәс сөйләшү булмагандыр, кешеләре бит токны бушка аударып утыручылардан түгел. Сүзнең төрлесе—әһәмият лесе дә. кызыклысы да булгандыр — мавыгып китеп, күпме вакыт узганын да сизмәдек Кыска төн үтеп тә бара икән .Агарып кына тан да ата башлады Шул чакта гына без өзелмәс-бетмәс сүздән туктадык. Әңгәмәдәшләрем китәргә ашыктылар Мин аларны озата чыгып артларыннан карап калдым Мөхтәрәм абзыйлар әле беркем дә күренмәгән буш урам буйлап, икәү генә үзләренә таба атладылар Менә шундый сәер генә бер маҗара! Ничек моны аңларга'* Ул абзыйлар төн уртасында теләсә кемгә барып утыра торган кешеләр түгел бит инде Әле быел гына Гомәр абзый белән очрашкач, шул вакыйганы искә төшердек Онытмаган икән туксан биш яшьлек картым әз генә елмая биреп «ийе. бар иде шул безнен дә дуамал егет чаклар», дип куйды Соңгысы Минем дә «түгәрәк даталарым» булып узды шау-шусыз гына ‘Җитмеш тугызынчы елның мартында Актерлар йортында мина 70 яшь тулу көнен бәйрәм иттек Бәйрәм кичәсенә Хәсән абзый үзе килә алмады - күрәсең, авырып ropiaH чагы булгандыр Ләкин шигъри котлавын Нәҗибә ханым аша җибәргән иде. Кичәне алып баручы Гөлсем ханым Исәнгулова аны залда утыручыларга укып та күрсәтте Соңыннан минем үземә бирде Машинкада басылган, яшел кара белән шагыйрьнең кулы куелган ике строфалы гына шигырь ул. Матбугатта чыкканы юк үземдә саклана Беренче тапкыр шуны биредә күчереп язарг а җөрьәт итәм Башына: Кадерлебез Әмирхан! дип куелган Тик без генә түгел, знем. Безнен белән бергә бүген Котлый сине. Әмирхан: Ялалардан коткарылган һәм халыкка кайтарылган Ибраһимов Галимҗан Котлый сине. Әмирхан! Хәлләр ничек. Хәсән абый? Сездә ниләр бар9 — дисең Төннәр буе йокы бирми. Тышы бирми һич тә миңа Синең «Туган туфрагың» да Сурәтләнгән Санияң! Сәлам белән X. Туфан 16.03.79 Бу котлау мине борчыган мәсьәләгә ачыклык кергә бугай Башта бит мин Хәсән абзыйның кайберәүләр! ә карата каты бәгырьле булуын да әйткән идем Менә шуның сәбәбен беләсем килә иде: нидән икән бу9 Кайдан килгән ана бу бөтен иҗатына һәм табигатенә ят сыйфат?. Ә сәбәбен шагыйрь үзе үк әйтеп бирә түгелме соң?'. Бирде дөнья кирәкне. Еламаска өйрәтте Кайсыгызның кулы җылы9 Бәйлисе бар Йөрәкне Ә йөрәктә тирән яра Ялг ыш кына кагылуны да күтәрә алмый ул Җылы кулга бик мохтаҗ булып кайткан шагыйрь Мәгәр моны киң мәгънәдә аңларга кирәктер, минемчә Сүз яралы йөрәкне бәйләү турында гына түгел, тапгалган иманны тергезү зурында да барырга .мөмкин бит Шушы күзлектән караганда, ихтимал минем кайбер хикәяләремнән дә тапкандыр Хәсән абзый үзенә кирәкте җылыны һәрхәлдә анын туган көнемә онытмыйча шигъри котлау җибәрүе мина зур сөенеч һәм тынычлану кигерде Гүя без сөйләшмичә генә аңлаштык Болай аңлашуны хисләр очрашуы дип атаган иде мәрхүм Сибгат Хәким Май. 1997